Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРГА ТУГРЫ ТӨРКӘР

Теркәр Соуккан—төньяк кешесе Финляндиядә туган. Швециядә гомер итә Телләре, диннәре ягыннан безгә ят халыклар арасында яшәсә дә. ул күңеле белән. рухы белән чын татар. Менә дигән итеп татарча сөйләшә, татарча укый. яза. җырлый һәм татарны дөньяга танытыр эчен төрле гамәлләр кыла. Мин аның белән беренче мәртәбә ул «Натан» җәмгыяте чакыруы буенча Казанга килгәч. 1993 езда танышкан идем Төркәр Хельсинки шәһәрендә дөньяга килгән Әтисе Төюек Усманали бирегә Төркиядән килеп Хельсинки янындагы Ярвинпәә дигән шәһәрдә мөга.иим һәм мулла хезмәтләрен башкаручы, әнисе Әминә исә нәселе ягыннан Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Актүк авылыннан чыккан татар кызы була Кипрга җибәрәләр. Стокгольмга кайткач, ул Мауд исемле швед кызына өйләнә Алар бәхетле яшиләр, өч бала үстерәләр. Тик Мауд моннан биш ел элек каты авырудан вафат була Төркәр Соукканның төп белгечлеге-хокук дөньясы. Шуңа күрә аны «Инсан хокуклары, демократия, миии күпчелек вә азчылык мөнәсәбәтләре» дигән замани проблема буенча эш азып барыр өчен төр зе илләргә җибәрәләр Соңгы есзардаул берничә тапкыр Страсбургта. Гаагада. Тиранада. Ригада була, форум-җыелышларда инглиз телендә чыгышлар ясый, лекцияләр укый Аның инсан хокукларына багышланган берничә мәкаләсе матбугатта дөнья күрә Берүк вакытта v з этнография фәнен өйрәнүне дә дәвам итеп, бу өлкәдә белгеч буларак аерым бер диплом алуга ирешә Сиксәненче еллар уртасында Төркәр Соукканның Швеция һәм Финляндиядә яшәүче төрки-татар зар турындагы ике мәкаләсе басылып чыга Азар дөнья халыкларының антропологиясе һәм зтнографиясенә караган ике журналда— Швециядә һәм Даниядә чыга зар. Заманында мин Төркәрнең бер хезмәтен үземнең Финляндия татарлары турындагы мәкаләмдә файдазанган да идем. Төркәрнең балачагы Ярвинпәәдә уза. Шундагы татар даирәсендә теле ачыла, тәүге миллилек сабакларын шунда ала. әтисе белән шундагы мәчеткә йөри Гаиләләре Стокгольмга күчкәч. Төркәр шунда урта мәктәпне тәмамлый, хәрби хезмәттә булып ала. университетта хокук һәм гуманис- тика факультетына кереп, берүк вакытта гарәп теле өйрәнә башлый Нияте күп телләр өйрәнеп тюркология фәненә килү була, әмма хокук фәннәре үзенә ныграк тарта Шул вакыт аны—, зейтенант Төркәр Соукканны Берләшкән Милләтләр оешмасының швед батальоны безән төрек теленнән тәрҗеман итеп Теркәр Соуккан һәм Илбирис Надиров. 1999 ел. Татарны Швециядә таныту гамәле белән Төркәр Соуккан әүвәл-әүвәлдән шөгыльләнеп килә. 1995-1996 елларда Татарстанга Швеция радиосыннан композитор Фолке Рабе һәм музыка белгече Матс Эйнорссон килгәннәр иде. Алар Казанда. Чаллыда. Зәйдә һәм Тукай районы авылларында булып, татар халык музыкасы, җыр сәнгате һәм уен кораллары турында бай гына мәгълүмат тупладылар. Яннарында тәрҗеман һәм киңәшче сыйфатында Төркәр Соуккан йөрде. Җыелган хәзинә нигезендә алар бик тә кызыклы музыкаль программа төзеп, моннан өч ел элек Швеция радиосы буенча алты сәгатькә сузылган алты тапшыру оештыралар. Соңгы елларда без Төркәр Соуккан белән хатлар алышып торабыз. Үз хатларында Төркәр гомер юлы турында хисләнеп, дулкынланып яза. Кайбер өзекләр китереп үтим: «... 1993 елда Казанга беренче килүемнең тәэсирләре бүген дә күңел түремдә. Бабаларыбыз иленә килеп, андагы кешеләр белән үз телемдә—газиз анам телендә сөйләшергә насыйп булды. Җирсү хәсрәте миндә бүген дә бар. ул читтә яшәүче татар күңелендә һич тә бетми торган бер хәсрәттер.» «... Татар җырына мәхәббәт миңа бишектә үк сеңгән. Ярвинпәәдә үткән бала чагымда ук исемдә калган «Агыйделдән көймә килә». «Илкәем». «Моңлы сазым», «Туган тел», «Күбәләгем» кебек җырларны үзем дә җырлап үстем. Миңа иң зур тәэсир ясаган җырчы Рәшит Ваһапов булды. Әнием ягыннан ул миңа кардәш тә. Сергач мишәре бит. Җирсү хәсрәте көчәйгәндә мин аның «Нурия», «Фирдәвескәй» җырларын көйләп юана идем.»... «...Финляндиядә минем туганнарым бүген дә яшиләр. Шуңа күрә мин анда еш булырга тырышам. Татарча сөйләшү, милли ризыклар ашау, кан-кардәшләр белән күрешү миңа һәрвакыт яшәү дәрте өсти. Казаннан Финляндиягә килгән татар концертларына. Камал театры сәхнәләренә дә барып йөрим. Финляндия татарлары бүген дә гөр килеп, мөстәкыйль җәмгыять-мәхәллә булып көн күрәләр. Үкенечкә күрә Швециядәге татар җәмгыяте озын гомерле була алмады ». «... Яңа гаиләм барлыгын беләсез инде. Аның корылу тарихы болай булды: Швеция радиосы вәкилләре белән 1995 елда Чаллыдагы «Болгар» ансамбленең җырларын язып алган идек. Шунда мин җырчы кыз Гөлүзә Зиатдинова белән таныштым. Аннары без хатлар алышып тордык. 1996 елда мин аны әти-әнисеннән сорарга дип кабат Чаллыга киттем. Шул вакыт безгә никах укылды. Гөлүзә белән без үзебезне бәхетле кешеләр дип саныйбыз. Ул инде шведлар җиренә ияләшеп килә, швед телендә сөйләшә дә белә» Шулай итеп. Төркәр Соуккан—Швециядә хокук фәннәре укытып танылган педагог һәм фәнни хезмәтләре булган галим генә түгел, ул газиз халкы татарга файдалы хезмәт күрсәтергә омтылып яшәүче үзебезнең кеше— Татарстан кияве дә Төркәр Соуккан хәзер Татарстанга ел саен җәйләрен Гөлүзә белән бергәләп кайтып йөри. Кайда барсалар да туган-тумачалары. дуслары аларны кочак җәеп каршы алалар, чөнки Төркәр дә. Гөлүзә дә ачык күңелле, туган җанлы мөлаем кешеләр, өстәвенә икесе дә мәҗлес күрке булырдай җырчылар. Бу урында быел җәен Казанда очрашканда алар хәбәр иткән бер кызыклы яңалыкны язмый калалмыйм. Бу елның май аенда Стокгольмдагы Швед Шәрекъ җәмгыяте төрек музыкасы кичәсе оештыра. Анда башка төрки халыклар турында да сүз була. Татар музыкасы һәм җырлары турында сөйләр өчен кичәгә Төркәрне чакыралар. Аның бер сәгатькә сузылган чыгышында ул үзе дә, Гөлүзә дә татарча җырлап, көйләр уйнап күрсәтәләр, аудиокас- сеталар ярдәмендә Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев. Гөлзадә. Фән Вәлиәхмәтов. Айдар Галимов һ. б. артистлар башкаруында җырлар, мөнәҗәтләр, бию көйләре яңгырый Тамашачылар бу «фәнни концертны» яратып, хозурланып тыңлыйлар, ә Гөлүзәнең моңлы вә шаян җырларын алкышлар белән күмәләр. Татар күңелендә милли җырлар еракта да шулай тибрәнә, шулай дәртләнә. .. Төркәр Соукканның «Казан утлары»на дип махсус язып миңа җибәргән бу мәкаләсе татар диаспорасы тарихын өйрәнүчеләр өчен мәгълүматка бай һәм фәнни яктан җитди бер чыганак булыр дип ышанасы килә.