Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җырлыйк Арча көйләренә

 Җырлыйк Арча көйләренә, Без бит Арча яклары. Уйларымның Рәсәй буйлап Сәфәр кылган чаклары. Тальянски гармуныңны Тартып уйна уйнасаң. Җылау түгел еларсың да, Ил хәлләрен уйласаң. Күк читеннән болыт килә, Яңгыр микән, кар микән? Үз нигезен үзе сүткән Тагын бер ил бар микән? Агыйдел сулары кебек Тар сулар булмас инде. Рәсәйдә күк кысыр калган Басулар булмас инде Җитен башын җил кисәрме. Җилбер-җилбер исмәсә? Белгечләр илдән китәрме, Дәүләт үги итмәсә? Чит сериаллар карыйбыз, Карый-карый арыйбыз. Кино йолдызларыбызны Рекламада таныйбыз. Идел буе ком гына, Ял урныбыз шул гына. Җиде сумлык путевкалар Хәзер миллион сум гына. Алма сатучылар килгән. Бар микән үлчәүләре? Ярым эшсез, ярым ашсыз Бүген ил эшчәннәре. Баҗам күмер шахтасында, Сирәк яза хатларын. Ачлык игълан итми торып, Күрми хезмәт хакларын. Агыйделнең аръягыннан Ташлар алдым беләүгә Триллионнар комга сеңгән, Эзен тапмый берәү дә. Башкаланың йортлары, Җем-җем итә уллары. Бүген Рәсәй үзәгендә Җинаять рекордлары. Сандугачның балалары Сары була микәнни? Башлыклар бер дә пошынмый, Сабыр була микәнни? Агым суларны кичкәндә Агыздым кул яулыгын. Илне байлар туйдырыр, дип, Бүлделәр ил байлыгын. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Бай бүлешмәс малы белән Гүрләргә кергәндә дә. Килештерү ( Мәсәл) Бүре бәрәнне ашаган, Күреп торган куяннар... (Еллар үткәч, икесенә Уртак һәйкәл куйганнар.) Бүрене җәзага тарту Ашмый калган гамәлгә: Указ чыккан дус яшәргә Бүре белән Бәрәнгә. Җилбер-жилбер жил искәндә Җилбер-җилбер җил искәндә Җил ача юрганымны. Нурлы Казан каласына Багышлыйм җырларымны. И Казан син, Казан син, Белем биргән калам снн. Тар кетәктәй фатирларда Гомер сөргән калам син. Гөл булсам үсәр идем, Җил булсам исәр идем. Тайгак тротуарларыңа Ком сибеп үтәр идем. Абау алла уфларда, Мин янамын утларда. Килмәгән автобусларны Көтәм тукталышларда. Кулымдагы йөзегемнең Таный алмыйм исемен. Пассажирларны сөймәсәң, Таш ташырга күч, энем. Ай түгәрәк, ай түгәрәк, Айларның тулган көне. Лифтлар кайтса Казанга, Ватыла куйган көнне. Биек тауның башларыннан Күренә чыршы рәтләре. Казандагы биек йортлар — Альпинистлар мәктәбе. Алдыр ал гәрәбәләр, Гөлдер гөл гәрәбәләр. Читлекләрне хәтерләтә Тимерле тәрәзәләр. Исә җилләр, исә җилләр Идел сулыкларыннан. Төнлекләрне ябып ятам Завод сулышларыннан. Аргы якның казлары Бар да кызыл тамгалы. Бәбиләр фондына тия Түрәләрнең азганы. Казандагы абзыйлар Махсус юллар салмыйлар. Махсус юллар да салалар, Килсә Мәскәү абзыйлар. Мэр урамны төзәткән, Акча каян юнәткән? Шәһәребез төзек булыр, Еш килсәләр үзәктән. Ай думбыр-думбра Хәйдәр абзый эшкуар, Тотмый балта-пычкылар, Җиде кибет арасында Машинасын еш куар. Ай думбыр-думбра, Вай думбыр-думбра. Кибеттәге малларына Әкәмәт хак куйдыра. Тора иртә таңнардан, Чыга костюм-чалбардан. Иң үтемле товарларны Таба әллә кайлардан. Ай думбыр-думбра, Вай думбыр-думбра. Киң хокук биргән кәгазьгә Башлыктан кул куйдыра. Дәүләт мөлкәт өләшә, Үзенә салым түләтә. Киң колачлы «яңа руслар» Түләмичә йөдәтә. Ай думбыр-думбра, Вай думбырдумбра. Хәйдәр абзый салымнарның Өчәр нулен сыздыра. Әй бу баю юллары, Сикәлтәле, бормалы. Хәйдәр абзый тизрәк баер, Еш «әйләнсә» сумнары. Ай думбыр-думбра, Вай думбыр-думора. Түләр хакны кичектереп, Әйләнештән уздыра. Хәйдәр абзый белемле, Хөрмәт итә белемне. Белем алган эшкуарның Киләчәге керемле. Ай думбыр-думбра. Вай думбыр-думбра Авторитетлы ВУЗларга Балаларын уздыра. Өметен җуеп мөдирләр Хөкүмәт акчасына, Хәйдәрдән хәер сорыйлар Балалар бакчасына. Ай думбыр-думбра, Вай думбыр-думбра. Вәгъдә иткән акчаларын Ресторанда туздыра.