Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ИЛ ХИСЕ

Әсәрләнеп беткән күңелләрдә Каршылыклы уйлар кузгатып. Ике атна буе Канадада Тәрҗемәче йөрде озатып. Безнең илдә үскән, күчеп киткән. Инглизчә әйбәт «җилгәрә». Оньпылып китеп, бик еш кына. «Безнең монда», диеп җибәрә Нәрсәседер ләкин бездә калган. Газапланып яши. күрәсең. ...Без киткәндә сөртеп алган яше Сөйләде дә бирде киресен Канадада Боларга гел суг ыш кирәк гүгел. Тук тормышка нигез салыш ан Ризыкларның төре кнм җыелмас Без ясаган танк саныннан Уолл-Стритка карап сокланганда Йөз дә унынчы каттан. Үзәкләрне өзгеч сыкрау белән Сине уйладым. Татарстан Мондый могҗизалар корыр өчен. Ирекле булу кирәк. ...Синең хәл бит кеше арбасында Йөргән ялчы кебегрәк... Бөтен шартын булса да... Милләте юк, дәүләте бар: Америка, Канада... .. Сине уйлап, туган халкым, Бәгырьләрем канады: Милләтең бар, дәүләтең юк... Нигә? Уйлап карале!.. * * * Син тырышма, түрә абзыкаем, Аңлап җитәлмассың барыбер: — Шагыйрьләрдә намус төшенчәсе Кеше гомеренә бәрабәр... Үлем тырнагыннан рус патшасын Алып калды татар баласы. Сырхау илен генә терелтерлек Оста табиб кайдан табасы?.. Әгәр... Урыс булсам, мин дә шулай Кәттә йөрер идемме? Бүтән барлык милләтләрне Түбән күрер идемме? Халкын кырып, илен талап Яши алыр идемме9 «Дөньяда мин иң бөек.—» дип Күкрәк кагар идемме? Кабер ташы җыеп. өеп. Чиркәү салыр идемме? ...Әгәр мин дә... Аллам сакласын!.. Матәм көне Бездә бүген тагын матәм көне. Ил башлыгы биргән боерык. Җырламаска кирәк һәм көлмәскә. Йөрү тиеш бары боегып. Чыгып кына тора сәбәбе дә: Әфганстан. Кавказ яклары.. Гаҗәп мени горур халыкларның Корал тотып илен яклавы?! Басып кергәч, әйе. үтерәләр Сугыш - явыз, усал холыклы. Бөтен кеше дә бит татар түгел. Тыныч кабул итми коллыкны. Аңа китсә, безнең һәр көнебез Матәм көне була алырлык. Онытырлык мени ул ирләрне? һәрберсенә һәйкәл салырлык! Татарда да булган асыл затлар. Күмелгәннәр тарих көленә. Күпсенмәгез, шулар хөрмәтенә Ел да барам Хәтер көненә.. Булмый кичереп Ояты гел бетеп җитмәгәндер. Сөйләгәндә бераз кызарды: — Не хочу я, мама, быть татаркой. Дип елый, ди. кече кызлары Тишеп үтте шулай йөрәгемне Катнаш никахның бер хәнҗәре. Барып чыккан икән, болай булгач. Татар атлы милләт хәлләре Татар кызы булып җирдә яшәү. Аңлыйм ансын. җиңел түгелдер. Дистә еллар барган сәясәтнең Нәтиҗәсе бүген күренде. Милләт эчтән чери башлый икән. Кызларында бетсә горурлык Сабый инде бездән ераклашкан Бәхәсләшеп торыр урын юк Мәхәббәтне битлек итеп алып. Урыс каны йөри күченеп Чит милләткә хезмәт итүчене Аңлап була, булмый кичереп Кайда да шул балык башы «Рәсәйдән булгач, син дә барыбер Урыс», диләр, исне китәреп. Мин бит татар! 5 «к У»N>4 ...Алар гөнаһысын Чит илдә дә йөрдем күтәреп... Син миңа әйт кенә: — Сагындым, солтаным. ...Сулуым кабынса. Яшьлеккә сылтармын. Син миңа хәбәр бир: — Юксынам, бөркетем. ..Ашкынып килерлек Сәбәбем бер көтү Син миңа хат җибәр: — Җитмисең янымда. ...Хыялым аркылы Җыр туа җанымда... Икебездән калсын истәлек Безнең сөю күчәр йолдызларга. Олы хисне бер көч тыялмас. Без табынган сафлык, самимилек Бу гөнаһлы җиргә сыялмас. Каралтырлар аны. имгәтерләр. Гайбәтчеләр телдән төшермәс. Яме китәр аның, тәме бетәр - Ирек куйсак. Ходай кичермәс... Без сыналган инде, бирешмәбез! Яшьләр үсә, алар адашыр. „Чын сөюгә сусап йөргәннәре Йолдызларга карап аңлашыр... Сүрелерме сагынулар? Язмышыннан узып булмаган күк. Төп нигездән читкә качып. Кайтмый йөреп кенә туган җиргә. Сагынуны булмый басып. Гел иелер кебек түгел иде Махы бирмәс горур башым: ...Билем бөгәбөгә Ыкка кайтып Җыеп килдем мунча ташы... Каным кайнады, акылым качты Хыянәтеңне төшемдә күреп. Сикереп тордым. Дездемонасын Буып үтергән Отелло кебек. Дөрес түгелен белом, югыйсә... Җаным кыбырсый, күңел шат түгел. ...Төштә булса да көнләшә белгәч. Димәк, әлегә картын — карт түгел Барсы да синең белән Син авылга кайтып киттең. Үгетләүдән нигә туктадым9 Яктыргандыр анда урамнар. Шатлангандыр йөргән сукмагың.. Син авылга кайтып киттең.. Юксынудан бәгырь көйрәде. Бар дөньяма төште караңгы. Сукмагымны тапмый йөдәдем Син авылдан кире кайтсаң. Күк йөземне каплар ак болыт. Синең белән минем шатлыгым. - Синнән калмый йөри яктылык Афәрин! Бөек акыл белән тоташтырган Манарасы кисеп алынгач. Башсыз калган гәүдә сыман булган Дистә еллар безнең авыллар Башсыз гәүдә уйсыз түшкә генә. Татар илен баскан бозыклык Аракысы белән, урысның биг. Марҗасына хәтле кызыктык Күреп калу, шөкер, насыйп булган: Иман кайта! Димәк, өмет бар. Таң кояшы сыман, якты бөркеп. Авылларда калка мәчетләр Сине көткәндә Каян шулай туры килә диген Өзгәләнеп сине көткәндә. Юатырга мине теләгәндәй. Ябалак кар яуды күкләрдән Тынычланып калган кебек булдым. Карасана, нинди уртаклык Озак вакыт яумый торган булса. Кар күрү дә олы бер шатлык Курку Мавыгу да гүгел. саташу да. Мин яраттым сине чын-чынлап Дога ятлап барган дәрвиш сыман, Исемеңне йөрим пышылдап. Яшерепләр калып булыр микән? Инде чынлап шүрли башладым. Кеше барда ялгыш, онытылып. Кемлегеңне әйтеп ташлармын... Әйттем ич мин Бу җәйләрнең Истәлеге мәңге яшәр! Инде беттем дигәндә дә. Искә төшеп, сиңа дәшәр. Хәлем китеп, уйлап ятам: Кышкы мунча... кәеф 1өксе. Мәтрүшкәле себеркедә Каен белән чәчең исе... Сөю хакына Чатыртауга меник, дидем — Бармадың. Үзем генә китәм, дидем — Калмадың. Җитәкләшеп йөрик, дидем, Күнмәдең. Әйдә, өйгә керик, дидем, Кермәдең. Үз итмәгәч, бар кит, дидем. Китмәдең. Алайса, йә. бер үп. дидем, Ү пмәдең. Инде тагын нәрсә кала? Түзмәдем — Оныттым да кемлегемне — Тезләндем...