Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ РАФИКОВНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ

Якты һәм җылы бөркелә...

Бу әдипнең исемен әйтү белән минем күз алдына якты, кояшлы жәй көннәре — Аккош күлендәге ижат йортында анын белән бергә, янәшә яшәлгән бик тә матур коннәр килеп баса... һәм ул шәхес үзе дә хәтердә әнә шундый кояшлы жәйге көн кебек булып сакланып калган.
Әйе. Мәжит ага Рафиков —чын-чыннан зыялы зат. югары тәрбияле һәм бик тә укымышлы шәхес иде. Аның белән икәү генә калганда ул сине үзеңә дә сиздермичә генә тормыштагы, табигатьтәге, әдәбияттагы гүзәллекнең иң нечкә хасиятләре хакында гажәеп мәгънәле әңгәмәләргә алып кереп китә. Андый чакларда синең әңгәмәдәшең булган бу кешенең дөньяны һәм матурлыкны шундый да нечкә тою. шундый да тирәннән анлау талантына сокланасын Анын белән бергә үзең дә матурлыкның яңа үрләренә күңелеңнән генә өр-яна сукмаклар саласың..
Менә ул татарның иң затлы шагыйрьләре язган әсәрләрне сөйли. Алардагы эстетик байлыкка, фикри тирәнлеккә ушы китеп, дөньясын онытып тора Менә ул урысчага күчеп. Иван Бунин шигырьләрен яттан укый. Афанасий Фет әсәрләреннән күпләп-күпләп өзекләр китерә Шулай ук чит илләр әдәбиятын да бик яхшы белә иде мәрхүм Мәжит ага.
Аның үз әсәрләре дә дөнья әдәбиятының бөек әсәрләренә хас булган әнә шул кыйммәтле сыйфатларга ия иделәр. Аларда да кеше жанынын. кеше рухының югары яшәеше гажәеп табигый булып һәм тәэсирле чагылды. Мәжит Рафиковның күләм ягыннан әллә ни зур булмаган әсәрләре кеше күңеленең кадерле һәм изге мизгелләре хакында укучы белән ихлас әнгәмә алып баралар.
Мәжит Рафиковның 1966 елда «Илһам авазы» дигән хикәяләр жыентыгы. 1973 елда «Төлке улы Хәйләпүш» дигән шигырь китабы. 1975 елда «Су башы» исемле повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.
Бу әдип бердәй осталык белән урыс телендә дә ижат итте Анын урысча басылган «Родник Хабира-Соловья» (1972). «Ишкильды» (1975) һәм «Школа на взгорке»(1981) китаплары бар.
Әдипнең «Шарлама». «Сиңа ничә яшь?» һ б әсәрләре чит илләрдә дә басылып чыкты. «Безнең авыл мәктәбе» повесте исә 1977 елда «Волга» журналында дөнья күреп, иң яхшы әсәрләргә бирелә торган бүләккә лаек булды
Ул бик тә шигъри жанлы әдип иде Проза әсәрләре язып бетереп «хәл җыйган» арада үзе дә байтак кына һәм әйбәт шигырьләр язды. Алар 1985 елда «Гүзәл мизгелләр» дигән исем белән Татарстан китап нәшриятында басылып та чыктылар, матбугатта яхшы бәя алдылар
Сүзгә гаять сизгерлеге Мәжит Рафиковның тәрҗемә эшчәнлегендә дә күренде Аның тәрҗемәсендә Г Тукайның прозасы. Ш Камал. Н Дәүли. М Әмир. М Гази. Г Әпсәләмов. Ә Еники. Р Төхфәтуллин, X Сарьян һ. б. татар язу- чыларының күп кенә хикәяләре урысча дөнья күрде Гомеренең соңгы елларында ул бик тә бирелеп һәм ихлас күңелдән мавыгып Тукайның чәчмә әсәрләрен урыс теленә тәрже.мә итте. Ул бөек шагыйребез язган һәр сүзнең тулы мәгънәсе, бөтен тирәнлеге, саллылыгы урыс укучысына һәм бу тел аша дөнья халкына аңлашылсын дип тырышты Бу эшкә үзенең поэтик һәм фәлсәфи көчен салды, кызганмады Мәжит Рафиковның вафатыннан соң дөнья күргән китап, минемчә, көчнең юкка сарыф ителмәгәнлеген раслый
Әйе. Мәжит Рафиков дөньяны, тормышны киң колачлап һәм киң күңел белән яшәүче әдип иде Әнә шуңа күрә аның әсәрләрендә безгә Олы Хакыйкать юлдаш булып бара. Бөек Матурлык күңелләрне җылытып гора. Аның иҗаты турында язган тәнкыйтьчеләр дә бер дә юкка гына менә мондый сүзләр куллан- маганнардыр: «Фәлсәфи калыптагы әдип» (И Ахунҗанов). «Матурлык эзләүче» (Ф. Миңнуллин) һ. б.
«•me'wn^a. *,'“JJMKOB Бөек Ваган сугышында катнашкан һәм авыр яраланган UKIV .г, ,иул яра сонгы елларда бигрәк тә үтен сиздерде, анын хәрәкәтләнүенә нык комачаулады.
ВЯпппТ? Сталин системасының җәзаларын бик иртә татый аны студент JSrn?mk-'ira iUa,ap Һә- СебеР>” сөргенгә сөрәләр М Рафиков 1950 55 елларда Иркутск о гкәсендә. Тайшет-Братск тимер юлы төзелешендә эшли „-Д, ’ *онилагеРь;,аРьИ кичергән кеше булса да. аннан үленсн кешелек. ’’ кҮйсллелсген жуймый кайткан, саф йөрәкле зат иде ул Матурлык
һәм гаделлек ахырга кадәр анын төп гаянычы булды
. ИНС“ ямьле’ матУР- кояшлы көннәре «Аккош күле»ндә хәзер дә була
Lt”lb моисУ |атып- жаннарны серле билгссезлеккә төреп, андый ямьле ко‘* dpHCH энгсрс дә килеп житә Әнә шундый кичләрдә, Мәҗит ага белән икәү яшәгән өйнең кояш баешына караган верандасына чыгып утырам да дөньянын. дөньялыкның, тормышның Олы Хакыйкатен. Олы Матурлыгын тоеп һәм күреп яшәгән^ әнә шуларга йөз тотып яшәгән олы җаннарны чын-чыннан сагына оашлыим һәм кичке эңгерд