Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСКА СОҢГЫ СҮЗ

Уйларымның очына чыга алмый гаҗизлөнөм Арабызда инде Фөиз Золкарнөйнең юклыгына ышанасы килми Юктыр! Булмас Булырга мөмкин түгел1 Менә ул гадәттәгечә кояш кебек балкып редакциябезгә килеп керер Килеп керер дә иппәп кенә хәл-әхвәлебезне сораша башлар, күзләрендә акыл куәсенең чагылышы булып сизелер-сизеп- мәс кенә хәйләкәр елмаю очкынланыр сыман Дусларына бөтен барлыгын, күңел байлыгын ачып сала белгән олы затлардан иде ул Тирән белемле киң мәгълүматлы иде Һәм бер дә кызганмыйча әнә шул хәзинәсен иптәшләре белән уртаклаша иде Аның яныннан рухи баеп күңеленнән бөркелгән җылылыктан сафланып кайтып китә идең Аның белән аралашу, аңлашу рәхәт иде И дөнья' Җөй челләсенең иң эссе, иң кызу өч көнен без аның белән бергә -Сәләт" лагеренда, балалар янында балалар белен аралашып үткәрдек И кинәнде инде Фөиз* Канатланып, очынып татар әдәбияты аның киләчәге, яшьләргә баглаган өметләре хакында сөйләде, ачылып китеп гомер булмаганча, көлтө-көлте шигырьләрен укып ташлады туган якларының матурлыгын мактап туя алмады Бераз бушангач якындагы буага су коенырга төштек — И-и-их, суы да суы.— дип сокланды Фөиз һәм Ык буйларында үскән малайларча колач салып ашкынып буа уртасына кереп тә китте Күз күреме җиткесез киң буаның уртасына җитте, аны узып күздән югала язды Чыккач бу дуамаллыгын шелтәләвебезгә аклангандай көлемсерәп кенә җавап бирде — Их, егетләр, минем быел беренче тапкыр су керүем бит< Сөйлөшө-сойлөшө кайтып килебез Һәм кинәт Фөиз тагын үкенгәндәй әйтеп куйды — Лагерьда озаграк торылды Авылда көтәләр бит Печән чаба алмый калырмын дип куркам' Миннән башка чабыл бетермәгәйләре Бер каерылып печән чабасы иде Бу вакытта аның якты дөньяда нибары алты көн гомере калган булган икән' Соңыннан белдек теләгенә ирешкән—туган ягында. Башкортостанның Бакалы районындагы Саскүл авылында ике көн буе печән чабып кинәнгән Фөиз' Әйе. башлаган эшен, уйлаган гамәлен ахырына җиткермичә туктамый торган, максатчан, ашкын хисле кеше иде ул. Бу турыда язуы читен, күңелдә авыр югалтудан калган җәрәхәтләр әле төзелеп тә бетмәгән Алар, бәлки, шулай гомерлеккә калыр да Моны иң якын дусты белән мәңгелеккә хушлашкан кешеләр аңлар дип белөм Чаллы—Казан юлында ваемсыз бер бәндәнең ялгышлыгы аркасында автомобиль һәлакәтенә юлыкты ул Авыр яралар алды Аның тормышын саклап калу өчен көрәш дүрт кон. дүрт тон дәвам иттә Хәле белән бөтен республика халкы кызыксынып торды Әмма аяусыз үлемне җиңеп булмады Үткен каләмле, нечкә зәвыклы тәнкыйтьче шигъриятнең иң югары кимеленә ирешкән шагыйрь, үз тирәсенә яшь талантларны туплый белүче оста оештыручы -Идел- журналының баш мөхәррире Фөиз Золкарнөйнең гомере бигрәклөр дә иртө. артык иртө өзелде шул Тормышка ашырасы күпме якты хыяллары уй-ниятлөре өзелде Әле аның басылуга әзерләнгән шигырь һем тәнкыйть китаплары нәшрият цехларында Әдәбиятыбыз мәдәниятебез тарихында үзенең лаеклы урынын алган әдипнең - олы күңелле якты шөхөснөң истәлеге аның дуслары, каләмдәшләре күңелендә мәңге сакланыр, аның образы өпө бик озак еллар безнең өчен урнөк-олге булыр Шуңа ометлөнөм шуңа ышанам