Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ АГЫМЫНЫҢ СЕРЕ

лга агышына охшатып була микән? Мөгаен, буладыр. Күнел апимы- нын да ярсып шаулаган дәһшәтле бусагалары. җәелеп аккан тугайлары, шомлы чоңгыллары һәм чит күзләргә күренмичә генә, сабыр һәм тын гына гомерлек уйга талган яр куеннары була... Аларны газиз күк йөзе генә күрә дә үзе генә аңлый. Кешегә табигать биргән талантны — күнел агымнарынын барлык серләренә шаһит тирән күккә охшатасым килә. Әлбәттә, һәркемнен күнел агышы үзенчә, күге үзенчә. Шигырьләр укыганда күнелгә шундый уйлар килә... Бармы сон бу шигъри тәртипкә салынган юлларда кү- нелнен әнә шундый көтелмәгән, сәер капризлары, серле борылышлары? Бармы аларда шатлык һәм кайгыларның бергә кушылып дулавыннан хасил булган ярсу шарламалар? Шуларнын барысын да тоясы, күрәсе, үзеннеке итеп кичерәсе килә. Янгыр җиле... Табигатьнең гаять серле халәте... Капылт кына исеп куш ан бу җилдә барысы да бар: яңгыр көткән тереклекнең ымсынып кузгалуы да, өмет тә. шом да... Шшъри хис тә күнелдә табигатьнең шундый бер халәте буларак туа. Гомер сукмагында аллы-гөлле чәчәкләр генә балкып удырмый. Әлеге сукмакта кешене зур югалтулар, көенечләр дә сагалап тора. Ләкин барыбер яшәү — бәхет, бүтән берни белән дә тиңли алмаслык бәхет! Күңеленә дөньянын яңгыр җиле килеп кагылган икән, снн гамьсез генә яшн алмыйсын. Яшәешнен һәр мизгеле канында Олы Гамь тойгысы булып сулкылдый. Ул тойгы сүзләргә күчә, шигырьгә әверелә. Эльмира Шәрнфуллина шигырьләренең нәкъ шулай дөнья! а килгәнлеген тойдым мин. Аларда — ана хисләре, дуслык тойгылары. Балалар һәм ата-ба- балар язмышы. Ил-Ватан киләчәге, җиребез киләчәге, дөнья иминлеге... һәм һәрберсенә үзенчә тирән мон сеңгән... Аларда шагыйрәнен әйтергә теләгәне ахырынача әйтеп бетерелгән, яшерен берни дә калмаган кебек. Күнел талпынышларын беренче укуда ук тоясын, анлыйсын. үз нтәсен. Кичерешләр сине берьюлы бөтереп ала. Шагыйрә: Мине шушы килеш, шушы барлыгым белән аңла, үзем килеш аңла».—ди сыман. Шигырь шулай ук ачыктан-ачык булырга тиеш микән? Күрәсен. алай да була. Югыйсә, үз халәте белән укучыны үзенә буйсындыра алыр идемени ул? Буйсындырган икән, димәк. шигырь бар, шигърият бар! Катлам- катлам итеп язы.панмы ул, әллә якты күлдәй үтә күренмәле итепме,— мәсьәлә анда түгел. Катламнары кичерешләрендә ачыла. Шигырьләрнең тел ai ышынла да шундый ук эчкерсез.гек, ихласлылык. Сокланулы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан сон бер сыкрану, бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме —гади тел белән, табигый агыш белән язылган. Күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, iaiap хатын-кызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән. Эльмира Шәрифуллннанын ижатында без нәкъ хатын-кызларга тына хас тыйнак күнел, сизгер могг, серле уйчанлык, ярсу шарламалар белән очрашабыз. Хатын-кызны күнел нәфислеге өчен яратабыз лабаса! Яклаут а мохтаҗ, сак күнелле булуы белән матур бит әле ул хатын-кыз! Бу — тормышта тына түгел, шигърияттә дә шулай булырга ти ештер, дип әйтәсе килә. Әхлакый пакьлеге, рухи бөтенлеге белән күңелемә хуш килә аның серләре. Сабырлыгы һәм якты моны белән, рн- ясызлыгы һәм эчкерсезлеге белән яраттырды алар... Эльмираның «Янгыр жиле» исемле беренче китабы 1984 елда чыккан иде. Аннан сон шагыйрә балаларга да, өлкәннәргә дә атап шактый китаплар чыт арырга өлгерде. Анын повестьлары, поэмалары халыкка барып иреште, яна- даи-яна җырлары яңгырады. Өлкәнәя барган саен шагыйрә тәрбия мәсьәләләренә, халкыбызнын гореф-гадәтенә, йола-кануннарына игътибар беләнрәк карый, шулар хакында уйлана. Кыскасы, шагыйрәбез үзенен түтә- рәк бәйрәменә лаеклы иҗат белән килә. Болынында янгыр җилләре тынмасын, Эльмира ханым!