Логотип Казан Утлары
Фаҗига

ЙӨЗЕК ҺӘМ ХӘНҖӘР

ИКЕ ПӘРДӘДӘ Катнашалар: Лияар Рәсим — аныц дусты. М өсл и мә— Линарнын әнисе, илле яшьләрдә Фәрһад абзый, алтмышларда Хания !’ ФәРһад абзыйны» кызлары Йосыф күрше малае, ун яшьләрдә. Вакыйга безнец көннәрдә бара. Беренче пәрдә Беренче күренеш Казан шәһәрендәге бистәләрнең берсе. Монда күпчелек кеше үз йортлары белән яши. Йорт яннарында кечкенә генә бакчалары да бар. Бистәдә кош-корт тотучылар да шактый. Йорт һәм бакча тирәләре нык коймалар белән уратып алынт ан. Ишек аллары иркен, капкалары биек һәм берсеннән-берсс матур. Язнын чәчәклекояшлы көннәре. Вакыт кичкә таба. Магнитофонда чнченнәрнен зекер әйтүләре. куркыныч сугыш шау-шуы. шартлау-ату тавышы бистә өстен шомландырып ала да кинәт кенә тына. Шундук капка артында тавышгауга күтәрелә. Шап та шоп ишекләр ачыла-ябыла. Орыш-тиргәш сүзләре ишетелә, өй алдындагы чиләкләр шалтыр-шолтыр тэт әрәшерт ә тотына. Боларг а тирә-күршедәге этләрмен ереп-чинап куйганнары кушыла. Капка артындагы сөйләшүләр дә ачыграк ишетелә башлый. Линар. Тимә магнитофонга! Мөслимә Җибәрмим' Линар Бир! Бир, диләр бит сина! Ну! Мөслимә Беркая да китмисең! Җибәрмим! Бар, кер өйгә' Линар. Мам, давай по хорошему! Бир магнитофонны! Мөслимә Каерма кулны! Акылдан яздыңмы әллә? Җибәрмим! Сиңа ярамый! Улым, бәгырь парам! Китмә! Линар. Барыбер китәм! Бир кассетасын! Мөслимә Мә сәнә, чукын әйдә! Бет дөмек инде алайса! Урнм якка кассета очып төшә. Тавышлар якыная. Линар. Үзен бет, үзен дөмек! Ну! К черту! Мөслимә Ай, бетерде, сволочь! Нишләттең чебеш анасын' Канаты сынды! Ай, бер чебешемне дә изгән, фашист! Дөбердәтеп ачылган капкадан зур гына чемодан белән магнитофон күтәргән Линар чыга. Аның артында әнисе. Анын кулында үлгән чебеш. Линар җирдән кассетасын алып магнитофонына урнаштыра. Линар Подумаешь, чебеш! Тьфү! Мөслимә. Үтерүче! Әйдә, үтергәч, инде мине дә үтер! Сиңа бит ул берни тормый! Линар. Молчи, ради бога! Бер сүз әйтмә! Ты меня раздражаешь! Мөслимә Кара син язгы кичне! Дөньяны күр, нинди матур' Линар (магнитофонга баса, анда кабат чиченнәрнең зекерләре. сугышның дәһшәтле авазлары) Дөнья бетә! Ахырзаман житте! Мөслимә Бетте ул сугыш, балам, бетте! Линар Сугыш бетми, без бетәбез! Их, син, чебеш анасы! Мөслимә Кит, әйдә, кит! Барыбер артыңнан барып табам! Линар Табып кара! (Кшяә башлый) Мөслимә Ичкерияләрдән алып кайтканны, авылдан гына алып кайтырмын анысы! Синең өчен гомердә түләп бетермәслек бурычларга баттым! Линар Эта твоя проблема! Мөслимә Өйлән, зинһар! Бетәсең бит' Линар. Тагын башладыңмы0 Хватит' Надоело' Мөслимә Күршеләр ишетә, акырма шул чаклы! Линар (акыра) Надоело' Больше өстермә миңа проституткаларыңны' Мөслимә Өйлән, улым, телсез булырмын' Линар Нс дождешься' Все. башка күренмәсеннәр! Тебе хуже будет' Мөслимә Барыбер өйләндерәм! (Барып чемоданга ябыша) Чыксын иде әле син ко тырган эткә берәр кыз Линар. Отпусти! Калган чебешләрне дә изәм! Мөслимә. Из. тик өйлән генә! Төннәр буе саташып, акырып-бакырып, елап чыгасын! Бер генә төн дә күземә йокы кергәне юк! Бәлкем, өйләнсен терелер идең! Сина иптәш кирәк! Хатынкыз назы! Ул гына коткара ала сине бу бәладән! Линар. Ул үзе бәла! Мөслимә Ә син фәрештә яса! Икәү эзлик! Ант әгәр, табабыз без сиңа ул фәрештәне! Үзен әйт Әйдә, кемне алып кайтыйм0 Линар Кемне генә алып кайтсаң да, мин аны төнлә суеп үтерәм! (Җүләрләрчә көлеп, аптырашта калган анасыннан чемоданын тартып ала да китеп бара. Урамның икенче башыннан Рәсимнең «Ә-һә-әй Линар!» диюен ишеткәч, сискәнеп борыла). Мөслимә (мыскыллы) Әнә, барып та торасы булмады - авылыннан үзе килде Рәсимҗанын! Линар (каршылап) Ник килдең? Казанга күчәсең, что-ли Рәсимҗан Каримович0 Рәсим (өч-дүртләп чемодан төялгән велосипедын җитәкләп керә) Әссәламегаләйкем, Линар Иванович! Линар Иванович түгел, Николаевич! Рәсим. Мин дә Каримович түгел, Керимович' Мөслимә. Гашыйклар да болай булмас Йә-йә, килештереп бетерегез кочаклашып өч тапкыр үбешегез! Линар Чәй куй' Рәсим. Исәнме, Мөслимә апа! Мөслимә (Рәсимгә) Телемә басма! (Линарга.) Маман хәзер артыкмыни, улым? Хатын-кызны сөймәгән кешегә мама да кирәкмиме0 Линар? Мам булсаң, арып килгән дусны монда тотма. Мөслимә. Чакырган кунагым түгел әле. Ул да синең ише. өйләнергә теләми торган шалтыравык' Рәсим Мин сезнең кебек университет белән институтлар бетермәгән инде, Мөслимә апа Шулай да исәнләшик Исәнмесез! Мөслимә Исән үлмәгән! И сезне өйләндерми торып үлмим дә! Линар Инде аны да талыйсыңмы? Улын түгел ул! Мөслимә Улым түгелмени?! Улым булмаса — киленем! Әнә, бирнәләрен дә төяп килгән! Әйдә, килен, төкле аягын белән' Л н н а р Ник котырасын0 Бөтен күршеләр җыела бит! Мөслимә. Туй булгач, туй була инде ул! Әй. күршеләр, ниһаять, минем малай ла өйләнде! Горько! Горько' Линар Дура ты. ояла да белмисен! Мөслимә. Үзегез оялыгыз' Сез өйләнә алмыйсыз! Рәсим Уйлашыйк, Мөслимә апа (Велосипедын капкага сойи) Мөслимә Уйлашкан' Чечня сугышында булганнарны өйләнә алмый торган итеп кайтаралар дигәннәр иде (Киселгән хәрәкәт ясый.) Рәсим. Аңламагансың шул. Өйләнергә була, тик кемгә9. Линар Вот в чем вопрос Рәсим. Табигать ир-атны гашыйк булгач кына өйләнә ала торган итеп яраткан Йә, кемгә гашыйк булырга? Йөгәнсез давал- каларгамы? Юк Коръәндә ап-ачык әйтелгән: иренә, баласына тугъры буласы хатын- кыз, дип. Ислам дине йөгәнләп тормаган безнең заманга каян килсен андыйлар? Бүгенге бозык заманның кызларын гаепләп тә булмый, яратып та... Линар Ленин әйткән: бер стакан су эчәр өчен кое казып тормагыз, дигән! Мөслимә Балаң булыр! Бер тамчы су кебек үзеңә охшаган бала! Рәс и м Сугышка җибәртеп үтертер өченме9 Юк, өйләнү безгә берни бирми Хатын-кызга хәзер күп акча кирәк Акча өчен аңа иренә мөгез кую кирәк. Бу кирәкләр өстенә башка кирәкләр дә өстәлә. Чөнки татар кызының да чит ил киноларындагыча күңелле яшисе килә. Аракысын да чөмерә башлады ул, тәмәкесен дә пыскыта. Ул кемнән ким? Се-ля-ви! Линар. Хватит! Әйт тә бетер: на братских могилах не ставят крестов! Бездән кабер дә калмаячак! Рәсим. Чөнки заман ахыры җитте. Табигатьне генә ал... Мөслимә /бүлдереп). Рәсим! Яхшы чакта бар, кайтып кит авылыңа! Син генә котыртасың минем улымны! Рәсим Кайтам-кайтам Мина барыбер Ярый, хушыгыз! Линар Стой! Мам. сожгу все. көл генә калачак өеңнән' Мөслимә. Мин мам гына түгел, папаң да — бик сикертмәм!.. Линар. Папаны кугансың, мин дә ки- тәм!.. Мөслимә. Папаң үзе кайтып китте. Мәскәү урысы нишләсен Линар. Миңа да нечу делать, мин дә кайтып китәм... Мөслимә. Син яртылаш татар! Урыс яртыйортыны гына яратмый. Аның колачы киң! Линар Минме ярты-йорты? Мин — гражданин мира! (Кулына чемодан белән магнитофонын ала.) Рәсим, утыр велосипедыңа... Рәсим (төшенке). Әтием үлде бит, Мөслимә апа Авылда ирләрдән соңгы кеше.. Мөслимә. Мескен, иллегә дә җитмәгән килеш Кырыла да соң ирләр Синең дә гаебен зур. Рәсим Атаң өйләнә дип көтте Оныгын кулына тотып сөясе килгән иде. бичараның. Ю-ук. мине алай гына җыеп тыгалмассыз! Мин әле яшим яши.м' Линар Мәет син! Без дә тере мәетләр! (Әнисен үртәргә теләгәндәй магнитофон төймәсенә баса һәм Рәсим каршысына килә ) Кайчан үлде? Ходай җиңеллек бирсен! Mai нигофонда көчле булып чнчен кешеләренең зекер әйтүләре ишетелә. Егетләр, үзләре дә сизмәстән, чнченнәр булып кыланып түгәрәк буенча бер алга, бер аргка йөреп таптана, нидер укынып кычкыра башлыйлар: Лә-ил- лаһы-илланлла-аллах! Мөслимәгә болар сәер дә, көлке дә, шомлы да булып тоела. Мөслимә Җитте' Йөрәкне бозмагыз! (Магнитофонны сүндерә ) Чечняда күреп тә туйган бу галәмәтне' Рәсим, әтиеңне ничек- ләр җирләдең9 Бер ялгызын бит Рәсим Безнен җирләр «Ильич» колхозында Шундагы яшь мулла белән мөәзин бабай килде Кешеләр дә алып килделәр Аллага шөкер, бик зурлап күмдек Коръәннән аятьләр укып Кичә җидесен дә укыттым Линар (җиргә тезләнә) Әнналлаһ вә әнналәйһү рәжигун! Мөслимә Жигун-жигун! Нишли бит. ә' Юри кылана бит Ярты урыс малае муллалардан да уздырып дога укый, диме? Линар Сиңа да фарыз Гөнаһларың кимер азрак! Мөслимә Үзеннексн бел! Әнә. чебеш үтердең! Линар Синен аркада үлде! Рәсим Линар! Ул- әниен! Битәрләргә хакын юк! Линар. Бар! Мин яхшырак беләм! Сугышка сине көчләп җибәргәннәр, ә мин анардан качып!. Пух-пах. та-та-та! Мөслимә (капканы ача). Рәсим, акыл- лым, керегез өйгә! Линар. Качма, барыбер беләләр! Икебез дә үтерүче! Рәсим Линар кеше көлдермә! (Алып керә башлый ) Линар. Нәселдәй килә! Татар әбиемне мам үтергән иде. Мөслимә (Линарга сукка лый) Әнкәй бик ярата иде сине Шуңа гел Мәскәүгә килә иде. Ә син аны чукындырдың' Кечкенә идеи шул. Муеныңда тәре Без сине Коля белән чиркәүгә алып барган идек Коляның апалары шулай теләгәч әбиең мөселман иде! Линар. Әби Мәскәүдә түгел. Казанда үлде! Мөслимә. Рәсим' Әни авыр эшләрдә эшләп бик беткән, тузган иде Рәсим Линар, артык ярсыгансың керик! Линар Теләмим яшисем килми' Рәсим Ә минем Барыбыз да шул хәзер Барыбыз да ходайдан ярдәм сорарга тиешбез' Безгә шул кирәк хәзер! Егетләр эчкә узалар. Мөслимә ЯЛ1 ыз кала. Капка төбендәге кин итеп эшләш ән утыргычка башта Лннарнын маг ниi офоны белән чемоданын китереп куя. алар янына үзе дә Мөслимә Алдымда тагын ярык тагарак кына Газраил килеп, әйдә җыен дисә, шатланып риза булыр идем күрәсен күрми. гүргә кереп булмый шул. Ә ничек шахлар катканнар иде Хәлимәнең юлдан язган кызы башта университетка барып керде, аннары бер дигән Мәскәү егетенә кияүгә чыкты Әнкәен дә Мәскәү кодагые ясады! Күпме бүләк, посылка салдым мин әнкәемә' Инде ни9 Тагын теге әкияттәгечә ярык тагарак кына! Нишләтим соң бу баланы?* Бердәнбер өметем шул бит /Почта әрҗәсендәге me мграмманы күреп ала ) Телеграмма килгән Кемнән булырга мөмкин9 Фәрһад абыйдан9 Чечняның иң зур бас минем янга киләме? Ант — ышанмыйм! Поезды ничәдә дигән? Аһ, килгәненә ярты сәгать' Көтәр микән? Әгәр көтмәсә! Линар' (Чемодан белән магнитофонны капка артына кертә ) Линар, чык! (Велосипедка ябыша Кулын селтәп) Әй! Линар! Чык. дим' Тфү' (Йөгереп китеп бара ) Линар (тавышы өйдән ишетелә). Мине чакырасыңмы, мам? Искиткеч зәвык белән киенгән ике кыз күренә. Кулларында жннел тенә сумкалары да бар. Хания Шушы йорттыр . (Сумкасын утыргычка куя). Разия Номеры юк? Тегеләрен барып карыйм (Китә .) Хания. Бетте аяк . (Туфлясын салып урындыкка менеп утыра.) Капкадан Линар чыга. Хания ана борылып карый. Исәнләшә. Линар (кызга нәфрәт белән) Кого ждешь? Убирайся' Хания. Нәрсә7 Алкаш, что ли? Линар. А ты кто9 Валютная, да? А где наша сутенерша? Хания (шаккатып) Вот идиот' Линар A-а. понятно. Хочешь замуж?! Хания Иди отсюда! Линар Не нравлюсь, да? Тогда иди Ну чс ждешь? Даже такому рада? Ну. давай же. тогда. (Мыскыллап) Надо проверить' Целуй! Давай, давай! (Кызны көчләп убэ) Чс ломаешься? Валютная, что ли9 (Хания аның яңагына суккач. Линар ди. кызны яңаклый) Ах, тебе так нравится! Мне тоже! (Чалкан авып төшкән кызның итәген кайтарып ташлый Изүләрен йолкып ача. Өешенә ава ) Тебе как нравится? Скажи' Тавышка өйдән Рәсим йөгереп чыга. Разня да әйләнеп килә. Рәсим Линар' Разия Җибәр' Рәсим. Нишлисең син? Төш дим кыз өстеннән! Линар. Үзе шулай тели! Хания Сволочь! Хакъ! Рәсим белән Разня Линарны читкә алып ташлыйлар. Разия (апасына туфляларын кияргә булыша) Ни булды соң монда? Кемнәр болар? Хания (вайнах телендә) Бөех хум' Хакъ!' Маньяк! Разия. Тынычлан, апа! Без моны болай гына калдырмабыз! Кызлар китә. Рәсим Линар, нишләдең син? Линар Мамадан үч аллым! Сутенерша кебек гел проституткалар жибәрә! Рос и м. Саташма Кызлар вайнах телен дә сөйләштеләр. Чичсн кызлары болар' «Хакъ» диде. «Дуңгыз» дигән сүз бит Бөех хумы Линар Искә төште — грязная скотина ул Рәсим Менә-менә. Россия солдатларын шулай дип сүгә иде алар Ярый, мин артларыннан куып житеп гафу үтеним, юкса алар милиция белән киләчәкләр' Линар Килсеннәр! Боевиклары белән дә килсеннәр' Суйсыннар' (Кинәт башын Рәсимнең күкрәгенә куеп бала кебек үкси) Туйдым! Болай яшәгәнче Рәсим Ашыкма! Син өйгә кер. мин барсын да җайлыйм (Линарны капкадан кертеп җибәрә) Линар (кире чыга) Мин дә барам, мин дә гафу үтенәм! Мин беркайчан да кешене зерә рәнҗетмим' Егетләр китәләр. Якында гына такси тавышы. Фәрһад абзый керә. Капка каршына туктап йортның номерын караштыра. Кыңгырауга басып та, өйдән беркем чыкмагач, ары китеп бара. Озакламый Мөслимә кайтып керә. Тирләп, яныпгаешеп беткән. Ял игәргә дип утыргычка утыра. Мөслимә (кычкыра) Линар' Улым' Дәшмә, алайса, дәшмә' Рәсим' Әллә өйдә беркем дә юк инде' Таш юлдан такси менеп киткән кебек булган иде Күземә генә күренде микән? Фәрһад абый Фәрһад (әйләнеп килә) Ә\. Мөслимә* Тәки табыштык. Мөслимә Мин гаепле Телеграмманы соң күреп алдым, шуңа каршыларга да соңардым Фәрһад. Гаеп эзләргә, мин кунак булып кайтмадым, качак кына Әйт. Мөс лимә, тыгызласам, өенә кереп тә тормыйм Ичкериягә кайтып китәм Мөслимә Качак та. кунак та түгел син Онытылган булса, исенә төшерим мин сине Казаныбызга ү зем чакырган ием Менә өем. түре сиңа' Фәрһад Рәхмәт (Кулын күтәреп ) Йә. бер дога! (Укый Битен сыпыргач ) Халык телендә бистәгезне Нахальный диләр икән Шәп яшиләр Алайса бу йорт синеке? Мөслимә Минске синекедәй өч катлы ташпулат түгел шул. Ай. менә хәзер лә күз аллымда тора Бездә дә коттедж-моттедж- лар салган булып маташалар, әмма кая инде аларга. Фәрһад. Ташпулатларым юк инде хәзер. Мөслимә Мөслимә Сатып кайттыңмыни9 Дөрес эшләгәнсең Ф ә р һ а д. Грозныйдагысын син барында ук жир белән тигезләгәннәр иде Улын ни чек соң9 Бөтен Ичкерияне айкадык бит эзләп, Мөслимә Бала күңеле далада. Әй. сөйли торганмыни9 Фәрһад Шулайдыр Сугыш үзгәртте кешеләрне Өйдәме үзе9 Мөслимә Өйдә Эшләми дә өйдә ята Фәрһад. Шуңа өйгә чакырмыйсыңмы ’ Сиңа кыенга килә торган булса, тәртәне кире борыйм Казанда дусларым күп ’ Боек хум! Хакъ (Вайнах-чичен телендә) Шакшы хайван1 Дуңгыз' Мөслимә Юк, аны син генә кеше итә аласын Хәзер керәбез. Тукта, чак кына сөйләшеп алыйк башта... Утыр. Мин хатын- кыз гына шул. Фәрһад һаман кияүгә чыкмадыңмы? Мөслимә Кемгә чыгыйм инде'1 Фәрһад Улыннын атасы урыс бугай? Исәнме ул? Мөслимә Исән Каян белдең9 Сезнең Чечняда урыска чыкмыйлар, ә бездә бит атлаган саен Гаепләмә инде. Ниме? Уңайсыз булса да сорыйм, ул чаклы байлыкны ничек тупладың? Бездәге яңа байлар кебек, кеше таладыңмы? Фәрһад. Андыйлар нәселебездә юк Бабай егерме беренче елдагы ачлыктан качып Паратскидан Кырымга килгән Кырык дүртенче елны безне Кырымнан Казакьста- нга сөрделәр Әйе. Казан татарлары да байтак иде сөргәндә. Миңа унбиш яшьләр иде Халыкның ничек изаланганын гомер буе күреп яшим Шахтада күмер чаптым Алинәм- нең әтисе белән бергә идек. Минем бабай мәрхүм чичен кешесе, вакытында Ичкериясенә кайта алмады Шуның васыятен үтәп кенә кайттык Ичкериягә Алинәм дә монда кайтырга каршы түгел иде. Үзе дә бит татар кызына охшаган иде. Мөслимә. Ә ни булды? Алинә апа турында «иде» дидең? Фәрһад. Сөйләрмен Әйе, бабай: «Үлгәч, мине туган илемә алып кайтып җирләгез»,—дигән иде. Син сокланган байлыкларга килсәк, алар соңгы ун елда гына тупланган байлыклар. Мөслимә Син бит горурлыгыбыз, Фәрһад абый! Ичкериядә һәркем сине «иң зур баебыз» дия иде Чиченнәр үзләре бик чая булып та безнең татардан уздыра алмаганнар Югыйсә аларны бөтен СССРны таладылар дип сөйләделәр телевизордан Фәрһад. Кем кемне талагандыр — анысы шул телевизорга гына билгеле, ә менә минем үземне бер көндә бернисез калдырулары хак* Мөслимә Бер юлын белгән кеше тагын да баер анысы. Без генә менә тилмерәбез* Ул Чечняларга барулар мине гомер түләп бетермәслек бурычка батырды И. Фәрһад абый, өйрәт безне дә яшәргә Гомер буе кеше күңелен күрдем, гомер буе һәркемгә яхшы булырга тырыштым Бүген мин хәтта улыма да кирәкмим Баярак «татар әбиемне үтердең» диде (Йөзен каплый) Әнкәем үлемендә тамчы да гаебем юк! Иң кадерле кешем иде Әти авариягә эләккәч, әни бер үзе шушы йортны торгызды. Мине ялгыз башы карап үстерде. Кешедән ким- хур яшәмик дип. башта хәрби заводта изаланды, аннары ашказаннары беткән килеш—асфальт заводында. Мин ялгыз үстем Яклаучыларым юк Үзем дә җебегәнрәк нәрсә идем Әйе, алданган кызны ул чакларда кем алсын? Бар Нахальный бистәсе күреп, белеп тора... Әнкәй шунда бер өзгәләнгән иде Шуны төзәтәм дип икенче ялгыш эшләп ташладым. Бер урыс малае Мәскәүдән килеп университетта укып йөри иде Фәрһад Чыктыңмы шуңа? Мөслимә Алгач, чыктым инде. Алар безнең кебек вакчыл да түгел!.. Фәрһад. Иярдең дә киттең инде, чирле әнкәеңне ялгыз калдырып? Мөслимә Исәп үз яныма алдырырга иде Миннән көлеп йөргәннәрнең күзләрен акайттырырмын дигән идем Фәрһад. Акайдымы сон? Мөслимә. Иронияң урынсыз, Фәрһад абый! Фәрһад. Тыңлавым шулай Мөслимә. Тыңлау түгел, бу—көлү Беркемгә дә сөйләмәс идем—сиңа ачылдым Миңа ярдәм итә ала торган бердәнбер кеше син Бәлкем, кирәкмәс, үзеңнең дә кайгың башыңнан ашкан.. Фәрһад. Бер кайгыны бишкә бүләск Сөйлә, сөйлә. Мөслимә Мәскәүдә иремнең туганнары мине чиркәүгә алып бардылар. Фәрһад. Чукындыңмы? Мөслимә. Чукынасың инде, яраткач* Коля да бик шатланды... Фәрһад. Шуннан? Мөслимә Барсы да Динардан башланды Әнкәй кунакка килгән иде Бик ярата иде Динарны Исемне дә ул кушты бит Линар бик кечкенә, әбисенә тәресен күрсәтеп мактанды Әнкәй барысын да аңлады Җитмәсә, улым аны да чукындыра башлады Намаз өстенә утырган карчык өчен бик авыр булды. Әнкәй авырый башлагач Казанга күчеп кайттык Их, менә хәзер булса, Линар белән әнкәй парлашып намаз укып йөрерләр иде дә... Ник тынып калдың, Фәрһад абый? Нигә сүкмисен? Менә шундый инде без хатын-кызлар., яңалыклардан ку- рыкмыйбыз. Гаҗәпләнәсеңме? Фәрһад. Бу дөньяда мин ннде бернигә дә гаҗәпләнми башладым. Мөслимә. Бай кеше шул син! Бөтен дөньяны айкап чыккансыңдыр!.. Чит илләрдә генә ял итәсеңдер? Фәрһад. Юк, ял итәргә өлгермәдем. Ә байлыкка килгәндә, аның нигезендә урланган маллар түгел, шахтада эшләп тапкан маллар ята. Шуларга тире эшкәртү цехлары ачып җибәргән идем Мөслимә Ә өегездәге байлык ничә йөз меңлек, ә?!. Андагы мебель, паласлар, әллә ниткән аппаратуралар9 Фәрһад. Нишләмәк кирәк, байлык бер айлык. Рәсәй миноборонасы мине кимендә миллион долларга бөлдерде. Байлык кына бер хәл, ул мине ярты мәет ясады. Кызларны Дагстанга илтә киттем Алинә йорт саклап калды. Бер полковник белән сверхсроч- никлар килгәннәр дә өйдәге бар нәрсәне төйи башлаганнар Күршеләр әйтте, ике автомобиль белән бер КамАЗга ярты көн ташыганнар. «Урал» машинасының сары төстә булуын да хәтерләп калганнар Алинәм аларны тиргәп, оялтып, комачаулап йөргән Видеотасмаларга төшергән. Тегеләр киткәндә йортны шартлатканнар. Мөслимә. Ничек түздең, Фәрһад абый? Ничекләр үлмәдең? Фәрһад. Син дә түзәсең бит әнә.. Мөслимә. Минме түзәм? Мин күптән үлгән инде. Малай әйтмешли, тере мәет! Фәрһад. Бәлкем, мин дә үлгәнмендер9 Үлгәнемне белмәгәнгә күрә генә исән килеш йөримдер?*. Мөслимә Минем малай да үлгән, ахры. Фәрһад абый9 Фәрһад. Яшь кеше тиз үлми... Әле менә без дә. әлхәмдслиллаһи шөкер, аякта Халкымнын тамырлары нык. бернигә карамый яши бирәбез Мөслимә. Менә минем улымны да тормышка кайтарасы иле Өйләндерә алмый интегәм Җитмәсә икәү булдылар. Фәрһад. Анысы кем тагын9 Икәүләп эчәләрмени? Мөслимә. Эчәләр димим, күңелләрендә ахырзаман. Аның икенчесе дә син табышкан малай Пленнан икесен бергә йолып алган иден ич әле. Рәсим исемле. Минске Линар, авылдан килгәне Рәсим Мина көн бетте хәзер өйдә Ярдәм итә алырсынмы. Фәрһад абый? Гомерем буена бурычлы булыр идем Фәрһад. Бурычларын болай да бик күп бит Мөслимә Колың булырга да риза! Фәрһад. Кирәкми Мин сине бурычлы ясарга да. кол итәр|ә дә кайтмадым Мөслимә. Бәлкем, син бөтенләйгә дип тә кайтмагансындыр9 Ярый алайса, калганнарын өйдә сөйләшербез Болай да инде теге хәсрәт төенчекләре аркасында кешечә каршылый алмадым. Капкадан эчкә узалар. Урам буйлап Разия белән Хания килә. Разия. Булды, дим. елама! Хәзер табабыз Кайдарак дидек әле? Хания Әнә шунда. Теге маньяк мина менә бу жирдә ябышты Разия Ничек жир күтәрә икән аларны? Милициягә әйтәсе калган. Хания Абрекның бердәнбер бүләге иде Шуның төсе итеп күз карасыдай саклый идем (Иелеп нарсадер ззланә Егетләр күренә. Кызлар янына килергә кыймый посып горалар. Разия Яшел кашлы шул ул. Монда чирәмдә табуы авыр булыр Хания Йөз ел эзләргә дә риза Абрегым гына каберендә рәнжеп ятмасын Разия Күренми Бәлкем теге маньяк тадыр? Милиция чакырмый булмас Хания Кайсы илдә яшәвеңне онытма1 Беркемгә дә кирәкмибез без. Тере килеш кабер) ә тыга торг ан заман бит бу Әтигә каршы килеп булса да. барыбер Ичкериямә китам Минекеләр анда ятып калды Капкадан Фәрһад абзый чыг а. Фәрһад Кайда йөрисез сон сез? Өч- дүрт гел белә торып, адашып йөрмәгәнсез- дер бит? X а н и я Без белүдән ни файда, мондагылар алама булгач! Фәрһад Син ни диярсең. Разия кызым' Разия Апа хаклы Ф ә р һ а д. Ә табиг атенә күз салдыгызмы соң сез9 Нинди назлы ул. Хания Табигате белән нишләп була, кешеләре ерткыч булгач Фәрһад. Сез инде бигрәк Килеп җитәргә өлгермәдегез Юк. карагыз сез яхшылап Далада тудыгыз, тауларда үстегез, инде ходай сезгә оҗмах кебек бакча бүләк итте! Хания Әгәр безне анда маньяклар тотып көчли икән, нигә кирәк безгә ул бакча9' Фәрһад. Берәү дә көчли алмас Без бабаларыбыз туфрагында. Без. ниһаять, р җиребездә Разия Әти. чыннан да. китик моннан Хания Әти. зинһар, тыңла Син бит мине беләсең. Абрек үлгәннән бирле минем берәүгә дә күтәрелеп караганым юк Әмма мине менә шушы урында көпә-көндез көчли башладылар. Кычкыргач та беркем ярдәмгә килмәде Разия Безгә Төркиядә дә. Ичкериядә дә фәрештәләргә караган кебек хөрмәт белән карыйлар иде. Линар Рәсим кулыннан ычкынып аларт а таба килә башлый. Фәрһад Ант итеп әйтәм. мин ул маньякны табып. Ли нар Аны табасы юк' Менә ул! Йә. нишләтәсең. Фәрһад абзый9 Атып үтерәсеңме? Ат! Үлемнән курыкмыйм' Үзем булышам! Пистолетың бармы соң? Көт. алып чыгам! Әнә. Чыңгыз урманына алып керерсең дә маньякка маньяк үлеме, диярсен < Юлына ташарга маташкан Рәси мне читкә зтеп ишегалдына уза.) Рәсим Кызлар' Фәрһад абый! Гафу итегез безне' Фәрһад абын, син безне үлем нән алып калдың, ә без Телисезме, тез- ләнәм' Аңлашыйк1 (Тезләнә ) Гафу итегез! Фәрһад. Сине ни өчен. Рәсим’’ Рәсим Шушы хәлгә төшүегездә минем дә өлешем бар' Илегезне туздырдык! Без бит Ичкериягә бармый кала ала идек Күп кеше бармады Төрмәләргә утыртсалар да Ә менә без бардык! Хания Бөсх хум! Ничек оялмыйсың” Кеше үтерүче1 Палач! Үзе теләп бит Рәсим Палач түгел! Үтерергә барма дым мин. үзем үләсе килгәнгә бардым! Ходай шаһит' Хания Ялган' Сугышта йә үзең үтерәсең. йә үзеңне үтерәләр Син тере' Бәлкем минем Абрегым да синең кулдан шәһит киткәндер9 Рәсим Мин гөнаһсыз, ышанмасагыз. гөнаһысы үзегезгә булсын! Фәрһад Балалар, тынычланыгыз' Сез дошманнар түгел! Сез якын кардәшләр' Пәрдә Икенче күренеш Мөслимәләрнең ише) аллы. Кайдадыр iap- мун гавышы ишетелә. Ишегалдында Мөслимә үзе генә. Көлә-көлә чеби аулый. Мөслимә И. рәхмәт төшкере! Ничек чыктың соң әле син9 Әнә анан ду күчә' Ай. җитез лә соң Тоттым дигәндә генә качты ла китте Чсп-чсп-чспчеп' Кара ничек элдертә' Уф' Әниен янына кертәм' Кай төштән чык- ты икән бу’ Эй, кем бар анда, тотышыгыз әле! (Урам якка карап ) Иеләрендә дә юк Дүртенче көн инде йөзек эзлиләр. Бөтен тезләре яшелләнеп беткән Чеп-чеп-чеп-чеп! Сары томшыгым1 Усалым, кил инде! Рәсим1 Чык әле шул сараеннан! Иртәдән бирле акыртып туймадыңмыни? Юк инде, беркемгә дә кирәге юк чебиләрнең Рәсим, синең якка йөгерде! Колагына да элми Тәмам композитор булган' Каян килгән Салих Сәйдәшев! I Чебине кабат ауларга кита.) Ай. сине, жүнсез. апаңны кара тиргә батырдын Аркамнан сулар ага. Тимим' Чеп-чспчсп а-ап-па! Менә эләктеңме! Әбисн әйтмешли «мәэ-мәэ» итәм мин сине! Карале, йөрәге ничек дөп-дөп тибә! Йомшак йомгагым минем' (Койли/ Чеп-чеп. чебиләрем. Йомры-йомшак йомгакларым. Минем нәни елакларым! Морг 1ан Фәрһад абзый чыга. Өстендә затлы киемнәр. Кулында сотовый телефон. Фәрһад (Мөслимәгә кушылып җырБер кон килер сез үсәрсез. Йомырка бүләк итәрсез' Мөслимә Менә ичмасам! Танырлык та түгел' Новый русский! Фәрһад Улың кайда? Мөслимә Синең кызларга йөзек эзләшә. Фәрһад. Күпкә китте бит инде. Шул гынадыр кайгылары Дүрт көн буе юкны бушка аударалар. Хания кызым! Хания (керә ) Монда мин! Фәрһад Йөзегең табылдымы? Хания Комачаулый бит әнә' Фәрһад. Кем? Хания Динар. Әйткәч тә аңламый. Тапсаң да. ул йөзекне синнән алмыйм, дим Телсез кебек Фәрһад Спирт заводлары белән эшне бетердеңме? Хания Разия шалтыратып бетерде бугай Фәрһад Разия! Кер әле. кызым' Разия (Курена Кулында сотовый телефон .) Әти яшәреп китте Казан һавасы чыннан да шифалы, ахры Фәрһад. Кызым, нн хәлләр анда’ Разия Сине һәр заводта беләләр Кичә Чистайга барып килдем. Син сораган 140 тонна әзер Озатырга да булышырбыз, диләр Фәрһад Мөслимә, алайса Динарны да чакыр (Сотовый те !ефоннан номер җыя I Мөслимә. Улым' Динар. Фәрһад абыең чакыра' (Урамнан улын ияртеп керә.) Фәрһад (телефонда сөйләшә.) Ринат әфәнде! Бу тагын мин! Теге йортны тәки сатып алдым. Биш сутый жире дә бар Мөслимәдә ике сутый Җәмгысе җидедән артык Шулай, әлбәттә Өч катлы коттедж салырбыз Ике гараж белән. Динар (мыскыллы/. Ә нигә ике генә’ Булгачбулгач. дүрт булсын! Фәрһад (бүленеп). Ни дидең. Динар’ М өслимә. Улым, комачаулама! Сүзләре бик җитди. Инде композиторы тотынды Рәсим! (Гармун тавышы килгән якка барып) Туктат ул гармуныңны! Телефоннан сөйләшәбез! Гармун тына. Бераздан Рәснм үзе да күренә. Фәрһад (телефонга Ашладым Алла боерса! Металлны Биектауга беренче чиратта Беләләрдер шул Көтсен' Әйт. бу юлы тагын да шәбрәген алып кайтырга тырышачакмын. Договормы’ Әйе. хәбәрләштеләр Договорда спирт күрсәтелгән Казакъ дусларга бездән 140 тонна спирт, алардан металл Әйе. алар белән аңлаштык Сугыш бит Договор ана чаклы ук төзелгән иде Мин инде алар сораган 140 тонна «Экстра» спиртын Украинадан сатып алып Ичкериягә кайтарткан да идем Соң, шуны әйтеп торам Әйе. тамчысына чаклы юк иттеләр Кемнәр барырмы’ Үзем озатам Соңрак, яме' Амин, шулай булсын' Рәсим 140 тонна спирт! Кызлар, бу чаклы спирт ничә туйны үткәрергә житә’ Разия Безнең туйларыбызга аракы кирәк булмас. Рәсим Мөслимә Фәрһад абый, бу коттедж дигәнен озак салырсызмы? Фәрһад Төзүчеләрдән тора Дөресе, аларны кайчан чакыруыбыздан Мөслимә. Миңа димәгәе, хет иртәгә чакыр Өй. урын-җир иркен Әнә верандабыз да бик зур. Юкса син Казакъстанга китеп барсаң. Фәрһад Анысы да кирәк Казакъстан заводлары спирт, безнекеләр металл көтә. Верандага күз салыйк әле. Мөслимә Мөслимә белән Фәрһад верандага кереп китәләр. Хания. Әйдә, Разия! Разия Кайда? Хания Эзләтмисеңмени йөзекне’ Разия. Күпме эзләргә була? (Мания чыга башлагач.) Ярар, апа тик соңгы тапкың Болай да тезләрем суелып бетте (Ханиягә ияреп урамга чыгып китә I Рәсим (беседкада яткан сотовый телефонны алып) Әйт. кая шалтыратыйм? Линар Иди к черту Ничек шаяртасын килә... Рәсим Ә син шаяртма! Давай шалтыратабыз Әйт тизрәк. Линар Теге дөньяга шалтырат' Рәсим (номер җыя) Алло! Теге дөньямы бу Зират дисезме’ Ә юк. башта аллаһы тәгалә белән сөйләшәсем бар. Ә-ә. үзе тыңлыймыни? Әй. раббебез' Иң мәрхәмәтлелә- рнең дә мәрхәмәтлесе! Газраиленне җибәрсәң иде Әйе. бик көтәбез! Нинди чират нинди чират — без бит чиченнәр' Безгә льгота юкмыни’ Әфган белән чнченнәргә льгота тиеш! Льгота! Телефонны куйлы Линар Алласына да ышаныч юк Кешесе нинди, ул да шундый Рәсим Дөрес түгел! Тәүбә ит. ахмак, ходайга тел тидерден! Линар Пошел ты! Син үзен тел тидерден! Рәсим Ничек итеп? Линар. Газраилне чакырып' Рәсим Чакырсам сон, мин бит аны әни белән үги әтигә чакырдым Ходай дошманнары алар' Зиначылар' Әти үлде дип телеграмма суктым кайтмадылар! Линар Син аларны эзләп таптыймыни? Рәсим Их. акча кирәк миңа, акча' Линар Әнә. Фәрһад абыйга яллан. Новый русскийлар булырсыз! Рәсим. Новый татарин, лиң. Линар. Чепуха' Әйдә теге балдакны эзлик! Рәсим. Балдак түгел, йөзек! Кашы бар аның! Линар. Ну и что? Әйдә, главно табыйк! Рәсим. Аңлат баш га. үлгән кеше йөзеге тере кешегә нисмә9 Линар. Безгә то что Кочып йокласын! Зато бер кайгысын киметәбез Бәхетсез кыз ул Рәсим. Син бәхетлеме? Синең үз кайгың юкмы? Линар. Вог шуның өчен эзләшәбез дә. Ну! Тор! Эзләшик! Рәсим. Эзләштем мин Линар. Тапмадык бит. Ну. давай, тор! Рәсим Син командирмыни туктаусыз боера башладың’’ Линар Ә син? Синең командаларга мин түзәм би I. Рәсим. Ошамый икән түзмә! Линар. Ошамаса да түзәм И син дә түз! Рәсим. Түзмим. Боерыкларсыз да сөйләшеп була.. Линар Балдакны табыйк та.. Рәсим Балдак түгел, анаңның малае, йөзек! Абрек биргән йөзек һаман аңламый. Бәлкем, ул Абрекны син үтергәнсеңдер?! Линар Мин үтердем Шуңа йөзеген булса да кайтарыйк Рас и м. Безнең авылда синдәйлорне «керәле дә чыгалы» диләр. Линар. Беткән авылындамы' Рәсим Карале. Линар, әйдә авылга кайтып безнең өйне сатабыз Мунчасы да өр-яңа' Аларны сүгеп алып килсәк, акча булыр! Линар Да ну тебя, куркуль! (Чыга башлый ) Рәсим Линар! (Кесәсешмн шнек алып! Йөрмә, менә ул йөзек! Линар Пичек? Шул үземе? Кайчан таптың? И бирмәдең? Кем син? Алар анда дүрт көн буе абаланып эзләделәр Ә тебе хоть бы что! Рәсим Сиңа ул: арпа талкан, тизәк шалкан' Балдак, имеш Балдакны өйләнгәч бирәләр! Ә бу вәгъдә йөзеге! _ Л и н а р Төкерәм мин синең сөйләшә белүеңә! Бир монда' Рәсим Кычкырма миңа! Линар Карак' Мародер' Рәс им Ак эт бәласе кара эткәме’ Ханияны көчләде дә. хәзер мине гаепли, маньяк' Менә шундый булганга сине берәү дә яратмый иле Берәүгә дә кирәгең юк иде Линар Син яра гасың бит җиткән' Илтеп бир балдакны кызга! Рәсим' Тот! Гашыйк булгансың икән, мә. үзен чыгар да бир! Лакейлар юк' Бәлкем зур борынлы Абрегын да онытыр' Линар Үлгән кешедән көнләшәсен, ә? Рәсим Мин аны хәтта тересеннән дә көнләшмим Потыгыз бер тиен' Линар. Ә-ә, син дигәнчә булмый башлады. ие? Рәсим Мин дигәнчә булу-булмавы вак нәрсә Син иң мөһимен оныта башладың... Линар. Онытмадым! Рәсим Оныттын! Линар Юк. дим' Мин син түгел Мине берни дә үзгәртә алмый Шуна әйтәм. илт Ханияга балдакны' Син алып тыкмасан. ул аны күптән табар иде Рәсим Минем намусыма кагылма' Гаебеңне юасын киләме’’ Мә. үзен тапшыр' Линар һаман анла.мадын. ие9 Ни кирәк сиңа? Рәсим Үзенә ни кирәген лә белмисенмени’’ Ярар, әйтәм. тезлән' Үзе тснано Син үтергән балалар рухына багышлап дога кылабыз! Линар Хватит! Танкны син алып бардың! Рәсим Танкны боерык алып барды! При-каз! Линар Ә миңа «Боевикларга огонь!» дигән приказ булмадымы’’ Рәсим Нинди босвиклар’’ «Балалар бакчасы» иде ул Балалар иде анда Чичсн әзербайжан, урыс балалары' Боевикларга да атарга хакын юк иле' Алар үз өендә.' Пленда чакта күрдек бит Нинди саф күңел леләр! Үзе ашамаса да әсирне ашата' Шәри гать кугггканча яши алар! Син аларнын аналарын кереп үтергәндә, алар сиңа рәхмәт әйтеп торсыннармы? Алар без түге г! Алар өчен Ана изге' Син генә ул әниеңне бар дип тә белмисен' Линар Син үзенне бел! Рәсим Әгәр минем әни синеке кебек булса, мин аны кулларымда куьгрсп йөртер идем. Юк. минем дә әниемә Газраил чакы рырга хакым юк' Кеше гафу да итә белергә тиеш! Әйе. мин үзем да мнранус сарык! Тезлән әйдә' Ходайдан гөнаһларыбызны ярлыкауны сорыйк! Егерме биш кәррә сөйн- дел-истнгъфарны укыйбыз! Әстәгъфиру г га һәлләзи лә н.гаһы илла. Линар.а Пик катып калдың?! Укы' Линар Укырбыз, мең тапкыр да укыр быз! Бар. бир башта кызга ба.лдаг ын! Рәсим Бирдем, әнә' Маньяк' / Йозекне бакча зчена пюндыра I Бар. кызыңнан рәхмәт сорарга онытма' Л н н а р. Мин сине убью. сволочь' Рәсим мыскыллы Убей, сволочь' Л ин ар Еще как убью' (Сугып муибора Рәсим каршы <ык курсөтми һаман да мыскыллы тонда/ Юк. үлмәдем әле Живой әле' Линар Заткнись, заткнись, тара за* / Ка- баткабат суга / Рәсим Зараза исән алс. неон' i/Кинет авып тошо I Линар ( чрсы. ан тә.кМ типка юрга тотына) Ну. понял! Әйт. акыл кердеме’’ Рәсим /канлы иренен евртеп торып утыра Керде, рәхмәт бик шәп керттсн' Спасибо, друг, не забуду твою заботу до гроба! Линар (узе дә сизмичә Рәсимгә таш- tana аны кутәреп аягына бастыра. Башын уз кукрәгенә салып кулъяулыгы белән иреннәрен сорта). Нишләп каршы сукмадың? Әйдә сук. жәлләмә, син хаклы, мин сволочь! Маньяк мин' Әйдә киттек китик моннан Рәсим. Кая? Линар. Хоть куда! Рәсим Акча кирәк безгә. Әйдә авылга, сатыйк йортларны.. Линар. Әйдә.. ( Магнитофонын ала). Пәрдә Өченче күренеш Рәсимнең авылдагы таш йорты һәм зур гына мунчасы күренә. Ишегалды буйлап Фәрһад абзый норенен тора. Мөслимә мунча янында! ы бүкәндә күзләрен сөртеп утыра. Фәрһад (сотовый телефонда номер җыя) Алло. Андрей Петрович, это ты дорогой? Ах, еще не вернулся'1 Хорошо, подожду Мөслимә (елый). Ну. бу Рәсим, ашый бит малайның башын' Фәрһад. Тынычлан. Мөслимә Еларга сәбәп юк Аларнын бергә булулары әйбәт кенә.. Мөслимә, һаман күренмиләр Безне күреп качмадылар микән9 Фәрһад. Булды, сөрт күз яшьләреңне Син бит көчсез хатын түгел. Ин мөһиме исәннәр Качып та китмәгәннәр. Ничек күрсен алар безне, машинаны наратлыкка яшереп төштек Мөслимә. Ә соңрак9 Безнең кызларны күреп качканнардыр Фәрһад. Кызларга сак булырга киңәш иттек. Мөслимә Шул гомердән бирле кайтмауларына аптырыйм Күпме көтәргә була? Кара, мунча да яккан булганнар. Тәмам өлгерүе житкән, ут бөркеп утыра (Торып өйнең тәрәзәсенә бара I Фәрһад. Кечкенә булса да, авылы нык булган Клубларына кадәр таштан салынган Берничә бик шәп йортлары бар Мөслимә (тәрәзәдән өй эчен кузәтә) 1 армун белән магнитофоннары да монда Их, шушы Рәсиме булмаса, болай йөрмәс иде Аерасы иде үзләрен. Фәрһад абый' Фәрһад Линарны үзем белән Казакъ- станга алмак булам... Мөслимә. Рәсиме дә сезгә ияреп китәчәк Аннары Казакъстанда синнән качып калулары да бик мөмкин Аннан инде кабат табып кайтулары икеле. Фәрһад Алайса, тәвәкәллим Кайткач башларбыз дип тора идем. Мөслимә Ни-нәрсә эшләргә җыенасың. Фәрһад абый? Фәрһад Карале. Мөслимә, менә бу авылны күргәч башыма бер уй керде Бу авылны бит кабат тергезергә була. Мөслимә Әйе шул, Фәрһад абый. Рәсимгә дә бер эш табылыр иде Разия керә. Разия Әти. егетләрне беркайдан да таба алмадык! Мөслимә. Апан кайда калды соң? Разия Зират ягына китте Әрвахларны кызганам, авылларында дога укырлык кешеләре дә калмаган, диде. Карале, әти. авылның теге очында ирле-хатынлы кемнәрдер жир казый. Ел саен Казаннан кайтып бәрәңге утыртабыз, ди Рәсимне дә беләләр Бергә укыдык, диләр. Шулар әйтә Рәсим белән Линар да бәрәңге утыртмакчы булалар, диләр. Мөслимә шатланып көлеп жибәрә. Аңа Фәрһад абый да кушыла. Мөслимә. Әллә минем малай да бәрәңге үстермәкче9 Ай. күрәселәр бар икән Фәрһад Көлдердең әле, кызым Разия Чын. әти. чын Әнә, кара, ярты бакчалары казылган Мөслимә Кай арада казыдылар икән9.. Әйтәм мунча якканнар, кара тиргә батканнардыр шул, мескеннәр Разия. Мунча якканнармыни? Бигрәк матур мунча (Эчкә уза.) Фәрһад. Алайса, син дә бу уемны хуплыйсын, Мөслимә9 Мөслимә. Бик, Фәрһад абый Төп авылларында да булганым бар Ерак түгел. Колхозны җитәкләүчесе дә акыллы. Яшь үзе Фәрһад. Иң мөһиме—тимер юл якын Казаннан кайтып йөрүчеләрне дә үгетләп булыр дип уйлыйм Төп авылларында газ булгач... Мөслимә. Бар. бар, былтыр ук кертеп яталар иде Фәрһад. Алайса, шулай итәбез дә, Мөслимә Шушы авылда кече предприятиебезне ачабыз Рәисләре янына барып илим әле. Мин —тиз. Телефонны сина калдырам. Бәлкем, Хания шалтыратыр < Китә ) Разия (мунчадан атылып чыга! Абау, тәмугтыр бу Мөслимә. Җылы башлап чыктыңмы әллә? Разия Аждаһа кебек бу мунча—башны да тыгарлык түгел! Мөслимә. Карале, бу нәрсә пипелди башлады. Разия. Ханиядыр Әти үзе кайда соң? Мөслимә Күрше авылга китте Разия (телефоннан сөйләшә! Әйе. апа. синмени9 Әллә9 Менә бит Эзләгән табар, ди Нишлиләр9 Мөслимә Улым табылдымыни9 Аллага шөкер! Соралс, зиратта нишлиләр икән? Разия Урманнан каен ботаклары җыеп төштеләр, ди. Мөслимә. Себеркегәдер. Мунча өчен иң шифалысы май аенда җыелганы, ди иде мәрхүмә әнкәй Разия (телефонда). Аңламадым9 Нишлиләр, дисең? Мөслимә Әйт. зинһар, күренә күрмәсен, йә качарлар Разия (Молличәгә) Зиратка керделәр, ди Тезләнеп дога укыйлар, ди Мөслимә Рәсимнен атасы күмелгәндер анда Авыр туфрагы жинел булсын Кә- римнсн Разия. Линар остарак укый, ди Мөслимә. Китче'’ Ничек алай’’ Татарчасын да рәтләп белми, гарәпчәгә ничек теле әйләнә икән7 Разия Ана карамый ул. Мөслимә И. бу Рәсимне өйрәткән була минем малайны ә үзе әле Линардан да начаррак укый икән Татар бит әле ул. Минем малай яртылаш урыс Карале. Ра- зыя кызым, син укый беләсен бит әле. Разия. Бсләм, Мөслимә апа Мөслимә Мине дә шул белгәннәреңне укырг а өйрәтче! Разия Аллаһы боерса1 Мөслимә. Менә рәхмәт. Разия Безгә бит өйрәтүче булмады Шулай да бик күптән уйлап йөри идем Чечняда әнә ничек матур итеп укый беләләр. Әнә Төркия кебек бай илләргә барып чыксан да кирәк Гомер узып бара, берәр чит илне дә күргән юк Разия Чит илгә чыгу өчен генә намазга өйрәнү гөнаһ бит Мөслимә. Әлбәттә, гөнаһ Менә шул гөнаһлардан арыныр өчен өйрәнәсем килә дә. Үзем белми эшләгән гөнаһларым да күптер әле. Белеп эшләгәннәре дә җитәрлек Өйрәтә күр. кызым Соң булса да уң булсын! Парда Дүртенче күренеш Шул ук авыл. Шул ук HHICI алды. Кичке эңгермеңгер. Разия белән Мөслимә намазлык өстендә у гыралар. Яннар белән Рәсим күгәренеп кайгын керәләр. Алар белән бер үк вакытта Хания да канга. Машина тавышы ишетелә. Озакламый HHICI алдына Фәрһад абзый да керә. Фәрһад. Җыелышып беттекме? Менә шул. егетләр, сез бездән башка да яши аласыздыр. ә безгә сездән башка яшәве бик читен. Рәсим. Ник сон ул алай? Фәрһад. «Ана күңеле балада, бала күңеле - далада» дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Ходай тәгалә тарафыннан әйтелгән. ата-аналардан баш тарту, аларны рәнҗетү иң зур гөнаһ диелгән Линар. Изге ата-аналар хакындадыр ул. Фәрһад. Кемнең изге булуы бер ходайга гына мәгълүм Ана сина ходайдан бирелгән Шулай ук өлкәннәрне хөрмәтләү һәм кирәк чакта ярдәм итү бездә элск-элек- гән иң гүзәл сыйфат булып саналган Рәсим Фәрһад абый, мин авыл малае Ачык кына итеп әйтеп бир инде, сина бездән ни кирәк? Л н н а р Сорама әйтем безне пленнан коткардымы коткарды Бсзнсн рәхмәтне ишетер өчен коткарды дип уйласаң, ялгышасын Ул бизнесмен Бер тиен салып ун тиен алырга тырыша Фәрһад Ә бар тапканыбыз уртак булыр. дисәм? Шартнамә төзербез Рәсим Таныш нәрсә бу' Коммунизмда шулай булсын ие Линар Мафияда да шулай сайрыйлар... Рәсим Алайса, былтыргы «а» була инде бу. әйеме. Линар? Линар Чечняда булганнарга коммунизм мундиры да. мафия фраклары да кысанрак Фәрһад. Мафияда озак булдыңмы сон? Линар Бер ай Фәрһад. Нигә кергәнеңне аңлыйм, нинди сәбәп китәргә мәҗбүр итте? Линар Киллер итәргә теләделәр Ялланган үтерүче Фәрһад Менә упкынга төртеп төшерү шулай була. Ә минем тәкъдим, шулай ук мин үзем дә Рәсим Байларнын барсын да упкын көтә. Димәк, синең тәкъдимен дә бәхет китерә алмый. Линар Чечнядагы коттеджларыңны шартлаткан кебек, безнең өй урынына корачак коттеджың да ике гаражы белән күккә очачак1 Фәрһад. Аңлатып бир' Хания Сез безнен Ичкериядә шартлаган коттеджларыбыз өчен шатланасызмы7 Рәсим Кайгырмыйбыз да Хәләл акчага андый коттеджлар салып булмый Фәрһад. Була, балалар, була' Хания Әти. синме бу7 Зинһар Ичкериябезгә китик! Фәрһад Кызым, сина тагын ни булды? Хания Дебильныйлар бит болар! Фәрһад Ә менә миңа ошыйлар Хания Шушы булдыксызлармы7 Шушы наданнармы7 Бая котыра-котыра дога укыган булдылар Шуны да рәтләп белмиләр. Ә укыйлар. Фәрһад. Чын күңелдән укылса, кабул була Егетләр, сез дошман күргән коттедж кәеф-сафа ача торган җир генә түгел, ул ныгытма! Ныгытма гына да түгел, безне күмә, батыра торган гуфан афәтеннән саклап калачак Нух пәйгамбәр көймәсе* Моннан унике ел элек шахтада җыйган акчаларга Чечняда мин тире эшкәртү цехлары ачып җибәргән идем Кызганыч, әлегә минем андый ук мөмкинлекләрем юк Шуна аз биреп, күп ала торган төшемле эшләрдән башлыйм да Әмма алар законлы эшләр Бераз мая туплагач, уртак эш сайларбыз Тәҗрибәм җитәрлек Ярдәмчеләрем дә ышанычлы Олы кызым юрист, кечесе финансист Линар Зато без никто* Рәсим Булдыксыз белән надан' Мөслимә Ничек инде никто7 Кара ничек мескенләнә Җиңел промышленность техникумын бетердек «Мелита»лагы валютный цехка закройщик итеп бер сине алганнар иде Динар Мунча әзерме. Рәсим ’ Фәрһад Егетләр, тыңлап бетерегез башта... Динар Мина берни дә кирәкми Фәрһад Ә сезнең сугышчан дусларыгызга7 Нигә сез аларның тормышлары белән кызыксынмыйсыз7 Аларны да монда чакырып була бит' Рәсим Ничек алай7 Беткән авылгамы7 Фәрһад. Ә без кече предприятие ачабыз' Председатель риза. Анын да эче пошып йөргән. Хәтта газ кертергә булышам, ди Таш клубны әнә бушка бирде Шуннан ук Ринат әфәнде белән бәйләнешкә кердем Кыскасы, ярты айдан беренче продукция Линар Булыр. Шикләнмим Тик, нигә кирәк болар сиңа? Фәрһад Миңа нигә кирәкме? Гомерем буена тезләндерергә тырыштылар Хәзер дә шулай Ә минем тезләнәсем килми Кеше булып кала алу бәхет. Әгәр мин башлаган эшне сез күтәреп алсагыз, ул чакта мине беркайчан да тезләндерә алмаслар. Линар. Мин «новый русский» түгел ди- ергә телисеңме? Фәрһад. Эштә күрерсез. Рәсим Сиңа да байлык кирәк, Фәрһад абый... Фәрһад. Кирәк Ул — азатлык! Сез нигәдер байлыкны кәеф-сафа корыр өчен җыялар дип уйлыйсыз Мин дә бай идем Шул байлыгым аркасында җанга якын кешеләр белән аралаштым Иң зур бәхетсезлек — түбән җанлы кеше каршында баш ию Линар сүзе дөрес, андынларнын урыны мафияда Ә миңа сезнең кебек горур җанлы, талантлы яшьләр кирәк Шуларны үз яныма җыясым, кешеләрне, законнарны чүпкә лә санамый торган бу каһәрле илдә дә чын кеше булып кала алу серләренә төшендәресем килә Ризамы сез шуңа? Рәсим Кызык сорау бу9 Җавабын соңрак бирсәк, ничек? Фәрһад. Уйларга кирәк, әлбәттә. Әмма иртәгә юлга чыгасы бар. Безне Карагандада көтәләр Кайсыгыз бара ала? Линар Карагандагамы? Фәрһад. Шунда түгелме сезнең белән бергә хезмәт иткән егет? Рәсим. Игорь исемле. Игорь Ива- ницын Фәрһад Игорьны да монда алып кайта аласыз! Хәзергә бер унлап кеше җыя алсак. . Рәсим Линар, ишетәсеңме?. Фәрһад. Эш башларга җитеп тора. Йә, кайсыгыз иртәгә минем белән ерак сәфәргә чыга? Линар. Икебез дә. Фәрһад. Ә кем мондагы эшләрне башлап җибәрер9 Кем сезнең кебек егетләрне монда чакырып китерер9 Азык-төлек туплар9 Белгечләрне кабул итәр? Бер очтан цехлар да аякка басарга тиеш Әнә, колхоз рәисе дә ашыктыра Линар. Колхозны Рәсим яхшы белә. Фәрһад. Алайса җыена башла. Линар Линар Җыяр әйберем юк Миңа сүзен бармы. Рәсим? Рәсим Бар (Линарны читкә алып китә ) Разия (өйдән гармун алып чыга) Әти, уйна әле. Фәрһад. Караңгы төште бит. ишетәсезме. сандугачлар сайрый Хания. Уйна, әти! Искә төшер әле бергә җыелышып утырган бәхетле көннәрне! Фәрһад. Өйгә керик алайса Рәсим, без керәбез Рәсим Урыныгыз түрдә булсын! Мөслимә апа. нигә чакырмыйсың? Мөслимә (тәрәзәне ачып) Әйдәгез, әйдә, табын күптән әзер! Фәрһад кызыннан тармуины алып өйгә таба атлый һәм сыздырып «Шахта» көен уйнап җибәрә. Мөслимә ана кушылып җырлый башлый. Рәсим белән Лннардан калганнар өшә узалар. Рәсим. Китәсеңме? Линар. Китимме сон9 Рәсим Фәрһад абый дөрес чамалый Игорьны күрү кирәк Линар И алып та кайтырга. Рәсим. Чыннан да ул бит детдом малае Анын анда беркеме юк Линар Булды, кайтты дип уйла Рәсим. Унны җыя аласын, ди Мин ул чаклы белмим Линар Табылыр (Кесәсеннән куен дәфтәре алып суза.) Рәсим (карый) Болар барысы да килсә, колхоз булып яшибез икән Линар Какой колхоз9 Казарма, диң! Рәсим Казарма? Кызык бит бу! «Тукта. гүзәл мизгел» була! Линар Әйе Бер жан, бер тән булып яшәрбез В душу никто не полезет! Казарманың үз законы! Рәсим. Тот бишне! Линар Ун булсын' Ха-ха! Игорьны әй- тәм. Командовать итәчәк Рәхәтләнеп көлешәләр. Рәсим (көтмәгәндә). Огонь слева! (Җиргә ташлана.) Линар да анын янына ята. Менә алар пласту- нча шуарга тотыналар. Башларын күтәреп нидер тыңлыйлар. Күрәсең, өздереп сайраган сандугач тавышлары да аларның шаулап торган колакларында автомат тавышлары, миналарның чинап очып килүләре, яралыларның кычкырып сүгенүләре, үлеп ятучыларның елап ыңгырашулары булып ишетелә. Менә алар аяг үрә басып, чиченнәр кебек «Аллаһы Әкбәр! Лянлаһы-илла-аллаһ!» дип, бер урында бөтерелә башлыйлар. Пәрдә Икенче пәрдә Бишенче күренеш Мөслимәләр бистәсендәге ишегалды. Ай ярымлап вакыт үтеп киткән. Иске йорт артыннан өч катлы коттеджның сокланып туймаслык нәкышләр белән бизәлгән таш диварлары күренеп юра. Алар асылда татар орнаментларына нигезләп ясалсалар да. коттедж үзе ни беләндер Кавказ якларында яшәүче горки халыклар төзегән биналарны хәтерләтә. Ишегалдында кая карама пөхтә генә каплап куелг ан төзелеш материаллары, төзелеш кирәк-яраклары. Болдыр каршына өелеп куелг ан идән г акта лары өстендә Мөслимә басып юра. Бер урам якка, бер коттедж ягына карап сукрана. Хания күренә. Мөслимә. Рәсимнәр ник котыра сон анда? Хания Әллә тагын Разия белән өченче катта алар Мөслимә. Авылда йөреп кайттылар да. ни эшләгәннәрен белмиләр' Хания Линар һаман күренмиме? Мөслимә Тәмам аптырадым Кунып калган, ахры, Рәсиме монда булса да. Хания Ичмасам, әти дә кайтып жи- тәлмый Мөслимә. Төнлә Биектаудан шалтыратты, ахры? Хания Төнлә кайтып булмас, металлны урнаштырып бетерәсе бар. диде Мөслимә. Линар турында тагын ни диде? Хания Сөйләшергә бик теләми, аргандырмы. әллә Линар белән сүзгә килгәннәрме... Мөслимә. Линарны шуңа поезддан сикереп төшеп калган дисеңмени? Юктыр. Рәсимен сагынгандыр. Кирәк бит. аягым сынар дип тә тормаган, полный ход барган товарныйдан станцыда сикереп калган Рәсимнәр авылына ерак түгел аннан... Хания Сагынган гына булса, ярый, әти белән сүзгә килгәннәр кебек Мөслимә. Ни житми бу жан көегенә1 Их. Хания, ал әле улымны порукага! Син күпне күргән Юкса бездә беркем аңламый аны' Хания. Ичкериядә сугышканнар барысы да бер иш. Авылга барып шаккатып кайттым Рәсимнең өен тәмам казарма итеп бетергәннәр! Мөслимә Автоматлары да бармыни9 Хания. Булмаса да. чын казарма. Сөйләп аңлата торган түгел Мөслимә. Разия әйтте. Сабыйлар кебек. ди. Хания Анысы шулай. Альфред дигәннәре болар янына больницадан качып килгән Ашказанында язва кан коса, ә врач белән Казанга кайтырга теләми. Братаннар янында үләм. ди. Этләренә кадәр Самашки кушканнар Мөслимә. Самашки дигәннәре Линар тәмугта булган авыл бит. Хания Ичкериядә андый кара күмергә әйләнгән авыллар бик күп! Мөслимә. Тагын нишлиләр инде9 Ишәләр бит коттеджны' Чыркылдап та карый, сеңлең! Бер дә сиңа охшамаган! Рәсимен карале син Бутау калагы булды чистый! Хания Бср-берсен ошатканнардыр. Тәртипле кыз ул Әйдә, теләсә нишләсеннәр! Мөслимә Теләсә нишләсеннәр, имеш' Улым әнә. дусны дус иткәч, бар көчкә барган товарняктан да сикереп калган. Ә Рәсиме нишли9 Туктале и. ходаем, улым имгәнеп ятмый микән? Хания Алла сакласын! Хәер, әти әйтте бит: гитарасын барып алды да авыл ягына китте, диде. Мөслимә Бердәнберем бит ул минем Әх. өйләнсә болай йөрмәс иде Хатын- кызга ияләштереп булмый Яратмый хатын-кызны Хания Хатын-кызны яратмаудан түгелдер ул. Мөслимә. Ә соң., кызлар аңа күрү белән сөлек кебек сылана... Берәүгә булса да күз салыр иде . Хания. Сугыш гаепле. Мөслимә апа. Әнә теге казарма ясап ятучылары да шундый Күрше авылларындагы рәисләре килгән иде. ул да әйтеп торды Шулчаклы өйләндерергә тырышып карадым үзләрен, бер-ике атна кызлар белән йөреп караган булалар да, аралары боз кебек суына, ди Мөслимә. Ә соң Рәсим нигә алай? Айдан артып китте бит Хания Врач әйтә чечня синдромы ала- рда, ди. Дәвалап булмый икән Ичкерия сугышыннан кайтканнарны Сеңлем кызганыч. Рәсиме дә шулай булачак Мөслимә Әйтмә дә ниндидер бер авыл малаена кызыкмаса — Казанда егет беткәндер. Хания Врач әйтә: Чечняда булганнарның урыны йә психушкада. йә төрмәдә, ди М өсли мә. Аның үзен төрмәгә тыгарга кирәк! Ансат кына Элек врачлар үзләре үлсә үлгән, әмма авыруны коткарган Ә моның бар белгәне төрмә белән дурдом! Заманы нинди, врачы да шундый Инде ярар, ирләре шулай да булсын, аның бит хәзер хатын-кызлары да шундый' Көт син хәзерге таш йөрәкләрдән ярдәм! Хания Синеңчә ничек, мин таш йөрәкмени. Мөслимә апа? Мөслимә. Сине белмим, син аллага ышанасың.. Хания Кирәкми, Мөслимә апа. алланың монда катнашы юк Мөслимә Ник булмасын. Ходай корбан биргәнне ярата, диләр. Хания Шул үтерүче өчен мин корбан бирергә тиешме? Мөслимә. Үтерүче түгел ул! Мафия аңа миллионнар тәкъдим итте. Ул акчалар миңа ярты бурычымны түләргә җитәр иде Хания. Акча өчен улыңны кеше үтерергә җибәрер идеңме? Мөслимә. Мин түгел, мафия җибәрә Кешене дә түгел, буржуйны! Үзләре ише үк мафияне' Шул жулик байлар аркасында ач утырабыз! Хания. Кит. яхшы чакта. Мөслимә апа! Мөслимә Тукта, хәзер аңлатам Элегрәк дим бит мин Хәзер инде алай уйламыйм Бер ходай тәгаләгә ялварам Түземлек бир. дим. Эшләгән гөнаһларыбыз күптер... Хания Амин, барыбызга да түземлек кирәк (Өйгә юнә ю ) Мөслимә Әтиеңә шалтыратып карыйк әле. Хания! Кайтасы булса ашарга әзерләп торыр идем Онг ә кереп китәләр. Коттедж ш ыннан Ратия килеп чы! а. Рәсиме дә күренә. Рәсим Инде качасыңмыни9 Җиңелдеңмени9 Йә. ярый, тагын берне әйтеп карыйм Инде бусын да бслмәсәң. җиңелгән буласың' (Шигырь укый) Иртәгесе конгә каршы тәндә Сабантуйга җәймә тегәбез Җәймә уртасына о.зы итеп «Батырга» дип чигү чигәбез' Разия. Бусы да Такташ. Рәсим. Такташта сабантуй диләрмени? Җәймә тегәләрмени? Байрак тегәләр анда Булды, шартны үтә. Разия. Көлдермә! Рәсим Шартны үтәгәч, көләрсең! Разия. Әй, кит әле! Син мине тәмам бутап бетердең. Рәсим. Ә син буталма! Вәгъдә иман! Разия. Ялганлый, ялганлый да. иман, ди. Иблис иманы бу! Рәсим. Чү! Үтәмисең икән, кирәкми! Гөнаһы үзеңә. Разия Тагын гөнаһ, ди. Йә, ярар, кил! Рәсим Юк, син үзең кил! Разия. Килде, ди Икмәк корсак артыннан йөрми! Рәсим Минме корсак? Мин — җиңүче Син дә икмәк түгел — җиңелүче! Димәк, шартны үтәргә тиеш! Разия. Йә, ярар, туйдырдың тәмам! (Рәсим янына килә Бит очына иренен тидереп китеп бара.) Рәсим. Нишлисен? Разия. Үптем бит Рәсим. Биттәнме? Иреннән үбәргә сөйләштек бит. Разия. Мыскыл итәсеңме?! Сүз үбү турында гына булды Шарт үтәлде. Рәсим. Хәрәмләшәсең инде, ә! Разия. Ник кенә бәйләндем мин синең белән? Йә, ярый, башы-ахыры шул булсын! (Тиз генә Рәсимнең ирен очыннан үбеп китә.) Рәсим. Син нишлисең? Разия Иренеңнән үптем. Әллә тагын «дөрес үпмәдең» дип әйтергә телисеңме? Рәсим. Үбүен дөрес үптең. Разия. Шулай булгач... Рәсим Ә ни өчен үбешәсең? Разия. Үзең «үп» дип сорадың. Рәсим. Сораучы күп булыр ул. Разия Кара инде моны. Ай буе артымнан җанны ашап теләнеп йөрде дә... Рәсим. Теләнгән өчен генә үбешә башласаң... Разия. Теләнгәнең өчен генә үбешмәдем. Син җиңдең! Рәсим Җиңсәм соң! Ә син җиңелмә! Разия. Йә, бар! Мин шартны гына үтәдем. Рәсим. Син чичен кызы. Чиченнәр җиңелүне белми! Разия. Мин татар кызы да... Яртылаш кына җиңелдем. Рәсим. Разия, әйдә чынлап сөйләшәбез Разия. Ә син әле чынлап та сөйләшә беләсеңме? Рәсим. Әгәр үзең җитди сүзне тыңлый белсәң... Разия. Беләм. Иртәгә Казан сабантуенда да көрәшергә чыгасыңмы? Рәсим Чыгам Разия. Тагын батырга чыгасыңмы? Рәсим. Әлбәттә. Чыккан-чыккан—батырга чыгарга кирәк Разия. Авыл сабантуенда да батырга чыктың, үләсең дип торам. Бер сәгать яттың бит тора алмыйча. Рәсим. Ятсам соң. Разия Аңламыйм. Көрәшә белмәгәч, нигә көрәшкә чыгарга. Җитмәсә батырга чыга бит. Рәсим, ходай сине көрәшче итеп яратмаган, ә оештыручы итеп тудырган Әнә, Линар гел синең программаңны үти! Рәсим. Сез килгәнче бәлкем шулай булгандыр, ә хәзер юк. Разия Валлаһи, дип әйтәм, син даһи оештыручы Хәтта теге котырган фашист та сиңа берсүзсез буйсына Рәсим. Тагын Романга каныгасыңмы? Нишләп фашист булсын ул! Разия. Үзе үк әйтеп тора. Сугышта да фашист булган! Рәсим. Мин синең белән бәхәсләшергә дә теләмим. Башта син ул сугышта булып кара аннары бәхәсләшербез! (Коттеджга китә) Разия. Тагын үпкәләде. Ярый, шулай булсын Тукта, мине дә көт, Рәсим! (Артыннан китә.) Урам яктай Линар кайтып керә. Коттеджга сынап карап торгач, такталар өеменә утырып тынып кала. Аннары гитарасын чирт- кәлн башлый. Өйдән Хания чыгып Линар уйнаган көйне сәерсенеп тыңларга тотына. Әфган окопларында туган бу көйдән күңелгә шом тула. Капка төбенә таксида килеп туктаганнары ишетелә. Л и н а р (әлеге көйгә Ичкериядә урыс солдатлары чыгарган җырларны кушып җырлый башлый). О будь ты проклята, чеченская земля. Твои сады взойдут на русской крови. Твои воронками испаханы поля И пролегла солдатская тропа дорогой к горю. Грозный. Аргун. Гудермес... Благословение небес— За черным роком нас судьба послала. Ведет людей на эшафот их царь и бог— Святой пророк Ведет людей — чеченцев, ингушей! Ярсып яңгыраган бу усал җырны ишетеп өйдән Мөслимә йөгереп чыга. Урам яктан ашыгып Фәрһад абзый керә. Җыр үсә бара. Лннарга кушылып аны башка солдатлар да хор белән җырлыйлардыр шикелле. Линар (җырлый). Потом мы встретимся с друзьями. В бокалы полные шампанского нальем И вспомним, как холодными чеченскими ночами Друг-друга прикрыли мы огнем! Хания (талпынып Линар каршына килеп баса. Кулын гитарага сала. Линар уйнаудан туктагач, гитараны үз кулына ала да әфган окопларында донь.чга килеп чичен җиренә күчеп яңгыраган әлеге көйгә Ичкерия халкы чыгарган җырларны җырлый башлый). Сугыш җиле кабат кабатланды: Танклары белән изге җиребезне Таптап йөри урыс солдатлары — Ил намусын салып таптаулары! Ата алар азатлыкка төбәп. Карт-корыны стенага терәп. Бала-чага, хатыннарга төзәп, Җир йөзеннән юк итәргә теләп! Фәрһад Кызым. Хания! Хания (күз яшыәрен сыпырып ала да кабат уйный башлый) Тәмуг алып килде илбасарлар... Ф ә р һ а д (аны туктата) Кызым, икенче вакытта Тынычлан . Хания Юк, әти. ишетсен' Патриот җырларын гына түгел, менә без чичен бандитлары җырларын да ишетсен! Нәкъ шул мәлне Рәсим белән Разия килеп Рәсим Линарга карал (армунда туш уйный башлый. Әмма нидер сизенеп туктап кала. Хания кулында! ы iwrapata карап тора башлый. Хания (җырлый) Тәмуг алып килде илбасарлар Җир чайкала, үлә бар тереклек Газаватка дәшеп иңри таулар. Өч йоз елда шәһит киткән җаннар Безнең сафка баса терелеп' Таулар булып суга алар набат, Россиядән ирек даулап кабат, Мәңге рәхәт күрмәс илбасарлар Газаватка дәшеп иңри таулар' Фәрһад абзый белән Разия Ханияны култыклап читкә китәр! ә мәҗбүр игәләр. Линар (Рәсимгә мыскыллап) О! Новому русскому большой привет! Рәсим /шулай ук). Карт урыска да күп сәлам! Линар Йә, ничек сон, деревянный белән түлиме, әллә зелснснькийлар белән аласынмы? Рәсим Авылга шуны белер өчен бардыңмыни? Мөслимә Улым. Линар! (Кулларын сузып исәнләшергә килә ) Инде ай ярым күрешкәнебез юк бит Линар (күрешә) Исәнме, мам! Мөслимә Казакьстан ошадымы сон? Линар Юк. Мөслимә Ул хәлләр дөресмени? Ачтан кырылалар, дигәннәр ис. Этләрне дә ашап бетергәннәр икән’’ Фәрһад абый, нишләптер гел читтә торасын? Син бит чит кеше гүгел Исән-сау кайтуларыгыз белән Аллага шөкер, металлны да урнаштырып бетергәнсең. Менә, кара, нинди коттедж салдырып куйды Ханиян! Кайбер кешенең уллары да мондый эшне эшли алмый. Әйдә. Фәрһад абый, шушы коттеджның болын кебек болдырына утырып кызын Разия тәмле итеп пешергән Iөбәдияне ашап утырыйк әле! Фәрһад. Рәхмәт, Мөслимә. Бу сүзләрен белән син мине шундый куандырдың, ходай тәгалә сине дә шулай куандырсын! Мөслимә Улым, уян, син бит хуҗа кеше Җебеп торма, чакыр табынга! Л и н а р. Нинди хуҗа5 Аңламадым Мөслимә. Кунакларны өйгә чакыр дим, өйгә J1 и нар (кычкыра) Оем юк мннсм! Мин үзем кунак1 Әнә хуҗат ы з! Рәсим (Линирның җилкәсеннән коча) Лннар! Тынычлан' Линар (Рәсимне этеп җибәрә) Кит. продажная штука! Сатлык җан' Рәсим Котыр, әйдә, котыр! Тик белмичә котырма! Башта бел! Линар. Әллә сатмадыңмы9 Разия Нишлисен син. Линар? Роман котыртып җибәрдеме? Линар Романга тел тидермә! Он настоящий мужчина! Хания Романыгыз фашист' Ул сездән дә фашистлар ясаячак! Фәрһад Кызым, тукта! Бу нинди ахмаклык' Разия. Әти. апа хаклы! Мин дә ишеттем Роман әйтте ун чиченне дөмектердем, кабат барсам меңне дөмектерәм. ди Рәсим. Юк. сүзне зурга җибәрмик' Аның да энекәшен үтерделәр' Карарлык түгел иде. Колакборыны чабылган, авызында Ярар, зинһар, бетерик Нигә кирәк безгә үткән хакында сөйләшү5 Бодай да бугазга килә... Хания Дөреслектән алай гына качып булмый Кем кача, димәк, ул җинаятьче! Лннар Аһ, суд оештырасыңмыни, иптәш прокурорша” Давай, давай! Рәсим, утыр әйдә, утыр җинаятьчеләр скамьясына! (Такта китереп сала. Аңа Рәсимне китереп утырта. Үзе дә такта өстенә чүгәли.) Нюрнбергский процесс башланды Фашистлар хөкем карары көтә Хайль Гитлер! Абрек капут! Разия Нигә маймылланасыз инде, егетләр? Мин үзем күргәнне әйттем Роман тумыштан явыз жан Линар (Рәсимгә) Роман, ишетәсеңме? Син тумыштан явыз жан Рәсим Куй, инде, Линар Болай да болганчык ... Линар. Ярый алайса үзем Роман булам. Сөйлә, туташ. Разия Юкка син Романны яклыйсын Эчсә дә башкалар кебек кенә эчми иде Бра- таннарын да котырганчы эчертә. Ике стакан белән генә туктарга бирми, көчләп өченчесен дә авызларына коя Рәсим Йоласы шул. Сугыштан калган йола. Лннар (Роман булып) Братаны мои! (Образга ук кереп китә Рәсим кулына стакан тоттыра Шешә ачкан кебек хәрәкәт ясый Рәсимне дә үзе белән уйнарга мәҗбүр итә Менә алар күренмәгән < таканнарын күтәреп куялар Икенчесен дә чәкештереп күтәргәч. оченче тапкырын чәкештерми генә эчәләр.) За погибших братьев Разия Ярар, йола икән йола. Шуннан нигә бакчага алып чыга ул аларны5 Бәрәңгеләрне таптап кына калмыйлар, суырып алып тәрәзәләргә ата башлыйлар Алмагач- тарны корыталар' Нигә5 Хания Чичен егетләрен куып җибәрергә телиләр. Разия Дөрес, туктаусыз. «Смерть чеченцам!» дип улыйлар Белмим, егетләр ничек түзәләрдер Алар да бит сугышта янган Кайберләре сугышта әтисен дә, әнисен дә, абыйсын да югалткан Фәрһад. Ярый, борчылмагыз, анда мин бүген үк китәм Хания Әгәр өлгермәсен менә хәзер пычаккапычак килеп сугышып ятсалар Фәрһад Мин рәискә шалтыраттым. Ул бар нәрсәдән хәбәрдәр Мөслимә. Түзегез, балалар! Сез дә чинен егетләре кебек түземле булыгыз! Линар Безне атарга дип хөкем чыгардылар. ә без түзәргә тиешме9 Фәрһад абыйның түзүе дә җиткән Хәер, түзсә дә түзмәсә дә. кызы аны хөкем итмәячәк Кешене гаепләү җиңелрәк бит Хания Әти, ни сөйли ул? Ни булды сезнец арада9 Фәрһад Ашыкма, кызым, мине дә ашыктырма! Линар (гитараны Рәсимгә суза). Таныйсыңмы. Рәсим9 Рәсим Әйе шул, үзем дә сорамакчы идем, Игорь гитарасы ничек синдә? Игорь бит аны йоклаганда да кочып йоклый иде. Шул гитарасы аркасында чак үлми калды Разия, сөйләдем бит мин сиңа. Безнең танк колоннасын тар урамда ике яклап кысып грузовиклар белән бикләделәр дә водометлардан бензин сиптерделәр Аннары гранотометлардан атып танкларны яндырдылар. Без җиргә сикердек Игорь гитарасын алырга дип кабат танкка менде. Төшеп килгәндә аякларына «калашник»тан очередь бирделәр' (Гитарага күрсәтә) Менә гитарада да пуля эзләре... Фәрһад. Әнә шул егетегез үз-үзенә кул салды. Рәсим Рәсим Ничек алай? Булмас! Андый түгел ул! Линар Фәрһад абый булдырмый торган нәрсә юк ул! Нәрсә кирәк, шуны бирә Сорамасаң да бирә! Рәсим. Без Игорьны БТРга утыртып «тизрәк терел» дип озатканда, «мин әле сезнең туегызда биермен» дип кычкырды! Фәрһад. Аяксыз килеш ничек биесен ул туйда9 Аның бит ике аягын да кискән иделәр! Линар (кинәт җиргә утыра Аяклары булмаган кешеләр кебек ике кулында гына йөри башлый. Гәүдәсен дә биегән кешенекедәй итеп як-якка ташлый) Новым русским привет! Әйдәгез күңел ачабыз! Типтереп калыйк дөньясында' Ах, сез миңа акча бирәсезмени? Протезга акчам җитми иде, вот молодцы! Мине шушы хәлдә күреп шатландыгызмы? Инде, әйдә, аттырыгыз моннан' Хания Бу яла! Саташу! Линар, иң кабәхәт кеше дә әтигә мондый яла яга алмас иде Аның ягында сез бер гөнаһсызга өзгән гомерләр, сез канга батырган Ичкерия халкы' Линар Ә Игорь кем? Попрашайкамы? Проститутками? Кемгә акча биргәнен дә аңламый башладымы әллә атаң? Аңлый ул аны Янәсе, менә сез безне җир белән тигезләдегез. ә без сезгә барыбер ярдәм итәбез, чөнки без сезнең кебек берни аңламый торган хайваннар түгел! Фәрһад. Мин дә кеше! Ике аяксыз яп- яшь малайны ничек кызганмыйсын9 Инде беркемгә дә кирәге калмаган малайга ярдәм итү дә җинаять була башласа Линар Күрдегезме, ничек боргалана карт төлке! Фәрһад Булды, җитәр. Игорьның язуын тыңлат! Линар Миңа язу кирәкми' Игорьның тавышы әле дә колагымда яңгырап тора Безне күргәч ничек шатланган иле Әле ярый, килдегез, диде Быть униженным надоело, диде. Фәрһад. Шулай булгач Линар. Ә син кайтыр вакыт җиткәч кенә ана акча биргәнсең! Фәрһад. Мария Швецова солдат аналары комитетыннан килүче.- Игорьның бурычлары күп, диде Тагын шунсын да бел. үз-үзенә кул салган солдатлардан Игорь егерме беренчесе, диде. Линар. Безне алдавы кыен булганга шулай ул! Йә син безгә бөтен җир шарын бирәсең, йә өч аршын җир! Фәрһад. Әкият белән яшисез! Коммунизм әкияте! Мөслимә. Мин синең әниең. Линар Аңладым мин сине Әмма син башкаларны да аңларга тырыш Аяксыз инвалидка ярдәм иткән кеше хәзергесе көндә иң изге кеше! Кемгә кирәк сон сез, балам?! Бу беткән. дөмеккән илнең җитәкчеләре мәег кортлары гына Алар сезне тәмугка илтеп тыктылар. Сез анда яндыгыз, көйдегез, кара күмергә калдыгыз! Йә. шуның өчен ни алдыгыз? Алар бит сезне хәтта сугыш ветераннары дип тә танырга теләмиләр Янәсе, бернинди сугыш булмаган, ә бандитлар белән качыш-качыш уены уйналтан. Шуңа сезгә Ватан сугышы ветераннары ала торган льготалар да каралмаган Өстәвенә әле сезне эте дә, бете дә гаепли Кызыл фашистлар сезне — җиңелүчеләр, сатлык җаннар, лиләр, дерьмократлар өчен сез палач! Хания Палач дип аларны мин дә әй- тәм Ичкериядәге нәсел-нәсәбе белән корытылган, җире, авыллары белән юк ителгәннәр исеменнән әйтәм Л инарлар шул дөреслекне белеп торганга акланалар да Игорьлар шуны белеп торганга үзүзләрен үтерәләр дә. Рәсим (акрын гына килеп Линарның иңенә кулын сала) Линар, бәлкем, Игорь язуын миңа да укытырсың? Линар кассетаны Рәсимгә суза да болдырга юнәлә. Аннан магнитофонын алын чыг а. Рәсим кассетаны магнитофонга куя. Игорь тавышы: «Никто не виноват. Только я. Все из-за Чечни. Я завидую всем, кто погиб там». Барысы да гын торалар. Линар магнитофонны кулына ала Линар. А я завидую Игорю (Сугыш авазлары яңгырый башлаган магнитофонын һәм дә гитарасын ала да коттедж ягына юнәлә.) Фәрһад белән Рәсим дә анын артыннан китәләр. Мөслимә. Их! Тегеләй барсаң ла. юл ябык, болайга китсәң дә. юл юк' Хания, сугыш барыбызның да бәгырьләрен көйдерде Әмма без бит хатын-кызлар Әгәр улым теге Игорь кебек үзен-үзе үтерсә, син шатланыр идеңме9 Хания Дога кылыр идем! Мөслимә Дога түгел, дәва кирәк ана Улымны алып кайткан елны ук чәчләрем ап-ак булды Төнлә шабыр тиргә батып уянып китәм, стена аша мат-персмат ишетәм Икенче тапкыр уянам, Линар елый-елый «Аллаһ әкбәр'» дип кычкыра Хания Елама, Мөслимә апа, сина хәзер ялгызлыктан котылу кирәк Чык әтигә, кайгыларыгызны бергә күтәрерсез Мөслимә Ә улыма килгән кайгыны кем күтәрешер? Юк, улыма хыянәт итмәм (Китә ) Пәрдә Җиденче күренеш Шул ук ишегалды. Линар койманын аръягында йөзек эзли. Хания (ойдән чыга). Кем ул анда? Линар Мин. Хания Сабантуйга бармадыңмыни'’ Ни эзлисен? Линар. Кичәге көнне Хания Эзләшимме соң? Линар. Эзләш. Хания Өлгермәдем Әнә. әтиләр сабантуйдан кайттылар (Кире өйгә кереп китә ) Фәрһад белән Мөслимә кайтып керә. Фәрһад. Ни булды сон сина бүген? М өсли мә Үз-үземә урын табалмыйм Фәрһад. Минем дә күңелем тыныч түгел. Мөслимә. Элек шушы сабантуйларга барам дип йөрәк әллә ничә көн алдан ашкына башлый иде Бигрәк тиз картайдым һич булмаса оныгым булсын иде Хания (чыга) Нишләп бик иртә кайттыгыз? Мөслимә Никтер арып торам. Хания Чәй кайнады. Чәй эчеп алгач үтәр әле Әти, бар син дә (Мәслимә белән әтисен өйгә кертеп җибәрә дә койма янына килә.) Кем белән сөйләшәсең? Линар (малайны күтәреп Ханиягә күрсәтә ) Йосиф бу' Хания Йосыф диген Линар. Түгел Йосиф Джугашвили Нигә куркып калдың? Хания. Алай батыр булгач, ахырын да әйтеп бетер инде Бу. сезне кабат Казакь- станга сөрәчәк Йосыф Виссарионович Сталин булачак, дин. Линар Ярар, мин шаярттым гына Бу чыннан да. син әйткәнчә. Йосыф Атасы Әфганда сугышкан Хания (койма аша үрелеп малайга эндәшә) Йосыф, өйдә дуслашабызмы? Ни күрсәтәсең син миңа? Аһ. бу йөзек бит Абрек йөзеге! Линар Йосыф, бир син аны апага! Бир' Йосыф тавыш ы Бирмим Ул минеке' Линар. Тукта Давай алмашабыз Күрдең. Хәнжәр бу! Чеченныкы' Йосыф тавышы О-о! Бир' Хәнжәр минеке булсын! Хания Йа. хода, хәнжәрсн кайдан алган тагын? Бу бит чыннан ла бетнең егетләр хонжөре! Йосыф, карыйм әле, дустым1 Бир әле' Йосыф тавышы Юк. бирмим Хания Линар, кайдан алдың син аны0 Нишләптер бик таныш Линар Йосыф, бир хәзер үк апага!. Балдакны түгел, хәнжәрне! Йосыф тавышы. Кит Бирмим' (Елый ук башлый ) Ул миңа кирәк' Хания Язуын гына укыйм да бирәм! Йосыф тавышы Укыма' Линар (хәнҗәрне малайдан тартып алып Ханияга бирә Малай елый-елый йогереп китә) Мә. тот! (Койма аша ишегалдына сикерә.) Хания Вайнах телендә язылган. Ничек соң бу алай0 «Хания» дигән' Бу бит минем исемем «Сун һо еза! Абрек!» (Өзгәләнеп кычкыра ) Абрек' һо сун дукъ вез' Әйе, мин дә сине ярата идем! Әйт, кем башына жит- те? (Хәнҗәрне сабый баладай тибрәтә .) Нигә син хужанны саклый алмадың? Кайда синең хуҗаң? Нинди хәйлә белән җиңделәр алар сезне0 Абрек, кем кулыннан шәһит киттен0 (Линарга / Линар, әйт. кем син° Палачмы0 Әллә мародер гынамы? Кайда үлеп ята иде ул минем Абрегым0 Линар (горур карап ала) Ялгышма. Хания, мин мародер түгел Хания Димәк, үтерүче? Линар Әйе, мин үтерүче! Хания Тукта' Әйтеп бетер' Абрекны да син үтердеңме0 Л и н а р Мин! (Ханияга аркасы белән борыла ) Хания (елан чаккандай кычкырып җибәрә). Кара миңа' Күзләремә кара, палач! (Линар борылмагач, үзе аның карашына чыгып баса да хәнҗәрен Линарның күкрәгенә батыра ) Линар Рәхмәт. Хания! (Акрын гына җиргә чүгә башлый.) Коткардың, мен рәхмәт' Мин дә цоны һа еза' Ходай тәгаләгә сәламеңне җиткерермен' (Чашан килеп тошә ) Хания Үтердем, Лннарны үтердем! (Кычкыра ) Мин үтерүче! Барысы та йөгерешеп чыгалар. Сабантуйдай Рәсим белән Разия да кайтып керә. Мөслимә. Ни булды монда? Аһ, балакаем1 Хараплар тына булган! Хания Аны мин үтердем' Мөслимә. Сугышлардан исән чыктың, улым үз өеңдә үлден (Линар өстенә каплана ) Фәрһад. Кызым, нинди хәнжәр ул кулыңда. бир миңа' Хания Бирә алмыйм Ул Абрекныкы' Минем Абрегым Линар кулыннан шәһит киткән Рәсим Ни сөйлисен син? Шаштыңмы әллә0 Ялган бу. чеп-чи ялган! Хания Үзе әйтте Рәсим. Разня, әйт апаңа, син бит хәнжәрне күрдең Разия Әйе, апа. мин бу хәнжәрне Романда күрдем Фәрһад Соң. Романда күргән хәнҗәрегез ничек Линар кулына килеп кергән0 Рәсим Бүләк иткәндер Мөгаен шулайдыр Роман юмарт ул. Мөслимә Кызым. Хания, ник үтердең син минем улымны0 Мин бит синнән аны кабат кеше итәргә булыш дип сорадым. Син бит аңа ярдәм итә ала идең Савап урынына естеңә тау кадәрле гөнаһ алдың! Бел, кызым. син минем улымны гына түгел, син мине дә үтердең! Фәрһад. Мөслимә, гаепнең зурысы миндә Мине карга Миңа монда кайтмаска иде Ә мин. карт ж үләр. ике баламны да туган жиргә. туган илгә дип алып кайттым Мөслимә Гаепләргә сон шул инде Линар улым кайтып булмый торган жиргә китеп барды. Хания Линар, ходай шаһит, мин инде сине аңлый башлаган идем Йөрәгемдә сиңа дуслык хисе дә уянган иде Нигә сон син үлемне үзең сорап алдын'* Мин гаепле, әмма син дә гаепсез түгел. Рәсим Линарны монда яткырмыйк Разия Тимәгез! Хания Ярый. Линар, мине дә көт., мин соңламам! (Китә ) Рәсим Фәрһад абый, булыш әле. Әнә анда кечкенә малай йөри1 Разия Ана кагылырга ярамый1 Ярамый1 (Яулыгын салып Линарны каплый I Мөслимә Кирәгеннән артык яраттым шул мин сине, балам! Ходай үзе көнләшерлек итеп яраттым Разия Ходайга тел тидермә. Мөслимә апа Әйдә жинеллек телик. Чүгәләп дога кыла башлыйлар. Коттедж ягында ап-ак киемле Хания күренә. Кулында хәнжәр. Хания Әти1 Разия1 Мөслимә апа! Рәсим! Бәхил булыгыз1 Мин Линар янына кү- чәм Безне бергә жирләгез! Барысы да сискәнеп сикереп торалар. Кайдадыр ерак-еракга чиченнәрнен зикер әйтүләре ишетелгән кебек була. Рәсим (шыпырт кына) Күрәсезме9 Хания кулында Абрек хәнжәре! Разия. Апа. бәгърем, кирәкми! Ходайга каршы барасың! Үз-үзеңә кул салу бик зур жинаять1 Разия белән Рәсим Хания ягына йөгерәләр. Ут сүнә. Караңгылыкта мулланың женаза чыкканда укыла юрган догасы ишетелә. Күк йөзендә ай калкып чыга. Саран ай яктысы Фәрһад белән Мөслимәнен йөзләрен яктырта. Фәрһад. Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Мөслимә Аллаһ хозурына барырга кайчан да өлгерербез Синең улың шәһит китте, ә минем кызым бик зур гөнаһ алып китте Шуңа да ходайдан ялварам, минем үлемемне азга гына булса да кичектерелче, сәдакалар бирәсем, изгелекләр кыласым бар. Бәлкем, кызымның гөнаһысын җиңеләйтермен Мөслимә. Әле синең икенче кызың ла бар. Фәрһад абый. Фәрһад. Минем кызым булса, синен дә кайгыртыр кешен бар бит. Мөслимә Әнә күр* Улыннын ин якын дусты Рәсим бар Ул да бер ятим! Яктылык Рәсим белән Разияга күчә. Рәсим. Разия, гел уйда син Ни булса да әйт инде. Разия Кем уйлаган шушы каһәр суккан сугыш безне Татарстан җирендә дә ззләп табар дип Рәсим Мөслимә апа бер кызганыч. Фәрһад абый ике кызганыч. Синен өчен дә үзәкләр өзелеп куя Бу сугыш безне әллә шулай гомер буе эзәрлекләр микән? Разия Сугышларның барысы да шулай.. Чичән җирендәге сугыш ин-ин яманы булды1 Яшьләр янына кечкенә Йосыф килеп баса. Алга сузылган кулын ача. У чында йөзек. Йосыф Менә алыгыз! Рәсим Нәрсә сон ул? Йосыф. Йөзек Разия. Йөзек? Йосыф. Әйе. Абрек йөзеге! Разия Син аны кайдан алдың? Йосыф. Линар абый бирде._ Рәсим Тәки тапкан икән Йосыф, бир аны монда Беркем дә табалмаслык жиргә ташлыйк әле шуны! Разия Юк Рәсим, ташлама' Хатирә булып саклансын' Фажига онытылса, ул кабат әйләнеп кайта! Рәсим Мә алайса, сакла! Кайтмасын да. кабатланмасын да' Шулай бит. энекәш! Йосыф. Линар абый кайда9 Мин аны бик сагындым' Рәсим Без дә сагындык аны. Йосыф' Йосыф. Хания апаны да яратам мин Миңа хәнжәр кирәкми' Рәсим Безгә дә кирәкми ул. Йосыф! (Йосыфны кочагына кыси