Логотип Казан Утлары
Роман

ТҮЛӘНМӘГӘН КҮЗ ЯШЕ


_ _ өн чыгыш Пруссия. Фашистларның ташып чыккан жире. Ан- ...к гербург шәһәре Бер йорты да җимерелмәгән кечкенә, матур. ••• чиста шәһәр Шәһәрнен урманга тоташкан башында зур пәһлеван костел бар. Кызыл кирпечтән сырлап, нәкышләп эшләнгән, кызыл калай белән япкан түбәсендә яшел калайдан тавис койрыклы әтәч тора. Костел янында таты берничә кечерәк бина Ихата тимер рәшәткәле биек койма белән әйләндереп алынган Тикшереләсе урын шул иде Билгеле, беренче чиратта безне костелның кононнгы кызыксындыра. Аттың белән пичек элемтәгә керергә? Җитәкчебез майор Зимин миңа роль өйрәтте, биот рафия мистификациясен ышандырырлык игеп шәрехләде Мин латыш. католик. МиIава шәһәрендә байтак яшәгәнмен, кайбер руханилар белән аралашканмын.
Кононик белән танышу толы болай. дип. телефонга тотынды ул һәм кемнедер дәште. Озак га үтми, бүлмәгә кече лейтенант дәрәҗәсендәге бер кыз килеп керде Түгәрәк көрән битле, калку күкрәкле, тыйнак хәрәкәтле, житди карашлы, әмма һәр җиреннән үзе өчен тора белгәнлек, ихтыяр сизелә иде Өстендә яшькелт төстәге инглиз гимнастеркасы, портупеясе ике күкрәк калкымы чокырыннан төшен бил каешына тоташкан. шундый ук яшькелт юбка, хром итек кигән Чәчләре кыска итеп киселгән, арттан муенын каплап тора. Мин аны офицерлар ашханәсендә күргәли идем Майор безне таныштырды, кыз Зария исемле икән Аңа да роль өйрәтелгән «Менә сез икегез, яшерен никахлаштыруны сорап, кононикка барасыз, ялынасыз. Сез инде ничек сөйләшергә икәнен беләсез. Нинди шартта ничек шартларга карабрак инде Хәзер барыгыз, әзерләнегез, егет белән кәләш роленә керә төшегез, ике сәгать вакыт Уникедә кононик каршына барып басарсыз .»
Без чыктык Торак ике катлы озын таш бинада иде Туалетлары, душлары эшли. Хатын-кызлар беренче катта. Зария үзенең бүлмәсенә алып керде. Өч кыз яшиләр икән. Бик куе хушбуй исе борынны
1 Ахыры Башы I. 2 саннарда
кытыклый. Боларга ир-ат трофей хушбуйны күп ташыйдыр, ахры. Өйдә берәү дә юк. Зария мине тумбочка янындагы бердәнбер урындыкка утыртты, үзе караватына сөялде. Сөйләшәбез. Бик рәсми, иплекле төстә Чөнки бик җаваплы, куркыныч операциягә барабыз. Кем белгән, бәлки безне сагалап торалардыр Мин бераз латышча сөйләшә алуымны әйттем. Ул исә немецчә өйрәнгән икән. Разведка мәктәбендә укыган. Димәк, ул тегенди-мондый гына түгел, ышанычлы. Зария, мендәр астыннан кечкенә дамский кольт алып сорый:
Алыргамы, юкмы?—ди.
Миндә бар. шул җитәр, дим.
Шул арада трофей сумка күтәреп, майор керде.
Менә, диде, сумканы ачып — кононик янына буш кул белән барып булмый, күчтәнәч, диярсез...
Сумкада ике банка тушенка, бер шешә ром һәм бөтен ипи иде.
Без киттек. Костелга юл башта түбән табарак. анда кечкенә елга аша киң күпер. Чыгу белән үргә күтәрелә башлыйсың. Ә үрнең түбә җирендә матур костел тирә-юньгә ямь биреп утыра.
Капка сакчысына Зария немецчә аңлатты, ярыйсы ук сукалый икән. Капкачы безне эчкә уздырды, кая юнәлергә кирәклекне кулы белән күрсәтте. Ниһаять, нәкышлы бер тимер ишек каршына килеп туктадык. Мин кнопканы бастым. Бераз көттереп ишек ачылды, безнең алда көрән калын битле, зур башлы, таза гәүдәле кононик үзе тора. Аның фотолары белән безне таныштырганнар иде. Хәрбине хатын-кыз белән бергә күргәч. копоникның өнәмәс йөзендә әз генә йомшаганлык шәүләсе беленде. Зария немечцә ни өчен килүебезне аңлатты Кононик астыртын елмайган итте һәм бүлмәсенә чакырды. Ул русча сөйләшә иде. Минем йөрәк киеренкелектән дөп-дөп тибә. Үз-үземә ачуым килеп китте. Бүлмәдә гөмбәз аяклы озынча өстәл, венский урындыклар. Бүлмәдән эчкә үтә торган ике ишек барлыгы ничектер эчкә шом төшерде. Зария каушап калмады, өстәлгә тиз генә газеталар җәеп, ромны, икмәкне, консервалар- ны чыгарып тезде. Бу ризыклар һәртөрле сүзләрдән аңлаешлырак иде. Копоникның берни үткәрмәс каты карашлы чыраенда кешечәнлек сызык-лары сизелде. Ул эчкәрс бүлмәдән кашык, рюмкалар алып чыкты Мин шешәне ачтым да рюмкаларны тутырдым, консерваның берсен пәке белән ачып куйдым. «Танышу хөрмәтенә, изге ата. күгәрик», дидем. Теге карышмады, бетереп эчте. Зария иренен генә тигезеп алды, шуңар- дан да битләренә алсулык таплары йөгерде. Икенчесен күтәреп куйгач, сөйләшә башладык. Дөресрәге, мин сораулар бирәм. кононик бик кыска игеп җавап әйтә. Ул бездән ярыйсы гына шүрли шикелле иде. Табигый хәл. Мин Мигава шәһәрендә бераз гомер яшәвемне телгә алып, андагы борынгы паркларны, костелларны мактап ташладым. Зария астан күзәтеп кенә утыра, минем дә күз кырыем кононикта гына. Ул сүзләрне теш арасыннан гына чыгарып әйтә. Безгә ышанмыйча карый шикелле Мин Митавадагы таныш кононик Ворсломей хакында сөйлим. Митава зур елга белән икегә бүленгән. Елганың теге ягында аның сөяркәсе булган. Ул бала тапкан. Ләкин Ворсоломей аны үзенеке итеп танырга курыккан. Ә малайны үлеп яраткан ул. Шулай ике ут арасында гомер кичергән. Кызыллар килгәч, үз хөҗрәсендә атылып үлгән... Бу сүзләрдән кононик- ның күзләре җанлангандай булды.
— Сез аны белә идегезмени?—дип куйды. Аны кызыллар аткан дип ишеткән идем?..
Юк. үзе. — дидем мин. Аның сөяркәсен дә белә идем.
Сез пичек анда пәйда булдыгыз?
Мин Прускне консерв заводында эшләдем.
Минем сүзләргә әз генә ышанычы төенләнә башлады шикелле. Йөзе дә бераз ачыла төште. Чыраендагы ачулы кара сызыклар хәзер алай ук дәһшәтле, баш бирмәс тоелмый иде. Тагы берәр рюмка салгач, мин никахлашу кагыйдәләре турында сораштым. Бу да аның күңеленә ятты
сыман. Ул үченең зарын бик сак кына әйтеп алды. Бу инде бер-беребезгә ниндидер ышаныч туа башлаганны белгертә иде. Яңа комендантны бик каты дип әйтәләр, нәрсә эшләтер инде, дип кайгысын белдерде Нигә сез көнбатышка качмадыгыз, дип сорарга телем кычытса да. мин тыелып калдым. Курыккан өстснә тагын куркытырга ярамый иде Аңа карыйм да уйлыйм, безгә дошманлыгы өстен чыгармы, әллә хәлләргә ярашуы җиңәрме? Әнә. безне хәтәр күрелмәвен эчтән баса төшеп, безгә җайлаш} ягына таба борыла башлый түгелмени? Ул уйлы кеше, җайлашырга тиеш. Кайберәүләр гомерен саклап калу өчен бар нәрсәне дә корбан итә. Патриотлыгын да. илен дә. телен дә үз мәнфәгатен саклауга сарыф итә.
Мин аның яңа коменданттан шүрләп борчылуына дикъкать иттем һәм. майор Косгров минем дустым, дидем. Риганы алгач танышкан идек, хәзер үзенә эшкә чакырып йөри, мин әйтәм. Хөрмәтле ата. комендантка әллә берәр гозерегез бармы?
Кононик. ышаныргамы-юкмы дигәндәй, мина карап торды, уе ышану ягына борылды һәм йөзендә яктылык галәмәте пәйда булды.
Ул русмы, яһүдме? дип куйды кызыксынып.
Чын. киң күңелле рус кешесе! Гозерегез бармы'.’
Эш шунда, диде кононик. Зариягә карый-карый. уңайсызлангандай Безнең оч монахиняны кызылармеецлар көчләп киткәннәр
Ә-ә. Костров сөйләгән иде. дидем шаяру лы тон белән. Монахинялар шуның өчен компенсация соран, комендантка барганнар. Комендант аларның үтенечен канәгатьләндергән: ит консервалары, икмәк биреп җибәргән
Тьфү. канальялар. компенсация алганнар диген, ә? Мин исә теге көчләүчеләргә җәза таләп и г мәкче идем Ул. беркемгә ышаныч юк дигән ым белән, кулын селтәде.
Костров колә-колә сөйләде: бер чибәр генә хатын мөһерле кәгазь белән килгән. Анда турыдан-туры мин фрау Луиза белән бер атна тордым, дип язылган һәм түгәрәк мөһер сугылган. Тик андагы часть номерын танырлык түгел, ди. Хатын шулай ук компенсация таләп иткуштым
Фрау нигә бер сүз дә эндәшми? диде кононик нәрсәдер сизенгәндәй Зария аңа карап елмайды, әзрәк иркәләнгәндәй, башын минем якка кыйшайта г огнен, әнә ул бит. дигән сыман иген, миңа мәгънәле карашын төбәп торды. Мин тезгенне үз кулыма алырга ашыктым
Кияүгә чыгу уен түгел, начальнигыннан курка, .тидем мин. Зариягә гашыйк кешедәй карап.
Әгәр мин сезне яшертен генә никахласам, ул начальник мине стенага терәр! диде кононик. баш тартырга җай чыкканга канәгатьләнеп Мин ялгыш ычкындырганымны аңлап алдым, әмма соң иде. ышанычка керер өчен артык ачык булып ташлавым кире нәтиҗә бирде Шунда Зария. йөзен күгәрә төшеп, кононикка карады һәм нурлы итеп елмайды.
Без никахлашкач га икенче частька күчәбез, начальник өйләнешүебезне белми дә калыр Зария күкрәк өстендәге портупея каешын як-якка шудырг алады Әллә сез безгә ышанмыйсызмы ’
Хөрмә г ле а га. сезгә энә очы кадәр дә зыян булмаячак' дип сүзне
кән...
Канальялар.—диде калын гавыш белән кононик чыраен сытып.
Адәм заты зинага бик бирелә. Бу сугыш шикелле үк шәхесне җимерә юрган нәрсә. Йа хода, йа хода!
Рюмкаларны күтәрен куйгач, мин никахлашу хакында тагы сүз
куәтләдем мин.
Минем урында сез нишләр идегез? Ул безгә кашларын, маңгаен җыерып, карап-карап куйды Яңа кеше яна власть бит у г! Иске ко- мендаш белән бераз ашташа идек Янасы караңгы төн! Чыраена сез мина комачау итәсез, дигән битарафлык төсе чыкты Без Зария белән күз
сирпелешләре аша сөйләшеп алдык та китәргә кузгалдык. Ул безне җанлы һәм җылы озатты. Тагы килергә чакырды. .
«Әллә безнең гамәлне сизендеме, шайтан?» дигән уй башымнан чагылып үтте. Коры кул белән генә ала торган кеше булмавы көн кебек ачык иде. Безгә бик нык шикләнеп карый.
Кайтып майорга барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләдек. Әмма аны бу канәгатьләндермәде. Аннан тыш. безгә ияреп кайткан кү- зәтүләребезне суырып чыгара торган тагы бик күп сорауларына җавап бирдек.
Бер көн әзерләнгәннән соң. без тагы кононик янына киттек. Никахлашуга начальник биргән рөхсәт язуын күрсәттек. Ашарга-эчәргә алып барган идек, өстәлгә табын әзерләдек Кононик бүген салкын, арткы уйлы иде. Кәгазьләрне дә битараф карады. Бер-бер артлы рәттән өч рюмка ром эчкәч кенә, бераз җанлана төшкәндәй итте, гозеребезне үтәүдән качу өченме, безне сынамакчы булыпмы, фәлсәфәгә бирелеп сөйләнде:
Язмыш юк ул. сәясәт кенә бар. диде, зур учы белән кызгылт чәчләрен сыпыра-сыпыра. Сәясәтне хәзер язмыш, диләр Сәясәт ир белән хатын ятагына хәтле үтеп керде. Кешеләр курчаклар, өстәгеләр җепләреннән тарткач кына, хәрәкәткә киләләр Хатын — ир өстеннән күзәтүче . Әйдәгез, костел хуҗалыгын күрсәтәм...
Ул кузгалып, өстәл тартмасыннан бер кушучы булыр—ачкычлар алды, безгә үз артыннан иярергә ымлады. Ни өчен болай итә9- дигән сорау уйны бимазалый. Бүген килүнең максаты костелның эче белән танышырга омтылу иде. Әллә шуны чамаладымы? Әллә хакимияткә яраклашыр! а кирәк дигән нияткә килгәнме? Әгәр ул биредән качмаса. хакимият белән уртак тел табарга тырышыр. Кононик яшерен хәйләле, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торганнардан күренә.
Иң элек ярымподвалга төштек, анда анатомик бүлмә икән. Шкафларда самавыр зурлыгындагы бутыйльләр. Эчләрендә анадан гарип туган бала мәетләре иде. Кызгылт төстәге пластмассадан ясалган курчаклар шикелле. Ләкин кайсының ике кулы юк. кайсының бер аягы, бер кулы урынында әллә нинди имәнгеч төерләр укмашкан. Ике бала бергә кушылып үскән. Коточкыч күренеш. Аркалар кымырҗый, тәнгә чиркану бөрчекләре тула. Йөрәккә салкын шыксызлык килеп бәрелә... Зария куркудан минем беләгемә чытырдап ябышты.
— Алкоголиклардан туган балалар.—дип аңлата кононик.
Без ни әйтергә белмибез. Зиһен таралган. «Нигә безгә моны күрсәтә икән?» — дигән сорау башта бөтерелә.
Алкоголикларны үзләренең «продукцияләрен» карарга алып ки- ләм. Аһ итәләр. Файдасы тия.— Кононикның тавышы сүрелгәндәй булды. Тамагына гөер утырган сыман, тамак кыргалап торды Юк. 6v — башлы кононик. Бездә әзме эчү. әзме гарип туган балалар. Әйе. адәм балалары кайда да бер. Эчүдә, әшәкелек эшләүдә чаманы белмиләр.
Беркөн рус солдатлары мине арестовать итеп бүлмәгә бикләделәр. дип. тыныштан соң бик төшенке генә дәвам итте кононик. Шул арада ремонт мастерское бутыйльләрдәге спирт не машина частен юарга алып бетергән Ул безгә таба сузылып, авыр тәэсирле куркынычрак чырае белән кадалып сөйли. Әһә. менә эчендәге дошманлыгы тагы тышка бәреп чыкты. Сез варварлар, дигәнне белгертәсе килә инде. Ә үзләренең моңарчы дөньяда күрелмәгән фашистлар икәнен нигәдер оны- гып җибәрә. Аның Освенцим хакында ишетмәве мөмкин түгел. Ярар, юкка үртәлмик әле.
Ул ишеккә таба атлады Без аңа иярдек. Нәрсә булыр дип. эчтән пошынып йөрәк леперди дә леперди. Юк. кононик безгә ул-бу эшләмәскә тиеш Башы икс түгел. Аның көч. таянычларына балта чабылган.
Бүлмәдән чыккач, ул кнопкага басты, ут кабынды һәм күрдек өч-дүрт баскыч түбәндә зур туннель кебек нәрсә шәйләнә. аннан килгән салкынча
җил биткә бәрелә. Тирән караңгылыкта әллә нинди күкле-яшелле ут нокталары, углы пулялар шикелле, караңгылыкны кызыл сызыклар телгәли. Җир астыннан гөрселдәгән, ташлар ишелгән тонык, җелеккә үтә торган авазлар килә иде. Нәрсә бу? Үзе куркыныч. Югыйсә аның чын түгел икәнен белеп торасың, шулай да арка кан тамырларында курку чымыр-чымыр килеп йөгерешә Баш миенә менеп, җанны бимазалый.
Төштек. Тимер юл рельслары шәйләнә. Рельслар өстендә дүрт тәгәрмәчле машина. Вокзалда посылка ташый торган электрокарь шикел- лерәк. Бортлары эчендә дүрт урындык. Кононик бортны ачып, машинага керде Кечкенә лампочкаларны яндырды Безгә кулы белән кереп утырырга ым ясады. Зария минем беләккә чат ябышкан, артка тарта, утырмаска куша. Куркамы, әллә бу безнең программала каралмаган, дип әйтәме'.’ Мин. тәвәккәлләп, аны эчкә таба өстерим. Беләген кысып, шуны аңлатам
Мин сезгә хәзер тәмуг күрсәтәм. курыкмагыз. диде кононик. безнең тоткарланудан нидер чамалап Әйткән идем бит кичә: подвалда күргәзмә тәмуг бар. дип. Ышанмаган булгансыз икән' -Кононикнык тавышы, чырае бик киеренке, нигәдер, бераз нервылана да шикелле. Бу нәрсә мине борчый, хәтта куркыта Үземнең сиземләүләремне Зариягә кулым аша аңлатам: беләген кысам, бармакларым белән уч төбенә төрткәләп алам. Ул барысын да аңлап җитми, чөнки шартлы билгеләр турында алдан килешмәгән идек
Хөрмәтле ата, озаккамы'’ дип төбәлдем мин ана Юкса, сәгать икедән соң безне эзли киләчәкләр?' Аны кисәтү һәм үзебезне хәвеф- хәтәрдән саклау өчен шулай әйттем. Әмма аның йөзе берни сиздермәде, биредә ярым караңгы, әллә ни чамалап та булмый
Курыкмагыз! дип кабатлады ул. утырырга ымлап Без кереп урнаштык Зария миңа бик нык ябыпггы
Ниндидер кнопкага бармагы тиюгә, машина кузгалды һәм шугандай әкрен, шым гына бара башлады. Алда шомлы караңгылык, ун ягыбызда юлдан өч-дүрг метр эчтә төрле ут көлтәләре гөлт-гөлт кабынып китә, кинәт сүнә, һәм ачыргаланып каравыл кычкырган кеше авазлары колакны ярып керә. Йөрәккә барып кагыла Үзеңне джунгли урманындагы ерткычлар арасһгнда калгандай тоясың. Уч төпләре юешләнә, маңгайга салкын гир тибеп чыга
Машина туктый. Кононик уң якка ымлап
Менә тәмугның бер бүлеге, диде, безгә таба каерылып башын сузды Монда иленә, кавеменә хыянәт иткән гөнаһкярлар җәзалана!
Шундый күренеш: шәрә тәнле берничә адәм затын таш идәнгә сузып салганнар. Чын. гере аксыл йомры гәүдәләр шәйләнә Башлары, аркалары. аяклары Ниндидер ялангач җәлладлар утлы гөрзи тотып, тегеләрнең башларына, аркаларына сугалар Дөп1 Дөп' Адәмнәр үлем ачысы белән кычкыралар, уфылдыйлар. Бәгырьгә үгәрлек итеп ыңгырашу йөрәкне кисеп-кисеп алгандай игә Гөнаһкярлар кымшана алмый, аяк-кул- лары чылбырлар белән бәйләп куелган Утлы гөрзиләр караңгыда утлы сызык ясап төшәләр. «У-у-у. у-у-у. аһ. аһ. аһ. уф! Ый-ый-ый-ый!» ди-ди елаган авазлар йөрәкне гагы ла ныграк бимазалый, кисә Без. үзебез дә сизмәстән, учларыбыз белән йөрәк турын уа. массажлый башлаганбыз Кононик. шуны күреп, машинаны алгарак алып китте һәм туктатты Мин исемне җыеп кызыксындым
Хәлләр хыянәткә нәрсә, кеше гөнаһлы буламы?
Барыбер гөнаһлы була. дип. кононик Зариягә шырпы кабы кебек бер шешә сузды һәм иснәргә ым ясады. Зариянен йөзе акшар төсле булган иде Шешәнең бөкесен ачып иснәде дә иснәде Нашатырлы спирт исе таралды. Бераз хәл алгач. Зария шешәне кононикка сузды Мин беләген кысын. хә ген сорадым Син нәрсә инде. йомшак нервы гы. үзеңне кулга ал. дигәнне аңлаттым. Әйе. тәмугны бик куркыныч игеп эшләгәннәр Бу илләр техникадан бик нык алга киткәннәр шул Яктылык, күләгә.
тавыш хикмәтләре белән, хәлләрне чын итеп күрсәтәләр. Ә тәэсире чын хәлне үзен күргәннән дә көчлерәк.
Машина алга тәгәрәде. Бераздан күрәбез: бездән ике-өч адымда гына, чокыр бер мөештә зур учак яна. Чып-чын учак. Төтеннәре борынны яра, күзне яшьләндерә. Ә дөрләп янган учак эчендә, янып бетмәгән кисәүләр кебек, кеше гәүдәләре. Алар кара күмер булып беткәннәр, әмма зәгыйфь бала елаган нечкә аваз тараталар, елыйлар. Шул нечкә елаган тавыш йөрәккә килеп кагыла, лезвие тиеп киткән кебек, сискәндереп җибәрә. Үзең дә сизмәсынг учың белән йөрәк турын уарга тотынасың. Менә җәллад учакка яңа утын яркалары китереп салды. Йөрәкне өзә торган: «И-и-и-и, чи-и-и»,— дигән авазлар тирәне тутырды.
Биредә әти-әнисенә кул күтәргән гөнаһлылар җәза ала.—дип аңлата кононик. Әнә аларның тәннәре тыштан яндырыла, тик җаннары чыгып бетми, чөнки тән итләре эчтән үсә бара. Тыштан яна бара, эчтән ит үсә бара Менә шундый мәңге җәзага дучар ителәләр. Ага-ана хакы — иң изге хак. Аны бозган бәндә кеше дигән атын югалта...
Кононик тынып калды. Мин бала чагында ишеткәнемне хәтерләдем, Коръәндә дә тәмуг шулайрак сурәтләнә иде шикелле.
— Ләкин тормыш мәҗбүрияте ата белән баланы да бер-берсенә каршы куя. Улы атасын сатарга мөмкин...—дидем мин.
Кононикның йөзе чытылды, кашлары тырпайды.
— Атасын саткан ул кеше түгел инде, тормыш мәҗбүрияте дип бернинди аклау булуы мөмкин түгел! Чөнки бу — аек акылга, әхлакка сыймый торган нәрсә, оланнар! — Кононик мондый хәлләрнең тормышта булуын бик яхшы белә, шуңа тавышы бик моңсу иде.
Тәмуг эченә таба хәрәкәт иттек. Машина бер бүлек турына килеп туктады. Якында гына түшкә кебек аксыл, алсу гәүдәләр ята. Үзләре әрнүле, тирән итеп ыңгырашалар. Йөрәккә генә түгел, бөтен әгъзаларга түзеп булмаслык тәэсир итә бу авазлар. Маңгай шунда ук юешләнә, култык астыннан тир агып төшкәнен сизәсең.
Биредә азчылык милләтләрне бетерү сәясәте алып барган халыкларның патшалары җәза ала...— Кононикның тавышы тонык һәм дәртсез чыга. Чөнки үз милләте дә аз санлы милләтләрне бетерү белән шөгыльләнгән.— Милләтне бетерү өчен иң элек милләтнең телен юкка чыгаралар. Ассимиляциялиләр... Шундыйлар: Англия корольләре. Бонапарт, Бисмарк. Иван Грозный. Персия патшалары... Әнә аларның тәннәре исән, әмма барысының да телләре кисеп ташланган. Бүтәннәрнең туган телен бетерүнең нинди әрнүләр китергәнен аңласыннар. Азчылык халыкларны бетерү сәясәте бүген дә дәвам итә... Алмазның кононикка каршы төшеп: азчылык халыклар үзләре рус дәүләтенә теләп кушылалар дип әйтәсе килде, әмма сөйләшергә тавыш комачау итә.
Кононикның төссез тавышын төнге далада бәгырьгә төшә торган шакаллар чинавына охшаган авазлар күмеп китә. Аякны килеп тешләрләр шикелле тоела һәм үзеңнән-үзең куырыласың, йомыласың. Куркыныч авазларны эчкә уздырмаска тырышасың. Үзеңне саклау инстинкты тышка бәреп чыга. Әллә нинди җанга үтеп кереп бимазалый торган авазлар яныннан тизрәк ычкыну рефлексы туа һәм сиңа тынгы бирми. Зария яланөс чатнама суыкка чыккан сыман бөрешә, дер-дер килә, тешләре тешкә тия. Мин аны ярым кочып тынычландырам, аның тәненнән килгән исерткеч елдырым дулкын миңа күчә һәм мин шуның белән тынычланам, һәм нигәдер аз санлы милләт дигәннән этәрелеп китеп уйланам. Миңа рус телен өйрәнү нинди авыр булды, рус телен белмәү аркасында күпме уңайлы эшләрдән колак кактым. Тел белмәү чын бәхетсезлек иде.
Чираттагы бүлеккә килеп җитү уйларымны бүлде. Биредә кантар- кантар эре бозлар тулган. Шул кантар бозлар арасында аксыл, йомры адәм гәүдәләре, алар үтә күренмәле боз белән капланган, готаш боз булып катканнар...
Әнә, бу төнлә ышанычлы дустына хыянәт иткән, бергә эшләгән хезмәттәшен саткан бәндәләр шундый җәзага дучар. Алар эндәшә дә. җылый да алмыйлар Җылау әзрәк җиңеллек китерер иде. Алла шу нардан да мәхрүм иткән Кононик күкрәгенә учын куеп хәл алып, уй туплап торды. Дусның хыянәте һәркемгә бик авыр Моңа әзер булмыйсын. Шуңа күрә бу хыянәт сиңа үтергеч тәэсир итә. Хыянәттән соң кеше дөньяга ышанмый карый башлый. Кай кешенең рухы да сынуы мөмкин. Кеше инде тулы канлы була алмый, югарыга үрләргә ышанычы бетә Дусларга, якыннарт а ышанычың бетү шәхси бәхетсезлек. Тик. шулай булуга карамастан, хөкүмәтнең кайбер функцияләре кешеләрне үз иптәшләрен, якыннарын сатарга мәҗбүр итә Моны патриотик бурыч дип бәяли Бездә. Германиядә, тоталь күзәтчелек һәм бер-береңне сату төп сәясәткә әверелде. Бу чын вәхшилек һәм йолып бетереп булмый торган гөнаһ'
Хөкүмәт мәҗбүр иткәч, кешеләр гаепле түгел! - дидем мин. бу үле тынлыкны бозып.
- Әйе. Әмма кайберәүләр иптәшләрен сатмыйлар. Аларны хөкүмәт җүләр дип игълан итә һәм психбольницага яба Тормыш әнә шулай чын кешене дурак итә, ә шыр дуракны иптәшен сатканга күрә акыллылар рәтенә куя Эш башына да шундыйлар куела Чөнки аклыйлар белән идарә игүе ансат. Бу хәлдә ниндидер хаклык бар түгелме икән.’ Хәер, әнә карагыз, сатлык җаннар бар төштә дә бер кыяфәттә. Үзегезне саткан кешеләрнең төсмерләрен шәйли алырсыз, бәлки.
Без, йотылып, шунда төбәлдек. Иң гаҗәбе, мин үземне саткан өч кешенең кыяфәтенә охшаш чырай, муен, башлар шәйләгән кебек булдым Әнә маңгай чәче икс уем булып эчкә кергән, зур борынлы, күзлекле Шәйдуллин. әнә сыткылы битле, эчкә баткан астыртын карашын күзлек астына яшергән Азюков. әнә акай бәбәкле ертлач, әрсез маңгайлы Ханаев.. Мин иңемә сыенган Зәриядән пышылдап кына сорыйм
Сиңа дус. иптәшләрең хыянәт иткәннәре булдымы?
Әллә никадәр . Зария кулын селти, һәрбер кеше хыянәт итә. Син дә кемгә булса да хыянәт итми калмагансыңдыр әле?
Дөрес сүзгә җавап юк. шайтан алгыры! дип көлгән иген бете- рәм. уңайсызлыкны киметер өчен.
Машинаның алга киткәнен сизми калганбыз. Бик ачыргаланын шы- рый-шырый кычкырган, шыңшыган авазлар сискәндереп җибәрде Күрәбез: берничә күкшел шәрә 1әүдәне ниндидер станок шикелле нәрсәгә йөзтүбән яткырганнар. Куллары, аяклары богау белән богаулап куелган Бер җәллад шуларның аркаларына ахактай кызган тимер-жәмки ки герен баса Янган тән исе тынга каплана торган авыр ис борыша бәрә, чыдашлы түгел. Утлы тимердән кешеләр бәргәләнәләр, кыргыйларча кычкыралар Тагы утлы тимер баскач, аннарын җуялар, башлары үлгән кешенеке кебек янга бөгелеп төшә
Бу төштә ришвәт алучылар, нәфесләрен гыя алмаучылар җәзалана. дип сөйләп китә кононик Име китапта әйтелгәнчә, кешенсн күңеле алла белән шайтан сугыша торган мәйдан Моны һәр кеше үзендә тоя. Бер яктан, алла нәфсене г*ыя. ә шайтан аздыра Эттә. олан, сегнс. бу кызны вәсвәсәләргә шайтан котырта, ә икенче яктан армия законы гыя Күңел гели, әмма тыю җибәрми. Шулаймы?.
Юк. хөрмәтле ага. шайтан түгел, бу кыз мине үзе вәсвәсәләде дидем мин шаярулы тонда.
Булыр, булыр, дип елмайды кононик Зариягә карап һәр хатын-кызда. аның гүзәллегенә төренеп, шайтан утыра
Хөрмәтле ага. безне кайчан венчать итәрсез икән, ә’ Шуннан сон мин аның шайтанын куа башлар идем?
Сезгә әйтмәдеммени ә те. диде кононик. һәр сүзенә аерым мәгънә салырга теләгән сыман Шул. Кичә коменданттан боерык килде, совет кеше төренә ул ип рөхсәт ителми, диелгән. Теләсәм дә. комендант фәрманын боза алмыйм, оланнар! Юк'
— Беркем белмәячәк, хөрмәтле ата?—дип аңа ялварып карадым. Әмма ул карашын читкә алды. Зариянең беләген кыстым: «Син сорап кара!—дидем.—Тыңлар бәлки?» Зария нигәдер үтенәсе итмәде. Кононик. җаваптан качу өченме, машинаны алга таба алып китте.
Кононикның да бүген күргән газаплардан җилкәләре салынган, муен мускуллары ләпшәргән. күз астында битләре капчыкланып җыерчыкланганнар иде Ул берара тукталып, ике учы белән колакларын каплап торды. Бераздан кулларын алып, янә машинага тотынды. Аны икенче юл чатына кертте дә әйтте:
Оланнар, мин арыдым, кайтыйк булмаса.
Мин аның икенче юлга керүендә ниндидер куркыныч шәйләдем. Баядан бирле килгән ышанмаучылыгым тагы да көчәйде. Җитмәсә кононик ничектер йөзен читкәрәк каерып тота. Әмма хәзер без нишли алабыз соң? Мин, үзем дә сизмәстән, култык астына яшерелгән пистолетымны тәнем белән тоеп куйдым.
Ул арада машина ярым караңгы, тар гына коридор шикелле җиргә сузылган рельслардан алга таба шуыша иде. Бераздан без бая кузгалып киткән баскыч гөбенең уң ягына килеп туктадык. Кононик кнопкаларга чарт-чорт басып, утларны сүндерде. Без баскычтан өскә күтәрелдек. Бер-беребезгә сүз катарлык та дәрманыбыз калмавын шунда белдек. Кононик та бик ватылган кыяфәттә иде, шунлыктан без сүрән генә саубуллаштык...
Костелдан чыккач, без үзебезнең кыйнап ташланган шикелле сан-нарыбызны көчкә өстерәп атлавыбызны тойдык. Ләкин Зария дә. мин дә сер бирмәдек.
Кайткач, майор безнең барча күзәтүләрне үзенә «бушаттырды». Вакыт бик соң иде. Без Зария бүлмәсендә ашык-пошык тамак ялгап чәй эчтек. Мин үз бүлмәмә икенче катка күтәрелдем. Ләкин гаҗәп хәл. бүлмәгә әллә нинди яңа часть офицерлары кереп тулган, койкаларда, идәндә тулып йоклап яталар. Менә сиңа мә! Нәрсә бу? Энә төртерлек тә урын юк. Иптәшләр дә күренми. Мин майор янына төштем. «Безнең частьне күчерделәр, ди. — Без өч-дүрт көнгә калдык. Бер кичкә кер мичкә».— дигән мәгънә аңлата. Ихтыярсыздан Зария янына киттем. Ул душта коенып чыгып, йокларга җыенып йөри. Бүлмәдәге кызлар барысы да йоклыйлар. Караватларына трофей материядән челтәрле чыбылдык тартканнар... Мин шинелемне кидем дә идәнгә бер почмакка сузылдым. Тик Зариянең күңеле йомшады, әйдә, караватка ят. диде. Үзе стена буена кысылды, ике арага пистолетын чыгарып матраска куйды. Яттык. Бала йокысы белән кинәт изрәп киткәнмен. Зария дә кымшанып карамады... Күпме йоклаганмындыр, уянып киттем, тәнем җиңеләйгән, зиһенем ачылган. бар төшемдә ниндидер дәрт тоям. Карасам. Зария минем куенга керә язган, чәчләре битемне рәхәт кытыклый, аяклары минекеләр белән буталган. Мин аның битенә тынымны өрдем, ул күзләрен ачты. Без бер-беребезгә ыргылдык. Бер-беребезне ошатуыбыз хакында бер сүз дә әйтмәгән идек, ә йөрәкләр безнең ихтыярдан тыш аңлашкан булган икән. Шулай да пышылдады: «Ант итмә, ышанмыйм!» — диде. Панталонын салмыйча интектерде. Сугышып китә яздык. Тик хисләр җиңде. Ләкин миңа, икраңны койма, дип каты кисәтте. Мин саклану чарасын күрдем.. Аннары ул бик серле итеп әйтте: «Бер дә болай булганым юк иде, син мине әллә нишләттең». ________________________________________________________ диде...
Аңа иртәнге дүрттә шифровальныйга эшкә барырга иде.
Тиз-тиз киенде. Чыкканда колагыма кайнар пышылдады «Иртәгә сиңа бик мөһим сүз әйтермен»,— диде. Шуның белән китте Иртән ашханәдә дә очрата алмадым мин аны. Сорап та булмый, Зария серле шәхес иде. Өйлә җитәрәк миңа приказ: «С вещами на аэродром!»
Безне Молдовиягә «ташладылар». Анда эшләгәндә үзебезнең систе- мадагылардан мин Зариянең шушы шәһәрдә очраклы рәвештә минага шартлап һәлак булганлыгын ишеттем...
Менә минем «смерш»та хезмәт иткәндә Зария белән булган хәлләрем шулар иде... Әмма аңлатма язганда Зарияне катнаштырырга, исемен телгә алырга кирәкмәс. Нинди хатын, бала турында сүз булу мөмкин. Барысы да анонимщикның фантазиясе. Барысын да инкарь итәргә, безнең арада булган хәлләргә бернинди шаһит га юк бит.
Бирелә хәтер аша уздырылганнарны берничә жөмлә белән теркәп үтәргә дә бетте! Шәрехләргә минем хакым юк. Ант бирелгән
Ә күңел төбенә төшеп караганда, мин Зарияне еш кына искә гөшер- гәлим. Ритадан риза булмаганда, юкка үпкәләп, дәшми йөреп бәгырьне сауганда Шундый вакытларда күз алдыма Зария килә. Теге вакытта ул миңа шундый татлы минутлар бүләк итте, инде күпме еллар узуга карамастан, шул һич онытылмый. Моның нинди сере бардыр инде, белмим Онытылмый тек онытылмый..
IX
А кташта балык авына һәвәсләр, ерак булса да. Ыкка киләләр. Балык чиртә торган яр буе. тугайлар җитәрлек. Зәйнең дә Ыкта шундый почмагы бар иде. Ык ике тармакка аерыла да. сул ярга зур тугай ясап, үзәк юлына борылып китә. Биредә кайчандыр кыр станы булган. Кыш буе ашлык сукканнардыр. Хәзер зур лапасның сөяк-санагы гына калган. Быелг ы печәнчеләрнең чәй кайнатып яткан эзләре дә бар
Вахта шоферы аша саен диярлек Тымытыкка кайта. Пазикка утырып килгән һәвәсләрне авылга җиткәнче үк кыр юллары белән Ык буена китерә. Балыкчылар шушы урында төшәләр Шофер яр буйлап авылга элдерә. Ә ял көнне өйлә узуга, ул тагы килеп җитә һәм иш эшләрен төян. Акташта юл тота. Күптән шулай көйләнгән инде. Бүген Зәй бу урынга үзе генә төште.
Зәй өйдә бер ялгызы, эче пошуга чыдый алмыйча, балыкка килде. Рамиләдән бер хәбәр юк. Бала ничек икән, шул нәрсә эчне тырнап тора. Тынгы бирми Ике мәртәбә акча салды, алар хакында да хәбәр булмады Рамилә акчага битараф карый әле. Ирләр «Хагын һәр тәңкәгә отчет ала. кесәләрне актарып тора», дип зарланалар Рамиләнең күпме аласың, кая тотасында бер эше юк. Әллә безнең аралар суынып бара инде? Алай булырга тиеш гүгел Безне бала тере чылбыр белән бәйләгән Берберебезгә суынсак та. балага карата суыну мөмкин гүгел Зәй гирә- я! ына күз салды һәм шундук җанына әллә нинди бимазалый торган бушлык сарылды. Үзен бик ялгыз һәм гаҗиз, мескен итеп хис итте. Болын да бушан калган, печәнен чабып, эскерткә өеп куйганнар. Анда- санла ат кузгалаклары гына, аксыл башларыннан кавык койган хәлдә, сураеп утыралар. Әле өйлә җитеп кенә килә. Зәй төнне печән эскерт- ләренең чәшесе эчендә кунарга мөмкин булуын чамалап алды һәм бераз тынычлана башлаган кебек итте. Ярдан кырып-кырын аска таба төште дә бер гал төбенә утырды. Тутайның кара кучкылланып торган тирән җире шунда иде. Кармакларны рәтләде, аларга камыр җим куеп, суга ыргы гт ы.
Запас ял хисабына Казанга барын кайтырга күнме ыргылып карады, әмма һаман киртәләргә маңгаен бәреп калды. Җибәрмәс өчен һәрчак нигезле сәбәп табалар. Берсендә, барча киртәләрне үткәч. Тугаев үзе чакырып үтенде: «План яна. премия кыл өстендә, зинһар » диде. Ничек моңа каршы килә аласын Бездәй йомшак кешеләрдән булмый ул. Тыңламасаң. фатир чирагын гаг ы артка чигерү лоре мөмкин Моны Тугаев түгел, аның аппараты эшли. . Ул арада авылдан әнисе чакыртып җибәргән Тыкрык буе коймасын җил аударган, ди. Баганалары беткәндер инде. Гайсә абый унике чакрым Әлмәттә генә, әмма кайтмый. Чөнки хатыны җибәрми Җиңгәчәйнең безгә җене каны инде Ин кү-ралмаганы без. Безнең якка абыйның башын да бордырмый Абый
аңа беткәнче әсир төшкән, өй өчен берәр файда эшләргә курка Нәрсәсе белән шул тикле үзенә беректергәндер. Ул гынамы, ялган сөйлән, мине абый белән дошманлаштыра. Зәй шулай-болай дип әйтте, дип. һич уйда булмаганны абый колагына тукый. Ялган икәнен белгән хәлдә, абый миңа кырын карый башлый. Әни белән абый арасын да шулай даими бозып тора. Авыру әнигә алган даруны җибәр гтерми Юк, мондый явыз бүтән булмас. Аны кемдер котыртып тора булса кирәк...
Чү. ике кармак та чиертә башлады! Уйлары бүленде. Кай арададыр бер калкавыч суга чумды. Зәй каушый язып, лесканы тзрәк өскә тартты. Кулга авыр тоелган иде. уч киңлегендәге зур гына чабак кармак очында елык-елык чәбәләнә. Тиз-тиз ычкындырып алып, кармакка җим элеп, суга ыргытты. Шул мәлдә икенче калкавыч сикереп-сикереп торды да күздән югалды. Зәй кулының хәрәкәтен сизми дә калды, яр буенда кызылканат тыпырчына иде. Тамаша, икенче кармак тагы селкенергә тотынды Сумкада балыклар күбәйгән саен, Зәйнең уйлары да канатланды. вобла итеп киптерергә дә Рамиләгә посылка салырга.. Шул вакыт авырып яткан әнисе исенә төште. Нигә мин әнигә җиңеллек китерү гурында түгел. Рамилә, бала турында гына кайгыртам әле? Димәк, миңа хатыным, балам әнидән кадерлерәк булып бара? Шайтан алгыры, дөрестән дә шулай бит. Әмма әни миңа үпкәләми, әллә сиздерми генәме9 Ул Гайсә абыйга бик нык рәнҗи...
Зәй. машина тавышы ишетеп, кармак сапларын тал төбенә ныгытты да ярдан күтәрелде. Брезент түбәле ГАЗ-63 машинасы килеп туктаган. Арткы ишектән чалбар кигән яшь хатын-кыз һәм балопье пальтолы ир кеше чыгып килә. Алгы кабинкадан саз итекле, яшел курткалы тагы берәү төште. Ул Зәйне танып алды бугай, аңа таба атлады. Бу Бөгелмәдәге геология разведкасы лабораториясенең бүлек мөдире Байкин иде. Теге ир белән хатын-кыз. рюкзакларын җилкәләренә элеп китәргә иткәндә, болайга карадылар. Ир әйтте: «Без авылга барырга карар иттек, иртәгә көтмәгез. Ярый, сезгә дә иптәш табылды Хәзергә!. » — һәм алар өске агымга таба яр буйлап китеп бардылар. Байкин аңлатты: «Миннән ничек котылырга белмәгәннәр иде, җай чыкты, диде. Балыкны сылтау итеп, мәткә белән килде. Әнә кешеләр бер дә алдатмыйлар, тормыштан барын да алып калырга ашыгалар...» Зәйнең сүзен көтмәстән. машинасы янына китте Багажниктан балык тоту әсбапларын алды да. кабинкасын бикләп, Зәй янына килде. «Ничек, чиертәме?» — дип. күзлекләре аша сынап карады. «Болай ярыйсы», диде Зәй сүрән генә Чөнки, һәр балыкчы кебек, үз тугаена кеше килеп утыруын теләми иде. Байкин. әллә шуны Зәйнең кыяфәтеннән сизеп, әллә кеше биләмәсенә басып керүне начарлык санап, түбән агымгарак атлады. Анда агым беленеп торган тугай бар иде. Куаклар артында шул төшне өнәде шикелле. Зәй кармаклары янына төште. Бер калкавыч күренми иде. Ул кармак сабын алып 1арта башлады. Бамбук сап сыгылды, сына язды, әмма кузгалганы сизелмәде, төпкә эләккән, ахрысы? Кармак өзелеп калыр микәнни’ Икенче кулы белән лесканы тартырга тотынды. Тукта, кузгалган кебек тоелды. Тагы ныграк тартты, әйе. кузгалган, авыр төп кармакны өзмәсен дип куркып, бик сакланып үзенә таба суырды. Бермәл кинә| җеп җиңеләеп китте, төптән ычкынды, ахры, дип уйлады ул. Үзенә таба суырып тартты. Шулай да кармакта ниндидер авырлык бар кебек Менә кинәт зур гына карасу балык сырты сыман нәрсә күренде. Әйе. балык икән! Боргалана- боргалана өскә таба калка. Зәйнең йөрәге урыныннан купкандай кабыргаларга дөп-дөп бәрә иде. Чынлап та, зур балык, шайтан алгыры' Нинди гырпу. үз көченә нык ышанган төстә килә. Кыяфәтендә куркыныч бер чалым бар кебек иде. Зәй. ничек тә каушамаска кирәк, дип. үз-үзен эчтән кисәтте. Әмма барыбер куллары дерелди иде. Балыкны ярга якынайта, ычкына күрмәсен дип. песи йомшаклыгы белән болайга китерә Менә балыкның борыны ярга тиде, юк, бу сазаган чуртан гүгел иде Әллә сазанмы? Биредә андый затлылар булмый шикелле? Бу ниндидер башка
зат. Балыкны ярга тарта, һич чыгарып җиткерә алмый гына. Каушады, ахры, хәерсез. Менә ярты гәүдәсе җиргә керде, ә коерьпы суда чапыр- чопыр килде. Кай төшеннән капкан9 Санакган икән. Җимне йоткан булган Балык, нидер сизенеп, бик нык сикереп куйды. Зәй кепкасын салып, аны икс куллап басканын абайламый калды Ике кул аегында балык тагы берничә тапкыр талпынып карады Әмма эш узган иде Судан бер-ике адым китеп. Зәй табышын кармактан ычкындырды һәм кулларында үлчәп караган итте Юләр әйтмешли, биш кило гына булмастыр бу? Сазан түгел, чөнки тәңкәләре вак һәм әзрәк. Гәүдәсе йомры, калын, бик тыгыз, катыланып тора... Әллә җәен кисәгеме? Алай дисәң, җәен ерткыч балык, камырга эләкмәскә тиеш. Шайтан белсен нәрсә Җәй уртасы узгач, балык киндер маена баскан камырны бик ярата Ни өчен? Моның сере шунда булса кирәк, бу вакытта балык эченә суалчан корт-лары эләгүчән. Билгеле булганча, киндер мае эчтәге кортларны чыгара торган сыйфат ка ия ..
Зой тагы байтак кына кызылканат, чабаклар эләктерде Кич булып, кояш офык артына күмелгәндә, черкиләр бик нык борчый башлады. Калкавыч га әйбәт шәйләнми. дип. ул кармакларын җыеп, ярдан күтәрелде. Машина янындарак учак хәстәрләп, ягып җибәрде Ул арада Байкин да килеп җиг ге. Хәзер уха пешерәбез, чистарта башла», диде, балык тулы саллофанын учак янына ташлап. «Кара, моның да кулы уңган икән», дип уйлады Зәй. Байкин машинадан чиләк, балта һәм башка кирәк-яраклар алып килде. Зәй әрчергә тотынды. Чиләк белән су да учак янына менеп утырды, таган агачлары да әзерләнде. Зәй үзеннән дә. аңардан да тигез алды балыкны. Су хакында сүз чыкты. Бу су эчәргә ярыймы, юкмы?
Кайнаткач нигә ярамасын, диде Зәй.
Пычрак су елгада агып унөч чакрым үтсә, шактый чистара, диләр белгечләр. Эчәргә ярарлык була, имеш Байкин да пәке чыгарып, балык чистартырга кереште. Икәүләп тотынгач, гиз булды Зәй чистарткан балыкларны юып. газета өстенә куя барды Балыкларны чиләккә салып суны гигезләде дә таган агачына элеп, учакның иң кызу җиренә урнаштырды. Бәрәңге, тоз. борыч, әзрәк ярма салырга Байкин өйрәтеп торды.
Байкин учак яны чирәмгә плагң-палатка кигереп җәйде. Зәй куаклар арасына бал га белән барып, коры-сары җыеп килде, учактагы чиләк тирәли утыннар өйде. Уг көчәйгәннән-кәчәйде. Ялкыннар алтын гелләре белән гәпнең зәңгәр юбкасын сыпырып-сыпырып ала иде Байкин сумкасыннан бер шешә, стакан алды, ипи турады
Жулик булып булмады, авызын себерим, диде шешәне ачып һәм стаканга салып. Ә честный булып беркемгә ярый алмыйсың, бары үзеңә генә зыян! Ул тирән итеп уфылдады, плащ-пала гкала аякларын сузып җибәрде Мә. салып куй әле! Ул стаканны Зәйгә сузды. Зәй бераз икеләнебрәк калды, баш гартса, әллә ни уйлавы бар Шуның өчен карышмыйча стаканны алды да ике генә йотып, кире куйды Байкин моңа әллә ни дикъкать итмәде, йөзе чытык, каш лары җыерылган, чыраенда эчке борчылу шәүләсе иде Аны ниндидер газап эчтән кимерә сыман тоела. Ул. кинәт сүзсез калып, бер ноктага гөбәлә дә учак яныннан еракка киткән төс белән уйга чумып, онытылып юра Менә у г уянгандай итте, бирегә кайт i ы һәм стаканга өстәп саллы да эчен куйды. Аның да яратып эчмәгәне әллә кай чалымында беленеп
K.I цы
Теге токым ала юрган долотоны Тартакиев юри ваттырды кебек, дип сөйләнде Байкин Аның күзлек кыса тарында учак ялкыннары уйнады. Шуның өчен мине начальник бик кагы рәнҗет ге Долого турында арт га берәр нәрсә ише телмәдеме9
Долого ватылмыйча тормый инде. Негр Захарич! диде Зәй. утлы күмерләрне таяк очы белән чиләк төбенә өя-өя.
Ишетсәң дә әйтмисен, дип Байкин тамак төбе белән көлгән итте һәм башын какты. Конфликттан кача торган кеше. Тартакиевтан да куркасың, билгеле...
— Курыкмыйча, начальник бит! Зәй көлеп җибәрде, уңайсызлыктан шулай котылмак булды.
Без токымнарның беразын таксация ясап. Мәскәүгә җибәрәбез. Буровойдан токым килмәгәч, җибәрә алмадык Тегеннән чылтыраталар. Начальник астын юешли. Мәскәү хәтәр Шуннан минем өскә очып кунды Өстән басым ясасалар, ерткычка әйләнә. Әтисен дә сугып егар. Өстәгеләргә чамасыз ләббәйкәлек итә. Үзәккә алырга вәгъдә биргәннәр булырга кирәк Мәскәүлеләр өчен штатта өч кыз тота. Тегеләр командировкага килеп, кәеф-сафа корып китәләр. Әнә ничек яшиләр!..
Ниһаять, балык шулпасы өлгерде. Зәй чиләкне учак өстеннән алды да. кыегай гып кына, беразын коштабакка бүлде. Бөтен көе пешкән балыкларны газета өстенә куйды. Шулпа өстендә вак-вак өреләр йөзә Балыклар майлы булганнар. Аш чынлап та тәмле иде. Бераз ипи белән каерып ашагач. Байкин эчемлекне исенә төшерде. Зәй бу юлы да баш тарта алмады, тегесеннән башы чатный иде. шулай да бер йотып куйды. Байкин да күп эчмәде, зур балык алып, сөякләреннән арындыра-арын- дыра ашый иде.
Эч пошканнан килгән идем. ярый, син очрадың, диде, әллә ашның тәмлелегеннән күңеле булып, әллә ялгыз көе болай ашлар пешереп хозурлана алмас идем, дигәнне аңлатып. Зәй эндәшмәде.
Начальник каезлады, шуның өстенә хатын ташлап китте. Берьюлы ике удар, парип! дип сүзен ялгады ул. Ну син аңлый алмассың...
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Зәй әз генә дә иптәшенә яраша белми Бүтән булса, юк. аңлыйм, дип әйтер иде «Хатыны киткәнгә шул тикле кайгыра микәнни?» дип уйлады эчтән. Байкин- ның кара болытлы йөзенә карагач. Әйе. безнең тормыш эштә начальниктан тора, ә өйдә хатынның нинди булуына бәйләнгән.
Минем әти татар. Зәкәрия исемле, әни марҗа, дип уфтанды ул.— Әни татар гаиләсенә килен булып төшкән. Яшь чакта милли хис түгел, ярату хисе өстенлек итүчән була. Шул хис аларны бергә кушкан, ни буласын уйламаганнар. Әти яклары кырыслар, әнине бик рәнҗеткәннәр Милли хис бик гаделсез нәрсә. Әни дә горур, шунда татарларга каны катып калган. Минем хатын — татар кызы Зария фронтта булган. Әни шунысын бигрәк өнәмәде Бик еш ызгыш чыга башлады. Сәбәбе җыен вак нәрсә, тавык чүпләп бетермәс. Җанда яхшы теләк булмаса. тәмсезләнешергә, кәефне кырырга мең сәбәп табыла инде. Әни Зарияне һәрчак өйрәтә, тәрбияләмәкче була. Менә нәрсәдән китә ызгыш Әни күңелгә тия торган сүзләр ычкындыра. Зария башта үзен яклап маташты, аннары эндәшмәс булды Яткач яшереп генә яшен түгә Миңа да бик авыр Мин әнигә: «Бу очракта син хаклы түгел», дип әйтеп карыйм Әни миңа тотына: «Әһә. сиңа хатыныңның арт саны кадерле мин кирәк түгел. Баланы җаның кебек кадерләп үстерәсең, ә ул бер кәнтәйнең итәк астына керә дә бетә, әнисен дошман күрә башлый», ди ди сукрана. Елый. Зария дә миңа рәнҗеп яшь коя Нишләргә дә белмим Ике ут арасы шулай була икән, дим эчемнән. Фатирга чыгып яши башладык. Әмма һаман бер-беребезне аңлап җитмибез. Хатын-кыз ул бөтенләй башка планета икән...
Кыскасы: властьлы хатын? — дип аның сүзен куәтләде Зәй.
Властьны һәр тере җан ярата.— диде Байкин Кырмыска да үзен бүтән кырмыскалардан өстен куярга тырыша. Адәм баласын әйткән дә юк. Ә мин хатынга буйсынуны булдыра алмыйм Ир белән хатынны нәрсә бәйли? Бер-береңне яратумы? Ә бармы соң ул? Өйләнешкәч ярату ике-өч айда бетә бит!..
— Әнә. ярату дип киноларда күрсәтәләр.— дип куйды Зәй. үзе дә бу мәсьәләдә Байкинга теләктәш булгандай.
Кинода булыр ул. ә тормышта ничек9
Балалар булдымы9 Ир белән хатынны шул чылбырлый бит инде.’ Юк. Зария бала тапмады Әллә берәр исәп белән, әллә болай.
Бала булмагач, аерылуның ни проблемасы9
Хатын белән ияләнгәч, ялгыз авыр шул гына Ике җан бергә яшәгәч, бер-берсенә тамырлар җибәрәләр. Аерылганда шул тамыр җепләре берәм-берәм өзелә. Ә өзелгән җирдә яра. җөй кала Шул явыз мәче кебек, эчне тырнап тора, тынгы бирми
Сүз шунда өзелде, икесе дә балык, шулпа ашау белән булашып киттеләр Тамаклары ачкан булган икән Саф һава да аппетитны көчәйтергә булышкандыр. Бер тын ризыклангач. Байкин сөйләп китте
Кешеләр тыштан гына бер төрле, эчтән исә бер-берсеннән бик нык аерылалар, диде Бер ише икенчене тулысынча аңлый алмый. Арада упкын бар кебек. Ир белән хатын арасы шулай Юкка гына адәм баласын ярым фәрештә, ярым шайтан дип әйтмәгәннәр
Ярым фәрештә, ярым шайтан кызык бу! дип Зәй quic куәтләде. Чынлап та кешедә фәрештә чалымнары бар һәм шайтан явызлыклары да җитәрлек
Шулай да гомеремдә фәрештә күк кешегә туры килдем, лиле Байкин канәгать горурлыклы төстә. Ул мине шушы геология дөньясына алып керде. Нефть һәм казылмалар буенча зур галим иде Җир ул сер сандыгы, аңа ачкыч габу гаять авыр, дип әйтә торган иле Платон Никитич геология эшенә фанатикларча бирелгән, аз сүзле, бик беркатлы кеше иде Начальниклар белән сөйләшү аның өчен әҗәл белән бер. Кайбер әрсезләр ул җыйган материалларны урлап, диссертация якладылар. Платон Никитич шуңа бер лә үртәлми Ә минем тиремә сыймаслык булып ачу килә. Ялганны бер дә күтәрә алмый, үзе лә ялганны белми Бу дөньяда ялгансыз ничек яшәмәк кирәк һәр кеше көненә әллә ничә мәртәбә ялганлый, диләр белгечләр
Үзе нинди халык ran иде? дип кызыксынды Зәй Ул һәрчак нинди милләт кешеләре яхшырак, начаррак булуы г урынла белешә һәм фикер төйни иле
Чын белорус кешесе, диде Байкин. һәм өстәде: Беләсеңме, явыз наңисг Розенберг нәрсә әйткән? Барча славян халыклары арасында иң яхшы һәм гугрыл таклысы белоруслар, дигән Хак әйткән, иблис Бик тә гадел, кош табигатьле кеше иде Аны мәктәп баласы да алдан китә ала иде Кирәк бит шул тикле беркатлы булырга' Ә кешеләр хәйләкәр
Байтак тынын торганнан соң. Зәй уфылдап сулыш аллы да әйтеп куйды:
Нигә дип дөньяга туабыз икән, ә?
Байкин аның сүзләренә шунда ук игътибар итте
Син. егет, әллә «неудачник»мы? дип аңа хәерхаһ төстә төбәлде Зой моңсу т ына җилкәләрен селке ген алды
Бер караганда шулай, ә сез? диде
Мин хроник «неудачник», туганда маңгаема язылган, дип ку тын өметсез селтәде.
Ул хакта сүз озайтасы килмәгәндәй, кузгалды ла машинага таба кит те.
Зәй савыт-сабаларны, ризыкларны җыештырды. Чиләк остенә зур-зур ат кузгалагы яфраклары өзеп алып килеп япты Аны машина янына илтте Байкин учак янындагы нлащ-палатканы алын китте гә кабинаның алгы утыргычларына ятырга җайлаштыра башлады Зәй учакны таптый -таптый сүндерде. Аннары машинага килен, арткы ишекне ачып керде һәм йомшак урынлыклар өегенә сузылды Аякларга кысан бу яса да. черкидән тыныч лап черемләргә мөмкин Тан агын килгәндә. Зәйне гонге будильнигы уян ы Ул шунда ук кармак гарын алын, яр аегына төште Тугай тын һәм. ничектер, бераз куркынычрак тоелды Үч
иткәндәй балык нык чиргә иде. Кармак салган арада учакны тергезде, ашны җылытырга куйды. Ул арада Байкин да уянып чыкты.
Мин Бишмунча авылы янындагы буровойдан токым алырга тиеш,—диде ул, Зәйнең нинди нияте булуын чамаларга теләп.
— Мин какраз шуңа терәлеп торган авылга, әни янына кайтам, ике көн отгул алдым,—дип аңлатты Зәй.
— Хуп. кармак белән бераз утырыйк та кузгалырбыз^. Байкин кармаклары белән тугайның икенче мөешенәрәк урнашты. Зәй аңа үзенең җимен дә бирде. Киндер маена баскан камырга чабак чат ябыша иде.
Бераздан икесе берыолы. җитәр, нәфсене төкәндереп булмас, дип. ярдан күтәрелделәр. Калган балык ашы белән күңелне хушландыргач. кайтырга чыктылар. Юл кукуруз, тары басулары аша уза иде. Тоташ кара кучкыл яшеллек эченнән баралар Аннан Азнакай Әлмәт асфальтына чыктылар.
Зәй көтүдән торып, эшкә кереште. Көн дә әйбәт буласы төсле иде. Кораллары балта, кыскыч, чүкеч Әтисе тәгәрмәч ясаучы оста, корал- яраклары байтак иде. ләкин күршеләр алып, урлап бетергәннәр. Әнисе авыру, бернидә гаме юк. Ярый әле Зәй узган ел рөхсәт белән урманда киртәлек усак алган иде. Дүрт якларын каезлап сәндерәгә тезде. Шылтырап кипкәннәр. Рәшәткә җепсәсенә болардан әйбәт материал булмас. Крестьян хуҗалыгы көн саен диярлек карап-төзәтеп торуны таләп итә. Шулай эшләмәсәң, бик тиз тарала башлый ул. Әле бу. әле икенче төше тузып җимерелә. Гайсә абыйсы, терәлеп торган Әлмәттә генә яшәсә дә. хуҗалыкны бер дә килеп карамый...
Зәй авып җирдә яткан койма такталарын черек җепсәдән аерырга тотынды Рәшәткә башларын бозмаска кирәк иде- яңадан кадаклыйсы бар. Кыскыч белән ипләп кенә кадакларны эләктереп суыра, такталарны әйбәтләп өеп куя. Ә баганалар нык, имән, тагы берничә ел уйламый да торырлык. Шуларга киртә-җепсәләрне ныгытасың да рәшәткәләрне кадаклый башлыйсың. Шулчак аңа кемдер дәште.
— Ә-ә, Бәгыйс, нихәл?—диде Зәй дәшүчегә борылып һәм балтасын куеп. Бәгыйснең армиядән авырып кайтуын ишеткән иде. үзен күргәч, имәнеп китте. Йөзендә җан нуры юк, битләре соры, күз төпләре көек касмак төсле, маңгаенда бөрчек-бөрчек тир тамчылары беленеп тора.
— Медпунктка барган идем, кичә генә Казаннан кайттым,— диде ул маңгаен учы белән сыпырып һәм җирдәге киртәләргә утырды.
— Ну, ничек, бераз алга китеш бармы соң? — Зәй эшенә тотынган көе генә сөйләшә башлады.
Миңа приговор чыккан инде.—диде Бәгыйс кипкән иреннәрен тел очы белән ялаштырып Венага плазма бирделәр. —Аның сүзләрендә бернинди арттыру юк шикелле, ләкин шуны бик тыныч, битараф әйтүе гаҗәпләндерә. Нинди күндәмлеккә өйрәткәннәр безне, үзебезгә янаган үлемгә дә исебез китми. Нәрсәдән бу? Яшәүдән туюданмы?
— Облучением көчле булдымыни?
— Башта беленмәде, дип Бәгыйс. як-ягына каранып алды.—Ул хакта авыз ачмаска подпись алдылар. Ярый, сиңа гына әйтүем. Казахстанда хезмәт иткәндә безне даладагы бер объектка китерделәр. Анда землянкалар, траншеялар иде. Барча җирдә әллә нинди машиналар, зур-зур тартмаларда приборлар. Шуларны күтәреп күчерү, урнаштыру өчен безне алып килгәннәр икән. Приборларда бары офицерлар гына, наушниклар киеп утыралар. Билгеле, бик секретлы нәрсәләр. Кухня, ун чакрымнан килеп, безне тукландырып китә иде. Бер көнне тревога булды. Офицерлар скафандр кебек киемнәрдән траншеядагы приборлар янына бастылар. Тонык кына шартлау тавышы ишетелде, җир әллә күпме тирбәлеп торды. Землянка җимерелә язды. Без эпицентрдан ун-унбер чакрымда дигәннәре истә. Минемчә, аллаганнардыр, якынрак булганбыздыр. Күк йөзе кара болыт белән капланды, кояшның эзе дә сизелми, төн кебек караңгы булып китте. Ә күктә кызыл ут полосалары әле монда.
әле тегендә пәйда була, аҗаган шикелле. Ут полосалары бср-берсен куышып йөргән сыман иде. Җил безнең якка түгел иде. Без приборларны сүтеп күчереп, җыеп траншеяларда йөрдек. Берәү дә саклану хакында сүз әйтмәде. Нәкъ биш тәүлек буе төн кебек караңгы булып торды. Аннары җил исеп, болытлар тарала, яктыра башлады. Офицерлар каядыр киттеләр. Радиация булуы ихтималын беркем кисәтмәде. Без прибор-маши- наларны ябык кузовларга төягәндә җил безнең якка авышгы Шул моменттамы. алты тәүлек буенамы, безне радиация чукындырган...
Бәгыйспең хәле бетте, ул еш-еш авыр итеп сулыш ала иде Кесәсеннән бер дару чыгарып, тел астына салды, шуннан соң асылынып күзен каплаган шешенке кабаклары бераз күтәрелде.
— Берәр даруның файдасы гияме соң? дип сорады Зәй һаман лиеннән аерылмыйча.
Юк. кая ул! Япон даруы бар. дип сөйләнделәр, ләкин блат белән генә. ди.
Радиация дәрәҗәсен ничек билгелиләр9
- Канны гел алып «оралар, яна кан җибәрәләр. Анализлар миндә башта утыз биш процент дигәннәр иде. Белмим, күпме, әзме?
Ә аракының файдасы юкмы?
Спирт биреп Iордылар, әз генә җиңел сыман тоела башта, аннары нык авырайта. Әз радиациягә файдасы бар бугай, безгә юк. Баш чатный, тамак кибә, аңкаулар каный. Хәл китә. Тәндә иг калмады. Лимон ашарга диләр, каян аласың аны?
Сатирә Бөгелмәдән алып кайтса инде. Грузиннарда бардыр?
Сатирә китте,--диде Бәгыйс. әллә үзеннән зәһәр көлгән, әллә үртәлгән шикелле итеп.
Ну? Кешене бәла өстендә ташламаса инде, бигрәк
Мин смертник бит. Әйттем: «Сиңа. Сатирә, гамчы да рәнҗемим». дидем. Төплә елап ятты да иртән җыенып кит ге. Дөрес ипләде Ул яшь. аңа тормыш и «әргә кирәк.
Йөргән кешесе булган мәллә?
Шаяргалаганын апа ишсткәләгән. Баш авыртудан зарлана иде. Врачлар әйткәннәр, безнең дарулар килешми, сиңа ир кирәк, ир сиңа дару, дигәннәр, имеш. Әйдә көнен күрсен, көлдә аунасын Бәгыйспең тагы хәле бетте, маңгаеннан бөрчак-борчак тир бөртекләре тама иде. Ул тагы бер кечкенә шешәдән алып, тел аегына ак сәдәф дару саллы.
Ai ом бомбасын шартлаттылармы, әллә водородныкынмы?
Атом булгандыр шикелле Шулайрак сөйләнделәр. Аңа инде алты ел узды һаман госпитальдән госпитальгә йөрү. Водородный унөч елда үзеииән-үзе көчен югалта икән, гиде белгечләр
Ә атом күпмегә бара икән ’
Анысын утыз ел. диләр. Бәгыйс маңгай җыерчыкларының кара сызыкларына тулып ага башлаган i ирләрен учы белән сыпырып алын селекте. Хәле юмам беткәнен сизеп, кузгалмакчы булды, тик аякларының җегәре юк иде. гора алмады. Кулларына таянып карады, алан да гәүдәсе тураймый иде. Зәй аны ике култыгыннан күгәреп, аягына бастырды.
Күтәрәмгә калдым, авызын себерим. гип мыгырданды ул Бер рәтле тормыш күреп булмады Ярый, бигайбә. Ул. аякларын җирдән коч-хәл белән кубарып ала-ала. әкрен генә атлап кит те Аркасы бөкрәйгән, калак сөякләре беленеп тора, башы гүбән төшкән, ә аяклары гүя авыр чаңгылар сөйрәп бара
Гомере очлана, ахрысы, дип уйлады Зәй Бәгыйсне җәяләп. Бичара, үзе әйтмешли бер рәхәт күрмәде ул. Әтиләрен налог гүли алмаган өчен мәҗбүри ипкә җибәрделәр. Ул китте дә югалды. Бер хаты ла килмәде. Күп тә үтми әниләре дөнья куйды. Әтиләре кигкәндә урын өстендә иле Болар өч ятим өелеп калдылар Сугыш вакытында ачка үләргә җигкән кече энеләрен балалар йортына урнаштыра алдылар Шул да ярады
Бәгыйс бишенче классны көчкә-көчкә тәмамлады. Эшли башлады. Хәленә кереп, атлы эшкә йөрттеләр Ai җигеп йөргәч, акмаса да тама, дигәндәй, кәҗә. каз асрарлык азык әзерли иде. Тырышлыгы, әз йоклавы аркасында тернәкләнде. Апасы белән икәүләп август башыннан кыргый киндер-торма җыярга керешәләр. Киртә буйларында торма котырып үсә. Урманнан йолкып алып кайталар. Аны киптерәләр, көлтәләргә бәйләп, суга батыралар. Судан алып, тагы киптерәләр. Аннары талкы белән талкыйлар. Шулай сүс ясыйлар. Сүснең җепселләре нечкәрсен өчен килегә салып, саплы тукмаклар белән бик каты төяләр. Шунда талкышлары коела, үзе йомшара. Эрләргә җайлы була. Күп жсп әзерләү өчен берничә өмә ясамыйча булмый иде. Апасы барлы-юклы каз ите-мае белән бәрәңге кыздыра, кибеттән берәр шешә сырец алып төшә. Әллә ничә солдатка, ятим хатыннар, кызлар җеп эрлиләр.^ Бәг ыйс төне буе чыра яндырып, өйне яктыртып утыра. Иртәнгә борын тишекләре кап-кара корым була.
Йомгаклардагы җепне килеп агачына сарырга кирәк. Ике метрлы киләпнең ике башында да икешәр мөгез кебек ыргаклар. Җеп саруның хәйләсе бар. бу нечкә эш. Җепнең бер мөгезгә эләктерслеп сузылганы — аскы җеп. икенчесе өске җеп булырга тиеш. Әз генә бутасаң—беттең. Бәгыйс төбәктәге хуҗалары сөрелгән буш өйләрдән станок алып кайта. Киндер сугу кылычы да шуннан табыла. Ә көреләрне Зәй әнисеннән алып торган иде. Менә станокка килепләнгәЭн җепләрнең бер очын беркетәләр. икенче очын көреләр аша уздыралар. Вак. алҗыта торган эш бу. Көреләрдән соң җепне кылыч телләре аша уздырасың. Аннары көре, кылычларны ныклы баулар белән асылма итеп түшәмгә беркетәсең. Көреләр җеп тезмәләрен аска, өскә йөртүче җайланма. Аларның аяк баса торган педальләре, башмаклары була. Шул башмакларга баскач, җеп теземенең бер өлеше өскә күтәрелә. Ара барлыкка килә. Аркау җебе куелган сосаны шул арадан йөртәсең.. Менә шулай киндер сугасың...
Алар шулай өс-башларына юнәтәләр иде. Борыннары белән боз чиштеләр, әмма үстеләр. Бик тә тырышлар, тыңлаучаннар иде. Бернидән баш тартмаслар, зарланмаслар. Тормыш рәхимсезлеге шулай өйрәткән. Әнә Бәгыйс япь-яшь көе үлеп бара, әмма моны тиеш нәрсә итеп кабул итә. Нилектән бу, дигән сорауга Зәй җавап эзли. Андрей Казан сөйләгән иде: этләр белән тәҗрибә ясаганнар. Бер төркемне бик яхшы ашатканнар. яхшы шартларда тотканнар. Икенче төркем ачлы-туклы һәм кыйнап тотылган, һәм икесенә берьюлы куркыныч тудырганнар. Куркынычка таба кайсы алдан атлар? Күрәләр, аристократ этләр артка поскан, ачлы- туклы кыйналганнар куркыныч эченә беренче булып кергәннәр. Нәрсәне аңлата бу? Яхшы тәрбиядә үскән, яшәгәнгә — гомер кадерлерәк. Ә кешелексез шартларда балигъ булганнар өчен гомернең бәясе түбән. Менә хикмәт нәрсәдә. Ватан сугышында безнең солдатларның берсүзсез корбанга тәвәккәлләүләренең, батырлыкларының бер сере шунда, имеш.
Зәй яңа җепселләрне баганаларга беркетте һәм шуңа бер торык рәшәткәне кадаклап бетерә язды. Шулвакыт тыкрыкның таудан төшә юрган башында колхоз рәисенең аты күренде. Минъяров тимер худка шәп ат җиккән, артка каерылып, җәелеп утырган, юан таза битләре алсуланып тора, башында биек маңгайлы ак картуз. Ул атын туктатты да. исәнләшеп тә тормыйча, шелтәле сүзләр сибәргә тотынды:
— Син нишләп йорт салу хәстәренә керешмисең, ә? Кара, әнә ярты авыл бура бурый. Бүрәнә пожалыста бушка, нефтьчеләр урманның иң шәп җиреннән трасса яралар. Төя дә ал! Нужәли берничә иптәш таба алмыйсың. Ну. егетләр! Ул картузын салып, тирләгән башын җилләтеп торды. Кызмача булуы әллә каян беленеп тора. Зәй бер каршы сүз әйтә алмый, чөнки рәис дөрес тәнкыйть итә иде.
— Нинди егет, ә авыру әниеңне шул таш базда яшәтәсең. ул юеш базда таза кеше дә чиргә сабышыр! Бу таш алачык беләсеңме нәрсә? Бабаңның атлар өчен салынган каралтысы!
Белом, дин баш какты Зой туры карарга оялып. Дөрес сүз күзгә төртә шул, шайтан алгыры!
Гайсәне әйтерием, хагыны юбкасына кереп бетте, дип шелтәсен дәвам итте Минъяров. Ана бу хәлдә яхшатлану ничектер эчке халәте өченме кирәк шикелле иде. Инде хәзер син! Күрмисеңмени, синең кебек егетләр нинди йорглар сала? Әнә Чатрада гына бүрәнәләр өстеңә авын тора. Грактор чанасына төя дә кайт. Биш-алты ярты куйсаң, хәзер әзерлән бирәләр! Тракгор сездә күп бит! Юк. сараннар, ялкаулар сез! Позор! Әниегез. Кафия апа. утыз ике ел колхозда риясыз эшләде Аның агач йортта, корыла яшәргә хакы юкмыни'.’ Ә сез хатыннарыгызның сүзеннән уза алмыйча әниегезнең үлгәнен көтеп йөрисез! Әтиегез, оста булса да. мәгънәсез әдәм иде. кесәсенә бер сум акча керсә, эчү ягын карый иде Әниегезгә рәтле тормыш күрсәтмәде. Кафия апа нормаль шартларда яшәргә лаеклы! Сез аңа йорт салып бирергә бурычлы! Аңлыйсыңмы. йә. нигә эндәшмисең, әллә дөрес әйтмимме?
Хак әйтәсең, хак сөйлисең! дип мыгырданды Зәй һәм киртәләр өстснә чүмәште. Оятыннан бигенә алсу таплар чыккан иле
Мии сезгә, җайны, моментны ычкындырмагыз, дим Әйе. дип дәвам итте ул Мондый уңайлык бүтән кабатланмас га Бульдозерлар кубарып аткан агачларны кисеп кенә алып кайтасы бит Бер тиен гүлисе юк! Шомран башлар, нужәли аңламыйсыз? Җаныгыз бармы сезнең, юкмы? Ә бит мин сине яратам, шайгоан алгыры' Колхоздан дизертиро- вать игеп укыр: а. аннан армиягә китүеңә ачуым килгән иде. Син фермада бик чисны эшләдең, әниең кебек Риясыз хезмәт итүчеләр бик сирәк. Күбесе нефтькә китә Менә шулар минем чәчне агарта Берни эшли алмыйсың. Барыш Беләсеңме, миндә бер идея бар әйдә, авылга кайт, мин сине үз урыныма калдырам Чын. чын. билгеле, башта райком белән килешеп. Ә? Ну синең бер генә кимчелегең бар. артык намуслы син Әйе. әйе. Мин дә башта намуска таянып карадым Юк. булмый Минем намуслылыкка намуссызлык белән кайтаралар Тишек галошка утыртып калдыралар. Ә-ә. мин әйтәм. тукта, болай булмый икән, гим намус сакласаң, сине беркем яратмый Бигрәк тә начальниклар өмет өзә. Тарга алмый башлады, дип кул селтиләр Әһә. дип эчемә салын куйдым Каты куллы була башладым Тоткан җирдән сындырам Йомшаклык, либераллык күрсәтмим. Шуннан нәрсә? Мине хөрмәт итә башламасыннармы? Начальниклары да санлаша, рядовойлары да тыңлый Хәтта яраталар да! Чүпрәк булсаң, кемгә кирәк син! Чөнки чүпрәк кеше бер ип тә майтара алмый Әйдә, кайт минем урынга, ә? Үзеңнән-үзсң кырысланырсың. эш мәҗбүр игәр Намусчылыгыңны барыш бәреп чыгарыр Ә-ә. күрәм, син куркасың! Председательне бюрога куеп, тиресен каезлыйлар Тормыш апаңны ормыш ул! Сыер бозау салса да. председатель җавапка тартыла. Ә ни өчен бозау салганын сорамыйлар Тикшермиләр Әнә игеннәргә күнме мочевина, нитрат, гербиңиг сибелә Барысы да тере организмга кире тәэсир итә! Табигатьтә бит бар нәрсә күзгә күренми торган җепләр белән бәйләнгән. Көчле агулы ашламалар табигатьнең әнә шул бер нечкә җебен өзә дә куя Менә сыер күндәм мал. бозау сала һәм председательгә шелтә чәпәп кайтаралар Шелтәләр генә мәсьәләне хәл итсә икән! Катаевның бар белгәне председательне талку һәм шелтә чәпәү.. Үзе абсурд хәлләр белән килешеп яши Әнә безнең фермадан 200 метрла гына ике көчле факел янып тора Ә малларга су җылыту өчен шуны файдаланып булмый Ул таз бөтен авылны җылыт тарга җитәр иде. Катаевка шул чакта әйтә башлаган идем, түшәмгә төртеп күрсәтә, өстән фәрман юк. янәсе, өстәгеләрдән когы алынып юра Киңәшмәгә баргач. Дәү абыйга кердем, ул та түшәмгә төртә Мәскәү рөхсәтеннән башка салам да селкенми биредә, ди Мәскәү дән дер кал-тырап. ләббәйкә булып кына постын саклый ала Ә факелларның бушка янганын М.тскәү күрми, белми Ә кемгә кирәк синең ферма тарыңның нужасы? Уф. авыз кипте, зинһар, бер генә стакан чәй чытар әле’ Ул
тагы картузын салып, җилләнергә тотынды. Зәй йөгереп өйгә керде һәм газетага төргән бер стакан алып чыгып Минъяровка сузды. Газетага төрелгәннең нәрсә икәнен ул шунда ук сизде, тик сөенү. !аҗәпләнү белгертмәде. Чөнки председательнең чәй дигән шифрын һәркем белә. Газетаны ачты да стаканны бер кулына алды, икенчесе белән газетаны йөзенә каплаган итеп, аракыны авызына чөңкәйгте.
Ярый, беразга заправка булды,— дип, стаканны кире бирде. Аннары дилбегәсенә тотынды.— Син буралык турында уйла әле. яме. Кафи- яттәйнс кайгыртам мин, медсестрадан бүген укол кададыңмы, дип белешеп кенә торам. Ул бит утыз ике ел ат шикелле колхозга эшләде. Әзрәк шул хакта уйларга иде. Цирроз, диләрме? Бик начар нәрсә бугай ул. Ярый — Минъяров дилбегәсен какты, тыпырчынып торган ат шунда ук алга ыргылды, юыртып алып китте.
Нинди демагог бу Минъяров, дип. Зәйнең җаны рәнҗеде. Ә бит моннан ел ярым элек Зәй ничә мәртәбә әнисен больницага салыр өчен Әлмәткә алып барып йөрде. Урын юк. дип кире бордылар. Зәй гаҗиз булып Минъяровка гозерләнде. Вәгъдәсен үтәмәде. Зәй райкомга мөрәҗәгать итте. Анда да коры вәгъдә. Барысы да шома сүзләр белән алдау булды. Ә авыру һаман азды. Хәзер инде дәвалаудан узган, диләр. Әшәкеләр! Үзләре явызлыкны булдырыр өчен барын да эшлиләр, аннары сәбәпләрен бүтәнгә сылтыйлар...
Минъяровның бура турында әйткән сүзләренә дә Зәй бик үртәлеп, эчтән ачуы бугазына күтәрелде. Аларны агач өйсез иткән кеше ул үзе бит. Кырык сигезенче елны түбән очта берәү бура сата иде. Әти шуны ишетү белән барып белеште. Үзебезнең кәҗә, сарыкларны сатсак та. акча җитми. Малсыз калырга ризабыз. Әти шул җитмәгән сумманы тутырырга сорап, Минъяров янына барды. Эш көнебез бик күп. көз көне шактый акча тиячәк иде. Әмма Минъяров безнең хәлгә кермәде, юк. дип кырт кисте. Гомсргә онытылмаслык этлек эшләде.
Агач өй салырга, бу таш землянкадан чыгарга без күп мәртәбәләр омтылып карадык. Кыш буе райпланга йөреп, йөз суы түгәсең. Тагы әллә ничә начальник каршына барып тезләнәсең. Озак этләшә торгач, бер язда рөхсәт белән буралык бүрәнә кистек. Каенлыктан иде. Төз булмасалар да. ярарлык. Әмма шуны алып кайтырга ат бирмиләр. Бригадирны, өлкән ат караучыны әллә ничә мәртәбә сыйладык. Шул арада бүрәнәләрне башка авылныкылар урлап алып киткән... Бер-ике елдан тагы бер омтылыш ясадык. Бүрәнәләрне кисеп әзерләгәч, ташырга ат юллап чаптык. Юк та юк. Эчертүне инде әйтәсе түгел. Без көч-хәл белән олаулар юнәтеп барсак, бүрәнәләрдән җилләр искән . Өченчесендә, мин армиядә чакта, бик әйбәт җирдән шәм кебек төз усаклар кисеп өйгәннәр. Барысы да бишәр метрлы. Нефтьчеләр килгән чак. машиналар күп. Тик прицеплы кирәк. Берничә көннән соң барсалар, бүрәнә өеме урынында машина эзләре генә ярылып ята. ди. Әти шунда күз яше түгеп елаган...
Зәйнен максаты — яңа шәһәр Акташта фатир алып, әнисен шунда тарту иде. Бирегә бүтән кайтылмас мөгаен, үзеннән-үзе төп нигезне ташларга туры килер. Әллә ни кызганырлык нәрсә юк. бу нигездә ачлыктан һәм газаптан башка берни күрмәделәр
Өйләдән соң Зәй авыл советына әнисенең налогларын түләргә менде. Бүлмәдә шактый кызган, ачулы сөйләшү бара иде. Өстәл артында сары тузгак чәчле, түгәрәк битле секретарь хатын утыра (Колхозларны кушкач. идарәне дә Нәдергә күчергәннәр, биредә вак-төяк эшләр өчен шушы хатын калган.) Өстәлдән тегендәрәк тәрәзә буендагы урындыкларда ике карт утыра. Саргылт кыска сакаллы, җыерчыклар буразналаган иөзлесе Талибулла, икенчесе тук алсу чырайлы, юан битлесе Афзале!дин карт. Болар авылда үлем-китем эшләрен башкарып йөрүчеләр Мәетләрне юып. кәфенләп соңгы юлга озаталар. Кичә асфальт буенда! ы НСУ төзелешендә эшләүче бер рус кешесе үлгән. Фатирында ике-өч көн эчеп яткан да ычкынган Эшеннән куган булганнар, ди. Туганы, танышлары
юк. Ниндидер сукбай Ләкин аны җирләргә кирәк. Картлар, мөселман зиратына күмәргә ярамый, диләр. Мөселман әрвахлар хозурына кяфер кертү шәригатькә сыя юрган эш түгел, бик зур гөнаһ. Юк. бу гөнаһны үз өстебезгә алып, тәмуглы буласыбыз килми, дип. аяк терәп i артышалар. Секретарь хатынның түземе беткән, юмалау сүзләре дә калмаган, турылан суктыра.
Бернинди кяфер юк. диде, күзенә төшкән чәч бөртекләрен артка сыпырып. Үлгәч, барча адәмнәр бертигез. Үлем тигезли ул. Син Талибулла абзый үзеңне кара аракы эчәсең, дуңгыз колбасасы ашыйсың, туры килгәндә хатыннар чүкүнең дә кимен куймыйсың. Йә, кай ягың кяфердан артык?
Йә. син начальник булдым дигәч тә. картларны хурлама, үзеңнең тизәк кисәге генә икәнеңне онытып җибәрәсең! диде Афзалетдин бер дә тавышын күтәрмичә генә.
Әнә мукшы авылына алып барып җирләсеннәр, дип. Талибулла тегенең каты сүзләрен йомшарткан кебек ит ге.
Ә кем? Алайса икегез барыгыз да кабер казып, эшен бетереп кайтыгыз! диде хатын, аның нечкә кашлары маңгаена бер менде, бер төште. Бәлеш ашап йөрергә яратасыз бит?
Нигә, аларның профсоюзлары юкмыни?
Әйтәм бит, эштән куган булганнар. Белмибез, диләр. Аны кяфер дип чыгарып атмассың бит инде. Безнең кебек үк адәм баласы! Хагын телефон трубкасын алып колагына китерде дә: «Коммутатор, коммутатор!» дип кычкыргалады. Җавап бирүче булмагач, трубканы куйды ла картларга карады.
Юк. мөселман әрвахларның рухын пычратырга шәригать тә кушмый. закон да тыя! диде Талибулла, таягын идәнгә шак-шок бәреп
Бәлки, ул яхшы кеше булгандыр, диде хатын, юка иреннәрен зәһәрләгеп кысып. Талибулла абзый, синең үзеңнең гөнаһларын баш- тин ашкан, хәзер бик тәкъва булып кылангач та. Сугыш вакытында бригадир булган булып, барча яшь солдаткаларны авыз игеп чыктың' Бу адәм заты нигә үзен оныта икән, билләһи!
Җитәр инде, телеңә салынма! дип. кыза язды Афзалетдин, көрәктәй зур учын кире тибәрү хәрәкәте белән селкеп. Ай-Һай. зур башлык булган, янәмәсе! Бәйдәге эт кебек ырылдап ябышасың. Тәүфыйксыз, имансыз!..
Ә синең үзеңнең. Афзалетдин абзый, иманың бармы соң? Бү тәнне тикшерерлегең юк. Активист, ревком булып җылы җирдә эшләдең, астан гына донос яздың Мәктәптә укучы малаең Эльбруска әйтеп яздырганыңны хәтерлә. Син чакканнар берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Синнән дә кяфер, гөнаһлы бәндә булуы мөмкин гүгел. Белмиләр дип уйлама. Синнән хәзер дә куркалар, шуңа күрә генә ашка чакыралар
Ә син җен хатыны, диде Афзалетдин кара янып. Сине бирелә сельпо рәисе белән шухыр-мухыр килгәнең өчен генә тоталар. Бик яхшы беләбез.
Миңа үз ирем дә җигә. бү тәннәр белән пычранмыйм мин' Ха т ын кызарып кит те. ияк асты катламы бүлтәеп торды да кире урынына керде
Барыгыз күмегез, башка чара юк! дип хатын, горып. тәрәзәгә килде. Әнә сельпо атын җигәләр...
Нишләргә соң? Аллага тапшырырга туры килә инде, дип Талибулла карт таягын тукылда га-тукылдата урыныннан кузгалды
Юк. юк. диде Афзалетдин зур учын кирегә тибәргәндәй игеп.
Бу эш мирт.) каршы, мөселман галәме моны тәсдыйкъ кылмаячак Талибулла. исеңә кил. шайтан коткысына биреләсең! Кяфер хатын сүзенә каран, кяфер, теккә төшәргәме? Алла каршына барасың оар
Кяферлек чутыннан авылда синнән дә кяфер, җир күгәрмәс гөнаһлы юк. Афзалетдин абзый! Моны әйтәм бит. барча галәм белә' диде хатын, тәрәзәдән картка таба борылып
Җен алмаштырган, дәргаһтан сөрелгән нәрсә! ди-ди. Афзалетдин карг каргана-каргана урыныннан торды да ишеккә атлады. Зәй. гиз генә бурычын түләп, алар артыннан иярде.
Чыккач Афзалетдин тагы теге картка шырпы кадарга тотынды.
— Талибулла, нәрсә син шул кәнтәйдән шүрләдең, ә? Нәрсәдер бар монда? Нигә үз вазифаңны үтәмисең? Сип бит шәригатьне сакларга куелган. Әз генә сүз булуга, чигенәсең. Бик чигенчәк әдәм икәнсең! Вәгазендә дингә тугрылыклы булырга өндисең, ә үзең якламыйсың, тизрәк нос} ягын карыйсың! Атаңа нәләт! Мин моны җомгада мөселман галәмгә җиткерәчәкмен. Үпкәләмә! Сине имамлыктан тәгәрәтергә гуры килер! Үзең гаепле. Әйе, Әсгатьнең үлем садакасына бирелгән сарыкны үзеңә йомдың. Мәчет йортын карарга бер тиен тамызмыйсың. Симерүең җитте. Властьларның һәр пүчтәгенә ләббәйкә китәсең. Синең хәзер бер абруең калмады...
Син. Афзалетдин, үзеңне бел, диде Талибулла, кысылган тешләре арасыннан сүзләрен чыгарып. — Сине бит минем ярдәмче итеп органнар билгеләде. Картларны тикшереп, иснәнеп, сүзләрен ташып торырга...
Ни сөйлисең, Талибулла?—ди-ди өтәләнде теге Көферлеккә барасың, җаныңа гөнаһ аласың. Алла сакласын!..
Алар теге рус кешесе үлгән йортка таба киттеләр. Арттан сельпо аты җигелгән олау да шулайга юнәлде. «Бу алла, дин дип йөрүчеләрдә дә тәүфыйк-низам юк икән.—дип уйлады Зәй.— Дөньяда беркем дә буялмаган. гөнаһка батмаган килеш кала алмый. Изге китапта әйтелгәнчә, адәм баласы гөнаһта туа. гөнаһлар уртасында яши. гөнаһлар кыла һәм гөнаһ эчендә дөнья куя...»
Зәй ташлыктан туры аскы урамга төште, инеш аша басмадан чытып. Төбәк дип йөртелгән як тыкырыгыннан бара башлады. Үги бабаларының өс әнә күренеп тора. Хәзер монда бүтән кешеләр яши. Зәй ачка бик интеккән чакларда, эчке ояты белән көрәшә-көрәшә. шул өйгә килә иде. Бабай үзе туры килсә, ашатып-эчертеп җибәрә, запаска берәр кыерчык та тоттыра. Әмма бабайның җиткән ике кызы бик усаллар, аны капкадан ук куалар иде...
Урамның Уклечәгә таба киткән җирендә берәү зур гына бозауны капкага гышкы яктан бәйләгән дә чистартып, юып магаша. Караса, бу укытучы Вафин абый икән. Зәй. туктап, исәнләште. Вафин аны танып алды һәм зарланырга тотынды:
— Хулиган малайлар бозауны нефтькә батырганнар,—диде ул хәтәр үртәлгән тавыш белән. Кулындагы чүпрәген тастагы керосинга манып ала да бозауның сыртын, янбашларын ышкый Белеп горам, математикадан көзге имтиханга калдырылган малайлар эше! Асфальт янындагы тирән чокырга каяндыр агып нефть тулган. Башын тына калдырып шунда батырганнар. Ярый, тизрәк күреп әйттеләр. Боза> әз генә кыймылдаса, башы белән чумасы икән. Сизенгәндәй тик кенә торган, мәхлук. Әйбәтләп укыйсы урында әнә шулай этлек эшләргә тартылалар. Адәм баласының җанында яхшылык һәм явызлык янәшә, ди. Кеше шуның кайсын тыңлый, аңы трул якка омтыла. Болар явызлыкны тыңлаганнар . Берсе парторг малае, ләкин әйтеп кара син аңа!
— Бу мал рәткә килерме инде? диде Зәй. бер сүз әйтми тору уңайсыз булганга күрә һәм калтыранган бозауны җәяләп
Белмим, күтәрә алырмы, юкмы'’ Вафин керәчинле чүпрәген бозауның кабыргалары өстеннән сыпырып йөртә иде. Зәй сүрән генә саубуллашып, китеп барды. Шул тыкрыктан Үкличәгә тауга күтәрелде. Ә уйлары Вафинда иде. Ул яшь чакта якын-тирә авылларда активист булып раскулачиваниедә бик кансыз кыланган, диләр. Ә сугыштан ниндидер тап белән кайткан. Коерыгын кыскан. Ә раскулачивать ителгәннәрнең малайлары кайсы лейтенант, кайсы орденлы. Вафитп а > теккеге әшәкелекләрен исенә төшерәләр, йөзенә бәрәләр, күзен ачырмый тар Аяк
атларга бирмиләр. Җыйнаулап ябырылып, авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр Инде ул килеп, безнең юаш, күндәм авылга оялаган
Активист дигәннән исенә килде: кайсы класста булды икән, татар әдәбиятыннан «Безнең әйберләрне алганда» дигән хикәяне үтәләр иле. Өйгә эш: шуны сөйләргә өйрәнергә. Мин сәке йөзлегенә утырып, үземә чабата ясыйм, кырыемда ачылган китап Бер абзацны укыйм да хәтер* гә сеңдерергә теләп, күңелдән кабатлыйм. Әни казан астына ут үрләтеп маташа. Әтине колхоз У реалы әртиленә тугым бөгәргә җибәрде. Кич булып килә. Кинәт өйгә ике егет килеп керде. Активистлар Рәхимов белән Сәлимов. Бурыч җыю. заем компанияләрендә кешеләрне кысу, көчләүләре белән халыкның котын алын торалар Керү белән күзләрен ялт-йолт йөртеп караналар. Сәлимов йәлт. оялдына чыгын, шалтыр- шолтыр актарынып керде. Рәхимов эчкә баткан күзләре белән төбәлеп ниндидер кәгазь укый башлады. Фәизов Нуретдин даими бурычын түләми. Сельсовет карар бирә: Фәизовның әйберләрен конфисковать итәргә, шуларны сатып, бурычын канларга. Әни сәке кырыена утырган да сыны каткан, чөнки бу эшне акыл белән аңларлык түгел. Өй эчендә сәкедән һәм мичтән башка берни юк. Кыстырмада ике агач кашык кына. Активистлар эзлиләр, капшаналар, берни таба алмыйлар. Бешен баш астына салырга гади генә мендәрләр дә юк. Мич башында ике бала авырын яталар иде. Алар өстендә ситса почмакларын бетереп җенкә аркау итеп тезеп тукыган палас сыман нәрсә һәм әтинең киелгән кожаны бар иде. шуларны тартып алдылар да тиз-тиз чыгып тайдылар
Әни тавышсыз гына елады. Минем тамагыма үттәй ачы төер килеп утырды. Ул төер һаман китми иде Төне буе йоклый алмадым Шунда бу тормышның гадел булмавы, безне ни өчендер үги итүе турында минем җанга очкын төште. Нахакка кисметелүдән йөрәк әрнеп-әрнен тише. Яшь кенә башыма олылар уе керде. Ничек инде патша заманындагы «Безнең әйберләрне алганда» хикәясен зур гаделсезлек, кысу миса им итеп өйрәтәләр, ә үзләре элеккеге кебек бездәй хәерчене талыйлар’ Ничек куллары бара, ничек оятларына көч килми* Җитмәсә, дәрестә укытучы миңа сөйләргә кушты Эчтәге янган нәфрәтем булыштымы, әйбәтләп сөйләп бирдем Хәтердә, апа «бишле» куйган иде.
Активистларның тормышлары май да бал эчендә булды. Икесе дә сельпода. Барча әйбәт кием, продукты аларда. Сугышка бармаганнар, чит авылда җитәкче эштә булганнар Малайлары да армиягә бармады Районда ниндидер урында, җайлы җирдә. Ә мин Себердә. салкынлык илле градуска җитә торган якта стройбат та хезмәт итеп, сә тамәт тегемне бе т ерен кайтт ым. Ни хикмә т. бүтәннәргә әшәкелек эшләүчеләр майлы- җайлы урында, властьларның ышаныч казанган кешеләре _
Ул тауда иген кыры башлана торган межага хәтле барды Басу киртәләре беткән икән, аның урынына буйдан-буйга тирән траншея казып чыкканнар. Моны нефт ьчеләр эшләт ән. билгеле, һәрбер контор бер колхозны шефка ала һәм җәй буе берәр тракторны шунда лиләтә Тирән чокыр буйлап үзләренә таба атлады, үкличәдә быел үлән начар, яңгырлар әз булды Тыкрык башына борылганда иңкү җирдә траншея төбе күренде, күзе шунда чалынды. 1укта. нәрсә бу’ Якынрак ки ген караса, аста зур тына бер эт гәүдәсе ята Машина астына эләккәндер, бичара Чү. тере түгелме соң.’ Әнә өстәге күз кабаклары селкенде, кү т ак тары loiopon хәрәкәтләнә. Кемдер килгәнне сизде бит Мескен, яраланган җире дә күренми Башына бәрдергәннәрдер иркенгә өйрәнгән иләр өчен ч.нер машиналар кинәт кенә күбәйде шул Ко так тарын да кыймылдата алмый. ә күзләрендә җан һаман чыгып бетмәгән Әнә. күрергә азапланып. күз акларын әйләндерә Җан соңгы көченә хәт те көрәшә, күрәсең Каравы авыр, кызганудан күңел сыкрый башлый Зәй тизрәк кигү ятын карады
Ул әйтә килен керүгә имәнен ка тлы, әнисе бу дымлы таш базда бөрешкән көе сәкедә ята Бер күзе мендәргә күмелгән, икенче күтенең акларына сары йөгергән, ачалак-йомалак киләләр. Нәкъ теге траншея
төбендә үлеп яткан сары эт сыман тоелып китте. Саргаеп карасу төскә кергән какча яңагы да теге этне хәтерләтеп тора... Зәйнен йөрәгенә нәрсәдер барып кадалгандай чәнчеп үтте. Үзе дә сизмәстән, кулы йөрәк турын уа иде.
Эчемә боз тутырган кебек, дип аваз салды әнисе юрганын ача төшеп. Зәй мич алдындагы керосинканы кабызды, чәйнекне утыртты. Су җылынгач, шуның белән әнисенә дарулар эчерде. Аннары чәй пешереп алды да чокырга ясап бирде. Әнисе ах-ух килеп торып утырды. Зәй иртән куырган балык кисәкләрен аның алдына куйды.
Тагын бер көннән соң иртәнге биштә торып вахтага барырга кузгалды Көтү әле яңа җыелып килә иде. Асфальт буенда нефть чистарту заводы эшли башлаган. Акташтан шунда эшләүчеләрне вахта китерә. Чөнки завод «Акташнефть» неке. Бораулаучылар да шул вахта машинасына эләгеп киләләр. Ник дисәң, бу кырларда «Акташнефть» үзләштерә торган мәйданнар җәелеп китә Зәй шул вахтадан аймыл булмыйм дип бара иде Очраган кешеләр аңа бүген төнлә Бәгыйснең үлгәнлеген әйттеләр. Кабер казышырга барсаң иде, кеше юк. диделәр. Мин вахтага шул. диде Зәй кызгану, үкенүле төстә, әгәр алыштырырга кеше булса, сүзсез барырмын Атлаганда колагына Бәгыйснең сүзләре ишетелгән кебек булды: «Бер рәхәт күреп булмады, малай! Ярый инде, бигайбә!» Башына төшкән барча газапларны шыңшымый күтәреп бара торган зат иде ул. Беркемгә беркемне яманламас, беркемгә берни зарланмас, барысын эченә йомып, эчендә яндырып бетереп бара иде... Ни кушсаң, шуны карусыз эшләүчән. үзенә берни таләп итмәүчән. Ләкин бер генә дә бәхете булмады. Язылмаган закон ахрысы чын намуслыларның бәхете булмый... Ул. машина йөри торган урау юлдан бармыйча, басу уртасыннан туп-туры асфальтка чыгучы кәҗә сукмагына төште. Үкличәне узып, бераз киткәч тә — эшләп ята торган скважина. Скважина нефтьне фонтанламаган. ахры, озын борынлы гигант челәнне хәтерләткән качалка куйганнар. Инструментлар тоткан ике-өч оператор нәрсәдер көйләп маташалар. Зәйгә дәштеләр:
Тартырга юкмы?
Танышлар икән. Бер барак «әһелләре». Зәй чынлап тартмый, «пожарный случай» өчен дип кесәсендә пачка йөртә. Ул сәгатенә карап алды. Әле вакьп бар икән. Тегеләр янына килеп, ияк какты да «Беломор» сузды. Бер калка, бер иелә торган качалкага ымлап. Зәй:
— Җирнең канын суыра, ә? — дип куйды.
— Суыра, суыра, диде берсе килешеп. Икенчесе:
Кыш көне бала авырган иде. дип. папиросын тәмләп иреннәренә кыса-кыса. ялгап китте Больницада кан бирергә туры килде. Шприц белән беләктән суырталар, малай. Ике йәз грамм булганда хәлем китә башлады. Күз алдымда аклы-каралы боҗралар йөзеп йөри. Сер белгертәсе килми. Күзне йомдым. Ике йөз илле граммга тулганчы ачмадым. Энәне беләктән алдылар, әмма сынны кузгатырга буыннарым бушаган. Ыргылам юк. Сестра тиз генә шикәрле чәй китерде.. Шуның шикелле, мин әйтәм. җирнең канын алып бетергәч ни булыр, ә? Хәлсезләнеп калмасмы?
Әнә нефтесен алалар да су кудыралар?
Кан урынына су ничек булыр ул, ярармы?
— Кешегә дә кан урынына плазма җибәрәләр бит?
— Бүтән бер илдә дә су кудыру юк. ди. Әнә г азетада бәхәсләшәләр...
— Канның утыз проценты акса, адәм заты үлә Ә җир нишли'1 Тамырларында йөри торган сыеклык бетсә, яшәү көчен җуймасмы9 Җир өстендәгеләргә моның бер-бер кәсафәте килеп чыкмасмы9 «Каны» беткәч. җирнең гәне суынмасмы?
Татарстанда чыгарылган нефть миллиард тоннага якынлашып килә диме? •
Миллиард тонна җир шары өчен дә сизелерлек авырлык9
Шуннан уйланып калдылар. Зәй. торып. «Беломор»ны пачкасы белән аларга калдырды да үз юлына ашыкты. Башында уйлар йөгереште «Адәм заты алда үзен ни көтәсен уйламый. Алны-артны белми, алга таба чаба да чаба...»
Вахта машинасында Зәй абыйсының эше буенча таныш Ефимовны очратты. Аның шактый ямьсез хәлләре, хокук органнарыннан куылуы һәм нефтькә эшкә керүе турында ишеткән иде. Ул ярыйсы гына таушалган. кырау тигәндәй шиңеп калган күренә. Газетада аны байтак талкыдылар Менә нефтьтә җайлы урын тапкан. Нефть ул җыен сөрелгәнне, куылганны, эштә пычранганны, әхлакый таркалганны да үз кочагына ала. Ефимовнын эше котельныйда икән Чатра тирәсендәге берничә скважина бик нык парафинлы нефть бирә. Аны шул кое торбалардан кудырып булмый Ул нефтьне бераз кайнатып кына торбаларга озаталар. Шул максаттан котельныйлар төзелгән.
Абыйның эше йомылып калды инде, ә? - дип, хәл белешкәннән соң сүз кушты Зәй. әмма моңа Ефимов җилкәләрен генә сикерткәләп алды
Ачылмаган җинаятьләр бер ул гына түгел.— диде Ефимов, сер әйткәндәй аның колагына пышылдап.
Ачасылары килмиме, әллә физически мөмкин түгелме’
Гамәлдә икесе дә бар
Кайбер җинаятьләрне ачу властьлар мәнфәгатендә түгел, шулаймы?
Белмим. Шунда күпме эшләп мин күп нәрсәләрне аңлый алмадым Хәзер җаным тыныч
Абый эшен кабат кузгатырга микән әллә?
Белмим, ичмаса бер генә шаһит тә юк бит! Күпме казынып маташтык, барысы да тупикка килеп терәлә . Ефимов бер дә сөйләшәсе килмичә генә сүзләрен иреннәре арасыннан чыгара иде. хәзер бөтенләй чырае йомыдды. Карашын икенче якка борып бара башлады. Ул нәрсәдер әй ген бетерми. Эчендә ниндидер сер саклана. Сөйләшсә, берәр ялгыш ым белән шул сер беленеп куймасын дип. курка шикелле Ул орган кешесе, аңарда сер күптер, билгеле. Хәер, хәзер һәркемдә нинди дә булса бүтәнгә әйтми, белгертми юрган нәрсәләр бар Беркем белән ачылып сөйләшим димә. Сер саклаучылар арасында. Андрей Казан әйтмешли, «круговая порука» яши Секретны берәрсенә г ишсәң, үзеңә начар була, дип акыл бир.) Андрей Казан. Ул күпне кичергән, тормышның астын-өстсн белә
Эштән кайтышлый азык-төлек кибетенә кереп колбаса, икмәк алып, сумкасына җайлап тора иле, әллә кайдан аның янында Фалия пәйда булды Күптән очрашканнары юк иде. икесе дә шуны бик көткәннәр шикелле йөзләре яктырды, авызлары ерылды. Зәй тыенкы булырга тырышты. Фалиянең күзләрендә очкыннар биеде Аның белән исәнлек- саулык турында сүз алышып кына үтеп китеп булмый. Ә биредә сөйләшү урыны түгел, күзләр бик күп Зәй Фалияне ияртеп чыкгы да бинаның артына таба атлады Анда дамбага кермичә генә инеш ярының теге ятына чыга торган гуры сукмак бар иде Шуннан төштеләр дә инеш аша атлап, ярның кырып юлыннан менә башладылар.
Мин кинога барабыз дип торам, дип кеткелдәде Фалия Зәй Фалиягә куҗулланып беткән кулын сузды. Фалия аның учына үзенең учын куюга:
Абау, кулың тояк кебек каты икән! диде шаярган итеп
Уч гөбе соя тләнү җанны да кырысландыра. Фалия
Зәй кеше аягы ют рак җирне эзләде. Зур тына таш артына барып туктадылар Ул. сумкасыннан өр-яңа брезент бияләйләр алып, кәйтән үләнгә җәйге. Фалияне шунда утыртты Үзе кожан-курткадан аның кырыена сузыл гы. Кояш инде офык артына киткән, кичке талгынлык инә башлаган, ә таш тардан җылы бәреп тора
И. Зәй. атпасан. эчем поша, төнлә йоклый алмыйм' дип уфтанып куйды Фалия һәр хатын-кыз шикелле үзен ирләрдән иркәләттсрәсс.
юаттырасы килә иде кебек. Ләкин Зәй хатын-кызга матур сүзләр әйтүне төчеләнү, ялагайлану дип карын. Шуңа уйланган итеп дәшми генә Фалиянең ничек киенүенә күз төшерде: ак кофта, кара юбка һәм балонье плащ, аягында көрән төстәге «лодочкалар» Димәк, кем беләкдер очрашырга ниятләп чыккан, кешесе бардыр, ахры, дигән нәтиҗәгә килде дә әйтте:
— Кияүгә чык.—диде, чөнки кызның уфтануына шундый җавап үзен- нән-үзе сорала иде.
Мин ямьсез бит, алмыйлар? Ямьсезме? — Фалия магур муенын борып аңа карады.
— Яраткан кешегә ямьсез булмас.— диде Зәй җи!ди гөстә.— Матур матур түгел, яраткан матур, диләр бит?
Юмалау сүзләре.— дип кул селкеде Фалия.— Йөз матурлыгы гаять мөһим! Егет күзе иң элек йөзгә төшә. Йөз җәлеп игмәсә. аны берни дә үзенә тарта алмый. Минем фаҗига...
— Ну әйттең, фаҗига, имеш! Просто синең кешең очрамаган. Сандугач сайрый, ди, бер ямьсезгә— бер матур, дип...
— Әйткәнем бар ич. очрады, алдады, дип. Яратмаган, бары үзенә кирәкне алыр өчен йөргән...
Нигә ашыктың соң. ныграк сынарлар?
Мин бит ышанучан. Менә шул мине харап итә дә! дип. авыр итеп сулады Фалия—Кешеләр ялганлыйлар, алдыйлар. Синен берәр ялганламаган, алдамаган адәмне очратканың бармы?
Бик сирәк кенә булса да. әйе. Алар элекке патша заманында үскән кешеләр —Зәй уйлары еракка киткән кебек тынып калды.
— Зәй. синең берәр хатын-кызны алдап-юмалап куенына кергәнең булдымы?
— Юк. ул мәсьәләдә мин куян йөрәк! һе-һе-һе...
Хатыныңа хыянәт итәргә дә шүрлисең алайса? — дип куйды Фалия, Зәй кеткелдәвенә кушылып.
— Хагыннан куркудан түгел, просто намуссынам. Үз-үземнән оялам, аннары хатын күзенә ничек карарга? Юк. кыланмыйм, яхшы булып күренә белмим. Ничек бар. шулай...— Зәйнең тавышы җитдиләнде.
— Җенси теләгең оятыңны күмеп китсә? Җенси теләкне тыю ир-ат өчен гаять авыр нәрсә бит?
И-и, хәйләкәр Фалия,— дип, тагы кеткелдәде Зәй. җавап бирү уңайсызлыгы тоеп.— Эчемдәген чокып чыгарасың. Әйе. врачтан яшереп булмый, оят булса да әйтим: коточкыч авыр! Кайчак төннәр буе газапланам. Нишләргә белмим. Шуны җиңеләйтә торган берәр таблетка юкмы? — Зәй үзенең авыруын тыңларга әзер врачны тапкандай, ачыктан-ачык сөйли иде. Чыннан да. бу аның бик авырткан җире икән, аны даими борчыганлыгы сизелә. Җенси теләк, эчтән кимереп, барча кәефләрен бозып юра иде.
— Ә, Зәй. беләсеңме.—диде Фалия пышылдауга күчеп Эчке запро- стан синең кебек газапланучы ялгыз хатыннар бар Шуларнык берсе белән таныштырыйммы? Курыкма, бернинди притензиясез. аңлы, югары белемле, ә?
Ну. Фалия, син инде бигрәк, мине простак дигәч тә. дип. Зәй бераз кәефе кырылырга иткән төстәрәк мыгырданып куйды. Хыянәткә этәрәсең түгелме?
Нинди хыянәт. Зәй! Әйберләргә гади генә карарга кирәк. Син җенси дәрттән газап чигәсең, ул да ялгызлыктан кая бәрелергә белми. Очрашасыз да... Икегезгә дә әйбәт була.
Ай-һай, ансат кына, ә? Хисләрне аздырырга, бозарга? Юк, минем холыкка батмый...
— Тукта, әллә син нервылы зат инде? Тыштан бер дә алай түгел. Катлауландырасың, үз-үзенә киртә куясың?
Шуны исәпкә алмыйсың: минем бит барысы да чын. мин уйный белмим. Ул мине, мин аны яратып китсәм! Хисләр ут-ялкын бит' Ут белән уйнау куркыныч! Юк!
Ә син тирәнгә җибәрмә, рас шулай кирәк икән, ярап уены уйнап ал Ничек тә положениедән чыгарга кирәк бит9
- Син үзең мондый эшләргә җинел карыйсыңмы? — Зәйнең тавышы кызыксынучан жигди иле. Бу ниндидер гыйльми сөйләшү төсле булып китте.
Беренчедән, мин җенси дәртнең ни икәнен белмим, икенчелән, теләк уянганын тойганым юк. аннары ир-атны җенем сөйми Фалиянең тавышы ясалмасыз, чын иде.
- Алайса синең эш рәхәт икән! Зәй үзе дә абайламастан эчендәген әйтеп ташлады.
Әйе, бер бәладән азатмын!
Зур газаптан, зур борчудан!—диде Зәй ихластан Тукта, бу әңгәмәне әллә минем өчен оештырдыңмы9
Юк. кая! Сүз иярә сүз китеп, үзе шулай килеп чыкты Файдасыз лыгырдаумы?
Ярый. Фалия, диде Зәй бераз уйланып торганнан соң Ихлас сөйләшү бик кирәк ул. җанга, күңелгә..
- Әйләнә-тирәдә ялган күп шул. диде Фалия кайгырып. Берәрсе белән сөйләшә башласаң, бу мине алдамый микән дип. һәрвакыт сагаерга, шикләнергә мәҗбүр буласың.
Бу хәлгә икесенең дә фикере тәңгәл килә иде. шуңа күрә авыр кичереш эчендә тынып калдылар. Зәйнең миенә бая кереп утырган бер уй аңа тынгы бирми иде. Ул курка-өркә. шаярган итеп кенә шуны әйтте
Ә теге хатын урынына үзең була алыр идеңме9 диде Зәй уенлы- чынлы кеткелдәп. Фалия дә сүрән генә көлде
Сип хатыныңа хыянәт итә алмыйсың бит9 диде Фалия бер лә икеләнмәгән төсле. Аннары мин бит боз. боз ястык! Дәрткә дәрт миннән булмый. Мин бака кебек салкын Беләсеңме, хатын-кызларның күпчелеге ирләр өчен яегык кына! Менә капма-каршы җенес турында сиңа белем бирдем, ә?
Син шундый аппетитлы күренәсең. Фалия Мин ябышмасын өчен генә үз өстеңә әйтәсең. Көчкә тыелып утырам. Сине яратып китәрмен, башымны җуярмын дип куркам Валлаһи, ышанасыңмы? Билдән түбән үзеңә дә ышанма, дигәннәр бит. Мин дә ул-бу кылсаң, дуслык бетә, мөнәсәбәтләр үзгәрә. Әллә нинди подпольный сер килеп керә. Болары да бик авыр бит аның. Юк
Ярый, үзең беләсең инде. Зәй Фалия бу ябыша күрмәсен дигәндәй. ашыгып урыныннан сикереп торды Тел сөяксез, кайларга хәтле барып җиттек, ә?
Прәме әйбәт кинодагы кебек килеп чыкты, дип. Зәй дә җәһәт кузгалды.
Алар кайту ят ына юнәлделәр Карашы төшкән, шәһәр утларын кабызган иде. Зәй'Фалияне барагына чаклы озатып куйды. Аннары үз бүлмәсенә ашыкты Гамагы ач булса да ашыйсы килми, авыр уйлары да әллә кая китеп беткән иде.
Яткач та җенси теләк куырып алды Фалия ри та иде. нит ә тәвәккә л тәмә- дем икән, дип үкенде Юк. сүз өчен әйткәндер, билгеле, ә мин беркат ты кәбестә, ышангандай булдым Тьфү. нинди простак мин' Боз ястык дигән була. Рамилә дә боз яст ык инде ансы Ярый әле. ябышмадым, көлкет ә кала идем Ә болай газаплы булса да. мин бурычлы калмадым, җан тыныч
шкә килеп, өстәл артына утыруга, телефон чылтырады. 1 оркомнан Эикән «Тете ипне эшләдеңме9» лиле инспектор «Әзерлибез-әзер- либез». дип. Уралов тавышын мескенәйтте «Озак бозаулыйсыз. диде инспектор Әллә авырыйсыңмы’» «Суык тилердем, больничный биргәннәр иде. эшкә чыкмыйча чыдап булмады», дип шыттырды
Уралов. Гәрчә тап-таза булса да. үз абруен күтәрер өчен шулай хәйләләргә өйрәнеп бара иде. Өстәгеләрдән күреп, өлге алып эшли иде. Кара, ышандырдым бит. менә мин нинди молодец! Өйдә үсмер малай гына мине дурак дип атый. Белер әле. аягына сыер басмаган...
Эчтән үз-үземә икърар игәргә курыккан нәрсә бар: ул да булса -мин пешмәгән зат. ни ит. ни балык түгел, диләр минем ишеләр хакында. Бер эшне дә юньләп эшли бел.мим. Кара эшне әй тәм. Ә менә ак эшкә ярыйм. Мине партия эшкә яраклы итте. Үземнең ни ылтара. ни пылтара икәнемне белеп, яшьтән үк партиягә елыштым. Комсомолда актив булдым. Ни боерсалар, шуны эшләдем. Биредә намус саклап, бүтәннәр мәнфәгатен кайгыртып тора алмыйсың. Фаш итә торган чыгышлар ясарга туры килә. Кемнеңдер авырткан җиренә, сөяленә басасын Партия эше фәкать шулай гына була. Партия баштан сыйпап, песиемләп торса, юрмыш бармас иде. Партия булгач, аның кешеләргә басымы булмый калмый. Шул рәвешле, партия адәм затларын үз ягына аудара һәм тәрбияли. Партиядә юрле ысуллар кулланыла. Чөнки адәм балалары төрлечә Кемгә прәннек килешә, кемгә чыбыркы ярап куя. Җәмгыять яралганнан бирле кулланыла торган чаралар. Минем кебек чүп кешеләрне дә партия уз сафына алып агарта, үстерә. Адәм рәтенә кертә. Партия, чын мәгънәсендә, кешеләрне сәнәктән көрәк итә. Дисциплинасы гына ни тора! Безнең нәсел шалтай-балтайрак иде. ә мин тәртипне яраттым. Ләкин нәселдән килгән сыйфат-гадәтләр миңа гел комачау итеп, адым саен аяк чалып тора иде. Авыр булды. Ул начар гадәтләрдән арынырга партия ярдәм итте. Нәселдә эчүгә хирыслык та көчле иде. Чөнки безнекеләр яшьтән рус авылына китеп, шунда үскәннәр. Русчага өйрәнү белән бергә, «рус әчесе» дә аларны әсир иткән иде. Ир туганымның берсе нәселдән килгән шул алама гадәт колына әйләнде һәм харап булды. Мин исә партия кочагына сыену аркасында гүбән тәгәрәмәдем...
Ләкин бер дә хәрәмләшүләрсез генә булмады. Күзәтүем буенча, тормышта беркем дә чиста гына булып кала алмый. Саф кала алган кеше, димәк, берни дә эшләмәгән дигән сүз. Нәрсә булса да эшләсәң, нинди дә булса кер йокмый мөмкин түгел. Тормышның үз кере, ансыз берни була алмый. Табигый хәл. Әзрәк пычрансаң да. үкенергә ярамын. Хәрәкәт вакытында тәгәрмәчкә пычрак ябыша. Ә яңгыр аны юа да төшерә.
Бөгелмәдә ике еллык укытучылар институты ачылды. Беренче набор- га эләгеп, бетереп чыктым. Керкәледә укытучы булып эшлим. Җәмәгать эшендә катнашам. Район үзәгенә күчәсем килә. Роно мөдире таныш, әмма шактый өркәк. Бер-ике мәртәбә күчтәнәч бал кертеп чыктым. Бүләккә хатыны шатлана, әмма мөдир дәшми генә кашларын җыера. Көз көне кәрәзле бал китергәндә, хатыны үзе генә иде. Диванга утыртты да чәй әзерләргә тотынды. Кырыйдан ышкылып үткәндә әллә минем кул сузылды, әллә үзе минем алга тайпылып ауды. Сизелми дә калды... Аннары хатын мине сөя-сөя әйтә:
Көнемне тәмләттең, молодец! Безнең Махуптан юк! Гомерем заяга үтә. ди.
Шуның сәбәплеме, бүтәнме, әмма боз кузгалды. Мине ронога инспектор итеп алдылар. Ике катлы агач йорттан кечкенә бүлмәгә урнаштык. Ярты ел чамасы узды микән. Махуп гаиләсе белән шәһәргә күченеп китте. Мин мөдир. Биредә нык кына тырышырга, үземне күрсәтергә туры килде. Райком секретарена ярау бик авыр булды Һич кенә юл табып булмый. Тегеләй итеп, болай итеп карыйм, юк. булмый гына. Секретарьга ошамасаң, шартла-ярыл, битең белән идән себер - бернигә ирешә алмыйсың, һичьюгы секретарьга сүзе үтә торган берәр иптәш кирәк. Шунсыз карьераң, боз белән гомергә катырган кебек, бер урында тора. Түбәнгә төшмәсә. Кул кушырып ятсаң, ансы да ерак йөрми, һәр адәм баласы югарыга омтыла бит. Табигать законы шулай. Савыттагы керосин да пилтә буенча өскә менә...
Секретарьның партконференциягә барасын алдан белдем һәм мин дә Казанга юл тоттым. Кайсы кунакханәгә урнашуларын чамалау авыр түгел иде Өске катта ике кешелек бүлмәдә урын алдым Икенче көнне конференция Опера театрында. Отчет-сайлау Җыелыш бик сон тәмамланды. Ресторанны ябын куйганнар иде. Иртәгә ял көне. Делегатлар кайттылар. Кая керергә, нишләргә белмичә, тыз-быз коридорда йөренәләр. Запаслылар бүлмәләрен бикләп, өстәлгә булган хәзинәләрен чыгарып утырыша да башладылар. Читтән генә күзәтәм. Безнең районныкы- ларның хәстәрләгән нәрсәләре юк иде. Папирос суырып, коридордан әле болай. әле тегеләй атлаштыралар. Ишекләргә кагылгалыйлар Тик ачучы юк. Нәкъ шул вакытта поскан җиремнән чыктым Бөгелмәнең фарфор заводы директоры мине күреп алды. Әй шатланды үзе! Күптәнге танышым. безнең районда туып-үскән. Белсәм дә сорыйм «Бүлмәдәшең кем?» дим. Теге йөзен чыта. «Үзем кебек бер коры куык», ди-ди кулын селти. Нәрсә кирәк икәне бик билгеле «Миндә бар», -дидем Ышанмый бу «Күршең, дим. ачуланмасмы?» Белсәм дә белмәгәнгә салышам. Секретарь аның бүлмәсендә, «һи-и. ди. каян табарга икән дип. табаны пешкән мәче кебек пырх-пырх килеп борсалана», ди.
Аларның номерында төне буе утырдык. Эчемлекнең иң шәбе, закуска- пыц да кәгтәсе иде. Секретарь шактый нык сәрхушләнеп алгач, нервы киеренкелеген бетергәч, простой кешегә әйләнеп калды. Нидер сизенгәндәй әйтә бер мәл: «Син. сволочь, каян килеп чыктың монда?» ди.
«Миннән марионетка ясама» дип әйтеп салды. Мин куркып калдым Секретарьның бу сүзләрен төрлечә шәрехләргә була иде Сәрхуш кешенең кәефен алдан чамалау мөмкин түгел. Секретарь кебек четерекле натураны бигрәк тә. Бу минут га бер төрле сөйләсә, икенче мәлдә башына капма-каршы фикерләр килүе ихтимал. Кыскасы, сөйләшү мин өмет иткәнчә булмады. Секретарьның: «Син. сволочь, карьерист икән», дигән сүзләре йөрәгемә барып кадалды Күңелдәге хыялымны әйткәнгә үкенеп куйдым Шулай да ниндидер омег бар иде.
Бераз вакыт узды Юк. очрашканнан соң ике-өч атна үтте микән. Ропота ревизия һәм iiapiконтроль килен төште. Бу ни дигән сүз’ Тизрәк райкомга бардым Секретарь өйдә юк Оргбүлеккә кердем Мөдире бик усал адәм иде. Тотынды «Син рононы. укыту-тәрбия ипләрен политик яктан дөрес алып бармыйсың Политикада бик сай йөзәсең. Кадрларны дөрес сайлап куя белмәгәнсең. Бик зур ялгышларга юл куйгансың Ага- аналар таләбенә колак салмагансың Иске Куакта родитель тәр мәктәпне русчага күчерүне куйганнар Син кире каккансың Партия карарына каршы баргансың...» Аяк аегымдагы җир әллә кая убылып китте Үэем дә чак аумадым, ишек яңагына тотынып калдым
Мине эштән алдылар Нинди статья белән диген кырык җиде «в». ягыш биләгән вазифасына туры килмәгән өчен эшеннән бушатырга
Читтән генә белештереш. секретарьның катнашы бармы монда, юкмы? «Бу секретарьдан чыкмаган булырга гнеш». иш пышылдыйлар Сөйлиләр, имеш райкомның кайсы бүлегендәдер төпченүчең. кеше эшенә борын гыгучан бәндә эшли икән Шуңардай котылу җаен күшән эзләгәннәр һәм минем башка тапканнар. Чынлап га. ул тынгысыз кешене минем урыша роно мөдире итеп күчерделәр.
«Командировкага», дим. Теге шаяртып бармак яный Фарфор директоры да әйбәт төшерә, ул юмартланды. «Сиңа нинди яхшылык эшлим, әйт», ди. Мин дәшмим. Секретарьга карыйм. Теге сизеп ала. «Әйдә, күңел түрендәге хыялыңны секретарьга әйт! Ул бүген яхшыланды».- дип шаярта. Мин тагы секретарьга карыйм. Ул да: «Әйт. әйт!» дип. шаяруны хуп күргәнен белдерә. Мин әйтеп бирәм «Ике еллык партшколада укырга бик телим», дим. «һи-и». ди директор. Секретарь «Син. сволочь, карьерист икәнсең, ди. Ярар, миннән булсын яхшылык, быел ук китәрсең», дип әйтәм ташламасынмы «Ә син сүзеңдә торырсыңмы соң?» дип, директор тынычлана алмый Секретарьның ачуы килде:
Кен лә райкомга киләм. Райком мине каядыр урнаштырырга тиештер бит. Рас үзе эштән алгач. Түбән тәгәрәтерләр инде, дип шыр җибәреп йөрим. Секретарьны коридорда очраттым, ләкин минем яннан күрмәмешкә салынып узып кипе Бик борчулы. караңгы чырайлы иде. Ахыры үз хәле дә шәптән түгел. Аегына су керә башлагандыр, дип уйладым. Ачуым үртәлүгә, рәнҗүгә әйләнә башлады. Шулай да аның белән күзгә- күз очрашасым килде. Приемга язылдым. Бүген, иртәгә, дип. секретарь сузып йөрт ге. Әмма барыбер кабул итмәде. Мин дә киребеткән, күзләренә кергән кылчык булып барам да утырам.
Ахырда мине югары партия мәктәбенә җибәрделәр. Статьяны да үзгәрттеләр. Юк. аерым начар кешеләре булса да. партия үз кадрларын сволочьлардан «ашатырга» ирек бирми. Шунда партиягә рәхмәт укыдым. Партия булмаса. беткән идем, төшеп калган идем бит Партия гадел оешма ул. Аның әгъзасы булуыма сөенеп бетә алмадым.
Югары партия мәктәбе мине партия эшенең нечкәлекләренә өйрәтте... Нечкәлеге шунда, син өстән төшкән боерыкны тайпылышсыз үтәргә, тормышка ашырырга мәҗбүр. Армиядә солдатка командир фәрманы ничек булса, партия боерыгы да сиңа шулай. Син — партия солдаты.
. Ураловның уйлары шунда бүленде. Ул. борынын бармагы белән казый-казый. рәхәтләнеп уйланып утыра иде. Ишектә Соня Валиевна күренде. Ирләр күзе төшәрлек итеп киенгән. Бик баллы хатын, шайтан алгыры! һаман кызлар рәтендә йөри иде. Соня өстәлнең икенче ягындагы урынга килеп чүмәште. Буяган авыр керфекләрен күтәреп карады да:
Мине эштән чыгармакчы буласың икән. диде, ничектер һәрва- кыттагыча уенчак тавыш белән. Ул ир-ат халкы белән шаян тонда гына сөйләшә иде.
— Син бу хакта узган ел да чәпчеп йөргән идең, инде тагы? — дип чыраена белмәгәнлек төсе чыгарды Уралов. Югыйсә барысын да белә һәм бу хагыннан котылу җаен җитәкчелек белән бергәләп эзлиләр иде.
Хамелионланмасана. Уралов! Соня тавышын күтәрмәде, әмма бу юлы юны бик җитди иде
Юкны сөйлисең. Соня Валиевна.—дип. Уралов чыраена ышаныч-лылык чалымы өстәде.
Миннән котылу сылтавы эзләгәнегезне белеп торам... Уралов, син дә минем кочакта булдың. Бүтәннәр дә булды. Менә шул. Әгәр миңа кагылсагыз, мин горкомга барам да барыгызны фаш итәм. Кирәксә, минем исемлек бар. Син беренче булып язылган —Соня түш изүеннән бер бит кәгазь тартып чыгарды. Уралов эшнең җитдиләнеп киткәнен аңлады. Бу очкынга дөрләргә һич тә ирек бирергә ярамый. Юкса, бәладән башаяк! Очкынны шушында ук бик тиз сүндерергә кирәк. Бүлмәдән чыга күрмәсен. . Ураловның йөзенә тәкәллефле йомшак елмаю чыкты.
Соня Валиевна. ни дигән сүз ул. нишләп без сине чыгарыйк, ди.Ни сәбәптән? Син безгә кирәкле кеше Синнән башка без ике кулсыз калабыз. Кулыура-масса эшләрен оеш тыру синең өстә. Ул эш безнең әйбәт куелган. Горкомда да билгеләп үттеләр. Кемдер гайбәт тараткан, син ш\ңа ышандыңмы? Үзең дә беләсең, без сине ничек бәялибез. Торак мәсьәләңне хәл иттек. Дөрес, төрле сүзләр булды Без сүзләргә карамыйбыз, кешенең тырышуына карыйбыз. Кая. бир әле кәгазеңне?
Уралов кәгазьне алды да ергкалады һәм чүп савытына илтеп салды. Ул өстәлгә таба борылганда Соняның кулында тагы бер бит пәйда булды.
Әллә ертып котылмакчы буласыңмы, менә икенче нөсхәсе! диде ул кәгазьне селкеп.— Үз фамилияңне укыйсың килмәде, ә?
Бу сүзләрдән Ураловның йөзе чытылды, битләре көрән төскә керде. Бик каты ачуы килгәнлеге сизелә, әмма ачуланырга һич ярамый иде Ул үзен эчтән тыеп, йөзенә йомшак елмаю чыгарды
. u. I HI инде\- С°ня Җаным, минем йомшаклыгымнан файдаланма, зинһар. Шунда бетсен Мин сине урынында калдыруны үз өстемә алам, мәгәр күпсенүчеләр бар, әйе! Тик андыйларныц үзләрен Бик тыныч кына эшлә, җаным. Ә? Ә? Ну, Соня. шулай ярыймыни0 Кем сине болай адаштырды?
Ансы мөһим түгел. Соня йомшый төшеп һәм кәгазен бөгәрләп кире изүенә тыгып куйды.
Менә аяклы каза, дип ачуына ирек бирде Уралов. Соня чыгып киткәч Бу бәланең исе чыкканчы тизрәк моңардан арынырга кирәк. Ләкин ничек итеп. Бүтән оешмада эш хакы күбрәкле урын табарга һәм шунда олактырырга! Юкса, монда «счет предъявить» итеп маташа, юньсез! Тизрәк аткарырга кирәк үзен!
Ул кызыл почмакка юнәлде. Барак тибындагы контораның аргы башында аулаграк бүлмә бар иде. Тугаев, кереп-чыгып йөдәтүчеләрдән качып, шунда эшләп утыра Ишек шакырга икесе өчен генә шартлы сигнал уйлап чыгардылар Юкса, канцеляриедә ыгы-зыгы, башын тубал була, эшләгән эшең дә күренми.
Тартакисв теге мәсьәләне куерта. Брагинны вахтадан читләштергән, - дип башлады Уралов Үзегез алгансыз, үзегез эш табыгыз, дин пыр туза.
— Алтынчыда буровой эшчесе булып эшләсен дигән идем бит?.. Тугаев кәгазьләреннән башын күгәрде. Йөзе бик борчулы. битен буй-буй җыерчыклар ярып төшкән. «Нәрсә булды икән, мондый кыяфәтен очраткан юк иде?» дигән уй килде Уралов башына
Моны парткомда тикшерергә кирәк, ди Тартакиев Квалификаци-ясезләрне аласыз да. шулар авария ясый Аннары мастер гаепле, ди-ди үртәлә. Менә гариза язып керткән Нишләргә'’
Квалификацияледер әллә авария ясамыйлармы'.’ Нәрсә ул арт тегермәне корып йөри'’
Горкомга гариза язам, дип яный.
Синең тикшерәсең килә инде, беләм. Күп тәннән мине Тартакиев белән маңгайга-маңгай бәрелештерү тактикасы алып барасың. Атсаң.сиздермичә генә. Ә үзең миңа елмаясын, ярар өчен ләббәйкәлектән тартынмыйсың, ә?
Юк. синең белән сөйләшеп булмый. Үзеңне әллә кемгә куя башладың! дип, Ураловттың йөзе дәһшәт.тәнеп китте. Үзенең бер дә шүрләп торматайлыгын ул тавышы белән дә сиздерде Син партия эшенә комачау итәсең, понимаешь!
Яла якма. Уралов, партия эшен һәрчак хуплыйм. Юк. син минем капкама дегет буярга маташма! Оныныңмыни, сине төзелеш конторасыннан шакшы мәче урынына чыгарып ыргытканнар иде? Горком, ы күз яшьләре түккәнеңне үзем күрдем һәм мин сине алдым, ә күпләр баш тарттылар. Жәлләдем, төзәлер, эшкә күнегер. тип уйладым Ә син эшне җигелеп тартасы урында, яшерен җепләр үрергә маһирландын
Ә син партиядән өстен будырта омтылма'
Мин кешеләр мәнфәгате өчен генә тырышам Син мина булмаган бәла такма! Хәзер тете еллар үтте Кулыннан бер эш килмәгән адәм партиягә килеп ябыша, кайгырткан булып төкерек чәчә, эшлексезләр партиянең абруен тына төшерәләр
Тел өчен баш җавап бирә. Алмаз Борисович'
Синең хәйләне беләм. ачуны чыгарып, миннән ярамаган сүзләр ычкынуын өмет итәсең. Сүзләр аулау кәсебе белән шәты.тьләнәсен Минем хакта горкомнын фикере начар таш ач. мина басым ясамакчы буласың Тартакисв әйткән мәсьәләне син баш инженер белән хәл итәртә тиеш идең. Ни өчен моңа мине катнаштырасың, ә Гартакнев миңа чокыр казый, ә син ана булышасың'
Барштшы эшкә син алтайсың, тикшерергә кирәк иле
Юк. син үзен горкомнан шалтыраттылар, алырга куштылар, дидең. Шуннан мин кул куйдым
Ялгышасың. Алмаз Борисович, мин Бардинны эшкә алу хакында берни белмим.
Мин беләм. менә блокнотыма да язын куелган. Сезнең белән бүтәнчә эш итеп булмый. Бернине өстегезгә алмыйсыз. Тартакиев га, син дә. «көйгән ис» чыга башладымы, тизрәк куак астына посасыз!
Бардинны эшкә алу хакында горком шалтыраткан икән, әлбәттә, аны урнаштырмыйча ярамый. Горком сүзенә кем каршы килә ала?..— Уралов килешергә иткән рәвештә сөйләнергә тотынды. Тактиканы алыштырырга уйлады кебек. Тугаев блокнотка язып куюы һәм Бардин мәсьәләсендә үзенең катнашы булуын белү аны йомшартты булса кирәк. Икенче яктан. Тугаев белән дәгъвалашу да аның өчен төшемле булмаска охшый. Дөрес. Тугаев турында горкомда фикер начар якка борылды. Хәер, белеп булмый. Җил төрле яктан исә. Бүген начар булса, иртәгә әйбәтләнүе мөмкин, һава торышы шикелле. Иҗтимагый тормыш климаты да шул һава кебек гел үзгәреп торучан. Бер генә даими булган нәрсә юк.
— Менә факт.— диде Тугаев, басынкы тыныч тавыш белән. Горком безгә Бардинны көчләп такты һәм эшкә нинди зур зыян китерде Авариянең чыгымы, беләсеңме, күпме? Кырык сигез мең!. Бездә кешене пар- тиялелеге белән бәялиләр. Ә булдыксыз кешенең партиядә булуы ана эшлекле сыйфатлар өсти алмый. Табигать бирмәгән икән, юк инде.
— Партия кешеләрне тәрбияләү максаты белән эшли...
Дөрес, тәрбия максатыннан. Әмма күпме тырышсаң да. булдыксызны эшчән итеп булмый. Юк!
— Ну. без алай карарга тиеш түгел бу мәсьәләгә.
— Хак әйтәсең. Тиеш түгел дибез һәм шуның аркасында иллюзиягә биреләбез кебек... һәрбер ишәкне тәрбияләп ат итәргә була, янәсе...
Юк. без тирәнгә кердек, аннан чыга алмавыбыз мөмкин. - диде Уралов, үзен һәрчак партия линиясен үткәрүче һәм кәкрене төзәйтүче буларак сизеп—Әйе, Бардин безне кәкре каенга терәтте! Үзебез дә ачык авызлар! Нигә аңа тормоз тоттырырга иде. разнорабочий булып йөрсә, ни булган? Алмаз Борисович, синең дә. минем дә гаеп бар монда! Аны танырга кирәк! Горком ялгышы дип сөйләсәк, бездән көләчәкләр генә!
— Килешәм, ишетергә дә теләмәячәкләр.— дип. Тугаев парторг ягына авышты. Башка чарасы юк. Нинди генә зур ялгышлар ясаса да. горкомпы беркем гаепли алмый. Горком һәрчак хаклы, объектив.
«Аек акыл белән эш итү юк. менә бәла кайда! Аек исәп-хисап йөртми торып, юньле тормыш булмаячак». Тугаев бу фикерләрне әйтергә курыкты. эчтән генә уйлады. Уралов чыгып киткәч. Тугаев, ишекне бикләп алып, идән буйлап нервыланып йөренде. Артык ачылып ташлады, шайтан алгыры! Кирәкмәс иде. әмма икенче яктан караганда, әрнүле уйлар эчкә бөелгән булган. Әйттем, эчемне бушаттым, дип әйткән бер акыллы кеше. Әмма эчеңне ачу — йомшак ягыңны белдерү дигән сүз Ни әйтсәң дә. ул миңа хәерхаһ түгел. Күптән инде болгатып килә. Үзенең позициясен ныгытыр өчен Тартакиев белән берләшә. Әйе. Тартакиев эшкә бик булдыклы, ут кеше. Шул ягы белән бар төштә абруйлы
Уралов исә бу сөйләшүдән бик канәгать калды. Ул кинәнүдән кулларын уа-уа торды. Тугаев белән сизгер бул. дигәннәр иде аңа. сүзләрендә чит чалымнар ычкынгалый. Үзен горкомнан акыллы дип саный ул... Фараз иткәннәре ничек дөрескә чыга, ә? Анда акыллы башлар утыра! Барысын да әллә күпме алдан күрәләр, фаразлары һәрчак хакыйкать белән раслана. Тугаев нәрсә, ди. Бардинны безгә бораулаучы итеп урнаштырып. горком бик зур ялгыш эшләде, дип бара Урнаштырма идең, горком бит тәкъдим генә иткән. Менә бу инде горкомпы яратмауга тере дәлил! Шулай аны теркәп тә куйыйк. Әйе. Тугаевта үзен өстен куярга тырышу шактый сизелә. Минем моңа дикъкатем җитмәгән. Тегеннән фараз итүчеләр әйткәч, үзем дә аптырап киттем Ничек өстенә басалар, хикмәтле кешеләр эшли анда. Хәер. Холодеңка да күз-колак булырга
кушы.иан иде. һәр сүзенә дикъкать юнәлтергә туры килде. Ул горком кешеләренең кайберләрең тетеп сала Бернидән шикләнеп тормады Әнә үзен хәтер горкомга алдылар. Горкомны тәнкыйтьләп торган кешене Моны ничек аңларга? Юк. нәрсәнедер мин төшенеп җитмим. ахрысы' Холоден хәйләкәр адәм, мине сыгар өчен горкомны тәнкыйть иткәндер? Янәсе, тәнкыйтькә кушыламы, юкмы? Мөгаен шулай булгандыр? Тәнкыйть фикере әйтә дә, син ничек уйлыйсын, дип сорый иде. һәм узе туп-1уры күзгә карый. Эчеңдәге уйны белгән кебек итә Тәнкыйтен хуплап, кайчак үзем дә сизми ияк Kaiыла биг Шунда аның йөзе яктырып кигә иде. Димәк, мин аңа ниндидер табыш китергәнмен ’ Юк. әллә нәрсә бу? Дөрес, безне партия солдатларын адым саен сыныйлар. Көн саен сынау бирү бик авырга килә. Сузылган тимер чыбык өстеннән атлап барган циркач кебек. Кулыңдагы балансирны әз генә авыштырсаң, упкынга очасың. Бу гаять киеренке яшәү. Әнә шуңа бик авыр. Тик нишләмәк кирәк?
Эштән кайтканда Уралов горкомнын apiKbi ишегеннән бер аулак бүлмәгә сугылды Бүлмә хуҗасы бик мәһабәт кыяфәтле, чибәр йөзле кеше иде. Килүенә шатланып, кулларын угалады.
Сезнең томан дөрескә гуры килә, дип куйды Уралов өстәлнең икенче ягына урнашып. Менә фактлар' Ул түш кесәсеннән икегә бөкләнгән бер бит кәгазь чыгарып, хуҗага сузды. Теге канәгать булып, яктырып елмайды һәм кәгазьне алып укый башлады. Бик гиз күз йөртеп чыкгы да әйтте:
Молодец, бик мөһим дәүләт эше башкарасың! Рәхмәт! Сиңа бик шәп бер очко! диде. Без онытмыйбыз, бездә зур төгәллек!
Ышанам, ышанам! Уралов кинәт күңеллеләнеп кипе һәм эчке шатлык белән елмайды.
Шуны аңла, бу донос түгел, син ватан каршындагы патриотик бурычыңны үгисең! Безнең ише ихлас ва i андарлардан башка ил яши алмас иде. Күңелең тыныч булсын! Юк-бар вак кичерешләрне башыңнан чыгарып ат!
Аңлыйм, аңлыйм!
Тугаев мөгез чыгаручан. диде хуҗа бик белдекле һәм хөкем тар гөскә керен. Без аның мөгезләрең сындырырбыз! Әйе! Ә сиңа орден булачак! Безнең имзадан башка исемлек недействительный! Безгә гаян Без тизәк баткагыннан суырып алып, урыша куябыз Безгә тугрылыклы кадрларны, билгеле. Күрә, сизә торгансыңдыр.
Беләм, беләм!
— Алайса, тырыш! дин. хуҗа саубуллашырга кулын сузды За гание шул ук! Патриотлык бурычын тайпылышсыз һәм төгәл үтәгән кешене без бәялибез. Әйт! Квартира мәсьәләң ничек?
Рәхмәт, нормально! _
Өч бүлмәлегә дәгъва итә аласың, без «добро» бирербез
- - Хәзергә ярый әле.
Ярый, молодец, калҗага ташланмыйсың! Ә Тугаевка бераз шырпылар кадаштырып алырга кирәк Аңардан шүр гәп торма Керне ге бу г' Нинди очракта да сине генә яклаячакбыз 5 г. әңгәмә бетүен оел гергән- дәй башын икенче якка борды Уралов шыпырт кына чыгып кигге
Ул өенә канатланып, өча-оча кайггы Бәяли беләләр биг. шайтан алгыры! Бу эш белән ничек оттым мин' Ор гегна куябыз, тиме? Әйе. барысына да алар баш' Алар каршында берләшмә кеше горе дә чәч юре белән идән себерәләр. Барча носгларга бары алар тәкъдиме белән генә куялар A-iapia ярасаң, барышка ярыйсын Сине санлыйлар, оәялиләр. дәрәҗәгә менгерәләр. номенклатурага кертәләр Анда кердеңме гөнья синеке Язмыш синең белән күнме генә шаярса да. син төшеп калмыйсын Тормыш ганимәтләреннән мәхрүм ителмисен
Тугаев номенк rarvpara керергә ни тырыш гы. гәкин һаман ниндидер хатасы килеп чыга Горкомга алалар дин сүз булган иде. хәзер ана
горком төшендә генә булыр. Карабашта нефть чистарткыч җайланма тезүче чит ил белгечләре белән аралашкан икән. Хәер, мин бирегә килгәнче булган хәл. Бәлки, сөйләшкәндә берәр ярамаган сүз ычкындыргандыр? Гомумән, чит ил капиталистларыннан ерак йөр. Алар барысы да шпионнар бит! Теге оешмада чакта мине дә сынап карамакчылар иде. Тимер конструкция өчен тиешле маркадагы материал килмәгән, аны алыштыра торганны биргәннәр. Ә австрияклар төгәл халык икән, алыш- гыргыч материалны кабул итмиләр. Эш тукталып тора. Шуны ачыкларга барырга тиеш идем. Тик мин җаен таптым. Икенче берәүне җибәреп кайтардым.. Безнең эштә эт сизгерлеге кирәк. Әнә Тугаев нинди абруйлы санала иде. Горкомның промышленность бүлегенә юрадылар үзен. Ә бер саксыз хәрәкәт, сүз белән янды.
Әйе. астагы җитәкчеләр арасында карьера өчен яшерен генә көрәш бара. Тугаев ничек атлыгып омтыла иде ул дәрәҗәгә? Кешеләрне каты куллы булып эшләтте. Авария-мазар булганда буровойда кунып ятты. Ул запчастьлар өчен тырышып чабуы тагын! Эш өчен үзен кызганмады, бүтәннәрне дә бик аяп тормады. Эшчеләр күбрәк эшләп чыгарган саен, даны аңа була. Тир түккәнгә әзрәк эләгә.
Тугаевның горкомга — номенклатурага омтылган юлы киселде. Димәк. берәү аугка төшеп кала. Әйе. кем дә булса җиңелергә тиеш иде. Ул жирәбә Тугаевка чыкты. Ләкин кем гаепле? Билгеле инде, үзе! Политика нечкәлеген сизә белмәгән. Өстәвенә эшкуар. Партия линиясен эш белән алмаштырмакчы була, имеш...
Әйе. мин аның урынына кызыкмыйм. Аның сүзләре, эшләре хакында тиешле җиргә әйтүем көнләшүдән түгел. Ә партия мәнфәгатен кайгыртудан. Тугаев, сине буяп ташлаганда, мин үз канатым астына алдым, ди. Дөрес, шундый хәл булды. Теге организаңиядә мин чак кына судка эләкмәдем. Горком алып калды. Үткен затлар мине алдаштырганнар. Гөнаһым зур иде. Партия тибәрмәде, миңа ышанды. Тугаев нәрсә ул? Мин партиягә генә бурычлы.
Икенче көнне Тугаев үзе Уралов янына керде.
Мине санга сукмыйлар, син Смагинга шалтыратып кара әле. Тагы торбаларны безгә бирмиләр, диде, бүлмә буенча әрле-бирле йөренеп.— Мине тәмам күздән төшереп бетердегез...
Тугаевның сукрануын колак артыннан уздырып, парторг телефонга тотынды. Директорга туры карарга уңайсызланды, ниндидер эчке аваз. «Син хәрәмләштең бит...»—дип әйтмәкче булды. Ләкин ул бик тиз анын башына сукты. «Мин эш файдасы өчен шулай иттем»,- диде үзен аклап. Эчке аваз тынды. Хәзер күзгә туры төбәлергә мөмкин Әйе. битлек кимичә яшәп булмый. Кирәкле кешене көчкә табып сөйләште, гозерләрен әйтте. Тугаевның тагы кашлары җимерелде. Уралов хәтер саклап, мөнәсәбәтне кискенләштерүдән куркып, йомшак сөйләшә иде Парторг горкомга да чылтыратты. Әмма гәгаен сөйләшмиләр. Горкомда конкретлык юк. Алар өметләндерәләр, вәгъдә итәләр, мәгәр җаваплылыкны үз өсләренә алмыйлар. Аерым, шәхсән сөйләшү горкомда мөмкин түгел. Анда җыелып, фәкать беркетмә астында гына гәпләшәләр Беркетмә бик мөһим. Конкрет эштән мөһим. Хәер, беркетмә горкомның эш күрсәткече ул. Беркетмәдән башка алар туалет ка да бармыйлар шикелле Теге яки бу мәсьәлә хакында син шәхсән ни уйлаганыңны чыгара алмыйсын. Бары тик рәсмилек кысаларында гына сөйләү гадәткә кергән. Эшне конкрет кайгырткан, нәрсәнедер хәл иткән җанлы сүз биредә әйтелми. Аңа урын юк. Рәсмилек, газета сүзләре һәм һаман бер үк сүзләр Йа хода, союз буенча да бер үк сүзләр тәкърарлана.
Тугаев, өметсез рәвештә кулын селтәп, үз бүлмәсенә чыкты Аны бригадир Май көтеп тора иде.
— Үләбез, торбалар кирәк, —дип. Май бер сүз белән хәлне аңлатты. Ул яшькелт сүс төсле кожан, чалбардан, яңа гына буровойдан кайткан. Ирләргә хас мәһабәт чырае, зәңгәр күзләре, ничектер, аңа каты бәреләсе
килүне бегертән кебек итәләр иде Күрше контор Зинчуринга сугылган идем, запасы оар. бирми кысмыр! Ә без угырып янабыз Янганны күрәләр, коткарырга ник берсе кул сузсын! Ну. кешеләр!
Әнә газета тулы яхшы кешеләр дип язалар. Язуда яхшы, ә конкрет гозер белән барып кара аларга. Бирерләр.. - Тугаевның тагы аксыл битләрен эчке ачу күләгәсе сорыландырды
Зинчурин таба, шайтан, дип үртәлде Май — Кая барса, анда шешәдәшләре. Лафа!
Блат наркомнан өстен, диләр иде. Хәзер шешә бар нәрсәдән югары! Шешәгә салынды халык! Харап'
Алмаз Борисович, нишләргә сон инде, ә?
Шул мәсьәлә белән берләшмәгә барырга тора идем, дип ул урыныннан кузгалды Юнәтсәм, шунда ук җибәрермен. Синең анда турбобурың ватылган, дигәннәр иде. ремонтчылар килдеме? Алар мәшә- ләнгән арада торбалар да булмасмы әле..
Хәзер ышанмый да башладым инде, дип мыгырданды Май. бармагы белән борын кырыен ышкый-ышкый
Ышанмасаң да, ышанырга туры килә. брат. диде Алмаз плашын чөйдән алып. Ишек яңагына эленгән кечкенә көзгедән карап, галстугын турылап куйды. Җилкәдәге йөкне юлла гашлап булмый Хәрәкәттә бәрәкәт.
Берләшмәгә ул аулаграк урамнан барды. Уйлар өчен уңай. Тәэминат бүлеге мөдире белән тәмам дошманлашып бетте. Миңа бүрегә караган кебек кырын карый. Әллә сәрка!ибе Эллага сүз салып караргамы? Берләшмәдә кадрлар бүлегендә ипләгәндә аны эшкә мин алган идем бит. Машинистка итеп. Кләүлсдәп килгән иде бугай. Бәлки чибәрлеге берсүзсез алырга этәргеч булгандыр Шуңамы Элла бик тиз күтәрелде Үзен бик карап йөргәч, кире кагып булмый торган хатын-кызга әйләнде. Абруе да бар. Аның белән санлашалар, мөдиргә сүзе үтә. ли. Ләкин мөдирнең хатыны килеп скандал чыгар! ач. бераз вакыт араларыннан кара мәче үткән иде!
Ул. галантерея кибетенә кереп. «Кызыл Мәскәү» хушбуе алып кесәсенә салды да. берләшмәгә таба юнәлде. Алмазның ачуы эчтә кайнап, соң чиккә җитте. Нигә аны шул тикле кимсетәләр? Ясалма рәвештә запчасть- лар бермичә интектерәләр Бу бит планны үтәмәү, премиядән коры калу гына түгел. Эшчеләр алдында сине чүп игеп ташлау да?! Бу нәрсә методик төстә эшләнә шикелле. Ничек мона каршы тормак кирәк? Башта бу механизмны аңлап җиткермичә, мин кайбер киртә куючыларга каты ташландым, нык бәрелдем Шул минем зур ялгышым булган Минем белән эш буенча мөнәсәбәт гәгс кешеләр мина тәмам дошманлаштылар, миннән кул селтәделәр Мин. аңсызланып, туры тан барып, үзем утырган ботакка чапканмын икән. Түрәләргә каршы барган кеше үзен лә. үзенә бәйле кешеләрне дә харап игә икән.
Берләшмәдә Эллочка берни дә эшли алмады Әллә теләмәдеме, курыктымы? һаваның кайсы якка үзгәрүен бик нечкә тоеп эш игә башлаган. ахрысы Берләшмә башлыгын өнәп бетермәүче, аңа каршы хәрәкәтләр ясаучы һәм шунын белән куркытып торучы бер бүлек мөдире бар иде Шул әллә контора хәленә керергә теләде, әллә начальникка каршы булсын әчеп генә наряд юнәтеп бирле Астан тына, би тгеле Бераз вакыт узгач, эш эшләнгәч, начальникны факт алдына куярга була. «Бераз уынсын әле», диде мөдир, начальниктан зәһәр көлеп.
«Газ 63» машинасы шактый тауша пан булса да. аны икс сәтатьтә Бөгелмәнең Акбаш станциясенә и.иеп җиткерде Торба склады шунда иде Гимер ю л гармагы керткәннәр Бик ма тур урман кырые Чәнечкеле тимерчыбык белән урагын алынган «ур склад Капка Капкадан зчтә ике бүлемче вагон. Баскыч төбендә!е «скәмиядә икс кеше утыра Шәлперәйгән. кызыл бит те о ткәнрәте склад баш «ыт ы бу тын чыкты Алмаз кесәсеннән чыгарган нарядны у т су «ылып кулына алды 5 кыды да
битараф кыяфәткә керде. Башын күтәрмичә генә ияк астын кашып алды, аннары бер дә исе китмәгән читләшүле төстә: «Мондый торбалар юк бит.— диде һәм башын кыйгайтып. бер күзен йома төшеп, цель алгандай Алмазга төбәлде. Алмаз исә бу хәбәрне салкын гына кабул итте, каршы төшмәде, ачуга төенмәде. Кайнап чыгудан үзен тыйды. Шулай исәпләп килгән иде. Ул алар каршына чирәмгә утырды һәм сүзне икенчегә борды Складчы үз эшенең авырлыгыннан зарланырга тотынды. Алмаз аның үзен дөнья кендеге итеп белүенә эчтән җирәнеп караса да. хәленә кергәндәй җөпләп торды. Әйе. намуслы эш хаклы бәяләнми, дигән булды. Складчы үзен тагы да югарырак куеп сөйләде. Аңардан башка бер эш тә бармый кебек игеп тасвирлады. Үзен тиешсез рәнҗетелгән итте, һаман үз персоны турында гаять югары фикердә булуы беленә иде. Алмазның җирәнеп каравы һаман арга иде. Менә әйбергә, җиһазга кытлык нишләтә? Шушындый тизәк кешеләрне югары күтәрә Сине шул тизәккә баш ияргә мәҗбүр итә. Тьфү!
Складчы озак сөйли алмады, тынып, ике учы белән башын кысып торды. Наряд аның бармак арасында иде. Алмаз кранчыга мәгънәле генә карап алды. гс1енең башы чатнаганын сизү авыр түгел иде. Кранчы аңлады һәм ым какты Алмаз кабинкадагы урындык астыннан кара сумканы алып килде. Шешәләр бер-берсснә бәрелеп, бик кирәк аваз салдылар. Кранчыга җан керде. Ул торып басты, кулларын угаларга кереште һәм өсте ачылган сумкадан бер ак башлыны эләктереп тә алды. Кинәт склад башлыгы да җанланды. Алар вагон эченә кереп киттеләр. Бераздан учлары белән авызларын сөр1ә-сөртә чыктылар Икесенең дә җимерек йөзләре язылган, җыерчыклары шомарып киткән иде. Икесе дә нормаль кеше кыяфәтенә кергән. Чыгу белән эш турында кайгыртырга тотындылар. «Хәзер прицеп килә, ярты сәгатьтә төяп җибәрербез».— диделәр.
һәм сүзләрендә тордылар. Алмаз эш болай шома чыгар дип көтмәгән иде. Чынлап та майламыйча таба купмый шул. Торбаларны прицепка !өяп бетергәч, сумкадагы икенче акбашны да тегеләргә биреп калдырды. Тончыксыннар! Шул эчемлекләрне алып килмәсәм. торбалар бүген миңа тәтеми иде. Авызын корт чаккыры! Эшең менә шушы чүпләрдән тора. Страм. валлаһи, страм! Болар кешелек сыйфатларын югалтканнар. курчакка әйләнгәннәр Әйе. адәм баласында чатаклыклар күп әле. Үз нәфсенә баш була белми. Ә бу йомшаклыгыннан кемнәрдер файдалана.
Буровой. Әлмәт юлыннан бераз эчкәрәк кереп. Тайсуган авылы басу-ында иде. Елга күперен чыкканда кинәт чиләкләп яңгыр коеп үтте. Кара балчыклы туфрак бик тиз лайга әйләнде. Юл. гадәттәгечә, начар иде. Машиналар авылга керделәр дә баттылар. Шофер арткы тәгәрмәчләргә чылбыр урап карады. Юк. алдыра алмады. Лай бик тирән иде.
Алмаз грактор эзләп китте Идарәгә керде. Анда зур фикус гөле яфраклары арасында бер кыз. шалт-шолт итеп чут салып утыра иде. Ул аңлатты «Авылда тракторлар юк. Булганнары ерак кырда».— диде. Идарәдән чыкканда гына Алмаз инде кич булып килүен чамалады. Юк. тракторсыз берни эшләү мөмкин түгел иде
Шофер белән киңәшкәч. Алмаз елганың теге ягында урнашкан Габд- рахман авылына китте. Авылның елга буе ягында терлекчелек комплексы төзеп ягалар иде. Ике бульдозер эшли Алмаз туларның берсенә барып, үзенең гозерен әйтте. Тракторчы тыңлап бетермәс борын ук баш тартты. Икенчесенә барып ялынырга тотынды. Эш вакыты чыккан иде инде Теге арткы исәбен йөртеп тынып торды да конкрет әйтте: «Гаеп итсәң итәрсең. агайне, өч ярты», диде. Алмаз берсүзсез ризалашты.
Тайсуганга барып җиткәнче эңгер-меңгер җитте. Тросларны эләктер-гәнче караңгы төште. Ниһаять, трактор газ биреп, тарттырып карады, әмма егерме биш метрлы торбалар төягән прицепны кымшата да алмады. Тагы алга омтылыш ясады, корыч трослар өзелеп чыкты. Запас
тросларны чыгардылар. Елга буеннан тал чыбыклары кисеп алып менеп, тәгәрмәчләр астына түшәделәр . Лайга буялып, дуңгыз кебек пычранып беттеләр. Хәлдән тандылар. Шофер да. тракторчы да кабиналарыннан т®шсп’ сҮгснеРгә тотындылар Аты-юлы белән начальникларны тетәләр «Алар үзләре корыда, рәхәттә яталар, сволочьлар. безнең ничек газаплану турында уйларына да кереп карамый, җыен адәм актыгы башка менеп ала да үзенең әшәкелеген куа».
Бу каргыщ-нәләтне Тугаевка карап яудыралар һәрбер каргануның ачы сүзләре аның йөрәгенә барып кадала иде. Ул каршы сүз әйтми, аларны туктатырга итми. Алай итсә, талашып китәргә туры киләчәк һәм тагы да начаррак булачак. Аны шушында ташлап китәчәкләр Шуңа дәшмәде. Кабинкасыннан бер ярты һәм стакан алып килде. Бая идарәдән кайтканда ситуацияне алдан чамалап, кибеткә сугылган иде.
һһо. менә бу гениально! -дип куйды шофер, мөлдерәмә кырлы стаканны салып куйгач.
Бу башка коленкор! -диде тракторист, стаканны авызына чөңкәй- теп алгач. Кабарга каткан прәннек кенә иде. Шуны кимерделәр. Тугаев шешә төбендә калганын үзе эчте. Чынлап га әйбәт булып китте бит. шайтан алгыры! Моннан күпме генә элек аракыны, шайтан суы дип. атап сүккән иде! Эчкечеләрне әшәке дошман итеп күргән иде.
Шофер белән тракторчының башларына китте. Телләре ачылды Хәзер дөньяны, начальникларны мактый башладылар Начальниклар барыбер безнең кебек үк кешеләр, өстән кушканны үтәп торучылар Безнең халыкны эшләтергә тырышучылар Без бит кара халык кара сарык. Ә начальниклар безнең көтүчеләр кебек инде Юк. начальникларны да аңларга кирәк! Әнә безнең Алик Федорович үз кул астынлагыларны кимсетергә бирми. Кимсетергә теләүчеләргә карчыга кебек гашлана, яклый. Шуңа үзен райкомда өнәп бетермиләр Ә Никита Сергеевич Хрущев изге җандыр, валлаһи, миллионлаган гаепсез кешене төрмәдән коткарды. Менә чын герой кем ул! Ни диме, безнең якларда булганнан соң, аны мәтәлдерделәр. Җәл. җәл! Тете чакта Владивостокка барды бит әле. Әй. магазиннарга продукты, әйбер китереп тутырганнар, ди Ул килешкә. Җаның пи тели Ләкин ул китү белән тагы прилавкалар буп- буш.. Шулай да хәзер тормыш күпкә әйбәтләнде Колхозчылар пичек әйбәт яши башладылар. Барысы да Никита Сергеевич аркасында Аның батырлыгы, йорәкле булуы аркасында!
Шайган алгыры, әнә шулай бер яргы аракы тормышны яхшыртты да куйды. Дөньяны тигезләде. Әле яңа гына ерткыч кебек сине өзгәләп ташларга торган адәмнәр кинәт фәрештәгә әверелделәр Юк. фәрештә дип әйтү арттыру. Ләкин нинди әйбәтләнделәр Ерткычтан адәм затына кире кайттылар Менә күз алдында. Ничек игеп аракыны иблис димисең? Адәм заты аны тиккә генә уйлап чыт армаган, ахрысы! Шайтан алгыры' һәм властьларның эчемлекне кибеттә бик мул тотуы шушы факт аша аңлашыла төшә. Властька, тәртипкә карата канәгатьсезлек гонт ы-уйларын кешеләр эчемлек белән юалар Күңелләреннән кырып төшерәләр. Эчемлек властьлар файдасына да эшли шул. О менә бу очракта эшкә ярдәм итте. Тәндәге ару-галутты бетерде. Эчтәге бизүне, битарафлыкны юкка чыгарды. Эшкә без. яна я т иткән кешеләр кебек, кабат задорланып тотындык. . Аракыны ничек каһәрләгән идем, хәзер аңа мактау яудырам Нинди каршылык, бер-берсснә туры килмәү Гор- мыш шундый каршылыклар белән тулы. Икенче төрле әйткәндә, шундый бер-бсрсен инкарь итә iорган каршылыклардан башка тормыш була алмый, ахрысы.
Тан беленә башлаганда трактор машиналарны урман оуенлаты чирә-млеккә Ч1.П арды. Аннан буровойга ерак гүтел иде
Өйгә ул өсте-башы тайга пычранып, тәмам эз кеоек кантын керле Рита да яңарак кайткан, кухня тирәсендә чуала Нигәдер иренә әһәмият итмәде тикшеренмәде Димәк, нитәдер кәефе киткән Кызлары Луиза
тагы өйдә кунмаган мәллә? Соңгы вакытларда кыз үз холкын күрсәтә башлаган иде. Бигрәк тә Казаннан институтка керә алмыйча кайткач, холык-фигыле күкерт кебек кабына торган булды. Кырысланды: бер сүз әйтер хәл юк. күтәрелә дә бәрелә. Үсү чиреме? Гомеренең куркыныч чоры. Бөгелү, сыну вакыты. Әмма Луиза шуны абайламый. Уйлап та карамый. Яшьлек стихиясе дулкынында, дөресрәге, яшьлек юләрлеге ташкынында йомычка кебек ага...
Луиза өйдә юкмы әллә? —Алмаз чәйгә утырганда Ритага карап алды. Тик хатыны аның карашын кабул итмәде.
— Үзеңә охшаган, мөстәкыйль булырга омтыла. Юләр... Да. сиңа чыгып уңмадым... Уф!
— Ә мин уңдыммы? һе...
— Теге елларда институттан нинди мөһер тагып чыгарганнарын оныттыңмы? Ул коерыгың күпмегә хәтле барды? Ул кара пичәтне бетерер өчен мин күпме түбәнчелеккә бардым, үзем генә беләм! Үзем генә...
Хаклыкны әйткән өчен институтны ташларга мәҗбүр иттеләр. Колхозчылар ач яши. дигән өчен. Мин үкенмим...
— Дурак, син әйтү белән тук яши башладымы колхозчылар, ә? Менә кызың да шуны төшенә белми... Күпме йөз суы түктем синең биографияңне төзәйтү өчен? Барысы да юкка гына булды...
— Нигә соң беренче ирең ташлады сине?
— Мин аны үзем ташладым, беләсең килсә!
Октябрьскида очрашкач, ирең әйтте: «Мин ташладым.— диде.— Адым саен акыл өйрәтүенә, политик тәрбияләргә тырышуына чыдап булмады,— ди.—Аннан бака кебек салкын ул».— дип тә өстәде.
Шул гайбәткә синең ышанасың килде инде, ә?
— Юк. һич тә! Күпме бергә яшәп, менә беренче мәртәбә чыгаруым. Мин бик аңлыйм. Рита, мине чүплектән күтәреп алдың. Миңа ябышкан һәм ябыштырылган тигәнәк-мөһерләрдән әз-әзләп чистарта тордың. Балчык. лай сөреп йөрүче геодезистан мине ак эшкә күчерттең. Барысы да синең казанышлар...
Ул миңа кыйбатка төште, Алмаз. Үткән эш. хәзер әйтергә була. Мин санчастьта эшли башладым. Горкомның бик мөһим урын биләүче кешесе шунда ята. Юньләп авыруы юк Ял итеп, көч җыя. Бер кичне обход вакытында хәлен белергә кердем. Килде дә ябышты һәм ычкындырмады. Миңа күз утыртуын сизеп йөри идем, шуңа югалып калмадым, шарт куйдым. Билгеле, шаярган булып. Ләкин ул сүзендә торды. Сине берләшмәнең местком аппаратына урнаштырды. Шул вакытта кичергәннәрем..с Уф!
— Йә. кичергән, имеш! Ике ир белән торган хатын өченче ирне бик теләп кабул итә инде ул! Әзрәк кенә грамота бар ул хакта!
Ну. идиот син, Алмаз! Мине кызганасы урында, син зәһәр көлмәк- че буласың! Мин бит синең өчен! Дурак!
Минем өчен генә түгел, үзең өчен дә булгандыр? Әүлия кебек, тәүбәгә килеп маташма! Мин белмәдем, әйтмәсәң дә була иде...
Син ул чакта белдең, белдең, бер сүз дә әйтмәдең. Әйбәт урынга күчерүләренә шат идең. Мыек астыннан гына елмаеп йөрдең. Биографияңдәге кара тап шунда бетте. Анда белмәгән булсаң, хәзер тавыш чыгарыр идең. Белмәдем, имеш... Хәйләкәр...
— Юк. кара мөһер XX съезддан соң бетте. Тукта, үткәнне казып чыгаруыңның ни мәгънәсе бар. йә? Минем алда чиста булып калыргамы? Мин каян белим? Хатын-кыз үзе генә белә һәм беркемгә дә әйтми.
Әйтергә теләгәнем шул: минем корбанга баруымны бәяли белмәдең һәм белмисең.
— Ничек белмим? Әнә бүтән ир кочагында яткансың, мин сиңа хәтта ачулана да алмыйм. Минем урында бүтән булса, сине янына яткырмас, разводка бирер иде. Юк. мин сине артык зурга куйдым. Синнән культ
Да СИН ДИГ0НЧЭ барды, һаман синеңчә генә булу миңа җиңел дисеңме.
Идиотлыгыңа барасың. Алмаз! Миңа акыл өйрәтеп торучы булсын иде әле. Мин аның аягын үбеп торыр идем.
Юк. синең минем өчен эшләгән тырышлыкларың зур, Рига Аны инкарь итү ахмаклык булыр иде. '
Кара мөһерне съезддан соң алдылар, дисең. Нинди балаларча уйлау. Алырлар бар. көт. Беләсең килсә, ул хәзер дә алынмаган Андагы кәгазьләрне үзен дә күргәнең бар бит. «Мәңге сакларга*» дип язылган Ул кара тапны синең хәтереңә төшерерләр әле. Эш шуңа бара түгелме?
Анысына да син гаепле. Рита! Ул австрияклар белән ник бәйләнергә иде? Гөнаһ шомлыгы булды ул!
Горкомнан чыл тыраттылар. Тагы мин гаеплеме?
Бар бәлаләр шуннан башланды шикелле. Белмим, тәмам башым катты! Сәяси ышанычсызлык тагалар, шулай сизәм . Димәк, барысы да бетте...
Менә әйтәм бит. кара мөһерне алдылар, дисең! Ул гынамы, мине дә санчастьтан чыгаралар
Ну. кит әле. чынлап әйтәсеңме. Рита? Алмаз урыныннан капылт калкып торды да әрле-бирле йөргәләргә тотынды Рита ирексезләп ага башлат ан күз яшьләрен учы белән сөртә иде.
Минме тырышмадым, битем белән җир себердем, диде Рита борынын лышкылдата-лышкылдата.
Димәк, соңгы таяныч та кулдан ычкына! Рита, бу ничек була инде” Бер шанс та калмыймыни?
Артамоновның җитмеш өч яшьлек кайнанасы үлде. Рак иде Шуны миннән күрмәкче булалар. Турыдан-туры гаеп такмыйлар Ә арт та әнә шулай хәл иткәннәре сизелә...
Ул авырудан яшьләр дә китә. Горком секретареның үлмәскә тиеш, ә? Алар өчен аерым законнар. Үз тормышлары өчен аерым тәртипләр булдырсалар да. табигать законнарын үзгәртә алмыйлар! Ичмаса, бер тигезлек бар.
Шул хәтле яхшы карадым, ихлас күңел белән бар көчемне, сәләтемне салдым. Исән булса, карчык үзе әйтер иде. Юк. ихлас хезмәт бәяләнми...
Намуслылыкка. тырышлыкка, ихласлыкка түләнми! Мин моны үз җилкәмдә татып белом.
Горкомдагылар үзләрен артык һавалы тоталар. Хатыннарының канризлылыт ын күрсәң . Косасыны кигерәләр, билләһи!
Рядовой кешеләр аларнын өстен тормыш тарып бс ю тәр Үрз............
ләр. Ишә без алар өчен тир түгәбез, дип. хезмәт тән суына тар Менә фаҗига кайда?
һаман бүтәннәр хакында, үз фаҗиганны уйла! дип Рига әче елаган, кысык тавыш белән әйтте
Күпме көч салып, нервы сарыф игеп, икәүләп казганып төзегән өметебез җимерелә мени инде? С ин чын йөрәктән, ихлас тык бе тән т тары-штың. Төн йокыларыңны калдырып, аларнын ата-аналарын дәваладың, сакладың Кочсеәлегене үртәлеп, кызганып кү з яшь тәре т у к ген > геннең каныңны биргән чакларың күнме булды Мин көне-төне эш куып чаптым, тир түктем..
Хак әйтәсең, намуслы хезмәт, ихлас тырышлык, күз яшь.тәре түләнми дип. Менә, пожалыста. күз алдында
Атар үзләренең хәзерге хәл төреннән бик үртәлгәннәр, рәнҗет өннәр ите Күңелләрендә ниндидер ачы әрнү утыра Шу т тынгы бирми Гор- мыпшың таделсез булуын күтәрү таять авыр Бигрәк т.» тормыш ренең барча нит ьмә!-ганимәт ләрен берәүләргә йөк йөк бирә, ә икенчеләргә тамчы да тамызмый Шуны белү, тою җанны үчекли. Аны үчле, ачу ты хисләр белән тутыра иле
Бу — аларның җиңелүе иде. Шуның авырлыгыннан уфтана-уфгана икесе ике урынга яттылар.
Ничек тә югарыга омтылу, югары катлам сафына керү йөрәк кушкан максатлары иде. Бу авыр максатны Рита иренә көчләп диярлек такты. Әмма Алмаз үзе дә шул комарга тиз бирелеп китте. Өстәгеләргә ярау өчен көн-төн эшләде. Таркау, планны үтәми торган бораулау конторын алдынгылар сафына чыгара алды. Тик ярау өчен болар гына җитми икән. Тагы нәрсәләрдер кирәк. Ялагайлану, ярашу, кызыл булып сөйләү, һәр җыелышта актив булып чыгыш ясау ише сыйфатлар зарури. Алмаз бер дә кызыл сөйли белмәде. Кызыл сөйләү—ялган сөйләү бит. Өстәгеләрне мактау да аңардан булмады.
Югары катламга омтылу ир белән хатынның араларын цементлап килә иде. Шул җирлектә ярыйсы гына яшәделәр. Рухи якынлыкны шул тәэмин ит те. Азыкландырды. Менә ясалма корылманың стенасы ярылып китте. Объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, һәм гаҗәп хәл. рухи якынлык та беткән кебек булып калды. Хәзер, ничектер, икесе аерым- аерым кешеләр. Аларны берни дә бәйләми сыман. Уртак кызлары инде балигъ булган, алардан аерылган. Күптән инде ул аларныкы түгел иде. Ул җәмгыятьнеке булып беткән иде инде. Исеме генә аларныкы. Тыштан гына...
XI
__ ита Октябрьск шәһәренә барган иде. Бик хәвефле, четерекле эш белән. Ләкин баруы бушка гына булды. Хәвеф тагы да өстәлде, булган өметне җимереп ташлады. Шуңа йөрәге әрнеп, гарьләнүдән үзен-үзе кая куярга белми кайта. Эчендә үч. ачу кайный. Кемнедер, нәрсәнедер өзгәлән ташлыйсы килә. Рәнҗетелгән җанын мин-минлек хисләре кимерә. Нигә мин шул тикле горур, мин-минлекле булдым икән? Яхшы тормышта, берәүләрнең бай. икенчеләрнең ярлы булуларын күреп үскәнгәме? Бай тормышны ычкындырмас өчен яшьтән үк омтылгангамы? Ник мин шул тикле нечкәреп газапланам? Барысын да йөрәккә якын алам? Тәҗрибә тупларга һәм шуңа таянып яшәргә иде? Юк. һаман бәгырьгә якын җибәрәм...
Шунда арткы урындыкта утыручыларның сөйләшкәне колагына чалына. Бераз сәрхушләр, ахрысы.
Партиец белән партиец түгелнең нинди аермасы бар?
Партиецне начальник итеп куялар, беспартийныйны — юк. Нә- чәльник булгач, акчасы да артык, эше дә җайлы. Кара эшкә куймыйлар аларны. Кара эштән качып, кеше партиягә керә. Көрәк белән чокыр казучы партиецны күргәнең бармы?
Юк. билгеле. Әмма партиец та. беспартийный да бергә эчәләр. Партиецлар күбрәк сала. Әнә авылда бригадирны ат бирсен өчен бик теләп эчерәләр. Бригадир — партиец...
Партиец берәр законсыз эш эшләсә, аны судить итмиләр, партиядән чыгаралар да — бетте. Билгеле, җинаятьчел эш булмаганда...
Ул яктан да партиецлар өстен. Ә обком, министерство гирәсен- дәгеләрне җинаять эшләсә дә. хөкемгә тартмыйлар. Йомалар. Әнә яздылар, бер министр ялга барганда машинасы белән бер баланы таптата. Бала үлә. Ләкин министр больницага кереп ята. Алты ай буе. Эшеннән чыгаралар. Авыруын табалар, судка тартмыйлар. Безнең пшене исә ярым тере килеш төрмәгә тыгарлар иде. Аерма зур...
Обком, министерство кешеләренә фатир әзер, үзләренә генә түгел, балаларына да. Балалары әбәзәтельни кандидатлык диссертациясе яклыйлар. Бернинди сәләте-нияте булмаса да. Шулай итеп, өстен катлам барлыкка килә...
нык карыша иде. карышу гына түгел, махсус рәвештә алар ниятенә каршы эшли Бу нинди хикмәт? Әтисен, әнисен дошман күрә. Әйе. кеше ышанмас, билләһи, мине бигрәк нык яратмый Син бернигә дә сәләтсез, әти канаты аегында гына адәм рәтенә керен йөрисен, имеш. Әти авторитеты ышыгында горурланасын, мин кем дисен, үзеңне өстен куясың Ә эчең буш. буш куык кебек. Гарьлектән шарт тарсын, билләһи' Моңа ничек чыдарга кирәк? Казанга институтка керергә дип барган иде. конкурстан үтә алмаган Аннан үзе кебек үк «сөрлегү»!ә очраган бер чибәр генә егет ияртеп кайтты. Икесе дә кулларын тотынышып, безнең алга ки ген бастылар. Гаепле кешеләр кебек, юашланып, башларын иеп торалар. Меске- нәйгәннәр Менә шундый чакта ни әйтә аласың'1 Юк. дип әйтсәң, шунда ук ташлап чыгып китәчәкләр. Аннары сүз китә. Тугаевлар бердәнбер кызларын кияве белән куын чыгарганнар, дин чәйнәрләр Шу тчак кешеләр алдында бернинди абруең ла калмый инде Менә нәрсә куркыта Луиза безнең икебезнең дә шул нәрсәгә бик әһәмият биргәнне һәм һәрчак сагаеп, шүрләп яшәтәнне белә. Бу эшен ул шуңа хисаплап эшләгәндер дә. Бик беркатлы, хискә бирелүчән. Тотрыксыз холыклы Шуның өстенә бар нәрсәгә әле адеу күзлектән карау чан Иркә булып үсте Ана бар нәрсә дә рөхсәт телә дип белә. Шул канына сеңгән Бүтәннәргә өстән караны да гнулардан килә, ахрысы. Үз классындагы бер кыз. бер егет белән якынай-мады. Аларныц һәрберсенең берәр кимчелеген таба һәм шу на нәфрәтләнә, ә үзен бер кимче теге юк. дин карый иде Алмаз шул чакта ук миңа әйтте «Луиза катастрофага тәгәри, диде Синең тәрбия, син шулай, бүтәннәрне үзеңнән түбән итен күрәсең», дип шелтәләде Мин анын дөрес фикер йорт мәг оплетен. үзе белән яшәүчеләрне белмәвен таеп итеп куйчым Соңь .............................. уйладым, мин гә кимчелекләремне танырга теләмим,
ә бит бу акыл сайлыкны күрсәтә торган бине Алмазның катастрофа турында әйткәннәрен менә хәзер генә аңладым шикелле Акыл җитенкерәмәве бар миндә, бар Луизада акыл икеләтә җитешми Бервакыт әтисе белән гелю килделәр Нәрсәләр әйтеп өстермәде Имештер, син әни аркасында тына гади теологтан югары үрли алдын, әни аркасында гына кеше булдың!
Әтисе Vi төнне йоклый алмады Идән буенча марш атлан йөренде Менә беркемнән ишетмәгәнне. йөрәккә шырпы оу н.ш ка га та гортан сузләпне узеннсн шт якыныңнан ишегәсен Шуның өчен аны таоып үстердекмени? Нинди сүзләр сөйли' Туган әтисенә Иң якын кешесенә
Нәкь элеккеге кебек. Дворяннар шулай булганнар Җинаять кылса да, дворянны хөкем итмәгәннәр, балалары да югары даирәдә урнашкан, гаделлек. i игезлек өчен төзелгән безнең партия үзе гаделсезлек, тигезсезлек тудыручы булып чыга түгелме сон?
~ ишетсәләр! Автобуста колаклар юк дип беләсеңме
әллә. Юк. син тәмам ычкынгансың Сумашедший домда озак яттыңмы?
Ни сөйләсәм дә. мине утырта алмыйлар, минем кәгазем бар.
Мин тыңлап тордым бит. мине алулары мөмкин.
Бар донос яса. курыкмыйм. документым бар
Мин синең сүзләрне ишетмәдем, син әйтмәдең.
Бер дөрес сүз әйтергә ярамый, асларын пычрата башлыйлар! Тьфү!
Алар тынып калдылар. Автобус Бөгелмә станциясе мәйданында туктады. Рита тешен. Акташка бара торган юлчы машинаны эзләргә тотынды. Рейс автобусы яңарак кына киткән булган икән Аның кебек сонга калучылар байтак иде. Бераздан әллә каян гына вахтага йори торган Паз килеп чыкты. «Сулга» эшләмәгәе, әллә ни булсын, дип. шуңа төялделәр
Ританың йөрәге, әче-әче әрнеп, сулкылдый иле. Гарьчелләнеп, үзен- үзе табалап, ни эшләргә белми ул. Кызы Луиза бар тормышын, гомерен бозды. Бала тез өстендә сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, дип хак әйткәннәр Бантта Луиза чынлап та сөеп туймаслык булды. Әмма уналты яшендә кинәт үзгәрде дә куйды. Танымаслык булды. Әти-әни сүзенә бик
төзәлмәс яра ясый. Артык иркәләсәң, тәрбияли белмәсәң. үз балаң иң явыз дошманыңа әйләнә, дип әйткәннәрне чынга алмый идем. Менә хәзер ышандым инде. Үз балаң белән үзең дошманлаш, имеш! Элек бит мондый хәлләр булмаган. Бүтән халыкларда ничектер, әмма татарда мондый фаҗигане күз алдына китерүе кыен. Каян шулай килеп туды бу? Ә бит тугызынчы класска кадәр барысы да әйбәт, тәртип иде.
Эх. Рита.— диде ачынып Алмаз,— үз кызымнан, йөрәк парәмнән шундый сүзләр ишетермен дип уема да китермәдем. Юк. әллә нәрсә бу. валлаһи!
Нигә, Луиза сүзләрендә бераз дөреслек бар бит. Алмаз? Барысы да минем теге гөнаһымнан соң башланды. Квартира да шуннан булды. Мин синнән берни дә яшермәдем. Сиңа ачылдым, сөйләдем. Син мине гафу иттең. Онытырга сүз дә бирдең, әмма йөрәгеңә кадалып калды. Бәгыреңдә таш булып торды. Соңгы вакытта гына искә алмый башладың...
Әй, читкә тайпылганмын икән Луиза белән егетенә бергә тормыш корырга ризалыгыбызны бирдек. Ләкин язылышуны, туй-мазар ише нәрсәләрне һаман суздылар. Әлмәттә нефть институты ачылган гына иде. Беренче наборга керделәр. Институтка кергәч, без дә сүз әйтмәдек. Әлмәттә аерым бүлмә алып, тора башладылар. Билгеле инде, тулысы белән безнең хисапка. Луизаның шундый кеше таба алуына һәм тормыш башлавына сөенеп бетә алмадык. Кызыбызның холкын яхшы беләбез, ә теге мескен белми. Белсә нишләр икән. дип. еш сөйләшә идек. Юк. озак тора алмаслар, дип әйтеп куя Алмаз. Мин аның авызына сугып җибәрердәй булам. Тузынып китәм. Луизада бераз нервы авыруы бар буган, шуңа күрә аңа иптәш кирәк. Нервы нигезендә иргә чыгучы кызлар бик күп хәзер. Аларның сырхавына бернинди дару ярдәм итми. Ир генә ярдәм итә. диләр. Чыннан да, Луиза хәзер басынкыланды. Безгә дә нинди йомшакланды. Әти-әни дип кенә тора. Уй төште аңа. ди Алмаз, шуңа безгә игътибарлыланды. Тормышның ни икәнен белә башлады. Безнең хисапка яшәүләрен дә исенә төшерәдер.. Шулай һәрбер яшь кеше язгы ташу кебек бервакыт ярларыннан чыгып ала. ургыла. Бераздан тына. Бу—табигый. Хәзерге җитеш тормышта үскән балалар без түгел инде. Безнең үсү дә, балигъ булу да барысы бергә барды. Яшьтән үк. балигъ булганчы ук эшли башладык. Яшьлек тә шунда килеп, үтеп тә китте. Без аны күрмәдек, белмәдек. Аңа вакыт тимәде. Хәзерге яшьләр бөтенләй башка. Тулы тормышча үсәләр, ныгыйлар. Яшьлек чоры, сайлау, сайлану чоры уздыралар. Үз чиратында чәбәләнү, котырып алу кичерәләр. Бу чор кайберәүләр өчен фаҗига белән бетә.
Шөкер. Луизаның чыгырдан чыгу чоры бәла-каза китермәде, дип. көн саен шатланып сөйләшәбез. Кияү кеше Эдуардны да яраттык. Әз сүзле кеше. Бик уйчан кыяфәтле. Тик бер ягы бар. тәмәке бик күп тарта. Ярар, тора-бара үзе аңлап ташлар әле. Луиза кияүгә чыккач кинәт үсеп, тазарып китте. Тагы да чибәрләнде. Тулмаган җирләре тагы тулыланып, йомрыланды. Безнең башлар күккә тиде. Луизаның безне дошман күреп йөрүләрен, безгә кычкыруларын аның яшьлегеннән булган икән, дип, тулысынча акладык. Үзебезне генә гаепләдек. Луиза өчен шатланудан үзебезнең эштә һаман булып торган күңелсезлекләрне җиңел кичердек. Аларга әһәмият бирмәскә, нервы сарыф итмәскә, дип. фикер төйнәдек. Бала яңа тугандагы һәм тупырдап үскәндәге шатлыклар безгә кабат кайтты. Көннәребез, төннәребез шул шатлык белән тулы була торган иде. Яшәүнең мәгънәсе артты. Күнме шөбһәләр, газаплар бәрабәренә килгән шатлык бик кадерле иде. Бу шатлыкка берәр нәрсә була күрмәсен тагы, дип, шиккә төшеп сөйләнгән чаклар булды. Тәҗрибә безгә шатлыкка артык сөенергә, кайгыга артык көенергә ярамый, дип. кисәтә иде...
Әлмәттән еш кайтып йөрделәр. Кыш узгач, нигәдер озак күренмәделәр.. Рита борчылды, Алмаз да борсалана иде. Ахырда Рита үзе аларга китте.
5?СД’.!,И КҮР\лН' Луи’3 бүлмәдә берүзе. Әнисен күрүгә, кычкырып еларга гогынды. Моннан бер атна элек Эдуард белән кычкырышканнар Нәрсәдән. Луиза балага узган икән. Эдуард теләмәгән Больницага керергә кушкан. Луиза бик нык каршы килгән Шуннан теге, барлы-юклы әйберләрен алган да. чыккан да киткән Кая? Билгесез
Рита шунда ук хәлне төшенеп алды. Егет Октябрьск шәһәреннән иде I из Iенә уйлады да шунда кипе Октябрьск шәһәрен яхшы белә. Берничә ел шунда яшәделәр, хәзер дә туганнары шушында тора.
Әмма биредә Ританың җанын кыйнадылар. Эдуардның хатыны, баласы бар икән. Икс бүлмәле квартирада кайнана белән яши Эдуардның әнисе сөйләшергә дә теләми. Хатыны хәтта Рига әйткән хәбәргә сөенгән кебек булды. Эчтәге шатлыгын яшереп кала алмады шикелле Йөзе яктырып китте. Алданучылар бер мин генә түгел, дигән юстә. ничектер
Әйс. шул. Рита ни әйтергә белмәде
Кызлар алланырлык чибәрлеге бар. шуның белән спекулировать итә! диде хатын бер дә ачуланмыйча, моны тиешле эш шикелле күргәндәй. Бу хатынның күзләре һәм сүзләре Ританы энә кебек чәнчиләр иде Ул көчкә генә чыдап утыра Хатынның Эдуард кылган әшәке теккә сөенгән кебек булуы. Риталарның хәле белән бөтенләй кызыксынмавы гаҗәпләндерә иде. Ахры, бәгыре бик нык каткан Эдуардның мондый әкәмәтләре беренче мәртәбә генә түгел сыман Рига төпченергә курыкiы Шактый ягымлы, мәһабәт гәүдәле, чын ир чырайлы, йомшак сүзле кешенең әшәкелегенә ышану кыен иде Шулай да бу хәлне Луизага сөйләргә туры киләчәк Әшәкелекләрен белүе хәерле.
Рита бу фатирдан ничек чыгып киткәнен дә анышмый калды кебек Зиһене таралган иле Туганнарына барырга гарьләнче Йок .................................. кы
яфәтеннән сизәрләр да төпченерләр. Юк. юк! 'г з хурлыгыңны у ген таратып йөрү ахмаклык Кайгы, шәхсән. аныкы гына Аны бү ген булмый Туганнар ла кайгыны бүлешә алмый Алар юатырлар, хурлык белән килешергә өндәрләр. Юк. юк! Хурлык белән килешү мөмкин түте.т Күп гүбән иск гор кичергәне булды Ританын. әмма болай әшәке алланганы юк иде әле Җнтмөсә.Луизанын больницага керер вакытта ла узган бит1 Нәрсә була ик те бу жө? бала бәла, дип үз бантларына төшкән кешеләр
>1 1Ө1ПСП КЫЛУ ДППГМ к. I • -
Алмаз ...... ...... тан сәрхушләнеп утыра ик- Таллы ла. ............ ........... а таты
.... куйды. Анык хәзер берни ишетәсе ки тми, беркемне күрәсе
канәгатьлек кичерә иде.
Эдуард бит җил-дүңгәләк. - диде хатын, иренен бу эшен хуплаган тонда. Җил кая очырса, шунда тәгәрәп китеп бара
— Сез аерылганмы? дип. иң әһәмиятле нәрсәне ачыкларга теләде
- Аерылыр өчен түләргә кирәк, ә безнең нәрсә'’ Әнә Ул мине газаплаган кебек, мин дә аерылмыйча интсктсрәм әле. Хагын моны үзенең зур өстенлеге игеп саный Аңардан чигенмәячәк ул
Ниндиерәк адәм соң ул?
Бер дә эшләргә яратмый. Ялкау, эгоист Үзен генә кайгыртып гора Акчасын бирми.
Хәзер кая соң үзе?
Шайтан белсен. Бер сүз сөйләшмәде. Балага да карамады Бер кич кунды да. тагы җилләр каядыр очыртып алып китте, ахры Әнисе лә аннан өметен өзде инде Сезне дә алдаган икән
әйткәндер. . г.
Ул өйгә кайтканча Алмаз кухняда чәй тчен утыра Ләкин хатынын каршыларга чыкмады борчуы бик каты иле Кичә контора партоеш- масынын отчет-сайлау җыелышы булып узды. Тутае» партбюрога үтмә те Исем теккә кертелгән иле. юкса Яшерен тавыш бирү вакытыңча тошен ка т ты Күптән гамәлгә кергән тарыш шулай партбюрога үтмәтән кеше контора җитәкчесе була а тмый Бу ишче бер баскыч .................................................... ............... .
килми иде. Башында бушлык, күкрәгендә сулышы йөрми кебек. Тыны кысыла, бугазын ярып ташлыйса килә, анда ачы төер утырган, шуны эчкә йотып булмый гына.
Рита юынып чыкты да тәмам бетәшкән, күзләре сүнгән кыяфәттә өстәл янына килде. Утырып та тормыйча рюмканы үрелеп алды да эчеп тә куйды.
— Сал тагы! — диде коры гына. Алмаз аңа гаҗәпсенеп, текәлеп карап алды. Рюмканы тутырды. Ри га анысын да сүзсез генә авызына чөңкәйт- те. Закуска кабу турында уйламады да. Эче яна иде бугай Алмаз ни булганын сизенә иде. Әллә пи исе китмәде. Аның үз хәле хәл.
Эдуард качкан, диде Рита туры карамаска тырышып. Ике учы белән битен каплады, аның җилкәләре дерелди башлады - Язылышмаган килеш, баласы туарга тора...
Нинди бала?—дип. Алмаз нәрсәдер фикер очын ялгап бетерә алмаган төстә карады. Луизаның биредә дүрт-биш ай күренгәне юк иде. һәм шунда гына зиһененә барып җитте: иргә чыккан кызның балага узуы табигый бит инде.
Рига аның соравына каршы кулын гына селтәде дә тагы бер рюмка салып эчте.
Мине партбюрога үткәрмәделәр,— диде Алмаз һәм бушаган рюмкага эчемлек салып, аны авызына каплады. Рита кинәт исенә килгәндәй булды, күзләре зур булып ачылып, ак шарлары ялтырады.
Нәрсә дидең? Чын әйтәсеңме?—Тавышы янаулы һәм дәһшәтле чыкты. Алмаз, куркып, ничектер бөрешеп куйгандай итте.
— Бу кадәрегә барып җитәрләр дип уйламаган идем!— Алмазның тавышы бик әрнүле. кимсенүле иде.
Рита лып итеп урындыгына утырды. Тагы ике учы белән битен каплады. Еламсыраган әче тавыш белән:
Үтерегез мине тизрәк! —дип үксеп җибәрде. Атылган, үлеп бара горган кош авазы чыгарып: «Ый-ый!» —ди-ди, суза башлады. Алмаз аны юатмады, һаман ниндидер өметсез кыҗрау белән папиросын суыра, төтене каян чыкканын да абайламый иде. Кайчаннан бирле түбәнлекләргә бара-бара тырышып, шуңа өмет баглап төзегән нәрсә менә кинәт җимерелде дә төште. Моны кабат төзәтеп, торгызып булмаячак. Шуны аңлау аеруча авыр иде.
Җыелышта Тартакиев аңа бик каты бәрелде. Буровойларны запчасть белән тәэмин итүнең начар булуын директордан күрде. Эшнең рәтен белмәүдә гаепләде. Булдыксыз җитәкче эшне һаман «бизгәк» тоттыра, план үтәлми кала. Премия ала алмагач, коллективта канәгатьсезлек, киеренкелек барлыкка килә. Алмаз Борисович болай әйбәт кеше үзе. әмма моңардан беркемгә дә файда юк. Әйбәтлеге шул йомшаклыгыннан, йомшаклык исә бары зарар китерә. Алмаз Борисовичта каты куллылык юк. үз җитәкчелегендәге кешеләрне эшләтә белми. Эшчеләр белән демократ булырга тырыша. Шулай очсызлы абруй казанмакчы. Ләкин план үтәлми, премия тәтемәгәч, эшчеләр үз артында аны сүгәләр, аның демократлыгы белән тамак туйдырып булмый, дип җибәрәләр. Бу тагы нәрсәдән килеп чыга? Җитәкченең политик тәрбияче була белмәвеннән. Кайбер шыңшучылар сүзенә колак салып, җитәкчелектә тезгенне йомшартуда.
Тартакиев сөйләгәннәрне уе аша кичереп, Алмаз тәнкыйть сүзләрен үзенчә шәрехләде: син әйткән кимчелекләр теләсә нинди алдынгы булмаган җитәкчегә хас. һәр директорда бар андый җитешмәүче. 1ек. Кимчелексез җитәкче, гомумән, була алмый. Кимчелексез бер эш тә булмый. Бүген була ул кимчелек, ә иртәгә — берсекөнгә бетерелә. Аның урынына башкасы барлыкка килә, чөнки тормыш шулай. Иң алдынгы, маяк- директор да хатадан хали була алмый. Бу хәл бик табигый. Син дөрес тәнкыйтьләдең. Мин тулысы белән килештем. Тик ялган абруй яуларга тырыша, дип әйтүең—шыттыру инде. Беләм, син булдыклы, уңган кеше.
Уралов оештырды.—диде Алмаз, уйларыннан хәзерге чынбарлыкка кайтып. Рита бигеннән учларын алды.
Уралов тоташтыру каешы гына ул. дип кулын селтәде Рита. Синең хакта материал җыен килгәннәр. Менә нәтиҗәсе. Кем сатты сине? Теге «халык дошманы» Андрей Казанмы9 Юкка гына аны теге чакта сиңа беркегмәгәннәрдәр бит?
Юк. ул минем белән сөйләшергә курка иде. диде Алмаз. Авызы пешкән, авызыннан бер сүз дә ала алмыйсын
Алайса, нигә сине икенче курстан чыгардылар9 Димәк, бүлмәдәшләрең җиткергән? Фронтта чакта ышанычлы булгансың бит9
Бәлки бүлмәдәшләрдер.
«Смершта» эшләгәч, мин сине бик перспективалы булыр дип уйлаган идем Шуның өчен сиңа чыктым да! Ә син аңламадың, нинди ялгыш I ым мин! Хет хәзер үк ят та үл! И. раббым!
Барысын шул австрияклар бозды Яг ьни син
Юк. безнең ялгыш шунда алар чакыргач, бармаска кирәк булган Син бик кызыксындың, һаман да шул нәҗес характерын аркасында!
Хак әйтәсең, хак дип килешми булдыра алмады Алмаз Ул эчтән, билгеле, бу бәя белән килешми иде. әмма Рига кызын, дулап китә күрмәсен гагы дип. аның һәр әйткәнен җөпләп торырга мәҗбүр иде
Нинди кретин син. ә? һаман аны югарыга менгерәм. ә ул шунда торырлык хәйлә таба алмый, т үбәнгә шуыша9 Йә. ир-ат шулай бу ымыни! Сиггегг горурлыгың, мин-минлеген юк! Үзеңнән өстә торган нача н. никлар белән егылганчы эчә алмадың. Тыйнакландың Ә бу профилактика ышанычка керер өчен кирәк иде Эчмәгәч, алар сине уз араларына кертмәделәр. Аннары горкомнын оргбүлегендәге Әминә Хәеровнаның сиңа күңеле төшеп йөргән. Син ана итыибар итмәгәнсең, 'г г гарен санга сукмаганнарны хатын-кыз дошман күрә Синнән уч алгалаган ул һәм негатив фикер тудырган Югарыга үрләргә омгы гтан ир-аг карьера юлындагы һәр хатыи-кыягын күне ген күреп үтәргә гиеш Күпме өйрәттем. һаман төшенеп җитмисең Нинди гаш машай сон син. билләһи! Берләшмә юристы чибәр Резида Әхмәтовна сипа гашыйк булып, үзенә кунакка чакырып йөрде Әллә ничә тапкыр елыи-елый чакырган ( ип бармагансың Куркак җан! Ышаныч яулау юлын га нинди саллы очко эшли идең Дурак' Намус саклый, имеш' Хатынына тугры кала янәсе Чүп сиггегг намусын, чүп синең тугрылыгын! Уф. күпме тырыштым, әз-әзләп дәрәҗәңә файда булырлык эш гәр эш гәдсм Ә син шул гырыш- лыкларымны юкка чыгара бардын! Йә. мин дөрес сөи димме
Кызганыч, әмма хак дип мыгырданды Алмаз, гаебен таныган төстә, күтәрелеп карый алмыйча
Нигә төзәлмисен, чынын гына әиг әле
Сон сип әйткәнчә эш төргә гырышам инде югыйсә
Куокак син бер эштә гә тәвәккәллеккә оармыисын Шу на күрә отмыйсында Отыш гарны куллап ычкындырасын! Нигә, горурлыктанмы? Хәерче горурлыгы!
Мин отышка барырга телим. гәкин ниндидер эчке киртәгә бәрелеп. тыелам Үзем дә анламыйм
Контораның үрләр яулавында синен хезмәтен зур. Без аны һич тә шип- Лб.'™.'1"1"'10’ Күптән түгел орден oei.ni бүләкләнүен шуны күрешә Ә бүләккә мин 1ӘКБДНМ иттем Горкомла каршы килүчеләр бар иле Мин аларны ышандырдым. Ләкин орлен сине кәнерәйтеп җибәрде кебек Мина баз казырга керештең. Үзеңә һәрчак хәерхаһ булып торган кешене ярдан леп төшерергә тотындың. Беләм. сиңа кушканнардыр Ураловнын сине чыгыш ясарга әзерләве көн кебек ачык Уралов үзе дә миннән ни өчендер канагать гүгел. Башта ул миңа бик әйбәт, дусларча карашта торды. Бераздан кинәт капма-каршы булып үзгәрде Син партиядән өстен булырга маташасың, дип. шелтә ташлый башлады Каян чыгып әйтә? Шайтан белсен.
Кретин! Хәерче горурлыгыңны таптап уз. дип. күпме әйтә юрам мин сиңа! Яшәүнең нечкә механизмнары бар. Шуларны үзләштерергә теләмисең. Иске, ярамый торган категорияләр белән эш итәсең. Консерватор син! Намус, имеш Уен кагыйдәләре намуссыз икән, син дә шундый ук кагыйдәләргә таянып эш итәргә тиеш. Юкса, менә шулай тишек калошка утырып каласың!
Хатын аз гына сулу алды да. тагын уларга тотынды:
Нигә сез Луиза белән икегез дә бу рәхимсез тормышка җайлаша алмыйсыз? Теләмисез, теләсәгез җайлашыр идегез. Сездәге хәерче горур-лыгы комачаулый Менә хәзер атасыз бала белән утырсын инде намусын кочып. Нинди мөстәкыйль кыз иде. Әллә нишләде дә куйды. Үзен генә түгел, әти-әнисен хурлыкка калдырды. Безнең йөзгә пычрак яксын өчен шулай «өф» итеп үстердекмени без аны?! Страм. валлаһи!
Уф. Бәхетсез иттең башларымны. Алмаз! Сип генә бетердең мине! Син генә кабергә кертәсең! Ый-ый-ый.
Рита, ике учлап башына ябышты да. ах-вах килеп, кухнядан чыгып китте.
Алмаз бүген йоклый алмаячагын чамалады һәм тагы бер рюмка эчеп куйды Кара, кимсетелгәнлек хисен тоюда да ниндидер рәхәтлек бар икән Менә ни өчен кайберәүләр рәнҗетелгән төскә кереп йөрергә яраталар Бу. бәлки, аларның саклану чарасыдыр. Ә мин ничек саклана алам? Бары эшләп, тир түгеп кенә! Ләкин карусызлыкны бәяләмиләр. Рита хаклы. Әнә җыелышта катнашкан Берләшмә инспекторы Созыкин аны яклап бер сүз катмады. Парткомга үтмәгәнне игълан иткәч. Алмаз, канатлары салынган кош кебек кыяфәттә, аның каршына барып басты. Аягүрә генә сүз алыштылар. Созыкинның бер дә сөйләшәсе килми. Үзен көчләп кенә сүзләрен чыгара. Ә бит бергә күпме балыкка йөрделәр. Күп сүзләр сөйләштеләр. Бер-берсенә җаннарын ачтылар. Сәрхушләнеп алса. Созыкин ихласланырга ярата. Алмаз үзе дә аңа бернәрсәсен дә яшерми сөйли. Ул Созыкинны күңеле белән якын күрде. Дус шулай була торгандыр инде, дип сөенә иде. Юк. дуслык дигән нәрсә бернигә дә тормый. Дуслашып йөрисе дә түгел. Созыкин Алмазны шәхес буларак, үз кул аегында ун еллар эшләгән кеше итеп бик яхшы белә бит? Ичмаса бер өметләндерә торган сүз әйтсен лә! Алдый торган сүз. Тынычландыру өчен. Анысын әйтергә дә шүрләде. Әллә алар янында тыз-быз Уралов йөреп торганга шәлперәеп төште!
Иртәгә ничек эшкә барырга? Барча кешенең күзе аңарда булачак. Әллә бюллетень алыргамы'.’ Йөрәк кәҗәләп тора. Баш шаулый. Сугышта алган контузия үзен сиздерә? Юк. һич ярамый. Әһә. бик кукраеп йөри идең, кикригең шиңдеме, дип эчтән генә кинәнәчәкләр. Халык бик вакчыл. көнчел. Хәзерге тормыш шартлары, һәр төштә җитмәүчелек кешеләрдә бер-берсеннән көнләшү хисен тәрәккый иттерде Мине «тәгәрәтүләренә» күпләр шатлык кичерәчәкләр Аларны гаепләп булмый. Мин үзем дә шундый. Мәсәлән, горкомда Беренчене һәм тагы кайберәүләрне алып т ашласалар, мин дә шатланыр идем кебек. Начар күңелле булуданмы бу? Юк. просто җан саклау шартлары шундый. Ә ул шартларны без тудырмыйбыз.
Кырыс шартларда шулай: теге яки бу җитәкчене урыныннан төшереп, икенчене куйсалар, тормыш әйбәтрәк булыр кебек тоела. Кеше һәрчак тормыш яхшыруны теләп, көтеп йөри Әмма кануннар бик кырыс. Яхшыру һаман килми дә килми. Кешеләрнең түземе төкәнә башлый Ләкин яхшыруга һаман нигез юк. Менә шул вакытта бер-ике башлыкны урыннарыннан алып, яңаларны куялар. Кешеләрнең көтүе канәгатьләнгән сыман була. Тик бернинди лә яхшыру килми. Барысы да элеккегечә. Җитәкчене алмаштыргач, халыкта психологик киеренкелек кимегән кебек була. Ягъни, пар чыгару. Бары шул гына.
Бу хурлыкны ничек күтәрергә? Мине хәзер эшчеләр дә санга сукмаячак. Бер җуйган абруйны үзең күпме тырышсаң да. кире кайтара алмый-
сың. Горком булышмаса. барча казгануларын комнан бау ишү кебек кенә була. Соң нишләргә? Мондый очракта үз персоныңны яклап ни майтара аласың? Шулай булгач, тагы да икеләтә көч салып эшләргә дә эшләргә! Мин эштән бервакыт г а да тайчынмадым. Бар көчемне, сәләтемне эшкә бирдем Бу яктан намус т ыныч. Шуңа күрә бодай кимсетерләр дип уема да килгәне булмады Уралов һаман минем белән елмаеп кына сөйләште Ә үзе астан гына әнә нәрсә әзерләгән. Подлец! Билгеле, аңа чылтыратканнар Ул мине яхшы белә, көне-юне эш. дип чапканны күреп юра. Эшкә шул тикле бирелгән кешене ни өчен шулай кыерсы гырга. дигән сорауны үзенә бирер! ә 1 иеш иде. Әгәр аңарда нормаль кеше җаны булса. Юк. Уралов өстәгеләрнең әмерен башкарып горучы курчакка әйләнеп беткән. Мин үзем дә курчак, җитәкчеләр боерыг ы белән генә йөрим Ниндидер дәрәҗәдә, һәрберебез дә шулай Шайтан алгыры. Ураловка ничек ачуланасың? Аңа ачулану бары ахмаклык! Минем хисләр хәлләрне үзенчә бәяли: кешеләр алай хәрәмләшергә тиеш түгел, дип. Әмма адәм балалары бик тиз җайлаша. Яшәү ярышында алдан чыгарга омтыла. Мин үзем дә шулай Ләкин ярышканда күпләр хәрәмләшәләр, күз буйыйлар. Ә мин хәрәмләшә, хәйләли белмим Шуңа күрә җиңеләм дә. Барысы да законлы Беркем! ә дә үпкәли алмыйсың
Уралов ишеләр шартлар таләп иткәнчә генә яшиләр Ул таләпләр бүтәннәрне таптан китүне күздә тотса да. каршы килмиләр, уңайсызлан-мыйлар. Ни өчен? Чөнки аларда бүтәнне таптау хисе дә бар. Кемнедер изеп үтү рәхәтлек бирә боларга. Җаннарына салынган, карашы почмакла посып ят кан явызлык баш калкыта. Шартлар таләбе ул явызлыкны терелтә һәм ана коч бирә. Менә шуңа күрә явызлык бервакытта да бетмәячәк'
Бик билгеле әйбер: адәм баласында икс башлангыч бар яхшылык һәм явызлык. Тормыш шартлары туларның кайсысына юлны ача. кайсысына яба9 Шулай ук билгеле яхшылык белән генә тормышны төзеп, алга алып барып булмый. Димәк, үз нәүбәтендә, явызлык та зарури? Ләкин явызлык күбәеп китсә, юньле-рәтле тормыш булмый инде.
Хәзер явызлык хөкем итә, тормыш явызлык белән алын барыла шикелле Яхшылык бары тышкы яктан гына Явызлыкның эзләрен яшерер өчен төрле тамашалар. аттракционнар, күңел ачу бәйрәмнәре оештыралар. Ул бәйрәмнәр яргы ай саен диярлек Бәйрәмнәрдә эчемлекләр худка җибәрелә Эчемлек элек-электән халыклар аңын томалаучы, адаштыручы агу. Хәгәр явызлык! Ә адәм баласы йомшак! Әнә шул йомшаклыктан явызлык файдалана
Гамәлдә шулай эчкән кеше ышанычлы, ә эчмәгән кеше ышанычсыз санала Әйтсәң ышанмаслар: Беренче бер шешә коньякны бер салуда эчеп куя. әмма төге дә селкенми, ди. Бүтәннәрнең дә шулай эчүен хуп күрә икән. Эч. әмма исермә. Эчмәгәнне өнәми Табында берәрсе эчми утырса, син безне сатарга утырасың, дип тегене утка бастыра икән
Ни өчен эчү бәя берәмлеге? Эчкәч кеше эчендәген чыгара, ихласлана дип уйлауданмы? Сәер, сәер!
Адәм баласын, аның чын уен белү проблема, әлбәттә Чит илләрдә «ялган детекторы» дигән прибор бар. имеш Шул кешенең асыл уйларын ачып күрсәтә, ди. Бездә инде техника алай ук түгел, шуның өчен эчемлек кулланыла, күрәсең.
Бер шимбә кич белән Рита батырланды әйдә. Ураловларга барабыз, кыяфәтен күреп кайтыйк, диде. Мин аптырап калдым Үзеңне гагы түбәнсетсп аның каршына басаргамы? Җыелыштан соң ул миннән качыбрак йөри иле Төрле сәбәпләр табып, очрашмаска тырыша Миндә дә кәҗә кирелеге җит әрлек Дөрес, без элек йөрешә идек. Күп мәртәбәләр табындаш булдык Тик соңгы вакытларда тына Уралов директор белән парторт кода-кодагыйлык итмәскә тиеш. дип. мин кичәгә чакырт ач баш тарткан п гс Шуннан аралар суышаннан-суына барды һәм бозта әйләнде Рита tiivniM бозны эретергә хыяллана иде Юкка маташасын, шлем, бу эшснстг мәг ьнәсез тетен искәртеп Юк. дип үҗәтләнде Рита. Ураловтан
бик күп нәрсә тора. Ул йөрсә, сине партком сосгавына кертә алалар... Бушка гына, ди-ди. карыштым. Әмма Ритага каршы торып буламыни? Киттек. Бездән ерак тормыйлар, ләкин горком кешеләре яши торган йортта. Ленинград проекты белән салынган. Түшәмнәре биек, кухнялары иркен.
Бардык, йөз ертып кердек. Хатыны Лениза караңгы чырай белән каршылады. Уралов өйдә юк. диде. Әмма аның эчкәре бүлмәгә качканы сизелеп калды Без алгы якта гына утырдык. Рига хәйлә әзерләп килгән: Уралов авырый икән, дигәннәр иде. хәлен белеп чыгыйк, дип сугылуыбыз Юк. ул авырмый, диде Лениза тагы да кашын җыерып. Тизрәк бездән котыласы килгәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан. Хисләрен бер дә яшерә белми икән. Әллә яшереп торуны кирәк санамыймы? Бик уңайсыз, киеренке хәлдә калдык. Бер-беребездән күзләрне яшерәбез. Шулай кая керер тишек тапмыйча, качышлы уйнап утырабыз.
Уралов Алмазны нигә яратмый икән, аны партком составына керттермәгән? дип кискен генә тавыш белән әйтеп куйды Рита, үзе уңайсызланудан белештерми учы белән өстәл өстен сыпыра иде. Бу сүзләрдән Ленизаның күзләре зур ачылып, күз аклары ялтырап алды.
Нишләп ул булсын, коллектив шулай теләгән, димәк?
Җыелышны ул әзерләгән. Алмазны сызарга ул ым биргән, бу һәркемгә билгеле нәрсә.
Монда Ураловиың катнашы юк. коммунистлар ихтыяры бу! Алар директорны бик яхшы беләләр, кимчелекләрен күреп торалар, һәркемнең үз башы үзендә. Ак эт бәласе кара эткә, дигәндәй...—Ленизаның юка иреннәре турсайды, кашлары сынгалады.— Нәрсә, кимчелекләрне әйтмәскә. йомып калдырыргамыни?
Ир белән хатын җыелыш турында. Алмазның тәгәрәве хакында шактый сүз куерткан, фикер алышкан булганнар икән Юкса. Лениза шул тикле хәбәрдар булмас иде.
Кимчелекләрне әйтергә, әмма үзе белән бергә ашап-эчеп йөргән кешегә баз казымаска иде! - диде Рита кискен тавыш белән. Ленизаның зәһәр күз сирпүе чагылып китте.
Беркем казымаган, сез генә дөньяның кашка тәкәсе. Ай-Һай. каян килгәннәр...
Үз дустын батырган кешенең парторг булырга хакы юк! Коллективта иң икейөзле кеше, шуны парторг итсеннәр, имеш.
Тагы да югарырак күтәрерләр, синнән сорамаслар.— Ленизаның тавышында зәһәрлек нык сизелә.
Юк инде, якын иптәшен саткан бәндә партия җитәкчесе булырга тиеш түгел! Мин моны болай калдырмыйм! — Рита кузгалып ишеккә атлады. Мин аңа иярдем.
Үзеңне тикшерсәнә, иреңә карьера өчен начальник астына ятканы-ңны онытма! —дип кычкырды Лениза тантаналы тавыш белән.— Әллә белмиләр дисеңме? Тирестән көрәк булган нәрсә!
Ишекне ябып өлгердек, тагы әллә нинди гайбәтләр ишетәсе идек. Кычкырышканда халык авызында синең хакта нинди сүзләр йөргәнен беләсең ичмаса.
Ленизаның сүзләре Ританың йөрәгенә сукты, ахрысы. Ул ачу белән Ураловны тетте: «Йомран кебек качын ятты, сволочь, чыгарга курыкты. Шундый партия җитәкчесе буламы? Тьфү! Югарыга үрләр өчен нинди әшәкелекләр эшләми кеше дигәнең! Тьфү!»
XII
әла синең өеңә бер тапкыр юл салмасын, бүтәннәре шул эздән килеп кенә торалар. Менә тагы бер борчу: ул көнне Луизаның Әлмәттә бала табуы турында хәбәр килде. Законлы, аталы бала
Б
булса, сөенеп гуялмый торган хәл. Әмма бу хәбәр Рита белән Алмазның йөрәкләрен.» тутыккан калак шикелле килеп кадалды Хәер, бу көтелгән бәла иде. шулай да башка китереп сукмыйча, һаман читләтеп үтәр әле. дип өметләнәсең. Юк. бер бәла дә читләтеп үтми шул
Рита бигрәк тә авыр кичерде. Ул бик нык рәнҗеп. кычкыра-кычкыра елады. Тиз генә тыела алмады. Эченә күп нәрсәләр җыелган икән. Алмазның уңышсызлыклары да шуңа кушылып. Рига тормышка, язмышка үпкәләп яшь коя иде. Ихлас күңел белән омтылган нәрсәләре берсе арты берсе тормышка ашмый. Хыяллары җимерелә бара. Ничә еллар буе әз-әзләп төзегән ышанычлары юкка чыга Таяныч булыр дип хәстәрләгән хәлләр аңа хыянәт итә. Ританың барча ир туганнары урындагы кешеләр. Әлмәггә. Бөгелмәдә. Казанда Рита Алмазны да шулар шикелле итәргә хыялланды Аларның кызлары да зур кешеләргә кияүгә чыктылар. Дәрәҗәләре белән кода-кодагый булу бик күңелле бит. Күңелгә май булып ягыла. Рита да Луизаны дәрәҗәле берәр кеше белән янәшә күрергә хыялланып яшәде. Иркәләде, кадерләде Бар йөрәген аңа бирде Дөньяда аңардан да якын бер зат булмады Күңеле, вөҗүде шул кыз белән тукланып, канәгатьләнеп торды. Яшәүнең мәгънәсе Луизада гәүдәләнде Киләчәк тормыш, андагы шатлыклар да шушы бердәнбер бала белән бәйләнгән иде. Инде институтка кергәч, кияүгә чыгуы белән дә килештеләр. Бар яктан тәэмин итеп тордылар. Кияүне баштанаяк киендереп. Луизага да соңгы мода әйберләре алынды. Эш бераз җайга салына инде. дип. бер иркен сулыш алырга өлгермәделәр, янә барысы кирегә китте. Күпме нервы, күпме физик көч сарыф итә-итә төзегән корылма чәлпәрәмә килде дә бетте. Нәкъ баш өстенә ауды Менә шунын хәрабәләре астында калып, газап чигәләр. Хыялың хәрабәләр астында калу гаять авыр икән'
Нигә шул тикле бетеренәсең? дип. Алмаз аны тынычландырырга, уй-кайг ыларын икенчегә борып җибәрергә итә. Әмма Рита кире тибәрү ишарәсе белән кул гына селти. Сүзләрне тыңларга теләми Бүлмәсенә керә дә яга Эндәшми Үз вазифасы эшләрен дә ташлады Ашарга-эчәргә ничек кирәк алай Алмаз үзе әзерли. Риганы чәй эчәргә лә удыртып булмый. Ул дөньядан тәмам туйган, тәмам җаны бизгән кыяфәттә бер ноктага төбәлгән килеш тик утыра да утыра. Кара инде шул гиклс нык бирешүен, әз генә алсуланып торган аксыл йөзе кырау тигән яфраклар кебек ләпшерәйделәр Җыерчыклар челтәре бе гәп капланлы Йөзендә тормыш нуры беткән сыман иде. Карашы да бар нәрсәгә битараф Аны берни дә юньләп кызыксындырмый кебек Хәрәкәтләре дә ничектер үзлегеннән тыш эшләнә. Эчендә аның нәрсәседер өзелгән шикелле тәэсир кала.
Иртән эшенә чыгып китә. Киенүе үк элеккеге кебек түгел, һәрчак ыспай, җыйнаклыгы күзгә бәрелеп тора иде. Хәзер тетеннән-моннан гына киемнәрен өстенә элә Бик таркауланды. Кухняда ни тотса, шу л кулыннан төшеп китә. Күп кенә чынаяк-чокырларны вагын бетерде. үзе янына Алмазны якын да китерми. Кит. кит! ди-ди ялвара. Күтәрелеп бер карамый да Алмаз сизенә башлады. Рита шактый җитди авырып Гамагына берни ашамый Күзгә күренеп ябыга, кибә иде Эшендә дә моны тиз чамалап алганнар. Чөнки авырудан зарлана баш таган А тмазга хастаханәнең баш врачы чылтыратты: Рита турында җентекләп сорашты да. үзенең күзәтүләре Алмаз әйткәннәр белән туры ки туен әйтте Риганы бүген үк дәваланырга яткырырга кирәк, диде. Без аны Ә тмәтгәге нервы авыруларын дәвалый юрган больницага озатабыз Арагызда ни булды. Рита сезне күрергә теләми, дип һич көтелмәгән нәрсәләр сөй ләп алды Алмаз ап т i.ipaii калды Ник курерт ә теләми, дит он сорауга җавап кайтара алмады Ык-мык итте Рита авыру, дип расларга кыюлыгы җитмәде
Риганы көчләп диярлек хастаханәгә салдылар. Ә.тмәт зур. хастаханәләр яңа Заманча аппаратлар, дәвалау әсбаплары белән җиһаз, тандыры, т- т.тп Барысы ,ы шул нефть аркасында Скважиналар нефтьне мул бирә
Җитәкчеләр мактаналар бездә ин очсызга тешә торган нефть чыгарыла, бер килограмм нефть бер стакан татлы су бәясе тора, диләр. Барча докладларда, мәкаләләрдә шапырыну, күкрәк сугу. Менә без кем. менә без. без. без!..
Бер атна үтмәстән. Алмаз хастаханәгә ашыкты. Ул шофер тотмый, үзе рульдә. Әлмәттә йомышлары да бар иде. Кайбер нокталарга сугылып. килешенәсең килештергәч, больница шәһәрчегенә юнәлде.
Ләкин аны Рига янына кертмәделәр. Минем күземә ирем күренмәсен, дип кисәтеп куйган. Шәфкать туташы чыгып, шул сүзләрне әйтте. Алмазның йөзенә каты итеп суктылармыни?! Аның битенә, башына тәнен пешерә-пешерә тамырлардан кайнар агым менде, маңгаена тир бәреп чыкты. Шәфкать туташы да уңайсызланып, гаепле кеше сыман басып тора иде. Хатыныгыз ашаудан баш тарта, диде ул. без аны көчләп шланга аша тукландырабыз... Моны нигәдер үзен гаепле санаган тавыш белән әйтте. Сүзнең беткәнлеген күзен читкә алу белән аңлата иде. Ләкин Алмазның карашы тулы сорау. Шәфка1ь туташы ашыга, эчке бүлмәләрдән аны дәшеп кычкыралар. Хәзер, хәзер, ди шәфкать туташы. Алмазның Рига турында сорауларына бер-ике сүз белән теләмичә генә җавап бирә. Өченче тапкыр дәшкәч, биек үкчәле лодочкалары белән шак-шок атлый-атлый. китеп тә барды.
Алмаз баскан урыныннан кузгала алмый таптанып тора. Ританың, ирем күземә дә күренмәсен, дигән сүзләре чынмы, ялганмы? Моны ничек аңларга? Нормаль кеше бит ире хакында алай әйтмәскә тиеш? Чынлап та. бик гаҗәп әле бу. Әллә врачлары белән сөйләшеп карыйсымы? Алар ир белән хатын арасын чокчынмаслармы? Без Рита белән болай ярыйсы гына яшәдек кебек Дөрес, төрле чаклар булды. Тәмсезләнешкән, тузынышкан вакытлар да булмады түгел. Рита айлар буе дәшми йөри ала иде. Кемнәр генә бер дә кычкырышмыйча яши икән? Андый гаиләләр юктыр ла. Белмим, белмим. Рита үпкәләүчән булды. Кәефе юк кына нәрсәдән дә кырыла. Кайчак ул миңа каты бәрелә, шәхесне рәнҗетерлек итеп әйтә, мин дә кимеп куймыйм. Ничектер, бер әйткәләшеп, йөрәккә җыелганны бушатып алсаң, тагы да үҗәтләнебрәк эшкә тотынасың. Рита шуны тоя иде кебек Мин исә аның мине күбрәк һәм катырак ачулануына юл куям. Каршы эндәшмим. Тик кайчагында гына ачы бер сүз кыстырып алам. Рита сүрелә башлаган җирдән тагы дәртләп кабынып китә Бу кычкырышу гына түгел, бергә яшәгән икс шәхеснең бер-берсенә ачылуы да. Тәмсезләшкәннән соң. ничектер, отыры бер-береңә яраша төшәсең кебек. Үпкәләшүдән соң дуслыгы да татлырак була торган иде. Хәтта әчелешле булу, ничектер, зарури бер нәрсә сыман иде. Бер-берең белән бик төчеләнеп кенә торсаң, бер-береңнән тую барлыкка килә Менә нәрсә. Бер-береңнән тую гәмсезләшүгә караганда начаррак. Без бер-беребезлән туймадык. Дуслашкач. Рита шаяргып: «Син әллә миннән махмырладыңмы?» дия-дия. көлә иде. Мин исә: «Юк. гагы да ныграк тансыкладым», дин әйтә идем.
һич аңлап булмый, ни өчен мине күрәсе килми? Миңа бәгыре катканмы? Әллә үзенең тормышы хыялыйдагыча килеп чыкмаганга мине гаепле саныймы? Бәлки шулайдыр? Әллә ничә тапкыр: «Мин сиңа чыгып уңмадым», дип зарланганы булды. Әйе. ул минем уңышсызлыкларым- ны шәхси үзенеке кебек кичерә иде. Ничек шулай салкын була беләсең, дип. аш ыраган, ачуы килгән мизгелләре күренгәләде.
Җанында шулар юшкын булып утыра барды микәнни? Мин ул юш-кыннарның эзен җуярлык яхшы эшләр эшли алмаганмын, күрәсең. Үзе дә аңлап бетермәстән, шулар өчен миннән үч ала мәллә? Шайтан! Ир белән ха i ын арасы нинди катлаулы.
Шулай да. мине кире кагуың тагы ничек аңларга соң? Димәк, аңына нәрсәдер булган, зыян килгән? Юк-юк. Тукта, бер сөйләп алган иде: укыганда нәрсәдер булып, больницада ятып чыккан. Башы бик каты сызлап, нервылары бик нык какшаган, дип тапкан булганнар. Имтиханда авырлык килгән... Хәзер дә шундый хәл кабатлана түгелме соң?
Биредә Ританың туганнары күп. Барысы да урынла эшлиләр. Шулар берәр нәрсә, арага чәй какмадылар микән? Мина алар бик өстән карыйлар. Очрашканда бервакыт га да ачылып сөйләшмиләр. Тәкәллеф белән, ниндидер ташлама ясаган төстә елмаялар. Аларнын ташлама ясап карауларында Алмаз үзен түбәнәйтүләрен сизә, ләкин сер белгертми иде. Алмазның җитәкчелек каршында ышаныч казана алмавына ишарә итәләр. Моны аның зур кимчелеге итеп күрәләр иде кебек.
Алмаз, машинасы янына килеп гукгагач кына, уйларыннан бүленде Әллә миндә дә «навязчивая идея» дигән нәрсә бар инде дигән уй башында чагылып үтте. Хәзер нишләргә? Луиза янына керергәме? Ә-ә. хәтердән ычкынып тора икән: аны Ританың туганнары Октябрьскийга алып киткәннәр, дип ишетелгән иде. Үзе теләгәндер, гаепле көе әти-әнисе күзенә күренергә кыенсынгандыр Бераз үзендә оят әсәрмәте калган икән. Әллә биредәге туганнары кырын караганнармы? Әллә жәлләүләрен күтәрә алмыйча качканмы? Хәзер аңга килә башлагандыр, шәт. Адәм баласы үзе ялгышмыйча акылга килми Иң яраiкан. үзен җаннары кебек күргән ата-анасын ничек хур итте бит! Аларга беркем эшләмәгән мораль зарбы ясады. Рига бигрәк әнә шуңардан егылды. Шуны аңларга зиһене җигә микән ахмак кызның? Әнисенең больницага кергәнен әле белми дә булыр. Әй. бала, бала! Шуңа барып җиттең, без акыллы киңәшләр биргәнне бөтенләй кире кактың, безне дошман күрә башладың. Кемнәр, ничек итеп шул тикле адаштырдылар сине? Синең сыек, томанлы аңыннан файдаланып, дөрес юлдан тайдырдылар. Ничек шул тикле сукыраерга, корылган гозакны күрмәскә мөмкин? Сиңа алдан тозак корып, шуңа эләктерделәр. Әшәке затлар! Ә бит иң якын иптәш кызларын ул тозакны корышкан. Егетне шундый яхшы, нахакка рәнҗетелгән итеп күрсәткәннәр. Нахакка рәнҗетелгәннәрне син бик жәлли торган идең. Ә ул бөтсләй икенче заг, авантюрист булып чыкты. Син шул авантюрист корбаны Ах. ах. нинди үкенеч! Уф1
Ике-өч көннән соң. Алмаз тагы хастаханәгә килде. Аны баш врач янына керттеләр. Хәлнең җитди булуы сизелә иде. Алмазның аркасы буйлап кайнар елдырымнар йөрде Башында уйлары умарта күче сыман гөжли иде. Икс колагы да зәгыйфь кыңгыраулар кебек чыңларга тотынды.
Баш врач урта яшьләрдәге энергиясе сизелеп торган хатын Күзлекле Күзлек читләрен алтын белән йөгерткән Сүзләрен дәлилле, ышандырырлык итеп сөйли. Чыраенда борчылу һәм хәерхаһлык нуры Алмаз иң элек, терелергә өмет бармы, хәле ничек дип кызыксынды Бу бик урынлы иде. Ләкин врач гуры гына җавап кайтармый. Дипломатлык итә Икеле-микеле сөйли. Нәрсәнедер, бик мөһим хәлне читләтеп үтә Шундый тәгъбирләр куллана без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Безгә аның гуганнары чит ил дарулары табуда ярдәм итә Равил Шәйхи- свич (шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары) безне контрольдә тота Авыруда әле кризис бара Без аны бу хәлдән йолып ала алырбыз, дип өметләнәм.
Мине күрергә гсләмәве гаҗәпләндерә? дип. сораулы карашын врачка төбәде Алмаз. Врачның моңа бер дә исе китмәле
Сезнең гаилә тормышы әллә начар булдымы.’ Врач үз нәүбәтендә сынаулы карашын Алмазга юнәлтте. Беләсез, ир-ат ягыннан эчүчелек була, йә хыянәт?
Ул яктан берни дә булмады, эчүчелек тә, хыянәт тә
Бәлки психолог ик сыеша алмау булгандыр? Бик еш очрый юрган хәл. Ничек уйлыйсыз?
Анысы шулайдыр, бәлки, әмма без аңлашып яшәдек шикелле. А пмаз үзенең нш әдер битләре кызарганны тойды Нәрсә, ул хакыйкатькә каршы әйтәме әллә’ Нишләп уңайсызлану тоя?
Әйе. хатыныгызның бераз психикасы тайпылган. тип баш врач аңлатуны тиеш ташы Үзе өстәленә куйган пыяланы учы
белән сыпыргалый. Мондый авыруларны Казанга озатырга тиешбез. Тик Равил Шәйхиевич бик үтенде... Әйе. андый авырулар үз яннарына балаларын да. xoi ia аналарын да якын җибәрмиләр. Хәер, төрлесе була
Сез, мөгаен, яшерә дип уйлыйсыздыр9 Беркем дә гөнаһын танырга Iормый. Әйе, ләкин безнең гаилә тормышы нормаль булды.
Әй тәм бит. хатыныгыздагы кебек бизүләр, бер якка тайпылулар андый авырулар очен хас нәрсә... Так что...
- Сез минем хакта аның белән махсус сөйләшеп карамыйсызмы?— дип үтенәсе итте Алмаз.
Ул сезнең исемне ишетүгә бик каты ярсый... Юк, юк...
Алмаз телсез калып, врачка бер карап алды да. ярым үлгән кыяфәттә башын түбән игән килеш, бусагадан атлады. Нәрсә бу? Нужәли шулай була икән9 Моны ничек аңга сыйдырырга? Бөтен вөҗүдем каршы төшә...
Табигый, ул хастаханәгә тагы килде Ләкин сез аның иреме? дип сорыйлар да, юк. диләр, врач кушмый... Менә нишли аласың? Үтерәләр бит болар мине, тәмам аяктан егалар, дип уйлый Алмаз, кире борылганда...
Ул, билгеле. Рита терелер дип көтте. Бер көнне эштә утырганда телефон чылтырады. Междугородный иде.
Рита вафат, диде трубкадагы тавыш. -Бу Равилнең хатыны Флора иде. Алмазны иң яратмаучы хатын.— Син килеп йөрмә, үзебез җирләрбез. Син Ританы бәхетсез иттең. Аңа рәтле тормыш күрсәтмәдең. Син сволочь булдың...
Менә ишетмәсәң ишег. Нәрсә бу тагы? Әллә мин ычкына башладым, әллә алар акылларын җуйганнар? Ничек телләре бара? Юк. мине тәмам бетерергә керешкәннәр. Нигә минем йөрәгемә сугалар? Туган тиешле кешеләр мине кыйныйлар? Мондый хәлнең кайда булуы мөмкин! Әй. егетләр! Ниләр күрәм, ниләр ишетәм мин?!
Алмаз зур тизлек белән чаптырып Әлмәткә Флораларга барып җитте. Шулай да илле чакрым чамасы ара. вакыт шактый узды. Флораларның асравы ишек ачты: «Аны больницадан гына озаталар, алып кайтып мәшәкатьләнмәделәр», диде ул. Алмаз зиратка чапты... Бер төштә халык җыелган иде. Алмаз тилергән кеше шикелле: «Рита! Рига!» — дип кычкыра-кычкыра. гөркемгә килеп җитте. Каберне тыгыз рәт булып тезелгән кешеләр урап алган. Алмаз һаман шашынып: «Рита! Рита!» — дип кычкыра, ләкин аны тыгыз рәт аша эчкә уздырмыйлар, хәтта әйләнеп тә карамыйлар. Алмаз һаман түгәрәк читеннән: «Рига! Рита!» — ди-ди. әйләнеп чабып йөри. Башын эчкә суза, үтмәк була, ләкин каты терсәкләр аны сүзсез генә төртеп җибәрәләр. Ул: «Нишлисез сез. ерткычлар. зверьләр!» дип кычкырына, сүгенә башлады. Равил Шәйхиевичны, Флораны эзләде. Ләкин алар күзгә-башка чалынмады. Күзләрен яшь, маңгай тире каплаган, берни аермыйлар. Тагы сүгенә-сүгенә. зверьләр, дип кычкырды. Сафка бәреп кермәкче булып, күкрәге белән алга ыргылды. Тик кемдер аның беләгеннән бик каты итеп тотып, аны үзенә таба борды. Алмаз янында таза милиционер басып тора иде. «В чем дело? Нигә тәртип бозасыз? — диде милиционер, тагы да каты тартып.— Пройдемте! Пройдемте! В общественном месте, понимаешь!»- ди-ди, аны чит кә өстерәде. Алмаз аңын җуяр хәлдә иде. Ул берни дә аңламас булды. Барча хәрәкәтләре аңсыз рәвештә генә эшләнә. Ләкин арткы исәбе һушын җуймаган, аны искәртә:
«Милиционерга карышырга ярамый. Протокол төзүе мөмкин»... Әйе. биредә барысы да алдан уйлап эшләнган. Моны Флора оештырган. Начальник хатынының куштан-ялагайлары күп була. Флораның бигрәк тә. Бик властьлы хатын. Нинди әшәкелек оештырган бит! Нигә миннән үч ала ул?
Башының ниндидер бер почмагы эшләп маташа икән әле. Ул тиз генә машинасына утырды да Радищев урамына таба элдертте. Чатта борылып, машинадан төште. Биредә посып зират капкасын күзәтеп торырга була иде.
Барысы да китеп беткәч. Алмаз яңа кабер балчыгы кырына килеп оасгы Эчтә җаны сулык-сулык тибә, уйлары берсе өстенә икенчесе килеп, баш миендә бөсләләр. Менә күпме тир түгүләреннән. сырышуларың, гаугалашуларыңны ң азагы бер еем балчык! Рита, син мина рәнҗеп киттеңмени’ Юк. мөмкин түгел. Сине бутадылар Авыруыңны безнең араны бозар өчен файдаландылар. Кемгә, ни өчен безне дошманлаштыру кирәк булды.’ Һич аңлашылмый. Хәер, тормышта аңлап булмый торган нәрсәләр бик күп Минем байтак гаепләрем булгандыр. Син шулар өчен ачуландың, рәнҗедеңмени? Юк. юк' Ир белән хатын арасында ан п.ш гына үпкәләшүләр һәм шуңардан соң килешүләр гел булып тора Бик табигый хәл. Тормыш барышы дулкын сыман. Мөнәсәбәтләр лә дулкын сыман Бер югары күтәрелә, бер гүбән төшә Ягыш, бер яхшы, бер начар. Шулай алмашынып тора.
Безнең тормыш бозылуының төп сәбәбе шул: безнең әйбәт тормыштан кайбер әшәке эчле кешеләр көнләштеләр Безнең уңышлардан аларның эчләре янды. Безнең бәхете күпсенделәр Без бәхеткә лаек кешеләр түгел идекмени соң? Ни өчен безгә бәхет язмаган икән соң9 Ни сәбәптән? Без би г кеше хакына кермәдек Уңышларга ирешкәндә бүтәннәрне рәнҗетмәдек. Әллә бераз кимсеттекме? Юк. аңлы рәвештә бер вакытта да! Әмма безне кемнәргәдер киртә итәр өчен файдаланганнардыр. Анысы бездән тыш, безнең катнаштан башка Без дә кемнәргәдер югары үрләргә комачау иткәнбездер. Адәмнәр бер-берсенә аркылы төшеп кенә торалар Тормыш шулай корылган. Моңа без гаеплемени сон”
Әмма эшләрне алга хәрәкәтләндерергә кирәк иде. Эшләр синен фаҗи- гаңа. кайгыңа карамый, эшләүне, алга алын баруны таләп итә һәркем эш конвеерына беркетелгән. Ул синнән үз өлешеңә тигән шөгыльне туктаусыз башкаруны сорап гора.
Бу айда проходка буенча план үтәлмәү куркынычы туган иде Уралов, парторг буларак. Алмазга төрткәләп тора Бәлане аллап искәргә I Iлап тулмаган очрак өчен үзен алдан страховкалый Алибилар хәстәр ли Ул моның җайларын бик яхшы үзләштергән. План мәсьәләсен тикшерергә партком утырышына куйды 11лан өзелгәндә, иң элек парторгтан сораячаклар. Партком нәрсә караган? Директор белән кода-кодаг ыйлык итмәгәнме ’ Ни өчен эшне артка җибәргән, дип шелтәләячәкләр Уралов эшкә берни файдасы тимәсәдә. партком җыя. Протокол яздырта Бу у тырыш га һәркем, тутый кош кебек, бер үк сүзләрне кабатлап сөйли. 1(аргком эшендә катнашу активлык күрсәтү эшен җилкәсеннән төшерә Белеп тора, биредәге лаф оруларны запчасть белән тәэмин игүчеләр ишетми. Ә бар эшне тапчасгь юклык т откарлый. Доло го булмау аркасында буровойлар тук т а та Кайчагында икешәр тәүлеккә, берәр атнага туктала. Парткомда йөз мәртәбә тикшер барыбер хәл үзгәрми Әмма Ураловны бу нәрсә борчымый, гәэминәт булмау өчен җавап бирми ул. Аңа үз башын, үз урынын саклау мөһим Шуның өчен генә казгана Каядыр барып. ниндидер бюрократ ия киртәләрен җимереп үтеп, шул дологоны аждаһа башы аегыннан алын кайт ырг а кирәк. Ә тәэминатчы кеше Егоров бик нәкәс, озак кузгала торган булып чыкты. Аны бу эшкә горком тәкъдим иткән иде. у гләреннән котылу өчен кон торга төрткәннәр Кая барса да «Юк. бирмиләр». гип. авызын ача да. буш кул белән кайта Гугаев тәмам чытырыннан чыга Әкрен тете пешмәгәнлеге өчен Егоровны өзгәлән гашлыйсы килә Ул эзәр тек гәнгән җәнлек кебек, пош-пош килеп, идән буенча әрле-бирле йөренә, эченнән ниндидер исәпләренә нәтиҗә ясагандай, башын як-якка чайкый. I торов бүртенеп, юаш кына утыра. Ичмаса каршы бер сүз әйтсен лә Ак тансын, нәрсәнедер исба т итсен, кире каксын иде Юк. ни тегеләнгә. ни болайга юк Тугаев йөрәк белән кул селти дә запчасть юнәтергә үзе чыгын китә. Егоровка шул тына кирәк Гугаев артыннан ишек ябылута. аңа җан керә Уралов белән гәпләшә башлый Тугаевны яманларга кереш.», начальник кеше шулай гиз кабынучан булырга тиеш түгел, ди. фәгән-фәсмәтән.
Производство эшләрен, простойларны көч-хәл белән җайга салгач. Тугаев үз мәнфәгатен якларга карар итте. Партбюрога үткәрмәүләре йөрәгенә шырпы булып кадалган иде. Ул гына түгел, аның бюродан тыш калуы ышанычсызлык билгесе булып, эшкә нык комачау итә иде Аннары бу хаксызлыкны җилкәдә йөртү бик авыр да иде. Ул иң элек, билгеле, горкомга барды. Мөдир үзе туры килде.
Ни булды, бик иртә күздән? дип, каш җыерып каршы алды аны мөдир Шома чәчле кечкенә башы киң җилкәләре өстенә ябыштырып куйгандай утыра иде. Кәефе юклыгы йөзенең махмырлы булуыннан сизелә. Кичә ниндидер «культура мероприятиесе» булып, шунда артыграк салып ташлаган, ахры. Тугаев хәлне аңлатты, мондый эшләр горком ихтыярыннан башка эшләнми бит. дип, гаҗәпсенүен белдерде.
Юк, безнең тарафтан андый нәрсә булмады, диде мөдир күзен аска төбәп. Аның йокымсыраганлык, махмыр кыяфәте юкка чыкты.— Нәрсә безнең артта фокус ясыйлар. Уралов үзе кайда? Ул телефонга үрелде. Ләкин хәрәкәтендә ясалмалык сизелде.
Больничныйда,—диде Тугаев. Мөдир телефоннан кулын алды.
Нинди уңган парторг, шундый чатаклык эшләгән! Просто безоб-разие! Сезнең контора планнарны әйбәт үтәп бара. Карусыз эшли торган кешене нигә алай кыерсытырга?
Уралов үз башы белән директорлы агач атка атландырырга җөрьәт итә алмый.— диде Тугаев, бик тыныч һәм рәнҗетелгән кыяфәттә.— Мин аны яхшы беләм, күн сынадым.
Ни гаҗәп, Уралов миңа берни әйтмәде. Ышанмыйсызмыни?
— Ә сез минем урында нишләр идегез? Барыбызга да билгеле, дирек-торга коллектив алдында ышанычсызлык белдерү горкомнан башка эшләнми?
— Юк. без сезгә ышанабыз, диде мөдир кабаланып. Бәлки бу яшерен завыш бирү вакытында стихийно килеп чыккандыр?
Бу стихия түгел, ниндидер исәп белән оештырылган?
Уралов оештырган, шулаймы?
Әйтәм бит. үз башыннан моны оештырырга аның йөрәге җитми. Өстән аңа кемдер яшерен күрсәтмә биргән булырга охшый?
— Ну. без барыбыз да комплексованный булып барабыз.— диде мөдир тәкәллефле елмайган итеп. — Шикчелләнүегез шуңардан булуы мөмкин.
Шикнең биредә катнашы юк. Миңа карата ышанычсызлык акты ясалды, диде ныклы игеп Тугаев.— Моның сәбәпләрен белергә мин хаклымы, юкмы?
Хакыгыз бар. билгеле.
— Әллә партия ихтыяры шулайдыр дип, бу кимсетү белән килешер-гәме?
— Биредә Ураловның нәрсәнедер исәпкә алмавы, ялгыш җибәрүе сизелә. Сез тыныч кына эшләгез, без ул хатаны төзәтергә кушарбыз. Сөйләштекме? Мөдир ике учын берьюлы әкрен генә өстәлгә шап иттереп алды һәм сүзнең төгәлләнүен шуның белән аңлатты.
Тугаев карышмады, горком кешесенең кечкенәсе дә бик мин-минлекле, үзен өстен санаучан. Җайларына гына ятып тормасаң. ачуларына дучар буласың.
Ул җитештерү тармагы белән җитәкчелек итүче икенче секретарь янына керде. Рус кешесе иде. аны якты йөз белән каршылады. Яңарак эшли башлады. Шунлыктан Тугаевны әле аз белә. Тугаев аңа хәлне аңлатып бирде. Шул рәвешле производствога аяк чалалар, диде. Биредә арттыру юк иде.
Миңа берни билгеле түгел, дип, җилкәләрен җыергалады секретарь аптыраган кыяфәттә, һәм кнопкага басты. Бик нык күзгә керерлек игеп киенгән, кыска, тар юбкалы секретарь кыз килеп керде. Аның озынайт ылган керфекләре кара күбәләк канатлары кебек леп-леп килеп
Iорды. Секретарь мөдирне чакырырга кушты. Мөдир кергәнче алар тын гына утырдылар, секретарь хәл дә белешеп карамады. Шиккә калган кебек иде.
Секретарь мөдиргә задание бирде: бу чэпэне тикшерергә, ялгышлык булса, төзәтергә һәм миңа доложить итәргә Сүз шуның белән тәмам. ДИГӘН төстә, үзенең эш кәгазьләрен карарга йотылды
Нигә жал оба белән йөрисез?—дип ысылдады мөдир, коридордан барганда Эшне зур1а җибәрергә кирәкмәс'
Директорны эш сферасыннан читләштерү производствога суга бит, минем шәхси мәнфәгатем генә түгел!-диде Тугаев ачуы килә башлавын яшермичә. Мин әле Беренчегә приемга язылдым.
Ну. чебеннән фил ясамыйк, зинһар, диде мөдир аны юмалаган тавыш белән. Без Ураловны үз хатасын ничек тә төзәтергә мәҗбүр итәрбез! Мондый башбаштаклык өчен ул кирәген алыр
Ул ялгышны төзәтү мөмкинмс соң? диде Тугаев, тагы беркатлыланып.
Барысы да нормаль булыр, әйбәт кенә эшләгез! Бу кварталда план бик киеренкелек белән бара Өзелә күрмәсен! Менә анысын төзәтү авыр булачак. Гак что, шансларыгыз бар Кварталны тулы күрсәткечләр белән төгәлләү зарур' Ярый, пока! Ул ашыгып Тугаев учына учын тигереп алды да борылып китте.
Тугаевка баскычтан төшкәндә; «Бу матавыкны оештыручы шушы адәм түгелме икән?» дигән шик килде. Чөнки Беренчедән шүрләгән шикелле сөйләште. Квартал планы өзелгән тәкъдирдә. Беренче сәбәпләрне җентекләячәк. Менә шул моментта бу ясалма матавыкның беленеп куюы бар.
Нужәли Уралов мине чокырга төртен төшерергә тәвәккәлләде икән? Әллә минем креслога кызыгамы? Юк. үз белдеге белән мондый этлеккә бармас. Кемнеңдер кулы уйнагандыр Кемнеңдер директор буласы киләдер Табигый омтылыш. Шунысы ачык Ураловны куймаячаклар Чамалавымча. Уралов горкомда хупланмый шикелле. Үзе белән күзгә-күз килеп сөйләшергә иде. Әмма өенә бару мөмкин түгел. Хатыны бәйдәге эт шикелле, ырлап ябышачак. Көтәргә, ә йөрәк сулык-сулык килеп сыза да сыза. Рига исән булса, бу тикле авыр булмас иде Ичмаса. Луиза ла кайтып күренми. Мине үзенә ачу саклый дип исәпли микән, юләр кыз. Бердәнбер туган җанга, туган канга минме соң ачу итәрлек кеше'’ Минем өчен Луиза һәм аның баласыннан кадерлерәк берни юк бит? Шул хакга башы белән уйлап карамый микәнни?
Ни генә булса да, барча өметләре өзелеп бетсә дә. Тугаев үзенә тугарылырга ирек бирмәде Запчасть хәстәрләп чапты, буровойларның мең герле ихтыяҗларын канәгатьләндереп гору өчен барча көчен куйды Җыелышта аны тәнкыйтьләгән коммунистлар белән ачылып сөйләште. Тел гәпләрен чамаларга итте. Кайберләре кызарып та калдылар һәрберсе уңай тавыш бирүләрен икърар игәләр. Күзгә каран икейөзлеләнәләр. шилмалар. Берсе дә дөресне әйтми. Эченә йома Гаепле кеше сыман карашларын чигкәалалар. Кайсы яхшатланып. «Мин сезне яклап чыгыш ясарга әзерләнгән идем, сүз бирмәделәр», дип сөйләнде. Барысы да ялган Адәм баласы эт каешына әйләнеп беткән; җил кай яктан искәнне бик гиз билгеләп ала да. шул уңайга авыша да куя Ул-бу булмагае, дип. йөрәге азгынын беткән. Кая сиңа намус, кая сиңа әхлак! Аның гаиләсе бар. балалары елап утыра менә аның намусы, әхлагы шулар. Кар-шылыкка керергә һич ярамый Тәҗрибәдән белә: берәр бантлыкны тән-кыйтьлиләр икән, димәк, шундый фикер туган Моны инде Мәнди анасы да белә Ниһаять. Уралов эшкә чыкты Ул. билгеле, чынлап авырмаган, бары хәйлә авыруы гына. Тугаевны күргәч каушады, кинәт төсе кипе, иреннәре күгәрде, борынының ике ягына кызгылт таплар типте. Ул больничный га чама Тугаевны алыштырырлар дип уйлаган, ахрысы Карашын яшерә. Тугаевның сузган кулын көчкә учына ала алды Тугаев
чамалады: кулы боздай суык, уч төбе юеш иде. Уралов бүлмәсенә уздылар. Уралов өстәлнең гүренә. Тугаев ишек катындагы ягына утырыштылар. Тугаев апа туп-туры үтәли күрә торган күз карашы белән төбәлде. Уралов карашын читкә алды, өстәл тартмаларын ачкан итеп бу моментны уздырып җибәрергә итте, һаман тартмалардан нидер, бик мөһим нәрсә эзләгән булды. Үзенең каушавын җиңәргә тырыша иде.
— Уралов, ни өчен син мине күрәлмисең? Сиңа нинди начарлыгым тиде? -дип сүз башлады Тугаев моңсу кыяфәттә. - Горкомда. без берни дә белмибез, диләр. Димәк, астан гына син оештыргансың?
Уралов кулын тартма эченә тыгып, йөзенә бик мөһим төс чыгарды, үзе һаман нәрсәләрдер эзләде, капшанды. Тугаев сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәгән кебек күренә. Ул Тугаевтан әз генә дә курыкмый сыман. Аны киселгән икмәк урынына күргән төстә иде. Эченнән һаман Тугаевка каршы торырга дәлилләр әзерли кебек.
- Алмаз Борисович. — дип йөз ертып, нахал төстә әйтте ул. Неужели син шул фәнне үзләштермисең: горком ихтыярыннан тыш салам да селкенми бит?
— Анда без хәбәрдар түгел, диләр?
— Аларның кайчан гаепне үз өсләренә алганы бар? һәрчак «козел отпущения» без бит?
— Димәк, син горком каршында очко эшләргә теләмәдең? Тик моңа ышанып булмый. Син горком кешеләренә ярарга тырышып, кайсына бакча өе. кайсына гараж эшләтеп йөрдең?
— Ә син горкомда пычранып куылган ике кешене үз канатың астына алып, аларга урын бирдең. Бу ярашу түгелмени?
Алар горкомнан чыгарылганнар бит. биредә нинди ярашу булсын?
— Аларны конторга сыендырырга горком кушты бит? Син горком- ның гозерен аяк астына салмадың. Әмма бу сиңа ярдәм итмәде. Без барыбыз да горком алдында калтырап торабыз. Шулай түгелме?
— Димәк, сиңа мине «тәгәрәтергә» горкомнан әмер булды?
Ну. һаман аңламый кеше' — Уралов тәмам үзен кулга алып, көч җыярга өлгерде. Горкомда Тугаев котировать ителми, шуңа күрә нигә аның белән тәкәллефләнеп торырга.
Син бит мине яхшы беләсең, киңәшеп эшлибез, бер мичәүгә җигелеп. бер йөкне тартабыз. Ә нигә мине якламадың? Курыктың, үземнең карьерама зыян килер дип шыр җибәрдең? Менә нинди бәндә икән син! Эчендә әшәке көнчелек утыра икән! Вак җан булуыңны чамалый идем, әмма мондый түбәнлекне көтмәгән идем.— Тугаев башын читкә борып утыра башлады.
— Үзеңә карасаңчы. Алмаз Борисович, горком мөдире Кандыр күленә балыкка баргач, кармагына җим. селәү куеп тора идең бит! Шул түбәнлек түгелме?
Ярар, тизәк чәйнәмә! Әйт. нәрсә өчен миңа каныктылар? Моның ныклы сәбәпләре бардыр? Үземне нидә гаепләүләрен мин белергә тиеш?
— Җыелыш га әйттеләр бит инде? Тагы ни?
— Алары объектив, тышкы сәбәпләр. Андый кимчелекләр һәр кон-торада бар һәм булып тора. Нинди шәхси гаебемне күрсәтәләр’ Бер генә чын сүз әйтә аласыңмы"’ Бер генә!
Ярар,— диде ул. Аның тавышында һәм төсендә ихласлык чалымы сизелде — Беләсең, гөнаһларны анда теркәп баралар. Бардинны буровойдан ник кудың? Менә шул хәл касәне тутыргандыр...
Аны эшкә безгә горком төртте бит? Без бит аның төзәлмәс алкаш икәнен белмәдек. Горком кушкач, белсәң дә алырга мәҗбүр булыр идек.
— Аның өч-дүрт баласы бар икән. Хатыны горкомга елан барган. Рус булганы өчен кыерсытып эштән чыгардылар, дип. яшь койган...
— Бу хәлнең алай түгел икәнен син яхшы беләсең бит. ник горкомда аңлатмадың? Миңа һич булмаган гаеп тагалар, ә син үз коммунистыңны якламыйсың. Хет итагать, әхлак йөзеннән, ә?
Нинди әхлак, нәрсә сөйлисең! Сәясәттә әхлак буламыни? Әгәр сине якласам, әһә. әшнәлек, дип кләймәләр иде Икегез дә хәтәр, диярләр иде.
Ягъни рус милләте вәкилен кимсеткәнбез? Бу хакыйкатькә туры килми би|?
— Аларга милли хис рөхсәт ителә, ә безгә — юк. Моны телдән әйтмиләр. үзең сизәргә тиеш.
— Беләсең би г. ничә руска, лаек түгел килеш, татар гына булмасын, дин. орден бирдек! Квартира бүлгәндә дә шул ук хәл. Татар гадәте үзенә булмаса да. бүтәнне кайгырта. Бары сүзе генә чыкмасын, ди. Сынаганың бардыр, миндә милләтчелек юк бит?
Миндә дә юк ул.— диде Уралов, нигәдер тавышын сүрәнләнде- реп Аның бер чаткысы өчен харап буласың. Әнә безнең Сугышлыдан күтәрелгән Хасеев обком секретаре иде. Татар мәктәпләре бетерелгәч, татар балаларына ана теле укытуны керткән, дип бәреп төшерделәр..
Миңа нахак гаепләр тагалар, диде Тугаев өмете өзелгән гаҗиз кыяфә I I ә
— Ә без нишли алабыз?
Алар тынып, уйларына чумдылар. Чынлап та нәрсә генә кулларыннан килә? Жалоба белән йөрүме' Аңа күңел тартмый Чөнки күпме йөрсәң дә, берни майтара алмыйсың. Маңгаеңа тукмаклар гына төшә Безгә шул кала: нинди нахак гаеп таксалар да. шыңшымыйча күтәрергә һәм түзәргә...
Тугаев, уйлар авырлыгыннан көчкә-көчкә сынын кузгатып, ишеккә таба атлады. Барча сөйләшкәннәрен кабат хәтерендә анализлый горгач. Уралов оештырган, дигән гөман дөрес гүгсл булып тоелды. Хәер, хакыйкатьне һич белеп булмый Кемгә ышанырга горком Ураловка сылтый. Уралов горкомга? Ул бер дә булмаганча ачык сөйләште Миндә ышаныч тудыру өченме0 Әллә аңарда чынлап та гаеп юкмы? Хәер, аның ихласлыгы хәзер нәрсәгә, мине коллектив ышанычын югалткан итен пычратып ташлагач? Бу иҗтимагый пычрак, аны юып булмаячак Спектакль уйналды, тамашачыларга минем гаепле икәнне сеңдерделәр. Хак гаепме, нахакмы, анда тамашачының гаме юк
Зәй эштән кайтканда автовокзалда Андрей Казанны очратты Икәүләп Зәйнең барактагы бүлмәсенә кайттылар Хуҗа өстен алыштырып, чәй хәстәрләде. Сөйләшә-сөйләшә эчтеләр. Андрей Зәйнең фатир ала алмавына пошынды, сәбәбен белеш ге.
Миннән калмады, диде Зәй. Йөреп-йөреп карадым Тугаевта әллә ничә булдым Ул вәгъдә иткән була инде, ләкин хәл һаман искечә кала. Әнә Рамилә, авыру бала белән ул фатирга кайта алмыйм, дин яза
Сине әллә «тегеләр» өнәп бетермиме?
Шулайрак сизенәм. белмим гагы Караңгы Аңлап булмый Зәй авыр итен уфтанып куйды. Күзләрендәге очкыннар кинәт сүнделәр Аның чырае кара сызыклар белән сорыланды
Әйдә, бодай шик. дин. Андрей сүзен икенчегә борын, планын аңлатты Без хәзер Тугаевка барыйк, диде. Аны саклый торган хатыны юк хәзер...
Зәй күнле, озак уйлап гормыйча, кибегкә кереп коньяк, лимон алдылар да Беренче поселокка юнәлделәр.
Тугаев өйдә үзе генә иде. аларны сүрән генә каршы аллы Чөнки ул элеккеге һәм хәзерге иптәшләреннән шикләнә иде
Хәлеңне белергә килдек, гаеп итмә инде, дип әйтеп куйды Андрей. г
Юк. юк. диде Тугаев бераз ачы лып. Әйдәгез, узыгыз
Җылы гына күрештеләр. Плащларын салып, кече бүлмәгә уздылар Андрей өстәлгә шешәне чыгарып куйды. Зәй кесәсеннән лимоннар һәм бер кисәк колбаса а гды Тугаев моны күреп, җанлана башлады. кирәк Нәрсәләр белән өстәл өстен тулыландырды.
Беренче рюмканы күгәргәндә. Андрей Казан бодай диде:
Иң элек Рита Халитовнаның вафаты сәбәпле синең кайгыңны уртаклашабыз! Мәрхүмә дөнья көтәр өчен яратылган максатлы, тырыш хатын иде! Авыр туфрагы җиңел булсын! —Ул соңгы сүзен тамагына1 төер утырган килеш көчкә әйтте;
Рәхмәт инде, егетләр! — диде Тугаев, күзен аска төбәп кайгылы төстә.
Тиздән эчемлек тән-тамырларына йөгерде, телләрен чиште. Тормыш бик үк күңелсез түгел кебек тоела башлады. Әле бу, әле теге темага күчеп, сөйләшә башладылар. Андрей. Тугаевның эшендә килеп чыккан күңел- сезлекләр белән кызыксынган иде. әмма тегесе моны өнәмәде. «Ярар, кирәкмәс», диде кулын селтәп. Ярасына кагылганны яратмый иде шикелле. Әллә бу иске иптәшләренә карата да фикере кире якка үзгәргәнме? Анысы да бик мөмкин. Бәлки, күңел тирәненә бүтәннәрнең үтүен теләмидер. Ул. болай үзе тыштан ачык булса да. эчтән бик гарьчел, горур кеше бит. Үз кайгысын үзе генә кайгыртып уздыра торган зат. Тәҗрибәдән белә: кеше кайгысын кеше барыбер аңлый алмый. Кеше кайгысы кештәктә, дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Хәтта туган туганны аңлый алмый Шуңа күрә нигә юкка телдәрләнеп, гаделлек уены корырга?..
Тагы бераз сәрхушләнеп, күңелләр күтәрелә һәм арада бер-береңне аңлаганлык җепләре сузыла кебек тоела башлагач. Андрей кыюланды. Ул үзен Тугаевтан түбән баскычта дип саный иде, шуңа сүзләре үземне аңа тиң кую кебек килеп чыкмасын тагы, дип, сагаеп кына сөйли:
Алмаз Борисович, менә Фаизовның фатир ягы бик хөрти. авыру баласы бар, шуның хәленә кереп булмыймы, ә?—диде. —- Без өчәү кай-чандыр Уралда бәхетсезлек сукмагында очрашып танышкан идек, ничә еллардан соң язмыш тагы юлларны бергә китерде. Шул хакка дигәндәй, аңа әзрәк игелек эшләү мөмкин түгелме? Андрей күзләрен Тугаевка текәде: ачуланмыймы, бу гозергә кәефе кырылмыймы, йөзе чытылмыймы? Тугаев йөзенә берни чыгармады, чәнечкене каләм кебек итеп, эскәтергә сызгалаган хәрәкәтләр ясый, карашы шуңа юнәлгән иде.
Ышанасызмы.— дип күзенең авыр кабакларын күтәрә төште ул.— Мин Фаизовны өч мәртәбә фатир бирү исемлегенә яздым. Өчесендә дә өстә сыздылар.— Ул түшәмгә төртеп күрсәтте.— Ә анда сәбәбен әйтмиләр. Фаизов яхшы, тырыш бораулаучы югыйсә.
Барысы да уйланып калдылар. Тугаев чәнечкесе белән эскәтергә нидер сызгалады да сызгалады.
Барча нәрсәдә аларның кулы инде, әллә теге ниме? — дип Андрей кыбырсып Зәйгә карады. Зәй исә үзен гаепле кеше сыман тойды, бизендә кайнарлык сизеп, кызарып киткәнен аңлады. Тугаев та аңа төбәлгәч, ул тагы да уңайсызланды. Әйтәсе килгәнен дә әйтә алмыйча, гөртелеп торуы сизелде.
Монда чит кешеләр юк,—диде Андрей, аңа кыюлык өстәргә телә-гәндәй.
Ниме дип, сез ул хәлне беләсез инде, —дип, Зәй курка-курка сүзләрен авызыннан чыгарды. - Үзләренә хезмәз итәргә кысканнар иде. булдыра алмыйм, дидем...
Ну. шулайдыр дип сизенгән идем,- диде Андрей кызгану белдергән тавыш белән.
Әйе. алар идарә игә—Тугаев ни өчендер Зәйнең отказник булуына әһәмият белгертмәде. Әллә тирәнгә керәсе килмәдеме? — Әйтәм бит. өч мәртәбә бюро аша раслатып яздым. Юк кына бит. Без биз бернигә хуҗа түгел. Хәтта үзебезгә-үзебез дә...
Мин сезгә үпкәләмим. Алмаз Борисович,—диде Зәй, Тугаевның уңайсызланып башын түбән июен шәйләп.
— Моны бу килеш калдырырга ярамый.— дип, кылчык шикелле булды Андрей. Кешенең җелеген күпме суырырга мөмкин?!
Өметеңне өзмә әле, Фаизов,— дип, авыз эченнән ышанычсыз гына мыгырданды Тугаев. Мине төшергәнче мин сиңа ни булса да эшләп калырга тиеш!
Егет сүземе, Алмаз Борисович9 Андрей бик җитди карый иде, ләкин сәрхушлеге күзләреннән шактый нык беленә.
Көрәшеп карарбыз, өркетмәсеннәр! диде Тугаев үз-үзенә кыюлык өстәгән, үртәлгән төстә. Хәзер теге еллар түгел!
— Әлбәттә, нишләтә алалар сине! - Андрей аның яхшылыгын үтә хуплады. — Син фальшсыз, чиста кеше. Алар капкынына төшмәгән. Син түгел, мин дә бирешмим әле. Хәзер егылып китәрлек бер хәбәр әйтәм...
— Тагы берне салыйк га, аннары, дип Тугаев рюмкаларга коньяк бүлде. Чәкешмичә генә эчеп куйдылар һәм Андрейга төбәлделәр.
Менә шул: Холодецны беләсез бит. диде бик җитди чырай белән. - Ул тегендә миннән кыйный-кыйный сорау алган кеше. Әйе. әйе! Мин аны таныдым Ай-Һай. зверь иде. Шунда кулны борып каерды, гарипләтеп калдырды. Андрей сул җиңен өскә хәтле җыерып менгерде. Терсәктән өстәрәк агачка үскән гөмбә сыман бүлтәймә бар иде. Кулын күтәрергә итте, ләкин беләге култык астыннан бер сөямнән ары китми икән...
Нужәли, Андрей Андреич? Тугаевның күзләре шаккатудан зур булып ачылып, аңа төбәлеп катты. Ул башын як-якка чайкый иде. Ничектер аң кабул итми?
- Әллә кайчаннан бирле танып йөрим инде,- диде Андрей Кичә генә горкомда очраттым. Яныннан үткәндә юри. «Исәнмесез?» дидем. Җавап бирмәде, ишетмәмешкә салышты. Таныды, сволочь, таныды!..
Аны бик мәкерле бәндә диләр.—дин. эчендәген чыгарды Зәй. иптәшен кисәтергә теләп. Сиңа берәр яхшылык эшләсә, артыннан ук әшәкелек кыла ул...
Әйе, үзем дә шүрлим, диде Андрей. Зәйнең сүзләренә бик тиз ышанып Тануымны әйтергә куркып йөрдем Казларны үчекләмәскә кушкан римляннар
Ул бәндәдән ерак йөрү хәерле, диде Тугаев. шаккатуыннан кайта төшеп. - Бездә эшләгәндә мина күнме шантаж, провокация ясады. Премия бүлгәндә эшчеләр белән бәрелештерә иде Бик куркыныч зат. Бер тозакка алып керә дә, үзе ычкына, әмма сине ишеккә кыстырып калдыра. Бернинди иман юк анда! Үзеңне белгертә күрмә
Юк. юк. бетте! диде Андрей, шыпырт гавыш белән.
Тагы ни әйтергә белмичә, уйланып калдылар
Гаҗәп хәл, дип. тынлыкны бозды Зәй Ахры, аның башына китә башлады, ул кыюланган шикелле иде Ни өчен бүтәннәр!ә начарлык кылганнарны, кыла торганнарны эш башына куялар? Авылда теге елларда хәлле крестьянны раскулачить иткән активистлар хәзер сельпода, идарәдә. Малайлары районда югары урында Нилектән?
Тормыш арифметикасы шундый, берни кыла алмыйсың Тугаев гасабиланган сыман рюмкага салды да үзе генә эчеп куйды Ул исерә алмаудан гаҗиз иде кебек.
Яхшылык кошы начарлык кулында булып чыга түгелме соң? Зәй. фәлсәфәгә бирелеп, шулай әйтеп iашлады Ләкин Андрейның исерүе җитә башлаган икән, фәлсәфәгә дикъкать итмичә, үзенекен сукалады
Мин сезгә татарча җыр җырлыйм, диде һәм аска каран, хәтеренә төшергәндәй ит ге. Аның җыерчыклар буразналаган озынча алсу йөзендә, карчыга томшыгыдай кәкре борынында эчке нур чагылгандай булды «Тегендә» җырлый идек:
Агыйделдә генә бер пар аккош Дулкыннарга каршы йөзалмый
5 .к v 1* >■ 65
Нинди генә гаярь ир булса да, Язмышыннан гына узалмый...
Ул көйнең борылышларын бирә алмый, турыдан гына бара, шулай да татар телен белүенә, яратуына сокланмый мөмкин түгел иде. Җырның ахырын сузып бетерде дә, тирән сагыш белән: «Уф!» дип куйды һәм күз төбенә җыелган яшьләрен бармагы белән сыпырып алып, селтәп ташлады Юк. аның күңеле тулуын эчемлектән генә, дип уйларга күнел бармый иде.
— Ярар. Андреич, мәлҗерәмә!—диде Тугаев уенчаграк тавыш белән.-Теге Урал тауларында юкым җыеп йөргәндә сине «сексот» булырга кысмадылармы? Ә?
— Өченче мәртәбә соравың. Борисович, гафу ит! - диде Андрей, кәефе китә башлаган чырай белән.— Әйткәнем бар: иттеләр, тыңламадым. Шуңа уркалардан кыйнаталар иде. Сорый идең: «Бу «фонарь»лар нәрсәдән?» дип. Хәтерлисеңме? Синең алда намусым чиста. Алмаз Борисович, шөкер! Менә шушы ипинең чыраен күрмим...
Ачуланма, ышанам.' диде Тугаев гаепле елмаеп. Сүздән генә телдән ычкынды, хәерсез..
— Аңлыйм, гаеп итмим, дигәндә. Андрейның исереклеге ныграк беленеп калды. Чөнки үги иткән кешене төрле ысуллар белән гарип күңеллегә әйләндереп бетерәләр... Ул Тугаевка күз агы белән карап алды. Алар арасындагы дуслык ничектер бөтен түгел, кай почмагыдыр кителгән икәнен томан кылырга мөмкин иде.
Тугаев куйган эчемлектән тагы берәр рюмка салгач, Андрейның исереклеге кул белән сыпырып алгандай бетте дә куйды.
— Эх. туган җиремә кайтасым килә, җибәрмиләр.— дип кайгыра- кайгыра сөйләнде.—Ленинград төшкә кереп газаплый. Күпме файдалы эшләр башкарыр идем. Гомер үтә! Мин фәнгә нинди дә булса бер яна фикер өсти алган булыр идем. Нуль иттерделәр дә калдырдылар. Ватанга нуль булуым файдалы микәнни? Бер кешегә таянып булмый, дус дигәнең алак-шалак булып чыга?..
- Дуслык юк. -диде Тугаев шулай ук үртәлгәндәй. Дуслык уены гына бар! Ул. күптән билгеле нәрсә дигәндәй, кулын селтәде.
— Братның хатыны бер сәбәпсез мине дошман күрә, диде Зәй бик аптыраулы кыяфәттә. —Туганың туган түгел. Моны ничек аңларга? Бу- тән илләрдә ничек икән? Әллә бездә генәме?
— Кайда да бер инде. Америкада мал өчен әтисе улын судка бирә, улы — әтисен!
— Мал өчен бит ул! Ә безнең бүлешерлек нәрсәбез бар? — Ә дошман-лашып яшибез? Зәйнең башына киткәне сизелә, чөнки тавышын күтәреп сөйләшә иде.
— Вак кына нәрсәләрдән каршылык чыга.— диде Андрей. Ярлылыктан ул.—дип. белгечләрчә раслады Тугаев.
— Ваклыклар, микроблар шикелле, безне эчтән җимерәләр. Үзебезгә сиздерми генә...
— Ваклыкларга сарыф ителеп үткән гомер жәл...
Алар тынып калдылар. Андрей сәгатенә карап алды. Вакыт байтак икән инде. Зәй кузгала башлады. Тугаев та урыныннан торды: «Егетләр, мин сезгә биредә урын җәйимме, ә?» —дип тәкъдим ясады Тегеләр катгый рәвештә баш тарттылар. Эчтән алар Тугаевны үзләреннән өстен саныйлар иде. шуңа аны мәшәка i ьләргә кыймыйлар Ишек төбенә килеп, плащ, кепкаларын киделәр. Тугаевка, хөрмәте өчен рәхмәт әйтә-әйтә. подъездга чыктылар Ишек ябылгач та, баскычтан төшкән аяк тавышлары яңгырап ишетелеп торды.
Менә иске дуслар очраштык, дип уйлады Тугаев. Мин аларга бернинди файда игә алмыйм, күпме генә тырышсалар да. минем хәлемне җиңеләйтергә аларның да кулларыннан килми. Шулай да күңелгә җиңел
рәк булып кипе. Җанда утырган авыр юшкыннарны ихлас сүз. бербереңне аңлап сөйләшүләр юып ала. ахрысы
Үзенең реаль хәлен исәпләшмичә, пигә минем шул иптәшләремә ярдәм күрсәтерлек көчем юк, дип. бәгырь кәлшәләре бәргәләнә, йөрәкне сызып-сызып җибәрәләр иде.
Уралов бик теләмичә генә шыгырдай-мыгырдый өстәмә җыелыш уздырырга мәҗбүр булды.
Беренче булып учет карточкаларында шелтәләре булганнар сүз сорады. Шелтәне алган чагында: җыелышта актив катнаша, дигән характеристика булырга тиеш. Менә зур тузган чәчле, таушалган йөзле кеше, аны горкомнан түбән тәгәрәткәннәр иде. Берләшмәдә ниндидер тишек табып, шунда куйганнар Ләкин бөке булып озак чыдый алмады, эчкән өчен тагы артына типтеләр. Номенклатурага кергән булган Андыйлар- ны һаман җаваплы урынга утырталар. Эшне тәмам җимереп бетергәч, алалар да икенче эшне җимерергә күчерәләр. Пенсиягә киткәнче шулай. Эчә торган кешенең күбесе начар гадәтен ташлый алмый. Мина барыбер берни булмый дип. иркәләнә дә торгандыр Бездә завгар итеп куйганнар иде. Запчасть сатып, эчеп яткан . Теге җыелышта да уңай сөйләде, әмма астан тына кире тавыш биргән. Тугаевның бар уңай якларын тезеп чыкты.
Менә тагы берсе Дон-Жуан. Хатыны чит хатын-кыз белән әллә ничә мәртәбә тоткан. Горкомга язып биргән. Бер кыз да: «Әйләнәм дип әйтеп алдады», дип. өстеннән редакциягә язган Аны да теркәгәннәр Горком безнең оешмага тикшерергә төшертән иде. Тикшергәндә серен ачты: «Мине хатын үзенә алдап өйләндерде, диде. Мин саф. дип алдады. Шуннан авырга уздым, дип. китереп кысты Куркытты, янады Партиядән чыгартам, диде Мин язылышырга мәҗбүр булдым. Ә ул авырга узмаган булган. Соңыннан т ына узды Шул алдауларыннан соң. аңардан биздем. Башта да хисем юк иде. хәзер бөтенләй җен кебек күренә күземә. Аерылыр идем, эш урыным югала, фатир мәсьәләсен үзегез беләсез. Унбиш ел тир түгеп алган үз куышым» Тугаевны күккә чөеп мактап сөйләде.
Ә монысы чын фаҗига инде: хатыны белән кайнана тыныша алмыйлар. Бу эштән кайтып кергәндә ишекнең икс ягында икесе басып торалар һәм икс яктан зарланырга тотыналар. Ир кая карарга, нишләргә белми Татулашырга якын да килмиләр. Юктан гына талашалар, бер-берсенең йөзенә төкерешәләр Фатир ике кечкенә-кечкенә бүлмәле, биш кешегә тар шул. Тавыш шул кысанлыктан да чыгадыр, ихтимал. Күңел киңлеге күпкә бармый Әмма ир хатын белән ятып йоклый. Шунда хатын аның колагына кайнар пышылдап зарлана, елап та ала Кайнананы гына гаепле игә. Икенче көнне тагы кухняда кычкырыш. Улы чыдый алмый, әнисенә кул күтәрә Әнисе: «Улымны котыртып, мине кыйната!» дип. горкомга хәтле барып җиткән
һәр гаиләдә диярлек шундый тарих бар Беркемнең дә бурасы буш түгел...
Аны яшерен тавыш биреп, партком составына керпеләр Тугаев аңлады: бу бары вакытлы гына Аның «тәхетен» какшаттылар, шактый нык селкеттеләр Барыбер бу урында озак тотмаячаклар Аңа кара яктылар, пычраттылар. Нинди генә җирдә Тугаев турында сүз кузгалмасын. иң элек аның тап-кләймәсен телгә алачаклар Өстәгеләргә ошамаган һәр кешедә әнә шундый ясалма кләймә бар Бу җитәкчеләрнең эшен җиңелләштерә Юкка тына аны сукмыйлар Тугаев хәзер кләймәле, ул үз хәленә реаль карый Әмма эшенә һаман икеләтә җигелә, бер дә кулын төшерми. Гугасв үзенең хәленә аек бәя бирү җәһәтеннән уйлана Әйе. аны бу эшендә калдырмаячаклар. Партбюрога кабат кертү дә. башкасы да вакытлы гына Бер-нке айдан эштән өрәчәкләр Хәзер минем гөнаһларны җыю. туплау бара Кичә тагы ревизия килен казына
башлады. Шуның өчен әллә үзем теләп китәргә гариза языйм микән? Мәшәкатьле матавыктан аларны да. үземне дә коткару өчен? Әмма кая барырга, нинди эшкә керергә? Күп еллар җитәкче эшләрдә булып, элеккеге һөнәр дә онытылган. Кабат геодезияга кайтыргамы? Әмма бу мөмкин түгел. Сәламәтлек какшаган. Аякларда ревматизм, буыннарга кайнар компресс куеп кына торырга кирәк. Җайлырак эш табасы иде. Тагы партиягә аркаланмыйча, таянмыйча булмый. Партиянең яхшы яклары күп: безнең ише кешеләрне адәм рәтенә кертә һәм тормыш баскычына күтәрә. Адәм затының яртысыннан күбесе әнә шундый эшләнеп бетмәгән кешеләр. Моңа гаҗәпләнеп булмый, чөнки нинди авыр, кешелексез шартларда көн итәргә туры килде. Берни дә эзсез калмый бит. Партия шуларны үз сафына алып тәрбияли, кондициягә китерә. Дисциплинасы, тәртипләре һәм шәхестәге потенциаль мөмкинлекләрне файдага җигеп эшли бу катлаулы эшне. Үзеңне рамкада тоту тормышта иң кирәкле, иң төшемле нәрсә. Тәртибе булмаса, табигый сәләтле кеше дә бернигә ирешә алмый. Мин партиянең дисциплинасын бик яратам. Шуңа күрә дә тормыш-барыш өчен партия бик зарури. Ләкин партиядә формализм күп. Партия өчен синең эшең, эштә януың, тир түгүең, намус белән тырышуларың төп әһәмияткә ия түгел. Ә кешенең карашлары, партия догмаларыннан тайпылмавы беренче планга куела. Кеше шуның белән бәяләнә. Материаль байлык тудыручы беренче урынга куелып югары бәяләнми, ә идеяләргә тугрылыгын һәр трибунадан тәкърарлаучы кызыл авызлар өстен күрелә һәм бүләкләнә. Менә бу инде начар нәрсә. Тагы да хәтәре башкача фикере булганнарны кысу, эзәрлекләү. Бу —шулай ук тәрәккыятькә комачау итә. Янә килеп, сүздә бер төрле, ә гамәлдә исә шуның киресе булу. Бу хәл кешеләрнең күңелен, үзен икегә аера. Икейөзләнүне чәчәк аттыра. Әхлакны, намусны аяк астына салып таптый... Моңа тагы милли хисләр килеп кушыла. Кеше үзенә гаделлек тәэмин итеп яшәргә тырыша һәм әнә шундый каршылыкларга килеп бәрелә. Үзеннән-үзе каршылык, конфликт төененә әйләнә. Кеше рухы зәгыйфьләнә, кырыслана. шәфкатьлелеген югалта. Болар барысы да тормыш тулылыгын чикли һәм ярлыландыра. Иң фаҗигалесе шул: хуҗалык эшенә сәясәт килеп тыгыла һәм эшкә зыян килә. Партия сәясәттән башка яши алмый.
Булсынга дип күпме тырышлыгым, тир түгүләрем, төн йокыларымны калдыруым берсе дә исәпкә алынмады. Иң арттагы контораны тарка-улыктан чыгарып, эшчеләргә әйбәт эш хакы һәм премияләр булдыру өчен түккән көч-дәрманым мәгънәсез эш булды да калды. Моны коллектив һәм бик күпләр күрделәр, сизделәр. Үзләренә гыйбрәт алдылар. Артык янып эшләргә ярамый икән. Сәясәттә, төтенең туры чыкса, эленке-салынкы эшләү дә әйбәт санала. Эш булсын, дип. ихлас тырышу бүләкләнми. Партия кагыйдәләрен тоту гына бүләккә лаек була. Менә нәрсәне белде, күрде кешеләр. Күпчелекнең эштән суынуы тырыш хезмәтнең санга сугылмавыннан, эш эшлисе урынга кызыл сүзләр лыгырдап йөрүнең үзең өчен төшемле булуын аңлавыннан башлана.
һәр эш процессының үзенә күрә табигый тәртибе бар. Ә сәясәт кагыйдәләре шушы тәртипкә катнашалар һәм аның барышын бозалар. Эштә тоткарлык туа. Эшләп чыгару әзәя. Менә шушы әзәюне сәясәт өстән язу белән тутыра. Ягъни эшкә ялган өстәлә. Өстәлә-өстәлә ялган эшләнгән эштән дә күп булып китә. Икенче төрле әйткәндә, эшләп чыгарган мал юк. ә ялган саннар гына бар. Сәясәт юкны бар дияргә куша. Таләп бик катгый. Ул һәр җирдә үтәлә. Шунлыктан бөтен төштә бөек ялган хөкем сөрә башлый...
Бу фаҗига белән чагыштырганда минем эштән алынуым бик кечкенә булып кала. Ә хәлләр тәгәрмәче бер генә сәгатькә дә туктап тормый, һаман әйләнә, хәрәкәтләнә. Алда булачак авыр хәлләрне күз алдына китереп, йөрәк сулык-сулык тибә, әрнеп әчетә, бәгырьне гелем-телем
телгәләп ала. Бераздан үз эзенә төшә, тынычланган шикелле була. Юк. кая инде, йөрәк тынычлана аламы сон! Ул тәмам арып, алҗып үзенен тибешен әкренәйтә генә төшә.
Барысы да ул салкын акыл белән уйлаганча булды. Бераз вакыттан өстенә төрле гаепләр өя-өя аны эшеннән бушаттылар. Бернинди рәхим- шәфкать күрсәтелмәде. Кешеләр бик миһербансыз булдылар һаман йөрәгенә суктылар Ялган һәм нахаклар худка җибәрелде Бу тикле кешелексезлек ташкынына ялгызың каршы тору мөмкин түгел. Каршы торып га берни май1ара алмыйсың. Горкомда язмышың кире якка хәл ителеп куелган. Кешеләр шул юнәлешкә юнәлтелгән. Сине таптап кына узалар. Авыз-борыныңнан кан акканын да күрмиләр Каршылыклар кешеләрнең ачуын кигерә Кешенең эченә ачу туплана. Бер-берсе белән мөнәсәбәт гә киеренкелек арга. Бер-берсенә эт кебек ырлап тора башлыйлар. Ә бер гөнаһлыны югын талку җыелышында кешеләр бар ачуларын тегене теткәндә чыгаралар. Шулай итеп, киеренкелек бетә. Шартлау булмый кала.
Шулай да Алмазга эш бирделәр. Кон горда местком председателе урынбасары итеп калдырырга булдылар Әмма үз кондорыңда калу бик оят иде. Элек сине дошман күргәннәр белән очрашканда ничекiер җыерылып киләсең. Тегенең күзләренә чыккан шатлыгын күрү бик авыр булып кигә иде.
Бераздан Алмаз икенче бораулау кондорына шул ук эшкә күчә алды. Тик барыбер бу урыша йөрәге ятмады. Башына, кая булса да биредән кичү турында уйлар килә. Ләкин бу мөмкин эшме?
Луизадан да бернинди хәбәр юк. Юләр кызый, гомер буе шулай качып яшәп булыр дип белә микән? Минем хакта аңа әллә нинди тузга язмаган ялган гашыйлар булыр? Безнең араны тәмам бетерү өчен Әнә бит Уралов күзен дә йоммый, кызып өйдән куып чыгарган, дип бара Киресен исбат итен кара! Луиза бит бала тапкач, бу йортка кайтмады. Ә өйдән ул Әлмәткә укырга кияве белән бергә чыгып киткән иде. Менә миңа аның хакында: «Ул икенче ир iайкан, әмма ансы да күп тормаган, ташлап киткән», дип җиткерәләр. Безнең г уганлык хисләрен тәмам бозар өчен шулай иплиләр Мине аңа «Әтиең синең деспот, аның янына кайтма, балан белән икегезне дә куып чыгарыр», дип. һаман карал-талар икән. Шулай игеп, безнең арадагы чокырны тирәнәйтәләр. Кемгә кирәк бу. ни өчен шулай җәзалыйлар? Астан гына җанны кыйныйлар Күңел ярасына тоз салалар Луиза би г минем бәгыремнән өзелеп төшкән. Ул минем йөрәк ярам икәнен яхшы беләләр. Шул ярама һаман учлап-учлап тоз сибен горалар
Шунысы гаҗәп, мине эзәрлекләүчеләр барысы да нинди рәвеш г ә булса да бүләкләнә Тартакисвны минем урынга директор итеп күтәрделәр. Ураловны горкомга инспектор игеп алганнар Берләшмәдә Созы- кннны бүлек мөдире иткәннәр. Борау гаучы ярдәмчесе Нуховны мастерлар мәктәбенә укырга җибәргәннәр Нухов артта бик күп болгатып йөри иде Район газетасында мине мыскыл итеп мәкалә язган сотрудникка көньякка путевка биргәннәр Шушы «механизмнарны» белгәч, башка әллә нинди куркыныч уйлар килә, күңелгә шөбһәле шомнар тула. Әллә нинди билгесез курку җанны биләп ала
Әллә шул сәбәптән, биредән кая булса да күчү Алмазның уйларына ныграк керә башлады. Бөгелмәдә берәр эш табып булмасмы’ Анда төзелеш шактый нык бара Фатир бирелә торган эш табу җиңел булмас, билгеле.
Бер көнне ул Бөгелмәгә танышы Баикин янына барып чыкты Туры эшли торган җиренә сугылды. Соңгы вакытларда очрашканнары юк иде Ачарны уртак ип күрештерә иде Ә Баикин шу i ук оешмада икенче бүлеккә күчкән икән Буровойлардан токым-өлге алуны бу гәп берәү кайгыртып йөри иле
Байки» әбәдкә китәргә кузгалган иде. Ул Алмазны үзләренә алып китте. Алмаз үзенең хәлләрен бер-ике сүз белән аңлатты. Ишеттем, сөйләделәр, бик алама эшләгәннәр, диде Байкин, аны аңлаган, мәрхәмат күрсәтергә әзер юрган төстә. Ул базардан өстәрәк урамда, үзенә аерым фин йортында яши икән. ~
Керделәр. Мин үзем генә әле, диде Байкин. туфлиләрен салып. Туры кухняга узды. Чәйнек шалтыраган, суыткыч ачылган-ябылган авазлар ишетелде. Алмаз да чишенеп, залга узды. һәм. кинәт. шып туктап калды. Стенага эленгән зур рәсемнән Зария карап тора иде. Тукта, нәрсә бу? Алмазның йөрәген бик нечкә чәнчү буйдан-буйга сызып авырттырып узды. Әллә күзгә генә күренәме? Әллә инде баш миенә берәр хилафлык килә башладымы? Шайтан алгыры’ Мондый чакта үзеңне чеметеп карарга кушалар Юк. күзләре алдамый. Зария бу, шул үзе!.. Алмаз йөрәк турын учы белән уарга, ышкырга тотынды, урындыкка утырырга мәж- бүр булды. Аның янына, ипи телемнәре өелгән савыт тотып, Байкин килеп басты.
— Нәрсә. Алмаз Борисович, бик агарып киттек, ә? Әллә йөрәк кәҗәлиме? Ә-ә, хәзер! Ул савытын куеп, шифоньерны ачты да. дарулар алды Мәле, тел астына сал. бик гиз җиңеләйтеп җибәрер...
Алмаз калтыранган бармаклары белән алсу төстәге сәдәфне алып, тел астына озатты. Бераз гына тынып торганнан соң. калкынып, стенадагы рәсемгә таба кулын сузды. Тел астындагы дару сөйләшергә комачау итә иде. шуны чамалап Байкин аңа таба иелде
— Бу—Зария. әйе, ә? Танышмы әллә?— дип, Алмаздан сүз көтте. Теге һаман телен әйләндерә алмый, күзләре белән нидер сорый иде Тамак төере селкенгәләп торды да сүзен авызыннан көчкә этеп чыгарды:
— Зария ничек биредә?
— Ничек дип. без... ни... Тукта, танышмы?
— Без аның белән фронтта... дип әйтеп бетермәде Алмаз, теге барысын аңлап өлгерде.
Ә9 Ә-ә. фронттагы ире идеңме әллә? Байкиннын күз кырыйларында вак җыерчыклар пәйда булды. Әллә тәкәллефле елмая, әллә үртәлә, белерлек түгел иде Алмаз ияк какты.
Кит әле. чынлапмы9 Юк. ышанмыйм! дип, кул селтәде Байкин җәһәтлек белән, әмма үзе Алмазга текәлеп, шаккатып калды. Күзләре зур булып ачылып, ак шарлары белән йалт-йолт килеп алдылар. Алмаз эсселе-суыклы булып китте, бик зур хата эшләгәне баш миенә китереп суккан кебек булды. Юләр. юләр, шыр тиле, кем инде ир хатыны турында шундый сүзләр ычкындыра. Әгәр ул иренә берни дә сөйләмәгән булса! Эт талаган нәрсә! Юк. әнә сөйләгән икән. юкса, фронттагы иреме әллә, дигән сүзләр авызыннан ычкынмас иде.
Алар чәй янында озак кына аңлашып утырдылар.
Байтак инде аерылышканга, диде Байкин авыр көрсенеп. Алмазның да зиһене эшли башлады.
— Бер тирәдә яшәп ничек очрашып булмаган, дип, Алмаз һаман аптыравы тәэсиреннән ычкына алмыйча, башын як-якка чайкый иде.
— Тукта, ул ничектер башка фамилия әйткән кебек иде, ә?
Әйе. «смерш»та үз фамилияң белән эшләмисең... Алмаз һаман Байкин йөзенә текәлгән. Аннан нидер эзләгән һәм сораган сыман иде. Байкин сизенде, Алмаз барын да белергә тели.
— Әни Зарияне бер дә өнәмәде,— диде Байкин моңсу гына Татар- каларны яратмый. Үзе татарга килен булгач, рәнҗеткәннәр шикелле. Без аңа карамадык. Арага беркемне кертмәсәң. әйбәт яшисең. Нигәдер Зария- нең тапкан бәбәе гомерсез булды. Ул сәгатенә карап алды да кузгалды. Ашыгыч эшләре бар кебек иде. Алмаз өчен гаҗәп кызыклы һәм тарихи әһәмиятле нәрсәләр Байкин өчен үтелгән хәлләр. Аларга кире кайтасы, анда чокчынасы килми шикелле тоелды. Күңелсез, рухи яра салып калдырган нәрсәләрне кешенең кабат кузгатасы килми. Табигый хәл.
Әмма Алмаз аннан аерылып китә алмады. Әрсезләнеп, эшенә ияреп 5арды. Анда бер буш ара табылып. Алмаз үз җанында кузгалган һәм үзенә тиз генә тынгы бирмәячәк сорауларына өзек-өзек кенә булса да җаваплар ишетте
Чыннан да. Зария мәсьәләсе үз башына төшкән бәхетсезлекләрен оныттырып җибәргәндәй итте. Бөгелмәдән Акташка кайтканда һәм ул кайткач та, гел Зария турында гына уйлады Шайтан алгыры, ни хикмәт бу, янәшәдә генә яшәп ятканнар, әмма сукмаклар бергә туры килмәгән. Кешегә сөйләсәң, ышанмаслар, билләһи!’
Рита кәҗәләгән яки рәнҗет кән вакытларда Алмазның исенә гел Зария төшә иде. Аның белән бер-береңне аңлашып яшәп булыр төсле тоела. Зариянсң холык-фигыле бөтенләй башка. Ул бернәрсәгә нәфсесен сузмый. җае чыккан әйберне эләктереп алырга тормый. Бүтәннәрдән бер нәрсәне дә күпсенми. Шуңа үзенең дә күңеле тыныч була, күңелендә үчлекле хис юк иде. Рита, мәрхүмә, авыр туфраг ы җиңел булсын, шактый нәфселе, артык дәрәҗәдә горур, тәкәббер иле шул. Тәкәббер кешенең эчендә ачу, үч тупланучан. Чөнки янындагы кешеләр, хәлләр аның мин- минлегенә кагылалар. Менә нәрсәдән андый загта үчләшү күбәя. Шул нәрсә җанына тынгылык бирми. Үз нервысын үзе бетерә. Ригада шундый начар чалым бар иде. Моның касәфәте Алмазга да төшә, кулыннан килмәстәй эшләргә тотынырга мәҗбүр итә иде. Бер яктан бу начар да түгел иде. Алмазны ул тормышның күп нәрсәләренә төшенергә өйрәтте. Холкындагы тайпылышлардан әкрен-әкрен арындырды. Кешеләр белән эшләү буенча файдалы киңәшләр бирде. Иң мөһиме, каядыр, кемгәдер барып, аның өстендәге ышанычсыз дигән тамганы алып ташлатты. Шул әмәл белән дәрәҗәсен күтәрде. Дәрәҗә рәхәтен тоеп яшәргә мөмкинлек ачты. Ул адәм баласы тоя юрган иң татлы рәхәтләрнең берсе. Бу уңышка ирешү иде. Ләкин көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар кинәт ана булган сәяси ышанычның югалуына китерде. Моңа, бәлки, Pin а да сәбәпче булгандыр. Юк. гаеплән әйтү түгел. Биредә гаеп кемдә, нәрсәдә икәнен билгеләп тә булмый. Ышаныч югалгач, дәрәҗә кинәт түбән тәгәрәде. Аның өстенә бер-бер артлы бәла-каза явып кына торды
Ә Зария белән гомер нинди булган булыр иле икән? Ихтимал, тигезрәк, сикәлтәсезрәк булыр иде? Әллә киресеңчәме?
«Юк. аның белән яшәсәм, бәхетле булыр идем», дип кистереп әйтеп булмый. Тормышта күргән бәла-казалары бары тик Рита аркасында булды дип раслау да мөмкин түгелдер. Алай раслау дөреслеккә гуры килмәс иде.
Бар хикмәт иманыңны Иблискә cary-cai мауда ахрысы.’ Иманыңны сатсаң, югары күтәреләсең, дәрәҗәгә җиңел ирешәсең. Шунда үз ихтыярың бетә Иблис ни әгпсә. син шуны башкаручы булып китәсең. Иблис ялчысына әвереләсең. Син дөреслекне, гаделсезлекне күрмәскә ineni Иблис әйтсә генә, күрергә, ул әйтмәсә. күз йомарга iиешле Туганың белән дә I уганнарча була алмыйсын, бары Иблис ничек кушса, шулай гына була аласың. Кыскасы, гутанлык бетә. Дусларың да бары Иблис әйткән кешеләрдән юра Хәер, дус дигән сүзнең MOI ьнәсе нык үзгәрде. Дуслык уены уйнаган буласың, дуслыкны күрсәтү өчен Мөнәсәбә>.төрдә чынлык юк. Син үзең дә үзең түгел, ә уен уйнаучы гына. Әллә дөрес түгелме?
Әнә Зария Уфада гына яши икән’ Әллә барып күрергәме? Минем лә тормыш корабым җимерелгән, аныкы да Икс җимеректән бер гөзекне ясап буламы? Юк. моны бодай өстән генә уйларга ярамый. Ул инде элеккеге Зария түгелдер. Тормыш аны да талкымый калмагандыр'’ Шулай да без бер-беребезнең яраларын җиңеләй ю алыр идекме? Монысы мәсьәләнең бер Я1 ы Икенчедән, мин сәяси яктан ышанычны ioia.iiкан һәм әйтергә кирәк, беткән кеше диярлек Мондый адәм белән мөнәсәбәткә керергә теләрме ул? Юк. мин аңа күтәрен бара алмаслык йөк кенә булачакмы н?
Ә бернинди, алдан корган исәпсез генә Зарияне бик күрәсе килә- килүен. Әмма нәрсәдер тота, җибәрми. Ниндидер эчке богаулар күңелне урап алган. Бу. бәлки, рухның кыйналуыннан киләдер. Омтылышлар беткән. Мөстәкыйль адым атларга дәрте дә. көче дә калмаган, рухи кыйналу астында озак булган кеше шулай, гомере беткәнче үк, үлә. ахрысы.
Элек Рита белән бозылышкан чакларда, ялгызы гына Зарияне сагына, ул мине бәхетле иткән булыр иде, дип шыңшый, үртәлә иде. Чынлап та’ Зария белән тормышы җиңелрәк булыр төсле тоела иде. Хәзер менә шул бәхетне үзенә кайтарырга мөмкинлек бар сыман. Әмма күңел нәрсәдәндер шикләнә.
Куркытылган кешенең үзе өчен тора алу. үзе өчен ни дә булса эшләү сәләте югала. Әллә шуның өчен куркыталар микән адәм баласын?
Алмаз да рухы тәмам алынган, мөстәкыйль адым ясар сәләте калмаган адәмгә әйләнде. Ул бары бүтәннәр кушканны гына башкара алучы, эздән читкә чыгарга көче булмаган зат инде. Кеше андый хәлдә үзенең бәхетен дә чамалый алмый. Үз бәхетенең кырыеннан күрмичә дә узып китә.
Бер генә нәрсә Алмазның йөрәген туктаусыз кимереп тора: ул—Луиза. Бар өмете шул гына! Рух таянычы бары берәү генә!
Чөнки үзе бик нык сизә: ул хәзер тәмам рухи җимерелгән, йөрәге алынган, мөстәкыйль берәр эш кылырга сәләтсез кеше. Луиза кайтып коткарса гына инде. Менә Луиза исенә төшү белән күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Әрнүле, ачы, түләнмәгән күз яшьләре!
1988—93.