Логотип Казан Утлары
Хикәядән өзек

КЫЙБЛА

«1942 елның декабрендә Гарифулласының хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде. Өммегөлсем өчен кояш сүнде. Елгалар корыды. Үләннәр кара көйде. Аның бердәнбер өмете, юанычы булып әтисенең йөзен дә күрмәгән Тансыгы калды. Үләннәр кебек үзе дә кипте-корыды Өммегөлсем. Төннәрен елый-елый шешенеп бетә дә, иртәсен йөзе һәм маңгаендагы җыерчыкларны җылымса су белән тигезләп, эшенә йөгерә. Шулай очны-очка ялгап яшәп ятканда, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, хатын-кызны гына эзәрлекли торган бер афәт килеп чыкты — яшь, эшчән, көче-дәрте ташып, чибәрлеге әллә кайлардан күзгә бәрелеп торган һәм, хәзер инде, күпләр уйлавынча, тол калган хатынга үзбәк ирләре тәмам юл бирми башлады. Алар бит Рәсәй тарафларыннан килгән хатын-кызга аеруча каныгалар, күзләрен тоҗырайталар да, кайда мөмкин, шунда тозак куеп, эзәрлекләргә тотыналар һәм еш кына үзләренең түбән ләззәтләренә ирешмичә туктамыйлар. Авыр кабул итсәләр итәрләр, инде дистә еллар аша шунысын да әйтми калдыралмый Өммегөлсем: үзбәк өчен хатын-кыз чүпрәк-чапрактан да ваграк мәсьәлә. Җитмәсә, мәктәп директоры, сөйләүләре буенча, ришвәт төртеп, фронттан котылып калган Абдулла әкә аңа тәмам тынгы бирми башлады. Үзбәк өчен түрә хакы — тәңре хакы. Бер яклаучысыз калып, намусын күз карасыдай саклаган хатынны үзенеке итү өчен нинди генә түбәнлекләргә бармады ул кабәхәт җан. Эшеннән куу белән яный башлады явыз. Фатирыннан сөреп чыгару белән куркытты мөртәт. Кая, кемгә барып егылырга? Эч серләреңне кемгә бушатырга? Чит җирнең кичке шәфәгы, иртәнге таңы биздерә башлады...»