Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАНГА 50 ЯШЬ


Лена Галимҗан кызы Шагыирьҗан (Шакнрҗанова) — әдәбиятыбызда ныклы урынын тапкан, заманча кочле-кыю һәм нәфнс-нечкә фикри куәте, матур сурәтләре белән кызыклы үз шигьрн дө-ньясын тудыр! ан, чын мәгънәсендә про-фессиональ шатыйрәләребезнен берсе, үзенчәлекле лирик дип шикләнмичә әйтә алабыз.
Шатыйрә Актаныш районы Пучы авылында туа, Сибгат ата Хәким туган Күлле-Кнмедә (Әтнә районы) үсә, шунда урта мәктәп һәм Казан педагогия институтын тәмамлагач, укытучы, Та-тар Дәүләт жыр һәм бию ансамблендә җырчы-арт истка, Татарстан раднокоми- тетында тәрҗемәче булып эшли. Яшьтән үк — жыр-мон юлында булу, шигърият белән юг ары белем, эрудицияне куша алу һәм тормыш сәхифәләре — болар барсы да анын иҗатында да чагыла.
Әле мәктәптә укыганда ук «Ялкын» журналында шинярьләрен басты- pt ан яшь шагыйрәнең исеме 1960—70 елларда көндәлек матбугатта еш күренә, 1977 елда «Кызлар -җыры» исемле күмәк китапта зур шәлкем шиг ырьләре дөньяга чыга. Ә инде сиксәненче елларда анын «Мөлдерәмә күнел», «Ышанам йөрәгемә» исемле шигырь китаплары басылып чыгып, әдәби җәмәгатьчелектә танылу тапгы. 1993 елда исә «Иман әлифбасы» исемле китабы дөнья күрде. Бу китап та шигъриятебездә вакыйга буларак каршыланды. Быел, юбилей мөнәсәбәте белән дә анын сайланма характердагы китабы чыгачак дип беләбез.
Шап>1йрәие—жу рналыбызнын күптәнге авторын — юбилее белән котлап, бу санда укучыларыбызга анын төрле елларда ижат иткән шигырьләреннән бер бәйләм тәкъдим итәбез.
Лена Ш а г ы й р ь ж а н
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Шагыйрь кызлар
Шагыйрь кызлар, дисез, нинди була. Шагыйрь кызлар алар төрле була. Каратлары тирән, серле була Җидесендә җитмеш төрле уй...
Кошлар телен белеп сөйләшәләр, Җилләр белән калып серләшәләр. Йолдызларга җырлар өләшәләр Җидесендә җи гмеш гөрле көй.
Салават күперләрен кичәләр, ди. Әкият иленә дә күчәләр, ди. Сусаганда... шигырь эчәләр, ди Җидесендә җитмеш гөрле сер.
Эч серләрен җырга салалар да. Эчкерсез саф булып калалар, ди Ал Iаңнардан илһам алалар, ди Җидесендә җитмеш төрле җыр
1978
Ү земә кайтып төштем
Тагын кайтып төштем үземә. Мин үземне үзем сагынып Ничәнче Kai инде адашып. Ничә Iапкыр инде абынып
Ялыктырды чит-ят гадәтләр. Гарык итте ашы-габыны.
Бушка узган күпме сәгатьләр. Ятлар почмагына табынып
Кайтып төштем тагын үземә. Арып-талып. әмма бушанып. Соңгы кабат, бүтән китмәскә. Үз-үземә гәмам ышанып
Ахры кайтып төштем үземә.
Сусап, сырхаулардан арынып Ятсынасыз, беләм. үзем дә Мин үземне көчкә таныдым
1973
Бер кыз бар...
Көлә-көлә акты ак ташулар. Елый-елый карлар эреде. Бии-бии кайтып керде язлар. Җир яңадан яшьнәп терелде.
Йолдызлардан сирень исе аңкый. Сиреньнәрдә көлә йолдызлар...
.Кителмичә шушы яз иленнән Җырлар эзләп йөргән бер кыз бар
Ул киткән дә булыр иде инде. Суыныр иде күптән эзләре. Итәгеннән тартып яз җилләре Җибәрмичә тора үзләре...
Йөрсен әле, йөрсен урамнарда. Туймагыз сез аннан, кумагыз. Тәрәзәгез аша бакса үрелеп. Пәрдәгезне тартып куймагыз.
Балкып йөрсен шунда язгы төндә. Ай нурына манчып чәчләрен.
Чык тамчысы булып яфракларга Кунып калыр таңда яшьләре.
Адашсын ул кереп яз иленә.
Сүз әйтмәгез моңлы ул кызга...
..Йолдызлардан сирень исе килә. Сиреньнәрдә көлә йолдызлар ..
1984
Зар
Йә. ходаем, күрергәме Бирдең миңа бу күзләрне — Ал бүрекле бүреләрне.
Битлек кигән куш йөзләрне?..
Йә. алла, бу нинди бәла. Бирдең миңа гүзәллекне: Мәкер дигән шомлы шәүлә Гел артымнан эзәрлекли...
1970
Я.п ыш кына
Ялгышып, бер күзләреңә күзем салдым — Төнсез калдык шуннан бирле, көнсез калдык... Иңнәреңә ялгыш кына башым салдым
Ниләр эшлик, башсыз калдык, ашсыз калдык...
Ялгыш кына колагыңа бер сүз салдым Икебез дә телсез калдык, өнсез калдык.
1973
Пешеп өлгергән чагым Кайчак ялгыш адым ясап. Кеше көлдергән чагым...
Яшен уйнаткан чагым Арчык туры әйтеп ташлап. Нәфрәт уяткан чагым...
Инде еракта чагым һәр җырымда мине сагынып, һәр юлымнан мине танып, Дусны елаткан чагым. .
1976
Көзге җәй
Их. көзләрнең кышка түгел. Җәйгә ялганган чагы... Күлмәклек ефәкләр алдым. Сабан I уй көтеп таг ын...
Нинди ут озакка түгел.
Ә яна ялкынлырак.
Нинди моң колакка түгел.
Ә җанга якынрак.
Тыңлап кал инде, бер генә. Тыңлап кал, тагын кил дә! Әллә яфрак, әллә йөрәк Талпына сары җиллә...
Бу көзләрнең кышка түгел. Җәйгә ялганган чагы. Күңелнең, шуңа ышанып.
Юри алданган чагы
1981
Үзе чакырып алыр
Дускай, нишлик, әллә дим Монда калабызмы?
Әллә инде яшьлеккә
Кире кайтабызмы
Дәшеп торган чагында Кайнар кайтавазы..
Әйт. синеңчә кайда без Кирәгерәк икән?.. Кайда безнең кебекләр Сирәгерәк икән?.. Әллә йөгереп үтикме Калган чакрымнарны Бик теләсә яшь гомер Үзе чакырып алыр... Әйдә, очыйк еракка Икәү канатланып. Сагынсак та үткәнне. Бүтән кабатламыйк. Сүндермәсәк йөрәктә Дәртле чаткыларын. Яшьлек безне, кирәктә. Үзе чакырып алыр...
1980
Кем бәхетле дөньяда?
Кем бәхетле дөньяда: Игенче иген иксә. Олаучы атын җиксә. Юлаучы барган җиреннән Исән-сау кайтып җитсә — Шул бәхетле дөньяда. Балыкчы балык тотса. Балтасын тотса оста. Мәңгелек сүз әйтсә шагыйрь. Булса да җыры кыска... Кем бәхетле дөньяда? Җырчы җырлап туймаса. Рәссам төсен җуймаса. Көзе җитмәс борын адәм Яфракларын коймаса... Шул бәхетле дөньяда - Кем кешегә елмая.
Кайгы килсә, җиргә түгел. Айга карап моңая... Шул бәхетле дөньяда Кемгә газиз Ил-Ана.
Кем тормышның кадерен белә һәм үзенә инана!..
1979
Нәкъ минем күк...
Нәкъ минем күк. беркөн
арырсың да.
Туктап калырсың да юлыңнан.
Мәгънә тапмый сукыр бер тиенлек Бар булганың белән югыңнан. Шаккатырсың...
Бераз читкә чыгып.
Куып җиткәннәрен кәгәрсең...
Куып җитеп, узып китсәләр дә. Китмәс исен.. Инде бүтән син ...Аңа хәтле әле шактый ерак... Янарсың да әле, көярсең. . Ә бер көнне, искә төшереп мине. Әйткән иде аны. диярсең Нәкъ минем күк. селтәп кулың тына Бар булганың белән югыңа. Акрын гына югалырсың кереп. Язган шигырьләрең юлына.. Нәкъ минем күк. җырларыңнан бигрәк.
Ул көн җиткәч. Җирне сөярсең. Үз-үзеңне тыңлап, мине уйлап. Әйткән иде аны... диярсең... Нәкъ минем күк. инде яңага да. Искегә дә исең китмичә.
Шул ук фани дөнья җырын җырлап. Китәрсең син барып җитмичә
1993
Чәчәк җыры
Үләм, бетәм, дигәндә дә Тылсым табып, тереләм мин. Ничәнче кат инде, янә Мәхәббәткә бөредә мин...
Ә болытлар җилләр белән Сүз берләшеп куйган мыни Килә ява. килә ява Чиләкләрдән коя мыни
Ачылырга һич юк ирек. Төшми як1ы, салкын җиле. Бөреләрем тунар инде. Ышыкламый кем дә килеп.
Әрәм иттең. Ишетмичә Калдың тагын чәчәк җырын Ярый әле тамырымда Ага иде кояш нуры
1982
һай, бер гомер ieno җитәмени...
һай. бер гомер генә җитәме соң Йөрәктәге сөю хисенә?! Терелермен кебек үлгәч тә мин. Мәхәббәтем төшеп исемә...
һай. бер генә гомер җитәме соң Күңелдәге безнең моңнарга?!
Калсаң икән мәңге бу дөньяда Былбыл сайрауларын тыңларга...
һай, бер гомер генә җитәме соң һәммәсен дә әйтеп бирергә?! Ниләр генә эшләп китим икән. Килер өчен кабат бу җиргә?..
1989
Газап
(Г. Мистралъгә ияреп)
Ничә еллар инде, күкрәгемә үткен хәнҗәр булып кадалган канлы шигырь, бирми тын алырга... Ярдәм сорыйм кемнән, кайлардан?..
Давыл вакытында үрә баскан диңгез дулкыннары шикелле, алар минем күңел ярларына ярсу атлар булып сикерде...
Мин буйсындым аңа. Сүзнең әмма бөеклеге алды йокымны.
Иреннәрем каный, чәйнәгәндә иҗекләрнең каты токымын...
Гади сүзләр белән өреп кенә дөрләтермен димә ялкынны!.. Алтын юучылар белә аны — арындырган комнан алтынны...
Ул канымны имә яшь бала күк.
Үзе газап, үзе сихәтле.
Бер бала да җирдә хатын-кызның суырмыйдыр җелеген бу хәтле!
Коточкыч хәл! Язмыш биргән бүләк — көннәр, төннәр эчкән газабым.
Тәңрем! Үзең башлап юл күрсәттең, хәерле кыл инде азагын!..
1993