Логотип Казан Утлары
Шигърият

КУЛАРБАМНЫ ТАРТЫП УЗГАН ЧАКТА

Чын йөземне күрәсегез килсә... Кача-поса ятлар көзгесенә Күп каралың, инде тын. Юзи. Хатынына рәхмәт, көзге алган. Кара, әнә синен чын йөзен! Үз-үзеңнс күшән күргәнең юк. Күрәсеңдә килми кайчак га. Ярлы чакта аның кайгысы юк. Көзгесез дә рәхәт бай чакта. Нихәл. Юзи? Ай-яй. ябыккансың. Әллә син бу. әллә син түгел Беребез шәүлә, беребез җан иясе. Бер-беребезгә бер дә тиң түгел Адашсак ла. бик күп алдансаң да. Яшь чыгара күрмә, берүк түз. Тәнең тузды, жаның гнул ук калды. Йөзен ике түгел, бер үк йөз Яшәдең син ак булырга теләп. Серләр эзлән, күккә ашып та. Гөнаһлармы? Бардыр... Тукта жит те... Чын йөземне минем фаш итмә! Гөнаһны да. изге гамәлне дә Фәрештәләр язып баргандыр Хаталардан, ялгышлардан ардым. Ә кемнәрдер азып аргандыр Бу дөньяда шәүләм генә кала’’ Икеләнеп ятам төн озын. Гамәл дәфтәрендә генә түгел. Шигыремдә минем чын йөзем! Дөнья көзгесендә чагылып киткән Шәүләм белән калдым йөзгәйөз.. Чын Юзине күрәсегез килсә. Минем чын йөземне дәфтәрләрнең Үзем язганыннан эзләгез! 1996. Төннәр кебек зәңгәр сагышларым Ярда таллар йоклый арып-талып. Җил дә тынып калган. Сулар тын. Сай күлләрне тирән уйга салып. Гармун уйный берәү югартын. Көй тирбәтә күлнең камышларын. Моңга күмә елга буйларын. Төннәр кебек зәңгәр сагышларым. Күлләр кебек тирән уйларым. Яшьлек моңын әллә Айдан алган Төннәр сандугачы ул гармун... Түзә алмам: зәңгәр төндә калган Сөйгәнемне эзләп чыгармын. 1976 Яшьлегемнән килгән чәчәкләр Тәүге мәхәббәтнең ихласлыгын Синнән башка тагын кем саклар? Аңладым мин: эзләп тапты мине Яшьлегемнән килгән чәчәкләр. Без кабызган төнге учак сыман Күкрәгемдә яна ул чаклар... Күз алдымда үзең, кочагымда — Яшьлегемнән килгән чәчәкләр. Тәүге мәхәббәтнең ераклыгын Якын итеп тагын кем саклар? Гомерем буе җанда яначаклар Яшьлегемнән килгән чәчәкләр. 1989 Әллә нигә йөрәк яна бу айда... Гармуннарым, уйныйм әле. сез кайда? Күңел тоя гомеремнең баешын. Өзим әле гармуннарның каешын! Уйныйм яшьлек, уйныйм картлык көен дә Гармупнарның берсе дә юк өемдә. Искә төште: дус-ишләрдә калдырдым, Гармун уйнап күпме йөрәк яндырдым. Дусларымны юатырга теләдем. Инде гәмам янып бетте йөрәгем. Бер гомергә җитәр, әйдә, калганы. Кирәк түгел мина дуенын ялганы! Ялгыз башын, җанын сүнәр-сүрелер. Дуслар белән бер утыру бер гомер! Мин бәхетле: дуслар белән күрештем. Үз моңымны, кызганмыйча, бүлештем. Әллә нигә йөрәк яна бу айда. Гармуннарым. киттем эзләп, сез кайда? Өзим әле гармунымның каешын. Онытырмын, бәлки, гомерем баешын 1991 Әнкәйләр тора көтеп... Без барасы юллар ерак. Тукталмыйк әле, китик. Чәй куеп, коймак пешереп. Әнкәйләр тормый көтеп Очрар өермә-давыллар, Түзик һәм сабыр итик. Җылы кочакларын җәеп. Әнкәйләр тормый көтеп. Хәлдән тайдык. Туктап калдык Киңәшләшергә китик... Иң соңгы юлга киткәннәр Әнкәйләр тора көтеп.. 1996 Авылымнын зиратында йөрим... Авылымның зиратында йөрим. Вакыт шундый әкрен, тын ага. Мин йөримен якты җир өстендә. Ярты авыл теге дөньяда Әти-әниләрнең, туганнарның Иске чардуганын буядым Йөрәк белән ишеткәндәй булдым Авазларын теге дөньяның. Зыярат ган чыгып, түбән төшәм Өзелгәндәй үзәк тамырым Бу дөньяда гамьсез, уйсыз шау-шу... Саумы, исән ярты авылым? 1996 Кара каен Каян килдең, кара каен? Үзен әле бала каен.— Күчте мәллә кара кайгын... Сызлый мәллә яракаен? Күтәрелеп кара. каен. Нихәл итим, каракаем Ак итәргә, пакъ итәргә Юк шул бер дә чара. каен. Сыен әле кочагыма. Аңлыйм сине, балакаем: Мин үзем дә —туган җирдән Аерылган бер бала каен.. 1996 Тукталышны узып киткәнмен ич. Изрәп китеп, сизми калынган. Тиз әйләнеп кайттым үз өемә Тукталышның теге ягыннан. Җаным калыр, бәлки, күбәләктәй. Болын чәчәгенә бәйләнеп Тик мәңгелек йокы дөньясыннан Кире кайтып булмас әйләнеп... 1996 Такташ җене. Такташ рухы синдә. Ашкынулы, тиле романтик Сибгат Хәким Кайтып килә Кояш баешыннан. Тиле романтикасын озаткан. Ачу-нәфрәт белән чынбарлыкка Каршы барып, туры сүз әйткән Кырыс йөзләрендә матәм ззе. Хыялларын күмеп ул кайткан. Романтикасы Күктән егылып төшкән. Рухи юлдашларын югалткан... Кояш чыгышыннан берәү килә. Оныткан ул Күккә ашуны. Ул каһкаһә белән усал көлә. Кемнәргәдер бик тә ачулы. Сез көтмәгез инде, йомшак җилләр. Кабат кайтмас хыял иленә. Атлап бара янган битен куеп. Замананың каршы җиленә. Йөзләрендә — хыял күләгәсе. Ул үзгәргән, әчма танырлык. Күпләр, бәлки, аны ят итәрләр. Күкләр бирсен аңа сабырлык' Кайчан гына, кайчан гына әле Юлы янар чәчәк иде бит.. Хәтерләгез аны «яшь җаннарның Шашкын романтигы иде» дип. Югалтмагыз. Кояш белән батып. Кояш белән бергә кайтыр ул. Такташларның әйтми калган сүзен Әйгми калмас, барыбер әйтер ул! 1994 Барабыз вагон эчендә Тел яшереп һәм тынып. Үзебезчә сөйләшерг ә Тарсынып, кыенсынып Килеп керделәр чшәннәр Ана һәм дүрт-биш бала. Беркемнән дә оялмыйлар. Алар! а вагон дала Үз телендә ду китереп Кычкырып уза болар. Башлары горур, югары Әйтерсең хуҗа болар! Үзе бер дәүдәI Ю1ЫШЫ Дүрт-биш бөртек чегәннең. Татарстан урамында Тукталыпн а чыгам мин. Басып торам башны иеп Әрнүле бер сагышта. Горурлыкны югалттык без Кайчан, кай тукталышта?.. 1996 Куларбамны гартын узган чакта. Бокерәсп. алга сузылып. Икешәр дә әчер машиналы Күршеләрем кала кызыгып Берни дә юк тисәм, ышанмаслар: Нәрсәдер бар минем арбамда. Бизнесменнар кызыгып карап кала. Мин урамнан үтеп барганда Ике-өчәр дачалары булган Танышларым туктап юл бирә. Халык арасында очрашканда. Ил башлары хәтта кул бирә Эшкуар да. җилкуар да түгел. Хәерче дә түгел, мескен дә... Миллиардерлар, минем хәлдә булса. Яши алмас иде өч көн дә. «Мерседеснта йөргән танышларга Хәерле юл теләп каламын. Урам чатындагы ятимнәргә Хәл кадәри хәер саламын. «Арган, ахры».—диеп уйлыйлардыр. Адым саен туктап калганда. Бик авыр да. бик жиңел дә түгел,— Нәрсәдер бар минем арбамда. Өметләнеп карап кала миңа Ачлар, ялангачлар салкында: «Нәрсә икән серле ул арбада?» Юк. көмеш тә түгел, алтын да... Урам ташларыннан әкрен атлап. Тоеп барам заман агышын. Сыгылам да кайчак, бөгеләм дә.— Төяп барам заман сагышын. Куларбамны тартып узган чакта. Ник калалар, дисәм, кызыгып. Күкрәгемнән тулып, ташып чыккан Җырым кала икән сызылып... Үз юлымнан читкә каерылмам! — Кая юнәлсәм дә— юл ачык. Җырым минем һич бетәрлек түгел. Куларбамда гына бер капчык!