Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ДУСЛЫК» ХАКЫ —ШАГЫЙРЬЛӘР ХАКЫ

1965 елда без, сигез яшь шагыйрь. «Дуслык» исемле күмәк китапта басылып чыгу бәхетенә ирешкән идек. Утыз елдан артык вакыт узган, төрле язмышлар, төрле ижат юллары. Шигърияттән китүчеләр дә оар Сәбәпләре дә юк түгелдер Тормышның үзе кебек үк катлаулы бит ул әдәбият та! Илгизәр Фазули (Фазлуллин) әнә шул сигезнең берсе Ул югалмады, язудан туктамады (1967 елда «Сабыйлар уянганда» исемле мөстәкыйль китабы да дөнья күрде), әмма күбрәк журналистика. публицистика юлыннан китте шикелле: инде егерме елдан артык Горбунов исемендәге авиация заводының «Алга» исемле газетасына мөхәррирлек итә ул, хикәяләр, мәкаләләр белән дә көндәлек матбугатта катнаша, шигырьләре дә күренгәләп куя Әмма анын исемен халыкка таныткан бер мөһим өлкә бар: ул җыр Әйе. Илгизәр сүзләренә утызга якын җыр язылган, алар арасында шактый зур яңгыраш алган «Ветераннар» (Р. Яхин музыкасы). «Юлым илтә гел яктыга» (М Мозаффаров көе). «Белегез шуны» (Сара Садыйкованың мәгълүм җырларыннан'). «Тормыш матурлыгы» (Риф Гатауллин музыкасы) кебекләр бар Димәк, шигырь онытылмый, жыр булып дәвам итә. Зеленодол районының Әрә-Тугай авылында туып үскән (июнь аенда аңа 60 яшь гулып үгте!). аннары техник училище, университетның журналистика бүлеген тәмамлап, эшчәнлегсн завод, эшчеләр гормышы. газета, эшче шагыйрьләрнең әдәби түгәрәге белән бәйләгән Илгизәр Фазули бүген дә янып, яна шигырьләр, җырлар белен дәртләнеп яши бу санда тәкъдим ителә торган бәйләм дә нәкъ менә шуны сөйли, шуны раслый, безнеңчә Шулай, шигъри дөньябыз «Дуслык» белән бәйле егетләр бит без!