ШӘҖӘРӘМ АҖАГАННАРЫ

Көндезге истәлекләр, төнге уйлар Яшәү нәрсә? Мәңгелек тә бар ла! Соң лабаса кемнән ким идек? Без бар идек. без бар, булырбыз да! Шуның өчен дөньяга килдек Ә Г орынгы грек фәйләсүфе Луций Анней Сенека: “Яшәү—үләргә өйрәнү ул",—дип язган. Әнә шул үлем дигәннәре мина ни өчендер табигатьнен. җиһаннын үзе үк рәвешендәдер, шунын йөз-кыяфәтендәдер кебек тоела Чөнки һәрбер фасыл үз вакытында күзен ача. үз сәгате суккач йома да Быел— 1998 сәнәнен халык бәрәнге алганы чагында Кырлайга барып чыккач, яшәү белән үлемнен бер йомгак хәлендә икәнлегенә дәлилле үрнәккә тап булдым Казан рәссамы Магдалина Мавровскаянын "Тукай" дигән графика рәсемнәре арасында “Кырлай авылы Күперчек" (1951 ел) атлысы бар Анын төрле басмаларда нәшер ителгән күчермәсен күргән, караган идем Әлеге сурәттә Габдулла укыган мәдрәсә белән мәчет арасындагы инеш аша салынган күперчек, анын суы ярындагы ялгыз юан, карт тирәк, ун ягындагы тагын бише, арырактагы өчесе тасвирланган Бу юлы килеп, шул күперчек төбендә торганым мәлендә теге ялгыз тирәкнең авып, инеш аркылы сузылып ятканын күрдем инде Кырлайда күпме тапкыр булып, әүвәл мона илтифат ителмәгән. Әйе, тамырларының какшаганы соңында әлеге—киләчәктәге мәшһүр Тукай булачак бәләкәй Апушнын яшьтәше карт тирәк, урак урып аргач, төшлектә инеш ярына хәл алу нияте белән барып авышкан бер агай сыман, бөтен буена сузылган да яткан икән Тик Әйе. тик ул шуннан алда соңгы сулышын алган чагында үзенең балалары, оныклары саналган газиз ботакларына гадәти дә. гаҗәеп тә әманәтен тапшырып калган: ЯШӘГЕЗ!—дигән И яшиләр дә Мәгърур сурәттә үсеп торалар бит, әй’ Теге—1951 елда алынган рәсемдәге казлар да шундук йөзә бирә Казлар алар ел саен борынлап чыгалар да буй җиткерәләр, каурый, канат ныгыталар, ә тәмам үсеп житкәч исә. үзегез дә беләсез. Кышка кердек инде дигән иртәләрнен берсендә ап-ак карны кучкыл кызыл җылы кан эретер Әйе, яшәргә өйрәнеп җиткәндә генә үләргә дә өйрәнеп өлгерәләр Шуннан Магдалина ханымның рәсемендә ары таба бер печән эскерте сурәтләнгән Кырлайдагы нәкъ мәчет урынында, имеш 1903 елда төзелгән мәчет бинасын зобанилар заманында рәсемгә төшереп кара син' Бүген исә ул мәчет үлеменнән сон янә яңарып тора Монысы—үлемнән сон яшәү була инде Әйе. Яшәү белән Үлем арасы бик якын ул. бик якын Инде хәзер—фани дөньяда биш дистә еллык гомеремне кичерү дәвамында гонге аяз күк гөмбәзендәге үз Йолдызыма баккан мәлләрдә үпсәнсүткән чыклы эз, тар сукмак, сикәлтәле озын юл борылмаларын барлыйсын икән ул Ә бу Б гамәлләр исә чатнаплар торып яшьнәгән яшеннәрне турыларга теләгән, ниятләгән ише, гаять тә четерекле, читен, хәтәр нәрсә. Якты дөньяга яратылуын белән ләүхел-мәхфүзендә язылганны барларга тырышуга тин бер гамәлдер. Үлмәс өчен яшәү ин—үлемнен күзенә биш мәртәбә текәлеп караган адәми затмын. Ничектер, шулай, жәйге челлә сүрелеп, әни сыер сауган, әти капка өбен себергән мәлдә ялгызым гына су коенырга төшеп киткәнмен. Ул чагында биш яшем чамасы, терекөмештәй тоттырмас җанлы, ләтчәдәй житез, тилгәндәй куркусызмын Су якын гына: капкабыз төбеннән нибарысы утызлап сажин арырак. Ул вакытта авылыбыз, күмәк хуҗалыгыбыз заманына күрә шактый хәллеләрдән санала, халкы эштә уңган, тырыш, көн күрүдә үжәт. һәр елны май аенда ике көпчәкле җигүле арбаларда, бердәнбер йөк машинасында Мунчала күле тирәсеннән туфрак, балчык ташыла, салам, куаклар түшәлеп, зур буа буыла, су электр станциябезгә текә ярлы, төз. матур канау казыла. Станция алдында җитмеш биш сутый кадәрле мәйданлы үзенә бер күл—хәвыз бар. Авыл ягындагы яры йомшак чирәмле, каз үләнле, уйдык-уйдык исле ромашкалы су туплагыч хәвызнын җирән үзле балчыклы төбенә юка гына сары ком яткан. Шунда тәмам күшеккәнче коенабыз, балчыктан төрле-төрле сыннар әвәләгәч, тегермән буйлата сузылган амбарларның такта түбәсенә тезеп, кояшта киптерәбез, уйныйбыз. Яз көннәрендә шул урын боздан арчылгач, яр кырыенда шактый кин калганыннан тимер таяк, лом, көрәк белән ике-өчебезне тотарлык боз ватып, кубарып алабыз да колга белән этә-төртә кинәнеп салда йөзәбез. Без малай-шалай бу хәлне котып диңгезләрендә сәяхәт кылуыбыз рәвешендә тоябыз, күз алдыбызга китерәбез, хыялланабыз, әлеге хыялны чын итәбез, имеш. Саксызрак, дуамалрак кыланганда салыбыз алпан-тилпән чайкала да, аннан коелышып, бил тинентен суга килеп төшәбез. Шул килеш чатыр-чотыр дигәндәй өйгә йөгереп кайту шүрләтә. Арырак аулак бер урында коры әрем, әрекмән сабаклары, чыбык-чабык җыештырып, әүвәлге әвен базыннан калган чокырда ут тергезәбез, кипшенәбез. (Җәядә дигәндәй әйтергә кирәктер: ошбу урын—бабабыз Гаффарнын заманында яшелчә бакчасы булып, шундук мунчасы да торган. Әлеге шул мунчасына җәйләренме, кышларынмы үргән арба, йә артлы чанага җигелгән юртакта гына йөргән, һидиястә әбиебезне бик затлы япма җәеп кенә алып барган. Бабай 1939 елда вафат булган, шуңынчы колхозга кермәгән, большевиклар хакимиятен кабул кылмаган, үзенә үзе хуҗа сыйфатында гына көн күргән, гомер сөргән. Әлбәттә, бар мал-мөлкәтен кычкыртып талаганнар инде.) Әйе, суга баткач кипшенгәндә киемсалымыбызга әче төтен исе сенеп беткәч, әллә кайдан аңкып торган булса да, без “диңгез бүреләре”нә ни әти, ни әни артык тиргәп сүз әйтми, җинелчә генә битәрләп алудан гайре әллә ни узмыйлар. Әни киемнәребезне юа, әти бутый, күнитскләребезне үзебезгә чистарттыра... Шулай итеп, жәйге челләнең тәмам сүрелгән чагы. Үрдән түбән төштем дә, шәфәкъ нурына манчылган хәвызга илткән калку муентыктан үтеп чишенгәч, су коенырга керешкәнмен икән. Ул урынның тирән икәнен дә беләм югыйсә: бер яктан йорт-курабыз янәшәсеннән язларын кинәттән (бездә хәтмәле диләр) ургып-ташып төшә торган ерганак тамагы казып чонгыллатса, каршы тарафтан хәвызнын агымсуы ашаган, боларнын мангайга-маңгай очрашкан, бәрелешкән урын. Күрәсен, нәкъ шул турыга эләккәнмен инде. Сизәм: батам да калкам, калкам да чумам, чоңгылның үзле балчыклы ярында тәпиләрем шуа гына, аяк бармакларым жиргә капмый, тын алам дигәндә авызга һаман саен су гына эләгә, тончыктыра. Югыйсә мин йөзү дигәндә балык белән бер ләбаса инде үзе. Мелләле, курку хисе биләп алып, бар ихтыяр көчемне су сибелгән учак сыман баскандыр. Кирәк бит, Алла рәхмәте: бездән бер өй аша торган тегермәнче Зыятдин абыйларның өлкән кызы—миннән өч яшькә олырак Фирая (Габделхак абыебыз белән бер сыйныфта укый иде) көянтә-чиләген асып килеп төшкән дә мина көянтәсен сузган, шуна чытырдап ябышканмын да өстерәлеп, сөйрәлеп чыкканмын М Бу хәл минем өнемдәге күз алдымда, йокымдагы төшемдә әле дә булса кабатлана тора, кабатлана тора. Ә Фираянын шуннан сонгы кыш аенда авыл клубындагы көндезге кинога бик ашыгып, абыйны дәшеп өйгә кергәне исемдә. Абый бармаска булган (яшерен- батырын түгел, биш тиен бакыр акча тапмагандыр) Ә Фираянын атасы, әйткәнемчә, тегермәнче бит—ул тапкандыр инде, тапкандыр Ашыккан шул Фирая, ашыккан Кәримулла абый Гатиятуллин кузгатып җибәргән чылбырлы тракторнын арткы басмасына менеп баскан, ә бишмәт итәген чылбыр бармаклары каптырып алган да—Фираябыз... алга барыл төшкән Матур апа иде. Жылый-жылый җирләделәр. Ул—мина әнидән сон икенче яшәү биргән кешедер кебек Бүтән үлемем мине “Атау эче" дип йөртелгән уйсу таулы, түгәрәк күлле, акчарлак, тәкәрлек, бака челәне мыж килеп торган сазлыклы урынла сагалап торган икән Өлкән абыебыз Габделбәр белән анын “гадугы" Сәйфи Вакыйфы Кәрәкә күленә җәтмә белән балык сөзәргә кереп киткәч, мин—ярда калган сапсары чәчле малай жиргә ятканмын да йоклап киткәнмен Ә анда йоклау түгел, ә бәлки әзрәк черем итү нияте белән ятып торсаң да мәлҗерисен күз кабакларына кургаш тагыла да куя. Халыкта ул урын буыннан-буынга “Женле җир" дип телгә кергән. Ничек кирәк алай уятып, җитәкләп алып кайтканнарын хәтерләмим, жылы мич башында зиһенемә килгәнем исемдә. Янымда авыл фельдшеры Банат апанын ак халаты чагылып-чагылып киткәнен искәртәм, әтинсн әнигә —Харап булды бала’—дигәнен бүген дә ишетеп торам шикелле. Тернәкләнгәнмен, терелгәнмен Өченчесе Өебездә—Сабан туе көннәрендәге мәжлес. Әти гармун уйный, әни җыр башлый, кунак-төшем ипләп кенә кушылып китә. Көн эссе, ә монда— салам түбә астында тымызык салкынча. Кызык ич күрше Нурислам яшьтәшем белән өйалдындагы караңгы чоланга кердек тә, бер литрлы чүмечкә агызып, татлы да, әчкелтем дә нидер эчтек Ис, шул нәстә инде—бал Шуннан соң чатырчабып су коенырга ашкындык Майкы белән трусигыбызны ярда калдырып, буа артындагы өч сажинлы текә кызыл ярдан тобага, чумгалак кыр үрдәгедәй, баш белән очып чумганбыз Чумганбыз да. сизәм бит: әйләнгеч су түбән тарта, сулыш җитми—батам. Ул чагында үлемнең ни нәрсә икәнлеген каян белим соң әле? Көч-хәл белән йөзеп чыкканымны, киемемне култыгым астына гына кыстырып, өйгә элдергәнемне бик яхшы чамалыйм Дүртенчесе. Әлеге электр станциябез алдындагы сусаклагычның бик саеккан арасы иде. Анда иркенләп, колачлап йөзәрлек түгел Ә станция эшли, тегермән он тарта, су ага да ага Без бала-чага нишләгәнбез9 Хәвыз алдындагы канаунын көчле су агымына барып кергәнбез Керүен-кергәнбез, ә мин сизәм: мине су әйди, өстери, сөйри, әүмәкли, алжытып. хәлдән тайдырып, тиздән шлюз астыннан турбина залына илтеп тыкмакчы, кысмакчы "Әхәт. чык. жир тырна, сөйрәл—тик чык'"—дип, үз-үземә боерык биргәнем кичә генә булган хәл сыман Бишенчесе Инде халыкта танылган язучымын, имеш Әдрән диңгезендәге бер йөзештә шагыйрь Равил Фәйзуллиннан сон икенче булып килдем Ул турыдан гына—яр борылышларына исе китмичә, дельфин шикелле, сиксрә-оча йөзә Ә мин, алай-болай көзән-фәлән җыера күрмәсен дип, яр буйлата—бөгелеш буенча колачлыйм Башкаларның һәммәсе берәм-берәм төшеп калып, яр буенча гына кайнар комнан тәпиләп титаклаган ла. без килеп җиткәнче . безгә бүләккә ниятләнгән бар шәрабне эчеп бетерә язганнар, юньсезләр. "Каз тиресе" белән капланган тәнебезне әз-мәз җылытырга иренгә соңгы тамчылары гына тиде Ул чагында һәр елны йә Кара диңгездә. Йә Балтыик диңгезендә, ин мөһиме. Әлмәткә әүвәлге су суырткыч бассейнның буеннан-бусна көн саен өчәр, дүртәр чакрым йөзеп чыныкканга күрә, мин инде суда йөзүне тәмам үз иткән идем Ә бер заманны Равил абый белән өч сәгать буена үзара теннис уйнап тирләгәнебез, арыганыбыз соңында аргы Кабан күленә йөзәргә чакыруын кабул кылган идем Барлык, чишендек, кердек Ә мондагы су җиңел икән—тәнне, гәүдәне диңгез суыдай өстә тотмый Ә шагыйребез йә акулага, йә крокодилга, йә чуртанга биргесез төстә йөзде дә китте Артка калдым инде Сизәм, күрәм: моның артыннан һич тә җитешерлек түгел. Шуңа күрә Кабанны кыл урталай кистереп чыгарга ниятләдем. Су—ул ярдан караганда гына тар шикелле күренә, тоела. Кердең исә. яссылыгы иксез-чиксез кебек. Күлнең уртасына житәрәк, янәшәмдә Әҗәл сулышын искәрдем —Әй! Кенәз-з! Батам’—дип кычкырам. Сызгырам. Сәлам иңдереп: —Йөз, Йөз!—дип, кулын болгады—Кергәнсен икән, син чыгарга да тиеш! Тагын үз-үземә, маршал Жуков сыман: —Алга, Әхәт!—дип боердым.—Икенче сулыш! Икенче сулыш... Чыгып хитгем дә авырайган, хәлсез гәүдәмне яр буена сузып салдым инде Күрәсең, Аллаһы Тәгалә Үзе гозеремне кабул кылып, мине, әнә шулай, биш үлемнән йолып калуны кирәк дип санагандыр: “Син Мина бу дөньяда кирәк әле”,—дигәндер кебек... Ул көнне исә мин күбрәк йөздем Заманалар арасы—җан күземнең карасы олгар дәүләте, мангулларга жинелгәч, кара күмер булып көйрәп ята. Ак пулатларны корым, сөрем каплаган, урамнарны кучкыл кан баскан Үтерелгәннәр, шәһит киткәннәр җыеп күмелмәгән, җирләнмәгән әле. һавада козгыннар каркылдап очына, тирә-юнь урманнардагы бүреләр мәетләр исенә шашына. Йәмән өлкән яшьтә, карт иде инде. Угланы Мөхәммәтхуҗаны үз катына дәшеп алды да әйтте: —Ыруны сиңа тапшырам Төн ягына барасын. Чулманны кичәсен Кашан каласын узып, көн чыгышы тарафына юнәләсең, кушылдык инеш тамагыннан сул кул якка борыласын. Анда күл булыр. Шул тирәдәге акылыңа, күңелеңә хуш килгән урынга төпләнәсең Дошман зәгыйфьләнде, тиз арада бимазаларга җөрьәт итмәс Батый хан бу кавемне эзәрлекләүне Сүбәдәй баһадурга тапшырды: —Әшнәк Йәмәнен кыр,—диде.—Ул мина буй сындырмыйча качып китте Кавеменең каны белән Чулманны шәфәкъ иттер. Сүбәдәй Йәмән кавемен Чулманга төнгә катыш кына кысрыклап терәде Аның кылычы тан нурын көтте. Буй сындырмаганнар да, канга сусаган баскыннар да төнгә учаклар тергезде, һәр ике як та алҗыган, йокларга яткан кебек. Таң сызыла башлар алдыннан Мөхәммәтхуҗа уяу торган халыкны кузгатты да Кашан каласы юнәлешендәге ат корсагына җитешле яшертен кичүдән аргы текә ярга алып чыкты, ары алып китте Таң атканда Сүбәдәйнең кыныннан чыккан кылычы кояш нуры булып алга томырылды. Ат тояклары җирне тетрәтте. Ә яр буш иде инде: төн буена янган учак күмерләре сүрелгән, соры көлгә әйләнеп бетеп бара. Аргы текә чаллыга чыгарга баһадурнын йөрәге кыймады: анда анын үзен, чирүен яшеңдәй уклар гына көтә иде инде. “Гаип булганнар”,—дип уйлады ул. Җәядәй кысылган күзе ук очышы киңлегендә Чулманны сыйдыра, иңли алмады Ул чирүен кирегә борды да: —Алга!—дип боерды. Мөхәммәтхуҗа үз кавемен үргә алып менеп китте дә багъ алмагачлары таралышып үскән ачык үр кашы буенча түбәнтен әйдәде Башта Чулман елгасына килеп кушылган бормалы-сырмалы инеш тамагы тигезлегенә төпләнергә ниятләгән иде. —Төн ягына!—дип боерды Йәмән —Ждлпы тауларын узып. Лашман белән Табай арасындагы Чәбе үренә тукталабыз, угланым Йортыбыз шунда булгыр... Безнен Олы Әшнәк авылының зәңгәр Күк, якты Кояш, моңсу Ай астындагы тормыш бишеге шул заманнан тирбәлә башлый инде. Б Хәзер безнең Балык Бистәсе төбәгендә шул аталыштагы дүрт авыл бар: Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Әшнәк (Зәңгәрле дип тә йөртәләр). Рус Әшнәге (руслар килеп чыккач нигез салынган) Тагын бер Әшнәк—Алексеевски районында—борынгы Биләр төбәгендә Безнен ыру-кавемебез шул тирәләрдә төпләнеп яшәгән булган. Һәрхәлдә шәҗәрәбезнең кендек очы шул жирдә дип тоям. Ул авылда студент чагыбызда бер җәйне эшләп тә алган идек. Сөйләмнәре, сүзләре, бию, җырлаулары, гореф-гадәтләре, холыкфигыльләре— нәкъ безнекечә Безнен оч урамы буенча, инешебезгә янәшә сузылган зиратыбызда өч борынгы кабер ташы саклана иде Берсе юкка чыккан инде Икенчесенен язуы укырлык хәлдә түгел. Ә өченчесенең—халык телендә “Хан кызы кабере" диеп йөртелгәненең язуын галимнәребез Фәрит Хәкимжанов, Әнвәр Хайруллин, Илшат Хәлиуллин кайта-кайта тикшерделәр, язуын күчереп алдылар анда әлеге дә баягы Йәмән улы Мөхәммәтхуҗаның Сәбилә атлы кызы җирләнгән. Шул тирәдә генә Изгеләр каберлеге дигән урын да бар Археолог Илшат Хәлиуллин тикшереп, карап, аңда төрбә барлыгын ачыклаган иде. Сөйләвенчә, ул шундагы кәз астында тоташлый түшәлгән таш плитәләр тапкан Әлеге кабер ташындагы язуга караганда, Олы Әшнәк халкы бик борынгы Эскил (Иске ил) кабиләсенә кергән Иске ил микән, башка мәгънәсе дә булганмы—белеп җиткермим инде Ә менә 1989 елны без, Татарстанда беренчеләрдән булып, бик олылап, Сабан туеннан соң ун көн үтәр-үтмәстә авылыбызның 750 еллык бәйрәмен уздырдык. Ул вакытта Татарстан Мәдәният фонды рәисе урынбасары вазифасында идем. Шушы оешма, тагын шуңа караган Ш. Мәржани исемендәге җәмгыятьнең президенты РәфьпЬс ага Хәмидуллин, әлеге Илшат Хәлиуллин башлап йөрүе, ул чагындагы районыбыз хакимияте башлыгы—аксакалларча милләтпәрвәр Хатыйп Газизовнын ифрат ярдәме белән. Язучылар, журналистлар, галимнәр, артистлар, тирә-юнь авыл халкы шул рәвешчә тагын бер “Сабан туе” ясап алган иде Боларны ни өчен язам әле9 Бердән, һәр кеше, һәр авыл, тулаем халык үзенен асыл тарихына, олы шәҗәрәсенә шушылай кадер-хөрмәт күрсәтсә, без бик күп фаҗигаләргә тарымыйча, бүгенге әхлагыбызның. көн күрешебезнең байтак алама якларыннан котылыр идек дип искәртәсем килә Икенчедән Икенчедән, 1981 ел җәендә бөтен Советлар Союзыннан җыйналган утыз журналист белән Португалиягә сәяхәткә чыккан идек. Кояшлы бер көнне Эвора дигән шәһәргә алып бардылар. Мин халык җырлары язылган көйләр язмасы сайлап торган арада, безнекеләрне бер гыйбадәтханәгә әйдәгәннәр. Мин барып кергәндә чыгып киләләр иде инде Хатыным Фәридә —Бар әле, кара, кызык аңда,—дигәч, түргә үттем дә сул яктагы бер залга җиттем Карасам! Бөтен дивары, дүрт кырлы колонналары, алар терәгән ярым түгәрәк аркалары, кеше сөякләре белән бизәкләп эчләнгән, тышланган Түрдәге тәрегә мумия кадаклап куйганнар Жаным өшеп, тетрәнеп киттем —Кыргыйлык ич бу!—дип, татарчалап әйтеп салганымны сизми дә калдым. Мин шаклар каттым Ә Америка сәяхәтчеләре мина гаҗәпсенеп, сәерсенеп карый Бу урын "Сөякләр кәшәнәсе" (часовнясы) дип атала икән Баксан, һич тә искитәрлек түгел: урта гасырларда руханилар, үзләре вафатыннан сон биш ел үткәч, үз сөякләрен казып алып, шундый кәшәнә ясарга васыять иткәннәр икән Хәзер мин моның кыргыйлык булмыйча, исәннәргә яшәү белән үлем хакында мәгънәле итеп искәртү1 икәнлегенә төшендем инде Ә бездә0 Авылыбыздагы ике мәчетне сүтеп ташлап, бүрәнәләреннән клуб, колхоз идарәсе, авыл советы, китапханә урнашкан ике катлы бина төзегәннәр, мәктәп салганнар, күрше рус авылы Корноухово (берчакны район үзәге булып торды) инеше буена кибет сипләгәннәр, анда аракы да сатыла иде Ул авылның үр башында зур кызыл таш чиркәү дә клуб ителгән Әлеге чиркәү каршысында бер кабер ташы тора иде—соңгы инкыйлабкача шушы тирәдәге җирләрне биләп торган Капитон Макашин атлы байныкы Бер елны шул кабер ташын трактор белән йолкып чыгарып, эченә төшкәннәр дә табутын да сөйрәп менгергәннәр. Әллә алтын-көмеш әйберләргә дә юлыкканнар дигәннәр иде инде шунда, бусы никадәр хактыр. Ә баш сөяге . язгы ташкынга хәтле күпер астында аунап, типкедә яткан дип сөйләделәр. Монын кайсысы кыргыйлык соң әле? Португалиянең халкы, Икенче бөтендөнья сугышына катнашмый калуына рәхмәт йөзеннән, башкалалары Лиссабонга каратып, Тежу елгасы аша салынган өч чакрымлы асылмалы күпер төбеңдәге тауга Иисус Христосның йөз метр биеклегендәге сынын бастырып куйганнар. Кулын җәеп, шәһәрне үз канаты астына алырга әзер торамыни. Ә бездә? Заманында Балык Бистәсенең Чулман буенда утырган чиркәвен шартлаттылар, Анатыш, Шумково авылларындагы гайбадәтханәләрдә техника тоттылар. Мәчетләрне хакарәт итүләрне әйткән дә юк иңде, Олы Әшнәктәгеләренең язмышын әйттем. Бу кыргыйлык, дәһшәтле вәхшилек сәбәбенең галәмәте нидә соң? Тарихыңа төкереп, шәҗәрәңне онытуда. Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән вакытымда нефтьчеләр турында әйбәт кенә хикәяләр язып йөргән акыллы бер кеше—Владимир Ларин белән танышкан идем. Заманыңда партиянең әлеге Корноухово районы комитетының беренче секретаре булган кеше. Ул болай дип сөйләгән иде: —Ахмак булганбыз. Бер елны Зюзино чиркәвендә һәм шул авыл йортларында булган барлык иконаларны жыеп яктык. Ә гарәп әлифбасында язылган күпме китап зиратларга күмелде, яшереп куйган җирләрдә тузды, череде. Тик шулай да кала икән ул, кала. Әнә, фидакарь рәвештә борынгы кулъязмаларыбызны, китапларыбызны җыючы каләм иясе Дамир Гарифуллин, Сарманыннан тиклем килеп, безнең авылыбыз зираты йорты чардагыннан мәшһүр Кол Галинең илаһи “Кыйссаи Йосыф" әсәре язмасының бер өлешен табып алган иде. Каян килгән ди ул? Әнә шул Эскил кабиләсенең мирасы түгел микән? Бәлки, бәлки... Шулай. Аламалык, яманлык белән генә кешенең, халыкның хәтерен һич тә бетереп, китабын ягып, шәҗәрәсен оныттырып булмый ул! Бер нәрсә дә юкка чыкмый. Халкыбыз тарихы, нәселебез шәҗәрәсе минем дә Канымда, Аңымда, Җанымда, Иманымда. Авылыбыз җирләренә кергән Атау эчендәге Яллы тавы кашында борынгы Болгарның бер шәһәрчеге булган. Моны дөнья күләмендә атаклы археологыбыз Альфред ага Халиков раслый. Шул хакта сөйләшеп утырганыбыз да булды Без шундагы җиләкне учлал-учлап ашый, чиләк-чиләк җыя идек. Шул җете- кызыл җиләк минем дә кан тамчыларым төсендә тәнемә иңгәндер. Без балаларны өлкәннәр зур зиратыбыздагы кузгалак, кукы, каен, җир җиләге жыеп ашаудан да тыймады. Җир, шулай итеп, мине ата-бабаларыбызның рухы белән туендыргандыр. Боларның барчасы күңелемне сугарып, бала чагымнан ук кулыма күгәрмәс каләм тоттырган да Язучы, елъязмачы иткәндер дә инде. Боларнын һәммәсен ак кәгазьгә күчерим дисәң, каләм өчен Җирдәге агач төтмәс, кара өчен дәрья җитмәс шикелле. ... Шәҗәрәмнең бүтәннәре моңарчы китапларымда шәрехләгәннәремдә иде, калганнары, Аллаһы Тәгалә вә сөбханә боерса, алдагыларында булыр. Каләм белән кәгазь нде дә шушы хәлләрне күреп үсүем, шуларны уйлавым һичничек эзсез калмаган икән ул. Тора-бара минем җаным, аңым сиздермәстәннитмәстән үзенә күрә бер саркы ткычка әйләнгән Тормыш итү, яшәү сөте саваплы бер савытта оеган да, мине шул оеткыны әйрәнме, эремчекме итәр өчен иләк, марля урынына келәт диварындагы чөйгә, кадакка элеп куйганнары ише. И Әй ул тормыш әйрәне! Әче. Ә шуңа, әниебез Бибигайшә кебек, жәйге челләдә җир җиләге салып изсәң, ул таңгымы, кичкеме шәфәкьтәй нурлана, татлылана. Әй ул яшәү эремчеге! Татлы. Ә шуны кече учак казанына салып кайнатсаң, ул алсу төстәге турага әверелә Язу гамәле дә шуның сыман инде: күргәнеңне татлыйсын, уеңны кайнатасың. Ике кызымның да бер-бер артлы яза башлаганнарын, язмый тора аямаганнарын белеп алгач, мин ал арга: —Язмагыз,—дигән идем. —Нигә? —Язу ул—каторга хезмәте Бик авыр яшәү Үзеңне үз ихтыярын белән тегермәннең ике ташы арасына кертергә дучар итү. Нишлим дә нишләтим сон9 Яза башладылар Язалар Әнә, төпчек кызыбыз Сөмбел унжиде яше тулар-тулмаста беренче әкиятләр, хикәяләр китабын нәшер итте инде. Аның өлкән апасы—Ләйләбезнең шундагы хикмәтләргә карата ясаган рәсемнәре белән Анысы да үзенең яшәү мәсләге сыйфатында ин авыр бер һөнәрне—журналистлык эшен сайлады шул Җитмәсә, Казан университетын тәмам итәр дип көткәнебез заманыңда ТөрКиядәге Әнкара университетына гыйлем эстәргә китеп барды, аны тәмам итте Тагын да авыррак эшкә керешердер, күрәсен Ул—жаны-тәне белән—дипломат Журналист белән язучы, кеше белән кеше арадашчысы булса, дипломат— халыклар белән халыкларны таныштыручы, тыныштыручы инде ул. Бар, таныштырып кара, әйеме? Ә мин үзем сон, үзем9 Нишләдем дә—нишлим9 Шул инде—язам, жүләр. Авылыбыздагы китапханәне “су урынына эчеп чыккач”, гыйлем Мәккәбез Олы Солтан урта мәктәбендәге китапханәгә керештем Ул бик бай иде' Шундагы китапханәче Разия апа Яруллинаның әче тавышы белән —Гаффаров! Җиттеме сиңа, юкмы9 Дәресеңне укы!—дип тиргәүләре минем жаныма сары май булып кына ягыла иде Ә мин, жүләр.кичләрен малайлар белән кәрт сугып, кызлар белән сөйләшеп чыгасы урынга инглиз язучысы Томас Майн Риднын авантюра, мажара белән тулы, Америкадагы кыерсытылган халыклар газабын, көрәшен чагылдырган романнарын—әйтик, хәтерлим, оныта алмыйм. Ак юлбашчы". “Квартеронка”, “Семиноллар юлбашчысы Оцеола", бигрәк тә “Башсыз ждйдак" әсәрләре белән бергә, “Большая Советская Энциклопедия” дәрьясында балыктай гизәм Шушы чакта ук сыйныфташларым мине Габделәхәт яисә Әхәт диясе урынга Гаффар дип кенә йөртәләр иде инде Укый, пытамушты, житмәсә, яза да әле тагын. Стена (исеме ни тора!) гәзитенен алыштыргысыз мөхәррире, район гәзитенен ин күп язучысы—эшче-крәстиян корреспонденты булып саналу, ахыр килеп, танылу—уен эшмени! Әнә ич вакыты-вакыты белән яуган игелекле яңгыр шикелле, гонорарлары ишелепләр килә тора сиксән, туксан тиеннән алып кайчакны өч. биш сумга кадәрле' Бер айга Бу инде ул вакытта Әмерикән язучысы Джек Лондонның (аны күп укыдым) Клондайкта бер алтын кисәгенә тап булуы белән тәңгәл гамәл иде' Хәтерлим ничектер шулай, сигезенче сыйныфта чакта бугай. "Үсә республикам Татарстан" дигән бер шигырем Питрәч район газитендә басылгач. Олы Әшнәктәге әдәбият укытучыбыз Мингалим абыйның дәрескә кереп —Күрдегезме, балалар9 Габделәхәт шагыйрь булган,—дип, мина тоелганча, астыртын елмаюы мангаема салкын тир тамчылары булып чәчрәп кунган иде Моңа карамастан, Африкадагы Конгоны үз кочагына алырга ниятләгән 'җәбер" Чомбенын тетмәсен тетеп, Эмерике "янки"ларының үңәченә ябышып, тагын бер "шигырь" чыгарам —Кем ул Чомбе9—дип сорасам, хәзер сезнен аптырап калуыгызны сизеп, күреп торган шикелле булам Өстәп тагын бер сорау биримме9 —Анын исеме нинди9 Җавапсыз калуыгызга иманым камил Ә мин беләм. канга сеңгән — Морис. Тагын өстим әле. Казандагы бер урам исеменә тагылган Лумумба кем ул? —Ә ул әлеге Морис Чомбе үтерттергән Патрис Лулумба була инде. Карасана, ә? Ачлы-туклы яшәп, уналты яшемдә үк Африка халыкларынын колонизаторлар хакимиятеннән котылуы хакына жан атып торганмын бит, бичара! ... Шулай бер заманны әлеге Олы Солтан урта мәктәбе китапханәсендә: “Тагын ни укыйм икән инде?”—дип актарынган чагымда мин юка гына бер әйбергә юлыктым. Юлыктым да, утка баскандай, интернатыбыз бүлмәсенә альт кердем. Бу—кулъязма журнал иде. Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин, Рәшит Гарипов, Давыт Сөнгатов... шигырьләре. Шулар үрнәгенә иярдем дә киттем бит, әй! Тагын берәүне искәрим әле. Ул—Вакыйф Нуруллин. Ин өлкән апабыз— хәзер инде әниебез урынына калган Әлфия апабыз белән шушы ук Олы Солтан урта мәктәбенә аягына чабата киеп, аркасына бәрәңге кушып пешерелгән ипиен биштәрләп күтәреп йөргән егет күршедәге Зәнгәрле (Югары Әшнәк) авылы егете. Нишләгән? “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында үзенен бик кызыклы "Шинельсез солдатлар” дигән повестен чыгарттырган. Шуны күргәнмен, укыганмын да: — Мин дә язам!—дигәнмен Шуны язмаса, мин менә хәзер, шушы—төнге сәгать өчтә бу юлларны сырлап маташырга дучар булыр идеммени?! Өстәп, нәкъ менә шушы “жәбер” сөлектәй егет чагымда мина “СССР Язучылар союзы” әгъзалыгына кабул итү тәкъдимен дә язып бирде бит. “Үзем генә язу тәмугында азапланып ятмыйм, күрсен әле күрмешен!’’—дигәндер иңде. Гази ага Кашшаф, Рафаэль Мостафин белән бергә, ул минем язмышымны үзгәртте дә куйды. Боларга Илгиз Хәйруллинны да өстәргә кирәк. Урта мәктәпне тәмам иткәнем соңында—инде авылда калырмын (әти— вафат, әнигә авыр, ике энекәш мәктәптә укый, апалар кияүдә—очкан-киткән кошлар) абый—студент, берсе—читтә дигәндә, 1966 елның июль аенда “Уфалла”мнан аерып, мине Комсомолның Балык Бистәсе район комитетына дәшеп алдылар. Үзе какча, йөзе сипкелле, жирән чәчле беренче секретарь Фролов миңа: —Сине, Гаффаров, үзебезгә инструктор итеп алырга дигән карарга килдек Иртәгә обкомга собеседованиегә барып кайт,—диде. Бардым. Таптым. Чибәр генә бер абый минем белән “собеседование” үткәрде. Икенче көнне райкомга барсам, теге Фролов әйтте: —Без башка кандидатурага тукталырга карар иттек инде, иптәш Гаффаров,—диде. Күрәсең, теге “обком” мине ошатмагандыр инде: киемем—крәстиянча гына, ә сөйләшүем—урысча түгел бит. Мин—тере урысны сагынганда бер генә дигәндәй күргән малай ич. Монда синен, әйтик, “Большая Советская Энциклопедия” укыл йөргән “гыйлеме иясе” икәнен ярдәмче түгел. Шуннан соңгы гарьләнүемме?! Әнигә: —Мин укырга барам!—дидем. -Кая? —Университетка. —Кая-кая?—диде әни, аптырап. —Университетка. —Суң, улым, анда сине кем кертсен? Анда Зәңгәрле авылыннан пыркарур Мәхмүт Әхмәтшин гына укыды. —Икенчесе мин булырмын, әни! Җыен язганнарымны туплап, көрнәп, каптырмага каптырдым да шул июльнең егерме тугызында журналистлар бүлегенә илтеп бирдем. Авылга кире кайтып, тагын китеп барып, беренче август алдыннан тулай торакка урнаштым да имтихан тотарга керештем. Беренчесе инша иде. —Писать по-русски,—дип куштылар Ә мин, акыллы баш, җитмешме, туксанмы (хәтерләмим инде) егет-кыз арасыннан саф татарча фикерләп койганмын да татарча язып куйганмын' Тарихтан имтиханга кергәч, йөзтүбән яткан бер билетны ( ‘Триумфальное шествие Советской власти”, ‘ Восстание Ивана Болотникова”— менә хәтер, ә?) алып, күз ташлау белән. —Отвечать мужны?—дип сорадым. —Утырыгы з,—диделәр. —Ә, абый. Сез—татар икәнсез. Шуңа күрә мин дә татарча сөйлим әле — Почему? —Урысча сөйләсәм, сез мина “өчле” куярсыз. Ә мина "бишле" кирәк. Керфек тә какмыйча, чытырдатып татарча сөйләп бирдем Дүртле" куеп чыгардылар. ... Ә аннары остазым Гази Кашшаф минем Муса Җәлил иҗаты турындагы курс эшләремне укып та тормый иде инде Ул: —Булган бу, Гаффар,—дип кенә куя иде Тулай торакта Клара Булатовадыр, Зөлфәттер, Мөдәррис Әгъләм, Марсель Галиев, Рәзил Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиевтер белән ләчтит сатмыйча, көне- төне укыгач, язгач, Гази ага мин фәкыйрьнең кемлеген, кем булу ихтималын, авырткан аягының һава үзгәрешен сизеп торуы шикелле, сизгер чамалагандыр инде, күрәсен Егерме биш яшем тулып җиткәч, мине, бик тиз генә, СССР Язучылар союзы дигән аратага кертеп куйдылар Ул чорда шартлар бик катгый иде кимендә ике китап иясе булуын кирәк. Шунсыз якын да җибәрмиләр Бәхетемә, 1973 елны гайрәтле Барлас ага Камалов очрап (чәчмә әсәрләр бүлеге мөдире), ни арада язучыларны җыеп, кулъязмамны тикшерү үткәрде, аны нәшриятка тәкъдим иттерде Инде дә әлеге “Әҗәт” китабы дөнья күргәч, Татарстан Язу’пдлар берлеге рәисе Гариф ага Ахунов 1975 ел җәендә идарәсен җыеп, мин бәләкәй көймәне ижат. әдәбият дигән олы дәрьяга кертеп җибәрделәр Хәсән ага Туфан, Гомәр ага Бәширов, Гази ага Кашшаф, Хәсән ага Сарьян Вакыйф абый Нуруллин, Рафаэль абый Мостафин кебек олуг шәхесләр мин— яшь әтәчнен кикриген кәперәйттеләр дә куйдылар Инде менә СССР булып СССР гаип булды Шуннан сон аның газиз бер баласы—СССР Язучылар берлеге дә таралды Хәзер барчабызнын хәл кадәри үз Казаныбызда гына кайнашып ятмышыбыз Әрмән, бурят, якут, грузин, эстон, латыш, украин, молдаван, чуваш язучыларыннан. күпме каләмдәшдусларыбыздан мәхрүм калдык. Мәскәүдә урысча өченче китабым нәшер ителеп, инде дөньяның тугыз төп чит илләр телләрендә әсәрләрем тәрҗемә ителгәч, “Долг" дигән китабым өчен Максим Горький исемендәге яшьләр премиясе алгач. "Советский писатель нәшриятындагы СССР халыклары әдәбияты редакциясенең баш мөхәррире эстон Арнольд Освальдович Тамм белән гомерлек дустым, язучы, тәрҗемәчем Җәмил ага Мостафин мина — Мы из тебя второго Чингиза Айтматова сделаем,—дигәннәр иде —Мне второго не надо Раз уж на то пошло, сделайте из меня первого Ахата Гаффара,—дип җавап кайтардым Ә хәзер мин үземнен меңенче йөз меңенче, җыйнак кына буй-сынлы, тик Мөхәммәтгаяз Исхакыйнын мыегыннан да мулрак мыеклы бер җүләр икәнемне беләм инде. Кеше череп баеганда череп хәерчеләнеп ятар өчен тәннәр буена йокы күрмичә каләм тирбәтүне мин фәкать кояш баеганнан сон сайрарга тотынган сандугач моңына гына алмаштыра аламдыр шикелле

Реклама