Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әхмәт Исхакның тууына 90 ел


Шагыйрь Әхмәт Исхак 1905 елның 1 маенда туган. Бишенче елгылар... Әдәбиятка,
шигырьгә, ничектер, бергәләп киләләр, үзенчәлекле бер буын әдипләр, шагыйрьләр булып
яшиләр Әхмәт ага Исхаклар буыны да шундый язмышлы башкалардан аерылып торган
холык-характерлы, максатчан, үжәт һәм, шиксез, талантлы буын Әйе. бу буынга -Ватан
сугышында һәлак булган шагыйрь Нур Баян да. сугышлардан соң да ижат иткән, 1976 елда
вафат булган прозаик Абдулла Әхмәт тә. шулай ук зур гомер, ижат юлы үтеп. 1980 елда вафат
«орденлы шагыйрь», көрәшчән, ярсу жанлы әдип Шәйхи Маннур да. һәм менә әле шушы
көннәрдә генә. 90 яшькә якынлашканда арабыздан киткән шагыйрь Салих Баттал да керә Әйе.
араларында иң озын, әмма катлаулы, гыйбрәтле язмышлысы Салих ага булды һәм ул иң авыр
чорларда да зур шагыйрь, халык, туган тел язмышы өчен куркусыз көрәшүче булып калды.
Болар бар да безнең күз алдында иде. шөкер, без аларвың әдәби эшләрен дә. яшәү, кешелек
рәвешләрен дә күреп, аралашып яшәдек Үзләрен «Гулливерлар» дип атаган бу олпат буын
безне бик еш сагындырыр, уйландырыр әле, мөгаен Әхмәт ага Исхакны да әнә шул буынның
үзенчәлекле, хәтта колоритлы бер вәкиле, кызыклы шәхес дип әйтә алабыз Ул- Казанда,
конторщик 1аиләсендә туган. Шәһәрдә туган шагыйрь Бүгенге көн өчен бу гажәбрәк тә:
барыбыз да диярлек—авылдан чыккан бит...
Әмма чордашлары, яшьтәшләре кебек үк. Әхмәт ага да. Октябрь фетнәсенә кадәрге
«университет»—мәдрәсәдә белем, дин-иман тәрбиясе алган, борынгы гөрки-татар һәм шәһәр
милли культурасын өйрәнгән, үзләштергән шагыйрь Ул азаклы «Мөхәммәдия», олуг Г
Баруди кебек остазлар шәкерте Ул сабын чагында Тукайны да күреп калу бәхетенә ирешкән
һәм гомере буе рухта ана тугры калган, мең еллык мәдәни байлыгыбызны, туган
шигъриятебезне гирәнтен өйрәнгән шәхес. Революция булмаса, кем булыр иде икән ул?
Әлбәттә, бер зыялы хәлфә, йә мөхәррир, мәгърифәт кешесе булып милләтенә хезмәт итәр дип
ышанып әйтеп була. . Әмма...
1917 елдан соң ул да «яңа тормыш», «ирекле социализм иле» кешесе Шул юлда армый-
талмый хезмәт итүче Татар педагогия (Казан) һәм кино (Мәскәү) 1ехиикумнарында уку,
«Эшче» газетасында эшләү. М Җәлил белән дуслык. Ин беренче шигыре «Кызыл кошлар»
исемле. Ул «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында 1923 елда басыла. Г Кутуй шунда ук:
«Аллага шокер бездән дә бер декадент чыкты!» дип язып, котлап чыга 1929 елда исә беренче
ки габы басыла — «Таш урамнар жыры» Такташча «яңа» сурәт, яңа темалар. Элекке татар
милли рухы арткы планга күчә, чигенә Әхмәт ага — «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным
Татарстан») газетасында озак еллар эшли: гади хезмәткәр, аннары газетаны чыгаручы
редактор, бүлек мөдире, жаваплы секретарь һ 6 1939 ____________________________ 42
елларда ул СССР Литфондының Татарстандагы вәкиле
1942 елда Совет Армиясенә чакырыла ул һәм пехота училишесын тәмамлагач. Ерак
Йончыгышта. Украинадагы частьларда хезмәт итә (1945 елнын декабренә кадәр). Аннары
тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә 1963—67 елларда «Чаян» журналында баш редактор
булып эшләгәннән сон. тагын язучылык хезмәте. Әдип 1991 елнын 24 июнендә Казанда вафат
булды
Шагыйрьнең ижат мирасы зур күпсанлы шигырь, поэмалар, балалар өчен әкиятләр,
публицистика. 1 Тукай һәм М Җәлилләрнең шигъри осталыгына багышланган әдәби-
гыйльми китаплар, либреттолар һәм сатира-юмор әсәрләре Аеруча калку булып күз алдына
басканы —шигъри форма ягыннан да кызыклы мәсәлләре. «Мактанчык әтәч» һәм башкалар
Берничә тапкыр «Сайланма әсәрләрле басылу (соңгысы 1975 елда дөнья күрә), хезмәт Кызыл
Байрагы (1955). «Халыклар дуслыгы» (1970) орденнары һәм медальләре белән бүләкләнү
Күп җәмәгать эшләрендә катнашу, яшьләр белән эшләү, шагыйрьләр секциясен җитәкләү
Әмма, минем карашка, әдипне еш искә төшергән, анын зур эрудициясен. белемен,
омтылышларын чагылдырган бер өлкә бар ул тәрҗемә. Әхмәт ага Исхак дистәләрчә мен юл
шигырь тәрҗемә иткән! Пушкинны. Лермонтовны. Некрасовны һ. б. Күңелгә якыны, әлбәттә.
Көнчыгыш халыкларыннан һәм бөек төрки шагыйрьләреннән гәржемәләр Мәсәлән.
Нәваинен «Ф.»р- һаг һәм Ширин» поэмасы. Нәсими. Абан. Мәхтүмколый шигырьләре,
газәлләр, робагыйлар.
1985 елларда бу тәрҗемәләренең яхшы сайланмасы «Илһамнар чишмәсе» исемендә
калын бер китап булып басылды Шигьрият сөючеләргә матур бер бүләк булды ул китап, бу
бәхәссез.
Борынгы татар шигъриятен өйрәнү, җөмләдән. Кол Галинең мәгълүм «Кыйссаи
Йосыф» әсәрен бүгенге әдәби телгә тәржемә итүе дә онытылмаслык күркәм эшләрдәндер
Кыскасы, Әхмәт ага Исхакнын яшьләргә «илһам чишмәсе» булырлык күн. матур мирас
ядкарьләре бар һәм без аларга игътибарсыз һәм ихтирамсыз кала алмыйбыз.
«Бишенче елгылар»нын күренекле бер вәкиле булган Әхмәт ага Исхакны бүген җылы
сүз белән яд итик Әйе. Тукайча әйткәндә «Шадыман бул мәркаден- дә. без онытмыйбыз сине!
»