ТАТАР ЗИРАТЛАРЫ

Фәндә зират һәм каберлекләрне өйрәнә торган берничә гыйльми тикшерү юнәлеше бар. Археологлар борышы каберлекләрне казып, ул чорларда яшәгән кешеләрнең дини ышануларын, матди культураларын, көнкүрешләрен, антропологлар каберләрдә калган кеше сөякләре бүенча аларнын тышкы кыяфәтләрен торгызалар Мисалга, әйтик, тарихи шәхесләрдән Әбугалисинанын, Аксак Тимернен, Иван Грозныйнын кыяфәт-сыннары аларнын казып алынган сөякләре калдыклары буенча эшләнгән Этнографлар күмү йолаларын тасвирлыйлар Каберлектәге эпиграфика язмаларын өйрәнүчеләр борынгы кешеләрнең телен, дәүләт төзелешен, кешеләрнең җәмгыятьтә биләгән урыннарын, дини мәзһәбләрен билгелиләр Кабер өстендәге конкрет корылмалар архитекторлар һәм сәнгать белгечләре тарафыннан өйрәнелә Татарстанда археологлар нигездә VIII—XII гасырлардан калган каберләрне шактый гына тирәнтен өйрәнеп, ул дәверләр тарихына күп ачыклыклар керттеләр. Аеруча А X. Халиков тарафыннан Танксевка, Олы Тархан, Кайбеле каберлекләре кебек атаклы археологик истәлекләр өйрәнелеп, урта гасыр болгар халкының Идел—Кама буйларында барган этник тарихы ачыкланды Олы Тигәнәле авылы янында табылган мадьяр каберлегенең дә өйрәнелүе этник тарихыбыз өчен әһәмиятле булды Археолог Е А Халикованың борынгы болгарларның (XII гасырны да кертеп) каберлекләрен өйрәнү нәтиҗәләре кызыклы болгарлар XII гасыр ахырына ислам диненә күчеп беткәннәр Ләкин, кызганычка каршы, Урта Идел археологиясендә фәкать «болгар культурасы» дип берьяклы һәм тенденциоз юнәлештәге казу эшләре алып бару тарихыбызны фальсификацияләүгә кигерде. Хәзерге Татарстан җирендәге урта гасырларда булган Алтын Урда. Казан ханлыгы. Нугай урдасы тарихы турында регионның урыс империясенә көчләп кертелгәннән соң кичергән үзгәрешләренә карата Казан археологлары бер дә рәтле, канәгатьләнерлек җавап бирерлек эш башкара алмадылар Аларны өйрәнүгә беркадәр фәкагь болгар һәм татар эпиграфикасын өйрәнүчеләр генә өлеш керттеләр Кабер ташларының телен өйрәнүчеләр язмалар аша болгарларның теле ни рәвешле булуын, алар җәмгыятенең структурасы хакында мөһим ачышлар ясадылар. Укучыларга тәкъдим ителгән бу хезмәттә без аларны татар зиратлары һәм аларнын тарихи үткәннәренә карата үзебезнең археография экспедицияләр вакытында уздырган күзәтүләребез белән таныштырабыз Тикшеренү өчен материал итеп нигездә Татарстандагы зиратлар файдаланылды агар халкы яшәгән һәр төбәктә узган катлаулы тарихның шаһитләре ’ I ’ булган борышы зиратлар бар Әлеге зиратларда каберләр өстенә куелган азулы ташлар, буралар, тактадан эшләнгән чардуганнар, таштан яки булмаса кирпечтән эшләнгән дөрбәләр (мавзолейлар), истәлек өчен кабер өстенә утыртылган агачлар, гади генә язусыз (ә кайчакта тамгалы) кыргый ташлар, кабер өстен белдерү өчен утыртылган баганалар һ б күрергә мөмкин Татар авылларында аның тарихына бәйле рәвештә «Ханнар зираты». «Иске зират», «Морзалар зираты». «Яна зират». «Чирмеш зираты». «Чхваш зираты» «Ар зираты», «Урыс зираты», «Керәшен зираты». «Әүлия зираты». «Изгеләр зираты», «Юлда үлгән билгесез кеше зираты». «Хаҗдан кайтканда үлгән кеше Ф зираты». «Исереп үлгәннәр зираты», «Ачлык елда үлгәннәр зираты» һ б. бар Боларнын һәрберсе - конкрет авылның тарихы белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән тарихи урыннар. Зиратларга карата халыкта әүвәлдән хөрмәт һәм олылау хисләре булган, борынгылар кабер яки зиратларның тылсымлы көчләренә ышанганнар. Гадәттә узган гасырда каберләрне карап, тәрбияләп тору өч- дүрт буын буена барган Халык арасында алар белән бәйле төрле ышанулар яшәгән Казан арты авылларында йөргәндә төрле-төрле ышанулар белән очрашырга туры килде Аларның кайберләрен язып үтү мөһим: — Борынгы заманда авылның (яки ыр>-кабиләнең) зиратын дошман басып алса, авыл буйсынган саналган. Димәк, ата-баба каберләрен саклый алмаган халык колга хисапланган; — Зиратлар, каберләр тирәсендә үскән жиләк-жимешләрне auiapi а ярамаган; — Зират яки каберләр янында табигый йомышларны үтәү тыелган; — Зират белән авыл арасында елга булырга тиеш, чөнки кайбер өрәге каты кешеләрнең өрәкләре зираттан чыгып кешеләр янына килергә, аларга зыян салырга мөмкин булган. Әгәр авыл белән зират арасында елга булса, өрәк аннан үтә алмын дип ышанганнар. Әүвәл зираттагы берәр кабердән өрәк чыккан дип ышансалар, аны казып, мәетне үтәли уздырып казык кагу гадәте булган. Әгәр мәет юып кәфенләнгән булса, аның йөзен ачып карау хәзер дә тыела. Кырым татарларында мәетне зиратка алып барып юып. югач йөзен ачып күрсәтмичә күмәләр Бу гадәт әүвәл Идел буенда да шулай булганга ошый, чөнки Болгар шәһәре зиратында сакланган мунча хәрабәләре шушы йола файдасына дәлил булып тора. Әгәр берәр хәсрәте, чире, борчуы булса, изге саналган кешенең каберенә барып догалар кылып, сәдакалар куеп китә торган булганнар Казан тирәсендәге шундый изге каберләрдән «Касыйм шәех кабере» (Норлат стансасы кырында). «Гайшә бикә кабере» (Иске Казан янында), «Идрис хафиз кабере» (Котлы Бөкәш авылы янындагы зиратта), «Мәгълүм хужа кабере» (Биләр авылы янында, Балынгуз тавында), «Сөембикә манарасы астындагы изгеләрнең каберләре». (Казан ханнары каберләре), «Кабан күле башындагы изгеләрнең каберләре». «Җиде изге кызның каберләре» (Казандагы Яңа Бистә зиратында). «Теше сызлап үлгән кыз кабере» (Казандагы Иске Бистә. Казаков мәчете янында булган). «Изгеләр кабере» (Арча төбәге Иске Ашыт кырында) һ. б. бар. Бу изге каберләрдән изге кешеләрнең чыгып йөрүләре хакында риваятьләр дә сөйләнә Ул изгеләр сәдака, дога өмет итеп чыгалар нкән. Алар киләйөргән изгеләрне «хужалар», «хужалар чәкне дә әйтә алганнар. Мондый чыгып чыккан» дип сөйлиләр. Кешеләр хужалар белән сөйләшергә, алардан киләчәк турында сорашып белергә мөмкин, дип ышанганнар Хуҗаларга вәгъдә бирсәң, аны бозу бик нык жәза белән тыелган Соңгы елларда хужалар күренү турындагы сүзләр Болгар шәһәре һәм Әтнә төбәгендә язып алынды Иске каберләрдә бурсык кереп йөрерлек тишекләр була. Бу тишектән үлгән кешенең жаны кереп-чыгып йөри дип ышанучылар бар Ниндидер авыр хәлләргә төшкән кешеләр бу авырлыктан котылсам, зират әйләндерер идем дип нәзер әйтә торган булганнар. Нәзер әйтү үз-үзеңә вәгъдә бирү дигән сүз. Авыр хәлләре узгач, аерым кешеләрнең нәзерләрен үтиселәре килмәгән, ләкин нәзерем тотып, тагын да яманрак хәлгә таруым бар дип куркып. 1 Татарстанның Кайбыч төбәге. Акъегет авылы зиратындагы 1895 елда куелган кабер ташы, һ Йосыпов фотосы. аны юри генә булса да үтәгәннәр Мәсәлән, зират әйләндерү кебек чыгымлы эштән нәзер әйтүчеләр зиратны жеп сузып кына биш-алты рәт әйләндереп чыкканнар Мондый нәзерләрне күз буяп үтәүчеләр сонгы елларгача шул гадәтләрен куалар Ләкин татар тарихында зиратларны тәртиптә тотып, анын тирә-ягын карап торучылар да аз булмаган Олы Мәнгәрдән миллионер Гатаулла Сәлимжанов (- 1918) шундый милләтпәрвар кеше булган Галимҗан Барудинын атасы сәүдәгәр Мөхәммәтжан Галиев (1832 1908) үз акчасына Казандагы Яна Бистә татар зиратын кызыл кирпечтән салынган дивар белән әйләндереп алган була. Анын стеналары әле дә урыны-урыны белән саклана Татарстан. Мари Эл. Киров өлкәсендәге татар зиратларының күпчелеге агачлар белән капланган Ләкин Татарстанның Кама аръягы районнарында зиратларга агач утырту XX гасыр урталарыннан сон гына таралып бара, хәтта бөтенләй агачсыз зиратлар да күп күренә Татарстан җөмһүрияте җирләрендә сакланып калган ташландык борынгы зиратлар, иске зиратлар, аерым каберләр яки кабер ташлары катлаулы тарихи вакыйгаларның шаһитләре булып калганнар Болгар дәүләте заманында ук анын җирләрендә төрле борынгы кешеләрдән калган кабер-зиратлар булып, алар турында төрле риваятьләр таралган булгандыр, күрәсен. Чөнки гарәп сәяхәтчеләре Ибн Фадлан. Әбү Хәмид әл-Гарнати язмаларында ук гадәти булмаган каберләр (сөякләр) хакында төрле риваятьләр китерелә' Ул вакытта борынгы каберләрне мөселманнар карашыннан чыгып әкияти «Гад кавеме» халкына нисбәт ләт әннәр. Мөселманлык кабул итү белән мәжүсилеккә бәйле ташландык зират-каберләрне Урта Иделдә «чирмеш зираты» дип атау гадәткә кергән Халык аларны мөселман каберләре урнашу тәртибенә охшамаганга, аерылып торганга шулай атаган, чөнки борынгыдан калган каберләр турында тарихи хәтер булмаганга шул универсаль термин кулланылган «Чирмеш зираты» дип аталган каберлекләр белән бәйле рәвештә кайбер мәҗүси йолалар да сакланган Мәсәлән, авылдагы берәр хуҗалыкнын мал-туары авырса, хуҗа чирле малын әлеге зират тирәсеннән әйләндереп кайта торган була. Бу аеруча атлар күбенсә, бәвел итә алмаса. аларны йөртеп кайтулары белән бәйле мәгълүм чара булып танылган Мондый йола фәкать әүвәлдән авыл тарихы белән бәйләнмәгән, мөселман зиратларына охшамаган каберлекләргә карата гына кулланылган Югыйсә тарихи хәтер булган каберләр турында халыкның телендә конкрет атамалар була, мәсәлән, юлда өшеп үлгән яки үтерелгән очраклы кешеләрнен каберләре, исереп үлгән кешеләрнең каберләре әнә шундыйлардан Явыз ният белән йөреп үлгән кешеләрне дә мөселман зиратына күмдермәгәннәр, аларнын каберләре читтә тора Мөселман татар ышануы буенча м.гетне кыр аркылы йөртергә ярамаган, шунлыктан аларны кайда үлсә, шул җирдә күмгәннәр Әгәр мөселман мәхәлләсе булса, шәхесе мәгълүм мәрхүмне җеназа укып шунда күмгәннәр Кунакка барган, хаҗга барган җирендә үлеп калган кешеләр һәм аларнын каберләре хакында күп кенә риваятьләр бар Мәсәлән, шагыйрь Шәмсетдин Зәкинен хаҗга барганда Таганрог шәһәрендә. Габделнасыйр Кхрсавинын Истанбул янындагы Искән- дәриядә үлеп калуы хакында хәбәрләр сакланган. Татарстандагы Саба авылында кунакка килгән бер кыз үлеп калган була. Саба зиратында әлеге кыз кабере өстенә утыртылган каенны әле соңгы с гтарда да «Кунак кыз каены» дип атап йөртәләр иде. Казан артында хатын-кыз кабере өстенә каен, ир-ат кабере өстенә нарат утырту гадәгс кергән булган. Хәзер инде ул гадәт онытылып, төрле агачлар утыртылалар Зиратларда каберләр өстенә күбрәк усак агачы утыртуны хуп күргәннәр Ни өчен дигәндә усак агачының яфраклары жил исмәгән чакта да шыбырдашып селкенеп торалар Усак яфракларының даими шыбырдап торуы мәетләр рухына гәкьбир әйтеп тору дип саналган Зиратларда агачлар утырту ислам дине ышанулары белән бәйле, монда угро-финнар йогынтысы юк Әүвәл җәйге эссе көннәрдә яңгырлар озак булмый торса, кайдадыр кырда, күмелмәгән мәет яга. шуны габып күмми торып яңгыр яумас, дип ышану бар иде һәм кешеләр кыр-урманнарны карап чыгалар иде Кырдагы аерым каберләр өстенә чиләкләп су да сибеп кайтулар турында хәбәрләр ншетелгәләде Тарихи 1 Ковн тевскнй А II Книга Ахмеда Ибн-Фаллана о его путешествии на Волгу в 921- 922 гг Харьков. 1956 Б 139 Путешествие Абу Хамила А.т-Гарнатм в Восточную и Центральную Европу (1131 1153 гт ) М . 1971 С 30 лганакларда мәетләрнең яңгырны яудырмый, тотып торуына ышану турында .'бәрләр бар. Мәсәлән, борынгы заманнарда, хазарлар, яңгыр яумаса, үзләренең мәетләренә табыну йоласы уздыра торган булалар. Мәетләрнен яңгыр яудыруга 1. >дрәте җитү турындагы бу ышану бик борынгы заманнарда һәм күп халыкларга \лс булган, күрәсең. Бүгенге көндә татар халкында мәет күмгән вакытта кабер өстене аз гына яңгыр бөртекләре төшсә дә, ул мәетнең изгелеге хакындагы I ләмәт булып хисаплана VIII- IX гасырларда Урта Иделгә күчеп килгән болгарларның башка кавем- >р белән үзара аралашуы, Алтын Урда дәүләте чорындагы миграция давыл- >ары, Казан ханлыгы төзелү, Казан ханлыгының җимерелүе, урыс хөкүмәтенең -.кындыру сәясәте яңа зиратлар барлыкка килүгә тарихи сәбәпләр булганнар Болгарларның традицион яшәү урыннарында XIV гасырның икенче яртысын- ia булып үткән социаль тетрәнүләр, аларның авылларына бик күп фаҗигаләр алып килә. Чума-холера эпидемияләре һәм урыс ушкуйникларының 1360 елдан соң башланып киткән һөҗүмнәре. 1395 елда Аксак Тимернең бөтен Алтын Урданың утрак тормышлы шәһәр һәм авылларын ут белән өтеп алуы. Кама елгасының сул ягындагы һәм Тау ягының бөтен районнарын туздыруы— Болгар 'пысының төп утраклык өлкәләрен юкка чыгара яза. Чуаш теле элементлары ислән язылган XIII— XIV йөз болгар кабер ташларының юкка чыгуы да шушы хакта сөйли 1395—1396 елгы җимерелүдән сон. Болгар. Биләр. Сарай. Кәрдәр, ' уар, Сенбер, Җүкәтау шәһәрләреннән чыккан татарлар Ыкның түбән агымына, Нократ буйларына. Кама буенча менеп Чулман үзәнлекләренә. Камадан төньяк- карак китеп Казан артына. Тау ягының төньягына (хәзерге Апае. Зеленодол, > айбыч төбәкләренә) олы елга ярларыннан читкәрәк китеп урнашалар, яна выллар, булачак шәһәрләрне башлап җибәрәләр Унбишенче гасыр башында Нократ буйларында, Казан артында һәм Тау ягында барлыкка килгән яна авыллар болгар авыллары өстенә утыргандырмыюктырмы, аны кистереп әйтер- чек документлар юк. Ләкин, алар болгар зиратларын файдаланмыйча, яна зиратлар башлаганнар. Шунлыктан Нократ буйларында, Казан артында һәм Тау ягында сакланып калган болгар кабер ташларының барысы да күптән ташланган. иске зиратлар өстендә сакланалар Мәсәлән. Иске Ашыт. Эзмә. Иске Кирмән. Иске Кишет. Кече Кайбыч, Урыс Урматы. Татар Әҗәле, Кибәк хуҗа. Олы Әтрәч, Олы Әшнәк, Салтыган һ. б. авыллардагы истәлекләр шунын мисалы. Урыслар Казан ханлыгын барлык авыл-шәһәрләре белән җимереп бетергәч, анда күп урыннар буш кала Урыслар төзегән писцовая кенәгәләрдә йөзләрчә «пустошь», ягъни «бушап калган авыл урыннары» санала. Казан илендә канлы яулап алучылар үтмәгән, кул салмаган авылларның саны бишкә дә тулмыйдыр. Күпчелек халык нленҗирен, бабаларының каберләрен ташлап Көнчыгышка Нугай урдасы җирләренә — Агыйдел. Ык, Дим буйларына барып төпләнә. Шулай ук Мамадыш, Әгерҗе. Алабуга төбәкләрендә туктап калучылар да җитәрлек була Археограф С Вахнди тарафыннан 1929 елда Минзәлә кантунында тупланган материаллар бу яклардагы күп кенә татар авылларының Казаннан һәм Казан тирәсендәге авыллардан күчеп Татарстанның Азнакай төбәгендә- е Чаллы авылы зиратындагы XIX гасыр кабер ташы М. Әхмотҗанов фотосы (1978) килүләрен хәбәр итәләр Казандагы 1552—1557 елларда барган сугышлардан сон исән калган аз санлы татарлар, аулаграк урыннарда яна авыллар корып утыра башлыйлар. Еш кына Казан ханлыгы дәверендә булган авылларның зиратлары ташландык хәлдә калган Мәсәлән. Иске Мәнгәр. Иске Кишет. Иске Әжем. Кара Дуган. Кече Әтнә, Югары Сәрдә. Әлдермеш. Чыршы. Чыпчык. Камай. Кишмәт. Урта Аты. Наласа. Казакълар. Күгеш. Бәчек. Кече Кайбыч. Татар Танае һ. б. лар әнә шундыйлардан Яки соңыннан барлыкка килгән авылларның зиратлары үсеп, искеләренә күрше булып торсалар, кушылып уртак зират булып киткәннәр. Шулай ук борынгы ташларны яна зиратларга күчерү очраклары да мәгълүм. Мәсәлән, Арча станциясе янындагы Казан ханлыгы дәвереннән калган жиде борынгы ташнын берсен Тукай урамы артындагы яңа каберлеккә менгереп урнаштырганнар. калганнарын бульдозер туфрак белән күмеп калдырган 1976—1977 елларда Чаллы шәһәре янында ГЭС төзү вакытында Актаныш. Әгержс. Минзәлә тирәләрендәге шактый зиратлар күчерелде Шул ук вакытта күп кенә XVII XX гасыр татар эпиграфик истәлекләре дә җимерелде һәм су астында калды. Каберлекләрдән чыккан кеше сөякләрен татар зиратларына траншеялар казып, целлофан капчыкларга тутырып күмделәр Кайбер урыннарда женаза укып күмүләрен дә күрергә туры килде Казан ханлыгы җимерелгәннең беендә аларны басып алганнан соң. XVI XIX гасырларда төзелгән чиркәүләрнең әрберсснә дә татар кирпече яки кабер ташы керми калмагандыр Мәсәлән. Татарстанның Биектау районына караган Урыс Алаты чиркәвенең нигезенә 7 8 леп' «куфи язулы» кабер татны салынган Болгар шәһәрендә XVIII гасырда салинга* Е ренче елларында татар зиратларындагы ташларны каберләреннән алып төзелеш эшләрендә файдаланганнар Башкаланың зур зиратыннан һәм Казан ханнары зиратыннан бер таш та исән калмаган Казан Кремль стеналарының һәм XVI—XVII гасырда төзелгән чиркәүләренең, йортларының нигезләренә меңнәрчә татар кабере ташлары түшәлгәндер Урыс сәяхәтчеләре бертуган Чернеповларның XIX гасырның беренче чирегендә Казанда булган чакта алып барган юлъязмаларында Кремльдәге Благовещения чиркәве стеналарында мөселман язулы таш күрүләре хакында язып калдырганнар' Мондый гадәт Алтын Урданың башкаласы булган Сарай шәһәре хәрабәләре белән дә кабатлана Төрек географы Кятиб Чәләби үзенең XVII гасырның беренче яртысында Сарай җимерекләре арасында таштан эшләнгән зур-зур дөрбәләр, кабер ташы рәвешендә бастырылып куелган язулы колонна күрүе хакында яза* 1 Сарай шәһәрен урысның җиңел акыллы патшасы, Иван Грозныйның улы. Федор Ивановичның боерыгы буенча бөтенләй җимереп бетереп, аның кирпечләреннән Әстерханда крепость коралар Алтцн Урда ханнарынын каберлегендәге зур дөрбәләр да шулай жимертелә (ул ханнар зирагы бүгенге Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәлс төбәге. Лапас авылы яныңда булган’) Әүвәлге татар дәүләте жирләТатарстаннын Азнакай төбогенда- ге Чаллы авылы зиратындагы кабер ташы (1810). М. Әхмөтҗанов фотосы (1918). чиркәүнең нигезе һәм идәннәре XIII—XIV гасыр мөселман кабер ташларыннан түшәлгәнлеген күпләр күзләре белән күргәндер. Тарихчылар Арбузов Баран авылы чиркәве нигезеннән дә бер XIV гасыр мөселман ташы тапканнар иде Тәтеш төбәгендәге Ямбакты чиркәве бусагасындагы XIII гасыр мөселман ташын тарихчы Гайнетдин Әхмәров укып күчереп язып алган. Татар халкынын бөтен Русия җирендә XVII—XVIII гасырларда да тынычлап яшәрлек мөмкинлеге булмый. Көчләп чукындыру сәясәте 1775 елга кадәр корал кулланып алып барганлыктан, бүгенге Воронеж. Пенза. Рязань. Мордовия. Киров. Тамбов. Түбән Новгород өлкәләрендәге һәм Татарстан. Чуашстан җирләрендәге татарлар авылларын, зиратларын Кыргызстанның Ош өлкәсендәге мазар авылы янында Караханилар дәүләте дәвереннән калган XII гасыр мөселман кабер ташларындагы язу үрнәкләре. ташлап Урал буйларына. Себер. Казакьстан якларына качып барып утырырга мәҗбүр булганнар Идел—Урал буйларындагы авылларга да тынычлык булмаган, көчләп чукындыруга, милли һәм социаль изүгә каршы көрәшкә күгәрелгән татар авылларын урыс армиясе көлгә әйләндереп бер генә кат узмаган — көлгә әйләнгәннәр урынына икенче, анысы яндырылса өченче, дүртенче татар авыллары үсеп чыккан Шунлыктан һәр татар авылы кырында 3—4 әр иске зиратлар тарих шәһитләре булып сакланалар. атар зиратларындагы кабер өсте корылмалары һәм кайбер күмү йолалары хакында археологлар мөселман болгарларның кабер өсләрендә 1280 елларга кадәр язулы ташлар яки таштан эшләнгән дөрбәләр булуы хакында материаллар күрсәтмиләр Кыпчакларның бабалар культы белән бәйле булган таш сыннары да (балбаллар) татар каберлскләрендә ХШ гасырда да аннан сон да очрамыйлар Урыс тарихчылары тарафыннан язылган елъязмалардан күренгәнчә. Алтын Урда дәүләтендә монголларның күпләп яшәүләренә дәлил булырлык каберлекләр дә мәгълүм түгел. Әйтик, археолог Г. А. Федоров-Давыдов ХШ гасырда Көнчыгыш Европага монголлар килгән дип әйтерлек чыганаклар күрми' Татар һәм болгар зиратларындагы кабер өсләрендә тарихта беренче мәртәбә язулы кабер ташлары һәм дөрбәләр кору 1280 елдан сон. Алтын Урда мәдәниятенең бер элементы буларак башланып, татар халкында бүгенгәчә кайбер үзгәрешләр белән дәвам итә Анын өзлексез килгән тарихлы традициясе гатарнын күршесе булган башкортта, чуашта. марида, удмуртта, мордваларда һәм урыста да юк Сакланып калган археологик истәлекләр Алтын Урдада кабер өсләренә язулы ташлар һәм дөрбәләр (мавзолейлар) кору йоласының Кырымнан Уралгача һәм Киров өлкәсеннән Әстерхангача таралган булуын раслыйлар Әлеге темага багышланган хезмәт авторларыннан III Мәржани, X. Фәезханов. К Насыйри. Г. Рәхим. В Вельяминов-Зернов. С. Вахиди. һ Юсупов. Ф Хәкимжанов һәм башка татар эпиграфик истәлекләрен өйрәтүчеләр һәм Г А Федоров-Давыдов. С. Плетнева, С. Смирнов. Р Фәхретдинов кебек дистәләрчә археологлар шул карашта торалар. Атаклы татарларның каберләре өстснә куелган язулы кабер ташларының саны җиде гасыр дәвамында берничә дистә меңнәргә җиткәндер Аларның Урта Идел өлкәсендәге үрнәкләре яхшы гына өйрәнелгән, ә инде татарлар яши торг ан башка өлкәләрдәге, шәһәрләрдәге татар зиратлары, бай фактик материаллар булуга карамастан, өйрәнелмәгән. Ул ташлар гатарнын тарихын, телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү өчен мөһим чыганаклар булырлар иде Инде хәзер язулы кабер ташларының кайдан, нинди традиция белән килеп чыкканлыклары хакында фикер йөртик Барыннан да бигрәк кабер остенә ташлар эшләтеп куйдырту өчен матди чыгымнар кирәк. Алтын Урда дәүләтендә ХШ гасыр ахырында моңа зәмин тупланган булган инде Чөнки бу дәүләтнең берничә йөз шәһәрендә ак таги сарайлар, зур мунчалар, керамика һәм чуен кою остаханәләре. кәрвансарайлар, зур-зур мәчетләр, мәдрәсәләр, су үткәрү системалары, манаралар, дөрбәләр. күперләр корылган Тарихчы В Л Егоров Алтын Урданың Аккирмән шәһәреннән XIV йөздә Европага иң яхшы сыйфатлы бодай чыгарылып торуы хакында яза6 7 Батый хан заманында Алтын Урда дәүләтенең гаскәре Хорезмнан килгән төрки телле татарлардан торган Аларны икенче төрле кыймаклар дип тә атаганнар Ул татарлар мөселман булып. Караханиләр дәүләтенең һәм Хорезм шаһлыгының гөп халкын тәшкил иткәннәр Караханилар дәүләтендә инде XI гасырлардан бирле язулы кабер ташларын куя килгәннәр, дөрбәләр корганнар Аларның үрнәкләре Кыргызстан, Казакъстан галимнәре һ. б. лар тарафыннан өйрәнелеп, матбугатта тасвирланган* Кыргызстан җирләре һәм Казагьстанның көньяк өлеше Караханилар дәүләтенең үзәк өлкәләрен тәшкил иткәннәр Үз чиратларында эпиграфик таш язмалар һәм кабер өсте корылмалары төзү традициясе Төрек каганаты дәверләренә китә һәм бу хакта киң фәнни әдәбият * Федоров-Давыдов Г А Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов И гд-во Московского университета. 1966 С 157 2 Егоров В Л Историческая география Золотой Орды в XIII XIV вв М «Наука». 1985 С 79 7 Джумагулов Ч Эпиграфика Киргизии Выпуск 3 Фрунзе Изд-во «Илим». 1987 С 167. История Казахской ССР Т I Алма-Ата Изд-во АН Казах ССР. 1957 С С 94 95. Якубовский А Ю Две надписи на северном мавзолее 1152 г В Узпен- де Эпиграфика Востока Т I М Л Изд-во АН СССР. 1947 С 27 32. Берн гитам Уйгурская эпиграфика Семиречья Эпиграфика Востока Т I С 33 37; Дьяконов М М Несколько надписей на кайраках иг Киргизии Эпиграфика Востока I II М Л Изд-во АН СССР. 1948 Б 9 15. Белсннпкнй А М Из мусульманской нгиг рафики в Таласской долине Эпиграфика Востока Т II С 16—18 Т бар*. Хәлбуки, каганатны төзүчеләр арасында тугыз татар, утыз татар, угыз, төрек һ. б кабиләләр бар’ Амур буендагы халыкларда да язулы кабер таплары кую, үзенчәлекле мавзолейлар кору гадәте Төрек каганатының тәэсире белән килеп чыккан булса кирәк Безнең игътибарны XIX гасыр этнографы Р Маак тарафыннан Амур буе халыкларының кабер өсте корылмалары ясалган сурәтләре жәлеп итте’ Тырское борынындагы XV гасыр кабер ташы, андагы кытайча язуны исәпкә алмаганда. Татарстандагы XIX—XX гасыр татар кабер ташлары кыяфәтенә охшаш8 9 10 11. Ә кабер өстенә агачтан корылган йортның орнаментлары XV—XVIII гасыр татар кабер ташларындагы бизәкләрне бик хәтерләтәләр. Амур елгасы буенда яшәгән халыкларның кабер өсте бурасы Бу нәүбәттән татарларның борынгыдан килгән төш юрамышы да бик гыйбрәтле. Татар төшендә йорт төзегәнен, түбә япканын, идән жәйгәнен. бура бураганын, моржа чыгарганын, яки булмаса бура эчендә калганын, йорт эченә кереп киткәнен күрсә — үлемгә юрый. Димәк, утраклык хажәтләре белән бәйле эшләр күчеп йөргән вакытларда, татарларның фәлсәфәсе буенча үлем билгесе булган. Шунысы кызыклы, казакъ, кыргызларның да зиратларында төрле төсле (аеруча зәңгәр) белән буялган дөрбәләр күплеге күзгә ташлана. Димәк Төрек каганатының мәдәни традицияләре Караханилар цивилизациясе аша аларда да саклана. Каралтыларны төрле ачык төсләргә буяу гадәте татар халкында бүгенгәчә яши әле агач йортларны, капка-коймаларны, агач мәчетләрне татарлар ачык зәңгәр, яшел, сары төсләргә буярга яраталар. Шулай ук бүгенге заманда борынгы дөрбәләр урынына калган агач яки тимер чардуганнарны да матур ачык зәңгәр, яшел, ак. кара, көмеш сыман төсләргә буяп киләләр Кабер ташларының, дөрбәләрнең күренешләре, алардагы язулар, бизәкләр гасырлар дәвамында яңарып торалар Татар халкы үз бәйсез.тёген югалткач, аның хәләл байлыклары ятлар «кесәсенә» агыла. Шунлыктан кабер өсте корылмалары да үзләренең барлыклары, кыяфәтләре белән заманның байлыгын яки 8 Малов С. Е Памятники древне-тюркской письменности Монголии и Киргизии— М. Л Изд-во АН СССР. 1959 С. 106, Васильев Д. Д, Корпус тюркских руха- нических памятников бассейна Енисея.— Л. «Наука», 1983 —С 125. 9 Айдаров Г Язык Орхонских памятников древнетюркской письменности VIII века.— Алма-Ата, 1971—С. 109, ПО, 113 ’ По следам древних культур. От Волги до Тихого океана М . 1954. - С 240 11 Шунда ук. — Б. 233. ярлылыгын, гыйлемнең югарылыгын яки наланлыкны. югары рухны яки төшенкелекне күрсәтәләр Монда һәр татар өлкәсенең үзенчәлекләре, традицияләрнең яшәве яки үлә бару процесслары чагыла. Дөрбәләр белән дә шул ук хәл. Мәсәлән. Болгардагы «Кара пулат», яки Бакчасарайдагы «Нәнкәжан» дөрбәләре кебек корылмалар Русия империясе составына кергәч, инде төзелә алмыйлар Хәтта ки. Шаһ Гали (1555 ел) һәм Әфганнарның да дөрбәләре күләм ягыннан кечерәкләр һәм архитектура жәһәтен- нән милли үзенчәлекләрен югалтканнар Татарның мөстәкыйль дәүләтләре дәверләрендә күпләп төзелгән. Көнчыгыш Ауропа өлкәләрендәге дөрбәләрнең асылда тик нигезләре генә сакланган. Алар- ның эзләре бүгенге Татарстандагы, аеруча Ык буендагы татар зиратларында һәм Биләр. Болгар шәһәрләре булган урыннарда күренәләр XVIII — XIX гасырларда татар авылларында яндырылган кирпечтән һәм сирәк кенә ак таштан эшләнгән һәм архитектура ягыннан бик гадиләшкән дөрбә үрнәкләре сакланалар. Мәсәлән. Татарстанның Әтнә төбәгендәге Бәрәскә авылында 1785 елда кызыл кирпечтән корылган Шәех Ибраһим бине Йосыф Бәрәскә- винен калын диварлы, ишек, тәрәзәләренә челтәрле чуен рәшәткәләр куелган дөрбәсе (аның биеклеге заманында ике метр чамасы булып, хәзер ишелеп килә) бүгенге көндә сакланып калг ан мондый корылмаларның иң зурысы Татарстанның Әтнә төбәге Югары Бәрәскә авы.1ы зиратындагы кы /ы t кирпечтән зшләнгән дөрбә. Р Фохретдинов фотосы (1996). Ул зиратта шулай ук таг ын бер кирпечтән ипләнгән дөрбә саклана. Ак таштан эшләнгән дөрбә нигезе Өлә Казакълары авылы зиратында да бар Арча төбәгенен Яңа Тазлар (Байкал) авылында XIX гасыр урталарыннан калган дөрбә күренә Дөрбәләр Әгерже гәбәге Тирсә авылында күп булалар, ләкин аларны җирле администрация 1957 елда җимерттереп, өстенә авыл хуҗалыты техникасы саклый торган лапас иплиләр Әгерже төбәгенен Нажар авылында кызыл кирпечтән XIX гасыр урталарында эшләнгән бер ишан дөрбәсе бар Чнстай шәһәренең татар тнратында кирпечтән эшләнгән (XIX йөз) зур гына түбәсез дөрбә саклана һ 6 Татарларда дөрбәләр эшләү сәнгатенең юкка чыгуына Русия хөкүмәтенең аларга таш һәм кирпеч корылмалар салуны тыю турындагы законы тәэсир иткән, дип уйларга нигез бар Шунлыктан кабер (юләрендәге дөрбәләр үтәгән хаҗәтне, агач материалыннан ипләнгән чардуганнар алган Агач материалы Урта Идел зонасында күп булып, һәркем аны габа алган Агачтан ипләнгән чардуганнар «бура» дип агалганнар. Гадәттә кабер өстенә корылган бураларнын бүрәнәләре чама белән 10 12 см юанлыкта була иде Буранын биеклеге дә төрлечә—100—125 см чамасында. Озынлыгы — 2—2.1 метр, киңлеге 1— 1.1 метр чамасында эшләнә. Буралар Татарстанның һәр районындагы зиратларда да очрыйлар иде. Бүгенге көндә сакланып калган буралар, мөгаен, калмагандыр да инде. Соңрак, баганалар утыртып, такталар сугып ясалган чардуганнар бураларны кысып чыгардылар Безнең гасырның икенче яртысында яңа куелган кабер бурасы булуы шикле. 1950 еллардан соң чардуганнар баганаларга агач рәшәткәләр сугып та ясала башлады 1970 еллардан сон агач чардуганнар урынына күбрәк металл чардуганнар куелалар Аларны тимер трубалардан, калын тимер арматуралардан эшлиләр. Төрле орнамент мотивлары белән бизәклиләр. Чардуганнарны чуен яки башка коелма металлданматур кальгаларга коеп та эшлиләр Бу өлкәдә халыкның фантазиясе шактый бай күренә Кабер эчендә, кыйбла як стенада «ләхет» дип аталган куышлык ясала. Ләхетнең биеклеге 50—60 см. шулай ук стенага кереше дә бер 50 см чамасы тирәнлектә була Борынгы заманнарда ләхетнең стеналарын кирпечләр белән тышлап ныгытканнар; Әгерҗе ягындагы Тирсә зиратында җимерелгән XVII— XVIII гасыр каберләрен күрүчеләр, ләхетнең кирпечләр белән ябылуы хакында сөйләделәр. Комлы урыннарда кабер казырга туры килгәндә, ләхет алу мөмкин булмаганда. кабернең идән җирендә 30—35 см тирәнлектә канау казып, мәетне шул чокырга йөзен беркадәр кыйблага каратып күмәләр. Канау-ләхет өстенә кальга такталар тезәләр. Алтын Урда дәвереннән калган каберләрдә мәетләрне, юан имән бүрәнәләрне урталай ярып, эчләрен каезлап, шунда салып, яркаларны каплап, аларны кузгалмаслык итеп беркетеп кабергә куеп күмү очраклары бар. Казан ханнарының бизәкле табутларга салынып күмелгән булулары да мәгълүм булды. XIII гасырлардан бирле куела килгән кабер ташларының кем тарафыннан ясалып, язылып куюы күп очракта мәгълүм түгел, осталар үзләрен бик тыйнак тотканнар. Хәлбуки, борынгы ташларның ясаучы осталары оста каллиграфлар һәм рәссамнар да булганнар. Бу хәл озак елар буе шулай дәвам иткән Фәкать XVII гасырда гына кайбер ташларның осталары эшләренә имзаларын куя башлыйлар. Мәсәлән. Әгерҗе төбәге Салагыш авылында «Әүлия ташы- дип йөртелгән ташны» 1069 һиҗри. 1659 руми елда Тиләш углы Дусмәт исемле оста эшләгән Минзәлә төбәге Бикбау авылында да бер «Әүлия ташы» бар икән. Аны 1067 ел һиҗри. 1657 ел миладида Дәвиш хафиз исемле кеше язган булып чыкты. Шул ук Бикбау авылында һиҗри 1100. милади 1689 елда куелган ташны Аккуҗад исемле оста язып калдырган. Лаеш. Алабуга. Кукмара якларындагы XVII гасыр ахырында эшләнгән дистәләрчә ташлар Килмөхәммәд бине Ишман оста тарафыннан эшләнгәннәр. Инде килеп. XVIII гасырдагы ташларны карасак, аларны эшләгән бер генә останың да исемен әйтә алмыйбыз. Фәкать XIX гасырның икенче яртысында гына кайбер исемнәримзалар ташларда күренә башлый. Мәсәлән, Әгерҗе төбәге Тирсә авылы зиратында Мортлы Мөхәммәдзакир язып куйган таш бар. Әтнә төбәге Олы Мәңгәр зиратында Фәтхелкадыйр әл-Казани (1912). Кальметов Казани (1913) кебек осталарның эшләре мәгълүм XIX гасыр ахыры XX гасыр башында эпиграфик һәйкәлләрнең төрле калыпларда эшләнүләре күзгә ташлана, ләкин ниндидер бер уртак типка якын килү, эзләнү процессы да сизелә, һәр районда, хәтта кайбер авылларда да XIX гасыр кабер ташларының үзенчәлекле типлары булган. Мәсәлән. Казан артындагы Мөндеш. Олы Мәңгәр. Түбән Оры. Кенәр авылларының зиратларындагы XIX гасыр ташлары тышкы күренешләре белән бер-берсеннән шактый аерылып торалар. Шулай да күп эшләре сакланып калган, эпиграфик истәлекләр ясау белән шөгыльләнгән ике останың эшчәнлеген аеруча күрсәтеп үтәсе килә Аларның беренчесе — Бәрәңге авылында яшәгән (хәзерге Мари-Эл республикасының) Әхмәт бине Хафизетдин (1877—1931) исемле мәгърифәтче Ул кеше Бәрәңге авылының шактый зур күләмле бай тарихын язган, мәдрәсәләр өчен дәреслекләр төзеп бастырган Аның хезмәтендә Шиһабетдин Мәрҗаниның беркайда да басылмаган хатлары сакланган. Әхмәт бине Хафизетдин башта махсус таш карьерыннан йомшак хәлдә ташны кисеп алган, аннары аңа трафарет белән тиешле бизәкләр төшереп язып куйган, шулар нигезендә эпитафияне уеп текст язган. Аның ташы «Бәрәңге ташы» дип атала. Ул оста эшләгән эпиграфик язмалар Татарстанның Арча һәм Әтнә төбәкләрендәге зиратларында сакланалар. Икенче оста Буа шәһәреннән Гарифжан Вәлиди-Буави (Валитов) исемле мөгаллим иде. Гарифжан Вәлиди-Буави (1879—1946) Ырынбур. Волгоград. Әстерхан якларында укыткан. Волгоград өлкәсенә караган татар авылларының тарихы турында анын «Шура» журналы битләрендә зур мәкаләсе дә басылган Шулай ук Октябрьгә кадәрге татар матбугатында да анын мәкаләләре күренә Гарифжан Буави 1910 еллардан башлап үзенә генә хас стильдә эпиграфик истәлекләр эшләп яза башлый. Аларның күбесе күләм ягыннан зур түгел Уртача 15 х 15x50 см зурлыктагы шакмаклы колонналардан торалар Колоннаның дүрт ягына каллиграфик язулы тарих вакыйгалары һәм шигырь язылган. Безнен тарафтан Гарифжан Буавинын Буа шәһәре һәм анын тирәсендәге татар авылларындагы Бик- мурас. Түбән Наратбаш һ б. зиратларда илледән артык эше сакланганлыгы ачыкланды Ул еш кына үзенең ташларына «Гарифжан Буави» дигән имзасын ташнын бер читенә язып куя торган булган Бу кеше озак еллар буе Буа шәһәрендәге татар мәктәбендә хезмәт дәресләре биреп гомер иткән Үзенең дә кабере Буа шәһәре татар зиратында саклана Урта Иделдә жиде йөз ел буе татар эпиграфикасы культурасы үсеп эволюция кичерә Анын үсешендә кызыклы этаплар оар Бу этапларда татарның мәдәни күтәрелүе дә. төшүе дә чагыла. Беренче этап: 1280—1360 еллар бу дәвердә татар эпиграфик истәлекләрнең тел һәм архитектура-декоратив формалары үзенчәлекләре барлыкка килә. Икенче этап: 1490—1550 еллар—бу дәвердә татар эпиграфикасы тагын да үсеп китеп, бердәм тел һәм бизәлеш архитектурасы калыплашып җитә яза. Оченче этап: 1680—1700 еллар арасы — бу этап Казан ханлыгы чоры эпиграфик типларын кабатлауга омтылу, ләкин бизәлеш һәм күләм ягыннан начарлану чорын тәшкил итә. Дүртенче этап: 1870—1930 еллар — татар эпиграфикасының бай төрләре, бизәкләре барлыкка килеп чәчәк ату чоры Бишенче этап: 1960 еллардан башлана һәм бүгенгәчә дәвам итә. Соңгы этапны да татарның эпиграфик сәнгате үсешендә эзләнү чоры дип карарга кирәктер Бу дәвернең төп үзенчәлеге — милли эпиграфикабызның көниән-көн үз йөзен югалта баруда күренә Әлбәттә, бу үзгәреш һәйкәлләрнең тышкы күренешендә, аларлагы язмаларның, телнең бозылуында да чагылыш таба. Еш кына аларда мөселман атрибутлары иман кәлимәләре, догалар, ай-йолдыз эмблемалары төшеп кала Исем-фамилияләр язылышындагы шапшаклыкның чиге юк Мондый күренеш Казан һәм Татарстандагы татар зиратларында шактый нык тамыр җәйде Татарстаннан читтәге татар зиратларындагы эпитафия язмаларында деградация тагын да күңелсезрәк төс алган Бер нәрсә бары күңелне юата: татарлар үзләренең милли зиратлары булуны яклыйлар, аларда милли төсне шактый югалткан хәлдә дә. эпиграфик ядкярләр куялар Совет властеның баштагы елларында зиратларга кырын карау да шактый үзен сиздерде. Зиратлардагы борынгы мөселман ташларын 1930 елларда жыйнап колхоз фермалары нигезенә салдыру (Олы Мәнгәр). борынгы зират өсләренә бакча утыртулар (Олы Әтнө), борынгы зиратларны бетереп аның өстснә административ биналар салулар (Сарман. Теләнче Тамак. Бәрәңте. Тирсә һ б ). яки аларны бөтенләй сукалап, сөреп ташлап иген басуына кушулар (Иске Кишет). яки Казанда Киров районындагы татар зираты ташларын 1956 елларда су астында каласы дип (тик калмаган) махсус ваттырулар. Казанның Әжем мәчете районындагы татар зиратын бетереп, өстенә шәһәрнең бишенче больницасын салып куюлар коммунистик. социалистик лозунглар чакыруы, боеруы буенча эшләнде Мондый вәхшилекләр Татарстанда гына түгел. Кырымдагы. Ташкенттагы. Җаектагы (Уральск) һ. б җирләрдәге татар зиратларына карата да эшләнделәр һәм хәзер дә эшләнеп торалар Миңа Ташкент шәһәрендә күренекле татар зыялылары Әбүбәкер Дивасв. Нәүширван Яушев. Габделгазиз Монасыйпов. Ибраһим Түләкиләр күмелгән зиратны эзләргә туры килде, тик анын өстенә күп катлы зур йортлар салып бетергәннәр иде инде Җаек шәһәрендә Г Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һ б лар күмелгән зиратны бөтенләй бетерү хәленә җиткергәннәр, дип сөйлиләр Моны фәкать Ахыргы заман алдыннан җирне кызыл балчыгына тикле ашап килүче Әэҗүҗ-Мәэҗүҗ кавеме чыгышы белән генә тиңләштерергә мөмкин Татарның дошманнары аның тарихи эзен кызыл балчыкка кадәр калдырмый кырып бс I epepi ә тырышалар Халкыбыз бу эшләрнең ни белән без әссн. соңз ы 80 елда аның башына кертелгән әфьюннән айнымыйча аңлый алмас инде, ахры

Реклама