Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ӘХМӘТҖАН ТУБЫЛИ

Ижат эшчәнлеге Х1Х_гасыр уртасыннан ук башланып, 1890 елларга кадәр дәвам иткән шагыйрь Әхмәтжан бине Шәмсетдин әл-Әбсви. әс-Сама- ри. әл-Болгари. әт-Тубыли хакында сөйләү өчен чыганаклар юк иде. соңгы елларда уздырылган археографик экспедиция йомгаклары нәтиҗәсендә талантның ижат эшчәнлеге турында сүз алып барырга мөмкин булды Анын кулъязма бер китабын 1973 елда филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Лениногорск төбәгенә Kapaiaii Сарабиккол авылыннан табып алып. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты мирасханәсенә тапшырды Зур күләмле бу кулъязма китапта ислам дине мәсьәләләренә караган прозаик әсәрләр һәм Әхмәтжан бине Шәмсетдиннең улы Мөхәммәтҗанга Тубыл (Тобольск), шәһәре төрмәсеннән язылган васыятьнамәсе язылган2 1982 елгы археографик экспедиция вакытында Сарабиккол авылында Хөс- нстдинов Хәтиф (1909 елда туган) агада Әхмәтжан Тубылинын 209 кәгазьдән торган зур кулъязма җыентыгы табылды3 4 Бу җыентыкта шагыйрьнең дистәләрчә шигырьләре, шигъри хатлары, поэма, мәрсия һ. б. әсәрләре бар Андагы шигырьләрдә авторның тормыш сәхифәләрен ача торган күп мәгълүматлар очрый. Шул ук елда Сарабикколда. Әхмәтжан Тубыли тарафыннан 1885 елда төзелгән күләмле кулъязма календарь табылды* 1984 елда Лениногорск шәһәрендә яшәүче Галимҗан Әхмәтжанов Әхмәтҗан Тубылинын Ссбердән язган бер хатын тапшырды5 6 7 8 9 Менә шул кулъязмаларда сакланган мәгълүматларның беркадәресен тәртип белән искә алып үтик Телләрдә сөйләнгән хәбәрләр буенча Әхмәтжан бине Шәмсетдин Тубыл шәһәрен.» төрмәгә җибәрелгән Бу хәл булганмы10 Әлеге сорауга аның Тубылдан дусларына һәм улы Мөхәммәтҗанга язган хатында җавап табарга була Хат тексты: «Хөрмәтле вә гыйззәтле Камалетдин абзыйга һәм нурдидән’ Мөхәммәтҗанга бигаять сагынып, сәламләремнең гөзидөсенә әбилаг идәм һәм кадерле вә хөрмәтле талибом Җамалетдинга һәм күземнен нуры углын адаш Әхмәтҗанга сәламләремнең халисене күндердем Үзем сәламәтмен. хәйер догаларыгызда һәмишә догасы уласыз Хак собханә вә тәгалә. Сезне, газиз балаларыныз иләп афәт дөньяви вә ахириләрдән имин вә мәхфүз әйләсен. вә ахры дәмдә хөсне хатимә илә мөшәррәф вә мөкәррәм әйләсен Хөрмәтлсләрем. үтенәмен сезләр- дин. бәнем бу хатымны углым Мөхәммәтҗанга тапшырсагыз да. Аллаһу тәгалә разый улсын сезләрдин, һәрвакыт сезне мәшәкатькә саламын, зинһар рәнжн күрмәнез. хезмәтенез сәдәкайә язылсын, һәнүз безне онытмайсыз. Аллаһу тәгалә җәннәт илә түләйсен. амин 79 нчы елны апрельнең 15 ендә язылды Тубылдан һичбер хәүфләнмәнез. мондагы губнра (н)скуй ахунд мелла Габделбакый шериф безнең өчен чук ригаять идәчедүр һәм начальниклар катында сүзе өстен, кадре зур һәм бәне гаять йакын дуст күрөдүр. яхшы утырганым өчен һәм кматритсл- 2 Татарстан Фәннәр академиясе. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты каршындагы мирасхане. 39 кол I тасвир. 444 ни бер 3 Шунда ук. 1 тасвир. 6058 шг бер * Мирасхане. 39 кол I тасвир. 5169 >ш бер 5 Мирасханә. ’9 ко i I тасвир. 6059 эш бер 6 Нурдидән күз нурың Гөзидәсснс хөрмәт, түбәнчелек белән Ә б и л aгндәм жибарәм Талибем укучым Халисене сафын Мәхфуз сакланган Ары домда сонгы сугышта Хөсне хатимә матур язмыш Мөшәррәф кермәтле М ө к р р.»м кадерле һәнүз һәрвакыт Ригаять кайгырту олылау Идәчедүр игүчедер И ӘДӘБИ МИРАС ней рапорты буйынча губира(н)ски сәвитникнен әлемә хвальный лист бирде, эшкатулкамда тотамын. Анынчүн һичбер сигез ел эчендә замечаниядә улганым юк. үз динсмезне мөстәкыйль тотканымыз өчен Урысның хвальный листындан безгә ахирәт өчен һич файда юк. мәгәр «дөньяви сафама хаҗәт».— диеп, блакат- ны әлемә вирелде Чөнки халикы Гайса улып үз диненең кадрине белеп камилләсе бийлә идәләр: «Тапшырдым Аллаһу тәгаләгә»... Хаттан күренгәнчә. Әхмәтҗан Тубыли 1879 елның 15 апрелендә төрмәдә тугызынчы ел утыра булып чыга Димәк, аны 1871 елны утыртканнар. Бу вакытка кадәр инде аның улы Мөхәммәтҗан туган була Аның ничә яшьтә икәнен тәгаенләү кыен. Тоткынны губерна ахуны мелла Габделбакый белеп, аңа ярдәм итеп һәм хәлен җиңеләйтеп торган. Әхмәтҗан Тубыли Сарабикколдагы баласының кайда, кемдә калганын белмәгәнме. яки булмаса аңа гаиләсе белән хат алышу тыелган булгангамы, никтер хатны үзенең дусларына язган. Шагыйрьнең Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан үлеменә карата язган мәрсиясендә дә кызыклы мәгълүматлар бар Билгеле булганча. Әхмәтҗан бине Габдерәхим Утыз Имәни— шагыйрь булган. Аның турында беренче хәбәр бирүче кеше борынгы әдәбият белгече Сәгыйть Исәнбаев булды11 Ләкин ул хезмәттә Әхмәтҗан бине Габдерәхимнең кай елларда туган-үлгән булуы хакында мәгълүматлар юк иде. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин язган мәрсиядә үлгән елы күрсәтелгән: ■Тәварихдә вафаты мең сигез йөз Кырык тукызынчы йыл. июньди йолдыз. Тәмам иттем сүземне и агалар. Ки сезләрдин өмидемдер догалар Белерсеңез язаннын наме Әхмәт. Зам идүб12 13 ләфзы җанны чикте зәхмәт Дәхи Шәмсетдин ирүр һәм атасы. Гафу идең, әгәр булса хатасы»’. Әхмәтҗан бине Габдерәхим үлгән вакытында бик яшь булмаганлыгы аңлашыла Мәрсия авторы аны үзенең хөрмәтле остазы итеп тасвирлый. Моннан чыгып Әхмәтҗан Тубыли Габдерәхим Утыз Имәни кызына түгел, ә бәлки Әхмәтҗан бине Габдерәхим кызына өйләнгән булса кирәк дигән фараз куярга була. Сарабикколда табылган зур күләмле җыентыкның 21 битендәге шигырьдә Әхмәтҗан Тубыли үзен 55 яшь тулган кеше итеп саный «Мәрсия»дән сон килгән шигъри хатлары ахырында үзе турында: «Йазылан тарихдыр мең сигез йөз. Йылы йитмеш сигез, гыйнварди йолдыз Йазубән өчендә итде тәскин Буны мәнзум идән Болгари мескин. Дәхи мәхбүс14 улырда кылды тәмам. Хибес зчрә бәләдидер Тубыл нам Йазалем кәнди худ каиидыр дийарын Белен Болгар ватан, аелын йирин Губернасы Самар. Бөгелмә өязе. Әбидер карьясе. Мәүлид нази Намы Әхмәт зам идүб ләфзы җанны. Атасы Шәмсетдиндер, куймыш җиһанны Ая дустлар, сезә юктыр бүләгем. Биһишт вирсүн сезә будыр теләгем»’. Бу адрес буенча күрсәтелгән урын — бүгенге көндә Сарабиккол авылы дип атала (Татарстан җөмһүрияте). 11 Эсматрителнен смотрительнсң. Әлемә — кулыма Хвальный—по хвальный Л ист — язу. Халикы — Алласы 12 Исәнбаев С. 19 нчы йөз әдәбияты тарихына бер материал Татар теле һәм әдәбияты Казан: Тат кит нәшр. 1959 Б 296—306. 13 Мирасханә. 39 кол . I тасвир. 6058 эш бер , 34 бит 14 Зам идүб кушып Ләфзы— Сүзне Йолдыз Ай Тәскин тынычландыру Мәнзумидән — тезгән Мәхбүс тоткын Хибес зчрә ябылу җирендә Бәләдидер өлкәсе, иледер Н а м исем. Кәнди авылы Худ үзе К а ни кайсы Д и й а р и н илс-жирен Биһишт җәннәт ' Мирасханә. 39 кол . I тасвир. 6058 эш бер.. 38 6—39 б бит Әхмәтжан Тубыли Тубыл якларында! ы Кызыбай. Ишәй. Карагай Кырйа 1ан дигән татар авылларында була. Ана Ишәй иленең Гавазбакый бине Мөхәм- мадкасыйм әт-Тубыли исемле кешесе күп ярдәм иткән, шуңа ул аны -Мәдех- намә»сендә сәхи-юмарт дип атый' Үзенең мөнәҗәтендә ул Чистай мөдәррисе Мөхәммәдзакир Качаловны (1818 1893) хөрмәт белән искә ала. Дәхи бер галим вә фазыйл галәмдә. Ватан тотмыш ки ул Чистай илендә Тәвабигъ Казан-Болгар дияре. Анын дәрсе ирер һәр фәндә җари. Шәриф намы2 Мөхәммәд-Закир ирер. Ки холкы исменә муафикъ ирер Мөдәррис, гыйльмү заһир һәм батыйнда Ничә талиб, ничә яран катында Шигырьдән Әхмәтжан Тубылиның М-3 Камалов белән танышлыгы, аңа табынуы аңлашыла Димәк ул Чистайда. М-3. Камалов мәдрәсәсендә укыган булса да кирәк һәм үзе дә нәкышбәндиләр тарикатендә торган суфый булган. Бу озын мөнәҗәтен шагыйрь 1879 елда язган, ул түбәндәгечә тәмамлана: «Аныңчүн йаздыгым җай тарик иде. Дәхи гомерем биш ундан артык иде Күзем йәшле улыб нуры түгелмеш. Бәдән сулмыш. йегет вактым төкәнмеш Халә белдем, бу гомрем чук үтебдер. Төшеп тешләр, бетеп, куәт китебдер Халә мөмкин йазарга улдыкында. Диван йаздым. бу күзләр күрдекендо. Бихамед Аллаһ бу назмы кыйлдым итмәм. Ки гаунеңлә дәхи кыйл фазыйль онгам. Газыймдыр фазлың иллә кәримә. Васыгдыр рәхмәтен күн йа Рәхимә Мөдаим эшләрем жөрмү хатадыр. Дәвам сәндин гафу фазыйль гатадыр Хаталарым дөрсстләр. әйлә. бәхеш ит. Дәхи тасхих идәнә фазлу бәхеш ит. Йазардә мистарым һәм улмады бер. Шуныңчүн сатриләр көж улды ирер Кыйлам таэлиф назмым вактын әгълам. Белеп дога кылсалар өһле ислам. Биһижрәт туксан алты бен икс йөз. Язылды кич эчендә, дәхи көндез Бнмилади тарихи мең сигез йөз. Сәнәи йитмеш тукыз. саратан ки йолдыз. Убружының йитессндә кыйлдым тәмам. Хнбес эчрә бәләдидүр Тубыл нам’ Бу өзек шагыйрьнең яшен ачыклауга ярдәм итә. Ул яшен бу урында «биш ундан» ягыш илледән узган дип күрсәтә Икенче бер шигырендә инде ул яшен «илле биштән узган» ди. Әлеге шигырь белән янәшәдә аның 1878 елның январенда язылган шш ьри хатын да чагыштырсак, Әхмәтжан Тубыли 1823 елларда туган кеше булып чыга. . Шагыйрьнең кызы — Хөсникамал бинтү Әхмәтҗанның Себер якларында 1886 елның сентябрьнең 23ндә үлүе уңае белән язылган мәрсиясе тәэсирле языл- 1ан(П8а 1196 бит ) 1 Шунда ук. 63 биз 1 Ф а з ы й л ь нур чәчүче Тә в а б иi ь буйсынучы. Бәгыйнда нәселдән килә торган Талиб шәкерт. Яран табынучылар. Җ а й т а р и к уңайлы юл Д и в а н жыентык. китап Бихамед мактаудан башка Гаунснлә ярдәмен белән Әнгам ләззәт, нигъмәт Газыймдыр бөектер Кәримә юмарт Васыгдыр киндер. Рәхимә рәхимле Аллаһу М өда н м һәрвакыт. Җө р м ү гөнаһлы Гагадыр бүләк итүдер Б ә х е ш бүләк Тасхих төзәтү М и с т а р ы м язганда язуларны бер гнгез юлда итеп баручы сызыклы кәгазем Сатриләр юллар Кәж кәкре Таэлиф белдерим. Әгьлам дөньяга Сара т кан ки йолдыз июнь аенда Хнбес эчрә тоткынлыкта, төрмәде. Бәләдидер өлкәседер Нам исемле. ’ Мнрасханә. 39 кол . I тасвир. 5 эш бер. 61 б ...«Мөйәссәр15 16 итди безгә бер балачык, Кузи нурлу иде һәм йозү ачык Бәна юлдаш иде һәм чук мөләйем. Бихәмде Аллаһ безгә вирде ходайым. Дибән шатлык шәрабсн әйләдем нуш. Кичә-кәндез гизәрдем һәм халим хуш. Дәхи йук ирди һич хәсрәтем һич. Шуныңчүн шат йөрсрдем иртә вә кич. Бала ирср. күңелләрнен зыйасы. Бала ирср һәммә дәртнең дәвасы Кочагында йатыр көн гөл кеби ул. Тотар нагяһ кара тупрак, сары йул. Кочагы буш. ана бихуш удыр ул. Күренмәс һич бакар һәм сагы сул. Ки нагяһ улды бер көн ул рәнжүр. Мәрыйз парәпарә әйләдс зур. Көнә-көндин зийадә улды рәнжүр. Элемдәй салмадым назәр вә мәнзүр. Белерсен Мәрвәрел-жанандыр исме. Җаны очып, күмелде, синә жисме Бу күзләр күрмәде туйанча йөзен. Сәвср идем, атасы сәвәрли үзен Күңелем хуш иде Мәрвәр-җананым. Синенлә нурлы иде бу җиһаным» Әхмәтҗан Тубылы җыентыгында Габдерәхим Утыз Имәнинен хатыны Хәмидәгә багышланган мәрсиясе һәм Габденасыйр Курсавига эпиграммасы да китерелә. Китерелгән кадәр мәгълүматлар нигезендә Әхмәтҗан Тубылинын яна мәгълүм булган шигырьләр җыентыгын XIX гасыр татар әдәбияты тарихына керерлек бай сәхифәле мирас дип карый алабыз. Җыентыкта 1889 елда анын соңгы яшәү урыны итеп Ишәй авылы күрсәтелә (1706 бит). Бу авыл Тубыл шәһәре янында булып, юкка чыкканга ошый. Шагыйрьнең 1973 елда табылган кулъязма китабында 1890 елда язылган васыятьнамәсе бар. Ул анда барлык милкен улы Мөхәммәтҗанга васыять иткән2 Анын шушы елдан соңгы язмышы әлегә караңгы. Тубыл шәһәре архивына язылган хатыбызга да канәгатьләнерлек җавап килмәде. Әхмәтҗан Тубыли мирасы ныклап өйрәнелүгә лаек. Анын шигырьләре, поэмалары гына түгел, шагыйрь җыентыгына кергән башка авторларның поэзия үрнәкләре дә фән өчен мөһим. Анда шактый кызыклы исемнәр бар. Мәсәлән, 1870 елның 28 августында үлгән Мөхәммәтгалим бине мелла Әхмәтҗанның йорты диварына язып калдырган ике шигыре генә ни тора (1396 бит). Шигырь һәм поэмалардан тыш Сарабикколдан чыккан татар шагыйренең дини-фәлсәфи язмалары, кулъязма җыентыкларда очрый торган әдәби табышмаклар — үзләренең җаваплары белән — кызыклы. Әхмәтҗан Тубыли Идел буйларыннан Тубылгача булган күп укымышлылар белән таныш булып, татар иҗтимагый тормышының үзәгендә кайнаган шәхескә охшый. Ул Чистайдан Закир Камалов. Троипкидан Зәйнулла бине Хәбибулла. Казан янындагы Бакырчыдан Шәһиәхмәт Бакырчи. Тубылдан Гавазбакый Тубыли, Бәшир Тубыли һ. б. белән хәбәрләшеп яшәгән Фарсы, татар телләрендә шигырь язуы, ислам дине проблемалары буенча язмалары. Габдерәхим Утыз Имәни. Әхмәт Болгарилар мирасы, эшчәнлеге белән танышлыгы Әхмәтҗан Тубылинын тирән белемле, киң карашлы шәхес булуы турында сөйли. Кулъязма календарьлары шагыйрьнең астрономия, математика фәннәреннән хәбәрдар кеше булуын раслый. Әхмәтҗан Тубыли татар әдәбиятын Тубыл, Тара якларында үстерүче һәм пропагандалаучы буларак әһәмиятле мирас калдырган. Себер якларыннан аңа язылган шигъри хатлар шуның бер үрнәге. Бер уңайдан шагыйрьнең әдәби псевдонимы турында да фикер белдереп китү файдалы булыр. Шагыйрь үзен әт-Тубыли. Әбсви. Са.мари. Болгари тәхәл- Мөйәссәр итди мөмкин итте. Чук күп Нуш ләззәт. Зыйасы-яктысы. Көн гөл өзелгән гөл Нагяһ көтелмәгәндә Бихуш- хушсыз. Сагы ун ягы Рәнжүр авырыр Мәрыйз чир Парә кисәк. Зийадә бик тә. Әлемдән кулымнан. Назәр вә мәнзүр карап һәм тәрбияләп. Мәрвәре.т— жәнандыр йөрәк энҗеседер Синә- кабергә (Әх Тубылинын тәрҗемәсе). Сәвәр идем сөяр идем. Җи һ а н ы м дөньям. 16 Мирасханә. 39 кол.. I тасвир. 444 эш бер. лүсләре белән атый. Без бү тәхәллүсләрнен беренчесен генә аллык Чөнки ник дигәндә «Әби» авылы исеме инде күпләр өчен мәгълүм түгел Габдерәхим Утыз Имәнинен улы Әхмәтҗан да «Болгари» булып йөргәч, әлеге тәхәллүсне кабатлау буталчыклык кына кертәчәк Шунлыктан ижаты нигездә Тубыл шәһәре белән бәйле булгач, бу тәхәллүснен сирәклеген дә искә алып, кыскалык өчен дә әдәбият фәнендә шагыйрьне кыскача Әхмәтҗан Тубыли дигән псевдоним белән йөртүне кулай күрәбез. Киләчәк галимнәре анын мирасын ныграк өйрәнеп, башка тәкъдимнәр белән дә чьи арлар әле