Логотип Казан Утлары
Роман

БАКЫЙ

VIII баб «Йөзем» «Нәкышь бит гл тукыма шикелле агар дә син берәр тосне р урынына тиешле урынга куймаган ул төс аннан ертылып чыга, аеры ш» Бакый Урманче 1978 ел, 28 гыйнвар «Монда ли бар. хезмәт куелган моңа... Кем чзды икән моны?» Бакый Урманче. «Йөзем» картинасын язганнан сон егерме ел үткач. г » 1 ашкентта халыкара сәнгать бәйрәме фестиваль үткәрделәр. I Кунаклар төрле илләрдән агылды. Поезд белән килүчеләр дә хәтсез иде, тик инде самолет белән тагын да күбрәк килделәр Сабый балалар кунакларның һәркайсына жете-кызыл розалар сузды, җигү кызлар исә милли ризыклардан авыз игүен, ширбәтне тагып каравын үтенде Атна буена бөтен шәһәр, алай гынамы сон. бөтен Үзбәкстан гөр килде Сәнгать осталарының чыгышын халык хәйран калып гамаша кылды. Артистларга җирле халыкның игътибарыннан да артык берни кирәкми, тәмам күңелләре күтәрелеп, очынып йөрделәр. Дәрвиш Урманче сәнгать бәйрәме узганын ишетмәде түгел, ишетте болай үзе, әмма аны берәр тамашага чакыручы да булмады, үзе дә әрсезләнеп йөрмәде. Кунакларга ул көпә-көндез Нәваи урамында юлыкты. Дөресрәге, үз эше белән тиз-гиз атлап барган чакны кемнәрнеңдер французча сөйләшкәне ишетелде колагына таныш музыка булып яңгырап килеп бәрелде. Сәнгатькәр шунда гына башын күтәреп карады Ахыры. Башы журналның февраль-март саннарында Әһә. актан киенгән егерме-егсрме бишләр тирәсендәге, зифа буйлы, сылу гәүдәле, ачык йөзле, төз борынлы, зур авызлы француженка икән. Әллә профессиональ гадәт, әллә Габделбакыйның үзенә генә хас сыйфат иде инде, мәгәр җилкәнле көймә шикелле иттереп югары калкындырып өелгән сары чәчле, үзе балкып-елмаеп килүче, изүләре-иңнәре ачык, озын торыклары шәрә әлеге артистканы күргәч тә, аның ике ягындагы юлдашларын бөтенләй абайламады да. Француз теленең аһәңеннән, артистканың кыяфәтеннән тәмам сихерләнде, күзе тонды абзыкайның. Аны- моны уйлап өлгергәнче, сәнгатькәр, чал башын иеп: Je suis bien aise de vous voir a notre ville* †,—дигәнен сизми дә калды. Тегеләр үз телләрендә сүз кушкан чал чәчле, мәһабәт кыяфәтле «абориген»ның каршысыпа ук килеп туктадылар. Әлеге артистка үзен иркенрәк тота иде, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмайды да: — Parlez — vous franscais?2— дип кызыксынды. Шуннан сөйләшеп киттеләр. Габделбакый үзенең Ренуарларга һөнәрдәш булуын аңлатты, иссм-фамилиясен әйтте һәм, әлеге танышлыктан файдаланып, француз гүзәлкәенең сурәтен язарга теләге барлыгын белдерде. Моны ишеткәч, артистка башын болгап, алтынсу чәчен тузгытып, озын керфекләрен сирпеп, яңадан көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп көлеп туйганнан соң рәссамга төбәп карады да чытлыкланыбрак: — Comment vous avais des premlez?3 - дип сорап куйды. Рәссамның остаханәсе ерак түгел иде, кунакларны шундук алып та кайтты. Аларга үзенең хөҗрәсендә нәкышь әсәрләрен дә күрсәтте, биш- алты порт ретны исә дивар буена тезеп куйды. Хатынының, апасының тагын шундый ук олы яшьтәге кешеләрнең сурәтләрен күргәч, артистканың йөзенә сәерсенү чыкты, бу рәссам карткорының гына портретын яза ахрысы, дип уйлап алды да шундук, әдәп-фәлән саклап тормастан: — Vous aimez ne jamais pas?4 — диде, күзләрен уйнаткалап алды. Рәссам аңа инсафлы гына итеп: — Je suis vieux et laid5 , дип җавап кайтарды. Үзе ул арада мольбертына бер кысага тарттырган киндерен җайлаштырудан туктамады. Карандаш, күмер, пастель яисә акварель белән сурәтен ясарга тотынсаң, затлы кунакның чынлап торып рәнҗүе-үпкәләве ихтимал иде. Майлы буяу белән яза ул аның сурәтен, һич тә бүтәнчә түгел. Чибәркәйне мольберт белән янәшә утырткач, гүя хәзер генә күреп алгандай, аның юлдаш кызларына диваннан урын тәкъдим итте, икесенең дә кулларына саллы-саллы альбомнар тоттырды. Шуннан соң инде рәссам онытылып китеп эшкә кереште. Ашык-пошык эшләүне җене сөймәсә дә, бу юлы кызу тотарга туры килде. Артистка тыныч кына бер минут та утыра алмады, сөйләшүдән, башын артка ташлап көлүдән туктамады. Озын-озак уйлап торырга вакыты булмаганга, рәссам аны шулай чәчен туздырып башын артка ташлаган, көләч йөзле итеп киндергә төшерде. Үзенең сурәтен күргәч, артистка бик тә инде канәгать булды. Башын артка ташлап, мәгърур кыяфәт алып, юлдашларына: — Beale il у a eternel6 диде. Кунакларын озаткач, рәссам ял итәргә утырмады, кулына яңадан кылкаләмен алды, үзенең тиз арада язып ташлаган киндеренә читтән торып, кырыс күз белән карады. Портрет гәрчә натураның күңеленә хуш килсә дә, кимчелекләре тулып ята иде. Шуңа автор үзе һич тә канәгать ' Сезне үз шәһәремдә күрүемә бик шатмын (фр.). 1 Сез французча сөйләшәсезмени? ‘ Моны ничек исбатлый аласыз? 4 Әллә сезнең бер дә гашыйк булганыгыз юкмы? ’ Үзем ямьсез, үзем карт. † Гүзәллек картаймый, ул мәңгелек! була алмады Артистканың кыяфәте болай. җыйнап алганда, чыккан да сыман, тик инде аерым-аерым, детальләп, төпченебрәк караганда, күзендә дә. авызында да. муенында да. күкрәгендә дә җитешмәгән җирләре күп иле әле. Чир китә, гадәт китми, диләр бит. Габделбакыйның гадәте һәр яна эшенә атналар-айлар буе бәя бирү, кимчелек-дефектларын таба тору, аларны ашыкмыйча гына киметү дә бетерү Әлеге портретны карамаган көне булмагандыр Шунысы рас. караган саен күңел түрендәге ризасызлык артканнан-арта барды. Көннәрдән бер көнне рәссам портретны әлеге хәлендә камиллеккә җиткерә алмаячагын абайлады. Моның сәбәбен дә аңлады сыман Ихтимал. артистканың чамадан тыш чибәр булуына кызыгып та алданып, яшьтән үк өйрәнгән һәм Соловкида чагында күренекле тоткыннар белән һәр көнне сөйләшен йөрү нәтиҗәсендә ныгыткан французча гәпләшүгә алданып га кызыгып, натураның чын матурлыгын чагылдырырга омтылгангадыр? Ихтимал, картаюы җиткәндер? Әллә югыйсә гомере буена фотографик төгәллекне бирергә генә омтылган булдыксыз бер 6}яучы гынадыр? һай. абзыкаем. мондый сәнгатьфотографияң белән кемне генә сөендерерсең икән? Портретны өр-яңадан, сәнгатьчә иттереп язарга кирәктер Юк шул менә, тора-торып язуның нәтиҗәсе беркайчан да юньле булмый аның Әүвәл карандаш белән яисә күмер белән ясан карарга кирәк иле Фран- ңуженканы француз ватманына. Кәгазьнең менә шунысын алабыз аның, ярты табак өлешенә портреты күчерәбез, һәйбәт.гәп кенә, алла бирсә Карандашның менә монысын алабыз. «Кохинормын. аның да арада бер йомшагын . Габделбакый француз артисткасының сурәтен җиде мәртәбә карандаш белән, ике-өч тапкыр пастель белән күчереп ясады Ул арада натура аның күз алдында торгандай, аермачык шәйләде, чибәр йөзенең һәр чалымын күңеленә тирәнгә сеңдереп өлгерде. Хәзер инде асыл затның бер генә йөз сызыгы да билгесез түгел, һәммәсе билгеле, таныш, гаҗәеп озын керфекләренең дә ясалма икәнлегенә бернинди шик тә калмады, бер шикелле нәзакәтлелек булып кабул ителгән елмаюдагы ясалмалык, кыл- тыйлану да сер булудан туктаган иде инде. Мәгәр портрет чыкмады да чыкмады, авюрның күңеленә ятардай кыяфә1кә килмичә газаплады. Атна буена гына түгел, ай буена әлеге эшеннән аерыла алмады, әмма апа карап кына сурәттәге ясалмалык һич тә кимемәдебетмәде Юк. фотография үк түгел инде бу түгслен. әмма сәнгатькәр портрет ясаудагы үзенең сыналган ысулын таба гына алмый бит. үзенең кулы-почеркы ярылып ятардай габигыйлеккә-г адилеккә ирешә генә алмый лабаса! Нишләптер менә җан өреп булмый г ына бит үзенә, каһәрем-зәһәрем Ай буена рәссам башка хатын-кыз белән күрешмәде-аралашмалы. берәүне дә сагынмады-уйламады. Хыялында фәкать артист каның тешләре мәрҗән шикелле тезелеп кигкән авызының җәелүе, озын керфекле зур соры күзләренең сихерле елмаюы, колагында исә яшь. дәртле, һичшиксез бәхетле Чибәркәйнең бәгырьләргә үтеп керердәй сүзләре «Гүзәл- лек-магурлык картаймый, ул мәңге тек! » һе. мадмуазель, картлык шул синнөн-миннән һич сорап тормый, албасты шикелле, остеңә ябырыла да куя Мин дә бит синең шикелле үк яшь идем, әйе. бар иде безнең дә яшь чаклар, чибәр чаклар саламнан тәртә ясап, чикерткә җиккән чаклар' Әллә син Мөхсинә туганыйны гомер-гомергә шушындый чал чәчле булгандыр дисеңме? Әллә син минем Сара бәгырьнең яшь чагы, сөлектәй сылу вә гүзәл чагы, дәртле чагы бер дә булмагандыр дисенме’ Юк. мадмуазель, бик нык ялгышасың! Алар да синең кебек яшь иде. һәркайсы чибәр иде! Хәер, син үзең дә мәңге бакый гүзәллек алиһәсе бу .тын яши алмассың, әле синең үзеңә дә килер ул картлык Сизми дә калырсың, килер, бер дә көттермәс. Алыптай авыз кырыйларыңа менә шушы-ы-ындый сырлар сызылыр... Күз төпләрең менә бола-а-ай җыерчыкланыр... Муен тирәләреңә менә мо-о-ондый буразналар ягар Кыяфәтеңә аеруча бер күркәмлек, сиңа аңлаешлырак булсын дип әйткәндә — грация биреп торучы күкрәк шәрифләрең, французча итеп әйткәндә — бюстың менә шушыла- а-ай итеп сәлперәп төшәр... Сәнгатькәр үзенең натурасы белән сөйләшкән-аңлашкан арада, үзе дә сизмәстән, портретның сангина белән эшләнгән вариантына сызыклар сызгалады: алтынсу купшы чәченә көмеш бөртекләр өстәде, ясалма керфекләрен икеләтә кыскартты, зур соры күзләрен чак кына кысынкырак иттерде, авызын бераз гына ямьшәйтә төште, бит алмаларыннан буразналар уздырды, муенын нечкәртте, җыерчыклар белән тутырды, мәгърур артистканың бюсты калкулыгын җуйды — сәлпәрәеп-салынып төште... Вариантлары ишле булгач, рәссам бер дә кызганып тормады, үзалдына хәтсез чибәр француженка белән сөйләшә-сөйләшә, аңарга вәгазь укый-укый, гыйбрәтле-хикмәтле сүзләрне тукый-тукый, француз ватманына пастель белән сызгалады, бозгалады, читкәрәк китеп караганнан соң кабат буяштырды. Шулай кыландыра торгач, беркадәрле күңеле булды шикелле. Әгәр дә кәсептәшләре, нигә болай эшләдең, дип сорасалар, Габделбакый ни әйтерен тиз генә таба алмас иде. Чыннан да. чибәрләрнең чибәре, япь-яшь артистканың үзеннән олыларга мыскыллабрак каравы сәбәпче булды микән, әллә инде гүзәллек алиһәсенең сурәтенә җан өрә алмаганга үз-үзенә үчләшүе булды микән? Ничек булса булды, әмма автор бүгенге көндә япь-яшь мадмуазельне... алтмыш яшьлек мадам, карчык иттереп сурәтләде дә куйды. Ул көнне сәнгатькәр үз эшенең ниндирәк нәтиҗә биргәнен тәгаенлианыклый алмады. Фәкать үзенең гасабилануын басты да яшьлектән үч алды Тукта-тукта, бу рәвешле кыландыру чынлап та яшьлектән үч алу була түгелме сон? Яшьләрнең бөтен бер буыныннан үзеңнең картаюыңның каруын кайтару була түгелме соң? Алай эшләргә хакың бармы синең? Юктыр, алай ук түгелдер, син. абзыкай, бераз арттырасындыр, күпертеп-кабаргып кына җибәрәсеңдер... Син бит өлкәннәргә ыржаеп караучы, аларны чутка алмаучы бер гүзәллек алиһәсен фәкать олыгайтып күрсәттең. Нибары шуның гына картайгач нинди булачагын тасвирладың. Картаю нәрсә ул? Башың белән уйлап карасаң, картаю дигән нәрсәнең табигать законнарына буйсыну икәнлеген искәрерсең. Димәк ки, табигатькә бертөрле дә хилафлык кылмыйсың. Шулай булгач, табигать кануннарына каршы бармагач, нишләп әле яшьлектән үч алу дигән миһербансызлыкны уйлап чыгардың? Сафсата бу, абзыкай! Бүтән берни түгел Хәер, һич тә хафаланырлык урын да юк: кеше күзенә күрсәтерлек рәвешкә китереп ясый алганың да юк. Моның ише эскизлар бит синдә меңләгән нөсхә булырдыр. Менә шулай иттереп йөзкәен аска каратып каплап куй да кайтып ят ялгызак фатирыңа... Ташкентны болай үзе элек-электән әйбәт белә иде рәссам. Анда барганы да бар, танышлары да юк түгел иде Габделбакыйның. Әмма инде үзен сәнгать институтына эшкә чакыргач, шунда күченеп, шәһәрнең үзәгендәге Нәваи урамына килеп төпләнгәч, эшләре бөтенләй җайга салынды Фатиры бик иркен булуга да карамастан, форсатны ычкындырмады рәссамнар оешмасыннан янә дә ипле генә якты бер бүлмә алып, аны көне-сәгате белән остаханә иттерде. Үзе белән алып килгән киндерләрен. каргон-кәгазьләрен. буяу-мазарларын шунда ташыды. Бүлмәнең нәкъ уртасына өр-яңа мольбертын да җайлап куйды, эшләрлек итеп көйләп җибәрде. Рәссамны гомер буена язмыш-тормыш иркәләмәде. Әмма авыр-кыен шартларда да эшеннән туктамады ул. Озак эшләми торсаң, нинди генә һөнәр иясе булсаң да, кулың ияләшкән эш тә онытыла. Шуңа ул, сабый чакта мичне җыен кош-корт, мал-туар рәсеме белән бизәүдән туктый белмәгән рәссам, олыгайган саен вакытын отышлырак уздырырга тырышты. Иә ул үзе хәстәрләгән картон-кәгазьне алып, шуңа күзенә кереп торган берәр күренешне төшерә Яисә шунда берәрсенең сурәтен ясап ташлый Акварельне кулай күрмәсә. йә инде үз янында булмаса. карандаш яисә күмер белән сызгаларга керешә. Меңләгән эскизлары әнә шулай вакытның кадерен белү, бер генә сәгатьне дә бушка уздырмау, әрәм үткәрмәү нәтиҗәсе. Әле менә хәзер дә, мольбертын урнаштыру белән, җәһәт кенә бер чәчәк рәсеме төшерелгән эскизын алып, шуңарга карый-карый. акварель белән көзге натюрморт ясарга ябышты. Сәгатьләр буе гынамы сон. көннәр буе эшләп тә ул ару-талуның нәрсә икәнен дә белмәде. Хәер, Ташкентта яши башлагач та, Габделбакыйның дус-ишләре бик тиз арада бермә-бер ишәеп-күбәеп китә: элек үзе белән бер елларны Мәскәүдә укыган һәм шунда аралашкан олуг галим дә. музыкантлар вә артистлар да һәм, әлбәттә инде, рәссам халкының яше-карты аның бусагасын таптый. Яшьрәкләр белән дә. өлкәннәр белән дә сөйләшер сүзе бар аксакалның. Күңел түрендә яткан һәм беркемгә дә чишәргә ярамаган серләре булган кебек, бүгеннән ачылып сөйләрдәйләре генә дә җитәрлек, хәтгин ашкан, хәтер капчыгының бавын чак-чак кына бушаткан очракта да айлар-еллар буена сөйләп бетерерлек түгел иде. Хикмәт аның үз гомерендә күпне күргән һәм төрле телдә хәтсез күп укыган булуында гына түгел, бәлки әле тагын хәтере искиткеч әйбәт булып, әңгәмә вакытында хәтер капчыгыннан иң урынлы, иң кызыклы хәлләргге тартып чыгару һәм гаҗәеп кызык, мавыктыргыч иттереп сөйли белү сәләтендә дә иде. һәй, сөйләп җибәрсә фарсының бер шаһы кичергән маҗараларны, гәптәшләре тәмам хәйран калып, дөньяларын онытып тыңлыйлар. Маҗаралары гыйбрәтле булуы бер хәл инде, гнуны бит әлс тәмләп кенә, фарсының үз сүзләрен кыстыргалап, мавыгып-онытылып сөйли белергә дә кирәк Гадәттә рәссам халкы хәмер эчүнең кимен куймый Бу хәл бигрәк тә остаханәләргә ныклы тамыр җибәргән Фәкагь Урманче остаханәсендә берәүгә дә салып утырулар насыйп булмады. Картлач безнең шәһәрдә яңа кеше, этте җүнләп аякка басып өлгергәне дә юк. үзебез тиенгә кыстырып барыйк әле, диючеләр дә булгалады, булды. Мәгәр хуҗа аларнын берсенә дә шешә ачарга рөхсәт бирмәде Безгә бит, дустым, ансыз да күңелле. Без бит эш кешеләре, баш авыртгырып, баш төзәтеп маташулар безгә хәрәм, диде, сүзендә нык горды. Нинди генә шартларда да эшләү сәләтен җуймау-югалгмау, мөгаен, шуннан да килгәндер? Габделбакый үз гомерендә хәмергә алданмады Табиблар аз-маз эчкәләргә киңәш биргәч кенә, сихәте булсын дип кенә, бср-икс рюмка коньякны тәмен белеп кенә эчте, яки берәр төрле затлырак шәраб белән сыйланып утырды Иҗади эшләрен җайга салгач кына, дәртләнеп эшләп юрганда гына, көннәрдән бер көнне иргә таңнан дуслары килеп керде Хәл-әхвәл сорашканнан соң. Бакый әкә, без сине үзебез белән алып китәргә килдек, диләр Әйдә бер сәяхәт кылып кайтыйк, булмаса Юк, егетләр, эшем күп. Алай грай тибеп йөрергә һичбер төрле вакытым юк Бүген бит ял көне, синең дәресең юк Бүген синең коллегаларың барысы да табигать кочагына чума. Әйтмәгез дә. үгетләмәгез лә. егетләр, дип котылмакчы булып азаплана сәш атькәр. Әмма тегеләр дә бирешергә уйламыйлар: яхшылык белән алдыра алмагач, усаллашып карыйлар — Бу хәтле кире беткән кеше булырсың икән! Синең бит әле. Бакый әкә. бездәге ямьлелекне юньләп күргәнен дә юк. Чын матурлыкны, чын Үзбәкстанны күрсәтергә исәп иттек үзеңә. Әйдә, киреләнеп маташма. Юл кешесенең юлда булганы хәерле. һе! Мин сезгә иярә алырмын микән соң. егетләр? Минем бит аяк Шәрифләренең рәте китебрәк тора. Без сине җәяү чабарга чакырмыйбыз, машина белән килдек. Машинаның да ниндие әле «вездеход». Теләсәң нинди юлдан бара аласың. Берәр чибәркәйне күрсәң, юлсыз-нисез генә дә куып җитәрсең.— диештеләр, гөр килеп көлештеләр. Көлүен Габделбакый да көлде, әмма тыйнаклык күрсәтү йөзеннән, әдәпле генә: Кая инде ул безнең ише карт-корыга яшь-җилкенчәк артыннан чабулар!.. дигән булды. Ичмаса, анда күз күрер, дияр идең. Без бит синең дәртле-дәрман- лы иҗат иясе икәнеңне беләбез. - Анысы шулаен шулай да. сездәй каһарманнар белән узыша алмамдыр инде, диюем... Бүген әле юньләп эшенә кереп китә алганы юк. институтка да йөгерәсе түгел якшәмбе көн иде. Тәвәккәлләде сәнгатькәр. Хәер, елына бер- ике генә көн эшсез үткәргәндә дә хәрәм булмас инде анысы, дөнья җимерелмәс, күкләр ишелеп төшмәс. Сәфәр чыгарга тәвәккәлләде тәвәккәлләвен. тик әле машинага чыгып утыргач та. җаны тынгы белмәде, әрәм китәчәк көн өчен үзен-үзе битәрләде. Совхозга барып җиткәнче шулай булды: табигатьнең яме күзенә күренмәде, әңгәмәгә юньләп катнашмады. Киң арык аркылы салынган күперне кичеп, авылга килеп кергәч кенә, бераз җанланган сымак булды, монда ниндирәк адәмнәр яши икән, дигән шикелле, тирә-ягына күз салгалады. Машина таштан өелгән, йөзем куаклары сарып алган мәһабәт күксел бина алдына килеп туктау белән, эчтән каратут чырайлы, алыптай таза гәүдәле, ир урталары бер үзбәк чыкты, болдырдан егетләрчә төште дә, ике кулын җәеп, болар янына килә башлады. Хуш киләсез, кадерле кунаклар, кардәшләр, хуш киләсез!—диде. Савхоз директоры белән күрешкәч, хәл-әхвәл сорашкач, аңа ияреп идарәгә юлландылар. Хуҗа аларны озынча өстәл тирәли унлап урындык куелган киң вә иркен бер бүлмәгә алып керде. Кунаклар утырышкан арада каяндыр олы табак белән йөзем, графин белән шәраб, җамаяклар китереп куйдылар. Башка вакыт һич тә иртә таңнан эчмәс иде сәнгатькәр. тик инде бүген барыбер эше казага калган иде. үзе генә карышып маташкан очракта кәефе тагын да ныграк кырылачак, агай-энедән, яшьләрдән отыры аерылачак, хуҗа алдында акланып торасы булачак иде. Шуларны уйлап, беткән баш беткән, диде дә һич каршылык күрсәтмәде — яртылаш кына салып биргән җамаякны авызына китерде. Шәрабның төсе дә искиткеч саф. исе дә исертерлек иде. Габделбакый ашыкмыйча гына татып карады. Аннары башын чайкап: — Хәйран калырлык икән шәрабыгыз, әфәндем.—диде. Хуҗаның моңа бик тә күңеле булды. Хәер, ул үзенең шәрабын яхшы белә иде, тик инде аксакалдан ягымлы сүз ишетү сөенеч өстенә сөенеч иде. һе-һе-һе!.. Йөзем диңгезендә йөзәбез бит. Бакый әкә, йөзем диңгезендә. Бу әле бер тамчысы гына. Егерме ике төрле йөзем үстерәбез. Әнә берәвеннән авыз итегез,—диде, табакны аксакалга табарак шудырды. Габделбакый, авыз итеп карауга: Чынлап та хәиран-тамаша икән ләбаса!—дип соклануын белдермичә булдыра алмады. Шула-а-ай. Бакый әкә, рас әйтәсең. Бу сорт үзе дә бит алеппо дип атала. Аның тагын шассла дигән алсуы да була булуын, тик анысы бу арада, соңгы вакытларда дигәнем, сирәгрәк очрый Ишеткәнем бар алеппо дигән сортны, бар Шәрабын да шуннан ясадыгызмы? Кунакның күп нәрсәне белен бетермәвенә, сөйләргә җай чыгуына хуҗа үзе сөенгән шикелле тоелды, сабыр гына аңлатып бирү ягын карады Шәрабка аеруча кулай сортлар башка анысы: калабрес. изабела. суперави, мускат-франтинян... Елның-елында иренмичә хөрмәт күрсәтәсең икән, йөзем бит ул йөз ел гомер итә - өстәлендә шифалы шәраб була, сихәте үзеңә килә, нигъмәте янә дә өстәлә Осталарыбыз җитәрлек хәзер, алтын куллы егетләр.. Махы бирмиләр! Сүзгә кунакларның берсе катнашыр булды: Башкаларны мактавың ярый анысы, әмма арада бер оста үзең инде, Иркән. Бу төбәктә йөземне синең хәтле танучы, нинди туфракча кайсы сорт әйбәтрәк үскәнне белүче бөтенләй дә юк бугай әле, диде Хуҗаның күңеленә хуш килсә дә, кунакның хуплау сүзләрен ул җавапсыз калдырмады: Әнә яшьләр җигешә. Быел безгә дүрт егет практикага килгән иде. Институт тан. Махсус шуңа ничә ел укыталар үзләрен. Алар белән алыша алмабыз, ахры дигән булды. Урманченың кәефе хушланган иде. һич тә әңгәмәгә катнашмыйча, сүзсез генә утырасы килмәде: Болай биг ул, дустым Ходай бирмәгән булса, институт бетереп кенә берәү дә юньле һөнәргә ирешә алмый. Еш кына биз. Иркән. вуз бетергәннән соң нәкъ менә синдәй каһарман янына килеп, синең академиядә уку вә өйрәнү гаять зарур була. Синең академияңдә тәҗрибә-белем алгач кына, буразнага төшә, кулыннан эш килә башлый, диде. Директор кояшта янган беләгендәге сәгатькә күз салды да Җылы-магур сүзләрегезгә мең рәхмәт. Идарәдә озаклап юанма- быз. Кояш ныгытып кыздыра башлаганчы кузгалырбыз. Йөзем бакчаларын карап әйләнербез, йөзем җыючылар белән гәпләшеп алырбыз, диде, рәхәтләнеп җәелеп утырган кунакларны ашыктыра башлады Габделбакый аңа көләч йөз белән: Кунак хуҗаның ишәге. Иркән дустым, син кушкан җиргә барабыз, куш кына, дип җавап кайтарды Идарәдән чыккач га аяз көнне кояшта ялтырап яткан асфальт юлдан алай артык озак бармадылар, басу юлы белән уңга бордырып алдылар Юл такыр булгач, машина тизлеген киметмәде дә шикелле. Менә үргә менделәр, иңкү җиргә төштеләр. Аз-маз дыңгырдап алса да, кунакларны селкет кәләсә дә, гигез юлдан элдертте генә. Басу юлы аткан ук сыман турыга сузылган иде Юлның бер ягында чөгендер басуы, икенче ягында кукуруз кыры җәелгән Бодайны урып- җысп бетерү белән, җирен парга сөрә дә башлаганнар. Чөгендер алучылар янында директор машинаны туктаткалады, төшеп сөйләшкәләде Җаен туры китереп юлчылар. Совхозың йөзем совхозы бугай. Иркән, чөгендер белән кукуруз сиңа нитә кирәк булды соң? Шикәр заводы ачарга исәбең юктыр бит?! дип кызыксындылар Директор җитди кыяфәт белән Хуҗалыкта аның барысына да урым табыла Чөгендер тенә үстермибез, әле без тәмәке дә үстерәбез Әнә. күрәсезме сул кулдагы басуны’ Анда егерме гектар тәмәке үсеп утыра Безгә ул зур табыш китерә Бые т аның яшыры да нәкъ безгә кирәгенчә яуды, сөенеп бетә алмыйбыз, диде. Кунаклар шул якка борылып карадылар Анда урман шикелле куе булып киң яфраклы, карасу-яшел тәмәке үсеп утыра иде. Аның күршесендәге нәни генә үсентеләрне күреп — Тегесе нәрсә? Бигрәк инде аралары сирәк, диештеләр. Анысын былтыр көз генә утырттык. Алма бакчасы булачак. Үсеп киткәч, бер-беренә якыная әле алар Аннан алдагы елларда абрикос, шафталы агачларының үсентеләрен утырткан идек, алары быел матур гына тернәкләнеп өлгерде бугай инде... Шулай сайрашып бара торгач, юл буеннан ук башланган зур бер бакчага якынлаштылар Хужа ягымлы булса да җитди кыяфәт белән: Менә безнең совхозның төп терәге, иң зур байлыгы шушы инде. Әйдәгез, рәхим итегез, кардәшләр,— диде. — Хәзинәң зур икән, ай-һай!—диеште кунаклар. Машина иләмсез киң җил капкага борылды. Барысы да җиргә төштеләр. Рәссам юл килеп бераз оеган аякларын яздырып алды да: Бисмиллаһи рахман иррахим, дип, йөзем бакчасына аяк атлады. Бу вакытны ул нәкъ шушында аңа дан вә шөһрәт китерәчәк, бөтен иҗатында йөзек кашы булып балкыячак, гүзәл нәкышь әсәрен — «Йөзем» картинасын язармын, дип башына да китерми иде әле. Йөзем бакчасының буен буйларлык кына, иңен иңләрлек кенә түгел иде. Гаҗәеп киң вә иркен басуга моннан биш-ун ел элек үсентеләр утырткан булганнар, хәзер инде бакча тәмам җитлеккән, ничәнче ел инде йөзем уңышы бирә. Көн аяз булганга кул яссуыдай киң вә челтәрле яшел яфрак араларыннан йөзем тәлгәшләре нурланып күренә. Бакчага аяк басу белән, директор кунакларына: — Кардәшләрем, авыз итсәгез лә, үзегез сайлап алсагыз ла,—диде. Урманче яшел яфраклар астында авыз суларын китерерлек булып, җитү кызлар түшедәй i тырпаеп-калкып торган тулы гына бер тәлгәшне оста гына өзеп алды. Йөзем чыннан да тәмле иде. татлы иде. Авызы буш булмаганга, олы кунак үзенең соклануын баш чайкап белдерде. Хуҗаның йөзе балкып китте. — Әйдәгез, узыгыз, кардәшләрем, йөзем җыючылар белән гәпләшегез, ничек эшләгәннәрен үз күзегез белән күрегез.— диде. Казык башларына тарттырылган тимерчыбыкны сарып алган йөзем ботаклары, йөземнең киң яшел яфраклары артыннан җыючы хатыннарның башлары гына күренә. Кайсының башында яулык, кайсысында эшләпә. Кунаклар ерактан ук аларны сәламләп: — Алла куәт бирсен! Сәламәтмесез! Аманмысыз! — диештеләр. Габделбакый исә йөземче хатыннарга: — Эшегез бигрәк күркәм икән, берәр көнгә мине дә арагызга алмассыз микән? -дип сүз кушты. Аның сүзләренә бер шаяны: — Синдәй мут кешегә берәр көн генә җитмәстер, без күбәү бит,—дип җавап кайтарды. Барысы да рәхәтләнеп көлештеләр. Җор кешене хупламый хәлләре юк иде. Сәнгатькәр аларга сокланып туя алмады: күр инде син аларны. үзләре шаярып та сөйләшәләр, ә менә эштән һич туктый белмәсләр, кай арада кәрзиннәрсн тутырып та өлгертәләр! Сөйләшә-көлешә, биниһая баллы йөземнән авыз итә-итә. рәт араларында озаклап йөри торгач, сәнгатькәрнең күзенә үтә җиңел-җитез гәүдәле яшь кенә бер кыз бала чалынды. Шул чагында абзыен башкаларны тәмам онытты, күрмәс булды, сылу кыздан күзен ала алмас булды, һай ул җитезлегс-өлгерлеге. һай ул йөзкәенең елмаю-балкулары, һай ул кояшта янган беләк-кулларының йөзем тәлгәшләрен кәрзиненә салгандагы матурлыгы, һай ул зифа буеның бөгелү-сыгылулары. һай ул төп-төз аякларының ипле генә йөрүләре!.. Шул сылуны күрү белән, сәнгатькәрнең хыялында могҗизалы бер күренеш пәйда булды, шундук аның чал башында «Наполеон планнары» туды, уйфикере яшен тизлегендә йөрде. Ул аны кояшка чыгарып, нурландырып-балкытып язачак Бөтен сылулыгын. бөтен яшәү дүртен буй-сынына туплаячак Иненә кәрзин күтәртеп зифалыгын отыры калкуландырачак. муенын, беләкләрен бераз кара- тутрак игеп, кояшка янган матурлыгын, йөзкәенең көләч-шат икәнлеген табиги шартларда күрсәтәчәк. Алгы планга аны бастырып, калку итеп бирү өчен йөзем куакларын карсаграк итәчәк. Алай иткәндә бит аның иптәшләрен дә алырга мөмкин булачак, ә бу инде абзыкай. табигатькә тагын да ныграк якынаю дигән сүз. Әһә. янә дә бер деталь өстәү зарур булыр. Аны бит. абзыкай. Брюллов бабаңда тикмәгә кертмәгән Белгән. Карл, бик белгән Шәп деталь булачак картинада, шәп! Тик менә ничек игеп сүз кушасы булыр икән әлеге кыз балага0 Бигрәк яшь нәрсә бит. бигрәк яшь... Өркетеп куюың бар Әле бит аның буе зифа булып формалашып килсә дә. тәмам өлгереп җитмәгәнлеген сукыр да күрерлек Бер уйлаганда, бөтенләй кул тимәгән асыл зат курку-өркүнең нәрсә икәнен дә белмәскә тиеш тә бит Әллә югыйсә тәвәккәлләргә микән? Сәмәркандтагы кебек, ә? Юк. ярамастыр. Анда бит сөйләшү-вәгъдәләшү икәүдән-икәү барды. Ходай кушып. Шаирә остаханәгә килде, һай. бусын да чакырып булса. Карл бабайдан уздырып мөселман кызының табигать биргән бөтен гүзәл- легсн-байлыгын киндердә гәүдәләндерер иде дә бит' Ничек итеп дәшмәк кирәк? Бердән, бик яшь Икенчедән, үзе генә түгел Өченчедән, авыл җире яман атым таралмагае, дип сагаеп калачак Нәрсә эшләргә0 һәрхәлдә. тора салып сүз кушудан юньле нәрсә чыкмас Натураң үзенең табигый халәтендә булырга тиеш Югыйсә портрет, һичшиксез, ясалма килеп чыгачак Аның кыйммәте Буа базарында да тишек бер тиен. Туктале, абзыкай. ашыкма әле син алай Ашка пешмәгәең. Әүвәл син өлкәннәрнең сурәгсн язып күрсәт Көченне-сәләтеңне жәлләмә Үзбәк агае икән, ул инде, әлбәттә, үзбәк диярлек булсын. Хезмәг кешесенең эчке гүзәллеген тап син аның, өлгерлеген-җитезлеген чагылдыр, унганлыгын- булганлыгын тамашачыга тулаем күрсәт! Шул чагында иң сылу, ин назлы затның да илаһи сәләтенә, кодрәтенә ышануы, соклануы ихтимал. Кызлар синең эшләгән эшеңә сокландымы, кызыктымы, сагаю дигән нәрсәне исеннән үк чыгара, башы-аягы белән үзенә ташыйк була. Шул чагында син аны бор да борынына тык Әйе. абзыкай. кызыктыру мәслихәт хатыннарны-кызларны. кызыктыру, гашыйк итү Кайтканда Габделбакыйны танырлык га булмый: үзе дәртле, үзе балкый, үзе гел көлә дә шаяра. Юллашлары моның серен аңламыйлар, картлачның кәефен күтәрдек әле. дип сөенәләр. Совхоз директоры исә моны үзенең шәрабыннан дип юрый. Әмма сәнгагькәр үзенең серен- хыялын берәүгә дә чишми. Япь-яшь кызның сурәтен язып, олы бер картина иҗат игәсем килә, дип ычкындырса, юлдашлары шундук картыбыз гашыйк булган, дип көләчәкләр. Хуҗаларның да сагаюы бик ихтимал. Андый чакны эшкә гел комачаулык итәчәкләр. Хәйләсез берни кыра алмассың. Габделбакый абзыкай Бөтен зирәклегеңне-тәҗрибәңне җигәргә тиешсең. Сиңа алар үзләре теләктәшлек күрсәтсен Алар сиңа үзләре эш очен кирәкле шартлар тудырсын. Алар сиңа үзләре кыз баланы кояшка чыгарып бастырсын Шунда булырсың егет Сүзне ерактан башлады рәссам. Кайтыр алдыннан юл аягы сылтавы белән сыйланып утырган чагында совхозның хәлләрен сораштыргандай булды: Сездә табигать искиткеч гүзәл икән, дустым. Уңышны да магур гына, соңгармыйча җыеп алырсыз, иншалла Тик менә бу чаклы байлык ходай кушуы белән генә барлыкка килмәгәндер ич? Әнә шунысын әйтеп бетермисең. Иркен. Хезмәг алдынгылары бардыр бит совхозыңда? Син безгә әнә шуларны сөйлә Ярата иде совхоз директоры үзенең эшен Ярата иде хезмәткә җаны- гәнс белән бирелгән эшчәннәрнс Гаиләдә үз балаларының хо.ткын- фитылен белгән кебек, Иркән дә һәр эшчәмнең күркәм сыйфатын белә 2кән. каратут йөзлегә әйләнгән. Бигрәк килешми икән үзенә мондый төс Назимның ачылып калган авызыннан: - Тагын нишләттегез инде. Бакый ага?! дигән әрнүле авазы ургылып чыкты. Мәтәлчек атып уйнаган малай-шалай, мин менә бола-а-ай иттереп агына беләм әле. дип масайгандай, аксакал үзе көлде генә Болай дөресрәк булыр, дустым, — диде Инде хәзер «тәнкәен ак» дип бәйләнә алмыйсың Кипкәннән соң игә килә әле ул. килә, син алай ук хафаланма, дип тә өстәде Иртәгә ничек буласын Назимның тәҗрибәсез күзе генә күреп җиткермәгән икән Алиһәнең йөзкәе тора-бара табигый тән төсенә керде, тагын да матурланып. 1әмам нурланып китте Күргәзмәгә куйгач, аңарга сокланмаган кеше калмады Бу әсәр рәссамның иҗат байлыгын чагылдырачак сәнгать альбомын да бизәргә тиеш иде. Аксакал үзе: Әлбәттә, шулай! Бу мәсьәләдә ике төрле фикер булуы мөмкин түгел, һич мөмкин түгел! —дип кистереп әйтте Альбомга керәсе нәкышь. уем-скульптура һәм графика әсәрләре арасыннан иң камилләрен сайлап ал! аннан соң да әле күләмнең икеләтә артып киткәне мәгълүм булды. Китап нәшриятына кәгазьне мыскаллап кына җибәрәләр планга фәлән басма табак булып кергән икән, син инде аны үлсәң дә арттыра алмыйсың Әүвә.г юкә иләк белән иләделәр. Алай гына барып чыкмагач, кулга җиз иләк алдылар, ягъни иң камил диг өннәре арасыннан да бик-бик сайлап кына тәкъдим итәргә булдылар. Нәшриятта җиз иләктән үткән әсәрләрне бик мәгъкуль күрделәр Тик 4 «к.у>*4 49 менә партия өлкә комитетында гына терәлеп калды... Анда кайсыбер әсәрләрне беренче сәнгать альбомында күрергә теләмәделәр. Иң әүвәл «Сөембикә» портретын Юкә иләктән дә, җиз иләктән дә үткән «Сөембикә»^... Әлеге хезмәтенә карата сәнгатькәрнең нинди фикердә торганын яхшы белгәнгә күрә. Назим «Сөембикәмне төшереп калдырырга һич тә риза булмады. Шуннан «төп йортта»: Ичмаса националистический дух булмасын, исемен үзгәртсен! — диделәр. Милли каһарманның кайсының исемен үзгәртәсең ди инде: Батыршаныңмы. Пугачевныңмы. Җәлилнеңме? Ханбикәнең болай да кабер ташына берни язылмаган бугай әле... Ничә еллар буена иҗат иткән әсәрен альбомнан гөшереп калдырырга маташуларын ишеткәч, аксакал күзләрен алартып егеткә текәлде: - Кем ул? Син әйт миңа, шундый камил әсәремә кайсы дошман каршы килә?—дип бәйләнде Нигә син тел яшерәсең әле, әйт үземә?! Бичара егет ике ут арасында калды. Ничек тел яшермәсен дә ничек итеп, өлкә комитеты сәркатибе, дип турысын әйтсен'.’ Алай дисә, аксакал шундук телефон трубкасына ябышачак, тавыш кубачак. Аның нәтиҗәсе нинди булачагы билгеле — альбом бөтенләй чыкмый калачак... Нәшрият хуҗалары шунда егетлек күрсәттеләр, әле ярый! Альбом чыккалаганчы кем бар да кем юк, өлкә комитеты сәркатибе үз урынында калган тәкъдирдә дә гел шуны гына уйлап утырмас, әллә бәлкем, онытып та куяр әле. дип. тәвәккәлләделәр бит. рәхмәт төшкерләре. Назим кичке якта, артык соцга калмыйча гына, аксакалга чылтыратты Чыбыкның аргы башыннан: — Әү. җаный!—-дигән күңелгә якын тавыш яңгырады. Кәеф-шәрифләрегез ярыймы. Бакый ага? Иртәгә эшли алырбызмы? - Кил, дустым, кил. эшләрбез. Авырмагыз гына. Авырырга Урманченың вакыты юк. Назим килгәндә рәссам гүя иртәнге сменаны эшләп бетергән дә. тәмам хәлдән таеп, бераз ял итәргә утырган иде. Әмма чынбарлыкта алай түгел дә түгел: сөйләгән арада да. йотлыгып тыңлаган арада да аксакал бүген эшләргә алынган эштән һич күзен алмас, ара-тирә сүздән туктап, ныклабрак текәлер, уйланыр иде. Әле дә менә утырган килеш буяулары ягына борылды. Шушыларны әзерләп бетерим, дим. күргәзмәгә Изге эшкә тотынгансыз. Триптихсыз нинди күргәзмә ди инде ул? Әйе. дустым, рас әйтәсең. «Татарстан» безнең күргәзмәбезнең түрендә Iорырга тиеш. Иншалла. шулай булыр да. Тик менә килеп җигмәгәнрәк җирләре күзгә бәрелә башлады. Өчесен дә янәшә куйгач, калкыды да чыкты. Шулардан арындырырга исәп. Менә сәнгатькәр кыл-каләменә бик талымлап кына буяу элде, аны әзер тоткан килеш, дивар буена өчесе рәттән бастырып куелган биек-биек картиналарга җенгекләп кенә күз салды да шуннан соң гына уртадагысы- на бер-ике сызык сызды, ничегрәк килеп чыкты икән. дип. башын арт- карак ташлап, күзен бераз кыса төшен, бик төпченеп-гекәлеп карады. Менә шулайрак булырдыр бу. дустым! - - дип беркадәр канәгатьләнү хисе белдерде. Татарстанның бөтен төбәкләрен, барлык байлыкларын миниатюрада чагылдырган триптих карап туймаслык килеп чыккан иде. Үзәкне тәшкил итүче киндернең дә нәкъ үзәгендә башкалабызның символын күрсәтүче гүзәл Сөембикә манарасы, аның әйләнә-тирәсендә биек-биек таш пулатлар Картиналарның өчесен бердәй илнең бөек дәрьясы Идел аркылыга кисеп чыга, әмма ул һич тә ямьсез-шыксыз булып тормый, киресенчә. үзенең киңлеге, мул суының сыеграк кына зәңгәрлеге, яшел утраулары, йөк ташучы баржа һәм танкерлары белән, аккошлар сыман йөзеп барган ак пароходлары белән бөтен триптихка ямь биреп тора. Алгы планда _Тау ягы. аз-маз гына урманы да бар болай үзе. тик әлләни алай мактанырлык түгел. Марииле урманнарына җитми. Анда-санда авыллар, колхоз-совхоз фермалары, хәтта әле нәселле сыерлар көтүе дә тасвирланган Авыл яки шәһәрләрне рәттән төзү белән мавыкмаган рәссам, бәлки уңган хезмәт кешеләренең җир өстендә иген игеп, мал-туар асрап, ә инде җир астыннан кара алтын чыгарып яшәвенә басым ясаган. Чыннан да. картиналарның өчесенең дә өске өлешен алтын басулар алып тора, үзәктәгесендә комбайннар белән уракка төшкәннәр. Кремль янында ук Иделгә бәләкәйрәк кенә Казансу кушыла, агым буйлап түбәнрәк исә киң булып җәелгән, мул сулы. Иделгә тиң Кама-Чулман дәрьясы кушыла. Анысы, нәкъ табигатьтәге шикелле, урала-урала. кыр-басуларны камый-камый. еракларга сузыла. Үзәктәге картинаның югарыгы өлешендә исә — нефть вышкалары.. Шәп килеп чыккан. Бакый ага. Третьяковкага куярлык булган бу! Бөтен республиканы берьюлы күрерлек иткәнсез бит. Үзе бер дөнья Төсләр ягыннан алганда, шул тикле гармония, салмак күчеш, кычкырып торырдай берәр кеч геки генә деталь дә юк бит. дип куйды Назим Аксакалның йөзе нурланып-балкып китте. Әйе, хезмәтен бу бәйләнчектә кабул и гә. димәк. Төсләрнең бирелешеннән чыгып караганда, рас әйтәсең, дустым, симфония килеп чыккан. Импрессионизм инде, артыгы кирәкми Шушындый да гүзәл киндерләр яза алган рәссам үзен һич курыкмыйча нәкышь остасы дип атарга тиеш. Монда бит татар халкына хас моң ярылып ята. халыкның моңы чагыла Яман сүз ишетмәгәем дип төкләрен тырпайтып өлгергән аксакал кирегә сукалау ягын карады: Юк. мин скульптор, дустым, нәкышьче түгел, түгел! диде. Егетнең дә бирешергә исәбе юк иде: — һич килешәсе килми. Бакый ага. андый фикерегез белән. Сез коеп куйган нәкышьче. Хәрәкәтне кем шушылай оста бирә алыр икән сыерлар утлап йөри, берсенең дә позасын кабатламагансыз; йөк машинасы үкереп үргә менеп килә; яр буендагы кызыл калай түбәле дебаркадердан ак пароход Идел киңлегенә кереп китеп бара; вертолетыгыз оча да оча инде, һавала асылынып тора алмый; иген үскән басуларны ярып. әнә. поезд чаба; комбайннарны да хәрәкәттә күрсәтәсез өлгергән игеннәр алтынсу булса, комбайннардан сон тырпаешып калган камылларның төсе үзгәрә, коңгыртлана. Әйе-әйе, сез коеп куйган нәкышьче! Ким дә түгел, артык та түгел! Көлемсерәп куйды Урманче һәм гадәтенчә әлеге хәлгә дә үзенең мисалы әзер икәнен янә бер мәртәбә исбатлады Болай бит ул. дустым. Син беләсеңдер инде Хуҗа Насретдин базарга сыер алып чыккан. Сатарга. Берәү килеп сораган, казың кыйбатмы. дип, икенчесе... Өенә кайткач, әйгә икән Хуҗа хатынына без сыер дип йөргән нәрсә каз булган икән, дип Мин дә Хуҗа Насретдин бит Рәхәтләнеп бер көлеш теләр соң. Бу юлы икесе дә көлде Ургак тел тапканнан соң. гадәттәгечә, икәүләшеп җиңнәр сызганып, илһамланып эшкә ябыштылар. Менә бер заман аксакал боеграк кына тавыш белән: Назимҗан. мин бик кычкырмыйча гына җырлап җибәрсәм, каршы килмәссеңме? Эшеңне калдырмаммы? дип куйды Бик рәхәтләнеп тыңлыйм. Бакый ага. баритон тавышыгызны, дигән җавап алгач, сәнгатькәр әүвәл җиренә җиткереп тамак кырды, аннары бик үк кычкырмыйча гына сузып җырлап җибәрде Күк күгәрченләрнен дә лә сөтен саудым Кызыл перәннекләр дә лә ясарга; И дускайларым ла, безләргә язсын иде Бер остәлдин ашлар да ла ашарга. Чаба-юрта киләдер лә күк юрга. Ташлашмаек. туганкайлар, күп елга!.. Шактый эшләп арыгач, берара ял итеп алырга ниятләгәч. Назимнын да теле ачылды: Бакый ага, без теге, денем өчен түгел, көнем өчен, дигәндәй, һаман дөнья куа-куа артыграк вакланып китмибез микән? Син аны нәрсәдән чыгып әйтәсең әле. дустым? Бу арада Николай Рерих язмалары кулыма төште. Ул бит, гел икенче планетада яшәгән кешедәй, гаҗәеп тирән фикер йөртә икән... Хуш. ничегрәк инде? Без дә белик әле. Каты бәгырьле булудан сакланырга өнди. Киң күңелле, йомшак холыклы булуны алга сөрә. һе! Шунсыз бит ул Рерих та була алмас иде. Гап-гади нәкышьче булыр иде. Талантлы, әмма гади рәссам. Чөнки ул күргәннәрен генә рәсемгә 1 өшерср иде, үзенең кыйбласы булмас иде. Бүген портрет, иртәгә пейзаж, аннан ары автопортрет. Әнә шул фикер иясе булу аны бөек максатка этәрә. Ул һәр әсәрен үзенең кыйбласына буйсындыра—кешелек җәмгыятен караңгыдан яктыга алып чыгу максатына юнәлдерә. Ә каты бәгырьлемеюкмы адәми зат анысы бер Алла тәкъдире. Урманченың 85 еллыгына атап гаять олы күргәзмә әзерләнә. Күргәзмә залларының икенче һәм өченче катларын бирергә вәгъдә итәләр. Хәйран мәшәкатьле эш инде ул күргәзмә үткәрү. Бигрәк тә ана әзерләнү. Картиналарның күбесе әлегә рамсыз. Аны кем ясатырга тиеш'7 Рәссам үзе. Графика әсәрләрен дә Актерлар Йортыйдагыча стендка кнопка белән генә беркетеп куя алмыйсың. Акварельгә әле рам гына да җитми, һәркайсын пыяла артына яшерергә туры килә. Югыйсә кояш яктысында уңып, атна-ун көн эчендә эштән чыга. Багет-рамнар сатып алуны уйламады да Урманче. Якын тирәдәге заводта балта осталары да барлыгын ачыклап, завод җитәкчеләренең берсе үзебезнең кеше икәнен тәгаенләп, шуңа мөрәҗәгать итте. Аксакалның сүзенә илтифат белән карап, әлеге җитәкче, аңа ниндирәк рамнар ясарга икәнен ачыклау нияте белән, осталарның бригадирын моның өенә җибәрде Шунда рәссам үзенә кирәкле әйберне ниндирәк агачтан ничегрәк итеп ясарга икәнен өйрәтте, үлчәүләрен әйтеп яздырды. Җитәкче кешенең әмере белән, шулай иттереп, аксакалга бушлай гына рамнар ясап китерделәр. Җае туры килгәндә, зарланудан башы чыкмый иде Урманченың. Аны якын күреп, өенә килеп йөргән әдипләр, композиторлар, сәхнә осталары аның фәкыйрьлеген күз алларына да китерә алмыйлар. Мәдәният министрлыгына. башка җитәкче органнарга әледән-әле гозерләрен аңлаталар, милли сәнгатебезнең аксакалын ничек тә әлеге бөлгенлектән коткару чарасын уйлан табарга, һич югы пенсия түләүне җайга салырга әллә нинди «акыллы» киңәшләр бирәләр. Ә инде түрәләр, ашаган белми, тураган белә, дигән әйтемгә таянып, әлеге хәлгә ачыклык керткәч, һәр айны рәссамның кереме ярыйсы ук саллы булу сәбәпле генә пенсия түләнмәвен чишкәч, фактларга да ышанмыйлар, үпкәләп кул гына селтиләр. Күргәзмә гөрләп үтте. Йөзләрчә, меңнәрчә кеше килеп карады, үзебезнең шундый зур талантлы милли рәссамыбыз булуына сөенеп бетә алмады. Альбомның «сигнальный» дип аталган сынамыш нөсхәсе кулына килеп кергәч тә. Назим, кош тоткандай, тизрәк Урманче янына очты. Габделбакый Урманче үзенең әсәрләрен мәңгеләштергән беренче альбомны күреп сабый балалардай сөенде. Түргә узып, кәнәфигә ипләп кенә урнашты да караштыра башлады. - Матур булган бит бу. дустым!—дип сөйләнә-сөйләнә карады альбомны. Соклануын яшермәде, сөенүе чиксез иде Бер мәлне кинәт кенә сүздән туктап, тынып калды. Назим сагайды Әллә юкса берәр кимчелек таптымы, нинди дә булса хата киткәнме? Ярый әле. тынлык озакка сузылмады. Бер заман аксакал: Күр инде... елап утырам икән ләбаса мин —дип акрын гына тавыш белән әйтеп куйды Анын күзләреннән яшь бәреп чыккан иде. Тез өстене җәеп салган, ике кулы белән дә ныклап тоткан өр-яңа. пшография буявы исләре бөркеп торган альбомның ачык битләрендә Казанның соңгы ханбикәсе чибәр Сөембикә сурәте иде. Үзенең күптәнге хыялын гамәлгә ашыргач, ягъни шушы яшенә җитеп кадер-хөрмәт күрмәгән аксакалның кулына гаять матур булып чыккан альбомны тапшырып, карт рәссамның ни чаклы сөенгәнен үз күзе белән күргәч, Назим инде тыныч күңел белән өенә кайтып китте. Берәр сәгатьтән килеп кергән шәкерте Мирза үзенең остазын кәнәфигә җәелеп утырган хәлендә күреп, хәйран калды, бусагадан ук биргән сәламен кабатлап тормалы, аксакалга ике кулын сузып күрешкән ча! ын- да ук: Бакый абый, нигә эшсез утырасың әле. ни булды сиңа?— дип сорап куйды. Авырмыйсыңдыр бит9 дип кызыксынды Остазының кулында гомер-гомергә карандаш, күмер, акбур, кыл- каләм, пәке, өтерге белән чүкеч күрергә ияләшкән шәкерт, әлбәттә, көпә-көндез аның эшсез утырганын шәйләп, чын-чынлап хафалана калды. Әмма аксакалның кәефе әйбәт, түгәрәк йөзе балкый, тавышы гайрәтле вә көр иде. Нигә, дустым? Әллә син мине сиксән алты ел буена гел инде менә йөзем үстерү белән чикләнергә тиеш. дисеңме’ Юк инде. Мирзаҗан, хаталанасың, дустым. Урманченын да үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да әлеге йөземне татып Kapapi а хакы бар! Менә бүген нәкъ шундый кон килде! Җан рәхәте вә ләззәтләр кичерәмен, диде дә әле типография буявының исе дә бетмәгән альбомын сузды Аны олылап-хөрмәтлөп кулына ала-ала ук. Мирзаның тәмам авызы ерылды: Моны, ничек диим. Бакый абый, типографиядән җибәрделәрме’ Калинин шәһәрендә эшләнә, дигәнең хәтеремдә, өй адресын белән үзеңә җибәргәннәр инде, алай булгач Аксакал һаваланыбрак җавап бирде Беркем дә эзләп маташмаган минем адресны һәркем үз мне белән, план гутыру белән мәшгуль Назим китерде миңа моны Аның эше бит Аңа җибәргәннәр, тикшерү өчен Брак-фәлән юкмы дип. Бу әле беренче карлыгач кына.. Кулына алып актара башлауга. Мирзаның да йөзенә елмаю җәелде Брак-мазар ише нәрсә бер дә күренми әле монда Ай-Һай. осга ясаганнар... «Печән базары» бераз тоныграк чыккан сыманрак тоела ла. калганнарына буяуны кызганмаганнар, мул салганнар Бу юкәләр «Кичү»! «Сара ханым». «Сак-Сок» бәете соң' Ску ibirrypa ларын бик ачык басыл!ан икән. Бакый абый Мөхсинә апа Галимҗан абзый Аксакал түземсезләнеп: Мохсинә. Мөхсинә' Менә җитәрсең әле син Урманченын шедеврына. шунда ни диярсең икән? диде, аны кызулады. Мирзаның бирешәсе килмәде бер дә: Монда кергәннәр барысы да шедевр инде. Бакый абый! тип күңелен үстереп җибәрде. Халык боларның барысын да шедевр буларак кабул итәчәк! дип тә өстәде Аксакал моңа сүз әйтмәде, фәкать дустанә җүпләде генә: — Иншалла, кабул итә күрсен. Шуны уйлап утырдым әле, Мирзаҗан, син килгәндә: мин әйтәм, инде шул кадәрле һәйбәт эшләнгән альбомым да булды, шуны кулына алып, халкым кабул күрсә, инде үлсәм дә үкенечле түгел. Шәкерте башын күтәрде, матур итеп елмайды: — Анысына ашыкма син, Бакый абый. Әле эшлисе эшләрең олы тау чаклы. Болай тырышып эшләгән типография кешеләренә биш-ун акварель җибәрер идем мин, синең урынында булсам...- дип акрын гына үзенең киңәшен бирде һәм көтелмәгәндә тупас җавап ишетте: — Син. әлбәттә, җибәрер идең, шушындый альбомың дөнья күрсә. Мин берни җибәрмим. Алар фәкать үзләренең изге вазифаларын намус белән үтәгәннәр—и вәссәлам... Алданрак. алданрак кирәк иде лә...— Аксакалның йөзенә әрнү-ачыну бәреп чыкты. Мирза, картны күңелсез уйлардан чыгарырга теләп: — Таптым, таптым, Бакый абый! Син Сөембикәңне әйтәсең икән. Чыннан да шедевр инде бу, һич сүз әйтерлек түгел! — дип раслады. Аксакал альбомны аның кулыннан ачык килеш үзенә алды: — Кая, карыйм әле шуны тагын бер. . Менә, дустым Мирзаҗан, карап туймыйм бит, карап кына туя алмыйм! — Бакый абый, син бит аны альбомга кертмиләр дип бик нык дулаган идең... — Назимҗан үзе ничектер җайлаган инде. Рәхмәт аңа! Тешләгән җиреннән өзеп алырга ярата торган егет... Аксакалның үпкә-әрнүләре кайткан иде инде. Мирза аның шунысына сөенде. — Урманченың Академиясенә юкка гына тарымаганмын икән. Бер көн эчендә генә дә күпме сабак алдым,— дигән булды, елмайган-көлгән булды. Рәссам каршы килмәде: үзен мактаганны күтәрә иде ул, бер дә авырсынмый иде. Шулай да сүзсез калмады, сабырланып калган тавыш белән: — Тормыш Академиясе өйрәтә ул зирәклеккә, хәйләкәрлеккә. Ур- манче картның үзен дә өйрәткәли тора,— дип вәгазенә нокта куйды. Кичтән ятып йокларга өйрәнгән сәнгатькәр бүген нишләптер тиз генә йоклап китә алмыйча газапланды. Аптырагач-йөдәгәч. бу арада яратып укый торган китабын кулына алды. Риза Фәхретдин, рәхмәт төшкере, Мөхәммәт пәйгамбәрнең фикер-хәдисләрен бергә туплап, 1911 елны Оренбурда аерым китап итеп чыгарган икән. Кыйммәте шунда ки. үзе үк шәрехләп тә бирә, һәркем дә. синең кебек, гарәпчәне су урынына эчми ләбаса. Шундый чакны ярап куя олуг галимнең шәрехләве- аңлатмасы. Укый торгач, туктап калды сәнгатькәр, уйланырга мәҗбүр булды. Бу бит миңа, кыек атып, туры тидерә: «Адәмиләрдә булган яман сыйфат: малы бетүдән куркылган саранлык вә гадәттән тыш куркаклык». Гарәпчәсен генә укып китмәкче иде, тукта, алай ук түгелдер, бәлкем, дип, шикләнеп, шәрехләвенә күз салды. Каян белгән, диген син аны! Хәер, белмәсә, пәйгамбәр дә булмас иде ул... Укып бара торгач, сәнгатькәр янә бер, үзенә бигрәк тәңгәл килердәй хәдискә юлыкты: «Гүзәл холыклы кеше, шул гүзәл холкы сәбәпле, нәфел ураза һәм дә кичләрдә гыйбадәт берлә шөгыльләнүчеләр дәрәҗәсенә күтәрелә алыр». — Инде дә мәгъкуль хәдис икән! Уразаның без инде аның фарызын тотарга да авырыксынабыз. Шул, такы-токы, вакытлы-вакытсыз ашау- эчү белән, ураза шикеллерәк, дип үзебезне тынычландырабыз. Намазына да бушый алмыйбыз. Эш-эш дия-дия, гомеребез үткәнне дә сизми калабыз... Бердәнбер өметебез — әнә шул хезмәтебез белән һәркемгә сөенеч ки герүгә инанудыр, холкыбызның күркәмлеге вә гүзәллеге белән җәннәткә керүдер... Бирсен Ходай! Тик менә үзенең иҗатын кабул итәме халык, әллә кайбер әсәрен генә мәгъкуль күреп, иҗатын тулаем кабул итмиме — анысы Габделбакый өчен гомер буена сер булып, табышмак булып кала килде. Ярый да бит гомер буе ал-ял белмичә эшләнгән эшләреңне халкың яратса, кабул итсә... Иҗат* Ардым тәмам вак-төяк хафадан. Бер эш өчен тартыш, казгану, җәфадан. Баш орып сора, ялварып үтен! Бүген телефон, телефон. Ирчәгә — ишек шаку. Саклап бусага төбен. Баскычлардан тибен. Шулай үтә эшсез сыкранып. Бит җыртып көнең. Теләнеп, казганып үткәч. Дәртең сүнеп, беткәч көчең. Ясарлык кодрәт калмый Әмма эшләр идең армый-талмый. Иртән кояш белән торып Көнозын гайрәт белән ясап, корып Үткәрсәң көнеңне, Йоклап батырларча тыныч гонение. Соранып йөрмәсәң, Теләнмәсен, келәймәсең! XII баб «Соңг ы яфраклар» «Фаҗига бит тормышта би шй да куп. Сангать рухландырырга. дорт юндерергә тиеш. Козге мотив tap дип атыйк без бу асар лорие музыкаль бит һаркайсы» Бакый Урманчс 1978 ел. 14 октябрь «Ничек алырга тагы бер гомер''» Бакый Урманчс. 1978 ел. (М март ит җирләрдә, үзебезчә итеп әйтсәк, ягада каңгырып йөргән чак- ЖЛГ ларымны сөйләгән идем шикелле. Игътибар иттең микән, дусч ым, юк микән, «халык дошманы» дигән тамга салыш аннан соң без фәкыйрегезгә бич Джугашвили-Сталин вафа! булганчыга кадәр, ягыш егерме-утыз ел дәвамында туган илкәенә кайтырга ярамады Мәркәзне әйчкән дә юк инде аны гүпчем аяк басарга да ярамады Чи i ят җирләрдә үзбәк яисә казакъ булмаганым өчен генә иҗатыма i иешле бәяне дә бирмәделәр, үземә лаеклы хөрмәчне дә күрсәтмәделәр. Сип гагар художнигы, дигән ярлык миңа кара сакалдай тагылып йөрде 1 Б Урманчс шигыре Әмма, дустым, әйтсәм, ышанмассың: әлеге дә баягы милли рәнҗетелүнең арада бер зәһәрен, каһкаһәле мәсхәрәне үзем туган-үскән илгә кайткач күтәрергә язган икән. . Әйе, каршылыклы булды минем Казанга кабат кайтуларым. Сират күперен кичүгә тиң булды, олуг фаҗига булды утыз ел буена зимагурлыкта, ягада каңгырып йөргәннән соң. дәрвишлеккә инде тәмам ияләшеп-күнегеп беткәннән соң, янә үз илемә кайтуларым... Егерменче елларда яшьлегемдә мин бит, дустым, фәкать үз халкыма хезмәт итү дәрте белән яшәдем. Инде минем әзерлегемә килгәндә, бик сирәк кешегә эләгә торган ВХУТЕМАСта берьюлы ике факультетта укып, ныклы белем алып кайткан идем. Мәшрикъ вә Мәгърибләрнең әдәбиятын вә сәнгатен һәйбәтләп өйрәнеп, аларның телләрен үзләштереп, ничәмә-ничә телдә мәгълүмат туплардай, укый алырдай дәрәҗәгә ирешеп кайткан идем. Татар халкына сынлы сәнгать өлкәсендә хезмәт күрсәтердәй, беренче буразнаны сызып калдырырдай затлар, дөрес, булмаган ук түгел, булган. Димәк, миңа кадәр дә файда китерердәй кешеләребез булган. Әйтик, СанктПетербургтагы Штиглицның Сәнгать училищесын Мирзаҗан ага Бакиев белән Касыйм абзый Дәүләткилдиев — икесе дә Октябрь революциясенә чаклы ук тәмамлыйлар. Мирзаҗан ага уем-сынчы оста була, гомерен Ленинградта, ягъни Санкт-Петербургта уздыра; Касыйм абзый исә — нәкышьче, Уфада яшәгән. Ләкин бу осталар, махсус белемле булуга да карамастан, татарның сынлы сәнгате үсешенә әллә ни йогынты ясый алмаганнар шикелле. Ихтимал, икәвенә дә хөрмәт вә игътибар җитенкерәмәгәндер, шул сәбәпле бер читтә бөтенләй күренмичә калганнардыр. Ихтимал, иҗатлары әллә ни дәртле булмагандыр. Әмма бер нәрсә бәхәссез—бу икәү татарның сынлы сәнгатен дөрләтеп җибәрә алмаган. Әгәр дә алар зур шәхесләр буларак танылып өлгерсә, беренче буразнаны сызып калдырса, ул чагында, дустым, миңа бераз ансатрак булган булыр иде. Ә бит монда, татарың яшәгән мәркәздә үзебезнең кешеләр укый алмый интегә, читтә калырга мәҗбүр иде. Минем иң нык гайрәтемне чигергән нәрсә әнә шул булды. Шуннан тотындым мин азмы-күпме рәсемгә кулы яткан авыл малайларын сәнгать дөньясына колакларыннан өстерәп китерергә. Мин инде боларга рәсем сәнгатенең бисмилласын өйрәттем, җиренә җиткереп, һич иренмичә өйрәттем, бер дә инде менә вакыт белән исәпләшеп тормадым, аларга чын мәгънәсендә остаз булдым; балчык изү, скульптура-уем эшләрен башлап җибәрдем; үзем исә татар халкының тормышын-көнкүрешен зур-зур киндерләрдә тасвирладым. Мактанып әйтә, дип уйлама, дустым, акны карадан аера алганга гына әйтүем: аларны бит әле бүген дә бөтен дөньяга мәшһүр Н. Фешин, П. Беньковтай классикларның картиналары белән бер дә курыкмыйча янәшә куярлык. Бәс. шулай икән, мин бит шул заманда ук үзебезнең сынлы сәнгатебезне гаять зур баскычка-дәрәҗәгә күтәрдем дигән сүз. Инде үзең уйлап кара, татар халкына хезмәт итмичә, мин соң кемгә хезмәт күрсәттем икән соң? Иҗатым нәкъ менә чәчәк атып, киң колач белән эшләп килгән бер заманда гөрзи белән башыма китереп тондырдылар. Шул ук үзебезнең агай-эне. бер дә читтән килеп миңгерәтмәделәр. Әллә җәмәгать эшләренә катнашып, татар халкын якларга, аның тарихы барын авыз ачып расларга җөрьәт итүем ярамады, әллә бүген үзләрен «двуязычный» итеп күрсәтергә маташучы, әмма ләкин үзебезнең ана телен юньләп белмәүче яшьләребез «табагач» дип хурлаган гарәпчә язуыбызны каллиграф буларак яклавым ошамады, әллә инде мәдәни мирасыбызга игътибарлы булырга чакыруым, халыкның гамәли сәнгате өлгеләрен — эскәтер, сөлге ише нәрсәләрнең чигешләрен — рәсемдә күрсәтергә өндәвем, татар кешесен үзебезнең милли киемдә сурәтләвем берәрсенең күңеленә хуш килмәдеме-— тәгаен әйтә алмамдыр, дустым. 1 әрчә де-юре нидән гыйбарәт икәнен әйтә алмасам да. шуның де-фактосы һич инкяр итәрлек кенә булмады: утыз ел буена сезнең барчагыздан, халкымнан аерым, чит җирләрдә яшәүгә дучар ителгән Көтмәгәндә җөмһүрият бердәнбер сәләт иясе дип үзенә дәшсен, имеш! w Әлбәттә, мин яшәү ритмын үзгәртү ягында түгел идем, шунлыктан уйлапнитеп тормадым, отказ бирдем. Мәгәр күңелне кимерә башлады бит борчу корты: беткә ачуланып, тунны утка ягу килешерме? Әгәр дә мәгәр кайтсам илгә? Күреп килсәм туган якларны? Эшләп күрсәтсәм үзләренә милли киемнәрне? Борыннарына чиртсәм сәләтсез-дәртсез рәссам кисәкләренең? Бездә бит, әле анысы — баласы, мичтә аның анасы, дигән шактый гыйбрәтле сүз бар. Нәкъ шулай килеп чыкты да бит: фаҗиганең олысы, күтәрә алмастае -Урманченың картаймышлы көнендә, утыз елдан соң илгә әйләнеп кайткач, ябырылды. Ул бит моннан качкан иде, иң көчле, иң сәләтле чагында гомерен читтә үткәрде, аның картиналарында казакъ та үзбәк, дип лаф ордылар, үзбәк художнигы син, дип теңкәгә тиделәр, күзне дә ачырмадылар. үзләренең төшләренә дә кермәгән камил әсәрләремне дә күргәзмәгә үткәрмәскә, ничек кенә булса да үземне читләштерергә маташтылар Ә бит яраткан эшеңә бер кереп китсәң, бөтен бәла-каза, бәген хәсрәгсагыш онытыла, дөнья мәшәкатьләреннән тәмам ваз кичәсен. Әйтик менә, сабан туендагы чабыш атына әйләнәсең Ул да бит шулай, томырылып чабуын гына белә, күзенә һич ак-кара күренми. Син дә бер генә максатка табынасың: ничек тә уңышлы гына очлап чыгасы иде шушы эшне, аннары инде үлсәм дә үкенмәс идем, дисең. Әнә шул рәвешле, дустым, Уралдан алып кайткан мәрмәр ташларда \зем өчен кадерле затларның Кол Гали, Каюм Насыйри. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Габдулла Кариев, Нәкый Исәнбәт. Муса Җәлил кебек гали затларның сурәтләрен мәңгеләштердем. Гомеремдә башкалардан көнләшкәнем булмады. Хатынымны да башкалардан көнләмәдем, сөйгән ярны да... Яшь идем чөнки, дәртле идем, кодрәтле идем. Мәңге бакый шулай көчле булырмындыр сыман тоелды. Юк икән, вакыт дигән нәрсә үзенекен итә икән. Бу гомердә, дустым, хәтсез күп кеше белән очрашырга туры килде. Мин аларның матурларыннан, нигә мин дә шундый матур булмадым икән, дип көнләшмәдем. Нигә миңа да Ходай шундый акыл бирмәде икән, дип зирәкләрдән көнләшмәдем һай. миңа да шундый галант ярап куяр иде, дип, гали затларга кызыгып карамадым, берсенә бер иярмәдем, үз кыйбламнан тайпылмадым. Тик менә хәзер яшьләрнең җитезлегенә сокланып туя алмыймын Син, ихтимал, көнләшеп карау хикмәте, дип бәяләрсең. Юк шул менә! һич тә көнләшү була алмый бу халәт Ни өчен, дисеңме? Иң әүвәл, шуның өчен: яратам мин яшьләрне, сөенәм мин аларның һәр яңа казанышына. Икенчедән, үземнең гел шулар арасында буласым килә. Өченчедән, сезнең шикелле яшь булсам, трай тибеп уздырмас идем вакытымны, әллә ниләр эшләр идем, тау-таш ак (арыр идем Хәтер начарайды әле Берни ятлар хәл юк Ә бит әле күптән түгел генә шигырьне әйбәт ятлый идем «Хәят»ны. беләсеңме, кайчан өйрәндем? Монда кайткач. 60 ны узгач! Мин анарга күшән кызыгып йөри идем, теш кайрап. Аны бит аңлавы да кыен җитмәсә Дәрдмәнднең һәрбер юлы тыгыз, мәгънәле; «Хәят»та аның тормышының бәген мәг ь нәсс. фәлсәфәсе... Әйтәм бит, ул тиз генә ятланмады Чөнки аның һәр юлы шигырь, бик бай колоритлы үзенең сүзләре белән лә. Тормышны үзенчә шигърият белән бирә ул. Бер генә сүзен ялгыш укысаң да. аңлашылмый, буталчык килеп чыга . Аны бит өйрәнергә вакыг кирәк Буш вакытны мин ылыс ваннасы алганда таптым Аякны шх гай ылыс белән дәваладым Йөрәккә дә сукты шул минем Керен утырам да шигырь укыйм, өйрәнәм. Күңелдән бикләнгәч инде, көн саен шуны укыйм. Әле җитмәсә Дәрдмәнд белән вакытны билгелим: бар белгәнемне укып чыксам — җитте дигән сүз... Кичен йокларга яткан чагында нишләптер сөяк-санакларым яман каты сызларга тотына. Әле менә иртән уянып китсәм — мәхшәр котырыныпдавыллап төньяктан зәмһәрир җилләр исә, урамдагы биек-биек тирәк вә юкәләрнең яфраклары бер төн эчендә алтын төсенә кереп өлгергән, агачлар җилдә чайкалышып, яфракларын коеп утыра; асфальтка мул булып яфрак коелып, күз күреме җирдәге мәйдан ялтыравык алтынга төренгән. Күпмедер вакыт әлеге сәер күренештән күземне ала алмыйча тордым һии-и! Бу чаклы да байлык булыр икән булса да!. Сокланмаслык кына түгел шул. һич тә! Бүтән вакыт булса, ашыкмыйча гына, җайлап кына, ипләп кенә, сабыр гына нишләргә икәнен уйлаган булыр идем. Ә бу юлы, урамнан күземне алмыйча гына, киштәдән һәйбәт кенә ватман кәгазе тартып чыгардым, акварель буяуларны, нәп-нәзек буягыч кыл-каләмемне хәстәрләдем. Буяуларымныкәгаземне киң вә иркен тәрәзә төбенә җәеп салдым. Аннары җиңел генә артсыз урындыкны якынрак тартып, шуның бер читенә чөмәштем. Сары гөснең ниндирәк төсмерен алырга икән инде? Бусынмы? Юктыр. алай артык ачык булыр. Әһә, менә куерагы... Тик анысын да үзен генә алу ярамастыр, анысы да килешеп бетмәс, артык куе булыр. Менә болай иттереп кушып карыйк әле... Зур ватман табагына яфрак икәне дә беленмәслек олы-олы сары таплар ятты, алар бере-беренә кушылып, берсе икенчесенең өстен өлешчә каплап гүя тоташ бер сары масса тәшкил иттеләр. Менә ул сап-сары массаның читчитләреннән үзәккә табан, челтәр-пәрәвез үтәли күренер- күренмәс кенә булып көмешсу-яшел җепләр әлеге сары көлтәне — шушы алтын байлыгын күтәреп торган ботакларга әйләнде. Ул ботаклар һәммәсе бер җепкә тезелгәндәй, тирәкнең кәүсәсе пәйда булды; түбәнгә төшә-төшә ул тәгаен ачыкланды, юанайды, мәһәбәт кенә тирәккә әверелде. Хәер, тирәк ялгызы гына да түгел икән әле, әнә икенчесе, тагын да арырак өченчесе... бишенчесе... Табигать шулай кыш җитәсен. кар төшәсен хәбәр итә иде. Әле моңарчы суыкның булганы юк. шулай да көн күрексез, җилле-давыллы. әнә яфраклар коела. Озакламый суытып җибәрер, яфрак коелу шуны искәртәдер кебек. . Инде менә табигатьтәге искиткеч бер күренешне, кабатланмас гүзәл мизгелне кәгазьгә төшерәм. дип өметләнеп, иртә таңнан иҗади рух белән урынымнан торсам имәнеп китә яздым бит. дустым. Кичәге күренештән, алтын байлыктан берни калмаган, яфраклары коелып беткән шыр ялангач ботаклар як-якка тырпаешып торалар. Әйе. гүзәл мизгел табигатьтә дә. кеше гомерендә дә кабатланмый шул. Дөньяда, гомумән, берни кабатланмый... Берән-сәрән генә җилдә җилфердәп, яшәү хокукларын исбатларга маташкан алтын яфракларга озаклап карап торулары күңелдә әйтеп бетергесез моңсулык уятты. Чынлап торып уйласаң, без фәкыйрегез дә яфракларын коеп бетергән тирәк хәлендә калды лабаса... ~ Урманче. гомумән, яз рәссамы була алмады инде, дустым. Гомере буена көзге көнне дөресрәк төсмерли, аңарга мәдхия җырлый, картиналар яза. Табигатьнең җәй буе җыйган байлыгын тасвирлау аның үзенә әйтеп бетергесез ләззәт бирә, яңадан-яңа иҗади казанышлар вәгъдә итә- юнәлдерә. Көзге пейзажны Урманченың начар ясаганы юк һәм булмас та, шуны шәйләгәнсеңдер инде? һәй. эшләп гә күрсәтер идем үзләренә, яшьрәк булсам! Җитмештә генә дә түгел шул инде менә .. Гомеремнең көзе җитте, көмешле-алтын- лы көзе. Ихтимал, көзге пейзажларны оста ясавым да шуннан килеп чыга торгандыр. Остаруым да олыгая-олыгая килгәндер. һи, дустым. Яхшы картина бит күңелдәге моң ул. Синең күңелен урам шикелле буш оулмаса, анда нидер булса, ягъни халкыңның язмышынкөнкүрешен. үткәнен-бүгенгесен маңгай күзе белән генә түгел бәлки әле күңел күзе белән күрә белергә, шуның өчен йөрәгеңнән кан саварга, күңел түрләреңдә моң туарга сәләтле икәнсең, өстәвенә син әдип йә сәнгатькәр икәнсең, менә шул чагында туа юньле әсәр китап, җыр. картина. Шунда гына син халык күңеленә үтеп керә аласың. Мәхшәр диген дә вәссәлам — Урманче төшендә генә актив яшәүгә күчеп, өнендә исә актив яшәүдән гүя бөтенләй мәхрүм ителдемени'.’ Төшемдә ул ниләр генә күрмим, диген син! Береннән-бере мавыктыргыч, сюжетлы булу өстенә. әлбәттә, һәммәсе дә төсле бит әле җитмәсә! һәркайсында, әлбәттә инде, яшьрәк буламын! Бүген күргән төшем сөю-сөешүдән гыйбарәт, озынга сузылган татлы бер төш иде... Гәрчә төшем сөенечле булып, анда бар әгъзаларым тойган рәхәпәнләззәттән гиз генә арына алмыйча ятсам да. сөенмәдем, дустым. Юк. сөенмәдем! Нәрсә, шулай ук картаюым җитеп. ир-ат җенесеннән икәнлегем фәкать төштә генә үзен сиздерер микәнни? Сөешүнең татлы мизгелләрен төшемдә генә күрү-кичерүгә дучар ителдем микәнни'’ Шулай ук өнемдә сөюсөелүләр. назлау-иркәләүләр. иҗатка рухландыручы дәртле сөешүләрдән мәхрүм ителдем микәнни? Юк. болай батмый. Гүзәл затны йоклаганда назлау, имеш гер назлау белән канәгатьләнеп, кул кушырып утыруга чик кую зарурдыр Бүгеннән үк дәртенә керешергә кирәк булыр. Югыйсә Югыйсә үзеңә дә. бөтен кодрәгеңә-иҗатыңа да хурлыклы дәрмансызлык үтеп керәчәк. Фәкать хисләнсп-дәртләнеп яшәгән тәкъдирдә генә, чын-чынлап ир-ат булып калган очракта гына, синең иҗатыңда алга китеш ихтимал. Чылтыратам Сарага. Инде дә! Бүген үк чылтыратам' Кич җиткәнне, егет чагымдагыча, сабырсызланып көтеп алдым. Телефоннан иң әүвәл әй ткән сүзем сөенечле хәбәр булды. Үземә калса инде, сөенечле, дигәнем. Хатынымны сөендерә алу-алмавым анысы икенче мәсьәлә. Сара! Мин бит сиңа монда бер дигән пианино сатып алдым Андагы төп йорттан роялеңне кузгатмабыз да алайса, шунда торыр, кайткан арада үзең дә уйнарсың, оныкларыбыз да өйрәнер. Ә инде минем янга килгәндә синең өчен Германия-Алманиядә эшләнгән менә дигән, өр-яңа инструмент. Килгән җиреңә көйләтеп тә куярмын әле. Ялгызлыкны бит аны үзе татымаган, үзе кичермәгән кеше генә белми Ә инде әйләнә-тирәңдә сүз кушардай җан иясе булмаса. көннсн-көн буена беркем яныңа килеп сүз әйтмәсә. иңбашыңа кулын салмаса. ай-һай. вәсвәсә кереп утырмас микән күңелкәенә, ә? Андый чакны юк авыруларың табыла, моңарчы посып кына яткан чирләрең әкрен-әкрен баш калкыта. Шунда инде, бетәм икән, беркемгә кирәгем калмаган икән, дигән фикергә киләсең. Шуннан йөрәк авыруына сабышасың. Рухи авыру, әрнү. тоташ сулкылдау матдигә күчә йөрәгең сафтан чыга, бернигә ярамый башлыйсың Әнә вазадагы чәчәкләр дә. үзем шикелле үк. картайды, сулды, бөрешеп катты, элекке гүзәллеген җуйды. Тәмам чәчәк дияолеге. өстенә карарлыгы калмады Берни эшлисе килми, гомумән, эшкә кул бармый Нәрсәгә генә тотынсаң да, берни чыкмый. Андый чакны, иҗат итәм. дигән булып үз-үзеңне алдау олы кешегә һич килешми Кулыңа кыл-калөм алып та. «и» хәрефен чыгара алма! ач. иҗат дип адарыну фәкать үзеңне алдау, чынбарлыкка, бүгенге халәтеңә күз йому булыр иде. Соңгы күрешүебездә, гәрчә Сара миңа, бармыйм мин синең ул ач Казаныңа, дип гартынмый-нигми әйтсә дә. аерылышкан ишында икә- үдәникәү генә табын янында нәкъ электәгечә гәпләшеп-чүкердәшеп утырганнан соң. күңелемә бераз җылы кереп, өмет чаткысы кабынып калган иде Әмма бүген чылтыраткач, имәнеп китә яздым. Телефон чыбыгының аргы ягында гүя бергә-бергә гомер кичергән, күпме кыенлыкларны җиңеп чыккан, бер күз салу белән хәлемне аллый торган асыл карчыгым түгел, ниндидер бөтенләй икенче кеше, гаҗәеп кырыс холыклы, каты бәгырьле зат сөйләшә иде: — Синең җаеңны кайгыртып кына, синең көеңне көйләп кенә яши алмыйм бит инде! — диде ул. Мин бит балалар анасы, аларның көйләрен. оныкларның көйләрен көйли алсам да. таман булыр иде әле.— диде. Аннары уфтанып куйды да иң яманын ярып салырга тәвәккәлләде, ахры: Бакы-ы-ый дим. картайды инде Сараң, бар булган дәрманы- дәрте сүрелде, янып бетте. Минем гәүдәмә көле генә өелеп калды. Сиңа әйтергә генә базмый килдем Элегрәк мин дә. синең шикелле үк. кеше идем Сине сагына идем. Юксына идем. Бу арада әллә нишләдем дә куйдым. Хатыннар, гомумән, иртәрәк олыгая-картая икән. Мин моңа ышанмый килгән идем, икебез дә бергә олыгаербыз, дигән идем. Инде ахыры-соңы шул булырга охшый. Тәмам инандым бугай инде... Беравык сүзсез торганнан соң янә тирән итеп көрсенде дә: — Алла язганын күрербез. Монда каламын. Мәскәүдә, оланнарым янында., дип өстәде.— Син олпатлы ир-ат әле. дәртен дә бар. дәрманың да. Аллаһы тәгалә саулык-сәламәтлек бирсен үзеңә... Ялгызлыктан арыну өмете белән янә дә ничәнче мәртәбә инде — Сарамны озаклап үгетләп азапланам. Аның аянычлы тавышы калтыраганны абайлыйм: — Ба-а-акы-ы-ый! Син һәмишә аңларга теләмисең. Мин бит инде картайдым, элеккеге Сараң түгел инде мин. өлгерлегем дә бетте, хәлсездәртсез бер карчык мин. Сине элгәречә тәрбия кылып, синең кубызыңа биеп, синең көеңне көйләп торырлык чамам калмады Оныкларымнан да аерыласым килми. — ди дә шундук төзәтә: - Просто алардан аерыла алмыймын. Бабагыз янына Казанга китәмен, дигән идем — елашып, чабуыма килеп ябыштылар. Шуннан соң тирән итеп көрсенә дә гомерлек ярына әйтергә һич күңеле тартмаган, әмма намусы хәзер үк әйтүне-ачыклауны даулаган сүзләрне әллә кайлардан. бәгыренең яшерен-серле бер почмагыннан дерелдәвек- хәлсез тавыш белән тартып чыгара: — Мин инде элеккеге Сара түгел, укаларым тәмам коелды. Сарам. Сарам! Юкка уфтанасың. Мин дә сине куып җиттем бугай инде. Мин дә нык картайдым. Сарам. Икебез бер тиң. Шулай да. Сарам, авыруларга бирешеп, картайдым инде. дип. түшәктә ятасы килми Чак кына хәлем булса да остаханәгә төшү ягын карыймын. Үз мохитым, үз дөньям шунда минем. Үзем язган картиналарым шунда эленеп тора. Музейга сатылмаганнары, диюем. Хәзер инде берсен дә сатмыймын, беркемгә дә бүләк итмимен. Хөкүмәт үземә атап музей булдыру ягын кайгырта. Илле-ал1мыш ел буена, гомер буена иҗат иткән әсәрләремне һәммәсен дә әнә шул музеема куярга хыялланамын. Уем әйберләрем дә. ягъни скульптураларым да. нәкышем дә. ягъни майлы буяу белән язган киндерләрем дә. соклангыч акварельләрем дә, хәтта әле тушь, сангина, карандаш, күмер белән язган портретлар галереясы да барчасы шунда тупланачак. Остаханәмә төшәмен дә диварга эленгән киндерләремә сокланып карап торамын Неужели мин яздым икән шулчаклы да камил, шундый да гүзәл әсәрләрне'’ Кайсына гына карасам да. шундук күз алдымда аны язган заманнар, шундагы хәлләр тулаем гәүдәләнә. Бергә булган чакларыбыз. Сарам Бүгенге, менә хәзерге шикелле Вагына-төягенә хәтле. Андый чакта онытылмый хәлен юк. һич юк! Мин дә кеше ләбаса! Хөкүмәткә гариза белән мөрәҗәгать иткән идем мин. Милли сәнгатьнең аксакалы буларак Роден шикелле. Барлык әсәрләремне бергә туплап күрсәтү мөмкинлеген, урнаштыру җаен тапсагыз, барчасын да халкыма, җөмһүриятемә бүләк итәм. дип. Гәрчә әле ул елларда ук атлыгып тормасалар да. музей булдыру мәсьәләсе әнә шуннан соң калкып чыкты бугай. Тик менә күпме генә сөйләнмәсеннәр, тегесен эшлибез дә монысын эшлибез, .димәсеннәр, тегеләй итәбез дә бодай итәбез, дип вәгъдәләр бирмәсеннәр, әнә шул вәгъдәдән һич кенә дә уза алганнары юк әле һич гә' Күргәзмәләремә киләләр үзләре, шедеврлар икәнне күрәләр, юбилеемда мактау сүзләрен кызганмыйлар, тик менә әлеге музей мәсьәләсен хәл итә алмыйлар. Мәдәниятнең хәлләре хөрти шул, бер дә сер түгел инде Югыйсә җөмһүриятебез Әдрән диңгезгә хәтле кара алтын куа. заводларында барча җиһанны дср селкетердәй иң яңа төр самолетлар чыгара, космик ракеталарга детальләр җитештерә һәммәсенә таба малын Ә менә мәдәният дигәндә, музей дигәндә, бер генә дә юк алга китеш бездә, һич тә! Сара! Мин дә өшәндем инде, мин дә бик нык картайдым Тик менә олыгаю* ыбызкартаюыбыз бергә булмады. Шунысы аяныч. Тыныч кына, имин генә, бергәбергә картаербыз, диеп өметләнгән илем -насыйп булмады Мәзәк хәлгә дучар ителдем бит әле мин. Сарам. Кордашлар гына түгел, бездән шактый калыш агай-эне склероз белән интегә, хәтерләре бетә, зарланудан башлары чыкмый бичараларның. Ә минем аяк сынатты, колакта бар ул картаю, ә менә күзем әйбәт күрә, әлхәмделилла. башым эшли, хәтер дигәнем. Үткәннең бер генә бизәге дә төссезләнмәде бит. Сара, һәммә күрешүсөешүләребез исемдә. Төсләре-бизәкләре белән исемдә һәр елмаюың, һәр әйткән назлы сүзең исемдә, һичбсрсен истән чыгарганым юк. онытканым юк Беренче күрешүебездән үк һәммәкиен хәтерлим. Бер мәҗлестә очраштык без синең белән. Тиз арада кавыштык Мин инде, мәңгелек ярга юлыктым, дип хыял диңгезендә йөзгәндә, бәләкәчебезне үчтеки иттергәндә зур сынау уздык, гүя сират күперен бергәләшеп үттек үзең белән. Син мине сайладың. Хәтерлисең микән, Сарам, шуның тәэсирендә мин синең алда Коръән тотып ант иттем: гомергә аерылышмаска, бергә- бергә тату гына, матур итеп яшәргә ант иттем. Их. шуның белән генә дөньябыз түгәрәкләнгән булсачы! Кызгы. тт рояльдә синең Моцартны. Шопенны. Сен-Сансны. Гайднны искиткеч бер камиллек белән уйнавыңа армый-талмый сокланып, ара-тирә синең илаһи сурәтеңне киндергә язып. Ходайның һәр бирмеш көнендә синең белән чүкердәшепсерләшеп. көннең бизәкләре-төсләре уңганнан соң инде, кичләрен i энеңнең гүзәллегенә мөкиббән кит ен. күңелләрең буят анчы үзеңне сөеп т ә назлап кына узсачы гомеркәйләрем, дип ялварган идем, югыйсә. Аллаһы Тәгаләгә Кабул кылмады ул гөнаһлы бәндәсенең ихластан кылган догасын Бер-бер артлы җибәрә горды безнең өскә дәһшәтен вә сынавын Күпме кичтек без синең белән. Сарам, аянычлы хәлләрне, михнәт вә хәсрәтләрне, сират күперләрен' Фаҗига арты фаҗига Кая гына барсам да. вемә төште Джугашвили-С галинның әрсез әнчекләре Безнең бәхетебезне күпсенде бугай ул миһербансыз бәндәләр. Фаҗига, фаҗига. Миңа шул иҗатыма баш-аягым белән чумудан гайре берни калмады Шулай гына мөмкин иде онытылырга, юлдан язмыйча калырга, кыйблама тугрылыгым сакларга Әмма аерылган идем мин туган мохитымнан. Зимагур булып гомер кичердем лә-ә-ә!.. Кая гына барып, андагыларга сынлы сәнгатьнең мөмкинлек вә могҗизаларын ничек кенә оста күрсәтсәм дә. казакълар әйтте «Син татар, гуй!» диде; үзбәкләр әйтте: «Син татарсың!» диде: инде килеп үз милләттәшләрем: «Син казакъ! Син үзбәк! Син әллә кем. фәкать син татар гына түгел!» диде. Фаҗигамы бу фаҗига Инде дә! Иҗатыңа адым саен балта чапсыннар әле. җыен булдыксыз-галантсыз-сәләгсез бәндәләр үзеңнән ихахайлап көлсеннәр әле. сине мәсхәрәләсеннәр әле' Әмма ләкин соңгы сүзне һәрчак халык әйтә Синең ал-ял белмичә эшләгән эшләреңне аңлыймы халык’ Син тасвирлаган теге яки бу мит- гелгә-күренешкә ышанамы халык? Синең бәген иҗатыңны тулаем кабул кыламы халык? Әнә шул мөнәсәбәт хәл итә һәммә нәрсәне Хәер, синең әсәрләрең күргәзмәгә эләкмәсә, картиналарың куелмаса, халык сине үзенеке дип кабул итә алмый да алмый инде, һич юк! Чөнки ул синең үзеңне дә, картиналарыңны да белми — шуның белән вәссәлам! Әле ярый, мәшһүр сәнгать әһелләренең сурәтләрен һәйбәтләп, тәмам җиренә җиткереп куярга башым җитте. Мөгаен, минем ни дәрәҗәдә сәләтле икәнемне халкым иң әүвәл әнә шул өлкәдә күреп инангандыр. Әдипләр дә бит мине сынчы-уемчы буларак күтәреп чыктылар һәм Тукай исемен йөрткән олуг бүләкне-шөһрәтне алып бирделәр. Шул уңай белән халык та күрде-таныды. Икенче уңышым юбилей күргәзмәләренә чабатаны алдан ук киенеп куюым нәтиҗәсендә булды бугай. Халык агылды гына әсәрләремне күрергә. Өченчесе, әлбәттә, альбом. Шундый да нәзакәтле альбом инде җиңүгә китерде, урыс әйтмешли, полная победа, латинча ук әйтсәк—триумф! Шуннан соң инде, һәйбәт кәгазьдә, төсләрне тәгаен саклаган хәлдә, альбомда күргәннән соң инде. Урманче художникмы-түгелме, дигән мәсьәлә- проблема, гомумән, көн тәртибеннән төште. Әлбәттә, һәркем сөенмәгәндер әлеге альбомга, һич тә! Мине «рисовальщик түгел» дигән бәндәләр сөенергә тиеш түгелләр. Әмма инде минем шедеврлар әнә шул рәвешле халыкка барып иреште. Инде хыялым тормышка ашты. Инде халкым үзенең улы дип таныды, үземә искиткеч хур хөрмәт күрсәтте, олылады. Татар халкына мин рәхмәт- лемен, халкым миңа бик күп изгелек эшләде. Инде минем үкенечем калмады бу фани дөньяда—хәлемнән килгәнне эшләдем шикелле. Инде үлсәм дә, шәт, үкенмәмдер... Фәкать эшләнәсе эшләр кала, эскизлар кала... Сарам... Килер заман, бер-беренә үлеп гашыйк бу изге җаннар, олыгаеп, аккошлардай, берсе арты берсе дөнья куяр (Сара ханым Урманче— 1989 елны, Габделбакый Урманче— 1990 елны вафат). Аларның фани дөньяда күргәнкичергән хәсрәт-михнәтләре генә шунда очланыр. Сак белән Сок шикелле берсен-берсе сагынып та зарыгып яшәүгә дучар ителгән гаилә кыйссасы шунда тәмамланыр, гомерләре буена сузылган фаҗигаләренә шунда чик куелыр... Әмма искитәрлек дәрәҗәдә гүзәл нәкышь әсәрләре, шулай ук биниһая камил уем-сыннар. әле тагын кояшлы акварельләр иҗат иткән сәнгатькәрнең шөһрәте-даны артканнан арта барыр, аның исемен татар халкы үзенең сөекле уллары Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев исемнәре белән янәшә куяр— Бакый Урманче... Янә килеп «Сара ханым улы Илдар белән» дигән картинада тасвирланган, үзенең йөрәк парәсен җир тетрәтерлек афәттән дә җаны-тәне белән араларгасакларга әзер торган изге Ана образы, аның яшьлеге вә әйтеп бетергесез чибәрлеге мәңге бакый торып калыр җир йөзендә... Мәңге Б-А-К-Ы-Й... Күңелемдә нинди ямансу! Коннән-көн, Минут саен якыная барам Караңгы гүргә. Куркыныч түгел үлем: Тынгылык бирер тәнемә гүрем. Ләкин нинди матур Табигать вә дөнья кала! Никадәр тәмле теләкләр. Ясамаган эшләр кала...1 1991—1996 еллар.