Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЯШЛЫ ҖӘЙ


Җиңелрәк булыр
Агач куышына качкан кояшыгыз.
«Чәчләреннән» тартып.
чыгарыгыз аны
Бетә булыр тыны
Тыны кысылганнан
Авыр булыр хәле.
Авыр сулаулары.
Агач куышына качкан кояшыгыз.
Әллә шуңа гына
сездә төн чем кара
Чыгарыгыз аны
еламасын җаны.
Җиңелрәк булыр чәче йолкынса да
Утырасым килми Ап-ак урындыкка. Өстемдәге күлмәк Кара төстә булгач Тегәрҗебен сүткәч. Ишелмәсә өс юн. Тузмас кесәләрен Йолкын ат син. кояш'
Утырасым килми Ап-ак урындыкка. Каршымдагы егег Яшел күзле түгел! Ала. куя кулын Өстәл өсләренә
Күңле тыныч түгел. Күнле тыныч түгел!
Утырасым килми Ап-ак урындыкка. Язмыш миңа ялгыш Куйгандыр ла аны. Каршымдагы егет Сары чәчле түгел. Авыр булыр миңа Монда калулары
Утырасым килми • Ап-ак урындыкка. Өстемдәге күлмәк Кара төстә булгач. Төшми кесәләре. Төшми күңелләрем Кара чәчле ярга: Андый күңелләрне
Йолкып ат син. кояш, Йолкып ат син. кояш!.
Исәр санап йөри танышларым. Кунма минем күзем карасына. Кунма минем ап-ак битләремә. Кешеләрдән шундый кыенсынам.
Алсуланган бит очларың, диләр. Кемнәр үпте сине, үсендереп? Кунма инде иннек эзе булып. Яшим әле мин дә, кеше кебек.
Кунма инде ачык изүләргә. Башкаларның төшә карашлары Ирле санап йөрер танышларым. Кем дә белмәс синең яратканны.
Кунма минем керфек очларына. Сирәгәйтеп санын керфекләрнең, һич теләмим чит-ят кешеләргә Мине сөюеңне белгерткәнне.
Кунма минем күзем карасына. Кун син минем эчкән чәйләремә. Кайтар мине — җәйнең эсселәре Чәйнекеннән эссе җәйләремә.
Исәр санап йөри танышларым. Кунма инде иннек эзе булып.
Кунма, Кояш, ап-ак тезләремә.
Озын итәк киям, кыенсынып
Кояшка үпкә
Җилләр җыеп киткән инде Өстәлдәге җәймәләрне. Синең белән бу таңымда Болдырымда чәйләмәдем.
Ялгыз эчкән таты чыкты Күзләремнең карасына. Карап торам тәрәзәдән Үпкәләгән бала сыман.
Карап торам болытларга.
Горур китеп барганыңа Күзгә дигән яшь буылды Чәйләмәгән тамагыма.
Өстәлдәге җәймәләрне Таңда җилләр җыеп киткән. Ул җилләргә, чү (!) димәгәч. Кояш, сине сөймим бүтән.
Кояш — тауда
Кояш тауда
Билге салырмын да.
Ул кузгалыр күкнең гүренә Очкыннары коелыр Сөйгән кызлы.
Сүнгән мәхәббәтле
Күклемә.
Кояш гауда
Билге салырмын ла.
Ул кузгалыр безнең якларга Туган авыл.
Кызым көткән йортка.
Тамга куеп киттем
Капкага
Кояш тауда
Билге салырмын да.
Каплап горыр аны болытлар.
Сөйгән ярлар
Онытылып торыр. Ерагайган сыман Офыклар.
Кояш —тауда.
Билге салырмын да.
Үзем кояш булып янармын Сөйгәнемә,
Авыл, кызга, сезгә... Кызыл алма булып Тамармын.
И якты көнем, мин синең белән Кушылган идем, сөелеп-сөеп. Йөгерә аяклар, йөгерә аяклар Зәңгәр күктә дә туфрак бар кебек
Таулар артында ни көтә мине'.’ Аер тәнеңнән, мин калдым куркып Көл итеп сипсен исеп гынар жил Ут булып яныйм — кызарсын офык.
Мин синең белән кушылган идем..
Мин синең белән яшәгән идем.. Йөгерә аяклар синең артыңнан. Аер тәнеңнән, и якты көнем.
Таулар артында бар сыман упкын Синең шикелле, гел уттан гына... Гел утта яну ялкытты мине. Инде башка яр ал кочагыңа!
Мин синең белән кушылган идем.. Мин синең белән яшәгән идем.. Яшәгән идем, сөеп, алданып. Таулар артында — тугайлар диеп..
Язмыйм шигырь — кояш баткан чакта. Көрмәкләнә төсле телләрем. Авырайган башны сала калсам. Почмакларын тешлим мендәрнең.
Өстәлемә шәм яндырып куям. Шәйләнсә дә әле әйберләр. Гөл тажына бөртек яшем булып Өзелеп кенә төшә бәгырьләр.
Язмыйм шигырь, кояш баткан чакта Кәгазьләрем бетә бозылып. Гөл яфрагын кайнар сулу тарта. Иренемә килә сузылып
Ни дияргә белмим аңа да мин. Көрмәкләнә төсле телләрем.
Таҗларына бөртек яшем тама Тәрәзәгә яткан гөлләрнең.
Таҗларына бөртек яшем тама Гөлгә кунып калган көннәрнең.
Югалыр көн
Яфраклар булып тапталыр бу көн. Югалыр шулай аяк астында Түгә хәсрәтен боеккан шәүләм Яңгыр суына кереп баскан да.
Син читләп узган бу күлдәвектә Көзнең кайгылы сурәте тора. I
Ап-ак болытлар каралып үтә. Баткан ко$йпыгЛ нәкъ уртасына.
Яфраклар төшә, яфраклар төшә Чит-читләренә тайпылып юлдан. Яфраклар булып тапталмас өчен. Кереп басар көн үзе дә суга
Кире кайтмассың киткән юлыңны Себерде инде, себерде җилләр.
Син коеп үткән сары яфракны Бөртекләп җыйды бөтен җиреннән.
Син керми узган бу күлдәвеккә Илтеп гашлады барысын өеп. Мин баскан суның нәкъ уртасыннан Таралды яфрак нәкъ кояш булып.