Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮКЕНҮ

Бүген март кояшы иртәдән үк хәйран кыздыра иде, шуңа күрә аңа  туры карау да мөмкин түгел —күзләр камаша. Хәтта чана эзләре дә ялтырап тора. Әйтерсең, аны кемдер беләү белән ышкып шомарткан Тик юл уртасындагы тапталган кар гына шикәр комы сыман ярмаланып калган Авыл читендәге иксезчиксез җәелеп яткан күз камаш- тыргыч ап-ак карларда да, инде урыны-урыны белән эреп, каралып калган тау башларында да үзенә бертөрле ниндидер тантаналы моңсулык бардыр кебек тоела. Тирә-яктагы һәр нәрсәдән, хәтта һаваның үзеннән дә яз исе килә! Авыл эченнән икәү атлый. Берсе — талчыбыгы шикелле төз буйлы, унбишуналты яшьләрдәгесе, авыл җирендә яшәүче һәр бала кебек үк. бик тере, бик җанлы малай. Тик бүгенге күңелсез йомыш кына аның бөтен халәтенә, бөтен тәнтамырына кадәр сеңгән иде бугай — бүген ул да шаянлыгын, җорлыгын югалтып, сабыр иңгән картлардай, сүзсез генә атлый. Чыннан да. гомер белмәгән-күрмәгән, әллә кайдан килеп чыккан ниндидер кешегә әниеңнең бертуган сеңлесе каберен күрсәтергә дип бар әле син!. Уен-көлке эшмени” Кино яисә концерт карарга клубка барулары булса бер хәл иде. Ә монда Инде ничә еллар элек гүр иясе булган Алмапасының каберен күрергә дип зиратка барулары. Әлбәттә, бүгенге кебек ялтырап торган кояшлы көндә дә ялгызы гына барып йөрмәс иде ул монда: ни әйтсәң дә, аяк тарта торган җир түгел. «Гаҗәп, бу чит-ят кешегә нигә кирәк булды икән Алмапаның кабере0 ! Алай кирәк булгач, нишләп элегрәк килмәгән? Ә нишләп күмәргә кайтмаган? Хәзер кабер кирәк булган аңа!—дип. ниндидер бер үпкә белән уйлап алды бер-ике адым алда атлаган малай —Сигез елдан соң исенә төшкән!. Белмим, элек ни карагандыр... Таныш булса да бер хәл ие Бөтенләй ишетмәгән-күрмәгән бәндә бит. Хәер, туктале! Әнине белә икән лә бит ул! Өйгә килеп кергәч: «Исәнме, Таһирә апа!» дип килеп күреште ич. Әйе. әнигә исеме белән дәште. Әни дә аны таныды түгелме соң?! Таныды шул! Дөрес, бик озак карап торганнан соң гына — алай да таныды. Хәтта исеме белән әйтте бит! Ничек диде әле ул бу абыйга? Әйе, Мөхәммәтнур энем, дип дәште. Таныгач, нигәдер күзеннән яшь чыкты, елап алды. Аңламассың бу олыларны, валлаһи. Кешегә карап-карап тор да. таныгач кына елап җибәр, имеш Димәк?. Димәк, бу Мөхәммәтнур абый дигәннәре әнине генә түгел. Алмапаны да белгән?! Ә нишләп соң ул... Әй, аңламассың аларны! Әллә нәрсәләр беләләр, әллә нинди серләре бар...» Вәгыйз исемле шушы малай артыннан салмак кына атлаучы, инде чәченә чал кергән, аяк атлавында, бөтен хәрәкәтендә сабырлык сизелгән, шул ук вакытта ниндидер бер билгесез көч әйдәвенә бирелеп алга ашкынган Мөхәммәтнурның тинтерәп калган башында үз уйлары иде. «И-и гомер! Нинди катлаулы нәрсә син, гомер!, -дип әсәрләнде аның күңеле. Бу минутларда «гомер» төшенчәсе аның өчен шулкадәр чиксез, шулкадәр зур мәгънәгә ия иде ки: хәтта күзенә яшьләр бәреп чыкты һәм ул. үзенең болай туарылып китүеннән оялып, тиз генә кесәсеннән кулъяулыгың чыгарды да, битен сыпыргандай итенеп, аларны тиз генә сөртеп алды - Нигә шул тамаша катлаулы икән син, гомер? Нигә һаман үзеңнекен итәсең? Нигә синең кануннарың үзең өчен генә язылган да. ник алар безнең уй-теләкләрне. хыялларны искә алмый9 И-и гомер И-и тормыш .» Ул тагын ни әйтергә, гомер-тормышка булган зур үпкәсен нинди сүзләр белән җиткерергә белми туктап калды. Аның бу сонгы сүзләрендә ничәмә-ничә еллар буе күңелен-җанын борчыган, аңа тынгы бирмәгән, аның җанын ашап килгән моң-зары да, үкенү һәм офтанулар да чагыла кебек иде. Аңлатып та бирә алмаслык ниндидер көчсезлек, ирексездән язмыш ирке белән килешү дә бар иде аларда. Бу сүзләрдә ниндидер ачыну да, гомернең инде геләсәң дә мәңге кире кайтарып булмаслык хәлләре, мизгелләре өчен офтану да бар иде шикелле Авыр уйларыннан арыну өченме, әллә инде сабырсызлыгы хәттин ашкан идеме, Мөхәммәтнур, айнып киткәндәй, нигәдер калтыраган, карлыгып калган тавышы белән, ләкин нык булырга тырышып. Еракмы әле, Вәгыйз энем? дип сорады. Юк. ерак калмады инде,- дип җавап кайтарды малай Чыннан да, күп тә үтмәде, авылдан чыктылар да. шундук өстәрәк, авылдан әллә ни ерак булмаган бер калкулыктагы зират та күренде. Дөресрәге, койма белән әйләндереп алынган кечкенә бер урман иде ул. Әлбәттә, аның зират икәнен Мөхәммәтнур гиз төсмерләп алды Шуны күрүгә бөтен тәне көчсезләнеп, нигәдер калтыранып куйды Гәрчә инде менә шушында ничә еллар буе омтылып, бу очрашуны зарыгып көтсә дә. менә хәзер, инде менә-менә килеп җитәбез дигәндә генә әллә нишләп каушап, хәтта куркып калды бугай ул. Әйтерсең, менә шушы зиратны, андагы үзе өчен кадерле, изге булган таучыкны күрергә ничә еллар буе омтылмаган да, шушында килүне соңгы гомеренең иң зур максатларының берсе итеп куймаган' Мөхәммәтнур кинәт кенә гамак тобенә килеп тыгылган төерне авырлык белән генә йотып җибәрә алды. Әйтерсең, инде әллә ни гомер күрмәгән танышы белән очрашырга җыена, үзе дә аңламаган хәрәкәтләр белән муенындагы галстугын, пальто якасын рәтләп куйгандай итенде, ирексездән адымын тизләтте, кинәт бөтен тәненә ниндидер салкын тир бәреп чыкты. Ниһаять, менә килеп тә җиттеләр. Юлдан читкә борылып, карга бата-чума зират эченә атладылар Алмапанын кабере өстендә шомырт агачы үсә. - диде алдан атлаган Вәгыйз бу авыр тынлыкны бозарга теләп бут ай Болай берсүзсез баруы кыен иде аңа Язын шундый матур чәчәк ата ул шомырт! Кем утыртты? дип сорады Мөхәммәтнур, бераз атлый горгач. Анысы да сөйләшмичә барудан уңайсызланып кына бугай, чөнки менә хәзер, менә шушы минутта аның өчен моның бер генә дә әһәмияте юк иде. Уе бөтенләй анда түгел. Хәзер нәрсә инде, кем утыртса да барыбер түгелмени9 Әти белән әни утыртты, диде малай һәм өстәп куярга кирәк дип санады бугай Абый белән без дә шундаек. Беравык дәшми генә бардылар һәм кинәт Вәгыйз. бик озак эзләгән нәрсәсен тапкан тай, ниндидер бер басымчак тавыш белән: Менә ул! Менә Алмапаның кабере! —дип куйды. Алай да бу тавышта сөенү-шатланудан бигрәк сагыш күбрәк иде шикелле.— Менә нинди матур аның шомырты! Чәчәк аткач, яфраклары да күренми — гел ап-ак чәчәк! Мөхәммәтнур бу сүзләрне ишетмәде дә бугай. Кабер өстенә менә шулай кинәт кенә килеп чыгуларын көтмәгән идеме ул, әллә инде күп еллар ахырында бер генә тапкыр булса да шушында килеп китәргә омтылышының менә шулай кинәт кенә тормышка ашырылуыннан каушап калдымы, әллә Флюра белән бу очрашуы бөтенләй икенче төрле, бөтенләй башкача булыр дип уйлаган идеме, Мөхәммәтнур — берьял- гызы урманда адашып калган кешедәй, аптырап, гаҗиз булып, башына авыр күсәк белән кигереп суккан шикелле тинтерәп, кисәк кенә туктап калды. Бер аягын атлаган, ә икенчесе әле карга батып калган килеш иде. Нигәдер гирә-ягына каранып алды һәм күзе кабер өстендә үсеп утырган шомыртка төште. Чыннан да, бик җыйнак, шул ук вакытта учарлы, матур гына агач иде ул. Үзе агачка карады, үзе ачылыр-ачылмас иреннәре белән «Исәнме, Флюра! Исәнме, бәгырем!» — дип пышылдады, һәм шул ук секундта, сүзләрен Вәгыйз ишетмиме дип куркып бугай, уңайсызланып, тиз генә аңа карап алды. Юк, юк, малай берни дә ишетмәгән, аның гаме бөтенләй башкада иде—Алмапасының каберенә карап тын калган. Мөхәммәтнур тынычлана төште һәм кабер янына ук атлап, куллары белән инде бераз эреп кар астыннан чыккан салкын, юеш җиргә кагылды... «Килдем мин, Флюра,— дип пышылдады ул эченнән, җирнең салкынлыгын да тоймыйча.- Соңарып булса да гафу үтенергә килдем мин сиңа, Флюра! Син гафу итмичә яшәве авыр миңа, авыр, Флюра...» Мөхәммәтнур яңадан малай ягына табан күз ташлады. Уйларын, хисләрен сизмиме, әйткәннәрен ишетмиме, янәсе. Юк, булмый бу болай, шикләнә-шикләнә ничек сөйләшсен ул Флюрасы белән?! Менә шушылай курка-курка пышылдашырга гына килдемени ул монда?! Ничә еллар буе җыенып килгән икән, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы иде бер... Ул үзе белә ич: моннан соң ул монда бүтән беркайчан да килә алмаячак. Беркайчан да! Бу юлы да авылларына кайткан җирдән генә килде... Наным, бар, син кайта тор! Мин калам әле,— диде ул малайга. Әни аннары сезне безгә апкайтырга кушты ич!—диде Вәгыйз, аның бу сүзләренә каршы. Бергә кайтырбыз инде. Юк. син бар.. Хәзер мин дә кайтып җитәм. Миңа үземә генә калырга кирәк әле... Малай, кирәк икән, кала бир дигәндәй, иңнәрен җыерып куйды да, чак кына урынында таптанып торганнан соң, кергән эзләренә баса-баса кайту юлына борылды. «Миңа үземә генә калырга кирәк» дигән сүзләр кузгатты бугай аны. Алай да, ун-унбиш адым атлагач, артына борылып: Сез соңга калмагыз инде, абый, әни аш пешереп көтеп торачак,— диде дә борынын тартып куйды һәм юлында булды. Бик тиз генә зират капкасына җитеп, күздән дә югалды. Мөгаен, ул үзе өчен җиңел булмаган бу күңелсез эшне өстеннән алуларына чиксез шат иде. Нишлисең, бала ич әле ул. Мөхәммәтнур кабер белән икәүдән-икәү генә калгач, башта моңа сөенергәме, юкмы икәнен дә белмәде. Бәлки, ул аны ир туганы алдында тизрәк кичерер иде?.. «Исәнме, саумы, Флюра!—диде ул, ике кулы белән салкын кабер өстен сыйпый-сыйпый. Тик үзенең кайда утыруын, ни өчен килүен хәтерләп бугай, кинәт айнып киткәндәй булды. Йә хода, ни сөйлим сон мин91 дип үз-үзен ачуланып куйды.— Нинди саулык, нинди исәнлек турында сорыйм соң мин инде сигез ел шушында яткан кешедән?! Аның саулыгы турында авырып Казан больницасында яткан чагында сорарга кирәк иде! Элегрәк сорарга иде бу турыда, элегрәк! Ә син ничә елдан соң гына: «Исәнме-саумы. Флюра!» — Әйтерсең, менә хәзер язгы кояш нурлары астында аз-азлап кына кардан арына барган шушы кабер янында ике Мөхәммәтнур утыра иде.—Ләкин мин синен авыруын турында да, больницада ятуыңны да белмәдем бит, Флюра, валлаһи, белмәдем!. дип акланды чал чәчле Мөхәммәтнурның берсе —Әгәр алдасам, менә шушында җир йотсын! Әгәр Казанда икәнеңне белсәм, килми калыр идеммени мин яныңа, ә. Флюра? Үзең беләсең ич син: килү хәбәрең булуга бөтен эшне ташлап чаба идем бит яныңа. Йә, әйт. беләсең бит, беләсең? — Кинәт бу Мөхәммәтнурның күзләреннән эре-эре яшьләр тәгәрәде.— Иң соңгы очрашуыбызны хәтерлисендер ич син. ә. Флюра?» «Барысына да әнә шул очрашу сәбәп булды да инде. —дип авырткан җиргә төрттерде икенче Мөхәммәтнур. Шул очрашу кеше шикелле генә бетсә, араны бозган теге хат та булмый иде...» «Дөрес анысы,— дип аның белән килеште беренче Мөхәммәтнур — Ара шуннан бозылды бугай шул. Соңгы очрашуыбыз булды ул. Иң соңгысы...» «Ә бит барысына да синең хатың гаепле, хатың,—дип үзенекен итте икенче Мөхәммәтнур —Хәер, хат нәрсә ул Хаз—сүз язылган кәгазь генә. Монда хатның бер тиенлек тә гаебе юк. Гаеп -синең үзеңдә! Арагызны кылыч белән кискәндәй өзгән ул хатны син яздың бит. Үз кулларың белән яздың! Курыктың!! Син аңа хыянәт иттең! Язмаска иде сиңа ул хатны, ассалар да, киссәләр дә язмаска иде!. Ир булып кала алмадың!..» «Әйтүе генә ансат...— диде беренче Мөхәммәтнур, күз яшьләрен сөртеп.— Мин бит гаиләне саклап калу өчен. Балалар хакына. Үзебезнең хакка!..» «Ә-ә шулаймы, балалар хакынамы? Гаиләне саклап калыр өченме? — дип усал көлде икенче Мөхәммәтнур. - Алай булгач, бу турыда алданрак уйларга кирәк түгел идеме? Нигә очрашуларыгызны дәвам иттегез соң?! Ул бит кияүгә сиңа түгел, ә башкага чыкты1 Горур булырга кирәк иде сиңа. Берәү булса, мондый хәлдән соң аның белән яшерен очрашу түгел, күргән чакта сәлам дә бирмәс иде! Ә син. Аннары барысын үзең үк боздың да...» «Мин аны өзелеп ярата идем шул. Бик яраттым мин аны! — дип өзгәләнде Мөхәммәтнурларның беренчесе, акланырга тырышкандай Хәер, моны аңлавы авыр сиңа... Сөюнең ни икәнен үз башыннан кичергән кеше генә аңлый моны. Әйдә, бетерик бу әйткәләшүне. Аның өчен килмәдем мин монда! Үткәннәрне актарып, нигә ярага тоз сибәргә?! Мин бит кайчан һәм кайда ялгышканлыгымны үзем дә аңлыйм хәзер Ләкин моннан ни файда? Ул кичерсә генә җан тынычлыгы табачакмын мин. Шуның өчен килдем мин монда...» Инде көндезге кояш шактый ук кыздыра иде. Мөхәммәтнур як-ягына күз төшерде. Әйе, зиратта. Флюра кабере өстендә бит ул! Мөхәммәтнур айнып китте, янәдән кабергә текәлде. Кояш кабер өстендәге кар читләрен челтәрли-чел тәрли гаҗәеп бизәкләр ясаган. Шушы гаҗәеп бизәкләрдән, күз яшьләре сыман, тып-тып итеп, кабер өстенә язгы тамчылар тама. Нәкъ күз яшьләре! Тик кем яшьләре алар? Кемнекеләр?. Тып-тып, тып- тып... «Кем уйлаган бит, кем уйлаган! диде Мөхәммәтнур, йөрәген өз- гәләп инде болай да юешләнгән таучык өстенә тамган шул тамчыларга карап. Вафа! хәбәреңне дә бишалты айдан соң гына, анда да очраклы рәвештә генә ишеттем биг, Флюра» Тып-тып . Тып-тып. Бу кечкенә генә тамчылар тавышы үзәккә үтә. йөрәген өзгәли, башка бәрә, күңелдә ташкын булып кайный Күңелдәге бу ташкыннар бер-беренә өеләөелә һаман үткәннәргә агыла, һаман үткәннәрне хәтерләтә. Нишләп гел үткәннәрне актарып, шулай җанны ашый икән бу тамчылар?! Мөхәммәтнур белән Флюра икесе ике авылдан булып, аларның язмыш юллары сигезенче класста укыганда очрашты. Үзләрендә урта мәктәп булмау сәбәпле, икесе дә өченче бер авылга йөреп укыдылар. Шунда танышып, дуслашып киттеләр. Бу дуслык соңыннан мәхәббәткә әйләнде. Унны бетергәч, Флюра Казан сәүдә техникумында, ә Мөхәммәтнур техник училищеда укыды. Алар монда бик еш очрашалар иде һәм инде мәхәббәтләре дә мәңге сүнмәслек булып береккән шикелле тоела иде. Хәтта каникул вакытында Мөхәммәтнурның алар авылына кайтканы да бар иде. (Менә кайдан белә иде аны Флюраның апасы Таһирә). Укуын тәмамлагач, Мөхәммәтнурны армиягә алдылар, ә Флюра Татарстанның бер районына эшкә китеп барды. Өч ел буена җылы-җылы хатлар алышып тордылар. Дөрес, инде икенче елын хезмәт иткәндә үзенең хатларына җавапларның элеккегә караганда соңаргалап килгәләве генә Мөхәммәтнурны әллә ниткән кайнар утларга салган чаклар да булмады түгел. Күңелдә: «Ә, бәлки, ул анда башканы сөядер? Бәлки, миңа булган хисләре суынырга да өлгергәндер?» кебек ямьсез уйлар давылы да купкалады. «Сирәк язасың, дип син мина алай бик ачуланма инде. Мөхәммәтнур җаныем! Эшем дә бик тыгыз чаклар күп, арыла да...» Флюрасының мондый җавапларын укыгач, аның бу күңелсез уйлары тагын юкка чыга. Армиядән соң да сирәгрәк очрашырга туры килде, чөнки икесе ике җирдә иделәр. Район юлы көн дә кайтып-килеп йөри торган ара түгел. Ярый әле, эше буенча Флюра үзе Казанга еш килгәли, ул чакта күрешмичә калмыйлар иде. Аннары... Аннары Мөхәммәтнур өчен аңлавы да, хәтта күз алдына китерүе дә авыр булган көтелмәгән хәл килеп чыкты: Фл юрасыннан аның кияүгә чыгуы турында хәбәре килде... Бу ямьсез хәбәрне, бу аерылышуны бик авыр кичерде ул. Тормышының, дөньясының яме бетте сыман булып калды Шулай булмый соң! Инде өйләнешү турында сөйләшеп йөриләр иде ич! Ай-яй, нинди кырыс чаклары да була икән бу язмыш дигән нәрсәнең!. «Мин теге вакытта дөрес сизенгәнмен икән бит!..— дип аптырады Мөхәммәтнур бу хәлгә.— Димәк, ул инде шул чакта ук башка берәү белән йөргән... Әй, сукыр да инде мин!» Ел артыннан еллар үтте. Аннары матур гына бер кызга Мөхәммәтнур да өйләнде. Беренче балалары дөньяга килде, икенчесе Инде үткәннәр онытылды, яралар төзәлде дип йөргәндә, алар көтмәгәндә Казан урамында очраштылар. Озак кына сөйләшеп тордылар Шунда, теге вакытта кинәт кенә башкага кияүгә чыгуының сәбәбен сорагач. Флюра: — Алданган идем мин, Мөхәммәтнур... Арабызга кер кундырдым...— дип ике генә җөмлә белән җавап бирде. Кайчан? Ничек? Кем алдаган? Нигә соң алдын-артын карап йөрмәгән? Мөхәммәтнур бу турыда сорашмады да, сорашырга теләге дә булмады. Инде хәзер барыбер түгелмени?! — Мин сине генә чынлап яратканмын икән. Мөхәммәтнур.— диде бераздан Флюра, күз яшен сөртеп.— һаман сине генә уйлап яшим... — Соң инде, соң! Син миңа арттан пычак белән кадагандай иттең,— дип көрсенде Мөхәммәтнур.— Синең ирең, минем хатыным бар. . — Беләм мин... Аңлыйм. . Алай да гел күрәсем килә. Синнән миңа берни дә кирәкми, күрәсем генә килә. Ә ирем белән без аерылыштык Йә хода, инде менә шушы сөйләшүгә дә күпме гомер үтте! Ул чакта.. Ул чакта үзләренең бу очрашуларына эченнән генә булса да Мөхәммәтнур үзе дә сөенде бугай. Әлбәттә, ул моны күрсәтмәде дә. сиздермәде дә. Алай да күңеленең бер почмагында ниндидер җылылык уянды, йөрәге тыпырчынып алды. Әйткәч тә, алдында аның элеккеге сөйгән яры, вакытында аны утларга-суларга салган бәгырь кисәге басып тора ич! Шушы көннән башлап Мөхәммәтнурга әллә нәрсә булды. Инде сүнеп- сүрелеп беткән элеккеге хисләре яңара төштеме, әллә аның өчен менә шундый кыска гына очрашу да бетмәс-төкәнмәс бәхет идеме, моны ул үзе дә аңлата алмас иде бугай Кыскасы. Флюра Казанга килгән чакларда алар яңадан очрашкалый торган булдылар Кем белә, бәлки. Мөхәммәтнурга инде бу өзелгән араны ялгамаска, горурлык, ныклык күрсәтергә, ирлеген итәргә, шундый зур хыянәт иткән, бәгыренә тоз сипкән кешегә әйләнеп тә карамаска кирәк булгандыр? Ләкин әйтүе генә ансат. Дөрес, аның шулай уйлаган чаклары да аз булмады түгел. Бигрәк тә Флюраның бер мәртәбә телефоннан алар фатирына шалтыратуыннан соң.. Шулай беркөн — апендицитына операция ясатып. Мөхәммәтнурның больницадан гына чыккан көне иде — хатыны белән сөйләшә-сөйләшә телевизор алдында утырганда, кинәт бик озын-озын итеп телефоннары шалтырады. Беләләр: шәһәрара телефон иде бу. димәк, кемдер аларга башка җирдән шалтырата. Трубканы хатыны Фәүзия алды. «Әйе, Мөхәммәтнурлар фатиры.— диде ул һәм шундук чырае бозылып, төсе китте.— Мә, сиңа! -диде аннары, трубканы аңа биреп.— Теге нәрсәң...» Ул эсселе-суыклы булып китте Алса да алды трубканы, алмаса да. Шулай итеп, алар аның белән беренче мәртәбә шәһәрара телефоннан сөйләштеләр. Мөхәммәтнурның хатыны алдында' Әлбәттә, юк-бар нәрсә турында гына. «Исәнмесаумы? Эшләр ничек? Балалар үсәме?» кебек гомуми сүзләр генә. Мөхәммәтнур трубканы куеп өлгермәде, күз яшьләренә тыгылып, хатынып елап та җибәрде. «Тагын ни кирәк булган ул йөгәнсезгә? Монда килгәч очрашуыгыз гына җитмәгән, оялмыйча, инде өйгә үк шалтыраты башлады!.. Туймас нәрсә булыр икән шул тамаша...» — Фәүзия! Ни сөйлисең син?! дип йөзен җыерды Мөхәммәтнур Нигә тузга язмаганны сөйлисең икән! Нинди очрашу ди?! Нинди йөгәнсезлек?! Беләсең бит: безнең арала хәзер берни дә юк. Минем өчен хәзер ул — бары тик классташым гына. Син үзең хатын-кыз... Нигә кешегә пычрак атасың? — «Классташ» диеп җүләргә санап йөрмәгез мине! Җүләр түгел мин сезгә. Очрашуыгызны да беләм! Карап-түзеп торам әле: кайчанга тикле дәвам итәрсез икән? Гаҗәпләнәм нишләп болай йөрергә?! Тотыгыз да өйләнешегез! Үлмәбез әле, алла боерса, яшәрбез ничек булса да Кара аны, Мөхәммәтнур, балалар белән ант изеп әйтәм тагын бер генә сүз ишетием бу турыда! Чыгасың да китәсең!! Әйтте диярсең. Менә шундый авыр сөйләшү булып алган иде ул чакта алар арасында Каты тузынды хатыны, әй, каты тузынды! Атна буе ачу саклап, кырлы- мырлы гына сөйләшеп йөрде. Шул чакта Мөхәммәтнур бу турыда беренче мәртәбә бик нык уйланды бугай. Бер караганда, чыннан да. кая алып барыр аларның Флюра белән бу мөнәсәбәтләре? Шунысы кызык: беренче булып ул аны ташлады бит. ул! . Димәк, аннан да яратыбрак йөргән башка кешесе булган Флюраның? Кем белә, бәлки. Флюра инде аны кияүгә чыкканчы ук. әйтик, ул армиядә хезмәт иткәндә үк алдалап йөргәндер.’ Моңа каршы кем ышанычлы итеп «Юк!» дип әйтә ала? Беркем дә! Бу нәрсә бары тик Флюра намусында гына, моны тик ул гына, ул гына белә Юк. бетерергә кирәк бу күрешү, очрашуларны Яхшыга илтмәс болар' Аннан соң. тирәнрәк уйлап карасаң, хәзер моннан ни файда"’ Ул иреннән аерылган инде, ә мин хатынымнан аерылышып, өйләнешәчәкбезме? Юк, әлбәттә! Белмим. Флюраның уй-теләкләре ничектер, монысы минем өчен караңгы, ә үзем гомердә дә андый адым ясаячак түгелмен бит. Инде бер мәртәбә хыянәг иткән кеше хакына гаиләмне, балаларымны сатаммы соң! Алар- ны ятим калдыраммы?! Юк һәм юк! Беркайчан да!! Менә бу телефоннан шалтырату кемгә һәм ни өчен, нигә кирәк булды тагын?! Ни өчен шалтыратты Флюра? Безнең номерны каян белгән"’ Хәер, анысы гаҗәп тә түгел. Телефон белешмәсендә дә бар ич ул. Эш анда түгел. Өйгә шалтыратырга ничек батырчылык иткән? Кизү торганда эч пошудан гынамы, әллә моның минем баш җитмәслек башка бер астыртын сәбәбе бармы? Белмәссең... Ничек кенә булмасын, бу юлы Мөхәммәтнурның бик ачуы килде. Бү1ән аның белән очрашмаска, сөйләшмәскә үз-үзенә сүз бирде. Ләкин «Вакыт бар яраны да төзәтә», дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең... Инде яралар төзәлде, барысы да онытылды дип йөргәндә генә ниндидер семинарга дип Казанга килүе турындагы хәбәрне яшертен генә ирештергәч, Мөхәммәтнурның йөрәге тагын тузынып-җилкенсп куйды, әллә нишләп китте ул. Бер яктан, шушы хәбәрне ишетүгә үк, кырык эшен кырык якка ташлап, яшьлегенә, Флюрасы янына йөгерергә теләде. Ләкин шул ук вакытта бу мәсьәләгә инде тулы ачыклык кертелеп, «Бармаска! Йөрмәскә! Очрашмаска!» дигән сүзләр дә бар. Нишләргә соң, нишләргә? Бармаска!? Әлбәттә, бармаска! Ни калган ди аңа анда? Килгән икән, семинары беткәч, китәр дә барыр! Мине бала-чагага санамасын! Җитте! Күпкә китте бугай бу эш! Мөхәммәтнур бер сәгать сүзендә торды, ике сәгать, бер көн түзде, бер төн түзде.. Ә икенче көнне, эштән соң бернинди сүзен дә тыңларга теләмәгән аяклары аны ирексездән Флюрасы янына алып килделәр. «Күреш, бер-берегезгә карашып кына алырсыз да кайтырсың, дип тукыды аңа миенең ниндидер бер ноктасы.— Ир була бел, курыкма! Хатының белми дә калыр. Әллә нигә бер шундый бәхет тәтегәндә — нигә файдаланмаска?! Күреп торам, сизәм бит: барыбер түзә алмаячаксың. Азапланма, йөгер, кош булып оч! Элеккеге шикелле, чәчләреннән сыйпа, коңгырт күзләренә кара!..» Мөхәммәтнурның калганын хәтерлисе дә килми... Шул барудан, кунып, өенә икенче көнне генә кайтты ул. Кайтса, өендә — кыямәт көне! Дулый хатыны — чыдар хәл юк. «Теге нәрсәң белән күрештегезме? Кара син аларга! Күрешү генә аз аларга... Инде кунып-төнеп ятырга кирәк! Рәхәтләндегез бугай, оятсызлар! Син, җүләр. шуны аңламыйсың: җүнле хатын булса, кеше ире белән себерелеп тә йөрми ул... Ире була торып! Күземә дә күренмә, чыгып кит!! Әнә әйберләрең, җыелган... Караса — Мөхәммәтнурның өстенә салкын су койдылармыни! -ишек катында ике чемодан, моңаеп, аны көтеп утыра. — Син нәрсә, Фәүзия?! Ни сөйлисең?!—дип гаҗәпләнгән булды Мөхәммәтнур Нинди нахак бәла ягасың син миңа?! Нинди очрашу, нинди куну-төнү ди ул?! Мин бит икенче сменага калдым! Менә бу нәрсә ни өчен? —дип елый-елый телефонга күрсәтте хатыны. Алайса, нишләп өйгә шалтыратмадың? «Беткән баш беткән!»—дип уйлады Мөхәммәтнур һәм ни булса шул булыр, дип теленә ни килсә шуны сипте: — Шалтыраттым мин, валлаһи, шалтыраттым!—дип хатынының күзенә карап ялганлады ул.— Әллә безнең телефон эшләми, әллә шунда... Әкият сөйләмә мина! —диде Фәүзиясе, үксеп елый-елый. Нишләп эшләмәсен ул?.. Эшләсә, юкка минем җанны телгәләмә, әнә трубканы күтәр дә эшемә шалтырат!—дип әйтергә дә көч тапты Мөхәммәтнур.— Әйтерләр анда минем кайда булганны... Шул гына җитмәгәнме Кирәгие!.. Әнә Флюраңа әйт. ул шалтыратсын синең эшкә. Хәер, инде өйгә шалтыратканны, анда күптән өлгерә торгандыр... — Фәүзия!!—дип кычкырды Мөхәммәтнур.— Нинди гадәт ул кешегә һаман яла ягу?! Кешенең бер гаебе дә юк. ул бу турыда белми дә. ә син аңа пычрак атасың. Ал трубканы, шалтырат эшкә! Туйдырды мине синең бу шикләнүләрен, адым саен гаепләүләрен. Күпме түзәргә мөмкин?! — Ул бик җитез хәрәкәтләр белән телефон янына атлады.— Мә. шалтырат!- Йә алла... Әгәр шунда хатыны чыннан да шалтыратып караса, бетте дигән сүз бит инде! Ул трубканы алып, колагына куйды, тик - менә алланың рәхмәте! — анда бернинди тавыш та юк иде Әйттем биг мин сиңа, безнең телефон эшләми, дип! Ә син һаман минем җанны кыйныйсың... Хатыны, иренең әйтүенә ышанмыйча, әллә гаҗәпләнепме, килеп трубканы алды. Дөрестән дә телефон эшләми иде. Син миңа әкият сөйләмә! дип үзенекен итте Фәүзиясе. Күп тыңладым инде мин синең мондый әкиятләреңне! Гарык! Син эштә булмадың, өйгә шалтыратмадың, син аның белән булдың. Бу миңа көн кебек ачык. Әйттемме чыгасың да китәсең, Мөхәммәтнур! Җыен дигәч, җыен! Бар. аның янына бар. Бер сүзем юк. Матур гына яшисең килми икән, бар әнә... Мөхәммәтнур бөтен җаны-тәне белән сизде: бу юлы хатыны шаярырга җыенмый бугай. Чемоданнарына тикле әзерләп-җыеп куйгач инде... Ә кая барсын ди ул? Кемгә сыенсын?! Мондый хәл әнисенә, туган-тумачаларга ишетелсә нишләр? Танышбелешләренә ни дияр? Тормышларының менә шулай кисәк кенә чәлпәрәмә килүен ни дип аңлатыр ул кешеләргә9 Сорарлар бит аннан. Әлбәттә, беренче чиратта әнисе сораячак' «Әле моңарчы сөекле булган хатыныңны, ике балаңны ташлап китәргә ничек кодрәтең җитте, намусың кайда?» — дияр. «Мине хатыным үзе куып чыгарды», дип бар. аңлатып кара син! Аңлаганнар ди... «Ике балалы хатын да яшәргә теләмәгән икән, димәк, син бөтенләй кеше түгел ул чагында!» диеп авызыңны шып каплап куярлар. Их, менә бит тормыш дигәнең ничек... Юкка гына: «Бер алдын, бер артын күрсәтә», дип әйтмиләр икән. Чыны шулай икән Тик аерылышу дигән хәлне әлегә күз алдына да китергәне булмады бит. Хатынын да, балаларын да ярата ич ул! Сөя!! Җитәр, җүләрләнмә. Фәүзия! диде Мөхәммәтнур. Турысын әйт. тавыш күтәрү өчен юри сәбәп эзләвеңме? һич аңламыйм мин сине: ышанмыйсың да. тикшереп карарага да теләмисең. Димәк, сиңа тавыш кына кирәк?! Менә күрерсең, бер төшәр әле минем күз яшьләрем шул зинага, дип. аны ишетмәгәндәй. Фәүзиясе үзенекен дәвам итте, һәм кинәт кырт кына Мөхәммәтнурга таба борылды.— Ә син, хәзер сөйләгән әкиятеңнең дөреслеген раслыйсың килсә, менә шушы минутта ук аңа хат яз! Моннан соң Казанда эзе дә булмасын! Күргәндә дә дәшмичә узып китәрлек итеп яз! Хәзер үк!! Мөхәммәтнурның хәле мөшкел иде. «Менә нинди чиккә китереп җиткерде бу очрашулар, дип эчтән сызды ул. Әйткән иде аны хатын, яхшылыкка алып бармас бу нәрсә, дип. Үзем дә инде... Гаепле, әлбәттә, гаепле. Хәер, мин нәрсә. Монда гаепнең зур өлеше синең өскә төшә. Флюра. Хатынкыз буларак, син мондый нәрсәне белергә, аңларга, әгәр мине чынлап яраткан булсаң, шул яратуың. шул сөюең хакына мине бу хәлдән сакларга, бу хәлнең мөмкинлеге турында кисәтергә тиеш идең. Сакларга тиеш идең син мине, Флюра! Син: «Кун инде, ашалмассың!..» дип чатыр ябышмаган булсаң, мин кунарга калмый идем ич! Ә хәзер, күрәсең, моннан нәрсә килеп чыкты. Син мине гафу ит. ләкин гаиләм хакына, балаларым хакына мин андый хаты язарга мәҗбүрмен. Флюра. Аңла, хәзерге минутта, хәзерге көндә башка чарам юк... Мин сиңа барысын да аңлатып, аннары, соңыннан аерым бер хат язармын. Син мине аңларсың. Флюра. Аңларсың һәм гафу итәрсең». Ярар, синеңчә булсын, диде Мөхәммәтнур кисәк кенә Тик юкка рәнҗеткән өчен ул да сине каһәрләргә мөмкин бит. Кеше каргышына юлыгу яхшы нәрсә түгел... Гаепле икәнмен, каргышы түгел, әллә нәрсәсе төшсен, диде хатыны Ләкин мин хаклы. Мин моны беләм! Мөхәммәтнур бер бит кәгазь алды да ниндидер бер ачу белән язды: «Фәнүзә! Син башка минем белән беркайчан да, бернинди очрашу да эзләмә! Мин моны тормышыма, гаиләм тынычлыгына кул сузуың дип бәяләячәкмен. Хуш! Мөхәммәтнур». — Мә, тынычлан! диде ул, шушы кыска гына хатын Фәүзиясенә сузып.— Шулаймы? Әллә икенче төрлерәк кирәкме? Бара, тик исемен Фәнүзә дип түгел, ә Флюра дип куй инде син Мине җүләргә санама! - Тьфү! Исеме дә онытылган инде, дигән булды Мөхәммәтнур.— Ничек дисең әле? Әйе, дөрес, Флюра бугай шул... Ул хатын яңадан күчереп язды һәм тагын хатынына сузды. — Гафу итәсең, адресын белмим,—диде ул. — Аның каравы мин беләм,— дип көлде Фәүзия һәм язуны алып, кесәсенә салды - Миңа моның үз кулың белән язылуы мөһим. Ул синең кулны таныйдыр дип ышанам... Мөхәммәтнур дәшмәде. Ә теге хат. чыннан да, кирәкле җиренә җибәрелгән булып чыкты бугай, шуннан соң ничә еллар буе Флюрадан ник бер хәбәр килсен! Алды бугай ул хатны, алды бугай.. Алар тора-бара хатыны белән тагын килештеләр, бу хәл турында тәмам оныттылар. Мөхәммәтнур теге хат артыннан ук Флюрага аерым бер аңлатмалы хат язарга дип күңеленә беркетеп куйса да, дөнья мәшәкатьләренә бирелепме, яисә бу хәлнең шулай матур гына бетүенә шатланып тәмам тынычландымы — ни генә булмасын, ул аңа бернинди хат та язмады. Берничә елдан ул Флюраның вафаты турындагы хәбәрне ишетте. Әйтүләренчә, ашказаны авыртып үлгән. Мөхәммәтнур моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аны тагын да тетрәндергәне шул булды: Флюра озак кына Казан больницасында яткан икән! Казанда! Янәшәдә!! Ә ул бу турыда белмәде дә! Нишләп беркем дә белгертмәде икән9 ! Әллә шул хат җиттеме аның башына? Әллә хатынының каргышы төштеме9 Казанда больницада ятуы турында хәбәр итмичә ничек түзде икән Флюра?! Ул барган булыр иде, хәлен белешер иде. Ул килсә, аңа җиңел булыр иде ул... Их, димәк, теге хатны алган ул, алган... Алмаса, аны күрмичә генә үләр идемени... Мөхәммәтнурның бәгырен кырыкмаса кырык сорау телгәләде. Флюраның үлемендә ул нигәдер гел үзен гаепләде, «теге хат кына харап итте аны!» дип уйлады ул. һәм ничәмә-ничә еллар буена шундый уй белән үкенеп, үзен битәрләп яшәде, үзенә беркайда да тынычлык таба алмады... «Кичер мине, зинһар, кичерә күр, Флюра-а-а!!—дип куллары белән кабер өстен төйде Мөхәммәтнур. Гафу ит мине. Гаепле мин синең алдыңда, бик гаепле. Мин сине саттым, элеккеге мәхәббәтебезгә хыянәт иттем. Кем белгән бит, кемнәр белгә-ә-ә-н! Бәхиллә син мине, Флюра! Бәхилли алырсыңмы?» Кинәт ул, шашкан кешедәй ашыга-ашыга, ялан куллары белән кабер өстендәге карны көрәргә тотынды. Кабалана-кабалана. суыктан туңган бармаклары суелып канга батканчы көрәде ул бу бозлы карны. Әйтерсең, ул ишетергә теләгән сүзләр бик аста, шул кар астында иде Әйтерсең, аның җанына тынычлык бирердәй ул сүзләр Флюрасы белән бергә күмелгән иде... Бераздан Мөхәммәтнур, үзенең көчсезлегеннән гаҗиз булып, туктап калды, пычрак, канлы куллары белән битен сөртеп алды Айныды. Аңлады: көткән җавабын барыбер алалмаячак бит ул. Монда сораучы булса да. җавап бирүче юк биг Монда дәшмиләр... Мәңгелеккә киткәннәр әйтелми калган сүзләрен дә үзләре белән алып китәләр... Гаҗәеп моңсу тынлык иде дөньяда. Бу тынлыкны тып-тып тамган тамчылар гына боза иде...