Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин бит татар егете

Һаваның да ае бар. Мәчетнең дә бар ае. Үземнең дә аем бар— Айнур минем исемем— Мнн бит татар малае. Хәлсезләнгән песине һәм хуҗасыз маэмайны Ишегалдына дәшеп, Бисмилла әйтеп сыйлыйм— Мин бит татар малае. Ялкауларны гел сөймим. Әти түбә япканда Тотып торам калайны, Әти кадак какканда Биреп торам кадакны— Мин бит татар малае. Кул юабыз, сөендереп Баскычтагы комганны. Чәй эчәргә керәбез, Бисмилласыз ашамыйм— Мин бит татар малае. Шамаил тора түрдә, Шамаилиең бар ае. Әни килә елмаеп, Үбеп алам мин аны— Мин бит татар малае. Догалар да белам мин, Түбәтәй дә киям мин. Очратсагыз урамда Әгәр минем кебекне. Белеп торыгыз, яме— Ул бит татар егете! Намаз * Бисмиллаһир-рахманнр-рахим!» диеп кенә. Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый намазны Кәләпүш киеп кенә. Тып-тын калган өй эче: Сәгать тә келт-келт йөрми, Самавыр да гөрләми, Мәчебез дә мырламый, Радио да җырламый. Ишек алды да тыныч: Сыерлар мөгрәми, Тавыклар кытакламый, Үрдәкләр бакылдамый, Казлар да каңгылдамый, Хәтта Алабай өрми, Бәрәннәр бәэлдәми— Намаз вакыты икәнне Алар да белгәнмени? Әни келәме Хәйран матур бу болын! Карап торам, тамаша: Ямьяшел ул, сап-сары, Зәңгәр, кызыл, шәмәхә, Хәтта күзләр камаша. Хәйран матур бу болын! Әни келәме төсле, Әни тукыган төсле. Ничек әйтеп бетерим Мондагы бөтен төсне? Хәйран матур бу болын! Чәчәктән башын сузып Карап кала бал корты. Елмаеп үтәм аңа. Бик матур икән йорты! Хәйран матур бу болын! Болында йөрим ялгыз, Пумаласыз, буяусыз. Рәсемен сез ясарсыз. Матур итеп буярсыз! Алмалар аллана Төн җылы. Алмалар Чирәмгә күмелеп Йоклаган мәлләрдә Киттеләр тәгәрәп. Кемнәр соң уятты, Җил мәллә, җил мәллә? Төн җылы. Ак песи Тәпиен сак кына Тидерә алмага. Төн җылы. Бакчада Алмалар аллана. Гаҗәеп көн Әллә нинди көн бүген! Җылы нигездә йоклап Ята тычкан баласы. Ак песи җырлап йөри, Аны күрми, янәсе. Ишегалдында әни Сыер савып утыра. Тавыклар да җырлашып Күкәй салып утыра. Әти дә эчми генә Ап-аск кайтып керде. Алабай аңа бүген Яратып кына өрде. Әтигә алмаларын Өзеп бирде алмагач. Мичкә коймак тыгарга Әзерләнә табагач. Нинди гаҗәеп көн бүген! Йолдызлар тәэсиреме. Җирдәге бөтен нәрсә Йолдызлар әсиреме?