Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘХЕС

Башта мактанып аласым килә мин Бакый абзый Урманчега ин якын кешеләрнең берсе идем. Без сердәшләр идек. Без бик теләп сагынышып очраша идек. Араларыбыз ерак, ул Ленин, ә мин Вахитов районында, еш очрашып та булмый, әмма инде барып чыккан чакларымда без сөйләшеп туймый идек Ачыктан-ачык. турыдан-туры, күңелдә бул!анның бөтенесен сосып сөйләшә идек, һәм нәрсәләр турында гына сүз бармый иде: заман, җиһан. милләт, режнм. җитәкчелек, әдәбият һәм сәнгать — берсен дә калдырмый идек һәм шуларнын барсына да карашларыбыз бер диярлек яки бик якын. Асылда исә ул карашлар заманны һәм дөньяны үзебезчә тирән аңлап тәнкыйтьләүдән гыйбарәт иде Ни дәрәҗәдә бер-беребезгә ышануыбызның, ни кадәр якын фикердәш булуыбызның бер дәлиле итеп, Бакый абзыйның миңа язган сүзләрен биредә китермәкче булам, ләкин зинһар мине тыйнаксызлыкта гаепләмәсәгез иде. 1982 елда оештырылган зур күргәзмәсенең каталогына менә ниләр язып биргән иде ул: «Газиз дустым, моңдашым, олугъ әдип, намус иясе Әмирхан мирза Яники җәнапларына—гамь самимият белән Габделбакый» (Бу сүзләр билгеле гарәп хәрефләре белән язылган, шуңа күрә бер сүзне «тамь» дип күчердем Дөрес булуына шигем зур). Дөрес, Бакый абзый һәркемгә диярлек «дустым» дип дәшәргә ярата иде. Мәгәр бу очракта мина карата язган сүзләре аңа хас әдәп, нәзакәтлелек билгесе генә түгел, минемчә... Бу — башка. Кешесе дә, мәгънәсе дә башка. 1997 елның февралендә Габделбакый Идрис улы Урманченың тууына 100 ел тулачак Ә март башында мина, исән торсам, 88 яшь булачак. Аерма 12 ел Шулай да без бер заман, бер чор кешеләре идек. Бер үк тоталитар системада яшәп, аның төрле дәверләрен күреп уздырган совет гражданнары идек. Бакый абзый күрү генә түгел, ул системаның нәрсә икәнен үз җилкәсендә дә татып өлгергән иде инде Мәгълүм булганча, егерменче елларның ахырында ул Солтан- галиевчелектә гаепләнеп, 5 сл Соловкида да торып кайтты Елын ачык кына хәтерләмим. Соловкидан котылгач, ул каядыр китеп барышлый Казанда бер генә тәүлеккә тукталган чагында, аның белән миңа очрашыр! а да туры килгән иде. Очрашу - шәкерте рәссам Мортаза Абдуллинда булуы Кунагы янына Мортаза мине дә дәшкән иде. Бакый абзыйны беренче күрүем, мәһабәттаза. бөтен кыяфәтеннән үзенә бер ягымлылык бөркелеп торган ир уртасы кеше, ләкин сөргеннән кайтканлыгы өс-башыннан ук күренеп тора аякларында гади солдат итекләре, өстендә таушалган кыска бишмәт (бушлат), башында, ансын хәтерләмим, мәгәр татарда сирәк очрый торган аксыл чәчле икәнлеге исемдә калган Әзрәк кенә эчтек, ашадык, аны-моны сөйләшкәләп утырдык, ләкин бик тирәнгә кермичә генә Бакый абзый гел елмаеп кына утырды —без дә аңлый идек .моның сәбәбен. (Авызы пешкән кеше салкын суны да өреп каба.) Аннары елмаю ана бик килешә дә иде Табигатенең бер сыйфаты — гомере буе ул елмаеп яшәде. Соңыннан Мортазадан ишетеп кенә белдем Бакый абзыйга Мәскәүдә дә. Казанда да тору тыелган, хәзер аның Урта Азия якларына табан китеп баруы икән. Б Чынлап торып танышуыбыз сугыштан сон Бакый абзый Казанга кайткач башланды. Ничектер бик тиз якынаеп киттек - гүя бер-беребезгә мохтаҗ кешеләрдәй Болай диюем кайберәүләргә бәлки сәер дә тоелыр, чөнки Бакый абзый һәркемгә бик ачык кеше иде. дус-ишләре дә күп иде Күбесе белән бик ихлас сөйләшеп утырулары да аз булмагандыр шулай да безнен арадагы дуслык башкачарак иде. Сәбәбе башта әйткәнемчә, күп мәсьәләләрдә карашыбызның тәңгәл килүе иде. Күрәсең, очрашып танышканчы ук инде безнең рухи халәтебез һәм фикер сөрешебез бер төслерәк булгандыр Мина анын «моңдашым.» дип язуы да шуңа ишарә түгелме соң?! һәрхәлдә Бакый абзыйның шулай диюе жыр-мон яратуы белән генә бәйләнмәгән ул. минемчә Әйтергә кирәк, жыр-мон Бакый абзыйдан чишмә шикелле бәреп тора иде Күпләр белә моны, күпләрнең аны сокланып, исләре китеп тыңлаганнары бар Әмма мина ни сәбәптер, аның Коръәнне кычкырып укуы гаять ошый иде Мәгәр миңа гына микән ' Бу уңай белән бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Хәсән абзый Туфанның 80 яшьлек бәйрәменә Уфадан Сәйфи ага Кудаш белән Нажар Нәҗми дә килгәннәр иде.. Юбилей көннәре үтеп киткәч. Нәкый абзый Исәнбәт Уфа кунакларын үзенә чакырып алды Билгеле, алар янына Хәсән абзый үзе дә. Бакый абзый да, мин дә чакырылган идем (Җәмәгатьләребез белән бергә). Әйбәт кенә ашап-эчеп. күңелле генә сөйләшеп утырганнан соң. мин Бакый абзыйдан мөхтәрәм кунакларга Коръән дә укып күрсәтүен үтендем Нәкый абзый да моңа бик теләп кушылды һәм Бакый абзый артык кыстатып тормыйча, тик аз гына тынып торганнан сон, бик әйбәтләп Коръәнне яттан укый да башлады Без һәммәбез дә мәрткә киткәндәй өнсез калып, тын да алмыйча аны тыңладык. Тәэсире искиткеч булды, бигрәк тә Уфа кунакларына. Сәйфи абзыйның күзләренә мөлдерәп яшьләр дә килде Ул да бит «Галия» шәкерте. Коръәнне менә шулай укыган чаклары да булгандыр, ләкин совет заманында аңа дуслар мәҗлесендә бер генә тапкыр булса да Коръән укыганны ишетергә туры килде микән” Минемчә, ут чакларда түгел, хәзер дә Уфаның шагыйрьләр мәҗлесендә Коръән укылмый торгандыр. Ә бездә Бакый абзый исән чакта укыла торган иде Белмим, анын кебек шундый көчле-көр тавыш белән, шундый моңлы-матур мәкам белән һәр сүзен, һәр ноктасын анлап-тоеп Коръәнне укый алучы бүтән берәр кеше Казанда булды микән ” Аны ишетү илаһи бер мизгел иде. Шул мәҗлеснең беркая да чыкмаган фоторәсеме миндә саклана. Алда утырганнар Нәкый Исәнбәт. Хәсән 1уфзн. < әнфн Кудаш. Бакый Урманчс. алар артын га басып торучылар Нажар Нәҗми һәм мин... Ал га утырганнарның берсе дә бу фани гоньяда юк инде. Соңгы могиканнар... һәркайсынын тормыш юлы кабатланмас бер тарих. Ләкин нидер аларны берләштерә дә. Язмышларындагы охшашлык түгелме икән. Дүртесе дә бит рәхимсез тоталитар системаның каты сынаулары аша үттеләр. Ирексездән Дәр- демәнд сүзләре искә төшә: «Биетте ажгырып аны замана» (һәр кайсын). Әмма ничек кенә биетмәсен усал замана, аларның берсе дә сыгылса да сынмады.. Күптән инде алар һәр төрле ялганнан айныган, һәрнәрсәгә төпле нык карашлары булган, үз бәяләрен дә бик яхшы белгән. Тукайча әйтсәк, бөтен шәхесләр иде. Тормыштагы кыйблалары да ачык булды: халыкка хезмәт итмәктә!.. һәм моны алар гомерләре буе баш күтәрмичә эшләп калдырган гаять бай үлемсез мираслары белән исбат та иттеләр Тик саклый бел дә, кадерен генә бел!.. Алардан калган рухи байлыкны сакларга тиешле дәүләтебез бар, анын Фәннәр академиясе дә бар бит әле. Игътибарны да, кайгыртуны да шулардан көтәргә туры килә Ләкин безнең Татарстанда элек-электән үк ижат кешесенең эшенә игътибар житәрлек дәрәжәдә булмады. Җитәкчеләребез аларга да үз вазифаларын үтәүчеләр итеп кенә карадылар, һәм эшләренә дә башлыча конъюнктура таләпләреннән чыгып кына бәя бирделәр Ижат ителгәннең сыйфаты һәм тарихи әһәмияте күп очракта исәпкә алынмый да иде Әнә бит ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында Бакый Урманче музеен оештыру мәсьәләсе дә һаман хәл ителә алмыйча сузылып килә Хәлбуки. Бакый абзыйдан калган байлыкны бары махсус музей оештырып кына жыеп һәм саклап булачак Искә төшерик — кем ул Бакый Урманче татар мәдәнияте өчен? Менә анын хакында Нәкый Исәнбәт фикере: «Бездән татар поэзиясе һәм музыкасының нигезләрен салучылар кемнәр дип сорасалар, без Тукай белән Сәйдәшне атыйбыз Инде татар сынлы сәнгатенең нигезен салучы кем дип сорасалар, без Бакый ага Урманче дибез» . Димәк, өчәүнең берсе... Исәнбәт сүзләренә аеруча игътибар итәргә туры килә, чөнки әдәбиятебезне һәм сәнгатебезне бик тирәнтен белгән кешенең сүзләре Югыйсә бит Тукайга кадәр дә гасырлар буе татар поэзиясе яшәп килгән (бер үк елларда Дәрдемәнд кебек бөек шагыйрь дә яшәгән.) Сәйдәшкә кадәр дә музыка язучылар булган (Солтан Габәшине генә искә төшерү дә житә), шулай ук Урманчега кадәр дә сурәт ясаучылар булгандыр мотлак. Әмма Исәнбәт аларның өчесен дә «нигезен салучылар» дип атый һәм бу бик дөрес, һәм бик хаклы да. Нәкъ Тукайдан башлана саф татар жанлы шигъриятебез. Сәйдәш белән Урманчедан башланып китә музыка һәм сынлы сәнгатьнең профессиональ сәнгать буларак тәмам формалашуы һәм танылуы.. Алардан соң мәйданга кемнәр генә, нинди генә даһилар күтәрелеп чыкмасын. әмма Тукай. Сәйдәш. Урманче ижаты— олы елганың чишмә башы шикелле мәңге тибеп торачак. Шулай гына яшәвең дәвам иттерә һәрбер милли әдәбият, милли сәнгать Моны яшьләр бик нык исләрендә тотарга тиешләр Әлбәттә, эзләнү кирәк, яңа табышлар кирәк, ижат шунсыз була алмый, әмма ләкин табышларның да шул ук тирәндә яткан төп тамырдан үсеп чыгуын да онытмаска кирәк Яшь аермасы шактый булуга карамастан, миңа соңгы 20—25 ел дәвамында Бакый абзый белән дә. Нәкый абзый белән дә. Уфадагы Сәйфи ага белән дә бик якыннан аралашырга туры килде Кунакка йөреш үләр, мәҗлесләрдә бергә утырулар гадәткә кергән иде инде Аннары мин аларга үзем генә дә һаман баргалый идем Бусы аеруча тансык иде безнең өчен. Иң ихлас ачык сөйләшүләр дә шул чакта гына була да торган иде. Картларга мине нәрсә тартты, нәрсә аеруча якынайтты’’ Күп мәсьәләләрдә уртак фикер, уртак караш булуын әйткән идем инде. Шулар өстенә искә төшерерлек кадерле исемнәрнең булуы да үзара якынлыкны көчәйтә генә иде Хосусан Тукайга мөнәсәбәтләре Алар һәммәсе дә чын мәгънәсендә «тукай- чылар» иде Тукайга гомерлек мәхәббәт саклау 1ына түгел, аның бөтен ижатын бик тирән белүчеләр һәм аңлаучылар да иде. (Нәкый абзый, мәсәлән, бөтен Тукайны яттан белә иде.) Инде Бакый абзыйга килсәк, ул мәрхүм рәссам һәм һәйкәлтараш (скульптор) буларак. Тукайның үзен, шулай ук әдәби образларын мәңгеләштерүдә күпме гомерен биреп, күпме онтылмаслык сурәтләрен ясап калдырды. Анын бу эшләре күп кырлы гаять бай ижади мирасының Тукайга гына багышланган, махсус өйрәнүгә лаек олы бер тармагын тәшкил итеп тора Ләкин дә бит әле Бакый абзабыз Тукай үлгәч аның башочында тәһлил әйтеп. Коръән укып төн чыккан яшь шәкерт тә. һәм шул ук вакытта боек шат ыйрьне озатуның милли матәмгә әйләнүен үз күзләре белән күреп калучылардан безнең көннәргә кадәр яшәгән бердән-бер кеше дә иде ул... Ә мин шуларны аның үз авызыннан ишеткән кеше - ихтимал бу да тарихка кереп калыр әле.. Аннары Бакый абзый инкыйлаб елларында Гаяз Исхакый белән дә очрашырга өлгергән (Кулын үбеп күрештем дип сөйләгән иде) Исхакыйның тагар дөньясында даны аеруча нык күтәрелгән чагы, ана баш июче яшьләр әлбәттә күп булгандыр, мәгәр дошманнары да аз булмаган -бигрәк тә большевикларга иярүчеләрдән Әмма Гаяз Исхакый барысыннан элек бөек әдип менә шунсы Бакый абзыйны беренче нәүбәттә әсир иткән булырга тиеш Мин дә Гаяз Исхакый дигән әдипне ишетеп кенә түгел, бик яшьтән үк укып та белә идем. Бездә аның кайбер әсәрләре бар иде егерменче елларның башларында ук миңа шуларны укырга да туры килде (Соңыннан нн хәтәр елларда да мин аларны үземдә сакладым ) Күрәсез. Гаяз Исхакый мәсьәләсе дә безнең өчен уртак тема иде ..Үткәннәр турында сүз чыкканда Бакый Абзый Соловкида бергә «утырган» якын танышларын Татарстанның беренче җитәкчеләреннән Кашшаф Мохтаро- вны. Микъдат Бурундуковны. Мәхмүх Бөдәйлине. шагыйрь Сәгыйт Сүнчәләйне. янә шунда ук Солтангалиевнең үзе белән дә очрашып сөйләшүләрен еш кына исенә төшерә торган иде . Сәгыйт Сүнчәләйне инде мин бала чагымнан ук беләм ул бит җизнәбез Шәриф Сүнчәләйнен бер туган энесе иде Әнә шундый «уртаклыклар» бар иде безнең арада әлбәттә якынча Бакый абзый белгәннәрнең һәммәсен дә мин дә белә идем, дию зур тыйнаксызлык булыр иде. мәгәр күргән-кичергән заманнарыбызнын бер үк чорларга туры килүе безгә аңлашырга бик ярдәм итә иде булса кирәк ...Кайбер нәтиҗәләр ясарга да вакыттыр ахрысы -шунсыз күнелдәгене әйтеп бетереп булмас кебек Картлыкка ияреп ялгызлык килә. Озак яшәгәннәр өчен бу сер түгел, мәгәр төрле кешегә гөрлечәрәк килә ул ялгызлык. Минем үземә ничектер капылт килде: бер заман тукталып тирә-ягыма карасам, мин япа-ялгыз калганмын, имеш' Үз тиңдәшләремнән берәү дә калмаган бөтенесе китеп беткәннәр Хәтга миннән шактый яшьрәк замандашларымның да күбесе юк инде татар әдәбиятының соңгы 2 3 ел эчендә тенә дә бу хәтле күп югалтуларга дучар булуына искитмичә мөмкин түгел Әйтерсең, яңа заман белән бергә ниндидер үләт килде безгә.. Бу гасырның башында туганнардан без икәү генә калдык Гомәр абзый да мин генә!. Гомәр абзый үзен ничек тоядыр, мәгәр мин соңгы бер-ике елда нык кына бирештем Аның белән дә җәмәгать урыннарында гына ара-тирә очрашабыз. Хикмәт шунда ки. картлык көчәя барган саен үзара бәйләнешләр дә зәт ыйфьләнә бара Әйтергә кирәк, әлеге фоторәсемдәге мөхтәрәм абзыйлар озак яшәделәр һәм тиг сз картайдылар һәммәсе дә диярлек туксан яшьләрен җиңел атлап уздылар Тик араларыннан Хәсән абгый тына иртәрәк китеп барды (Аның күртән-кичер- гәнноре белән сиксәнгә җитүенә дә шокерана кылмыйча мөмкин түгел) Ә менә Сәйфи ага. рәхмәт гөшкере. йөз яшенә дә җигә язды ел ярым i ына калган иде бугай Ләкин шулай да аларнын күрер күзгә үк иң тазасы, аксавына да карамастан, Бакый абзый иде әлбәттә Күрәсең, аңа тазалыгын, жегәрлеген сакларт а рәссамлык белән һәйкәлтарашлык эше бик нык ярдәм иткәндер Әгәр дә көтелмәгән сырхау килеп чыкмаса. бәлки йөзгә дә җиткән булыр иде Ул үзе дә моңа гүя бер дә икеләнмичә ышана иде _ Әмма тәкъдиреңә язылганны күрми чара юк. Соңгы тапкыр без шифаханәдә очраштык 1990 елның апрелендә булса кирәк, мин үпкә авыруы белән шифаханә! ә кердем. (Чехов базары янындат ы спеңклиникага) Бакый абзый белән Флора ханым да шунда аерым бер палатада яталар иде Ләкин аларнын чытар вакытлары җиткән иде инде Бер-ике көн генә алар янына кереп. Бакый абзый белән сөйләшеп утыра алдым Авыруы турында сүз булмады диярлек шифаханәдән чыгаралар икән, димәк хәвефләнергә урын да юк кебек иде Мәгәр күпмедер вакыттан соң алар яңадан керәләр бу юлы инде ерактагы республика шифаханәсенә Шунда Бакый абзыйга операция ясый тар Әмма ни хәлләр тетәсең әҗәлгә килгән авырудан котылу юк. күрәсең! Өендә тагын күпмедер ятканнан соң, Габделбакый Идрис улы Урманче августның алтынчы көнендә фани дөнья белән мәңгегә бәхилләшә Җеназа укытып озату 9 ында булды Кабере Тукай янында, башы очындарак Ахирәткәчә алар бергә булачаклар Бакый абзый да Тукай шикелле үк Аллага инанган һәм сыенган кеше иде Тукайның вафа тын ишеткәч. Фатих Әмирхан укыган доганы минем дә кабатлыйсым килә Иннәә Лилләәһи үә иннәә Иләйһн рааҗигун! Адәм баласы өчен Аллата кайтудан башка чара юк! Ышансаң ышанмасан да Мин чын ихластан әйтә алам: әнә шул исемнәре аталган асыл затлар белән якыннан аралашуымны гомерем өлешенә чыккан сирәк олы бәхеттән саныйм Кемгә ничектер, әмма минем үземә аларның йогынтысы гыйбрәтле китап укыгандай бары уңай, бары файдалы гына булды. Алар безнең дәвернең бөтен мәкерле сынаулары аша үтеп тә иманнарын жуймаган таза үзәкле, тотырыклы кешеләр булып кала бирделәр Менә шуны яхшы аңлаган әдип-шагыйрьләр, сәнгать әһелләре һәм галимнәр аларга һәрдаим тартылалар да иде. Бакый абзыйның остаханәсенә, мәсәлән, яшь рәссамнар еш кына килеп йөриләр иде. Ул уздырган мәҗлесләрдә әдипләр, фән әһелләре белән бергә музыкантлар, җырчылар да була торган иде (Фәридә Кудашева — Казанга килгән саен — Ренат Еникеев. Шамил Монасыйпов аның даими кунаклары иде.) Үзе дә — жырга гашыйк кеше еш кына аягүрә басып, көр иркен тавышы белән йә «Уелны», йә «Ончы Фәхри»не жырлап җибәрә торган иде. Шуларны искә төшергәч, бик мөһим бер нәтиҗә үзеннән үзе туа: әйе. алар кебек күпне белгән, күпне кичергән шәхесләр белән якыннан аралашу ул ничектер милли аңны тирәнәйтә, милли тойгыны көчәйтә Алай гына да түгел, фикери офыкларны киңәйтә — гүя тар дөньядан иркенрәк дөньяга чыгара. Моның шулай икәнен үзем татыган кеше буларак, аеруча яшьләр колагына әйтәсем килә: өлкәннәр тәҗрибәсе файдалана белгәндә зур мәктәп ул... Мәгәр яңа заман яшьләре Совет заманыннан калган картларны өнәп, яратып бетермиләр. Тоталитар системаның бөтен әшәкелекләрен шулардан күрмәкчеләр Билгеле, ул заманнардан калган картлар арасында кемнәр генә юк?!. Ләкин бит яшьләр дә бер вакытта да бер генә төсле булмадылар Без аларны күреп уздык Сыйнфый көрәш юри чамасыз көчәйтелгән чакларда, идеология сагында торып, үтә «уяулык» күрсәтүче яшь «тәнкыйтьчеләр» Такташ бичараның җанын сонгы гомерендә күпме кыйнамадылар Аның дустын, бер гөнаһсыз әдип Садри Җәләлне дә. махсус «чистарту» оештырып. «Дим буенда» романын язганы өчен генә эт итеп сүктеләр. (Ә роман морзалар тормышыннан. Тургенев стилендә.) Мескен Садри абзый сәхнәдән төшмичә үк: «Ник кенә яздым мин шуны?!.» дип өстәлгә капланып жылаган да имеш!. Кеше замана колы иде—-гамәлен дә аның замана билгеләде. Җитмеш ел буена ул шулай дәвам итеп килде. Сугыштан соң әдәбиятка килгән яшьләрнең барсы да диярлек партиягә кереп беттеләр Хәзер инде шуларнын бик күбесе йә кәттә демократ, йә ата милләтче!.. Ә менә мин замана колына әверелмәгән, үзенчә яшәп, үзе теләгәнне ижат итә алган мөхтәрәм Бакый ага Урманче жәнәплары турында яздым Чөнки ул кабатланмас чын шәхес иде. Аны оныту .мөмкин түгел Күңел әле дә булса аны юксына. Кайчандыр мәрхүм Такташ та «шаян» бер шигырендә: «Дөнья матур. Ләкин сезнең өчен Ни кызыгы калыр мин үлгәч,— дип язган иде. Сизгән шагыйрь кешеләргә кирәклеген. . Әмма ни үкенеч сирәк, бик сирәк туа алар шикелле кабатланмас шәхесләр! Август. 1996 ел. Казан — Рочашкино