Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЯТМАКЧЫ БУЛСАҢ

.. л вакытта Җәүдәт унбиш яшьлек малай гына иде әле Менә алар «Vf юлга чыктылар Өстенә ул чорның үзенә хас киемен кара күн • •• * тужурка, башына күн фуражка киеп, кылыч белән наган таккан атасы, иярле атка менеп, ике йөкнең алдыннан бара. Алдагы йөктә. Җәүдәтнсн кечкенә энесен көзге җилдән яшереп, арба уртасына әнисе утырган. Аның янында Җәүдәт Арттагы арбада әйберләр белән олаучы бабай үзе генә Җәүдәтнең әтисе элек төньяк өязләрнең берсендә комиссар булып эшләгән иде Менә хәзер ул икенче эшкә билгеләнгәнлектән, алар Казан ягына күчеп баралар _ Каенлы зур юлдан бер атлатып, бер юрттырып килә торгач, зур инеш буена утырган волость авылына керделәр. ~ Урам башыннан кереп кенә җиттеләр, кырыйдагы өйдән, кулын болгый- болгый. шинель кигән бер абый йөгереп чыкты. - Иптәш1 Тукта, кермә авылга! — дип кычкырды — Күрше авылга аклар кергән, хәзер бездә дә кулаклар кузгалды. Кермәгез, кире китегез!» Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов үзенең -«Намус» романында партия райкомы секретаре Җәүдәт Мансуровның «Унбиш яшьлек малай» чагын әнә шулай сурәтли. «Зур инеш буена утырган волость авылы»нда сәнәкчеләр белән бәрелештән сон. комиссар гаиләсе һәлак була, үсмер улы гына, инеш аша чыгып, әрәмәлек эченә яшеренә Тормыштагы малайның ә андый малай, чыннан да булган/ шуннан соңгы язмышы билгеле түгел, ә Җәүдәт Мансуров язучы фантазиясе белән тудырылган дәвамы гына. Әмма Балтач кешеләре, бигрәк тә өлкән буын китап укучылар, бу фаҗигале күренештә телгә алынган һәр нәрсәне таныйлар Әнә бит. әсәрдәге «каенлы зур юл» —чынбарлыктагы Себер тракты, «зур инеш»—районның көнбатышыннан көнчыгышына кадәр борылып-боры- лып аккан Шушма елгасы Шушма аръягындагы әрәмәлек тә. әнә. Кече Лызи белән Карадуган авыллары арасындагы олы юл буеннан күренеп кенә тора Берничә гектарлы мәйданны биләгән бу әрәмәлек элек «бай бакчасы» дип йөртелеп, анда бихисап күп шомырт һәм карлыган куаклары үсә иде Соңгырак елларда бу бакчаның агачларын төпләп. Карадугандагы мебель фабрикасының талчыбык плантациясенә әверелдерделәр. Янәшәдә генә — Ишморат болыны «Бай бакчасы»н төньяк җилләреннән ышыклап, тау буйлап Муса урманы сузылган. Без бу атамалар белән кабат очрашачакбыз әле. Канлы вакыйгалардан сон берничә ел узгач. Гомәр Бәширов эш белән бу якларга килгән һәм комиссар кыйссасын язып алган, аннары «Намус» романында. Җәүдәт Мансуровның тормыш юлын тасвирлаганда, файдаланган Ә Казан ягына күчеп барышлый сәнәкчеләр кулыннан һәлак булган комиссар гаиләсенең кабере, әнә ул. ярты гасырлап Балтач авылы уртасында чәчәкләргә күмелеп утырды да. шул тирәгә өч катлы партия райкомы бинасы төзелгәч, каршысына Ленин һәйкәле корган чакта, зиратка күчерелде «Каенлы зур юлдан бер атлатып, бер юрттырып килә торгач -. Балтачны чыгып асфальттан көнбатышка таба ике чакрым узуга. Кече Лызи авылына җитәсең Хәер, борынгы Себер юлы буенда «Әби патша каеннары» күптән юк инде Тракт үзе дә район эчендә «иске юл» буларак кына сакланып калды, ә Казан Пермь юлы. бераз турайтылып, көньяккарак күчерелде. Балтач. Кече Лызи, Карадуган авыллары бу юлдан читтә калдылар. Кече Лызи авылында булган «комиссар вакыйгасы» ике күрше халыкның ике зур язучысын бер ноктада бәйләүче вазифаны үти хәзер. Эш шунда — бу авылда удмурт әдәбияты классигы. ■ галин режимы корбаны Григорий Медведев туган. Анын «Лозя кыры» «Лозя Уесмен» исемле трилогиясендә утызынчы еллар авылында барган зур һәм катламлы үзгәрешләр реаль һәм бөтен катлаулылыгы белән тасвирлана Менә Ладя авылына яшь укытучы килә, «һәр җиргә җитешә торган Александр Пылькин аны иске мәктәп янында очрата Пляхов мин, бәлки ишеткәнен бардыр, ди укытучы — Пляхов, Пляхов Саня күз карашын югары күтәреп, күк буйлап йөртте — Таныш фамилия болай. Мин үсмер чакта бу авылда булган идем. Әтием — комиссар Пляхов белән бергә. Аны унсигезенче елда сезнен авылда үтерделәр - Ие. дип. гаепле кеше кебек авыр елмайды Пылькин Ул күптән түгел булган күңелсез вакыйганы исенә төшерде Бервакыт Ладя авылы аша атларда кызыл комиссар Пляхов узып бара иде. Хатыны һәм ике баласы белән өязгә китеше иде аның Ә авылның чуалган чагы. Пляхов. атыннан төшеп, халыкны тынычландырмакчы булган иде. кемдер атып җибәрде. Яраланган комиссар маузерын тартып чыгарды һәм. ава-түнә арбасы янына килеп, йөк өстенә утырды да атын куа башлады Ярсыган кешеләр анын артыннан ташландылар • Трилогиядә әлеге вакыйга менә шулай сурәтләнә Шушма ярына җиткәч, качучыларның арбасы авып китә. Фетнәчеләр аңын җуйган комиссарны, аның хатынын һәм имчәк баласын һәлак итәләр Ә үсмер уллары арышлар арасына кереп яшеренә һәм менә ул. Георгий Петрович Пляхов. укытучы булып, бирегә кайткан Карадугандагы Муса Җәлил һәм •Себер юлы почта» музей»ларын оештырып ачкан, хәзер аларда директорлык итүче. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Бакый Шәй- чулла улы Зиатдинов нарына кергән канлы вакыйга тасвирлана анда Хәбәрдә язы н анча. 1918 е тнын 14 ноябрендә Лызи авылы янында 2 ир-ат. бер хатын һәм бер имчәк бала мәете табыла Шуннан сон Балтач янындаты үр өс тенә артиллерия китертеп, авыл ятына мәе глар санымча - дүрт тапкыр агалар 14 ноябрьдә. Гадәттән тыш комиссия карары белән, үтерүчеләр атыла Фетнә өчен җәза сыйфатында. Балтач авылына 100 мең сум акча. 2000 пот со ты. 2500 пот арыш ә бөтен Балтач волостена 300 мең сум акча. 10 мең пот солы. 15 мең пот арыш контрибуциясе салына Фаҗигале үткәнебезнең тузан бөртегедәй бер кечкенә кисәкчәсен искә төшерүче бу китапчык дистә еллардан бирле авыл китапханәсендә яткан, тик ана Гомәр Бәшировнын Җәүдәт Мансуровы белән Григорий Медведевның Георгий Пляховы. шулай итеп, бер комиссар вакыйгасы, бер фаҗига аша Балтач җирендә очрашалар Әдәбият прото типларының <ына түгел, күрше мәдәниятләрнең, ике халык тормышының кисешү, үзара бәйләнешү урыны ул Балтач Әрәмәлектәме, арышлар арасындамы качып, һәлакәттән исән калган үсмер малай, берни белән расланмаган өзек-көтек истәлекләргә ка раганда. урман тирәләрендә каш ырып йөри, кайсыдыр байның умарталыгын да эшләүче Таузар кешесе Ш әхмәт ба бай янына барып чыга. Якын-тирә авылларда бу риваят ьнең дәвамын хә терләүчеләр юк инде. Әлегесен. Кара дугаңда музей оештырып ачу хәстәре белән йөргәндә, таузарлы Бакый Шәй мулла улы Зиатдинов ишетеп хәтеренә салган иде Бу авылмын - Себер юлы почта» музее 1995 елның октябрь аенда ачылды. Музейга тупланган беренче экспонатлар арасында «Казан тубернасы Гадәттән тыш комиссиясенең 1917 -1922 еллардагы документлар һәм материал лар җыелмасы» дигән русча ки тан та бар Анда «Знамя революции» газетасының 1918 елның 29 ноябрь саныннан бер хәбәр күчереп басылган Балтач төбәтештә булган һәм икс әдип роман- игътибар итүче генә булмаган. Тарихыбызга карата бшрәкләр дә битарафлар идек шул без Шуңа күрә, мәдәниятле тормыш итүләре белән Ибн Фадлан кебек гыйлемле сәяхәтчеләрне таша калдырган горур халык оныклары, бүгенгедәй рухи фәкыйрьлеккә калдык та. «Буыннан буын чабылса, ул чагында ни калыр?» диелә «Идегәй» дастанында Хәзер төзелә торган музейлар әнә шулай бер-берсеннән чабыл! ан буыннарны азмы-күпме ял!ап җибәрергә, үз-үзебсзне тануда, хәтерләребезне яңартуда ярдәм игәргә тиешләрдер. Лй-һай авыр вазифа бу' Кытайлыларда «Үз-үзен сукырайткан кешегә табиб та ярдәм итә алмый» — дигән мәкаль бар икән. Безнең арада да үз-үзен томаналандырган. уйсыз-фәһем- сез яшәүне кулай күргән замандашлар никадәр! Байтак хакимнәр тарафыннан да нәкъ шушындый тормыш рәвеше хуплана. Өч кешеле хезмәт коллективы булса, еш кына хәлләрдә, арадан үтә «тар маңгайлысы». мәдәни чикләнгәне, үзе һәм югарырак түрәсе мәнфәгатьләре белән генә яши торганы башлык итеп куела, ә калган икесе шуңа сүзсез буйсынырга, алдын-артын карамыйча эшләргә, мәдәнилек «дәрәҗәсендә» башлыгы белән тигезләшергә мәҗбүр ителә. Халык менә шулай ваклана, йокылы-уялы хәлгә китерелә. Карадуган авылында Нәҗип исемле бригадир бар иде, дип сөйлиләр. Утызынчы елларның берсендә сабан чәчүе бара икән «Бодай чәчеп киткән» җирне бер малайдан тырмалаталар. Тырмачы атлы тырма артыннан карап-карап йөри дә, туфрак өстендә бодай бөртекләре күрмәгәч, аптырап сорый: — Нәҗип абый, берни чәчелмәгән түгелме сон монда? — Алдыңа-артына карама, тырмала да тырмала! — дип җавап бирә бригадир. Ә бит соңыннан, тишелмәгән бодай өчен, орлыкны урлап калган бригадир яисә бүтән кешене түгел, шушы тырмачы малайны хөкем итәчәкләр, белә торып шулай эшләячәкләр. Безгә исә алдыбызга-артыбызга гына түгел, ерак үткәнебезгә дә күз төшерер вакыг җитте Үткәнен үз кулында тоткан халык кына киләчәгенә ия була, дигән гыйбрәтле сүз бар Болай да моңа кадәр тарихыбызның күп өлешен читләр язган, ятлар үзләштергән Авылларыбызны^ йөз ел элекке тормышы хакында да татарча язмалар бөтенләй диярлек юк. ә милләтебезнең зур өлеше нәкъ менә шул тарихсыз авылларда яши «Себер юлы —почта музее»ныц бер залына борынгы злемтә мснһаз шры куелды г г «Сезнен авылларыгызны н төзеклегенә, аларнын көнкүреш культурасына сокланмаган кеше юк», диде 1995 елнын 12 октябрендә Татарстаннын мәдәният министры урынбасары Мөжип Таҗи улы Низамиев. Балтач районында узган «Музейлар көне»нә килгәч Мондый бәйрәмнең Татарстан жирендә икенче 1енә үткәрелүе иде әле Беренчесе «рус телле» музейлар шәһәре Алабугада булды Бу көнне, районда дүртенче булып. Карадуган авылынын «Себер юлы -почта» музее ачылды. Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музееның утыз еллыгы бәйрәм ителде. Шода авылынын Мирхәйдәр Фәйзи һәм Карадуганнын Муса Җәлил музейларына карата да җылы сүзләр әйтелде. Болар дүртесе дә— Татарстанның берләштерелгән Дәүләт музее филиаллары Шул көнне генә ачылса да. Карадугандагы музейнын ике дистә ел элек башланган үзенә бертөрле тарихы бар иде инде Милләт горурлыгы Муса Җәлилнең тууына житмеш ел тулуга әзерләнә башлаган жәй иде Директор Бакый Шәймулла улы Зиатдинов булган Карадуган мәктәбе дә үзенен илле еллыгын үткәрергә жыена Бу мәктәпнең пионерлар оешмасы Муса Җәлил исемен йөртә. Мәктәптә киңәшәләр дә. шушы ике юбилейны балалар өчен тагын да истәлеклерәк итү теләге белән, бер төркем укучыларны Каһарман-шагыйрь эзләре буйлап озын-озак сәяхәткә алып чыгарга килешәләр. Бу эшкә география укытучысы, хәзер Бөгелмәдә педагогия училищесына житәк- челек итә торган Әнәс Ибраһимов. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Мөхәммәтжанова бик теләп алыналар. «Сәяхәт башымна Әнәснең билгеләнүе төрле яктан отышлы була, чөнки ул географ кына түгел, рәссам Һәм фоторәсемче дә. сәяхәттә арган балаларнын ялын күңелле итәрлек баянчы да Кин карашлы, житмәсә. үзе дә сәяхәткә атлыгып тора Әминә дә тотынган һәр эшендә балаларча ихласлыгы белән билгеле Сәяхәтчеләр. Чаллы. Түбән Кама кебек шәһәрләрне үтеп, беренче зуррак тукталышны Бөгелмәдә ясыйлар. Монда аларны Советлар Союзы Каһарманы Газинур Гафиятуллин турында истәлекләр, аңа салынган һәйкәл кызыксындыра Бер уңайдан Ярослав Гашек музеена да керәләр. Бу мәктәп коллективының ин гирән хыялы үзләрендә Муса Җәлил музее төзү омтылышы белән бәйле иде Аңа кадәр Каһарман-шатыйрь батырлыгына багышлап мәктәптә бер почмак кордылар, альбом эшләделәр Җәлилнең туган авылы Мостафада булу, аннан жәяүләп Ырымбурга килгәч, шаг ыйрьнең сеңлесе Хәдичә һәм элекке дуслары белән очрашып сөйләшү балаларга бик бай истәлекләр һәм мәгълүматлар бирә. Сәяхәтчеләр шулкадәр зур тарихи байлык һәм тәэсирләр белән кайттылар ки. аларны ниндидер «почмак»ларга гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел иде инде. Мәктәптә Каһарман- шагыйрьнең музеен оештыру нияте менә шул чакта реаль төс алды «Уйнап башланган эш», мәктәп директорының һәм Әнәс Ибраһимов белән Әминә Мөхәммәтжанованың ихласлыгы аркасында, гиз арада чынга әверелде Күп тә үтми районга килгән кунакларны Муса Җәлил музеена алып керә башладылар Төрле елларда биредә Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Мөхәммәт Мәһдиен. Илдар Юзесв. Шәүкәт Галиен. Аяз Гыйләжсв. атаклы рәссам Бакый Урманче. сәхнә осталарыбыз Рәшидә Җиһаншина. Ринат Тажетдинов, Җәлилнең көрәштәше Рушад Хисаметдинов. туганнан гуганы Га- һир Корбанов, анын ижатын һәм батырлыгын өйрәнеп китаплар чыгарган Исхак Зәбиров. шагыйрь тууның туксан һәм музей ачылуның егерме еллыгына Альберт Җәлилов булып киттеләр. Альбер г Муса улы Җәлнлов. Татарстаннын «Хәтер» китабы редакторы урынбасары Михаил Черепанов һәм берләштерелгән Дәүләт музее хезмәткәрләре бу көнне Карадуганга «Моабит дәфтәрләре»нен төп нөсхәсен алып килеп, мәктәп балаларына һәм авыл халкына күрсәттеләр Кызганыч ки, музей житәкчесе Бакый Зиатдиновның бирегә Әминә Җәлилованы һәм аның кызы Чулпанны алып килү хыялы әлегә кадәр гамәлгә ашмады Балалар алар белән Мәскәүдә генә очрашып сөйләштеләр Мәктәптә дистә еллар буена музей эшенең төп авырлыг ын тартып барган «Кызыл ромашка» штабы членнары төрле җирләрдә тагын Җәлилнең көрәштәшләре Михаил Иконников. Фәриг Солган- бәков белән очраштылар. Җәлил сугышып әсир төшкән «V тем у зәне»нә. Одессадагы «Муса Җәлил» теплоходына, глек анын көрәштәше Гайнан Кормаш яшәгән Мари Республикасының Бәрәңге районына сәяхәт ясадылар Гәрбия өлкәсендә уңышлы эшләгәне өчен 1990 елда музейга Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге бүләге бирелде. Ачылуыннан сон ике дистә ел узгач. Татарстаннын мәдәният министры урынбасары Мөжип әфәнде Низамиен анын хакында «Җәлилчеләр музее шактый озак еллар буена балаларга тәрбия бирүдә зур эшләр башкарды» дип сөйләде Әмма һәр музейның үз юнәлеше, эчтәлеген чикли торган кысалары да була бит әле. Авылларыбыз тарихы бөтенләй диярлек язылмаган һәм өйрәнелмәгән. Туган якның үткәненә кагылышлы документлар һәм ядкярләр тапсаң да. аларны Муса Җәлил музеена бәйләү бик читен — ясалма килеп чыга. Шәймулла улы Бакый шундый уйларны күңеленнән кат-кат кичерде, теләктәшләре белән дә берничә киңәште дә. авылда туган якны өйрәнә торган тагын бер музей оештырырга кирәк, дигән фикергә килде Шода авылының Мирхәйдәр Фәйзи музеен ачу тантанасында очрашкач, шул фикерен Татарстанның берләштерелгән Дәүләт музее хезмәткәре Дания Борһановна Ба- һаветдиновага да белдерде, юлда кайткан чакта район җитәкчеләренә дә шундый уе барлыгын әйтте. Дания ханым уңай җавапны тиз генә бирмәде, чөнки аңа да күпмедер уйланырга кирәк иде. Туган якны өйрәнәбез дип, күбесе очраклы табылган борынгы әйберләрне, фәнни эшкәртмичә генә, тезеп куйган үзешчән музейлар байтак инде. Яңасын корырга тотынсаң, аның бүтәннәрне кабатламаган фәнни үзенчәлеге булырга тиеш Мондый эштә максатыңны иң элек ачыкламасаң, соңыннан гына кыенга да килә. Кайсы портка барып чыгасын белмәгән корабка бер җил дә юл уңае булмый, диләр бит. Илдә үзгәртеп кору белән дә менә шундый әкәмәт килеп чыкты: «ил көймәселнен барыр юлын әле дә ачык күз алдына китерүче юк. ничә ел инде җир тетрәү вакытындагы кебек мәхшәрдә бәргәләнәбез. Уйлашып керешкәч, Карадуган музее белән андый буталыш килеп чыкмады. Бу авыл борынгы Себер тракты буена, өстәвенә, элекке Россиянен почта-телеграф төенендә утыра. Менә шушылар яңа музейның исемен дә. эчтәлеген дә билгеләделәр. Җиһазлау эшен бу хезмәттә зур тәҗрибәсе булган карт рәссам Борис Михайлович Салосин башкарып чыкты Шәймулла улы Бакый белән аларның танышлыгы һәм иҗади хезмәттәшлеге Муса Җәлил музеен төзү көннәрендә үк башланган иде. Музей урыны итеп «Республика Татарстан: памятники истории и культуры» исемле китапка /Казан. 1993/ кергән матур бинаның икенче каты сайланды. Аның беренче катында Муса Җәлил музее урнашкан. Элек күп еллар мәктәп булган бу йорт Балтач бае Мортаза Мөлеков тарафыннан шушы гасыр башында кызыл кирпечтән салынган, ул вакытта аскы катында кибет, өске катында — кунак өе булган. Экспонатлар белән таныша башлыйбыз. Иң элек зурайтып эшләнгән рәсемнәргә игътибар итик Әнә Россия императрицасы Екатерина II карап тора. Бу авыл аша Себер юлын шул «Әби патша» төзеткән Фаҗигаләр белән тулы тарихи юл! Каһәрле язмышыбызның бер кара шәүләсе Карадуган йөзендә дә чагылган: монда Себер юлы буйлап сөргенгә куылучыларның туктап төн куна торган урыннары булган. 1859 елгы авыллар исемлегендә шундый мәгълүмат бар Бу хәл. билгеле, авылга әйбәт дан китермәгән, киресенчә. Карадуган атамасының килеп чыгышы хакында ямьсез имеш-мимеш таралуга ярдәм иткән Җитмәсә. 1919 еллар тирәсендә авылда ГПУ бүлеге дә эшләп ала. Рәсемнәрнең икенчесе русларның демократ-язучысы А. Н. Радищевныкы Аның да 1790 елдагы сөрген юлы менә шушыннан узган. Шушы елда ул «Петербургтан Мәскәүгә кадәр» исемле төп хезмәтен яза һәм халыкның искиткеч авыр тормышын, караңгылыкта, җәбер-золым астында яшәвен кыю сурәтли, нәкъ шундый туры фикерләре өчен Петропавловск крепостена сөрелә. Себер юлыннан узганда да күргәннәрен язып бара. Ул «Себергә сәяхәт» исемле көндәлегенә түбәндәгеләрне яза: «12 ноябрь, 1790 ел. Арчага өйләдән соң сәгать өчтә килеп җиттем. Ул Казансу елгасы буенда биек тау башында утыра. Борынгы агач манаралар, бер агач чиркәү сакланып калган. Анда яшәүчеләр җир эшкәртү һәм йөк ташу белән шөгыльләнәләр. 26 чакрым ераклыкта Арбаш исемле татар авылы. Янгулга 19 чакрым. Бал сатып алдык — бер поты 6 сум. балсыз кәрәз 10 сум. саф балавыз 20 сум. Кечкенә елгалар буенда татар күп». 13 ноябрь көнне А. Н. Радищев Янгулда туктала һәм көндәлегенә, бу як авылларын сурәтләп, кыйммәтле мәгълүматлар яза. Музей диварына рус географы һәм сәяхәтчесе П П Ссменов-ТяньШанский. татар халкының мәшһүр драматургы Мирхәйдәр Фәйзи, бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани рәсемнәре дә куелган. Өчесенең дә бу яклар, борынгы Себер юлы белән азмы-күпме бәйләнеше бар. Беренчесе нәкъ шушы юлдан Себергә сәяхәт ясаган, юлда күргәннәрен «Россия. Ватаныбызның тулы географик тасвирламасы» исемле зур хезмәтендә язып чьи арган Сәяхәтче үзе күреп язган бу кадерле мәгълүматларны без бүтән беркайдан таба алмыйбыз Менә ул хезмәттән бер өзек. — Казаннан 70 чакрымдагы почта станциясе Мәтәскәне узгач. 95 нче чакрымда тракт Карадуган станциясенә килә, дип яза ул. Бу авылда XIX гасырның 60 елларында кытат һәм комач фабрикасы булган, хәзер Якуповнын зур булмаган сумала кайнату заводы гына бар Арырак тракт. К Лызи авылын үтеп. 1885 елдан бирле Мөлековнын киез нгек заводы булган Әхмәт авылына Балтач . Ишморатовның ситсы туку фабрикасы булган 3 Норма авылына китерә Нормадан соң тракт Вятка губернасының Малмыж өязенә керә» «Тасвирлама»да искә алынган Мөлековнын Карадуган музейларына бина салып калдырган Мортаза бай булуын да өстәп әйтергә кирәктер Шул ук авторның язуына кара: анда. Мортаза Мөлековнын Балтачта басылган бизәкле киез итекләре Германия ярминкәләрендә дә әйбәт сатыла. Карадуган музеенда, аның исеменә үзенчәлегенә туры китереп, борынгы почта-телеграф җиһазлары, ат белән почта куу әйберләре күп куелган Экспонатларның байтагын Татарстан элемтә министрлыгы һәм Казан шәһәренең телефон челтәре җитәкчелеге бирде Министр Ринат Җәләлов һәм телефон челтәре башлыгы. аннан башка да. райондашлар буларак. Карадуганнын Себер юлы-почта музеен коруда акчалата бик зур булышлык иттеләр, әле дә ярдәмнәреннән ташламыйлар Шиһабетдин Мәржани шушы юллардан Түнтәрдә мәдрәсе тотучы Иш- мөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәгов җәмәгатьчелеккә ул. башлыча. Ишми ишан исеме белән билгеле/ янына килә торган була. Мәшһүр «Галиябану». «Асылъяр». «Ак калфак» кебек драмалар авторы Мирхәйдәр Фәйзинең дә бу төбәктәге һәм Себер юлындагы эзләре шушы Ишми ишан белән нык бәйле Ул хактагы мәгълүматларны без Шода авылының Мирхәйдәр Фәйзи музееннан табабыз Мәшһүр «Галиябану» авторы Мирхәйдәр Фәйзинең Шодадагы музей-йортына аның бу замандагы ка /әйдәш /әре әледән-әле килеп пюралар. Мирхәйдәр Фәйзинең музей-йорты 1991 елның көзендә драматургның тууына 100 ел тулуга багышлап ачылды. Район үзәгендәге һәм Казандагы куп ишекләрне кат-кат шакып. бу эшне кузгатып йөрүче һәм үҗәтлек белән ахырына җиткерүче кеше ул чактагы авыл Советы рәисе Гыйльмулла Дәүләтшин булды Драматург монда кунакка килеп йөри торган йортның бер өлеше исән иле әле Элегрәк анда мәктәп ашханәсе иде Мәктәптән бушагач әкрен генә таралып ята. рәтле хуҗа габылмаса. истәлекле бина озакламый юкка чыгарга да мөмкин иде. Азмыни алар уртак ваемсызлык аркасында халкыбызнын эзсез югалган тарихи һәйкәлләре Мәдәни мираска чагыштырмача әйбәт караш булган шушы районда да Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кергән Янгул тегермәне таралып ята Тегермәнне бу гасыр башында Әюп бай салдырган, күп өлеше таштан. Шушы хәрәбә хәлендә дә ике районны буйлаган Шушма елгасына бердәнбер ул хәзер. Музейлар көнемндә авыл кешеләре аны торгызу мәсьәләсен Мөҗип әфәнде Низамиев алдында кузгатканнар иде дә. министр урынбасарыннан алда, ашыга-ашыга. җирле җитәкчеләрнең берсе кул селтәп -«җавап бирде»: -«Беткән инде ул. торгызырлык түгел». Читтән килгән кеше кебек, күрелми үткән заман фигыле белән сөйләшергә түгел: «Бетте ул. бетердек без аны» —дияргә кирәк булгандыр бәлки. Гөрләп эшләп торган чаклары да әллә кайчан түгел бит. Бәхеткәдер, Шодадагы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин йорты кемнеңдер «Беткән инде'» дип кул селтәвенә кадәр барып җитмәде: узганны кадерли, киләчәкне уйлый белүчеләр табылды. Гыйльмулла Дәүләтшиннан тыш. музейны коруга мондагы күмәк хуҗалык рәисе Хәмит Гәрәев нык булышты, агач эшләрен авыл остасы Әхмәт Җамалиев башкарып чыкты. Укытучы Фәһимә Закиева белән авыл кибетчесе Миңсылу Җамалиеваның Әхмәт останың хатыны . бигрәк тә клуб мөдире Флера Хәбибуллинаның экспонатлар, драматург турында кадерле истәлекләр туплауда гаҗәп ихласлык һәм мавьггу белән эшләвенә сокланырлык иде. Берләштерелгән Дәүләт музее хезмәткәрләре дә күп көч куйдылар Мәгълүм Мансур Хәсәнов Казаннан торып та. Шодага кат-кат килеп тә. Мирхәйдәр Фәйзи музеен гөзү эшен рухландыручы булды. Экспонат дигәннән, ихлас эзләсәң, үткәннәребезне хәтерләтерлек истәлекле әйберләрне азмы-күпме табарга була икән әле. тагын да соңга калмаска гына кирәк Шодада бер апа Сәетгәрәй йортының киң агач эскәмиясен табып китергән. Карт урманчы Мансур Гыйлаҗетдинов исә хәзрәт йортының борынгы агач шкафын музейга бүләк иткән. Берзаман авыл мәктәбенең туган якны өйрәнү бүлмәсендә Мирхәйдәр Фәйзигә бәйле һәм аның чорын чагылдырган көнкүреш әйберләре байтак тупланган булган. Чепьяда «Халыклар дуслыгы» музее ачылгач. авылдан барып йөрүче югары сыйныф укучылары ядкәрләрнен күбесен шупда илткәннәр. Мирхәйдәр Фәйзи Малмыж. Шода якларына 1901. 1906. 1916. 1923. 1924 елларда килә. Ә иң беренче сукмакны аның бертуган абыйсы Сәетгәрәй сала. Ерак Орск шәһәрендә яшәүче Мостафа белән Зәйнәп гаиләсе унбер баланын берсен Мирхәйдәр унберенчесе — Сәетгәрәй исемлесен Түнтәр мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Нилектән дини мәдрәсәгә, ни өчен нәкъ менә Түнтәргә —бу сорауларга аның туганнары да җавап бирә алмыйлар. Түнтәр мәдрәсәсенең әйбәт даны шул Ырымбур якларына да барып җиткәндер, күрәсең. Сәетгәрәй монда әйбәт укып кына калмый, мәдрәсә хуҗасының Фатыйма исемле кызына өйләнеп тә җибәрә. Сәетгәрәйнең көтмәгәндә бу якларга килеп чыгуыныц сере дә. бәлки, менә шундадыр — Мостафа белән Ишмөхәммәт кодалар булышырга алдан ук килешеп куйганнардыр. Укып бетергәч. Сәетгәрәйне Шода авылының яна мәхәлләсенә мулла итеп билгеләгәннәр. Мирхәйдәр Фәйзи музее менә шушы Сәетгәрәй хәзрәт йортында инде. Хәзрәт эшләгән мәчет бинасы да төзек әле. манарасы гына юк. Анда авылның башлангыч мәктәбе урнашкан. Музей белән бер үк ишек алдында алар. Әйтүләреңчә. мәчетне Сәмәрканд сәүдәгәре, чыгышы белән Шоданыкы булган Зәйнетдин хаҗи акча җибәреп салдырган, ул 1902 елда өлгергән. Акчаны бик күп җибәргән кебек тоелгандыр инде, бер кайтып күргәч, «мин бу мәчетнең ишек тоткаларына кадәр алтыннандыр дип уйлаган идем, алай булмаган икән»- дигән, имеш. Мәк гәп кенә мәчет бинасын шушы көнгәчә исән-сау саклап калды», ди музей директоры Фәрхәт Рәшитов. Инде авылда балалар укытырга кирпечтән ике катлы мәһабәт мәктәп салып куйганнар. Җылыту чаралары күрелеп, укучылар анда күчсә, иске мәчет бушап калачак һәм яңартылын. Мирхәйдәр Фәйзинең музеи-йорты комплексына кушылачак. Мәчет янәшәсендә генә драматург эзләрен саклаучы бакча, аны күргән карт өянкеләр. Мирхәйдәр сокланып карап йөргән ■тезелеп үскән биш каен» рәте генә сирәкләнеп килә. Шуларның берсенә, пәке белән уеп. шәмәхә карандаш белән менә шундый шигъри юллар язган ул: Тезелеп үскән биш каен. Яфрак яра сл саен. Искә алырмын даим-даим,— Сезне сагынган саен. Бу язу. билгеле, исән түгел инде: каен кәүсәсе пәке ярасыннан төзәлеп, истәлекле шигырьне үзенә яшер!ән Драматургка ул чакта әле беркайда булмаган музейның нәкъ менә Шодада ачылуында аны кунак иткән йортның исән булуы гына сәбәпче түгел Мирхәйдәр бу авылны, анын кешеләрен, табигатен бик тә үз иткән Көндәлекләре шулай сөйли: ул бирегә һәрвакыт нечкә хисләр белән, балаларча куанып килгән, жан сыкравы белән киткән. Шулай киткән — кешеләр газиз туфракларыннан гына мондый хис белән аерылырга мөмкиннәр «Иртәгә китәргә булдым Иген басуына чыгып йөрдем. Шода өстене ерактан карап тордым Шода белән хушлашып йөри башладым. Җыенда уен булган тугайга төшеп, сагынып-моңаеп йөрдем» дип яза ул көндәлегенә 1923 елда «Үзем китәм. күнелем кала Хуш. Шода. хуш. туганнар!» дип дәвам иттерә тагын бер елдан. Монысы анын Шодага соңгы килүе була, тагын дүрт елдан, рәхимсез авыру 37 яшендә аны якты дөньядан алып китә Әмма, шул чакта бик дөрес язганча /Пәйгамбәрнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килгән, күрәсең үзе китсә дә. күңеле, рухы Шодада мәңгегә калды. Бу авыл кешеләрен чиксез яратуы, аларга әсәрләрен багышлавы юкка булмаган, димәк. Драматург үз гомерендә күп дистәләрчә дәфтәр тутырып көндәлекләр язып бара. Аларнын Татарстанга караган өлеше нәкъ менә Шода сәяхәтләре белән нык бәйле. Көндәлекләрдә нечкә күңелле, шигъри жанлы драматургның эчке хисләре генә түгел, шул чактагы халык тормышы да кин чагыла Аларнын гулы килеш әлегәчә беркайда басылмавы гына кызганыч һәр әдипнсн тормышын энәсеннәнжсбснә кадәр өйрәнерләр, дигән Габдулла Тукай хыялларының гамәлгә ашар чоры һаман килеп житми әле. Киресенчә, күп мисаллар андый хыялның ераклаша баруын күрсәтәләр Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләренең 1916 елга караганнары безнең өчен бигрәк тә кадерле һәм истәлекле, чөнки алар мәшһүр «Галиябану» драмасы язылган вакытларга туры киләләр. Күп истәлекләрдән, язма хәбәрләрдән ачыкланганча. «Галиябану» башта ук бер көй тарихы буларак языла. «19)6 елда Орск өязенең Дүрткүл авылында яшьләрнең кымыз кичәсендә бер яңа көй ишеттек, дип язг ан Сәетгәрәй хәзрәт улы журналист Сәгыйть Фәйзуллин «Сәгадәтбаггу» атлы бу көйне герман фронтыннан бер кулын өздереп кайткан гармунчы егег сынар кулы белән дә бик матур уйнады, без барыбыз да кушылып җырладык. Мирхәйдәр абый аеруча бирелеп тыңлады» Күңелендә шушы көй яңгырап торган Мирхәйдәр шул ук жәйдә Сәгыйтькә ияреп Шодага килә һәм юлда көндәлегенә язып куя «Малмыж бакчасында «Сәгадәтбану» һәм «Җәмилә» көйләренә жырлап у гырдым» Аннары, үз якларына кайткач, көйгә бәйле ниятләрен ачыграк белдерә «Казан ягындагы авылларда йөреп кайттым Бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып. «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды. Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады» «Бу яктагы матур күренешләрдән файдаланып » дигән сүзләргә игътибар итик. «Галиябану»ның иң элек «Сәгадәтбану» исеме белән язылуын беләбег инде Драманың су буенда яшьләр уены күренеше Шода кебек авыллар тәэсирендә язылган булып чыга бит. Хәер, югарыдагы җөмләсе белән кистереп әйтеп куймаган булса да. аңлар, таныр идек без моны бу якларнын табигатенә соклануы. авыл тормышына, яшьләр уеннарына гыйшкы көндәлекләренең һәр юлыннан бөркелеп тора ич Аларнын әдәби әсәрләргә күчмәве һич мөмкин түгел Менә 1916 елның жәйте истәлекләре «.. Шодада көннәр бик күңелле уза Бигрәк тә магур су буе манзарасы мине тәмам сихерләде Кояшны көн дә су буенда озатам Бу су юлын шу г ка гәр ма гур игеп жыешгырып куйган Ходайга рәхмәт инде, дип уйлап куям кайчак га» Драматургның табигать күренеш сурәгләүдән башланып киткән тәэсирләре әкренләп халыкның әдәбенә, тормыш-көнкүрешенә күчә «Бу якларда, һәр авылда елга булу өс генә. суны чишмәдән алалар Чишмә чыкмаган бер генә авыл да юк Ул чишмә яны кы зларның, егетләрнең ин кадерле урыннары була икән Бу чишмәгә кызлы өйләрдән кызлар һәм яшь киленнәр килә икән Кояш баеган вакытларда чишмә янында чиксез бер чуарлык Шу г нисбәттә бер күнетлелек хасил була Егетләр йөргән кызларын күбесенчә шушында очрагын сөйләшәләр » Шодага тагын жиде елдан сон 1923 елнын май-июнь айларында килгәч, драматург көндәлекләре бу якларны һәм шул чор тормышын бигрәк гә тәфсилле сурәтлиләр «18 нче майда товарный вагон га Шәмәрдән станциясенә кнлеп төштем 250 миллион сумга извозчик яллап, Шодага юно нем Извозчик Яңгыл егете Юлда Әхмәди Мөхәммәт шин дигән Янгыл егете очрады Ул ачлык елны читкә эш эзләп китеп, хәзер өенә кайтып бара. 19 яшьлек. Яңгылда Әхмәди өйләренә алып кереп, чәй эчереп җибәрде Кичке 5 ләрдә, меннәрчә чакрым юл үтеп, барып житә алу хыял гына булып күренгән Шодага җиттем. Мине элек килгәннәрдә күңелемне сихерләгән кечкенә өйгә урнаштырдылар. Их, күңелле бу бүлмә! Шушындый матур бүлмәдә генә язып ятсаң икән! Бу урында драматур! көндәлекләрен һәм авын Шодадагы музее экспонатларын күздән кичерүдән туктап, бер уйланасы килә: Мирхәйдәр Фәйзи нигә соң «шушындый матур бүлмәдә генә» язып ятмаган'* Шоданы шулкадәр үз итүенә, мондагы «саф һава, яхшы ашау, матур күренешләр, гәртипле тормыш, татарлар һәммәсе»нен саулыгына яхшы тәэсир итүен кат-кат язуына, «мәңге торып калыр идем шушы илләрдә» дип җан авазы белән әйтүенә карамастан, драматург нилектән монда озаграк яшәмәгән, нигә торып калмаган икән? Туган туфрагы яисә әҗәле бу тынгысыз җанны һаман үзенә тартып торганмы, бүтән сәбәпләр бул!анмы? Мидхәт Миншиннын бер шигырендә «таш өстендә гөлләр үстерерлек» дип макталган Балтач-Чспья халкы ни өчен хәзергә кадәр үз арасыннан бер татар язучысы да үстермәгән. Мирхәйдәр Фәйзине дә сокта калып кына үзенеке иткән һәм истәлеген мәңгеләштергән? Драматург үзе 1924 елда ук, «Татарстан җирендәге татар авылларын яратып, мәхәббәт игълан итеп «Мин-сезнеке» дип ышандырырга тырышкан бит. ник үзе дә шул чакта ук халыктан җылы җавап ишетмәгән? Халыктанмы бу, әллә күп очракта читтән китереп куелган һәм бүгенге белән генә яши торган вакытлы җитәкчеләрдәнме? Көндәлекләрендәге үзәк өзгеч сүзләрен чукрак-телсезләргә сөйләгән мәллә ул? Уйлана башласац. сораулар күбәя шул. бу җәмгыятьтә уйсыз-ваемсыз ларга гына рәхәт Мирхәйдәр Фәйзинең Шодага үзгә бер мәхәббәт белән каравы «күрше Гыйльметдиннең матур кызы Гыйлембану»га да бәйледер. «Бергә уенга барырга вәгъдәсен алып куйдым Уен вакыты җиткәнче башка бер егет алып куймаса ярар иде. дип көенеп йөрдем» дип яза драматург аның хакында. Гыйльметдиннең йорт урынында хәзер Сания Фәсхетдинова өе икән «Гыйлембану Шодадагы көннәремнең таҗы булды Аның белән бер күрешеп сөйләшү мең рәхәттән рәхәтрәк тоела. Аның матур йөзләрендә нур уйнатып, матур күзләреннән уклар атып, органнарга хас тавыш белән ачык сөйләүләре хатирәмне аллар-гөлләр белән бизәде. Гыйлембану исеме исемә гөшкәндә сөенеп, Ибрай исемә төшкәндә көенеп китәм... Иртәгә китәргә булдым Китү белән йомша! ан күңел бу юлы Ибрайны дошман күрмәде Ямьле егет бит. Гыйлембану белән икесе пар килгән бит. барыбер миңа бер файда да юк бит. дип уйладым» Гашыйкларга хас сөенечле дә. көнләш үле дә бу хисләр шул 1923 елда ук Мирхәйдәр Фәйзинең «Сәрвиназ» хикәясенә нигез була «Сәрвиназ» просто күргән картина, күргәннәрдән җыеп яздым» —ди ул үзе Мәхәббәт кыйссасы бер елдан сон да дәвам итә: « ..Чишмә янында Гыйлембану белән очраштык Алларым яктырып китте, куандым Бик матур игеп исәнләште. Күңелемә нурлар тулды, телемнән гөлләр түгелде». Гыйлембану белән Хәйдәр авыл кешеләре арасында «Хәйдәр» генә булып киттем дип. аларнын үз итүләренә куанып яза ул шушы 1924 елдан соң бүтән күрешмиләр. Ә Гыйлембану исеме көндәлекләрне үтеп чыгып, аның әсәрләренә дә күчә: Тау астында кызлар су ала. Ал чиләген асып, вак-вак басып, Гыйлембану килгәч, бу бала Алларына бәхет баскан кебек. Күккә ашкан кебек куана Кыска гомерле авыру драматург һәм аны азга гына булса да бәхетле иткән, җанына җылы, иҗатына илһам биргән Шода кызы Гыйлембану1 Милләтебезнең күп кенә кызлары һәм уллары кебек, әлләни бәхет күрмичә генә якты дөньяны кичкән бу ике җанны музей гына азмы-күпме очраштырды. Авылның элекке укытучысы Кәримә апа Рәшитованын сөйләвенә караганда. Гыйлембану чыннан да бик сылу кыз була Чем-кара кашлы, ак йөзле, зифа буйлы. Алар Гыйльметдин гаиләсендә җиде бала үсәләр. Гыйлембану икенчесе була Сөйләүләреңчә, бу якларның башка күп авылларындагы кебек. Шодада да элек борышы мари халкы яшәгән. Алар хәзерге Мари иле якларына күчкәндә, берничә гаилә, ислам дине кабул итеп. Шодада калган. Без белгән Гыйльметдин абзый да шул марилар токымыннан, имеш. Гыйлембануның үзгә бер матурлыгы 176 бәлки шуннан да килгәндер. Алар Ибраһим белән дә бергә була алмаганнар каты сүзле Гыйльметдин абзый кызын ирексездән якындагы Әтнә егеренә кияүгә биргән Хәзер авылда беркеме калмады, диләр Гыйлембану нын Шәрәфетдин. Галимулла. Гарифулла атлы өч энесе дә Бөек Ватан сулышында һәлак була Шушы авылдан сугышта өчәр кешесе ятып калган өч гаиләнен берсе б\ Ибраһим да. нәкъ Мирхәйдәр Фәйзи сурәтләгәнчә, Гыйлсмбануга «икесе пар килгән бик ямьле егет» була. Бай гаиләдән, авылнын югары тегермән хужасы Ногман улы. Гыйлембану китеп берничә ел узгач. Нөнәгәр кызына өйләнә Аннары, байлар буларак, авылдан куылалар. Аларнын да Шодада якыннары калмаган, истәлекләрен Мирхәйдәр Фәйзи генә менә шушы музейга «алып кайтты» 1913—1914 елнын кышында. Фәйзуллиннарнын утары булган Жүнәйдә, Мирхәйдәр. гадәтенчә, уеннарда яшьләрнең яңа-яна җырларына’ игътибар итә Хәсән Зөфәров аңа бигрәк тә ошый. «Җырлаучылар эчендә.—дип яза ут көндәлекләренә. Дүрткүлнең Хәсән Зөфәров исемле унсигез яшьлек ямьле бер ei стнең җырлары шундый үзәгемә үтте, шундый көчле тәэсир бирде ки. шундый саф. матур тавышлары бар халык та бәхетле булмаса » Әмма шушы сүзләрдән соң сигез дистә ел эчендә дә халыкка. Гыйлембану белән Ибрайларга бәхет килмәде, зар-моңнары гына артты Татар халкы, үзенен күп меңнәрчә асыл егетләрен, аларга өстәп, сылу кызларын. Гыйлембану.ларныкы кебек, бер оядан өчәр, дүртәр, бишәр баласын шул бәхет өчен сугышка җибәреп корбан иткәч тә. ил-көндә үз кадерен арттыра алмады Бөтенләй син күз алдыңа китермәгән мантыйк һәм кануннар белән яшәвебез, шулай яшәтүләренә юл куйганыбыз өчен кичер безне, якташ! Син безнеке бит. үзен шулай дидең Ә син сокланган җыр-моңнар. шундый моң иясе булган Галиябану һәм Хәлилләр, каршысында син сәҗдә кылган авыллар татар халкының әлегәчә милләт буларак сакланып калуына бик күп ярдәм иттеләр Кадерләрен генә беләсе бар' Ибрайларның йорт урынында аның турында истәлекләр туплаган Кәримә апалар яши Югарыда әйтелгәнчә, аның бер улы авыл музеена җитәкчелек итә. ә өлкәнрәге. Фәриз атлысы, күмәк хуҗалык үзәге булган Куныр урта мәктәбендә директор Фәритнең хатыны Наилә ханым Мирхәйдәр Фәйзи драмаларын бик яратып кат-кат сәхнәгә куйган режиссер. Татарстанның атказанган сәнгать эш- леклесе мәрхүмә Кәшифә Тумашева белән бер авылдан Нөнәт әрнеке Ул. язучы Шаһинур Мостафин. шагыйрь Рафаил Газизовлар белән бергә, мәшһүр әдәбияг белгечләре Хатип Госманнан. Ибраһим Нуруллиннан. Мөхәммәт Мәһ- диевтан сабак алган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирхәйдәр Фәйзи табигатьтән генә түгел, кешеләрнең көйле эшләвеннән дә ниндидер матурлык таба, соклана белә Шул ягы белән дә гади кешеләр күңеленә якын ул. «Һашимның җир сукалавын карарга бардым Бик матур игеп эшләп йөри» дип яза ул 1923 елда Сәетгәрәйнең икенче улы турында Киткән чакта аның белән аерым хушлаша «Хуш. Һашим энем, идеядәш гнем. хуш. яшь крестьян. Саулыкта күрешик!» «Кич. Кызларның киндер тукмаклаганын ерактан тыңлап тордым Авыл өстендә музыка кебек чыңлап хөкем сөргән бу нәфис тавыш җанымны ямьләде» дин яза шул ук елны Карагызсана. халкыбызның үткән тормышыннан кайбер тавышларны да хәтерләрдә яңартып музейларда г ына сакларлык икән бит Барысы да үтә, үзгәрә, буыннар алмашыш ан саен, ядкярләр дә ки ала Әмма югалган мирас белән тарихыбызны бай итү мөмкин түгел һәммәсен бөртекләп җыярга, сакларга һәм өйрәнергә, яңа буыннарга күрсәтергә кирәк Килик әле музейларга, халкыбызның еракта калган буын өзекләрен шул күперләр белән тоташтырып карыйк әле үткәнебезне, өлкәннәрне, кем балалары булуыбызны яхшырак аңлый башларбыз, асылыбызга кайту юлын табарбыз, бәлки Чепьянын утыз елдан артык эшләп килгән «Халыклар дуслыгы» музее бер яктан бик бәхетле булды: шушы елларның бөтенесендә бу мәдәни мирас Йортына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тынгысыз жан Гарифҗан Гали улы Галиев тәмам бирелеп җитәкчелек итә Ә бит музей төзү эше анда да бик г адндән башлаш ан иде Чспья мәктәбе элек бөтен тнрә-якка бердәнбер бу тг аш а. анда 42 авылдан килгән балалар укый иде. Тарих укытучысы Гарифҗан I али улының үз дәресләрендә күрсәтмәлек итеп файдалану өчен туплаган борышта акчалары һәм тагын ниндидер истәлекле әйберләре бар иде инде Балалар андыйны мавыгып карыйлар, дәрес тә җанланып китә Туган якны өйрәнү түгәрәге дә Гарифҗан абыйлары җитәкчелегендә эшли, үткән тормышның истәлекләре анда да кулланыла Кыскасы, хәзер тугыз мең берәмлекне тәшкил иткән, авыл музейлары арасында иң байлардан саналган экспонатларның баш тагы унсигез данәсен Гарифжан Гали улы үзе алып килде. Инде бу мәдәни мирасны 460 мен кеше карады Алар арасында 47 өлкә һәм шәһәр. АКШ, Куба, Чехословакия. Польша. Алмания. Венгрия. Торкия. Кытай. Вьетнам, Корея. Монголия кунаклары бар Әле дә ел саен 150—300 экспонат өстәлеп тора, елга 10—12 мен кеше килә. Кунакларның музей турында фикер-тәэсирләре генә дә инде 12 том булды. Алар дөнья халыкларының 23 телендә язылган Өч дистә ел элек иске мәктәпнең бер бүлмәсендә үз эшен башлап җибәргән музей бик тиз арада киңәеп, чикләренә сыймый башлады Экспонатлар тиздән мәктәпнең спорг залын да биләп алдылар Бу вакытта мирас йортының һәвәскәр директоры Гарифжан Галиев кенә түгел, күп укучылар да музей белән шундый мавыктылар, бернинди каршы фикерләр һәм киртәләр белән дә аларны тыеп тору мөмкин түгел иде инде. Галиевның эш тәжрибәсе җитәкчеләргә дә музейлы районның нәрсә икәнен, бүтәннәрдән үзгәлеген тиз төшендерде Кайдан, нинди кунаклар килсә дә, алып барып күрсәтерлек истәлекле урын булу начармыни? Беренче секретарь Рафик Фәесханов андый чакларда музейны бигрәк гә үз итте, мирас йортына махсус бина кирәклеген дә иң элек ул аңлады Беренче нигез ташын 1978 елда салдылар, 1982 елның азагында ике катлы яңа музейны ачып керделәр Аны төзүдә ничек эшләүләрен ул чактагы мәктәп балалары кызык һәм гыйбрәт итеп әле дә сөйлиләр Бер ташы да үзеннән-үзс салынмады, ә акча мондый төзелешләргә ул елларда да бик аз бирелә иде. Иске урындагы экспонатларны Чепья уртасындагы яңа бинага, ярты авыл аша узып, бөтенесен берәм-берәм кулдан ташыдылар, шуңа күрә берсе дә ватылмады, сынмады, таушалмады һәм югалмады. Аларны зур-зур биш бүлмәгә урнаштырдылар, һәр залда, темасына карап, биш-алты бүлек Тик менә монысы инде тагын бер кыенлык Гажәп хәл унбиш еллар элек кенә бик иркен булып тоелган бина хәзер экспонатларны сыйдырмый башлады, әллә ничә бүлекне бер залга урнаштырырга туры килде, беразы иске складларда, тамашачылар күзеннән читтә ята Шуңа күрә Гарифжан Галиев 1996 елның көзендә район хакимияте башлыгы Марат Әхмәтов янына яңа үтенеч белән керде: музейга янкорма төзетеп, тагын дүрт зал арттырмыйча булмый. — Иң элек чиркәүне түбә астына кертик инде, Гарифжан Галиевич. шуннан соң уйлашырбыз.— диде хакимият башлыгы Чиркәүне музей янына, искесе янәшәсенә бик матур итеп салалар. Анысы да кирәк районда мәчетләр күбәйде, халыкның уннан берен тәшкил итүче удмуртлар гыйбадәтханәсез иде әле. һаман шул акчасызлык кулны тота. Чепьяда музей оештыру Октябрь революциясенең 50 еллыгына әзерлек чараларына кергән иде һәм шәп эшне шундый тарихи көннәргә туры китерә торган чор иде ул Әм.ма Гарифжан Галиевның рәсми идеологиягә артык бирелми торган үзенчәлекле холкы ярдәм иттеме, әллә киләчәкне сиземләве көчле булдымы — мәктәп тарихчысы шул елларда да музейны «данлы партия казаныш- лары»н күрсәтү юлыннан алып китмәде һәм шунын белән бик күпне отты. Ел ярым элек Балтач музейлары экспонатларын соклану белән карап йоргәч. Татарстан җөмһүриятенең Аксакаллар Шурасы Рәисе. Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе Рәфигулла Хәмидуллин да бу хәлгә игътибар итте Миңа бигрәк тә тарихыбызның заманга, вакытлы идеологиягә яраклаш- тырылмыйча, нәкъ булганынча яктыртылуы ошады.—диде ул. Башта бөтен табылдыкны бер витринага туплаганнар иде Күбәя башлагач, аларны бүлекләргә аерып урнаштыру зарурлыгы алга килеп басты Эш тәртибен Малмыж музеена барып өйрәнделәр Үзем генә башкарып чыгасы эш түгел дип. Гарифжан абыйлары анда зур бер төркем укучыларны да алып барды Эзләнү экспедицияләренә дә бергәләп йөрделәр һәм күп вакытта гажәп табышлар белән кайттылар һәр табылдык — туган як тарихын өйрәнү-ачыклауда искиткеч кыйммәтле чыганак Әнә. Чепьядан 25 чакрымдагы Гоньба урманыннан табылган снаряд. Аны корылыш хәлендә тапканнар. Снарядны Вятка ел! асының теге ягыннан а I каннардыр, дип фараз ителә Гражданнар сугышы, үзенең бөтен мәхшәре белән, менә кайларга кадәр килеп җиткән Бу хәл бүтән истәлекләр белән дә раслана Колчак армиясе шул якларга килеп җиткәч, ул чак га Малмыж өязенә кергән Яңгул волосте үзәгендә хәрби комиссариат төзелгән Комиссар итеп шул авылдан Шәйхетдин Габдерәшит овны куйганнар Ул. авылларда йөреп, акларга каршы сугышчылар туплап җибәрү белән шөгыльләнгән. Музейның беренче экспонатлары арасындагы менә бу таш балта да үз вакытында тур кызыксыну һәм бәхәсләр тудырган иде. Балта 1967 елда Тагашур авылы янындагы елгадан табылган, музейга укучы Коля Раимов китергән Башта аны чүкеч дип уйладылар. Казан дәүләт музееның археология бүлегеннән килгән белгечләр, аның бик борынгы бабаларыбыз тарафыннан ясалган таш балта булуын әйткәннәр Андый балталар моннан 3700 4200 еллар элек кулланылган, дип фараз ителә икән Димәк, бу як җирләре таш дәвер кешеләре тарафыннан ук үзләштерелгән булган инде. Ә без шул озын тарихның күпмесен генә беләбез? Музейда сугыш «һөнәре»нә. хәрби хезмәткә бәйле истәлек-ядкярләр җыелмасы бигрәк тә бай. Чөнки катлаулы үткәнебезнең зур өлеше сугышлар тарихыннан тора Монда -бо1 аулар һәм уннарча төрдәге ату кораллары, хәнҗәр һәм кылычлар. 1853 елда коелган төрек кылычы. 1855 елгы француз шпагасы. Андыйларны йоз сл буена саклаган хуҗаларыннан бернинди түләүсез гап-гадн авыл музеена китерү өчен Гарифҗан Гали улы нинди ышандыру көченә ия булды икән, дип тә уйлап куясын. Иң мөһиме музейның киләчәгенә, бәһа биргесез мирасыбызның менә шушында гына әйбәт сакланачагына үзе дә ихластан инангандыр, башкаларны да инандыра алгандыр ул. Югыйсә, ярдәм итәргә атлыгып торучылар шулкадәр күп булыр идеме9 Халкыбызның Бөек Ватан сугышына бәйле батырлык һәм фаҗига тарихын яктырту музей эшчәнлегендә бик мөһим урынны били. Анын төзелүенә ун ел тулган чорда илебез Бөек Җиңүнең утыз еллыгын бәйрәм итте, шуннан бирле монда икс юбилей бергә үрелеп бара Иң элек мәктәпкә укучылары йөри торган һәр авылның кулъязма «Хәтер китабымн эшләп чыктылар Ә Чепьяның үзеннән китеп яу кырында калган алтмышлап кешенен фоторәсеме тупланды Татарстанның әле басылып чыга торган «Хәтер» китабы ин элек Чепьядагы кебек музейларда, тынгысыз эзтабарлар төзегән альбомнарда, шул тема! а язучыларның куен дәфтәрләрендә туды Сугышның үзен, андагы коточкыч авыр җиңүне хәзер, әллә нинди күзлекләр аша арап. төрлечә бәяләргә омтылучылар булса да. ул көннәр истәлекләренең бәһасе беркайчан югалмаячак Әмма бу истәлекләр бүген яши торган һәм киләчәктә яшисе җирдәшләргә бер кисәтү дә бит әле. Хәрби бүлектә йөргәндә, авыр тәэсирләрдән сискәнеп, уйлап куясын менә хәзер ниндидер могҗиза булыр ла. монда тупланган ату һәм шартлау кораллары телгә килер, солдат котелокларыннан аш пары күтәрелә башлар. Каһарман-шәһәрләрнсң изге туфраклары салынган янчыклардан кан саркып чыгар кебек Сугыш кырларында ятып кал!ан якташларыбыз рәсемнәренең җанлануы, фронттан язган хатларның сөйли башлавы күз алдына килә. Кайсыдыр спектакльдән, ирен сугышта югалткан тол хатын сүзләре күңелдә яңара «Бешен никадәр сагынуыбызны белсәгез, кабер- ләрегездән торып кайтыр идегез!» Кайта калсалар, йә хатлары җанланса, нәрсә әйтерләр иде икән? Тормышыбыз! а күз салырлар да. сез бәхетле яшәсен өчен без яшьли бу гүзәл җирдән киттек. Аллага һәм язмышыбыз!а шөкер, корбаннар юкка булмаган икән, диярләрме, шулай әйтергә урын бармы9 Бәлки җирнеңме, күкнеңме кайсыдыр чи геннән ишетелгән билгесез гөрелтене тыңларлар да. мәгълүм җырдагыча. «әллә күкрәү, әллә үткән сугышлар кайтавана» дип шомланырлар. «Кешелек, без бу Җирнең соңгы корбаннары түгелмени соң әле9» дип аваз салырлар9 Әле кайсыдыр хөкүмәтләрдә һәм парламентларда элеккечә сугыш белән яныйлар, һич югында, читләргә шом салу өчен, үз кардәшләрен дөмбәслиләр. һаман кеше каны коела, гомерләр киселә Кайчандыр бу илгә Җиңү китергән шәһитләр каберләренә дә тынгылык юк: җирләр зур хәвеф алдын- дагыдай дерелдәп тора «Дерелдәп тора!» Бу сүзләрне кайдан күчердем сон әле9 Шода авылының Хәйретдин солдат хатыннан түгелме? «Кадерле хәләлем Нәгыймәгә безки Хәйретдиннән сагынычлы сәламнәремне сөйләп, исән-сау тазалык белән дошманнарны җиңеп, исәнлектә бергә кавышуны теләп калам Шулай ук кызларым Мәүлия белән Зөлхиягә сагынып вә бик саргаеп сәламнәремне сөйләп катам Үземнең хәл-әхвәл белергә теләсәгез, әлегә дошман белән Мәскәү япанда бик каты сугышабыз Оренбург тан чыгып китеп. Мәскәү урамыннан по шын кора i белән җәяүләп үттек. Орудие тавышларыннан бөтен гирә-як дерелдәп тора Без шу тай сугышып Волоколамский дигән городны алдык Мин үзем төнге разведкага йөрим. .. _ Дошманны җиңеп исәнлектә кайтуны теләп калучы хәләлең Хәйретдин» Төрле уйлар кузгата, күз алдына төрле күренешләр китерә торган мондый хатлар Чепья музеенда байтак Җиңүнең егерме еллыгы чорларында «Комсомолец Удмуртии» газетасында журналист В Иванов имзасы белән кызыклы бер мәкалә басыла Анда сөйләгәнчә. мәкалә авторы Алма-Ата язучысы Сергей Мартьянөвның «Беренче залплар» исемче китабыннан Брестта фашистларның беренче һөҗүменә эләккән cyiuiii чылар арасында бер удмурт га булганлыгын белә һәм аның кем булуы белән кызыксына башлый Чик буе гаскәрләренең Үзәк архивы аңа бу кешенең 1919 елда туган, 1939 елда Совет армиясенә алынган Александр Егорович Алешкин булуын хәбәр итә. Егет ул чактагы Чепья районының Иске Көшкәт авылыннан булып чыга. Мәкаләдә райондашыбыз хезмәт иткән икенче погранзастава начальнигы Горбунов истәлекләре дә китерелә. Командирның сөйләвенә караганда. Саша бик тәртипле сугышчы, хәрби һәм политик әзерлек отличнигы була Язмада шуны раслый торган эпизод та бар. Сугышның беренче иң авыр көне аның гомерен кисә Музейдагы күп меңләгән истәлекнең һәрберсе хакында, әнә шулай, бик күпне сөйләргә булыр иде. Шушындый бай ядкярләр хәзинәсен туплаучы һәм аны бүгенге хәленә җиткереп саклаучы, халык хәтерен уятучы Гарифҗан Гали улы Галиевның, аңа булышучыларнын искиткеч зур һәм изге гамәленә киләчәк буыннар да сокланыр әле. Районда иң өлкәне булган Чепья музее карадуганлылар өчен дә, шодалылар- га да үзләрендә мәдәни мирас йорты төзүдә матур үрнәк булып хезмәт итте Инде яңа дәвамчылары булырга тора Нөнәгәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Кәлимуллина үзләрендә яңа музей оештырып ачу хәстәренә кереште. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай бүләген алган ике зур шәхеснең гомер башы шушы авылга килеп тоташа: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. режиссер Равил Тумашевньгн әнисе һәм язучы Ибраһим Салаховнын әтисе - Нөнәгәрнекеләр. Бу авыл, алардан башка да. күренекле шәхесләрне илгә күп биргән: колхозчы-ударникларның беренче Бөтенсоюз съезды делегаты, беренче чакырылыш СССР Верховный Советы Депутаты, районда беренче Хезмәт Кызыл байрагы ордены иясе, комсомолның ике съезд делегатлары. партия өлкә комитетының икенче секретаре һәркайсынын катлаулы тормыш юлы музей залларының зур стендларында яктыртуны сорап тора. Дания ханымга бу изге эшендә Алла һәм хакимнәр ярдәм итә күрсеннәр! Быел. 1997 елның мартында, Ырынбур якларында «Галиябану»нын беренче тапкыр сәхнәгә куелуына йөз ел тулды. Исән булса. Нөнәгәр кызы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашевага 1997 ел азагында 100 яшь тулыр иде Шушы истәлекле көннәргә туры китереп. 1997 1998 еллар кышында мәдәният бүлеге районда сәнгать фестивале үткәрергә ниятли Бу чарага Мәдәният министрлыгы да якыннан катнашса, фестивальгә күрше-тирә районнардан да иң көчле драма коллективлары чакырылса, халык сәнгатен җанландыруда, мәдәни мирасны баетуда, якташларыбыз истәлеген яд итүдә матур эш булыр иде.