Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨНАҺ

Алло! Исәнмесез! Гафу итегез. Ильяс Хәмитович кирәк иде Ә кайчан кайта? Ә сез кем буласыз? Кызы9 Әлфияме.’ Әлфия, исәнмесез тагын бер тапкыр. Мин Сез мине бәлки хәтерлисездер Мин сезне күрергә телим. Сез мине хәтерләргә тиеш Мин сезнең яньп ызга кергән идем. Казанда. Марат яши торган фатирга. Хәтерлисезме? Армиягә кадәр үк, җитмеш сигезенче елны Фәиз минем исемем. Исегезгә төштеме9 Менә шул Фәиз булам инде мин Минме? Сезне күрергә кирәк кичекмәстән. Соңыннан аңлатыр идем. Трубканы сез алу бик яхшы булды әле, чөнки минем сездән гафу үтенәсем бар Алло! Нишләптер начар ишетелә башлады. Кычкырыбрак Автоматтан Гагарин урамында. Кафе янындамы? Унбиш минуттан? Әйе шул. монда янәшә генә. Көтәм. Әлфия. Рәхмәт! Көтәм. Көтәм! Ул агылып телефон будкасыннан чыкгы Телефоннан Әлфия белән сөйләшү күңелдә киеренкелек тудырды Сөйләшүдән бигрәк. Ильяс Хәмитович I рубканы алган очрак га аның белән ни турында сөйләшермен дип куркудан эчтә ярсу купты. Әлфия. Әлфия. Ярый әлс ул өйдә булды. Көз. Алтын көз. Нинди матурлык соң бу? Югыйсә шиңеп, кибен, үлеп, бетеп бара торган чор ә нинди хозурлык! Китүнең матурлыгы Бетүнең матурлыгы. Бу дөнья белән хушлашу таш анасы Бу дөньяда саф. гаепсез булсаң гына, матур итеп китеп бару мөмкиндер шул Әлфия аны таныды. Исәнмесез. Әлфия. Сез мине таныдыгыз, ахры. Ә сезне танырлык Әлбәттә, бераз үзгәргәнсез олыгайгансыз дин ой г имме? Картаебрак ки i кон шикелле Сез гафу итегез, Әлфия Мин теге вакытта Казанда үземне бик дорфа тоткан идем Ярар инде, булган беткән Мин гафу үтенәм. Чөнки минем халәтем Мин ул вакытта башкача булалмый идем Башымнан үткән вакыйгадан соң. Сез бәлки беләсездер инде ул вакыйга турында? Нинди вакыйга? Мин сезгә түгел, үги әтиегезгә үпкәле Нинди үги әти инде ул тагын? Аңламадым Ильяс хәмитович сезнең үги әтиегез бит? Ахыры. Башы 3 6 нчы саннарда. А — Кем әйтте моны! Нишләп ул минем үги әтием булсын. Бу гайбәтне тагын кем уйлап чыгарган? — Гафу итегез, мин шулай ишеткән идем. — Ул минем чып-чын үз әтием. — Минем, әлбәттә, бигрәк тә теге Марат алдында гафу үтенәсем килә. Чөнки аңа да мин теләсә ни әйтеп чыгып киткән идем. Сез Марат белән бергәме һаман? — Әйе. Без бит өйләнештек. Ул хәзер Ленинградта. — Нишли ул анда? — Психиатр булырга әзерләнә. — Ә сез? Әлфия аның төпченүеннән бераз аптырап калды. — Мин Казанда яшим, монда ялга кайттым менә. Миңа ниндидер йомышыгыз бар иде шикелле? Гафу итегез мине. — Сезне инде мин дә, Марат та күптән гафу иттек. Юкка борчыласыз. — Дөресен әйткәндә, миңа сезнең әтиегезне күреп сөйләшергә кирәк. — Ә нигә кирәк икән ул сезгә? — Аңардан гафу үтенәсем килә. Хәер, киресенчә, мин аны гафу итмәм, ахрысы. — Сезгә нинди начарлык эшләде соң ул? Хәлегез тагын начарая түгелме? Сез чирлисезме әллә? Әлфиянең әйтүе җитә калды — Фәиз. чыннан да, бөтенләй хәлсезләнеп китте. — Хәзер үтә ул. Даруыгыз юкмы үзегез белән? — Нинди дару кирәк соң миңа? — Белмим. Скорый чакыртыйммы? — Юк, кирәкми. Кичә аракы күп эчкән идем. Шунлыктан ул. Алар йорт каршындагы эскәмиягә утырдылар. Җиңелрәк түгелме? — Бераз җиңелрәк. — Аракы эчмәгез бүтән. Әлфия, теге вакытта мине кайдан, ни эшләр бетереп килеп кергән дип уйлаган идегез? Казандамы? — Әйе. — Дөресен әйткәндә, ниләр уйларга да белмәдек без анда. Нинди дә булса күңелсез вакыйга килеп чыккандыр да. шуның тәэсире белән псих- лангансыз дип уйладык. Марат бик нык кайгырды инде. Әтисе үлде бит аның. — Беләм. — Марат сине әниең операция вакытында үлгән өчен нәфрәтләнәсең дип бик нык кайгырды. Ә минем әтием нигә кирәк сиңа? Мин аннан сорамакчы булам: нишләп ул, кибетне басар алдыннан кереп сорагач, «кибетебездә каравылчы юк», диде?! Нишләп кибеттә ювелир товарлар витринасында ялган балдаклар булган?! Ниһаять, нишләп кибетне баскан өчен бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртканнар? — Ә син кайдан беләсең боларны? — Кыскасы, мин беләм чын каракларның кем икәнен. Мин сезгә шуны әйтмәкче булам: гафу итегез, сез бик нык дулкынланасыз, нервыларны, психиканы сакларга кирәк Сез бит әле яшь. Ул эш булган-беткән, нокта куелган. Ул эшне яңадан кузгату сезгә файда китерерме. юкмы иң элек шуны уйлагыз. — Нинди файда! Миңа файда кирәкмени?! Бу эшкә нокта куелган дисеңме?! Бу эшкә, җанкисәгем, беркайчан да, мәңгегә нокта куеп булмаячак. Чөнки бу гөнаһны сөртеп, юып бетереп булмаячак. — Сезнең сорауларыгызга әтием җавап бирә алыр дип ышандыра алмыйм Нишләп сезне бу эш алай бик каты борчый соң? Чөнки бик зур гаебем, гөнаһым бар минем. Ул ВАКЫЙГА булмый иде. Әгәр мин җаным-тәнем белән каршы торган булсам, Зәбир үлми иде Мин үтердем аны. Синең әтиең дә әле язмышны үзгәртә ала иде. Әле теге хайван - Сабитов Камил дә үзгәртә ала иде Бик күп кеше ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ булдырмас өчен көч куя ала иде. Син уйлама, мин өстемнән гаепне төшерергә маташмыйм. Авыр, бик авыр үземә генә бу йөкне сөйрәп бару. Бер рюкзак кашык, көллек, балдак, алка — пүчтәк ул! Аларның авырлыгы ерунда, менә күңелдә асылынып торган хәсрәт ташын күтәреп барулар ай-һай авыр, бик авыр Сез ачыклабрак сөйли алмыйсызмы? Син аңламадыңмыни әле? Юк. һәм беркайчан аңлый алмаячаксың. - Ярый. Фәиз, син үзеңне кулга алырга тырыш инде Мин сиңа берничек тә ярдәм итәлмам шикелле. Бәлки бөтенесен онытып, онытылып, ял игәргә кирәктер сиңа? Шулай яхшырак булмасмы? Булмый шул. Син өйгә кайтасыңмы хәзер? — Әйе. — Синең белән подъездына кадәр барсам ярыймы? Үзеңә кара. Алар әкрен генә көзге урам буйлап атладылар. Үзләренең йортына житәрәк Әлфия ишегалдындагы ял итү урынына ымлады: Әнә өтием утыра. Аның башта әйтәсе килмәгән иде, шулай да әйтергә булды, чөнки Фәиз аның әтисен барыбер эзләп табачак, иртәме-соңмы алар барыбер очрашачаклар. Кайда? диде Фәиз, сискәнеп. Шулчакны Әлфия ник әйткәненә үкенеп куйды, әмма соң иде инде Әнә бит эскәмиядә гәҗит укып утыра Ильяс Хәмигович домино уйный торган өстәлгә таянып гәҗит укый иде Янында бер карт әби ниндидер төргәк тотып утырган. Башка беркем дә юк. Фәиз Әлфиягә карады. Әлфия нык борчыла иде. Әтисе өчен дә, күбрәк Фәиз өчен, ахрысы Чөнки Фәиз хисләнеп сөйләшкәннән соң талчыккан, йончыган иде Шул хәлендә ничек сөйләшергә җыена ул? Әлфия, мин барып сөйләшимме әтиең белән? Сөйләш, диде Әлфия Әгәр мәгънәсе булса Шуннан соң Әлфия кереп китмәде, читкәрәк барып куаклар янында тукталды. Фәиз, нервылары соң дәрәҗәдә киеренке булганлыктан, кызу-кызу адымнар белән атлады Ильяс Хәмитович! — диде ул, гәҗит артында күмелеп утыручы агайга Аның эндәшүе шактый көчле булып чыккандыр, Ильяс Хәмитович сискәнеп китте һәм гәҗитен кырыйгарак алды Таушалган кыяфәгле, акайг ан күзле, тузг ыган чәчле кешене күргәч, Ильяс Хәмитович каушабрак та калды шикелле Ильяс Хәмитович сезме’’ Мин. диде Ильяс Хәмитович һәм саклык йөзеннән торып басты Әби. ниндидер хәвеф-хәтәр киләсен сизенгәндәй, кинәт торып, аксый- аксый китеп барды Бәлки сез миңа аңлатырсыз кайбер нәрсәләрне? диде Фәиз таләпчән итеп Аның бу таләбе җикерү сыманрак килеп чыкты Син кем буласың? диде элекке директор, түрәләргә хас булганча, үзүзенә ышанган гавыш белән — Мин... Фәиз сүзсез калды. Кем соң ул директор өчен? Ильяс Хәмитовичның буйсыны, килеш-килбәте каршында Фәиз кинәт югалып калды. Бу кешедә җирдә нык басып торучы кешеләргә хас кыюлык, үз-үзенә ышанучан- лык күренде. Фәиз шабыр тиргә батты, эскәмиягә салынып утырды. — Мине белмисез сез. Ә мин сезне беләм. Кем соң син? Ильяс Хәмитович аның каршысына утырды. Әлфия читтән карап торды да, аларның кара-каршы утыруларын күргәч, тынычланып, подъездга кереп китте. Фәиз директорга күзләрен күтәрде, йөрәк ярсып типте. Күптән күрергә теләп йөрде ул аны. Менә ул каршыда Ләкин ни мәгънә аның каршында утыруыннан? — Зәбир сазлыкка батты,—диде ул, тәмам хәлдән таеп. — Нинди Зәбир? Кем ул? — Син белмисендер шул. Хәтерлисең микән, кибетеңне басар алдыннан бер егет синнән кереп сорады каравылчы кирәк түгелме дип. — Шуннан? — Ник алдадың? — Кемне? — Зәбирне? — Ни дип? Сөйләшү бик кызу барганлыктан, Фәиз, туктап, сулышы тигезләнгәнне көтте. — Ул синнән каравылчы кирәкме дип сораган. Ә син әйткәнсең: «Каравылчы кирәк түгел! Бездә каравылчылар юк!»—дип. — Шуннан? — Ә син беләсеңме нәрсә... Әгәр дә син дөресен әйткән булсаң, «каравылчы бар» дип, УЛ ВАКЫЙГА булмый иде. — Нинди вакыйга?.. — Син башыңны жүләргә салып утырма инде, яме! — - Син нишләп минем белән алай сөйләшәсең, маңка?! Фәиз шүрләде, ләкин аны инде туктатырлык түгел иде. Бераз курыкса да, ул аның агрессиясенә каршы торырга әзер иде. - Ә ничек сөйләшергә кирәк синең белән тагын?! Син үзең төрмәдә утырырга тиеш. Бер гаепсез кешеләрне утырткансыз. Синең үз урының төрмәдә. Ә синең урының, энекәш, күрәм, психушкада. — Минем дә урыным төрмәдә,—диде Фәиз, авыр сулап. Аның кинәт тынычлануы хәлсезлек нәтиҗәсе иде. — Мин аңламыйм, сиңа ни кирәк соң?—диде Ильяс Хәмитович. — Сазлыкка батырдым мин Зәбирне. Ничек алай килеп чыкты аңлый алмыйм, шуны аңларга йөрим. Син: «Каравылчы урынында!» — дигән булсаң, кибетне басмыйлар иде. — «Каравылчыгыз бармы»,—дип әзмәвердәй шикле егет кереп сорагач, кибет директоры ни дип җавап бирергә тиеш? — Дөресен әйтергә идең! Әллә син аның кереп алтын урлавын теләдеңме? — Ә син кайдан беләсең бу вакыйга турында? — Шул көнне Зәбир үзе сөйләде миңа. Әле сазлыкка батканчы. Аның батуында мин гаепле. Ә син ярдәм иттең батырырга. Нишләп бер гаепсез кешеләрне утырттыгыз? — Кем утырырга тиеш, шул утыра, энекәш. Син утырмыйсың икән, шуңа куанып яшә, яме. Бер генә көн мин булып яшәсәң иде син. — Юк. туган, һәркемгә үзенеке бирелгән. — Ә нишләп витринадагы алтын әйберләр чын алтыннан булмаган?! Директор көлеп җибәрде. — Син нәрсә, бөтен кеше дә үзен шикелле җүләр дип белдеңме әллә?! Кем инде витринада чын алтын әйберләрне калдыра? Чын алтын сейфка бикләнә ул. Ә витринадагы әйберләр бутафория — махсус заказ белән эшләтелгән товар — ялтыраткач, чистарткач чын алтыннан аеру кыен. Үпкә, рәнҗү, нәфрәт — барысы бергә килеп тыгылды. — Ник кирәк булды...—дип ыңгырашты Фәиз Син беркайчан да артың сыймаган ярыкка башыңны тыкма. Ни бу якка, ни теге якка чыгалмый калуың бар. — Сиңа үзең урлаганнарны һәм алга таба да урлыйсыларыңны капларга, списать итәргә бик уңай вакыйга булган икән. — Син язмышыңа рәхмәг әйт. исән-имин, иректә йөрисен. Исән-имин?! Иректәме?! Нәрсә беләсең соң син?! Мин сине күралмыйм! Ничек шушы кешедән Әлфия гуды икән, гаҗәп! Пошел вон! Мин сине күралмыйм! Әле беркайчан да бу кадәр тирән һәм чиксез нәфрәтләнгәнем юк иде минем Рәмзияне харап иткән кеше дә син! Зәбирне, мине харап итүче дә син! Әле тагын кемнәрнең язмышында пычрак роль уйнагансыңдыр?! — Милиция! «Милиция» дигән сүздән Фәизнең үзәге куырылып китте. Ул, кайсы якка барганын да хәтерләмичә, йөгерде Поселокка ул соң гына, инде караңгы төшкәч кенә кайтып җитте ял көне булу сәбәпле, юлда машиналар сирәк очрады, алары да утыртмыйча выжылдап узып китә тордылар. Ярый әле үзләренең МТСыннан бер ГАЗик куып җитте. Нишләдем мин, нишләдем? Нәрсә бирде миңа директор белән сөйләшү? Хәзер бит ул мине милициягә тапшыра ала. Милициягә тапшырмас та бәлки, чөнки утыртасы кешеләрне утыртканнар бит Ул инде сизенгәндер. Ул бит җүләр түгел. Аңлагандыр Бер файдасыз, нәтиҗәсез, мәгънәсез сөйләшү килеп чыкты. Мин үземнең гаебемне башкаларга да бераз өләшергә җыенам түгелме? Ләкин беркемнең дә өлеш аласы килмәс шул. Әлфия чибәр кыз Хәзер инде ул минем турыда ниләр уйлый икән? Җүләр дип саныйдыр Җүләрләнәм бугай инде чынлап та. Вакыт үтә, егерме икс яшь инде миңа Армиядән кайтканыма ике ел тулды, ә үземә үзем биргән вәгъдәне үтәмәдем. Хәтта сазлыкка барырга да курык!ым бит мин Ә үзем Ильяс Хәмитовичлардан гаеп эзләргә маташам. Оят! Бигрәк тә никтер Әлфиядән оят! Ильяс Хәмитовичның үз гаепләре, үз гөнаһлары. Минем анда ни эшем бар? Мин бит Зәбирне батыручы. Үләксә мин! Үземне җиңә алмаганны, кибет директорын акылга утырта аламмы инде, йә?! Мин болай үземне-үзем фаш итеп йөрсәм, кемгә файда соң? Ни мәгънә? 13 льяс Хәмитович белән булган әңгәмә тәэсирендә ул атна-ун көн Д/Д чамасы каңгыраеп йөрде Эшкә барасы килмәде, ләкин барырга кирәк Бик авыр чакларда, инде иртән торып бер адым a i ларлык хәл булмаганда, ул йөз грамм аракы эчә башлады Ничек тә үземне кулга алып, аракыдан башка көч табып яши башлармын дип үзен-үзе юатып йөрсә дә, аракы аның бердәнбер кәеф күтәрә торган чарасына әйләнде Җан газабын бераз басып, гән хәлсезлеген бетереп торучы бу утлы су бердәнбер юаткыч һәм таяныч иде. Нәркизе бар Ярый әле ул бар. Кочаклаган чакта җылы сулышы, кызлардан аңкый торган хуш исе белән ул Фәизнең үлеп барган тәненә җан өргәндәй була. Бу халәтне китапханәнең барлык китапларын укып чыккан сурәттә дә тәгаенләп тасвирлап бирү мөмкин түгелдер Нәркизә инде хәзер актык өмет шикелле калды, әйтерсең лә, шул нәзберек кыздан тора аның киләчәге. Мәхәббәт микән бу9 Алар бер- берсен сагыналар, юксыналар. Аны күргәч җиңеллек килә. Нәркизә дә очрашкач очып китәрдәй булып җилкенеп ала. Әлбәттә, аның җилкенүе фәкать күзләрендә генә елтырап чагыла, эчтәге күтәренкелек аның тыйнак йөзенә чибәрлек бирә. Нәркизә инде аның киноларга барудан баш тартуына да, кеше күп җыелган урыннарда озак торудан качарга омтылуларына да күнегә башлады. Алар очрашкач йә озак итеп китапханәдә утырдылар, йә урамнарны әйләнеп йөрделәр. Фәизнең кинозалда тыны кысылганны кыз белми, ә Фәиз аны төрлечә яшерә тәмәке тартырга чыгып киткән булып, йә хаҗәтне башкарырга кирәк дип. Ялгыз калып, үз уйлары белән йөргәндә ул хәйран тынычлана иде. Уйларга комачауласалар, авыр иде. Янәшәдә кеше булуның шунысы авыр—уйлавы кыен. Аның инде, киресенчә, газаплы уйлардан арыныр өчен кешеләр белән аралашырга, коллективта кайнашырга тырышканы да бар. Ләкин, нәтиҗәдә, кеше арасында ул фәкать ялгызлыкка ныграк сусый гына иде. 14 өзге төннең шыбырдап коелырга торган йолдызлары астында ул әкрен генә атлады. Аяк астында кыштырдаган коры яфраклар ничектер күңелгә аваздаш тавышлар чыгарды. Көз, саубуллашу, хушлашу чоры Бөек күренеш! Чакыра, әйди, ләкин хушлашырга әле иртәрәк! Тулай торакка якынлашкач, ул кинәт туктады Тәне эсселе-суыклы булып китте, миллион йолдызлы дөнья чайкалып, аяк астыннан каядыр бөтерелеп гаип булыр шикелле тоелды. Тулай торак тәрәзәләреннән саркыган саран гына яктылыкка «Милиция» дип язылган җиңел машина килеп туктады. «Менә, ниһаять, таптылар, килделәр», -диде ул үзалдына. Уйламады, әйтте. Чөнки уй булып кына калырлык факт түгел иде бу. Күпме көннәр, ничәмә төннәр буе тынгылык бирмәгән КӨТҮ инде милиция машинасы бүлмәңнең тәрәзәсе каршына килеп туктагач, уй булып кына кала алмады, телгә күчеп, сүз булып чыкты. Газапларның азагыдыр бу бәлки, дигән бер шаян уй гына сызгырып, чыңлап үтеп китте. Шулай тәмамланырга тиеш иде бу матавык. Ул бит инде үзе дә шушыны көтеп, теләп йөрде түгелме? Әмма ләкин хәзер хайвани куркудан тораташ булып басып калды. Көзге урам да. сарылыкызыллы яфраклар да, хәтта күктәге йолдызлар да юк иде инде. Бары тик милиция машинасы, чиксез курку һәм шул куркуның имәнгеч көенә биеп, тәннең кай төшендәдер сулкылдаган җан гына бар иде. Качаргамы? Кая? Инде монда килеп җиткәннәр икән, димәк, белгәннәр, төшенгәннәр, тапканнар, алырга килгәннәр Качып котылу мөмкин түгел инде, юк! Тизрәк барып әйтергәме: монда мин. мин ул, менә мин! Ни артка, ни алга адым ясарга үзендә хәл тапмыйча, ул, инде хөкем карарының үтәлешен көтеп торучы кебек, баскан урыныннан кымшанмады. Милиция У АЗыннан озын гәүдәле милиционер чыкты. Култык астына ниндидер төргәк кыстырып тулай торакка кереп китте. Бер генә милиционер. Бәлки, әйбәтләп сөйләшеп, котылып булыр? Юк инде, аны бит күпме эзләделәр. Ә нигә котылырга тырышам әле мин? Табулары яхшырак лабаса. Бүлмәмнең ишеген шакыйдыр инде. Ачучы юк. Качаргамы әллә? Юк-юк, бәлки бу минем КОТЫЛУЫМДЫР Нинди төргәк белән кереп китте соң ул? Богаулардыр. Сазлыкка К да алып барырлар инде Тикшерү озак дәвам итәр Булсын, булсын, барысын да сөйләп бирермен. Мин сөйләргә тиеш, качарга тиеш түгел. Җәзамны алырга тиеш Нәрсә бу?! Милиционер әнә гагын җәһәт кенә машина ишеген ачып руль артына утырды, икенче яктагы ишекне ачты. Шул вакытны, плащын төймәләмичә генә җилфердәгеп. яланбаш көе Рәмзия атылып чыкты һәм як-ягына каранып, машина эченә кереп югалды. Ишекләр шапылдап ябылды. Машина артка чигенеп борыла башлады. Фәиз карт тупыл артына качырга өлгерде, тирә-якка куркыныч яктылык сирпеп. машина поселок урамы буйлап китеп барды Аның тавышы ерагайды, машина калага таба юл тотты. Фәиз берни дә аңламады. Ул әле бик озак ике сәгатькә якын тулай торак тирәсендә йөрде. Бүлмәгә керергә куркыныч милиция машинасының тагын килүе ихтимал. Шулай да нык ардырды һәм ул керергә булды. Шыпырт кына бүлмә ишеген ачты, тып-тын гына, хәтта караватын шытырдатмаска тырышып, чишенмичә генә ятты. Гаҗәеп хәл: гадәттә ул йокыга китал- мыйча җәфалана, ә бүген, киресенчә, йокысы килә, ләкин йокларга ярамый, ярамый, ярамый. Димәк, мин әле һаман качарга уйлыйм. Кемнән качарга9 Инде йөз тапкыр үземә-үзем исбатладым югыйсә үзеннән-үзен качып булмый. Нишләп Рәмзияне алып киттеләр? Рәмзиядән сорау алалардыр иң элек Чөнки Зәбир аңа сатты теге йөзекне. Аннары күршесен, ягъни мине сорашачаклар. Әле алар исбат итәргә тиешләр биг минме, юкмы Инде шактый вакыт үтте, димәк, мин хәзер баш тарта да алам бернинди кибетне басканым юк Ә Зәбир турында? Аны батырып үтермәдем дип әйтергә кыюлыгым җитәрме? Хакым юк, анысы инде күнгән аңлашылды. Минем бит әле көчем дә җитмәячәк, «сазлыкта булмадым. Зәбирне коткармадым», дип әйтергә. Хәзер алай-болай мине килеп алып китсәләр, Нәркизә моны ничек кабул итәр икән? Төрмәдән кайтканымны көтәр микән? Юк. Нәркизә мине ташлаячак Барысы да мәгълүм булгач, саф күңелле кыз баш тартачак аннан. Нинди көтү! Бәлки атарлар! Күңелнең бимазалануын, аның газабын белсәләр, атмаслар иде. мөгаен Ләкин кем белә синең кайгыруларыңны, үкенүләреңне, офтануларыңны9 Ул кинәт сикереп торды. Утны кабызмыйча гына капшап ишекне ташы һәм бүлмәне бикләп тормады, МТСка йөгерде Иске вагонда гырлап йоклап ятучы каравылчыны уята алмый интекте. Ниһаять, ул сүт енә-сүгенә торып утырды да бик озак аны-моны аңламыйча күзләрен чекрәйтеп карап торды Фәиз, анаңны сатыйм, нишләп йөрисең9 Диспетчерскийның ачкычын бир әле, шунда кереп йоклыйм Нәрсә булды, общагаңная кудылармы әллә9 Чирләмисеңдер бит9 Кыяфәтең яман, махмыр түгелдер бит9 Ачкычны бир инде тизрәк. Тулай торакта бүлмәм бик салкын Диспетчерский җылы дип беләсең мәллә! Булсын! Мин йоклап калудан да куркам, соңгы вакыпа эшкә соңга калам бит гел. Кереп йоклыйм инде Диспетчерский ачык, бикле түгел ишеге, диде каравылчы абый һәм сәкесен шытырдатып тагын сузылып ятты да Фәиз чыгып киткәнче үк янә гырлый башлады. Фәиз диспетчер бүлмәсендә милиция машинасы килгәнне көтеп утырды. Ләкин милиция машинасы күренмәде Тан атты, МТС үзенең тимер тавышлары белән тирә-якка җан ошеткеч авазлар таратып, үзенең тере икәнлеген бәян итте Фәиз бригадирдан рөхсәт алып обедка кадәр генә эшләде дә төшке аштан соң каравылчы вагонына кереп бераз черем игеп алды. Көндез дә милиция-мазар күренмәде. Өйдә кунмаска кирәк бүген. Ә кайда кунарга? Нәркизә янына барып кунаргамы? Юк, фатирының хуҗасы бик яман карчык. Кертмәс. Аннары. Нәркизәгә дә ничектер аңлатырга кирәк булачак бит. Сагындым, синнән башка бер төн дә торалмыйм, дисәм генә инде. Юк, Нәркизә үзе дә читенсенәчәк. «Әйдә алайса тулай торагыңа барыйк», дисә, нишләрмен? Юк, анда бармыйк диярменме? Мине алырга килсәләр, барыбер Нәркизә белән очрашканны беләчәкләр, барып шунда кулга алачаклар. Нәркизә бит әле белми, бернәрсә дә белми. Кем белән бәйләнешкәнен аңламый бит әле ул. Белгәч нишләр? Эштән соң тулай торакка кайтып ятарга булды. Ару. йончу үзенекен итте. Ни булса — шул, язмыштан узмыш юк, кем әйтмешли. Тулай торакның коридорында очраган кешеләр инде барысы якыннан таныш кешеләр булсалар да, хәзер никтер алар ят, ерак һәм хәтта дошманнар кебек иде. Фәизгә алар һәммәсе нәфрәт белән карыйлардыр, һәрберсе күңелендә аңа үз хөкемен чыгаргандыр кебек тоелды. Фәиз шуны белми — үзенең кыяфәте белән ул кешеләрне шикләнергә мәҗбүр итә. Үзе күршеләрне, бергә эшләүчеләрне ят итеп, алардан шүрләгәнгә күрә кешеләр дә аңа карата шундый ук мөгамәләдә ләбаса. Моны Фәиз аңламый иде шул. Ул үзе куркып карагач, аның сәер чыраеннан башкалар да шүрли, моны исә ул күрә һәм тагын да ныграк курка һәм читләшергә тырыша. Шулай итеп, боҗра тоташа һәм дә ул боҗраны кай төшеннән өзәргә белмисең. Әле бит белмисең — өзеп буламы аны. юкмы. Күршеләреннән качарга тырышса да, аны барыбер күрделәр һәм инде ничәнче тапкыр аның күңелендә давыл купканны тулай торактагылар чамаладылар. Белсәләр белерләр, дип уйлады Фәиз караватына авып. Инде кеше күзенә карап, үзеңә карата нинди мөгамәләдә икәннәрен укырга тырышып. күзәтеп күпме яшәргә мөмкин? Урамда караңгы төште. Бүлмәләрдә гөр килеп эшләп утырган телевизорлар тынып калды, коридорда бала-чага чырылдавы юк булды. Йөрәк тибеше генә калды. Әллә җан сулкылдавымы бу? Куркак җанвар булгач, җанмы ул, йөрәкме — аерма бармы соң?! Тәмәке күп тартканнан һәм бик озак бер үк нәрсәне уйлаганнан сару кайнап, күңелләр болганды. Ашыйсы киләме? Юк. Бәлки эчәсе киләдер? Юк. Кызыл аракы бар бер шешә, бәлки аны бераз йотаргадыр? Аракы эчим микән әллә дигәндә һәрвакыт эчми калмый иде, бу юлысы шешәне ачып та тормады. Аек булырга кирәк. Коточкыч булса да. зур вакыйгалар башланырга тора. Көтүләре ай-һай авыр. Төрмәгә алып китүләрен көтеп утыру да читен икән! Төн уртасы җитте түгелме? Нишләп килмиләр? Ул. киемнәрен салмаган килеш, саргаеп беткән түшәмгә карап ятты. Йокылы-уяулы саташып беркавым ятканнан соң күзләрен ачты. Сәгать ике тулган иде. Салкын көзнең юеш кочагында ятим сыман бөрешеп йокыга талган поселокны сискәндереп кинәт машина тавышы ишетелде. Ерактан тонык булып. Фәиз сикереп торды. Ул инде милицияне көтеп ятуын онытты. Аның хәзер качасы килде. Кай тарафларга булса да йөгерергә, качарга, берәр баганага бәрелеп үлгәнче, берәр елгагамы, сазлыккамы батканчы, чабарга да чабарга! Тулай торакны дөбердәтеп чыгып йөгерде, һәм гөлҗимеш куаклары арасына кереп ауды. Бүлмәсенә керүләрен карап торырга булды ул. Бүлмәнең утын сүндерергә оныткан лабаса. Кабыздым микәнни дип уйлады ул. Кабызганмындыр инде. Аерма юк. Әнә машина килә. Әллә фаралар яктысына үзем йөгереп чыгыйммы? Мәрхәмәтлерәк булмаслар мы? Машина тулай торак каршында, юлда туктады. Фәиз аның эченнән кораллы кешеләрнең чыгуын көтте. Автоматлар белән чыгарлар кебек иде аңа. Бу мизгелләрдә курку да югалды кебек Бары I ик инде кемнеңдер, нәрсәнеңдер ихтыярына буйсынып, кайда кушсалар, шунда атларга әзерлек кенә калган иде. Әмма тагын бер могҗиза булды шул мәлне: машинадан кичәге милиционер чыкты. барып уң як ишекне ачты һәм күтәреп диярлек бер хатынны үзенең кочагына алды Рәмзия! Рәмзия тулай торактагы күршеләре күрер дип куркып, ахрысы, тиз генә кереп кит мәкче булды, ләкин милиционер аны кат-кат кочып үпте: битеннән, чәчләреннән. Ниһаять, ул аңа нидер пышылдады да плащын канатлар кебек җилфердәтеп, тулай торакның тынчу кочагына кереп китте. Милиционер, ник гер кат-кат иелеп, машина астына күз салды, тәгәрмәчләренә типкәләп чыкты, ниндидер көй көйләп машинасына утырды да гирәякка фара яктылыгы бөркеп, төн үзәгендә гаип булды. Ул белмәде көләргәме, еларгамы? Ике куак арасына чалкан ятып бик озак күктәге йолдызларны күзәтте. Йолдызлар, сез бит шаһитлар. Җирдәге һәрнәрсәне, һәр вакыйганы тамаша кыласыз. Җир салкыны тәнгә ныклап үтә башлагач, торды да тулай торакка таба атлады Үтеп барышлый Рәмзияләрнең ишеген этеп карады. Ишек бикле булмаган, шыгырдап киң итеп ачылды. Рәмзия сискәнеп китте: Фәиз. синме? Уф. котымны алдың. Хатын өстәлдәге түгәрәк көзгедән үзен карап утыра иде. Фәиз ишек катында туктап калды, ишекне япты Көзгедән ни күрмәкче буласың? диде ул баздан чыккан тавыш белән. Рәмзия аның кыяфәтеннән шүрләп калды. - Синең хәлең начар, ахрысы? Бар. кереп ят бүлмәңә.— диде Рәмзия һәм көзгене читкә алып куеп, урыныннан кузгалды. Фәиз аны тыңламады — Син көзгегә карап үзеңне акларлык сызыклар, мизгелләр эзлисеңме әллә? диде ул хатынның куркуына сөенеп Көзгедән карап кына үзеңне аңлап булмый бит ул. Рәмзия ни әйтергә белми карап торды Син ни сөйләгәнеңне үзен аңлыйсыңмы? Саташасың түгелме син’ — Ә тормыш үзе саташу түгелмени?! Теге милиционер минем гурыда сорашмадымы? Кайсы милиционер? Башыңны җүләргә салма. Кызыксындымы минем белән, юкмы’ Нишләп кызыксынсын ул синең белән? — Кем ул? Син бит беләсең аның кем икәнен — Камилме? Әйе. Сиңа кем булса да барыбер т үгелмени? Ә Фәрит? — Бар чыгып кит! Син бит Фәритне яратам дигән идең, аның алдында гаебем бар. шуны юасым килә дигән идең. Үкендең, офтандың бит син Бар чыгып кит! Мин бит сине кызганып йөргән идем. Мин бит сине чиста кеше дип уйлаган идем. Ә синең ни эшең бар минем чистамы, юкмы икәнлегемдә’ Син үзеңнең Нәркизәңне тикшер Миндә синең ни эшең бар’! Ничек инде ни эшем бар?! Хәер, чынлап та. Мондый шлюха белән ник сөйләшеп юрам соң әле мин Үләксә! Мә. көзгедән кара кыяфәтеңне' Кешегә охшамагансың да бит. Карачкы Сөйләшеп торган була тагын?! Кайдан килеп чыккан чиста, әхлаклы кеше Фәиз атылып чыгып китте. Бүлмәсенә кермәде, чөнки анда тыны бетеп үләр иде. мөгаен. Ул вак кына сибәләп торган яңгыр астында кая барганын да аңламыйча поселок урамы буйлап атлады. Аяклары аны Нәркизә яши торган урамга алып киттеләр. Бара торгач, ул аңлады: Нәркизә яши торган йортка таба бара. Ләкин ул аның янына кермәячәк. Кире борылачак. Нәркизә белән очрашырлык түгел әле хәзер. Әле Рәмзия әйткәннәрне ачыклап, аңлап, үлчәп нәтиҗә ясарга кирәк. Моның өчен саф һава, ялгызлык кирәк. Нәркизә яши торган йорт янына җиткәч, ул туктады. Утлары юк. Йоклыйлар Бик әйбәт. Ул кире атлады. Чыннан да. минем ни эшем бар Рәмзиядә, Фәриттә, ниһаять, теге... Камилдә? Нишләп әле мин Рәмзиянең әхлаклымы, юкмы икәнлегенә битараф түгел? Офтану, имеш. Нәрсә бирә соң ул?! Алданды ул, алданды Директор, Камил, Фәрит Фәрит мескен хәлдә, аның өчен кем офтаныр? Нишләп офтану таләп итәм кешеләрдән? Әллә үземнең хәлгә кертәсем киләме барысын да? Гаделлек таләп итәм — өстен булмакчымын. Артык нык гадел булырга тырышу—үземне аңлар өчен һәр нәрсәне үз киштәсенә куярга ниятләү түгелме? Шул ук гөнаһ галәмәте түгелме соң бу? Өстен булырга? Ник өстенлеккә омтылам соң мин9 Алар бит вак, түбән кешеләр! Ә минем кайсы төшем бөек соң? Сәбәпләрне кешеләрдән эзлим, юкса сәбәп үземдә бит. Мин бит беркайчан да кеше рәтендә була алмадым. Армиягә кадәр дә. Анда яңа частькә барганда косып, тончыгып оятка калдым. Барып җиткәч тә минем аркада сержантка эләкте Аннары мин суккан кеше үтерүче булып унбиш елга төрмәгә утырды. Тикмәгә түгел бит бу. Ничек гаеплемендер. билгеле түгел, ләкин күңел сизә гаебем бар алар алдында да Тик менә нишләп гел мин гаепле булып калам? Нәрсә санап утырган булам. ТЕГЕ ВАКЫЙГА бер үзе генә дә җитә бит минем хәшәрәт икәнлегемне исбатларга! Аның хәтерендә моңарчы җыелып килгән төрле вакыйгалар кайнады, һәр вакыйгада үзенең нинди дә булса гаебен танырга тырышты. Эзләде. Хәтердә гел куркыныч вакыйгалар гына калыкты. Саргылт түшәм коточкыч авыр пресс сыман тоелды. Менә ул акрынлап төшә, төшә, төшә һәм сытачак. Аның сытуына каршы түгел ул, ләкин куркыта, куркыта! Ул атылып урамга чыкты һәм никтер беркавым пычрак юл буйлап йөгерде. 15 ■уу үңеле сизде —бүген дә килә ул. Эче тулы нәфрәт кайнаса да. аның ■ Ж килүен теләде Фәиз. көтте. Аны күрергә кирәк, сораштырырга. сөйләтергә. Ләкин нәрсә сөйләтергә? Бер яктан караганда, ул Фәритнең көтмәгәндә командировкадан кайтып керүен теләде. Чөнки ул үзенә карар бирде: Рәмзиянең хәзерге вакытта да хыянәт итүен сөйләргә Икенче яктан караганда. Фәритнең кайтып керүе комачаулаячак. Камил белән сөйләшергә ул очракта бәлки мөмкин дә булмас. Камил Рәмзияне машинага утыртып маташкан чакта Фәрит кайтып керсен иде! Фәиз кичә кереп Рәмзия белән әрләшкәненә үкенде. Рәмзияне кызганудан да түгел, үзенең хаксызлыгын аңлаудан да түгел. Мәгънәсез килеп чыкты кичәге ызгыш! Хәер, ничек мәгънәсе булмасын! Караңгы төшкәч Фәиз урамга чыкты һәм, ниндидер зур вакыйганы көткән сыман, берсе артыннан берсен кабызып, тәмәке тартып ары- бире йөренде. Әнә Рәмзиянең тәрәзәсе. Кашагасы ябылмаган, хатынның мәш килеп өй җыештыруы аермачык күренеп тора. Тыз-быз йөренүенә караганда. Камил килергә тиештер. Әнә өстәл артына утырып, көзге каршында башын кыңгыр салды. Кашларын буйый, ахрысы Килә. килә, нишләп килмәсен. Кабахәт! Анын килүе кирәк ләбаса, ник ачуым килә соң әле аның килүенә? Фәрит әле тагын бер атнадан сон гына кайтачак ди. Килә, килә, алар әле Фәрит кайтканчы очрашачаклардыр Кичәге сөйләшүдән соң Рәмзия саграк булырга тырышыр, машина каршына бәлки үзе чыгар Шуңа күрә Камилне монда, машинасы туктау белән каршыларга һәм әңгәмәне башларга кирәктер Ни дип башларга соң сүзне? һич башка китереп булмый Ярый, үзе башланыр әле шунда. Фәиз машина янына ничек йөгереп килгәнен үзе дә сизми калды Мин сине күптән көтәм. диде Фәиз калтыранган кулы белән майорның жинен йомарлап тотып Камил аптырашта калды, исеректер дип уйлады Синең белая горячкамы әллә? —диде ул жинен ычкындырып — Әгәр дә алай икән, хәзер илтеп ташлыйм тиешле урынга. Кая илтеп ташлыйсың мине? Әйдә, мин әзер, нәрсә карап торасың? Фәиз кычкырып жибәрде. — Әйдә. мә. менә мин. син бит милиционер, әйдә тагын бер йолдыз өстәрләр погоныңа Илтеп тапшыр мине' Фәиз. кит' Рәмзия аларның арасына килеп керде. Камил, син игътибар итмә, бу безнең күрше егетебез. Акылга бөтенләй үк тулы түгел ул Фәиз белә, аңардан шикләнеп йөриләр имеш{ бераз җитеп бетми. Рәмзия белән Фәрит тә аның сәерлегеннән шүрлиләр, шуңа күрә ул Рәмзиянең болай диюенә ярсымады. Аның майорны җилтерәтәсе. бугазына ябышасы килде. Ник бәйләнә соң ул миңа? диде Камил кешеләрдән качып кына сөяркәсе белән очрашканда мондый тиленең килеп чыгуыннан, милиционер булса да. бераз каушабрак калып Минем сине күптән күрәсем килә инде. Ниһаять, очрадың. Рәмзия, син бар, зинһар, бүлмәңә кереп тор. Мин сөйләшим әле Камил әфәнде белән. Кайдан белә ул мине? Миңа Рәмзия сөйләде синең турыда. Рәмзия? — Тыңлама аны. Камил Фәиз авызын кыйшайтып елмайды: Менә Фәрит кайтсын әле Менә ул гыңлар мине Нәрсә кирәк соң сиңа? Мин бит сине хәзер отделга алып барып тапшырам. Для начала унбиш сут кага утыр гам Фәиз аның әйткәннәрен тиешенчә кабул итмәде киеренкелек көчле иде. Шуңа күрә майорның янауына зур ригая бирмәде Иптәш майор, синең белән сөйләшәсем бар Аннары теләсә нишләтерсең. Рәмзия, бар. кереп тор алайса, диде Камил Ә син әйдә машинага кереп утыр, машинада сөйләшербез. Рәмзия тагын бер тапкыр: Тыңлама аның сөйләгәннәрен. Камил, авыру кеше ул. диде дә тулай торакка кереп китте. Мин синең машинаңа утырмыйм! дин кырт кисте Фәиз Машинага утырырга курыкты ул Милиция машинасына утырса, язмышын кулыннан ычкындырыр сыман тоелды ана Камил дә көтмәгәндә килен чыккан бу өрәкнең кыланмышларын төшенергә тырышты Алайса, әйдә, сөйлә, тыңлыйм Әйдә минем бүлмәгә, диде Фәиз иң кырыйдагы тәрәзәгә ымлап Майор бермәл уйланып торгач Әйдә. диде. Бераз шүрләсә дә. бу начар гына гәүдәле малайга бирешмәм дигән уй белән аның артыннан атлады Бүлмәгә кергәч Фәиз аны беркавым җен текләп күзәтеп утырды - Менә нинди икән син,— диде ул озын таза гәүдәле майорны башыннан аягына кадәр күзәтеп.-— Мин сине башкачарак күз алдыма китергән идем. Утыр әле, зинһар. — Нишләп син минем белән «сез» дип сөйләшмисең?—диде Камил урынлыкка утырып Мин бит синең белән дуңгыз көтүе көтмәдем. Чөнки мин сине күптәннән беләм. Мин синең турыда инде бик озак уйланып йөрим,— диде Фәиз үзендә кинәт рух һәм көч тоеп. Ул майорның бераз каушабрак калуын күрде, шуңа үзендә кыюлык, ышану тапты. Милиционер исә, сөяркәсенең кочагына дип барганда, көтелмәгән матавыкка юлыгудан, чынлап та. югалыбрак калды. Фәиз икенче урындыкны аңа таба шудырды: Шикләнәсеңме миннән? Фәизнең бу сорауны инде әллә ничә кешегә әллә ничә тапкыр биргәне бар. Майор белән әңгәмәне ул башкачарак башламакчы иде дә, булмады, гадәттәгечә килеп чыкты. Камил, чыннан да, җүләр, ахрысы, дигән караш белән, сары чәчләре тузып, сирәк сакал-мыегы җиткән, болай да бигүк чибәр булмаган чыраен ямьсезләп күзләре эчкә баткан сәер затка текәлеп торды да: — Шикләнәм,— диде. Фәиз елмайган сыман итеп авызын бер кырыйга кыйшайтты: — Ә нишләп кулга алмыйсың соң син мине? Камил көлеп җибәрде: — Кирәгең бар иде. Аның шаяруы Фәизгә берничек тә тәэсир измәде. Фәиз сөйлисе фикерләрен бер тирәгә туплап утырды. Аның ташып чыгарга торган уйлары озак көттермәде. Ни өчен кулларымны богаулап алып китмәгәнеңне мин беләм. Чөнки синең үз урының төрмәдә. Майорның түземлеге чигенә җитте. Кем син? — дип җикерде ул.—Тилеме? Фәиз курыкмады һәм тыныч кына дәвам итте: — 1978 елны Зәбирне урман буенда куып җиткәч ни өчен кулга алмаганыңны да беләм. Хәтерлисеңме? Рәмзияңнән көнләшеп син аның җинаятьче икәнен дә аңламагансың. Кибет баскан кешене ник кулга алмадың? Кулга алган булсаң, ычкындырмасаң. фаҗигага юлыкмый иде ул. Исән кала иде. Шуңа күрә, гаеп синдә дә бар! Камилнең хәтерендә ул вакыйга. Аларны тоттылар да утыртып куйдылар инде, —диде Камил тыныч кына —Ә нигә сине кызыксындыра әле ул вакыйга? Анда синең ни эшең бар?! — Кибет директорының җинаятьләрен белә торып, аны кулга алмаганыңны да беләм. Алай гына да түгел. Рәмзиянең ирен ЛТПга утыртучы да син. Бигрәк кызык, бернинди җинаять эшләмәгән, чиста кеше булып йөрисең. Инде майор булгансың. Спецкомендатура начальнигы. Карале, мин синең иягеңне сугып сындырам хәзер. Аннары үзеңне гаепле итеп төрмәгә дә тыгып куям. Мин әзер! Камил аңардан мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Сиңа миннән нәрсә кирәк? Белмим. Фәкать сорауларым гына бар минем сиңа. Син кешеләр язмышында катнашып йөрисең. Бер җәзасыз! Уйланганың бармы бу турыда? — Син мине оялтырга, намусымны капшарга маташасыңмы әллә? Маңка гына бит әле син, тормышны белмисең. Дөньяны аңламыйсын әле син. — Син аңлыйсыңмы? Мин ничек яшәргә кирәклекне аңлыйм. Нишләп ювелирный директорына җинаять эше ачуларын таләп итмәдең9 — Мин бит ОБХССта эшләмәдем һәм эшләмим, мин гомерем буе спецкомендатурада эшлим. — Син ОБХССтагы танышларың аша Рәмзияне шул директор яккан нахак бәладән коткаргансың. Үзеңә кирәк булгач. Мин Фәритне кызганам. Башка кешенең дә җаны бар бит. башка кеше дә уйлый, кайгыра, көнләшә, газаплана. Майор урыныннан кузгалды: Син Фәритнең адвокатына әйләндеңме әллә, соңга калып кына булса да. Шушы гына идеме миңа йомышың? — Кабахәт син! Камил аңа җирәнеп карады: — Фәләнемне чәйнәмә әле! Менә сине мин үтерер идем. Махсус, һәм мөгаен гомерем буена бер генә тапкыр да үкенмәс идем. Мин сине күрәлмыйм. Мин синең белән сөйләшеп кайбер сорауларга җавап табып булмасмы дигән идем. Юк. синең кебекләр белән уртак тел табып булмый. Бу дөньяга капма- каршы яктан карыйбыз икән без Миңа синдә фәкать ниндидер үкенү чагылышы гына күрү кирәк иде. ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА синең дә өлешең зур бит. Мин гаепне үз өстемнән алып ташларга һич кенә дә җыенмыйм Авыр миңа, мин күтәрә алмаслык йөк ул. Нинди вакыйга турында әйтәсең соң син? — Зәбир синнән котылгач сазлыкка кереп батып үлгән. Ник ычкындырдың аны? — Ә синең нинди гаебең бар аның батып үлүендә? — Кибет басарга мин котырткан идем аны. дип ялганлады Фәиз. Ә бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртулары сиңа нишләп берничек тә тәэсир итми? — Синең ни эшең бар да. минем ни эшем бар! Кемне утыртырга тиеш булсалар, шуны утырталар. Син нишләп юкка баш ватасың?! Күп белмә, теләсә кая тыгылма, муеныңны сындырулары ихтимал. Кемнеңдер батып үлгәне өчен әллә кайдагы бер гаепсез кешегә бәйләнәсең. — Юу-у-ук. синең гаебең зу-у-ур. Син бу дөньяда, бигрәк тә ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА, иң гөп рольләрнең берсен уйнадың. Майор ишек янына җиткәч тукталды. һич аңламыйм, ник үпкәлисең соң син миңа, нинди начарлык эшләдем мин сиңа? — Син үзеңдә аз гына да гаеп сизмисеңмени? Җүләр! диде майор инде нәфрәтләнеп. Син юлымда мина бүтән очрама! Фәиз йөгереп барып майорның кулыннан тотты Килмә Рәмзия янына бүтән! Аның ире бар! Фәритне кешегә санамыйсызмыни? Камил әшәке итеп сүгенеп аны этеп җибәрде. Фәиз мәтәлеп башта караватына барып төште. аннары гәгәрәп идәнгә егылды. Камил белән сөйләшү дә бернинди ачыклык кертмәде Киресенчә, үзем тагын да тирәнрәк кереп кенә баттым. Чынлап га. мескен һәм хәшәрәт нәрсәдер инде мин Әллә мин чыннан да җүләр микән? Җүләр булсам, ник эзләнәм. ник уйланам? Камил үзен гаепсез, чиста итеп хис итә һәм аңа беркем, бернәрсә комачауламый Ул төкерә Фәриткә дә. миңа да. Рәмзиянең үзенә дә. дөньясына төкерә ул. һәм дөрес, туры кеше булып, спецкомендатурада! ы бәндәләрне тәрбияләү эшен алып бара Гаделлек эзлән, сорауларыма җавап өмет игеп барган кешеләр мине йә сугып егалар, йә мыскыл итәләр, йә көләләр Нинди нәтиҗә ясарга? Нинди дә булса нәтиҗә ясарга кирәктер би1 Юк. юк. болай ярамый Ярамый дип Ничек итеп көрәшеп карарга соң? Кем белән көрәшергә? Көчем бармы сон минем? Уйланулардан туктап, ул тынлыкка колак салып ятты Тып-тын. Уянмасын иде дөнья. Таң атмасын иде. Шушы тынлык кына мәңге хөкем сөрсә иде. Ә бит ул шулай булачак та. Мәңгелек тынлык ерак түгел. Икенче көнне Рәмзияне очрата алмады. Кич белән бүлмәсендә икәнлеге ишетелде, ләкин керергә җөрьәт итмәде. Кинәт аңарда коточкыч теләк туды: Рәмзияне үтерергә! Ләкин шундук бу уйны куып җибәрде. Аның нәфрәте һәрвакыт кинәт миһербанлылык белән алышына иде Минуты белән ярсып, шундук йомшак күңеллегә әйләнә иде ул Шулай да ул инде белә: Рәмзияне гафу итмәячәк. Рәмзия аңа бәлки беркем дә түгелдер. Шулай да... Берничә көн узды, Фәрит шушы көннәрдә кайтырга тиеш инде. Беркөнне Рәмзия үзе бүлмәгә килеп керде. Аның кыяфәте горур, тәккәб- бер иде. Күренеп тора, ул аңа өстән карый. Фәиз китабын урындыкка куйды һәм яткан урыныннан тормыйча гына: — Ни кирәк?—диде. Рәмзия иреннәрен чалшайтып беркавым карап торды. Фәриткә сөйлисеңме?—диде ул ниндидер янаулы тавыш белән. Фәиз торып утырды. — Сөйлим. — Син үзеңнең бөҗәк, чүп икәнеңне беләсеңме? Фәизнең үзәге куырылды. — Син: «Фәритне яратам, кызганам! Аның алдында бурычым бар!» — дигән идең. Ник үзеңне, аны, мине, барчабызны алдап йөрисең? —Синең ни эшең бар?! Нәрсә син шулкадәр әүлия булмакчымы әллә?! Синең мескенлегеңдә кем гаепле? — Мин сине мондый кешедер дип уйламаган идем. Син миңа әллә ниләр әйттең, ә бит мин бу пычрак сүзләрнең барысына да лаек түгел бугай. « — Син кеше тормышына тыгылма! —Син минем өчен чит-ят кеше түгел. Сез минем, Зәбирнең язмышында зур роль уйнаган кешеләр. Сез моны аңламыйсыз гына. —Нинди роль? Син үзенең саташуларыңда мине дә катнаштырырга маташма инде, зинһар. Минем хыянәтче булуымда синең ни эшең бар? Мин үзем дә беләм кем икәнлегемне. Син нишләп кешеләрдән булмаслык нәрсәләр, сыйфатлар таләп итәсең?! — Минем башым авырта,— диде Фәиз тыныч кына — Цитромон биримме?—диде Рәмзия шулай ук тынычланып. — Кирәк түгел. Синең чыгып китүең генә кирәк. — Фәриткә шулай да сөйләмә, яме. - Кеше белән саграк булырга кирәк. Кешенең җаны бар. аңлыйсыңмы, җаны бар Кешедән көлмәскә кирәк. Кешене яратмасаң яратма, ләкин мыскыл итәргә ярамый аны! Авырта бит җан, сызлый бит ул! —Ә бер караганда миңа инде барыбер: сөйлисеңме Фәриткә, юкмы. Мондый тормыш та тормыш түгел инде. Төкерәм инде мин хәзер дөньясына. Син дөрес әйттең. —Ашыкма төкерергә дөньяга. Синең хакың юк дөньяга төкерергә. Дөнья сина төкермәгәе. — Сиңа әнә дөнья төкергән бугай. — Әйе, чынлап та нык төкерде миңа кемдер, — Фәриткә сөйләмә инде. — Ярар. Рәмзия чыгып китте. Чыннан да. төпченгәндә башкаларга караганда чистарак һәм өстенрәк хис итәм түгелме үземне? Ниндидер бөеклеккә дәгъвам бар түгелме? Төпченүем кешеләрне аңлау өчен түгел, үземне аңлар өчен, ахрысы. Кем миңа хокук бирде кешеләргә бәйләнергә, аларны оялтып маташырга9 Гаепне үз өстемә генә алмас өченме? Бу бит ахмаклык бер уйлаганда. Кайткан көнне үк Фәриткә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Озак уйланмады бу турыда. Камил белән булган әңгәмәдән сон ук үзе өчен катгый карар кабул кылды: Фәрит белергә тиеш < Фәритнең ышанасы килмәде. Ләкин Рәмзия үзе дә яшермәде. Ул көнне бүлмәләрендә каты сугыш чыгар дип уйлаган иде Фәиз, ләкин тавыш-тын чыкмады. Авыр иде ана ул төнне. Намусы кушты ана әләкләргә. Бәхетссзлеккә дучар булган бу гаиләнең киләчәге турында да күп тапкырлар уйланды ул. Рәмзиянең беренче мәртәбә сөйләшкәндә ачынып үкенүләре аңа башта соклангыч булып тоелган иде. ул хәтта дөньяда шундый кешеләр барлыгын күреп, илһамланып та киткән иде Кешеләр арасында бөек хисләр бар икән дигән уй аны яшәргә өндәгән иде Әмма бу ялган икән ләбаса Рәмзия дә башкалардан ары китмәгән икән Фәрит алдында гаебен танымаган. Ләкин гаебе бар микән аның? Гаебе юктыр дип уйлар идеи, ул бит Фәритне бик яхшы белә. Ул бит Рәмзиясен гафу итеп, яратып яшәп ята аның белән. Алар шул ук атнада аерылыштылар һәм икесе дә поселоктан киттеләр. Икесенең берсе генә дә аның белән саубуллашырга кермәде. Берсе дә каргамады да. рәхмәт ia әйтмәде Фәрит тә кереп хушлашмады бит Фәритнең киләчәк тормышы кешеләрчә корылсын өчен, аны бүтән мыскыл итмәсеннәр, алламасыннар, аңа хыянәт итмәсеннәр өчен тырышты ул. Мең кат үзенә сорау бирде ул соңыннан дөрес эшләдеме Фәриткә сөйләп, әллә киресенчә яман эш кылдымы9 Ни гаҗәп, бер генә тапкыр да бу адымы өчен үзен битәрләмәде. Ләкин һәрвакыт, минем хөкем итәргә хакым юк. дип кабатлады. «Кешедә изге хисләр, изге сыйфатлар, изге төшенчәләр кыйммә1рәк!» диде ул үзенә-үзе. Фәридә сөйләп дөрес эшләдем, ләкин шулай да аларны хөкем итү бит бу Юк. Рәмзияне хөкем игү бу. Ә Фәриткә җиңелрәк булырмы аннан башка? Башкаларны хөкем итәргә омтылуы аңа гомумән тынгы бирмәде Бу капма-каршылыкны ул шулай ук чишә алмады 16 чке халәтнең тигезлегенә ул фәкать аракы ярдәмендә ирешә башлады Үзен хәмер ярдәмендә тигез рухта тоту аны хәйран тогрык- лы рәвештә эшкә йорергә. ашарга аппетитын булдырырга ярдәм итте. Нәркизә дә үзе янына гел кызмача килгәне өчен аны әрләмәде, чөнки аракы эчмәгән чагында ул бөтенләй караңгы, уйчан, кәефсез һәм ямьсез Гаилә тормышы аракыны да ташлатыр, кәефен дә күтәрер дип уйлады ул. Бер-берсснә ияләшкәч, алар бсрберсен ярага, бер-берсендә мохтаҗлык тоя башладылар шикелле. Озаграк күрешмичә торсалар, бер-берсен сагыналар иде Ярату шул түгелмени инде, дип уйлады Нәркизә Ә Фәиз Нәркизәссз дөньям бөтенләй караңгыланыр дип. аның янына ешрак йөри башлады Ул үзен булдыксыз итеп тоеп, кимчелекләр җыелмасын җиңә алмый җәфа чикте. Нәркизә. үзенчә булса да. аның халәтен шактый төгәл аңлады һәм акылыннан килгәнчә аның хәленә керергә, аңларга, ышанычын, бигрәк тә үз-үзенә ышанычын уятырга тырышты. Алар 1982 елның язында өйләнештеләр Әүвәле Чаллыдан Нәркизә- нең әти-әнисе килеп аның белән танышты Кияү ошамаса да. кызлары сайлаган кеше булгач, каршы әйтүче табылмады, ризалык белдерделәр Туй ясап тормадылар Язылыштылар да шуның белән вәссәлам ЧалЭ лига. Нәркизәләрнең ата-аналарына кунакка барудан Фәиз баш тартты. Нәркизә аптырашта калды, ләкин бергә яши башлагач, ныграк ияләшкәч, барыр, туганнары белән танышыр һәм аралаша башлар дип үзе генә Чаллыга кайтып барысын да тынычландырды. Гаилә корып яши башлагач. Фәиз «күңел халәтем тигезләнер, үткәннәрнең авыр тәэсиреннән арынырмын» дип өметләнде. Туган-тумачасы булмаган бер ялгыз карчык үлгәч, аның әле болай бик үк начар күренмәгән алты почмаклы йорты, каралты-курасы калды. Язылышкан көннәрендә үк аларга шул йортны бирделәр. Яшьләрнең бәхетләре ташып чыкты һәм алар зур, якты хыяллар белән киләчәккә өметләр баглап яши башладылар. Киләчәк хыялдагыча булмый шул ул. Өйләнешүнең шаукымы тиз арада үтеп китте. Чынбарлык кына калды. Шул чынбарлыкта яшәргә дучар ителү калды. Мәхәббәт тә өйләнешкәч башка төскә керә икән. Бармы ул, юкмы, әгәр дә бар икән, арттымы, кимедеме — тормыш мәшәкатьләре арасында аңлавы, абайлавы кыен һәм бәлки мөмкин дә түгелдер. Газаплы уйлар Фәизне, гүя. якында гына сагалап йөргәннәр. Ул үзенең дүрт ел дәвамында кичергән, вакыты-вакыты белән килеп әсир итә торган халәтенә тагын бирешә башлады. Янәшәдә көн саен кеше булу аның өянәкләренә куәт өстәде шикелле. Хатын бала тапса, тормыш үзгәрер, дөнья яктырак төсләргә буялыр, дип тә уйлады ул. Ләкин вакыт үтә торды, ә балалары тумады. Нәркизә аның сәерлегенә ияләшсә дә. сәбәбе бардыр дигән пошаманлы уй белән яшәде. Аның шикләнүен Фәиз. әлбәттә, сизенде һәм шунлыктан тагын да эчкәрәк, тирәнгәрәк бикләнде. Хатынының шикләнүен ул үзен гаепләү дип кабул итте. Көчсез, булдыксыз ир ахрысы мин. дип уйлый иде ул Нәркизәнең нәрсә дә булса аңларга тырышып, җентекләп күзәтүен сизенгәч. Бер урын-җирдә янәшә йоклаучы хатының шикләнгәч, куркырсың да. Югыйсә җинаятенең, гөнаһының ачыклануын, башка берәүнең белүен теләсә дә. нык курыкты Фәиз. Югыйсә бит Нәркизәдән дә якынрак кешесе юк аның бу дөньяда. Юк. курыкты, нык курыкты. Нәркизәгә сөйләсәм, милициягә барып әйтерме? Юк, әйтмәс. Алайса ник болай нык курыкты соң? Әгәренки белсә. Нәркизә нинди адым ясар—шул куркытамы? Яратамы ул Нәркизәне? Шуңа күрә ташлар дип куркамы? Әгәр Нәркизә ташлап китсә? Җәза тиеш түгелмени аңа? Ләкин аң астында серне ачуга каршы кемдер, нәрсәдер көрәште дә көрәште. Әкренләп көннән-көн коточкыч чиргә әверелеп барган халәтнең шул чир өчен көрәшүче көчләре серне сакладылар, беркемгә аны бирмәделәр. Аракы, бары тик аракы белән генә үзен юата алды ул. Гаилә корып яши башлагач, аракы эчүне ташлармын дигән хыялы’ тормышка ашмады. Дөньяны ул тар гына тәрәзәдән, төшенкелек томаннары аша гына күрә башлады. Гаилә тормышын алып бару бик авыр эш икән. Балалар булмаса да. уртак вазифалар, бер-берен алдында ниндидер бурычлар зур бер йөкләмә сыман иде. Уртак тормышка дучар ителү — күңеленә тулган зур пошаманлыкны әкренләп сүтүгә бик нык комачаулады. Шул чишелмәгән зур мәсьәлә аркасында киеренкелек куеруы, йөрәк ярсуы кабынгалый башлады. Ярсу, нәфрәт бөтенләй вак, пүчтәк сәбәпләр аркасында туа иде. Юк кына сәбәпләр белән хатынына беҗекләнеп бәйләнде, төрле шикләнүләр белән аны бимазалады. Авыр булса да, Нәркизә түзде. Табигате буенча сабыр холыклы хатын һәрвакыт үзен кулга алып, иренең бөтенләй аклап булмаслык кыланмышларына түзүне кагыйдә итеп үзенә сеңдерде. Фәизнең психикасы үзгәрешләр кичерүне дәвам итте. Үткәннәр өчен зур җаваплылык һәм гаеп хисе тою артты. Төшенкелек өянәкләре инде элегрәк тә абайлама иде, ләкин хәзер өметсезлек, чарасызлык тою нык артты. Чөнки гаилә тормышында котылгысыз рәвештә барлыкка килгән көнкүреш таләпләре өлгерлекне сорады, ә үткәннәр өчен кайгыру анын активлыгын какшатты һәм ихтыярын киметте Менә шушы капма-каршылык үзенең булдыксызлыгын, көчсезлеген тануны ныграк кузгатты Элекке вакыйгалар өчен гаеп хисе һәм көчсезлеге тормыш авырлыклары каршында өметсезлек белән кушылды. Нәтиҗәдә, тора-бара. үз-үзен бәяләве түбәнәйде, үз-үзенә ышанычы кимеде. Үзе дә сизмәстән, аның холкы кинәт кырысланды, әшәкеләнде Гәрчә үзе аңламаса да. моның зур сере юк иде. Тормыш алдында көчсезлеген. дөньяга җайлаша алмавын ул каяндыр килеп чыккан ярсу холыксызлык белән капларга тырышты. Кирәкмәгән чакта да кычкыручанга әйләнде. Хатыныннан көнләшә башлавы да үзенә ышанмау, үзендә көч тоймаудан. адәм актыгы бит мин дигән хәшәрәт уйдан иде Хатынына кул күтәргән чаклары да була башлады. Монсы да үзенең көчсезлеге нәтиҗәсе иде. Холкы начарлана башлау белән беррәттән. анарда гаделлек хисе, башкаларга карата артык нык таләпчәнлек, һәрнәрсәне идеальләштерүгә омтылу чагылды. Кешеләрдән чисталык, сафлык эзләде, гәрчә үзе әхлак кануннарына идеаль рәвештә туры килмәсә дә. башкалардан тулы гаделлек өмет итте. Эштә аның белән бөтенләй аралашмый башладылар — ычкынган кешедән ераграк йөрү яхшы дигәннәрдер. Эшенең дә рәте булмады, шулай да аны кызганып тоттылар, кумадылар. Киресенчә, җиңелерәк эшкә капкада дежур т орырга куйдылар. Көннәр буе китап укып утырырга бик җайлы булып чыкты яңа эш. Көненә берничә тапкыр өянәкләре кузгала башлады, моны ул. әлбәттә, аракы күп эчү нәтиҗәсе, дөресрәге, махмыр галәмәте дип уйларга тырышты, һәм инде әлбәттә «баш төзәтәм» дигән сылтау белән, аракы эчеп, өянәкне вакытлыча куып җибәрүгә гадәтләнде. Аракы күпмедер дәрәҗәдә баланска китереп, аны кеше кыяфәтенә кайтара иде. Эчкечелекнең һәрбер очракта тирәнтен психологик сәбәбе булмый калмый Юлдан язган бәндә шул сәбәпне юк итү чарасы буларак эчә аракыны. Эчкәч рәхәт икән, димәк, айныгач аңа читен. Яхшы тормыштан читен булмый бит. Айныгач, тәннең хәлсезләнүен ул үзе көтеп ала башлады Хәлсезләнүне көтеп алу үзе хәлне бетерә иде. Тора-бара, аракы эчкәннән сон. икенче көнне, шул авыр халәтне көтеп, куркып йөри торганга әйләнде Курку хисе әлеге начар халәтне китерә, ә инде хәл авырайгач, курку тагын да көчәя, моннан хәл тагын да ныграк начарлана. Менә шундый коточкыч боҗрадан ул ычкына алмый җәфа чикте Йөрәк кысып, хәл бетеп, тәнне салкын тир каплап алгач. Фәизне үлем куркыта башлады. «Куркам микәнни үлемнән?» дип уйлады ул Юк. үлемнән түгел, башка нәрсәдән, үлем белән бәйле булган нәрсәдән курка иде У л «г U с Нәркизә аның чирләвен бары тик аракыдан гына күрде һәм башка хатыннар кебек үк ирен эчкәнгә битәрләде. Хәтта: «Әниләргә кайтып китәм!» дип тә куркыта башлады Фәиздә кешеләрдән, аларның фикереннән курку көчле иде Өйләнеп хатын белән тора башлагач күпмедер дәрәҗәдә башкалардан ким түгеллеген исбатлады ул. Ләкин балалары булмау, каралты-курасының начарлыгы. башкалар шикелле шабашка эшләп акча туплый алмавы аның кимлек тойгысын арттырды. Ялгыз чагында баш ватыр нәрсә кимрәк икән. Хәзер таләпдер чиксез күп, ә аларны үтәргә рухи мөмкинлек һәм дәрман юк Аракы эчкәч кенә күңелдә тигезлек урнашып, тәндәге спазмалар кими һәм депрессияләрнең кечкенә төнлегеннән күренгән дөньялар ачылып. яктыра иде Ләкин айныта бит барыбер. Айнымыйча да булмый. Әмма айнулары ай-һай авыр ла. 17 беркөнне төнлә йөрәге каты авыртты. Йөрәк дарулары гына куркуны җиңә алмадылар, тын бетүне, йөрәкнең шашып тибүен туктатырлык дару табылмады. Ашыгыч ярдәм машинасы бик озак килде. Бу вакыт арасында Фәиз инде йөз кат үлеп, йөз кат терелде. Врачның: — Нәрсә булды?—дигән беренче соравына Фәиз ничек җавап бирергә дә белмәде. Күңелдәген аңлатып булмый, ә авыртуларны, тын бетүләрне сөйләргә сүз җитмәс кебек тоелды. — Йөрәк... Тын бетә. Авыз корый. Тир бәреп чыга Куркыта. Ул өзеп-өзеп сөйләгән арада врач аның йөрәген тыңлады, пульсын тикшерде, телен карады, кан басымын үлчәде, кыштыр-кыштыр нидер язды. Врач хатын аның сап-сары йөзенә карап икеләнеп торгандай булды. — Нәрсә булды?—дип кабатлады ул соравын. Әмма ләкин бу юлы инде әлеге сорауның мәгънәсе бөтенләй башка иде. «Нәрсәдән болай булдың соң син, япь-яшь егет?—дип сорамакчы иде, ахрысы, ул. — Аракы күп эчтем мин,—дип пышылдады Фәиз. Бу исә аның, чирнең төп сәбәбеннән ераграк китеп, аракы галәмәте дип уйларга тырышудан һәм шул ук вакытта врачның шушы коточкыч соравыннан котылырга ниятләнүдән иде. Нәрсә булды? Ул бит үзе дә аңламый нәрсә булганны. Аның врачтан сорыйсы килде: нәрсә булды? — Ишемия,—диде врач хатын кырыенда шәүлә сыман утыручы япьяшь шәфкать туташына.— Сине наркологиягә җибәрергә тиеш мин. Тик бу хәлдә анда алып бару дөрес булмас. Синдә — киеренкелек стенокардиясе. Терапиягә салырлар, мөгаен. Алып китәбез сине Әнә шундый диагноз белән ул бер айга якын Т. больницасында ятып чыкты. Симптомнары ишемия чиренеке шикелле булганга күрә, шундый диагноз куйдылар аңа. Асылда исә сәбәп психоневрологик иде. Йөрәк терапиясеннән тыш, төрле тынычландыра торган дарулар кабул иткәч, хәле бераз җиңеләйде. Тәкъдим ителгән даруларны даими эчеп торды, әмма аларнын ярдәме тиешле дәрәҗәдә булмады Йөрәк авыруы башланган дип нык курыккан иде ул. Дәвалаучы врач: «Нервыларыгызны ныгытсагыз, йөрәгегез начар түгел сезнең,- диде.— Сез әле яшь, яшәү рәвешен үзгәртегез, обстанов- каны алыштырыгыз, аракыны эчмәгез».—диде. Бу, әлбәттә, куркуны киметте, чөнки соңгы вакытта, авырткан бер җирен кысып тотып, фәлән җиремдә чир башланды бугай, теге җиремдә ниндидер ялкынсыну, ахрысы, дип үзенең котын үзе алып яшәде Тиз ышанучан һәм шулай ук шикчел, куян йөрәкле Нәркизә «юктыр» дип тынычландырасы урында, киресенчә, йөзенә куркыну чыгарып, ары-бире чабып дарулар эзләп, елап йөгереп йөрде. Аның шулай кыбырсуы Фәизгә җитә кала, үзе уйлап чыгарган чирләрне, тагын да ныграк фантазияләп, аңында көчәйтә. Больницада ятып чыгу бераз хәл кертсә дә баш, психика шул ук калды, һәм инде әлбәттә уйлар, күңелдәге төеннәр шул килеш сакландылар. Больницадан нормаль кешеләр сыман чыгу аны куандырды. Димәк, бөтенләй чирләшкә түгел, әгәренки бөтенләй хәлсез кеше булса, әле яткырырлар иде. Чыккач дарулар эчүне дәвам итте. Ярдәме тиядерме, юкмы — аңлашылмады. Хәлем бөтенләй үк начар түгел икән әле дигән уй белән ул тагын аракы белән «дуслашты». Нәркизәнең зарлануларын ул колагына да элмәде. Нәтиҗәдә, күп тә үтмәде, әкренләп больницага кадәр булган халәтенә кайтты. Нинди чир икәнен әйтерлек түгел бүген бу җире авыртса, икенче көнне геге төше авырта торган булды. Гомумән, хәлсезлек, йөрәк тибешенең ешаюы нинди очракта, нәрсә ашагач башлана анысын шулай ук әйтә алмады. Чөнки өянәк теләсә кайчан, хәтта төн уртасында да башлана иде Тора-бара аракы эчми калган көне бөтенләй булмый башлады Аны белән ул үзе дә. моны аңлап, нык пошаманга калды. Нәркизә кызганса да. кайвакыт кычкырып җикерә торган булды: Дәваланырга кирәк, тәмам эчкечегә әйләнеп беттең ич инде. Аның бу кычкыруларына каршы эндәшмәде ул. чөнки хатыны дөрес әйтә. Үзе дә бу зәһәр еланнан ничек тә ычкынырга кирәклекне бик яхшы аңлый Ләкин булмый бит. Шулай да бер көнне кыюлыгын җыеп, наркологка барырга карар кылды ул. Стационарга ятудан баш тартты. Аны өч елга учетка куйдылар да бер кан дару биреп кайтарып җибәрделәр. Моннан тыш ай саен барып наркологка күренергә мәҗбүр иттеләр. Хисапта торуын торды, ләкин аракы эчүне ташламады. Унбиш көн генә түзде эчмичә. Алай гына да түгел, аның эчә торган дозалары артканнан-арта барды, ә исерүе кимеде. Соңга таба эчкән саен бөтенләй исерми башлады, бары тик. бертөрле үзгә халәткә кереп, аракы шаукымы чыгып беткәнне куркып көтеп утырырга гадәтләнде. Бодай булмый, болай озак дәвам итә алмый иде. 18 ергә тора башлаганнарына өч елдан артып киткәч менә инде, ниһаять, сөйләде хатынына. Шундук ишелеп өстән йөк төште кебек. Җиңеллек тоелмады шикелле, ләкин инде хәзер барыбер җиңелрәк булыр дигән өмет туды Чөнки бу KO I очкыч хикәяне тыңлаган Нәркизәнең күзләре акаймады, ул кычкырып җибәрмәде, чыгып йөгермәде һәм иреннән өркеп почмакка посмады Күңелен ачып салгач, ул тынычланып китте. Нәркизәдә дә канәгатьлек беленде. Сөйләвен сөйләде, ләкин УЛ ВАКЫЙГАГА бәйле сораулар, мәсьәләләр бихисап һәм дә аларга кем җавап бирер Нәркизә барыбер ВАКЫЙГАНЫҢ сәбәбенә төшенергә ярдәм итә алмаячак. Нинди сәбәбе бар икән соң моны ул белми, ләкин күңел эзли, сәбәпне көн-юн эзли Нәркизәгә җиде ел буена үзендә асрап йөрткән нәрсә турында бәян иткәч, ха тынының гадәттәгечә үзен тыныч тотуын күргәч. Фәизнең хәле яхшырып киткәндәй булды Аппетиты яхшырды, битенә төс керде Соңгы вакытта тәмәке тартканда күңеле болганып, саруы кайный иде. хәзер исә гәмәкене дә тәмләп тартты Баш әйләнүләр бетеп кипе Шулай да хатынына ул шактый вакыт сынап карап йөрде ничек тәэсир итте икән сөйләгәннәрем, дип шөбһәләнде. Әле белгән юк. Нәркизә киләчәктә нинди мөгамәләдә булыр, чөнки хикәяне тыңлаганнан соң бит әле. аны тәгаен аңлап, асылына төшенеп үзендә бәя бирергә кирәк. Бу бит гадәт и вакыйга түгел. Хатынының мөнәсәбәте тора-бара үзгәрмәсме дип ул һаман көтә бирде. Нәркизә исә аңа кат-кат кабатлады Кайгырма. Фәиз. гаепле түгелдер син Коткара алмагач, нишлисең бит инде Ирен эчтән ашап йөргән нәрсәгә ул. ниһаять, төшенде Чынлап га коточкыч вакыйганы кичерергә туры килгән ана Билгесезлек яман әйбер, хәзер инде. Фәизнең нәрсә белән чирләвенең сәбәбенә төшенгәч, барыбер күңел тынычрак. 81 Б Аның тынычландырырга тырышуына Фәиз гел: Коткармадым бит,—дип кабатлады. — Коткара алган булсаң, коткарыр идең. — Кулымны ныграк сузмадым Ул мизгелне мин аермачык хәтерлим, тагын аз гына сузылган булсам, бәлки коткарган булыр идем. Аннары әле мин... торып йөгердем ич. Йөгердем, аңлыйсыңмы? — Курыккансыңдыр. Вакыт узган инде, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. — Булмый шул. — Ә сәламәтлегең турында менә кайгыртсаң ярый. Болай җәфаланырга ярамый. Дәваланырга кирәк. — Инде күпме больницада ятарга була? — Күпме кирәк, шул кадәре ятарсың тагын. Гомерләр алда әле. Синең хатының бар. Әле, алла боерса, балаларыбыз булыр. Әйбәт кеше бу Нәркизә Ярый ул бар әле. — Булыр микән балаларыбыз? — Булыр, булыр. Син тынычлан гына. Барысы да әйбәт булырга тиеш. Ә кайда, ничек дәваланырга тиеш соң мин синеңчә9 Нәркизә әйтергә микән, юк микән дип беркавым уйланып торгач, тәвәккәлләде: — Син психотерапевтка барып кара. Синең кан басымың уйнаклау, калтырану өянәкләре, тирләвең — һәммәсенең сәбәбе бер генәдер, минемчә. — Мин аның сәбәбен беләм! Психотерапевтка дисеңме? Әйе, тикшеренергә кирәк. Әллә нинди профессорлар бар лабаса. Дөрес диагноз кирәк иң элек. Дөрес әйтәсең. Ябык биналардан курку, кояш астында йөрәк нык тибү, бер урында озак утыра алмау тикмәгә түгел бит инде. 19 -уазан чын мәгънәсендә кайный. Казан аңа таныш. Бу кала белән аның күп уйлары, хисләре бәйле. Психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты, өлкән яшьтәге агай- күзлекле битендә бер генә җепселе дә селкенми торган тыныч кеше булып чыкты. Аны йомшак күңелле күршегә дә, ниндидер «чыбык очы» туганга да, танылган артистка да, муллага да. гадел судьяга да охшатырлык иде. Кыскасы, җыелма образлар иясе иде бу абзый. Аның нинди милләттән икәнлеген дә аңларлык түгел, әйтерсең лә, аның милләте гомумән юк. Карап торуга ниндидер якын, үз кеше кебек тоелса да, аңарда җитдилек һәм хәтта кырыслык та күренеп тора. Психотерапевт күптәнге танышын очраткан сыман ягымлы итеп һәм шул ук вакытта профессионалларга хас җиңелчә корылык белән каршы алды. — Исәнмесез,—диде Фәиз нык каушап. Ул ишекне ябарга онытты, шундук исенә төшеп борылды, ишекне япты, ялгыш каты итеп шапылдатты һәм докторга карап гаепле елмаеп куйды Елмаю килеп чыкмады, менә шундый җебек инде мин дигән сыман чыраенда гафу үтенү генә беленде — Рәхим итегез,— диде доктор егетнең каушавына игътибар итмәгән булып. Ә үзе инде пациентны ишек бусагасында пәйда булу белән үк җентекләп күзәтә башлады.— Исәнмесез. Утырыгыз. Фәиз өстәл янына килеп докторның каршына утырды һәм шундук сикереп чорын чыгып йөгерергә теләде. Ул хәтта качарга дип кымшанып та куйды. Психотерапевт та моны сизми калмады. Ерактан килгәнсез, ахрысы. Арыгансыздыр, тынычланыгыз, бераз хәл алыгыз. Тәнегезне бераз йомшартыгыз Киеренке тотмагыз үзегезне. Врач нәрсәдер язды, әллә Фәизнең бераз тынычланганын көтеп утыруы. әллә, чынлап та. язып бетерәсе нәрсәсе бар иде. Фамилиясен, каян килгәнен сорагач, күзлеген төзәтеп: Тыңлыйм сезне, диде. Фәиз нәрсәдән башларга белми аптырады. Инде күпме вакыт бимазалаган чир турында тиз генә ничек аңлатмак кирәк? Шунысы бәла - ул бит үзе дә аңламый үзенең чирен Психотерапевт зур дикъкать белән пациентны күзәтте. — Нәрсә борчый сезне? Фәиз үзе белән алып килгән авыру тарихын өстәлгә куйды. Монда аның терапиядә һәм наркологиядә ятканда язылган күрсәтмәләр тупланган иде. Врач ул кәгазьләрне тиз-тиз генә актарды һәм үзенә әһәмиятле нәрсә тапмады булса кирәк — Хәлем бик начар минем.— диде Фәиз чак кына ишетерлек итеп, аның чыннан да. хәле юк иде. Доктор аның хәлен аңласын өчен, ышанырлык булсын дип. ул бераз ясалмалык белән дә әйтте бу сүзләрне. Врач шул көе — какшамас һәм каушамас кыяфәттә пациентны «өйрәнеп» утырды. — Ничегрәк инде ул «начар»?.. Фәизнең кинәт башы әйләнә башлады, чыгып йөгерү теләге тагын туды, ләкин торып йөгерә башласа да. ишек ка гына житкәч егылыр иде. мөгаен. Торып китәргә ул үзендә коч тапмады Докторның күзләреннән курыкты ул. Аның күз карашы бернинди яманлык вәгъдә итми, әмма сораш 1ырып утыручы кешенең күзләренә карарга барыбер куркыныч Йөрәк авырта, тын бетә. Йокы начар Аппетит юк Йөрәк нык кага. Куркам мин. куркам. Машинада утырып барганда да. кеше күп булганда автобуска керергә дә куркам Кояштан куркам. Гомумән, эсседән йөрәк нык тибә башлый. Ябык биналар куркыта. Фәиз нзеп-өзеп санаганда докторга карамады, чөнки ачыктан-ачык беркемгә дә боларны сөйләгәне юк иде аның Кемгәдер бу турыда әйтсә, ул кеше аны гаепләр сыман иде. Доктор икәнен аңлый, ләкин барыбер куркыта чит-ят кеше бит ул. Ул сөйләгәндә докторның язып утырмавы Фәизне бераз тынычландырды. Әйгкән бер сүзен язып барырлар дип тә курыккан иде ул. — Хәлегез нишләп начар икәнне үзегез әйтә алмыйсызмы сон? дип сорады психотерапевт тыныч кына Фәиз кинәт башын күтәрде: әллә бу доктор берәр серемне белә микән дигән уй сискәндерде аны Врач исә һаман >ыныч һәм аның чыраеннан бернәрсә аңлап булырлык түгел иде Докторга карагач шунысы анык аңлашыла дошман түгел ул. дошман түгел Бернәрсәдә дә гаепләргә жыенмый. ахрысы Киресенчә, ярдәм итәргә телидер ул. Чөнки ярдәм сорап киләләр бит ана Әгәр явызлык эшли торган кеше булса, аның янына беркем дә килмәс иде. Фәиз. уйларыннан көчкә арынып, текәлеп карап утыручы докторга эндәште: Нәрсә дидегез сез? Хәлегезнең начарлыгын үзегез нәрсәдән күрәсез? Сәламәтлегемне аракы эчеп бетердем бугай мин — Күп эчтегезмени? Күп. Чирнең каршы торуы иде бу Газапны яклый торган көчләр Фәизне инде әллә ничә тапкыр чыгып качарга өндәделәр, этәреп каралылар Чирләвен аракыга сылтавы да чын сәбәпне яшерергә маташудан иде Каршы гору көчләре бирешергә теләми, алар кешене гүргә керткәнче жәфаларга. изәргә, таптарга әзерләнгәннәр Ә курку9 диде доктор һәм шундук курку турында сораганына үкенеп куйды Ләкин сорау бирелгән иде инде. Пациент та алай начар реакция бирмәде кебек. Шулай да үзенең чире турында әңгәмә башлау Фәиздә кызыксыну уятты, аның кинәт үзенең авыруы, интегүләре турында сөйләшәсе килә башлады. — Куркумы9—диде ул. урындыгында җайлабрак урнашып. Моңа кадәр ул урындыкта бик җайсыз, кырыйга гына утырып тора иде.— Шул үземнең сәламәтлегем өчен куркудыр инде ул. Хәлем әйбәт чакта да менәменә читен була башлар, авырый башлармын дип хәвефләнеп, көтеп йөрим бугай мин. Доктор акрын хәрәкәтләр белән, ашыкмыйча гына аның йөрәген тыңлады, пульсын санады. Күзләрен, уч төбен, тән тиресен тикшерде. Фәиз инде бүгенгә шуның белән тәмам, икенче көнне килерсең дип чыгарып җибәрерләр дип уйлаган иде Ләкин бу әле башы гына икән. Доктор урындыгында киерелебрәк утырды да: — Әйдәгез, авыр булмаса, үткән тормышыгызны сөйләгез әле.— диде. Ничек инде үткән тормышны?! — Беркая да ашыкмыйсыздыр ич? — дигән булды доктор. Юк. — Шулай булгач, ашыкмыйча гына, тәфсилләп сөйләгез, балачактан ук алып. Вакыт күп безнең. Ашыкмыйча гына. Аңламадым, нәрсә сөйләргә? Врач бераз елмаерга булды һәм аның йөзе кинәт яктырып китте: - Сез нинди врач янында икәнегезне аңлыйсыздыр дип уйлыйм. Мин психотерапевт. Безгә, гадәттә, тормыш авырлыкларын сөйләргә, кайгы белән уртаклашырга киләләр. Язмышларын сөйлиләр безгә, гадәттә. Бу сезгә дә. мина да кирәк. Әңгәмәбезне дәвам итү зарур. Авыр булса, бүген сөйләмәгез. Фәизнең сөйлисе дә килә, күптән инде кемгә булса да сөйлисе килә иде. Тик нәрсәне сөйләргә соң? Бөтен булган хәлләрне түгелдер бит инде? - Ничек инде үткән тормышны сөйләп булсын?! — диде ул аптырап. — Биографиягезне сөйләгез. — Башыннан укмы? Доктор тагын да яктырак елмайды: — Әйе. Психотерапевт биографияне белергә тиеш. Фәиз зур авырлык белән, аннан-моннан йолкып сөйли башлады. Сөйли башлагач ул кызып китте, үзенең сөйләвеннән тәм таба башлады. Игыибар белән тыңлап утыручы булгач, аңа сөйләү рәхәт тоелды. Сөйләгәннәре шактый алама һәм өзек-өзек булса да. күңелендә ул күтәренкелек сизде, әйтерсең лә. тыгызланган төен урнашкан җиргә якынайды. Гүя. коточкыч чабыштан соң финишка якыная. Хәтердә казынасы да юк иде. ташып чыгар дәрәҗәгә җитеп мөлдерәмә тулган хисләр монсу һәм урыны-урыны белән куркыныч хикәя булып психотерапевт бүлмәсендә яңгырап торды. Детдом. Казан. Армия. Гаскәрдән соң эчә башлавы Шул эчүгә бөтен булган симптомнарын бәйләргә тырышып сөйләде дә сөйләде. Күп нәрсәләр төшеп калды. Үзе теләп тә түгел шикелле, үзеннән-үзе ниндидер иләк аша чыкты хикәясе. Биографиясен эчтә кемдер төзәтеп, йә киресенчә, бозып җибәргән шикелле булды. Ул тирләп чыкты, биге алсуланды, спазмалардан арынган тәненә җылы булып кан йөгерде. Мускулларның киеренкелеге бетеп китте. Шул эчү аркасында чирлимдер инде мин.— дип тәмамлады ул сөйләвен. Аракы аркасында дип кистереп әйтмисез инде алайса? — диде доктор. пациентның сөйләвеннән канәгать калып.— Чөнки «чирлим» димисез, «чирлимдер» дисез. — Аракыдан, аракыдан. Күп эчтем бит мин. Соңгы вакытта көн саен эчә башладым. Доктор беркавым Фәизгә карап уйланып утырды. Ниһаять, әйтеп куйды: — Эчүегез — нәтиҗә. Сәбәп түгел. — Аңламадым?.. — Сез күңелдәге дискомфорттан котылыр өчен эчүгә тотынгансыз.— Ул аның авыру тарихын актарды.— Йөрәк начар түгел. Кайбер анализларда үзгәрешләр бар шикелле, ләкин андый читкә тайпылулар табигый хәл — функциональ үзгәрешләр нәтиҗәсе. Үзегезнең организмыгыздан гаеп эзләп йөрмәгез. Организмыгызда патология юк. Ә халәтегезнең начар булуы функциональ күренеш. — Чирдер бит инде ул? — Функциональ чир. диде доктор кырт кисеп. Хәбәрне пациент авыр кабул итмәсен өчен шундук дәвам итте - Аның да сәбәбе бар. әлбәттә. Ә болай күңелегезне нәрсә борчый соң. конкретно? — Иң беренче чиратта шом. курку, хафалану. Сәбәбен дә белмим. Куркыныч Шуңа аракыга ябышкаксыздыр. — Бәлки шулайдыр. — Нәрсәдән дә булса котылырга тырышкансыз бит, шулаймы? Аракыны ник эчәләр инде, дип иңнәрен сикертеп куйды Фәиз — Аракыны беркем дә тиктомалга күп итеп эчми. Алкоголизмның беркайчан да психологик сәбәбе булмый калмый. Врачның кыяфәте, үзен тотышы, хәрәкәтләре, сөйләшүе зур көчкә, хәтта сихри кодрәткә ия иде. Шул ук вакытта аңа ышанып, таянып була шикелле тоелды. Бик шомлы тынлык урнашты. Иң әһәмиятле мизгелләр иде бу — күп пациентларны күргән доктор өчен дә. дөньяда әле күп яшәмәгән булса да, шактый күпне күргән пациентка да. Доктор беренче булып тынлыкны бозмаска тырышты. Бәлки бүгенгә җитеп горыр дигән уе да бар иде аның. Фәиз аның көтеп утыруын аңлады һәм сөйләргә булды. Бу кеше сатмас. Бу ак халатлы кеше инде, мөгаен, беләдер дә. Йөрәкне тыңлаганда ук аңлап алгандыр Алар шактый вакыт бер-берсен сынагандай карап утырдылар Безне беркем дә ишетми, дип әйтергә кирәк тапты доктор. Син миңа ышанасыңмы? — Ышанам, диде Фәиз чак кына ишетелерлек итеп. Фәиз сөйли башлады. Ишетелер-ишетслмәс итеп. ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ сөйли башлады. Озак сөйләде. Елый-елый. Үзенең биографиясен кемгә дә болай ук тәфсилләп сөйләмәгән иде әле ул БУ ВАКЫЙГАНЫҢ һәр мизгелен сәгатьләр буе сөйли ала Аның өчен инде хәзер тыңлаучы да кирәк түгел иде. Аның өчен доктор әллә бар. әллә юк Бу бер адәм баласының тәүбә-истигьфар кылуы иде. Аның бәян итүе кичен чыккысыз моңлы бер җыр кебек иде Кайвакыт үзенең коточкыч хикәясе аңа ләззәт тә бирә, иде бугай Чөнки УЛ ВАКЫЙГА инде мәңгегә аныкы, аның бәгыренә тамыр җәйгән, аны йолкын ташларга маташкан сурәттә дә. бәгырьләрдән шарлап кан ага башлар, мөгаен. Аны сөйләве коточкыч авыр да. шул ук вакытта аны котылгысыз рәвеш I ә сөйләргә мәҗбүр булу, кем белән дә уртаклашу, ни гаҗәп! рәхәт тә иде Әле сөйләп бетергәч тә ул сулкылдап елавын дәвам итте. Дөресрәге, туктала алмады Ә доктор аны тынычландырмады. Елау яхшы Еларга кирәк Күз яше агарга тиеш. Фәиз көпе. Каршысында доктор барлыгын исенә төшерү белән көтә башлады ни әйтер’ Бу мәхшәрне ул ничек кабул игәр? Психотерапевт бер дә аптырап калмады Гаҗәпләнмәде Баш чайкамады. Пациентына кушылып еламады. Фәиз бүлмәгә аның янына кергәндә ничек утыршн булса, шундый ук кыяфәттә тыныч кына утыра бирде. Доктор барыбер якын, үз кеше иде. Аның чыраенда да. кыяфәтендә дә берни үзгәрмәде. Докторның битарафлыгы Фәизне бераз аптырашта калдырды. Доктор игътибарсыз тыңлагандыр да, сөйләгәннәремнең асылын аңламый калгандыр дип ул кат-кат үзен битәрләргә тотынды. — Зәбирне мин үтердем, мин. Мин гаепле, мин. Аңлыйсызмы? Мин аны үз кулларым белән үтердем дип әйтсәм дә буладыр. Ник дәшмисез? Мин коткармадым аны, коткарырга теләсәм, мөгаен, коткарган булыр идем. Ник дәшмисез сез? — Ә нишләп әле син бу вакыйгада фәкать үзеңне генә гаеплисең? Кемне гаепләргә тагын? Мин инде гаеплеләрне эзләп карадым бугай. — Гомумән, сез өстегезгә тормышыгыздагы барлык вакыйгалар өчен гаепне алмакчы буласыз. Бөтенесе өчен бер кеше генә жавап бирергә тиеш түгел. Бер кеше генә гаепле булмый. Хәтта аерым алган вакыйгада да бер генә кеше гаепле булмый. Фәиз шаккатып докторга карады: Карагыз әле. мин дә бит еш кына шулай уйлыйм. Минем бит инде әллә нинди конфликтлар булып бетте гаеплеләрне эзләп. Мин инде күп кешене рәнҗеттем бугай бәйләнеп, гаеп эзләп. — Менә күрәсезме, монда да сез үзегезне гаепле итәргә маташасыз. Алай бөтен гаепне күтәрергә кирәкми. Дөньядагы барлык гаеп-хаталар- ны күтәреп булмый — шартлап сынасың, энекәш. — Минем гаебемне беркемнең дә уртаклашасы килми бит. — Беркем дә үз теләге белән синең гаебеңне бүлешмәс. Ярар, читкә китмик әле Әйдә, төп вакыйгаңа кайтыйк. Син үзеңне инде кайчаннан бирле кибет басуда, каравылчының башына сугуда, дустыңны сазлыкта батыруда гаепләп җәфаланасың. Әйдә анализлап карыйк әле. Каравылчы исән. Урлаган әйберләр синдә түгел. Зәбир батып үлгән, аны син үтермәгәнсең. Җиде ел вакыт узган. Син шушы вакыт арасында искиткеч озын юл үткәнсең, син инде башка кеше. Үзен ул вакыйгага бәя биргәнсең, җиде ел вакыт узганнан соң шул ук проблема белән монда килгәнсең. Миңа психотерапевт буларак — бу факт бик кыйммәт, бу бик күп нәрсә турында сөйли.— Ул кинәт елмайды.— Шуннан соң бүтән кибет басканың юктыр бит инде? Фәиз докторның шаяруыннан аптырап китте: — Юк. Шулай булгач! диде доктор тагын да киңрәк елмаеп. Ул алгарак иелеп тавышын әкренәйтте.— Мин сиңа ант итәм. беркемгә бернәрсә әйтмәячәкмен синең турыда. Курыкма. Кайгырма. Монда бернинди тупыйк юк, инде барысы да хәл ителгән. — Зәбир исән түгел бит. — Нишләргә соң инде хәзер? — Сазлыкта кулымны аңа сузганда, никтер, ныграк сузудан тукталдым Хәтта кулымны бөтенләй сузасым килмәгән шикелле дә булды бугай. — Әйдә, бу турыда иртәгә иркенләп сөйләшербез. Казанда берәр туганыгыз бармы? — Юк — Алайса стационарның неврозлар бүлегенә яткырып торам мин сине. Каршы түгелме? — Каршы түгел. Палатада кешеләр күпме соң? Ә син курыкма кешеләрдән Кешеләр белән аралашмыйча яшәп булмый. Бу дөнья, энекәш, кешеләр дөньясы. Әйдә, бүгеннән башлап кешеләрдән курыкмыйк. Үзең уйлап кара, әгәр ’ кешеләр бер-берсеннән курка башласалар, ул очракта, мәсәлән, синнән дә куркырга тиешләр бит. — Мин үземнән дә куркам бит. Иртәгә дәвам итәрбез бу турыда да. Үзеннән курыкканга кешеләрдән куркасыңмы, әллә кешеләрдән курыкканга үзеннән котын алынамы9 Монысы да сорау бит әле аның. Күрәсенме. сөйләшкән саен сораулар туа тора. Ә син берүзен бөтен сорауларга жавап эзләп йөрисен бу дөньяда. Кешеләрнең синең турыда ни уйлавы бүгенге көндә сине борчырга тиеш түгел. Кеше фикере, әлбәттә, әһәмияткә ия була кайчак, ләкин бүгенге халәтендә кешеләр синен турыда ни уйлаганы түгел, киресенчә, синен кешеләр турында нинди фикердә булуың үзең өчен алгы планга чыгарга тиеш. Аякка басар өчен. Бернинди фажига күрмим, энекәш. Әңгәмәбез дәвам итәчәк Өч кешелек палатада тыныч кына ят. сиңа тел-теш, җил-янгыр тидерүче булмас. Шуннан соң доктор ак халатлы кызга эндәште һәм Фәизне өченче каттагы неврозлар бүлегенә урнаштырырга кушты. Палатада ике кеше йоклап ята иде Фәиз үзенең караватына барып ятты. Шул ук кыз аңа ниндидер таблеткалар алып керде, укол кадады Биш минут яткандырмы-юкмы, ул тирән йокыга талды 20 кенче көнне иртүк әңгәмә дәвам итте. Фәиз үзен битәрләгән саен доктор һаман аны яклап утырды. Ә курку ул, дустым, рухи биеклеккә ирешкән яисә омтылган кешеләргә хас. Хайваннарча, үзеңне бетереп курку турында әйтмим мин. Аннары, дөресен генә әйткәндә, бу халәтең, ничек кенә куркыныч булып тоелмасын, икенче күзлектән караганда, начар халәт түгел Мин уйлыйм, синең киләчәгең зур, бөек булачак. Пик алай уйлыйсыз? Әллә тагы. Менә сиңа карыйм да, шулай булыр шикелле. Бәлки таң калырлык эшләр гамәлгә ашырмассың, каһарманлыклар кылмассың. Шулай да, үзеңә бирелгән кайбер сыйфатларыңны югалтмассың, киләчәгең якты һәм киң булачак дип уйлыйм Мин бит дустымны батырып үтергән кеше Ничек яшәмәк кирәк9 Коткара алган булсаң, коткарыр идең. Мин аңа кулымны ныграк суза алыр идем. Мине хәтта ниндидер көч тыйган кебек булды Мин аермачык хәтерлим Хәтта кулымны сузасым килмәгән шикелле дә булып китте. Боларын үзең уйлан чыгарасыңдыр инде? - Юк! Кул сузу-сузмау мизгеленә бик зур игътибар бирәсең икән, алайса әйдә, ачыклык кертен карыйк Моның өчен безнең башыбызга беркем дә кереп сукмаячак, шулай бит. Сез аның белән ахири дуслар булгансыз, шулаймы? — Әйе. Арагызда дошманлашу очраклары булмадымы? Юк алай. Дөрес, безнең ызт ышкан-талашкан чаклар, хәтта сугышкан вакытлар булгалады. Ләкин беркайчан да ныгытып дошманлашмадык Дег домда без иң тату, тугры дуслар идек Кибеттән урлаган алтын-көмеш әйберләрне тулысынча үзеңдә генә калдыру теләге булмады дидең кичә сөйләгәндә? Мин, гомумән, кибег басуга каршы идем Кирәге юк иде миңа андый байлыкның Ул авызын кыйшайтып явыз елмайды Мин сезгә әй терт ә онытканмын ул бит чын алтын-көмеш булмаган Ясалма товар урлаганбыз без. Фальшивый, бутафория Ансында минем эшем юк инде. Бәлки аның чын алтын-көмеш булмавы яхшырактыр да. Әйтүе кыен Алай кулыңны ныграк сузарга И теләмәвеңне тойгач, бу халәтнең эчке сәбәбен бәлки якынча гына булса да сизгәнсеңдер. Бәлки хәзер сизәсеңдер? Үзеңнең берәр версияң юкмы? — Белмим инде. Шулай да, бәлки нык курыкканга күрә кулыңны ныграк сузмагансындыр? Сазлык бит. Андый хәлдә нык каушата бит ул. Нишләргә дә белмисең. Син дә бәлки каушап, куркып кына кулыңны сузмагансыңдыр? Тагын да алгарак, дустыңа табарак сузылсаң, бәлки үзең дә төшеп батар идең. — Юк. әле тагын да сузылырга мөмкинлек бар иде, батмый идем! Аннары кичә сөйләвең буенча, син торып йөгергәнсең. Куркып качаргамы, әллә дустыңны коткарыр өчен таяк яисә күсәк эзләргәме? — Белмим. — Кире килгәнсең аннары ул урынга. — Әйе. кире килдем. Зәбир юк иде инде. — Хәтерләмисеңме, кире килгәндә кулында таяк бар идеме? - Юк. бернинди таяк юк иде кулымда. -- Бәлки аның сине берәр кайчан җәберләгәне, кыерсытканы булгандыр? — Юу-у-ук. киресенчә, ул минем өчен җанын бирергә әзер булып мине яклый, башкалардан да җәберләтми иде. — Тагын нәрсә әйтә аласың дустың турында? — Тагын нәрсә инде. Аның турында сөйләүдән хәзер ни мәгънә? Төштә еш күрәм аны. — Йә. йә. менә монысы кызык, ничек итеп керә төшләреңә? Мин гел бертөрле төшләр күрәм. Зәбир озын буйлы, чибәр, бөдрә чәчле илаһи зат булып, зиннәтле киемнәрдән, ниндидер калкулыкта басып тора. Янында чибәр кызлар чәчәк җыеп йөриләр. Үзе аска карап елмая. Минем дә шул калкулыкка менәсем килә, ләкин булмый, көчем җитми. Менә башлыйм, хәл бетә, тын кысыла, аяклар ойый. Шуннан сон мин гел каядыр — шәһәргәме, поселоккамы, кыскасы, ниндидер караңгы йортлардан торган шәһәрчеккә кайтам, һәм туп-туры мунчага китәм. Сап-салкын мунчада болганчык су белән юынып утырам. Идәннәр дә. утыргычлар да таштан. Кайвакыт әллә нинди шәрә кешеләр йөри мунчада. миңа сәерсенеп карыйлар. Мондый төштән соң уянып киткәч, көне буе авырып йөрим. — Гел шушындый төшләр керәме? — Әйе. Гаҗәп! Психотерапевт өчен бу аңлашыла торган, күп нәрсәне ачыктан- ачык әйтеп бирә торган гап-гади төш. Мунчадан башлыйм. Салкын мунчада пычрак су белән юынып утыруың бу дөньяда сиңа җылылык, игътибар җитмәүнең физик чагылышы Бу дөнья сиңа чит-ят. кешеләре белән уртак тел табалмыйсың. Салкын мунча—җылылык җитмәүдән.— Доктор сораргамы, юкмы дип шактый уйлап торды һәм тәвәккәлләде — Ул көчле, җитез, абруйлы егет булган, шулаймы? — Әйе. Кызлар аны ярата торган булганнардыр инде? — О-о-о, кызлар үзләре аның артыннан йөгереп йөриләр иде. Доктор чак кына алгарак иелеп пышылдады: — Ачуың килә идеме? — Кызлар гел аның тирәсендә бөтерелгәнгәме? — Әйе. — Бераз бар иде инде. Димәк, көнләшү булган? — Дөресеп әйткәндә, ахири дустым булса да. көнчелек хисе кичерә идем, чөнки мин аңардан күпкә калыштым. Күпкә өстен иде ул миннән. Теләсә нинди компаниядә ул үз кеше, телгә дә оста иде. Ләкин бик якын дуслар идек, мин көнләшүемне аңа сиздермәдем беркайчан да. Аннары, мин аңардан бик күп сыйфатларым буенча калышсам да, ул мине үзе белән тиң күрергә тырышты, беркайчан ким-хур итмәде. Әле миндә өмет бар: бу дөньядан ул миңа үпкәләп китмәгәндер. Чөнки төшләремә елмаеп керә бит Доктор бу моментны ычкындырмаска булды. Әлбәттә, бу бик әһәмиятле күренеш. Менә бит, үзеңне акларга сәбәп бар. Елмаеп керә. Димәк, син үзеңне бөтенләй үк гаепле итеп санамыйсың?! Доктор бу җөмләне кат-кат кабатлады, пациентның аңына сеңдерергә. үзенүзе битәрләмәсен өчен нигез бирү максатыннан аны акларлык һәрбер мәлне файдаланырга тырышты Мин гаепле булмыйча тагын кем соң? — Ярар, ярар, һаман бер балык башын чәйнәмә инде, энекәш. Миңа тагын бер нәрсә ошамады әле. Син дустыңны тора салып үзеңнән өстен, мин аңардан калыштым, аның кебек була алмадым дисең. Ә бит сиңа башка кешеләрдә сирәк очрый торган сыйфатлар салынган. Син әле үзеңнең кадереңне генә белмисең. Мин ышанам, тора-бара үзеңә тиешле бәя бирәчәксең, үзеңне бәяләргә өйрәнәчәксең. Төшенкелектә калуын да яман нәрсә түгел Дөрес, синең өчен авыр, коточкыч халәт, ләкин синең чирең -синең духовность ул. энекәш. Рухи байлыгың Теләсә кемгә бирелми бит ул. Мин белмим, җәза итеп биреләме ул. бүләк итепме, ләкин шуны беләм һәркемгә дә бирелми. Мин гомер буе авырып йөрермен микәнни? Юк. син инде кризистан чыгарга бер адым ясадың, монда килдең. Бергәләп ерып чьи арбыз дип уйлыйм. Бернинди фаҗига күрмим. Яшәргә кирәк Яшәүнең мәгънәсен табарга кирәк. Дөнья барыбер алай ук начар, пычрак түгел ул. Сиңа бүген дөнья караңгы булып тоела Юк. дөньяның якты чаклары да җитәрлек, энекәш. Көчсез бит мин. терелеп булырмы? — Ә син чирлемени? — Үзегез әйттегез бит. Мин сине чирле димәдем. Аннары, үзеңне көчсез диюдән тукта. Беренчедән, син көчсез түгел, киресенчә, мин синдә искигксч зур көч күрәм. Икенчедән, көчсез булган сурәттә дә. нигә көчсез булудан куркырга?! Кем ничек үлчәгән, кем көчле, кем көчсез икәнне?! Син үз-үзеңә бәйләнүне ташла. Болай да инде озак вакытлар үзеңне булдыксыз, бернигә яраксыз дип санап, үзең уйлап чыгарган читлеккә үзеңне бикләп куйгансың. Фәизнсң күзләре тагын яшьләнде: Нишләп күптән монда килмәгәнмен. Ярый. ярый, хәзер килүең дә әйбәт. Димәк, вакыты җиткән Әңгәмәне туктатып торыйк. Үзеңнең хәзерге халәтеңне аңлыйсыңмы9 Нәрсә бара күңелеңдә, организмында? Юк. аңламыйм — Дәваланырга исәп бармы? Шуның өчен килдем дә инде мин. Мин сине ун көнгә стационарга салам. Аннары күз күрер Бергәләп тырышсак, ныгытып аякка басарсың, дип уйлыйм Чөнки бу дөньяда яшәү җиңел түгел, шуңа күрә аякта нык басып торырга кирәк, ә инде аякта нык гору өчен тотрыклы күңел халәте кирәк Доктор якты итеп елмайды, аңа ияреп Фәиз дә елмаерга үзендә көч тапты. Докторга күп нәрсә аңлашылды. Ләкин саклык кирәк. Пациентның болай да эчке каршы горуы куәтле, аны куркытырга ярамый үзенә «кереп» бикләнүе ихтимал Ачыктан-ачык сәбәпне аның әйтеп бирергә хакы юк Пациент сәбәпне аңлауга үзе якынлашкан, аңа фәкать ярдәм игәргә генә кирәк үзен аңласын. Әле әңгәмәләр күп булачак Сазлык тирәсендә йөрүләр, ул коточкыч вакыйга турында уйланулар, пациентка авыр булса да, әле дәвам итәчәк. Бу очракта ул вакыйгага ачыклык кертү кирәк, чөнки шунсыз егетне аякка бастыру бәлки мөмкин дә түгелдер. Дустына караганда көчсезрәк, ямьсезрәк булуы пациентны рәнҗеткән. дустына карата көнчелек хисләре кичергән. Әмма ләкин якын дуслар булу сәбәпле, пациент ул хисләрне «куган», юк итәргә омтылган. Көнләшүләрен һәм көрсенүләрен гел этеп чыгарган. Ләкин психиатрия әйтүе буенча, этеп чыгарылган хисләр тышка чыгып гаип булмыйлар, алар аң астындагы «мин»гә җыелып туплана икән һәм теләсә кайсы вакытта теге яки бу формада бәреп чыга. Бәреп чыгар өчен сәбәп яисә мөмкинлек кенә кирәге. Гадәттә, аң астыннан бәреп чыккан андый эмоцияләр агрессив рухта була ди. 21 әиз урнашкан өч кешелек палатада көне-төне йоклап ята торган бер карт кына бар иде. Күрәсең, аңа махсус шундый препаратлар бирәләрдер, уянгач ашый да тагын йокыга китә, тирә-якка бөтенләй игътибар итми. Фәиз. ниһаять, докторның исемен белде — Шандыров Рафаэль Марсович. Нинди милләттән икәнен кем белгән? Кирәк микән аның милләт- тен белү? Әле мондый кешене Фәизнең беренче тапкыр очратуы. Дөньяда бар шул яхшы кешеләр дә. Ул чын психотерапевт икән. Галим. Эчкечеләрне дә дәвалый икән. Фәизнең исенә Гөлүсә төште. Менә аны табып алып килергә иде монда. Аның үзендә дә, аракыны инде берничә көн эчмәгәнлектән, хәмергә сусау башланды. Башы авыртты, әйләнде. Авыз кибеп, күңел болганулар еш кабатланып торды. Ярый әле йоклата торган дарулар бирделәр, югыйсә төнлә йоклап булмас иде. Бераз тынычлану булса да, курку бетмәде. Бер атна ятканнан соң Нәркизе килеп китте. Ирен стационарга салуларына сөенде шикелле. Аны күрү Фәизнең дә күңелен күтәрде. Диагнозны Шандыров әйтте, ләкин ул бик катлаулы латин сүзләреннән торганлыктан. Фәиз аны исендә калдыра алмады. Дөрес диагноз гына билгеләсеннәр инде берүк! Тиешле дарулар гына бирсеннәр! Әңгәмәләр көн саен үткәрелде. Рафаэль Марсовичка сазлык тирәсендә әңгәмә башлап торырга да кирәк түгел иде, Фәиз үзе һәрвакыт шул сазлык тирәсендә йөрде, гадәттәгечә, үзен битәрләде, һәм Шандыров отыры аны чын сәбәпкә якынайтты. Фәиз акыллы егет, аналитик фикерле егет, шуңа күрә докторга чын сәбәпне аңа ачыкларга ярдәм итү алай бигүк кыен булмады. Күп нәрсә ачыкланды. Ул үзе өчен зур ачыш ясады. Беркөнне, ниһаять, докторга ул үзенең иң мөһим соравын бирде: - Көнчелек нәтиҗәсе булды микәнни?! — Булуы ихтимал. Турыдан-туры «Әйе» дип җавап бирергә ярамый. Пациент инде иң кирәкле, иң әһәмиятлесен аңлады. Психотерапевт аңа турыдан-туры әйтергә тиеш түгел, чөнки аның да ялгышуы ихтимал. Пациентның үзенә ышанырга, аның үзенә анализларга мөмкинлек бирергә кирәк. Шандыров бары тик өстәп куйды: Шулай шул, кешенең аңы — айсбергның өсте генә. Аның төп өлеше аста, подеознаниедә ята. һәм ул уйга чумган булып кыланды, имеш, башка уйлар белән мәшгуль. Ә үзе исә пациентның хәрәкәтләрен, кыяфәтен, гомумән, үз- үзен тотышын күзәтте. Фәизнең күңеле өчен бу зур вакыйга булды. Соңгы көннәрдә бары тик шул турыда гына уйланды. Чынлап та шулай микәнни? Кулымны ныграк сузарга мөмкинлек булган килеш Көнләшү булмый нәрсә булсын. Ф Тикмәгә сәбәбен аңларга (ырышып йөрдемени ул? Димәк, дустыннан «калышу» эзсез узмаган, җыелып йөргән Ул үзендә акланырлык хисләр тойды. Спазмалар кимеде. Төен чишелде кебек. Озак вакыг кан кермәгән урыннарга, тәнгә рәхәт биреп, җылы йөгерде — әллә дарулардан, әллә ачыш ясаганнан. Гаепле түгелдер алайса мин. дип уйлады ул. Аңым эше булмаган бит сазлыктагы каушавым. Коткарудан баш тартуым аңлы рәвештә эшләнмәгән икән бит. Подсознание ди бит Доктордан ул кат-кат сорады, төпченде. Шандыров исә һаман шул тирәдә йөрде. «Әйе» дип тә әйтмәде, «юк» та димәде, хәйләкәр рәвештә, әңгәмәне оста гына корып, тиз генә түгәрәкләп куя торган булды. 22 айткан көнне үк ул сәер шатлык һәм гаҗәпсенү белән ТЕГЕ ДА. ВАКЫЙГАга бәйле уй-кичерешләренең асылы турында Нәркизә- гә сөйләргә тотынды. Озак сөйләде. Ләззәтләнеп. — Кеше үзе аңламыйча да әллә нәрсәләр эшләп ташлый икән бит. - дип тәмамлады ул кызып-кызып сөйләвен - Анысы билгеле инде. — Зәбирдән көнләшүем ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА подсознаниедән килеп чыккан, ахрысы. — Ә кем әйтте сиңа? — Үзем аңладым. Врач нәрсә диде? — Аның ни диюе миңа инде хәзер әһәмиятле түгел. Мин аңладым. Үзем аңладым. Кулымны ник сузмаганымны аңладым мин. Исемә төште. Мин игътибар гына бирмәгән булганмын. Минем инде бу турыда бер китаптан укыганым да бар иде. Ышанмыйм, әллә нәрсәләр язалар хәзер, диде Нәркизә, ире тагын үзен битәрләргә тотынудан куркып — Кеше үзенең күпме эшен аңламыйча эшли. Мин соң әллә гаепле түгелме? Нәркизә аның сүзен җөпләргә ашыкты Юк инде, юк Гаепле булсаң, врачлар синең белән алай әйбәт сөйләшерләр идеме? Мин бит инде сиңа кайчаннан бирле әйтеп килом: юкка бимазалыйсың үзеңне. Фәиз бер ноктага текәлеп мыгырдады — Юк шул менә, бимазалануларым тикмәгә булмаган. Кулымны сузып бетермәгәнемне аермачык хәтерлим бит мин. Менә, ниһаять, аңлашылды инде. Аңсыз рәвештә кулымны бирмәгәнмен икән. Ә шулай микән соң? Ялгышмыйм микән мин? Әллә акландым микән? Алай булса, өстән йөк төшәргә тиеш бит Йөк төшкәндәй түгел бит әле Аң астыннан боерык шундый булгач, Алла эше түгел микән соң бу? Дөньяда бөтен нәрсә Алла эше ләбаса. — Тагын башыңны катырырга уг ырма инде Хәлең бераз яхшырып кайтканга сөенеп кенә яшә. Аракы эчмәссең бүтән Эчмим, эчмим — Тәмәкене дә ташла. - Ташлыйм, ансын да ташлыйм. — Күптән барасың калган психотерапевтка - Әйтмә дә. Хәле барыбер җиңел гүгел иде аның. Соңгы вакытта көн саен аракы эчүгә күнеккәч, организм дискомфорт кичерде. Эчтә савыгуга каршы көрәш алып барган көчләр, организмның хәмер таләп итүенә кушылып, барыбер чирләтергә гырыппылар Ләкин үзәктә өмет кабынды, терелергә, дәваланырга кирәк дигән карар һәм дәрман бирде Үзснне-үзсң аңларга мөмкин дигән фикер мең шифага ия иде Фәиз аракы эчмәде, түзде. Эшкә дә атлыгып йөри башлады, чөнки МТСта да аңарда үзгәреш сизделәр, аларның игътибар белән караулары элек куркытса, хәзер исә Фәиз моны яхшыга юрый башлады. Ул һаман капкада дежур торды. Илһамланып китеп авыррак эш тә сорады, чөнки слесарь булып эшләгәндә ул акчаны күбрәк ала иде. Аның күтәренкелеген күрше-күлән, таныш-белешләре күрде. Алар барысы да аракы эчүне ташлаганнан дип уйладылар. Нәркизә дә тынычланды, аның үз-үзен тотышы шулай ук үзгәрде, хәрәкәтләре, хәтта адымнары ныгайды шикелле. Бәлки Фәизгә генә шулай тоелгандыр. Ничек кенә булмасын, иренең терелеп, җанланып китүе аңа да уңай тәэсир итте. Тик менә ничектер сәерләнебрәк китте Нәркизә Иренең ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫң чын сәбәбенә төшенүе, бигрәк тә сәбәпнең асылы, ничектер гайре табигый сыман тоелгангамы, шуны уйлап әле тәгаен аңлап бетермәгәнгәме, әллә иренең күпме еллар дәвамында газап чигеп яшәүләрен күзалдына китереп аны кызгануданмы — аңарда уйчанлык арткан сыман булды. Күзләрендә барыбер шатлык күбрәк чагылды Нәркизәнең—ул да бит үзенең соравына җавап тапты. Менә Фәиз дә аякка басар, аракысын эчмәсә сәламәтлеге ныгыр. Ләкин Фәиз аракыга каршы көрәшердәй көчләрне әле үзендә тапмады Тагын салгалый башлады. Күңел күтәренке булгач, аракы да тизрәк исертте. Нәркизә аны кире Казанга барып, эчкечелектән котылырга үгетләде. Моны Фәиз үзе дә күптән аңлап йөри ләбаса. Газаплы уйлар белән авырып йөргән дәвердә организм нык бетерешкән, бу йончыгуны тиз арада гына җиңәрлек түгел иде. Шулай да инде хәрәкәт башланды. 23 аныш кабинетның ишегендә «Шандыров Р М.» дигән язу күренмәде. Фәиз кысып кына ишекне ачып карады. Өстәл янында таныш түгел врач белән олы яшьтәге бер хатын (пациент ахрысы) утыра иде Фәиз авызын ачарга да өлгермәде, врач, кулындагы кәгазьдән күзләрен алмыйча гына, кырыс тавыш белән боерды: Ябыгыз ишекне! Бу кабинетка кергәндә ничәмә көннәр зур өметләр баглап, шатлык белән, ышану һәм бала чакта ук каядыр югалып калган могҗизалар вәгъдә итә торган урынга аяк баскан кебек була иде. Ә бүген бу кабинеттан башка төрле аваз ишетелде. Фәиз югалып калды Яныннан үтеп баручы ак халатлы кыздан сорагач, мәгълүм булды: Шандыров киткән. Монда эшләми ди хәзер. Якын кешесен югалткан хис белән Фәиз кайсы бүлмәгә, кем янына керергә белми аптырап торды. Гафу итегез... Яшь врач туктап борылды: — Әйе. тыңлыйм сезне? Мина Рафаэль Марсович кирәк иде - Ул туктап калды. Минем сезне кайдадыр күргәнем бар. ахрысы. Миңа да сезнең йөзегез таныш.—диде врач һәм кашларын җыерып хәтерендә казынды Исемегез Фәиз түгелме? Үзенең исемен ишетүдән Фәиз чак кына сискәнеп китте: - Әйе. — Бик яхшы. Мин сезне күптән күрергә телим. Очрашуыбызга бик шатмын. Берәр проблемаң бармы әллә? — Кем соң сез? Х Син, моннан җиде ел чамасы элек, мин әле студент вакытта мин яши торган фатирга килгән идең.— Врач елмайды. —Егере биш сум акча тотып. Әтием биргән булган сиңа. Тузынып чыгып киткән идең, хәтерлисеңме? Ул көлеп куйды Марат?! Нәкъ үзе. Әйдә минем бүлмәмә. Иркенләп сөйләшербез —Алар коридор буйлап атладылар. Бик шатмын, бик шатмын Мин бит сине күптәннән эзлим Тар, кысан бүлмәдә өстәл, урындыклар, ике тумбочка гына бар иде. Әлегә менә шушында кабул итәм.— диде Марат бераз көрсенгән сыман. — Син дә психотерапевтка укыдыңмыни? — Мин институтны тәмамлагач Ленинградта тагын укып кайттым. — Рафаэль Марсович кайда соң? Марат авыр сулап куйды: — Яхшы кешеләрне беркайда да озак тотмыйлар шул. Башка җиргә күчерделәр аны. — Кая? — Ансын белмим. Миңа ул кеше бик кирәк иде. Чынлап та, Фәизнең Шандыровны һич кенә дә югалтасы килмәде. Ул үзенең иң изге серләрен аңа ачып салды лабаса. Ул гына аңлар кебек аны — Кайда соң ул? - дип кабатлады Фәиз — Казаннан китте бугай инде ул. — Ул миңа бик нык ярдәм иткән иде. Ул мине аңлады. Кызганыч. Бәлки, кайтыр? — Анысын әйтәлмыйм. Нинди ярдәм кирәк сиңа? Бәлки, мин булыша алырмын — Мине ник эзләдең соң син? — Әтием үлде бит, диде Марат, кинәт караңгыланып. — Белом. — Каян белдең? — Сезнең поселокка баркач. кереп чыккан идем. — Әтием ничек тә булса табып, сиңа ярдәм күрсәгүемне үтенгән иде. Әле нык авырый башлаганчы ук. Инде урын өстендә ятканда да кат-кат кабатлады. Аннары мин үзем дә аңлыйм синең алдыңда ниндидер бурычым барлыкны. Теге вакытта килеп китүең миндә үкенечле тәэсир калдырды, гел синең турыда уйланып йөрдем. Ниһаять, очраштык менә Нык үзгәргәнсең, җыерчыкларың да бар икән инде. Ләкин мин сине таныдым бит. Хәзер ничә яшь сиңа? — Егерме биш. Фәиз бу егетнең ихлас күңелдән ярдәм итәргә омтылуын күрде, чыннан да, эзләгән ул аны. Ярдәм итәргә тели. — Мин дә очрашуыбызга шат,- диде Фәиз, тынычланып — Син бер дә аптырама. Рафаэль абый сине дәвалагандыр, күрәсең Ләкин сине язмыш кочагына берүзеңне ташламабыз, әгәр дә проблемаларың бар икән, хәл итәрбез ничек тә. Без болай итик, минем бүген башка пациентларым булмаячак. Әйдә безгә кайтабыз. Әлфия анда тәмле итеп өчпочмак пешерергә шеш иде. Бездә кунарсың, шунда сөйләшербез, барысын да аңлашырбыз. Әгәр дә инде шушы минутта ук ярдәм кирәк икән, әйтик берәр төрле дарумы, уколмы — Нәрсә кирәклеген әйтермен мин. Тик хәзер сезгә кайтып тормам инде. — Нишләп? Ни. яхшы түгел. Мөмкин булса, монда, диспансерда гына кунармын. Марат аның оялганын да. шуңа күрә барудан баш тартканын да күреп алды. — Юк. туган, комплексларыңнан арынырга кирәк. Кимчелекләр комплексыннан без синең белән бергәләп арынырбыз. Фәиз аның кешене шулай тышкы кыяфәтеннән тиз арада «укый алу» сәләтенә шаккатты. Хәер, психотерапевт бит ул! — Ярар алайса, - диде Фәиз, аларда үзен уңайсыз хис итәсен алдан ук сизеп. Барырга кирәк, баш тартырга ярамый, чөнки дәваланырга килде ул. Маратның очравы һәм аның ярдәм күрсәтергә әзер торуы бәхет түгелмени?! Ярый очрады әле! Әлфиянең чалт аяз йөз белән каршы алуы, ярлы гына җиһазланган булса да, җылы һәм матур фатирның үзгә һавасы ярылырдай булып ярсыган күңелне, теләсә кемне, хәтта иң җаһил бәндәне дә тынычландырып, игә китерерлек иде. Фәиз монда үзен уңай һәм тыныч хис итте. Моннан җиде ел элек әллә очрашканнар алар, әллә юк Маратның әтисе, мәрхүм Тәлгать абый, аның әнисенә операция ясаганмы, юкмы, Әлфия кибет директоры Габдрахманов Ильяс Хәмитовичның кызымы-юкмы — бернинди аерма сизелмәде. Бу турыда уйларга мөмкин дә түгел иде үзенә карата шулкадәр яхшы мөнәсәбәттә булулары Фәиз өчен гаҗәп тә. рәхәт тә иде. Кичке ашны ашагач, иркенләп сөйләшергә вакыт күп калды. Әлфия йорт эшләре, үзенең көндәлек вазифалары белән мәш килеп йөрде, бу вакытта Марат аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап утырды. ТЕГЕ ВАКЫЙГА шулай ук Маратны да нык гаҗәпләндермәде. Ул аны ничек аңларга тиеш булса, шулай аңлады. Ул аңа фәкать, гомумән, фаҗигале вакыйгага караган кебек карады. Аның да карашы нәкъ Шан- дыровныкы шикелле булды. Фәиз Маратка барысын да сөйләде, чөнки Рафаэль Марсовичка сөйләгәннән соң хәл җиңеләеп киткән иде. Аннары. Марат ярдәм итәргә тели икән, аңа күңелдәген сөйләмичә ярамый Соңгы вакыттагы халәтен сөйләгәннән соң Марат катгый итеп әйтеп куйды: — Аракыны ташларга кирәк кичекмәстән. Шуннан башлыйк. Атна-ун көн дәвалармын. Бәлки болай гына да ташлый алырсың? Фәиз моңа куанды: — Карале, чыннан да. үземне-үзем җиңеп карыйм әле. Гел врачлардан гына үтенеп булмый бит инде. — Менә болай дип әйтүең миңа ошый. Марат һәм Әлфия белән очрашу аңа бик уңай тәэсир итте. Иң якын кешеләрен очраткан кебек булды. Мөмкинлектән файдаланып Әлфиядән сорыйсы итте: — Ильяс Хәмитович минем турыда берәр нәрсә әйттеме? — Юк.—диде Әлфия. Ничек кенә булса да бу акыллы яшь хатын барыбер шулай дип җавап бирер иде.—Сезнең арадагы нәрсәләр белән мин кызыксынмыйм. Үзегез аңлашыгыз шунда. — Бәхетле кешеләр сез,- дип куйды никтер Фәиз,— берегез психотерапевт. икенчегез экономист. Фатирыгыз, эшегез бар, гаиләгез бар. Барысы да тып-тын калдылар. — Ә без синең белән дә уртаклашырбыз бәхетебезне,—диде Марат— Нинди ярдәм кирәк, һәрвакыт мөрәҗәгать ит. Шулай бит. Әлфия. Шулай, - диде Әлфия ягымлы итеп. Без сине еш искә алабыз Марат белән.—Теге вакытта нык куркыттың безне. Шуннан соң ул көлә-көлә кухняга чыгып китте. — Сез мине кызганасыз. — Сиңа өстән карап кызгану түгел ләбаса. Әгәр үзеңне мәрхүм Тәлгать абый өчен минем алдымда бурычлы саныйсың икән, мин сиңа шуны әйтергә телим: әнием операция өегәленда үлгәнгә мин Тәлгать абыйны гаепләргә һич кенә дә җыенмыйм. Чөнки хакым юк. С ин алай артык турыдан-туры гына аңлама инде минем һәм Әлфиянең сиңа карата булган мөнәсәбәтне. Әлфия дә. минемчә, әтисе өчен ничектер минем каршымда акланырга тырышкан сыман. Бәлки мин ялгышамдыр Марат елмайды: — Ялгышасың. Фәиз. Ләкин шул ук вакытта синдә хаклык та бар Бу дөньяда озак яшәмибез Берәр кайчан тагын очрашырбызмы, юкмы Ничек аңлатырга икән? Кешенең яхшы мөгамәләдә булуының сәбәбен эзләргә кирәкми, минемчә, моңа табигый нәрсә итеп карарга кирәк Ә начар мөнәсәбәтләргә? — Дөресен әйткәндә, алары да табигый инде. Кеше әйберләрне, төрле төшенчәләрне изгеләштерәргә маһир. Табигате буенча кеше шундый. Шуңа күрә, әгәр .мин сиңа ярдәм итүне изге бурычым дип кабул иткәнмен икән, син моңа каршы килмә һәм, зинһар, бу хакта төпченмә. Тик менә мин лаекмы соң кеше ярдәменә? — Син үзеңдә кемгә дә булса ярдәм итәргә ихтыяҗ тоясындыр бит? — Тоям. — Димәк, лаеклы. — Бик гади, җайлы фикер йөртәсең. Ә нишләп әле гап-гади нәрсәләрне катлауландырырга?! Яшәргә кирәк, яшәргә ашыгырга кирәк хәтта. Вак-төякне катлауландырып болай да күпме вакыт заяга уза. Фәиз кинәт җитдиләнде — Мин шулай да белмим үземне акларгамы, әллә, киресенчә Кеше үзенең подсознаниесе өчен дә җавап бирергә тиештер бит. Ник алай сорадың әле? — Әгәр Зәбиргә аңсыз рәвештә кулымны сузмаганмын икән, барыбер гаеп миндә бит — Менә син нәрсә турында... Әгәр көнчелек хисләре шундый вакытта аң астыннан калкып чыгып җинаятькә этәрә икән, кем җавап бирергә тиеш соң? — һаман «җинаять» дисең син Подсознанисдән мотив булганда калкып чыккан көчләр өчен, әлбәттә, кеше үзе җавап бирергә тиеш Әгәр инде син бу хакта сүз катасың икән, әгәр син үз өстеңә җәза алырга әзерсең икән, алай гына да түгел, инде син шактый гына җәзалагансың икән, димәк, син зур үсеш кичергәнсең. Синең җәзалануыңда, димәк, мәгънә бар. Үтергәннән соң кайгырып үсеш кичерер өчен җинаять кылырга кирәкмени шулай да? Үтергәнче үсеш кичерсә иде кеше Үсеш кичергән кеше үтерүгә бара алмаган кешедер, минемчә. Үтергәннән сон чистарынып рухи биеклеккә менәләр, имеш Юк, килешмим мин — Синең мисал башка төрле бит, Фәиз. Аннары, бөтен җинаятьләрне, барлык кешеләрне уртак тамырга китереп булмый, һәм маташырга да кирәк 1үгел. Бу дөньяга, минемчә, һәркем үз миссиясе белән килә. Син, психотерапевт буларак һәркемгә хезмәт итәргә тиешме? Әлбәттә. Минем вазифам шул. — Ә кеше үтерүчегә, мәсәлән? Ул да минем өчен пациент бит. Бәлки, кеше үтерүче белән күбрәк эшләргә тиештер мин. Кешегә үзен аңларга ярдәм итүче бит ул психотерапевт Минем өчен кеше ашаучы да пациент Кешенең психикасында ниләр кайнаганын белмибез ич Җинаять эшләгәндә нинди халәттә була ул, нинди көчләр өстенлек ала аңарда? Хөкемдарлар да хөкем карарларын чыгарганда нык ялгышалардыр. Теге яки бу җинаятькә нинди җәза бирергә тиеш алар? Аны кем үлчәгән? Аны үлчәп буламыни9 Минемчә, үз акылында булган һәрбер кешенең вөҗүдендә, бер мәлне, чистарыну башланадыр. Тәкъдирендә ниләр генә язылса да, әллә нинди гөнаһлар кылынган сурәттә дә, адәм баласы офтану, үкенү, ярлыкау сорау халәтен кичерәдер — Ай-Һай. шулай микән? — Кемгәдер гомернең башыннан туры, хак юл насыйп һәм ул сабый чактан ук әшәкелекләрдән, бозыклыклардан чит-ят була. Ләкин бит ул барыбер инсаннар дөньясында гөнаһсыз кала алмый. Табигате буенча саф калырга тиешле кеше моны барыбер аңлыйдыр һәм офтанадыр, гафу үтенәдер. Кемгәдер олыгайгач зирәклек белән бергә чистарыну киләдер, башкача булуы мөмкин түгел. Дөньяны караңгы золмәт каплар иде шулай булмаса. Кемдер, хөкем ителгәч, аңында инкыйлаб кичерәдер, чистарынырга омтыладыр. Берәүләр иң якын кешесен югалткач. Кемдер афәт килгәч. — Миңа сине тыңлап утыруы кызык. Синең белән сөйләшүе күңелле. Аның бу бәясе Фәизгә дәрт бирде һәм ул илһамланып дәвам итте; — Мин күп уйландым бу турыда. Гомере буе ачу, нәфрәт асрап йөргән кеше дә үлгәндә, һич тә булмаса. җаны чыгып очкан мизгелдә, офтанадыр. — Бәлки, әйткәнемчә, дөньяга һәркем үз урынына, үз миссиясе белән килә. Бәлки, чынлап та. менә шул чистарынырга, котылырга, тәүбә итәргә омтылу һәммәсен дә уртаклаштырадыр. Ләкин моңа ышануы кыен, әлбәттә. — Син бик матур әйттең. Үзең дә сизми калдың чистарынырга дигәннән соң «котылырга» дидең. Бездә «котылу» — чистарыну, хак юлга басу мәгънәсендә дә кулланылган. Гөнаһлардан, әшәкеләрдән котылу турында бара сүз. Ә мин ышанам, җинаятьләр кылган җаһил бәндә дә котылу хыялын үзендә тоядыр. Ә инде бу хыялны гамәлгә ашыра аламы, юкмы анысы башка мәсьәлә. Мисаллар күп. атарга хөкем ителгән рецидивист та инсаниятне ярата башлый лабаса! — Син бит мин әйткән сүзне—һәркем үз урынына килә дигән фикерне хуплап утырасың. Мин сокланам - син искиткеч озын һәм авыр юл үткәнсең. Кыска вакыт эчендә күп нәрсәгә ирешкәнсең. Шуңа күрә, акылың белән, яхшылыкка омтылучы күңелең белән, син әйтмешли, «котылырсың». Инде котылып киләсең, мин моны күрәм. Син үзеңә дөрес бәя бирәсең. Үзеңне кызганмыйча, хәтта мазохистларча. Шул ук вакытта син тирә-якка да игътибар белән күз сал. Тирә-яктагы ыгы- зыгыга да тиешле, тәңгәл бәя бир, ул чагында тагын да күбрәк нәрсә аңлашылыр. — Мине соңгы вакытта бер сорау борчый. Нишләп соң кешенең, җинаять кылыр алдыннан, ниндидер эчке киртәсе биек булып калыкмый, коткармый?! Соңыннан үкенүдә, тәүбә итүдә бәлки киләчәк өчен мәгънә бардыр. Әмма ләкин үткәннәр өчен мәгънәсе юк түгелме соң? — Мин сиңа кызыклы китаплар бирермен әле. Психиатрлар өчен булса да, сине бу нәрсәләр кызыксындыра икән... Беләсеңме нәрсә, Фәиз. Җан иясе бу дөньяга килә икән, ул бит ирексез, кол булып килми. Күк тарафыннан ул ирекле итеп яратылган. Килешәсендер. Ул ирекле! Мәсәлән, кеше үтерүченең үтерергә хакы бар. — Син нәрсә инде. — Ашыкма. Тыңла. Ул ирекле. Дөресрәге, аның сайларга хакы бар: үтерергәме, юкмы. Сайлау иреге бирелгән бит аңа. берни эшләтеп булмый— сайларга ирекле ул. Кеше ирекле. Әмма шуның белән бергә анын тагын бер хокукы барлыкка килә—кылган җинаяте өчен җәзалы булу иреге. — Син, әлбәттә, судлар, прокуратуралар, трибуналар җәзасы турында түгел, бәлки кешенең үзенә җәза бирүе турында сүз алып барасындыр? — Әйе. Ләкин хакимнәр хөкем итсә дә. үзеңә-үзең җәза бирү дип аңлатырга була түгелме? — Юк. бу очракта тәгаен алай дип әйтеп булмас. Шулайдыр. Мин дә үз-үзеңә җәза бирү гурында сүз катмакчы идем. Кешенең вөҗүдендә үз хакиме һәм җәллады бар— ВӨҖДАН. Син моны бәлки миңа караганда да яхшырак аңлыйсыңдыр. — Вөҗдан, гадәттә, соңга калыбрак күтәрелә. Вөҗдан газабы соңрак, еллар үткәч көчәя түгелме? Вөҗдан, киртә буларак, бик сирәк очракта калкып чыга, шулай түгелме? Вөҗдан, минемчә, хаким генә түгел. Ул бит мәгънә органы да Теге яки бу шартта нишләргә кирәк икәнне ВӨҖДАН әйтә! Мәсәлән, җинаять алдыннан үтерергәме, юкмы. Әгәр вөҗдан үтерергә куша икән кеше үтерә, һәм беркемнең дә ул үтерүчене хөкем итәргә хакы юк Чөнки шул ук ВӨҖДАН аны хөкем дә итә «һәрбер кеше тәүбә итү ихтыяҗы гоядыр кайчан да булса» дигән сүзеңне куәтләп әйтәм бу фикерләрне Ничек хөкем итәдер кешене аның вөҗданы, аның психикасында ниләр кайный, шайтан белсен. Аның, кем әйтмешли, күңеленә кереп булмый бит Бихисап күп сәбәпләрне мизгел эчендә анализлап, уртак тамырга китереп, вөҗдан һәрбер конкрет хәлдә кешегә нинди адым ясарга кирәклеген куша. Аннары нинди җәза бирә — анысында башка беркемнең дә эше юк. Бәлки, син әйткәнчә, һәркемнең газабы, җәзасы үзгәдер һәм төрле вакыгга буладыр. Син элегрәк әйткән белән килешәм; тәүбә итәргә һич югы аз гына теләге барлыкка килмәгән кеше яралмагандыр. Әгәр дә шулай түгел икән, бу дөньяны ничек атарга да аптырар идек Бу фикерләр дә тынычландыра алмый шул. Зәбирнең үлүендә кайсыдыр «минем» гаепле булу үземне аклый алмый. Җәзаларның әллә ниндиләренә әзер мин. Ләкин кылган эшеңә тәңгәл микән соң син кичер! он газап? Күбрәкме ул, азракмы? ВӨҖДАН турында уйлаганда, дөресен әйткәндә, адәм баласының ирекле булуына шикләнә дә башлыйсың Вөҗдан колы түгел микән кеше? Миңа иш эшләрем Ленинградта әйтәләр иде; син бу теорияләрең белән акылдан язасың инде дип. Чисталык, пакьлек, гаделлек төшенчәсе буларак. акылга һәм аңга сеңгән вөҗдан йөртә кешене тәкъдир сызган бормалы, гайгак юллардан Монда минем һич шигем юк. Әйе, сорауларның, гомумән, әйтәсе сүзләрнең бетәсе юк Шунысы куркыныч мең-мец кат дәшсәң дә, әлеге дә баягы ВӨҖДАН аваз салмый Әллә юкмы соң ул? Җан ачысы белән кычкырган сорауларга да аңардан җавап ишетмәссең. Юк, юк, син нәрсә! Колак сала белергә генә кирәк. Син ВӨҖДАН авазын nine гергә телисең икән, димәк ул синдә бар ВӨҖДАН кычкырып йөрми ул. Ул бары тик кешенең яшәешендә, барлыгында, аның яшәү мәгънәсен эзләвендә генә беленә. ВӨҖДАН бөек хаким буларак көн саен, сәгагь саен, мизгел саен боера, шуннан соң үзе бәя бирә һәм. ниһая!ь, үзе үк хөкем игә. Гомерлек җәза бирүе дә ихтимал Марат, психотерапевт буларак, «ихтимал» дип әйтергә җөрьәт итмәде. Фәиз туган, ул бит газапның авырлыгыннан, тирәнлегеннән торадыр Ул аны тәмам тынычландырырга тырышты— Син сөйләгән вакыйгаларда гаепгөнаһларың ташка үлчим. Син моны тиздән аңларсың Син тереләчәксең. Күреп торам, бу әңгәмә сине ардырды бугай. Мин юлда арыган идем Ярар. Хәзер Әлфия урын җәеп бирер Рәхәтләнеп йокла Синең симптомнарны мин аермачык күрәм Ничек, нәрсә белән дәваларга икәне дә аңлашыла Аракыдан, тәмәкедән котылырга кирәк Психиканы әкренләп тотрыклы игү өчен көрәшәчәкбез. Син Шандыровтан аерыласың, күренеп тора—син яңа буын психотерапевты. - Буында гүгел эш. һәрбер кеше бу дөньяда үзенчә бердәнбер һәрбер кеше кабатланмас шәхес Хәзерге психотерапия пациентларны да ypiак кануннарга буйсынган ысуллардан гайпылын. һәр пациентның үзенчәлекләрен исәпкә алып дәваларга тырыша. Банткача булмый. Ул көлеп өстәп куйды Әле яңа гына һәр кешенең чистарынуы үзгә, кабатланмас, төрлечә була дидек. Син, Фәиз, тынычлан. Нормаль шартларда яшисеңме? — Ярый инде болай. — Хатының белән мөнәсәбәтләр ничек? — Әйбәт Минем Нәркизәм бик яхшы, аңлый торган кеше. — ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ аңа да сөйләдеңме? — Иң әүвәле аңа сөйләдем. — Ничек тәэсир итте? — Ул мине гаепләми. — Күрдеңме! Әүлия син, туган! Башыңны югарырак күтәр, без әле яшьләр, безнең әле яшиселәр алда. Шулай да берәр атна стационарда хәмергә каршы бераз уколлар кабул итәрсең. Бик шәп таблеткаларым бар — импортный. Әлфия! Урын жәя башласаң әйбәт булыр иде. — Хәзер. Фәиз бу гаиләдә үзен кеше дип хис итте. Мондый җылы мөнәсәбәтне аның әле моңарчы беркемнән дә күргәне булмагандыр. Әйтерсең лә, алар алдан сүз куешып Фәизне очратырга һәм мөмкин кадәр аны ихтирам итәргә, яратырга, ярдәм итәргә җыенып йөргәннәр. Бәлки шулайдыр да. Бер атна дәвамында ул Марат карамагында булды. Моңа кадәр организмның алкогольгә күнегүе нәтиҗәсендә, хәзер дулкын-дулкын булып коточкыч халәт кабатлана иде. Фәизгә бу очракта да үзенең организмы белән көрәшергә кирәк булды. Шулай да бу эш махмырдан интегү түгел инде. Әле яшь белгеч булуына карамастан, Марат инде диспансерда абруй казанырга да өлгергән иде. Аның бөтен персонал белән яхшы мөгамәләдә булуы әллә кайдан күренеп тора. Фәизгә ул яхшы дарулар табып бирде — кайткач кабул итәргә. Иң мөһиме ихтыяр көчеңне туплап, аракыны эчмәскә. Үзеңнән тора. Үз акылың белән аңлап ташламасаң, дарулар да, мин дә ярдәм итә алмаячак. — Аңлыйм. — Тагын берәр айдан килерсең, яме. Алай-болай кичектермәс ярдәм кирәк булса, теләсә кайсы вакытта кил. Туп-туры өебезгә кил. Менә монда адресымны, телефоннарымны яздым.— Ул кәгазь бирде.— Шалтырат. Болай гына шалтырат, сөйләшербез, дөнья хәлләрен, тегесен- монысын Ул тумбочкасыннан берничә кап таблетка чыгарды — Монысы психотропный. Монысын депрессия вакытында эчәрсең. Ләкин күп кулланма Төшенкелектән үзең чыга алмаган очракта гына кабул итәргә тырыш. Монысын йоклый алмаганда бер таблетка кабарсың. Саф һавада күбрәк йөр. — Төшенкелек гомер буе дәвам итәр микәнни? — Анысы да үзеңнән тора. Үзеңне гел булдыксыз, бернигә яраксыз дип бетереп йөрсәң, гомер буе дәвам итәчәк. Ә син, дустым, көчле кеше. Син әле үзеңне-үзең дә аңламыйсың. — Миңа Шандыровның дә әйткәне бар иде шулай дип. — Чөнки Рафаэль Марсович акыллы кеше. Тиз генә терелермен дип уйлама. Гадәттә, чир күпме вакыт сузылган булса, аны җиңәр өчен дә якынча шул кадәр үк вакыт кирәк. Синең инде алга китеш бар. — Ярый син очрадың әле, Марат. — Син гел кешегә генә салынма. Мин сиңа якын дус һәм намуслы психотерапевт кына була алам. Ә калганы үз өстеңә йөкләнә барыбер. Кайтып китәр алдыннан Фәиз Федосеевская урамына сугылырга уйлады. Гөлүсәне күреп булмасмы дип баруы иде аның. Марат больницасында эчкечелектән дәвалатып булмасмы дип өметләнгән иде. Тагын кыйнамасалар ярар иде дип уйлады ул кайчандыр үзе кукыраеп утырган чардаклы йортка якынлашканда. Ишегалдын бер абзый аһ-ваһ килеп себереп маташа иде. Шундый матур көзге яфракларны җыеп яндырырга җыена, ахрысы. — Абзый, исәнмесез! — Исәнмесез. — Сез ундүртенче йорттан түгелме? — Юк, уникенчедә мин. — Ә ундүртенчедә Гөлүсә яши, шулаймы? — Яши иде. — Кайда сон ул хәзер, белмисезме? — Үлде ул. — Ничек... үлде? — Ничек үлсен? Эчеп үлде. Ул хәтле эчүгә.. Фәиз аякларын көчкә сөйрәп ишегалдыннан урамга таба атлады. Артта абзыйның себерүе никтер куркыныч тоелды, себеркесенең чыжылдавы көлү тавышына охшаган сыман иде. Алай гына да түгел, әйтерсең лә, себерке бәгырьне тырный-тырный нәрсәдер эзли — күңелдәнме? Җирдәнме? Бу ишегалдыннан, бу урамнан тизрәк китәргә һәм мәңге монда кире килмәскә! Ләкин урамы да, йорты да, чардагы да, кешеләре дә хәтер белән мәңге ияреп йөриячәк. Аларны бернинди себерке белән дә хәтер урамнарыннан себереп түгеп булмаячак Автобусның тәрәзәсенә маңгаен терәп ул юл буе Гөлүсә турында уйлап кайтты. Кем гаепле икән аның үлемендә? Ник эчкечегә әйләнде икән ул — әллә аның да кичеп чыккысыз кайгы-хәсрәте булды микән9 Шулайдыр, чөнки сәбәпсез эчмәгәндер бит инде ул. Бу фаҗига кемгә, ни өчен кирәк соң? Тирәнрәк уйлап баксаң, аның үлеп китүе үзе өчен бәлки фаҗига да түгелдер. Аны коткарып булыр иде, мөгаен. Хәлем, көчем җиткән булса, коткара да алыр идем бәлки. Бичара, котылды инде ул Котылды! КОТЫЛДЫ микән! Үлеп котылып булса, бөтен кеше кайгы килү белән үлеп китәр иде. Мин дә үлмәдем бит әле. Уйлана торгач, чынбарлык барыбер үзенекен итә аны үзгәртү мөмкин түгел. Үткән, булган вакыйга инде ул мәңгелек мөлкәте, ул синеке дә түгел, беркемнеке дә түгел. Аның белән килешми булмый. Гөлүсәнең язмышы никадәр ачы белү һәм үлчәү мөмкин түгел. Уйлар әкренләп яктырак юнәлеш аллы. Марат белән Әлфия тикмәгә очрамагандыр. Бу дөньяда кешеләрнең бер-берсенә юлыгуы да очраклы нәрсә түгелдер. Нинди матур, якты күңелле кешеләр алар! Гафу иткәннәр, дөресрәге, бөтенләй ачу тотмаганнар. Олы җанлы кешеләр бар дөньяда. Нәркизәгә кайту белән сөйләргә кирәк булыр алар турында, кунакка да чакырырбыз әле. Берберебезгә, гомумән, йөрешербез Күңелләр күтәрелеп китте Яшисе дә килә түгелме?! һай. адәм баласына күп кирәк түгел лә. Кайвакыт якты чырай яки бер җылы сүз генә дә дөньяда яшәүнең рәхәтлеген тоярга ярдәм итә, хәтта яшәргә кирәклеген дә искәртә. 24 й бикле иде. Китапханәдән кайтмагандыр әле Нәркизә. Тик никтер күңел кинәт шомлана башлады. Нәрсәдер сизенде. Баскыч астыннан ачкычны капшап алды, куллары калтыраганны тойды Ашыгып өйгә керде һәм ни гаҗәп’ күңел сизә бит ул, ә?! Өй эчендә Нәркизәнсң әйберләре күренмәле. Моны ул шундук абайлады- хатынының киемнәреннән, вак-төягеннән җилләр искән Башта ул. үзен тынычландырыр өчен, карак-мазар кергәндер дип уйларга тырышты. Ләкин өстәлдә кәгазь кисәге ята иде «Фәиз' Гафу ит. .чин әниләргә кайтып китам. Бергә чшәп без барыбер бәхетле булмабыз. Хәзер чиреңнең сәбәбен беләсең инде Нинди дарулар Ө кирәк икәнне дә беләсең. Дәвалан, терел. Минем арттан килеп йөри күрмә. Өч ел бергә торып безгә бер дә рәхәт булмады, килешәсеңдер. Син бик яхшы кеше. Безнең гаиләбез таркалуда беребезнең дә гаебе юк. Очрашуыбызда да беркемне гаепләп булмый. Тагын бер тапкыр гафу ит! Нәркизә.» Фәизнең ышанасы килмәде. Рәхимсез, коточкыч шаяру буларак кабул итте ул өстәлдәге кәгазьдә язылганны. Шып-шыр булып калган өйдә озак утыра алмады, урамга йөгереп чыкты. Сул якта яшәүче өлкән яшьтәге Зәйнәп апа сүзсез генә баш кагып исәнләште дә капка төбендәге утыргычтан кузгалып өенә кереп китте. Аннан да нәрсә дә булса ишетәсе килгән иде Фәизнең, ләкин апа дәшмәде. һаман ышанасы килмәде. Шаяру дисәң, Нәркизә алай шаярмас. Менә шушыннан куркып йөрде бит ул соңгы вакытта. Нишләп алдан куркып йөргән нәрсәләр тормышка, гамәлгә котылгысыз аша икән?! Нишләп минем фаҗигале вакыйгаларым һәрвакыт көз көне була икән?! Югыйсә иң яраткан вакытым бит алтын көз Китапханәче буларак, Нәркизә Культура сарае директорына буйсына иде. Фәиз түзмәде, директорга барып кайтырга булды. Гомере буе клубта, аннары Культура сараенда эшләгән Шәйхелислам абый Фәизне чын күңелдән кызганып авыр сулап куйды: — Расчет алды. Китәм диде. — Ник расчет бирдегез?—диде Фәиз ни әйтергә белмәгәч. — Бирми булдыра алмадым. Бик нык ялварды. Ул өенә ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләмәде. Ишегалдында әрлебирле тәмәке тартып йөрде. Күңелләр болгана башлады күп тартудан. Каты сукты язмыш! Тагын бер тапкыр орды! Нәркизә ташлап китте! Моңа һаман ышанасы килмәде әле. Кайтыр бәлки? Ямьсезләнеп, салкынаеп калган өй эчен җанландырып, инде күңелнең бер почмагын мәңгегә үзенеке итеп кереп урнашкан Нәркизә менә-менә пәйда булыр да вулкан сыман шартларга торган ярсу тынып калыр кебек иде. Кат-кат укыды ул өстәлдәге язуны. Ташлавы микәнни мине9 ! Башта тагын уйлар чуалып бетте. Балаларыбыз юк. Андый ир нигә кирәк аңа? Бәлки балаларыбыз туар иде әле. Чирләшкә бит мин. Ямьсез. Булдыксыз. Мәхәббәт бар идеме соң безнең арада? Бер-беребезгә шулкадәр ияләшкәч, якынайгач, икебез бербөтен булып яшәгәч, мәхәббәт булгандыр! Мәхәббәт булса, ташлап китәр идемени?! Нишләп сөйләшми-нитми китеп барды соң ул? Мине кызганып, алдан сөйләшеп тормаска булгандыр. Мине кызгангач, нишләп китеп барган соң? Бәлки кайтыр әле. Юк, кайтмас ул минем яныма. Нишләп әле кайтырга тиеш ул? Язып калдырган бит инде. Кинәт ул җан өшеткеч курку тойды. Зәбирне мин батырып үтергәнмен дип уйлыйдыр Нәркизә. Мине гаепли. Сүз белән әйтмәсә дә, ташлап китүе шуны аңлата түгелме? Көнләшеп, дустын батырып үтергән дип уйлыйдыр. Үтерүче белән яшәмим дип китеп баргандыр. Нык авырган чаклардагы хис-тойгылар яңадан купты. Газап тагын нерв җепселләре буйлап үрмәләде, кая таба үрмәлидер— белгән юк. Вөҗүднең ниндидер иң әһәмиятле өлешен эзлиме? Ул аны беләдер инде, бары тик үрмәләп барып җигәсе генә калгандыр. Куллары салкынайганны тойды. Йөрәк шашып типсә дә, тәннең барлык әгъзаларына да кан һәм җылы барып җитмәде. Таныш, бик таныш халәт. Инде бүтән кабатланмас дип уйлаган иде. Кабатланмыймы соң! Нишләп әле тиз һәм җайлы гына бетәргә тиеш ди ул? Тын бетә башлады, күз алмалары сызлап авыртты. Тәндә спазмалар яңа көч белән башланды. Курку өянәге аны тагын ишегалдына алып чыгып китте. Донья тагын кап-караңгы. Вак кына булып сибәләгән яңгыр гына аз коеп яусын иле ул. Шаулап ташу аксын, кай тарафларга булса да алып китсен! Юк. монда, үз хәсрәтләрең белән басып торган җиреңдә, калырга дучар ителгәнсең шул! Нәркизә киткән, тикмәгә түгел. Дустымны ансыз рәвештә коткарал- маган булсам да. барыбер җаваплылык миңа төшәргә тиештер Нәркизә шуны аңлагандыр. Ул бит җүләр түгел. Тирәнрәк уйлап баксаң, мине акларлык нәрсә бар соң? Дустымнан көнләшкәнмен. Ул сазлыкка батканда көнләшү килеп чыккан! Кем мин9 Нәрсә мин? Имеш, подсознаниедән килеп чыккан көнләшүләр. Чүбек чәйнәү! Әле курку аркасында гына кулымны сузмаган булсам да. акланырга мөмкин иде. Ә болай. Эчемдә ачу. нәфрәт җыелып йөргән икән ләбаса. Подсознание денеңне! Кыскасы. Нәркизәнең ташлап китүе аның авыруын яңа көч белән кузгатты. Алай гына да түгел, ТЕГЕ ВАКЫЙГАГА ул бөтенләй башка күзлектән карый башлады Шактый вакыт бергә гомер иткән кешесе ташлап киткәч, ул кинәт бөтенләй беркемгә кирәк түгел мескен, бичара, ахмак хәленлә калды. Элегрәк өмет бар иде- кемгәдер кирәк булып, яшәүнең мәгънәсен бәлки шунда табармын дип яшәде. Ә хәзер Нәркизәнең китүе нык сукты һәм ул бар өметләрне чәлпәрәмә китерде Каргыш шулай буладыр инде, дип уйлады ул. Дөнья тагын тар гына төнлектән күренә башлады. Атна буе эшкә бара алмады Марат биреп җибәргән дарулар ярдәм игү түгел, хәтта бөтенләй тәэсир итмәде шикелле. Тамагына ашый алмады. Каткан ипи кисәкләрен генә чәйгә манып кимерде Эзләсәң, өйдә ашарга табырлык, ләкин аппетит бөтенләй юк иде. Газаплы уйлар тыгыз ятьмә үреп алдылар. Үзенең адәм актыгы икәнлегенә ышандырыр өчен коточкыч уйлар көне-төне тынгы бирмәделәр МТСта: «Хатын китте дип эшкә чыкмый ятмыйлар инде», диделәр. Ләкин аның кыяфәтен күреп барысы да гаң калды Фәиз урынында бер өрәк кенә кыймылдый иде Аның беркемдә, бернәрсәдә игыибары калмады. Аракы эчкәннәндер дип уйладылар барысы да. Фәиз үзе нәрсәдән икәнен белә инде. Элек ул үзе дә эчкечелек галәмәте дип үзен-үзе ышандырырга тырышкан иде. Кыскасы. Нәркизәнең китүе бераз артка чигенергә мәҗбүр булган чиргә яңа куәт бирде, һәм аңарда икеләнүләр бермә-бер көчәйде, кимсенүләр коточкыч дәрәҗәдә артты. Ул инде урамга чыгарга курка башлады. МТСтан тагын килделәр: Йә больницага барып ят. йә болай булса, эштән куабыз, диделәр. Куыгыз, диде Фәиз янына килүчеләргә төссезләнгән күзләре белән бөтенләй карамыйча Ул беркемгә дә үпкәләмәде. Киресенчә, аны инде хәзер бөтенесе ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА гаеплидер, аны барысы да хөкем итәргә җыеналардыр шикелле тоелды. Нәркизәгә карата да бик кырыс, рәхимсез идем бит мин. дип уйлады ул Поселокта барысы да беләдер бу хакта. Сазлыкта дустын батырып үтергән кеше икәнлеге дә мәгълүмдер инде. Юлны кыскартыр өчен, сазлык аша үтәргә мин тәкъдим иттем бит Зәбир түгел Минем таебем икеләтә арта шулай булгач! УЛ ВАКЫЙГАНЫҢ нечкәлекләрен Нәркизә поселокта кемгә дә булса сөйләми калмагандыр Әнә эштәгеләр дә ничек карый, ә күршеләр мине күрү белән йә кача, йә өйләренә кереп китә Асылынырга? Булмый Өйдә тын бетә. Ачык һавага чыккач, бөтенләй башка төрле, үзгә курку өянәге башлана. Эштән расчет акчасын да аңа китереп бирделәр. Акчаны биргәч: — Эчмә бүтән, үләсең бит!—дип чыгып китте кассир хатын. Эчү дигәннән, аракы эчеп караргамы әллә? Юк, тагын да начар булыр, ахрысы. Аның хәтта аракыга да аппетиты калмады. Кассир хатын әле өйалдында аяк киемен киеп маташа иде. Фәиз аның янына чыкты: — Бер үтенечем бар, Казанга телеграмма бирегез әле? — Кемгә? Кемең бар анда? Хәзер адресны язып бирәм. Зинһар. 25 ч көн үткәч Фәизнең йорты каршына ак «Жигули» килеп туктады. Марат белән Әлфия төште аннан. Килеп керү белән Марат иске диванда бөгәрләнеп ятучы Фәизгә дәште: — Нәрсә булды? Фәизнең куркуы кимеде. Йөрәгенә якын кешеләрнең килүе аны хәтта яткан урыныннан торгызды. Ул шәхси тормышындагы хәлләрне, авыру кешегә хас фаҗигалелек белән бәйнә-бәйнә сөйләде. Шунысы гаҗәп тоелды аңа — алар сөйләшеп утырган арада Әлфия аның инде асты- өскә килеп беткән өй эчен җыештырып, тиз генә тәртипкә дә салды. Үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрдән табын оештырырга да өлгерде. Фәиз бераз читенсенү тойса да: Ярый килдегез әле,—дип шатлыгын белдерде. — Телеграмманы алу белән юлга кузгалдык. Узган атнада гына машина алган идек. Иске инде, кулдан алдык. Машина да кирәк бит. Марат аңа үзенең машина алуы турында, Казандагы хәлләрне сөйләргә махсус тотынды. Чөнки Фәизнең игътибарын каядыр читкәрәк. үзенең бәлаказаларыннан ераккарак юнәлтергә, газаплы уйларыннан ничек тә арындырырга кирәк иде. - Кризистан чыгып килгәндә хатыныңның китүе, әлбәттә, уңай тәэсир итмәс. Зур удар бу, чыннан да. Син хәзер элеккеге халәтеңә чигендең. Ләкин без бит синең белән, Фәиз туган, акылсыз кешеләр түгел. Әйдә, алайса, аңлашыйк, бу кадәр төшенкелеккә бирелүең дөрес микән? Фәизнең хәле нык начар булса да, Марат аны бары тик «төшенкелек» дип атады. Шулай кирәк. — Нишлим хәзер?—диде Фәиз. Аның бу соравы кече бүлмәдә табаксавыт юып маташучы Әлфиягә дә кагыла шикеллерәк яңгырады. — Яшәргә кирәк!—диде Марат. — Ничек?! — Бернинди фаҗига да күрмим. — Сез, психиатрлар, барыгыз да бер нәрсәне такылдыйсыз. Шан- дыров та тора салып шуны кабатлый иде — «фаҗига күрмим, фаҗига күрмим». — Монда гаҗәпләнәсе юк. Сүз бит синең турында бара. Шандыров та дөрес әйткән, мин дә дөрес әйтәм—дөньядан ваз кичәргә бернинди сәбәп юк. Синең фантазияң көчле. Вак кына нәрсәне дә син мең тапкыр үзгәртеп, зурайтып күрәсең һәм үзең уйлап чыгарган нәрсәдән аннары үзең котсыз каласың. Ярар, анысын соңыннан аңлашырбыз. Хатының белән барып сөйләшеп карамыйсыңмы соң? Юк. Баралмыйм. Анда барып җиткәнче үләчәкмен мин. — Үзеңә колак салып, күңелеңне тыңлап кара—әгәр барып үгетләп карыйсың килсә, әлбәттә, барачаксың. Әгәр барырга үзендә көч тапмыйсың икән, димәк, барырга кирәк түгел. — Сөйләшеп утырганда матур сөйләнелә инде ул. Ө Минемчә, сиңа ашыгырга кирәкми Әле бит билгеле түгел - сине ташлап киткәч аңа авырракмы, сиңамы Бу вакыйганы син үз агымына куй. Вакыт үзе әйтер нишләргә кирәк икәнне. — Ник китте икән ул? Ә син үзен ничек уйлыйсың? — Хәер, монда уйланып торасы да юк. Кеше үтерүче белән ничек яшәсен инде ул! — У-у. Фәиз туган, син үзеңә һаман авыр йөк асмакчы буласың — күтәрә алмаслык нәрсә такма инде үзеңә' Туктале, тукта, мине якларга маташма! Син бит белмисең безнең ничек яшәгәнебезне Мин бит үземне генә түгел, аны да бимазаладым Минем садист икәнемне белмисең бит син Марат елмайды: — Беләм, нишләп белмәскә. Син үзеңне-үзең изеп, үзенне-үзен садистка әйләндергәнсең. Хатының фәкать арыган синең холкың туйдырган аны Син үзеңә-үзең «мин адәм актыгы» дип сеңдергәнсең Андый кешенең көчле булырга барыбер дәгъвасы кала әле. Бер яктан, шулай үзен хәлсез дип. икенче яктан, үзеннән көч таләп итеп, ул тора-бара холыксыз- га әверелә, садистка әйләнә. — Нык укытканнар сине Ленинградта Маратка аның болай дип әйтеп куюы ошады чын күңелдән көлеп җибәрде. - Фәиз, син акыллы кеше! Бу вакыйгага дөрес кара. Гомерләр алда. Кризистан чыгарга кирәк Ярдәм итәрмен. Әле гаиләң дә. бөтен нәрсәң дә булыр Мин сиңа яхшы дарулар алып килдем. Кызыклы китаплар да юнәттем синең өчен. Аракы т ына эчмә — Нинди китаплар алып килдең? — - Виктор Франклның «Адәм баласы мәгънә пли» дигәнне. Эрих Фроммның өч китабын алып килдем. Әлсгә шуларны укый тор. Марат, мин гел шушылай авырырмынмы икәнни? — - Үзеңнән тора. Бөгенләй үк җебемә әле син. ■ - Ә бу кояштан, биналардан курку бетәрме соң ’ Бетәр, бетәр Яшәргә өметең булса, бетәр Карале, әллә тагын стационарга салыйммы сине? Юк. кирәкми. Дарулар гына бир — Кызганыч, телефоның юк. Эшеңә шылтыратып торсам? — Эштән кудылар мине — - Сөйләшимме соң. бәлки яңадан алырлар9 — Кирәкми. Хәер, ашыкма. Җитешерсең эшләргә. Мин сиңа почта аша акча җибәрермен Әлегә ике йөз сум җитәр бит? Ял ит Хәзер сиңа ирек кирәк Үзеңне тар кысаларга кертмә, төкереп тор эшенә Син инде хәзер үз- үзеңне хәйран аңлыйсың бугай. Аң астындагы кичерешләрнең сәбәбен аңлау, асылына төшенү хәзергә безнең өчен иң әһәмиятлесе би i. Фәиз туган. Хәзер үзеңне бернәрсәгә дә мәҗбүр итмә, тыңлап тор ни кирәк күцелеңә. Тынычлану кирәк иң элек. — Болай әйтүе җиңе-е-е-л. Үткән тормышыңнан яктырак күренешләрне исеңә төшерергә тырыш. Гел кара төстәге вакыйгаларны гына уйлама Гүзәлрәк хатирәләр белән башыңны савыктыр - Бармы соң алар, гүзәл хатирәләр? — Бар. бар. нишләп булмасын! Син бигрәк тагын! Сөйләшеп утыра торгач. Фәиз җанланып китте Әлфия әзерләгән ризыкны да рәхәтләнеп ашады. Дөресен әйткәндә, шулай да. минем хәтеремдә бер күренеш мәңге саклана, диде Фәиз чәй эчкәндә Детдомга кадәр, әле әни исән чакта миңа җидесигез яшь булгандыр, малайлар белән җыйналышып урманга барлык. Алтын көз иде Урман эченәрәк кергәч өрәңгеләр арасында таң калып басып тордым. Минем әле андый матурлыкны, хозурлыкны беренче мәртәбә күрүем иде. Мин аермачык хәтерлим, сабый гына булсам да, башыма уй-сорау килде: «Кеше кулы белән ясалмаган булса да, нишләп шушы кадәр матур бу төрле төстәге яфраклар?» Мин бу бөек гүзәллектән һушсыз калдым, сулышым капты, мин әлеге алтында коендым, йөздем. Гаҗәпләнүемнең чиге юк иде —кайдан килгән бу матурлык?! Ничек мөмкин бу?! һәр елны, көз җиткән саен, мин шул бала чагымдагы матурлыкны күрергә омтылам, җиде яшемдә кичергән тойгыларны, хисләрне яңадан уятып, кабатларга тырышам. Өрәңгеләрдән ел саен бала чагымдагы сихрилекне өмет итәм. Ләкин юк, кабатлап булмый теге мизгелләрне. Хәзер дә яфраклар саргайгач көзнең гүзәллеге сөйләп бетергесез һәм җырлап туйгысыз була. Әмма балачактагы кебек йөзә алмыйм инде алтын диңгездә! — Гомер узган саен башкачарак булыр инде ул, Фәиз туган,—диде Марат сөйләгәндә аның кызып-кызып китүен чамалап.— Бөтен нәрсә үзгәрә бит, нишләтмәк кирәк! Син барыбер эзлә теге югалган матурлыкны, эзләвең хак булсын. Эзлисең икән, димәк, ул матурлык сиңа кирәк. Матурлык кирәк икән, димәк, өмет яши синдә Фәиз елмаеп куйды: — Син һәр әңгәмәне түгәрәкләп уңай якка борып куясың. Марат: «Психотерапевт бит мин»,— димәкче иде, тыелып калды һәм: — Син үзең уңай якка каерылып сөйләшкәнгә шулай ул,— дип тагын «майлап» куйды. Алар килгәләп йөрергә вәгъдә биреп китеп бардылар. Бик кыен булса да, Фәиз акчадан баш тартмады Дәвалангач, терелгәч, хәл кергәч, түләрмен, дип уйлады. Ә аякка басарга теләге дә, өмете дә бар иде аның. Марат белән Әлфиянең үзенә карата мөгамәләсе, аларның ярдәм итәргә ашкынулары киләчәккә өмет багларга этәрде. 26 -уу өннәр, айлар үтә торды. Маратлар, чынлап та, гел килеп-китеп ■ ж. йөрделәр. Фәизнең төшенкелек халәте кабатланып дәвам итте. Шулай да аның куркуы кимеде Ул ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫҢ сәбәбен аңлады, төшенде. Бу турыда уйланырга аның вакыты күп иде. Ачыклык керде, ләкин бернәрсәне дә үзгәртү мөмкин түгел. Инде сәбәпне аңлагач та чарасызлык әсире булу белән һич кенә дә килешәсе килмәде. Үзгәртеп була түгелме?! Үземне үзгәртә алам лабаса! ТЕГЕ ВАКЫЙГАГА мөнәсәбәтне дә үзгәртү мөмкин. Үземне аклау хисабына түгел, киресенчә, үземнең гаепле икәнемне танып, УЛ ВАКЫЙГАНЫҢ сәбәбен, үземнең шул вакыттагы адымымны аңлап, чынбарлыкка ашкан фаҗигане рухымның барлык көчләрен җыеп кабул итәргә тиешмен! Иң мөһиме — мин аңладым! Киләчәк тормыш күрсәтер — аңлавымның мәгънәсе бармы, юкмы. Зур нәрсә бит ул аңлау. Димәк, киләчәктә ул яман эш минем тарафымнан кабатланмаячак. Мин үзгәрдем. Мин сазлык аша абына-сөртенә баручы идем. Күңелем сизә — мин аны кичеп чыгып барам. Җаваплылыкны өстемнән алып ташламыйм һәм ташламам. Шул коточкыч җаваплылыкны тою бүген миңа хәтта рәхәт тә шикелле. Куркак җәнлек сыман үземнән качарга җыенмыйм түгелме мин бүген?! Гәрчә хәлем бигүк җиңел булмаса да. Илдә дә зур үзгәрешләр башланды. Михаил Горбачев җитәкчелегендә үзгәртеп кору дигән хәрәкәт «кузгалды». Дөньяның асты өскә килгәндәй булды. Кискен үзгәрешләр күзгә һәм колакка чалынса да, Фәизнең үз хәле хәл һәм дә үзенең күңелендәге үзгәрешләр белән ул күбрәк кызыксынды. Чыннан да, ирек җиле исеп куйды шикелле. Тормыштагы, кешеләрдәге үзгәрешләр аның кими башлаган чиреннән әкренләп арынырга өлеш керпе бугай. Бик күп кызыклы нәрсәләр ачыкланды — ил тарихыннан, үзебезнең үткәннәрдән. Күпме ялган фаш ителде! Кыска гына вакытта дөньяга караш кискен үзгәрде. Укырга кызыклы китаплар күбәйде, элек ярамаган, тыелган әсәрләр дөнья күрде. Илдәге үзгәрешләрдән, ин шаккатырганы, Фәиз өчен яна китаплар иде Илдәге үзгәрешләр, тышкы уңай фактор буларак, аның аңындагы, күңелендәге агымнарга сихәтле йогынты ясады Әлбәттә, «үзгәртеп кору» дигән хәрәкәт башланмаган сурәттә дә, аның вөҗүде үзгәрү юлыннан тайпылмас иде. Илдәге үзгәрешләр белән аның психикасы үзгәрүенең бер вакытта туры килүе кызык һәм куанычлы фал' Мәчетләр төзергә тотындылар. Плакатлар, лозунглар кубарылып төшерелде Ленин һәйкәлләрен сүтәргә ябыштылар. Кызык, сәер, шатлыклы иде бу күренешләр никтер. Фәиз бик яхшы аңлый: үз-үзеңдә үзгәрешләр булу зарур. Үзен үзгәрсәң генә, тормышны үзгәртү мөмкиндер һәйкәлләрне җимерү, үзен әле кичә генә изге дип санаган нәрсәләрне таптарга ашкыну әле үзгәреш түгел. Тормышны үзгәртим дисәң, үзеңне үзгәртү мәслихәт Ә үзеңне үзгәртер өчен синдә коточкыч инкыйлаб булырга тиеш — күңелеңдә, психикаңда, аңыңда! Бу берничә көн эше түгел. Моңа күп вакыт һәм түземлек, рух көче кирәк! Үзгәрергә кирәк дип чакырып кына теләгеңә ирешеп булмый. Әле карар кабул ителгәч тә, күңел үз кануннары буенча организмны ватмыйча, дөресрәге, ватарга теләмичә, .төрле юллар эзләп үзенең эшен башкара. Фәиз менә шул нәрсәләрне дә аңлауга иреште һәм күңел халәтенең тотрыклылыгы артканын тойды Шуңа күрә тиз арада гына илдәге яшәешне үзгәртеп, тормышны бөтенләй башка юлдан алып китәргә өндәүчеләргә ул көлеп карады Халык бит ул шул ук бер аерым алган кеше организмы кебек Үзенең тормышында булган һәрнәрсәне табигый, димәк, шулай булырга тиеш иде, дип кабул итә башлады ул. Үзенең озак һәм каты чирләвенең дә психик авыру икәнлеген аңлады, ләкин моны аңлагач, ул котсыз калмады Аңлаган икән, димәк, аңардан котылып була. Аңлашылмый торган нәрсә яман. Андый авыруны неврозлар төркеменә кертсәләр дә, табигате барыбер психоневрология инде аның. Ләкин ул сиңа бирелгән. Ул синеке, үзеңнеке. Нәркизенең ташлап китүен дә ул тиз гафу итте. Аны һич кенә дә гаепләмәде, һәм, ни гаҗәп, үзендә дә бу очракта гаеп тапмады. Никадәр эзләп казынса да, үзен битәрләрлек нәрсә каезлап чыгара алмады. Бер елдан артык эшсез яткач, ул МТСка барды. Аңарда зур үзгәрешләр күрделәр Кыяфәте инде куркыныч түгел. Киемнәре чиста Казаннан Марат исемле бик зыялы зур бер врач килеп йөри янына. Аракы эчми икән хәзер. Бу инде ниндидер башка кеше шикелле иде Чынлап та, башка кеше иде инде ул. Чәчләре майланып тузган, күзләре шашкан җанварныкыдай саргайган йөзле, кешеләрдән куркып качып йөри торган кеше түгел иде инде ул. Әле кыяфәтендә авыруы һаман беленсә дә. аның күзләрендә инде яшәү елтыравы барлыкка килде. Аны каравылчы итеп алдылар. Фәиз моңа сөенде, чөнки каравылда китап укыр>а мөмкинлек бар һәм ул төне буе ирекле Барыбер төннәр йокысыз үтә (соңгы вакытта ул көндез йоклауга ияләште) Акчасы аз. ләкин бу бит вакытлыча гына. Поселокка психология, философия буенча кызыклы китаплар алып килеп сата башладылар: күбесе чит телләрдән тәрҗемә: Ницше. Шопен- гауер. Кант, Шпенглер. Фрейд. Кьеркегор һ. б. бик күп төрле, аның күңелен тиз арада яулаган авторларның хезмәтләре сусаган җан иясенә бер йотым су сыман булды Акча кирәк, чөнки ул китаплар кыйммәт тора. Сатырдай әйберләрен сатып бетереп ала башлады ул китапларны соңгы вакытта. Кулга эләккәннәрен каравылла төннәр буе рәхәтләнеп укый иде. Аңа эштә дә. күршеләре дә: «Матурланып киттең эчмәгәч»,—диделәр. Аларның шундый ягымлы сүзләреннән ул тагын да дәртләнебрәк китте һәм күзләрендә яшәү шатлыгы ныграк чагылды. Кеше сүзе көчле тәэсир итә ни дисәң дә! Акча җитмәүлеге генә нык кыерсытты күңелне. Соңгы вакытта аппетит та ачылып китте. Йокы яхшырды. Тәмле ризыкны, гомумән, ашауны организм нык сагынган иде. Аракыдан соң тәмәкене дә ташлагач. хәл тагын да җиңеләебрәк китте Марат та бер тапкыр килгәч әйтеп ташлады: «Йә, туган, җүләрләнеп йөрүең тәмамланды, дөньяга дөрес карый башладың», диде. Дөрестән дә, акылдан язып була икән ул! Шулай дә хәвефләнүләр аны тиз генә ташламады әле. һава торышы үзгәрүләр, эссе көннәр, ябык биналар әле һаман аны өркетә иде. Ләкин анарда ышаныч туды инде - ул хәвефләнүләр ничек килсә, шулай китеп тә барачак. Моны аңлау да зур үзгәреш иде! Иң яхшы, уңай, җылы тәэсир кешеләрнең аңарда яхшыга таба үзгәреш күрүләре булды. Аларның сәерсенмичә, шикләнмичә караулары үз-үзенә ышанычын арттырды, шул сәбәпле аның кыяфәте тагын да ма г урланыбрак китте. Моны, әлбәттә, башкалар сизеп алды һәм тагын яхшы мөнәсәбәт белән карадылар. Фәиздә дәрт тагын да артты. Менә шундый алтын боҗра барлыкка килде! Күңел яшәү мәгънәсен эзли икән, димәк, ул аңа кирәк. Әгәренки яшәүнең мәгънәсе кирәк икән, димәк, яшисе килә! Шул яшәү мәгънәсен эзләү үзе мәгънә була ала түгелме? Үзеңнең гаебеңне танып, гөнаһларын өчен тәүбә итеп яшәү мәгънә түгелмени? Соңгы вакытта Фәиз ниндидер бөеклекнең, мәңгелекнең бер өлеше итеп тоя башлады үзен. Күңеленең хак юлны табуын сизде ул. Кешеләр аны дошман итмиләр — моны абайлавы аңа шулай ук гаҗәп һәм мөһим иде. Гомумән, дөнья аны дошман итми, киресенчә, ярата сыман тоелды. Иң зур ярдәмне аңа китаплар бирде. Үзен аңларга, кешеләрне танырга иганә алды ул китаплардан. Күп нәрсә ачыкланды, күп сорауларга җаваплар табылды. Хәтта үзен акларлык күп нәрсәләрне мәгълүм кылды. Күңеленә аһәңдәш, аваздаш фикерләр бихисап күп иде философларның. психологларның, бөек язучыларның китапларында. Күп нәрсәне ул. гәрчә инде алар аңа электән таныш булса да. беренче мәртәбә күргәндәй, ачыш ясаган сыман кабул итте. Табигатьнең матурлыгы белән тагын соклана башлады. Иң мөһиме аңарда хәзер ялгызлык хисе өстен түгел иде. Күңел ялгызлыгы бетте аңарда. Берүзе үз уйлары белән утырганда да аңа рәхәт була башлады, чөнки ул үзен кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк дип хис итте. Җирдәме, күктәме — аны кемдер ярата, кемдер күзәтә, ләкин начар ниятләр белән түгел, киресенчә, аның өчен кайгырып, яхшылык теләп. Үзенең дөньяда ялгыз түгеллеген аңлады ул! Тормыш күренешләреннән, һәрбер яңа туган көннән ямь-тәм табылды. Китаплар алып килеп сатучы Гөлҗиһан апа белән ул якыннанрак танышты. Гөлҗиһан апаның уллары Мәскәүдән. Ленинградтан китап ташу белән шөгыльләнә икән. Т.да һәм тагын берничә шәһәрдә, поселокларда шул китапларны махсус сатучылар сата ди Гөлҗиһан апа, бик тере һәм нык хатын, пенсиягә чыксам да, тик яталмыйм дип, үзе сату итәргә булган. Фәиз инде аның аша үзенә кирәкле китапларны кайтартты. Берничә !апкыр Гөлҗиһан апа аңа китапларын сатарга да тапшыр- галады Фәизгә бу эш бик ошап китте. Син, шундый акыллы, укымышлы егет, нишләп монда каравылда ятасын?! — дип сорарга җөрьәт итте беркөнне Гөлҗиһан апа аңардан. Мин озак авырдым. Әле яңа 1ына тернәкләнеп киләм. Әлбәттә, яна эш турында уйлый башларга кирәк,—диде Фәиз.— Бигрәк тә хәзер. Заманалар үзгәреп бара, акчасы да күп кирәк. — Шулай булмый. Гел болай йөрмәссең, өйләнергә дә кирәк булыр бит Әлбәттә. Ләкин иң элек аякка басарга кирәк Мин яңадан туган шикелле хәзер. Үземне табарга кирәк. Дөрес, мин үземне таптым, әмма бу тормышкөнкүрештә, чынбарлыкта да үземне табу зарур. Карале, безгә бит кешеләр кирәк. Син китап яратучы, әйдә безнең янга. Мин малайларым белән сөйләшермен. Фәизнең шатлыгы чәчрәп чыкты — Яхшы булыр иде, Гөлҗиһан апа! Мин сатарга да. ташырга да әзер! Китап эшен яратып башкарачакмын! Ярар, мин иртәгә үк улларым белән сөйләшермен, диде Гөлҗиһан апа һәм сәгатенә карап куйды.— Бүген мине алырга иртәрәк килергә тиешләр. Карале, Фәиз, мин бер атна-ун көн башка эш белән мәшгуль булачакмын, син минем урынга сатып тор инде китапларны, яме. Ярар, дип шатланып ризалашты Фәиз. — Сиңа тагын бер әйтәсе сүзем бар минем. Безнең дә бер сатучы кызыбыз бар. ул фантастик китаплар сата, Сания исемле. Бик акыллы, чибәр Кияүдә түгел. Мин синең турыда әйткән идем инде аңа. Фәиз кып-кызыл булды: — Ничә яшь соң аңа? — Утыз тирәсе. Үзеңә ничә әле? ' Миңа да утыз. — Сез, минемчә, пар килгәнсез Берәр ничек таныштырырга иде сезне. Фәиз бик нык уңайсызланып: — Сездә эшли башласам, бәлки танышырбыз да,— дип куйды Танышу озак көттермәде. Фәиз махсус корылган киоскта инде бер атнадан артык китап сата иде. Күбрәк детектив алдылар. Акча шактый күп җыелды. Инде ичмаса акчаны да алырга берәрсе килсен иде тизрәк дип уйлады ул. Ниһаять беркөнне Т.дан җиңел .машина килде һәм аннан урта буйлы, джинсы костюмнан мөлаем гына бер хатын-кыз килеп чыкты Мин Сания, диде ул ап-ак тип-тигез тешләрен ялтыратып - Гөлҗиһан апа хәлегезне белергә һәм сезгә булышырга кушты Фәиз, әлбәттә, бу очрашуга әзер түгел иде, шулай да бигүк коелып иңмәде, үзен кулга алып, кыю булырга тырышты: Бик татмын. Мин Фәиз булам. — Миңа сезнең турыда Гөлҗиһан апа сөйләде инде. Шул кадәре күп китап укучыны беренче мәртәбә күрүем, диде сезнең турыда Сезнең хакта да миңа Гөлҗиһан апаның сөйләгәне булды. Җиңел машина шундук кире китеп барды. Гөлҗиһан апа урынында Сания эшли башлады Аларны кавыштырыр өчен шулай оештыргандыр хәйләкәр апа. Күп тә үтмәде, Фәизне төрле сату пунктларына китаплар ташучы итеп эшкә алдылар Элеккеге «автоклуб» машинасы белән Т.га кайткан китапларны санап, барлап тиешле урынга, сатучыларга тапшыру җиңел эш түгел, ләкин аның хезмәт хакы да шактый зур булып чыкты Сания К дә эшләвен дәвам итте, Фәиз исә көн саен эштән соң Т.дан поселокка, үз өенә кайтып йөри торган булды. Сания белән аның арасында беренче көннән үк якынлык сизелде Аларның уртаклыклары күп иде. икесен бербөтен итәрлек сыйфатлар һәм шартлар җитәрлек булып чыкты. Алар бер-берсенә тиз ияләштеләр һәм бернинди махсус әзерлекләрсез-нисез Фәизнең йортында бергә яши дә башладылар. 27 1990 нчы елны К. поселогында да мәчет төзергә тотындылар. Фәиз бу күренешне зур кызыксыну белән күзәтте. Чөнки бу изге эшкә ниндидер бер бизнесмен тотынганны ишетте ул. Имеш, махсус фонд бар икән, шул фонд аша ничектер зур һәм затлы мәчет салдырып йөри ди Имешмимешләргә ышанганда, ул кеше мафиозник икән. Мәчет, чынлап та, поселокның шыксыз фонында әллә нинди галәмәт бер сарай булып аерылып һәм калкып килеп чыкты. Фәиз әллә ничә тапкыр барасы итте мәчеткә, ләкин никтер күңеле тартмады. Аллага һәрвакыт ышанды ул. Хәтта балачактан ук: теге вакыйгадан соң бигрәк тә, хәтта кирәгеннән артык күккә мөрәҗәгать итте ул кайвакыт. Ләкин һәрвакыт Алланы үзенчә кабул итте. Ул Илаһи Көчне бернинди китапларга сыйдырып, канунлаштыру мөмкин түгелдер дип уйлады. Халыкны төркем-төркем итеп аңа табындыруны да кабул итәсе килмәде аның. Аллага табыну — изге эш, изге халәт, шуңа күрә ул һәркемнең үзенчә һәм үзендә булырга тиеш дип инанды Ләкин мәчетләргә һәм моңарчы яшәп килгән дин формаларына аның протесты яки тел-теш тигезергә теләге беркайчан да тумады Мәчет төзүне оештыручылар үзләренең затлы машиналары, артык тук чырайлары белән башкалардан аерылып торгангамы, әллә үзәк урамда Ленин һәйкәле һаман басып торгангамы, мәчетне төзүгә җыелган акчаның шикле булуыннанмы — ни сәбәптәндер күңел салкынчарак кабул итте бу мәчетне. Халык та анда берән-сәрән генә атлады. Бу күренеш, әлбәттә, пошаманга калдырырлык иде. Чөнки һәркем белә — мәчеткә йөргәне дә, йөрмәгәне дә: мәчет кирәк, дин кирәк! Әмма ләкин «кирәк» дип кенә булмый шул. Хәер бирергә дип Фәиз беркөнне мәчеткә таба юнәлде. Мәчеткә керү белән уң якта өстәл янында бер карт йокымсырап утыра иде. Фәиз мөселманнарча сәламләде: — Әссәламегаләйкем! — Вәгаләйкем әссәлам,—дип җавап бирде карт тонык кына тавыш белән. — Бабай, мин хәер бирергә кердем. Берничә кеше өчен, зинһар, дога кыл. Шуннан соң ул кесәсеннән алдан ук әзерләнгән егерме биш сум акчаны чыгарды. — Әнә шунда яшниккә сал,— диде карт, стенада эленеп торган калай тартмага ымлап —Кем өчен дога кылырга икәнне мин язып алырмын, аннары җомга көнне дога кылырбыз. Фәиз акчаны салгач бабайның каршына утырды: — Зәбир өчен дога кылыгыз. Атасының исеме ничек? — Хәтерләмим,—диде Фәиз уңайсызланып. — Ярар, тагын кем? — Стеклов. Урыс кешесенә ярыйдыр бит? Стеклов. Аның өчен, зинһар. дога кылыгыз. Ул шундук куркып калды —бабай Стекловның кем икәнен сорамаса ярар иде Кеше үтерүче өчен дога кылу ярый микән монда? Сорамады, язып куйды. Фәиз тезеп китмәкче иде: Зосимов өчен, үзенең әти-әнисе өчен, Гөлүсә өчен. Фәрит һәм Рәмзия өчен... Ләкин күп кешене атаганны яратмас, башка вакытта килеп алар өчен хәер бирермен дип уйлады. — Ә үзеңнең атың ничек? — Мин Фәиз. Гыйльметдин улы. — Ярый. Бабай язып алды. Мәчеттән чыкканда арттан пөхтә, матур кыяфәтле карт атлады. Бу хәзрәт үзе иде. Фәиз аның белән сөйләшергә теләде. Борылып- борылып каравыннан хәзрәт аның ниятен аңлады һәм беренче булып үзе сүз катты: — Мәчеткә беренче мәртәбә килүен, ахрысы? Әйе. Мәчеткә йөрергә кирәк, диде хәзрәт Фәиз затлы кыяфәтле бу руханидан мондый сүзләрне ишетергә теләмәгән иде һәм сөйләшергә тотынуына үкенде. Ләкин инде сүз башланган иде. Мәчеткә, әлбәттә, йөрергә кирәктер, ләкин чакыру кирәк микән кешене мәчеткә? Минемчә, яратырга кушып яраттырып булмый, табынырга өндәп табындыру мөмкин түгел. Бу бит иман эше Хәзрәт гомуми хак сүзләр белән диннен тәртипкә алып баруын, динсезлекнең куркынычлыгын, иман төшенчәсенең ни икәнен озак итеп сөйләргә кереште. Куанырга кирәк бүгенге көн өчен,— дип тәмамлады ул сүзен һәр көн өчен куанырга кирәк, минемчә Ә дин хакында бик дөрес һәм матур сүзләр әйттегез, хәзрәт Шулай да. минемчә, һәр кешенең йорты мәчет булырга тиештер, һәр кешенең күңелендә калкырга тиештер манара Алай гына да түгел, кеше үзе манара Менә шул манарадан әйтер!ә тиеш ул изге азанны. Иманлы кеше үзенең кешелек манарасыннан әйтергә тиеш үзенең хак кеше сүзен! Күңелендә манараң булмаса мәчеткә йөреп вакыт уздырудан ни мәгънә! Хәзрәт югалып, куркып калды Бу ир-егетнең, кечкенә буйлы булуына карамастан, зур басым белән, тәэсирле итеп сөйләве аны нык каушатты. Ул ислам турында тагын берничә сүз әйтмәк булды, ләкин җитешә алмады. Фәиз дәвам итте: Мин мәчетләргә каршы түгел, Алласыз кеше түгел мин. Ләкин «ышан!» дип ышандыру мөмкин түгел. «Иманлы бул!» дип иман тудырып булмый кешедә. Иман кешенең үзендә туа. Ул йә була, йә юк Ишеткәнемчә, бу мәчетне төзегәндә акча урлау, материаллар югалу булгалады, кемнәргәдер җинаять эшләре дә ачтылар Әгәр дә мәчет төзегәндә дә җинаять кылына икән, аннары мондый гөнаһларны юу мөмкин булырмы? Урланган акчага мәчет салуны, яки шул мәчетне салырга дигән акчаны урлауны кайсы мәчеттә ярлыкарлар икән соң? Тәүбә итәргә кайсы мәчеткә барырга кирәк булыр икән? Гафу ит. хәзрәт, шәхсән сиңа бернинди ачу-үпкәм юк. Ләкин бу турыда синнән башка тагын кем белән сөйләшим! Фәиз гиз-тиз атлап китеп барды. Җәйге көн эссе иде болай да. ул шабыр тиргә батты. Соңгы вакытта болай кызып сөйләшкәне юк иде аның Күрәсең, җыелып йөргән Артка борылып карарга җөрьәт итмәде. Хәзрәт нишләп калгандыр, кая таба киткәндер аны кызыксындырмады Өйгә кайткач, уйланып утырды Катырак әйтеп ташламадыммы хәзрәткә! Юк. дөрес әйттем! Хакым бармы сон минем алай фикер йөртергә? Бар. Рәнҗетмәдемме беркемне дә? Юк Мин һаман үзем колачлый алмаган нәрсәләр белән баш ватам түгелме? Ә кем кайгырырга тиеш соң бу хакта?! Үз фикеремне, үземнең мөнәсәбәтемне әйтергә тиештер мин! Ул үзенә-үзе гаҗәпләнде кайдан килде аңа бу кодрәт9 Соңгы вакыт- ia, әйтәсе сүзен әйткәннән соң үзен битәрләми башлады ул. Авырып йөргән вакьпга да гаделлек эзләп, әйтәсе фикерләрен әйтергә тырышып йөрде Ләкин ул вакытта күп нәрсәне дөрес аңламаган. Хәзер исә ул инде белә кайсы вакытта хаклы ул. кайсы вакытта юк Мәчетләр төзелүгә, хөкүмәтнең дингә мөнәсәбәте үзгәрүгә ул чын күңелеңнән куанды, ләкин шул мәчетләр тирәсендә йөрүчеләрдән канәгать түгел иде Мәчетне нинди кешеләр, нинди акчага төзиләр бу әһәмиятле ләбаса. Биг Аллаһы Тәгаләне кеше үзе «кызыксындырадыр», төзеп куелган манарада түгел бит эш. кешеләрнең үзләрендә! Беркөнне Т.дан кайтып төшкәч, йорты каршында җиңел машина торганны күрде Машина тирәсендә, аяк астына карап, кемдер ары-бире йөренде. Алар бер-берсенә шактый вакыт карап тордылар. — Ренат?! — Мин, мин, танымыйсыңмы әллә? Алар ирләрчә кочаклашып исәнләштеләр. Сания ул көнне калада иде, икенче көнгә китаплар әзерләп куясы бар иде аның. Шул сәбәпле өстәл буйдакларча гына әзерләнде. Чәйне озак итеп эчтеләр, чөнки чәй эчкәндә сөйләшү рәхәт, ә сөйләшер сүзләр галәмәт күп иде. Армия белән күңелсез хатирәләр бәйле булса да, аларның төп әңгәмәләре шул хәрби хезмәт тирәсендә булды. Учебканы искә алдылар, Кулишны сүктеләр. Ренат, аты-юлы белән сүгенеп, дисбатны каргады. — Әти әйтте миңа синең монда яшәвеңне. — Армиядән кайту белән ник килмәдең соң? — Әй, закрутился! — Кайда эшлисең соң? — Мин бер фирманың сакчысы. Түбә дип аталабыз без. Чаллыда яшим бит мин. — Кайчан кайттың тегеннән? — Сиксән икенче елның көзендә. Ике ел дисбатта, аннары калган бер елымны хезмәт итеп бетердем тагын. Фәиз аны җентекләп күзәтте. Үзгәрешләр эзләде. Чөнки күп вакыт узды бит инде. Үзгәрешләр күрде ул аңарда, ләкин ниндидер «этеп торучы» үзгәрешләр иде. Элек тә җан биздергеч кеше иде ул, хәзер бигрәк тә. күзләрендә нур юк, чыраенда нәфрәт. Тормышы авыр бул- маса да, дөньяны күралмый шикелле. Җилкәләре тагын да киңәйгән, кыска итеп алдырган чәче аның суксаң да авыртмый торган чыраена нык килешеп тора. Утыздан узып киткәч, армиядәге шикелле булмассың инде. Ләкин барыбер шул ук Ренат иде бу. — Үзгәргәнсең.— дип куйды Фәиз — Син дә возмужал.—диде Ренат чын күңелдән гаҗәпләнеп.— Интеллигент стал. Син бит дохлый гына бер нәрсә идең армиядә.— Ул авызын кыйшайтып көлеп куйды. Көлүе шул ук калган аның. Бу ямьсез көлүне Фәиз яхшы хәтерли. Фәиз үзе турында, каты авырган елларын төшереп калдырып, сөйләде. Беренче хатыны белән аерылуын, хәзер Сания исемле хатыны барлыгын әйтте. — Китап сатып акча керәме соң бераз?—дип кызыксынды Ренат. — Ярыйсы болай. Нинди китаплар сатасың бит, аннан да тора. — Мин сине мондый солидныйлангансыңдыр дип уйламаган идем,— дип кат-кат гаҗәпләнде Ренат.— Син минем батя янына килгән булгансың икән. Фәиз кинәт караңгыланып китте. — Әйе. Карале, Ренат, минем синнән сорыйсым килә — синең әтиең мине элегрәк тә белә идеме әллә? — Белмим, юктыр Шул, үзең килгәч кенә таныткансыздыр дип уйлыйм. — Минем турыда нәрсәләр әйтте? — Бергә хезмәт иткән дустың килеп китте, диде. Шул. Фәиз исемле, К.дә яши икән, диде. И все. Фәиз сизенде—кунак сөйләшеп туйды, килүенең сәбәбе дә Фәизнең хәлен белү түгел. Башка төрле йомыш алып килгән аны монда, күренеп тора. — Ничек киләсе иттең?—дигән булды Фәиз. аның йомышы менә- менә билгеле буласын сизеп. — Служак бит син минем! Сагындым! Күрәсем килде,—диде Ренат һәм башын читкә борып аскы иренен тешләде.— Аннары минем сиңа бер дело бар. — Тыңлыйм. Фәиз. мин беләм, син мине өнәп бетермисең. Армиядә яратмый идең мине. Гик шулай да, служак, якташ буларак, ярдәм ит Минем ярдәмгә мохтаҗмыни син9 ! Ат хәтле ир кеше! — Тыңла әле син. Мин бер кешене кыйнадым. Дөресрәге, сугыштык без аның белән. Разборка булды. Мин кыйнамасам. мине кыйнарлар иде. аңлыйсыңдыр инде. Җинаять эше ачтылар, чөнки теге больницада ята. Мин инде акча да төртен карадым, бөтен элемтәләрне файдаланмакчы булдым. Эшләр бик җитди, туган, һич кенә дә берсен дә игә китереп булмый — Ә мин ничек ярдәм итә алам сиңа?—диде Фәиз. чынлап торып бу кансыз кешене күралмыйча. Ул аның армиядә Кравчукны кыйнаганын исенә төшерде Дошман иде бу. Ләкин кызгануга гына лаеклы дошман — Мин Мараты очраттым күптән түгел Казанда Аның әтисе белән минем батя бергә эшләгәннәр иде Т. больницасында. Каядыр җыенганын белгәч: «Кая барасың?» дип сорадым Ул: «К.гә, бер кеше янына».— дип җавап бирде һәм синең турыда озак итеп сөйләде Фәиз. брат, миңа «психически ненормальный» дигән справка кирәк Марат аны эшли ала бит. сөйләшик әле аның белән Юкса гагын төрмәгә утыртып куялар бит мине' Нишләп соң син үзең Марат белән сөйләшмисен? Безнең мөнәсәбәтләр бигүк дустанә түгел. Безнең әтиләр дә гел конфликтта яшәде. Ул сине бик ихтирам игә. зинһар, ярдәм ит. Миңа следователь үзе дә әйтә, шундый белешмәң булса, котыласың, ди. Фәиз авыр сулап куйды: Күңелсез очрашу булды әле бу. Ренат. Утыз яшь бит инде сиңа! Фәиз, син бит Mapai белән дус. эшләт миңа справка Минем сиңа әле кирәгем чыгачак. Мин сиңа акчасы-ниенме, кыскасы, җаның ни тели 28 __ иңа ярдәм итә алырмынмы соң? Аңламадым? — Төрмәдән бәлки котылып булыр, ләкин андый справка белән син үзсңне-үзең барыбер алдый алмаячаксың. Мине төрмәгә утыртачаклар! дип кычкырып җибәрде Ренат һәм шундук тавышын йомшартты. Фәиз, брат, әйдә Марат янына. Фәиз нишләргә дә белмәде. Күренеп i ора Рена гның эшләре мөшкел Ләкин имгәнеп больницада ятучы кеше дә бар бит. аны шушы миһербансыз бәндә кыйнаган. Служак! Фәиз аңа озак итеп карап торды. Бу кешенең гомере үзенең асылын, үзенең фаҗигасен аңламыйча үтеп ктәр микәнни, дип уйлады Фәиз киеренкелектән яңак итләре шытырдап йөреп юрган якташына нинди мөгамәләдә булырга икәнне үзе өчен ачыклый алмыйча. Хәер, ул башкача булдыра алмый, бүтәнчә яши алмый Башка кеше хәленә кереп, аның халәтен аңларлык зат түгел бу Аның үз хакыйкате бардыр, күрәсең. Ул башка герле кануннар буенча яши Гаепләп гә булмый биг аны, ул бит барыбер үзен хаклы дип саный. Хәтта кыйнап имгәткән дошманын да ул һаман әшәке сүзләр белән сүгеп ут ыра бит Моны инде үзгәртү мөмкин түгел Каршысында кеше кыяфәтле хайван угыра иде. Фәиз аны элек дошман итә иде, бу минутларда исә ул аны чын күңелдән кызганды Сәер кызгану белән Сине инде гөрмә дә. справка да коткара алмаячак, диде Фәиз Ярар, әйдә Марат янына барып кайтабыз Мин синең өчен аңардан үтенәчәкмен берәр ничек коткарсын сине төрмәдән. Ләкин сине үзеңнән коткаруны вәгъдә игә алмыйм Син әллә нинди фәлсәфә белән сөйләшмә инде Хәлләрем хөрти биг Бүген үк барабызмы? Нәрсә тагын уйга бат тын? Фәиз сәгатенә карап алды Хәзер китәрбез. Ничә сәгатьтә барып җитәбез Казанга, ничек уйлыйсың9 — Бер сәгатьтә очып барып җитәбез. Фәиз уйга чумып утырды. — Син безнең полктагы ЧПны ишетмәгән булгансыңдыр инде,— диде ул, армияне исенә төшереп —Сине дисбатка утырканнан сон булды ул хәл. Безнең тугызынчы полкта Стеклов фамилияле бер «фазан» Зосимов дигән бер сержантны кыйнап үтерде. — Шуннан? — Стекловны унбиш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул тынып калды. — Ник кузгаттың соң әле син ул вакыйганы?—дип сорады Ренат. Фәиз суынып беткән чәен йотып куйды. — Ул вакыйгада мин үземнең гаебемне, ниһаять, аңладым. Мин ун елдан артык аңларга тырышып йөрдем: Зосимовның вәхшиләрчә һәлак булуы, Стекловның унбиш елга җәзага дучар ителүендә минем нинди гаебем бар соң? Мин бер тапкыр Стекловка суккан идем. Яңагына чалт иттереп. Шулай килеп чыкты инде, армия бит. үзең беләсең. Мин сугарга мәҗбүр булдым. Инде Зосимовны үтергәннән соң, аны унбиш елга хөкем иткәч, котсыз калдым — мин дә өлеш керттем бит бу фаҗигагә. Стекловның күңелендә ниләр барлыгы, нинди хисләр кайнаганын кем белгән? Бәлки аның бу дөньяга нәфрәте зур булгандыр, үпкә, рәнҗү җыелгандыр, һәм инде минем аның яңагына сугуым соңгы тамчы булгандыр аның мөлдерәмә тулган күңеле өчен. Бәлки аңа сугучылар күп булгандыр миңа кадәр дә, алар барысы да аңарда җыелып йөргәндер — арада минем сугуым да бар. Мин күп уйландым, ниһаять, соңгы вакытта мондый нәтиҗәгә килдем: мин Стекловка сукмасам, бәлки, ул Зосимовны кыйнап үтермәгән булыр иде. — Аларның мөнәсәбәтләрендә катнашың булмагандыр бит? — Юк. Мин аларның мөнәсәбәтләрен бөтенләй белми идем. Эш бит анда түгел. Син мине аңламыйсың. — Мин сине беркайчан да аңлый алмадым. — Аңламасаң аңламассың. Зосимов та кызганыч, чиксез кызганыч. Ләкин без бит белмибез үлем аның өчен нәрсә — җәзамы, әллә, киресенчә бүләкме. Мин Стеклов өчен нык кайгырам. Хәзер туксанынчы ел. Унбиш елга утырттылар. Тәк, сиксәненче ел. Ун елын утырды инде, тагын биш елы калгандыр Минем, никтер, аны күрәсем килә, аның язмышына мин битараф түгел. Үзгәрде микән, нишләде икән, аңлады микән? Минем аңардан гафу үтенәсем килә. Инде урыны күккә ашкан Зосимовтан бәлки гафу үтенергә тиештер мин? Юк, никтер Стекловтан гафу үтенәсе килә. Чынлап та, бер кеше генә гаепле була алмый. Кемнеңдер гөнаһлары аркасында яңа гөнаһлар туа. Мин күрәм, сиңа кызык түгел минем сөйләгәннәрем. Син хәтта миннән көләсең, сизәм. — Юк, юк,— дигән булды Ренат. Асылда исә ул Фәизнең сәерлекләреннән учебкада да туеп беткән иде. — Мин Стекловның язмышы өчен нык борчылам. Ничек яшәр? Мин тагын шунысын уйлыйм әле. Мин аермачык күз алдыма китерәм Стекловны да, мәрхүм Зосимовны да. Зосимов хәрби хезмәт өчен, армия өчен яралмаган. Ул бит бу дөньяга башка вазифалар өчен килгән. Мәсәлән, сугыш чыга калса, Зосимов кебекләр кеше үтерә алмаячаклар. Андый юаш, йомшак кешеләр эше түгел сугыш. Ә менә Стеклов — коеп куйган хәрби! Армиягә менә шундый кешеләр кирәк. Менә шундый поляр рәвештә капмакаршы, ике төрле кешене бер үк армиягә, бер үк полкка, бер үк бетон дот эченә бер атнага бикләп куйганнар Иректә бу ике кеше бер-берсенә якын да килмәс иде. мөгаен, аларның бернинди уртаклыклары, хәтта сөйләшергә уртак темалары да булмас иде. Ә монда аларны бер савыттан ашарга мәҗбүр иткәннәр! — Син учебкада чакта кыйнаучыларны, үтерүчеләрне сүгә идең, хәзер инде үтерүчене яклап утырасың. Нишләп аңламыйсың син мине! Үтерүчене һәм үтерүне аклау мөмкин түгел. Ләкин һәр җинаятькә бик күп кеше өлеш кертә Мин Стекловны акламыйм, әгәр акларлык булса, аның турында уйланып йөрмәс идем. Менә шул шул — аны аклап булмый, шуна күрә дә мин кайгырам, үземдә гаеп сизәм Мин аны очратырмын шикелле Аны очратып нишләмәкче буласың? Гафу үтенәм. Көлмә. Ренат Көлмим. Гафу үтенәм. Аннары нәрсә әйтермен, белмим. Ләкин минем аны күреп иң элек гафу үтенәсем килә. Бәлки бу көлке тоеладыр, ләкин шулай. 29 -уу* ичке тугызда алар инде Казанга барып җиттеләр. Ренатның яңа IX «девяткасы» чакрымнарны санга суга торган машина түгел икән. Ишекне Әлфия ачты. Марат Мәскәүгә киткән булып чыкты. Әлфиянең кереп чәй эчәргә кыстауларына рәхмәт әйтеп, алар китү ягын карадылар. Әлфия эчтән генә аларның кереп тормауларына сөенде, чөнки аның әтисе кунакка килгән иде. Аны Фәиз белән очраштырасы килмәде. Фәиз инде элеккечә псих булмаса да. алар арасында конфликт шул килеш калган иде әле. Фәиз. Марат кайткач сезгә кунакка киләбез, әзер торыгыз, диде Әлфия, озатырга чыккач Ярар. Саниягә күп итеп сәлам әйт. Шулай да. ник әйтмисез, нинди йомыш бар иде? Гафу ит. Әлфия, әлегә бу сер. диде Фәиз итагатьле итеп Инде берничә баскыч аска төшә башлагач, ишек ачылды һәм Ильяс Хәмитович пәйда булды: Нинди таныш тавыш дисәм. Ул тавышны таныды, ләкин Фәизнең үзен танымыйча торды. Исәнмесез. Ильяс Хәмитович' -диде Фәиз гаҗәеп тынычлык һәм битарафлык белән. Исәнмесез! Әлфия, бу шул Фәиз. ахрысы? Әйе. диде Әлфия Фәиз баскычтан кире күтәрелде һәм аста үзен кая куярга белми торучы Ренатка дәште: Син бар. чыга тор Мин хәзер Ренат подъезддан чыгып китте. Әлфия Фәизнең менеп килүен күргәч, бераз пошаманга калды, ләкин Фәизнең кыяфәте бернинди куркыныч вакыйга «вәгъдә итмәде» Алар бер-берсснә карап тордылар Ильяс Хәмитович. дип башлады сүзен Фәиз Мин менә, мөмкинлектән файдаланып. Әлфия монда чакта сездән гафу үтенәм. Гафу итегез. — Сезне танырлык түгел, дип җавап бирде Ильяс Хәмитович. «син» дип сөйләшергә кыймыйча Шул кадәре үзгәргәнсез Олыгайгансыз. гомумән, яхшыга таба үзгәргәнсез. — Рәхмәт. Ә нишләп әле гафу үтенергә булдыгыз миннән"’ Фәиз тагын аңа карап куйды Әлфия бер әтисенә, бер Фәизгә күз салды ла: Мин комачауламыйммы? диде. Юк. юк. диде Фәиз. комачауламыйсың Минем гафу үтенүемнең сәбәбе белән кызыксынасызмы"’ Мин сезне. Ильяс Хәмитович. күралмыйм Минем сезгә әле һаман җиңеп бетермәгән ниндидер нәфрәтем бар Шул нәфрәтем өчен гафу үтенәм мин. Ильяс Хәмитович авызын кыйшайтып елмайды, велюр халатының путасын кысыбрак куйды. Бигрәк катлаулы,—диде ул, ни әйтергә белмәгәч. — Мин белмим—сез ниләр кичерәсездер. Гаебегез нихәтле, икебездән кайсыбыз ныграк гаепледер теге вакыйгада — моны сез дә. мин дә барыбер төгәл әйтә алмаячакбыз. Шуңа күрә мин шикләнәм: минем нәфрәтем ни дәрәҗәдә хаклы һәм аны, гомумән, аклап була микән? Әгәр дә инде миндә нәфрәт яши икән сезгә карата, мин аны гәгаен юк итә алмыйм, бетерергә көчемнән килми. Шуңа күрә гафу үтенәм мин сездән. Аңлыйсыздыр шәт. Әлфия, син дә мине гафу ит. Син нәрсә инде, Фәиз. барысы да яхшы, һәммәсе үз урынында. Син бер дә борчылма,—диде Әлфия матур елмаеп. Ярый, Ильяс Хәмитович, хушыгыз! -диде Фәиз. Хушыгыз!—диде Ильяс Хәмитович.— Сез дә мине гафу итегез,— дип өстәп куйды ул. — Мин сезне инде күптән гафу иттем. Ярый, Әлфия, сау булып тор. Исән-сау гына кайтып җит. Фәиз,—диде Әлфия шатланып.— Марат кайткач ук сезгә киләбез. -- Көтәм!—диде Фәиз һәм кузгалды. Ул канәгать иде—үзеннән дә, әле генә килеп чыккан кыска гына әңгәмәдән дә. Баскычтан йөгереп төшкәндә аның аяклары да тимәде. Үзен шулхәтле җиңел, рәхәт итеп тойды ул. Урамга чыккач кына нинди йомыш белән килгәнлекләрен исенә төшерде һәм шундук сөмсере коелды. — Нишлибез?—диде Ренат аптырашта калып. — Көтәбез инде. Бер атнадан гына кайта ди ул. Ренат яман итеп ыңгырашып сүгенде. — Киттекме?—диде ул сәгатенә карап. — Син мине К. гә илтеп куясындыр бит хәзер? Ренат тагын бер тапкыр сәгатенә күз салды да: Әллә батяның лесхозына кайтып ял итикме? Ерагын ераграк инде, аның карауы, ашап-эчеп, мунча кереп, ял итеп булачак. Анда батя борчылып көтәдер мине. Әти-әниең беләме соң синең бу матавыгың турында? Беләләр. Мин бит инде батяның связьләрен дә кузгатып йөрим. Кайтып киләбезме безгә? Фәиз икеләнеп торганнан соң: Иртәгә мине илтеп куярсыңмы соң өемә?—дип сорады. — Базара нет! — дип җавап бирде Ренат. Ни гаҗәп: Фәизнең лесхозга барасы килде. Ул хәтта Ренатның чакыруына сөенде. Теге урман, теге вакыйга булган теге урын аны котсыз калдырмады, киресенчә, ул анда таба якынаерга теләде Инде сазлыкны актарып, дустын эзләү нияте юк. әмма ләкин ул тарафларга барыбер күңел тартты. Тагын бер сәбәп аны урманга әйдәде: Ренатның әтисе Сәлим Сәлмәнович аның турында нәрсәдер белә! Ул инде хәзер аннан курыкмый, үзе турында ниләр генә белмәсеннәр һәм сөйләмәсеннәр — барысын да тыныч кабул итәчәк. Дөм-карангы төн уртасында алар С. га барып җиттеләр, һәм тиздән урман авызына да килеп керделәр. Июль ае коры торганлыктан, юл начар түгел иде. Тып-тын калган агачларны фара яктысы белән «ялый- ялый» машина лесхозга таба юл тотты. Теге урман бу. Кибет басканнан соң алар шушы урманга, ләкин икенче яктан—Т. ягыннан килеп кергәннәр иде. Урманга кергәч куркырмын дип уйлаган иде ул. Әмма менә инде ике чакрымлап юл үттеләр урман эченнән, алай коелып иңмәде. Ренатның тавышы аны сискәндереп җибәрде: — Күп калмады Менә бу наратлык беткәч — лесхоз инде. Фәиз сәгатенә карады: сәгать төнге икенче ярты иде. Биш*алты йорттан, каралты-курадан һәм төрле хуҗалык биналарыннан, складлардан торган лесхозны этләр өрүе дер селкетте Сәлим Сәлмәневич Фәизне күргәч һич кенә дә гаҗәпсенмәде, ә газиз улы кайтуына чиксез куанды. Ренатның әнисе Саҗидә апа зарлана- зарлана ашарга әзерләп йөрде, бу вакытта Ренат белән әтисе чоланга чыгып киIтеләр, матавыктан ничек качарга дип баш ваттылар, ахрысы. Фәиз сабыр гына табын әзерләнгәнне көтеп утырды. Зур, киң һәм бай йорт иде бу. Монда бөтен нәрсә алпавытларча келәмнәр дә. җиһазлар да, төрле антиквар вак-төяк һәм тәрәзәдәге чаршаулар да. — Сез дә милициядән түгелдер бит? дип кызыксынды Саҗидә апа. — Юк,— диде Фәиз.— Без Ренат белән бергә хезмәт иттек — Ә-ә-ә, дисбатта мәллә? - Юк, учебкада бергә булдык. Саҗидә апа иренә караганда күпкә картрак күренде. Күрәсең, улы өчен нык борчылганнандыр. Ренат күп хәсрәт китергәндер анасына. Гүя, Фәизнең уйларын чамалады Саҗидә апа хәлсезләнеп өстәл янындагы урындыкка утырды да иреннәренең кыймылдавын тыя алмады, елап җибәрде: — Вакытсыз гүрләргә кертәчәк бу бала мине! Тагын утыртып куячаклар бит үзен! Тагын кемнедер кыйнаган бит. Инде акыл кермәсме дип өметләнеп йөргән идем Чоланнан Сәлим белән Ренат килеп кергәч, Саҗидә кухня ягына шылды, иренең ачулануыннан курыкты булса кирәк Өч ир тавыш-тынсыз гына ашарга утырдылар Өй эчендә күтәргесез авыр тынлык урнашты. Кухнядан Саҗидәнең сулкылдаганы ишетелде Аның елавы тынлыкка караганда мең кат яманрак иде. Әнисенең елавын ишетергә теләмәгән Ренат сүз башлыйсы итте: Фәиз, мунчаны иртәгә ягарбыз инде. яме. Хәзер ашагач йокларбыз. вакыт соң. Мин мунчалар кереп тормам. Иртәгә мине К. гә илтеп куярсың иртәнге якта. Иртәгә безгә бер милиционер килергә тиеш, аны көтәргә кирәк, ул безнең якын дустыбыз, диде Ренат. Ярдәм итәргә тиеш ул миңа Сиңа иртүк кайтып җитәргә кирәкмени К. гә? Киләсе кешең булгач соңрак та ярый, иртәгә минем буш көнем Хатыным борчылмасын дип кенә ашыгуым Кайчан вакытың булыр, шунда илтеп куярсың. Марат янына барырга кирәк булыр барыбер, диде Ренат уйга калып. Барырбыз. Кайтсын гына. Моңа кадәр тыңлап кына утырган Сәлим сүз катты: — Маратның әтисе белән күп еллар бергә эшләдек. Ярдәм итми калмас. — Камил абыйга да өмет зур Нинди Камил ул? дип кызыксынды Фәиз Иртәгә киләсе милиционер Үзе спецкоменда т ура начальнигы ул, ә танышлары, элемтәләре бик күп һәм нык. Ул коткарырга да может, диде Ренат өмет белән. Сәлим Сәлмәневич кинәт кызып китте: Коткарырга может!!! Хайван син' Синең үзеңне бәреп үтерәсе бар! Угыз яшькә җитеп һаман сугышып йөрисең Башың төрмәдән чыкмаячак бит синең! Ул шап иттереп улының башына сукты Тагын кизәнде, ләкин өлгермәде. Ренат аның кулын эләктереп алды да шытырдатып кысты Әти. сукма! По-хорошему әйтәм! Ата белән улы бер-берсен якаларга тотындылар. Фәиз аларны аерырга маташты. Саҗидә апа шыр ярып кычкыра-кычкыра алар тирәсендә бөтерелде. Гауга озак дәвам итмәде. Сәлим сүгенә-сүгенә ишегалдына чыгып китте. Саҗидә ирен дә, теңкәсенә тигән улын да каргый-каргый зур бүлмәгә кереп китте. — Менә шулай яшибез.—дип ыңгырашты Ренат, башын куллары белән уып. Фәиз чак кына: «һәркем үз тормышына лаек»,—дип ычкындырмады. Йокы килмәде, Фәизнең бу ыгы-зыгыдан качып аулакта уйланып ятасы килде. Чөнки теге сазлык моннан ерак түгел. Уйлануга мохтаҗлык туды. Ләкин элеккечә авыру халәт түгел иде бу. Бары тик тагын бер кат үзенә-үзе берничә сорау биреп, үзен-үзе тыңлап карау нияте иде. Саҗидә апа Фәизнең үтенече буенча чоланда урын җәйде. Хуҗалар үзләре, Ренат та өйдә йокларга булдылар. Фәиз ишетеп ятты: Сәлим ишегалдында корык-корык йөткереп, аратирә сүгенеп йөренде. Өйгә кергәндә ул чолан ишеген ачып эндәште: Ренат, синме монда? — Юк, Сәлим абый, мин бу, Фәиз. Сәлим чоланга керде: — Синмени?—Ул караңгыда капшап урындыкны тапты һәм карават янына куеп утырды.— Мин сине күргәч шаккаттым. Нык үзгәргәнсең. Кыяфәтеңә, киемеңә караганда тормышларың шәп күренә. Соңгы вакытта эшләр яхшыга таба бара. Үзегез ни хәлләрдә? — Күрәсең бит инде нихәлләрдә икәнне! Фәиз торып утырды. «Утны кабызмаса ярар иде»,— дип уйлады ул. Сәлимнең дә яктыда утырасы килмәде. Теге дустыгыз Камил ярдәм итәр әле. Больницага эләккән егет кенә терелеп чыксын инде берүк. Хәзер, минемчә, күбрәк аңа ярдәм итәргә кирәктер. Караңгылык эченнән Сәлимнең уфылдаганы гына ишетелеп куйды. — Белгән юк инде, нишләргә бу малай белән!—диде ул чарасызлыктан кат-кат уфылдап. — Аны бернишләтеп булмый инде, үзеннән тора,—диде Фәиз.— Марат кайткач, аның белән дә сөйләшербез. Тик мин шәхсән шикләнәм, Марат андый эшкә барыр микән? Сау-сәламәт кешегә андый белешмә ясау җиңел, җайлы түгелдер ул. — Марат белән әйбәтләп сөйләшерсең инде. Син аның якын дусты дип ишеттем мин. — Сез, Сәлим абый, әллә ниләр беләсез, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып торасыз. — Мәсәлән? Хәтерлисезме, җиде-сигез ел элек С. да очраштык. — Әй, булган-беткән. Син андый нәрсәләр турында күп уйланма. — Юк, юк. син ачыклык керт. Нәрсә беләсең минем турыда? Мәсәлән, сазлык турында. — Беләм мин сазлык турында. Нишләп сазлык аша үрмәләп йөрүегезне дә беләм. Фәиз кычкырып диярлек сорады: — Күрдеңме әллә? — Күрдем. Тс-с-с, кычкырып сөйләшмә. — Зәбирнең батканын да күрдеңме? — Күрдем. Фәиз тынсыз калды. — Ни уйлыйсың, әйт,— диде ул Сәлимнең тып-тын утыруыннан шүрләп. — Берни дә уйламыйм. Минем үз кайгым кайгы. Булган-беткән. Ул турыда уйлама син. Оныт. Әмма Фәизнең сораулары әле бар һәм күп иде — Мин аны коткарырга тырыштым, ансын күрдеңме0 — Әлбәттә. — Ә минем хәрәкәтләремдә сәерлек чагылмадымы? — Каян хәтерлим инде мин! Коткарырга маташтың, коткаралмадың. Нәрсә инде баш катырасың? Ярар, тыныч йокы. Суык түгелме сиңа монда? Юк — Ярый, тыныч йокы. — Туктале. күреп торгач, нишләп син үзең ярдәмгә килмәдең0 Курыктым Син беркемгә дә сөйләмә бу турыда. — Мине ачуланмыйсыңмы9 диде Фәиз. мең сорау арасыннан шун- сын сайлап — Нишләп мин сине ачуланырга тиеш? — Мине гаепле дип уйламыйсыңмы? Юк. Ә син үзең мине гаепләргә җыенмыйсыңдыр бит° — Юк. Шулай булгач! Тыныч йокы! Тыныч йокы, дип пышылдады Фәиз Сәлим өйгә кереп китте. Менә сиңа мә! Шул коточкыч мизгелләрне тамаша кылып торган кеше бар Мин шуның белән әле генә сөйләштем Ул шаһит Ул сине С да очрашканнан соң барып әләкли дә алыр иде. ләкин сатмаган бит мине Күреп юрган. Ярдәмгә килмәгән. Карап торган Гаепләп булмый ипле аны Нишләп йөргән икән соң ул сазлыкта0 Нишләп йөрмәсен, анын хуҗалыгы бит ул. Нишләп шул баткак урыннарда йөргән соң ул? Мине гаепләми шикелле, ләкин С. да очрашкач төрттереп, ачуланып, гаепләп сөйләште бит ул. Ә хәзер гаепләми. Нишләп гаепләсен, ул бит минем эчке халәтемне күрмәгән, нинди көчләр мине ул вакытта әсир иткән ул белми Читтән карап торганда миндә шикләнерлек нәрсә күренмәгәндер Ул сазлык моннан ерак түгел бугай. Нишләп куркыныч түгел соң? Хәтта рәхәт. Нарат исе аңкытып торган такталардан төзелгән чоланда ничек рәхәт булмасын. Күптәнге теләгем гамәлгә ашты мин бу урманга килдем Әле сазлыкка да барып җитәрмен Барыбер барырга кирәк анда. Бәлки ул сәфәрем бернинди яңалык өстәмәс, ләкин бу кирәк, бу мөһим Нигә кирәк белмим Нишләп гыныч соң минем күңелем? Битарафлыктанмы? Чарасызлыктанмы? Бу галәмдә көчсезлегемне аңлауданмы9 Ренатның язмышы белән үземнекен чагыштырып караганнан түгелме? Мин бит аның янында бәхетле күренәм. Бу тикмәгә түгел. Өй эченнән быдыр-быдыр сөйләшкәннәре ишетелде. Гаилә йокларга җыенмый, газиз улларының киләчәк язмышына бәйле әңгәмә бара аңда. Аны төрмәдән коткару турында баш ватып уйланалар Нинди мескенлек Нинди фаҗига! Кеше ярдәме генә коткармаячак моны Фәиз аңлый. Ләкии Ренат үзе моны аңлауга ирешерме0 Иртәгә Камил киләчәк, ди Милиционер Шул Камилдер инде Спецкомендатура башлыгы булгач Тагын күзгә-күз очрашырга туры килер микәнни аның белән? Урман һавасы, чоландагы нарат исе. тирә-яктагы искиткеч гынлык үзенекен итте ул йокыга оеды 30 янгач. Фәиз тавышларга колак салып ятты. Урман мең төрле авазлар белән җырлады, сайрады, шаулады Өй эченнән кичәге шикелле быдырдап сөйләшкән тавыш ишетелде. Әллә йокламаганнар да инде?! Ишегалдындагы тавышлар матуррак тавыклар җырлый. У торымнан-торымга әтәч кычкырып куя Эт кемгәдер, нәрсәгәдер өреп ала. Чолан ишеге ачылды, Ренатның тупас чырае күренде: — Йоклыйсыңмы әле? — Юк, мин инде күптән уяндым,— диде Фәиз һәм торып киенә башлады. — Әйдә, чәй эчәбез дә кузгалырга кирәк. — Камил килдеме соң?- дип кызыксынды Ренат, чөнки бу минутларда аның өчен шунысы әһәмиятлерәк иде. — Килде. Без инде чәй эчтек. Әйдә, битеңне ю да. Бу, чыннан да, теге Камил Сабитов иде. Фәиз чәй эчкәндә ул көлемсерәп күзәтеп утырды. — Мин сине танымый тордым,—диде Камил, гаҗәпләнүен яшермичә. — Ә мин сезне күрү белән үк таныдым,— диде Фәиз. — Нык үзгәргәнсең. Хәзер инде хулиганланмассың дип уйлыйм, алайса теге вакытта котымны алган идең. Фәизнең бу кешегә тагын ачуы кабарды, ләкин ул иң дөрес юлны сайлады, гафу үтенде. — Сез мине гафу итегез. Ул вакытта мин чынлап та башка кеше идем. Хәзер ул вакыйга кабатланса, мин сезгә бер генә дә авыр сүз әйтмәс идем. Ләкин шуны әйтәсем килә: мин сезнең турыда яхшы фикердә түгел һәм сезне тасвирлар өчен бигүк матур сүзләр сайламас идем. Ренат аптырашта калды: — Сез танышлармы әллә? — Без күптәнге танышлар,—дип җавап бирде Камил.— Синең берәр туганыңмы әллә бу? — Без—служаклар, бергә хезмәт иттек армиядә. Ренатның эче поша башлады, чөнки ул күрде: майор белән Фәиз арасында ниндидер дошманлык бар. Өйдән чыгып барганда Ренат Фәизне туктатып өйгә кире алып керде — Сезнең мөнәсәбәтләр начар мәллә Камил белән? — Минем аның белән бернинди мөнәсәбәтләрдә буласым килми,— диде Фәиз үзен тыныч тотып. — Син, туган, онытма, ул минем әтиемнең якын дусты. Мине төрмәдән коткарырга йөри ул. Син тып-тын бул инде. — Ярар, ярар, борчылма, дип тынычландырды Фәиз аны. 1 Камилне спецкомендатура машинасы алып килгән иде. Күрәсең, Сәлим Сәлмәневичтан агач материаллар аладыр, үзе килгән бит иртүк, үзенең машинасы белән — Ренатны җинаять бәласеннән коткарырга маташа! Фәизнең болардан качасы килде Ят кешеләр иде болар барысы да—Ренат та, аның ата-анасы да, Камил бигрәк тә. Хәтта Камилнең шоферы милиция сержанты да ниндидер караңгы йөзле бер мокыт булып күренде. Дошман да түгел болар, ләкин Фәиз бу төркемнән түгел. Ә шулай да барыбер шул кешеләр белән аралашырга туры килә. Язмыш кат-кат очраштыра, сөйләштерә, төрле мөнәсәбәтләргә керергә мәҗбүр итә. — Без сине К. гә кертеп китәрбез.— диде Ренат Фәизгә. Ренатка әтисе нәрсәдер аңлатып торган арада Фәиз белән Камил машина янында көтеп тордылар. — Син бик аз сүзлегә әйләнгәнсең хәзер, диде Камил елмаеп.— Сөйләшмисең дә. — Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк,— диде Фәиз битарафлык белән.—Шулай да бер соравым бар. . — Тыңлыйм. — Фәрит белән Рәмзия кайда яшиләр хәзер? Камилнең чырае кинәт җитдиләнде — Төрле җирдә яшиләр алар хәзер,— диде ул читкә карап — Аерылыштылармы әллә? — Әйе. — Рәмзия белән очрашасызмы һаман9—дип кызыксынды Фәиз һәм бу сорауны биргәненә шундук үкенеп тә куйды — Без өйләнештек Рәмзия белән.— Ул сәгатенә карап куйды — Ренат! Әйдә инде тизрәк! дип кычкырды ул Фәизнен күңелсез әңгәмә башлавына ачуы килеп. — Хәзер,—дигән тавыш ишетелде ишегалдыннан. Ә Фәрит кайда икән хәзер? Камил Фәиздән тәмам гарык булды һәм җикереп диярлек әйтеп ташлады: — Юк Фәрит Үлде! Асылынып үлде! Фәиз өнсез калды: Чын әйтәсезме? — Әйе. Аерылыштылар да, ай буе авылында эчеп яткан. Аннары асылынып үлгән. — Сез Рәмзия белән өйләнешкәчме, әллә аңа кадәрме? Камил усал итеп карады: Кайчан булса да барыбер түгелмени сезгә! диде ул, дистанция ясарга омтылып булса кирәк, «сез»гә күчеп.— Безнен бергә тора башлаганыбызны белгән дә асылынган. Йә, нәрсә әйтерсең? Тагын мине гаепләргә тотынырсыңмы? Фәиз каушады: Юк, беркемне дә гаепләргә җыенмыйм, - диде’ ул чак кына ишетелерлек итеп. Син бит интеллигент хәзер, нәрсә чүп-чарда казынасың! диде Камил, әңгәмәдәшенең сөмсере коелганны чамалап Минем аңлавымча, төзәлеп килә торган җөйләрне яңадан каезлап канатырга маташасың син. Ренат күренде, аңа ияреп атасы, анасы чыктылар Фаиз Камил әйткән соңгы хәбәрдән һушсыз калды, ул Ренатның ата-анасы белән саубуллашырга да онытып УАЗның арткы утыргычына керен утырды. Камил алга, шофер янына, Ренат Фәиз белән янәшә урнашты Камил юл буе шоферы белән сөйләште, Ренат үз кайгысы белән бергә-бер калып, уйга чумып утырды. Фәиз сөйләштермәсеннәр өчен башын ян тәрәзәгә терәп, күзләрен йомып, йокымсыраган булып кыланды. Фәрит һәм Рәмзия турында ни уйларга да белмәде ул. Үзен гаепләргә омтылып карады күңеленнән, ләкин гаебемне танысам да, банткача булдыра алмас идем, ул очракта да мин үземнең мөнәсәбәтемне белдерми кадалмас идем, дип катгый рәвештә билгеләде. Тар бу дөнья, тар. Күпме язмышлар чуаланып, буталып, болганып, берберсенә бәйләнеп беткән Шушы Камил белән генә дә ничә тапкыр очрашырга туры килде бит Кешеләр гел бер-берсс белән очрашып яшиләр. Чынлап та, билгеләп кара син кем нәрсәдә гаепле, ни дәрәҗәдә гаепле. Зәбир Ильяс Хәмитович Рәмзия Фәрит Камил Сәлим Сә- лмәневич Тәлгать абый Ренат Марат Әлфия һ б Болар барысы да тегеләйме, болаймы бер-берсенә бәйле ләбаса Мин дә шул чылбырда. Боларның кайсысы бәхетле соң? Бәхетлеләре бармы соң арада? һәммәсе геге яки бу матавыкта катнаша. Кайсысыннан башлана гаеп- гөнаһ? Чөнки һәрберсенең фаҗигасе башканыкына килеп тоташа Бу дөньяда һәркемнең төнаһы башка берәүнең гөнаһы нәтиҗәсе Синең кылган яман эшең икенчесен тудыра Ни башы юк, ни азагы Фәрит асылынган Фәритне кем үтергәнне дә әйтеп булмый бит Рәмзияме, Камилме, минме? Әллә тагын башка кешеме? Ничек табарга бу очракта гаеплене? _ Уйламаска кирәк, уйламаска. Ләкин уйламыйча да булмый. Салкын акыл белән уйланырга кирәк. Дөньяны үзгәртү мөмкин түгел. Фәкать үзенне генә үзгәртү мөмкин Ә моның өчен акыл белән уйлану зарур. Милиция машинасыннан төшкәч, ул үзен тынчу баздан килеп чыккандай хис итте. Сания аны күреп алды да киосктан йөгереп чыкты: — Кайда булдың син? Фәиз аны кочаклап үпте, чем-кара күзләренә озак карап торды. — Сания, — дип пышылдады ул Мин сиңа соңыннан сөйләрмен кая барганымны. Хәзер ул турыда сорама, яме. Мин бик сагындым сине — Ул Саниянең куе чәч толымына бармаклары белән кагылды.— Мин яратам сине. Сания читенсенеп як-ягына каранды: - Әйдә инде киоскка керик. Мин дә бик сагындым сине. Бүген китап алучы бөтенләй булмады. — Җәй көне күп алмаслар инде. — Йә. сөйлә инде, кайларда булдың? — Сания, аннары сөйләрмен. Аптыратма, зинһар. Алар бер-берсеннән күзләрен алалмыйча карап утырдылар. — Әйдә кайтабыз,— диде Сания көтмәгәндә. — Әйдә, диде Фәиз шатланып.— Бүген ял итсәк тә була. — Мин бик кайгырдым. Кайттым, ә син юк. Иртәгә шәһәргә барырга кирәк синең белән. Яңа китаплар кайтты, үзебезгә кирәкләрен сайлап алыйк. Фәиз мәхәббәт тулы күзләрен бер мизгелгә дә читкә алмады. — Сания,—диде ул сөйгәненең кулын тотып.— Мин куркам. Сания сагайды: — Нидән? — Сине югалтырмын дип куркам. Минем моңарчы югалтуларым күп булды. Дөрес, мин күп нәрсә таптым соңгы вакытта, ләкин минем югалтканым да шактый булды. Син мине ташларсың дип куркам. Сания аны кочаклап алды, кайнар иреннәре белән пышылдады: Инде ничә тапкыр вәгъдәләр бирдек бит бер-беребезне ташламаска Мин яратам сине, Фәиз. Без синең белән бүген бәхетле, ә башкасын уйлама, курыкма. Алар кочаклашып үбешкәнне шул тирәдә уйнап йөргән бала-чага тамаша кылып торды. Алар киоскның пыяласына терәлеп чырык-чырык көлә башлагач. Сания белән Фәиз дә рәхәтләнеп көләргә тотындылар. Чыннан да. бүген бәхетле иде алар. Киоскны бикләп кайтырга чыккач, тиктормас бала-чага аларны үр- тәпкөлеп беркавым озата бардылар. Балаларның кыланмышлары мәхәббәттән бераз исергән ике жан иясенә шатлык өстәде, күңелләрдәге бәйрәмне купшыландырып җибәрде. Өйгә кайтып кергәч Сания серле караш белән Фәизне күзәтте. Фәиз сизенде: сөйгәне нидер әйтергә тели, ләкин кыймый. Сания озак түзеп торалмады. әйтергә булды: — Фәиз, мин авырлы бугай. һәм бу хәбәр ничек тәэсир итте икән дип Фәизгә төбәлде. Фәиз бу хәбәргә, чынлап та. әзер түгел иде: Чын әйтәсеңме?! — Әйе. Фәизнең шатлыгын яшереп торырлык түгел иде. аның йөзе балкыды, нишләргә белмәгәч. Саниясен иңнәреннән кысып җилтерәтеп куйды. Сания! Җаным! Бердәнберем! Ул аны кочып кайнар итеп үбәргә тотынды. Мин сиңа әйтергә куркып торган идем—диде Сания тынычланып. Шуңа күрә кичә син өйдә булмагач, икеләтә нык борчылдым. Фәиз тәмам телсез калды, аның бәхете ташып чыкты. Ул бары тик: — Сания -дип торымнан-торымга кабатлады. Сания инде сөйләшүнең тагын да җитдирәк өлешенә әзерләнгән иде. Фәиз. без инде ир белән хатын шикелле яшибез, дип башлады ул сүзен. Ярый ла Т дагы туганнарым сине яхшы белә, начар яшәмәвебезне дә күреп торалар. Корсагым зурайганчы Оренбургка кайтып килергә кирәк, әтиәниләрдән башка гаилә корып яту дөрес булмас. Фәиз моны үзе дә яхшы аңлый. Саниянең әти-әнисе Оренбургта яши. Анда, әлбәттә, барып аларнын фатихасын алырга кирәк. Моңарчы ничектер җай чыкмады, ыгы-зьн i <111. тормыш матавыклары тын алырга да ирек бирмиләр — Син хаклы,— диде Фәиз. - Оренбургка икәү бергә кайтып килсәк, әйбәт булыр иде Шулай кирәк тә инде ул, тәртибе шундый. Икәүләшеп кайтып килү кирәк, диде Фәиз - Без болай сөйләшик. Син иң элек берүзең генә кайтып кил. Аларга минем турыда сөйләп — Мин инде хатларымда гел синең турыда язам Барыбер үзең генә кайтып аларны «әзерләп» куй, психологик яктан. Мин нык каушыйм Башта үзең сөйләшеп, кәефләрен чамалабрак торсаң, әйбәт булыр. Аннары инде икәүләшеп барырбыз Сания каршы килмәде. Фәизнең борынына йомшак кына чиртеп куйды. — Куркак. Ярар инде, шулай итәрбез Алайса мин озакка сузмыйм Иртәгә Гөлҗиһан апа белән сөйләшәм дә билет алып кайтып китәм Киоскта үзең торасың инде берәр атна чамасы — Киоскта мин торырмын. Тик менә синнән башка атна буе нишләрмен? Үлмәм микән? Мине яратсаң, үләргә тиеш түгел син! Ул эчен тотты Сиңа үләргә ярамый, без хәзер икәү генә түгел, без хәзер инде өчәү! 31 л ике-өч көн ял итәргә булды. Сания кайткач алар бергәләп яңа китаплар сайлап алачаклар. Озакламый алар Т га бөтенләй күчеп китәрләр инде. Әлегә акча бар, кызыклы китаплар сатылып бетте диярлек, бераз ял итеп алсаң да ярыйдыр дип уйлады ул. Бу көннәрдә Фәиз үзенең үткән угыз еллык гомеренә күз салып гаҗәпкә калып йөрде. Ун елга якын чирләп йөргән кеше бит мин Мин идем микән ул?! Теге вакыйга нишләп мине элеккечә эзәрлекләп йөрми икән? Нишләп гаҗәпләнергә! Ул вакыйга, димәк, инде үз эшен башкарды. Ул газапның да ахыры бар икән ләбаса. Моны тою. бер караганда, шатлыклы булса да. шул ук вакытта сәер һәм үзенчә моңсу да иде. Онытыла гына күрмәсен бөтенләй үк вакыйга. Бөтенләй гафу итәргә ярамый үземне Әгәр бүгенге халәтем яхшы икән, димәк, шулай тиеш Үземне яңадан сазлыкка сөйрәү кирәк микән9 Аның күптән инде Каенсарга барасы килеп йөри иде Зәбир кибеттән чыккач керен качкан лапасны, гомумән, шул йортны, шул йор1ның иясе Закирә әбине күрергә күптәннән хыялланып йөрде Зәбир бик озак итеп (хәтергә мәңге уелсын дин микән) сөйләде ул әби t урында. Хәер биргәнен, әбинең дога кылып калганын сөйләде. Кайчан да булса аңа яңа йорт салын бирү турында хыялланган иде Зәбир. Әле сазлыкка җитәрәк тә шул әбине телгә алды бит ул. Беркөнне Т дан Гөлҗиһан апаның уртанчы улы үзенең «Волга»сы белән яңа китаплар алып килде. Ялвара торгач. Фәиз аны Каенсарга барып каЙ1ыр!а күндерде У Машинаны кибет янында туктатып һәм шунда көтеп торырга кушып Фәиз, Закирә әби йортына таба атлады. Иң кырыйдагы йорт Калкулыкта. Аста буа ялтырап ята. Әнә урманга таба сузылган юл. Зәбир шушы юлдан йөгергәндер урманга. Күз алдына җан сыкраткыч күренеш килеп басты. Йортны да, лапасны да сүткәннәр, хәтта морҗасы да инде җимерелеп, таралып, тузан булып җилгә очкан. Йорт урынында кирпеч ватыклары, иске такта калдыклары, тиз генә күз ияләшмәслек чүп-чар гына калган. Әйтерсең лә. тирән булып уелып калган баз чокыры йоткан барысын да. Буада кер чайкаучы апа киерелеп карап торды. Фәиз авыз ачарга да өлгермәде, чәрелдек тавыш белән апа үзе кычкырды: — Кемне эзлисең? Сәер сорау Кемне эзлисең??? Шайтан белсен, кемне эзлим. Закирә әбинеме? Зәбирнеме? Үземнеме? — Бу Закирә әбинең йорты идеме?—диде ул. ниһаять, һәм буага таба атлады. Хатын да аңа каршы берничә адым атлыйсы итте: — Әйе. Өч ел элек җирләдек без аны. Урыны җәннәттә булсын. Апа тагын нидер әйтмәкче иде, килгән кеше белән иркенләп сөйләшергә нияте бар иде бугай, ләкин Фәиз тизрәк читкәрәк китәргә ашыкты. Ялгызлык кирәк, уйларга, эшкәртергә кирәк бу хәбәрне. Янда кеше булганда иң мөһим нәрсәләрне аңлау кыенлаша, ялгызлык кирәк кайбер нәрсәләрнең асылына төшенергә. Кайчандыр капка баганасы булып хезмәт иткән черек агачка утырып ул урман ягына карады. Зәбиргә нык тәэсир иткән Закирә әби. Миңа нишләп шулкадәр йогынты ясады соң бу йорт һәм монда яшәгән Закирә әби? Югыйсә бит Зәбир сөйләгәннән генә беләм, аны бер генә мәртәбә дә күргәнем юк. Зәбир аның дога кылып калганын кат-кат әйтте бит аңа. Нишләп соң ул алайса батып үлде? Әллә Закирә әбинең догалары кабул булмаганмы? Әллә соң догалары кабул булганга сазлык йоттымы? Юктыр, батып үлсен дип дога кылмагандыр бит инде. Сорауларга җавап тапкан саен яңа сораулар туа. Мәңге җавап биреп булмастайлары туа тора. Шушы йорт белән бергә нәрсәдер югалды. Мәңге кайтарып булмаслык югалту бар шулай да. Ничәмә еллар чирләп, газап кичеп йөрсәң дә, һәркем үз урынына килә дөньяга дип үзеңне юатырга тырышсаң да, акланырга мөмкинлекләр булган сурәттә дә, барыбер ниндидер югалту бар. Офтанып та, үкенеп тә, елап та, асылынып та кайтарып булмаслык нәрсәдер әрәм киткән, бетүгә дучар ителгән. Моңсу, һай моңсу! Еларга иде, ләкин никтер елап булмый. Бары тик инде чишелгәндер дип уйлаган төен каяндыр күтәрелеп тыгылды. Җан сыкравы тәнне чемердәтеп алды. Чүп-чарда казынган саесканнар хуҗа булып калган йорт урынын урман ягыннан искән җил кат-кат себерергә маташты. Гүя. нәрсәнедер, кемнедер юатмакчы була, башыннан сыпырырга тели Юк. мөгаен ул кемнедер эзлидер. Фәиз үзен ниндидер котылгысызлыкның корбаны итеп тойды. Утыз ел дәвамында юлында очраган кешеләрне хәтерендә барлап утырды ул. Аның шушында, нәкъ менә шушында барысыннан да — яхшыларыннан да, яманнарыннан да, үзенә карата миһербанлы булганнарыннан, җәберләүчеләреннән, кыерсытучыларыннан да — барысыннан да гафу үтенәсе килде. Чарасызлыктандыр бу бәлки? Ләкин бу аның бердәнбер чарасы иде. Аның күңеле шуны таләп итте. Аның моңарчы да эчтән генә күп кешеләрдән кичерүләрен үтенгәне булды. Әмма бүген ярлыкауны сорамаган кешесе калмасын иде аның! Шулай җиңелрәк булачак. Күз яшьләре үзләре мөлдерәп тәгәрәделәр Ярлыкагыл! Ярлыкагыл! Ярлыкагыл! Ул үзендә җиңеллек тоя башлады. Вакыт җитәрлек. Яшиселәр бар әле Хәзер инде яшәвемнең мәгънәсе бар һәм дә мин мәгънәне үземдә үзем таптым. Димәк, яшәвем тикмәгә түгел! 32 п-якты җәй уртасы иде. Күңелдә дә июль иде ул көнне. Шушы жЛ. көннәрдә Сания килергә тиеш. «Килергә» түгел лә, кайтырга тиеш! Мәңгегә монда, аның белән калырга. Тиздән машина алсак, Т. га барып йөрергә җиңелрәк булачак. Сагындырды Сания, нык сагындырды. Тормыш гагын яңа юнәлеш алачак. Соңгы вакытта якты офыкка таба борылган иде тормыш елгасы, Сания кайткач мәңгелек июль тарафларына агачак ул елга. Алар икесе бер салда йөзәчәкләр. Гомер кояшы баеган тарафка агар ул сал әлбәттә. Булсын! Бу котылгысызлыкка буйсынуның үз рәхәте бар түгелме! Җаваплылык монда инде синең өстән төшә, син буйсынасың —илаһи бөек көчкә. Тәкъдир салны кая алып барса, алар шунда барачаклар. Ләкин бергә, мәңге бергә. Балалары туачак. Шатлыктан, бәхеттән йөрәк ярылмасын инде берүк. Бу кадәр күтәренкелекне, илһамны бик озак вакытлар авыр кайгы асрап яшәгән күңел ничек күтәрер?! Рәхмәт, хәтер, асра элек булган гаеп-гөнаһларны, югалтма һәм беркемгә дә бирмә! Син саклаган хатирәләрдән башка бүгенге бәхетләр тулы булыр идемени?! Үзең кичергән, үзен кылган эшләрне хәтер сак- ламаса, үз гөнаһларыңны үзең тоеп, алар синдә яшәүләрен дәвам итмәсә, бүген бәхеткә ирешер идеңмени син?! Фәиз үзендә галәмәт куәт тойды. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Әллә ишегалдын себереп куяргамы? Өйгә кереп көндәлеккә фикерләрне язарга утырыргамы? Күңел күтәренкелеге бу мизгелләрдә шулкадәр көчле булды ки, ул хәтта үзен-үзе кая куярга белмәде, кодрәтен нинди эшкә сарыф итәргә икән дип әрле-бирле сугылды. Кинәт капка ачылды. Капканың ачылуы ук ничектер гадәти түгел иде. Озынча гәүдәле, ябык булса да. эре сөяклелеге белән киң җилкәле күренгән бер ир кеше ишегалдында пәйда булды. Аның тар соргылт күлмәге төксел чыраена тәңгәл килеп тора иде Ярымпеләш башында әллә кайдан күренеп торган яра эзе баш урталай ярылмасын өчен тырышып-тырмашып бөрешкән җөйгә әверелгән һәм баш иясенең күпне күргән зат икәнлеген искәртеп тору вазифасын үтидер шикелле иде Сәер зат Фәизгә таба атлады. Кем бу? Буй-сыныннан, килеш-килбәтеннән куркырлык булса да, ниндидер бик тә таныш, якын сыман иде чакырылмаган кунак. Дүрг-биш адым җитәрәк ул туктады. Алар бер-берсен таныдылар. Әмма берсе дә ни эндәшергә, ни беренче адымны ясарга җөрьәт итмәде. Әйтерсең лә, бу очрашу —дөрес түгел, ялган. Әгәр дә моны чынбарлык дип кабул итсәң, тагын ниндидер зур хата китәр сыман иде Фәиз таң калды. Бер генә хәрәкәт тә аның көченнән килерлек түгел иде бу мизгелләрдә Каршысында басып торучы кеше, күренеп тора, коелып иңәрдәй зат түгел, ләкин хәтта ул да телсез, өнсез калды Фәиз. синме? диде ул күкрәгенең тирәнлегеннән зур авырлык белән шушы ике авазны чыгарып. Фәизнең коты очты — Зәбир! Фәизнең ышанасы килмәде. Әгәр дә Зәбир җитмеш сигезенче елгы кыяфәтендә килеп басса, төшләргә кергәндәгечә күренсә, әлбәттә, моңа ышанмас идең Әмма ләкин каршыла йончыган, тормыш йөген сөйрәп арыган мосафир басып тора. Унике ел эчендә ул коточкыч нык үзгәргән. Ләкин бу - Зәбир! Чын кешене ничек кенә төш итәргә теләсәң дә, барып чыкмас! Чынбарлык ул шунысы белән котылгысыз һәм куркыныч та — аны инкарь итү берничек тә мөмкин түгел. Исәнме, диде Зәбир әле һаман бер урында торып Фәиз дә баскан урынында шакраеп катып калды. Исәнме! Син Зәбирме? Юк, юк. охшагансың гына! Көтелмәгән кунак сары металлдан корылган тешләрен ыржайтып елмайды, ләкин күзләре барыбер салкын, усал булып калды, көлмәде. Мин Зәбир. Син биг... — Фәиз ни әйтергә һәм нишләргә белмәде.— Син теге дөньядан мәллә?! Зәбир аның каршысына килеп басты: Теге дөньядан дисәң дә була. Исәнме! — Ул татуировкалар белән шәмәхәләнеп беткән кулын сузды. Фәиз әле һаман аңышмыйча горды: әллә, чыннан да, яңа гына сазлыктан калкып чыкканмы, әллә... Бу уйны уйлап бетерергә дә өлгермәде, Зәбир аның кулын кысып, ирләрчә кочаклап алды. Бу төш түгел! Аның каршысында ахири дусты Зәбир басып тора иде. Фәиз белән бер елгы булса да, аңа инде кырык-кырык биш яшьләр бирерлек — нык картайган, каты таушалган иде ул. Син исәнмени?! — диде Фәиз, һаман ышанасы килмичә. Исән калдым. Син минем исән калуыма шат түгел, ахрысы,—диде Зәбир тагын теге төрмәдә утырган кешеләрдә генә була торган сары тешләрен ялтыратып. Мин шат Син нәрсә... Зәбир... син гафу ит. Мин әле һушыма килә алмыйм. Мин бит сине сазлыкта батып үлде дип йөрдем... — Нинди сазлыкта?—диде Зәбир җыерчыклар белән сырланып беткән маңгаен тагын да ныграк җыерып, — Теге... Алтын урлап качканда... Җитмеш сигезенче елны... О-о-о, мин ул вакыйганы инде күптән оныттым, туган. Чынлап та. аның өчен теге вакыйга берни түгел сыман иде. күрәсең. Ничек оныттың! - диде Фәиз, өсте-өстенә шаккатырлык мәгълүматлар башына ишелеп төшүдән тәмам югалып. —Мин бит синең шул сазлыкта батып үлгәнеңне күрдем. Зәбир аның хатирәләрендә һәм үзенең уй-кичерешләрендә адашып, очрашуга тиешле бәя бирә алмыйча катып торуыннан тәмам туйды. Чәең бармы, туган?—диде ул Фәизнең иңеннән кагып —Тышта эссе, бәлки өендә салкынчарактыр. Чәең булса, каты иттереп чәй эчәргә иде. Фәизгә кинәт барып җитте: җан дусты Зәбир бит бу! Исән икән бит. Ышанасы килми, ләкин бу — чынбарлык. Исән ул. Могҗиза булса да... Менә бит ул - - монда. Әйдә тизрәк, әйдә, син арыгансың, күренеп тора. Әйдә, кергәч барысын да сөйләрсең,—дип кабалана башлады Фәиз —Әйдә, тизрәк. Күпме вакыт узгач, көтмәгәндә... Төш түгелме соң бу? Әгәр берничә ел элек Зәбир капкадан килеп керсә, моны Фәиз үзе дә күземә генә күренә, чир галәмәте, дип кабул итәр һәм бәлки тәмам акылдан шашар иде. Бу очрашу аңа саташу буларак тәэсир итәр иде. Ул хәзер дә әлеге могҗизалы очрашуны саташудыр дип үзен ышандырырга тырышты, инде кара-каршы чәй эчеп утырганда да үзен төрлечә никтер алдарга омтылды. Әмма ләкин каршыда исән- имин килеш Зәбир утыра иде. Аның моңарчы, хыялланып, дустының исән калуын күз алдына китерергә тырышканы булды, инде әллә ничә тапкыр шул ук хыялларында җан дусты белән күп еллар узгач очрашуын фантазияләде. Тик хыялларында аларның очрашуы башкачарак күз алдына килә юрган иде. Шатлыклары чәчрәп чыгып, кочаклашып, бәхетләре күккә кадәр ашар сыман иде. Менә, очраштылар. Әллә нык үзгәргәннәрме араларында элеккеге туганнарча җылылык юк шикелле. Әллә ышанып җитмиләрме бер- берсен табуларына? Әллә унике ел вакыт ниндидер җепләрне өзәргә җитешкәнме? Әллә соң вакыт туганлык хисләрен дә юк итүгә сәләтле микән? Зәбирдә шатлык юк түгел сыман иде. Фәиз бу очрашудан мөкиббән китеп куанды дип әйтеп булмас, мөгаен. Нәрсәдән бу? Куркуданмы? Үзенең җавап бирергә тиешлеге шүрләтәме? Нинди җавап бирү ди инде тагын? Күңелләр катканмы әллә олыгая торгач? Алар бер-берсен озак һәм җентекләп күзәттеләр. Ниндидер таныш сызыклар, якын сыйфатлар, үсмер чакны искә төшерердәй мизгелләр эзләделәр. Ләкин тантана булмады. Инде шактый гомер үтеп, азмы- күпме дөнья күреп, күп кешеләр белән аралашырга өлгергән бу ике ир-егет берберсенең нык үзгәрүенә дә, икесенең дә инде элеккеге Зәбир белән Фәиз түгеллегенә дә артык нык гаҗәпләнмәделәр. Аларнын икесен дә бер сорау гына борчыды: нишләп аларның очрашуы тантанага әверелмәде, бәхетләре ташып чыкмады? Әйтерсең лә, алар арасында һаман ниндидер кичеп чыккысыз «сазлык» бар иде. Сөйләшергә сүз табылмады. Бер-берсенә аннан-моннан йолкып сораулар бирделәр Зәбир каты итеп чәй эчте. Фәиз бу вакыйгага әзер булмаганлыктан, үзен кулга һич кенә дә ала алмады. Ничек инде? Күпме еллар сазлыкта ятып. Аңа барыбер дусты әле яңа гына сазлыктан килеп чыккандыр сыман тоелды. Ә мин сине сазлыклардан эзләмәкче булып йөрдем, диде Фәиз көтмәгәндә.— Куркы п ы бик нык. барып сазлыкта казынырга йөрәк җитмәде. Син бит минем куркак икәнемне хәтерлисең Зәбир елмайды. Күзләре гадәггәгечә җитди итеп карап алдылар - Хәтерлим. Мин сине шулай да башкачарак күз алдыма китергән идем. Син яшь чактагы шикелле «дохлый» түгел, кыяфәт шәп. Ул як-ягына карап куйды Китапларың күп икән Үзен генә яшәмисеңдер? Хатыным бар. Сания. Шушы көннәрдә кайтырга тиеш. Зәбир, син сөйлә, кайларда булдың, ничек яшәдең? Нишләп моңарчы хәбәр-хә герең ишетелмәде? Сөйли башласаң, бер тәүлек кенә дә җитмәс, туган. — Син кайда идең соң ул гомердән бирле? Зәбир чыраена гаҗәпсенү чыгарды. Төрмәдә угырдым! Кайда булыйм мин гагын! Аның каты чәй эчүдән саргайган чырае аксылланып ук китте. Синең аракың бармы9 Фәйзиең өендә инде күптәннән аракы булганы юк иде. Ләкин Зәбирнең үтенечен үтәргә кирәк дип ул урыныннан кузгалды. Мин хәзер, тиз генә барып киләм. Алып киләм аракы Син көтеп утыр. Әнә, телевизор карыйсыңмы? Китап укый iорсаң да була. Мин чыгып бер тартыйм әле, китап укыганчы, диде Зәбир Фәиз тиз генә кибеткә барып ике ярты аракы алып кайтты Берсен кергәндә чоланда яшереп калдырды. Зәбир, өстәлгә таянып, чигәләрендә кан тамырлары бүртеп юрган башын бармак очларына кадәр татуировка каплаган куллары белән кысып утыра иде. Аракы эчкәч, аның теле ачылып китте Ике сүз саен әшәке сүгенү, жаргонлы сүзләр аның сөйләгәннәрен куертты. Зәбирне тыңлавы Фәиз өчен авыр булды Син мине батып үлде дип уйлагансың икән. Ул тагын яман игеп сүгенде һәм шаркылдап көлеп куйды - Мин үзем дә бегтем дип уйлаган идем. Ай-яй сазлык суыруы коточкыч икән Ул тагын әшәке сүзләр кыстырды Мин синең каядыр читкә тайпылганыңны хәтерлим Шуннан соң күрмәдем мин сине Фәиз нык дулкынлана башлады. Шуннан? Ничек чыктың соң син? Мин кире килгәндә син баткан идең бит. Син аннан чыгарлык түгел идең! Упкын иде бит анда' — Ә мин үзем чыкмадым, мине тартып чыгардылар. — Кемнәр??? — Шундагы лесхоз директоры. Фәиз беркавым телсез калып торганнан соң: — Сәлим Сәлмәневичме?—диде. — Әллә тагын. Сәлим иде ахрысы. Отчествосын хәтерләмим, ә менә исеме Сәлим иде бугай. — Шул инде, шул, ул вакытта Сәлим Сәлмәневич эшли башлаган анда лесхоз директоры булып. — Бервакыт мине кемдер кулымнан тарткан сыман булды Соңыннан гына аңладым кулыма, элмәк ясап, бау ыргыткан да тарта икән бу. Шул бауның үзендәге очын ниндидер агачка тартып бәйләп куйды да, каяндыр күсәк табып, миңа шуны ыргытты, өстәвенә, үзе дә мине баягы бавы белән сөйрәргә тотынды. Шулай итеп, икәүләшеп тырмаша торгач, көч-хәл белән чыктым.— Ул тагын бераз аракы салып эчте.— Мин бит үзем дә сине батып үлгәнсеңдер дип уйлаган идем. — Шуннан? Син сазлыктан чыккач?—диде Фәиз түземсезлек белән. — Аның белән икәүләшеп сине эзләргә тотындык. Ул безне күзәтеп торган булган икән. — Анда нишләп йөргән соң ул? — Сазлыкта ниндидер җәнлеккә капкын куярга кергән булган. Синен кулындагы рюкзакка нык игътибар иткән ул. Күңеле сизгән аның анда ниндидер байлык барлыгын Рәхмәт йөзеннән булгандыр инде — мин үзем дә аңа капчыкта алтын бар иде дип әйтеп ташладым. Сине табасы килде, мин нык курыктым батып үлгәнсеңдер дип. Шуңа күрә бәлки ана серне ачарга булганмындыр. Озак эзләдек, кычкырдык, акырдык, тавышың ишетелмәде. Баткансыңдыр дип уйладык. Шуннан соң ул мине ташлап юк булды. Хәл җыеп яткннан соң тагын кычкыра-кычкыра шул тирәдә йөрдем. Сазлык тәмамланган урында рюкзакка юлыктым. — Югалткан идем мин аны,—диде Фәиз ишетелер-ишетелмәс кенә. — Рюкзак табылган тирәдә сине очратмаммы дип болганып-тугланып йөрдем дә аякларым кая таба атласалар, шунда киттем. — Менә каян танып калган икән мине Сәлим Сәлмәневич. Белгән икән бит ул вакыйга турында.— диде Фәиз үзалдына. Зәбир аның сүзләренә бөтенләй игътибар бирмәде. — Этләр тавышыннан уянып китсәм — өстемә бер мент чырае иелгән.—Шушы урында ул катлы-катлы итеп сүгенеп алды.— Касыкка китереп типте. Башкалары да килеп җиттеләр, бөтен урманны милиция камап алган. Шулай итеп, каптым мин, туган. — Минем исән икәнемне каян белдең? — Дөресен әйткәндә, үлүеңә ышанасым килмәде. Исәндер, мәйтәм, юк, җан дустым үләргә тиеш түгел! Зонада утырганда шулай икеле- микеле уйлар белән яшәдем. Баткандыр дим дә... Юк, исән булырга тиеш, дип үземне тагын юатам Аннары, инде азат ителгәч, теге кибет директоры — Ильяс Габдрахманов әйтте, исән диде. — Ильяс Хәмитовичмы?!—дип кычкырып җибәрде Фәиз. — Син күп нәрсәне белмисең, аңламыйсың, шулай бит? — Шулай. Ә сине кибет баскан өчен дип утырттылармы соң? — Шуның өчен, әлбәттә. — Ә син беләсеңме соң без урлаган әйберләрнең чын түгеллеген, фальшивка икәнлеген?! — Беләм, бик яхшы беләм. Кызма әле, карале син дә кызу канлы икән Тыңлап бетер. Син кибет эчендә такталар арасында ятканда мичкәләр артында тагын бер карак яткан икән бит. Директор Габдрахманов үзе дә кибет басу оештырырга маташкан. Ул карак кибет ремонтлаучы әрмәннәрнең кешесе булган. Габдрахманов оештыруы буенча, шул карак, кибет эчендә качып калып, каравылчыны тавыш-тынсыз гына буып бәйләп ташларга тиеш була. Каравылчы алдан кисәтелгән була, ул каршылык күрсәтмәскә тиеш була Аларнын нәрсә урларга тиешлеге дә, аннары качаргамы, юри тотылыргамы икәне — берсе дә мина мәгълүм түгел. Кыскасы, Габдрахмановка кибетне басулары кирәк була. Алар шул спектакльне оештырып ятканда чын карак килеп чыга да, ягъни син. каравылчының башына таш белән орып, витрина астындагы әйберләрне капчыкка тутырып чыгып кача. Милиция килеп җиткәндә теге әрмән мичкәләр арасыннан чыгып кына килгән була, аны шундук кулга алалар. Ул әрмән, бичара, берни аңламый калган. Ул бит сине күзәтеп яткан Алдан сөйләшкәнчә килеп чыкмагач, ул аптыраган, каушаган. Синең кем икәнеңне аңламаган. Ха-ха-ха! — Икегезне дә утырттылармы? - Юк, мине генә. — Ә боларнын барысын да кайдан белдең? Тыңла. Әллә тартып керикме9 — Тарт монда гына,— диде Фәиз, хикәяне дәвам иттерәсе килеп. Зәбир тәмәке кабызып дәвам итте: — Теге әрмән милициягә эләгермен дип уйламаган бит инде. Эләккәч, Габдрахмановны сатмаган, падла, молодец. Каравылчы да берни аңламый калган. Әрмән аның кулларын йомшак кына бәйләп, авызына җинслчә генә чүпрәк тыгарга тиеш булган. Ха-ха. ә син аның маңгаена тарткансың. Каравылчы да следовательгә Габдрахманов турында берни әйтмәгән, һәм мин урманда рюкзак белән тотылдым Габдрахманов теге әрмәнне коткарырга тели бит инде ничек булса да. чөнки үзенең рисвай ителүе ихтимал. Минем эләгүем директорга зур шанс бирә. Следователь аша ул минем белән очраша Кем, Габдрахмановмы? — Әйе. Мин инде тикшерү астында утырам бит. Камерага алып керделәр үзен Озак итеп сөйләштек. Безнең икәү булганыбызны белделәр, ничек белгәннәрдер, анысы әһәмиятле түгел Габдрахманов миңа кибет басуны үз өстемә алырга кушты, шулай барыбызга да әйбәт булыр диде. Срокның яртысын гына утырырсың, диде, төрмәдән чыккач, акча бирермен дип вәгъдә итте. Мин уйлап-уйлап iордым да, сине эзәрлекләп йөрмәүләрен үтенеп, ризалык белдердем Мин. әлбәттә, баш тартып, рюкзакны урманда таптым дип ялганларга маташып карасам да булыр иде. Тик алайга китсә, җентекләп тикшерә башларлар, сине дә эзләп табарлар иде. Ә болай үзем генә утырып чыгыйм дидем. Тиз-тиз генә ябык суд әтмәлләделәр, өч ел бирделәр Судтан соң Габдрахманов яныма килеп пышылдады: ярты срогыңны гына утырачаксың, диде Теге кибет басуны «уйнарга» тиешле әрмәнне очратканың булдымы әллә? Кызык килеп чыкты Дөнья тар икән ул. Ярославль зонасында ул үзе минем янга килде. Аны да утыртканнар, ләкин башка эш буенча Мин өченче отрядта илем, ул алтынчыда Ничектер белгән дә минем нинди эш буенча утыруымны Ул миңа барысын да сөйләде. Ә үзе ул ниндидер башка эш буенча утыра иде. мин кызыксынып та тормадым Мин Габдрахмановның кем икәнлеген аңлый идем, ләкин бу кадәр үктер дип һич кенә дә — Ул мине, падла, ярты сроктан азат иттерәм диде Ике ел утырдым, өченче елым китте, өч елга тула башлады азат итәргә теләүче дә юк Бер матавык килеп чыкш Мин бит Н да «четверкада» усиленный режимда утырдым беренче срогымны Вәт, матавык килеп чыкты, туган Инде срок тәмамланып килә дигәндә бер прапорщикның башына өч литрлы банка белән бәрдем «Раскрутка» белән киттем сигез ел бирделәр. — Ник суктың соң син аңа? Миңа әшәке сүз әйтте. — Түзәргә идең инде. — Түзеп булмады шул. Зонада ямьсез сүзләр башкачарак кабул ителә бит ул. Менә, «от звонка до звонка», кем әйтмешли былтыр гына котылдым. — Былтыр? Кайда яшисен хәзер? — Казанда. Бер хатынга йортка кердем. Бигүк яхшы тормыйбыз, шулай да әлегә бергә яшәп ятабыз шуның малосемейкасында. — Габдрахманов сине коткарырга тырышмады да микәнни? — Тырышып карадым дигән булды, падла! Былтыр, азат ителү белән, мин аны эзләп таптым. Бераз акча бирде бирүен. Акланды, тәүфикълы песи булып кыланды. Акча тагын бирергә вәгъдә итте. Бирмәсә. үтерәм мин! Ә син кайдан белдең урлаган әйберләрнең «туфта» икәнен? — Син бер йөзекне Каенсарда саткан идең биз. — Әйе. — Шул сатучы хатын әйтте -Рәмзия. Аннары Габдрахманов белән очрашып сөйләшкәнем булды минем. Ул да әйтте. Барыбер бу эшнең асылына төшенеп җитә алмыйм әле мин — Аның нәрсәсенә төшенәсең инде! Кибет басу формально кирәк булган, нәрсәнедер списать итәргә, кайбер кыңгыр эшләрне шул вакыйгага сылтарга, ә нечкәлекләре нәрсәгә сиңа!—Ул җан ачысы белән яман итеп сүгенергә тотынды. Әйе шул,- диде Фәиз уйга калып, казынулар нигә кирәк?! Моны мин күптән аңладым түгелме? Аның күңелендә элекке дустына карата капма-каршылыклы хисләр кайнады — кызганыргамы аны, гафу үтенергәме, киресенчә, ачуланыргамы? Куе бөдрә чәчле, кара күзле, кара кашлы, ут чәчрәтеп торган, шуклыгы, дорфалыгы белән беррәттән, дөньяны кочып сөярдәй һәм чиксез яратырдай якты хисләргә, сыйфатларга ия булган чибәр егет урынына инде бөтенләй башка кеше утыра иде. Унике ел гына үтте нибары! Нибары? Күпме, азмы бу вакыт? Хәер, эш анда түгел. Нинди юл үтелгән шул вакыт эчендә—шунысы мөһим. Теге ахири дус Зәбир урынында ике сүз саен дөньяны каргап сүгенүче, кыяфәтеннән нур качкан, җөйләр белән берешкән сары чырайлы, күзләре елмаюның ни икәнлеген оныткан бер җанвар барлыкка килгән иде. Шешә бушады, Зәбир хәйран исерде. Аның сүгенүләре ешайды, куерды. Фәиз өчен артык күп хәбәр һәм бу очрашу гайре табигый сыман тоелды. Бүгенгә аның Зәбирдән котылып торасы килде. Ул аңардан никтер кинәт туйды, гарык булды. Аның ялгызы гына калып, аңы белән бүгенге вакыйганы эшкәртәсе килде, аңлашылмаган нәрсәләргә төшенү ихтыяҗы туды. Шуңа күрә Зәбирнең: — Мин хәзер Т. га китәргә тиеш, диюенә ул чиксез куанды. — Анда ник барасың?—дип кызыксынды ул шулай да. аның өчен борчыл ып. Зонада бергә утырган дустым яши анда. Шуны күрәсем бар. Киләсе автобус сәгать ничәдә була? Фәиз сәгатькә карады: — Бер сәгатьтән. — Әйдә, саф һавада йөри торырбыз.— дип, Зәбир урыныннан кузгалды. Поселокның автобус тукталышына җиткәч Фәиз: — Син Т. да озак буласыңмы?—дип кызыксынды. — Белмим әле. — Мин үтенәм, Зәбир, Габдрахманов янына барма. Акча да сорама, гомумән, ул кеше белән араны өз. Теге, җитмеш сигезенче елгы вакыйга белән араларны өзәргә вакыт дип әйтүем минем. Юу-у-ук, Габдрахмановтан каерып-суырып аласы нәрсәләр байтак әле минем,— диде Зәбир авызын кыйшайтып. — Сорама беркемнән бернәрсә! Акча кирәк булса, үзем бирермен. Төкер, ташла! Зәбир ямьсез итеп карады. — Сәер кеше син. Хәер, иректә яшәгән кешеләр мине аңлый алмаслар. — Син миңа ямьсез итеп карама, Зәбир. Зәбир тагын авызын кыйшайтты. — Кыяфәтең шәп синең хәзер. Костюмың матур. Фәиз үзе дә сизмәстән кыза башлады: — Зәбир! Гафу ит мине, яме, костюмым матур булган өчен дә. кыяфәтем яхшы булган өчен дә. Үзем генә беләм бүгенге халәтемә ничек ирешкәнемне. Мин иректә яшәдем дип уйлыйсыңмы әллә! Мин дә утырып чыктым. Мин үземдә «утырып» чыктым! Бу унике елда ниләр кичергәнемне, нинди уйхисләр белән, нинди хәлдә яшәгәнемне син белмисең. Ул кинәт туктады. Аклана башладыммы әллә дип уйлап куйды, ахрысы. Зәбир битараф иде. Фәиз сөйләгәннәрне аңлый торган кеше түгел иде бу. Фәизнең тамагына бик тә таныш төен килеп тыгылды. — Мин синең алдында акланырга тиеш түгел. — Нишләп соң аклана башладың? — Син мине нәрсәдәдер гаеплисең шикелле тоелды. — Гаепләми-и-им. Язмышларны карале син. Мин утыз яшемә кадәр төрмәдә булдым, ә син? — Нәрсә «мин»!!! — Кычкырма, ник кычкырасың. — Гафу ит, Зәбир. Бер-беребезне аңлый алмаячакбыз без. Икебез дә зур юл үткәнбез. Ләкин төрле тарафларга. Син үзеңнең юлыңнан ерак ара узгансың, ә мин үз юлым белән шактый ерак киткәнмен. Әлбәттә, гаебем зур минем. Кибет басар алдыннан ничек тә булса тыярга иде сине дә, үземне дә. Хәер, алай гына котылу мөмкин иде микән гөнаһтан! Безнең арабызда коточкыч бушлык, арабызда ниндидер «сазлык» ята. Зәбир чыраен сытты. — Укымышлы кеше белән ай-һай авыр сөйләшүләре. Фәиз аның мыскыллавына игътибар итмәде. — Көлмә, Зәбир. Минем хәтеремдә синең теге әби турында сөйләгәнең. — Кайсы әби турында? — Теге Каенсардагы. Лапасына кереп качкансың бит әле. — Ә-ә-ә, әйе, әйе. — Мин булдым анда. Ул әби исән түгел инде. Йортын да сүткәннәр. Син аның дога кылып калуы турында сөйләгән идең миңа. Догасы кабул булган бит—сазлыкта батып үлмәгәнсең. Батып үлсәм, яхшырак булмас иде микән? Фәиз аның бу сүзләреннән тетрәнеп китте. Дөрес, бу кешедән андый сүзләр ишетү бераз өметләндерә шикелле. Шулай да, Зәбир аңа бу мәлдә бик кызганыч һәм ярдәмсез булып тоелды. — Син нәрсә инде!—диде ул аны юатырга тырышып.—Алай димә. Яшәргә кирәк. Фәизнең күңеле тулды. «Теге вакыйгада Зәбир мине гаепләми микән?» дигән сорау кинәт килеп басты. Елыйсыңмы әллә? диде Зәбир. — Елармын әле. диде Фәиз. Минем синнән сорыйсым килә. Теге вакытта, сазлыкта батканда мин сиңа кулымны сузмадым түгелме? Зәбир аптырап китте. Сузды-ы-ың. Ник алай дисең? Ә минем йөгерүемне ничек аңладың? Качу дип түгелме? — Син нәрсә инде! Таяк яки күсәк эзләп чабып йөрдең бит син! Фәиз аңа сәбәпнең нечкәлекләрен аңлатып тормаска булды. Зәбирдә ул вакыйгага бәйле шик-шөбһә юк. Аңлату мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел! Зәбирнең күзләрендәге нәфрәтнең бер өлеше, әлбәттә, Фәизгә юнәлтелгән, ләкин Фәиз белә, аңлый Зәбир белән Фәиз арасында зур аерма хасил булган. Күренеп тора, Фәиз рухи үсешкә, күңел хөрлегенә һәм, ниһаять, тыныч-имин тормыш белән яшәү халәтенә ирешкән, ә Зәбир? Аңа чит-ят бу дөнья, ул адашкан җанвар сыман хис итә үзен Шуңа күрә Зәбир аңа көнчелек нәфрәте белән карый һәм ул аны хәтта яшерә дә алмый, бәлки, яшерергә теләмидер дә. Фәиз ана игътибар белән карап торды: әгәр дә менә хәзер Фәиз сазлыкта бата башласа, Зәбир нишләр иде икән, нинди хәрәкәтләр көтеп булыр иде икән аңардан? Коточкыч сорау! Чөнки кешенең эчке асылы коточкыч! Нәрсә бара анда, ниләр кайный, нинди адымнарга сәләтле бу адәм баласы—кем белгән! Фәиз элекке дустына карап якын, таныш сыйфатлар, сызыклар, хәрәкәтләр эзләде. Ләкин таба алмады. Аралар ерагайган, алар төрле якларга юл алганнар. Бала чактагы, аннары үсмер еллардагы дуслык, туганлык сөртелгән, беткән, югалган. Кызганыч, бик кызганыч. Автобус килергә әле тагын ун-унбиш минут бар иде. Фәизнең иң әһәмиятле, иң кирәк фикерләрне әйтеп каласы килде. — Мин сиңа булдыра алганча ярдәм итәрмен. Син гел килеп йөр. Мин шулай да үтенәм: барма Габдрахманов янына.—Ул тотлыгып торды.—Гафу ит барысын да. Кичер һәммәсен! Зәбирнең күзләре акайды: — Гафу итәргә! Барысын да? — Әйе.— Фәиз як-ягына карады. Кычкырма, кешеләр ишетә.— Гафу ит барысын да, дошманнарыңны да, дусларыңны да. — Син берәр мулла булып хезмәт итмисендер бит? — Юк — Хәшәрәтләрне дә гафу итәргә тиешме мин?! — Әйе, Зәбир. Чөнки бер алар гына гаепле түгел.— Ул тавышын күтәрде.— Алай күзләреңне акайтып карама миңа! Үзең дә гафу үтен! — Кем алдында? — Бөтенесе каршында, һәм хәшәрәтләр алдында да! — Кыяфәтең интеллигентный булса да, акылга бераз тулыр-тулмас, ахрысы, син. — Бәлки мин җүләрдер. Ләкин, Зәбир, сип «Сазлыкта батып үлсәм яхшырак булмас иде микән»,—дигән коточкыч уй белән яшәргә тиеш түгел. Мине аңламыйсың, чөнки моңа үзең барып җитәргә тиеш син, үз акылың белән барып ирешергә тиешсең. Мин сиңа нотык укырга җыенмыйм, моңа хакым да юк, ләкин шулай да ярлыкауларын сора. Шундук җиңеллек тоячаксың. Сүз белән генә түгел, күңел, җан белән үтенергә кирәк. Хәер, моңа әзерлек кирәк шул. Эчке әзерлек кирәк1 Мин бер нәрсәне аңлап зур ачыш ясадым үземә. Гөнаһ -кылган гамәл түгел. «Гөнаһ кылды» дигән төшенчә булса да, гөнаһ — кылган эш түгел. Гөнаһ—шул кылган эшләреңә синең мөнәсәбәтең. Димәк, үзеңә үзеңнең мөнәсәбәтең Күрәм, син мине аңламыйсың һәм аңларга теләмисең дә. — Син бит руханилар кебек сөйлисең. Кемнән ярлыкауны үтенергә тиеш мин беренче чиратта, шуны әйт?! Фәизнең хәле бетеп китте, ул чак кына ишетелерлек итеп әйтеп куйды: Беркем алдында да түгел, үз-үзе алдында тәүбә итәргә тиеш кеше Ахыр чиктә шулай килеп чыга да ул. Зәбир аны тыңламый иде инде, ул әшәке итеп әле һаман күренмәгән автобусны сүкте. — Киләме бу, юкмы?! Фәиз инде үзалдына әйтеп бетерде — Дөрес, бөтен җаваплылыкны бер кеше генә үзенә алырга тиеш түгел. Ләкин һәрбер кешегә үзенең өлеше тияргә тиеш барыбер. Офтанмыйча, тәүбә итмичә булмый. Аның соңгы сүзләренә колак салган Зәбир шаркылдап көлеп куйды. — Сине кемдер бик каты куркыткан, ахрысы. Син монах сыман сөйләшәсең. Автобус күренде. Зәбир шатлыгын да ачы итеп сүгенеп белдерде. Фәиз тагын бер тапкыр элекке җан дустына зур ригая белән карады һәм... аның теге сазлыктан котылып чыгуына үкенеп куйды. Шундук бу коточкыч уйны куып җибәрергә ашыкты һәм Зәбирнең беләген кысып тотты да: — Кичер мине!—диде.—Ярлыкагыл! — Син нәрсә, братан!—диде Зәбир аптырап Фаизнең бите буйлап мөлдерәп күз яшьләре тәгәрәде. Автобус якынлашты. — Зәбир, яшәргә җиңелрәк булачак Нәфрәт белән булмый. Барыбер җиңә алмыйсың бу дөньяны, дөньяны гына түгел, хәтта бер кешене дә җиңеп булмый. Үзеңне җиңәргә омтылырга кирәк Аңлата алмыйм шул. Син тагын кил, гел килеп йөр. Сания шушы көннәрдә кайта. Теге, үзеңнең хатыныңны да алып кил, яме. Мин үзем дә озак, авырлык белән килдем бүгенге халәтемә. Җиңеллек тоячаксың син дә. теләк кенә кирәк Чистарынырга беркайчан да соң түгел. Син ачуланма мондый сүзләр сөйләгәнем өчен. Гомерләр алда әле Вакыт та, мөмкинлек тә бар Яшәүнең мәгънәсе дә бар! Алар ирләрчә кочаклашып хушлаштылар. Автобус артыннан тузан өере купты Арткы тәрәзәдән Зәбирнең чырае күренгәләп алды. Кул болгый, ахрысы. «Тиздән очрашырбыз»ны аңлатамы бу кул болгау, әллә «Мәңгегә хушмнымы? 33 әбирне озатканнан соң аның өенә кайтасы килмәде. Туйдырган икән бу йорт Монда да үзгәреш кирәк китәргә, кая булса да күчәргә. Зәбир белән очрашу башта авыр тәэсир итте. Шатланыргамы, кайгырыргамы белмәде. Болай гади генә уйлаганда аермачык кебек шатлык булырга тиеш. Әмма ләкин! Бу бит инде теге Зәбир түгел. Анысы ярый, кеше үзгәрә һәм ул үзгәрергә тиеш тә. Ә Зәбирнең киләчәк тормышы нинди булыр? Аның үз тормышы үзеннән торганны, барысы да — нәтиҗәсе дә, сәбәбе дә үзенДә икәнне болай әйтеп кенә ана аңлату мөмкинме соң? Бу вакыйга бигрәк гайре табигый шикелле булды ла. Кем уйлаган болай килеп чыгар дип. Гаҗәпләнер нәрсәләр күп, алай гына да түгел, гел арта гына баралар кебек. Күпме кеше белгән икән бит минем серемне! Сәлим, Габдрахманов, бәлки тагын әллә кемнәр белеп йөргәннәрдер Полкның оперуполномоченные Трошкин тикмәгә генә якын дустым турында кат-кат кызыксынмагандыр, монда запрос ясагач. Зәбирнең төрмәдә утыруын хәбәр иткәннәрдер. Әллә кайдагы Забайкальеда ниндидер Трошкин да белгәч Хәтта кибег басарга кергәч тә мичкәләр арасыннан ниндидер әрмән күзәтеп яткан үземне Ай-яй сәер, куркыныч бу дөнья Үзенең тарлыгы белән куркынычтыр ул. Бөтенесен күреп торалар. Алла да күреп гора, кешеләр дә Чынлап га. бу дөньяда бернәрсәне дә үзенә генә яшерү мөмкин түгелдер ахры Ничә кеше белеп йөргән минем серемне Газабымны белделәр микән соң? Аларның белеп йөреп тә беркемгә, мәсәлән, милициягә барып әйтмәүләре минем өчен зур нәрсә ләбаса Төрмәдән курыкканга түгел. Үземнең фаҗигамне үземә 1апшырулары өчен рәхмәт Бүгенге көнем өчен, үзем ирешкән рухи үсеш өчен рәхмәт аларның барысына З да. Белә торып кайгым белән бергә-бер калырга мөмкинлек биргәннәре өчен барысына да рәхмәт! Зәбир белән очрашканнан соң барлыкка килгән шок бетте һәм әкренләп күңел күтәренкелеге кайта башлады. Чынбарлыкка каршы сугыш игълан итеп булмый. Зәбир исән Моңа барыбер куанырга кирәктер. Адашкан кешегә ярдәм итү мөмкиндерме-юкмы... тик шулай да аны ташларга ярамый. Ничек кенә булмасын, аларның бүгенге рухи аермалыкларында Фәизнең дә гаебе бардыр. Шулай булгач, дустын «сазлыктан» чыгарырга тырышырга тиеш бит ул! Дөньяда Габдрахмановлар, Сәлимнәр, Ренатлар, Камилләр генә түгел, башка кешеләр дә бар! Яшәешкә яктылык өстәүче Маратлар, Әлфияләр дә бар бит әле. Гомернең мәгънәсен эзләп җәфаланучылар бар. Тулаем алганда, гомернең гомуми мәгънәсен эзләп табып булмыйдыр. Бербөтен гомернең мәгънәсе бәлки юктыр да. Гомернең аерым алган көннәре, сәгатьләре, мизгелләре өчен генә мәгънә табыладыр. Кеше үзенең тормышын мәгънәле итәргә тырыша, көн саен, сәгать саен, мизгел саен. Шуңа күрә, яшәү мәгънәсе хакында сүз чыкса, гомернең аерым өлешләренең мәгънәсе турында гына әйтү мөмкиндер. Зәбир исән! Аны хәзер коткарырга кирәк. Дөресрәге, котылырга ярдәм итәргә кирәк. Гамәлгә ашардай эш бу. чөнки иң кирәкле төшенчәләр бар — вакыт та, мөмкинлек тә, теләк тә. Зәбирнең үзенең дә теләге туачак! һәрхәлдә, моңа ышанырга иде. Аны сазлыктан йолкып чыгарырга кирәк! Киләчәк гомернең мәгънәсе, бәлки, шулдыр?! 1995—1996