КУРЧАК


Нәккашь Ринат Мөбарәкҗанның нәфис сәнгать иҗаты. хөррият кояшы туып, сәнгатькярләр
милли теманың теләсә нинди төпләренә, бизәкле иңкүлекләренә, тамырларына һәм кайчандыр
тыелган, әмма бүген дә хәтәр четереклелеген саклап калган офыкларына ургылган чакта калкып
чыкты I960 елла Лениногорск шәһәрендә туып, нефть техникумын. Уфа политехник югары уку
йортын тәмамлаган, ләкин балачактан ук күңелен әсир иткән рәсем сәнгатен ташламаган. 80 нчс
елларда исә. Башкортстан сынлы сәнгать даирәләрендә кайнашып, әһәмиятле күргәзмәләрдә,
иҗади дачаларда һөнәр осталыгын камилләштерү бәхетенә ирешкән егет Казан мохитына.
Милли мәдәни үзәкнең беренче күргәзмәләре оешкан чорда. 1992 елның жәендә килеп керде Ул
алып килгән беренче эшләр — «Шаһгали». «Сөембикәнең үтәмеш Гәрәй белән шәһәр аръягында
гизүе». «Читлектәге кош белән көймәдә йөзү» әсәрләре шунда ук Мәдәни үзәкнең
экспозициясенә кереп урнаштылар һәм аның җыелмасының кадерле энҗеләренә әверелделәр
Мәгълүм ки. дөньяда бәһасен бары тик кыйммәтле таш кадерен белүче осталар
тәгаенләгән, хәтта аерым исемгә лаек булган энже-якутлар. алмаз-зөбәржәтләр бар Аларнын
нурлы балкышы мәңгегә күңелгә кереп кала, хәтер тарафларында йолдыз дай җемелди Р
Мөбарәкҗанның «Шаһгали» әсәре дә шундый янып торган кыйммәтле асылташны хәтерләтә Ул
форма ягыннан шундый төгәл, нәфис, зәвыклы, әйтерсең лә аны оста бер кисәк ахак яисә кызыл
рубиннан юнып башкарган Әсәрнең сәнаигъ сыйфатлары аның эчтәлегенә тәңгәл килә; аның төп
образы урта гасырда чәчәк аткан дәүләтчелегебез, ирегебез һәм бу кыйммәтләрне таптап килгән
вәйранлыклар. канлы фажигаләребезнең шаһиты булган Шәрекъ дөньясының «йөзек кашы»
моңлы Казан, йөрәк өзгеч тарихи драма. XVI гасыр
Сак кына, сиздермәстән генә Казан манзаралары эретелгән «кирпеч-кирпеч» кызыл
вертикаль фонда, ил тәхетенә өч мәртәбә утыртылып, халык тарафыннан сөрелгән, рус
дәүләтенең Казанны алу вакыйгасында Явыз Иван ягында катнашкан, патшалык җимерелгәннән
сон Касыйм шәһәренә кайтып яшәгән. Сөембикәнең яратмаган. көчләп тагылган ире. Мәскәү
сателлиты, буфер дәүләт Касыйм патшалыгының иләмәне. Маркс тарафыннан «үз халкына-
милләтенә хыянәт иткән җирәнгеч» Шаһгали дип исемләнгән тискәре каһарман сурәтләнгән.
Аның киемендә позумен- тлап. алтын чигүләр, төймәләр белән бизәп тегелгән камзулында,
билендәге нәзака- тьле кыйммәтле каптырмаларында, баш-аяк киемнәрендә хөсетләнгән,
шуларга алданып, намусын саткан Казан маллары...
Шулай булуга да карамастан. Казанны алу эпизоды һәм Иван Грозныйның Алтын Урдага
каршы көрәше акцияләрендә хәрби стратег булып катнашкан, рус елъязмаларында кайбер
жирдә «акыллы фикер иясе», «сабыр ир Шаһгали» дип аталган каршылыклы шәхесне рәссам
ярымшарж формасында, кыйммәтле чүпрәкләргә төренгән ансыз курчак, иләмсез кош.
марионетка итеп, үзенең шәхси интересларын тормышка ашыру өчен һәммә түбәнлектән,
вәхшилектән чирканмаган хыянәтче. Казанны канга батыручы залим итеп сурәтли. Гәүдәсенең
түгәрәк, аума- шыксыз формалары, ихтыярсыз, миңгерәүле йөзе дә. төймә кебек тонык күзләре
дә шул турыда сөйли.

Реклама