ЯЗДА ШУНДЫЙ САДӘ МӘЛ БАР..

. Исеңдәме ул көз. ул сентябрь? Исендәме яфрак яңгыры? Зәңгәр күккә кошлар күтәрелгән,— саубуллашу өне яңгырый.. Исеңдәме ул көз. ул сентябрь? Исеңдәме җылы яңгыры? Зәңгәр күлләвектә сары яфрак,— мәктәп кыңгыравы яңгырый! Исеңдәме ул көз. ул очрашу? Исеңдәме, көзге ул тынлык? Фәкать йөрәкләрне ишетергә — икебез дә дәшми тын тордык. Көзге күлләвекләр көзге иде. шул көзгедә күзләр очрашты Көзге күлгә, бөтен дөньясына сыймас зур мәхәббәт без ачтык Шундый мәхәббәттән без качтык!. Ди-ва-на! Бүген тагы син төшемә кердең: Син яшь идең, Мин дә яшь идем. Мин тагы да киттем сине ташлап. «Китмә». — диеп хет бер дәш идеи. Кайтыр идем кебек, кайтыр идем. Син дәш идең. . Эх. мин яшь идем! Инде гомер буе менә шулай Төшләр генә күреп яшимен Кояш көлә, җилләр әй уфтана Яфрак сөйли. Чаган уйлана: «Мәхәббәттән китү Ул кәүсәңне Ташлап китүдер бит. Ди-ва-на!»... Мин кайттым. Мине өемдә Беркем дә көтеп тормаган. Катып калган сәгать теле. Беркем ачкычын бормаган. Мин калдырган килеш тора Тустаганда сөтсез чәем. Хушлашырга базмый шаулый Инде үтеп киткән җәем. Ачык калган тәрәзәмнән Сары яфрак очып кергән: Әйтерсең лә. ми нее з өйгә Минем гомер еллар килгән. Җәйдән калган тузаннарны Сөртергәме, сөртмәскәме? Гомеремнең көзе шакый - Кертергәме, кертмәскәме Язда бар шундый сәер мәл Язда бар шундый сәер мәл: Җуела иске эзләр. Былтыргы яфраклар яна. Елмая моңсу күзләр. Язда шундый садә мәл бар Бөреләр керфек кага Бөреләрнең йөрәгендә Сонга калган кар яна. Бар шундый көч яз мәлендә Югала ара-чикләр Йөрәкләрнең кайтавазы Бер-берсен тапкан чаклар. Әй. садә, илаһи хисләр Җирнең эченнән ага: Җирнең язга узган чагы! Мәхәббәт — йөрәк кага... Синнән миңа Синнән миңа шулкадәр аз кирәк — Бер җылы сүз генә. Синнән миңа шулкадәр күп кирәк — Син миңа түз генә. Шулкадәрле синнән аз сорыйм мин — Сөеп кенә кагыл. Синнән миңа шулкадәр күп кирәк — Илһам булып агыл. Бик аз гына сорыйм. Бик аз гына — Бары тик наз гына. Күп тә сорамыйм бит: сөюемнән Акылдан яз гына... Күп тә түгел, аз да түгел инде — Җаныма яз сорыйм. Җылы сүзсез, назсыз, җанда язсыз — Мин барыбер корыйм. ...Аллам бул, дип сорыйм! Төн — минеке! Йоклап ятканнардан Рәхәтләнеп көлеп йөри Ай: Күпме югалтасыз, әй. кешеләр! Нинди мәхәббәтне, ай-яй-яй. Төн — минеке! Йоклап ятканнарның Тәрәзләрен кагып китә җил: Күрми каласыз бит. әй. кешеләр! Нинди хәрәкәттә дөнья гел. Төн—минеке! Йоклап ятканнарга Челтер-челтер дәшә сулары: Без китәбез, күрми каласыз бит. Хушлашасы иде — шул бары. Төн минеке! Йокы кирәк түгел! Йокысызга йөрәк кирәктер9 — Айга, җилгә, агымсуга салып Мин чайкыймын төнге йөрәкне Заман-челлә Челлә. Көннәр шундый кайнар Тик йөрәгем кайнаррак: Сандал өстендәге кызган Тимердән дә болайрак. Ләкин юкка гына аны Үзгәртмәк булып кыйныйлар: Күрмиләр тормыш-сандалда Җаным икәнен тоймыйлар. Суккан саен утлы очкын. Суккан саен кып-кызыл кан! Рәхмәт инде тимерчегә. Суккан саен тарала чан Җанда челлә. Өннәр кайнар Кибә елга, кибә җырлар Буш ярларда ут агымы. Җан-вулканнар атылалар Нинди авыр! Челлә... заман Тик, барыбер бәхетсездер Шул челләне татымаган! Бәргәләнү Тон буена керфек какмый Үткән юнем төнмени? Кулларымнан эшем төшкән. Сансыз конем көнмени? Яфракларга битем сонып, «Үп» дип үтенгән төнем. Кояшсыз, җылы карашсыз Болытны кутан көнем. Болары да үтеп китте Көзнең саргайган көне Күңелемә сеңә генә Коелган яфрак өне. Тон буена уфлап йөргән Мин түгел, бары җилләр Яфрак кәүсәсеннән төште Мәхәббәт. мине җибәр!!! Язмышымны җилгә салыйм Бәлки ул сиңа илтер Саргаеп кипкән яфраклар Сөйлиләр келтер-келтер «Ышанма, җил хыянәтче Гел каеручы гына. Яфракларны кәүсәсеннән Ул аеручы т ына Шул ук җилләр яңгыр ташый. Беркетә безне җиргә Тапталып беткәч хәтта Керәлмибез кабертә». Төн буена керфек какмый Көткән кешем син. беләм Сары яфрак-хисләремне Таптыйтаптый кем килә’ Көз көлә

Реклама