Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чыдам Вилдан

Чыдам Вилдан
Шундый уен уйный идек малай чакта: Калыр, дибез, дәшми түзеп кем азакка?
Төртәбез дә. чеметәбез дә. — дәшми Вилдан Ул ахырга кала иде барыбыздан
Әллә инде шул сыйфаты ярдәм итте.
Дәрәҗәсе шактый гына үсеп китте
Вилдан хәзер зур җитәкче — район башы Өстәлендә — дистәләрнең гаризасы.
Айлар үтә. көн артыннан көнне санап. Хатыбызның берсенә дә бирми җавап
Гозерлибез, ялынабыз , — дәшми Вилдан, Дәшми Вилдан, ул бит чыдам
барыбыздан
Агыйделгә йөзек салдым
Агыйделгә йөзек салдым.
Чумарсың — табалмассың
Түләүсез дару язсалар. Түләми
алалмассың.
Семипалат каласы.
Малга яхшы даласы.
Бер сумлык посылка салу Хәзер
үгез бәһасы.
Кызарып чыккан кояшның Белмим
кайда байганын Балконым карый
көньякка. Шунда үтә ялларым.
Ал булмый булмас инде. Гөл
булмый булмас инде Илсаварлар
ныгып калса, Безгә ит кунмас инде
Тал егыла, тал егыла. Әллә
тамырсыз микән? Депутат итеп
сайласак. Безне танырсыз микән?
Юлда тузан таралды
Ак күлмәгем каралды "Яңа руслар"
белән бергә "Яңа татар" яралды
Абау дия. башын ия.
Башы авыртмаса да "Халкым!" — дия.
кәпәч кия. Халкын кайгыртмаса да
Коттеджыңның бакчасы.
Тимер икән капкасы
Тимер булмый, нәрсә булсын.
Бар да бюджет акчасы!
Уйсу җиргә су җыела. Шунда казлар
коена Чубайска лекциядән' Миллиард
сумнар җыела.
Җилбер-җилбер итәрме. Җилләр
алып китәрме? Патша бурычын
түләгәч. Чират безгә җитәрме?
Ишек алдым ак балчык, Ак балчыктан
атлап чык Кыскартыласың килмәсә.
Башлыгыңны мактап чык.
Су буйларын тал <>.\ган.
Тамырлары таралган Ут-су хакын
күтәрмәгез. Без җитәрлек таланган!
Журналыбызның 7 санында дөнья күрәчәк кайбер әсәрләр:
Тәлгат Галиуллин. Гомер тәлгәшләре. Автобиографик эссе.
Айдар Хәлим. Мөртәт Хикәя.
Суфиян Поварисов. Күкнең җиденче катында. Романның ахыры.
Марс Шабаев, Зөлфәт, Рәшит Гатауллин, Нәҗибә Сафина
шигырьләре.
Рафаэль Мостафин. Фаҗигале язмыш. Язучы Мин Шабайның
тормыш сәхифәләре
Барлас Камалов. Аңлатмалы сүзлеккә кермәгән сүзләр.