Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУ ӨСЛӘРЕНДӘ ПАРОХОД

ИСТӘЛЕКЛӘР КИТАБЫННАН Әллә болыт, әллә рәшә — Аръякта зәңгәр томан. Көн дә бер барып адашам. Көн дә бер исән чыгам. («Зәңгәр томан» шигыреннән! Башлаганчы... Узган ел журналда нәкъ шушы ай санында—«Хыялда туган калам» исемле автобиографик повесть басылган иде. Анда минем тәрҗемәи хәлемнең Казан чорына караган оер өлеше теркәлгән. Ә балачак һәм үсмер вакыт шрым инде язылмас, дип уйлаган идем. Биографиягә караган вакыйгаларны мин әлегәчә язылган әсәрләремә күпләп өләшә тордым. Туган җир туфрагында шытып үскән шигырьләрдән, лирик язмалардан. парчалардан тыш. күләмле әсәрләр-«Сез аңларсыз мине» поэмасы Яшьлегемне эзлим». «Дүрт монолог». «Аязучан болытлы һава» повестьлары һәм олешчә «һәйкәл» драмасы үзем шул елларда кичергән вакыйгалардан гыйбарәт иде оит .Каоатлану ихтималы истәлекләр язудан мине тоткарлап килде Ләкин «А ыялда туган калам» повесте басылгач, куп кенә укучы tap. биография читенрәк хәлдә күренсен өчен. балачак һәм үсмер чак tap турында да язып китү зарур дигән фикер әйттеләр һәм шуңа ышандырдылар Шул сәбәп аркасында, узган елларга тагын да әйләнеп кайтырга тиеш булдым һәм шул сәбәп аркасында, «Хыялда туган калам» нан алдарак языласы әсәр вакыт ягыннан арткарак калды Кабатлану очраклары дигәндә, хөрмәт w укучыларымның күңел киңлегенә һәм аларның мәрхәмәтенә исәп тотып, ышанып калам Хәерле сәгатьтә! омернең беренче таннары инде күптән еракта, гүяки, дәрья аръягында калган. Зәңгәр томан, зәңгәр рәшә уйларымны шул таба чакыра. Еллар үтәли шул якка карыйм Анда, i үяки. бөтенләй чит дөнья, һәм дөньяга килеп, күзләрен беренче мәртәбә ачкан бала, гүяки, мин 1үгел. Еллар, ахры, алмаштырган мине. Адаштырган юллар чагында Мин үземне бүтән итеп тоям. Караганда борылып артыма Бигүк зиһенле була алмаганмыныр инде. Кошлар һәм җәнлекләр миннән акыллырактыр, диясем килә Аларның күбесе яз көне, җәй алдыннан туып, көзгә һәм кышка чаклы ныгып, чыныгып өлгерә һәм салкыннарга бирешмичә, исән кала. Ә мин кыш туганмын Мин туганмын карлы декабрьнең Буран котырып торган мәлендә Аңымда дөньяның ачыла баруын ничегрәк тойдым, вакыт мәгънәләренә ничегрәк төшенә бардым икән? Яшәү дигәнең ниндирәк рәвешләрдән гыйбарәт булган? Шуларны күз алдына кигерергә тырышам Атлы арба келтер-келтер каядыр бара Тормыш арбасы бәлки шулдыр. Арбада әти. әни һәм мин. Өстемә юрган ябылган Әти: «Баланың өсте ачылмасын», дип, әнигә сүз куша. Әни әледән-әле миннән «Җил үтмиме, салкын түгелме?» дип сорый. - Юрганның ачык калган төше юкмы'.’ Тиз генә җавап ала алмаганлыктан. соравын ачыкларга тиеш була - һава күренәме? Хәтергә шул уелып калган юрган, күрәсең, сарык йоныннан ясалган булып, кайбер урыннары укмаша төшкәнгә, якчылык күренгәндер Шунлыктан мин әнигә: һава күренә, дип җавап бирәм. Әни юрганны рәтләбрәк япкан була Хәзер күренәме һава? Күренә һава. Өшисеңме? Өшемим. Шуннан соң икесе дә тынычлангандай булып, сәфәр көйле генә дәвам итә. Келтер-келтер, келтер-келтер. Ара-тирә юрган чынлап та ачылып куя да. юл чигендә искиткеч матур күренеш балкып китә Алсу, көрән чәчәкләр. Соңыннан төшенүемчә, ямь-яшел кыр эт эчәгесе чәчәкләре белән бизәлгән булган икән. Зәп-зәңгәр офык Яшелле-зә- ңгәрле салкынча җил колакка кереп, зеңли башлый. Дөньяның хәтергә кереп кан ап беренче парчалары әнә шундый Кузиең, зиһеннең беренче Г ачышы, яшәүнең беренче кыйпылчыклары. Хәзергә бик кечкенә ачыклык өсне юрган томалау белән ябыла да куя. Беренче сурәтләр Мәгънәви хәбәр шуннан гыйбарәт без өчәүләп әнинең үскән авылына Түбән Аташка кунакка барганбыз. Атыбызның төсе дә истә: кызыл туры, кашка ат. Маңгаенда ялы кызлар чәче кебек тигез итеп киселгән һәм җилкә яллары ике яктан җилфердәп тора. Үзебезнең ат. Көн саен ихатада чирәм чемченә. Ихатада аның булуы авылның әле күмәк хуҗалыкка берләшмәгәнен күрсәтә Димәк, миңа яшь ярым. Зиһен күзләре шул чакта ачыла башлаган, дигән сүз. Хәтер эше башланган. Яшелле-зәңгәрле манзаралардан сон сурәтләр күбәя барган. Шуларның берсе — фаҗига белән бетә язганы — томан эчендәге сыман төсмерләнә. Көн уртасы булгандыр, чөнки ул бик матур, якты иде Миннән ун яшькә олы апам суга китеп бара. Аның артыннан иярмәкчемен. Мәгәр апам ашыга, иярмәскә куша. Тиз-тиз атлап китсә һәм шулай үз сүзен итсә дә. мин дә уемнан кире кайтмыйм, атлый бирәм Саз аркылы салынган салам күпер аша узганымны чама белән хәтерлим. Аннары булганы, әйткәнемчә, томан белән капланган. Чишмәгә илткән саз буе сукмагыннан түгел, икенче якка, урманга кереп киткәнмен. Хәтеремдә арганчы елап, шыңшып йөргәнем, тәмам хәлдән тайгач исә. ниндидер киртәгә сөялеп торганым шәйләнә. Калганы әни сөйләве буенча билгеле Мин чыгып киткәч, күп тә үтмичә, күкне болыт каплап, яшенләп-күкрәп. чиләкләп, яңгыр коя башлаган. Мин шул яңгыр астында, су баскан урман эчендә ярты көн диярлек адашып йөргәнмен. Яңгыр туктап, күк тынычлангач. кояш баер алдыннан гына эзләргә керешкәннәр. Апам әйткәндер, бәлки, юнәлешне дөрес чамалап, урман ягына менгәннәр. Ниһаять, шыңшыган тавыш ишетеп, мине тапканнар. Урман читендәге киртәгә сөялгән хәлдә, торам да торам икән. Шул күренешне күз алдына китерсәм, хәзер дә үземне түгел, гүя чит баланы кызганып куям. Адашулар, ялгышулар артык та иртә — яшь ярымнан ук башланган икән, дияргә мәҗбүр булам. Инде кыш ае. декабрь булса кирәк. Миңа ике яшь дигән сүз. Капкадан урамга чыгам. Якындагы саз чишмәсе тирәсендә- ыгы-зыгы. Таудан тезелешеп, зур-зур ит кисәкләре күтәргән абзыйлар менә. Уналты өйдән торган бөтен авыл дәррәү кузгалган. Саз буенда гына түгел, бөтен урамда канлы күренеш Берни аңламыйм, билгеле, ләкин күрәм Кызганыч төсләр күңелдән шушы көннәргәчә җуелмый кала бирә. Безнен гаилә дә шул шаукымга кушылган, ул да үзенең артык малларын юк иткән. Без өч малай, өчебезгә дә аталган тайлар булып, минем исемгә аталган тайны да суйганнар. Шуны, нишләптер, кич җиткәч кенә беләм. - Ник суйдыгыз, ник минем тайны суйдыгыз9 ! — дип. өзгәләнеп елавым хәтердә. Фажиганың сере миңа берничә дистә елдан соң гына килеп җитте малларны колхозга керү алдыннан шулай кырганнар икән Ә сабый күңеле мондый хәлләрне кабул итми. Аңарга үсү өчен яктылык, яхшылык кирәк. Ул шуңа омтыла, шуны күрә һәм хәтеренә сала. Аңлап җиткермәсә дә. Җылы, якты июнь ае. Миңа дүрт яшь ярым. Әтинең туган авылына Игмәткә кунакка барганбыз. Авыл читендә, чирәмлектә малайлар, кызлар. үзләренә күрә кызык тапкан булып, чөкердәшеп йөриләр. Алты- җиде бала Кыз балаларның берсе минем игътибарны ныграк җәлеп итте Ул минем кебек кунакка килгән бугай. Матур киенгән. Чәчләре алдан тигез итеп киселгән — безнең атныкы төсле матур. Җилкә ягыннан ике толымга күк төсле тасма үрелгән. Шакмаклы, хәзергәчә әйткәндә, шотландка күлмәге кызның чибәр битенә, билбау кысып торган нечкә, нәфис гәүдәсенә шулкадәр килешә, аңардан күзне аласы килми. Яланда күпме уйнаганбыздыр, аның шул матур кыяфәтеннән, чәчәкләрме, яфраклармы өзүеннән, челтерәп көлүе, сөйләшүеннән әллә нинди гаҗәеп ямь күреп. шатлык сыман хис тоеп йөрдем Бу нәрсә булды икән9 Берничә ел элек, арбада барганда, юрган ачылгач, чәчәкле кыр күренеп киткән кебек, әле күзгә күренми юрган мәхәббәт офыгын каплаган япманың ачылып куюы идеме икән әллә? Югыйсә, ник соң шушы көннәргә хәтле шотландка күлмәкле шул кыз бала хәтердә саклана 9 Яшел чирәмлектә ул һаман сабый кыяфәтендә йөри Күз алдына китерәм дә «Хәзер ул кайда, исәнме, язмышы ничек булды икән9 Бәхетле генә булса икән!» дип уйланам Ничек, ничек шулай була ала икән? Аңламассың кеше күңелен. Аңламассың бу дөньяны Зиһендә ул төрле рәвешләре белән ачыла, киңәя бара. Яңа сүзләр, яңа вакыйгалар өстәлә. Безнең авылга берзаман Казакъстаннан унмы, унбишме гаилә килеп төште һәр өйгә — бер гаилә Җәй буе авылда нинди эш булса, шуны эшләп йөрделәр. Безгә дә ирле-хатынлы гаилә урнашкан иде Беркемнең дә алардан зарланып сөйләнгәнен хәтерләмим Әмма бер көнне кыргыз апа янына (нишләптер, ул чакта казакъларны да кыргыз дип йөртәләр иде) ниндидер кунак апа килеп, әүвәл адәмчә генә шатланышып күрештеләр. Без өйдә икс яшькә олырак Әгъния апа белән икәү генә идек Зурларның барысы да ындыр табагында, ашлык суккан җирдә Башта казлар кебек куанып каңгылдашкан ике кыргыз апа. бермәлне сәкегә утырдылар да. аннары кочаклашып, җан-фәрман еларга керештеләр. Күзләрендә тамчы яшь юк. ә үзләре шундый кызганыч улыйлар, без. нишләргә белмичә, миңгерәп калдык. Куркыпмы, кызганыпмы, без дә елашабыз. Кыска гына арада булса икән. юк. ярты көн диярлек улаштылар. Азакта икебез дә әйдәп чыгып качарга мәҗбүр булдык кичен әнкәйнең бу кыргыз түтәйләрне артык тузынмыйча гына әрләгәнен хәтерлим. — Балаларны куркытып, шулай кычкырырга, менә тагы, запканнар. Берничә ел күрешмәгән кардәшләре белән очрашканда, казакъ хатыннарының шулай кычкырып елау йолалары бар икән Бәлки, гореф-гадәт белән бәйле булганга күрә, әнкәй бик күтәрелеп бәрелмәгәндер Икенче юлы әткәй дә ирләренең берсенә шулай ук каты бәрелмичә генә искәрмә ясаган иде. Казакълар ашлык сугуда катнашты Эчә торган салкын су ындыр табагына мичкә белән китерелә Үзсбсзнекеләр чәй кайнату өчен суны мичкәнең аскы бөкесен ачып агызса, казакълар туп-туры өске авызыннан котелоклар тыгып алырга ашыга Шуны күреп, әти бермәлне Тилгуз дигән казакъ абзыйны туктаткач, бүтәннәре әти алдында алай эшләми башладылар. Әйтәсе килгәнем шул авылыбыз бу көтелмәгән, чакырылмаган кунакларны рәнҗетмәде. Кыш якынлашканда аларга землянка казыштылар Безнең ой каршында клуб хәтле землянка барлыкка килде. Казакълар шунда җир идәндә йоклый, ашаргаэчәргә әзерли, ашый-эчә һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Икенче төрле әйткәндә, тимерчелек алачьп ы да шунда. Чиләктер, чүлмәктер төзәтәләр. Авыл малайлары кызларына йөзек ясыйлар Ун тиенлек акчадан мина да ясап бирделәр Урта бармагыма бик тә таман иде Соңга таба йөзекләрне үзебез дә ясарга өйрәндек Алар киткәннән соң. акрынлап, ун тиеннән унбиш, ә аннары егерме тиенгә кадәр үстек Үзебезгә ясау гына түгел, авылның бүтән апаларын, кызларын да йөзеккә аптыратмадык. Кунаклар кышкы айларда «Илемезгә кайтамыз. Кустанайга кайтамыз». дип сөйләшә башлаганнар иде Я» җиткәч, чынлап та киттеләр Соңыннан белүебезчә, бу кешеләр колхозга кермәс өчен шулай качып йөргәннәр икән Үзләре исә монда барыбер колхоз эшендә катнаштылар һәм шулай күмәк тормыш мәктәбе уздылар булса кирәк Үз якларына кайткач, колхозга кергәннәр Сугыш алдыннан сагынып аерым-аерым килеп ки гкәләүчеләр шундый хәбәр китерәләр иде 3 «к у.»м н 33 Казакъларның безнең авылда яшәве, мөгамәләләре нәкъ дусларча булды Халыклар дуслыгының казначага әйләнмәгән мисалы һәм үрнәге шушы булгандыр, диясе килә. Алар киткәч, юксынмадык та микән әле. һәрхәлдә, буш землянка күңелсезрәк, шомлырак булып калды. Көз көне анда шалкандыр, чөген- дер-кишердер, бәрәңгедер һәм башка яшелчәдер тутырылган иде. Кыш көне, нишләптер, янгын чыгып, җимерелде. Мондый хәлне ул чакта кулак калдыкларына сылтау гадәте булгаласа да, безнең авылда андый кешеләр булмагангадыр, яман сүзләр ишетелмәде Землянка тыныч кына юкка чыкты Озак та үтмәстән җир белән тигезләнеп, хәтерләрдә генә калды. Хәзер анда әүвәлгечә каеннар шаулап утыра. Шунысы гына аянычлы, күчмә халыклар чире йоккан диярсең, инде авылыбыз үзе дә бетеп бара. Ул да кемнәрнеңдер хәтерендә истәлекләргә әверелеп кенә калыр микәнни? инем күзгә күренә башлаганда, безнең йорт-каралты шундый м рәвештә иде Ике өй: берсе урам якка, көньяк-көнбатышка. икенчесе төньяк-көнчыгышка каратып салынган. Арада өйалды һәм чолан. Яшәвебез күбесенчә урам як өйдә Авылның без иң түбән очында, саз белән чикләнгән төшендә. Саз ягында клуб зурлыгы амбар. Хуҗалык кирәк-яраклары, арба-чана, камыт-ыңгырчак һәм бүтән вак- төяк шунда. Сыер-сарык. кош-корт аңа чапрыш булган абзарда. Урам ягында шулай ук саз. Ягъни, йорт-курабыз ярым утрау төслерәк җирдә утыра. Печәнлек роле үтәгән саз артында егерме сутыйлык ындыр бәрәңге бакчасы. Аның арты—урман Авыл үзе урман эчендә. Урамы бер генә яклы. Каршы яклап, авылның буеннан буена сузылган сазлык уртасыннан инеш ага Кыш айларында бозлы ачык урыннарда тимераякта йөреп, тау шуып, бала-чага чыр-чу килә. Безнең ихата кырыендагы саз артында Чишмә тавы дигән, утрауга тартым җир Утрау сыман тәбәнәк таулыклар Базы елгасына җиткәнче дәвам итә. Дүрт тау - чишмә тавы, ур арты (авыл җирләренең казна урманы белән чикләнгән өлешләре шундый урлар — траншеяләр белән әйләндереп алынган), аннан ары Елан тавы. Аннан да арысында аклан күбрәк булганлыктан, җәй көннәре үлән өсләре кыпкызыл җиләкләр белән чуарлана. Сазлыклар һәм урманнар артында — басулар, болыннар. Чама белән авылыбызның рәвеше менә шулардан гыйбарәт. Дүрт- биш яшемдә бу манзара минем күңелгә тулысы белән күчеп урнашкан иде инде. Сурәтне төгәлләү өчен шуны гына өстисе кала. Ихата саз яклап та, ындыр артында да урлар һәм алар читенә корылган читән һәм киртәләр белән әйләндереп алынган. Саз яклап, бакчага су сибер өчендер, берничә кое казылган. Шуларның ераграгы төпсез кое икән. Төбендә аждаһа ята. Якын барсак, безне йотачак.Кайчакларда кое янына болытлар төшә дә, аждаһа, болытка утырып, күккә күтәрелә. Яшеннәр уйнатып, күкләр күкрәтеп, тантана итә. Туйганчы бәйрәм иткәч, тынычланып, яңадан коесы төбенә чума Әнкәй дә, әткәй дә аның шулай шашып уйнаганын үз күзләре белән күргәннәр. Кайчакларда үзебез дә болытлар эчендә аны күрергә тырыша һәм күргән төсле дә була идек. Шунысы гына мәзәк, салкын көннәр җиттеме, кое шакырдап туңа да. кызганыч дәрәҗәдә серсез булып кала Аждаһа, кошлар шикелле, суык- ган качып, ерак илләргә китә бугай. Кошлар артыннан безнең иярәсе кил.ми әле. Безгә үзебезнең чытырман урман киңлегебез бик җиткән. Сазлыкларыбыз исән булсын. Без анда тимераякта, әгәр анысы булмаса, 34 болай аяк киеме белән дә бик матур шуабыз Чаңгы яки чана белән таудан очып төшүләрне әйтәсе дә түгел. Күшегеп, туңып өйгә кайтсаң, әти исән чакта әле өй җылы И бәхетле чак! Урман уртасында утырса да. күпчелек елларда авыл мичкә салам яга Безнең өчен монысы да бәйрәм белән бер Мич каршында өелгән саламда мәче малайлары, сарык берәннәре белән әүмәкләшеп уйныйбыз, мәтәлчек атабыз, ялкын телләренең талпынаталпына җилпенүен карап, ләззәт кичерәбез. Әткәй шунда. Кем беләндер, эскәмиядә сөйләшеп утыра. Бик тә кәефле чакларында тезләренә менеп утырам да. ул исә миңа саламнан кәрзиннәр, тагын нәрсәләрдер үреп бирә, һәм өй җылына. Мичтә итле бәрәңгеме, боткамы, шалканмы пешә Атнага бер мәртәбә ипи салына. Шактый еш кабыклы бәрәңге куела. Мичкә ягылган һәр кич бәйрәм инде менә. Иллә дә мәгәр бу бәхетебез озакка бармады шул Әткәйнең йөрәге авырта Приступ дигән нәрсә ешая төште. Мондый чакта ул. өстәлгә таянган хәлдә, сулыш ала алмыйча интегеп утыра Без аның үзеннән һич тә ким газапланмыйбыз. Ниндидер коточкыч хәл киләсен сизәбез. Бер елны, кичке эңгер төшкәч, ни өчендер ризасызлык белдереп, әнкәй әткәйне шелтәли. Бүлмә аркылы ишетәм. Ничек инде шулай, әзерләнмичә-нигмичә. шундый зур эшкә тоты- нмак кирәк. Синнән чыгар инде. Икенче юлга калдырыйк Әти көттеребрәк җавап бирә һәм бәхәсләшмичә генә — Сөйләшенгән инде,—дип куя — Икс көннән килен җитәләр Иргәгә үзең бар да әйт. килми торсыннар — Хәзер уңайсыз, вәгъдә бозу була Учакта вак утын чытырдый башлый. Әнкәй, сөйләшүдән файда юк. дигәндәй, үз шөгыленә керешә Шулай ике көн дигәндә, кемнәрдер килеп, ихатаның икенче ягында яңа нигез казырга керештеләр. Икс өйдән торган йортны сүтеп, бер өйгә калдырдылар. Сентябрь башларында башланган эш октябрь азакларында төгәлләнеп тә куйды Яшәү мәйданы бермә-бер кечерәйсә дә, без моны тоймадык Киресенчә, кыш көне өебез элеккегә караганда да җылырак булды. Әткәй күбрәк белгән һәм киләчәкне дөресрәк күргән булып чыкты. Шуннан соң ике ай чамасы вакыт үткәч үк, аның йөрәк авыруы тагын да көчәеп, бер көнне бөтен тәненә кызыл гимгелләр чыкты. Әни елый, үрсәләнә. Әти аны тынычландырмакчы. Өзек-өзек булып, хәтердә шул сүзләре җәрәхәт рәвешле уелып калган Кызыл тимгелләр Хәерлегә түгел инде ул. Әнә бит. юкка чыктылар. и ходаем! Ул хәтле өзгәләнмә, кортка, сабыр бул. Рәнҗемәскә тырыш Күп игелек күрсәтә алмадым, балалардан күрергә язсын Балаларны укытырга гырыш -Әткәйнең васыяте шушы иде Икенче көнне аны Дү- ртөйле авылы больницасына алын киттеләр. Өч-дүрт көн узгач, безгә җизни г иешле Миһран исемле абзый ат белән аның хәлен белергә киме 1935 ел башы Минем исәп буенча беренче февраль. Салкын аяз көн. Әнкәй белән мин. тәрәзә янына басып, атлы чана күренмиме дип. сәгатьләр буе тәрәзәгә карап тордык. Исән кайтамы, юкмы дип. аһ игәбез Нишләп без икәү генә булдык икән? Сәбәбен хәтерләмим Бу вакыт га без җиде бала, түткөйдән кала (үзебезнең авылның югары очына кияүгә киткән иде), бөтенебез өйдә ләбаса Бер мәлне чынлап га атлы чана күренгәч, урамга ашыктык Чана алдында бер генә кеше утыра Хәлне шундук атадык Шушы минуттан башлап, без ятимнәр Аякларында тарихи вакыйгалар каһәре ревматизм иде Үләр алдыннан аяклары нык шешкән Врачлар, җылыга кертмәү хәерлерәк булыр дигәнгә, гәүдәсен өйалдымдагы ушага куйдылар Тәүлек буе шунда яг гг.г Сәер дә. коточкыч кызганыч га Без үзебезнең әтиебез яныннан узганда, ни өчендер, куркабыз. Бигрәк тә—караңгыда. Дөньяда иң нык яраткан кешеңнән курку... Аңлашыла торган нәрсәмени бу?! Икенче көнне аны күмделәр. Кышкы көн кыска. Күмүчеләр кайтканда, караңгы төшкән иде инде Безнең күңелне шундый ук салкын, шомлы караңгылык басты. Кояшыбыз батты безнең, кояшыбыз сүнде... Берничә көн элек төпчек энебез дөньяга килгән иде. Әткәйне күмеп кайтышлый, мулла абый аңа Әдип дигән матур исем кушты. Җиһаннан берәү китте, икенче берәү килде. Дөнья өчен югалту юктыр, бәлки, ә менә безнең өчен бу югалтуны һичнәрсә белән алмаштырып булмаячак! Бу чакта миңа нәкъ җиде яшь. Күп нәрсәне аңлый алмасам да бөтен нәрсәне күреп торам. Әйе. таң аткач та яктырмады көн. Авылдашлар килә, кайгы уртаклашалар. Ләкин ник кимеми соң кайгы.’ Ә бәлки, киресенчә арта гына. Ишек ябылып тормый диярлек. Керәләр дә аһ итәләр, керәләр дә елыйлар, бигрәк тә— хатын-кызлар. Кайгы уртаклашырга тырышулары аны тирәнәйтү, җәрәхәткә сүрелергә ирек бирмәү булып чыга. Нишләмәк кирәк. Килмәсәләр дә, әйбәт булмас иде бит. Әйе, ул көнне авыл кешеләреннән беркем дә килми калмагандыр. Аннары авыл Советы, колхоз җитәкчеләре килеп, артык борчылмаска киңәш биреп, киләчәктә безнең гаиләне онытмаска, ярдәм вәгъдә итеп киттеләр. Әмма, дөресен әйтим, шуннан соң аларның аяклары бүтәнчә безнең бусаганы атлап кермәде. Мин бу чакта хәреф таный һәм укый ала идем инде, мәгәр рәтләп яза белмим әле. Шулай да басма хәрефләр белән әткәйне күмгәч булган хәлләрне хикәя итеп язганымны оныта алмыйм. Бер дәфтәр бите тулды шул «әсәр» белән. Ул шундый җөмлә белән төгәлләнә: «Әйтерсең, безнен өй елау йорты иде.» Беренче әсәр... Аны язу уе ничек килде икән башка? Якын-тирәдә мондый эшкә үрнәк күрсәтерлек, йогынты ясарлык беркем дә юк иде. Күрәсең, шул көннәрдә күңелдә җыйналган әрнү түзә алмаслык газаплар, кечкенә җаныма сыеша алмыйча, иреккә чыгарга тырышкандыр һәм ярларыннан ашкан су сыман, ташып чыккандыр. Чын әсәрнең бары тик шул рәвештә генә дөньяга килүен ул чакта мин. әлбәттә, башыма да китерә алмый идем әле. . тадан бала яшь калса, шул бетерә малларны», дип җырлаган халкыбыз. Нишлик соң, халык әйтсә хак әйтә. Әтидән җиде генә яшьтә калуым сәбәпле, аның ягыннан булган шәҗәрәсе хәтердә бик аз сакланган. Еллар барышында апаларым, уйиый-уйный, анын документларын каядыр куйган, юк иткәннәр. Китаплары, календарьларга теркәлгән язмалары да шундый ук язмышка дучар булган. Мин белгән ата-баба шуннан гына гыйбарәт: әти — Фәтхелбаян, анын әтисе Мирзаян, Мирзаянның әтисе — Ахун. Икесе дә указлы муллалар. Исемнәре минем өчен билгесез калган элгәрләре — барысы да муллалар. Әни сөйләгәннәрдән Мирзаян мулла хакында шулар мәгълүм. Троицк каласында Зәйнулла хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаган. Кайтышлый хәзерге Чакмагыш районының Коты (исемнең дөреслегенә иманым камил үк түгел) авылда бер байда кунакка тукталган. Яшь мулланың Коръән укуын үтенгәннәр. Егет, һич ялындырмыйча укыган. Мәкаме шул кадәр матур икән ки, ишеткән бөтен авыл халкы таң калган. Йорт хуҗасы яшь хәзрәткә үзенең кызын димләгән. Тутыя исемле гүзәл кызын. Никах укылгач, кияү белән кәләшне пар атлы тарантаска утыртып, арбаларга төялгән нигъмәтләргә унбер аттан торган бер көтү ияртеп озатканнар. Мирзаян мулла, указлы булса да гади муллаларга һәм мөәзиннәргә караганда да тыйнаграк һәм эгпчәнлеге белән аерылып тора икән. Йорт- га хуҗалык лиләреннән дә тайчанмый, кыр эшләреннән дә җиксенми Коръән укырг а чакырганда, фәкыйрь йортларга барудан да хурланмый 1912 елның язында бик ярлы кеше вафатыннан соң. Коръән укыгач, алга куелган бик күрексез, шикле ризыктан (мәзлумнарны кимсетмәү өчен) яхшысынмый !ына авыз итә. Шуннан кайткач ук. авырып егыла һәм ике-өч көннән соң дөнья куя. Ваба чире йоктырган икән Аның әти тормышына кагылышлы гамәле 1903 елга туры килә Көз Япон сугышы башланыр алдыннан әти яшендәге егетләр солдатка карала. Мирзаян хәзрәтнең олы улы Фәтхелбаянны да комиссиягә чакыралар. Хәзрәт алдан ук улын солдат хезмәтеннән коткару чарасын күрә башлаган икәи. Улы волостьтан хәрби хезмәткә яраклы булып кайтуга, аны әйбәт хәбәр белән каршылый, янәсе. Улы урынына Мирзаһит исемле авылдашын җибәрергә килешкәннәр Волость башлыклары моны тормышка ашыру чарасын күрәләр. Ләкин Фәтхелбаян. үз бурычын бүтән кешегә йөкләүне кабул итә алмыйча, әти-әнисенең ай-ваена колак салмыйча, солдатка китә. Миннән биш яшькә олы Әсгать абыем язганча. Фәтхелбаян Мирза- янов Петербург шәһәрендә яңа оештырылган укчы полкта хезмәт игә башлый. Анда офицерларның тупаслыгын, кансызлыгын үз җилкәсендә татый Солдатларны аз гына ялгышлары өчен дә яңакларына чабып җибәрүләре, шомполлар белән кыйнаулары аның йөрәгенә патша хөкүмәтенә карага нәфрәт тудыра. Үзеннән бигрәк, башка солдатларны кызганып газаплана ул. Моны сизгән (шул ук полкта хезмәт иткән) социаль-демократлар аның белән бәйләнешкә керәләр. Кешеләрчә яшәү шартларына бары тик революция юлы белән генә ирешү мөмкинлегенә ышандыралар. С оңын- гын, полкта социаль-демократлар партиясе оешмасы барлыкка килгәч. Фәтхелбаян шул оешмага кабул ителә. Революционерлар солдатлар арасында патшага каршы агитация алып бара, япон сугышы эшче-креегьяннар өстене яна бәла-казалар булып төшәчәк, ә солдатлар алпавытлар комсызлыгы хакына һәлак булачак, дип сөйлиләр. Сугыш чынлап га башлангач, полк га шунда җибәрелә Анда исә моңарчы алып барылган пропаганда үз нәтиҗәләрен бирә Алгы позициягә җигүләренә, японнар көчле ут ача һәм полк җиңелүгә дучар була 1905 елгы революция турында ишеткәч, солдатлар арасында чуалышлар башлана һәм полк оешкан төстә офицерларны кулга ала һәм аларны ат сарайларына ябып куя Ә митинг вакытында безнең әти казармалар алдындагы мәйданда бөтен буена басып торган император портретын «Синнән безгә җир дә юк. ирек тә юк» дип. мылтык түтәсе белән бәреп, җиргә аудара Хакимият ялчылары революцион хәрәкәтне туктатыр өчен яңа частьлар җибәрә, һәм шуннан соң баш күтәрүчеләрне кулга алулар башлана. Хәрәкәтнең тон оештыручысы Иван Чернышев дигән революционерны коткару өчен Фәтхелбаян Мирзаянов үзен бу эшләрнең җитәкчесе итеп күрсәтә һәм Чернышев белән бергә ул да кулга алына. Чернышевны судта коткаралар, ә Мирзаянов биш елга хөкем ителә. Иректә калган иптәшләре ана һәм анын белән утырган кешеләргә төрмәдән качарга ярдәм игәләр. Әмма тайгада адашып, ачлыктан йончыган хәлдә бер авылга килеп чыккач, алар засадага эләгәләр. Инде 1907 елт ы реакция башланган. Тотылган кешеләргә каты җәза бирелә Әтиебезне ун елга каторга эшенә хөкем игәләр. Куллары һәм аяклары бо- таулашан килеш, таш камерага ябылгач, инде качу өмете өзелә Бот аулы килеш тайгада урман кисәләр Кышкы суыкларда аякларда ботинка, өсләрендә сырма бишмәт. Аяклары олтыракларга ябышып туш ач. аларны ут ятып, эретеп салдыра юрган булалар Каторгадан аны, срогы тула язганда. 1917 елгы февраль революциясе коткара... .. _ Авылга кайту белән аны әтисе урынына мулла итеп куимакчы сулалар. Ләкин ул риза түгел. Ә соңрак. 1918 елда, бик тә үгетләгәч, ул старосталыкка риза була. Ул чакта әле үзенең югары сыйныф кешесе икәнлеген онытмаган әнкәй, гади халык башкара торган эшкә кергән өчен битәрли, зарлана, елый. Әти. мөгаен, дөньяның кая таба барасын яхшырак сизгәндер, яраткан бичәсенең ай-вайларына колак салмый. Старосталык озакламый авыл Советына әверелә. Шулай итеп, әти үз авылында беренче авыл Советы рәисе булып сайлана. Гражданнар сугышы чорында кызыллар армиясенә корал ташуда һәм икмәк әзерләүдә катнаша. Әүвәле үзе өчен барудан коткарган Мирзаһит исемле кеше белән йөриләр. Авылларда кызыллар биргән акчага икмәк җыеп, аны кызылармеецларга тапшыралар. Бервакыт дәүләттән шактый акча алган булалар. Ә юлдашы Мирзаһит, барлык акчаларны урлап, юкка чыга. Үзен солдат хезмәтеннән коткарган кешегә ул шушы рәвешле кайтара «рәхмәт»не. Алай гына бетсә икән. Мирзаһитның туганнары: «Кая куйдың безнең абыебызны? Син аны үтергәнсең!» дип бәйләнәләр. Үтерә язып кыйныйлар. Мирзаһит, үз чиратында таланып, буш кул белән кайтып төшкәч тә. үз явызлыкларын танымас өчен, барыбер дошман булып калалар. Шул исәптән, Мирзаһит үзе дә 1923 елда, буш калган алпавыт җиренә Игмәт авылыннан уналты гаилә күчеп килә. Заман шаукымы белән монда алар әти җитәкчелегендә коммуна төзиләр. Коммуналарның язмышы тарихта билгеле. Укый-яза белүче, бигрәк тә русча белүче ул гына булганлыктан, колхозга күчү мәшәкатьләре дә әтигә йөкләнә һәм колхозның да беренче председателе итеп ул сайлана. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, рәис булып берме, икеме ел гына эшли ала. Җитмәсә, колхозга ат һәм клуб хәтле амбар биреп керүенә карамыйча Мирзаһитның абыйлары әтинең үзен кулак дип. яңадан сөргенгә җибәрергә азапланалар. Әсгать абыем язмаларына караганда, аны бу бәладән ВКП(б) Үзәк комитетына язган хаты буенча полкташ дусты Иван Чернышев килеп коткара. Мин белә башлаганда, әти бакчачылык бригадиры иде. Кешеләргә әрҗәле арбалар тулы яшелчә төялгән йөкләр кайтуын, әрҗә өсләрендә кайтканда, үзебезгә тигән кишерләрне юып тормыйча, сөр ген кенә ашавыбызны яхшы хәтерлим. Әти үлгәч, бакчачылык дигәннең исеме дә калмады. Тормышта кискен вакыйгаларга катнашса да. әти үзе бик тә басынкы кеше булып истә калган. Моңлы, уйлы кеше. Абруйлы кеше. Гадәттә, авылда һәркемнең кушаматы була, яки исеме кыскартып йөртелә. Әтинең исемен бер генә кешенең дә кыскартып әйткәне булмады Аңа Фәтхи яки Баян дип түгел. Ә авыз тутырып Фәтхелбаян дип эндәшәләр иде. Җырчы иде. «Уел» белән «Бөдрә тал»ны җырлаганы әле дә колак төбендә яңгырый кебек. Намус колы. Моның белән горурландык та бугай. Ләкин кайчакларда: «Шул мәсләк белән яшәп, нәрсәгә ирештең соң?» дигән сорау да килгәләмәде түгел. Әйе, нәрсәгә? Баласын үз канатлары астында сакларга тырышкан әтиеңнең (безнен дәү әтиебезнең) табигый хисләрен рәнҗетеп, солдатка китмәгән булсаң, сугыш җәһәннәменә кермәгән булсаң, халык бәхете дип. ирек дигән булып, революциягә катнашмаган булыр идең, каторга хезмәтенә тартылмаган булыр идең. Сәламәт калган булыр идең. Укуыңны дәвам итеп, бәлки муллалыктан баш тарткач, нинди дә булса бүтән төрле укымышлы кеше булыр идең. Халкыңа шул рәвештә игелек күрсәтә алыр идең. Гомерең шушы хәтле иртә чикләнмәгән булыр иде Ә болай нәрсә? Болай син. җиде бала тудырып, аларны ятим иттең. Балаларын каршында ата булу вазифасын үти алмый киттең. Монысы ничек—бу вөҗдан кагыйдәләренә сыямы? Әйе, авыр чакларда, ачыргаланып кычкырасы килгән вакытларда шулай дип сорыйсы килә: «Кемнән ишеттең син рәхмәт сүзе? Үзен солдаттан, ә бәлки әле үлемнән коткарган кешедән — Мирзаһиттанмы? Ишеттеңме? Аның сиңа ничек и геп рәхмәт әйтү ысулы тапканын без дә яхшы беләбез бит. Тагын кем? Җитмәсә, син үзеңнең холкың-фигылеңнс безгә дә калдырып киггең бугай. Синеңчә яшәдек, җае, мөмкинлеге бар, дип. әхлак сызыкларыннан чыкмадык. Мал да, дан да эстәмәдек Ә кем бәя бирде? Киресенчә, кемнәрдер безне үз дәрәҗәләренә төшерү өчен, мөмкинлек туса-гумаса. көч куйды һәм кайбер очракларда максатларына да иреште Инде шулай булгач, нинди максатлардан үзеңне дөньяда исән сакларлык юаныч таптың соң? Мин бөтенесен үзем белеп тордым, дисеңме’ Үзеңнең нинди кеше икәнлегеңне, үзеңне ихтирам итә алырлык икәнеңне белеп тору дөньядагы барлык уңышлардан өстен, дисеңме’’ Шулаймы? Бәлки шулайдыр, шулай уйлап яшәгәнсеңдер. Бүтән шартларда, без, балаларын, сине кабатладык бугай .» тыз алты яшендә, җиде баласын кочаклап, әнкәй гол калды Иң зурыбыз — унбиш яшеннән кияүгә чыккан Галимә түткәй авылыбызның икенче очында яшәп яга. Дифтериядән үлгән беренче баласын җирләгәннән соң. унҗиде яшендә икенче балага авырлы Озак га үтмәстән иреннән аерылып, ятим гаиләгә туачак бала белән ул да өстәләчәк. Авыз ачып ризык көткән кош балалары сыман, без, сигез ятим, бер ояга сыярга тиеш булдык Түткәйдән кечерәк Миргасим абыйга унбиш. Әсгать абыйга унөч, Әгъниягә — ун, миңа җиде, Мәсгут ь энемә дүрт яшь. Әле генә исемгә ия булган төпчек энебез бәллүдә. Бәхетебез шул гына: алда безне ниләр көткәнен аңларлык хәлдә түгелбез. Кош баласы кана! чыкмас борын оядан сикерә алмагандай, язмышыбыздан, заманыбыздан сикереп чыга алмыйбыз Шулай да иң авыры, иң үкенечлесе Әгъния апага язган икән. Язмыш бигрәк гә аңа карата рәхимсез булды. Әтиебез исән булса, шул хәлләргә гарыр идемени ул? нинең соңыннан да: «Әтиегез балалары кара iа бик йомшак > иде», -дип сөйләгәне әле дә онытылмый Күрше малайларның Хөмпгләртгең әтиләре (Гомәр абзый) матча ярыгында тал чыбык гота. Чак кына шуклык күрсәi ге гәрме. пеше тал чыжларга керешә. Тәртипсезлек зурракка китсә, ма гайларның ыштаннарын төшереп, сәкегә яiкырып кыйныйлар. Безнең өй өчен мондый нәрсә кыргыйлык. Әткәйнең безгә җикереп »н төшкәнен дә хәтерләмим. Үземә булмаса. олыракларга ла әйгс гмәде андый сүзләр Гадәтем шундый иде. мин re i биек җиргә менәргә яра гам Җ.эсп агач башына, язып кардан ачыла гына башлаган абзар түбәсенә, койма, киртә өстене һәм. гомумән, нинди биеклек бар. шунда Өй эчендә морҗа ызбутлары мин кунаклый торган урын Өй түбәсе белән түшәм арасында чормада бер сәбәпсез йөрү гадәти хәл. Г г ылыгг уң кулым терсәк турыннан гаеп чыккач, аны урынына утырткан чакта кычкырып елау ла бүтән төрле җәрәхәт алулар да сабак булмый, тиз онытыла Әле искә аласы очрак җәй көне, әти-әни эштә чакта килеп чыкты Ишек белән чолан (өйалдының азык-гөлек куела юрган бүлмәсе бездә шулай атала) арасындагы буш урыннан чормага үрмәләдем Анда төрле У китаплар, дәфтәр бәйләмнәре, вак-төяк эш кораллары, әитик. туку станогы әйберләре, һәм башка нәрсәләр. Шуларны тотып. тикшереп караган буласың. Бераз йөренгәч, кире өйалдына төшәсең. Мәгәр оу юлы, нишләптер, чолан ягына төшәсе иткәнмен. Анда ашлык тулы бураi өстенә такталар куелган. Алар өстендә — он тулы кечкенә әрҗәләр. Шуларга кагылмаска тырышып кына төшим дигән идем, чак кына кыеграк басылдымы. он тулы әрҗә белән җилпуч бурага төште китте. Бура тулы бодаймы, арышмы он белән кушылды куйды. Шакылдау ишетеп килгән Әгъния: — Менә, әнкәй нишләтә инде безне! — дип сызланды Әйе. «син» түгел, «без». Миннән ике яшькә олырак булгач, өйдәге тәртип өчен ул җаваплы, янәсе. Ә үзенә нибарысы сигез яшь. Шулай да бит. ләкин ул икенче төрлерәк уйлый иде, күрәсең «Нишләдең син?!» — дип, мине тиргәргә дә җыенмады. Шуны гына кабатлады: — Әнкәй нәрсә әйтер инде, нәрсә әйтә! ~ Кичкә таба беренче булып, эштән әткәй кайтты. «Җинаятебезне» шундук аңа күрсәттек. Әти. баш чайкап: ~ — Менә әнкәгез сезгә кирәгегезне бирә инде,—дип куйды, һәм ихатада үз эшләре белән шөгыльләнергә кереште. Көтелгән җәзадан куркып, урамга тайдык. Әнкәй кайтканны читтән генә күреп, тиргәнүен ишетеп, тагын да ныграк куркабыз. Инде кояш та баеды, эңгер төште, инде карангылана башлады. Инде йоклаганнардыр дип, шыпырт кына өйгә керсәк, сак кылануыбыз файдасыз булып чыкты Без бусагадан узуга, әнкәй безне тиргәп каршылады. Көтелгән беренче сүзләр: — Рәхмәт, шәп эшләгәнсез . Кем кушты сезгә ул тирәдә бөтерелергә?! Шул сүзләр белән Әгъниягә бер-ике тапкыр «җопып»та алгач, икебезне дә төрткәләп, урынга яткырды. «Ашыйсыбыз килә»,— дигән сүз башыбызга да килмичә, тиз генә мүктек. Шулай итеп, миннән бигрәк, җәза бер гаепсез Әгъниягә эләкте. Бу вакыйга искә төшсә, инде гомер узгач, картлык килгәндә дә, уйланып йокыдан язам. Вөҗдан авырта, җан сызлый... Әгәр дә Әгъния, шул чакта теләктәшлек күрсәтмичә, гаебемне үз өстенә алмаса, урамга минем белән чыкмыйча хәлне аңлатса, аңа җил- яңгыр тиясе түгел иде. һәм ул хаклы да була иде. Ә ул. әләкләмәү генә түгел, гаепне хәтта үз өстенә алды. Мондый гамәлләрне табигатьтән, ходайдан килгән холык-фигыль белән аңлатмасаң, бүтәнчә ничек ан- латасың? Әткәйдән калган мирас... Байлык зур! Шул ук елны Әгъния укырга керергә тиеш иде. Ләкин йортта әнкәйнен уң кулы булганлыктан, икенче елга барырсың дип, укырга җибәрмәделәр. Үзе исә, тавыш чыгармады гына түгел, ә тиз үк күнде. Аның әти үлгәч булган хәлләрен «Сез аңларсыз мине» дигән поэмада язган идем инде. Шунысын гына кабатлыйм: Әгъния апам әле генә туган төпчек баланы кулына алгач, үзе һәлак булганчы аның белән булды, ташламады. Бала йокыга китте исә, салкын дип тормый, яңгыр, кар дип тормый, сазлыкта, ур суында чүпрәк юа.. Минем өчен ул, гүя. әле дә шунда һәм мин аңа ерак еллардан сүз кушам: Челтәр бозны синең нәни куллар Яз-көзләрдә һич тә шаярып Ватмадылар: юдың бала кере. . Малай үсте, аяк атлады. Йөрмәс булды тик үз аякларың. . Шулай ике яз, ике көз узды. Икенче кышта апам, хаста булып, урынга ятты һәм чираттагы яз белән бергә дөньядан китте Икенче кеше исән калсын өчен ул үзенең гомерен бирде. Бер үк нәрсә Үз мәнфәгатьләреңне бүтәннәр хакына корбан итә алу кайчакларда гомер бәрабәренә туры килә, артык га кыйбатка төшә. Ләкин нишләргә соң? Кемдер ерткыч булып туа, ерткычларча яши. Кемдер кеше булып туа, дөньядан киткәндә дә кеше булып кала. Бүтәнчә булдыра аламыни ул?! ги үлгән елны, яз җи:ү белән, әнкәй тракторда плугарь (сабанны J күтәрептөшереп торучы) булып эшләде. Төшкелектә йөгереп кайта да аш әзерли. Утын кисү, су китерү минем өстә. Миргасим һәм Әсгать абыйлар ат белән җир тырмалыйлар. Мин аларга басуга аш илтәм. Рәтләп күтәрә алмаганлык 1ан, чайпалып, чуен чүлмәктә ашның яртысы гына кала. Абыйларым рәхмәт әйтү урынына мине тиргәргә мәҗбүрләр. Шулай килеп чык1ы ки, ул елны, нишләптер, авыл көтүчесез калган иде. Чират белән көтәләр. Майның күзләрне камаштырырлык якты көне. Без. авылның малайшалайлары, кыз-кыркыннары, сыер-сарык саклап, Базы буенда чыр-чу киләбез. Уен шунда, бил алышулар шунда, һәркай- сыбызга үз өлеше. Бермәлне, икс энесен егып, өсләренә менеп утырган өчен ачуланып, дүрт-биш яшькә олы апалары шешә белән башыма кундыруын газиз башым үз хәтерендә саклый. Буш шешә валчыклары чылтырдап әле булса коелып төшә кебек. Мин исә, билгеле инде, җавап кайгара алмадым Кешегә гомумән суга алмыйм мин. Сугышу дигәнем кем белендер көрәшен, егудан-егылудан гына гыйбарәт була Шулай да безнең башлар яшьләй үк төрлесен күрде, дияргә җай бар бугай. Хикмәтле ягы тагын шунда, беркем!ә рәнҗү юк. Яшәү рәвеше шундый Дөнья матур. Аклы-яшелле. зәңгәр киңлек. Рәхәт, күңелле. Тормыш рәнҗетсә, йомшак җиле белән табигать әби сөеп иркәли. Шулай шаяра-көлә, сугыша-таргыша торган бер мәлдә яныбызга Миргасим абзый килде. Килүе булды, миңа өйгә кайтып китәргә кушты Мине алмаштыра, янәсе. Ләкин берүзем генә ничек кигим. баскан тош- гән кузгалу юк Шуннан соң Миргасим абый бүтән малайларга да китәргә рөхсәт бирде Китәргә тиеш булган кызларның да исемнәрен атап чыкты. Исеме әйтелмәгән бер генә кыз Ракия апа гына калды, арада иң чибәр апа. Аларның икесен генә калдырып, таралыштык. Ракия апа анда күпме торгандыр, унбиш яшьлек егет кызлар белән нәрсә хакында гына сөйләшә алгандыр, анысы безне кызыксындырмады Өйгә кайткач, шунысы мәгълүм булды, Миргасим абый көтүгә ялланган икән Беренче көнне аза! ителсәм дә, бу зштән мин кала алмадым. Көтү башта авылның икенче як басуында — олы юл ягында йөрсә, төш җиткәндә аны ике чакрым чамасы кыр аша Базы елгасына туплауга китерергә кирәк. Су буенда сарыклар түмгәкләргә әверелеп ятса, сыерлар тез тиңентен суга кереп, койрыкларын селти-селти. күшәп, ни хакындадыр. бик тирән уйга чумалар Комлыкта, санаторийлардагы шикелле кызынып ятудан да баш тартмыйлар Шул тирәдә үк без су керәбез Мәгәр миңа бүтән малайлар кебек гамьсез булырга туры килми Әйткәнемчә. төшке аш өчен ашата бер тапкыр мичкә ягу (ипи пешерү өчен), утын кисү, су ташу минем өстә. Йокыдан торып мич алдында әнкәй калдырган ризыкны ашагач та шул эшләр!ә керешәм Кайчандыр табылган ниндидер тимер тәгәрмәчкә агач бәйләп тәртәле арба ясыйсың һәм урта бер төшенә кадак кагып, шунда чиләк (бездәгечә бидрә) эләсендә келтер-келтер чишмә буена йөгерәсең Дүртме, бишме чиләктән кисмәк тула. Шулай бер эш бетте. Аннары утын кисәсең Аннары урамга чыгып, ки ары очка күз тегәсең: малайлар киләме9 Кояш шактый кыздыра лабаса Күренмирәк i орсалар, күрше-тирәгә үзең кереп, исләренә төшерәсең. Берара тын торган урамда тормыш җанлана малайлар шаулаша, малайлар йөгерешә. Син дә әни әзерләп куйган төенчекне эләктереп, елга буена чабасын. Без су кереп шактый рәхәт чигүгә, көтү төшә һәм мин котелок белән чишмәгә йөгерәм. Теш чатнатырлык салкын, күз яше төсле чиста суда кояш чайкала. Котелокны таганга элеп, учак тергезәсең. Коры 601 аклар ялындырмыйча гына чытырдап яна Монысы өстәмә бер бәйрәм. Мәгәр бәйрәмнең бозылган чаклары да була. Сөт кайнап чыккач. Миргасим абзый белән Әсгать абый (көтүне елга буена күп чакта ул да алып төшешә) аны шешәгә тутыралар да. гиз суынсын дип, чишмә суына батырып торырга кушалар. Билгеле инде, чишмә алдында җыелып торган суга шешәне батыруың була, челт иткән тавышның ни икәнен абайлап өлгергәнче, чишмә суы ак сөткә әйләнә. Син аны җыеп кара хәзер! Абыйларың янына сөмсерең коелып, иелгән баш һәм буш куллар белән киләсең. Кушылганны үтәгән мин гаепле, ә йомышны кушучылар гаепләүчеләр. Менә шушылай, иптәшләр Бигрәк тә кызьп ы шунда ки. хәтерем ялгышмаса. мондый хәл берничә мәртәбә кабатланды. Ә көзгә таба моннан күпкә аянычраклары күбәйде. Сентябрь — яшьтәш малайларга һәм кызларга бәйрәм бит. сумкалар селтиселти мәктәпкә киттеләр. Миңа исә аларны кызыгып озату өлеше генә тиде. Әнкәй мине ул елны, киемең юк. дип. мәктәпкә җибәрмәде. Башкаларның да өсләрендә әллә нәрсә түгел, минеке төсле үк күлмәкләр. Яланбаш, яланаяклар. Чын сәбәп Миргасим абзыйга ярдәмне туктатмау булгандыр. Карлы, бозлы көннәргәчә мин аңа көн саен ашарга илтәм Эшләр элеккечә калса да ямьнәр җилгә очкан. Тәнне генә түгел, җанны да өшеткән җилләрдән качып, беркемгә, бернәрсәгә кирәксез яңгырлардан качып, куышка керәсең. Кайчан гына ялтырап елмайган елга һәм күлләр өстендә кара шәүләләр йөгерешә. Җил жуылдавы, яңгыр шыбырдавы ялкытканлыктан, иркенгә чыгасы килә. Яңгыр басылырбасылмас борын, учак кабызырга азапланасың. Ул исә. син ашыкканны сизсә, юри кабынмыйча диңкетә, кабынгач та пыскып кына яна. Коры көннәрдә болында балан җыясың. Монысы да күпкә бармый Елгадагы, ермаклардагы, күлләрдәге дулкыннар, шомлы күләгәләр киләчәк ямьсезлскләрне күз алдына китерәләр. Озак көттермиләр дә. Кыш сине өйгә куып кертә дә. дөньяга инде бозлы тәрәзә аша гына карарга мәҗбүр итә. Менә шул инде яшьсез елаган көннәрең. Мәктәпкә йөргән яшьтәшләреңә генә түгел, тәрәзә аша чагылып узган күгәрченнәргә, чыпчык-песнәкләргә. саескан-козгыннарга кызыгып ут сулыйсын. Үз әсирлегеңне сүзсез каргап, очарга атлыгып, иреккә ашкынасың... Буранлы, салкын, караңгы, бәхетсез кыш. Озын кыш. Моннан да озынрак, ямьсезрәк кышның булганы да. булачагы да юктыр. Ярый әле мәңгелек түгел. Интектереп, җәзалап булса да узарга дучар ул. һәм уза да. Узды да. «Вакыт җитте!» диеп, яланаяк Кар өстеннән чаптым чирәмгә. Өстә чирәм, аста боз ятканны. Әрнүемне туңып, кемгә дә Әйткәнем юк һаман... Язның чыны килгәч, әрнүләр, рәнҗүләр, әлбәттә, басыла төшә. Табигать белән бергә, без дә елмая белә башладык. Тормышның чырае ачыла язды язда. Шул вакытта җиде һәм аннан артык балалы гаиләләргә дәүләт икешәр мең сумлык ярдәм күрсәтә башлады. Җәй белән бергә килде ул ярдәм. Көзне, димәк, матур киемнәр белән каршылаячакбыз. ыерсыз кеше сыйсыз гына түгел, санга да сугылмас кеше. Ләкин аны асрау җиңел түгел. Җәен печән әзерләп куймасан. син аннан колак кактың, дигән сүз. Ә печәнне әзерләргә ирләр кулы кирәк. Безнең өйдә андый зат юк Ярый әле җәйге каникулга әнинен апасының улы - Әюп абый кайтып төшкән иде. Безгә печән чабарга бер кеше табып китергән. Күпмедер вакыт абзый матур гына эшләде Чабылган печәнен кайтарып өя барды. Мәгәр ярты юлда калды шул башлаган эше. Бер көнне төштән соң бераз гына эшләгән дә. ял итәргә кайткан бу. Моңа хәтле болай кайтмый торган иде. — Тамак кигие, чәй эчим әле — дигән була Ишек бикле Ачкычны үзебез генә белгән урынга куябыз. Мин шул ачкычны кәрниздән аның күз алдында менеп алдым да. бер телем ипи эләктергәч, печәнчегә: Киткәндә, ишекне бикләп, ачкычны урынына куярсың. — дип малайлар янына элдердем Берме, икеме атна бер гаилә булып яшәгәч, ничек ышанмыйсың инде кешегә ышандым Тик уйнап туйгач өйгә кайтсам, йа хода! Ишекләр шәрран-яра ачык Аптырадым да калдым Ләкин хәлне аңлап бетермим әле. Әнкәй кайткач кына аңлашылды. Кием эленгән барлык чөйләр буш калган, сандыклар тентелгән. Өйдәге барча рәтле әйберне җыеп качкан печәнче ир!!! Иң зур гаепле кеше, әлбәттә, мин инде. Минем кешегә ышануым төзәлмәс чирем.. Башкаларнын бәлки табынын кысып. Киендергән иде ил безне. Кышкы салкын өйгә куып кертмәс Дигән идек, өмет өзелде. Печәнче ир качкан әйберләр юк. Качкан явыз, эзе суынган Инде нишләргә9 Кешеләргә, карак түгелме дип, шикләнеп карарга, беркемгә дә ышанмаска өйрәнергә кирәк микәнни? Моңа ничек күнегергә? Бигрәк авыр фән булып чыкты бу. Соңыннан да мин аны үзләш терә алмадым. Гомерем бус җәфа чиктем шушы беркатлылыгым аркасында Шул ук көннәрдә авыл Советындагы почта бүлегеннән кәгазь кигерделәр ишле гаиләләргә бирелә торган ярдәмнең икенче чирагы килгән, тагын икс мең сум акча, кул гына куеп аласы. Ләкин әниебез: «Алты гына балам калды, инде ул акча хәләл булмас», дип. ярдәмнән баш гарг гы. Бәген нәрсә төгәл генә дөрес булсын, иманга хилафлык килмәсен Менә шушындый мәзһәп. Таланган ятим гаиләдән ул акча һич тә артык булмас иде дә, нишлисең. Әгъния апаны югалту белән чагыштырганда, мондый гына югалтулар кечкенә нәрсә булып калгандыр шул. Чөнки әни бу вакыйганы соңыннан да бер генә талкыр да үкенеп искә алмады. Әйе. мондый т ына югалтулар кичергәнмени ул! Аның югалтулары гумышын- нан ук башланган Дөньяга килү белән үк әтисен, әнисен югалткан. Аннары бөгеп нәсел-нәсәбен җуйган. Алардан калу ихтималы булган барлык мираслардан мәхрүм ителгән ул. пинең сөйләвенә караганда, аның ата-бабалары җир биләүчеләр булган. Буыннан-буынга килгән фамилияләре буенча Китапов- лар. Мин истә калдырган шәҗәрә шуннан гыйбарәт Рәхимә (әни үзе). Шәймәрдән (әтисе). Басыйр (ләү әтисе). Сәмигу гла. Килмөхәммәт. Ибн-Кигап (кантон башлыгы) Әги-әнисе кинәт вафат булгач, апасы С белән әни Басыйр бабай карамагында калалар. Хәзерге Дүртөиле районының Коралачык авылы янында хуторда яшиләр. Җир биләмәләре шактый зур булган, күрәсең. Хәзерге Актаныш районының Әҗәккүл авылы янында Әргәнеш исемле зур күлебез бар иде. дип сөили иде әни Җир биләмәләрен күрсәткән картаны олырак туганнарымның готып йөргәнен үзем дә хәтерлим. Әргәнеш күлен әни соңгы елларга чаклы искә ала горды. Басыйр бабайларга бик ерактан. Тинкәү дигән җирдән туганнары белән Анна исемле монашка килә икән. Бу Кама 1амагы районының Тәмте авылы (русча әйтелеше —Теньки) әни теленә Тинкәү булып кергән. Аннаның туганнары, күлне арендага алып, анда балык тота торган булалар. Бу күл турында Актаныш кешеләреннән сораш тырганым оулды Ьар югалмады... Шул ук елны. Ә1И әлеге каторгадан котылып кай1кач. аларны димлиләр. «Унтугызынчы яшь белән барам, югары зат нәселеннән яучы килгәне юк. ятимә кызга ярый инде, мулла малае булгач», дигән уй белән әни риза була. Әткәйнең туган авылы булган Игмәттә. ә 1923 елдан Әшмән дигән алпавыт җирендә авыл корып, яши башлыйлар. Менә шулай, җир биләүчеләр кызы белән мулла улы. совет кешеләренә әверелеп, гади крестьян балалары тудыра. Нәтиҗә итеп әйтсәк, шул: шәхси югалтуларның барчасы тарихи югалтулар белән бәйләнгән. Ә безгә ни? Бик күп дигәндә, нәсел хәтередер. Урман арасында туып-үскән балаларны бәлки шул хәтер яктыга чыгарга, нинди караңгы, фаҗигале хәлләрдә дә югалып калмаска өндәп торгандыр? Кем белә?! Шул ук таланган елыбызда армиядән соң берничә ел Пермь шәһәрендә эшләгән Сафуан абзый кайтып төште. Үзенең иске киемнәрен, нәрсәнең кемгә яравына карап. Әюп абый белән бергәләп өләшеп чыктылар. Миңа кительгә охшаган яшькелт пинжәк белән шлем эләкте. Кышка чаклы шуны киеп йөрдем, һәм тагын яз көне дә. Бермәлне күккә караганда ник күз чагыла икән, дисәм, зур булуы аркасында шлем күзне гел каплап торганга, яктыдан чагыла башлаган икән... Монысы сүз арасында. Әйтергә теләгәнем икенче бит әле. Әйе. шул кайтуында Сафуан абзый үзенә дип алган унике телле тальян гармунын безгә бүләк итте. Әюп абый мондолина калдырды. Без өчебез дә — Мир- гасим абзый. Әсгать абый һәм мин тиз арада бу инструментларның икесендә дә уйнарга өйрәндек. Яктырак. киңрәк дөньяга без шул көйләргә ияреп чыктык бугай... икән андый күл. Ләкин байлык, безнең гасырга җиткәч, озакка бармый. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Басыйр бабай да дөнья куя. Әни үзенең бертуган апасы белән генә кала. Апасы кияүгә чыккач, әни дә аның белән Түбән Аташ авылында — Әхмәтгали исемле гади крестьян гаиләсендә яши башлый. Бер килсә, килә бит. Әюп. Сафуан. Кәбир исемле малайлар тапкач, апасы вафат була. Әхмәтгали (без аны «Акбабай» дип йөртә идек) икенче хатынга өйләнә. Шулай итеп, өч малай һәм әни үги ана һәм үги апа тәрбиясендә үсәләр. Нәселне барлык биләмәләреннән азат иткән 1917 елда әнкәйгә унсигез тула. Нәкъ менә бәлигъ булган елны ул ата-баба биләгән җирләрнең бары тик кәгазьгә теркәлгән сурәтен—картасын гына тотып кала... Бөтен мөлкәте: «Мин—дебәрән кызы», дигән горурлыгы, һәм бәлки тәкәбберлеге... Инде әйтелгәнчә, мирас булып калган карта да бервакыт юкка чыкты, әмма әнкәйнең әле без телгә алган тойгысы, дөресен әйтим, беркайчан да "ЖиР гасим абзый, үзе дүрт кенә класс бетерсә дә, аны кышын наданнар укылучысы итеп куйганнар иде. Кичәге көтүче бүген - укытучы Аңа искиткеч матур дәреслек бирделәр Менә шул китап укыр! а бара алмаган кышта минем кулдан төшмәде. Каткат укый торгач, бер 1енә җөмләсен дә калдырмыйча, ятлап чыктым. Мәктәпкә йөргән күрше малайларыннан әйбәтрәк укыйсын, дип. әнкәй миңа беренчегә түгел, икенче класска керергә киңәш итте. Карышмыйча, икенче класста укучыларга иярдем Укы I учы апа яшь. чибәр. Фамилиясе дә истә Рамазанова Барыбыз белән дә берәмләп танышты. Чират миңа җиткәч, авылдаш кыз «Ул беренчедә укымады!» дип әләкләшсә дә. апа ягымлы, йомшак тавыш белән: Ничек, син беренче класста укымадыңмыни? — дип сорады - Укыдым. - Кайда? Әни өйрәткәнчә. Базы аръягындагы авыл исемен атыйм Череккүлдә. Ярый, әйбәт Шул ук көннеме, соңракмы, минем артта утырган икенче бер кыз көтмәгәндә, барыбыз да гырышып тактага апа язган сүзләрне күчергәндә, бөтен классны яңгыратмасынмы: - Апа, карале, монау малай гел басма хәрефләр белән яза! Күрәсез ки, кызлар мина карата бәләкәйдән үк игътибарсыз булмадылар (Гәрчә, истә уелып калуларына караганда, сүзләре күңел күгәрерлек үк булмаса да) Монысына апаның ничек җавап биргәнен хәтерләмим Беркөнне Әсгать абыйны күреп, миңа ярдәм итүен сораган. Әсгать абый, дәфтәремә карап: «Начар язасың икән шул. менә болайрак кирәк», дип. күрсәтүен дә күрсә ткәндер инде. Ләкин көнендә генә без теләгәнчә була алмады Ай чамасы вакыттан сон гына адәмчә яза башладым. Ә менә арифметикадан башта ук отличник булдым. Укытучы апа күңелендә: «Бу бала начар укучы», дигән уй туып өлгергән иле бугай. Чөнки ул миңа бишле куя да. хата тапмаса да. яңадан дүртле итеп төзәтә. Ике катлы билге чыга Ярый, мин анысына да риза Киләчәктә ничек булачагын белом бит! Апага һич тә ризасызлык белдермим. Ай чамасы вакыттан соң, язма хәрефләр белән яза башладым Инде яхшы укучы, тәртипле баламын. Алгы парталарның берсендә утырам Тәртип бозмаячагыма тәмам ышангандыр, күрәсең, апа. бер көнне мине иң арткы партага ике кыз уртасына күчерде дә, минем урыша тәртип боза торган малайны утыртты. Минем исә кызлар белән утырырга һич тә исәбем юк иде. Мин гарьләнәм. тәртипле булуның начар нәрсә икәнен гөшенәм. үземнең дә шуңа сәләтле икәнемне күрсәтергә тиеш табам Тәртип бозучыга кадер күбрәк икән, әйдә булсын Әйе. апа үз өстәле янына ки түтә, парта астына төшәм дә. мүкәләп алга таба үрмәлим. Бу шул инде хэзерт ечә протест дигән нәрсә. Ә бүтәннәргә кызык Бөтенесе аягүрә баса, бөтенесе шатлана, һәммәсе көлә. Ниһаять, эшне сизгән апа. минем янга килеп, парта астыннан чытарга боера. Чыгам, әлбәттә. Чыккач та: Класстан ук чытып кит! дип кычкыра Анысына да карышмыйм, чөнки бер генә нәрсә кирәк бит миңа, кызлар арасында утырмаска һәм үземне тәртипсез игеп күрсәтергә! Класста тәртип урнаштыра белмәү апаның иң җитди кимчелеге иде бугай Мин чыккач та дәвам итте гауга Без укыган йорт, кайчандыр Себертә сөрелгән бай өе булып, классның бер ят ында веранда кебек өлеше бар иде. Классның ике-өч тәрәзәсе шул якка карый Мин шул тәрәзәләрнең берсе янына килдем дә. эчке яктагы шау-шуны тыңлыйм. Дәрес алып бара алмый, тәртип урнаштыра алмый апа. Бермәлне, тәмам ачуы чыгыптыр, бөтен көченә. _ - Теләсәгез нишләгез, болай булгач, мин сезне укытмыйм, дип кычкырды. Әйтерсең, миңа шул гына кирәк, тәрәзәгә якын ук киләм дә. — Алайса мин укытам! дигән аваз салам. Сүзләрем класс эчендә бомба булып шартлады. - Урра! Урра! Укытучыбыз бар! Яңа укытучы! Укытучы! Урра! Яңа! Мескен апа телсез. Лып итеп урындыкка утырды. Берничә минуттан сон гына һушына килгәндәй, вакыты җитмәсә дә. тәнәфес игълан итте. Балалар чыкканда, мин класска кердем. Апа утыра бирә. Эндәшми. Шуңа күрәдерме, кире чыгып китмәкче идем, ул исемем белән эндәште: — Аксән. кил әле.— Мин тукталгач.— якынрак кил.—дип өстәде. Зәп-зәңгәр. матур, зур күзләрендә ялвару галәмәтләре күреп, мин аны кызганып куйдым. Үзе дә мине аңлады шикелле. Яныма килеп аркамнан сыйпады да. элекке урыныма утырырга кушты. Тынычланды. Тәнәфес беткәч, апа бая һични булмагандай, дәрес темасын аңлатырга кереште. Хикмәттер, бүтәннәр дә кинәт юашланып, тына башладылар. Бер чирек шулай ярыйсы гына узды. _ шкар авылы Сарьяз дигән кечкенә, ләкин шактый биек ярлы И елганың ике ягына урнашкан. Арада — агач күпер. Безнең әлегә класс бирге, ягъни Әшмән авылына таба караган ягында иде. Бүтән класслардан аерым булмасын өчендер, икенче чирек башында безне елганың икенче ягындагы төп мәктәпкә күчерделәр. Кыңгырау чыңы. Укытучы апа кергәнне көтәбез. Ләкин ишектән ниндидер абыйны ияртеп, директор үзе керде. Исәнләшеп безгә утырырга кушкач, ят абыйның кем икәнен әйтте: Менә бу абыегыз — сезнең яңа укытучыгыз. Исеме -Хәмит, фамилиясе — Ү збеков. Аптырабрак калдык. Үзбеков абыйның өстендә — таушалган гадәти гимнастерка, монысы күнегелгән. Ә менә аякларында! Аякларында — чабата! Ыштырлы чабата! Укытучыларның мондый кыяфәтлесен беренче тапкыр күрүебез. Класс елмая. Класс чыраенда - мыскыллы елмаю. Әмма директор абый Хәсәншин. моңа һич игътибар итмәстән, укытучыны мактый: — Былтыр гына үзебезнең мәктәпне отличнога тәмамлап чыкты абыегыз. Күрерсез, яхшы укытучы да булыр ул. Әйдә, иптәш Үзбеков, башлыйк дәресне. Иптәш Үзбеков ана теленнән язма дәрес игълан итте дә. кара тактага акбур белән берничә сүз язды, һәм безгә шул арны ничек язарга икәнен аңлатырга кереште. — Менә, пероны өскә таба шудырганда, сызыклар нечкәрәк чыга. Ә аска таба төшергәндә, калынрак була. Сез шулай эшләгез, пероны аска таба төшергәндә, аны ныграк басып, сызыкны калынрак итәргә тырышыгыз. Директор абыйга бу сүзләр ошады. Хәмит абый акбур белән хәрефләрнең тиешле сызыкларын калынайтып чыккач, аны тагын да мактап куйды: Менә, балалар, күрдегезме? Абыегыз бик дөрес әйтә бит. Язуыгыз матур булсын дисәгез, ул өйрәткәнчә языгыз. Сүзен тыңлагыз, тәртипле булыгыз. Берничә көннән соң кереп, мин сезнең хәлегезне белешермен. чыгын киткәндә, гадәт буенча, без аны аягүрә басып озаттык, һәм абый әйткәнчәрәк эшләргә тырышып, тактадагы сүзләрне күчерергә керештек Хикмәттер, Рамазанова апа дәресләрендә була торган шау- шудан җилләр исте Тыныч кына укып киттек. Беренче көндәгечә, язма дәресләргә игыибар зур. һәркайсыбызнын ничек язганын дәрестә үк карап, билгеләр куя абый Арифметика буенча да шулай. Хәзер минем оилгеләр гел бишле. Бишлеләрдән туепмы, дүртле куйса, ни өчендер үзе уңайсызланып: Ярый, икенче юлы бишле булыр.—дип елмая Менә шушындый сизгер, сак. нечкә күңелле иде ул безнең абыебыз Бервакыт, мәктәпнең яхшы укучыларын мактап. Уфада чыга торган «Яшь төзүче» дигән газетага мәкалә язып җибәргән Анда минем фамилия дә булган икән. Газетадан килгән җавапны абый тантаналы төстә кычкырып укыды. Хатның мәгънәсе шул: яхшы уку — балаларның төп эше бит Андыйлар күп. Алар төп эшләреннән тыш нинди җәмәгать эшләре башкара, шулар хакында язсагыз иде Ә бу мәкаләгезне газетада чыгара алмадык Ихтирам белән - редакция хезмәткәре... Менә шушындый хатны абый да. без да гаять шатлыклы нәрсә дип кабул иткәнбез. Гаҗәп бит? Ләкин шунысы аңлашылмый иде. кешене нәкъ менә үзенең төп эшен әйбәт үтәгән өчен мактарга кирәк түгелмени'’ Җәмәгать дигәнен шәп эшләп тә. төп вазифасын үтәмәгәнне күккә чөяргә ярыймыни? Мәгәр, шикләнер урын булса да. абыебызның шатлыгын без тулысыңча уртаклаштык. Бигрәк тә конвертның, хаг бланкысынын өске өлеше зәңгәр һәм кызыл хәрефләр белән язылган булуы шәп хис калдырды бездә, күңелебез бермә-бер күтәрелде. Гомумән. Хәмит абыебыз белән бергә сөенәбез, бергә көенәбез дияргә ярый. Ул. ничектер, бездән өстен түгел, үзебез ише кебек Шуңа күрә, күпләр өчен көлеп сөйләрлек, артыграк гадилек күрсәткән чаклары да булмады түгел. Мәктәп - агач йорт бит. гычкан-күсе халкы да күренгәли анда Бермәлне барыбызның күз алдында стена белән идән арасындагы ярыктан баш сузып, мыекларын уйнатып, тычкан карады. Карады да. шаяргандай аскарак посты. Абый да шәйләде моны. Тш-ш, шауламагыз, хәзер тотабыз аны. дип. кесәсеннән пәке чыгарды, аны язды һәм гычкан баш сузган ярык янына чүгәләде Хәзер чыга ул. Кызганыч ки. тычкан өметебезне акларга теләмәде шул. Шактый вакыг көтсәк тә, башын түгел, мыегын да күрсәтмәде. Пәке яңадан кесәгә кереп, дәрес дәвам итте. Сабакгангларым ничәме елдан соң да Хәмит абыйның бу гамәлен колеп искә алалар. Минем исә алар хикәясен беркайчан да җөпләгәнем булмады Яраткан укытучымның һәр хәрәкәте минем өчен кадерле иде һәм шулай булып кала ла. Ярты ел узып, каникулга таралдык. Яңадан җыелгач, әйтерсең, абыебызны танымадык. Әйтерсең, аны алмаштырганнар иде Өстендә у г чакта модалы исәпләнгән яшел гөсле кительгә тартым костюм һәм шул ук төстәге туры чалбар Аякта чем-кара ботинкалар. Хәрәкәтләре салмак, карашы җитди. Шәһәрдә булып кайткан. Безгә җитешмәгән дәреслекләрне дә сатып алган Аларны ул бушка өләште Мондый хәлне күргәнебез юк иде һәм соггыннан да булмады Шундый иде Хәмит абыебыз Узбеков Ни кызганыч, аның шәкертләре булу бәхетебез үтә дә кыска булып чыкты Уку елы тәмамланганчы ук. яз көне, аны армиягә алдылар да. шуннан соң инде аның белән күрешергә насыйп булмады Югалды абыебыз, гомерлеккә Меңнәр, миллионнар кебек үк. ул да чит кырларда ятып калды. Аннан соң да әйбәт укытучыларым булды Шулай да Хәмит абый Узбеков искә төшкәндә, йөрәк әллә ничек чәнчеп куя Вәгъдә генә булып калган гомер, ачылып та өлгермәгән педагог таланты, аның һәлакәте әйтеп бетергесез үкенечләрнең бер мисалы бит... ♦ ♦ * әктәпкә бара алмаслык мохтаҗлык кичермәсәк тә. кием-салым барыбер җиткелекле булмагандыр, мөгаен. Урта Азия дигән җИрдӘ укытучы булып эшләгән Әюп абыебыз: «Бераз акча юнәтегез дә, минем янга килегез. Кием-салым монда бик очсыз, кирәк чаклы алып китәрсез»,—дип хат язган. м Билгеле инде, иң олыбыз — уналты яшьлек Миргасим абзый Исеме билгеле булмаган ерак сәфәргә ул китте. Күпмедер вакыттан соң әйләнеп кайтты. Мин үзебезнең ындыр белән ихата арасындагы саз сукмагыннан бара идем, каршыга ул очрады. Кулбашында — аллы-артлы ике зур капчык. Мине күрүгә, аларны җиргә ыргытты; — Мә, хәзер син күтәр. Карасам, абзыкайның күзләрендә мөлдерәмә яшь. Шулкадәр кызгандым. Ләкин мин нишли алам, сигез яшьлек малай? Бердәнбер ярдәмем — капчыкларны өйгә кайтарып җиткерү. Юк. шул гына ярдәмне дә күрсәтә алмыйм лабаса. Капчыклар җирдән купмый. Шуны күргән абзыкай капчыкларны чишеп аерды. Берсен, ничек кирәк алай, кайтарып җиткердем. Икенчесен, хәтерләмим, үзе күтәрде бугай. Ә ул шушы т аш төялгәндәй авыр капчыкларны Урта Азия дигән җирдән үк. икесен дә җилкәсендә алып кайткан. Ындырга кайтып җиткәч кенә җәфаланулары күз яше булып әверелгән. Җәфа йөк авырлыгы аркасында гына да түгел икән. Поездда кайтканда, капчыкларны милиционерлар актарып тикшергәннәр. Акт кебек нәрсә язып, кул да куйдырганнар. Яшәгән җиреңә хәбәр итәбез, дип янаганнар. Чит җирдән әйбер сатып алу җинаятьме, түгелме, инде безме шуны белүче! Без түгел, хәтта кигапхәнә мөдире булып эшләгән Сафуан абзый да шүрләп калган әнә. Мәктәптән чыгуымны көтеп, кулыма кәгазь тоттырды: — Мә, бу язуны түтәйгә йә Миргасимнең үзенә бир. Кара аны төшереп калдыра күрмә. Ишетсен колагың. Югалтсан, эш харап. Белдеңме шуны? — Белдем. — Бар, тиз кайт. Тизлек дисәң, анысы минеке инде. Аяклар җиргә тими. Күпмедер барам да, кесәдән теге язуны алып карыйм. Карыйм да. тагын атлыйм, тагын йөгерәм Кайтып җиткәч тә әнкәйгә бирим дисәм. . кесәдә җил исә. Язу очкан! Билгеле инде, артык тырышудан, артык куркудан. Сафуан абзый шулай куркытмаган булса, язу, һичшиксез кайтып җитәчәк иде. Ярый әле, чит кешегә туры килмәгән. Миннән соң ун-унбиш минут кына соң кайжан Әсгать абый, юл читендә кәгазь күреп, кызыксынып карама- са, тәки ят кулга эләгәсе икән хәерсез хат. Аның эчендә: «Миргасим алып кайткан әйберләрне беркемгә дә күрсәтмәгез, саламга яки тирескә күмеп куегыз»,—дигән хәтәр хәбәр язылган.. Әмма безнекеләр ул сүзләрне колакка салмадылар бугай. Дөресрәге, ул капчыкларны чишмәскә көчебез җитмәде. Әйе, тиз арада авылда бездән дә шәп киенгән кеше юк иде инде Күбесе — трикотаж дигән нәрсәләр Әйе. бар икән шулай аталган әйберләр. Сөенче төсле — якалары кызыл, кара, зәңгәр, яшел күлмәкләр, озын җиңделәр һәм хәзергечә әйгсәк, футболкалар, майкалар Аяк киемнәре — кедылар, кроссовкалар. Боларның чиге-саны юк сыман иде. Ник болай, ник тегеләй, дип сораучы юк. Тикшерү-фәлән килмәде. Шул рәвешле, без сугыш алдыннан берничә ел ялангачлыкның нәрсә икәнен онытып яши алдык. Игеннәр дә уңды ул елларда Әрҗәле арбаларга тутырып, ашлык китерәләр Әнкәй Урыныбыз юк. буралар тулы, кире алып китегез!—дип ялварса да. зарын колакка элмиләр Ай-вайларга илтифат итмичә, ихатага аударалар да китәләр. Малтуар, кош-корт рәхәтләнде, кем нде өченче класста укыйм Декабрь башларында бугай, мәктәптән берничә баланы район үзәгенә олимпиадага алып бардылар. Анда нәрсә эшләгәнебезне хәтерләмим, тик карашым киңәя төшкәнне тоюым, дөньяда ашханә дигән нәрсенен булуын белүем белән истә калган бу сәфәр Укытучы апалар безне өстәлләр янына утырттылар да. алдыбызга стаканнар белән чәй һәм исле сабын хәтле ипи кисәкләре куйдылар. Ят ипи. Бөтен хәлдә кирпеч төсле икән. Мәзәк, сәер Тәме дә икенче төрле... Икенче юлы мәктәптән мине генә чакырдылар Мандолинада уйнадым Район культура йортында зал тулы халык Беренче рәттә үтә җитди кыяфәтле абзыйлар утыра Соңыннан белүемчә, жюри әгъзалары. Сәхнә уртасыннан аларга карап алдым да, уйнарга керештем Ул чакта киң таралган, ләкин теләсә кемнең көче җитә алмаган, катлаулы «Карлыгач» исемле кой Шактый ихлас кул чаптылар. Әмма үзем канәгать түгел идем Мандолинам әйбәт көйләнмәгән булып чыкты. Кыллары сүлпәнрәк тартылган булып, көй бит үк ачык тавышлы була алмады. Үзем башта уйлап бетерә алмаганмын, ә әйтүче, җитәкче кеше булмаган Шулай да бүләк бирделәр Кышкы каникул көннәрендә дүрт почмаклы зур гына кап белән теш порошогы Эчтәлегеннән бигрәк, тышы ошады зәңгәрсу матур төс белән кышкы һава сурәтләнгән. Икс герле, асылмалы зур сәгатьтән астарак асылмалы календарь катыргысында да шундый ук төсләр, җем-җем карлар Тыштагыча. Кыш. шулай итеп матурая, сөенечле мәгънәгә ирешә башлый Ә календарьның беренче битендә гаҗәеп шигырь безгә шәп теләкләр тели: Яңа Гомер яңа «Илиада» язсын. Яна Ахиллеслар хакында Әйе. аз да түгел, күп тә түгел, бер ел эчендә бөтен бер «Илиада» Матур ялган. Шулай да күңелне күтәрә кебек Чөнки кулга теш порошогы кабы белән бер үк көнне килеп кергән бит ул! Менә бит нинди зур сөенечләр белән яшибез! Өченче класста безне Шакирҗан Ахунов дигән абый укыта башлады Кыш артык салкын көннәрдә Ишкарнын үзендә торып укыдык Шул көннәрнең берсендә Шакирҗан абый кичкә мине үз өенә кунакка чакырды Бардым Эңгер вакыты иде Бераз сөйләшеп торгач та. абый, миңа күпмедер акча биреп, кибеттән прәннек алып килергә кушты Кибет ерак түгел Барып керсәм, анда сатучы абзый белән сөйләшеп, мәктәп директоры басып тора Алданрак исеме гелгә алынган Хәсәншин абый түгел, икенче Газов дигән кеше Монысы төксерәк кыяфәтле Шуна күрәме, каушабрак калдым Кибетче ни кирәген үзе сорагач кына, прәннек кирәген аңлата алдым Мәгәр шуның белән генә йомыш хәл ителсә икән Директор абый гадәтенчә үтә җитди тавыш белән Нишләп әле прәннек аласың'.’ дигәч, тагын да ныграк каушадым Шакирҗан абыйны җайсыз хәлгә куйдым дип куркам Эндәшми торуымны икеләнүгә исәпләп гер. мөгаен, директор гүръяк киштәгә кул изәде: 4 .к у.» и И 49 — Әнә. күрәсеңме, Ленин, Маркс китаплары. Шуларны алырга кирәк «Өченче класс баласына нигә ул Ленин. Маркс брошюралары?»—дщ белсәм, яки шулай әйтергә җөрьәт итсәм! Кая инде, аптырап, баш иег тик торам. Ярый әле сатучы абзый үзе коткарды: — Бер юлга ярый инде,—дип, акчаны үрелеп алдьг Ике кесәне тутырган прәннек белән Шакиржан абый янына йөгердем. Директорның ни дигәнен әйткәч тә. бик хафаланмады абый. Урам буйлап, кич буе сыйлана-сыйлана. сөйләшеп йөрдек. Күп сүздән шулар истә калган. — Син- яхшы укучы. Тик тынычланып калма, тагын да яхшырак укырга тырыш. Әнә фәләннәр (фамилияләрне атап әйтте) кебек бик начар укучылар бар бит. дип уйлама. Аларга карама. Дөресен әйтим, мин тырышып укымый идем. Җиңел укыдым. Тырышуның кирәге юк иде. Уку миңа иң зур рәхәтлек бирә торган шөгыль иде Бәйрәм дисәң дә ярый торгандыр бәлки. Шакиржан абый мине тырышлыкка күнегүнең киләчәктә кирәк булачагын аңлатырга теләгәндер, мөгаен. Директорның да максатына ирешүен әйтәсе килә: үсә төшкәч марксизм-ленинизм классикларының брошюраларын кулга алмаска тырыштым. Томнар буенчарак өйрәндем... Өченче классның икенче яртысында безне Николаев дигән абый укытты. Анысы да иң яраткан укытучыларымның берсе булып калган. Көннәрдән бер көнне абый киләчәктә кемнең кем булырга теләвен сорашырга кереште. Кемнәрдер тракторист, шофер һәм башкалар. — Ә син. Аксән. синең кем буласың килә? — Минем профессор буласым килә,— дим. күз дә йоммыйча. Сабакташлар бу сүзне аңламагач, мыскыл итәргә кирәген сизми Дөресен әйткәндә, үзем дә моның мәгънәсен белмим, тик зур белемле кеше икәнлеген генә китаплар аша чамалыйм. Абый исә гаҗәпләнмәде һәм сак кына елмаеп куйды: — Теләсә, чынлап та. Аксән профессор булыр ул... Бу сүзләрнең үземә карата күрсәтелгән зур ышаныч икәнлеген, ул чакта аңларлык хәлдә түгелмен, әлбәттә. Ләкин әйбәт сүз һәркемгә тансык,- шул гына. Әхлакый бүләк... Аның да иң кирәклесе. Шуңа күрә дә истә калган бит әнә. Кире хатирәләр, тискәре мисаллар... алары да хәттин ашкан, ә күбесе онытылган... Мин икенче классны бетергән елны отличнога укыган балаларны Уфага экскурсиягә алып барырга уйлаганнар. Мәктәптән Фәтхулов фамилияле пионерлар вожатые шундый хәбәр китергән. Әнинең күкеле күтәрелгән, күрәсең. Мин кайтып кергәндә, елмаешып, чәй эчәләр иде Күнегелмәгәнчә, мине күтәреп кенә алмадылар. Әнә үзе дә! Әйдә, уз! - Әйтерсең, кадерле кунакмын! Мәгәр шатлык күпкә сузыла алмады, чөнки вожатый абый сүзне эшка борды: — Йә, нишлибез соң? — Юк шул, әзерләп булмас,— дип көрсенде әни. Уфага бару өчен һәр балага атналык азык әзерләргә кирәк икән Бездә юк андый ук муллык. Шулай да чәйдән, кунак булудан күңеле күтәрелгән абый, һич тә үгетләмичә, баштагыча елмаеп саубуллашты. Бүтән отличниклар кала күреп кайттылар. Шушы кечкенә нәрсәнең онытылмавына караганда, бая әйтелгән әхлакый бәянең хикмәте тагын да аңлашыла төшсә кирәк. выл баласы эшнең нәрсә икәнен яхшы белә. Аның авырлыгын мин дә сөйләүләр А аша түгел, үз җилкәм белән күтәрә килеп татыдым. Бик бәләкәйдән үк. Әнкәй кырда урак ура. Бер яшьлек Мәсгуть энем бәләкәй арбада. Дүрт яше тулмаган мин, ана «күз-колак» булып, чүмәлә ышыгында утырам. Ул гына җитми, күрәсең. җир үлчәргә килгән Малик исемле бригадир: Өзелеп калган башакларны җыя торсаң ни була' дип. миңа өстәмә бурыч йөкләргә мөмкин дип таба. Хәзер дүрт яшьлек сабыйларга карыйм да. шаккатам ничек итеп аларга шундый җитди эш кушарга мөмкин соң? Аларнын үзләрен карар- ia кирәк лабаса! Ә безгә кушканнар! Олылар кырда чакта без. бер өем бала, куян балалары сымак, язмышка гапшырылган хәлдә, әүмәкләшеп көн күрәбез, һич онытыласы түгел, ялгызлыктан кичкә таба аеруча нык зарыга идем. Аптырагач: «Әнкәй, ка-а-айт. әнкәй, ка-а-айт!» — дип кычкырам. Янәсе, әни ишетә дә. безнең янга ашыга. Сабый булгач, сабый, могҗиза көтә, могҗизага ышана ул! Авылның югары очыннан бер чакрым чамасы җирдә — ындыр табагы. Ашлык сугалар. Шунда кичкә чаклы торганымны хәтерлим Кайтышлый мине атка атландырдылар Зур һәм олырак малайлар белән авыл башына хәтле көйле генә кайтылды. Ләкин авыл капкасына җиткәч, агым кинәт иелеп үлән ашарга керешкән иде. тезген ычкынды да. кая. нәрсәгә тотынырга белмичә, югалып калдым. Алга шуып төшә язгач, елап та җибәрдем. - Бигрәк бәләкәй бит әлс. — диеште олылар Тезгенне кулыма яңадан тоттыргач, абзарга чаклы ат өстендә тыныч кына кайта алдым. Шушы хәл искә төшсә, атка беренче тапкыр биш яшь тулганчы ук атладым, дип, горурланасы килә Аннары озак та үтмәстән, безнең авылга күзләренә салына торган дару исемен үзгәртеп, малиновый дип йөртелгән бер көтү аз китерделәр. Имеш гер, аларны колхозга каршы байлар агулап чиргә сабыштырган. Әлеге даруны салмасаң, котыралар, имеш Мәгәр һич тә чирлегә охшамаган иде алар, һәркайсы үзенчә шәп. үзенчә маг ур иде Менә рәхәтләнде авыл күктән төшкән атларга Бигрәк тә без малайларга канат чыкты Олылар эштән кайтыр чак җиттеме, кырга ашыгабыз. Эштән бушаган атларга атланып, кырлар буйлата җилдерәбез Абзарлары безнең өйдән ерак түгел, чишмә тавында Аг караучы абзый аларны эчерткәч, үз атына атландырып, мине абзарга озата Ат гадәтләнгәнчә тауга очып кына менә Икс канаты минем кулбашларда Моннан да ләззәтле минутлар, ай-һай. буламы, ай-һай. булдымы икән?! Алгы боты өстенә утлы тимер белән 213 саны сугылган бу ат. мөгаен, кайчандыр кавалерия аты булгандыр Чөнки ул куш аяк ran чапмый, юыртырга ярата. Бик каты басып юырга эчләрең айкала да. авыртуга чыдый алмыйча, әллә егылып, әллә сикереп төшкән чаклар буда Егылдыңмы, ат шып туктый. Бүтән вакытта көйсезләнә дә белгән ат яңадан атланганыңны кыймшанмый да кәгә. Яраланып егылган сугышчыны да шулай көткәндер ул... Бу атларны мин чын ихласлык белән, илаһгг дигән мәхәббәт белән ярата идем Шул хис аркасында, яман хәлләргә юлыккан чаклар булмады түгел. Төш вакыты Урам тутырып, тузан болыты туздырып, югары очтан атлар кәгүе килә Мин аларны күрүгә туры мәгънәсендә акылдан шашам Кочагымны җәеп, каршыларына йөгерәм Атлар кәгүен кочакка сыйдырмакчымын. ахрысы Менә берсенең күкрәгенә ташланам да һуштан язам. Аңыма килеп аякка басканда, инде аг лар күг гән югалган, гузан да басылган Ни өчендер, бит гарем юеш Сыйпап карасам, кул кып-кызыл кан Биттән кан ага Бер төшем дә авыртмый үзе Малайлар килгәч, авыртмавын күрсәтер өчен биттәге җәрәхәткә бармак гыгам. җитмәсә Ә малайлар куркышып тиз арада янымнан гаялар Алар киткәч хәл дә киткәндәй тоеп, өйгә керәм дә йокларга ятам Әнкәйләр кайтканны да сизмәгәнмен. Сүзләренә караганда, төн буе саташып чыкканмын. Дөресен әйтим, артык яратуның хәерле төгәлләнмәве, аның да чама, сы булырга тиешлеге, югыйсә артык зур бәя түләргә туры килү ихтималы шул чакта ук аңлашылса да. мин барыбер дә чама белә алмадым шул. Гомер буе шулай дәвам итте дияргә мәҗбүрмен. Хәер, ул чакларда кая ул үкенергә туры килмәгәе дип уйлаулар Яратудан бигрәк, ялгышлык, усаллык дигән нәрсәләр күбрәк булган һәм бик якында, янәшәдә генә, күпчелек очракларда бүреләр кыяфәтенда йөргән икән. Ишле, ятим гаиләнең бердәнбер таянычы сыер иде бит. Мәгәр сыерыбыз бик тә үз холыклы иде. Еш кына көтүдәй кача, кайтмый кала, Аны эзләү исә күбесенчә миңа йөкләнә. Көтү кайтыр чак җиттеме, кара кайгыга калам. Бүген ничек булыр? Менә көтү кайтты. Ә безнең сыер юк Кушылганны да көтмичә, кырга чабам. Чишмә тавыннан соң тагын бер салам күпер. Басу капкасына җиттем. Җитүем булды, атлар абзары ягыннан конюх абзый кычкыра: һа-а-ай! һа-а-ай! Бүре! Бүре бар! Бүре! Ни уйларга белми торган арада, күрәм ки. янымда —бүре! Киерем ачык капка төбендә очраштык. Сызык хәтле аранын бер ягында мин. икенчесендә ул! Ашыкмыйча гына узып китте. Танырга, истә калдырырга теләгәндәй, күзләремә карап узды, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Анламасам да. күрдем ки. ерткычлар күз алдында йөри, явызлык бих тә якында. Ә син ана каршы берни дә эшли алмыйсың. Исән калуына шөкерана кыл да. ары атла. Шул көннәрдә әнисенә ияреп йөргән башмак танабызны тотып ашаганнар иде бүреләр. Бер атнадан соң. сазлыктагы чытырманлыктан тиресен табып алып кайттык. Ни өчендер, тирене ихатадагы коймага элдек, Аклы-каралы тире йөрәккә тирән кереп урнашкан шомны куерта гына торды бит югыйсә. Кирәге дә чыкмады. Бүредән калган нәрсәне өйгә кертергә кыенсындык. Ватан сугышына ике ел калган иде. Шуның галәмәте сымаграк булып, авылыбызда атларга карата булган тагын бер вәхшәт кабатланды. Атларның берничәсен урман кисүчеләргә дип. Карелия дигән ерак җиргә озаттылар. Ә калганнарын... искә алсаң, йөрәк әле дә жу итә. Беренче елан тавы дип аталган җирдә бөтен авыл ирләре көн буе кабер казыдылар. Әлеге «малиновый» атларны китерделәр дә. «котыруларыннан» куркып, муеннарыннан дилбегәләр белән буып, егып, башларына күсәкләр белән суга-суга. җаннарын алдылар. Балаларны якын китермәскә тырыштылар, әлбәттә. Ләкин без ерактан барыбер бөтенесен ишетеп, белеп, күреп тордык. Ахрысы, иптәшләрен җәзалаганны карап торган атларның котычкыч кешнәүләре тирә- юньне генә түгел, безнең җаннарыбызны г ына да түгел, киләчәк заманнарны да каушатып, өркетеп торды. Канлы күсәкләр, әйтерсең, безнен дә. туасы сабыйларның да башларын тәпәли иде. Унмы, унбишме атны шул рәвештә җирләделәр. Минем өчен бу фаҗига идс. Ничә көндер, күзләрем кояш яктысын күрмәде. Ышану кыен иде бу хәлгә. Нишләп инде шушы ямь-яшел. яп-яшь җәй көнендә шундый кара шәфкатьсезлек, кансызлык булырга мөмкин?! Шуңа бара алган бәндәләрнең үзләрен нишләп җир йотмый? Нишләп аларга һаман нур сибә кояш, ник елмая, әүвәлгечә иркәли бирә?! Ә минем күпмедер вакытка дөньям каралды, караңгыланды. Ә в£1кы г, беләбез инде, туктала белми. Вакыт, беләбез инде, иң яхшы таоиб. Әкертенләп минем дә йөрәктәге җәрәхәтем төзәлә язды, диярге була. Икенче җәйдә инде без малайлар атларыбыз күмелгән зиратй җиләк җыя ала башлаган идек. Алай гынамы, бүреләр чыгарып ташлага» сөякләрне авылга да алып кайткаладык. Ни өчен, диярсез. Сәбәп — бш 52 гади. Ул елларда чүпрәкчеләр, авыл саен йөреп, иске киемнәр белән оергә, сөяк тә җыялар иде Арбаларында тартмалар Тартмаларында вак-төяк говар Атлы арба белән килеп керүгә, аваз сала чүпрәкче Энә-төймә, каптырма! Килегез, алыгыз, шатланыгыз' Энә-төймә. каптырма, чык тизрәк, күп уйлап торма! Авыл кузгала яше-карты арбаны урап ала. Андагы әйберләрнең энәсеннән җебенә хәтле тикшерә авыл. Тузган киемнәрен тапшырып, кемгә нәрсә кирәк, шуны сайлый. Хатын-кыз. кыз-кыркын бизәнү әйберләре алып бәхеткә ирешсә, безнең ише малайшалай кармактыр-сыбыз- гыдыр эләктергәч, башларыбыз күккә тия Чүпрәк кенә түгел, бая телгә кергән сөякләрне дә тапшырабыз. Кайчандыр канатларыбыз булган ат- ларыбызның сөякләрен... Гаҗәпме? Шулай шул, бик тә гаҗәп. Атларга булган канатлы мәхәббәтебез бүген җирдә сыбызгы булып сызгыра! Менә сезгә матурлык, менә сезгә шәфкать, мәхәббәт, шигърият һәм... сату-алу! Дөнья бу! Якында гына фин сугышы. Көз җигүгә атларны үтерүдә катнашкан абзыйларның кайберләре шул сугышка озатылдылар. Алар анда күргән вәхшәт монда үзләре оештырган вәхшәттән аермалы булдымы икән9 Әйе, канлы гамәлләр дәвамлы була. Бик тә якында хәер, кайдадыр инде ул бара бөтендөнья сугышы Аның сулышы безгә дә сизелгәндер кебек. Ул чакларны хәтерләсәң, кара шәүләләр, утлы-гөтенле күләгәләр уза төсле. Безнең язмышлар, гамәлләр күзгә күренмәгән дилбегәләр, йөгәннәр белән шул атларга бәйләнгән булгандыр Алты яшьтән башлап, без ашлык сукканда барабан әйләндерә торган атларны куабыз. Бу эш ун-унике яшькә кадәр дәвам и гтс. Унике яшьтән печән чаба башладым, һич тә авыр булмагандыр сыман. Урман печәне йомшак, хуш исле. Авырлыгы икенче елда, кешеләр усаллыгы өстәлгәч кенә сизелде. Дүртенче классны тәмамлагач, Муллакай сазы дигән җирдә, зурлар белән бергә, печән чабабыз. Атна чамасы вакыт ярыйсы гына узды Соңынтын яңа тамаша кирәк булдымы, иң олыбыз Гомәр абзый Хәмит исемле малайның әтисе шаярып алырга уйлады бугай Башта гел үзе алдан бара торган булса, бервакыт алга мине чыгарды. Аны- моны уйлау юк. киттем шулай беренче булып. Чыклы матур иртә. Бер сәгать, ике сәгать — кояш яктылыгын арттыру белән бергә, эссесен дә көчәйтә. Күзләрне тир томалый. Тирне сөртү һәм чалгыларны янугычла- удан калган бөтен вакыг, бөтен көч чалгы селтәүгә багышлана Бер сәгать, ике, өч сәгать. . Арганлык көчәя, көч кими. Гомәр абзый исә артымнан ыжгырып килә. Баштарак сизелер*сизелмөс кенә елмайса, инде һич тайчанмыйча. Үкчәңне сакла, үкчәңне1 дип шатланып кычкыра Кыяфәте шәп Минем кебек ике малайны кушсаң, аның гәүдяке чаклы булыр. Ә коч дигәндә, өч кешенекеннән дә артыктыр Арганлыгы һич сизелми генә түгел, көчкуәт тәнгә бәрелгәндәй үк чәчелеп гора баһадирларга гиң гәүдәсеннән Атныкы төсле калын иреннәре лә кысылмаган. Ургача зурлыктагы соры күзләрендә кояш яктылыгына тиң нурлар җемелди. Менә нинди әзмәвер ул! Ә син. егет кеше, гәрчә унике генә яшьтә булсаң да. сынатырга тиеш түгелсең. Үкчәңне саклау гына түгел, арттагы кешене тагын да арттарак калдырырга тырышырга гиешсең, һәм тырышасың, покоены ташлап «Җитте, үзең чык алга», дияргә, җиңелергә тиеш түгелсен Әйе. мин покостан чыкмадым, җиңелмәдем, дия алам. Әмма да яшерен усаллык сыман, кара көч хыянәт итте миңа, һич бирешмичә селтәнә торган җирдән, кинәт чалгым сабыннан төште калды Җирдә, үлән арасында яга чалгы Сынык чалгы сабы тоттым да калдым Яшерен мәкер дигәнем үл кан-кара гөп икән. Чалгым шуңа бәрелгән Абзыйга сүз әйтмичә, күтәрелеп тә карамыйча, җирдә яткан чалгымны һәм аның сынган сабын күгәреп, авылга кайтып киттем Әйе, җиңелмичә киттем. Ләкин җиңелмәү бәясе тиз беленде. Кояш эссесе һәм тырышлык аркасында, дөрләп кабыныр дәрәҗәгә җиткәнмен икән. Авыл ур гасындагы коега килдем. Сиртмәле, тирән кое. Асла бозлар әле эреп тә бетмәгән Бер чиләк бозлы су алын, эчәргә, чөмерергә керештем Валлаһи-билләһи, ярты чиләк эчкәнмендер, ләкин сусауның басылырга нияте юк. Шулай да чиләкне эчеп бетерергә син ат түгел ләбаса. Тыелдым инде дә соңарак калганмын шул. Өйгә кайтып бер сәгать узды микән, менә керештем калтырарга Җылынасым килеп, яшел чирәмгә, бая иләмсез кыздырган кояш астына яным Әмма хәл х',иңеләергә чамаламады, киресенчә, авырая гына бирде. Бер көн. ике көн. Ниһаять, шул мәгълүм: мине бизгәк тота... Алда көтә кемнең яман уе? Абынып шул кара төпләргә. Туры килде яшь түгәргә ял1ыз. Сер сиздермәс өчен читләргә Гомәр абзый күзләрендә мин һич тә явызлык төсмерләре шәйләмәгән илем, киресенчә, елмая иде ул. Сынык чалгы белән өйгә киткәндә дә шулай елмаеп озатты. Ул бары тик шаяртты гына. Ләкин шаяруы менә ничек төгәлләнде бит. Мин җәй буе авырдым. Көзгә кергәндә, битләрем яшькелт сары төскә кергән иде. Үзем исә бу чирне фаҗига төсле кабул итмәдем Гомәргә: «Синең аркада авырдым», дигән сүзне карашым белән дә сиздермәдем. «Кан төкерсәң дә, дошманын алдында төкермә». дигән бит акыллы халык. Ә бу, уйласаң, дошман да түгел. Шунысы да бар, гадәт калса да бит. чир китә белә. Мин дә ашлык сугулар башлангач, яңадан ныклап эшләргә керештем. Әрҗәле арба белән ашлык ташыйбыз Бермәлне күрше Ишкардан кайтышлый классташ кыз белән очрашкан идек, гаҗәпләнеп карап калды: — Аксән. нишләп болай саргайдың? — ди Сине уйлап! — дип көләм. Ул да рәхәтләнеп көлеп калды. Сиздегезме инде, унике яшьлек егетне? Чиргә сабыштырган усаллыкка карамастан, егет булып калган ул! кенче, өченче, дүртенче класслар 1936— 1940 еллар. Безгә тоелганча. хәлләр бөтен илдә хәерле кебек иде. _ Миргасим абзый, ярты еллык курслардан соң, Ишкарда колхозның баш хисапчысы булып эшли башлады. Венский дигән яңа гармун алды. Монысының инде сул ягында бас клавиатурасы да бар Ишкарга барган саен шул гармунда уйныйм. Тыңлаган кешеләр, әйбәт уйныйсын, диләр. Ә минем мактауларга исем китми. Шәп уйнаганымны үзем дә сизәм бит... Сәеррәк уймы? Шулай. Әмма башкарган эшләремә карата шундыйрак караш әле дә саклана бугай... Ләкин миңа тиз генә мөстәкыйльлек алырга язмаган икән әле. Әүвәлгечә, үзебезнең авылдан Миргасим абзыйга көн саен ашарга илтәм. Элеккедән аерма шунда гына, җәяү түгел, ә атка атланып Хисапчы булгач, ат бирмибез, дип тормыйлар Шунысы шәп. Үз1 эрешләр яхшыга таба бара. Моңарчы авыл өйләренә хас сәкене 1имер карават алыштырды. Ике генә бүлмәле өй дүрт бүлмәлегә әйләнде. пәм дә ямьле җәй уртасында шул бүлмәләрнең берсенә килен төште. исемле унынчыны әле генә бетергән апа. Абзыкай белән Талиба апа, бәхетле булып, шул бүлмәдә яшәделәр Бөтенесе күпме икән? Күл 54 И булса, өч айдыр. Миргасим абзый, мине ризык ташудан коткарып, өйгә үзе кайта башлады. Чын мәгънәсендә матур, бәхетле тормыш иде бу. Гаилә бәхетенә үз өлешен өстәп. Әсгать абый Уфага төзүчеләр техникумына укырга керде. Тормыш һәр яклап хәерлегә таба бара кебек иде 1940 елның көзе җитте. Гел отличнога укып барам. Мәгәр шуны белгән килеш. Миргасим абзый (әтине алыштырган кеше үзен зур итеп күрәсе килгәндер инде) миңа катгый рәвештә кисәтү ясый Әйбәт укы Начар укысаң, вакыт әрәм итеп йөрмә Ым да чыгармыйча киттем яныннан _ Эшләнгән эшкә бәя бирү-бирмәү җәһәтеннән гыйбрәтле мисалларның берсе булгандыр бу. Йөрәккә уелган Барган атның башына сукмаска кушкан китап. Бик тә дөрес әйткән. Чынлап та зур буласын, килсә, зур бул Шулай түгелме? һәрхәлдә. Козьма Прутков шулайрак әйтер иде Бу сүзләр әйтелгәннән соң күп тә үтмәстән. Миргасим абзый, үзеннән дә ягымлырак Талиба апаны калдырып, армиягә китеп барды Аның китүен бәхетле көннәргә төшкән күләгә төсле кабул иттек Ләкин безнең гаиләгә генә төшкән күләгә булмаган шул ул. Без моны аңлап җиткермибез әле. Тик ниндидер тчке бер сизенү белән генә шомланабыз 1941 елның язында Әсгать абый, укуын ташлап, кайтты, чөнки укыган өчен акча түләү тәртибе кертелгән иде. Аны. кайту белән үк. район үзәгендәге агитбригадага чакырып алдылар. Ил күгендә кара күләгәләр куера барса да. ул елларда җитәкчеләр культурадан кул селтәмәгән иде әле. Үзешчән сәнгать дәүләт, сәясәт яклавында кала бирде. Район агитбригадасы үзешчән театр дәрәҗәсендә иле. Төп вазифасы, әлбәттә, чор сәясәтенә хезмәт итү. Шулай да. анда халыкның аңын, эстетик дәрәҗәсен күтәрү максаты күздә тотыла иде Сәнгать авылларга бәйрәм китерә иде. Бүген кырда Мин сабан сөрсәм. Иртәгә танкист Булырга китәм. Тракторист егет әнә шулай җырлый. Спектакльләрнең барысы да диярлек шундый оптимистик хисләр белән бизәлгән булыр Яшьләр танышырлар. уен-көлке аша аңлашырлар, шаулап-гөрләп туй итәрләр Лакировка дигән терминны аңлау түгел, ишетә дә алмаган без. гавәм. тамашаларын сокланып, ләззәтләнеп карыйбыз. Бу. гомумән, яшь социализмга хас тантана икән. Күпме еллардан соң. «Казан утлары» өчен Вьетнам ангорлары шигырьләрен тәрҗемә иткән идем Аларның берсендә төптөгәл генә; «Дөнья матур, дөнья киң!» дигән сүзләр бар. Соңын- тын аларны инде социализм картая барган вакытта кайбер шагыйрьләр нәкъ шушы төгәллектә кабатладылар Ул елларда мандолина һәм гармунда уйнавыбызны искә алган идем инде Моңлы авазларга җан-гән белән бирелгәнбез Ләкин моннан да матуррак, сихерлерәк авазлар да бар икән бит дөньяда. Бервакыт клубка керә-керүгә. шундый моңнар ишетеп, йөрәк дөп-дөп тибәргә кереште Ник7 Нәрсә бу? Нинди аваз? Клубны әллә нинди йөрәк җилкендергеч моң тутырган Мондый тавышларны гомерем буе ишеткәнем һәм аларның була алуын башыма китергәнем юк иде Шундый да нәфис авазлар' Үзе йомшак, үзе көчле тавыш! Әле неп-нечкә озеләргә торгандай, әле калын хисләрнең ныклыгын аңлаткандай Калынрак дигәнем бигрәк тә ж Соңыннан белүемчә, бас ягы Шулкадәр көчле, шулкадәр аһәңле! Нәзек тавышларны шулкадәр дөрес басым ясап ишеттерәләр ки. безнең тальян басы белән һич чагыштырырлык түгел Әйтеп аңлата алмаслык бай тык. төрлелек, киңлек Шушы кадәр матур тавышлы гармун да була ала икән. Мин бу моңнарны һуштан язар дәрәҗәгә җитеп тыңладым. Бу ни булды? Бу гармун баян дип атала икән. Беренче кабат ишетү белән үземнең дә шул инструментта уйнарга тиешлегемне аңладым. Ләкин бу теләк тормышка ашсын өчен алда күп еллар, канлы һәм яшьле нужалар кичерергә туры киләчәк иде әле. Күрше Түбән Череккүл авылында спектакль. Әсгать абый, күп кенә иптәшләре белән кайтып, безнең өйдә төшке аш оештырдылар. Безгә алардан калган йомырка кабыкларына кызыгу мөмкинлеге генә калса да. тере артистларны күрү шатлыгы шактый көчле иде. Кич спектакльгә бардык. «Яла» исемле спектакль. Абыем Биктимер исемле баш герой ролен башкара. Дошман әһелләр аның эчәр суына агу салып куя. Абый хәзер шул суны эчәргә тиеш. Дер калтырап торам. И абый, эчә күрмә! Ләкин ул мин уйлаганнан сизгеррәк булып чыкты. Стаканны күтәреп эчәм дигәндә: «Врачлар миңа кайнамаган су түгел, кайнамаган сөт тә эчәргә кушмый!»—дип, стаканны өстәлгә кире куйды... Шатлыгыбыз чиксез зур! Тик аяныч белән шунысын әйтергә мәҗбүрбез, бу якты бәхетләр артык та кыска булып чыктылар. Шундый көн килде, Әсгать абый яңадан өйгә кайтты. Кояшлы, эссе июль иде. Мин мондый көннәрдә җиләс җирдә — өйалды идәнендә йоклыйм. Бервакыт, әллә төштәме, йокыдан да татлырак авазлар ишетелә. Шулкадәр матур тавышлар! Тик алар әллә ничек, җанны авырттыра, чәнчиләр. Мин моңа озак түзә алмыйм, уянам. Уянып бетәр-бетмәс торып басам да, авыртуга чыдый алмыйча, баскан хәлдә кычкырып елап җибәрәм. Кинәт сихерле дигән тавышлар тына да, аны Әсгать абыйның шактый тупас тавышы алмаштыра. — Син нәрсә, котырдың мәллә? Ул эчке бүлмәдә гармун уйный икән. Көйләрнең артык матурлыгына түзә алмыйча елаганмын. Нишләптер, мин кичә аның гармун белән кайтканын абайламый калганмын. Хәзер генә белдем. Артист егетләр армиягә китеп бетү сәбәпле, агитбригада таралган. Әсгать абыйнын үзенә дә повестка килгән. Айлар буе хезмәт хакы түләнмәгәнлектән, РОНОга керсә (агитбригада аның карамагында икән), аңа. «Акча юк, гармуныңны сат та, акчасын үзеңә ал, шул булыр эш хакы»,— дигәннәр. Армиягә китешли, Әсгать абый ул эшне (дөресрәге, гармунны) мина калдырды. Ә мин, музыка белән сихерләнгән унөч яшьлек малай, шундый моңнар хәзинәсен үз теләгем белән сата аламмы инде? Монысы буласы нәрсә түгел, һәм ул булмады да. Ниләр генә килеп чыкмасын, үзем исәндә мин аннан аерылачак түгелмен. Менә шулай, иптәшкәйләр, белеп калыгыз! Ахыры бар