Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЛЛӘ КАЙДА ОҖМАХ КОШЛАРЫ БАР

Заман шундый... Золым, вәхшәт йөрде бу җирләрдә— Шаһит булып олыслар ята: Әллә кайчак атылган ирләргә Архив тулы доиослар ята. «Җинаять юк, ялгышканнар» имеш, Дәүләт чаклы дәүләт ялгышкан! Күрәләтә, бер гөнаһсыз килеш Кайчан котылырбыз «ялгыштан»! Әмма шаулы дан казаныр идек, Арсланнар белән алышсак, Бер куркусыз, без батырлар, дидек,— Ә ни булыр без дә ялгышсак? Тел төбеннән хилаф сүзен сизеп. Якасыннан борып алганчы, «Заман шундый, вакыт кушты» диеп, Акланырга тотына ялганчы. Фикер йөртүче Кирәк бит дип, кннәшмәгә килсәң, Озын сөйли күзлек сөртүче. «Нигә болай» диеп сорый белсәң— Син—кеше һәм фикер йөртүче. Гамил Аф з а л Күк күкрәсен, ялтырасын яшен, Үтеп барам упкын читеннән, Беркемнән дә курыкмыйча яшим, Соңгы сулышта да үкенмәм. Җырлый-җырлый йөзгә җитсен яшем, Туган илгә файда китереп. Беркемнән дә курыкмыйча яшим. Ялганның битенә төкереп. Булсын диеп, Каф тауларына җит, Дөнья көтү— шундый оешма, Егыла-тора, һәр көн иҗтиһад ит, Сыныкка сылтарга тырышма! Тарихи мәйдан Киткәннәрне хурлап торабыз да, Килгәннәрне зурлап торабыз. Мыек борып тамак кырабыз да, Киләчәккә план корабыз. Төрмәләрдә үлгән бик күпләрнең Исеме юк тарих битләрендә, Изге эш дип кылган гамәлләре Сөяк булды заман этләренә. Заман безгә мәйдан әзерләде, Иман безгә бурыч йөкләгән: Казан ханнарының каберләре Шушы җирдән чыгып китмәгән. Алтын Урда таралган да беткән, Хәзер менә Рәсәй таркала. Бер тиран да мәңге тормый икән Кан белән тир сеңгән аркада. Әлләкемнәр мәкер җыеп килгән, Әлләкемнәр пычак кайраган. Ай нурында алтын Иман иңгән, Бәхет юрап былбыл сайраган. Ак хыяллар Мин үстем дә, үзгәрмәдем кебек Үзгәрүчән еллар дулкынында. Түземле бул, усал булма диеп, Сандугач сайрады тар юлымда. Түземле бул, явыз булма диеп, Пәйгамбәр сөйләде мөнбәрләрдә. Шат малайлар кебек, бүрек чөеп, Бик сокландым үргә менгәннәргә. Арып-талып кышка керәм менә, Айга карал шигырь уйларга. Ак күгәрчен булып илһам килә, Ак хыяллар ява юлларга. Бүрәнә йорт, сукмак, кара мунча, Офыклардан шомлы җил исә. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, Үзем булып яшим үземчә. Дипломат елмаюы Дипломат елмаерга тиеш, Дипломатның һәр бакыры—көмеш. Ач булса да, хәерче булса да, Аның бер дә кайгысы юк имеш. Авыз ерып елмая бит Шомбай, Ярдәм сорап килгәч тупсаңа. Син дә шулай, Шомбай кебек елмай, Серең бирмә сыртың сынса да. Елдан-елга тормыш катлаулана. Шыксызлана бара җир йөзе. Җиргә, суга битарафлык кала, Бу дөньяда кеше—берүзе. Ераккарак, тирәнгәрәк кара, Күпне белгән саен шөбһә арта: Империячел мифлар төбендә Мәкерле һәм явыз ялган ята. Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Җырлый-җырлый урап чыгарлык. Базарларга керсәң—сызгырып кер: Бүредән дә явыз чынбарлык. Мәгънәле юл Бик озын гомерләр алданып йөрдек без, Эчтән калтырап, тыштан ялтырап. Ялтырап йөрүне геройлык дидек без. Ялтыраган өчен дан сорап. Кәгазьдә бар, гамәлдә юк хокук. Җитмеш ел йөрдек тел тешләп. Налог түләп, кайгы-хәсрәт йотып Ударниклар булып эш эшләп. Шул чагында караны ак дидек, Хак дөреслек дидек ялганны Ат сөйрәмәс, җен күтәрмәс иде Безнең җилкә күтәрә алганны. Алданып, таланып «базарга килдек» без, Бик авыр, бик хәтәр юл урап... Алдаусыз, талаусыз үрләргә меник без,— Иманлы, мәгънәле юл ерак! Шөрепләр бушаганда ... Заман шундый,—дисең, көлә-көлә,— Югарыда шөреп бушады. Мин бәләкәй кеше, белмим, димә, Кимсенергә заман кушмады. Танау тартып торган малай булма, Каты куллар кирәк көрәштә, Абына-тора алга барган юлда Усал да бул, дустым, көләч тә. Зур эшләр башкар да, дан сорама, Зур эшләр эшлә дә, мин зур димә. Әкиятләр сөйләнә, җыр җырлана, Мәхшәр көне кебек заман килә. Бу җирдә мең ел арыш чәчкәннәр Киндер ыштан кигән әткәңнәр. «Иленнән бизгән лә ир уңмас», дип, Узгынчыларга әйткәннәр. Ветераннар сүзе Без бик озак ачлы-туклы йөреп, Агач пәйгамбәргә ышандык: Ул бик даһи, ул бик гадел, дидек. Әй, беркатлы инде бу халык! Без—эшчән һәм саф күңелле халык. Кем әйтмешли, дөнья—куласа, һәй, сөенер идек алга барып, Кимсетү вә алдау булмаса. Без бу шаулы, шомлы замананың Бушка ашамадык икмәген, Астан кисеп, өстен ямамадык. Әманәткә хыянәт итмәдек. Ярлар гына текә, таулар биек, Йөрмә боек башың түбән иеп, Горур яшә, башың текә чөеп, Без—егетләр, диеп! Ясалма дуслык МӨСТӘКЫЙЛЬ яшәүне сөеп, Халыклар дулый, иркәм. Политика кушты диеп. Дуслашып булмый икән. Халыкның кулы бөердә, Мескенләнер чак түгел, Синең кубызга биергә Халыклар курчак түгел. Өмете—алдау булганга, Сәясәт ала-кола. Католик та мөселман да Үзенчә дога кыла. Әдәп саклап елмаясың. Күңелдә бушлык була: Ясалма «дошманлык» була, Ясалма «дуслык» була... Серле күлләр, горур таулар Тора-бара шундый чиккә җиткәч, Инде нишлим дигән вакыт килсә, Авыр булса, таян иптәш, Алдамас, күтәрер минем иңсә. Синең күңелдә дә давыл уйнасын. Көлеп кара дансыз үткәннәргә. Ахмак заманнардан көлгән буласың, Ә ул көлү кагыла бүтәннәргә. Халыкара хәлләр, эһем-эһем, Тавык чүпләп бетермәслек хәлләр. Көлә-көлә яз килүе мөһим, Гөрләвекләр ага, күкләр зәңгәр. Эй, кирәкми нотык-вәгазь чәйнәү, Купшы сүзне сөймим, күрәсең. Сәлам әйтеп килсен яшел җәйләр, һәр куакта яфрак тирбәлсен. Әллә кайда оҗмах кошлары бар, Җәннәт бакчалары уртасында. Төтен исе сеңгән урамың тар, Шул урамга карап торасың да. Олагасы килә әллә кайда, Чәчәк исле җилләр тели йөрәк. Шомлы шаулап торган яшел тайга. Серле күлләр, горур таулар кирәк... 1995-1997