Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ӨМЕТНЕ АКЛЫЙК

1997 ЕЛДА ЖУРНАЛ БИТЛӘРЕНДӘ БАРГАН «БҮГЕНГЕ ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ-ГӘ ЙОМГАК

Бүгенге тагар прозасының халәте күпләрдә бәхәсле фикерләр тудыра. Әдипләр һәм әдәбият сөючеләрнең үзара әңгәмәләрендә, журналның аерым саннарын тикшерү!ә багышланган редколлегия утырышларында, матбугат битләрендәге чыгышларда да соңгы елларда язылган һәм донья күргән чәчмә әсәрләрдән ризасызлык авазлары ишетелгәли Сәбәп нәрсәдә9 Чыннан да. әллә проза жанры аксыймы, әллә сәяси кыйблалар үзгәргән бер чорда язучылар рухи маякларын югалтып, кая барырга белми бер урында таптаналармы9 Момкин кадәр шу ларны ачыклау өчен редакция 1997 сл дәвамында журнал битләрендә бүгенге проза |урында сөйләшү оештырган иде Аерым жанрлар! а багышланган сөйләшүләр, фикер алышулар эзлекле рәвештә байтактан уздырылып килә "Түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр». «Бер сорауга бер жавап» сәхифәсе һәм махсус тематик анкеталарга жаваплар алу да редакциянең эш тәҗрибәсендә еш файдаланыла Алар барысы да бер максатка теге яки бу жанрга әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә, язучыларның активлыгын арттыруга юнәлдерелә Проза турындагы бу сөйләшү өчен дә иң алдан сораулар тәгаенләнде, алар язучыларга таратылды, журнал аша күп санлы укучыларга, әдәбият сөючеләргә барып иреште. Ел буе дәвам иткән фикер алышуда байтак әдипләр, әдәбият сөючеләр катнашты, шулардан 22 авторның язмасы журнал битләрендә басылып чыкты Сойләшү барышында нәрсәләр ачыкланды соң? Фикер алышуда катнашучылар иң элек шуны билгеләп үттеләр Татар прозасының бай һәм көчле традициясе, ныклы тамырлары бар Г Исхакый. Ф Әмирхан. Ш Камал. Г Ибраһнмов кебек каләм осталарының әсәрләре бүген дә укучылар йөрәгендә яши. алар өчен кадерле жан азыгы булып тора. Совет чорында да ныклы идеологта кыса булуга да карамастан, әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен гәшкил иткән әсәрләр ижат ителде Алар бүген дә язучылар өчен осталык мәктәбе булып гора, аларны ижат серләренә өйрәтә һәм олы иҗатка дәртләндерә. Соңгы елларда объектив һәм уубьектив сәбәпләр аркасында китап бастыру, укучылар белән аралашу нык кыенлашуга да карамастан, татар әдипләре уңышлы гына әсәрләр ижат иттеләр Яңа басмалар һәм нәшриятлар ачылу күпмедер дәрәҗәдә уңай роль уйнады, проза шактый төрлеләнде дияргә мөмкин Үзгәртеп кору, демократик бәйсез дәүләт төзүгә омтылыш татар халкының милли үзаңын уятып-кузгатып'жнбэрде Шуның нәтиҗәсе буларак, татар прозасында тарихи һәм документаль жанрлар алга чыкты Милләтнең күренекле уллары һәм кызлары турында кызыклы әсәрләр дөнья күрде Мәйданга күп кенә үзенчәлекле яңа авторлар чыкгы. аларның иҗаты укучыларда билгеле бер кызыксыну уятмый калмады, әлбәттә Шулай ук проза жанрында сурәтләү ысулының төрлеләнүе, байый төшүе дә күзәтелә: кыйссалар, истәлек-мсмуарлар күренә башлады, язучылар каләменнән роман-хроника, эссе кебек язмалар төшеп тора Санап кителгән әлеге сыйфатлар бүгенге татар прозасының шактый өметле икәнен дв раслый. «Казан утларымның тиражы яңадан үсә башлау да Б нигездә прозадагы җанланыш чаткылары белән аңлатыла булса кирәк. Соңгы берничә елда журналыбыз битләрендә «Татар хикәяләре хәзинәсеннән- рубрикасы белән даими рәвештә бирелә килгән әсәрләр дә бүгенге проза үсешенә, һичшиксез, уңай тәэсир ясаячак Әлбәттә, бүгенге проза житешсезлекләрдән дә азат түгел Аларның байтагы объектив характердагы кыенлыкларга бәйле Кыргый базар шартлары халыкларны икътисади яктан матди хәерчелеккә төшереп кенә калмады, ул рух и-әхлакый ярлылануга да китерде. Дәүләтнең ижат кешеләренә, мәдәнияткә, фәнгә игътибары нык кимеде Иҗат кешеләренең, аерым алганда, язучыларның, хезмәте тиешенчә бәяләнми. Соңгы елларда өлкән яшьтәге тәҗрибәле әдипләрнең байтагы гүр иясе булды Алар чын татар мохитында тәрбияләнеп үскән, телнең бөтен нечкәлекләрен белгән, оста каләм ияләре иде Яшь алмаш исә көтелгәннән күпкә аз булып чыкты Башка төбәкләрдә татар мәктәпләре ябылу сәбәпле, әдәбиятка яшьләр, нигездә, Татарстаннан гына килә башлаган иде. Ин аянычы шул: татар авылы үзе дә табигыйлыгын, чын миллилеген күпмедер дәрәҗәдә югалта бара инде Авыл егет-кызлары да күңелләренә милләтебезнең изге рухи-әхлакый хәзинәсен өлкәннәргә караганда шактый аз сеңдереп киләләр. Татар теленең байлыгы, табигый сыгылмалылыгы, нечкәлеге. хиссилеге, миллилеге яшь әдипләрнең әсәрләрендә әлегә шактый сыек чагыла. Язучылар үзләре дә әдәбиятка һәм иҗатның мөһим мәсьәләләренә тиешенчә игътибар бирә алмыйлар Аларны матди кыенлыклар авырлыгы, тормыш кайгысы басты Язучылар берлегендә иҗади җыелышларның, секция утырышларының бик аз уздырылуы да әдәбиятның үсешенә тискәре йогынты ясый. Байтак вакытлар тиргәлә килгән әдәби тәнкыйть соңгы елларда тәмам югалды. Басылып чыккан әсәрләр үзләренең тиешле бәясен алмый, алар хакында җанлы әңгәмә, фикер алышу юк Әсәрләрнең халык һәм әдәбият өчен булган рухи кыйммәтләре үзләштерелмичә, тиешенчә аңланмыйча. халык аңында беркетелмичә кала Бүгенге прозаның житешсезлекләренә карата да әдәби тәнкыйть үзенең принципиаль сүзен әйтә алмый. Шунлыктан әдәбиятта талымсызлык чәчәк ата башлады. Түбән зәвыкка йөз тоткан язмалар күбәйде. Югарыда саналган кимчелекләр бүгенге татар прозасы алдында торган объектив кыенлыкларга барып тоташа Ләкин прозабызның «саф» үзенеке генә булган, ягъни бары тик язучылардан гына торган җитешсезлекләр дә байтак әле. Нинди җитешсезлекләр сон алар? Күп кенә әсәрләрдә авторларның рухи-әхлакый һәм гражданлык позицияләре ачык тәгаенланмый Вакыйгаларны һәм күренешләрне битараф сурәтләү өстенлек итә. Нәтиҗәдә әсәрнең тәэсир көче кими. Авторның вакыйгалар агышын. тормыш күренешләрен тасвирлауга актив мөнәсәбәте, тагын да тәфсилләбрәк әйткәндә, тормыш өчен, аның кая таба, нинди әхлакый кануннар буенча агуы өчен җаваплылык сизүе җитенкерәми Юкса, әдипнең иҗатчы һәм шәхес буларак зурлыгы да нигездә әнә шуңа килеп бәйләнә ләбаса Чама хисен югалтып күләм артыннан куу да язучыны бизәми. Калынкалын роман-повестьларның мәгънәви эчтәлеге тар булу нык күзгә ташлана. Әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларның сайлыгы, заман китереп чыгарган гаять җитди каршылыклар белән чагыштырганда аларнын ваклыгы, тарлыгы әдип- ләребезнең идея-фәлсәфи яктан әзерлекләре түбән булуы хакында сөйли Бу яктан алып караганда без хәзер гасыр башында һәм совет чорында ижат ителгән күп кенә уңышлы проза әсәрләре дәрәҗәсеннән дә нык түбән төштек. Әсәрләрнең тематик яктан тарая баруы да күпләрне борчый. Элекке елларда татар прозасында шахтерлар тормышы, туган җирен ташлап киткән мөһәжирләр язмышы, диңгез-океаннар гизүче татар егетләре һ. б.лар азмыкүпме тасвирлана иде. Мондый темалар бүгенге татар укучысының рухын баета, аның күңел офыгын киңәйтә, шәхес буларак уйлану масштабын зурайта иделәр Икенче төрле әйткәндә, алар милләтнең зур шәхесләре үсүгә булыштылар. Шулай ук бүгенге прозада татарлар таралып яшәгән төрле төбәкләр тормышы да чагылмый диярлек. Мисал өчен, хәзер Урта Азия дәүләтләрендә берничә йөз мең милләттәшебез яши. көн күрә Ә аларның яшәеше безнең бүгенге прозада чагыламы? Себер һәм Әстерхан татарлары турында да шундый ук сорауны куярга мөмкин. Бүгенге көндә татар милләте үз алдына зурдан-зур максатлар куйганда һәм олы, якты уйлар белән яши башлаганда — мондый тематик һәм географик тарлык— безнең прозаның заман таләпләренә, милләтнен иолы рухи ихтыяҗларына жавап бирә алмавы дип аңлашыла Без. татар язучылары, шушы хәлне аклап үзебезнең жыелышларыбызда чаң сугабызмы соң? Бу юнәлештә эшне жанландыру буенча нинди дә булса чаралар билгелибезме9 Кызганычка каршы, йөз меңнәрчә милләттәшләребез, әдәбият сөючеләр таркалган СССРдан бүленеп чыккан бәйсез дәүләтләрдә аерылып калды Безнен китаплар һәм гәзит-журналлар аларга барып җитә алмый Милләт өчен гаять мөһим шушы проблеманы хәл итү буенча әлегә принципиаль чаралар күрелгәне юк. Ул төбәкләрдәге укучылар белән рухи бәйләнеш булдыру кирәклеге көн кебек ачык юкса Бу — милләтебез агачының тармакларын. тамырларын саклау дигән сүз Проза үсешендә күзәтелгән тагын бер кимчелек — чын матур әдәбият әсәрләре кимүгә таба барган бер вакытта әдәби мәйданны документаль һәм мемуар яссылыгындагы әсәрләр күмеп китте Дөрес, бу үзе бер дә начар күренеш түгел, әмма менә чын проза, матур әдәбият әсәрләре нишләп чагыштырмача азрак языла? Ә бит чынлап уйлап караган вакытта прозанын нигезен нәкъ әнә шундый әсәрләр тәшкил итә Җанлы образлар, характерлар яшәешенә нигезләнгән, үзенчә сәнгати чынбарлык хасил иткән, сихри әдәбият дөньясы белән күңелне тылсымлаган. үзенә ышандырган һәм үзенә ияртеп барган әсәрләр күрергә тели укучы бүгенге прозада Сөйләшүдә катнашучыларны нык борчыган мәсьәләләрнең берсе тагын шул: соңгы елларда прозада «негатив», «кара» проза үрнәкләре артык ишәеп китте Әйе. бер караганда, авторларны аңлап та була Чыннан да. урыс империясе эчендә озак еллар яшәп һәм совет чоры диктаторлары заманында халкыбыз, аның намуслы уллары, кызлары гаять зур авырлыклар күрде Безнен милләт вәкилләре империя балтасы астында меңәрләп кырылды Бүгенге тормыш та кара төскә, җинаятькә, пычраклыкка үтә бай Монысы — һич тә кире кагып булмастай тормыш хакыйкате Монысы -безнен кырыс чынбарлыгыбыз Ләкин... Ләкин чынбарлык ничек кенә пычрак булса да. адәм баласы барыбер яши һәм ул яшәргә тиеш! Ә ул ничек, нинди тормышка омтылып, нинди идеалларга таянып, кая таба ымсынып яшәргә тиеш сон? Анын жан. күңел омтылышы нинди булырга тиеш? Кызганыч, күп кенә әдипләребез әсәрләрендәге каһарманнарны әнә шундый перспективалы уйлар белән баетмыйлар Укучыга да киләчәк өчен яктылык калдырмыйлар диярлек Тормышта да, әдәбиятта да гел кара төсләр һәм кара көчләр генә тантана иткәч кеше ничек яши алырга тиеш9 Шул уңайдан соңгы елларның проза әсәрләрендә натурализм күренешләренең артык күбәюен дә билгеләп үтү кирәк Укучының аңына да. хисенә дә тәэсир итми торган мондый күренешләр аркасында әсәрләрнең күләме бик тә зурая, нәтиҗәдә аның тарту көче кими, сәнгать дәрәҗәсе түбәнәя Кайбер авторларның мәхәббәт күренешләрен тасвирлаганда натуралистик мавыгуы да берни белән дә аклана алмый Кызганыч, әнә шундый рухтагы әсәрләргә каршы куярдай, романтик күтәренкелек биргән әсәрләрне соңгы елларда безнен китап укучылар бөтенләй диярлек күрми башладылар Г Ибраһимовнын «Табигать балалары». «Сөю- сәгадәт»е шикелле. М Әмирнең «Агыйдслс» һәм Ф Хөснинең «Йөзек кашы» кебек әсәрләрне сагына хәзер татар укучысы Юк. романтик әсәрләр дигәндә сүз тормышны буяу, бизәү һәм реаль тормыш конфликтларыннан качу турында бармый Ә кеше күңеленә, анын рухына, җанына дәрт бирердәй, канат куярдай әдәби-сәнгати көч турында бара Әдәбиятыбыз хәзинәсендә элек көчле булган бәрәкәтле һәм шифалы ул агымны хәзер ул безгә бигрәк тә тансык булган чорда югалтмыйсы иде биг Әсәрләрдә унай геройның югалуын да шушы ук уйларга ялгап әйтергә кирәк Бүгенге көндә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе җәмгыять каршына иң үзәк проблема булып килеп басканда, анын мөһимлеге, актуальлеге тагын да арта төшә Хәзерге чынбарлык яшәү өчен бик тә авыр, катлаулы булса да. анда күбрәк кара көчләр өстенлек итсә дә барыбер арада энже кебек балкып торучы. нык иманлы, керсез күңелле, кешелекле кешеләр дә күп бит әле. Әдәби әсәрләрдә әнә шундый якты шәхесләрнең бай рухлы эчке дөньяларын сурәтләп, алар башыннан кичкән авыр хәлләрне тасвирлап, нигә әле безгә кеше рухының матур мөмкинлекләрен, олы мөмкинлекләрен күрсәтмәскә9 ! Нигә әле без бүген бигрәк тә яшь буыннар күңеленә матур, изге орлыклар салмаска тиеш?! Моны бүген яшәгән әдипләр эшләмәсә тагын кем, нинди көч эшләр?! Хезмәт кешесенә, аның эчке дөньясына игътибарның нык кимүе дә уңай күренеш дип бәяләнә алмый. Тормышның, яшәүнең нигезендә мәхәббәт һәм хезмәт ята икән, безнең татар прозасы да менә шушы олы хакыйкатьтән ераклашырга тиеш түгел. Чөнки кеше күңеленең иң кадерле, иң мәгънәле хис- кичерешләре дә нигездә әнә шул зур хакыйкатьләр тирәсендә туа һәм яши Шәхеснең чын бөеклеге һәм матурлыгы да әнә шундый яктылыкта яхшырак һәм тулырак күренә. Димәк, биредә безнең әдипләр өчен әле бик күп ачылмаган рухи хәзинәләр ята. Сөйләшүдә катнашучылар бүгенге байтак әдипләрнең ижади фантазиясенең шактый ук ярлы булуын да билгеләп үттеләр. Ә бу хәл исә үз чиратында әсәрләрнең идея-эстетик жегәрен киметә, аның колачын тарайта. Билгеле, көчле ижади фантазия — ул талантның аерылгысыз өлеше. Хәзер басыла торган роман һәм повестьларда композиция-сюжет таләпләренең санга сугылмавын дискуссиядә катнашучылар аеруча борчылу белән билгеләп үттеләр. Чыннан да, артык зур күләмле әсәрләр күбәйгән икән—бу асылда әлеге таләпләрнең үтәлмәве нәтижәсе. Авторларга карата редакторларның тиешенчә таләпчәнлек күрсәтмәүләре дә күз алдында. Нәтиҗәдә укучыга еш кына артык зур күләмле, көпшәк эчтәлекле әсәрләр тәкъдим ителә Әйе, ижат кешеләре арасында канатлы сүз булып йөргән «кыскалыкта— осталык» дигән тәгъбир соңгы елларда онытыла төште кебек. Хикәя жанрына мөнәсәбәт моны аеруча ачык чагылдыра. Без хикәянең сүз кадерен белергә өйрәтүче, аз күләм белән зур мәгънәләр бирергә сәләтле, тирән фәлсәфи фикерләр сыйдыра алган житди жанр булганын онытып җибәрәбез. Кайбер яшьрәк язучылар исә, башта хикәядә көчен дә сынап карамыйча, шунда ук зур күләмле әсәрләргә кереп китә. Бу мәсьәләдә үзебезнең хикәя осталарының тәҗрибәсен өйрәнү дә җитми. Әдәби журналлар да әлеге жанрга урынны мул бирәләр дип әйтеп булмый. Шулай ук прозада юмор-сатира әсәрләренең аз булуын да гадәти хәл дип санарга ярамый Тормыш үзе купкырлы булган сыман, безнең проза да аны бөтен булган төрлелегендә, жанлылыгында чагылдырырга тиеш. Ә юмор-сатира ул- укучының яраткан жанры. Бездә аз санда булса да бу жанрның күренекле осталары бар. Әмма аларга да ижади активлыкларын тагын да арттырырга һәм үзләренә яшь алмаш үстерү турында да уйланырга кирәк түгелме икән? Детектив һәм фантастик әсәрләр бөтенләй язылмый дип булмый, әмма алар гына бүгенге укучының зур ихтыяҗын канәгатьләндерми әле Замана бу жанрга бигрәк тә зур таләпләр куя. Хәзерге тормыш чынбарлыгы үзе үк детектив әсәрләргә охшый барган бер вакытта, бу жанрда язарга алынган әдиптән инде зуррак фантазия һәм киңрәк, тирәнрәк фәлсәфи гомумиләштерү сорала. Әлеге сөйләшүдә катнашучылар бигрәк тә ассызыклап шуны билгеләп үттеләр: соңгы елларда телебезнең нәфислеге, сыгылмалылыгы әдәби әсәрләрдә тиешенчә чагылмый Күпчелек проза әсәрләре коры һәм тәэсирсез тел белән языла Хәзерге прозада шигърилек, хислелек кимү нигездә әнә шуның белән аңлатыла. Ә бу инде кеше күңеленең нечкә кыллары чиртелмичә кала дигән сүз. Шуның белән бергә сөйләшү барышында бүгенге прозаны үстерү өчен кирәкле чаралар һәм оештыру эшләре дә аталды. Алар нин- диләр соң? Әдәби журналларда елның иң яхшы әсәрләрен билгеләп бару кирәк. Бу — талантлы әдипләр өчен стимул булачак, яшь әдипләр өчен үзенчә бер үрнәк ролен үтәячәк, ә укучыларга әдәбият диңгезендә дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәчәк Ел дәвамында басылып чыккан әдәби әсәрләр турында әдипләрнең җыйналып сөйләшүләрен, ел йомгакларына багышланган җыелышларны оештырырга кирәк Бу юнәлештә элек яшәп килгән матур традиция онытылмаска тиеш Прозаның аерым проблемалары буенча фикер алышулар, бәхәсләр, дискуссияләр оештыру да эшкә ярдәм итәчәк Соңгы елларда әдәбиятка килүче яшь талантларның әдәби әзерлеге түбәнәю сәбәпле, Язучылар берлегендә алар өчен әдәби курслар оешыру максатка ярашлы булыр иде Басылып чыккан проза әсәрләренә бары тик күләмгә карап кына каләм хакы түләү әсәрләрнең сыйфаты өчен кызыксынуны бетерә, шуңа күрә мондый алымнан оаш тарту эшне яхшыртырга ярдәм итәр иде Яхшы сыйфат өчен түләү дә яхшы булырга тиеш Шулай ук, талантлы язылган, югары сыйфатлы әдәби әсәрләрне яхшылап пропагандалый белергә дә кирәк Укучылар белән очрашуларны, укучылар конференцияләрен даими үткәрү максатка ярашлы булыр иде. Алар әдипләр өчен ике яклы элемтә булдырырга, димәк язучының рухи һәм социаль тәжрибә белән баюына булыша. Бу чаралар әдәбиятның колачын киңәйтәчәк Тагын ике елдан без яңа гасырга — яңа меңъеллыкка — 2000 нче елга атлап керәчәкбез. Менә шушы яңа чорга безнең татар милләте нинди хәлдә, ә тагын да мөһимрәге, алга нинди өметләр белән килеп керә? Ул алдагы елларда нинди эчке кануннар, нинди рухи-әхлакый принциплар буенча яшәргә тиеш? Искә төшерик: без яшәгән XX гасырның тәүге елларында татар халкы зур күтәренкелек кичергән. Яңа гасырга —XXI гасырга — атлаганда да әнә шундый олы оптимизм белән рухланасы иде Шундый зур өметләр белән карый бүген милләтебез язучыларга, каләм ияләренә кеше рухын, кеше жанын тылсымлый алучы сүз осталарына. Милләтебезнең әнә шундый олы өметен акласак иде! Яңа гасыр бусагасын чын мәгънәсендә бар яктан да көчле милләт булып атлый алсак иде! Әдәби тәнкыйть булеге.