Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан нефтьчеләре

Татарстан нефтьчеләре белән • Казан утлары» журналының әдәби-мәдәни багланышлары бик күптәннән — Татарстан нефте чыгарыла башлаганнан бирле килә. Димәк, ярты гасырдан артык вакыт, дигән сүз! Шул чор зчендә журналыбыз сәхифәләрендә «кара алтын» осталарының фидакарь хезмәтләренә, тормыш-көнкүрешләренә, аерым батырларына багышланган дистәләрчә романповестьлар. хикәя-очерклар. йөзләрчә шигырь-поэмалар дөнья күрде. Нефть төбәге журналның даими авторлары булган байтак язучы- ларыбызның иҗат бишеге булды. Алар шунда канат ярдылар, каләм чарладылар, күренекле әдипләр булып җитештеләр. Барысын да санап тормастан. татар укучысына яхшы таныш кайбер исемнәргә генә тукталып үтик Иң әүвәл, әлбәттә. Татарстанның халык язучысы. Республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Почетлы нефтьче Гариф Ахунов исемен телгә алырга кирәктер Ул. ун елдан артык нефтьчеләр арасында — Әлмәттә яшәп, әллә никадәр очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәя-повестьлар романнар иҗат итте -аларның күпчелеге «Казан утлары» битләрендә басыла килде Гариф Ахунов Татарстан язучылары берлегенең Әлмәт бүлеген ачу-оештыруда да башлап йөрде. Соңыннан бу эстафетаны «Казан утлары» журналының хәзерге баш мөхәррире. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм М Җәлил исемендәге бүләге лауреаты Равил Фәйзуллин дәвам иттерде Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал. Саҗидә Сө.юйманова. Рафаил Төхфәтуллин. Шамил Бикчурин. Мәхмүт Хәсәнов. Җәмит Рәхимов. Әдип Маликов. Сәет Кальметов. Юныс Әминов, Мөсәгыйт Хәбибу л лин. Рәшит Әхмәт- җанов. Клара Булатова. Изаил Зарипов. Марсель Зарипов, Альберт Хәсәнов. Азат Ганиев. Энҗе Мөэминова. Үзбәк Саттаров. Кәиииаф Әмиров. Нур Әхмәдиев, Разим Вәлиуллин, Илдар Әхсәнов һ б. прозаикларыбыз, драматург ларыбыз. шагыйрьләребез Татарстандагы нефть сәнәгатенең татар халкы тор мыш-көнкүрешенә китергән зур үзгәрешләрен һәрьяклап яктыртырга, реаль һәм әдәби геройларның образлары аша ачарга омтылдылар Алар яңача шартларда төрле буын һә м төрле һөнәр кешеләре арасында күзәтелгән социаль-әх лакый мөнәсәбәтләрне сәнгатьчә гәүдәләндерергә тырыштылар Шу шй итеп, нефтьчеләр тормышы татар әдәбиятына яңа исемнәр дә. яңа төсмерләр дә азып килде. Язучыларның Әлмәт бүлеге үзе дә нефтьчеләрнең Техника сараенда мәрхәмәтле җылы урын тапты Рәхмәт нефтьчеләребезгә! Әле санап кителгән язучылар арасында Марсель Зарипов исеме, мөгаен, аеры м урында торырга лаектыр 1955 елдан ук нефтьче top сафына баскан эшче егет торабара кулына каләм ала. үз хезмәттәшләренә багышланган язмалары белән матбугат битләрендә күренә башлый. Бүген Марсель Зарипов урыс һәм татар телләрендә басылып чыккан ике дистәгә якын китаплар авторы. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәү ют бүләге шуреаты Бу —татар әдәбиятында очеркпублицистика жанрында бирелгән беренче шундый мәртәбә te бүләк. М Зарипов китапларының барысы да диярлек нефтьчеләр тормышына багышланган. Хәзер Марсель Зарипов, ничәмә дистә еллар буена нефть осталары белән арашшып туплаган зур тормыш тәҗрибәсенә таянып. Tamapcmatt нефтьчеюре- нең эш-гамәлләренә багышланган зур күләмле әдәби-документаль китап яза. «Казан у/тары» журналына шул китапның кайбер бүлекләрен тәкъдим итеп автор бо.зай диде Т — «Казан утлары» журналы — иң абруйлы журнал, аның битләрендә минем байтак әсәрләрем дөнья курде. Менә хәзер дә үзем өчен бик мөһим санаган зур хезмәтемнең бер өлешен булса да татар укучыларына сезнең журнал аша ирештерәсем килде Профессионал язучы булып киткәнче, мин Татарстан нефть промыселларында эшләдем. Инде аннан соң утыз елдан артык вакыт үтсә дә. мин үземне һаман да нефтьче дип саныйм, чөнки бөтен тормышым-иҗатым нефтьчеләр белән бәйләнгән. Язучы буларак минем иҗат мәйданым — нефть. Шуны сөрәм. шунда чәчәм. шуннан уңыш җыеп алам. Языла торган китабым — документаль. Дөньяларны шаулаткан Татарстан нефте ничек башланган, ничек дәвам итә. киләчәге ничек булачак—менә шу ларны бәян итеп бирмәкче булам Нефть — бүгенге Татарстанның мул-имин тормышлы бәйсез киләчәге ул. Икътисади бәйсезлек булмаса. урамнарда яшел әләмнәр болгап «Азатлык! Азатлык!»— дип кычкырып йөрү белән генә суверенитет алып булмый. «Бал. бал» дигәннән генә авыз балланмаган кебек, ярлы-ач халык та коллыктан-изелүдән алай гына котыла алмый. Нефть—табигатьнең безгә биргән зур бүләге-байлыгы ул. Республикабызның халык хуҗалыгын, шул исәптән, барыбыз өчен дә зарури булган авыл хуҗалыгын нефтьтән башка һич үстерергә мөмкин түгел, дип саныйм. Кыскасы, суверен Татарстан өчен нефть—гарант ул! Марсель Зариповның бу сүзләренә без дә тулысынча кушылабыз һәм укучыларыбызны аның яңа китабының аерым бүлекләре белән таныштырып барырга ниятлибез. Бу санда—шундый бүлекләрнең берсе