Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОМЕТЕЙ УТЫҢ СҮНМӘСЕН!

Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам, Бар эшемнең чыктым очына. Шуңа күрә бүген таңнан алып Күкрәгемнән кошлар очырам Мостай Кәрим

семне хәреф танып, укый-яза башлаган еллардан бирле беләм шикелле. Дөрес, әле ул вакытта миңа Мостай Кәрим. Фатих Кәрим дә. Хөсни Кәрим, Ярлы Кәрим дә, Марат Кәрим дә әлләни аерылмый, миңа исемнәр берни аңлатмый әле. Китаплары гына кызык булсын! Шул сабый малай дәвереннән, ярты гасыр дәвамында ничә дистә мен китап укылмаган да, ничә мен автор исеменә юлыгылмаган! Күпләре онытылган, кайберләре белән үз вакытында тәэсирләнеп, тәмам сихерләнеп, еллар үтү белән хәтер томаннары артында югалган, әмма аерым берәүләре торган саен күңелдә ныграк тамырланган Мостай Кәрим әнә шул сонгыларынын берсе булып чыкты. Ялгышмаганмын—чорыбызның бөек 60 елларда, әдәбиятта мәңгелек шигырьләр язып калдырырбыз дип ихлас ышанган без—яшь максималистларга—Мостай Кәрим исеме үзенә магнит сыман тартып торган шөһрәтле исем иде Кара, үзебезчә, без аңлый торган телдә яза торган шагыйрь бөтенсоюз, бөтендөнья мәйданында бил алыша! Әнә— Балтыйк якларыннан Ленин премиясе алган Э. Межелайтис килеп чыкты. Кавказдан—Р Гамзатов. К. Кулиев... Ерак Кыргызстанда туып- үскән Ч Айтматовның исеме телләрдән төшми. Казакълардан—яшь, темпераментлы О. Сөләйманов калкып килә... Идел буеннан, без татарлардан, нишләп андый гайрәтле әдипләр күренми9 Уйландыра иде. бик уйландыра иде бу хәл. Дөрес, татар әдәбиятында да теге яки бу ягы белән әлеге азаматларга тин. хәтта ижатларынын кайбер сыйфатлары белән өстенрәк әдипләр дә бар барын Әмма дөнья күләм иҗтимагый яңгырашлар алалмыйлар. Нидер житми. Теге әдип белән бу әдипне бергә кушсан. фәлән бөек килеп чыгар иде дә бит дигән уйлар да килгәли иде. Хәер, империя олимпларында утыручылар да татарны артык үстерергә ашкынып тормадылар шул. Бәхетебездән, рухи түбәбезне күтәреп әле дә ярый легендар Муса Җәлил кайта алды. Үлеме белән үлемсезлек яулап абруебызны күтәрде Әмма шул чорда исәннәр арасында бүтән халыклар өчен республика, милләт символы булырлык әдипләр күтәрелеп үк житә алмады... Шулай да. күрше тугандаш Башкортстан вәкиле булса да, Мостай Кәрим дигән олы исемнең яктысы безгә дә төште, үзебезне хаклы санап, анын белән без лә горурландык. Башта әсәрләре күңелгә инеп калган булса, сонрак—60 еллардан башлап— анын үзе белән дә шактый еш аралашып яшәргә насыйп булды. Кайбер язучы яки шагыйрьнең фәкать әсәрләрен генә белеп яшәүдә бик житкән. Үзен, кеше буларак Мостай Кәрим дигән исемне хәреф танып, укый-яза башлаган еллардан бирле беләм шикелле. Дөрес, әле ул вакытта миңа Мостай Кәрим. Фатих Кәрим дә. Хөсни Кәрим, Ярлы Кәрим дә, Марат Кәрим дә әлләни аерылмый, миңа исемнәр берни аңлатмый әле. Китаплары гына кызык булсын! Шул сабый малай дәвереннән, ярты гасыр дәвамында ничә дистә мен китап укылмаган да, ничә мен автор исеменә юлыгылмаган! Күпләре онытылган, кайберләре белән үз вакытында тәэсирләнеп, тәмам сихерләнеп, еллар үтү белән хәтер томаннары артында югалган, әмма аерым берәүләре торган саен күңелдә ныграк тамырланган Мостай Кәрим әнә шул сонгыларынын берсе булып чыкты. Ялгышмаганмын—чорыбызның бөек әдипләренең берсе икән ул! күбрәк белгәч, кайчак әсәрләреннән алган татлы тоем тоныкланыбрак та кала Талантлы кешенен холык-фигыле гел генә дә бал-шикәр түгел шул. Ә Мостай ага белән очрашып сөйләшүләр үзе бер гомер. Акыл иясе, олпат, алдан күрүчән зирәк, яшьли аксакал була алган талант Озын гомер кичергән һәр кеше диярлек миллионлаг ан кешеләр белән очраша бу дөньяда һәркемнең күнелендә сокланулы тойгы калдырып яши алу—үзе бер талант. Исемнең бөек булып формалашуында зур фактор. Мостай Кәрим Казанга еш килде. Татарстан җәмәгатьчелеге белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә булды. Зур тантаналар. Тукай. Жэлил кебек шәхесләргә багышланган юбилейларда еш катнашты, онытылмас чыгышлар ясады, мәкалә- хезмәтләр язды, бәйрәмнәребезне уртаклашты, табын күрке булды Үзенең дә байгак китаплары Казанда басылып чыкты. Татар әдәбиятының бөек әдәбият икәнен яшьли үк танып, аның корифейлары белән горурланып яшәде һәм хәзер дә шул тойгылар белән яши дип беләм. Хәсән Туфанга багышланган берничә шигъри юлын гына искә төшерик. Шагыйрьгә нигә чин кирәк. Нәрсәгә Ана титул! Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул! Исемнәр димәктән. Мостай Кәрим совет чорындагы илкүләм дәрәҗәле бөтен исемнәрне яулап алган әдип. Ул инде 44 яшендә үк Ьашкортсганнынхалык шагыйре иде. Ул—СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе һәм Башкортстаннын Салават Юлаев исемендә)е премиясе РСФСР лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое. Ленин премиясе лауреаты Хаклы алынган дәрәҗәле исемнәрме? һичшиксез! Бүген кайбер яссу маңгайлылар уйлаганча, сәяси уеннар корып, номенклатура кануннарына ярашып кына андый үрләргә менеп булмый Акча дигәннәре бүгенгедәй тормыш доминанты түгел иде әле ул чакта. Кешене кешедән, талантны галантсыздан. шәхесне инфузориядән бик яхшы аералар иде Сулдан уңга А. Гыйиҗ-ев. Ill Махмутов. А Туфан. T Айвазов (Азердайзкан). М Карим. Г Ахунов. V Госман. М Гайнуллин (Уфа) Казан доүлит университетында очрашу 1470 ел. 15 январь Мостай Кәрим иҗаты—киләчәктә күп буыннар өйрәнерлек гаҗәп бай һәм күпкырлы иҗат «Европа-Азия» шигырьләр никлы, «Кара сулар» поэмасы, күп санлы фәлсәфи-лирик шигырьләр аны чорыбызның олуг шагыйре дәрәҗәсенә күтәрсә, «Озын-озак балачак». «Ярлыкау», «Авылым адвокатлары» исемле чәчмә әсәрләре аны проза остасы итеп танытты. Ә «Ай тотылган төндә». «Айгөл иле», «Ташлама утны, Прометей!» кебек пьесалар авторын тамашачылар атаклы драматург итеп бәяләде. М. Кәримнең йөзләгән тәнкыйть, әдәбипублицистик язмаларын укыган кешеләр аны халкының хәким ельязмачысы итеп кабул итте. Төрле жанрларда үз биеклеген саклап, югары кимәлдә ижат итүчеләр сирәк дөньяда. Ни гаҗәп, олуг шәхесләр тирәсендә кирәкмәгән, ясалма низагъ тудыручылар, мәгънәсез сүз куертучылар да табыла. Кайчак әйткәлиләр: янәсе ул, теләгәндә, татар шагыйре булып китә ала иде! Мостай Кәрим—татармы, башкортмы, россиянмы? Бәлки, бөтенеседер! Шунысы ачык: Мостай Кәрим— башкорт шагыйре, башкорт әдәбиятын үстергән, анын яңа бер этабын тудырган, яна бер сәхифәсен ачкан әдип. Кардәш, тугандаш халыкның бөек әдибе булу без татарларга куаныч, шатлык түгелмени? Әлбәттә, куаныч, әлбәттә, шатлык. Шуңа күрә, Мостай ага ул безнеке дә! Гомумкешелекнеке дә. Ә менә соңгысына үзеңнән өлеш кертә алу—анысы иңде ходайның сирәк затлары вазифасы, бөекләр миссиясе. . Моннан нәкъ утыз ел элек бөтен Башкортстан, ул вакытта ук республика горурлыгына әйләнгән Мостай Кәримнең 50 еллык юбилеен зур тантана, зур бәйрәм итеп үткәргән иде. СССР дигән илнең иң зур язучылары җыелган иде бу юбилейга. Татарстан делегациясе составында X. Туфан, Г Ахуновлар белән берлектә миңа да катнашырга туры килде анда. Ул көннәрдә Уфа күпмилләтле совет әдәбиятының Мәккәсе иде шикелле. Кемнәр генә юк иде анда! Р. Гамзатов, Ч. Айтматов, Д. Көгелтинов, К. Кулиев, X. Туфан, М. Дудин, Я. Ухсай... Фәкать зур шәхес кенә үз янына үзенә тиң йолдызларны җыя ала. Белмим, астрономнар берәр яңа ачылган йолдызга Мостай Кәрим исемен кушарлармы, юкмы, әмма шунысы анык: күп миллионлаган укучыларның күңелендә ул иңдергән нур елдан ел яктырак яна. Мостай агага бу айда сиксән яшь тула икән. Дөресен генә әйткәндә, бу юбилей мине бераз сискәндереп җибәрде, көтелмәгән хәл кебек тоелды. Без аны өлкән яшьтә итеп күрергә гадәтләнмәгән шул. Ул, безненөчен һәрвакыт сәламәт рухлы таза ир-егет. Шулай да... 1942 елны сугышта йөрәгенә пуля ярчыгы килеп кадалгач, ул сиксән яшьләргә җитәрмен дип уйлады микән? Ходайга рәхмәт. Бу юлларны язганда Сара апа Садыйкованың Мостай ага сүзләренә язылган «Өченче көн тоташ кар ява» җыры яңгырап куйгандай булды. 1970 елда язган бер шигырем искә төште. Ул атап Мостай агага махсус багышланмаса да, бу очракта хәзерге уйларыма тәңгәл килә. Яу-дауларны күргәннәр күп. Көрәш-шауда җиңгәннәр күп. Вакыт-яу—ин-ин яманы! Җиңүчеләр сирәк аны! Вакыт белән хезмәте тау ирләр генә алыша ала. Заман, иелеп, җиңүченең шанлы исемен алып кала