Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ГОМЕРЕМ


• ХИСТӘЛЕКЛӘР
АНГОРДАН
л саен, сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында борчылып уянам кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлы сыман һәлак булганнар алдында, алар турында әйтелмәгән сүзләр өчендер. Сугышка үлемгә барганда уй-тойгыларын күт яше итеп йотканнарга сүз бирелсә, үзләре ни әйтер иде? Юк шул андый могҗиза Ә исәннәрдә бар ул! Күргән елларым, белгән кешеләрем хәтере йоклатмый мине Киселгән тыннары, бүленгән уйлары йоклатмый, әйтелмәгән васыятьләре йокла 1.мый .
Бу дөньяда ике гомер яшәдем кебек Беренчесе сугыш аллы еллары Ул гомердә дөньям тигез-имин. туганнарым сау. авылдашлар гөрләшеп яши Тик ул көннәрнең якты тасмасы кинәт өзелгән кинодай өнссз-авазсыз караңгыда калтай. бик күп гомерләрне сугыш сүндергән Ул тормыш кинотасмасын терелтүне мәрхүмнәр миннән көтәдер кебек. Ярты гасыр буе яратуым, өзелеп сагынуым, юксыну-үкенү әфсене белән күңелдә җанландыра торам мин барында алар ла бар Үзем белән китәсе шул кадерле җаннар i урында уйлыйм Иң соңгы, иң хәтәр үлемнән оны гылудан коткарасы иде аларны Үлү онытылу гүгел. оны налу үлү.
Әбиләрнең: «Сурәт ясама, үлгәч җан сорар», дигәнен хәтерлим. Хәлемнән килсә, сүздән сурәт ясап, җан өрер идем сугыш шәһитләренә Сугыштан соңгы иҗат гагы икенче гомерем өчен бурычлы мин а гарга Барыбыг да бурычлы
Бу әсәрдә сугыш чоры михнәт-газапларын кичергән буын язмышы да бар . Әдәбиятта канатлы гыйбарә йөри Гоголь «шинеле»ннән чык-
Шәүкәт ГАЛИЕВ (1928) олылар һом да шлар очен күпсанлы шрик. юмористик ши.-ырь һом проза китаплары авторы. Г Тукай исемендоге Доүмт бу ю.е Г.-Х Андерсен исемендме халыкара диплом иясе. Казанда яши.
Журнал варианты
Е
канбыз, диләр. Безнең буын Бөек Ваган сугышының утта көйгән, пулялар тишкән шинеленнән чыкты Әтисез кайткан шинельләрдән..^
.Ел саен сугыш башланган төндә. Җиңү i аңында йокым кача: беренче гомеремнән әле генә уяндым кебек Әмма ул төш түгел — илле ел буе сагышны уяу иткән өн...
һәркемнең үз гомере, үз кичерешләре заманнар ургак булса да, кичерешләре аерым, һәркайсыбызның үз хатирәсе кадерле. Тәүгеләре бигрәк тә: шулардан хәтерең башлана Күңелгә сыенып калган, сине ташламаган тугрылыклы тойгылар ул: саф чишмә төбендәге якты ташлар сыман... Эчтән йоткан яшьләр- «күңел яшьләре» белән юылган ихлас кичерешләр. Истән бигрәк, хисеңдә укмашып калган узган гомерең ул- «хистәлекләр».
Алтын яфрак
анылган рәссам, көмешче ювелир үз остаханәсенә чакырып йөри иде, ниһаять, җае чыкты. Күрер, сокланыр нәрсәләр хәйран күп икән Музей сыман —үз әсәрләре белән бергә, чын-чынлап «хан заманы»ннан калган көнкүреш җиһазлары —сәнгать үрнәкләре: беләзек, чулпы, хәситә, күкрәкчәләрдән алып, төрле килбәтле комган, самавырлар киштәләргә тезелеп, бауда асылынып, чөйләрдә эленеп тора. Шәмаилнең дә төрлесе, Тукайның «Туган тел» шигыре язылганы да бар..
Сәндерәләр түшәмгә чаклы тулган. Балачагым хатирәләрен таныйм— Питербурдан бабай алып кайткан сәгать, җиз кыңгыраулар күңелдә чыңлап ала... Йотылып карап йөрим, хуҗа мавыгып китүемне күрә- әле бер. әле икенче зиннәтле табышка ишарәли. Рәссамның үз эшләрен, сызма-эскизларын җентекләп карыйм: талпынып та оча алмый калган рәссам илһамы >яна Алтынчы дистәне тутырганда ис китәр нәрсәләр сирәк очраучан. Остаханәдә мин җан рәхәте кичердем. Гади вә гали затлы ядкарьләр, милләтнең рухи байлыгы иде монда - көмешченең әтисе, бабасы кулыннан үткәннәре дә бар. Татар баласына сабый чактан газиз нәрсәләр...
Онытылып гамаша кылуым соклану дигән бәһа рәссам күңеленә хуш килде. «Иң кызыгы бусы!» дигәндәй, хәйләкәр елмаеп, һавага нидер чөйде дә «өф» итеп өреп җибәрде. Җиңел, юка иде әлеге хикмәт саргылт нурдай һавада тирбәлә .. Кулымны суздым — көзге яфрактай учка кунды, тын алганда менә-менә очып китәр шикелле..
— Беләсеңме бу нәрсә? —ди оста. Мәгънәле генә тынып тора да:
— Сусальное золото! дип куя.
Алтын яфрак, дим мин дә юри. гадәти нәрсәдәй. -Сабый чакта мин моны шактый йоттым. Тәтәй Питербурдан алып кайта иде
— И-и, бик файдалы ул! - дип сөйли көмешче һәм хәсиятләрен санап китә.
— Файдасы тигәндер инде безгә дә. .—дигән булам тыйнак кына. Остаханәдә иң зур тәэсир алганым шул иде. Тәтәй алтын яфрак биргән кояшлы иртәләрне хәтерлим Күңеле булсын дип кенә йота идем, алтынның бер тәме дә юк исегез китмәсен! Гомергә кызыкмадым, «сары шайтан» коткысына бирелмәдем Әмма бу яфрак бала чагым агачыннан -Латифа тәтәй хатирәсе бит! Якыннарымның миһырбанлы карашы, мәрхәмәтле куллары алтын яфрактай йомшак, җиңел иде Алар «йоттырган»— йотылып тыңлаган әкият, бәет, җыр-мөнәҗәт. кыйссалар икән иң файдалысы. Рәссам иҗатында ул алтын яфрак күзгә күренеп, балкып торса, без язганнарны эчтән яктыртадыр
Алтын яфрак. . Татар өстеннән узган зилзиләләрдә шәҗәрәләр ур-маныннан коелмыйча чак эләгеп калган алтын яфраклар Көмешче
Т
картның улы мәшһүр рәссам, инде янәшәдә үз баласы эшли нәсел дәвам итә, һөнәр-тәҗрибә өзелми
Көзләрендә табигать тә, алтыннарын җилфердәтеп, сабыйларда иҗат дәрте кузгата, митте алар илһам бөреләнгән чагыма чакырып кул изи. Гуган телемнең алтын яфраклары, туган авылымның алтын кешеләре . Кала башмакларын салып, такыр сукмаклардан кайтам Яланаяк йөрү файдалы, ди галимнәр, чыклы үләннәр чыныктыра, ди. Иллә дә гыйлем булганбыз нарасыйлар гел яланаяк сыпырта илек' Чык агарткан тыкрыкта яшел эз калдырып чабар идек бар ашкыну, бар омтылу киләчәккә! Гомерләр үткәч, төшендем: ин кызыгы үткәннәрдә бала чакта икән . Алга барыр юлы кыскарган саен борылып карыймы адәм баласы, гомер юлларын озайту әмәлен эзлиме0 Алтын яфраклы балачакның иртәнге чыклары асыл ташлар ул. аякларга чеби чыгып елатканчы, татлы әрнүләрне кабат кичергәнче барыйк әле.
Балачак әтәчләре чакыра
үңелгә хуш килгән, җанны тынычлыкка көйләгән авазларның берсе әтәч тавышы Балачакның кояшлы, имин иртәсендә. тавыклар коенган нигез туфрагына, чирәмле ишегалдына кайтара ул.
Ятта чабылган печәнле арбага утыртып, әткәй мине лә Кайбыч ярминкәсенә алып барды Ниләр генә истә калган соң? Аллы-гөлле бизәкле курай! Ат кыяфәтендәге буяулы сыбызгы ла аллык Бик арыдым иртә кузгалдык бит. кайтканда йокыга оеп киткәнмен. Әгәч тавышына уяндым. Күтемне ачканда ук белом: ниндидер шатлыгым бар шулай уянырга яратам мин Бүгенге сөенечем, менә ул әтәч! Голландски әтәч тә аллы бит әткәй
Сиңа бу. син карап кайт, күз-колак бул. диде. Ә мин йоклап киткәнмен Ярый әле әтәч үзе колакка әйтте' Безнең авылда мондый әтәчнең булганы юк Малайларның исе китәр инде! Үзем дә хәйраннар калып торам, гел күз ияләшә алмый: салават күпередәй ялык-йолык кояшта уйнап торган, чит-яг илдән килгән әкиятн-хикмәти төсләр бу! Тәтәйнең әфтияккә кыстырган тутый кош каурые сыман Кирт тәч-кирт- ләч кәпәч-кикриге. гайрәтле тавышы, ул горур, тәкәббер карап торышлары' Аягыннан бәйлән куйганнар иде. әрҗә эчендә кайтты Авызын бәйләмәгән лә Ә ул миңа тимәде, мин дә курыкмадым. Тиз ияләште әллә кайчан безнеке сыман Әткәй әйтә, насыйп мал шундый була, ди
Балачат ымнан шул әтәч аваз биреп, гомер ярминкәсе юлында черем иткән күңелне уята тормыш арбасында мин. дилбегә күптән үз кулыма күчкән Исәпләсәң, исең китәр күпне күргәнбез икән, сөенеч торен көенечләрең хәтер катламнарына түшәлеп калган, видеомагнитофонга тоташтырып булмый ул тасмаларны, әмма күңелдән каг-кат кичерен, юмер буе «карыйсың» җан азыгы булып, җир куенындагы саф чыганактай уй-тойгыларыңны туендырып торалар
Әтәч ул могҗизалы кош: ерак Африкадан килсә дә. әүвәлге туган ягы көйләгән вакыт белән яши. таңда кычкыруы да. көндез аваз салуы да тиундагыча Безнең татар да бар дөньяга шул әтәчләр сыман тара нан Инде милләттәшләр Австралиядән ук кайтып. Иделне сагыну тарын сөйли Күңелдәге-җандагы җирсүне сагыну әтәчләре уята, буыннан буынга. каннан каша күчеп гутаи туфракка тарга: әтисе кайталмаса баласы, оныт ы кайта .васыятен үтәргә кайта
Әтәч тавышын калада ишетсәм, күнелдә сала терелә Балачакка дәшә ул тавыш, барлап тора ерак китмәдеңме, онытмадыңмы'* Әле дә авыл гадәтенчә таңнан торып, шушы язмага керешкән идем Сәгатькә карыйм туктаган, борып куярга онытканмын Эх. әтәч бутса, вакыт
К
ны чамалар идең... Бик күп дәверләр авыл әтәч сәгате белән яшәгән. Төнге тавышы тирән тынлыкны тойдырса, танда кычкыруында офык яктылыгы яңгырый! Билләһи дим. магнитофон тасмасында искәртми тыңлатсалар да аера алырмын шикелле: җәйге челләдәге тавышы — өченче төрле, эсседән оеган һаваны уятып килә..
Әтәч койрыгы сыман елкылдап торган бик сәер исемле уенчык алып кайткан иде әткәй — калейдоскоп. Бусы инде соңрак, мина сигез яшьләр булгандыр. Гаҗәп тә соң, ничәмә-ничә әйләндерсәң дә яңа төсләр оеша, яңа күренешләр укмаша — гел менә кабатланмый! Кызыгып карый идем. Инде күңел күзем балачагыма төбәлгән: хәтер калейдоскобында төсләр, сурәтләр яңара, онытканың да ялт итеп килеп чыга. Шул якка таба кайтыймчы әле хатирәләр арбасында. Әтәчләре дә сагынган —әнә ни- чекләр өзелеп-өзгәләнеп аваз бирәләр...
...Донья бу!
зең дөньяга килгәнче үк, сиңа кагылышлы хәлләр булган. .
Әнкәй сөйли иде:
Иртә таңда суга барганда теләдем: сөйгәнемә барсам иде, дидем. Кабул булды теләгем.. Ябышып чыкканда, елга буйлап, таллар арасыннан җитәкләшеп кайттык. Таң сызылган иде Бакча артыннан кердек. Каралтыдан үткәндә кыекка күрсәтте Галиулла
- Әнә, безнең...
— Нәрсә?—дип өскә карадым.
— ...күгәрчен оясы!
Әнкәй шул көннәрне күңелдән кичереп тәэсирләнә
— Күгәрчен ике генә бала үстерә. Ырымы бар икән, атаң шуңа ишарәләгән Ике балабыз булыр дидем, рас килде..
Тыңлыйм да. күз алдыма китерәм күгәрчен оясыннан сузылып, күзләремне елтыратып карап ятам: әнә ул — егет әткәй белән сылу кыз әнкәй. . Ул чакта алар әткәй-әнкәй дә түгел, ул чакта әле минем җаным ике якта — сөешеп кушыласы ике кайнар йөрәктә мин... Уртак мәхәббәтебез табыштырды, кавыштырды, дип сөенәләр, бәхетлеләр. Ә бит мин ашыктырам, ике йөрәк кыйтгасындагы «мин» - булачак ярымшарлар магниттай тартыла... Дөньяга мин яралырга тиеш!
Әнкәй сөйли иде:
— Почмак якта йоклыйбыз. Бер көнне, төнлә уянгач, әйтә атаң:
— Сиңайтәм, яхшы түгел, ишетеләдер, ул хәтле шыгырдатып ашама. Шикәрне кибеттән алып бирермен...
Шкафтан алып кимерә дип белгән. Аны-моны дәшмәдем:
— Мә. сиңа да ач авызыңны! — дидем. Сикереп торып ут кабызды, нишләргә белми:
Тоз ич бу?!—ди.
Тоз шул, дим.—Төрләнеп йөргән чагым. . Улым, синең белән йөкле идем. Тоз теләде күңелем, түзәр әмәл юк...
Менә шулай, җәмәгать, «тозсыз» дияргә ашыкмагыз, без аны әнкәй белән дә аз ашамаган.. Ник төчене сорамаганмын? Канны җылытырга, йөгертергә тоз кирәккән. Кытлык булмагае дип, маяга да тоз җыялар. Күп кирәк ул күз яшьләрең булып та күпмесе агылыр.. Ә бит сөенеч яшьләре дә тозлы. Аларның барысы да көткән мине. Яратасы, әрнисе- ачынасы дөньям көткән. Мохиткә тагын бер җан иясе — тагын бер язмыш өстәлә.. •
Ә ник кычкырып җылап җибәрдем икән? Еламаган балага ими бирмиләр дигәнне сизенептер. Елый белеп туганбыз, елмаерга, көләргә өйрәнәсе бар. Якыннарың өйрәтер, тормыш өйрәтер
Ү
Кеше үзенең беренче елларын хәтерләми Ни өчен тәэсирләрне баш миенә язмый табигать? Ул өч елда адәм баласы әти-әни. әби-бабалар- дан гасырлар гәбеннән күчкән кан хәтере белән яши. шуларны «имен» сеңдереп ята. Баш миенең нигезендә ул мирас: холкын-гадәтен. иманың, моның..
Ә берзаман кинәт аң-зиһенен ачыла, күзен ачыла— инде ул күңел күзең белән тәңгәл килгән. Шул көннән башлап син барын да хәтерләп үс. берсен да онытма Истәлекле уй сукмакларыңны урап әйләнә тор. яңарIа гор хәгер буразналарын. Яңарта тор мәхәббәтеңне, янарга тор иманыңны, нәселеңйе. Мәңгелектән шул Вазыйфалар белән килдең син. тәкъдирең шул.
Әнкәй бишектә тирбәткәнне, юатканны ишетәм
Чү. чү. елама... Әлли-бәлли бәү. йокла, балам, йом күзең, үсәрсең... -
Әткәй уятканны ишетәм:
Тор. улым, уян! Йә гомереңне йоклап уздырырсың!
Бабам көлемсерәп тора
Ач күзеңне, дөнья бу!
Гомерең бар икән...
өзнең соңгы аенда, кышка күчәр алдыннан туганмын Төп йортның тәрәзәләре, аскы өлгеләрен томалап, кар-бураннарга карарга жыенгаг!, Балага өрмәсен дип. рам араларына кәгазь ябыштырганнар. Түрдә бишек, сиртмә гүгел пружина, әткәй дә шунда тирбәлеп үскән. һидият бабам мәркәздән алын кайткан аны. Кала сиртмәсе мине кая сикертер микән?..
Мин туган елда әткәйгә егерме дүрт, әнкәйгә 22 яшь булган Латифа гәтәй илле алтыда Пидинг бабам өч ел элек вафат. 58 дә булыр иде. Әт кәйнең ике абыйсы Сафиулла «дәү абый». Насыйбулла «кечкенә абый» Питербурда. Ссңлесе Бибига ишә. ике энесе: Сафа «тәти абый». Хатип «шөкер г абый» өйдә Алгы жан янына җиленче булып кушылганмын Өйне утын гына җылытмаган, җиде җанның тере тыны да җылыгкан. Бусы югарочга булса, гүбәночта сау-имин Зиннәт бабам (68 яшьтә). Миңсылу тәтәй (63 тә) көтеп торганнар Бу якыннарым, пьесадагыча әйгсәк. минем тормыш сәхнәсендә катнашучылар булыр
Кыштан чак кыла алдарак килен, тышны күрмәгән өй кошы булганмын. өйдә «сайрагаймын» Тау астындаты мунчага мамык юрганга төреп йөрткәннәр Бер ягы ачыла борының сузып үс. биләүдән арынып кеше арасына чьи у ихгималыңбар Кызамык, чәчәк, тагын әллә нинди, сабын ны сагалаган җәбраил илчеләреннән исән-имин калсаң, әлеге «конверт га» киләчәккә китәрсең... Кыш нарасыйга зур сынау сират күперенең беренчесе, җирдә яшәүгә алып чьпа торганы Кыш хәлне алган, хәвеф- хәтәр баш очьйда тына йөргән Әнкәй сөйли иде
Мич яккач, иртәрәк япканмын ис чыккан. Котларым алынды зәңгәрләнеп киттең. . Үләсең дип торам Юрганга төрен ишегалдына алып чыктым, нигйлоргә белмим Тирбәтәм. селке тәм. Күз тәреңне ачтың! «Гомере)» бар икән, балам!» дип еладым Ә бервакыт, кагына торгач, бишектән егылып гөшкән идең. Елый алмыйча гынсыз калдың Күгәреп тау аегына йөгердем өйдәгеләргә сиздерәсем килми Гомерең бар икән. ■ •
Кояшны язын гына күргәнмен дә. күзем чагылып борын җыерганмын Ә борын сизгән нурлы һаваны, тал бөресенең баллы исен Бәлкем, ят шуна да тансыктыр* кышның тынчу өненнән чыгып, ирек-иркеилск сулышына сеент әнмс!к шул хәтерсез чактагы сиземләү канымда яңарадыр...
К
Борынгы бабайлар Яңа елны нәүрүз бәйрәме дип. яздан башлап санаганнар Яз — яңарыш, терелү Мин дә бит өй карыныннан дөньяга язын «туганмын» Бар нәрсәгә күз тутырып карамак булам да, карый алмыйм, яктыдан күз алларым караңгыланып китә... Ашыкма, дидер Кояш, әз-әзләп карасаң күп итеп күрерсең син күрәсем кем күрсен: «Гомерең бар икән», диде бит әнкәң сине тудырган Кояш...
Әнкәйнең бу сүзендә тагын бер мәгънә бар икән Үзәгенә үткәнгә күрәдер, ул аны ничәнче кат искә төшерә.. Син дөньяга килгән көнне кар яуган иде. ди Ә котылуы бик авыр булган. Шуңа да. гореф-гадәт буенча, ахыр чиктә әткәй мәчет ишеген күгәненнән алып торган.. Рәхмәт инде, ярдәме тигән, көмеш айлы, хәер-догалы мәчеткә дә бурычлы икән мин. Тары боткасы пешергәннәр иде. туйганчы ашый алмаган идем, шул истә, дия иде әнкәй. Өч көн капмый торган яшь килен: хәле хәл булгандыр... Әйтәм аны, бик теләп, тәмле итеп шул ботканы пешерә торган иде—уртасына оя ясап, сары май салыр иде...
Безнең кайбер сүзләр, кыланмышлар да сары май булып ятмагандыр инде, йөрәген сызландырган чаклар булгандыр Бала күңеле сонга калып төшенә. Җанда, бәгырьдә сагыну, үкенү тулгаклары Әнкәй сөйләгән гыйбрәт искә төшә: учыңда тәбә пешереп ашатсаң да. әнкәңнең бер тулгагына тормас, ди...
Мылтык тавышы
у дөньяга хәтерем ачылып, үземне белә башлагач сискәндереп истә калган тәүге тойгылар: шомлану, кызганудыр Кинәт дө- пел-дөпел шартлау, тәтәйнең хәвефләнеп тәрәзәгә каплануы: Киләләр, киләләр... Безгә дә җитәләр!
Бәрелеп-сугылып капка астыннан Полкан килеп керде, куркып келәт астына ыргылды. Качты, котылды дип торганда, кара киемле икәү мылтыкларын сузып артыннан бастырып керде дә келәт астына үрмәләде... Өйдәгеләр куркынып сөйләшә:
Эт җыючылар килгән!
Күргән бер этне атып йөриләр!
Әткәй дә, Сафа абыйлар да өйдә юк, алар кертмәс иде... Ишегалдында гөрес-гөрес мылтык шартлады! Полкан әрнеп-рәнҗеп елый. Тагын гөрес Полкан тынды. Качтымы дисәм, теге ике карачкы маэмаемны аягыннан өстерәп алды... Ник өрми, ник ырылдамый шуларга? Башы карда өстерәлеп, әрле-бирле чайкалып килә, авызыннан алсу эз саркый. Өзелгән өннәре шулдыр: коткарыгыз, дип ялваргандыр .
Эт атучы явызлар капканы ачык калдырып китеп барды: тавышлары усал иде. Ачык капкадан шом салкыны үрмәләп җанны өшетеп алды: шундый хаксызлык була икән, куркыныч икән бу дөнья — беркем яклый алмый кала: керәләр дә аталар!
Бик ярата идем Полканымны. күзләрен тутырып, елмайган сыман карый иде... Гаҗиз калдым бу кансызлыктан ничек шулай мөмкин?! Ул чакта миңа дүрт яшь булган. Әткәй кайткач та. каршысына йөгереп, йөрәк өзгеч хәл зурында сөйлим:
Полканны азып бәрделәр!
Әткәй мине юатты, тегеләргә бик ачуы килде. Нишләсәң дә сон иде шул... Бу хаксызлыкны, бу фаҗигане оныта алмадым «Атып бәрделәр» ... дигәннән абыйлар көләргә гора, «мылтык ату» белән «атып бәрү»не аермаганмын. Мылтыктан курку шул чактан калган Күземне ачканда дәвере шундый булган: мылтыклы карачкы, үзе күренмәсә дә кайдадыр барлыгы, аңардан шикләнү чикләп-сагалап күләгәдәй ияреп йөргән, һәр сүзеңә колак салган...
Б
Сугыш алдыннан әгкәй да ау мылтыгы алган иде. йорты эт сак- ламаса. мылтык ярар, дигәндер Әнкәй чормадан шикләнүен белдергәч, бер кичтә түшәмдәге гөннектән гөрселдәтте:
Качты җен-пәриләр, курыкма! диде
Малайлар мылтыкка кызыга, ә мин читләшәм җаным өркеп, тәнем ытыргып калган Әткәй сугышка киткәч, ул мылтыкны күрше Хәбибрахман абый алып торды да кайтармады Сорамадым Әткәйнең шахтер лапмасын саклыйм, ул аның яшьлек хатирәсе. Ә мылтыкка аныкы дип ияләшә алмадым...
Күземне ачканнан бирле илдә мылтык тавышы тынмаган Сискәнеп уянган, сәбәпсез елаган сабыйлар шуны тойгандыр. Әткәй гомере лә сугышта өзелде, кара тәреле карачкылар кулындагы мылтыктан
Әткәй җырларын, әнкәй бәетләрен хәтеремдә яңартам Өтекләре генә истә шул. аларны да мылтык шартлавы өркеткәндер:
«Атмачы мылтыгын.
Куркадыр жаннарым.
Шул наган тавышына »
дигән сүзләр бар иде берсендә Үткән фаҗига-бәег ләрнен киләчәккә төбәләсең. безнең язмышка да туры килерен кем белсен.
Беренче чәчәкләр...
иһырбансыз дөньяның баланы каршылатан беренче чәчәк.тәре «чәчәк авыруы» иде Чәчәк сүзен иң әүвәл сырхау мәгънәсендә кайгырып сөйләшкәндә ишеткәнмен. «Чәчәк» корбаннарын санасаң, безнең авылда шактыйдыр «Чәчәк салмаганга үлгән», диләр иде Миңа салдылар, сул ку гымда кутыр тап. әчетеп, соңыннан гәчетеп торган чагын беләм. гомер теккә эзе калды. Исән котылганлыкка гамга икән
Чәчәк, чәчәк Хәтер генә ул кабергә чәчәк кую гадәте бар У тытын- чы еллар башында Тау ягында, ка тын урманнар артында габип та. шәфкать туташы да булмаган. Сабыйлар табигатьтән генә шәфкать көтеп, ут эчендә бәргәләнеп яткан. Кыр чәчәген лә күрен өлгермәгән нарасый күзләрен сш кына кайгылы «чәчәк» томалаган Кара чәчәкләрне яратмыйм, куркам мин алардан. шомлы була тар Ой борынча йөргән «чәчәк» авыруы да куркытып үткән, ярый әле үтемне аяган
Кызамык белән кызышып, иреннәрем, тәнем янын, авыр сулан ятуымны. упкынга чумгандай онытылып-югалып калуымны хәтерлим ничә көннәр белештерми ятканмын. Озак йоклап уянгандай, күптән күрмәгән өй эченә тансыклап карадым Корама юрган бизәкләре, чарша удагы зур-зур алсу-кызыл чәчәкләр кызамык белән авырганда кызыл юс файдалы дип әнкәй элгән
Иншалла. күзен ачты! дип елаганы, әткәйнең кызыл билле прәннек биргәне исемдә. Кызамык кызганган алын китмәгән, әткәй, әнкәй баш очымда алар бирмәгән, алла саклаган
Яшьли дөнья куйган нарасыйлар үсеп, кем булыр иде дин фараз кылам Күзен ачын өлгермәгән энем Ислам Табигать мина абый бирмәгән, энем дә була алмады Гөлсем сеңелемне хәтерлим, почмак батанасына готынытт. теле яңа ачылып килгән чакта
Әделдәти-ү тәти! тип такмаклап биеп торуы күз алдыма килә Ике яшьләр чамасы бу.пандыр, тамагы шешкәч, әнкәйнең иңенә башын салып, нәни бармаклары белән тамагына күрсәтә әйтер сүзен әйтә алмаган Сулар сулышы беткән, диделәр. Чиксез мәңтетек аңа бер гомерлек сулышны кызганган. Ә бит һава күп ул Куркып-куркып
М
кайгырдым, әнкәй җылый. Ә1кәй сулкылдый.. Бигрәгмөлаем. (уганнар килсә, кара чәчләрен җилфердәтеп кочагына атыла то'рган сөйкемле сөяк иде. яратып муеннан кочаклап алыр иде. Чәчәк кебек иде. чәчәкле күлмәген ярата иде ак җирлектә бөртек-бөртек алсу чәчәкләр күңелгә якын рәсем булып калган Чыбылдыктагы аллы-гөлле чәчәкләргә бармагын төртеп, яратуын белдерер иде. Ул да кыр чәчәкләрен күрми китте, өйдәге тамчылы гөлләр елап озатты. Шуңадыр, алар һаман моңсу күренә. Тәкъдир кем маңгаена нинди «чәчәкле» мөһер салган... Үсеп- җимешләнә алмыйча, яшәү кояшын тоймыйча югалган гөнаһсыз җаннар Алар да йоклагандай онытылып киткәндер, аермабыз шунда мин дөньяны яңадан тойдым, алар уянмыйча сүзсез мәңгелеккә кушылды...
Яз саен беренче чәчәкләрне көтәм. Әнкәй юрый:
Сары чәчәк күрсәң сагышка...— ди. Кайсы очрый бит. чәчәкнең ни гаебе булсын инде? Беренче күбәләкләр дә язның канатлы җаны сыман, чәчәктән — чәчәккә кунып очулары үзе куаныч! Әнкәй тагын көрсенеп куя:
Кара күбәләк күрсәң кайгыга...
Кызыл балчыклы инеш ярындагы сап-сары үги ана чәчәкләрен күргәч тә. уйга калам: үги ана тирәсендә ятимнәр сагышыдыр..
Кышлыкка гәҗит тасма ябыштырылган тәрәзәләр ачыла, ызба иркен сулап җибәрә, агылып-ашыгып тал бөреләре исе тула... Тәмле һавага ияреп кызыллы-каралы күбәләк тә кергән, ишекле-түрле салмак кына әйләнеп йөри.
- Тия күрмә! Күбәләк булып әрвахлар җаны кайтыр ди... Сеңелен Гөлсем, йә энең Исламдыр!
Гөлсем күлмәгенә охшаган шул. Ә Исламны мин хәтерләмим. Аның беренче һәм соңгы күлмәге кәфен булган шул. дөньяга исемен генә калдырып киткән — үз исемен үзе ишетмичә.. Күбәләккә кызганып карыйм. тиямме соң. пыялага бәргәләнеп азапланса, сак кына учыма алып урамга очырам. Әнкәй дәшми, моңсу гына карап кала. Күбәләк гомере чәчәк гомереннән дә кыскарак икән шул...
Әлпиеңне укыдыңмы?
амык түшәккә чумып. Мәсгут белән икәү тәтәйгә сыенабыз йоклыйсы килми, күзләр шар ачык, әкият көтәбез. Тәтәй сөйли, йомшак тавышы иркәләп бишектәй тирбәтә. Күз кабаклары авырая, йом... йомыла. Тәтәй моны сизә:
Әлпиегезне укыдыгызмы? Йә әле. бергәләп!—-ди дә. таслап тезә башлый:
Әлиф-би. пи-ти...
Без дә кушылабыз:
- Җим, чи. . дәл. зәл...
Йокы алдыннан укый торган дога бу. балалар догасы:
Гаен. гайн. фи. кап...
Телгә ятышлы тылсымлы авазлар белән оеп ук киткәнбез Бу доганы укысаң саваплы, бәхетле буласың. Әнкәй белән дә көн саен яңартабыз, яттан үзебез генә дә укый алабыз. Күңел хуш танып, бик канәгать булып йокыга таласың. Шундый тәмле була йокы башны мендәрдән аерып булмый. Ә берсендә курка каждым баш мендәргә ябышкан! Мәсгут тә уянган, катырак тартылган иде. кычкырып җибәрде:
Мендәр чәчне тарта!
Тәтәй кайчы белән кисеп, чак аерып алды. Баксаң, үзебез гаепле: авызда тупыл мамыгы кушып ясаган балавызлы сагыз.иде. йоклагач төшеп ябыштырган...
М
Әлпинең гап-гади алфавит икәнен соңыннан белдек. Дога дип күңелгә битләткәннәр. дога булган да ул — Туган тел догасы Бишек җырына ялганып безнең көйләгән, бәхетле иткән Әткән-әнкән телен белмәсен, бәхетле булыр идең мени?! Әлпи белән бергә
Әппәр ит! дип. бит сыпырырга өйрәткәннәр Аннары гына әлхәм-колһуаллага күмелгән. Өйгә ишек ачып кергән картлар:
Әссәләмәгаләйкем! - дип сәлам бирә. Хатын-кыз сәлам кайтара алмый, әткәй юкта ир заты - син
Вәгаләйкемәссәлам! - дисәң дә. зур вазыйфа башкаргандай буласың Мактап та җибәрсәләр, башың күккә тия инде, үсеп китәсең Безнең «гыйлемлек» шуннан узмады бугай Тәтәйләрне сөендерергә яраган, «замана сабагыина хәтле сеңеп калсын, дигәннәр
«Ана теле» дип тикмәгә әйтмиләр карында чакта ук шул аһәңгә көйләнә бала. Әмма «садик» карынына күчкәч, онытучылар күп хәзер, анда бүтән әлпине ятлаталар. Ә нарасый чагында сеңгәне гомер гек Әнә. Мәсгут Ленинградта яшәде, җәйләрең тәтәй янында, бергә уйныйбыз. Тәтәй телен онытмады. Читтәгеләр югалтудан куркып, тырышыбрак саклый. Казан-башкалабыз уртасында күбрәк югала туган тел. Казан карынында бүтән телне күбрәк ишетә шул нарасый. Ә Мәсгут немец телен дә белә. Ленинградта шәрекъ университетын тәмамлап. Коръәнне тәрҗемә кылган атаклы Крачковскийда укып гарәп теле укытучысы булды. 2 нче гимназиядә эшли. Әлпи догасының файдасы!
Икенче бер очрак искә төшә Русча сөйләшкән, русча шигырьләр язып ганылган шагыйребез Мәскәү янындагы ижат йортында яңа поэмасын укырга бирде. Исем кипе татарча язган! Теле дә элеккерәк, өлкәнрәкләр сөйләшә торган тел әле.
Бала чакта дәүәни янында үстең мәллә?
Шулай икән. Әнә бит. баш миенә «ак нур белән » сызылып калган әлпи аһәңнәре. Борынгы рәсемнәрне яңартучылар өсте-өстенә түшәлгән буяу катламнары астыннан иң әүвәлге кыйммәтле сурәтләрне шулай ача.
Рәхмәт инде әлпине туган тел догасын ятлаткан әнкәй, дәүәнкәй- ләргә, йокы алдыннан укытулары җанга сеңдерү булган Иренгән, киреләнгән чакларда ярый әле мәҗбүр иткәннәр. Бу уңайдан, әле шушы арада күргән рәсем искә төгггте. Намазлыкка тезләнгән әби. янына чүгәләгән оныкның башын аска илереп намаз «зарядкасы»н төшендерә Өйрәнерме замана баласы, гамәленә керерме, әмма әбисенең «картаеп каз кач буыннар эш белү уңайсыз ул» дип кабатлавы хикмәтле Талчыбыкны яшьләй бөгәләр. Әлиф-би көенә тел биетергә дә шул яшьтә көйләнеп калсаң гына Әлпиеңне укыдыңмы? Йәле. әйдә әле. бергәләп кабатлыйк
Әлиф-би. пи-ти. .
«Без Шәһри Болгардан!»
ак-Сок бәе ген ишеткән чакта ук. җае чыкканда әнкәй:
Без Шәһри Болгардан! дия иде Борынгы бабайлар җире икән ул.
Шәһри Болгар - изге җир! дип җөпли әткәй дә. Мин тагар дию генә җитми, татарның төрлесе булыр, мин мөселман, дияргә кирәк!
Әлпи-гисинс ятлаталар. «Шәһри Болгар изге җир» дип. бисмилла сыман кабатлыйлар Үсә-үсә. балалыкта ишеткәннәр дәрәҗәсенә үсеп җигәсең икән Китаплардан эзләп таптым, барып га күрдек Бөек Болгарны Әллә кай. әүвәл заманнарда борынгыда калса да. якында икән Изге җиргә сәҗдә кылырга безнең Тау ягыннан әби-бабайлар йөргән.
С
шуңа багышланган, халык теленә кергән бәет бар. Дингә каршы лекцияләрдә хорәфәтләр. юк-барга ышану дип бәяләнә иде изге чишмәләр. Әмма халык хәтере чишмә башын югалтмаган — кан тарткан, ул чишмәләр тамырларда аккан...
Болгар хәрәбәләре дә «искелек» калдыклары саналган. Анда без тарих төбенә карагандай булдык. Татарның үз җирендәге кәгъбәсе ул. Шәһәреннән җимерек манаралар калса да. исеме аумаган, изге чишмәләр корымаган. Кабер ташлары чиркәү нигезендә «сакланып» калган.. Бусы нигезендә, ә гөмбәзендә җиңелеп чалкан төшкән, аста калган Ай өс генә тәкәббер Хач баскан. Чиркәү үзе дә нигезендәге Ай- гашларга кара хач булып баскан. Әмма тарихка кайту дошманлыкны түгел, иманыбызны яңартсын. Үч-ачу ташларын кузгатып мәчет ләр нигезенә салып калдыруны күз алдына да китереп булмый лабаса!
Әткәй-әнкәйнең: «Без Шәһри Болгардан!» - дип тәкърарлавы гу- рыдан-туры безнең төбәккә кагылган изге җирдән кагылган-куылган өммәт килеп урнашкан Тау ягына, безнең борынгы Чучак бабай нәселе дә шуннандыр...
Бала күңеленә, хәтернең нигез ташлары итеп нәсел-ыру. туган туфрак турында мәгълүмат салып калдыру фарыз шул. Рухыбызны иман кыйбласына көйләгән әткәй, әнкәйгә, тәтәй, бабайларга рәхмәт. Кабатларга кирәк хак сүзне: үсә-үсә төшенер бөекләрне, уе-буе җитә башлагач аңлар бала—җаны гына уяу булсын...
. Тормышта туры килеп торулар була бит ул Әле Ш. Сайкинның «Борынгылар мирасы» дигән язмасын күрдем («Шәһри Казан». 1991 ел, 30 октябрь) Танылган педагог Шәриф ага безнең авылга күрше Аюкөй- дергәндә туган, бер үк тарихларны ишетеп үскәнбез. Ул яза:
«Элек-электән килә торган йола буенча һәр җәй саен Тау ягы авыл-ларында карт-карчыклар. төркем-төркем булып. Шәһри Болгарга, борынгы әби-бабайларның нигез туфрагына зиярәткә бара торган булганнар..
Шәмсекамәр әби әйтә: «Безнең борынгы бабайлар, шул җулбасар- лардан качып, безнең җакларга урнашканнар», ди.»
Мәкаләгә «Шәһри Болгар бәете»нең XX гасыр башында Аюкөйдер- гәндә теркәлгән варианты да өстәлгән:
«Манарасы биек икән, санап мендем баскычын.
Мәсҗетенә керә алмадым, кафер бирми ачкычын ...
Манарасы биек икән, күргәч аны калдым хәйран. Каферләрнен арасында сәхабиләр ята вәйран.»
Ишетә идем, безнең авылдан да изге туфракны сәҗдә кылучылар бар. савабы хаҗга баруга тиң. диләр иде. Әлбәттә инде яшерен эшләнә, кайткач та шауламыйлар. Менә берсе. Пиркәч Фәрхиҗамалы диләр иде ул карчыкны. Әнкәй белән сөйләшеп утыра иде. күңелен бушатып, белгәнен укып Шәһри Болгарга баруын сөйли. Сәеррәк күренә, дәрвиш- рәк. авылдан-авылга йөри. Бар булганы өстендә, төенчегендә. Фәкыйрьне бала-чага да кимсетә, үртәп балчык атып калучылар да була. Түзә карчык, ахыр чиктә әйтә торган рәнҗү сүзе шул:
Ходай сине солдатка алырга кушсын! ди...
Әлеге бәеттә тагын шундый юллар бар:
«Габдрахман кыя ташында дәва корбан чалалар.
Габдрахман кос суын дәвам өчен алалар»
Изге су алып кайтканнарын беләм. тирә-юнь төбәкләрдән сукмаклар өзелми, диләр. Шуңа күрә дә. «изге чишмә» уйдырма, дини хорафәт дип мәкаләләр чыга иле
Табигатьнең мәңгелек могҗиза, серләре бар. Кошларны да туган туфрак тартып, җиде диңгез артларыннан кайтара — нәрсә адаш i ырмый, нинди хикмәтле кыйбланамә? Кан тарга, җан тарта, кешене аң да
тарга. Бабайлар васыяте әткәй-«әнкәйләр сүзе белән буыннан-буынга күчә килгән, милләгсбезен төп йорты. нигезе шунда. Без Шәһри Болгардан!
«Яраплан»
езнекеләрне гел аңлап булмый, искитәрлек нәрсәдән дә көләләр Ә ул көнне хәйран калмаслык идеме'’ Каршы урман өстеннән килеп чыкты ул: дүрт канатлы, шундый зур яраплан! Авылга жигкәч, таллар очына чак кына орынмыйча, яман шытырдап очты! Күреп алдык та. бер-беребезгә күрсәтешеп, шаккатып артыннан йөгерәбез, күләгәсенә басмакчы булабыз Олы урам өсләп оча тимер тилгән, без дә калышмыйбыз. Югары очта төп йорт, анда тәтәй, абыйлар. Аларга да әйтим, күрми калмасыннар тагы! Шаккатсыннар әле1 Бергәләп йөгерербез, каян күреп алдың, диярләр Шәп йөгерәм дидем бит. әле дә ярарлан- га әлләни уздырмыйм, сулышым кабып, сөенче алгандай күккә күрсәтәм:
ХӘТЕР
Муса
Җ ә .1 и л (1906 19441
Җырларым
Б
Җырларым, сез. шыгын йөрәгемдә. Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын. Шулкадәрле җирдә хаккыгыз’
Сездә минем бәген тойгыларым.
Сездә минем керсез яшьләрем Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын. Яшәсегез. мин лә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итен Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем Җырым белән җиңдем дошманны
Алдый алмас мине гүбән ләззәт. Вак тормышның чуар пәрдәсе.
Шигыремдәге чынлык, уг һәм сөю Яшәвемнең бәген мәгънәсе
\ лгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антына Бар җырымны илгә багышладым. Гомеремне дә бнрәм халкыма
Җырлан үттем данлы көрәш кырын. Җырлан килдем гормыш языма Сонгы җырым палач балтасына Башны готкай килеш языла
Җыр өйрәт ге мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып Гомрем минем моңлы бер җыр иде. Үлемем дә яңрар җыр булып
1943
— Яраплан! Яраплан, карагыз! Гомеремдә мондый зур яраплан күргәнем юк иде!
Бер дә исләре китмәде, эш ташлап йөгерүче булмады, күтәрелеп бер генә бактылар Ярапланга түгел, миңа карап көләләр. Ничек күреп алганымны, бик иләмсез зур икәнен колач җәеп күрсәтүемне, аларга әйтергә дип йөгерүемне ашыга-ашыга сөйли башласам, тагын авыз ералар:
— Гомеремдә дә. ди бит!
Тәтәй булып тәтәй дә:
— И-и бәбкәм, синең гомер әле...— дип куя. Үзе җиз ләгәндә үрдәкләргә салган кузгалаклы кычытканны көрпә белән бутый бирә, балта белән турап тагын өсти... Үзләре гел «гомеремдә дә» ди. аларга ярый, мин әйткәч нәрсәсе көлкедер?
Бар гомерем биш-алты яшь кенә булган шул... Ул җәйдә ярапланга бәйле, авыл шаулаган тагын бер вакыйга булды: арттагы урамга лүтчик кайткан! Парашут белән әллә ничә сикергән, йөздән артык. Сикергән саен акча бирәләр, ди. Ник микән? Без аны күрергә йөгердек, капка төбенә чыгып баскан. Зәңгәр киемнәре бигрәк матур! Менә нинди була икән самолет йөртүче. Иң гаҗәбе шул: читтә укыган, эше 1ыгыз булган, авылга., ун ел кайтмый торган ди! Ун ел! Башка сыймаслык күп ич. бик озак ич! Ул чакта минем «ике гомерлек» булган шул... Күп еллар үтте, үзем дә авылга унар ел кайтмый торганмын... Олыгайгач үткән ун ел бер дә егылып китәрлек озын-озак түгел икән. Сабый гомерендә вакыт бүтәнчәрәк үлчәнә...
Балачак йолдызларга карап хыяллана, күккә омтыла: серле киләчәккә илткән юллар шундадыр. Хикмәт-могҗизалар шунда инде, тизрәк үсәсе иде! Әле кайткан лүтчик Гарифҗан абый шул киләчәктән сикереп төшкәндер. Авыл өстеннән очсаң иде аны: «Вагыйз! Нурхуҗа!» дип кычкырсаң иде! Күреп хәйран калсыннар иде!
Шактый гомердән соң летчик абыйны Казанда күрдем, авылдаш дип ишетеп, үзе эзләп тапты, өйгә килде. Өлкәнәйгән, калыная төшкән абзый— балачагымның канатлы егете шушымы? Ул инде киләчәктән түгел, үткәннәрдән кайткан шул. күк төсен, сокландырган зәңгәр киемнәрен шунда калдырган. Хыялыңда йөргән кешенең җирдә янәшәңдә басып торуы сәеррәк икән. Сабый чактагыдай үткен түгел шул күзен: авылдашыңда канат күрмисең хыялыңның төсе уңган... Аннары, шунысы да бардыр: хәзер ул инде үзе миңа гаҗәпсенеп карый.
Гомеремдә төрле самолетларга утырып ерак сәфәрләргә очканым бар. бу хәзер кем өчен дә гадәти хәл. Тик тавыш тизлеген узып очкан самолет та теге ярапланга җитми инде. Анысы беренче гомеремдә шул — кайтавазлар кайтмый торган яланаяклы гомеремдә
Эчеңдәге кара мәче...
ссе көннәрдә ызбада һава сүлпәнрәк — бераз тын алырга була. Ишек ачык мин кергәндә бусагада ят бер кара мәче утыра иде. Башын боргалап ялт та йолт күзәтә, ни тапкандыр шул хәтле? Перес! Күзләре ут яна. усаллык кына түгел, ерткычлык уянган үткен караш иде ул Бер дә чыгып атылмады, теләр-теләмәс кенә кузгалды. Курыкмый. йорт хуҗасына буйсынып кына юл бирде Бусаганы атлагач та. пырылдап очкан тавыш ишеттем: чыпчыклар кергән, шуларны күзәткән икән! Ботарлап ташлыйсы булган, ярый әле кереп өлгердем. Кудым явызны!
Түргә узып, ишек катына куам, түшәмгә тияр-тимәс әрле-бирле чәбәләнеп оча чыпчыклар: шыр ачык ишекне күрмиләр' Көш. дим. көш. савыт-сабаны кыралар инде... Әллә мәчедән өреккәнгә ул якка карамый
Э
лар? Менә аңгыралар, юк бит иде ул! Чыпчыклар тәрәзәгә ябырыла, бәргәләнә ватмагайлары Бу нинди каты һава дип миңгериләр, ахрысы. ябышын яталар. Шуны да белмиләр — пыяла бит ул. пыяла. Әлсерәп томшык ачканнар, түшләре иңеп-инеп авыр сулыйлар Тәрәзәдән куам, янә түшәм аслап очалар, ишек өстендәге аятөлкерсигә төртеләләр төшегез инде чак кына аска рак' Ачудан кәпәчне ыргытым шул хәтле мәйсез бу чырга соң! Мич арасына, сәке астына керәләр, әмма ишеккә бармыйлар Тавык мие эчкән чыпчык башлар! Яхшылыкны белмәгән нәрсәләр, син аларны иреккә чьпармак буласың' Өйдә калдырсаң. пычратып бетерерләр: ак мендәргә эзләре тамган, әнкәй чигеш-ләренә үз «нәкышләрен» өстәгәннәр инде Көш. көш. юньсезләр'
Куа-куа тирләп беттем, ачу килә, минем лә кан кызды Ну. эләкте- рәм. бирәм инде! Кая әле Тот гым берсен, йөрәге дөп-дөп итә. Курыкма һавага чыгарам, миннән булсын яхшылык. Очканыңны күреп калырмын Учны языбрак карамакчы идем, ычкынды, ишеккә җиткерә алмадым Ә-ә, сез әле шулаймы! Ни эләкте шуны тондырам, гидерә генә алмыйм болар бит мине мыскыллап йөри алар чаярак, имеш! Тотсаммы бу юлы. миннән яхшылык көтмәгез' Ачу-ярсу көч өстәде, шул кайнарлык үземә дә ошый аучы дәрте керде! Минем кулда сез. эләкгерәм. бетерәм!
Шулчак куркыныч төштән уянгандай булдым, үземне чит тән күрдем ниндидер ят. куркыныч малай иде бу .. Эчемдә шундый явыз бар мени’ Теге кара нәрсә җен булдымы әллә, зәхмәтле кагылдымы, мине җен алмаштырдымы? Күзләре һаман бораулап-яндырып карый сыман Мәчене куып, аның урынында үзем калдыммы'*! Салкын тиргә батып шул хакта уйладым, урамга чыксам да кыяфәтем карачкыдыр явыздыр сыман, күргән кеше ни дияр
Чыктым, икеләнеп кенә барам, юк. малайлар сизенмәде, элеккечә дип беләләр Чынлап та булдымы соң бу хәл'* Әйләнеп ызбага кертем Бусагадан карыйм чыпчыклар күренми Алар бит миннән дә курыккан зуррак ерткыч дип Әнкәй кайтып керде
Ничә әйт тем, бусагага басма, үсми калырсың, дип!
Белом дә. онытып җибәрәм шу т Үсмәгәнмен шул әле Күтәрелеп карарга батмадым, урамга сыйдым Таллар арасыннан йогерәм эчем дәтс кара мәчене адаштырыйм! Калсын ул миннән'
Арына алдыммы ул көнне? Шигем бар поскан гынадыр Гомер буе уяу булдым, ерткыч тырнакларын күрсәтергә ирек бирмәдем мин аңа Бар иде. бик булды ырг ы.тып чыт арт а теләгән чаклары Адәм баласы үзеннән дә саклансын икән, уяу бу тсын эчендәге явызлыкка юл бирмәсен Күкрәк читлегеннән чыккан яманлык гыйфрите кешене тимер читлеккә кертә
Бала чактан бирле эчтән тынган, оялган серләрең була Шу ларның берсе иде бу. укырга кергәнче үк алган сабагым
«Бармак малай» сызгыра...
арифулла абыйның «Ак бүре» әкиятен кичләрен бүрәнә өстендә агайлар янында тыңладым Әкиятче үзе дә елгыр, хәйран катын тыңлаучылар күбрәк булган саен дәртләнебрәк сөйли ана тамашачы кирәк
Миңнулла абый орынып торган күршесе, йорты тыкрык буенда чат га. күпер төбендә. Бакча койпыты безнең тәрәзәсез «глухой» яякка килеп терәлә Әкиятче дин тә белмиләр аны Аз сүзле. шыпырт кеше Кичләрен әткәй янына кереп угырга.тыи Мин дә шунда кысы там. әкият вакыты җиткәнне көгәм Әкерен генә сөй ти. ана менә, янында утырып, сенеп-ссңдсреп тыңлаган бала кирәк булгандыр, ялгыз тамашачы алдында күңеле ачы.пан "Т гснен ба тасы ла юк ә тлә шуңа ламы*
Г
Миңнулла абыйдан ишеткән әкиятнең берсе — «Бармак малай». Бигрәк кечкенә—күрмиләр дә аны. Ат колагына кереп посарлык булгач, ничек күренсен? Үзе иллә дә ачы сызгыра икән — буена күрә түгел, тавышы үзеннән зур! Бармак малай минем күңелгә дә кереп урнашты. Кабартма янына килеп басса, кабартма нинди зур булыр иде аңа! Ә кабак, менә бу кабак таудай булып, ул аның өстеннән шуып уйный алыр иде!
Урамда без олылардан ишеткәнне кабатларга яратабыз. Тотынышып басабыз да. җырлаган игәбез:
Без авылдан чыгып китек. Чабатага төялеп;
Сөйгән ярлар озатып калды Әрекмәнгә сөялеп...
Көлке җыр инде, кызык итеп әйткәннәр генә. Тик шуны торып- торып искә төшерәм. Әллә әрекмәннәре талдай биек, әллә кызлары кәтәнә...
И яшь чаклар, яшь чаклар.
Кесә тулы борчаклар: Саламнан тәртә каерып Чикерткә җиккән чаклар!
Тәртәсе салам булгач, арбасы нинди? Ат урынында чикерткәне күз алдына китер Кәтәнәләр дөньясы бар мәллә? Әнә бит. чирәмлеккә ятып карасаң, кырмыскалар мәйханә килә, кызыл тараканнар кайнаша: үлән арасы аларга карурман ич! Әллә «Бармак малай» шунда яшиме? Аңа барысы да зур булып күренә ич! Бусын да ул җырлыйдыр:
Тау башына тары чәчтем. Тартар чүпләп бетергән;
Кечкенә генә хатын алдым.
Чыпчык сөзеп үтергән...
Шаяру икәнен беләм мин ул җырларның, көлеп әйтә абыйлар, «чыпчык сөзеп үтермәгәнне» беләм. Ә шулай да бәләкәйләр дөньясын чын итеп күргәндәй булам.
Без үстек. Бармак малай бер көе. ул һаман да ат колагына кереп чая сызгыра, яңадан-яңа малайлар ишетә, ышана, аңа иярә Сызгыра-сыз- гыра үстерә ул аларны! Минем Шәвәли дә хыялымда шул Бармак малай токымыннан тумадымы? Ашыгыбрак үсеп кенә киткәндер? Ни булса ла. колагында Бармак малай сызгырган сакаллы сабыйлар әле дә бар. Билләһигазыйм бар. чынлап әгәр, чәчрәп китмим менә, кайчак га шулар- ның берсен үзем дә сакал кырганда көзгедә күргәлим...
Әткәйдән ишеткән гыйбрәтләр
ичләрен әткәй укый торган китапларның тагын берсе «Кыйс- саселәнбия» Пәйгамбәрләр тарихы ул. Иң кызыгып тыңлаганым — Йосыф кыйссасы. Аның тәтәй көйләп укый торганын да ишетәм. Борынгы заман хәлләре түгел, бүгенге кешеләр сыман, шуңа җәллим дә... Гыйбрәтле хикәятләрне әткәй кат-кат укый, тышы тузып беткән.
— Тыңларга ярата малай,—ди дусларына. Мактавымы, әзрәк мактанып алуымы. Мөгаен, кыбырсынмыйча. колак салып, сеңдереп утырсын, дигәндер. Ә мин, әткәй укый башласа, ишеткәнемне күрәм сыман
К
Әнә. безнең инеш күперен чыгып, тузанлы юлдан аталы-уллы икәү атлый. Коллар ягыннан киләләр... Әтисе юлда яткан даганы күрде:
«Ал. улым, кирәге чыгар!»
Иелергә иренде малай. Әтисе шул даганы тимерчегә сатып, чия аллы, сиздерми генә берәм-берәм юлга төшерә Малай шунда ук иелде, кашы тәмле1 Мимылдап-каралып пешкән чияләрне чүпли-чүпли әллә ничә иелде Әтисе әйтте:
«Менә. улым, бер иелергә иренсәң йөз иелерсең!»
Мин үзем дага күрсәм алам, дага тапкан кеше бәхетле була. Күп чапкан ат әнә ничек ялтырый дагасы, көмеш гер әле. .
Ике гашчы турындагы кыйссаны тыңлый башласам, давыл чыккандай була, җирдәге саламнарны очыртып, ызба башындагы н йолыккалый. талларны әрле-бирле кыйный Биектә эшләүчеләр басып торган такта кубып, ике (ашчы чак ябышып кала... Такта икесен дә күтәрмәс Яшь ташчы:
Син яшә. абзый, синең балаларың бар. ди дә. кулларын ычкындыра...
Иптәше хакына үзен корбан иткән егет искә төшеп, уйлана идем. Әлеге кыйссаны соңрак үзем дә укыдым Әгкәй тавышы белән сеңгәне гыйбрәт булып гомергә калган. Чыңгыз Айтмаговнын «Диңгез яныннан йөгерүче ала эт» повесгында ла шундый тетрәндергеч хәл: балалар исән калсын өчен өлкәннәр диңгезгә сикерә Чыңгыз яшьтәш, әнисе Нәгыймә мөгаллимә, теге кыйссаны улына укыгандыр Балачак тәэсир-ләре иҗатыңа этәргеч була бит ул. Чордаш әткәйләр, фажига диңгезенә төшеп, безне коткарган...
Илһамым канатым
нкәсенә ияреп, сап-сары бәпкә-йомгаклар тәгәри-тәгәри кагын* ганны яратып-көлемсерәп күзәтәсең. Кая әле бәләкәчләргә очу каурыйлары томшык төртеп кенә килә ләбаса. Канат юк. ә төбендә-тамырларында очу дәрте, биеклеккә омтылу үсә! Каян беләсең, дисәләр, үзем кичердем, дия алам.
Иртән уянып урамга чыктым. Күзләрне чагылдырып-йомдырып кояш шаяра, ачуланмыйм, көләсем генә килә. Тәндә шундый рәхәт җиңеллек! Чирәмнән яланаяк йөгерен китәм. йөгерәм-йөгерәм кызурак! Тагын да тизрәк! Кулларымны селкен кагынам, алар канат— мине җирдән күтәреп алыр! Менә хәзер очып китәм! Үрдән йогереп төштем, күтәрелә алмадым Ник әле болай дип гаҗәпләнеп, нәүмизләнен калдым: оча алам ич. ничек җиңел очкан идем! Бүген, бүген төшемдә булган икән шул. Өнемдә дә очармын сыман, сикереп-сикереп йөгереп карыйм — юк. булмый...
Оча алмадым, ә менә күңелдә илаһи ашкыну - биеклеккә ашу рәхәте хозурлыгы ымсындырып калды, мин аны татлы серем итеп күңелдән кичерәм Төшемне әнкәйгә сөйләдем.
Үсәсең, улым, үсәсең! Үскәндә шулай була!- диде, куанып. Шуннан соң мин төшемдә кайчан очармын икән дип көтә торган булдым. Очу дәрте илһам булган, нарасый-бәпкә күңелендә, ана карынындагы яралгыдай җан кереп үзен сиздергән Шигырь яза башлагач кына төшендем.
Илһам күңелнең канаты. Адәми зат та кайчандыр очкандыр, очу теләге өннән төшенә күчеп калгандыр Җәяү йөрергә калгач, иңдәге канатлары җанына сеңгәндер. Сеңгән дә —илһамга әверелгән, шул канатлар күңелне биеккә дәшәдер...
Адәм баласы әле һаман да очмакчы... Әнә. сабыйлар йөгерә дә йөгерә очып китәрмен дип ышана. Мин үзем дә йөгерергә яратам, мөгаен, очу ләззәтен тойдырган өчендер Кошлар да җирдән күтәрелер алдыннан кагынып-йөгереп ала. Бездә очуның шул беренче өлеше генә сакланган... Күккә, биеккә күтәрелү кадәресе илһамында -күңел канатларында.
Нарасый чактан бирле төшемдә очам. «Үсәсең, улым», дип үсендерергә инде әнкәй дә юк. Ул әйтсә дә. шаярту булыр иде: үсәсен үстек, өндә йөгереп, төштә очып инде оныклар үсә Ә мин һаман очарга яратам төшемдә әле дә очам. Белеп торам, илһам уята, бәхетле көнем бу. каләм канатланган! «Үсәсең» дию өлкәнәйгәч тә дөрестер: күңел үсә! Әллә сабыйлыктан аерылмаумы? Шулайдыр, әнә бит соңгы елларда төштә очуым ниләр кичерүемне, аерыласы килмичә, кәгазьгә күчереп барам: сакаллы сабый түгел диген.. Канатлар салынмасын, өмет сынмасын яшәү —үсү әле ул. очу!
Диңгез күзе
огырчакта. Габдуллалар бакча башында серле бер чыганак бар Тирә-юне сазламык, кое авызы чаклы мөлдерәмә тулып, ташып тора. Таяк батырабыз буйламый, колга төшерәбез 1өпкә җитми, пылт итеп кире сикереп чыга!
— Төпсез бу!
— Диңгез күзе диләр аны...
Ә
Ч
Ac I ан диңгезгә тоташкан ди!
_ Диңгезнең үзен күргән булмаса да. галәмәт зур икәнен, очсыз-кы- рыйсыз дигәнен ишеткән бар. Карап ярлары күренми ди! Тирәнлеккә дә тегермән тобасы тына түгел инде ул Каф тавы артындагы диңгез Шунда ук барып тоташты микәнни'.’ Чогырчакта тирбәлеп торган ул тирә куркыта үлән тамырлары өзелеп, төшәрсең дә китәрсен, суырып алыр да йотар Ә бит тын-тын тора үзе. Энгер-меңгердә. дию пәриенең сынар күзе сыман, шомлы карап озата... Бусы мин я тгызым чакта Малайлар белән килгәндә төрле сүз була.
Диңгез күзе түгелдер...
Ә ник суы кара'.’ Кара диңгез кебек булганга1
«Диңгез күзе» хыялны кузгаткан, әкиятне чын дип таныганбыз Суы кара күренүгә торфлы жир сәбәпчедер. Ә бит әүвәл-әүвәлдән ышанганнар, «диңгез күзе» дин йөрткәннәр, без уйлап чыгармадык Хыялый җаннар элек тә булган ла, шулардай калган гыйбарә Диңгез күреп кайткан авылдаш атады микән? Әллә бик күрергә теләүчеме’ Бәлкем, борын-борында диңгез якларыннан күченгән кавемдә сагыну-юксыну булып яшидер? Ни булса да. гадәти күзләр белән карамаган борынгы авылдаш: диңгез күзе белән тирән вә зур итеп күргән
...Шактый кайтмый торганнан сон авылны сораштырам, «диңгез күзе»н дә искә алам Кордашым аны белми! Оныткан!
Хәсән тегермәненә барганда, сукмак буенда тына! дип тә карыйм Габдуллалар бакча башында1
Юк. искә төшерә алмады! Чирмешендә тегермән буалары беткәч, болыннар корыды, «диңгез күзе» дә йомылгандыр Хәтергә дә кагыла икән сулар саегу!
«Диңгез күзе»нә мин шигъри күзләр белән караганмын Кара диңгез буена барган саен искә алдым. Чын диңгезнең исеме «кара» булса да. суы зәп-зәңгәр иде Зәңгәр иде диңгез күзе Төннәрен кара була бусы инде күзен йомган чатыдыр
Патефон җырлары
инода утызынчы еллар сурәтләнгәндә, патефон күренми калмый. Кара тәлинкәләр чайкала-чайкала әйләнә, җыр буразнасын сөреп йөгергән энә шыгырдый, карлыккан, тыснкы-басынкы тавыш яңгырый Узган гомер, сагынычлы елларның үкенечле авазы ут. җанга якын, кадерле Безнең өчен генә шулайдыр күңел «гәлинкәсе»нә ядкарь булып сызылган.
Балачакның шул могҗизасын бер көнне әткәй күтәреп кайтты, па- те-фун дигән яна сүз белдек Мохтаҗ әйберләр дә бар. ә менә күңеле т ылсымлы гарт мат а төшкән. Үзе уйный, үзе җырлый, искитмәле1 Җырчысы шундадыр дип үрелен-үрелеп караган бер мин генә гүтел идем
Тыңларга тирә-күрше керә, сута баручылар туктала Каракучкыл елтыр тәлинкәне әткәй әйләндереп-әйләндереп а тыштырын тора Таныш җырлар да бар. без ишетмәгәннәре дә. татар, башкорт җырлары, урысчасы бит рок гә Русланова истә.
Патефон белән эш итәргә әткәй мине дә өйрәтте. Борын җиткермәсәң, мәзәк кенә, сүрелеп-сузылын кала җыр. ә тоткасын әйләндерсәк кызулап, дәртләнсп-соснеп китә. Артына ла ярамый, пружинасы шартласа бетте, диген. Шуңа күр»» ачкычы буй җитмәслек урында почмак ишеге өстендә Буй җитмәсә, таяк җигәр иде дә. ярамый таяк у i ике башлы
Җырга ияләшкән апалар эзкәй югында га килә, кайтканын көтеп ачкычка гскәләләр. Менә берсе көрсенеп куя:
Тавык мие эчкәннәр инде без. и наданнар шушы машинаның рәтен белмибез
К
Без булдырырдай түгел шул.—ди өметсезләнеп ахирәте.— Без инде шул калдырча әйләндерсәк кенә.
Ә мин беләм .. дим тыйнак кына.
Кит аннан, булмас ла!
Урындыкка бастым да. алдым хикмәтле ачкычны, аллага тапшырып.
- Бер булганнан була инде- Галинең малае да башлы! Карасана, тәки җырлата!—дип мактадылар. Бер мактадылар, ике. Өч дигәндә көч килде, үсенеп киттемме шарт пружина!.. Җыр өзелде, тыңлаучылар шуен-шуен таралды, патефон белән икәү генә калдык. Нишләргә? «Башлы малай»ның башына уй төште. Соң ул пружинаны алып кына карыйсы ла! Берәр җире ычкынгандыр, кая әле... Менә шунда, икенче., «шарт*, икенче хатам... Сикереп кулдан атылып, сүтелә-сүтелә зуп-зур булды, калае борынга чиртте. Инде оясына сыймас очын яшерерлек түгел. Язын ишегалдында әрле-бирле чабып, шатлыгыннан шашкан бозау сыман бирешми кертеп кара син аны киртәсенә...
Әткәй дә тыярлык булмады ул пружинаны. Тынды патефон, үпкәләде җырчылар. Алай да. күңелдә калган лабаса! Тәлинкәләр тузан җыеп ятса да. күңелдәгесе әйләнә: җырның әле берсе, әле икенчесе яңгырый — кушылып үзем дә көйләгән булам
Төзәттереп тә карады әткәй, тик инде кызыгы бетте бугай, сатып ук җибәрде. Бәлкем, лисапит алырга акча җитмәгәндер. Анысы да әкәмәт — авыл аркылы берәрсе үтсә, артыннан йөгерәбез, калай койрыгына орына алсаң, бер дә харап инде!
Велосипедын да күрдек, тик ул. тиз йөрсә дә. әкерен әйләнгән патефонны уздыра алмады. Киресенчә, җилдә җилеп барганда таныш җырлар искә төшә:
Дәртле җырлар агыла киң күкрәктән.
Ташып чыга дулкын шикелле.
Уянсыннар кырлар.
Җырласын батырлар.
Хезмәт тавышы җирдә Яңрасын!
Тәлинкәләр ватылып, югалып беткән, заманнар авышкан, әмма шушы «Уянсыннар кырлар»... бик кирәк чакта күңелдә яңарып әйләнә, дәртләндереп куя. Сәйдәш. Әхмәт Фәйзи... Патефон тәлинкәседәй Җир әйләнгән, җырлар алмашынган, әмма югалу-ватылудан калган беренче көйләр тансык. Юкса җырларны бик тиз алыштырып оча заман тәлинкәләре. Истәлек «тәлинкәсе» озак уйный торганнардан икән..
Мәшһүр Сәйдәшне илленче елларда күреп, атаклы көйләрен нотага төшергән, илаһи таягы белән дирижерлык иткән нәфис кулларын тотын күрешермен дип кем уйлаган... Язмыш тәлинкәсе әйләнеп. Әхмәт Фәйзи беренче шигырь китабыма фатиха бирер, дип беркем әйтә алмас иде Кош теледәй җыентыгымны «Яңа көйләр» дип исемләргә җөрьәт итүем дә яшьлек шаукымы. Аларның очы газиз моң чыганакларына тоташкан: «Уянсыннар... җырлар!» — дип дәртләндереп юрган, яңа Илһамнарны тудырган. Салих Сәйдәшевнең 90 еллык юбилеендә 6} җырны моңдаш чордашыбыз Илһам Шакиров башкарды. Теге, патефонлы елларда ул да бишектә тыңлап тирбәлгән..
«...Иман юлы тап-такыр»
р затлары мәчеткә җомга намазына җыела. Ишектән кергәч тә кызыл эчле галуш. киез каталар тезелгән булыр. Картлар изге йортта оекчан йөри, йә тула оекчан. Малайларга ияреп мин дә бер-ике тапкыр тәвәрих тыңларга бардым. Мактансаң, савап 1ы эшнең
И
әҗере бегә. җае килгәндә генә әйтүем... Тантаналы тынлыкта ярым пышылдап, сабыр гына гәпләшәләр:
Кычкырып сөйләшмә, фәрештәләрне куркытырсың, иман качар!
Тәвәрихта картлар нишли, шуны кыланасың!—иярүе читен түгел, чос кына бул иртәрәк калыкма да. сузаеп калма Догасына ук ияреп булмый, эчтән колһуалла белән әлхәмне тәкърарлыйсын Ирен кыймылдау хак булсын - күңелең изгелектә булгач, ярый «Ят та тор. ят та тор. иман юлы гап-такыр». дигән сүзләр — безләргә төбәлгәндер. Кайчан бегә инде бу. дигән түземсез уйлар белән шайтан ялгыштырмак булса да. яту-тору кадәресен җиренә җиткерәбез, анысы- тезләнсәк тә. картларныкы ише буыннар шыртламый. Бүтәненнән сакласын . шыртлап тәһарәт сынмасын Хуҗа Насретдин сыман Чү. шайтан тагын шул мәзәкне искә төшереп көлдермәкче...
Әткәй. Сафа абый. Хатип абый төрле китаплар укый, әкият сөйли. Дота өйрәтү тәтәйләр, әнкәй һәм апа Вазыйфасы дип беләбез. Ятлаталар, кабатлаталар, аптыраталар, тәмам йоклаталар Күңелгә сеңгәнме дип сынап-сорап карыйлар. Ә үзләренә мәчеткә керергә Коръән кушмый Коръән Хафиз кушмаганны совет кушты, мөнбәрдән хәзрәт гөште, манара киселде — шау-шулы мәктәпкә әверелде мәчет. Кыска-кырык- мыш чәчле, кызыл яулыклы укытучылар тык-тык басып керде, чәрелдек кызлар тулды. Андагы чыр-чу. әвәрә килү, әрле-бирле йөгерешкә түзәрлекме фәрештәләр беренче тәнәфестә үк кул селтәгәндер. Иман да качкандыр -Имамнар. Исламнар, Инсафлар, Тәүфикълар шаулап-дебе- рдәшеп йөргәндә чыдарлыкмы! Анда, зиһендә пышылдап яткан иске әлхәмнәрне кысырыклап яңа җырлар шаулый:
Без туганбыз Октябрьдә.
Без — Окбярь баласы;
Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы!
«Ә Зиннәт бабам? һидият бабам?»—дигән уемда тукталып торган идем дә;
һидиятуллин! Ник җырламыйсың!—дип. тиз айныттылар. Кешедән калышма, күмәк җыр бу! Бу җыр турыдан-туры миңа кагыла, мин ул Октябрьдә туган, бәйрәмендә. Әткәй:
Октябрят кушам!—дип йөргән. Октябрьнең үзенә дә унбер генә яшь булган ул чакта...
Малаең гомер буе үпкәләр, бүтән исем тап. -дигән дуслары. Ә Югары Бал тайдан килеп эшләүче читават Фазыл абый:
— «Шәүкәт» куш.- дип киңәш иткән. Мин белгәндә дә эшли иде әле. Фазыл абыйга рәхмәтлемеи. Үз исеме дә матур, фамилиясе бигрәк тә: «Сәйдәшев»! Мин үземне бер дә бүтән исем белән күз алдыма китерә алмыйм аннары мин булмыйм бит инде ул?! Кешенең иманы да шулай аерылмас булырга тиеш икән
Мәхәббәт догасы
атын-кызга мәчет бусагасын атлап керергә ярамый. Җыелыйк дисәләр, берәр иркенрәк ызба гына кала. Апа-абыстайлар аерым, кыз-кыркын үзләренә. Болары аулак өйдә дога укырга җыелмый, уенда-гамендә вә гамәлендә мәхәббә! догасы: җыр. бию. гармун, егетләр Савап кадәресе ничектер, гөнаһлары сизелми сыман...
Апа-абыстайлар да аулак өйгә җыела: ирзат. кайнатай сәфәргә, йә базарга ки ткән көн була ул. Алдан кйңәшеп-килешеп шул көнне тәгаенлиләр. кемнәр буласы, кем китап сүзе тыңларга маһир. Өйнең дә тын почмагына сыярлык- күбәү булмыйлар. Тугани аптый гыйлем иясе, укымышлы көйләп торып, моңланып укып җибәрә.. Яулык чите белән күзләрен сөртеп көрсенеп куйсалар, искә килергә җай биреп, көтебрәк тора.
Иң кызганыч — Йосыф кыйссасы. Кайта-кайта уйлаткан, җәлләткәне шул. Аның кәйлесе дә бар әле. Зиннәт бабайларда ишеттем, тугани аптый кулында шул китап: бик кадерләп, дога кылгандай теркәлгән кушучына салган иде. Кат-кат укылган битләре саргайган, төбеннән кубып, тегәрҗептә чак эләгеп тора. Сатира атый сулышы-тыны белән өреп кенә ача аны... Коръән әфтияктәй изге китаплар рәтеннән икәнен күрәм дә. мәчеттәге сыман тынып калам. Мондый китапны тәһарәтең булса гына кулга алу фарыз икән. «Бүз егет». «Кисекбаш» дигәнне дә шунда ишеттем.
Ничә җыелдылар микән, озак көйләде аптыебыз Йосыф кыйссасын бүленеп-бүленеп тыңларлык икән ул. Күргәнем бар. дога укыганда. мөнәҗәт әйткәндә ахирәтне уйлап әбиләрнең йөзенә күләгә юшә. сабырланып, фани дөнья мәшәкатеннән ваз кичеп утыралар- үлсм-җите-
Х
мне искәрткән, ходай каршына барасы бар ла Ә менә Йосыф кыйссасын тыңлаганда бүтәнчәрәк, мин моны сизеп алдым Чаршауны тартыбрак. уртак серләре бар сыман, яшеребрәк .. Тугани аптыйнын атлап йөрүләре дә җәһәтрәк, елмаюы тыенкы булса да куанычлы Кызлар җыелып өлгергәч, менә-менә ишек ачылыр да. егетләр керер дип көткән чак дулкынлануы иде. Инде китап битләрен ябып, матур сүздән яктырган битләрен сыпырдылар дога кылдылар. Күтәренке иде күңелләре, дәртле иде сүзләре Бер әби кайтырга кузгалганда, тәртип өчен әйтә торган «һай, билем оеганмны онытты, хушлашып бусаганы атлагач, мич арасына сөялгән тәсбихгай шомарган таягын искә төшерде
Әлеге кыйсса да дога дип белә идем. Дога икән, мәхәббәт догасы, хатын-кыз күңеленә хуш килә торганы Үкенечле, сагышлы, яшь гомеркәйләрне сагындырганы... Гасырлар буе телден-телгә. күнелдән-күнелгә. буыннан-буынга амәнәт итеп әбиләр, әниләр саклаган атты Ах. шунда утырган булсам күпме тыңлый алган булыр идем Ахирәтләре янына әлеге «мочетмкә бу юлы ир затлары сыймый иде шул Без малайлар да андый чакта ир кәмәше бит Кулга берәр тәмле нәрсә тоттырып, юмалап-җайлап урамга озату ягын карыйлар Шулай ла. бер иргә яраган анда катнашу, тик соңлап белдем аның исемен, язган кешесе ул Кол Гали Адаш бабай Моңыбыз, мәхәббәтебез адаш булган бабай Татар моңын адаштырмыйча җитәкләгән бабай Безнең шәҗәрәләр, өммәтебезнең тамыры аңа тоташа, аның аһәңнәренә, аның илһамына, мәхәб-бәтенә .
«Тешкараны чыгарт аннар...»
к тешләр белән мактанабыз, таза тешләр матур' Кап-кара негрның ак тешләре балкып тора Ә менә безнең әбиләр тешне каралта иде Үтем белгәннән бирле шулай булгач, гаҗәпләнмим кара йөгерткән көмештәй килешле. Баштарак мин әбиләр кара тешле була дип уйладым Теш порошогы, щеткасы диген нәрсәләр юк. намазга аруланып бисмилласын әйтеп кизләү суы белән авызын чайкаган да вәссәлам. Ул хакта артыгын сөйләп «авыз чайкап» тормаган Тешкара ягу - тешне чистарту булган, нык-таза саклаган Шәрекътән килтән. әлмисактан булган гадәт икән «Искелек» дип. бе.тер-бе тм.к- көләргә «теш агартырга» яратабыз. Баксан, ак-таза тешләрен өчен зең лә әбисн- нәр тешкарасына бурычлыдыр әле
Аулак өй төрдә кыз чакта алар тешләрен елтыратып утырмаган Тартынып елмайган уймак авызны яулык чиге белән гомалатан Алай да шешле кешесенә күренгән дә. гыйшык угында яндырган Бу җырны ерак бабамнарнын берсе егет чакта әйткәндер
Тешкараны чыт арт аннар. Тешне каралтыр өчен. Яр сөюне чыгарганнар Йө тис uapi ай т ыр өчен
Бизәнү-ясанх. киенү-чишенүгә мода үзгәрә килә, җәйте-кышкы көннәр сыман инде озая да кыскара әшхәрәдән төшхәрә Хәзер әнә кызлар яңак алсулатып буяу сөртә оя тчанлык би песе имеш, х мэре кыт.тра та белми Мо та тар үзгәрә, әхлак тәртипләре дә брәнчәрәк Җырлар да яңара, әнә бит. «Каш карасын чыгарганнар кашны каралтыр өчен» дип җырлыйлар «Йөзне саргайт х» чак лысы иәрмн ә те ы тамә т- дә. әби тәр яшьлегеннән килтән ярату хисе һаман ла бер һай. шу тан микән, иш шик тәнә лә калдым: у т чакта тешкарасы астында ак тешләр булса, хәтер тыйнак тык я тангач бугай
А
Тау башы Ситдыйк
ның эштән кайтканын көн дә күрәм. Җәйге челләнен куырган чагы, мин күләгәдә капка төбендәге эскәмиядә утырам Көтүдән качып кайткан бозау да шунда сыенган. Усал этләр юашланган, гайрәтле әтәчнең дә томшыгы ачык, күзен ак элпә каплаган.. Әнкәй нәүрәптән катык алып чыгарга кушса икән! Салкын карга басып, үкчәне салкын пешергәнче рәхәтләнеп торыр идем... Елга каршыда аякны суга төшереп утырасы иде дә. ирендерә. Әнкәй дә. якын барма, дип кисәтте Бөтен авыл күләгәгә поскан шул вакытта күренә ул. төшке ашка кайтуы:
— Нихәл, Ситдыйк абый!
- Бигәйбәт әле. наным. Утырабызмы9
Каш сикертеп көлемсери - берәр мәзәк әйтер сыман. Кайчак га дәшми дә уза. арыган буладыр. Аркасы тирләп, тузанланган күлмәгенә, дегет шомарткан чалбарына карап калам Кояшта пешкән җилкәсенә, чәчләренә башак кылчыгы сарган. Өйләре тау башында, безнең яннан үткәч әкрен генә шунда күтәрелә. Артка куйган кулларында чыбыркысы Калдырып йөрдем юк—сигезләп үргән, еландай елкылдап торган юрмә- салават диләр аны. Безнең хыял инде, буе җитсә кем үрелмәс Ситдыйк абыйны тауга менеп күздән күмелгәнче карап озатам. Әткәй аны гел тырыш кеше дип телгә ала. Ул арып-талып кайтып бара, мин тик утырам... Оят, нәрсәдер эшләп акланасы килә, оеп утыра димәсен. Тагын күзенә чалындым, кузгалырга өлгерә алмый калдым — төшке аштан китеп бара...
— Утырабызмы? Чеби чыкмыймы әле?
Беләм инде, имеш, ояда утырган тавык сыман мин... Шушы кайнар көндә япан кырда, кояш астында эшли Ситдыйк абый. Кич кайтканда да абайлап калам, ә менә иртән киткәнен күргәнем юк. уянмаган булам. Бөтен авыл йоклаганда, әнкәйләр көтү куганчы ук торып китә ди...
Җир эшендә Ситдыйк абыйлар кирәк, җаны тарткан, кулы яткан эше, яшәү рәвеше ул аның. Шуның өчен туган, шуңа сәләтле, дәртле, аңардан уздыручы юк. Тырышып-тырмашып җиргә ябышкан нәсел. Әтисе дә. бабалары да шундый булгандыр. Шулайдыр, әнә малае да үзе сыман, тикмәгә Ситдыйк Рифкате, димиләр — ата баласы. «Атказанган авыл хуҗалыгы работнигы» дигән кәгазьдән мактаулырак ул исем.
Кечкенәрәк буйлы Рифкать тау башыннан йөгән тотып тәгәрәп- йөгереп төшә Тере малай, тиз эшләр, җайлы эшләр — печеп эшләр, диләр безнең авылда. Бер тирәдә җир сөргән чаклар булды. Атлары да әйбәт, дирбиясе ипле, шома кистереп салган буразналары җайлы аның — тере сыман ялтырап ята... Сабаны да көйле, эше көйле, аның кулында барысы да көйле. Без дә кыймылдаган булабыз, безнең атлар да тик тормый, ә ул әйләндереп кенә сала гектарны! Үзе сукалап караган белә шактый ул гектар, ә Рифкать арттырып та куя. Без эленке-салынкы күренәбездер, мыштырдауга эче пошадыр. Җирне дә илһамланып, тәм табып, яратып сөрәләр! Аталы-уллы алар минем күңелдә эшчәнлек үрнәге булып калды Тау башы яшәгән урамны гына түгел, аларга лаеклы биеклекне дә күрсәтәдер...
«Югарочтан түбәночка...»
у^У жырны безнең авылныкы дип беләм. минем турыдадыр: Югарочтан түбәночка Агып төшә йомычка.
Юк йомышларын бар итеп.
Нишләп йөри бу очта’’
А
Язгы, җәйге яңгыр суларында йомычка агызып уйныйбыз Йомычкадан узып мин йегером. Йомышка да йөгерәм. йомышсыз да. Югароч- та әткәй нигезе, анда Латифа тәтәй Түбәночта -әнкәй нигезе, анда Зиннәт бабам. Минсылу тәтәй. Ике очта да үзем сайлаган, ияләшкән бизәкле агач кашыкларым бар...
Ла1ифа тәтәй Питербурны күртән. Минсылу тәтәйнең Ялчек базарына да чыкканы юк. «Өй кошы» булган — бабай ат җигеп, куна-төнә еракларга сәфәр йөргәндә, балаларны канат астына җыеп торган. Әнә ул түрдәге сәке өстендә шыпырт кына тәсбих тарта. Тамырлы, ябык беләгендә, кызыл, яшел ташлы беләзек шуып йөри, толымында көмеш чулпы, хәситәсендә әби патша, сакаллы патшалар төшкән көмеш төшсәләр. Карап бетерерлек түгел, елларын карыйм борынгылар Тәтәйне кем Минсылу ди, кем - Нәүбаһар.
- Мулла кушканы Нәүбаһар,- ди тәтәй, мин сорагач
Ә ник Миңсылу диләр? Миц чыкканга... Каты авыргач, исемен күтәрә алмады, дип алы-штырганнар. авыру-сырхауны адаштырырга...
- Авыру адашамы?
Нәүбаһарны эзләп килсә — Минсылу икән дип. китеп бара. Шулай исәп калганмын...
Шул ук хәл әнкәй язмышында кабатлана. Мулла кушкан исеме Хәлимә. Миңлебикә дип үзгәрткәннәр. Бикә диләр иде кыскартып. Соңыннан паспортта Хәлимә булды, тик ул әнкәй исеме түгел сыман, күнегә алмадым. Мулла абзый Әсгате әле әнисе исемен бөтенләй белми икән. Ничек белсен «абыстай» дип дәшә бит барысы да! Кереп тиз генә сорап чыкты «Мәсрура» икән...
Минсылу тәтәйнең тавыш күтәреп сүз әйткәнен хәтерләмим. Ахрысы. гайрәтле бабай авазы өстенлек иткәндер. Холыксыз түгел, әмма кайчакта кызыбрак китүчән гусар... Капка төбенә кайтып җитә, кайнар атлар таптанып гора, бабай да юл дәртеннән суынмаган. Тәтәй тәрәзәдән күреп капканы ачып өлгерергә тиеш! Читкә тайпылып кал - үрәчә кагып китүе бар! Ашкынып кайткандыр, сагыну, ярату, көнләшү бергә... Әбиең-бабаң кайчандыр егет-кыз булган лабаса! Кыркулыгы да ярату галәмәте Миңсылуы бакчадагы мунчага алданрак китсә:
Кем янына ашыгасың! дип. әллә шаярта, әллә битәрли. Тәртип — бергә барырга тиешле!
Миңсылу тәтәй изге җаннардан булгандыр. Ил анасы буларак, бал кортыдай ишекле-түрле өйне~барлап. кайгыртып киләп саргай, көне — гомер тәүлеге шулай узган. Йорт үзе дә умарта оясыдай гөҗлән тора, без. оныклар, көннәр буе чыр-чу килсәк тә. чытык чырай күрмәдек. Тәтәйдән җанга тынычлык-иминлек иңдергән сабырлыкка сыенсаң, бабайның бер мәлгә елмаеп, күз карашы белән иркәләвен тоясың. Эштә мавыкканда:
Ипле тот!—дип. кырыс кына кырт кисеп куяр — җебек булма, егет бул! дип өйрәтүе. Капчык бавын чияләп бәйләмә чишүчегә читен булыр. Элмәкләп куй! дияр. Шөкер, тормышлары тигез, имин булды. Бизмәннең бер башында тәтәйнең күркәм сабырлыгы, икенче якта- бабам тыйгысызлыгы булган, бәрәкәтле нигез иде.
Ата гайрәтле булса — бала гыйбрәтле була, ди иде әнкәй. Оясында шуны күргән, үзендә дә шулай булсын дигән. Ярату — һәрчак баштан сыйпау гына түгел. Ярату, эшкә-тәртипкә, димәк, бәхеткә өйрәтү дә! Әти-әнисе канат астында үскән кеше бәхетле. Әби-бабасының. ягъни, дәү әтисе-дәү әнисенең җан җылысын, шәфкат ь-миһырбанын тоеп үскәннәр икеләтә бәхетле. Тормышның түбәночыннан шулар күтәрә, гомернең югарочына чаклы шулар озата...
Бабай-гусар
аскәри чакларын искә алырга ярата ул. Какча гәүдәле, хәрәкәтчән бабай тагын да төзәеп, дәртләнеп китә:
— Гусарски полкта хезмәт иттем! Палкауникны йөрттем — күчер идем! -дип. кузлага утыргандай, дилбегәсен һа-ай дип тартып, аргамакларына чөңгереп җиффәрә дә. кагынып-калкынып тыгыз җилгә каршы оча башлый .. Ат татарның язмышы .бар дөньясы инде, ир канаты ат булыр! Тройка җигеп йөргән елларын ул эшен очлап куйган кәефле чакларда сагынып ала. Ә нигә, мактанырлык та бит. полковниктан да алда биектәрәк утырган! — дип күз алдыма китерәм мин. Тагын шунысы кызык тоела гусар атлары дилбегәне бушаткан саен катырак чаба икән... Дуламасын дисәң, һәрвакыт нык тоту кирәк!
Туганнар, дус-ишләр җыелган мәҗлестә ул аргамакта очып кына калмый, «җиргә төшеп», сугыш уены да күрсәтә, анысын да өйрәткәннәр.
Г
Әлбәттә инде бусы ачы ба.1 әзрәк ирен чылаткач, яшәреп алгачрак Андый табын уен-колкесез. мәзәксез буламы9 Ычтыкланып алучан холкын белеп, үзара көлемсерәп, көйли башлыйлар
Айкап җибәр. чайкап җибәр.
Шул казакның камчысын.
Ал. күтәр дә эчеп җибәр.
Калдырмыйча тамчысын'
дип. Сафа абый «камчыны» гусар кодасына суза. Бабай аңа җырлап җавап кайтара
Алай түгел, болай ул.
Арпа түгел, бодай ул;
Бар туганнар бергә килгәч.
Менә шулай була ул!
Сафа абый да салпы якка салам кыстырырга оста.
Син алай да әйтәесн.
Син болай да әйтәссн;
Фал китабын ачтын мәллә, Зиннәт тә гснәй кода.
Бигрәк дорсс әйтәсең'
дип хуплап куя. Бабай уенны күтәреп ала. тамашачы барда күренеп а ту ярый. Өлгереп җиткән шул мәлдә Ярхәм җизни, беркатлыга салышып, сорап куя.
Кода дим. сугыш уеннарын оныткансыңдыр инде?
Бу арада эше күп өшәнгәндер дигән була, яклагандай. Сафа абый. Шул җитә кала:
Кая әле! дип идәннең ачык җиренә атылып чыга бабай, ул арада кемдер мылтык көтеп сузылган кулына табагач тот тырып өлгерә Бер тенә күрмәгән инде мәҗлес халкы бу уенны, кабат сорыйлар икән ошатканнар, димәк. Үзләре мыштым гына, терсәк төртешеп көлешә. Мавыккан бабай моны сизмиме, сизеп тә үпкәләмиме үзе дә тансыклап торган, ахрысы. Берсендә шулай, кыш көне була бу. күрше Сөнгатьләрдә мәҗлестә дә сугыш уенын сорыйлар Беразрак кыстаткан игә дә ризалаша бабай. Хәрәкәтләре тиз. җитез күз иярми
Коротким коли' дип. алга омтыла да. җәлт чигенә һәм. кинәт бер йодрыкка тупланып, үз-үзенә команда биреп, алга ташлана
Длинным коли!
Штык сугышында хәлиткеч мизгел шушы йә син өлтерәсен, йә дошман! Күршенең табагачы озынрак бутлымы, әллә түрләре таррак, әллә баллары мәкерлерәк табагач-мы нык икс хат тәрәзәне тишеп, кар көртенә төшеп кадала' Мәҗлес халкы тэт эри инде, икеләтә канәгать
Менә чын гусар, ичмасам! Безне дә ектык! дип мактыйлар Бабайның чепи күзләре йомыла төшкәнме, бал пәрдәсе каплаганмы, мактаумы тәрәзәдән җил өргәнне сизмичә кайнар танып басын тора Җиңүче кыяфәтендә кабатларга сорасаң, бүтән уеннар күрсәтергә әзер' Тәрәзәләр татын бар бит әле. Йорт хуҗасы та сер бирми түрдә ослеп торган җиде мендәрнең берсен бөтәрләп тәрәзәгә тыга Уеннан уймак тәрәзәдән табагач чыккан икән, бу ипкә очындырган Сафаның үзенә җыелгач та искә төшерер әле Сәнгать Бугаз: кисәү тоттырмагае гусар кодага'
Хәрәкәтле ven. бабайның аякларын язып алуы булгандыр кем кемне шаярткан ә ю: сез оеп утырдыгыз, мин канны кыздырып, буыннарны язып алыйм, дигәндер Аяк язу дигәннән. Зиннәт бабай сабан туенда да әкәмәт кыланып ташлады Ills тай. ку т тарын артка куеп кызыклар тамаша кылып йөри икән Менә бер якта яшь-җилкенчәк ярыша-ярыша озынлыкка сикерәләр Күз төшереп ала да
Әлләни майтара алмыйсыз икән. ди. Егетләрнең кызыгы килә: Әллә үрнәк күрсәтәмсең, Зиннәт бабай9 диләр, үртәп
Хи-хи, болай да ком җитәрлек монда, ди. майтара алмаган берсе өстен кага-кага Бабайга шул җи гә кала.
Ә без гусар чакта...
Сүзен әйтеп бетерми, йөгереп килә дә: һо — о - оп!
Авыз ачып кала егетләр— барысын да уздырды!
Биеклеккә дә сикереп күрсәт инде, диләр бу юл ышаяр тусыз гына. Гусар бабай бусында да сынатмый. Бер җылынган көе йөгерүгә дә барып килә. Юк. капчык киеп йөгерүгә түгел еракка' I усар дәрте капчыкка сыярмы аңа иркенлек кирәк!
Ай, рәхмәт! дип озаталар җиңүчене, сөлгеләр бәйләп:
Син кайта тор инде, бабай, яшьләргә бүләк калдырмыйсың ич!
Ул көнне бабай гусарски палкауник урынында үзе иде
Фәлән аршынга сикердем! дип сөйләде. Миннән уздыручы булмады!
Аршын кадәресен мин аңламыйм, әмма шушы сүзләре дөрес: ~
- «Бабай» дип каршыладылар, «абзый» дип хупладылар, «абый» дип котладылар!
Тыйнакланма инде, әйтеп бетер, ди күрше Кашәфетдин абый, кәефләнеп.— «Егет» дип озаттылар!
Авылдашлар шаһит -- бер дә арттырмыйм. Холкы шундый, җанындагы егет-гусар сикереп чыкканда яшәреп китә. Әллә тагын, бәлкем, җаны яшь булганга гусар каны уянадыр? Ә бит яше дә җитмешнең өстенә «сикергән» иде ул чакта: аршын белән үлчисеңме, болаймы ярыйсы инде. Бабай күңелендәге егетлек форсат кына көткәндер Шунысына өч пошып тора фәлән аршынны озынлыкка сикергәнме, биеклеккәме өзеп - кенә әйтә алмыйм. Бабай хәтере юк, ахрысы, миндә, аныңча чыныгу юк. Гусарски полкта хезмәт итәргә туры килмәде шул..
Дөнья күргән бабай, иуҗа куган— ул чакта тимер юл мазар юк безнең тирәләрдә, кулда дилбегә булган, йөк тарттырып еракларга йөр- I гән. Ә гусар дигәч тә. түр шкафтагы чәй, шикәр тартмалары артындагы кош ырт көрән чүлмәк шешә күз алдына килә хәрефләре дә. сурәте дә чит илләрчә. Шактый гомерләр үткәч. Латвиядә очраттым Рига бал- J зәме булган ул. Балтыйк буенда янә бабайны искә алдым. Бакчасында үскән бал янында бальзам дигән ерак кунак га булган.
Әкият янчыгы
выл кешесе эштә тирләп салкын тидерсә, углы ләүкәдә чабына да. баллап-мәтрүшкәләп чәй эчеп төренеп ята. Эчтән «чабынып» салкынны куа. иртән- аяк өстендә Бабайның чирләп урында ятканын белмим. Хәер, ничектер хәрәмләшеп, сырхау аны аяк чалып еккан иде бер.
Түрдә, чаршау артында бабай. Тамактан калды, күпләргә шифалы нәрсәләр дә күңелен ача алмады. Тәтәйләр им-томнар кылгандыр, догалар да укылды —авыру дигән «җенне» куып чыгара алмадылар... Бабайның тик ятканын күргән юк: хәрәкәттә — бәрәкәт, дип гел кыймылдар иде. Тавышы да торган саен әкренрәк.
Аллам сакласын, белмәссең... —дип. әбиләр тәсбих шудыра башлады. Тавышы да зәгыйфь чыга бабайның, нидер әйтмәкче дә. сүзләрен оештырып җиткерә алмый:
Гарифулланы.. ди.
- Кайсын? Укы I ырга — Гыйззәт Гарифынмы?
Ю ук...
— Хөсәен Гарифынмы — ветсанитарны?
А
Тү-гел...
Әллә саташуы. Тагын кайсы булыр?
Бүре...
Ә-ә. шулай мени? Хәзер, хәзер!
Берничә йорт аша гына ул, килеп җитә дә, сырхау янына үтеп, чаршауны тартып куя. Озак утыра, мыдыр-мыдыр нидер сөйли, дога укыймы? Колакка катырак әбиләр икеләнә:
— Дога дисәң, макәме үзгә..
Дөньялыкта ни булмас, алла сакласын, бәхилләшәдер.
Ә Гарифулла чыкмый да чыкмый Менә берзаман пәрдәне киереп торып ачып җибәрә, үзе елмаеп бабайга һаман нидер сөйләвендә Ә бабай, бабаймы, калгып мендәргә сөялеп утырган да. елмая, күзләрендә гусарски палкауник кучерының дәрте кабынган!
Гарифулла абый авылның атаклы әкиятчесе Берәү авырса, төрләнеп тансык ризык сорар, ә бабайга әкият, мәзәк кирәк булган, шул килешгс! Бүре Гарифы дип йөрткәнне белә әкиятче, бер дә исе китми. Адашлар арасында адашмас өчен тагалар кушаматны Ни өчен «Бүре». анысын әйтә алмыйм. Яратып сөйләгән әкияте «Ак бүре», шуна i үгелдер лә? һәрхәлдә, мин аңарда усаллык күрмәдем, киресенчә, халык күңелен көйләүче сүз остасы тел бистәсе ул. «Бүре» дигәне дә борынгыдан килгән изгелек кылучы бүредер...
«Ак бүре»не кичләрен бүрәнә өстендә сөйли, эштән кайтып, ашап- эчеп алгач. Әкият әллә ничә төнгә сузыла, кич саен җыелабыз Районга Гарифулла абый белән барганнар әйтә: ~ _
Юл буе әкият сөйләп барды, сөйләп кайтты. Алай да бетмәгәч, капка төбендә атын туктатып горды. Гайнелбану аптый чыгып алмаса, тәки сөйләр иде әле! Район бездән унсигез чакрымда. Бару-кайтулар белән бергә ничә чакрымлы әкият булып чыга? Дөрес әйтә хатыны:
Син үзең әкият, билләһи! дип, бот чабып тора. Кер инде, калганын үземә сөйләрсең!
Сугыш вакытында ун йортка бер агитатор иде. Килә укытучы кызый гәҗитләр тотып, укый башлый оетып Егетләрнең күзе чибәрдә, ирләр күзе - - гәҗитендә.
Сораулар бармы, иптәшләр?
Бар ие шул, ди Гарифулла.—Әкиятең бик ошады.. Шул кызык җирләрен калдырсаң иде. Бергәләп, якыннанрак танышыр идек...
Агитатор игътибарга шат, әлбәттә. Эш шунда ки. тәмәкесен үстерә абзыйлар, дәүләткә дә тапшыралар, калганын төрергә кәгазь юк.. Җиткезеп булмый: без янганчы тәмәке янсын дип. гел янчыкка үреләсең. Ә бит уйлап баксаң, әле чиләк тотып күкәй җыйган, әле заемга кыстаган агитатор сүзеннән җанга җылы бармы? Әкиятченең файдасы күбрәк — гәҗит әкиятләренә караганда халык аңа күбрәк ышана. Тузга язмаганны сөйләсә дә яшерми әкиятне әкият ди.
Патшалар әнә тәхет янында шамакай дип йөртелгән зирәк, туры сүзле мәзәкчеләр асраган. Халык-патшаның үз осталары булган —Хуҗа Насретдин. Әбугалисина авыл саендыр. Гарифулла абый шулар токымыннан, имен им иткән — Зиннәт бабамны да терелткән. Чирне куарга тәнгә мунча өстенә «җанга мунча» дигәне шушыдыр...
Үзе шаянга халык та наян, бурычлы калмый, «Әстәгыфирулла» дип, саваплы булган саен Гарифулланы телгә ала. Әнә. каралтыда икәү: ире астан саламны чөя тора, хатыны өстә —өя тора. Егыла язды да. әдәпле генә әйтеп куйды:
Чук... Әстәгыфирулла!
- Өстә Гайнелбану. аста—Гарифулла! ди ире. бик канәгать, үзе уйлап чыгарган диярсең. Афзал хәзрәттән башка, әйтмәгән кеше юк моны Олы Бакырчыда. Башка авылларда ничектер, ас-өс кадәресен алмаштырып та әйткәлиләр . Аста кала торганнардан түгел, ни дияр Гарифулла? Әкиятле иреннәрен мөлаем тибрәндереп куя. әмма дәшми. Куеныннан Гайнелбануы чиккән тәмәке янчыгын ала җырның ертыгы юк. мәзәкнең артыгы юк димәкчедер, күңелләрне күтәрә торсын! Безнең күзләр янчыкта — гадәти түгелдер, әкият янчыгыдыр ул. хәзер чишеп җибәрер...
Бабай Коръән укый
орбан гаетеннән кайтышлый бабай безгә керә, бүтән чактагыча гүгел тантаналы, горур кыяфәттә ул. гәүдәсе дә туры-төзрәк. Исәнләшеп, бәйрәмчә җыелган өйгә күз төшереп ала да әнкәй өстәл җәймәсен алыштырганны көтә Бераз узалдына тынып-көйләнеп тора, күз кабаклары ябылган сыман Аннары, мәкам белән, серле догаларын көйли башлый. Кат-кат тыңлаган булгач, таныш i ыйбарәләр ишегәм. тик мәгънәсен белмим, тиешле дип тә уйламыйм— Коръән ул кешеләр телендә түгелдер- күктән иңгән Алла сүзе. Сүзләре таныш
К
булмаганга, илаһилыгы тыңлаган саен яңара, ул сине буйсындыра, иманыңны яңарг. инсафлы бул. ди Бу моң Тукайның «Көзге җилләр» шигыренә ялгана Әткәй аны да Коръән укыгандай көйли. Аятелкөрси урынына гикмәгә шәмаилгә «Туган тел» язылмаган икән Халыкның иманы ул. җирдә яшәргә, мәңгелектә нәсел-ыруы тереклек итәренә инануы. Безнең шкаф өстендә үрелеп алырдай төштә Тукай иде. Коръән сыман һәр ызбада булырга тиеш дип белә идем «Әссәламегаләйкем», гарәпчә булса да. милли гслемнен жан сакчысы икән.
Бабай Коръән укый, озак укый, тавышы көр. тыны үзгәрми, көе- моңы сүрелмичә гигез агыла, бер мәлдә тыныбрак кала, кулларын вәкарь белән йөзенә күгәреп, дога пышылдауга күчә, аннары ашыкмый гына битен сыпыра. Бусына мин дә кушылам, әнкәй әйтеп куйды, авыз эченнән бисмилламны әйтәм. Әнкәй бабайга сәдака бирә, шулай тиеш. Аннары өстәлгә яна пешкән, әле беребез дә авыз итмәгән, табадан гына төшкән кабаргма-юка. тәм-том куела Бабай мактап ала:
Камырын уңган, кызым, ди. яратып миңа карый, кесәсеннән кабак орлыгы кушылган сап-сары чикләвек алып кушучыма сала, кесәмә тутыра... Белеп, көтеп горасын, ел саен кабатлана, әмма ел саен яна бу бәйрәм' Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыре дә. Октябрь. Ман бәйрәмнәрендә җырланса да. «корбан гаете уңае илә» язы.пан Тагар баласыттың күңеле, халәте ул шигырьдә, мин туганчы ук каян белеп-тоеп. язып куйган? Коръән көйләгән бабай белән Тукай бергә уртак милли хис какшамас булып күңелдә калган.
Бәйрәм юкта да. йортка иман иңсен дип. әледән-әле бабай Коръән укый Әрвахларга багышлаганда ярты авылны санап чыгадыр гуганнар. кардәш-ырулар. тирә-күршеләрне телгә ала. мәрхүм вә мәрхүмә таныш- белешләрен оны гмьгй:
...шулар рухына багышлыйм, ходай ризалыгы белән, кабул кылсын, дин тәмамлый. Үзем белгәннәрнең исән чакларын күз алдыма китерәм. Юк инде алар Күңел нечкәрә, дога кылган кеше үзе дә сафланып каладыр. Дога ул мәрхүмнәр дә ишетә торган сүздер дим
Без бала чакта, укырга-язарга өйрәнгәндә «Сузышчан алласызлар» журналы чыга иде. исеме үк имәнгеч Дингә көн бег гс егылганны тәпәлиләр. Халыкның гореф-гадәтләре, йолалары да мәчет манарасы белән бергә киселде. Үзебез дә. картлар белән сөйләшкәндә булсын, хәтта әниләр белән бәхәскә керешеп, оста телләнә идек. Имеш, «теге дөньяга» ышану юк нәрсә Шулай да булсын ди Әмма иманым халкым иманында, борын-борыннан өзелми килгән, мирас булып күчкән инану-өмеигәрдә Бусын беркайчан да онытмадым Коръән сүзләреңдә. Тукай шигырьләрендә ерак бабамнар моңы исән килгән Пакь җәймәгә гекәләп. үз җанына йомылып бабай көйләгән аһәңнәр һаман күне гдә. Шаукымга бирелеп мавыккан, әтәчләнеп кигкән чакларда чабудан гартын сабырлыкка өндәгән, юлдан яздырмаган кодрәт ул
Зират өстендә җиләкләр
у арада бабайның ахирәт лиләрен кайгыргып йөргәнен күрә идем картлар җыелып зират тирәсенә рәшәткә тоталар имән баганалар, җепсәләр илне. Беркөнне мине дә иярне Күпер чыккач га зират каеннары Үргәрәк күтәрелдек. ун кулда Тәүге где ягында, зират биләмәсе чигендәге үләнле канау янында тукталды
Менә бу урынны чамала, дип. у г чак га зираг чигендәрәк. яна имән багана, җепсәләр белән бүленгән кишәрлеккә күрсәтте Анда үлән үскән икс калкулык.
Бусы әти кабере I а.ти бабан. бусы әни. I анннҗамал әбиең, диде бабай күз карашы белән ишарәләп, ияк кагып Мин беләм. монда
Б
бармак төртеп күрсәтмиләр. Онытылып ялгыш кул сузсаң. бармагыңны тешләп, тфү-тфү дияргә.
Менә монда үземә. Миңсылуга урын алып куйдым
Ни әйтергә белмим.. Исән-таза кеше, үзен җирлисе урынны күр. сәтө... Бабайга куркынычтыр дип. карасам йөзе тыныч, тантаналы тыныч иде. Күзләрендә—кирәкле гамәлен башкарган кеше разыйлыгы, ирен читләрендә елмаю... Ипләп утырткан баганаларны сыйпаштырып, кытыршы кулын сайгактан шудырып ала — шырпы тырнарлык түгел. Нык. төз боларда бабай пөхтәлеге, җиренә җиткереп эшләнгән. Күрдеңме дип. бәясен белеп, эшен дә күрсәтә Үлем-җитем кирәк-ярагын кайгырту шомлы эш түгел, йоласы — соңгы туйга тыныч әзерләнә картлык. Кәфенлекне алдан хәстәрләсәң гомерен озын булыр, ди. Бабайның урын алып куюы да шушы борын-борыннан килгән гамәлдер.
Язулы ташлар сирәк, киртәләр череп таралып, ияләре онытылып, йә калку-түмгәк. йә иңкү урыннар калган Монысы да борынгы гореф- гадәт. билгесез булып югалсын Җир үзе биргәнне үзе ала. адәм баласы Җиргә китеп, мәңгелеккә кушылып калырга тиешле ди Ахрысы, нәсел- нәсәп хәтере таш хәтереннән озаккарак җитәр, чыдамрак булыр дигәннәр. Имән баганалар да гомерлек түгел. Бабам да. үскәч килеп таба алсын дип. -«ахирәт йортынмдагы урынын күрсәтергә алып килгән мине.
Авылга кайткан саен әби-бабайлар каберен зиярәт кылабыз, рухлары шат булсын дип сәдака бирәбез. Күчтәнәч тапшыргандай, күңелең хушланып кала: үз җаның тынычлыгы өчен дә кирәк Аяк астында каен җиләктә җир җиләк сак кына атлыйбыз Монда үскән җиләкне ашарга ярамый — эчең авыртыр, диләр иде. хәзергеләр дә беләдер. Кып-кызыл җиләкләр — өзелеп сибелгән муенса мәрҗән, тәсбих дисбеләре сыман Тере җиләкләр кояшта сәйләндәй җемелди, чык бөртегендә дымланып сүзсез генә күзгә карый. Бабай, әбиләр тирәнлегеннән- борынгыдан карый...
Иң зур мирас
ирмешәннең аръягында колхоз хуҗалыгы: ашлык амбарлары, кәнүшни. ферма, келәт, складлар. Ике арада күпер генә. Бригадир. ни йомышы булса да. бабайга килә:
Коткарса Зәннәт абый коткара инде. Бөтен ышаныч- аңарда! — дип авызын ерып керә Хәсәнҗан бригадир. Йомшак ягын белә төлке: эшен күреп бәяләсәң, очынып очарга әзер карт. Гаепмени, тәкъдир иткәнгә сөенү ич. Коры «таяк»ка калган «трудден»нән бигрәк, хезмәтеннән. үзен кирәкле санаудан тәм тапкан.
Зәннәт бабай, чыннан да. коткара.. Кыш буе баш күтәрми ул. Ике япьле көлтә сәнәкләре ясый, салам өяргә — өч япьлесен. Нәрәтне көтми, көне-сәгате җиткәч кенә йөгерә башласаң ни майтарып булсын алдан әзерләп, барлап куйган. Тырнавычлар да кулыннан үтә какшаганын яңарта, яңаларын әмәлли. Иген җилгәрергә дип. кулга ятып торган агач көрәкләрен күр. тимер көрәкләргә сап. балта саплары, иген соскылары дисеңме — нинди җайлылар! Ни кирәген белеп тора, дистәләп, йөзәрләп әзерли ул аларны. Мәҗлестә тезеп-санап бирердәй җаен таба эшенә йомгак ясап ала. Бер генә дә кабатламыйдыр Бу гадәтен белгән агай-эне көлебрәк тыңлый, әмма ихтирам белән бәһасы зур. Бил турайтмый эшләгәндә, баш күтәрми казынганда көткән бу көнне: матур итим, сокланып сүз әйтерләр, дигән. Ул сүстән ишкән бихисап тәртә баулары, капчык баулары, дилбегә, арканнар Киндер талкып сүсен дә әзерләгән, ишкән, суга батырып юкә каезлаган, тимерчелеккә күмер яндырган. Куллары төен-төен сөялләнеп, бармаклары бөгелми башлагач, учларына кыстырып ишә иде. шул җаен тапканга да сөенә. Ә тәтәй кулында фарыз энәсе капчык ямый, төзәтә, рәтли...
Ч
Такыр иiси себергән, җыештырган лапасына керергә яратам. Нинди генә эш коралы юк һәммәсе күз алдында, ипле, үткен —үрелеп күл җитәрлек 1өшкә кыстырып куелган Берсенең дә сабы бушап, кылтый- мылтый килеп эчне пошырып тормас.
Утынга кайткан агачларны да җентекләп күздән кичерә, сайлап куя бусы нигезгә, бусы тәрәзә яңагына ярар. Бездә бит сайларлык та. ботаксыз-нисез ыспай имәннәр ипигә май яккандай юка итеп йомшак агачларга сылап кына затлы мебельләр ясыйлар хәзер алардан. Рәтсез күреш ән куыш юкәнең дә үз урынын табар бабай — бал ләнгәсе булыр, ындырда көшел тутырырга подаука.
Күргән кеше кызыгырлык итеп, һәр эшне тәмләп, яратып башкара Көн саен ир!ән ишегалдын себерә Мин дә себерке алам, бабай янында ти Мафафалай тот каты басма! дип күрсәтеп бирә бабай, кулымнан тотып. Сыгылып-тирбәлеп торган каен себеркесен үзе бәйләгән, маяда тагын күп әле. ел әйләнәсенә җитәрлек. Ындыр өчен дип тә хәстәрләгән—кайчан кирәге чыгарып, мохтаҗлык туарын чамалаган. Хәсәнҗан кайчан керсә дә — әзер!
Булышсын, өйрәнсен диптер, мина да эш табып тора. Эч пошырып калгып торганны, оеп йөргәнне яратмый. Үзең монда, күңелен тегендә булып, мәҗбүри теркәлеп торганны, уең уеннан аерылмаганны тиз күрә:
Йоклама! Мафафалай тарт! —дип кызып та ала түземсез, эш әпипәсенә биетә, әнә. пычкысы да җырлап тора! «Мафафалай» — менә шушылай дигән сүзе, тешләр сирәкләнгәч авыз бөрешәдер, әллә ашыгып әйткәнгә.
Эш тәменә бабайдан, әткәйдән өйрәндем. Нинди шөгыльне дә күңел җирендәгечә башкарсаң гына җан тыныч. Бер эштән куаныч икенчесенә дәрт уята.
Улы Гыйльмулла — тугани абый шул каралтыда әтисе эшен өзмәде, хәзер йортта Расих оныгы хуҗа Эш кораллары үз урынында, бабай куйганча — мин аларны таныйм! Берсенә дә тутык йөгермәгән, ялт итеп тора — онык та аларга тузан кундырмый. Тимерчелектә бабай үзе ясатып алган нәрсәләр бар. андыйларны кибеттә күрмисең, бабалар кулыннан күчеп мирас булып калган.
Хәрәкәттә бәрәкәт дип. эшкә көйләнергә өйрәткән бабай. Ә бит яшәү тәме шул икән. Үзең булдырган эш белән юану. кешеләрне сөендерү. Шул икән бабай калдырган иң кыйммәтле мирас. Нинди һөнәр иясе булсаң да. шул сыйфат кына бәхетле итә. Улларым, кызларымда, оныкларымда бабам тырышлыгын танысам, сөенеп торам...
1943 елның җәендә, урманнан арба белән тартып ташыган корык сайгак-лардан үзем корып куйган туры әвеслекне күреп куанган иде бабай! Багана дигәне дә сыек кына инде... Ул якларын «күрмәде», мин үсмерне йортта ир кеше итеп күрде, кулыннан эш килә, дип үсендереп җибәрде. Йөзендә җылы-лык. күзләре елмая, карашы белән сыйпый Шуннан да зур бәя бармы: ул ни әйтер дип тырыштым бит үзем дә...
Авыл гадәтләре шәһәрдән читтәге дачада да җирлек таба. Зур йорт дип тә хыялланмыйм, булганы җитәр, ә менә Зиннәт бабамныкы ише ипле- җайлы каралтым булсын иде дә. эш коралларын тезеп урнаштырып, яңгырлы көйдә шул лапаста иркенләп эшләсәң иде.
Инде үзем дә. оныкларым булышканда:
— «Мафафалай тарт!» дип. бабай сүзе белән шаяртып куйгалыйм, тәртип, пөхтәлеккә өйрәнеп үссеннәр.
Чисталык ярата иде палкауник. дип сөйләгәне истә.- Кесәсеннән ап-ак_батист кулъяулык алыр да, ат өстеннән сыпырып карар иде!
Йоннары ябышып оеган, төймә-төймә яшел шөлдерләр асылынган колхоз атларын күз алдына китерәм дә. «эләккән икән бабайга...» дип куркып торам. Ә ул тешсез авызын ерып елмая:
— Шалкан мае сөртеп ялтыраткан сачтай елкылдап тора иде аргамакла-рым! — ди. Әле дә. ат җигеп кайтса, аерым хуҗалык чактан калган кыргычын кулга алып чистартырга керешә. Мондый гамәлдән бизгән малкай, «бу нинди бимаза тагын» дигәндәй, колакларын шомартып борылып карый, аннары күзләрен йома төшеп, рәхәтлектән аскы иренен салындырып, оеп тора...
Бал бабайлар
йдә. Казаклар чатына!
Җиләккәме?
Хәмит бабай бал аерта!
Малайлар, тузан туздырып, уздырыштан урманга элдертә. Бадамша күперен чыгып, үргә күтәрелгәч, бал кортларын хөрмәтләптер, әкеренә- яләр... Кыюраклар алга чыга:
Ә
- Әһә. шөр җибәрдегезме?—дигән була Һидаятулла. Имеш, кортлар аны таный, үз биләмәсе бит. Берәрсе чәнчеп алса ла сер бирмисең инде - балын яраткач, «балавыз сыгып» елап торалармы кеше көлдереп!
Умарталыкта таныш гөжелдәү тынлыкка бик ятышып тора. Әнә. Хәмит бабай үзе дә
Сәхипҗамал, өндәүле кунаклар килде! дип кеткелдәп тора
Үләнгә җәелгән паласта агач кәндиләр, чәчәкле кашыклар Ипи сыныклары янында сынык кашыклар да бар Җитмәгәнгә чәшкә. чүлмәк китекләре дә өстәлгән, күпме «кунак» буласын кем белгән. Болар гаеп итә торган түгел, кашыкларын да таныйлар, бер генә килмәгән лә! Кәрәзле балдан һәркемгә өлеш чыга Кашык-савыт җитмәгәне аптырап калмый әрекмән яфрагы -җиләккә дә. балга да ярый ул! Бисми.тланны әйт тә, ялап ялт иттер!
М-мм. мәмм-ле! дигән авазларга бал кортлары кушыла
Без-з җыйдык! — димәкчеләр
Салкын су эчмәгез Бадамша кизләвендә - эчегезгә тияр, дип озата бабай.
Кортларыгыз мал булсын, малларыгыз мул булсын! дип. малайлар бал ябыштырган бармакларын кушырып дога кылалар Карт белән карчык кулларын каш өстенә куеп карап кала Яна балны башлап нарасыйлар авыз итте: кортлар җыясы өлешләре булсын, сабый теләген ходай кабул кылсын .
Бал корт ларын эштән аерып борчымыйк дип. car рак ат лаган малайлар, юлга чыккач, уйнаклап авылга чаба Хәмит бабайның Вилдан белән һидиягулласы да кәләпүшләрен җил очырмасын дип. кулга тотып, узыштан әйт терә: бал куәт биргән' һидиятулласы әткәйгә әти буласы, миңа бабай Күреп өлгерә алмадым, мин туарга өч ел кала гүр иясе булган Ә менә умарталыкны, малайларны күрдем сыман. Бибигайшә апа сөйләгән ис... Казаклар чатында, колхоз умарталыгында, үзем дә сыйланганым бар. малайлар җыелып барган идек. Хәмит бабам заманыннан килгән гадәт безгә дә эләкте әле..
Ерак чатка күчкәнче бабайның умарталыгы төп йортка якын Бикитау итәгендә, инеш буена сыенган Тау башы урамында яшәүче Хәким атлы кеше бәрәңге бакчасын ярга чаклы сузгач умарталык урман буена күчкән. Хәмит бабай Бүәлегә урыс авылына йөреп, балавыз да җыя торган булган, кәсепнең бусы да азмы-күпме файда китергәндер, койган кәрәзгә алмашу өчен дә кирәк булган
Инештә галәмәт зур өянке бар иде. әллә ничә колач та җитмәле түгел, ботаклы-чатаклы, бик борынгы Каерылып, сынып төшкәләгән. үзен-үзе күгәреп тора алмый. Бәргәләнеп аккан, ташыган су өянке төпләрен ашый Хәмит бабай өянкесе икән, ул утырткан булган Моны соңрак белдем Бабайларны уйлый башлаганда шактый ерагайган булалар, сорашырдай чордашларын да Вакыт елгасы агызып киткән.
Хәмиг бабай талыннан бер яфрак өзелде дә. инеш суына кунды Агым аны Iибрәндереп. гүбәночка Чирмешәнгә алып китте Балакларны сызганып, йомры-шома ташларны табаным белән тоеп, үткенендә җыерылып, шомасында шуып кинәнеп, бака түшәгенең йомшак ефәк ләрен аралап, яфракка ияреп мин киләм Дулкыннарда чайка пан ә тлә яфрак, әллә үзем Инешем елгага кушылып. Зиннәт бабай тар каршыннан уза Чыланган балакларны сыпыргалап. биек күпер астыннан чытам Әллә Чирмешәп күпере баш өстемдә, әллә дәверләрне готаштыртан күпер Дөбер-дөбер әллә арбалар үтә. әллә тыш ысы т е т тар
Зиннәт бабайның ал.ма бакчасында, борынгы балбаллар сыман, төп умарталар басып тора Хәмит бабамнар чорында барысы та шундый булган Имән кискәне куышлап ясаганнар Ба лбалда ба т та үзгәрәк кучкылрак, әчкелтемрәк. Кортлары да кыртыйрактыр диимме Балының.
шәт, аермасы да юктыр, күбрәк ашаганга әчедер.. Ящик марталар кибеттәге конфет әрҗәләре кебек: анда да тәмле, монда да татлы...
Ящик марталарны әле яңа куйдык.—ди Зиннәт бабай. Умарта күзәтергә кызык, бал кортлары мыжлап ята, ашыгалар, һәрберсе үз эшендә. Балавызлы төтен исе сеңгән битлек киеп, дымарь өрдереп- гөгәтеп бабай янында торганым бар. Гөмбә язның иң тәмле, тансык исе бал вәгъдә иткәндер . Бал кортлары никтер төтеннән кача, мин — алар- дан куркам, берәр усалы, танымыйча, угын батырмагае, дип куырылып торасың. Бабайны белә алар, ияләшкәннәр, битлексез дә тимиләр. Минем өчен читтәнрәк карау хәвефсез Йөгермә — кача алмыйсың, селтәнмә бал кортын үтерергә ярамый. Тик кенә гор: безелдәп әйләндер дә. китеп барыр. Әкерен генә атла: тыз-быз йөргән ярсыта, тыныч эшләренә матавык булма...
- Эшләре күп — бал җыярга ашыгалар,- ди бабай. Безнең эш шул җыйганны җыештыру инде...
Миңсылу тәтәй бирнәгә өч баш умарта алып килгән Кулы җиңел булган — оялар үрчегән Элегрәк күмәр 1 ә булган тәтәйнең әнисе Гайниҗамалның Мәһди бабайга бирнәсе йөз илле баш умарта булган! Аюкөйдергән авылыннан төшкән ул килен булып. Аю бал ярата дип әкият сөйлиләр, бабайлар аюдан уздырган булса кирәк...
Безнең якта умартачылык әүвәл-әүвәлдән төшемле кәсеп икән. Урманлы як, болынлы-чәчәкле Чирмешән буйлары, күгелҗем карабодай басулары Кышка умарта өенә кертәләр. Бакчада да кышлый, төп умарталар бигрәк тә. Кар өстеннән чаңгыда үткәндә туктап колак салам эчендә нәни җилпәзә канатлы тырыш җан ияләре черем итә. Уянмаганмы? Кыш патшалыгы уртасында чәчәк исле тере җәй посып ята. сабыр гына черем итеп язны көтә...
Әнкәй бирнәсендә ничә умарта булгандыр, безнең бакчада да бар алар. Әткәй, әнкәй янында дымарь төтәтеп торам: безнеке кибеттән алган, кызыл күрекле, ятрак. Бабайларныкы ише ысланган балавызлы түгел. Безнең умарталарга бабай да күз-колак булып киткәли. Дерт итеп, әлләни булгандай — давылдай кузгаткан сүзне хәтерлим:
— Корт аера — каенга сарган!
«Ил» ишәйгәч, башка чыгу аларда да бар. Кот алынып торам — атны да чагып үтерә, диләр.. Әткәй, әнкәй төтәткеч ала да. каенга сырышкан кортлар тәлгәшен агач тустаган белән тубалга җай гына соса:
Корт анасы кала күрмәсен! Ансыз ил тарала...
Шөкер, яңа мартага яңа өйгә яптылар яшь гаиләне. Хәзер алар үзләренә дип. балны тырышып җыяр!
Бибигайшә апа белән Ярхәм җизнидә бал кортлары бик килеште, тәләй булды аларның. Апа — Хәмит бабайның оныгы ла — шәт. таныганнардыр' Җизнинең тирә-якта даны таралган. Казан базарында да беләләр, «бал бабай» исеме алган тырыш, уяу җан. хәйләсез.
Бирнәгә умарта бирү йоласында изге нияг-тсләк булган. Ишле булыгыз. I әрләп яшәгез — тереклек итегез, корт анасыдай йортны барлап, бер 1ирәгә туплап яшә. кызым, дигәннәр Шул уйга килдем дә. төшенүемә сөендем әлбәттә. шулай! Бүләкнең һәрвакыт ишарә-мәгънәсе булыр. Борынгыларны аңлап, алар киңәшен-акылын тота белсәк, тормышлар көйлерәк булыр иде канә...
Балдай якты гәрәбә эчендә ничәмә мең еллардан сакланып килгән бал корты күргәнем бар. Бусы да ерак бабайлардан ишарә-гыйбрәттер? Бүтән сыйфатлары өстенә. бал кортлары нәселне ясалма үзгәртүгә — «яхшыртуга» бирешмәгән: кеше күзеннән читтә, оча-оча кавыша алар. Адәм баласы кулга ияләштерсә дә. ирекле табигатен идарә итәр дәрәҗәдә баш бирмәгән алар Бал дигән иң татлы нәрсәнең ачысы-хакыйкате шулдыр кеше үзенең асыл сыйфатларын югалта бара...
Бал дигәч бер кими, бармак тисә ике кими, диләр. Балчы осталар да кими бара. Бабайлардан килгән иң борынгы кәсеп ул, җитмеш төрле 36 сырхаудан дәва, лиләр балны. Гамьсезлектән файдасы бар микән? Әллә бусы инде җитмеш беренче чирме?
Гайяр һидият
лы урамнан мәчет ягына әкерен генә картлар атлый:
Хәмит һидияте кайткан.
— Чапаны затлы мәркәзчә...
Түбәтәй урынында - эшләпә, анысы урысча түгелме?
— Безгә дә киертмәгәе җәдит укуын юллап йөри, хәттин ашып'
Бабама авылдашлар тасвирламасы бу. Заманча алдынгы карашлы булган, ди иде уллары Өстәвенә, Ленин белән бер елны туган. Ленин кордашы бу уртаклыкта горурланыр урын бар лабаса. Инде төгәл булсын дисәк. Лениннан калып та бер ел яшәгән әле. Миңа бу туры килү ике «датамны истә калдыру өчен уңай иде
Фамилиям булып калган бабам үзе нинди иле микән? Сорыштырам. биш улыннан чалымнарын эзлим
Киң бәдәнле, буйлы иде. диде Ярхәм җизни. Бибигайшә апа җөпләде.
Питсрбурда «Гайяр һидият» дип йөрткәннәр' дигәнне ишетү күңелле. Анда татарлар бер тирәдә укмашып яшәгән Алыпсатар вак сәүдәгәрлек булган һөнәрләре, безнең халыкта моңа маһирлык бар. — Сатып җибәрер ул теле белән! дигәннәр. Сәүдәгәргә бигрәк тә кирәк булган бу сыйфат.
Әкият сөйләргә оста иде.— ди Бибигайшә апа. - Берсен бала чагымнан хәтерлим. Эзәрлекләүдән мәгарәгә качкан патша балалары турында иде. Исемнәре: Ямлиха, Мөхсәнинә, Мәслинә, Бәрнуш, Дөбер- нуш, Шатернуш. Әтиләренең кушаматы Кыйтмир
Питердә яшәсә дә. бер аягы белән авылда бабай, гаиләсе, балалары авылда—нигезен ташламаган. Тәтәй баргалап. үзе кайткалап йөргән. Сәүдә дигәнең дә тормыш көйләрлек-майт арырлык кына булгандыр инде: саланы калага ялгарлык кына. «Алтыга ал. бишкә сат — атың булсын сәүдәгәр»,— дип остарып үзләре әйткәндер.
Гайяр һидиятне авылда элеккечә «Шырпы һидият» дигәннәр. Гомер шырпысы янып, күмерләнә башлагач, тәкъдиредер, бабайны туган туфрак тартып кайтарган бакый йорты нигез туфрагыннан күз күреме җирдә генә... Карточкага төшәсе итмәгән: мөселманга гөнаһтыр, дигән. Ә тәтәйнең бер фотосы бар бабайдан соң ун ел үткәч, Ленинградка кунакка баргач, үләр елында уллары аны күндергәннәр. Бабайның сурәте ниндирәк икәнне дә әйтә җизни:
— Ак кына йөзле, озынчарак борынлы, чәче юк иде..
— Әти зиһенле булган, шуңа күрә коелып беткән,— дип ялгап куя Бибигайшә апа.— Бер нәрсәне күрсәм, ун елдан соң да хәтерлим, ди торган иде әти.
- Мәчеткә ак чапан киеп йөрде.—ди җизни, хәтерләп. Аллы-гөлле бизәкле...
— Ашказаны белән авырды -ашау үтмәде.. Әни җиңел ризык дип йомырка куырып биргән иде, аны да ашый алмады...—дип соңгы көннәрен искә ала апа.
Бабамнан калган гадәт буенча «Питербур». «Питер» дип сөйләшәләр бездә. Аның гомере узган калада гомеремдә бер генә булдым— 1961 елны. Анда да Мәскәүдә ике ел укыганнан соң шәриктәшләр белән күмәк сәяхәт кылып.. Яңгырлы, салкын май иде. Күп нәрсәләр күрдек. Насыйбулла абый атаклы мәчетне дә күрсәтте:
Сукарно. Җавахарлал Нсру булды, зур бүләкләр тапшырды.— дип сөйләде. Ә мин «бу таш диварларда бабам йөргән» дип карадым. Зиннәтле вә кыйммәтле әсбаплар калдырмаган ул. мәркәздә яшәп. Ил күзендә исемен калдырган. Сынатмаган, кеше булган. Питербур татарлары бәһасын шулай аңлыйм. Шөкер әле. лаеклы варис булсыннар дип, дәрт калдырган.
Петербург мәчете мөселман дөньясында атаклы булганлыктан, һидият бабам күргән, аралашкан даирәне белү ягыннан «Нур» гәҗитендә (Ленинград) чыккан «Хакыннан тормаганнар» дигән мәкалә кызыклы булыр (1991 елның 22 июнендә «Шәһри Казан» күчереп басканча). Менә ул:
«Петербург мәчетенә 1910 елда нигез салына, өч елдан төзелеп тә бетә. Бу изге бинага Россия мөселманнарыннан җыелган 800 мең сум акча тотыла. Бохара әмире генерал-лейтенан г Сәйд-Абдуп-Әхәт хан җир участогы өчен өч миллион сум гүли. Мәчетнең художник-архитекторы Н В. Васильев. Аны төзүдә академик А. М. Фон Гоген, инженер С. С. Кричинский катнаша.
Конкурста Аксак Тимер чорында Урта Азиядә салынган мәчет һәм төрбәләр стилендә эшләшән проект җиңеп чыга. Патша аны үзе раслый. Әмма төзелешне башлар алдыннан. Эчке эшләр министрлыгы төзелеш комитеты һәм императорлыкның сәнгать академиясе тарафыннан шундый белдерү ясала: «Мәчетнең мондый да ачык, күренә юрган урынга салынуы белән килешү мөмкин түгел. Янәшәдә Петропавел соборы.
И не Троица чиркәве. Бөек Петр йорты, бу төзелеш шәһәребезнең борын-гылыгын. бөтенлеген бозачак»
Моңа каршы Бохара әмире үзенең ризасызлыгын белдерә Мөселманнар җыелышып. Министрлар Советы Рәисе П Столыпинга баралар Ул ипле бер рөхсәт бирелгән төзелешне туктатмаска карар итә.
Мәчеткә беренче нигез салу тантанасына зур шәхесләр катнаша үзенең яраннары белән Бохара әмире, статский советник Харузин. Новиков. камергенер Сазонов, генерал-лейтенант Кондратьев, генерал Фон- Ажберг. генсрал-лейтенан г Самсонов, князь Юсупов, градоначальник Драчевский, мөселман .тин әһелләре мөфти Солтанов. Ахун Баязитов. Дәүләт Думасы әгъзалары, полковник Мофти-задә. Сыртланов. дворяннар Тәфкилев. Еникеев. Тукаев, «Тәрҗеман» мөхәррире Гаспринский. Төрек. Фарсы илчеләре һ. б
Бу гаҗәеп затлы һәм сәнгатьле эшләнгән мәчеткә биш мен кеше сыя 1930 елда большевикларның канлы кулы монда да сузыла мәчетне яптыралар һиндеганның бөек дәүләт эшлсклесе Җавахарлал Неру ки г- гән вакыт га мәчет әле ачылмаган була, ул аны тыштан карап китә 1956 елда кабат эшли башлаган мәчеттә соңрак президент Сукарно, Әбдел Насср гыйбадәт кыла һәр елны монда гарәп һәм Африка илләреннән утызлап делегация булып китә.»
Бу соңгыларын инде һидият бабайның улы Насыйбулла ла күрә
һидият бабай васыяте
өп йорт туган нигезебез, кендек каныбыз шунда тамган Бабайдан калган йорт-җир. каралты-кура. җиз самавыр, җиз ләгән, җиз комган.. Ат күзе сыман түм-түгәрәк кыйбланамә дә бар Авылның гүрендә йорт Чирмешән күперен чыгып югарочка күтәрелгәч инешкә терәлгән алты төтенле генә тыкрык Сул кулда, тирән яр буенда Фәсхетдин абыйлар, бирерәк һидият бабай утырган Каршыла башка чыккан Вилдан абзасы
Үскән балалар оядан оча юрган, нәүбәт буенча әткәй дә башка чыга Төп йортта төпчек калу фарыз да Хатип абый сугыштан кайтмалы. Сафа абый яшәде. Нәсел-ыруыбыз шәҗәрәсен аңардан белдем Изге әманәт бабамның васыятен күрсәтте: соңгы сүзләре нинди серләр саклый микән? Икеләтә кадерле ул миңа әткәй кулы белән язылган Гарәп хәрефләрен Сафа абый укып бирде, күчереп алып сакладым Ахырда, уйлап эш йөртә торган абый, вакыты җиткәнне тойгандыр
Илле ел сакладым, инде сиңа тапшырам, диде. Бу бер биг кәгазь ашыгып кына, унөч яшьлек Сафаның җырлар дәфтәреннән ертып алынган...
«Февраль, 27 нче. 1925 ел. (март. 12)
Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Зур Бакырчы авылы гражданы һидиятулла Хәмитов вафат буллы шогбаняын IX нче көнендә Янача мартның 12 сендә. кече атна көн. төштән соң сәгать 2 нче яртыда Күмелде мартның 13 ендә җомга көн гөшгән сон сәгать 2 дә Аллаһе тәгалә иман байлыгы бирсен Ярый, шулай булсын амин, ярабби
Моны язучы Галиул га һидиягуллин (Хәмитов)»
Әг кәйнең искәрмәсеннән соң. бабайның сулышы өзелер а.гдыннан әй ген яздырган теләкләрен укыйбыз
«ЗИРАТНЫ МАТУР УРЫНГА КАЗЫГЫЗ МИН ҮЛГӘЧ КОРЪӘН УКЫ1 Ы 1 МӘЧЕТКӘ ӘЙТКӘН JD РТ ПОТ АРЫШНЫ БИРЕГЕЗ..
Магур урында бабайның бакый йорты Чиремшәннен сөзәк ярында. Коллар кашына күтәрелгән үр дә Магур урын сайлый кеше, у те күреп ягмаса ла Күп гомерен читтә үткәреп, сонган сизгәндәй панналар яшәгән мәркәздән ага-баба мәркәзен.. Олы Бакырчысына кангкан Туган яктан да олырак җир юк шу г Балачактан якын, сагындырган.
Т
бөдрә таллы елга буенда ятасы килгән. Шәһәрдә дөнья кусан, мәңгегә тынычланыр ахирәтең шушында...
«БИБИГАЙШӘ КЫЗЫМА МАШИНА...»
Биш ир баланың бердәнбер кыз туганы, кадерләп, олылап торган Бибигайшә өчесенә сеңел, икесенә апа ул. Егетләр урнашыр, кыз бала кеше катына барасы. Тегү машинасы — байлык, тегүгә маһирлык та тормышка бирнә. Читтән кайткан бабайның хәзинәсе шул булган, тикмәгә васыятькә кермәгән ул. Апаның сакчыл кулларында келтерәп кенә әйләнә.
«ТУННЫ ӘНИЕГЕЗГӘ...»
Латифа тәтәйгә төлке тун. соңрак — тормыш юнәтергә дип сатып җибәргәннәр, ишле гаиләдә очын-очка ялгарга булышкан.
«. ВӘ ЯНӘ ИКЕ МАЛАЙНЫ ЯТИМ ИТМӘГЕЗ. ЯЗГА АКЧА КИЛСӘ. ИКЕСЕНӘ ДӘ БИШМӘТ ТЕКТЕРЕГЕЗ...»
10 13 яшьлек Хатип белән Сафа. Питербурдагы олы абыйлардан ярдәм көтелгән, алар булышкан. Нинди өстәмә чыганак бар авылда? Игенен җыйгач, кышка кергәч, дәртлесе читкә китеп эшләгән. Анда эшнең иң саллысы көткән—әткәй дә шахтада булган. Бер көнне сәкедә әтисе урынына аяк бөкләп утыргач, көрсенеп әйткән:
— Әткәй керде гүргә.
Мин утырдым түргә...
Әткәйнең бердәнбер шигырь юлларыдыр... Түр җаваплылыгын күргән: табын тирәли ике энесе, сеңлесе, әнисе утыра... Шахтада күпме акча юнәткәндер, шахтер лампасы белән көрәген алып кайткан, бусы да хуҗалыкта ярар, дигәндер. Әле дә истәлек итеп саклыйм.
«МУЛЛАГА ЧАПАН. БЕР САРЫК. СӨНГАТУЛЛА МӨӘЗИНГӘ ТҮТӘРӘМ УҖЫМ»
Мөәзин дигәнебез, булачак укытучыбыз Сөнгать абый лабаса! Хәер, ни гаҗәп. Афзал хәзрәт тә мөгаллим булган. Минем өчен кызыгы шунда түтәрәм уҗым бик белеп бирелгән: чирек гасырдан соң Сөнгать абыйның беренче кызына әткәйнең бердәнбер егете өйләнәсе:
— Үзебезнең ипине ашатып үстердек! — дисәң дә урынында...
Чапан тарихы да бер әкәмәт. Бибигайшә апаның төпчеге Рәшит тә белеп өйләнгән. Мөнәвәрәсен һидият бабай чапанына төреп үстергәннәр! Тарихы мондый. Бабай затлы чапанын Афзал хәзрәткә Һәдия кыла. Күпмедер кигәч, мулла абзый Чатбаш авылының указлы мулласы, дусты Нургалигә бирә. Анысы мәчеткә киеп йөри, уңа төшкәчтен намазлык тегәләр. Аңардан улы Хәмиткә күчә — Мөнәвәрәнең әтисенә. Әвәрә ул язмышлар, очларын югалтып кына гафил булабыз...
Бабай хәтта васыятендә дә калган дөньяны кайгырта: ничек көн күрерләр, тормыш майтарырлар дигән борчылу, җаваплылык анда. Васы- ять кәгазендә ни генә әйтеп була? Яшәвең, тормыш рәвешең үзе васыять: башында булган балага әйтмичә дә мәгълүм... Язмыш кайларга ташласа да, туган туфрагыңны онытма. Бик күп йортлар урнашкан Идел-Йортны онытмыйк. Ата-баба рухы, гореф-гадәтләр, туган тел дә төп йорт, төп нигез. Нинди гаҗәеп яңа йортлар күккә ашып күтәрелсә дә шушы тарихи нигездә булсын. Борынгыларның васыяте шул. Утта янган, дәвер фаҗигаләрендә югалган васыятьләрне дә онытмыйк. «Аллаһе тәгалә иман байлыгы бирсен. Ярый, шулай булсын, амин, ярабби». Әткәйнең бабай васыятьләренә кереш итеп язган шушы сүзләре белән очлыйсым килә.
Бөтнек исе
әбкәм, ашка бөтнек өзеп кер әле!
Токмач кисәме, чумара саламы — казан кайнаганда тәтәй миңа кушар йомыш бу. Әгәр якында булса, чатыр чабып урамда йөрмәсәм. Аш вакытында өйгә якынаям анысы. Яратам мин йомыш тыңларга рәхәт булып китә, бөтнек иседәй рәхәт Тәтәйгә дә шулайдыр, сөенеп тора:
Кул арасына керә башлады — үсә инде, бәбкәм, үсә.— ди. Аның кул арасына түшәктә дә керәм — куенына борын төртеп ятарга яратам Питербурда озаграк торып кайткач, шулчаклы сагындым кайтып түр сәкегә утырып дога кылганда ук күлмәге астына үрмәләдем Көлделәр барысы, тәтәй көлмәде, тавышы калтырады Күлмәге аркылы сыйпый:
Сагынган, бәбкәм... Мин дә сагындым шул.
Инде яныннан киттем юк ияреп йөрим, ястыгында йоклыйм Мәсгут кайткач, икебез ике яктан сырышабыз
Тәтәй, әкият сөйлә!
Әкият тыңлый торгач, йокыга талганны сизмибез дә. Ястыкка сылангандай изрәп киткәнбез. Иртән чынлап та башны аерып алып булмый' Ябышкан булып чыктык Менә, әкият!
Рәхмәт төшкере. . Кайчым кайда соң9 дип. тәтәй чәчләрне аралап. җайлап кына кисеп, йокы патшалыгыннан йолып алды. Ул көнне без. йокы чүлмәкләре, бөтнек өзәргә өлгерә алмый калдык Сагыз чәйни- чәйни яткан идек, авызлан төшеп, үзебезне ябыштырган
Күп еллардан соң. сабый чакны искә төшереп, төп йортның каралты- курасын карап әйләндем Күз алдымда яңарганы такта, шифр япканы, ә күңелемдә салам түбәле элеккесе.. Ат кимергән улаклар юк инде, сыер ышкына торган баскыч та үзгә. Бусына сөенәм. тегесен сагынам.. Бакча капкасын ачтым Бөтнек исе' Әллә һаман каралты буенда Онытмагансың икән әле! диләр. Онытаммы сон. безнең төп йорттан бөтнек исе килә, сагындырган, тансык хушис Якыннарым, газизләрем тезелешеп утырган түгәрәк табынның тәмле исе. истәлекләр исе...
Нәзер
асыйбулла абыйлар җәен матур чакта кайта, әткәйләр, үзләре әйтмешли, кунак-кунак уйнап алалар. Нәсел калын, туганнар ишле, берсеннән-берсенә йөреп өлгер генә! Кайчакта көненә ничәшәр җиргә өндәүле. Егетләрчә дәртле атлап, елмаеп килгән көр күңелле ыспай абый ак ефәк шәл ябынган сылу, алтын тешле, моңсурак Һаҗәр апаны култыклаган, флотча киенгән иркә уллары Мәсгут әнисенә сыенган. Без күрмәгән ерак шәһәр белән кызыктырып, күңелне иләслән- дереп. баш әйләнгеч хушисләр бөркеп, ел саен көтеп алган яңалык булып йөри алар. Адым саен әкияти сарайлар инде анда, патша яшәгән Питербурда. Шундый җирдән дә гел авылны сагынып кайталар. Бусы ничек микән?
Бер көнне Кечкенә абый затлы кәчтүнен салып. Сафа абыйның бәрәңге казыганда кигән чалбарын сорап алды, майкадан калып, көрәк, кәйлә күтәреп урамга чыкты. Кәйләсен кәйлә, хәйләсен әйтми, нәрсә казыр! а. кая бара? Уенны куеп, без дә иярдек. Йөрмәгез, димәде. Тар тыкрыктан төшеп, елга күперен чыкты да. сулга —без уйный юрган чирәмлеккә борылды. Талларга карап, нидер исәпләп, чамалап алды да ышанып әйтте:
Шушында булырга тиеш!
Хәзинәме?
Хәзинә, дөрес әйтәсез! Табыла калса, барыбызга да җитәр..
Урман-чьиырманда түгел, монда гына икән. . Чирәмлек тигез түгел, уенты урыны бар. булыр да. ихтимал.. Кәсне кистереп, комлы-ташлы кызыл балчыкны актара. Тирләп эшли, ашыга. Чокырдан күзне алмыйбыз ниләр чыгар микән ялтырап —Алтынмы, көмешме?
Хәзинә булса, ник көпә-көндез казысын икән? Әкияттә гел төнлә була. Менә бер мәлне көрәк доңк итеп бәрелде... Сандыкмы? Сөенеп куйды абый:
Әйтәм бит. шушында дип!
Табылган нәрсә бура чите иде.
Менә, улагы да! диде Кечкенә абый. Шулхәтле әйтми түзгән диген. Туктап тын алган арада сөйләде:
Алтынмы, көмешме, дисез Мин кечкенә чакта монда көмеш сулы кизләү иде. суга йөри идек Авылны сагынганда Дымбылатны. Каракизләүне, инеш буйлап бар булган чишмәләрне берәм-берәм күз алдыма кигерәм Төшемдә күрәм Менә шушындагы кизләүне дә кү- рәм — улагыннан челтерәп су ага.. Үрелеп учыма алыйм дисәм, уянам да китәм. буем җитми кала Бер генә кермәде төшемә. Авылга ел да кайтабыз, шушыннан үтеп йөрим, юмаланган кизләү мин ачканны көтәдер сыман. Бабайлар карап, чистартып торган заманында. Яшьрәкләр аның барлыгын да белмидер. Каты авырып, суга сусап, утта янып ятканда нәзер әйттем исән булсам, кайтып шул кизләүне ачар нем. дидем..
Нәзернең ни икәнен беләм. Латифа тәтәй әйтә:
Н
Үтәмәсән, нәзер тота ул. бик хәтәр, ди...
Менә шуна Кечкенә абый кунакка бармыйча жир казый. Төштән сон килен тә, озак чокыды, актарды, менә саркып су да күренде!
Суы тәмле иде. ачылып ки гөр. шәт! диде абый Агып торсын әле шулай, тегәрҗеп хәтле булса да. Улак куярга кирәк.
Кичгән дә. иртәгесен дә килеп карадык Юк. һаман беленер-беленмәс кенә саркыган кое .
- Чыганак бүтән юл алган. диде абый, күңелсезләнеп. Нәзерен үтәде-үгәвен. суы юк. Кизләү ачылып китсә, су алганда авылдашлар: «Насыйбулла ачкан», дип искә алыр иде
Читкә китүчеләр үз юлын тапкандай, онытылган кизләү дә. әкренләп таш-балчык ишелеп, юшкын басып күмелгән, суы качкан бүтән юл алган Сусыз агач корый, караусыз чишмә дә кибә Мәрхәмәтле караш үз вакытында кирәк Теге иске кизләү урынын яңадан чирәм басып, яшеллеккә кушылып калды. Анда кизләү булганын, мөгаен, инде мин генә беләмдер Без дә читкә кит тек, бүтән юл алдык. Кизләү булган урында, иске кабер сыман калкулык чишмә кабере. Билгесез чишмә.
Гыймадетдин абый
вылда анардан көчлерәк кеше юк бер-бер йодрыгы баш хәтле! Юан беләкле, зур гәүдәле баһадир! Әлбәттә инде, зурлыкта авыз-борын да калышмый. Сөйләгән чакта иреннәре, ни белән чагыштырыйм икән, ә ә. кышын клубта бияләйле агайлар алкышлаган сыман сүзләрен хуплан юра Калганнарын шуннан чамала Көчлеләргә хас булганча сабыр, түземле ул. авызы елмаерга әзер. Куәт-дәрман дигәндә гирә-юньдә аңа гиң чыкмас Йә кемнең күпер аратасы сынгач, иңендә тотып, йөк гөягән олауларны үткәргәне бар’ Бәхәстән ат астына кереп күтәреп ындыр табагын әйләнгән, дип тә сөйлиләр. Аты да «Гыймал айгыры» дип атаклы зур торыклы, нәселле мал. бар яктан иясенә охшаган. Мәгәр, авызы гына кечкенәрәк бугай Күренекле булганга нәселгә тоталар, нереидою i районга барса гына җигәләр. Колхоз дил-бегәсен ничек гоаадыр. айгырны гыя а гмый күчердә Гыймал абый. Кушаматы «Тубал» икән
Сабантуйда көрәшсә, һичшиксез, батыр калыр иде Чыкмый мәйданга. көченнән тартынган сыман читтә юра Ә бәлкем, имгәтермен дип куркадыр' Көрәшнең лә мәл-әмәлләрен белү кирәк, ихтимал, андыйга теләге юктыр. Барыбер авыл белеп юра безнең көрәшмәгән сабан туе батыры бар әле!
Гадәттә, ул йөк гашулы эшкә йөри- төяргә-бушагырга булышчы кирәкми, һап ит герен ала га җаен ки герен сала, капчыкмы, бүрәнәме, ни булса да. Авыр йок дигәннән. арбага йомырка «төягәнен» күргәнем бар Арыш саламы белән ара гаш I ырыи. пөхтәләп ничә рәг түшәгәч, өстеннән юкә кабыклар япкач, аркан үткәреп, аяк терәп тартмасынмы' Күкәйләр сыгылып җиргә ага ич хәтер. Ә ул гилбегәссн кулга алды да. арба кузгалган уңайга үзе дә сикереп менеп утырды! Сытты бетерде бөтен авыл йомыркасын шн күзләр йомыла Атка дигән барыр-кайг ыр- га юллык солысы, үз азык- гөлеге. кирәк-яраклары да йөк өстендә Казанга китте, йөз чакрым гы даңгыр-доңгыр юлдан ничек үтәр?
Бер генә бармаган инде әйбәт йөри, әйтмәгәнем булсын'
Әткәй шулай гисә дә. булган шу г бусында Кайткач. Гыймал абый, авыз чиI.тәре белән генә елмаеп. уңайсыз танып кына үзе әйт те
Машинаның килеп чыгуы бу тды. атым ду тан читкә каерып та алды Йомырка тр бер якка у им икенче якка гагара км
Кибсг янына җыелган агай-тнегә җитә кала
Харап булгансың ич'
А
— Юк-юк. бер йомырка да сытылмады!
— Берсе дәме? дип ү1Ә җитди кылана Пажи Фәсхетдине.
— Берсе дә! — дип раслый Гыймал абый. Төяүчеләре кем соң— Гали белән икебез!
Макганса да җирендә, көч өегенә эш мәлен белә. Түкми-чәчми, ватмый-чатнатмый илтеп тапшырган. Эш беткән, көлгә җыелган, көлке чәчелгән, дигәндәй бераз «җылынып» алгач-- авыз ерылып калгач, абзый Казанда күргән, исе киткән бер хәл турында сөйли.
Ышанырсыңмы-юкмы, Галиулла, билләһи дим. үзем күрдем — бер кешенең авызын йозаклап куйганнар! Менә шулай,- дип. калын иреннәрен юан бармаклары белән тотып, йозак бөгәҗәсе тишкәндәй күрсәтеп ала. Әткәй дә. чынмы-мәзәкме бусы, дигәндәй тыңлый. Мондый авызга ат тышаулый торган богау йозак яраса гына дип карап торам мин дә. Хәйран калып сөйли торгач, оныткан урамда плакат итеп куелган рәсемне әйтә икән .. Нарасыйлык бар иде баһадирда...
Заманнар үткәч. «Чаянрда эшләгәндә, иске журналлар актарганда әлеге карикатура килеп чыкты. Утыз җиденче елларга хас рәвештә, уяулыкка өндәгән рәсем — сер саклау турында. Ә бит аны халык, хаклык авызындагы хөр фикерне тышаулаган «богау йозак» дип тә була... Тик ул чакта ул авызларны бикләп бетерә алмадылар. Сүз өчен баш китсә дә. «татар теленнән тапса»да, телен тыймаучылар бар иде. .
Җилпуч Габдулла
ушаматның гадәтиләре күп: Кәҗә. Бүре. Куян. Аккош. Чыпчык ишеләр... Ә Җилпуч — аерылып тора Хатын-кыз кугындагы нәрсә ник-ничек Габдулла абыйга тагылган әле? Тарихын белүчеләр бар. Ата-бабадан күчкән мирас түгел, бала чакта үзе яулап алган. Кыскасы...
- һәй. әкәмәт булды ул.— ди. әллә үзе күргән, әллә ишеткән. әллә ишетүчене күргән Паҗи Фәсхетдине Габдулла өй түбәсенә менә дә. җилпучка утырып очам, дип бәхәсләшә, һәм дә ки оча! Канат урынына көлтә куеп оча. Суккан арыш көлтәсе.
Моны ишеткәч. Габдулла абыйга текәлебрәк карый торган булдым. Гайрәтле егет, «төшеп калганнардан түгел». «Төшерә» торганнардан да түгел. Әмма дәртләнеп бәхәсләшсә, бугаз төене уйнап тора! Иң каты, усал сүзләрен әле йотып калдыра икән, алар шул төендәдер дип уйлыйм...
Арттагы урамга кайткан теге летчик сыман ул да. Сүз дә юк. парашуг белән сикерү куркыныч. Күз алдына китерсәң дә тез буеннары йомшый Парашутсыз очу тагын да хәтәррәк Чормага менеп, өй кыегына уелган айдан җиргә караганым бар ай-һай. биек' Эчләр жу итә —җилдә морҗа гүелдәгән сыман Күргәндәй булам, әнә Габдулла абый култыгында — көлтәләр, җилфердәп өй кыегыннан очып төшә... Бик очасы килгәндер. Биектән дә курыкмаган тәвәккәл. Теге летчикка акча түләгәннәр, ә бусы —бушлай очкан, летчикка матур кием биргәннәр. ә бусы — герсәге сизрәгән инечле күлмәктән йөри.
Соңрак, чиркәү гөмбәзеннән сикергән кешеләр турында укыгач та әлләни исем китмәде безнең «Җилпуч Габдулла» да очкан' Борын- борын замандагы Икар турында да белдем, булыр-булыр. дидем, безнең авылдаш сыманрак икән, иртәрәк кенә торган да. алданрак кына өлгергән...
Габдулла абый озын буйлы, мин аңа астай карыйм— манарадай тоела. Шул үзен таныткан очуы, батырлыгына күрә горур йөридер, шуңа зур үскәндер! Игътибарлы безнең Олы Бакырчы, онытылмас хәлне мәңгеләштерә белгән —менә дигән кушамат таккан: канаг игеп, гомерлеккә ул синең исемеңне еракларга җиткерер...
К
Анысы, авылда төрле кеше бар инде. Кайберсе, данын көнләшептер, ычтык-мактанчык. җилъяк-җилаяк дигән була. Ул бит күңелендә канат тойган! Тыелып-җыелып килгән шул омтылыш ташып чыккан Биектә торганда очып китәрсеңдәй тоелган мизгел кайсыбызда булмый? Тора- тора аңлыйсың авылдашларны кызык итеп яши белгәннәр «Җилпуч Габдулла» да мәзәк ясап очкан. Әнә. авылдаш ук бу ямаса да. Тау ягыннандыр Хуҗа Насретдин да. коедагы айны тартып чыгарам ди торгач:
— Чыгуын да чыкгың. мине генә ектың! дип. кызык эшләгән. Оеп яшәмә, күрә каравына әйләнмә- күтәрелеп якгы айга кара, елмаеп йөзең яктырсын дигән ил зирәге!
Җил ягыннан салам кыстырсаң мактабрак җибәрсәң. очына инде адәм баласы. Габдулла абыйга карага андый ниятем юк көлтәсе белән үзе кыстырган да. очкан да. Иңнәренә каз канатлары куйган, дип тә сөйлиләр Атаклы кешеләр тирәсендә анын хәтле генә артгыру-киметү- ләр. хәтта башка гөрле хикәятләр дә булыр инде ул. Хикмәт андамы, хикмәг күңел канатларында'
Җилпуч борынгылар уйлап тапкан көнкүреш җиһазы ул. Иген җилпегәндә гиз аера саллы орлык кала, буш-җиңеле очып китә Булды инде еллар хәтәр җилләр саллыларны да иләп-иләп очырды Җилпучсыз да читкә очтык, чи> җирләргә гөшеп гамыр җәйдек Җилпуч Габдуллада тикмәгә җилпенмәгән икән Әйе. яшьлек хыяллары көчле булган гәңгәр биеклек, рәшәле офыклар ымсындырган аны да Туган туфракның гарту көче барыбер көчлерәк икән: картаймыш көндә якадан авылга кайткан - Бер дә бирешмәгән, сиксәндә димәссең: япь-яшь күренә. — диделәр. Очу дәртен югалтмаганнар шулай була.
Ә кушаматын үзе кайткан төшкә югалтмый-онытмый авыл саклап торган: хәтер җилпучыннан гомер буе очмаган, саллы булгандыр, күрәсең...
Очарга ашкынган кеше, әмма туган җирнең тарту көче куәтлерәк Тарту дигәннән, әле авылдашлар искә төшерде, ызба башыннан очканда Габдулла җилпучка сүс дилбегә бәйләгән булган:
- Тарт, Шәвәли, тагаракны, мин очам!—ди икән энесенә. Ягъни, Гагарин утыз елдан соң аңа охшатып: «Поехали!» дигән булып чыга!..
Тагын шунысын да искәрттеләр, Габдулланың мирастан килгән кушаматы «Көл». Җилпучсыз оча торган көлме ул. әллә «көл» дип кытыклан торган сүзме? Ни булса да яратып, хәтта ки горурланып көлгән авылдашлар Сеңлесе Хупҗамал белән булган хәл дә бу нәселнең тиктормаслыгын раслап тора. «Хупҗамал тәрәзә ваткан шаси юлында» дигән такмак кыйпылчыгы хәтердә. Тарихы болай: сугышка хәтле безнең калын урман аша район үзәге Кайбычка таба... агачтан шоссе салганнар иде. Ташка — кытлык, агач —күп. кыска-кыска имән төпләр түшәгәннәр иде. Шунда, артыгын шаярыбрак, Хупҗамал машина тәрәзәсен ваткан, гөнаһ шомлыгы. Яшьләр бәет тә чыгарып өлгергән. Агач «шаси» тузды, такмагы да чак эләгеп калган... Имән кискәле юлдан җәяүләп бик күп үттем. Кайбыч аркылы шигърияткә илткән ул мине Такмазаның шаянлык уятырга җиле тигәндер әле. бер шигыремнең «Хупҗамал» булып куюы тикмәгә түгелдер. Авылның канатлы сүзләре безне дә күтәргән. Шәвәлиләр бер уңайдан мине дә тарткандыр сүз дилбегәсе белән... Ничек очсак та, шөкер әле, туган җирдән аерылмадык!
Тимерче салкын буламы?
үбәночта, аръяктагы тимерчелек — колхозныкы, анда читтән килгән урыс булыр, югарочта салкын тимерче Кәрим абзый үз каралтысында чүки. Мич артындагы чикерткәдәй чык-чык чыкылдап, туктаусыз «сайрап» тора. Үзе колакка каты, гомер буе тимер кыйнап томаланды микән? Кеше сөйләгәнне авызы белән тыңлый, авыз ачып. Бик кирәктә чүкечен куеп, колак тирәсеннән узып китмәсен дип. сүзне зур учлары белән тота. Үзе гел чүкүдә, аның өчен чүкече сөйли, дөнья белән аңлашуы шул.
Йомыш белән дә киләбез, йомышлыга ияреп тә безгә тамаша булсын. Олы урамда, капкасы һәрвакыт ачык, узган-барганда кагылып китәбез. Комган, табак, самавыр яматырга килмәгәнме дип күтәрелеп кулыңа карый да эшенә иелә, нидер майтара. Без кызыккан, тотып карыйсы килгән тимер-томыр күп монда. Хәстәрле картның байлыгы төрледән-төрле. Сөяк җыйганда безгә тимердәй авыр нәрсә бирде, ул —теш икән! Мамонт теше, диделәр, чормасында яткан, әй- ләндереп-әйләндереп карадык та. кибеткә илтеп конфет алдык Мамонт тешенең безнең тешләргә дә файдасы тиде. Тиде бәлкем, зы-яныдыр сызлап интеккән чаклар аз булмады Ә мамонтның теше сызлады микән? Ай-һайлар диярсең, мондый зур тешнең сызлавы да зурдандыр!
Кәрим абзыйның йорты урамга караса, бакча койрыгы инешкә төшә, шактый сузылган Тау астыннан аулак сукмак шуннан үтә. Бакчасында галәмәт дәү ак гөмбәләр була. Кар тәгәрәтеп ясаган өем диярсең! Яңгырдан соң кай арада калкып чыгадыр. Саңгырау гөмбә ул.
Т
Кипкәне хәтәр диләр, гөгенләп тузаны оча. колакка керсә, саңгыраулата^ ди. Кәрим абзый икс аягы белән дә шуңа баскан мәллә, абайламыйча'’ Ямь-яшел бәрәңге бакчасында ап-ак кар өемнәре. . Кочакка алып күтәреп, күгәрә алмаганын тәгәрәтеп, ваткалап-бәргәләп. инеш буенда кар агышкандай уйныйбыз. Бәрәңге дә тапталгандыр, кем сайлап кына баскан Без бит колакка каты түгел. чүкегәнне тынлап эш итәбез. Карчыгы бездән соц шаулаганны ишетмибез, сызган булабыз бүтән җирдә, бүтән уенда инде.
Гөмбә дөмбәскәләре ак аюлар сыман яга. Бик-бик сондап кына белдек, ашарга яраклы икән... Умырып-умырып алып, шундый йомшак, шундый матурны аяк астына ташлап, тибеп йөрдек, тун урынына. Сугыш ачлыгында, ни-нәрсәне ашап була микән дип иснәнеп йөргәндә шуны танытучы булмаган Белмәдек шул. үзебез дә «гөмбә» инде. Әрекмән тамыры да яраклы икән Чокыр буйлары тулып, күкрән утыра яфраклары фил колагыдай. Налог җыярга упал* намучениыйлар күн йөрде, ник берәрсе файдалы үләннәр җыярга өйрәтмәгән? Әрекмән арасында егылып ачтан үлүчеләр булмас иле. Аларга ни, районнан килгән «гөмбәләр» он да яздырып ала, балын да бирәләр. Берсен әле дә искә алалар. Тоташ тан яңгыр койган борчу гы көннәр. Игеннәр сөрлегә, чери дин эче яна халыкның Ә ул тәрәзәдән карый да:
Әйбәг кенә сибәли! Гөмбә булыр! дин. сөенеп, кулларын уып тора ..
Кәрим абзыйның чүкече кайчан гынды микән'.’ Аның кул җегәрен дә мохтаҗ еллар йомшарткан. Тамырын корыга алмый иза чиккән саңгырау гөмбәнең җан асрарга яраклы икәнен белмәгән. Бар маһирлыгы тимер тирәсендә. Салкын тимерче, дияргә гел бармый, тимерченең салкыны буламы'.’! Кайнарланып, җиренә җиткереп башкарган ла, чүкеч-тукран туктамаган Шулай инде бездә, бал белән гәрчис япәшәрәк йөри шул. игът ибар җитми..
Бу ишарә хәләл җефетенә кагыла, исемен хәтерләмим «Кәрим абзый карчыгы» дин йөртәләр. Ге г ачлык-мохтаҗлык бу гмаган ла, кунакка да йөрешәләр иле заманында. Ирләр аерым, хатыннар үзенә җыела. Үзләре бизәкләп суккан, идәнгә җәелгән паласка аяк бөкләп тезеләләр. Абыстайга, хәзрәткә мамык мендәр салынган Ирләр сүзе бер, хатыннар сүзе үзгә әдәплелек тә. ачылып-чәчелен гәпләшергә, ял игәргә форса г га аерым булгач Берсендә шулай, дога кылып амин тотып китәргә кузгалгач, Кәрим абзый карчыгы арткарак кала да. нәфесе төшеп, ымсындырып юрган, нишләптер берәү гә кагылмаган бал тулы җамаякка үрелеп, агач кашык белән батырып берне каба Бисмил.гасыз гына булганмы тыны куырылып, өнсез кала, әллә ниткән хәерсез нәрсә бу' Йотса харап, гөкерсә оят. кеше күрә. . Кызарынып-бүртенеп чыга, яшерерлек гүгел! Баг тигәнең фәрештә кыяфәтенә кереп алдаган гәрчис шайтан, имеш Шул котырг кан. шул ялгыштырган. Күрәчәк күз йомдыра, ашыккан... гәрчискә пешкән...
Кәрим останы мактау балына бер кашык гәрчисне ник куштыммы ’ Бал кортлары гәрчис кырыннан да җыя гаглы тәмнәрне тормышта ачысы-төчесе бергә Аннары, мактанчык икән, авы г даш тарын re i мактый, димәсеннәр. Гәрчис геллеләр бездә болан та аз гүгел. анысы 1ел чарлау чаялыгы да тимер чүкүдән калышмый Олы Бакырчыда андый «көмешчеләр» дә бар һәр нәселнең үз һөнәре, осталыгы улына калды Кәрим Каюмы дип йөртәләр, бу аның вывескасы кемлеге дә һөнәрендә күренә . Тимсрчс-бакырчылар осталыгы авылга исем биргән. Патша тыюы сәбәпче микән бу кәсептән суына-суына. салкын тимерчеләр генә канап Хәзер бар микән’ Чү. тыңлыйк әле. ишетәсезме чек-чек сәгатьтәй чүкеч йөргәнне’ Юкмы’ Юктыр шул авы г исемендә генә яңгырап юра
«Тайный милиция»
әбәнәгрәк булса да, киң явырлы Бөдрә Бәдри Ахрысы, табигать буйга дигәнне дә аркылыга салган. Хәрәкәтчән, тиктормас бәндә катнашмаган жире, кермәгән ишеге юк. Калын иреннәр ипләп-сипләп, хөкем чыгаргандай сүзен әйтер: карышмагыз, минемчә булыр, дигәндәй, кистереп әйтер Тәбәнәк буйга әзрәк өстим диптер, табигать аның чәчләрен бөдрә иткән. Җыелышча чәчрәп чыкканда —башы кызганда бөдрәләр сугышчан әтәч кикригедәй күренә. «Актив» дигәнне беләбез шул куштаннарның берсе ул. Була бит власть өчен яратылган адәмнәр бусын да табигать җитми калган буйны исәпләп — искә алып бирәдер. «Урындагы» кеше барыбер зуррак күренә. Комач өстәл янына чыгын кунаклагач, биегрәк «тәхеттә», -бигрәк тә. Төрле тармакларда җаваплы эшләрне ышандылар ана.
Бөдрә Бәдри — җәмәгать тормышы ипле булсын дип ихлас тырышкан иптәшләрнең берсе, моны үзенең вазифасы, гомерлек бурычы дип таныган. Үз хуҗалыгын карый белмәдеме, игътибары җитмәдеме — фәкыйрь яшәде, икенче хатыныннан да уңмады шикелле. Ике ояның балалары шактый иде — сугыш вакытында капчык асып та чыкты бахыркайлар. нишләмәк кирәк. Революция кузгаткан беркатлы фидакарьләр бар иде әле ул чакта- Бәдри шуларның берсе. Ана абруй-дәрәҗә, ил күзендә өстенлек биргән күренекле кеше булу да җиткән. Хәер, дан дигәнең дә түләүнең бер тере, ул да зыянлы түгел, диләр...
Кайсы кеше кимчелек өчен үзен битәрләп, бетеренеп яши. таләп күзләре гел үзенә төбәлгән. Ә Бөдрә камиллекне бүтәннәрдән, бар дөньядан таләп итә, кыза, төн йокысын шул борчулар качыра. Төп эше, вазифасы башкалардан тәртип даулау. Ревизия ясарга кем алыныр, бүтәнгә әйтмиләр дә — Бөдрә эше бу! Сыйфат комиссиясен кем җитәкләсен ди ул барында! Теләсә кем йөзен ертып әйтә дә алмый. Бәдригә карата беркем дә:
— Соң. җәмәгать, кеше тикшерердәй адәмме — үз тормышын рәтли алмагач!—дими. Бәдринең тавышы бөердән чыга Бөердәге — боеру- лы -кызыл комач артыннан яңгыраган кызыл сүзләр: көн кадагына сугып торган күрсәтмәләр аңа көч бирә. Кадакка булса икән, агайлар башына суккан инде алар башын авырттырган. Менә нәрсә белән коралланган, менә ни өчен бөдрәләп-гөрләп сөйли, сүзе— корал, партия коралы...
Корал дигәннән, без кечкенә чакта, мондый хәл булды. Мәҗлестә кәефләнеп алган егетләр -некрутларда була мондый әтәчлек — сүзгә килеп, якалаша икән. Таза-таза ирләр арага кереп, җайламакчы булалар, килештермәкче. Тыңламыйлар, кагып-этәрсп кенә җибәрәләр йомшак кына игеп. Менә шунда Бөдрә Бәдри килеп җитте. Өерелеп кайнашкан яшьләргә очып-очып куна, сикереп тә карый, тик аңа илтифат юк, күренми дә шул — буйлылар артында ул...
Буйга өстисе тагын бер дәлиле бар икән, бусын яшерен власть биргән. Кесәсеннән ак марляга уралган нәрсә тартып чыгарды да. яный- яный сүтәргә кереште. Сүтә торгач... наган көпшәсе күренде! һәм шул җигә калды, сүтеп тә бетермәде — суынды кайнар егетләр. Өркетер өчен генә күрсәткән, атмагае дип курыккан идем. Егетләрне аерасы абзыйлар Бәдрине юмаларга кереште, габынга чакырды. Ник кат-кат уралды микән ул наган, дип баш ваттым. Кирәк чакта, ашыгыч чакта сүтә алмый ич? Балалары шаярмасын диптер, өй тулы бит алар, каян да табарлар ашарга эзләгәндә... Бәлкем... үзеннән саклау өчендер — кызган баштан ашыгып чакмага басмагаем, диптер?
Ул кереп киткәч, агайларның берсе, ялт-йолт каранып:
— «Тайный милиция»— шаярма син аның белән! дип куйды. Клуб мөнбәрендәге утлы сүзләре өстенә. утлы коралы да бар икән.
Т
таяныр урыны бар Бер ышанганга инде ышаныч. Менә ни өчен сүзгә куәт эзләп кесәгә кергән, «маузер иптәш»не чакырган Мәҗлестәгедер арасында иркенләп утырды, әйтерсең, берни булмаган. Чакырылган кунактай түрдә ул, агайлар өчен бу гадәт и хәл беренчесе дә соңгысы да түгел. Ике як та хикмәт нидә икәнне белеп тора да эчтән тына, сөйләшми торган «тайный» яклары бар доньянын
Сугышлардан исән-имин калып, чордаш-кордашларыннан да калып, озак яшәде Бөдрә Бәдри. Тынгысыз кайнарлыгы сүрелмәгән иде Тагын кайларга язгандыр, район газетасында актив язышты, матбугат та партиянең көчле коралы бит. ул да власть. Некрологны да район газетасында күрдем, эшчәнлегенә югары бәя бирелгән иде. Чәчләре һаман бөдрә иде аның: коелмаган да. агармаган да. Шулхәтле ил-көнне кайгыртып та...
Сугыш вакытында малае белән мәктәптә бергә укыдык, бик башлы иде, мохтаҗлык белән генә укый алмый калды әлләкем булыр иде!Хәер, андый омтылыш га юк иде. әлләкем булмыйча, бүтәннәрне өйрәтми генә, үзе булып, матур итеп тормыш корганын беләм. Әтисенә охшаган ягы да бар — бөдрә чәчле...
Хуҗа Насретдин һәм Барон Мюнхаузен
арифулла абыйдай әкиятче, Фәсхетдин абый сыман мәзәкчеләрне тыңлап үсәсең. Әткәй дә. Сафа абый да җае чыкканда сүздән кызык табарга тора. Коллар. Балтай. Биябашыннан килгән жор агайларны күрәм Хуҗа Насретдин да, шулар сыман, мин күрмәгән берәр авылда яшидер. Беләм дә кебек: сакалын селкетеп кеткелдәп тора. Паҗи Фәсхетдинен дә. Сәләхетдин җизнине дә Насретдин итеп күрә башлыйм. Үзләре көлмәс, белмәмешкә-көлмәмешкә салышкан булыр. Кичләрен пожарныйга җыелган агайлар арасында да утырадыр Хуҗа, ут сүлпән үзе күренми, әмма сүзләрен ишетәм! Ә инде базар, ярминкә, кушкапка. сабантуйларда, әлбәттә, ул әйләнеп-тулганып йөрүче! Үзе киткән сүзе калган, агайлар шуны бер-берсенә кат-кат сөйләп тәм табалар. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй. Насретдин ишәккә атланып түгел, телдән-телгә. өйдән-өйгә. илдән-илгә күчеп йөри, нәкъ менә кирәк чагында килеп җиткән булыр! Бар сөйләгәне безнең авылдашлар турында. исемнәрен әйтеп, кылган гамәлләрен белеп сөйли!
Хуҗа Насретдин—татар бабае. Хозср Ильяслар нәселеннәндер, ә менә Барон Мюнхаузенның исеме үк әллә нинди чит-ят. . Сафа абый белән Хатип абый кулында юка гына китап күргәч, рәсемнәрен карагач, аптырап калдым... Ничек инде кармак йоткан үрдәкләр бер-бер артлы тезелешеп очсын ди? Ярты атка... атланган, ә аты су эчә! Ышанмас та идең—сурәте бар. юкны ничек, каян алып ясасыннар9 Абыйлар берберенә сөйләп-сөйләп көлешә, элек тә укыганнар. Мин беренче ишеттем. Хәрефләрен белсәм, укыр идем...
— Чынмы, шулай булганмы. Сафа абый?
Булмый ни, без дә үрдәккә барырбыз, киндерә ишә тор!
Дөресен сөйли торган Хатип абый да раслый:
Юкны язалармы, юкны сөйлиләр генә. . Шәкерт булгач, барын да белерсең!
Көләләр. Әллә бароннан, әллә юеш борыннан. Мин көлмим, мин гаҗәпләнәм: әллә нинди әкәмәт китаплар бар икән! Ә менә Хуҗа Насретдин — китаптан түгел, ул үзе бар!
Нарасый беркатлылыгы, сабый ышануы, балачак хыяллары.. Гомергә юлдаш булыр китаплар белән очрашкан тәэсирләр... Әкиятче абыйлар белән бергә. Хуҗа Насретдин. Барон Мюнхаузеннардан сабак алгансың. Хәйләкәр затлар сине дә ияртеп киткән — Насретдин ишәгендә. Мюнхаузенның ярты атында сиңа да урын табылган. Рәхмәт инде, юкса әллә кемнәр арбасына утырыр идең дә. әллә кайчан кәкре каенга терәтеп калдырырлар иде. Кеше ышанмаслык хәлне дөрес булса да сөйләмә, диләр. Ә менә сөйли белсәң, тузга язмаганнар да дөрес тоела икән. Бусын инде Хуҗа да. Барон да түгел, илнең иксез-чиксез илнең чикләнгән хуҗалары бик озак еллар буе булдыра килде, тәмам барон булганчы...
Илдә күпме фаҗига, кайгы-хәсрәт. үлем-җитем булган. Әмма Насре-тдиннар исән, алар кирәк, көлеп авырлыкны кояр өчен, рухында көч тояр өчен, кеше булып калыр өчен кирәк. Заманнар алмаша, бабайлар каберстанга күчте. Ә Насретдинне инде оныклар таный, илдән-илгә сәфәр кылып, кайгыларны таратып йөри ул.
— Ишеттегезме әле. Насретдин белән Мюнхаузен очрашкан ди?
— Йә. йә. шуннан? Шуннан?
— Утырган да шуган! Калганын үзләре сөйләр!
Г
Михрабтагы көтепханә
ерьюлы шулхәтле матур-матур рәсемле китап күргәнем юк иде! Буяу исләре үк ымсындыра, кайсын алырга белмәссең. Мәктәп көтепханәсенә беренче керүем Күзем төште: «Г. Тукай. Күңелле сәхифәләр» Менә бусы миңа инде1 Бер шнгырь бер китап булган. Рәсемдә аучының тишек эшләпәгә аптырап каравын күргәч, исемә төште Әткәй укыганда кызганган идем, мин аны Икеләндем дә: бичара куян балаларын ятим иткән аучы да шул түгел микән1 Куян балаларын жәллим, сиздермим генә елак диярләр йә
Мәктәпнең кечкенә көтепханәсе михрабта мәчетнең иң кадерле урынында Мәккә ягын кыйбланы күрсәтеп торган урын ул. мулла абзый догаларын шуннан юрып укыган. Хәзер анда кызыл яулыклы Сылу апа китап биреп гора Иң беренче алган китабым ин кадерлесе. Шигыре дә хикмәтле, тиктомалга искә төшеп, телгә килә дә тора
Бакчы аучыга.
Кош аулаучыга Шакгый читен эш Арый, талчыга
Әлеге шигырьнең бер хикмәтен күптән түгел төшендем, хәзергечә әйтсәк, «Әйләнә-тирә мохитне саклауга» багышланган ул Табигатькә атсаң үзеңә тидерүең бар дип, әллә кайчан кисәген куйган Тукай эшләпәң эчендә башың булса, беткән идең бит' Хуҗа Насретдин мәзәге искә төшә, төнлә бакчага угры кергән дип. уктан аткан да. үз күлмәгенә тидерүен күргәч «Ярый әле эчендә үзем буямаганмын!» дип сөенгән. Бәлкем, аучы да шуны уйлап сискәнгәндер, эшләпәсен кызганып гүге Г’ Без дә табигать эчендә: эшләпәбез, күлмәгебез, үзебез шунда Менә ничек, беренче сыйныфга күңелгә төшкән шигырь орлыгы тагын бер ачылды бусы инде хәзерге заманда Үсә төшкәч тә таман булыр, дип. без бәләкәй чакта зуррак кием алалар иде «Күңелле сәхифәләр» ы күңел сәхифәләре, тирәнрәк мәгънәсен әле күрдем Ба галарга яга башлавымның ачкычы да шушы шигырьдә түгел микән’ Бер китабымның исеме дә «Күңелле сәфәр» «Гажәп хәлләр, мәзәк хәлләр» дип язам, ә эчендә һәркайсыпын үз гыйбрәте бусы да Тукай сабагы
Кыйблага караган михраб-көтепханәдә китаплар күп иле дә. беренчесе, минем бәхеткә иң кирәклесе булган, гомерем буе күңел михрабында Тукай кыйблабыз, илһам кәгъбәсе.
Беренче сыйныфта беренче мәхәббәт
әрес башланмаган әле. алданрак килгән малайлар бик тырышып черкегг уйный Сызыгын кызлар сызган та. сикереп ярышу кемгә дә кызык Мин килгәндә Әгъзам титаклый и ге кызарынып чыккан, әмма сыңар аяк ялгыш басмый Малайлар сү зе колакка чалына Әгъзамның хатын тапканнар Мәгъфрүз кесәсеннән! Җыры да
•■Мәчет багны кыйг ач-кыйгач.
Кыйгач саен сандугач. Алдым каләм, яздым салам.
Син дустымны сагынгач. -
Әгъзам гармунчы булгач. кич кызлар янында уйнап йөри
Магъфрүз ;ы бу 1.1 .III !■• ■""’•'Г кһ" ә б'"ке" Бс1 •■'■"""■"I"-'
Б
Д
Карыйм, бер дә сер бирми Әгъзам. Әллә оялып кызарганмы .’ Ип яшерен серең фаш булса, беттем диген.. Эсселе-суыклы булып китәм: аның урынында булсаң, нишләр иден Минем дә серем бар. ярый әле беркем белми. Партада өчәү без: уң ягымда озын торыклы, үткен кыз Тәнзилә, сул ягымда ул. Ике кыз арасына утыртканга гарьләнеп, үртәгән малайларга рәнҗеп, Гөлсирә апага үпкәләп партага башны салып үксегән идем. Тәнәфестә бергә уйныйбыз үзе аның белән. Никтер гел карыйсым килеп тора, аның янында миңа рәхәт. Йөгереп-куышып. әбәкләшеп уйныйбыз, бер-беребезне этеп җибәреп көлешәбез егылган чаклар да була Берсендә уйнап кына таш аткан идем, чынлап тиеп кашы канап чыкты Әй. курыктым, әтисенә әй гер. әтисе бит укытучы Әткәйгә дә җитәр минем усаллык турында яман хәбәр. Әткәйләр дус бит. очраша торалар:
Синең кыз бар. минем малай. Кодалар булырбыз әле! —дип шаярл каны бар әfкәйнең. Бер көн курыктым, ике көн Берни булмады тагын. Әйтмәгән! Минем белән бүтән уйнамас дигән идем дә. ул хакта искә төшермәде. Кашы өстендә тамга калгандыр әле...
Мин аны укырга кергәнче күргән идем. Сенлесе белән икәүләп Чогырчак чирәмендә бәпкә саклыйлар. Сәләхетдин җизниләр бакчасы янында. Мин кайтып бара идем. Кара күзле шушы кыз әллә нигә якын тоелды, үзенә тартты . Бакча буеннан яланаяк саз сөреп барганда тездән баткан идем, көлде болар чыркылдап. Инде юри кыланам, ләмгә баткан булам: балак пычранса да җәл түгел — көлсеннәр генә! Сеңлесе кечкенәрәк, ул аны җитәкләгән, ата каз тимәсен, дидер...
Ә мин беркайчан кечкенә булмадым сыман. Үзеңне бәләкәй дип уйламыйсың. Әллә мәхәббәт хисе шулай тойдырамы: олыда-кечедә бер бит ул... Бусын мин хәзер шулай уйлыйм. Яшел чирәмдә сары бәпкәләр саклаган кызны яратып калдым. Күңелдә олы хисем бәпкәсе «пи-пи» тавыш биргән Үсеп, кагынып очканчы озак саклыйсы әле бәпкә-хыял- ны, бик озак Иң яшерен серем, татлы тойгым ул. Фаш булса — югалыр, бетәр Белмәсеннәр, сизмәсеннәр! Ә үзе9 Үзенә сиздерү дигән нәрсә бөтенләй башка сыймый! Ничек мөмкин?! Минем хатны беркайчан да аның кесәсеннән тапмаслар...
.«Мәчет башы кыйгач-кыйгач...» иде. манарасын кисеп төшерделәр берзаман. «Кыйгач саен сандугач» түгел, чәүкәләр чарылдашты.. Әгъзам белән Мәгъфрүз арасындагы «алдым каләм, яздым сәлам» дә бала чактагы сызыклы-кызыклы уены гына булып калды. Кызганычлыдыр Язмыш та черкен уены ялгыш сызыкка эләкмә. «жәннәт»кә туры килмәсәң ут дигән хәтәр «тәмуг» көтә Язмышны сикереп үтеп булмый икән.
Беренче сайлаулар. Үткен очлы карандаш...
омачлы бәйрәм булып истә калган ул сайлаулар. Клуб өстендә җилфердәгән флаг, теш порошогын суда изеп язылган лозунг- өндәмәләр.. Авыл советында зур самавыр гөжләп утыра, кибет килгән Сайлауга әзерлек зур булды, избач тирәсендә чуалган малайлар без моны күреп тордык. СССР Верховный Советына ла! Самавыр да шуңа күрә авыл советында.
Иң мәшәкатьлесе—сайлауның яшерен булуы. Кемнән, ник. ничек яшерәләр шуны беләсе килә. Эскәмияләр читкә өелде, клубны чаршау белән бүлгәләп, пәрдә бүлемнәр ясалды. Сайлаганны беркем күрмәсен, карарга ярамый! һәр яшерен нәрсә кызыктыра, күрәсе иде нишлиләр микән анда? И — и. гап-гади карандаш белән, бюллетеньгә язылган кешене сызу, яисә сызмау икән ул сайлау. Сызарга мөмкин, әмма һич кенә дә ярамый: каршы кеше буласың. Күреп тә торсалар Депутатлыкка кандидатлардан иң истә калганы — Отто Юльевич Шмидт. Әй. интеккән идек шуны әйтә алмыйча Кайсы үз исеме, кайсы әтисенеке дә. кайсы бабасыныкы’ Берсендә тел сөрлегә, икенчесендә абына ерып чыгар хәл юк. Әйттек дигәнен дә: «Атта юллый иш Ишмә1» килеп чыга Без әле хәреф таныйбыз, латин әлифне таяк дип кенә белә башлаган, наданлыкны бетерү өчен оныкларыннан сабак ала башлаган карт-карчыклар:
Әнә. теге, зур сакаллысы! дип кенә җибәрә. «Челюскин» батырына кем каршы булсын? Кемнең ана ни ачуы бар'1 Безнең иллә генә ул батмый юрган батырлар!
Авыл советына кешеләр керә-чыга. бүген монда папирос төтәткән налог сораучылар урынында паф-поф самавыр җиз корсак утыра Чәйне өйдә дә эчеп була да. монда кызык ич испалнител белән чакыртып эчермәсләр шушында сайлауның кызыгы. Әллә яшерен булганга, берни күренмәде клубта. Оештырып йөргән икс актив сөйләшкәнне ишеттем. алар әле нидер күргән:
... карандашны үткен итеп очладым да бүлмәгә кертеп куйдым. «Теге абзый» чыккач та карыйм очы ашалган карандашның сызган бит, сызган! Чаялыгы белән мактанып сөйләве — икәүләп көлештеләр. «Теге абзый» дигәне, исемен дә әйттеләр —турысын сөйләргә тайчанмаучы авылдаш . Бот буе малай ни белер дип. мине исәпкә алмаган комиссия кешеләре. Яшерен тавышларын ишеткәнмен икән... Карандаш очлап куюны ярамаган эштер дип кем уйлаган ул чакта? Әмма онытылмаган шул бер авыз сүз. Явыз сүз икән... Очлы карандашлы очлы күз кара пәрдә тирәсен тикмәгә сагаламаган Аулак бүлмәдә «тавыш биргән» абзый язмышына кадалган карандашның үткене. Шул карандашлар стенага терәп сорау алган, яза-яза. акылдан яздыра-яздыра, кыскара- кыскара чәнти бармак чаклы пуляга әверелгән... «Яшерен тавыш бирү» тирәсендә яшерен эшләр куерган икән Клубтагы «спектакль»дә күз- колак булучылар да катнашкан.
«Дөньяда иң демократик сайлау системасы».. Комачтагы теш порошогы белән язылган сүзләр дә теш ыржайту булып җилгә очкан.. Беренче сайлаулар. 1937 ел...
Куркыныч төш
нкәй, төшемдә акбүз атка атландым!
Мәртәбәгә ирешерсең, бәбкәм!—дип юрый әнкәй, ку-анып Атта җилен йөргәндәй рәхәт булып китә. Әнкәйне шатландыру күңелле — икенче юлы да сөйлим:
Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда!
- Бөтен күмәчме?
— Түп-түгәрәк.
Гомерең озын булыр, ашлы-сулы.—ди әнкәй, төш юрарга ярата ул. Радио-фәлән юк. телефон да кермәгән авылга. Иң беренче «хәбәрне» төш җиткергән, ахрысы Рас буласына ышандыра әнкәй. Юраганнын юш килүен ахирәтләренә дә әйткәне бар Бигрәк тә берәр борчулы хәл булса:
Төшемә кергән ие аны Сизенгән ие күңелем!—дип өзгәләнә. Күргән төшләрне юрашалар, кайсы сагайта, кайсы сөенеч вәгъдә итә.
Төрлесе була, җиде көннән, җиде елдан да туры килә,—ди әнкәй Иң рас килгәне— җитмеш елдан соң була, диләр. Әткәй көлебрәк карый.
Җитмеш ел эчендә пи булса да була инде ул!
Ат белән ак күмәч күрүем гаҗәп түгелдер, тавык төшенә тары керә, диләр (Тавык та төш күрә микән?). Сабый чактагы төшләрнең күбесе уянганчы ук онытылган Ап-ачык булып күңелдә калганы берничә генә. Күңеллесе очуым иде, әле сөйләргә җыенганым шомлысы, әнкәйгә дә сөйләмәдем курыкмасын, дидем...
Начар төшне дә яхшыга юрарга кирәк.—дип юатканы бар-ба- рын. Киләсе хәвеф-хәтәрне адаштырмакчы ул. үзен тынычландыра.. Белмим, әлегесе юрау белән генә үзгәрер микән?
.Төшнең «декорациясе» мондыйрак Утызынчы елларда күргән плакатлар тәэсиредер, чүкеч күтәргән эшче белән урак тоткан игенче тора, алар артында нурлар чәчеп чыккан кояш Еракта завод морҗалары, төтеннәре бөдрә-бөдрә Рәсемдә күргән дөнья — кызыктырган дөнья. Социализм шул икән Ул ерак якларны күрсәң иде. әнә бит. тәгәрмәчле тракторлар күпме тезелеп килә!
Эшче белән игенче «кызыл капка» өстендә тора, киләчәккә шуннан чыгасы, бәхет шул якта икән, халык агыла да агыла. Өстендә флаглар лепердәгән капка үзе дә алга бара! Әй лә. болытлар агыла икән... Ленин-Сталин белән Маркс-Энгельс сурәтләре дә болытлар арасында йөзә. Туктап тору юк, арттан килүчеләр үкчәгә баса. Сафлар таралып. 54
Ә
кире кайтканда ничек була? Социализмнан кире кайталармы? Сабый башына нинди уйлар килмәс..
Төшнең мине куркыткан төшенә җиттек. Кызыл капкада классның кара тактасы икән. Эшче-игенченең берсе акбур белән «Социализм» дип язды да. икенчесе чүпрәк белән сөртеп ташлады!
Куркып уяндым кара тактадай караңгы төндә ятам Үзеннән үзе юрала төш: «социализм» юкка чыгамы? Аны эшче-игенче бетерәме'’' Андыйларны халык дошманы диләр Сөйләсәк син дә дошман сүзен тараткан буласың Гәҗитләрдә тулы-тоташ шул хакта язалар. Төшне беркемгә сөйләмәдем «Үсеп баручы социализм», «җитлеккән социализм» дигәндә дә хәтер төбендә яткан Кылт итеп искә төшергән сиксәненче еллар уртасы җит ге. Күрәзәле төш булган түгетме. теге, җитмеш елдан раслана i органы? Социализм дигәнебез үзе дә төш кенә булган, акбур белән генә язылган икән .. Киләчәккә бара торгач, кызулык белән узып киткәнбез, ахрысы. Куркыныч төштән шүрләп йөрүем тикмәгә түгел: илнең өнен алган куркыныч он булган 1937 еллар
«Кызыл капкалар» шаукымы бетте, сүтелде алар Черегән иле шул баганалары. Киләчәккә барыр юллар капкасыз калды Кай якка барырга хәзер? Коммунизм Ленин бабайның таш кулы төбәлгән якта дип белә идек, һәйкәлләр ана. озак басып торгач, алар да ойый, алар да арый, фикерләре дә Үзгәрә заманалар, кон саен күпме яңалык беләбез Яңалык дигәне башка тоеп оныттырган хакыйкать икән Менә, капка дигәннән. гомер буе «урыс капка» дидек Күчергече «өлкән туганнан» тияр идең, үз авылларында капка да юк. кот та юк нш езләрен ташлап таралышып беттеләр. Безгә килеп тә чит осталар күтәрмәгән капканы авылдашлар эше. Бу сорауга да җавап бар. өннең лә житмеш е гдан җавап табылганы була икән. «Ырыс капка»' «бәхет капкасы» дигән сүз риваятьләрдә сакланып калган. Туган нигезеннән дөнья!а ачылган капканы бабайлар бәхеткә юраган. «Сандугачлар капкада, канатлары тактада» сайрашып яшик әле дип. яра ткан кошын ясап куйган. тынычлык теләп күгәрченен. Урыс кышы, урыс каены ди торгач, «ырыс» га «урыс»ка әйләнгән
Уяндык, үткәннәр төш булып калды сыман Ничек юрасаң да төш гош инде ул. өндә яшисе. Өнне дә юрарга туры килә- киләчәк нинди булыр? Киләчәккә илткән бүгенгебез нинди? «Ырыс капкамдай башлан сын юллар өметле, хәерле булсын! Оныкларыбыз яңа г имназиядә у кый Бабам васыятен әткәй язган имла кайга гамәлгә. Киләчәк үткәннәрдән башлана бүген, төш күреп томаланып яткан чишмә-чыганаклар терелә!
Саф каенга кара йокмый .
л көнне Гөлсирә апабыз, дәрес башлыйсы урында, шыпырт кына дәфтәрләрне җыя башлады Язылмаганын да алды шунысы аңлашылмый. Үзе борчулы ни булды микән’’ Тәнәфестә чыш- пыш. коридорда сүзнең үз юлы:
Фашист билгесе бар икән ул рәсемдә.
Кылычына «Долой СССР» язылган, ди
Дәфтәр табып, качып кына Олег дружинасы төшкән рәсемне карый быз сырлар бар. ә «СССР» күренми Зурайткыч пыяла бе гәп тапканнар ди Күренмәслек булгач, кем күрә, ник язлы микән халык юшманнары’ Бардыр инде без белмәгән серләр. Бу хакга шауларга ярамый Гө гсирә апа каушавын сиздермәскә тырыша, дәресне башлый Күрәбез инде, яңаклары кызарып чыккан.
Китте шнары >иәнү. нинди рәсем оар шуннан Пушкинның үлү снә !<М) ел дип куелган плакаттан ла карыйбыз Мышгым гына инде фашист билгесе белән кызыксыну ү те гаеп
У
Пушкинның үлүен гел-гел искә алып, бәйрәм иттеләр. Үлгәнгә шатлану сыман, сәер инде, әйтмим генә. Әнә бит, кеше вафат булгач, кайгыртып үткәрәләр. Пушкин бик күптәнге, әкияттәге кебек еракта...
Мәктәптә кызык, борчулы да. Гел үзең белмәгәнне эшләргә кирәк. Физзарядкада кулны кайчан ничек күтәрергә белми буталасын... Ә җыр дәресләре?
- Класс алдында һәркемне аерым җырлаталар! — дип котны алдылар Шул хәтле кеше алдында ничек җырламак кирәк?! Сыер саклаганда тәкәрлектә үзалдына җырлау түгел лә! Сакаулыгым ишетелә башлый да. тотлыгып калам Ярый әле. хор белән икән. Гөлсирә апа башлый, без кушылабыз. Тавышым янымнан китми, бүтәннәр гөрләгәндә тавыш кө1үенә минем кәҗә бәрәне кушыла, ул да булса аксак... Ә менә бер җыр бар. ул башланды исә. барысын онытам, кызгану оныттыра. Көйле бәет тә шулай әллә кайларга алып китә. Җырдагы фаҗигане күрәм..
.Авыл башындагы ак каенга көтүче егет сөялгән. Башында ак киез эшләпә, ак күлмәген билбау белән буган, тула оек өстеннән чабата кигән, иңендә — чыбыркысы, авызында курай, моңлы-моңлы итеп уйный. Каен яфраклары талгын җилдә сөенеп тора, кошлар сайрый. Тыныч, рәхәт бер көн . Көтмәгәндә юлда тузан купты, атлылар күренде, усал мыеклы, ялтыравык погонлы офицер, солдатлар кылычлар ялтыратып егетне чолгап алды... Үз билбавыннан -эзәреннән астылар бит. аһ. урап чыкмаган булса! Аклар китеп тә барды, көтүче генә харап булды . Исән әле. коткарып буладыр! Тизрәк, тизрәк! Беркем дә күренми. . Каен кызгана, ул гына сорый:
Авыртмыймы муенын. Хәйбулла?
Хәйбулла әле исән, әнә бит ни ди:
Авыртуга түзәр идем. каен.
Тын алуы бигрәк авыр ла...
Без дә Хәйбулланы коткарырга йөгермибез, жәлләп җырлыйбыз гына. Исән әле ул. исәндер. Җыр беткәч тә класс беравык тын кала, күзләр яшьле. Гөлсирә апаның да тавышында сизелә...
Шуннан соң бу җыр гомер буе күңелдән китмәде, вакыт-вакыт эчтән генә көйләнелә иде. Күмәк җырлау кая искә алырга дип ярамый. Безне яңалифтән урыс хәрефенә күчерделәр. Хәсән Туфан исеме, шигырьләре белән бергә, күчми калды, күз алдында латин имласы белән тора, күрүең дә чормада өй кые1ына уелган айдан төшкән кояшта гына... «Ак каен» җыры әрнеген-уйландырып. үткән дөньямда калды...
Шагыйрь исеме тыелган елларда да җыр күңелдә моңланып торды. Бабам, тәтәй җирләнгән зиратның матәм каеннары сыман иде ул. «Каен каера алмадым, кая барсам да үземнән кайгым калдыралмадым...», яки: «Каен ауган, каен ауган, кайтасы юлларыма...» Халык җырларында да ак каен- кара кайгы юлдашы... Аклыгы белән юатыр өчендер. Туфанның кайтыр юлларына кара еллар ауган икән...
Ак каенга кара Я1 ылмый хак нахактан аралана: мәңгегә дип ябылган зинданнан—теге дөньядан геп-тере Туфан кайтып төште! «Ак ка- ен»ны җырлаганда аны да Тукай. Такташ сыман әллә кай заманда яшәгән дип белә идек. Ул пәйда булу шулар яныннан кайту сыман могҗиза булды! Хәсән абыйны сөендерәсем килеп, без сине онытмадык дип. «Ак каен» турында сөйләдем, ничек җырлавыбызны әйттем. Тыңлап та тормас дисәм, зәңгәр күзләрен тутырып карады —дымлы иде алар... Бер уңайдан тагын шуны да әйттем:
— «Юл буеннан аклар килделәр» дип җырлый идек, ак мундирлы аклар итеп күз алдына китерә идем. Китабыгызда «ятлар» диелгән... Ярлы авылдашны аскан—аклар булган бит. заманы-чоры шул? — Уйлап карарга кирәк, диде Хәсән абый, минем күнел булсын өчендер Әмма яңа басмада алыштырган иде Кыенсынып куйдым дөрес эшләдемме? Бигрәк зур җаваплылык алганмын өстемә
Хәсән абыйга әйтеп өлгермәгән бер күзәтүем калган икән, мин моны үзеннән соң гына күрдем.
Яфраклары яшел ак каенга Юл буеннан аклар килделәр. Ак каеннын ярлы авылдашын Билбавыннан асып киттеләр
«Килделәр киттеләр» рифма була алмый бит. берәр тәнкыйтьче «килделе-киттеле» дип төрттереп тә куяр Моңа хәтле берәү дә сизмәгән Хикмәт шунда: җырдай көйле тормышны дошман боза ничек җайлы рифма калсын? Егет фиҗигасе яулап алган безнең күңелне рифма кайгысымы'
Җырдан да ертык таптылар, җырны да төрмәгә яптылар, оныгтыр- дылар... Баланы тетрәндереп, кызгану, шәфкагь-миһырбанга өйрәткән сызланулы җырлар да кирәк Без җырлаган тагын бер «Ак каен» бар. Зыя Ярмәки шигыре Тыңлыйм да уйланам нинди сере бар җыр дигән хикмәтнең, пичек заманнар кичә ул? Күңелнең кайсыдыр кылына чиргә, аваздаштыр Хак шулайдыр «Ак касн»нын бусына кара якмадылар, иснәнеп, ак тузыннан «долой. ..» эзләп, һәм табып, тузга язмаган гаеп такмадылар, тамырына балга чапмадылар Хәсән Туфанның әлеге шигыре 1933 елны язылган. Аннан соң күп еллар узган, без җырлаганда дүрт кенә яшьлек булган шигырь... Ул арада ил өстеннән нинди фаҗигаләр кичкән, күпме язмышлар харап булган. «СССР» үзе дә зурайткыч пыяла белән дә күренмәс булды, югалды. Шагыйрь сүзе империя гомереннән озынрак булган дәверләр туар икән: Туфанның «Ак каен»ын бүгенге балалар да җырлый, кайтты җыр муенына салынган цензура элмәге чишелде... Коткарып өлгердек!
Башын киссәң... тамыр бар
л көнне бөтен авыл шаулады. Йә ходаем, ахырзамандыр, дип шөбһәләнде картлар. Манараны аудара калсалар, зилзилә кубар да җир убылып лейсезләрне йогар! Мәчет — ходай йорты, аның рәхмәте илә күктән иңгән, мәңгелектер, ничек шуңа кул күтәрмәк кирәк0 Көмеш ае нинди биектә, төшерә алмаслар, адәм кулыннан килердәй эш түгелдер. Азан авазлары, дога моңнары авыл тынлыгына ятышып, иминлек. миһырбанлык тели иде. Хөкем көткәндәй, тавышсыз-өнсез калган манара. Куркынып көтәбез. Мәчет тирәсендәге яшел рәшәткәгә тотынып югарыга карыйбыз:
Монда торсаң—өскә төшәр...
Читкәрәк китик, дип. чигенә-чигенә. Нурхуҗалар бакча текмәсенә кунаклыйбыз, аннары мулла абзыйлар коймасына сөяләбез- монда да җигәр сыман... Хәзрәтнең йортында авыл советы, үзләрен подвалга — базга төшерделәр, тәрәзәнең өске өлгесе базмый гына урамга, кешеләр аяк астына карый Аларны кызганмаган кеше юктыр авылда. Беркөнне шаулап яңгыр ташкыны басты, чиләкләп-чиләкләп суын түгештелары) тарт ып алудан калган китаплар суда йөзгән. .
Менә озын-озын арканнар китереп ташладылар мәчет алдына. Бер- берсенә ялгадылар -манара муенына элмәк Биектә пычкы тоткан кешеләр күренде...
- Кемнәр микән?
Мөэмин мөселман алынмас. Чуашларны китергәннәр, ди. Аркан тартучы да булмас!
Анысы да уйланылган икән. Арканга авылның активы тотынды, авыл советы председателе Палкин. Шәфигуллин Халла, тагын кемнәр... Безнең күзләр манарада, бик якын тора болар өсләренә төшәчәк! Айны фәрештәләр күтәрен күккә ашар, дип тора картлар.. Тартты, тартты гегеләр бирешми манара! Сабантуйдай халык җыелган, тик шомлы иде бу мәйдан. Күккә тигән пәһлеванны җыелышып ирләр тарта, хәрәмләшеп. «аяк чалып» — төбенә балта чабып... Көчәнеп-бүртенеп. аяк терәп тарттылар. . Чайкалды манара, менә хәзер ходайның каһәре яшен булып сугар. Шыпырт иреннәрдә бәддога... Тик күкләр аяз иде. авылның иң биектәге көмеш ноктасы юаш кына буйсынып җиргә төште, авыл күге бушап-котсызланып калды... Йөгерешеп без дә бардык, такталар чәрдәкләнеп сынган, ә ае—юк! Айны таба алмыйлар!
Җиргә чумган ул, җиргә качкан! — диделәр, өметләнеп. Бераздан таптылар, көмештән коелган әйбер дәүләткә тапшырылырга тиеш. ди...
Тәрәзә каршында гына — бу хәлгә хәзрәтнең йөрәге ничек |үзә икән...
Күзем күрмәсен дип. нишләргә белмичә, кырга чыгып киткән. Подвал тәрәзәләре мәчеткә карап тора бит
Подвалга кусалар да, Афзал хәзрәтнең абруе төшмәде, авылның иң ихтирамлы кешесе, мөгаллиме, үтә дә йомшак күңелле, ихлас, зыялы зат иде Бала-чагага тиклем олылап сәлам бирә. Уңайсызлангандай, мөлаем елмаеп, җавап кайтара мөхтәрәм карт Китапта язган муллаларга бер дә ошамаган иде ул!
У
Авыл советының аяк астында мулла абзыйның түшәме, аяк дөбердәүләре. шау-гөр. тәмәке төтене, йорт каршындагы баганада радио шаулап тора азанны хәзер Мәскәү әйтә.
Шул көнне үк яңа бәет чыкты. Ул арада, кем чыгарды микән? Отып алдык, безгә нәрсә, кычкырып такмаклыйбыз, куркып торган юк
Мулла абзыйның бакчасында Йодрык-йолрык алмалар.
Мәчет манарасын тарта Шәфигуллин Халлалар.
«Халла» дигәндә «Алла» сүзе ишетеп, сәерсенеп горам ничек ул манарага кул сузган Мулла кушкан исеме Хәлиулла икән, авыз тутырып әйтүче генә юк. Халык ышанып сөйләде
Менә, күрерсез, ходай җәзасын бирми калмас ку па корыр'
Палкин фин сугышыннан качып дезертир булды Хагла. аяк-кулы өшеп, бармаксыз калды. Кызгансалар да. астыртын гына әГпко итләр
Алла тоткан, аңа хөкем чыккан булган Аркан тартмаган авылдашлар үлеп калды, анысын әйтүче юк... Халла избач булып эшләде, спектакль саен сәхнәдә, озын-мәзәк борынын сузып, кыяфәте, беркатлылыгы белән кеше көлдереп йөрде, озак еллар парторг булды, актив. Әмма гөнаһсын онытмадылар, кичермәделәр...
Авылда ике мәхәллә. Үзәк чокыры арьягындагы мәчет гадәти кыеклы. каралган такталы булса, бусы күркәм иде. Түбәсе дулкын-дулкын. матур яшелгә буялган, ике катлы бина үзе алсу төстә, җиңелдер, очып китәр төсле иде. Бигрәк тә ае болытлар арасыннан йөзгәндә...
Тагын бер хәл искә гөште. Зәйнетдин атлы кеше, акылга җиңеләеп киткән дә. шул илаһи биек мәчеткә су торбасыннан үрмәләп, манара төшерүчеләргә ләгънәт орып түбәсендә йөгереп йөргән Туктатып кара, чабуыннан тот! Ничек егылып төшмәгәндер, ходаның хикмәте. Акылына зәгыйфьлек килүгә дә мәчет фаҗигасе сәбәпче икән... Төшкәч үк тотып алып, кулларын каерып бәйлиләр дә районга озаталар.
Кайбычка алар кичен килеп җитте, бездә куна калдылар. Зәйнетдин абыйны да алып керделәр. Кулындагы бауны чиштеләр: кызарып-шешен- гән, бау сырлары батып кергән. Сүзсез генә уып утырды... Төнлә нишләр, дип шүрләгән идем, шымы да чыкмады, тыныч иде ачу-ярсуын кузгатканнар авылда калган. Казанга илтеп тапшырдылар — «сары йортка»...
Иң биек урын мәчет манарасы иде. Руханилар рухны кайгырткан. Хәзер авылларда силос башнясы —корсак биектәрәк. Рух җәлладлары фикер манараларын кисеп торган — үткәнне бүгеннән аерганнар.
«Мәчет манаралары, манара аралары. .» Замана аралары ярты гасырдан артык булды. Яңа мәчетләр күтәрелә. Элеккесе урынында сугышта һәлак булганнарга һәйкәл тора. Мәчет белән бергә туздырылган рухларга да һәйкәл ул Яңа манара тәбәнәгрәк, «башын киссәң, тагы үсә» дисәк тә. авыррак үсә шул. әмма тамыр исән, тамыр киселмәгән—яңа Айлар үсеп чыккан Афзал хәзрәтнең улы Әсгат кордаш әтисе Вазыйфасын үти, аның кебек үк сабыр, изге күңелле. Урманда эшләде, үзе язган шигырьләрне укый иде. хәзер мәхәлләгә Коръән моңын җиткерә... Манара кискәндә җанына урын таба алмыйча иген арасында ярсып йөргән әтисе әйләнеп кайткан сыман рухы тынычтыр инде...
«Шуңа күрә, уй йомгагын сүтеп...»
айон китапханәсенә кергәч, исләрем китеп торган идем: элекке мәчетнең биек түшәменә чаклы китап та китап! Таган атынганда, йә биек агач башыннан караганда баш әйләнеп, эчләр жу итеп китә бит монда да шул түшәмгә җиткәнче укыйсым, анда көткән хикмәтләр иләсләндерде. Китапларның тыелгысыз тарту көчен тойдым.
Сусап, йотлыгып укыган чагым Төн уртасында электр сүнгәч, имеш. Горький язган малайга охшатып, айлы төнлә кәстрүл төбе белән яктыртып укыйм Шул көннәрдә китапка карандаш белән язылган шигырьгә юлыктым:
Шулай инде.
Аны яшереп булмый.
Яшь күңелем Сезне ярата.
Шуңа күрә.
Уй йомгагын сүтеп.
Шигырь язам Сезгә карата..
Каты басып та язмаган карандашы, сак кына, йөгереп кенә узган. 1939 ел бу. латин әлифе белән язылган, без аны дүртенче класска тиклем укыдык Кемгә багышланган, кем язган билгесез. Мәхәббәт иясе күреп хисләрен таныр, дигәндер. Шигырь китапларын күп укыганым бар. ә
Р
бусы .. Кеше шулай үзе теләгәнне яза ала икән: каләм ала да яза! Җанны тынгысызлап, моңача затылмаган рәхәтлек уянды илһам яралгысы канатлана башлагандыр. Бәпкә дә шулай кыймылдап ала. аннары ак кабык эченнән ишстслер-ишетелмәс тавыш бирә
Шигырьне язган билгесез егет, ике йөрәк арасындагы сер дә кызыктырган мине. Кем икән ул? Кайбычта ун ел яшәсәм дә. шигырьгә һәвәсләрне якыннан белсәм дә. очратмадым мин аны Фин сугышына эләгеп. Маннергейм линиясендә кар өстенә аудымы9 Әллә Ватан сугышына китеп, окопта язган дәфтәре бомба чокырында күмелдеме? Сөйгән кызына иреште микән «Сез» дип килештереп әйткән нәзакәтле «уй йомгагы»?
Азмы ул яшьлектә кабынып тыйгпкын белдергән саф күңелләр Илһамнары бер шигырьлек булса да. бәхетле алар йөрәк серен сөйгәненә җыр итеп җиткерердәй илаһилык кичергән Яшьлек хыяллары шигъри киек казлар булып йолдызларга күтәрелү бәхете һәркемгә тәтеми.
««Шуңа күрә, уй йомгагын сүтеп...» ихлас ярату белән кызыгып кабатлыйм әлеге шигырь юлларын Минем дә шигырь йомгагымның очын тоя башлаган бәхетле чагым булган ул.. Илһам да. мәхәббәт тә өзелми-югалмый. күңелдән-күцелгә күчеп яшидер
Хыялга бер адым калгач...
кешеләр
Күргәзмә ачыла, гап-гади күмер белән язылган рәсем күз явын алырдай төсләрдән өстен чыга! Зур талант иясе, дип бәяли осталар Кем эшләгән, кайда ул рәссам күренсен! Эзлиләр, бе гүчс юк Урамда этен кочаклап туңып үлгән малай табыла, әлеге рәсемнең иҗатчысы икәнне белмиләр... _
Китапларда төрле фаҗигаләр очраган Әмма бусьг Хыялыма ирештем, дигәндә бит. нинди кызганыч Пик шәфкатьсез бу язмыш? Язучы да жәлләми исән калдырса сон'* Художниклыкка укый башласа’ > з өметем өзелгәндәй, шуңа онытылмый ул Сәнгать корбан сорый шул Әсәр укучыны «жәлләмәсә» генә күңелендә кала Хикәя гатарчага гәр- җемә иде. язучысын карамыйча укыган чагым, исеме дә онытылган китаплар океанында күмелеп калды.
Икенче бер очракта язучыны «төзәтми» түзә алмадым Бусында да ятим малай портка юнга булып яллана Олылар белән беррәпән ипли, торыр җире’ сыеныр кешесе юк. Боцман аны кыйный, җәберли Mai рос- лар теш кысып түзәргә мәҗбүр өйдә ач балалар кәгә Ятимнәрне кызгану күңелгә җыелган өйгә кереп хәер эстәгән .егәпчеләр. Тукан язган мескеннәрне жәлләү Авылга бабайга дин. өметләнеп хат яэган малай, барып ирешмәс хаты Юнганы да яклыйсы иле! Җаен таптым, хикәянең азагына үлемчә өстәдем
«Юнганы газап гаган өчен боцманның да кирәген бирде матрос лар яр буена капланган көймә астыннан кыйналган хәлдә табылды »
Китапханәгә тартылам хыялымны эзлимдер. Рәсем белән мавыккан чагым Пушкин. Лермонтов шигырь-поэмалары. рәсемнәре бердәй кызыктыра. Өметләрнең чынга ашуын күрәсе килә китапта. Әнә бер ятим малай, торыр җире юк. үзе ач. эте белән кышкы урамда калган, өстендә сәләмә кием Эте минем Сарбайга охшаган. Хыялы җылыта аны. рәссам булмакчы! Минем сыман дин. йоглыгын укыйм. Шәһәрдә күргәзмә-ярыш буласы, шунда катнашмакчы. аннары рәтләнер иде. Ә киндер алырга, майлы буяуга акчасы юк. Такта кисәгенә күмер белән яза Минем әле акварелем бар. Төнлә килеп, бозланган тәрәзәдән карый аның эше дә куелган! Таң агар, ачылыр бу зал. күрер
Китапны буярга ярамый да, тыела алмадым, ичмасам, миннән соң укыганнар канәгать калыр:
Шул кирәк кансызга! — диярләр.
Әдәбиятның хаклык яклавын, тормышны төзәтүен күрәсем килгән. Сүзнең илаһи көченә ышану булган.. Рәсем дигән хыялымны әдәби сүз алыштырды. Пушкин, Лермонтов рәсемнәре дә шигырьләре, поэмаларына кушылып «эреде».. Шулай да рәсем - ирешмәгән хыялым, татлы- сагышлы үкенеч булып күңелемдә яши. Ул хыялыма бер генә адым түгел шул инде...
«Безнең нәсел—-күзе яшел...»
әкерт абыйга тартылам, аның кебек буласым килә. Энем, абыем юк. шуңамы? Әткәйнең кече энесе ул, кан кардәшлек тартамы? Безнекеләр, кем әйтмешли, берсе дә төшеп калганнардан түгел. Шаянлык, кирәк микъдарда хәйлә, хәтта тыйнаклык та бар бугай Хатип абый егетлеге белән аерылып тора. Туры сүзле. Кайчакта кискен, әмма һәрвакыт гадел. Хакыйкать, дөреслеккә аеруча сизгер җаннар була, ул — шундый. Дөнья күргән агай-эне ярашмыйча, үзенчә яшә- вен күрәләр, яшьрәк дип. елмаебрак карыйлар. «Безнең Хатип шундый!» дип хуплый үзләре. Аңа охшаган дисәләр, минем башым күккә тия. Тик бервакыт сынаттым, оятка калдым...
Төп җитеп, соң гына арып-талчыгып кырдан кайттык. Өйдә без абый белән икәү генә. Өстәлгә аш куйды: итле бәрәңге исе шундый тәмле! Өстәл әзерләшер урында, мин түземсез, табакка сузылдым...
Олылардан алда үрелмиләр! дип өзеп, үткәзеп әйтеп куйды. Шундый итеп карады ят кеше диярсең... Гаебемне белсәм дә. үпкәлисем килә ник алай карый, яраткан абыем ич Гадәтсезлекне ят итеп, ошатмыйча караган, кеше арасында йөз кызарырлык булмасын, дип кисәткән Гомергә онытасым юк...
Кемнеке—аныкы, сынатмыйк! Без — һидиятуллиннар!—ди ул. Гадәти фамилия дә. түгел дә сыман, ул әйткәч Хатип абыйга кушылып: Безнең нәсел күзе яшел! — дип үк җибәрәм. Ә үзенең күзләре коңгырт әле, минем дә шундый...
Авылда кушаматсыз кеше юктыр. Шуның аркасында малайлар тәпәләшеп тә ала. Безнең кушамат әйбәт «Шырпы!» Кабыныр да китәр, юаш бу димә, белеп тор. яме! һидият бабай әле ике кушаматлы — «Гайяр» дигәне дә бар. Хатип абый сыман булгандыр ул да...
Үз дшәнендә торг» алуына кызыгам, ул миңа үрнәк. Мәктәп Корчагинны күрсәткәндә изге урын буш түгел иде — Шәкерт абыем бар — мин аның шәкерте, һәркемгә мәҗбүридәй «яңа үрнәк» итеп тагылганнар була да үтә, ә менә үзеңнеке үзәктә — үзгәрми торганы, җанга якыны -гомергә кала.
Зәңгәр тышлы җырлар дәфтәре
әкерт абыйның Ленинградта эшләгәндә алып кайткан, мин күз кыздырып йөргән өч әйберсе бар: ике йозаклы шомырт кара портфель, ялтырап торган тимераяк, зәңгәрсу тышлы, шома кәгазьле куен дәфтәре. Иң кызыкканым шушысы — эче тулы җыр. дуслары килгәч, үзләре генә укыйлар. Ул чаклы гына рәт беләм лә — андый чакча тагылмыйм. Ә алар бер-берсенә карашып, көлешеп ала. күзләре наян елтырый. Кызлар турында сөйлиләр... Мәхәббәт җырлары анда, үзе юкта карамакчы булам да. җыештырып йөри. Ерактан күзем төшкән иде:
Ш
Ш
гарәп әлифе белән язылганы бар. күбрәге безнеңчә — латин. Мин бит инде икенчедә. Гыйшык җырлары гына да түгел анда Хәер, җырны яшереп була мени...
Угыз җиденче еллар дигәч тә. дер калтырап кына яшәлмәгән. тормыш үзенекен игә. «Телеңне тыя бел». «Ут белән уйнама» дигәнне белә торып, хәтәр шаяртучылар бар. Бер-беренә ышанган халык. Сөт сорап кергән ятимә карчык та чүлмәген сузганда әйтеп куя:
Ләгнәт төшсен Николайга— Ике сыер саудырды.
Рәхмәт яусын Ысталинга — Бер кәжәсез калдырды!
Казан астына ягып чумара пешерергә «карга оясы» төяп кайтканда.
Тпру. Ысталин айгыры!- дип уфалласын туктатып, алъяпкыч итәге белән битен сөртә:
Уф алла, диярбез ди үлгәч.
Китереп куярлар ди каткан күмәч.
Анысын да алып китәрләр ди.
Калхуз икәнне белгәч..
Безнең дә ишетеп-отьш алган такмаклар бар. телгә килә дә тора «Ярамый»ны беләбез, шунысы кызык та. як-якка карангалап көйлибез:
Кәнүшнинең кыегы Ысталинның мыегы' Кем кемнән ишеткәндер сүз иясе белән йөрми. Эзләгәннәр «иясен» дә таба икән: төнлә НКВДдан килеп бер абзыйны алып киткәннәр—суга төшкәндәй гаип булды. Кәнсәләр янында кич тәмәке тартканда сөйләгәннәрен кемдер җиткергән. Караңгының кара йөзе.. Кармавычлар ерак авылга да җитешкән...
Хатип абый да чит күзләрдән саклаган дәфтәрен. «Ярамаган» җырларны җае чыкканда ул да көйләп куя. Тик язу икенче нәрсә, кәгазьдән саклан син! Армиягә алынгач, хәрби трибунал юлында моңа тагын бер кат инанган. Шомлы еллар, шымчы еллар кәгазьне дә, йөзне дә саргайткан...
Укырга керәсе елымда кояш тотылган көнне хәтерлим. Зур афәтләргә, сугышка ишарә дип шомланды халык. Мондый кояшка карарга ярамый, дип кисәттеләр. Күзне яндыра, сукырайта дип, корымлы пыяла бирделәр... «Кояшыбыз Сталин» дип җырладык мәктәптә. Ул кояшның да «тотылганын» күрергә ярамаган, күңел күзенә пәрдә корганнар. «Кояшта да таплар була», дип яклаучы тарафдарларга ни дисең? Кояш дигәннәре Тап кына, кан таплары, сүнгән гомерләр шәфәгы... Күңел карынында—тумый калган җырлар...
Чегән карчыгы ни юраган?
омлы хәбәр гомергә куркытып уятыр: йә пожар, йә кәнсәләргә чакыралар. Тагын ни булды микән -тәрәзә кагалар? Әткәй хәвефләнеп сорады, шәкерт абый үкси... йокы аралаш гаҗәпләнеп торам: ул да җылый микәнни?
Абый! Әнкәй... вафат...
Әткәй дә җылый икән. Тәтәйме? Юк. юк. саташамдыр, төшемдер, хәзер уянам... Өнем, өнем Кайгыны төшенми, түнеп торам — еладым микән әле. Былтыр кояш тотылганда дөнья шулай караңгыланган, шом ябырылган иде...
..Яңа ызба түрендә сузылып ята тәтәй, исән сыман тыныч, мөлаем, ничек инде үлгән булсын? Уяныр да ачар күзен. Мин генә түгел, бүтәннәр дә сагая калды:
Мәрткә генә киткәндер?
— Көзге куеп карыйк!
Ашыгып, сөлге япкан көзгене алып килделәр, нәрсә күрмәкчеләр? Битенә якын куйдылар, әткәй. Сафа абый. Хатип абый, апа текәлеп көтә:
Парлана бит! Тын ала!—дип сөенделәр. Өметләнеп кабат тик-шерделәр—көзге коры иде. Үзләре сулышы икән... Хикмәте бар көзгенең исәнне үлгәннән аера белә. Юкса, мәрткә киткән кешене ялгыш җирлиләр, ди. Мин дә сынап карыйм: күзне йомам да көзгене битемә куям: суламый торсам да парлана...
Хатип абый белән Сафа абый ат җигеп, көрәк, кәйлә салып, зиратка кабер казырга бара. Мин дә иярдем. Безнең якта үзле кызыл балчык — кирпеч балчыгы. Шактый казыгач, гүрен уйгач, таманмы дип. шәкерт абый ләхеткә кереп ятып карады. Курыкмый... Абыйлар алдында сынатаммы. төшеп мин дә сузылдым. Өскә карыйм тар гына зәңгәр һава сызыгы күренә... Тыгыз, дымлы балчык. Бу иләмсез калын, авыр җир гөбердәп ишелер, чыгып өлгерә алмам, кабер кысып алыр сыман... Тизрәк чыгыйм! Алай да сер бирмим... Ниһаять, кулларымнан тартып өскә алдылар. Тар гына күренгән һава нинди иркен! Арбада чалкан ятып, йолдызлы чиксезлеккә хәйран калып кайтам Кай арада кич булган... Каберлектән ат пошкыра-пошкыра юырта, минем дә тизрәк ерагаясым килә. Тирән базга - балчык астындагы гүргә бүтән төшәсем килми... Тәтәй анда ничек ялгызы ятыр?
Курыкма, энем, гүргә ятып караган кешенең гомере озын була! — ди шәкерт абый, минем хәлемне аңлап.- Яшибез әле без синең белән!
Ш
1937 елның 6 ноябре иде. Илдә бәйрәм, бездә кайгы. Илдә дә вәйран көннәр булган, баксаң. Исемсез кабер-чокырларга миллионнар күмелгән. Бу фаҗигаләр соңлап ачылды. Хатип абыйлар 1937 нен чын бәясен белми киттеләр. «Гомере озын буласы» кешенең тулыр-тулмас ЛҮРГ ел“ *£алган икән Кабере дә еракта булыр Кабергә ятып карамаган Сафа абый әлеге зиратка кырык елдан соң кырык имән утыртыр.
Берсе китмәсә берсе китәр, имән озын гомерле, тере һәйкәл булсын.- дигән иде ул. Кеше гомере бер саплам гына ШУЛ. Сафа абый инде үзе дә шулар ышыгында..
Хатип абый, вокзалда чегән карчыгы очрап, киләчәкне юрады, дигән иде. Үз язмышы, сөйгән кызы турында нидер әйткән чая карчык Онытканмын. һич кенә хәтерли алмыйм: ни юрады микән? Хәер, багучы алдан күргән «киләчәк» күптән узган, яшь егетнең гомере төгәлләнгән Үткән вакыт иң рас әйткән күрәзәче, аңардан соң барысы да ап-ачык. Ярый әле тереклек шулай көйләнгән кайчан ни көткәнне беребез дә белми..
Ярату. Яр Яра..
вылга шәфкать туташы килде. Кечкенәрәк буйлы, кара тутлы, шомырт кара толымнары яшел чирәмгә тияр-тимәс тирбәлеп барган, бөтерчектәй җитез, ап-ак тешләрен балкытып елмайган япь-ящь кыз. Ә үзе. бала тудыру йортында ипләячәк. Әбиләр шөгыле ич. кендек әбисе урынына кендек кызымы?! Яшьлеген үзсенеп, без малайларны гиде димәдеңме артыннан ияреп, үртәп-үчек тән барабыз
— Фәйтүнә апа. бала таптыр әле!
Шамакайлык өчен әле дә оялып куям Фәйтүнә апа исә. илтифат итмичә җәлт-җәлт атлый да. кинәт борыла! Менә ачуланып, аяк тибеп кычкырыр, дип, без инде качарга әзер. Ә ул бармак янаган итә дә. шундый матур итеп яратып елмая!. Авылга ак күбәләк булып төшкән ак халатлы «кунак кызыйның күз чагылырлык чибәрлегенә, мөлаемлегенә сарылып йөрмәдек микән ул чакта.’ Матурлыктан аерыла алмыйча? Ишеттек, ятимә үскән, япа-ялгыз икән Ятим бала моңлы була, ә ул шундый сөенеп елмая. Кызлар шулайдыр инде
Олылар арасында сүз югарыдан йөрсә дә. чос колаклар түбәнтен лә эләктереп ала:
Фәйтүнә-Хатип дип телгә керделәр Мин моңа сөендем, горурландым: безнең нәсел күзе яшел. Шәкерт абыйга пар шул Фәйтүнә апа. Үз иттем. Бүтән үртәмәс булдым
Туганымдай күрәм. очрап исәнләшкәндә үзе дә сизенә бугай. Ак халатлы шәфкать туташы күрсәм, күңелем җилкенеп, сатышлы моң тулыша: үкенечле мәхәббәтләр ромашкадай ак канат ты була микәнни.’ Шул «яра га» дин юрау ник.тәр генә дөрескә чыкмыйча, «яр яра >• булып өзелеп кала икән? Чегән карчыгы ни юраса да. ромашкалар тти дисә дә. язмыш үзенчә йөртә шул Шәфкать туташларына ла шәфкатт.сет булды сугыш. Ә минем күңелдә кадерле икс исем канышып җиткән иле Икесе ике дөньяда булсалар да. яшьлек хыялларымда алар һаман янәшә
Колларга сәфәр
атифа тәтәйнең туган авылы якын гына: рәшә уйнаган офыкка Коллар кашына күтәрелеп. каршурман буй тап кына барасы У т чакта а т тр Апае, без Кайбыч районы булгач. икс арала- ы ю-т артык такырланмый, әмма үлән дә үсми и и* Пбрөк безнең гуганнарнын тарантас эзедер Бик якын күрешеп йөриләр, дөнья бөясе
А
Л
кешеләр Вафа абый. Зариф абый, Сабир абыйлар Алар килсә - бәйрәм. без барсак — күңелле очрашу сабантуйга әйләнә. Бер-берсен зурлап, хөрмәтләп җырлау дисеңме, тальян да ничек үз итеп сайрый, куана! Табыннан кузгалып, буыннарны язып алганда, шаярышып булса да чынлап торып бил алышалар. Кайсы як җиңсә дә. безнеке өскә чыга, безнеке ота.
Колларга иң әүвәл барудан истә калганы шул: кызыл балчыклы текә ярдан «чәй үләне» җыйган идек. Зариф абыйның зәңгәр күзле ике малае Нәсихы. Шәрифе белән. Чәйгә яраклы үләннең исемен әйтә алмыйм. күрсәм танырмын сыман. Мин дә җыйдым, туган авылымныкы дип. тәтәй куаныр, сөтләп, баллап эчәр. дип.
Чәй үләне үскән кызыл тауның үз исеме ничек булгандыр. «Кызыл- тау»дыр берничә елдан авыл исемен шулай дип үзгәрттеләр. Юрамалый сыман иде. элеккечә Коллар дип йөрдек. Ирек биргән Октябрьдән соң нинди коллар булырга мөмкин, «кызыл» тиеш, дигәннәр. Рәттән алмаштыру китте шул. ярый әле Кол Галипе «Кызыл Гали» дияргә фәрман чыкмаган...
Колларга сәфәрне яратам, сыгылмалы тарантаста мамык мендәргә сөялеп-чумып кына тирбәлеп барулар, яратып каршылауны көтеп алам Кем ничек туган тиешлесен белеп тә бетермим «безнекеләр»! Коллар белән ике арада юл өзелмәгән: атлар кешни килгән, дуга кыңгыраулары, йөгән шөлдерләре «сөенче, сөенче» дип челтерәп кагына килгән. Латифа тәтәй ике авылдагы ике төп йортны бердәй и геп яшәгән — әнә бит. кар төшкәләп торган бер көнне, октябрь тирәсендә диләр, сүс өмәсе вакытында Коллардан кайткач, өченче малае — Галиулласы туган, әткәй буласы дөньяда бердәнбер кешем...
Колларда зәңгәр күзле яраткан туганнарым бар минем, һидият бабам күңеле тикмәгә төшмәгәндер — кызларында күңелне җилкетеп торган мөлаем мәхәббәт нуры очкынлана. Латифа тәтәмнең. туганнарымның туган авылы ул!
..Җиңел канатлы тарантасларда очып. Коллар түреннән — үреннән төшәбез. Тәгәрмәчләр йөгерә генә, кайнар атларны чак гыялар. Зират каеннарына җиттек... Ак күлмәкле тәтәй сыман алар Тамырланган карт ботакларда яшел шәле тирбәлә. Латифа тәтәй белән һидият бабам кабере янәшә. Коллар белән ике арада: кайтып кына җиткәннәрме, китеп кенә баралармы?.. Мәңгелек сәфәрдә алар. Кыңгыраулы юлларда ашкынган каннары безгә күчкән. Бездән дә калыр. Шул сагындырыр Колларны. Коллар юлларын, чәй үләне үскән кызыл тауны. Коллар дигәндә кимсенмик, коллар инде без мәңге-мәңге мәхәббәт, сагыну коллары...
«Истанбул аптый» дияр идемме?
рамнан йөгереп кергәндә, болдыр басмасында ят кәвешләр күрдем. Чоландагы кисмәктән су чөмереп чыгыйм дисәм, әнкәй самавыр күтәргән: Кунак бар!
Әнкәй, кем килде?
Кер әле. кер. үзең күрерсең!
Ишек ачтым да каттым Бусагага басма, үсми калырсың, дигәнне бсләм. аптыраудан инде. Түребездә ак ефәк шәлен бөркәнеп Латифа тәтәй утыра! Терәлеп калганны күргәч, сәкедән төшеп, колачын җәеп каршыма килә:
Нихәл, бәбкәм? Оныттың мәллә? — дип сөйкемле карый.
Ничек инде, ни хәл бу тәтәй терелеп кайтканмы?! Аркамнан сыйпый. йомшак шәленең чуклары битемнән агыла Көлеп җибәргәч, эре
У
тешләреннән таныдым Чатбаш аптый ич—тәтәйнен сенлесе Гайнел- гаян! Бик охшашлар шул Әнкәй дә инде, әйтеп куйса ни була Нишләр икән дип. кызык ясавы Мәскәүдә озаграк торгач, ятсына төшкәнмен
Чатбаш Коллар кырында гына, бик кечкенә чагымда әткәй бер алып барган иде Боланың сай суында юшкында йөргән идем. Балык посарлык га таш күрмәдем. Балык та күрмәдем. Бездә булмаган бака казаны кабырчыклар күп иде. Чирәмле, аулак урамы, яшь таллары истә. Чатбаш ашый .тип шуңа әйтәм кияүгә чытып шул авылда яшәгән. Тәтәйнең тагын бер сенлесе Бәдерниса Казма аптый. Казма авылында... Җеназасына килгәннәр иде. сирәк күренгәч, ияләнеп тә өлгермисең.
Тәтәйләр алгы кыз туган. Коллар аптый Фәхерниса. Кыр Тәүгел- десе аптый Кәттәюн. Ике ир туганы да бар сигез бала үскәннәр Олы туганнары Бибизәйнәп Төркиядә Истанбулда төпләнеп калган «Күченеп килгәч, дөя бирделәр. Беркемгә саудырмый, җиленен тоттырмый, ә миңа ияләште», дигән хатында. Тәтәй сыман җайлы, мөлаем, йомшак куллы булгандыр Баштарак хатлашып торганнар, кайткалап йөргән Өченче баладан үлгән Елмаеп үлгән, нинди тәэсир күңелен хуш итте микән? Балам исән калды, дипме’ Җаным туган җиргә кайтыр, дипме? Үлем соңгы сер... Ике кызы туганлыкны өзмичә хат язган язуын, җавап булмаган, адрес югалган Чит мәмләкәттәге туганнар белән мактана торган заман түгел иде. Бик белешәсе килсә дә. мин дә эчтән тындым Орынып торган күрше Теркин безнең өчен ябык, бикле иде. «Личный листок»гагы: «Чит илдә туганнарын бармы?» дигән сорауга «юк» дип җавап бирә идем. Истанбул аптыйны кайда, кем белә..
Кайларга таралмаган кан кардәшләр, шәҗәрәнең чыбык очлары? Хәзер дә Истанбулда безне югалткан, үзләре дә югалган туганнар бардыр. Киткәнче Савиново дигән җирдә яшәгән алар Казаннан еракта да бар андый урыннар. Динне кысу башлангач, гаиләләре белән киткәннәр.
Чатбаш аптый. куркып торуымны күреп «И. бала, и бәбкәм, үз тәтәңнән куркалармы?» дигәндер Үзем дә оялдым, тик аклана-аңлата алмадым Тәтәй терелеп кайтса, сөенергә кирәк иде дә бит Аннары күнектем, төшкә керсә иле. дип сагынып торам. Сонгы юлга китәләр генә кайту юк Кояшсыз дөнья, караңгы дөнья Истанбулдагы Бибизәйнәп аптый да чик артындагы «теге дөньямда калган. Чатбаш аптый. Казма аптыйдай. анысын «Истанбул аптый» дияр идем микән?
«Әй. җырлыйсы килә шушы җырны»
збачтан кайтуынча, шәкерт абый дуслары агалы-энеле Әһлиулла белән Галимҗан абыйларга керде Мин ки тапларын күтәрештем Анда тагын кемдер бар иде. хәтерләмим Истә калганы кызыклы шигырьләр' Абый укый, тыела алмыйча, рәхәт тәнен көлешеп алалар, яттан да сөйләп ялгап китәләр. Такташ икән' Бергәләп уку өчен кергән абый, бергә күңелле!
Ярату күңелдән-күңелгә күчә, җаның эзләгән рухташыңны шу тан табасың. Тукай моңнары хәреф таныганчы ук әткәй-әнкәи мәкаме белән иңсә. Хатип абыйның мәхәббәт тулы күңеле Такташ дәртен тойдырган, гомертә истә калган:
Әй. җырлыйсы килә шушы җырны.
Б\ жыр шундый якын күнелгө.
Җырланган жыр кебек яшьлек ганы
Шаулап үтте.
Шаулап үтте инде гомергә'
И
Хатип абый дәфтәрендәге: «Яшьлек, гомерең кыска синең...» дигәнен дә Такташ язган. Егерме ике яшьлек егетләр яшьлек чәчәген сугыш коясын сизенгәндәй булган...
Такташка күңелем ачылган көн булды бу. «Кара борынның дусты», «Байрак тегәбез», «Пионерлар маршы»н беләм, дәреслектә бар Абыйлар укыган Такташ бөтенләй бүтән! Шаян шигырьләрен беренче ишетүем. Укып кәефләнә торгач, бер мәлне мине дә шаярттылар.
— Синең хакта да язган, дип, Хатип абый укып күрсәтте:
Шәүкәт белән таң нурлары арасыннан. Бәхет эзләп илдән-ил! ә барган чакта...
(Үткән көннәр безнең якты түгел. Ләкин шәүкәт белән алар үтелгән...)
Бәлкем, шушы көндә шагыйрьнең шаян очкыннары күңелемә чәч-рәгәндер9 Ниндидер ашкыну тоеп, талпынып-сулыгып куйган иде йөрәгем. Әле исемен дә белмәгән-ишетмәгән илаһи тойгы-илһам булгандыр. Заманында Такташ эшләгән «Чаян»га да шул китергәндер?
Мәхәббәте, шаянлыгы яраттырган. Тәнкыйди фикерне оеткан, сатира керпесе кыркылган чорга җан кертеп, Тукай белән икесе укучыларын сәхнә-мәйданга җыйган, туган тел тәэсирендә тоткан. Тукай — моңыбыз, Такташ мәхәббәтебез. Изге ният, матурлык кына мәхәббәт хәтерендә. Әле бер галимнең, аңа кушылып, яшь шагыйрьнең «мескен Такташ» дип, тәкәббер генә «киләчәктән хат» — хөкем язуларын укып күңелем рәнҗеде. Чор өчен җыр гына гаеплеме? Шагыйрь фаҗигасен кем аңлар да кем аңлатыр? Әйбәт фал түгел бу... Ихтимал, тарафдарлары кимегәндер шагыйрьнең, шәкерт абыйлар, бик күп укучылары сугыштан кайтмады. Биштәрдә Такташ китабын йөрткән алар, әлеге галимне дә. шагыйрьне дә дошманга бирмәгәннәр. «Туплар сугышка аркан баралар. .»—дигән Твардовский «Теркин теге дөньяда» поэмасында. Хатирәләр гыйбрәте дә. үткәннәргә каратылса да, бүгенгә төбәлгән. Сак булыйк, ялгыш үзебезнекеләргә төшкән тупның ни аяныч икәнен фронтовик баласы белергә тиеш иде...
Дәвамы бар.