Логотип Казан Утлары
Публицистика

Пакь кеше, ак кеше...

Юные Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодол (Яшел Үзән) районы, Бакырчы авылында туган. Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлар әзерләүче икееллык Югары курсларын тәмамлаган 1981 елдан бирле Г Камал исемендәге Татар Дәү tarn академия театрында әүвәле — артист, аннары хәзерге көнгә кадәр — әдәби бүлек мөдире Ю. Сафиуллин — өч дистәләп пьеса авторы Шу- ларның байтагы төрле театрларда сәхнәләштерелгән. Соңгы иң танылган әсәре — «Идегәй» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында куелды һәм зур уңыш казанды Драматургны күпсанлы укучыларыбыз исеменнән 50 яшьлек бәйрәме белән котлап, иҗади уңышлар телибез һәм остазларыннан берсе, Татарстанның халык язучысы. Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләре лауреаты Аяз Гыйләҗевның аның хакындагы җылы тәбрикләү сүзен тәкъдим итәбез Пакь кеше, ак кеше... Юныс Сафиуллин быелның 16 июнендә миңа юллап Зәй шәһәренә хат җибәргән Хатына өстәп. «Йөзек һәм хәнҗәр» исемле яңа пьесасын да салган Укыдым да. тәэсирләнеп, шактый еракта калган елларга әйләнеп кайттым . Юныс яшьлегендә дөньяда беркемгә дә яраша белмәгән әүлиядәй егет иде. Аракы капмады, тәмәке тартмады, хатын-кыз артыннан сөйрәлмәде, һәркемгә дә ихлас, кешелекле мөнәсәбәттә булды ул. Сәнгать әһелләренә еллар бер чакта да җиңе t булмаган, Юныс та тормышын авыр корды, кыен елларда, тәлинкә тотып, хакимият алдында тез чүкмәде, ихтыярны изә торган елларда күңеле һәм вөҗданы бөтен калды. Исемдә ул бер ара Казан Кремленең Спасе манарасында (анда Татар күчмә театры урнашкан иде) яшәп а. и)ы Калын дивардагы бер куентыкта, кысан гына мәгарәдә иде аның «фатиры» Миңа да анда булырга туры килде Бурсык өне кадәр генә базга башымны тыгып карагач, чак кына егылып китмәдем. Бишкә сынган Юнысның авызы ерык, ә янәшәсендә печән чүмәләсе хәтле булыр, матрастанмы тегелгән буй-буй капчыкта китаплар «Бөтен мал-мөлкәтем шушы...»—дип күрсәтте Юныс Ш\'нда яшәде егет, шул Әбугалисина мәгарәсеннән драматургиягә килеп керде. Аннан соң да Юнысның җайсыз тормышы тиз генә көйләнеп китмәде Берәү булса, хәл ie-хәлсез яшәткән театрга төкереп, җиде чакрымга качар иде Әмма Юныс Аллаһы тәгалә биргән талантына, язмышына чзылган иманына хыянәт итмәде Төрлесен кичерде, иллә мәгәр каләмен ташламады, әдәбият дип аталган көрәш мәйданыннан китмәде Әйе. драматургиягә юл сикәлтәле, борылыш саен чоңгыллар, су асты бусагалары сагалап тора Юныс Сафиуллинның дөнья шаулатырдай пьесалары өлгерде «Әллә өйләнергә инде?». «Менә без дә үсеп җиттек...». «Ни булган бу ирләргә?». «Алмазбулат». «Ләйсән ире Хәсән».. Юныс Сафиуллин, драматург һәм гражданин буларак, җанын борчыган зур мәсьәләләрне аларның да иң авырларын җитдиләрен ике иңенә күтәреп татар тамашачысы каршысына әнә шу 1 әсәрләре белән чыгып басты. Уйлары пакь, йөзе ак иде аның Кайберәүләр сәхнәгә талымсыз тамашалар, алама адәмнәр меңгереп тамашачыны аңгырайткан бер вакытта Юныс Сафиуллин бик җитди, тирән мәгънә /с «Идегәй» трагедиясен чзды. Тарихи трагедия, татар милләтенең фаҗи- гасы fir әсәре драматургның тагын да җитлеккәнлегенә чкты мисал булды Соңгы елларда төрледән-төрле театрлар, төрле зәвыклы режиссерлар Юныс Сафиуллин пьесаларына мөрәҗәгать итәләр һәм ялгышмыйлар Акыллы сузгә. кыю фикерләргә, милли геройларга сусаган тамашачылар аның пьесаларын чратып кабул итәләр, аңа ышаналар, сәхнә аша тансык рухи азык та алалар. Әмма драматург Юныс Сафиуллинның үсеш баскычлары, ул яулаган үрләр бер дә эзлекле итеп өйрәнелмәгән әле. Берәүне күтәреп, аның ак пинжәгенә тагылган кара төймәләрнең шыксызлыгын күрмәс хәлгә килеп җиткән чакта, башкаларны кулә- гәдәрәк калдырып киләбез Әйе. танырга кирәк Юнысның башлангыч чорындагы абстрактрак драматургиясе (ялгышмасам. унга якын пьеса') халык күзеннән генә түгел, белгечләр игътибарыннан да бөтенләй читтә калды Якын елларда арадан Юнысның үзе шикелле сәеррәк режиссер табылыр, аның егетчак әсәрләре дә сәхнәдә лаеклы урынын табар, дип ышанасы килә Юныс Сафиуллинның олуг талант иясе Мәхмүт Галәү әсәрләренә таянып өр-яңа пьеса язып ятуын белә идем Менә һич көтмәгәндә «Йөзек һәм хәнҗәр» исемле пьесасы белән таныштым. Бик катлаулы, фаҗигале күп язмышларны эченә алган бу әсәр Рәсәйнең чираттагы хурлыгы — Чечня сугышы турында Чечня сугышы турыдан-туры татар халкына да китереп бәрде, без шуның трагик мисалларын бу пьесада да күрәбез. Шушы әсәрен язып Юныс Сафиуллин тагын бер егетлек эшләгән. Алда да егетлекләрең ишәя торсын. Юныс энекәш, талантлы каләмдәш!