Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕ ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА

Соңгы елларда Г. Тукайның тәрҗемәи хәленә кагылышлы шактый гына материал табылды һәм басылып чыкты. Вакытында барысы да жыел- маган иде шул Җыелганнарының да кайберләре юкка чыкты бит, җитмәсә 1937 елда шагыйрьнең дуслары да гаип булды, замандашлары озак елларга тынып калды. Хәзер менә шәһадәтнәмәләр туплау да кыенлашты: Тукайның чордашлары якты дөньядан китеп барды, документлар, газета-журналлар, хатлар югалып беткән. Шулай да, булган чыганакларны игътибар белән һәм җентекле тикшерүләр фәнни эзләнүләрне бүген дә дәвам итәргә булыша Шагыйрьнең иҗади мирасы тагын бер томга артты Дуслары, иптәшләре турында мәгълүматлар өстәлеп тора. «Фикер» газетасының 1907 елга караган биш санын, моңа кадәр билгеле булмаган фотосурәт һәм хатларны табу мөмкинлеге бар. Татарстан Фәннәр Академиясе экспедиция һәм командировкалар оештыра, Тукайның әдәби энциклопедиясен хәзерләү бара, шагыйрьнең Казанда Фәрит Яхин җитәкләгән музее квалификацияле эшләп килә, Казан дәүләт университеты галимнәре дә фәнни эзләнүләрен дәвам итә. Мин исә Г Тукайның унике ел гомере узган Уральск (Җаек) шәһәренә кагылышлылары хакында сөйләргә телим Шагыйрьнең анда баруына йөз ел тулу уңаеннан Җаекта Тукайнын фәнни үзәге оештырылган. Аны пединститут профессоры Р А Әбүзәров һәм доцент Н. X. Хәлиуллина җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә алар инде ике конференция уздырып өлгергәннәр Шагыйрь тормышына бәйле тарихи урыннарны — Г Тукай яшәгән йортны, укыган мәктәбен. мөгаллиме М. Төхфәтуллинның фатирын сурәткә төшереп алганнар Тукайга багышланган конференция Чапаево-Лбишинскида да уздырылган Җирле тарихчы Б Б. Пышкин—бу өлкәдә шактый яхшы белгеч. Тукай үзәге оештырган эшләрдә миңа да катнашырга туры килде, әлеге җәмгыять мине үзенең ихтирамлы әгъзасе итеп сайлаган икән Без телевидение хезмәт кәрләре белән берлектә Тукай үз иткән Пушкин бакчасын, Хан агачлыгын тасмага төшердек Чаган һәм Җаек елгалары кушылган урында яшь Апуш балык тотарга яраткан Табигатьнең бу гаҗәеп почмагы әле дә булса үткәндәге матурлыкларын тулысынча җуймаган. Нәкъ менә шушында ул И. Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән, үзе дә шигырьләр язган. Монда урман хуш исе, елга, дала сулышы Монда зәңгәр күк киңлеге астында үскән йөзьеллык агачлар Тукайнын шигырь аһәңнәрен саклый. Җаекның сул ярына урнашкан Дуанга исемле бер казакъ авылында, бәлки әле, Тукай Махамбет Бүкәйханов уеныннан ләззәт алгандыр, Мостафа Күкебаев белән танышкандыр. Ул анда кымыз эчәргә, казакъ җырлары тыңларга барган. Күкебаев дигәннән, ул үзе яратып укыган «Урал» гәзите редакциясе чыгарган рисаләне гомер ахырынача саклаган, казакъларның 1916 елгы күтәрелешендә катнашкан, бик күп шәхесләр белән якыннан аралашкан кеше. Музей хезмәткәрләре, расларлык документлар сакланмаса да, аның Тукай белән дуслыгына шик тотмый. Тукайның сул як ярдагы Лбишенскидә булуы мәгълүм, әмма Җаекка барырга юлдаш табылмаганга, аны кире Дуанга алып киткәннәр Тукай эзләре белән йөрергә теләүчеләр өчен кызыклы гына маршрут килеп чыккан: Җаек-Акҗаек- Дуана. Юл уңаенда гына, күлләргә тукталып, балык та тотып алырга мөмкин Монда, Чапаев музеена кереп, фаҗигале вакыйгалар белән танышырга мөмкин. борынгы болгарлар яшәгән Кожехарово (?), Бударино (?), Кушымга барырга була Тукайнын дуслары мөгаллимлек иткән урыннар бит алар. Искитмәле ул Җаек, Тукай да аны матур һәм мәгърүр итеп күргән. Җаекта Татар иҗтимагый үзәге бар һәм ул да милләтебез өчен файдалы әлеге башлангычларга үз өлешен кертә Тукайның 100 еллыгына багышлап уздырыл- ган конференция вакытында залда бер генә дә буш урын юк иде. бу Тукай үзәгенең киң җәмәгатьчелек белән актив эшләвен күрсәтә Җаектагы Тукай көннәреннән сон киләчәк эзләнүләребезнен кайбер жеп очлары да табылды. Җирле тарихчы Җ. Акбаев өлкә газетасында «Тукай һәм казакълар» исемле мәкалә бастырып чыгарды. Анда ул Тукайның казакъ зыялылары белән бәйләнешләре хакында яза Шагыйрь төрле казакъ авылларына барып йөр1ән икән, кызганыч ки, әлегә бу фикерләрне дәлилләүче кәгазьләр юк. Безнең алда хәзер аларны табу, барлау бурычы тора Тукайның Җаскта танылган юрист Ь Каратаев белән аралашканлыгы билгеле. Хан тәхетенең варисы. Петербург университетын бетергән Б Каратаев дала хуҗасы да була алыр иде. әмма аңа шәҗәрәсендә «калмык» каны агуын исенә төшергәннәр. Казакъстаннын күп кенә иҗтимагый хәрәкәт эшлеклеләре нәкъ менә аның йогынтысында үскән, беренче гәзитжурналлар тууда, милли зыялылар барлыкка килүдә дә анын хезмәте бар. Кадетлар партиясенең Үзәк Комитетына керсә дә. Б Каратаевның программ таләпләре шактый югарырак булган. Аның дәүләт думасында аграр мәсьәләләр буенча төпле чыгышлар ясавы, соңрак, әле революциядән соң да. казакъ җирләрен колонияләштерү буенча күләмле хезмәт язуы мәгълүм Тукай «Фикер» газетасында Б. Каратаевның дусты Гомәр Карашсвнын да язмаларын бастырган. Үз заманының философы, шагыйре, алдынгы карашлы укытучысы булган ул. Анын аркылы Г Тукайнын X. Бүкәйханов белән танышуы да бик мөмкин эш. Казакъ шагыйрәләре Маһирә Шакиржанова һәм Газизә Шәрипова1а Г Тукай иҗатының йогынтысын өйрәнү дә фәнни эшләребездә аерым бер тема булып торырга тиеш. Тукай турында хезмәтләр язуга X Ямашевка бәйле материаллар да ярдәм итә ала. Студент казакълар аның Уфадагы фатирында сш булгалаганнар Минем бу хакта архив материалларым да бар Гурьсвта эзләнүләр үткәрсәк тә. яхшы булыр иле Анда Тукайнын якын дус ты Ярулла Морали, туганнары Әүхәди һәм Әхмәди Габдулловлар яшәгән. Әле 1961 елга кадәр аларның кайбер туган-тумачаларында Тукайның хатлары да сакланган булган икән. Шагыйрьне сөймәгән Тулбаевлар да шушы ук шәһәрнеке Аларга бәйле материаллар табу да бик зарур. Җәмбәйтедә туган ягы тарихын бик яхшы белүче туксан яшьлек Зәйнәп Закирова яши икән Бәлки ул Тукайга бәйле нәрсә дә булса сөйли алыр Мин Җаекта бер легенда да ишеттем Газизә Усманованың бер хезмәтчесе бала тапканда әлеге фатирда Г. Тукай һәм аның мәдрәсә дусты Насретдин Хуҗаши да булган. Ул шул вакытта дөньяга килгән ир балага әтисе ягыннан ага туры килгән. Н Хуҗаши үзе дә шигырьләр һәм. Тукай белән берлектә, карагруһ мөгаллимнәргә багышланган эпиграммалар язган бит Алар әлеге сабый хөрмәтенә икесе дә экспромт рәвештә икеюллык чыгарганнар һәм бүлмә ишегенә язып куйганнар Шул кадәр туры килүләр булсын әле: XX гасыр башында шул ук исем һәм фамилияле икенче бер каләм иясе иҗат иткән Совет властеның беренче елларында Оренбург та яшәгән бу кеше адашына, чынлыкт а да. туган тиешле Беренче Хуҗаши. туганнарының әйтүе буенча. 1906 елда тамак авыруыннан Җәмбәйтедә үлгән «Әл-гасрел җәдид» журналында кайвакыт аның исеме белән тамгаланган икеюллыклар очраштыргалый Ә бәлки башка мәкаләләр дә шагыйрь каләменә карыйдыр Менә шуны да ачыкларга кирәк, минемчә Н. Хуҗаши Г Тукай иҗатында билгеле бер в калдырган кеше Кайвакыт шигырь юлы белән, кайвакыт бергә язылган хатларда 1906 елнын 12 ноябрендә «Фикер» гәзитендә Габдулла Агишев култамгасы янында пензалы Насретдин Әл-Хужашиныкы да бар. Бу хәл аның вафа гына бәйле датаның дөреслегенә шик уята һәм шулай ук ачыклауны сорый. Тукайның дусты җәйләрен Уразгали исемле казакъ баеның балаларын укыткан Мина бу хакта С Танабаева әйтте һәм әлеге байның туган-тумачасы исәнлеген дә хәбәр итте. м. Шагыйрь Хуҗашины адашы җирләве билгеле Мәрхүмнән калган кайоер әйберләрне, биш сум акчаны ул аның әнкәсенә Җаекка илткән Хүжашиларнын нәсел-нәсәбенә бәйле башка мәгълүматлар да бар һәм шуңа күрә мин киләчәктә табышларга юлыгырга да өметләнәм Насретдин һәм Хужа- шнларны яхшы белүче Ф Ьархневнын оныгы Р Бархиевнын (Алимов) бүгенге көндә Казан университетында белем алуы ачыкланды Анда Тукан кулъязмасы белән фоторәсем саклана Җаекта. Хабибуллиннар гаиләсендә. Тукай белән таныш Рәхилә Даутова карточкасы табылды. Тукай утырган кәнәфине. Тукайга хезмәт иткән дивар сәгатен алып килде ул. Рәхиләнең әтисе Фәхретдин тегүче һәм революционер булган икән Социал-демократик юнәлештәге гәзитләр саклаган Тукай аларга еш килгән, хәтта Рәхилә туташка үзенең сурәтен дә бүләк иткән 1981 елдагы язмалардан аның Тукайның яшерен хәрәкәттә катнашуы турында сөйләве мәгълүм. Бу тема шаһәдәтнамәләр туплауны таләп итә. Безгә Ф Даутовның. хатыны Тамиләнең иҗтимагый эшчәнлеген ачыкларга кирәк. Тамилә ханымның артис т буларак тәрҗемәи хәлен һәм ул йөргән драма түгәрәге узган юлны өйрәнү башка шәхесләргә бәйле нәрсәләрне дә ачарга ярдәм итәчәк. Тукайның Казанда узган гомере дә әлегә тулысынча ачылып бетмәгән Җентекле тикшеренүләр аны безгә торган саен ныграк ачачак. Уральскида— Г. Тукай үзәге Әдәбият сөючеләребез яхшы белә: сөекле шагыйребез Казакъстанның Уральск шәһәренә кеп-кечкенә Апуш булып бара һәм аннан зуп-зур Тукай булып китә. Шул калада ул унике ел яши. белем ала һәм танылган шагыйрь, публицист, журналист булып җитлегә. Табигый ки. Уральскида Г Тукайны хәтерләткән ис тәлекле урыннар да, аны хөрмәт белән телгә алучы затлар да җитәрлек Менә шулар махсус үзәк корып, Габдулла Тукай исемен кин җәмәгатьчелеккә таныту эшен көчәйтә, аның тууына 110 ел, Уральскида яши башлавына 100 ел тулу уңаеннан, байтак файдалы гамәлләр башкара Ул гамәлләрнең ин күренеклеләре: 1995 Декабрь Өлкә туган якны өйрәнү музеенда Тукай залын ачу 1996 Бу ел Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә Тукай елы дип игълан ителә. Уральск шәһәренең Тукай яшәгән татар бистәсе «Габдулла Тукай микрорайоны» дип атала һәм шул исемдә видеофильм төшерергә керешелә Шагыйрьнең юбилей кичәсе киң колач белән үткәрелә 1996. Апрель. Өлкә музееның Тукай һәм Абай залларында Тукай заманы горефгадәтләрен, йолаларын чагылдырып, җырларын яңгыратып, халык бәйрәме оештырыла. Юбилей кичәсендә һәм халык бәйрәмендә өлкә хакимияте вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать коллективлары, күренекле башкаручылары, өлкәннәр һәм яшьләр катнаша, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге бу тантаналарда туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүне тормышка ашыра 1996 Май. Уральскинын Тукай үзәге идарәсе әгъзалары Казанга килеп. Бөтендөнья татар корылтае вәкилләре белән очраша Татарстанның фән һәм мәдәният учакларында, радиотелевидение һәм матбугат редакцияләрендә Уральск белән Казан мәдәни элемтәләрен җанландыру хакында фикер алыша, килешүләр төзи Шагыйрьне Казакъстанда һәм дөньяда тагын да киңрәк таныту буенча Татарстан һәм Казакъстан хәбәрләндерү-мәгълүмат каналлары аша күпсанлы чыгышлар оештыра Көнбатыш Казакъстан мәктәпләре, махсус урта һәм югары уку йортларында Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә нигез сала. Тукай иҗаты рухи нигезләрен таныту максатында «Ислам: иман гыйлеме, әхлак, мәдәният» исемле китап бастырып чыгара. 1996. Июнь. Бөтендөнья татар корылтаеның Чымкәнт шәһәрендә уздырылган күчмә утырышында Уральскинын Г. Тукай үзәге эше хуплана, аңа булышырга тәкъдимнәр кертелә. 1997. Гыйнвар Тукай үзәге мәшһүр шагыйребезгә багышлап. «Евразия мәдәниятенең чыганаклары» дигән халыкара конференция уздырырга карар бирә, аның эшендә әдәбиятчыларны, тарихчыларны гына түгел, фәлсәфәче, икьтисад- чы, эколог һәм бүтән тармак галимнәрен дә катнаштыруны күздә тота. Бу җыйналышка Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә чакырыла Уральск шәһәреннән алынган мәгь.чатлар нигезендә 61 материалны Т. РАМАЗАН әзерләде