Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

Бари Рәхмәт

(1897—1957) Әдәбият мәйданында артык шауламыйча, дан-дәрәҗәләр дауламыйча, үз урынын белеп кенә яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләр бар Гадәттә, алар табигый талантка ия, тормышта да бернинди көчәнүсез-ясалмалыксыз гади яшәүче затлар, андый кешеләр белән аралашуы да җннел-күнелле була. Безнен буын күреп-белеп, азмы-күпме танышып-аралашып калган шундый өлкән язучыларыбыэның берсе татар балалар шигъриятенең күренекле вәкиле Бари ага Рәхмәт иде. Быел шагыйрьнең тууына 100 ел тула. Бари Сибгатулла улы Рахматуллин, «чәчелгән татарның» бер баласы буларак, 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасы, Гурьев өязенең Жилая Коса поселогында (хәзерге Казакъстан җирләре) дөньяга килә Шунда мәдрәсәдә укый, Г. Тукай шигырьләрен яратып үсә, тәхирләнеп үзе дә каләм тибрәтә башлый Озакламый Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында (1913 1918) унҗиде яшьлек Бариның беренче шигыре басыла Шуннан сон Бари Рәхмәт әлеге журналның даими язышып торучы авторы булып китә. 1918 елда Б. Рәхмәтне Кызыл Армия сафларына алалар һәм ул өч ел дәвамында Казандагы татар запас батальонында хезмәт итә. Тиздән аны Үзәк Мөселман харби коллегиясенең «Кызыл Армия» исемле газета редакциясенә әдәби бүлек мөдире итеп билгелиләр. Үз газетасыннан тыш, Б Рәхмәт шул елларда Казанда чыгып килгән башка басмаларда да («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») актив языша. 1921 ел. Идел буйларында коточкыч ачлык хөкем сөрә Армия сафларыннан демобилизациялектән Бари Рәхмат, каләмхакка гына тамак туйдырып булмаячагын аңлый, күрәсең: ул үз туган якларына кайтып китә Анда да тормыш алып барулары бик авыр, яшь шагыйрьгә хәтта иҗатын да «онытып» торырга туры килә. Ул бары тик 1932 елда гына гаиләсе белән Казанга күченә Әле анда да башта төзү трестларының берсендә гади эшче, аннары бухгалтер булып эшли Әдәби иҗат ялкыны шулай шактый озак сүнеп-сүрелсп торганнан соң, Бари Рәхмәтнең сатирик һәм лирик шигырьләре 1939 елдан «Чаян» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында яңадан күренә башлыйлар Шагыйрь әдәбиятка әйләнеп кайта. Әмма Б. Рәхмәткә иҗатында иркенләп ачылып китәргә һаман да язмаган икән шул әле Дөнья янә болгана. Бөек Ватан сугышы башлана. Кырык биш яшьлек Бари Рәхмәт 1942 елда сугыш кырында. Ул Украина, Молдавия, Болгария һәм Венгрия җирләрен азат итү сугышларында катнаша Инде 1945 елның язы якынлаша. Менә-менә җинү таңы атар, туган илгә, гаиләләребезгә кайтырбыз, дип алгысынып йөргәндә генә Бари Рәхмәт яралана Госпитальдә ятып чыкканнан сон, ул Өченче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби хәбәрче була. Ниһаять, Җиңү! Бари Рәхмәткә дә, фронтовиклар әйтмешли, «фашистларның муенын борып, орден-медальләрсн чыңлатып» Казанга гаиләсенә әйләнеп кайту бәхете тия. Алда тыныч тормыш, алда иҗат Бари Рәхмәтнең сугыш чоры лирикасы да, сугыштан соңгы юмор-сатирасы да бик табигый, халыкчан рух белән сугарылган иде Аның ул чордагы иҗат җимешләре татар шигъриятенең матур үрнәкләре булдылар Алар шагыйрьнең «Шигырьләр» (1957) кигабында шактый тулы тупланып дөнья күрделәр Язмыш дигәнең гаҗәп бит ул Шагыйрь Бари Рәхмәтне иҗатында янә бер матур борылыш көтеп торган икән. Ул, илле яшьләре тулып киткәннән соң, дәртләнептәмләп нәниләр өчен шигырьләр яза башлый, һәм ничек кенә яза әле! Бик тиз арада ул балаларның иң яраткан шагыйрь абыйларына әйләнде, илленче елларда әдәбиятка аяк баскан Шәүкәт Галиев кебек яшьләргә остаз булды. Әгәр чагыштырулар эзләсәк, Бари Рәхмәт татар балалар шигъриятендә урыс балалар шигъриятенең Корней Чуковский, Самуил Маршак, Агния Барто кебек талантларына тиңләшә алыр иде. Шулай итеп, татар балалар шигъриятенә соңлап аяк басса да, бер дистә ел эчеңдә берсеннән-берсе матур-кызыклы байтак китаплар биреп өлгерде Бари Рәхмәт. Аны 1952 елда (инде илле биш яшенә җиткәч) нәкъ менә балалар шагыйре буларак СССР Язучылар союзында әгъза итеп алалар. Бари Рәхмәт эчкерсез-риясыз, нечкә-үткен юмор хисле, сабыйларча куаныпшатланып яши белә торган садә җанлы бер шәхес иде. Дөньядан да ул, куана- куана, көтмәгәндә генә китеп барды... 1957 ел. Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәре. Шыгырым тулы залда Бари Рәхмәт, тыңлаучыларын көлдерә-көлдерә, шигырь укый Аны көчле алкышларга күмәләр. Ул тагын укый, тагын... Аннары куанычы эченә сыймаган хәлдә сәхнә артына чыгып китә һәм шунда... аның йөрәге тибүдән туктый... Бу хәл 1957 елның 26 маенда була. Шагыйрьгә 60 яшь тулырга нибары өч көн калган булган... Журналыбыз укучыларына шагыйрь Бари Рәхмәтнең табигый-саф, якты шигъри үрнәкләреннән берничәсен тәкъдим итәбез.