Логотип Казан Утлары
Публицистика

САТИРА БАТЫРЫ

Хәзерге татар язучысы иреклеме, түгелме? Әйе, бер караганда ул, чыннан да, ирекле шикелле. Тулаем Рәсәйдәге сыман хәзер бездә дә үзен ни теләсәц шуны язарга мөмкин кебек. Бастыру өчен дә матбугат шактый иркенәйде, газетажурналларның саны артты. Ләкин болар — беренче карашка күзгә ташлана торган тышкы факторлар. Ә сон эчкәрәк кереп, ныклабрак уйлаганда эшләр ничегрәк тора? Иң башта «үзен теләгәнне язу» дигәнгә тукталыйк әле. Безнец бүгенге татар язучысынын теләк-омтылышла- ры нинди сон? Ә гомумән, дүрт гасыр буена коллыкта һәм изелүдә яшәгән зат нинди була алсын соң инде ул?! Анын бүгенге рухи халәте дә атабаба- ларыныкыннан әлләни нык аерылмый әле. Бүген дә «курку» дигән хис гаять күп кешеләр өчен хәлиткеч дәрәҗәдә мөһим булып кала бирә. Әнә шул хис идарә иткәнгә күрә тормыш-көнкүрешләре дә тар кысада һәм колларча бара, уйлары һәм хискичерешләре дә әнә шул тар мөхиттән ерак китә алмый Көнен һәм төнен баш булган курку хисе уйларын да тышаулый, тезгенли, билгеле... Шулай булгач, хәзерге «үзен теләгәнне язу» дигән нәрсә дә озак еллар буе зоопаркта яшәгән филнең иреккә чыккач та бер урында гына таптанып торуына тиң. Инде хәзер «матбугатның иркенәюе» дигәнне аңларга тырышыйк. Әйе, Аллага шөкер, соңгы елларда басмалар саны шактый артты. Ләкин шуның артыннан ук биредә дә ике зур «дошман» пәйда булды. Бердән, басмалар бөтенләй диярлек каләм хакын түләми башлады иҗатчы өчен матди кызыксыну бетте. Ә икенчедән, безнең бөтен басмалар да диярлек хөкүмәт акчасына яшәгәнлектән, үзеннән-үзе диярлек югарыда утырган чиновникларга бәйлелек килеп туа. Менә боларның барысын да күздән кичерсәң, хәзерге татар язучысына иҗат ирегенең һәм басылу мөмкинлегенең бик тә аз калуын күрербез, һәммәсен бергә кушып уйласаң, совет чорыннан әлләни алга китеш тә юктыр әле, бәлки?! Әнә шуңа күрә бүген безнең иҗат кешеләре арасында чын-чыинан ирекле булган, шуның белән иҗатта зур үзенчәлеккә ирешә алган әдипләребез күп түгел. Сирәк, бик сирәк алар! Фәнзаман Баттал - әнә шул сирәкләр арасында да күзгә бәрелеп, үз иҗатына игътибарны әллә каян үк тартып торган иҗатчы. Элегрәк аны шигырьләр язган, диләр... Үзгәртеп кору башлангач матбугатта аның ялкынлы-ялкынлы мәкаләләре дә байтак кына булып алды, һәр очракта аның белән килешмәсәк тә, ул язмалар тиз онытылмый иделәр. Күпләрдә ризасызлык, каршы хисләр тудыра иде кайберләре. Минемчә, алар Фәнзаман Батталның үзе өчен дә иҗаттагы төп юнәлеш түгел иде, шикелле. Бу иҗатчының иң төп юнәлеше — юмор һәм сатира. Әле аның да «сатира» дигәне әйбәтрәк бирелә авторга. Моңа кадәр басыла килгән язмаларын һәм китапларын янәшә куеп, чагышты- ра-чагыштыра уйланганда, ирексездән, әнә шундый уйга килеп чыгасың. Берничә ел элек Фәнзаман Батталның «Сакалыңа ут капса» исемле сати- ра-юмор җыентыгы басылып чыкты һәм бик тиз арада кибет киштәләрендә күренми дә башлады. Әлеге китап хакында матбугатта да, шулай ук аның каләмдәшләре арасында да тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килде. Инде менә 1995 елда бу авторның «Бака да бата» дигән кыска хикәяләр китабы дөнья күрде. Шуңа күрә бу уңайдан безгә сатирик иҗаты турында җентекләбрәк сөйләшергә, уйлашырга җай бар. «Бака да бата» (исеме генә ни тора!) китабын кулга алып, аның эчендәге сатирик һәм юмористик хикәяләрне (әле аларны автор шулай ук бик үзенчә итеп «хи-хикәяләр» дип атаган) укый башлагач, Фәнзаман Батталның дөньясын, бу мөхитнең үзенә генә хас хикмәтләрен тагын да күбрәк күрәсең. Китапны ачып җибәргән беренче ике әсәр болай дип аталган: «Азгын ирне ничек үтерергә?» һәм «Иптәш Сталин булсамы?» Җыентыкны кулына алган кеше мондый исемле әсәрләрне күргәч, ничек инде укымыйча калсын, ди? Хәзер, безнең чорда, телевидение белән китап арасында гаять зур көрәш, тартыш бара. Телевидение бүгенге кешегә сәгать саен кызыклыдан-кызыклырак тапшырулар тәкъдим итеп тора. Ул кешене хәзер тулаем яулап алып килә. Безнең замандашның телевизор карамый торган вакыты бик аз Хәзер әнә шундый бик аз вакыт эчендә дә үзен укыта алырдай әсәрләр кирәк. Ә кызыклы булу исә әсәрләрнең исемнәреннән үк башлана. Х Беренче хикәянең тәүге юлларында ук автор аз да түгел, күп тә түгел, менә болай дип белдерә «Бик дорес әйтәләр азгын ирне, һичшиксез, үтерергә кирәк' Хатынына бер генә мәртәбә хыянәт иткән булса да, анын дөньяда яшәргә хакы юк». Әнә шулай көтелмәгән, без һич уйламаган кинәштәкъдимнәрне тезә генә сатирик: азгын ирне тиз генә үлеп котылмаслык итеп, акрынакрын үтерергә кирәк! «Монысы нәрсә икән тагын?» дип аптырап каласың да, әсәрдән җавабын да табасын: тәмле ашата-ашата, өсбаш киемнәрен юа-юа, чиста итеп карап йөретә-йөретә — ир-атны әнә шулай итеп озак яшәтә-яшәтә «газаплау» ята икән бу хәйләнең төбендә! Фәнзаман Баттал хәзерге хатыннарга шундый киңәш бирә, һәм сатирик буларак ул күп яктан ота, үз дигәненә ирешә. Аннан соңгы хикәядә язучының иҗади үзенчәлеге аеруча калку булып чагыла. Ул әсәрнең ин беренче җөмләсе менә нинди: «Каяле, энем, тагын бер төреп җибәрик әле синекен!» Шулай дип сүз башлаган абзый үзенең әңгәмәдәшенә иптәш Сталин белән әшнә булуы турында бик тә мавыктыргыч итеп «борчак сибә». Имештер аны Мәскәү заводында кәчигәр булып эшләгәндә Сталин үзе чакырып алып, йомыш кушкан1 Ярый, эчтәлеге калып торсын, без биредә Фәнзаман Батталнын сатирик буларак үзенчәлеген табарга тырышыйк. Аның иҗади үзенчәлекләре нәрсәдә аеруча ачык күренә соң? Авторның сатира угы түбәигә таба гына түгел, югарыга таба да шундый ук кыюлык белән һәм шундый ук осталыкта оча. СССР һәм КПСС та, Сталин һәм Хрущев та, Ельцин һәм башкалар да эләгәләр сатирикның «агулы» теленә. Бүген байтак әдипләр һаман алны-артны карап кына язганда (коммунистлар хакимияткә кайтса дигән куркудан) һәм баш саклауны иҗатта да төп кагыйдә итеп алганда, Ф Батталнын мондый иҗади кыюлыгы зур хуплауга лаек. Алай гына да түгел: бүгенге заман тудырган бушбугазлык та китапта матур чагылыш таба. «Алланың кашка тәкәсе» дигән хикәядәге Иргали, мәсәлән. дөньяның иң зур кешеләрен сүгә, аларны хурлап газеталарга хатлар яза, алар басылып чыккач Иргали «батыр, курыкмый» дигән дан ала Тик менә үзенең директоры янында ул пн мескен кеше икән «Директор турында яз имеш Син нәрсә’” Әллә башыма тай ишкән дин белдеңме?» Әнә шулай итеп, безнен чор тудырган күп персонажлар килеп керә сатирикның китабына Хөкүмәт кулындагы оешма һәм предприятиеләрдә тир түгүче адәм балалары тамак хакына бүген нинди генә түбәнлекләргә бармый да, иҗатчыларга юмор һәм сатираның мөмкинлекләрен ничек кенә арттырмыйлар! Курыкмыйча язучы һәм күңеле тар булмаган мөхәррир генә табылмасын! Фәнзаман Баттал язган вакытта укучыга тәэсир итүнең бик күп төрле ысулларыннан актив файдалана Сүз сөрешендәге һич тә уйланмаган, көтелмәгән борылышлар дисенме, өр-яна гыйбарәләр һәм сүзтезмәләр дисенме болар барысы да әсәрләрдә бик оста кулланыла Шул ук «Иптәш Сталин булсамы?» дигән хикәяне генә алсак та, «сакаллы бәрәңге», «тел белән торна мамыгы җәю», «сыер дагалау», «тилегә думбыра каккандай» һәм башка үткен гыйбарәләр тулып ята! «Ми- дәлә базарыннан алган кирза итегемне салидул белән майлап» дигән бер тезмә үзе генә дә ни тора! Ә Сталинны менә ничек итеп сөйләтә оста сатирик «Сезнең хакта заводской гәҗиттән укып беләм мин. иптәш Самигуллин. Партритыгызга да озак карап утырдым» «Ал, ал. ди бу мина төребкәсен. Шикләнмә, мин чирле түгел, бырачлар карап кына торалар» «Апгыраш инде, малай, ди Үзе бик моңсу итеп елмая мәрхүм .» Әйе, Фәнзаман Баттал иҗатта заманча эш итүе белән алдыра: ул кыска яза, әсәрнең сюжетын үтә дә динамик итеп төзи, җөмләләрдә укучыга нык тәэсир ясый алырдай, анын колагын торгызырдай һәм әнә шул юл белән уйландырырдай сүзләргыйбарәләр кулланыла Анын әсәрләрен укыганда үзеңне кино экраны яныңда «безнен тормыш» дигән сатирик фильм карап утыргандай хис нтәсен. Арадан тагын бер хикәягә «Никахлы мафия» дип исемләнгәненә күз салыйк «Көпә-көндез хатынны урладылар... Эштән кайтсам, юк теге. Ике-өч сәгать сыраханә ларегы төбендә чират торып кайтсам, тагы юк Йокларга яттым һаман юк...» Әсәр әнә шулай алып кереп китә үзенә. Менә бу беренче юллар үзләре үк инде оста сатирикның уй-фикер буразнасына төшер,) дә куя «урладылар» дигән сүзнең мәгънәсе белән «сыра ларегы янында чират тору», «йокларга яту»ларнын мәгънәсе кара-каршы килеп, мангайга-маңгай бәрелешә лә. уйда ирексезләп ачы итеп көлүнең беренче дулкыннарын кузгата Сарказм бе лән көлүнең куәтле дулкыннарын тудыра! Аннан ары килгән күренешләр исә беренче туган әлеге дулкыннарны яңадан-яна биеклеккә күтәрә бара төнен бик тә тыныч (') йоклаган бу абзагыз янына иртән рэкетчы килеп, урланган хатынны кире кайтару шарты белән, аның өчен ирдән акча сорый. Шул вакытта инде бу абзагыз уйлый — «Яле, исәпләп карыйк: ничә сум тора икән минем хатын?.. Тәк-тәк... Йөзеге 500 сум, алкасы 200... Ну, күлмәге-мазары 300 сумдыр тагын, туктале, 1000 сумга гына җыела түгелме соң? Ә бу дивана (ягъни рэкетчы) биш мен сорап тора». Әнә шуларны җәһәт кенә уйлап өлгергән абзагыз рэкетчыга да болай ярып сала: « Махмырга биш тәңкә бирсәң, тагын биш хатын табып җибәрәм үзеңә!» Көтелмәгән, беркем дә уйламаган җавап бит, ә! Гомумән, сатирик автор мондый көтелмәгән ысуллары белән рэкетчыларны гына түгел, әсәр укучыларның да башларын әйләндерә яза. Ул оста күз буучы шикелле, тыгыз мәгънәле күренеш-эпизодларны күз алдында бик тә җитез рәвештә уйнатып кына тора. Рэкетчылар бу абзагызның явыз хатыныннан ничек котылырга белми азапланганда (чөнки хатын кулына автомат. авызына пычак кабып, туфля очы белән шартлаткыч кнопкасына басарга җыенып аларның котларын ала!) абзагыз килә дә мондый сүзләр генә әйтә: «—- Давай, юләр сатма монда! Тамак ачты, кайтып ашарга пешер! — Хатыным җебеде дә төште. Авызындагы кинжалын төкереп ташлагач елый- елый: — Автоматымны кулдан ычкындырмыйм, Мисыргали,—ди». Сатирик хикәянең бер персонажы авызыннан әйтелгән менә шушы сүзләр үзләрендәге психологик ачкыч белән, ярсыган хатын-кызны тиз генә җебетеп алырдай көчкә ия булулары белән әсәрне язган автор файдасына безнең күңелдә зурзур «очколар» яздыра. Тулаем әсәр өчен дә «5»ле билгесе куймыйча булдыра алмыйбыз без аңа. Әйе, Фәнзаман Баттал әсәргә бик кыю тотына һәм хикәяләүне ныклы кул белән, ахыргача оста итеп алып бара ала. Ә вакытвакыт шундый четерекле урыннар килеп чыга — автор өчен борчылып, икеләнеп-шикләнеп тә каласын Мисал өчен «Изге эш» хикәясендә укучы күңелендә шундыйрак бер психологик шок булып ала: «— Дөньяда иң изге нәрсә — басу!— диде Хәтмулла, кул аркасы белән баш түбәсен ышкый-ышкый...» Ташка басылып чыккан китапта мондый сүзләрне укыган татар кешесенең хәлен чамалыйсыздыр. Аның уеннан ниләр генә узмый, бу әсәр авторына карата нинди генә сүзләр әйте- ләм-әйтеләм дип тормый шул мизгелдә тел очында. Әмма Ф Баттал психологик трюклар ясый-ясый, тәки судан коры килеш килеп чыга ала бит! Чөнки ул әлеге четерекле теманы менә болай итеп төгәлли белә: «— Әйтик, игеннәр үсә торган басуны үзеңнең дә күргәнең бар. Ипекәй бит ул, юлләр, ипекәй!...» Менә шушындый азакны укыгач — кем юләргә кала инде? Әлбәттә, без — автор турында эчтән генә әллә нинди «бозык» уйлар уйлап өлгергән кеше — җүләргә кала! Сатирикның зур сәләткә ия булуына менә дигән бер мисал бу психологик трюк. Шуңа охшашрак хәлне алда сүз барган хикәядә дә искә алган идек. Әле алай гына да түгел, хикәя башында ук безнең башны әйләндереп алу һәм үзебезне үк көлкегә калдыру белән генә дә канәгатьләнми автор, ул хәйләкәр төлке сыман, эз чуалтып алга таба чаба һәм безне уйламаган-көтмә- гән җирдән «ялган акча басу» дигән ачы. зәһәр көлү төбәгенә алып чыга. Хәзерге акчаның мескенлегеннән эчләрне тотарлык итеп көлдерә ул. Ленин башы урынына Хәлим Җәләл һәм Равил Шәрәфи, Батулла башларын куеп акча басучылар турында искиткеч мәзәк итеп сөйли. Акча басучылар өенә милиция дә килеп керә. Тик алар... азык талоны басучыларны эзли икән, акча басучыга исе дә китми хәзерге милициянең! Вәт заманнар!—диеп, кө- ләкөлә саубуллашасың сатирикның бу әсәре белән дә. Әнә шулай итеп, китап бүгенге тормыш күренешләреннән рәхәтләндереп көлдерә. Хәер, бик үк рәхәтләнеп көлү түгелдер бу. Яшь аралаш көлүдер бу! Җанын сыкрыйсыкрый, бәгырең телгәләнә-телгәләнә, әрниәрни көлүдер бу... Чөнки бу китапка кергән бөтен хикәяләрне укыган чагында безнең күңел төбендә һаман бер уй, бер тойгы талпынып тора. «Их, нигә соң без шундый!» — дигән ачыну катыш борчылу тойгысы ул. Көлү дигәнебез дә кешедән түгел, ә еш кына үзебездән һәм үзебез ишеләрдән көлү булып чыга анда. «Тормышыбыз шулай булгач, нишлисең инде» дияргә туры килә, ахыр чиктә, тынычлану өчен... Сүз барган китап турында тулы мәгълүмат булсын дисәк, шунысын да әйтми ярамас: биредә татарнын хәзерге зыялылары хакында да кыска гына мәзәкләр кертелгән. Соңгы вакытта бездә бу жанр матур гына булып җанланып китте Элегрәк Батулла шундый язмалар бастыра иде, Шамил Маннапов- ның газеталарда чыккан мәзәкләре милләтнең бүгенге тормышына матур- матур бизәк булып чигелеп бара. Бу китаптагы кыска хикәяләре белән Фәнзаман Баттал да әдәби-мәдәнн мөхит- нең үзенчәлекле елъязмасына үз өлешен кертергә булган. Соңгы елларда әдәбиятның хәлләре бик тә кыенлашканы һәммәбезгә мәгълүм. Әмма, шуңа да карамастан, татар әдәбияты һаман үз укучыларын сөендерүен дәвам итә. Фәнзаман Бат- талнын менә бу яна җыентыгы да безне куандыра торган китаплар рәтендә. Безгә әнә шундый гадел язучылар, чын күренешләрне тәэсирле итеп ачып салган әсәрләр бик тә кирәк. Намуслы һәм тырыш татарнын тормышында кычкыра-кычкыра көләрдәй хәлләр бихисап күп ул1 Бүгенге сатира безгә көлә-көлә яшәвебезне әзме-күпме төзәтергә булыша. Фәнзаман Баттал ише сатира батырлары тагын берничә генә булса да табылсын иде!