Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮМОР-САТИРА

«Бергә-бер» уены Утырдым экранга каршы, Узып бүлмә түренә. «Бергә бер» дигән тапшыру Тартты мине үзенә. Рингыда ике демократ: Берсе ялган, берсе чын. «Чын» вә «Ялган» дип исемлик Ике як сугышчысын. Башымда тик бер генә уй: Кем өстен чыгар хәзер? Әлбәттә, Ялган батырны Чын батыр егар хәзер! Таныштыргач алар белән, Көрәш китте башланып. Бу ни хәл? Ялган батырга Кул чаба зал шатланып. Чын батырның сукканыннан Чәчрәгәндә чаткылар, Дәшми берни, су капкандай, , ’ Ялган батыр яклылар. Зал тулы Ялган кавеме— Йөзләрен яшермәгән. Күрәм ки: Чынны сөйгәннәр Бу залга дәшелмәгән. Ялган үз мәкерлекләрен «Фаш иткәч» Чынга ябып, Зал белән бергә судья да Кул чапты «Ура!» ярып. Микрофон аның кулында, Сөйли гел Чынны каклап. Ә Чынга бирми секунд та Әйтергә үзен яклап. Чын батыр чыдасын гына Парлашып тукмауларга. Күз кыса Ялган елмаеп Залдагы куштаннарга. Суктылар билдән түбән дә, Заманы башка, имеш! Алкышлар — Ялган батырга, Чын батыр аста, имеш! Хакның җиңү тантанасын Күзәтү иде уем. Юкка мин үзәк каналдан Көткәнмен гадел уен! Чынны хур итәргә дәшкән Миллионнарның каршына, Биреп мыскыллау сабагы Мескен Рәсәй халкына. Матбугат «сакчысы» Ул шагыйрь дә түгел үзе, Иҗат итми көйләр дә, Юк сокланырлык эшләре Үлгәч сагынып сөйләргә. Хезмәте шул: «хәтәр» сүздән Саклый гәҗит капкасын, Ягъни дөреслек авазы Халыкка юл тапмасын. Ат казанды бу эштә ул Ал байракка юл биреп, Инде «персональный» көтә Каракошка буй бөгеп. Бер ул эшсез кала язды Хакны сөйләү хут алгач, Тик янә кирәге чыкты Ак йорт эчен ут алгач. Яңа дәрт, гайрәт белән ул Керде эш калыбына Өйрәтә иҗат кешесен Сәнгать осталыгына Былбылга, мәсәлдәгечә. Бирә Ишәк киңәшен: «Сайрарга Әтәчтән үрән. Килсә концерт бирәсең!» Халык әйткән күздә тотып. Шәт, аның ишеләрнс «Белгән эшли, белмәгәне Өйрәтә кешеләрне» «Абзыйлар сөймәс»,— дип әйтми, «Жыр түгел,—ди,—җырларын!» Куша мәкалә язарга Сүтеп шигырь юлларын. Мәкалә китерсә берәү, «Яз,—ди,— шигырь иттереп» Куркуын хаклык сүзеннән Әйтми нигә кистереп? Булды бездә кол түрәләр һавалы, мәртәбәле Әмма халык берсенә дә Куймады һәйкәл әле! Цензураны бетте диләр. Юктыр аның бетәсе Ялган патшалык иткәндә Хаклыкка ни көтәсе?