Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ветеран җыры

Гомер узган саен тынмый күңел — Үткәннәргә хәтер еш кайта. Тыныч көндә авыр тойгы булып, Сугыш яраларын кузгата. Әй син, Хәтер, гомер язларыннан Безнең яшьлекләрне чакырып ал! Җырлыйк әле! Безнең бу көйләрдә Кайтмый калганнарның хакы бар! Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,- Газиз башлар ниләр күрмәде! Нинди генә суны кичмәдек тә, Нинди генә утка кермәдек! Әй син, Хәтер, гомер язларыннан Безнең яшьлекләрне чакырып ал! Җырлыйк әле! Безнең бу көйләрдә Кайтмый калганнарның хакы бар! Еллар арты еллар агалар... Тормыш үзәгендә яңалар. Сорый Хәтер безнең үткәннәргә Тугрылыкны саклыймы алар! Әй син. Хәтер, гомер язларыннан Безнең яшьлекләрне чакырып ал! Җырлыйк әле! Безнең бу көйләрдә Кайтмый калганнарның хакы бар!