Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТЫНДА ӘЙТЕЛГӘН СҮЗ

Өлкәннәр кечелекле булганда Яшьләр дә кешелекле. Мөнәсәбәтләр ап-ачык, Гамәлләр эчтәлекле.
Дусларым күп дисең... Минем берәү дә юк. Миңа җиңелрәк.
Ачышларны акыллылар ясый.
Акылсызлар кулына эләккәч Мәгьнәсезлеккә әйләнә һәр ачыш.
Суалчан бик файдалы икән — Туфрак эшкәртә ди. Урыс телеп өйрәттеләр - Башны эшләтә дип.

Орыш телен өйрәндек. Кизәндек гуган телгә Суалчан кадәрле дә Файда итмәдек илгә
Даһилар җүләр була, дин, Үз-үзсн юаткан жан Акыл сатып йөри торгач Үз-үзен югалткан жан һәй. даһилык мөнбәре! Күзләр нурсыз, муен тоз ...Почмактагы пәрәвездә Чебен дулый «без дә без»
Мүккә поскан үрмәкүч «ТынуымМл көтәбе- з- з!»
Бәхете бәхетсезлегс
Кимчелеге шул бәхеткә ия булуында.
■ • чц» -ч
Сокланыр өчен дә.
Сакланыр өчен дә Таулар кирәк
Үзәннәрдә үтәли жи I йөри
Микән?..
Күк йөзенә йолды» таратканда Киек каз юлыннан арба тар \ ткән
Кала...
Учактан төтен. Көрәшчедән өн
Бер уй
Кешеләр начарлык эшләүдән туктал Гел яхшылык эшләүгә генә күчсәләр. Бер-берсен яхшылык эшләп ж.«фаларлар иде
Ятимнәр үксез була.
Игелек сүзсез була.
Мәрхәмәтлек кылганнарга Ил-гавәм күзсез була.
Иясез мал — бәрәкәтсез.
Урам эте булмый җәрәхәтсез.
Үлән арасыннан яшен ке(^к Кәлтә үтте йөгереп. Яшәешнең бөек сере Таш аегына качты кереп.
Өйдәш булып ятлар тулса — Өстәл-сәксң булыр тупса.
* * *
Кай ара җиткән көзләр - Аккошлар киткән күлдән. Яр читендә ак мамык: Җилкәне төшкән көймә...
Шөһрәт әләме теткәләнер. Әмма ямаулы булмас.
Вактүрә
Исәнлек тә алмый үтте.
Вәкарь бу. ну эре!
Түрәсе алдында калтырап төште — Ни үле. ни тере.
Яшьлегемдә йолдызларга үрелдем. Хәзер җирдән утлы күмер чүплим.
Тәшвиш
Көтмәгәндә иренемнән Чупылдатып үпте...
Чәлпәрәмә — Т ынычлыгым.
Харап булды, бетте.
Вакытында әйтелгән сүз генә асыл.
Алда әйтелсә көлке Соңга калса төссез.
Күңелдәге бозны Мен кояш эретә алмый. Я хшы сүзләр соңга кала - - Иясенә җитә алмый.
Эт елында яңадан туыйк! Ак бүре булыйк.
Мәҗлестә
Эчеп кем дә исерә!
Син эчмичә исереп кара: Аһ. каршымда сылу кыз бала!.
Торган җирең иркен булсын, Булсын кысан:
Җүләр урны булыр түрдән.
Акыллыга тупса
Аһ. карашың! Гомер буе Яндырырга җитәрлек Җанга хөрлек.
Җанда коллык, һәм баш бирмәс исәрлек!