Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет

Тәнем-җаным җитмәс, беләм, Тик, иншалла, җитәр каным,— Миндә туган рух тамчысын Чишмә итәр оныкларым. Тузганак та, җил дә булмас Мин ялгаган өммәт мәле. Фани дөнья бәгырендә Сөләйманнар күзәнәге... Коелыгыз Хәле бетеп егылган ат,— Дагалап интекмәгез. Җанына тимер кадаклап Атны интектермәгез... Хәле бетеп егылган ат... Күңелләр иләкләнгән чак. Җилкән булмас — көтмәгез. Тишкәләр генә, ялгамас — Күңелгә сүз текмәгез... Күңелләр иләкләнгән чак... Сират күперләре: Дулкын арты дулкын. Коймә ишкәк җәйгән, Кочып дулкын сыртын. Дулкын уңаена Коймә бара җайлап, Ашыр морадына, Булсын атна-айлап... Янә дә бер коймә, Алда дулкын күреп, Ишә ишкәкләрен, Күчәм, дип, җилкенеп. Кайда соң бу коймә, Чагылмый колачы? Юкка чыкты коймә, Күбек сытылганчы. . Комга яткач тобс,— Диңгез ачты серен: Дулкын алды — упкын, Дулкын арты—упкын, Йә—тап Ишкәкканат. Йә — ят, йолдыз санап. Кем соң жайлар телнең җанын? Чәбәләнгән Телем кат-кат, Йолкыптартып сүтмәгез, Үрмәләр өчен үрләргә Телне аркан итмәгез... Чәбәләнгән Телем кат-кат... Чәбәләнгән татар теле. Кем соң үрер җаена? Кемнәр җайлар Телнең җанын Телнең үз уңаена?.. Кс.м соң җайлар... Телнең җанын?.. Яшьлеккә күперләр тиз туза, Аръякта — балачак шаукымы, Ә юллар тоташыр шикелле Салават күпере аркылы... Күңелне чигүләр бизәсә — Күңеле чәчәктән димәгез, Күңелгә чигелгән чәчкәләр Бәгырьгә ямаулык— Тимәгез. ИнсайтI Табак-табак колакларын Салган борчаккүзләрснә. Ялт-йолт килә үткер пычак — Дуңгыз балчык эзләвендә. Бәйләп салгач аркасына, Мырк-мырк килде күккә карап, Тәүге тапкыр күрде күкне — Күрү өчен... соңгы кабат. ...Дуслар өчен бер сүз әйтми булмас, кинаяләп кенә булса да: диңгез төпләрендә калса да, осләренә шәһәр корсаң да — вулкан икән — атар, атмый тормас. Дуслар өчен шуны әйтми булмас... Янә кайтты меңләп еллар каккан ярларына талгын дулкыннары Казансуның. I инсайт—кинәт килгән ачыш (инглизчәдән). Калыктылар таллары да ләм астыннан. Тал үзәген боҗра-боҗра элмәк-еллар ...ята буып. ...Терелүме, әллә талпынуымы соңгы— дулкыннары дерелдәвек Казансуның? Җылы сүз, дип, синнән—ометләнмим, кояш нурларында туңсам да. Тик нигә соң килә тоясым күләгәңне генә булса да?.. Кояш яктысыннан берәү күләгәләр коя... ...Кечкенә бер күләгәгә күпме сылтау сыя' Вакыт—тырма, мин — тегермән, икебез икс чатта — вакыт тырмалый галәмне, мин борчак тарткан чакта... Синең жаның, синең егәрлек сыямыни фани гомергә! Җиде буын китеп карау кирәк, җиде буын җыйган моң-жан кирәк, синең җанны тулай күрергә... ...Үлән арасында чак-чак күренерлек, үсә сыек чыбык.- - җилдән өзелерлек ...шушы нечкә сыннан үсәр диеп имән, кайдан белсен ү.чәи — үлән жанлы үлән. тизрәк күрешүләр булмас микән? дигән уй килә. Йолдызларны күктән койсалар да булмас идем җирдә ятимрәк. Комда—мизгел: адәм эзле Җирдә... Милләт эзе Җирдә — шигырьләр. Көл-күмердән туган милләтләр бар, Шигырьләрдән үреп гомерләр. ...Чыра булып телгәләнгән милләт тә бар— Күмер булып өелә