Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ МИЗГЕЛЛӘРЕ...

Казан ханлыгы шагыйре Мо хам.мадьярның 500 еллыгын каршы лап а|ыйрь Әхмәт Рәшит ошбу олуг бәйрәмне 1996 елда басылган «Мө- III хәммәдьяр» исемле поэмасы («Мирас». 1996, 9 сан) белән каршылады. чал тарихтан янә бер мизгелне өзеп алып (элегрәк язылган «Сөембикә», «Колшәриф» әсәрләре янына), кулыбызга, рухыбызга бирде Казан ханлыгы дәверенен оч олы шәхесенә шигъри һәйкәлен тәмамлады ул. Мәшһүр шагыйрь Мөхәммәдьяр наменә багышланган әсәренеп хатимәсендә. башлам кәлимәсендә үк Ә. Рәшит үзен бу сызланулы. әрнүле юлга алып чыккан максатын борынгы каләмдәшенә мөрәҗәгатьтә ачып сала: «Мин гасырлар аръягыннан дәшәм-сиңа, Сүзләремдә һич юк үпкә, рәнҗү. кинә, Заман белән заман, әйдә, кавышсын да, Сөйләшикче кыл уртага салып кына» Шагыйрь остазына тәрбияле оныкларча, әдәп саклап, итагатьле генә мөрәҗәгать итсә дә. бу - җавабы мәҗбүри булмаган бизәкләү чарасы, риторик эндәш кенә түгел. Шуннан соңгы юлларда ике дәвер, ике дөнья, әмма берүк телдә сөйләшүче шагыйрьләр арасында аңлашу, араларны «ачыклау», урыны-вакыты белән бәхәс уты да дөрләп кабынып китә. Хакыйкатьнең бер өлеше бүгенге көн шагыйре кулында булса, аның икенче ягы үткәндә, ерак тарихыбыз бабларында яга Киләчәк әнә шул чакматашлар тудырган чаткыдан туа Чорлар чатындагы сөйләшүнең җиңелдән булмавы аңлашыла. Чөнки XVI гасыр башы шагыйре Мәхмүд хаҗи угьлы халык тарихының иң хәтәр бер вакытында яшәп, иҗат итеп киткән шәхес Без хәзер гатар халкының кем һәм аның кемнәргә кирәк булганлыгын, нәрсәгә хезмәт иткәнен аңлау югарылыгына күтәрелеп барабыз кебек. Өстән төшкән әмергә буйсыну чан, үтәүчән. «туган илнең һәр карыш җире өчен соңгы тамчы каныңа хәтле көрәш» кебек шигарьләр- гә ихластан ышанган татар халкы 1941 1945 елларда бик күп гаярь улларын, тумый калган балаларын югалтты бит Татар авыллары биргән корбаннар исемлеген укып шаклар катасың! Ике йөз йортлы авылдан кимендә ике йөз кеше һәлак булган! Икешәр, өчәр ир-егетен югалткан гаиләләр тулып яга Элеккеге СССРдагы һәр халыктан чыккан геройларны, генералларны, маршалларны саныйлар әмма халык санына нисбәтән бирелгән корбаннарның, югалганнарның тулы исемлеге юк Хаким даирәләргә файдалы булмаганда. «саттык җан»нар статистикасы да эндәшми. Татар халкы сугыш корбаннарының саны буенча күпләрне артта калдырыр иде дип уйлыйм Шул рәвешле, «сугыш» поэзиясенең элеккеге кайбер әхлакый-фәлсәфи терәкләре какшаса да. шигърияттәге күчемлелек, төрле буын татар шагыйрьләре арасындагы җанлы җепләр сузылу фггкере искермәде, киресенчә, ул тулырак ачЫла бара Шул ук шартлы алым «Мөхәммәдьяр» поэмасының да үзәгендә ята, әсәрнең композицион бөтенлеген тәшкил игә Шиг ьри аһәң, хис тарихны урыныннан кубара, гасырлар катламын үтеп, иртәнге томанны кисеп төшкән кояш нурларыдай, үткәнгә юл ала. Мөхәммәдьяр белән Ә Рәшитне йөрәк төбендә, кичереш төпкелендә яткан халык хәсрәте, милләт сагышы, басып алучыларга нәфрәт һәм мөстәкыйль яшәеш рухы. Ватандарлык тойгысы якынлаштыра. Дәүләтчелек ул куллан төшеп китеп, вак кисәкләргә ватылган бәллүр савыт кебек икән Уалган, сибелгән кыйпылчык тарны җыен алуы, ябыштыруы, ялгавы мөмкин түгел. Түрә бәкләр үзләренең гүбән матди мәнфәгатьләрен йөгәнли, туемсыз нәфесләрен калыпка утырта алганда. Идел йортны кулда тотып калуы, бәлки, мөмкин дә булгандыр. Ваемсызлык, битарафлык кебек гадәтләребез хакында борынгы бабаларыбыз бик төгәл әйтеп калдырганнар. Урхун-Йәнисәй буйларында Күлтәгин истәлегенә уеп калдырылган таш язмаларда болай диелгән Түрк будун ток арык ок сән ачсык тосык өмәзсән бир токсар ачсык өмәзсән. (Төрек халкы, тукмы син. ачмы. ач булырсыңмы син. тукмы—ул турыда уйламыйсын Бер туйгач, ачлыкны уйламыйсын) Н Хисамов тәрҗемәсе. Икенче бер язмада: «Төрк халкының бөтенесе шулай диде: дәүләтле халык идем Кайда инде дәүләтем9 Кем дәүләте өчен тырыштым»,— кебек катлаулы, четерекле, тормышчан сораулар куела. Мөкамлы Казан бәкләре бу хакыйкатьне оныталар Ике чор шагыйре нәкъ менә түрк будуннарынын холкы, фигыле турында тирәнтен уйланалар. Үткән өчен түгел, киләчәк гаменә Ә Рәшит Казан ханлыгы дәверенең «Төхфәи мәрдән», «Нуры содур» кебек гаҗәеп киң колачлы, әхлакый- әдәби зәвыклы, нәзек шигъри бизәкләре белән сүз челтәрен тукыган әсәрләр калдырган затны бәхәскә тартып кертә. J Мөхәммәдьяр үзенең күләмле поэмаларын казанлыларның үз мөстәкыйль дәүләте булган заманда, үзләре хужа булган Идел-Чулман елгалары суы чупылдавын тыңлап, аның әдәпәхлак кагыйдәләре, яшәеш тәртипләре, фәлсәфә кануннары турында уйланып язган Шундый әсәрләр халыкка кирәк булган, алар шагыйрьнең моңлы авазында жанын иркәләгән Артында әнә шундый яхшымы, яманмы үз хөкүмәтең, туган телендә боерыклар төшерүче хакимиятең торганда киңәш бирүе, үгет-нәсихәт агызуы да кыен түгелдер Мөхәм.мәдъяр әсәрләренә хас олы су тынлыгы, кара урман шомы, эчке ярсуның, шашкын хислелекнең ярлардан ташып чыкмавы шундый арка терәге нык булудан килә торгандыр • Ике чор шагыйрен фажигале тарих, каргаларның матәм җыры гына якынлаштырмый Урманнар, күлләр, зәңгәр күгебез, Зөһрә кызлы моңсу аебыз, кендек каныбыз тамган, бабаларыбыз күмелгән җиребез — шул ук Татар халкы үз байлыкларына хужа булу, телен саклап калу өчен туктаусыз көрәш алып бара Үткәннең асыл затлары бу юлда безгә таяныч, илаһи терәк Поэманын үзәк каһарманы Мөхәммәдьяр—чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел. Ул Казан ханнары гаебен үз өстенә алырга ашыкмый. Әсәрдә ул: «Мин күптәннән гүр иясе, нигә инде кузгатасың туфрак булган жәсәдемне», «Җаным минем инде ходай хозурында», «үткән-беткән, уты сүнгән, калган күмер», дип җитди аңлашудан гайчылырга, үз чорына «күчеп» утырырга тырышып карый. Ә хакыйкать тарих чоңгылында, төптә ята. Шул рәвешле поэмада олы тарихи, жәмгыяви мәсьәләләр үзәккә алына, шуларга җаваплар эзләнә Ә. Рәшит Мөхәммәдьярны үзенең олуг юбилеена «әзерләнгән» фәлсәфи фикерле. киң колачлы, үткен телле шагыйрь буларак кына тәкъдир итәргә дә хаклы иде. Казан чоры шагыйрьләренең исемнәре килеп җиткәннәре арасында Мөхәммәдьяр таш кыя төсле калкып тора бит Юк шул. XVI дәвер сүз остасы белән XX гасыр ахырындагы татар шагыйре арасында гәп нәфисләү чаралары, сүрәтле фикерләү алымнары, телебезнең сыгылмалы күәсе турында гына бара алмый Арада һаман да каны саркып торган уртак яра ята Борчулы сорау тора. Ни өчен гөрләп чәчәк атып яшәгән Казан ханлыгы шулай тиз юкка чыккан соң? Бик күп мәмләкәтләр җиңелгәннән соң да янәдән аякка басканнар бит. Ә Казан? Өлкән каләмдәшенә казый булудан, аны хөкемгә тартудан бигрәк, хәзерге шагыйрь бимазалы сөальләрен күбрәк үзенә бирә Ватан бәйсезлеген саклау өчен сукасын—кылычка, урагын җәяле укка алыштырган игенче, һөнәрче, кызыл малчы, мәдрәсә шәкерте гаеплеме? Әллә алтын-көмешкә. зиннәткә чумган, үтә күренмәле кытай ефәгенә төренгән җарияләре яныннан китә алмаган сарай даирәләре дилбегәне кулда тота алмаганмы? Язмыш үзе биргән дәүләтен, хак бүлгән җирен югалткан Казан Ханлыгының җиңелү сәбәпләре тарихчылар тарафыннан тәфсилләнгән. Әмма поэма авторының сәвит чоры тарихчыларына ышанычы юк: «Телмәр сөйләп сүзне чүпкә батырдылар Ә үзләрен Мәскәүләргә чакырдылар — Тоттырдылар «галим» дигән катыргылар» Тарихчылар дошманның 150 меңлек чирүенә каршы нибары 30 меңлек татар гаскәре торуы, әрмән диаспорасының су саклагычларын шарт- латуга ярдәм итүе, хәзер Татарстан башкаласы үзәгендә һәйкәл куелган Бутлеровның полковник бабасының корылмаларны шартлату белән оста шөгыльләнүе һ б якларын ачыклаганнар Ton сәбәпләрнен берсе торки халыкларга әлеге дә баягы бердәмлек җитмәү. Бөтен христиан дөньясы Ауропада урнашкан бердәнбер мөслимн ил Казанга ташланганда, төрки дәүләтләрнең берсе дә ярдәмгә килми, читтән күзәтеп торуны артыграк күрә, күсәкнең икенче башы тиздән үзенә килеп төшәсен сизенми (хәзергә тамагы тук!), бу афәт мине читләтеп үтәр дип үз-үзен алдый Шуның өстснә татар кешесе — табигате белән нечкә хисле, үпкәчел. Ахырын, нәтиҗәсен, соңын уйламыйча үпкәли ул. Тарихка дөньяның иң әшәке кешесе булып кереп каласын уйламаган Шаһгали дә үзен ханлыктан куган Казанга үпкәли. Камай да үпкәли Шуннан сатлык җаннар туа. Алар тамак ялына хезмәт итеп, җиңүченең колы булып, үз халкыннан бәддога алып, билгесезлектә юкка чыкканнар. Аннан соң татар —бик ышанучан халык. Сөембикәне малае белән Иван Грозныйга биреп җибәр! әндә Казан бәкләре явыз патшаның күңелен йомшарту, үзләренә мәрхәмәтлек алу турында хыяллангандыр. Аң кергәндә инде сон була, терсәкне тешләп булмый Мөхәммәдьяр Казанның 1552 елда җиңелүенең, фаҗиганең нигез сәбәпләрен үзенчә аңлата. Хакимнәр «гыйш-гашрәттә сафа сөреп көне-төне» илне саклау хәстәрен күрмәделәр, дип чор даирәләренә кискен хөкемен чыгара. Ә Чыңгыздан калган камил кануннардан урыс файдалана белде. «Безнекеләр һаваланып йөри бирде» Автор дошманга анык бәясен әйтә: «Мәскәү кснәзләрс исә бер булдылар, берәм-берәм берләштеләр бер булдылар». Чыннан да. чит дәүләт гаскәриләре ел дәвамында Казан төбендә кала коралар, ә ханлыкның хуҗалары бу афәтне күрмәмешкә салышып, хакимият, байлык бүлешеп яталар. Мөхәммәдьяр шул дәвер өчен зур тәрәккыятка ирешкән. Иван Грозный гаскәрләре белән килгән кешеләргә бетмәс-төкәнмәс күренгән байлыклары, затлы сарайлары, китапханәләре, җимеш бакчалары белән шаклар катырган Казан ханлыгының «ахырзаманын» күрә Шагыйрьнең тирән кичерешләрен Ә. Рәшит болай сурәтли Исәп-сансыз үлек иде һәр адымда. Кызыл канга батты ап-ак күлмәгем дә. Йөрдем Йөрдем бердәй иде көн дә. төн дә Төш идеме өн идеме белмәдем дә Ша!ыйрь үз үлемен дә шунда таба. Гөрзие белән башына кигереп суккан «күзе тонган исерек кеше» өчен шагыйрен ни дә. олы затын ни! Ул үтерүчеләргә каршы тора алмый: «Мин бит шагыйрь, кан коючы яугир түгел» Әлбәттә. Мөхәммәдьярның ничек, ни рәвешле һәм кайчанрак үлүен берәү дә тәгаен белми. Әсәрдә исә шагыйрь фаразы, әдәби алым Татар шагыйрьләренең язмышы шулай Татартүрк сүз осталары беркайчан да «коеп куйган шагыйрь» дәрәҗәсендә генә калын, мактау ташы өстендә утырып, сәяси давыллардан, милләт язмышыннан читтә калмаганнар. Хәер, аларнын беришесс хан сарае кырында тамак туйдырып, сәрвәрнең үзен, тирәлеген, мул мәҗлесләрен, киеккә ау чабуларын, гакылын, булган йә уйдырма батырлыкларын мәдхия нурында коендыру юлын сайлый Ә ихлас чичән-шагыйрьләр исә. илнең кайгы-хәсрәтен йөрәгенә алып, халкының язмышын, моңын, халәти вә иҗтимагый тормышын сурәтләүне максаты игеп куя. Боларның авызы бал-майны сирәк татыса да. алар барыбер -бәхетле, аларнын исеме халык җанында яши. мәңгелектә кала. Олы исемнәрне, тарихта эзле шагыйрьләрне ил. халык күгәрә. -Шагыйрьләр милләтнең хәтере», дип язуы белән М Әгьләмов хаклы Болгар дәүләтенең мангуллар тарафыннан юкка чыгарылу дәверендә атаклы Кол Гали шәхесе калка Сәйф Сарай шөһрәтле Алт ын Урданың йолдызы атылган чорда яши Кызганыч ки. йолдызның канатлары аерым ханлыклар рәвешендә төрле якларга тарала, акрынлап билгесезлектә сүнә Әсәрләреннән күреш өнчә. Мөхәммәдьяр ханнар калҗасына якын шагыйрь булмаган, поэмаларының берсен Мөхәммәт Әмин төрбәсендә сакчы-мөжавир- лсктә юрганда язган Мөхәммәдьяр поэзияне кешегә әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерүнең ышанычлы чарасы дип саный Әйтелгәнчә, анарда чынбарлыкны романтик буяулар аша тасвирлау юк Нәсихәт кешене кимчелекләрдән арындыруга. рухи камилләштерү!ә хезмәт итә. дигән иманда юра шагыйрь Мөхәммәдьяр үзе генә түгел, анын иҗаты да фаҗигале язмышка дучар була Колачлы, гайрәтле әдипнең, фикер иясенең ижат җимеше мирасы белгеч галимнәр күзенә XIX гасыр уртасында чалынса да, дөньяга һәм киң даирә укучыга безнең чорның илленче-алтмышынчы елларында гына барып җитә Ничә йөз еллар онытылып тору, бушлык, гаип булу... Әле дә иҗатының бер өлеше генә табылган дип уйларга нигез бар Иван Грозный һәм анын яраннары Казанны алуга китапханәләрне, рухи-дини хәзинәләрне юкка чыгару, төяп китү шөгыленә беренчел әһәмият биргәннәр. Бу гамәлнең әсасында тирән мәкер ята: язма мәдәнияты, әдәбияты, рухани милке булмаган халык мөстәкыйль дәүләткә ия булып яши алмый, хакы юк! Аны башка, көчлерәк, алдынгырак мәмләкәтләргә кушу зарури була Үзенең тарихын, әдәби-сәнгати. фәлсәфи байлыгын, үткәндәге казанышларын белмәгән халык маңкортлык язмышы белән ризалашырга тиеш була. Иван Грозный сәясәтен дәвам иткән большевикларның ашык-пошык, янгынга чапкандай, әлифбалар алыштыру белән уйнавының төбендә дә шул ук сәясәт ятты: халыкның тарихи аңын, белем баганаларын кисеп ташлау! Нечкә хисле, сүзе-моны табигый агышлы, ямьле вәзенле шигырьләр, халык яраткан җырлар авторы Ә Рәшитнең башы-аягы белән тарихка кереп чумуы сәер тоелырга мөмкин. Күрәсең, максатлы рәвештә ул үзен шул олуг миссиягә әзерләгән. Тарих ишеген шакуга җөрьәт иткән кешедән кимендә ике нәрсә таләп ителә. Берсе — белемле, укымышлы, бик күп фәннәрдән хәбәрдар, мәгълүматлы булу Икенчесе — чыганакларны тәнкыйди иләк аша үткәрә белү, инде мәгълүм гыйльми, риваяти истәлекләрне яңача укый, бәяли, тарихи аң безгә китереп җиткерә алмаган катламнарны яңача тәкъдир итә белү. Биредә сүз борынгы кулъязмаларны. архив истәлекләрен, кабер ташларын тынгысыз күңел, жан жылысы белән тулыландыра алу сәләте турында бара. Чыганаклар белән аз-маз аралашкан кешеләрнең күбесе үзләрен тарих буенча белгечкә саный башлыйлар Татарның үткәне турында хәзер кем генә язмый, кем генә пәйгамбәрлеккә дәгъва итми' Чынлыкта исә, татар халкының килеп чыгышы, генезисы, фажигале язмышының сәбәпләре турында без әлегәчә бик аз беләбез. Тарихи үткән турында әдәби әсәр язу ифрат катлаулы гамәл Язучы сихерче, юраучы, әүлия, шаман булырга, ягъни үткәнгә күңел күзе, тоемы белән үтеп керә белергә тиеш Шундый зат булу өчен янә бер бик «гади» шарт кирәк Ул — үз халкыңның газиз баласы булып туу, ана телендә балигъ тәрбия алу. милләтен сызлавын шәхси яран итеп дәвалау һәм, әлбәттә инде, үзең сурәтләгән чорыңда «яшәү». Чит-ят шивә әһеле синең тарихын хакында мавыктыргыч, төгәл, анык сюжетлы әсәр яза алса да. җаныңны җылыта, җәрәхәтеңне дәвалый алмас кебек 1996 елда «Молодежь Татарстана» гәзитендә Сөембикә, ул яшәгән чор турында роман басылды. Безнең тарихка игътибарлы булуы өчен авторга рәхмәт әйтәсе килә Татар тормышын, көнкүрешен сурәтләүдә, тарихи фактларны укуда чатаклыклар булса да, әсәр укыла, зиһендә кала Әмма роман хискә, йөрәккә барып җитми, күңел кыңгырауларын уята алмый. Теләкләре, ниятләре изге булганда да. Сөембикә рухына башка кавем кешеләре кулларын орындырасы килми. Аның турында һ Атласи. Батулла. М Хәбибуллин. Ә. Рәшит кебек ифрат милли рухлы, татар тарихын үз йөрәк тибешедәй сиземләгән язучылар гына алынырга хаклы кебек Шуңа күрә Ә. Рәшитнең «Сөембикә». «Колшәриф» поэмаларын укучы көтеп алынган әсәрләр итеп йөрәгенә үткәрде Гариф Ахунов поэмалар хакында төпле, нигезле, әтрафлы, кешелекле мәкаләсе белән чыкты Сөембикә — халыкның олы вә әрнүле йөрәгендә, хиссият дөньясында иркәләп. буыннан буынга тапшырыла килгән изге заты, сөенече, ышанычы, өмете Ул — милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны. күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес. Тарих хәтере башка хатын-кыз образын сакламаган диярлек. Шуңа да аның образында горур мөстәкыйльлек белән язмышка буйсынучанлык. көрәшче холкы белән гаилә учагын саклаучы, алдан күрүчәнлек белән сабырлык бергә укмашкан, халык аны үзенең җырларында, бәетриваятьләрендә үрнәк-өлге шәхес турындагы әхлакый күзаллавына якынайта, фәрештәдәй изге жан дәрәҗәсенә күтәрә. Андый шәхесләрне тарихи зарурият үстерә, замана чалымнарын өстәп, тулыландыра. Ә. Рәшит шул чыга- нак-бәяләргә таянып, тарихи поэмалары белән халкыбызның заманында көчле дәүләтләргә ия булган, бихисап олы шәхесләр биргән, борынгы һәм югары мәдәниятлы милләтләрнең берсе икәнлекне искәртә _ Ләкин татар халкы олы һәм фажигале тарихи юлында биниһая зыялыларын, батыр ул-кызларын югалткан Күбесе эзсез югалган. Шагыйрь Ә Рәшит шулар- ны барлау юлында. Сөембикә белән Колшәрифкә әтрафлы һәм тәфсилле әсәрләрен багышласа да. бу каһарманнары турында ул «Мөхәммәдьяр» поэмасында да онытмый. Казан ханлыгы чорынын күренекле шәхесләре белән тирәнрәк таныштырукавыштыру юлларын барлавын дәвам итә. Сөембикә шәхесе турында күңелендә йөрткәннәрен, күзаллавын Мөхәммәдьярдан «әйттерә» «Чыннан да ул хур кызыдай гүзәл иде Бер караса үзәкләрне өзә иде Аны күргән суфый кеше, тыеп үзен Чокып алыр иде хәтта ике күзен» Үз чоры кешесе, ислам тәрбиясе алган кырыс шәхес буларак. Мөхәммәдьяр Сөембикә «бәкләр кулында тик курчак иде. Дәүләт тоту хатын-кызлар эше түгел», дигән кискен нәтиҗәсен чыгара, кабат бу мәсьәләне куертканда. «Вакытлыча бу җиһанда бөтенесе», дип бәхәсне фәлсәфи яссылыкка күчереп калдыра Хәятнын фанилыгы. тормышның үзгәреп торуы исәпкә алынырга гиеш дигән фикере анын. Ә Рәшит поэмалары янә бер хакыйкатькә инандыра Тарихи әсәрләр үзәгендә эпик киңлекне укмаштырып, әйдәп баручы, көчле ихтыярлы шәхес образы торырга тиеш Шагыйрь әдәбиятнын шул үзенчәлеген күз унында тотып, читкә чыкмаска тырыша Мөхәммәдьярны шагыйрь вә үз чорынын күренекле шәхесе буларак үзәккә ала. Шигърият бит әле шуның өстенә тормыш-көнитеш ваклыкларын яратмый, күбрәк рухи дөнья матурлыкларын сурәтләүне таләп итә Шул ук вакытта үткәннәр турында эре итеп язу бүгенге көнебез хакында уйлану, рухлану өчен кирәк Күнслемдә мен-мен сорау — җавап тапмыйм. Авызыма каптырырлар диеп ятмыйм Дөреслекне кая гына эзләп чапмыйм. Милләт өчен иярләнгән дөлдел ат мин. XX I асыр шаг ыйренең мең-мең сорауга җавап эзләп, бәргәләнүенә, өзгәләнүенә Мөхәммәдьярның җавабы әзер: «Илгә кирәк хакыйкатьне үзен эзлә». Поэма хәзерге татар кешесенә үзенә уйланырга, эзләнергә урын калдыра Ул - фикерләү рәвеше белән ачык әсәр һәркем милләткә кирәкле җавапны үзе тапсын, дөрес юлга үзе чыксын «Мөхәммәдьяр» поэмасында Ә. Рәшитнең иҗат дәрте, рухи жегәрс. халык тарихын сурәтле фикерләү алымнары аша күзаллау сәләте тагын да тирәнрәк ачыла. Каләменең сугышчан гайрәте хәзерге чордагы бәйсезлек өчен барган көрәш турында бәян иткән өлешләрдә ачык күренә. «Көрәш кызды нәтиҗәдә нидер алдык Тик барыбер чын дәүләтсез көе калдык», дигән нәтиҗәсе белән килешмичә мөмкин түгел. Ә. Рәшит өчен тарихи исемле каләмдәше турында бәян итү үзмаксат түгел. Бу әсәрдә тарихи үткәнебез белән ныгытылган уй-хисләрен. нияг-омтылышларын безнең чор. бүгенге сәяси, икьтисадый халәтебез белән бәйли алган ул.