Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЗ-МӘЗ ГЕНӘ МӘЗӘК

Юбилей мөнәсәбәте илә... Районыбызда СССРның халык артисты Шәүкәт ага Биктимеров иҗатын зурлап билгелән үткән көннәр иде. Якташыбыз белән бергә театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендә бер төркем артистлар да килде. Алар арасында Равил Шәрәфи. Ирек Баһманов. Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова. Рәсим Сәләхов, Әсгать Хисмәтов кебек танылган шәхесләр байтак иде. Менә йомгаклау кичәсе булачак тамаша залына алын кердек кунакларны. «Сәхнәдә ярты гасыр» дин зур, матур итеп язылган иде затлы пәрдә өстенә. Шуннан Равил Шәрәфи күзен чекерәйтеп карап-карап торды да: «Булып бетмәгән бу», дип әйтеп куймасынмы Нәрсәсе булмаган? диеште дуслары «Ярты» дигән сүз өстенә шешә сурәте ясап куярга да кирәк булгандыр, ахрысы. Сиңа шулай тоела ул Бу истәлекле очрашулар ахырына якынлашканда берсеннән-берсс ма- гур тост әйтешүләр китте Мактап та күрсәтте инде Шәүкәт аганы Равил Шәрәфи. Әллә нинди көчле дәлилләр, чагыштырулар китерде ул. Шуннан Ирек абый Баһмановның түземлеге бетте И күп тә беләсен инде син, Шәрәфи, дип куйды Тегесе бер дә аптырап калмады: Алай түгел. Син күп нәрсәләрне белмәгәнгә генә шулай тоела ул. дускаем, диде. Нинди хатын? Зур дәрәҗәле ике кеше сөйләшәләр икән Казаннан Сабага Фәлән Фәләнеч кайткан булган «Союзпе- чать»тән Анна Ахматованы алып киткән ди икән берсе Үзе зур урында эшләсә дә. икенчесе әдәбият өлкәсендә сай йөзә икән, шундый китапка подписка барын да белмәгән. Анысы нинди бозык хатын тагын? дип сораган ул