Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ чынлыгын эзләп...

тызынчы-илленче елларда татар балалар прозасын күләмле әсәрләр ижаг игү юнәлешендә үстереп алып китүче язучыларыбызның күренеклесе Гариф Гобәй (1907 1982) булды. Бу үзенчәлекле каләм остасы үз ижатының башында ук «сюжетлы», эпик әсәрләр язарга кереште, татар балалар һә.м яшүсмерләр әдәбиятын диегәгә якын күләмле повесть белән баетты. Әдипнең әсәрләрендә без ике топ башлангыч — тарихи реаль вакыйгалар һәм революцион корәш пафосының балалар күңелендә чагылыш тапкан героик романтикасы белән очрашабыз Аның бөтен повестьлары да шул ике башлангычның сәнгатьле синтезы булып тора Бу яктан Г Гобәй әсәрләре күпмедер дәрә- жәдә рус совет балалар әдәбияты классигы А. Гайдар ижатын хәтерләтә Язучы әсәрләрендәге тарихи чынбарлыкның чагылышы аларнын тематикасында ук күзгә ташлана Әйтик. Г Гобәйнең өчтомлык Сайланмасына (Сайланма әсәрләр, өч томда Казан, 1968 1969) кергән 75 табактан горган жиде зур повестьның икесе «Маякчы кызы» (1938). «Ялгыз йортта» (1939) әсәрләре гражданнар сугышы чорын үз эченә ала. «Каланча» повестенда авгор колхоз төзелү елларына мөрәжә!ать итә. 40 50 елларда язылган «Замана балалары». «Маратның язмышы» повестьлары Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. «Ләйсән яңгыр» (1957 1960) әсәре 50 еллар тормышына карын Әдипнең балалар өчен язылган соңгы «Без үскәндә» (1960 1961) повесте .шторның тарихи колачын тагын да киңәйтә без анда революциягә кадәрге Казанда татар бистәсе тормышы картиналарын күрәбез Шулай итеп, Г Гобәй әсәрләрендә халкыбыз тормышының совет чорына караган ярты гасырлык корәш тарихы жанлан- дырыла. Балалар әдәбиятына язучы шундый эпик колач алып килде Анын ижатында без алда әйтеп үткән реаль чынбарлык әнә шуннан гыйбарәт Инде революцион көрәш романтикасын үз эченә алган икенче ижаг башлангычына да беркадәр тукталып үтик. Белгәнебезчә, совет әдәбияты 20- 30 елларда үзенең яна романтик күтәрелеш чорын кичерә. Ул елларда совет әдипләре социаль көрәш жиңүе белән рухланып, шуны үзләренең ижаг байрагы итеп күтәрәләр. Балалар әдәбиятында исә әлеге романтик рух аеруча ачык сизелә Чөнки биредә ул объектив чынбарлык һәм әдәби-эстетик үсеш тенденциясеннән тыш, нәни каһарманнарның яшь үзенчәлегеннән чыгып та барлыкка килә Олылар теге яки бу хакыйкатькә төрле сынау-эзләнүләр, ялг ышу-икеләнүләр. кнчс- решкаршылыклар аша ирешсә, балалар тормышта, бигрәк тә шәхесе формалашкан бер чорда, өлкәннәрнең озак еллар буе туплаган акыл-тәҗрибәләрен. фикер- идеяләрен әзер килеш кабул итеп ала Шул ук вакытта яшьләргә генә хас сизгерлек белән ул тормышта барлыкка килә башлаган беренче яралгыларны «чиста килеш» эләктереп ала. аларны яшь йөрәк каны белән гәрбияләп үстерә, үзе дә янып, башкаларны да рухландырыр хәлгә житкерә. аның үсүенә комачау иткән иске көчләргә каршы кискен көрәш уты ача Яшүсмер баланың рухи дөньясындагы эмоциональ тирбәлешләр, фикер сөрешендәге максималист тык һәм. гомумән, аның тормышта канатланып очуы да юкка түгел, билгеле Илдәге революция ташкыны кузгаткан тарихи вакыйгаларның бала күңелендә тагын да масштаблырак үсеш алып, романтик яна хыял биеклегенә күтәрелеп яңгыраш табуы моннан ачык аңлашыла булса кярәк 20 30 елларда, димәк, революцион яңарышның шулай ук сабыйлык вакытын кичергән бер чорында яшәгән балаларның социаль көрәш дәртенә аерым бер күтәренкелек, өмет һәм эчке инану белән бирелүләре һич тә гажәп түгел. Олыларның гомер буе. буын нарның гасырлар дәвамында үткән катлаулы көрәш юлын алар гажәеп кыска чорда, тизләтелгән программалы гамәли шарт ларда үттеләр Аларнын 13 15 яшьтән ку лларына корал алулары һәм өлкәннәр башлаган көрәш сафына кушылулары әнә шул хакта сөйли Революцион романтика бу яшь буынның гадәгн көндәлек яшәешенә әверелә А Гайдарның үзе яшәгән чорга һәм замандашлары У язмышына йомгак ясап, «обыкновенная биография в необыкновенноевремя» дип бәя бирүе очраклы түгел, әлбәттә. Димәк, бу чор балалар әдәбиятында! ы романтика объектив заман тудырган героик көрәш романтикасының һәм бала күңелендә аның яшь үзенчәлегеннән чыгып барлыкка килгән романтиканың бер бөтен булып керешүе, аерылмас бөтенлек хасил итүе ул Романтиканың әнә шундый «икеле» көчәйтелгән формасы «арихи-реаль тормыш вакыйгалары белән үрелеп. Г Гобәй повестьларының нигезендә ята. Хәер, бу синтез язучының гомум бер сыйфаты гына түгел, ул аның әсәрләрен бер-берсеннән аерып куйган эчке билге дә булып тора Нәкъ менә шушы реальлек һәм романтик бергә кушылу хасиятләре Г Гобәй иҗатын үзенчәлекле ике этапка бүлеп карау ихтыяҗын китереп чыгара да. Әдипнең 20—22 ел иҗат гомерен үз эченә алган беренче этапта без төп әйдәүче көчнең романтик пафос булуын, язучының тарихи тормыш чынлыгын әсәрләрендә романтик сурәтләү алымнарын алга куеп эзләвендә күрәбез. Анын алда саналган беренче биш әсәре әнә шул нигезгә корылган. Соңгы биш-алты ел эчендә язылган «Ләйсән яңгыр» һәм «Без үскәндә» повестьларында исә, киресенчә, өстенлек итүче төп көч булып реаль тормыш вакыйгалары тора. Әсәрләрдәге доминант көчнең кинәт болай алышынуы бер дә юкка түгел, билгеле Моны иң элек заман сулышының үзгәрүе — күтәренке революцион көрәш һәм социализм төзелеше рухының билгеле бер дәрәҗәдә конкретлашуы — җиргә төшүе һәм реальләшүе итеп карарга кирәктер «Ләйсән яңгыр» повестенда, әйтик, тормышыбыздагы зур җиңүләр белән бергә, кайбер тискәре якларның да шактый киң яктыртылуы шул хакта сөйләмимени?! Шул ук вакытта 60 нчы еллар әдәбиятында реализм иҗат методының үсү-ныгуын. бигрәк тә аның тәнкыйди реализм ирешкән уңай традицияләргә торган саен ныграк таянуын әйтеп үтәргә кирәк Бу хәл. табигый ки. язучыларыбызның иҗат концепциясенә дә тәэсир ясамый калмады Әлеге йогынты Г Гобәй иҗатында да бик ачык сизелә, аның иҗатында да романтизмнан реализм ягына таба булган үзенчәлекле бер күчеш, иҗат методының трансформацион үзгәреше күзгә ташлана. Дөрес, әсәрләрнең төрле иҗат методы принципларына корылу факты (бу очракта повестьларның нигездә реаль детальләр җирлегендә хәл ителә башлавы) үзе генә әле эстетик сыйфат үсеше хакында сөйләми. Иҗат методларын бер-берсенә каршы кую, гомумән, бервакытта да көтелгән нәтиҗәләр бирми. Реализмга күчеш ясауны да дәрәҗәсе түбәнрәк торган романтизмнан котыла бару дип кенә аңларга кирәкми Аларнын һәр икесе бер-берсеннән башка яши алмый Сәнгатьтә генә түгел, теләсә нинди танып белүдә дә объсктив-субъектив, рациональ-эмоциональ башлангычларны диалектик берлектә карамый мөмкин түгел. Шуңа бу диалектик; §ерлек күчешләренең төрле вариантларын да без барыннан да элек язучыньпГ үзен теге яки бу яссылыкта эзләве, тематикада булсын, идея-эстетик эчтәлектә яки формада булсын, үзе белән чынбарлык арасында гармоник бәйләнеш урнаштыруы дип аңлыйбыз Шунысы игътибарга лаек Г Гобәй үз иҗатында мондый гармоник бөтенлеккә бу ике башлангычның органик кушылуына ике тапкыр романтик рухлы иҗатының башында — «Маякчы кызы» (1938) һәм реалистик элементлар өстенлек алган соңгы ижат этабында тарихи «Без үскәндә» (1960 1961) повестьларында ирешә Шул рәвешчә. Г Гобәй үз иҗатында тарихи чынбарлык һәм романтик рухлы балалар дөньясының үзара керешүеннән күптөрле гармоник бөтенлекләр хасил иткән дистәгә якын эпик колачлы повесть язды Татар балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын яңа жанр үзенчәлекләре белән баетып, аңа тарихи масштаблык, романтик күтәренкелек, психологик һәм эстетик эзләнүләр, бер-берсен кабатламаган дистәләрчә якты образ бүләк итте