Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘБРАР СӘГЫЙДИ

өһрәт вә дан эчендәге бәйге атлары, чабышкыйлар була. Андый атларны яугасугышларга ин беренче булып алалар Кайнар йөрәкле бу бәйгерләр яки ярышта, яки сугышта янып үләләр Аларны халык данга күмә, аларга кыйммәтле бүләкләр бирә. Бар- йөк атлары. Алары, чабышкыйлар Сабан туенда узышканда, фермаларда йок ташый, кырларга ашлама чыгара, халыкны ризык белән туендыру эшендә йөри. Ике төр ат та безнен өчен кадерле. Әдәбиятның да бар бәйгерләре, бар эш атлары. Бар Дөрдсмәндләр, Рәмиләр, Такташлар, Туфаннар; бар Ибраһимовлары, Галәүләре, Исәнбәтләре. Гый- ләжләре, Миңнуллиннары. Күп вакыт әдәбияттагы «эш атларын» күрмиләр, белмиләр Алар тора- бара онытылып та куя... Сәхипгәрәй Мортазиннын 1968 елда басылган «'Ялкынлы еллар поэзиясе» исемле китабы нәкъ менә шул бурычны үти кебек Автор сөйләп-мактап бетергесез олы эш майтарган. Мондый олы күләмдәге эшне соңрак Әнвәр Шәрипов утыз Имәни иҗатын матбугатка әзерләп, Әдхад Синугыл Гыйззел Габбнд шигырьләрен аерым китап итеп, Галимҗан Гыйльми Бабичның бер томлыгын чыгарып башкарганнар иде. Гәрәй Рәхим төзегән шигырь антологиясендә дә без ишетмәгән, без белмәгән әллә ничә шагыйрь турында мәгълүмат бар. С. Мортазиннын әлеге китабында да моңарчы таныш булмаган, хәтта әдәбият галимнәре дә белмәгән бик күп шагыйрьләр турында мәгълүмат урнаштырылган, шигырьләре бирелгән Фарсин, Сәнбәли, Госман, Сафи, Тулайскнй. Бәди... тагын әллә кемнәр, әллә нинди язмышлар, шигырьләр Шулар арасында шигырь сөючеләр беренче тапкыр Әбрар Сәгыйди исеме белән дә танышкан иде. Бу миһербанлы вә кыйммәтле эше өчен С. Мортазинга рәхмәт әйтеп, мин Әбрар Сәгыйди исемле бер шәхесебез турында кыскача гына язарга ниятләдем Гасыр башында иҗат юлын башлаган шәхесләребезнең бер уртак сыйфаты бар: ул сыйфат — ат кебек җигелеп, төрле жанрларда эшләү. Багыгыз сез Такташка. Ул — шагыйрь, ул драматург, ул романчы Бөтен эшен эшләп, тарихларда укып ятларлык әсәрләр калдырып, утыз яшендә китеп тә барган' Багыгыз сез Тинчуринга. ул актер, режиссер, драматург һәм олуг хикәятче дә Шул ук Тукай- чабышкый да, эш аты да Егерме җиде яшендә биш томлык әсәрләрен калдырып китеп барган Әбрар Сәгыйди дә самай эшләр чакта, самай өлгергән чакта, каләменең иң шомарган вакытында вафат була. Ул күп төрле, күп кырлы талант иясе шат ыйрь, драматург, хикәяче, журналист. Ә төп эше мө1аллимлек, балалар тәрбия кылу Бу чор кешеләренә карап, мин сокланам Алар бер урында утыра алмаган, эшләргә чабарга, халыкка ни дә булса калдырырга тырышканнар Язмыш аларны аннан алып, монда куеп, куып йөреткән, алар мәҗбүрият, мөһнмнят коллары булганнар Әбрар Сәгыйди дә шундый тиктормас җан булган Бер карасаң ул мөгаллим Аннан соң. 1918 елдан Революцион Хәрби Совет чакыруы буенча нәшрняп а редактор. «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» т әзнтләренда актив язышучы журналист. 1921 елда Тәтеш кантонында «Татарстан» газ итәсенең үз хәбәрчесе һәм гаҗәеп бер алмашынып 1922 24 елларда Әбрар Сәгыйди Буа төбәгенең Килдураз авылында мулла булып эшли Ьу чорда Әбрар С әгыйди Килдураз авылының идеологы, әхлакчысы, Коръән Кәримне халыкка аңлатучы имам-хатип. Нинди колач, нинди гайрәт нинди ипкә атылганлык! Бүгенге ятучыны бспәп мәчеткә имам-хатип игеп куеп буламы’’ Бүгеиге берәр шагыйрь Коръән Кәримне халыкка шәрехләп күрсәтә аламы9 Дин еуфыйлары белән аяк терәп бәхәсләш.. аламы9 Яки бүгенге динчеләребез. “Ухталарыбыз ЯТУЧЫ-ЧШ ыйГь булып китәрлек дәрәҗәдә әдәбиятны, тарихны, философияне беләме9 Әбрар Сәгыйдичор» ә карап, сокланырга, көнләшергә. үрнәк алырга гына кала. 11. «К. У Ш Муллалыктан Әбрар янә язу эшенә кайда. 1925—26 елларда Зөя Ьашкарма комитеты каршысында консультант һәм Татар телен гамәлгә ашыру буенча вәкил, күзәтче. Татар булмаган, татарча белмәгән кешеләргә татар телен өйрәнү шулкадәр югары сыйфатта, яхшы системага куелган була ки: бу курсларны тәмамлаган урыслар вә башка милләт вәкилләре татар телен, әдәбиятын, тарихын мөкәммәл белгәннәр. Бу олы, изге эшкә Әбрар Сәгыйди дә өлешен керткән. Аннан сон янә мөгаллим буларак, Әбрар Сәгыйдине мәктәпләрдә күрәбез. Ул яна буын тәрбия итә. Әбрар Сәгыйди мулла булып эшләгәндә дә, укытучы булганда да, язучы-шагыйрь, драматург сыйфатында булганда да бер генә максат белән эшли: татар балаларын, татар халкын саф намуслы, әхлаклы итеп тәрбияләү. Әбрар Сәгыйди минем белән чагыштырганда бик яшьли үлә, ул нибары кырык дүрт ел яши, ләкин утыз пьеса, шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, мәкаләләр калдырып китә. Әбрар Сәгыйди Кайбыч төбәге Кече Комшан авылында Закир мулла гаиләсендә 1895 елда туган. 1913 елда иҗат юлын башлап, ул утыз ел каләмен ташламыйча эшли, ат кебек эшли! Әбрар Сәгыйди — ул эш аты. Сан саен, гәзит-журнал саен хикәяме, мәкаләме, шигырьме бастыра килә. Ду килеп пьесалар яза. Мәктәпкә чаба, кантон, комитет йомышларын башкара. Нинди куәт, нинди гайрәт, нинди үзмаксат кешедә! Бернәрсә дә язмыйча, бары тик мөгаллим, бары тик мулла, бары тик Татар телен гамәлгә ашыру белән генә шөгыльләнгән булса да, без бүген Әбрар Сәгыйдине «татар халкынын олуг улларының берсе», диеп искә алган булыр идек, аның рухына дога кылган булыр идек. Ләкин ул - шагыйрь. Укытучы, мулла булмыйча, шагыйрь булып үлсә дә, без аны олылар идек. Башка бер эш майтармыйча, бары тик утыз пьеса язган драматург буларак та без аның хатирәсен хөрмәтләр идек. Әбрар Сәгыйдигә мәдехләр укыган булыр идек Кызганыч, 1935 елда ул кичектергесез, мөһим эш белән, кышкы зәмһәрир суыкта, ил чакыруы, вөҗдан кушуы буенча утыз чакырымлык ыстансага җәйге аяк киеме белән чыгып китә һәм шунда үпкәсенә китмәс чир ала. 1939 елда шул сәбәпле гүр иясе була. Авыр туфрагы җиңел булсын, урынын Җәннәттән әйләсен! Әдәбият тарихы шундый катлаулы язмышларны хәтерли. Ике тапкыр яшәгән шагыйрьләр бар. Шул ук Такташ—икәү. 1923 елга кадәр иҗат иткән гайрәтле, гыйсьянчы шагыйрь һәм соңыннан совет йомыркаларын мактап, мулла кыйнау белән кәпрәеп яшәүче Такташ бар. Сугышка кадәр шигырьләр язган Җәлил бар, Моабит төрмәсендә иҗат иткән шагыйрь бар. Җир белән күк аермасы! Шул ук Туфан да - икәү. Төрмәгә кадәрге бунтарь Туфан, иреккә чыккан сагышлы Туфан бар. Әгәр дә бу шагыйрьләр икенче чорларында иҗат итә алмаган булсалар, һәлак булсалар да, алар татар әдәбиятының түрендә булырлар иде. Ләкин икенче чор иҗатлары аларны — Туфанны, Җәлилне, Арсланны— бөек шагыйрьләр рәтенә куя. Беренче чор тәҗрибә туплау, осталык яулау, акыл, зиһният уяту вакыты. Ә алда чын-саф нәфисәи сәнгать юлы. Әбрар Сәгыйди дә нәкъ менә шул, икенче чор иҗатының ишеге төбендә егылып җан бирә Тәҗрибәсе бар, осталыгы җитәрлек, акылы уяу. Алга таба шаһәсәрләр язасы вакытта гына — ул иҗат итүдән өзелә. Кызганыч! Бу сәләтле, ат кебек җигелеп эшләүче шәхес алда әллә нинди матур әсәрләр язып, әдәбиятыбызны сөендергән булыр иде. Әбрар Сәгыйдинең мирасы әле өйрәнелмәгән. Бүген сүзем аның иҗатына анализ ясаудан гыйбарәт түгел, чөнки мин аның иҗатын нык белмим әле Әмма Әбрар Сәгыйдинең угълы, Казан педагогия университеты укытучысы, галим Марат әфәнде атасының мирасын кадерләп саклаган һәм бер системада аның библиографиясен, әсәрләренең жанрлар буенча исемлеген төзегән, яның тәрҗемәи хәле турындагы материалларны барлаган. Әйтергә кирәк атасы кебек, Марат әфәнде дә ат кебек эшләгән. Күпкырлы бу язучының иҗатын тәртипкә салу ул университетларда курс һәм диплом эшләреннән алып, диссертациягә кадәр башкарыла торган хезмәт. Марат әфәнде эшләгән системалы бу исемлек әле безгә бары тик Әбрар Сәгыйди кебек уникаль шәхеснең ни дәрәҗәдә эшчән һәм күпкырлы булуы турында гына сөйли. Бу утыз пьеса арасында ниләр бар — кем дә белми. Безне могҗизалы ачышлар көтә булыр. Мине Сәгыйдинең драматургиясе тарта. Бу әсәрләрнең исемлеген генә укып чыкканда да театр кешесенең күңеле кымырҗып куя. Багыгыз «Сәхра кызы», «Сак — Сок», «Фәрһад - Ширин», «Кызыл тау»... Нәрсәләр бар, нинди фаҗигалар ята бу әсәрләр эчендә — әлеге безгә нә- мәгьлумдер, чөнки алар барысы да гарәп хәрефләре белән, авторнын үз кулы белән язылган һәм тануы шактый кыен кулъязма хәлендәләр «Сәхра кызы», «Кызыл тау» әсәрләре сәхнәдә куелган һәм шул пьесалар белән атаклы Мохтар Мутин кызыксынган, сәхнәләштергән. Мохтар Мутин кебек кырыс, тәнкыйди карашлы шәхес алынган икән, димәк, әсәрләр бүген дә игътибарга лаектыр, мөгаен. «Сак — Сок», «Фәрһад — Ширин» пьесалары искерә торган темага язылмаганнар. Иншаллаһ. без бу әсәрләрне укырбыз, сәхнәдә дә күрербез әле. 1540 елда Мөхәммәдьяр әйткән: Казан тулы бар да шагыйрь, кечек, олуг, дигән. Ягъни шагыйрьләр кайнап торган Казанда шагыйрь исемен яулау шактый авыр эш. Тукайлар заманында да Казан шагыйрьләре белән шаулап торган. Бүген дә ул шулай. Тукай заманасында шагыйрь Әбрар Сәгыйдигә дә ул исемгә лаек булу җиңел булмагандыр. ...Бер мәлне — туганнары, якыннары белән урман юлыннан барганда Әбрар Сәгыйда кинәт кенә икенче дөньяга кереп киткәндәй була, дәшми. Баксаң, урман хозурлыгы, урман кырындагы басу өстендә талпынучы тургайлар, агачлардагы сайрар кошлар аның фантазиясен уяткан икән, аңа илһам килгән, ул шигырь яза башлаган. Үзенә эндәшкәч, ул: — Илһам дигән нәрсә ул килмичә йөдәтә, бер килсә һич ычкындырмый, дип жаваплана. — Ни алып килгән соң бу юлы Илһам? дигәнгә каршы Әбрар Сәгыйда шигырь сөйли башлый: Уһ, ирек нинди бу таңда, сайрый кошлар чут та чут, һәр тараф нинди матур, каш ы вә михнәт һич тә юк һәр тарафны нурга манчый, уһ, бу тан нинди матур. Саф һава, уһ! Дөньяның бу вакыты Җәннәттән матур. Зур матур кырлар, болыннар таңга саф сулышын сулын. Зур сулар, күлләргә энҗедәй сибелгән таң нуры Әллә капларда матур, монлы авазлар ишетелә Күктә өзлеп сайрый тургай, моң җырын җиргә сибә. Шагыйрь Әбрар Сәгыйда күбесенчә икс калыпта шигырьләр иҗат иткән. Унбишкә унбиш иҗекле һәм сигез җиде традицион шигырь шәкелен кулай күргән. Әйтик, Тукайда да бу калыплар сш очрый «Шүрәле», «Су анасы» шигырьләре дә унбиш-унбиш калыбында язылган Менә тагын шул калыптагы бер шигырь. «Күкрәгем» исемле әсәре. 1919 елда язылган. Күкрәгрм дошманга каршы инде киерелде минем. Алгы көннәрем минем төнсез, матур, ак, төз юлым Миндә көч зур, мин арыслан, күкрәгем мин күкләрен. Көл итәр, бетерер ләгыйннәр көчләрен нык күкрәгем Күпме издем мин бу күкрәк берлә ләгыйньнәр көчен. Күпме пакьләдем явызлардан кызыл, саф нл эчен. «Игенче авызыннан» дигән әсәреннән менә бу дүрт юл диварларга шәмаил итеп эләрлек нәфис вә мәгънәле язылган. Кырда гөлгә чорналып үскән игеннәр таҗ мина. Сандугачлар тавышы мәңгелек югалмас саз мина Әбрар Сәгыйданең лирикасы белән рәттән шигъри өндәмәләре, шигъри гыйбарәтәгъбнрләре дә игътибарны үзенә тарта. Минем бүгенге вазифам әдәбият билгечләренә. тәнкыйтьчеләргә, татар теле һәм әдәбияты, тарих бүлекләрендә укучыларга бодай дип әйтү Булган яшәгән шундый кии колачлы бер шәхес Әбрар Сәгыйда Аның мирасын өйрәнергә, ачарга һәм халыкка кайтарырга кирәк