Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Казан утлары»нда чыгып килгән әдәби әсәрләрне, тәнкыйть мәкаләләрен //It күзәтеп барырга тырышам. Әлбәттә, төрлесе очрый Янадык тойгысы калдырганнары күренгәли. Әдәбиятны тулаем күздә тотып язылган мәкаләләр белән бергә, үтә дә тәбәнәк куначадан карап бәяләүләр күзгә ташлана Шунсыз булмыйдыр, күрәсең. Бит әзерлекләр төрле, зәвыклар, ниятләр төрле Кемнеңдер кемнәр!әдер ярату хисен, ә кемнәр!әдер тискәре ниятен белдерүенә гаҗәпләнмәскә туры килә Шулай да кайбер үтә дә мөһим, принципиаль мәсьәләләргә карата субъектив бәяләр белән килешү дөрес булмас, чөнки бу киләчәк ялгышларга ярдәм итү кебек килеп чыгачак Әлеге мөһим мәсьәләләрнең берсе — әсәрләрнең жанрлар ягыннан төрлелеге һәм әдәби тәнкыйтьнең шул төрлелеккә игътибар итмәве Күзәтүләр күрсәткәнчә. тикшерүгә алынган әсәрләрнең үзенчәлегенә, сәнгать дәрәҗәсенә, хәтта нинди жанрда иҗат ителүенә игътибар итмичә фикерләүләр бездә шактый нык гадәткә әйләнгән Моның дәвамлы шаукым булуы аерымачык күренеп торганлыктай, хәлне ачыкларга тырышу шулай ук табигый омтылыштыр, дип беләм Тукайның «Баскыч» шигырендәге кебек, дөньяның аскы ягы өскә күтәрелгәч, күп нәрсәләргә, ә бигрәк тә фәнгә, сәнгатькә мөнәсәбәтләр капма-каршылык дәрәҗәсендә үзгәрде Чорның афәтле җилләре әдәбиятка, бигрәк тә аның үткәненә. каты кагылды Бүгенге әдәбият үзе дә үзгәрә, яңа шартларга күнегергә тырыша сыман Яңарыш, хәтта яраклашу галәмәтләрен хәзер үк инде сизәргә, чамаларга мөмкин. Әмма бит классик әдәбият вәкилләре үз әсәрләрен бүгенге ндеоло!иягә (бәлки идеологиясезлеккә) яраклаштыра, үзгәртә, «төзәтә» алырмыни'* Берничә ел элек әдәби тарихтан коммунист язучыларны төшереп калдыру шаукымы булып алган иде Ул чакларда хәтта «татар әдәбиятында Галимҗан Ибраһимов дигән язучы юк», дип хөкем чыгаруга хәтле барып җитүләр күзәтелде Кайбер язучылар, тәнкыйтьчеләр гүяки сөенеч белән «Такташ үлде'» дип игълан итәргә ашыктылар. Мондый атмосферада үз карашыңны булдыру өчен әдәби мирасны яңадан барларга, кабат укырга, өйрәнергә кирәк иде Шундый ният белән мин дә күп әдипләр иҗатын яңадан карап чыктым Бүгенге таләпләрдән чыгып карагач, бая телгә алынган инкяр итүләрнең кайбер әдипләргә мөнәсәбәттә беркадәр нигезле икәнен дә таныр!а |уры килә Мәгәр, шул ук вакытта, үтем өчен бер нәрсәне ачыкладым гомумән алганда, иҗат барышында, бигрәк тә әдәби тәнкыйть җәһәтеннән, без элгәрләребез тәҗрибәсеннән бик аз файдаланабыз икән әле Бүгенге әдәбиятың кайбер сыйфатларын тулырак аңлау өчен үткәннәрне тиргәүдән инкяр итүдән алда, алардан сабак алырг а. алар белән киңәшергә, өйрәнергә кирәк Аерым алганда. Г Ибраһимов томнарын укып, мин үзем өчен шундый нәтиҗә чыг ардым Менә хәзер күпмедер вакыттан сон аның зур күләмле әсәрләре гөманлырак булып күренә башлады. Ләкин беләм ки. ул әсәрләрдә дә халык һәм аерым кешеләр язмышы, язучы яшәгән дәвергә хас вакыйгалар рәссамнарча, гере детальләр аша тасвир ителгәннәр Аларны юкка чыгару, инкяр итү мөмкин түгел Шулай да. инде менә күпме вакыттан соң ла. әдипнең әле генә укып чыккан кебек күз алдында саклана торган әсәрләре бар Алары, нинди генә заманнар килсә дә. төсләрен югалтмаячак Ышанып әйтәм Болар «Табигать балалары». -.Алмачуар». «Карак мулла» исемле хикәяләр Беренче хикәядә, башка әсәрләрдәгечә үк, бик тә гади күренешләр сурәтләнә кебек Печән өсте. Инде күпме мәртәбә, күпме язучылар тарафыннан тасвирланган! Әмма алар янәшәсендә Г Ибраһимов хикәясе һич тә тоныкланып калмый, оригинальлекне югалтмый. Матурлык белән батырлык реаль тормыш күренеше буларак берләшә. Көч һәм ихтыяр үз хокукларын даулый һәм жинүгә ирешә. Вакыйга шигъри дәрәҗәгә күтәрелә. «Алмачуар»да авыл малаеның атка булган мәхәббәте, биткә сугылган камчы ачылыгын җиңеп, тантана итә Нәфислек монысында да — шигърият кимәлендә. Ә менә «Карак мулламның эчтәлеге әлеге әсәрләргә хәтта капма-каршы тойгылардан гыйбарәт Әйе, бу юлы тискәре сыйфат җиңә Авыл халкының хәзрәткә булган хөрмәте, үзе ирешкән олуг шөһрәт канәгатьләндерми кешене Аның йөрәген бердәнбер дәрт — ат урлау бәхете биләгән Мактаулардан, зурлаулардан ваз кичеп, ул иске һөнәренә күчә — ат урларга керешә. Кара хис Әмма хикәя - барыбер югары сәнгать әсәре. Шигъри әсәрләрдән һич ким түгел! Гади беллетристикадан ул әнә шул сыйфаты белән аерыла Мин мондый әсәрләрне «романтик проза әсәрләре» дип атар идем. Чөнки чын сәнгатьле реалистик проза белән беллетристик әсәрләрне кайчакларда кистереп кенә аеру кыенлашкан очраклар була бит. Романтик традиция, бигүк киң рәвештә булмаса да, хәзер дә дәвам итә Тик шунысы бар: бу юнәлешнең барлыгын тәгаен мисалларда күрсәтүчеләр, аны исәпкә, санга сугучылар юк диярлек Ахрысы, бу битарафлык та бездә инде традициягә әйләнгән. Г Ибраһимовның калган әсәрләре арасында мин гомуми беллетристика жанрына карый торганнары да юк түгел, дигән фикердә калдым. Ихтимал, монысы — минем шәхси фикеремдер. Әдәбиятта беллетристиканың үз урыны, үз хокуклары бар. Әмма бездә аның сәнгать ягыннан дәрәҗәсе дә. тоткан урыны да ачыкланмаган килеш кала бирә шул. Егерме беренче гасырга да шундый карашлар белән кереп барабыз. Вакыйгалар. баштанаяк эзлекле рәвештә тасвир ителеп, азаккача сөйләп чыгылса, шул җитә. Вакыйганың эчтәлеге хакында сүзләр күп. Фикерләре бүгенге көн өчен актуаль икән, авторы кизү исемлеккә кергән булса, мактаулар бигрәк тә юмарт өләшенер. Әйтерсең, сәнгать җәһәтеннән югарырак торган башка әсәрләр юк Ләкин алар чынлыкта бар. Әдәбиятыбызда романтик жанрның — чын сәнгатьле прозаның— притчага тартым төре, шартлы алымнарга нигезләнгәннәре дә тарихта күренә килә Якынрак тарихны алсак, бу фикерне Гаяз Исхакыйнын «Ике йөз елдан сон инкыйраз» исемле әсәре раслый алачак. Бу язучы егерменче гасыр башыннан егерме беренче гасырга сикереш ясаган Реаль хәл түгел. Киләчәк заманда дөньяда ике генә татар (болгар) калуын да кабул итәсе килми Ләкин автор икенче төрле уйлаган Җир йөзендә Җәгъфәр исемле тарихчы белән анын хатыны Сөембикә генә яшәп калган Алай гына да түгел, үле бала табу сәбәпле терелә алмыйча, Сөембикә дә вафат булгач, тормышта бөтенләй ялгыз калган Җәгъфәр давыллы бер төндә, югалтулар хәсрәтенә бирелгән хәлдә, мәчет манарасына күтәрелә Давыл тагын да көчәя һәм бервакыт манараны аударып җиргә бәрә. Җәгъфәр җимерек ташлар арасында соңгы сулышын ала. Аның үлеме белән бөтен бер халык — татар (болгар) милләте юкка чыга. Аллегория Уйлап кына чыгарылган вакыйга. Ә мәгънәсе? Йөрәгеңә мүк үсмәгән булса, уйламыйча, куркыныч барын тоймыйча кара! Мондый ысул белән язылган әсәрләр—башка беренче булып килгәннәрен генә атап әйтсәк, мәгъриб язучыларыннан Фр Кафка. М Пруст. Ст Рэм. мәш- рикътан Кобо Абе әсәрләре бөтен дөньяга танылган Аларны без дә таныйбыз. Ләкин Г. Исхакыйнын «Инкыйраз»ын? Аны хәтта үзебездә дә белүчеләр бик тә аз түгелмени? Шушы рәвештә язылган үзебезнең чор әсәрләре турында әйтәсе дә калмый. Ләкин әйтәсе килә: мондый әсәрләр, әгәр дә күрергә батырчылыгыбыз җитсә, безнең әдәби хәзинәбездә бердәнбер түгел. Романтик жанрда реаль вакыйгалар үзләре сурәтләнмәскә мөмкин Мондый әсәрләрдә автор, шул вакыйгалардан файдаланып, тормышның үзе күрергә теләгән моделен барлыкка кигерә Моның өчен реаль хәлләрне сөйләп чыгу кирәк түгел, ә фәлсәфи киңлек һәм тирәнлек кенә таләп ителә Бездә, бәлки шуңа күрәдер, андый әсәрләр сирәк языла. Шулай булгач, аларнын кадере бермә-бер артык булырга тиеш тә бит нишлисең.. Әлеге дә баягы, тәнкыйть, ни өчендер, әдәбиятның бу байлыгын күрмәмешкә салыша, хәтта аннан ояла да кебек Ягъни дип әйтик, без биредә проза жанрының ике төрле юнәлешен шигърилеккә ирешкән. яки шартлы алымнарга корылган романтик прозаны (кагыйдә буларак урнашканча әйтсәк, сәнгатьле прозаны) һәм, бу жанрнын киң масса укучыларга адреслана торган гадирәк төрен беллетристика төрен искә төшердек Чөнки хәзерге шартларда аларны аерып карау принципиаль әһәмиятле эш булып әверелде. Мәсьәләне болай куюның сәбәпләре адым саен дигәндәй күренеп тора Журналда «Проза турында сөйләшү» уңаеннан бирелгән сорауларга жавап- ларның берсендә Гариф Ахуновның документаль повестена («Тимерханның яшьлеге» повесте күздә тотылса кирәк) карата катгый рәвештә шундый бәя бирелә «Тик өлкән язучыбыз гафу итсен. «Хәзинә» янында «Чикләвек төше». «Идел кызы». «Йолдызлар калка» янында — яңа әсәр тоныкланыбрак кала.» Документаль әсәрне сәнгать әсәре белән тәңгәл кую Еллар дәвамында ныгып урнашкан аянычлы хәлдән бер мисал Законлы хәлме? Корым белән карандашны чагыштыру кебек түгелме? Сәбәпне наданлык белән аңлатыргамы, әллә буталчык хәлләрне тагын да болгатырга тырышу дип караргамы9 Ихтимал, сорауларның икесе дә өлешчә нигезледер. Сәбәп тегеме, бумы, нәтижә бер жанр үзенчәлекләрен исәпкә алмау ялгыш бәя бирүгә китергән Ә ялгыш төзелгән силлогизмнан дөрес нәтижә көтү өметсез эш Бездә еллар буе бер генә тор проза — беллетристика — өстенлек иткәнлектән, аның барча катламнарга аңлаешлы, җиңел төр булуына карамастан, укучы аннан да шактый ялыкты. Укучы хәзер күбрәк документаль әсәрләргә игътибар итә. Проза әсәрләреннән тормыш материалының яңалыгын яки моңарчы күрелмәгән, «кешесе-ние белән бергә ауган манаралар»ны эзли, тормышның хыял тудырган яна. хикмәтле рәвешләрен эзли ул! Таба алмаса. күз йөртеп чыккач, китап (яки журнал) битләрен ябып куя. Бүгенге көндә тормыш өчен әһәмияте зуррак булган вакыйгалар һәм идеяләр кызыксындыра укучыны. Документаль әсәрләрнең өстенлеге — актуальлек Аларга бүтән бурыч йөкләү мәжбүри түгел. Шигъри, романтик алымнарга, шартлылык ысулларына аллегория. символика, притча, метафора кебек чараларга нигезләнүгә яки. Достоевский иҗаты кебек: адәм баласының психик төпкелләрен айкаган, катлаулы, житди, чын сәнгатьле проза сыйфатларына алар дәгъва итмиләр Әгәр дә Г. Ахуновның «Тимерханның яшьлеге» повестен «Хәзинә», «Хуҗалар». «Идел кызы» романнары белән түгел, аның үзенең яки башка авторларның документаль повестьлары янәшәсенә куеп карасаң, ул һич тә тоныкланып калмаячак. Нәрсәне ни белән чагыштырасың бит' Әгәр жанрлар хасиятен нхтира.м итмәгән тәнкыйтьчене фәлсәфи мәкаләләр иҗат итә торган бөек автор белән, әйтик, Сократ белән чагыштырсаң, бүгенге тәнкыйтьченең түп-түгәрәк нольгә әйләнүе мөмкин, һәм киресенчә, аны әгәр көнкүрештә үзе аралашкан иптәшләре белән чагыштырсаң, аның ярыйсы гына. әйбәт кенә кеше булып калуы ихтимал Документаль әсәрләр кебек үк. соңгы елларда мемуар жанры да активлашты Истөлекроманнар. автобиографик повестьлар дөнья күрде Алар документаль әсәрләр төркеменә кушылырга торалар. Бәлки аларны роман яки повесть дип атау дөрес тә булмагандыр9 Ялгыш таләпләр куелут а бәлки авторлар үзләре дә жай бирә торганнардыр. Истәлекләр һәрчакта да мөстәкыйль әсәр була алмыйлар Башлыча, ярдәмче роль үтиләр алар. Язучы тормышын (укучы монын белән кызыксына бит) һәм ул иҗат иткән әсәрләрнең чыганакларын төгәлрәк күз алдына китерү. өйрәнү өчен, ярдәмлек була алалар Ләкин чын сәнгать әсәрләре белән чагыштырганда, имтихан то га алмыйлар. Моны омег итү үзе дә мәжбүри түгел Әлеге дә баягы, чагыштыру бер төрдән, бу очракта бер жанрдан гына була ала Кыска итеп әйткәндә: Вәли үг өендә хужа. Гали үз өендә хуҗа Гел роман тик әсәрләргә генә хас таләпләр куйсаң, беллетристиканың хокукларын танымау булып чыгар иде. Икенче яклап, киресенчә әгәр дә романтик жанрга беллетристика хасия гләре мөмкинлек биргән әтрафлылык, реаль тәг аенлек. ана ли г ясау кебек таләпләр куйсаң, сәш ат ь мисалын түбән дәрәжәг ә төшерү килеп чыг ар иде Бер нәрсә дә юктан бар булмый, һәр яңа күренеш традицияләр җирлегендә барлыкка килә һәм яна сыйфатларга элгәшеп, яңа чорда дәвам ита Бүгенге әдәбиятка төпле бәя бирү өчен әдәбиятны аның тарихы белән бәйләнештә, тулаем күз алдында тотарга кирәк Теләкләребез чынны раслауда булса, изгелектә булса, жанрларның һәркайсын үз урынына куеп карыйк Ышанып әйтәм әгәр дә шулай гшли алсак, әдәби дөньябыз бермә-бер яктырып китәчәк!