Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЛАВАТ ЙӨРГӘН СУКМАКТАН...

Сафуан Әлибай— танылган башкорт шагыйре Г. Сәләм исемендәге республика яшьләр премиясе, һ X. Андерсен исемендәге Халыкара бүләк иясе Татарстан язучы ларының күптәнге дусты — безнең яшьтәш. замандаш әдип Ул Казаныбызга күп тапкырлар килде Шигърият бәйрәмнәрендә Башкортстан әдәбияты һәм мәдәнияте көннәрендә күрдек без аны. Ул йә Равил Файзуллин. йә Роберт Миңнуллин һәм Марсель Гали тирәсендә була, йә «Сабантуй» газетасы.« Сөембикә» журналы мөхәррирләренә килә һәркайда — шигырьләре. җырлары, һәм елмаюлы йөзе белән балкып күренә. Үзе дә бик үзенчәлекле моңга, тавыш-сәләткә ия булган, һәр күрешүдә безне озын башкорт көйләре белән әсәрләндергән Сафуан— бик күп популяр җырлар авторы да алар Татарстан җырчыларының да репертуарында Балалар әдәбиятында да уңышлары зур аның — әлеге Андерсен премиясе шуның билгесе Әмма. барыннан да бигрәк. Әлибай шрик шагыйрь, туган җиренә атайсалына изге тиягенә бөтен җаны белән береккән. Урал моңыннан яралган башкорт баласы Ул — атаклы Салават Юлай туган яктан. Салават районыннан Б\ үзе генә дә күпне сөйли, күпне та ton итә Өстәвенә, ул— 3 Вәлиди-Туган исемле Башкорт милли китапханәсе директоры да... Сафуанны күреп белә башлаганыма тиздән кырык ел тула Әмма ул минем карашка һич тә үзгәрмәде кебек гел яшь. алчак, ягымлы йөз. серле тембрлы, таулар моңын саклаучы тавыш, аз гына хәйләкәр дә кебек шат. җете күзләр... Ә иҗатында — ул үзгәрә, һаман эзләнә, үсә. югарыга омтыла. Бүгенге көндә бик күп кызыклы исемнәре булган, үзенчәлекле, олуг башкорт шигырендә Сафуанның үз урыны, уз биеклеге Без бу санда тәкъдим итә торган шигырьләре - алар тиздән Казанда татар телендә дөнья күрәчәк «Язлар көтәм» исемле сайланма китабыннан алынды, әнә шуны сөй.ш. шуны раслый, безнеңчә Әйе. Салаватлар сукмагыннан табарсыз аны. кадерле укучыларыбыз!