Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтер көне


Ак сакаллы ил агасы әйтер: Тарих юлларында абынгач.
Үткән гомер белән калган хәтер Сатып алыйм дисәң табылмас
Казан күкләрендә ак болыт ла. Мәскәү күкләрендә күк болыт Ил өстенә золым, җәбер килде Күк болытлар кебек күп булып
Ачы язмыш язган безгә гәкъдир. Имансызлык, хыянәт өчен дә Сөембикә үксеп елаган җир Сафа Гәрәй кабере өстендә.
Шушы җиргә тезлән, дога укы. Киләчәккә үтеп барышта.
Күзләреннән китсен гамьсез йокы. Күз яше дә ачы. язмыш та.
Хәтер көне, хәтерлә син. дөнья.
Канга баг кан Идел үзәнен.
Мескен булып юрган биш йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен
Офыкларың гулы кара болыт.
Утлар-сулар кичкән арслан.
Сулышларың чыга сөрем булып Эчеңдәге кайгы-сагыштан
Басып алучының биге ыштыр.
Эче гулы агу. мәкер, хәйлә
Былтыр кысылганга быел кычкыр. Тавышың бар чакта кычкыр, әйдә!
Елга булып шушы җиргә сеңгән Татар милләтенең күз яше. Чәчәк атып яшәгән дә сүнгән Мәскәү тәхетенең көндәше.
Денсезләргә бөтен нәрсә сатлык, Ил намусы синең иңсәдә. Йөрәгендә булсын изге сафлык. Кырык Иблис каршы килсә дә!
Урам тулы өелеп мәет яткан. Сугыш кыры булган бу урам. Ил намусын саклап уклар аткан Бабаларың белән горурлан!
Театрда
Көрәш вә дәрт, акыл вә хис, горур караш, бөек сүзләр... Серле утлар кабынган кич. затлы кием, сылу йөзләр.
һәр пышылдау, һәр елмаю тирән мәгънә тулы монда, Саф мәхәббәт, усал мәкер чәбәләнгән кызык дөнья.
Матур җырлый, матур көлә мәхәббәт тә, хыянәт тә, Ак Фәрештә, Кара Елан хәрәкәттә, һәлакәттә
Сәмум исте, давыл узды, күкләр күкрәп, җаннар тетрәп. Нәфрәт белән каннар кызды, ялкын белән тулды күкрәк...
Халык китте, утлар сүнде, тынып калды бу кичәләр...
Ак Фәрештә. Кара Елан бергә утырып чәй эчәләр.
Ак Фәрештә белән Кара Елан Бер өстәлгә утырып чәй эчтеләр. Җәфалана торгач тулды план. Дөнья хәлләренә керештеләр.
— Сабировлар яңа фатир алган.
— Безгә чират житми. аларга бар...
— Тигез хокук дигәннәре ялган,
— Кая таба бара бу дөньялар .
— Шекспиргә аңа рәхәт булган, Язган-сызган, умырып акча алган. Менә мин утыз ел Кара Елан, Сәхнәдә дә, тормышта да ялган...
Г өлмәрфуга
Яшь чирәмдә вак-вак атлап йөрисен дә. Мыек чыккан егетләрнең күзе синдә. Нәзкәй билләреңне бөгеп бардын суга. Кайсы чорда яшәдең син, Гөлмәрфуга?
Авыл кызы, үзең эшчән, үзен чибәр. Кара бөдрә чәчләреңне тарап җибәр. Кем сокланмас алма битле кара кашка. Ниләр килеп, ниләр китми япь-яшь башка'
Агач сука басу сөргән заманнарда.
Даның киткән Уфаларга. Казаннарга. Суга бардың, судан кайггың. Гөлмәрфуга. Су юлыннан килеп кердең безнең чорга
Урак белән арыш урдың. Гөлмәрфуга. Тезеп-тезеп зурат куйдың. Гөлмәрфуга. Күл өстендә аккош кебек йөзеп кенә.
Чорлар аша килеп кердең безнең җырга
Рәхмәт сиңа, мәңге яше, Гөлмәрфуга!
Завод кызына
Яшьлек елларыма урап кайтам Сары яфрак койган көзләремдә Зәң1 әр күзле, сылу завод кызы Сынап карый кара күзләремә.
Син карама мина өмет итеп.
Мин барыбер юньле кияү булмам. Мине татлы сүз газабы көтә. Шигырь иле дигән кара урман
Ул урманда кошлар сайрап торыр. Пәйгамбәрләр кәгәр үгетләргә. Анда Жәлләд балга кайрап гөрыр. Минем кебек чибәр егетләргә
Кызык заман
Әй кызык заманда яшәдек:
Алданып, г аланын, дәшмәдек.
Симерде уйнаш та әшнәлек.
Әй кызык заманда яшибез
Азатлык уят гы халыкны.
Иманлы йолдызлар калыкты
Әй кызык заманда яшибез: Бәйгегә, көрәшкә без әзер, Көнлекче булмыйча кемгәдер.
Әй кызык заманда яшибез: Җыелдык, шауладык, гөрләдек, Өметләр уятты бергәлек.
Әй кызык заманда яшибез: Айкала, чайкала дөньялар, Кайнаган төшендә без дә бар.
Әй кызык заманда яшибез: Безгә дә елмайды пәйгамбәр. Ватаным өстендә күк зәңгәр...
Шәп халыклар
Рәсәй акчасының хурлыгына Ачу, оят белән җан сызлана.
Иң акыллы, бөек культуралы, Шәп халыклар идек бу дөньяда.
Шәраб эчә-эчә мие түнгән, Берсен-берсе сүгә һәр дивана.
Бөек Дәүләт дигән даны сүнгән, Болганчык су кебек еллар ага.
Бик әз генә мөстәкыйльлек татып. Иң акыллы шигырь язар вакыт,
Язылмый гына шул бер сүз дә. Нинди булыр уңыш бу көздә?
Нинди булыр көзге үзгәрешләр. Юлбашчылар, җитәкчеләр нишләр?
Елмаеп һәм матур сүзләр сөйләп, Алып китмәсләрме артка сөйрәп?
һай, күңелләр тулы борчулар, «Акча җитми» дигән чыр-чулар.
Онытма
Балтыйк суларында йөзәсеңме, Сахалинда балык сөзәсеңме. Чиләбедә чуен коясыңмы.
Хәтта бозлы, салкын котыпта Туган якларыңны онытма!
Бик боексаң, чык та япан кырга.
Туган якларыңның җырын җырла- Галиябану сылуым иркәм, диген. Озакламый кайтып житәм. диген.
Хәтта бозлы, салкын котыпта. Татар икәнеңне онытма!
Оҗмах бакчасыдай иллә туып.
Тозын ашап золым-жәбернен. Кулларыңны күкрәгеңә куеп.
Кайларда ятасың, кадерлем!
Үтеп чыкмас кара урмандыр, һәй.
Төз наратлар карап торгандыр. Хуш. бәхил бул. адәм баласы, дип.
Бозлы җилләр дога кылгандыр
Вакытында җирне селкеттек.
Г Тукай
Заманында җирне селкеткәнбез.
Күңелле булгандыр «селкетү».
Аннан ары артка киткәнбез дә.
Сарыклар булганбыз бер көтү
Үзгәрергә сәбәп булгандыр ул.
Кимсенергә сылта} булгандыр Тарих төпкелендә томандыр ул.
Офыклары кара урмандыр...
Хәзерге «демократларнга
Трибунадан акыллы сүз кычкыр.
Шәп пәйгамбәр лиен уйласыннар. Күзләр усал сезнең, битләр ыштыр.
Канатсыз лачыннар
Сүз уйнашын уйнаучылар зирәк:
Матур яшәгәннәр патшалар. Дача кирәк, мерседеслар кирәк.
Власть тирәсендә акча бар
Милли хис
Тормышның караңгы почмагы Яктырды, балкыды син килгәч. Кабынды мәгънәләр учагы. Кемнәрнең йөрәге җилкенмәс! Уянды «Без» дигән горурлык, Дөньяның барышын борырлык
Мактанып йөрмәдең, тыйнак син, Өметсез шайтаннан ерак син.
Сиңа да һай-һаулап эт өрде, Синең дә «Мин»нәрең мең төрле.
Шәм тотып барырга кирәк син. Тынгысыз җаннарга терәк син.
Бабай әйтә
Бабай әйтә: — Чәчтек, урдык. Арыш, бодай, борчак инде.
Илле ел сугышсыз тордык.
Тагын йөз ел торсак иде!
Сөеп иссен сахра җиле.
Иген үскән офыкларда.
Курыкмый яшәсә иде
Балалар да, оныклар да!
Кая барганыңны белер-белмәс. Башың иеп йөрдең иләс-миләс.
Күп иснәдең төтен һәм газ исен. Чәчәк исен беркетеп җилләр иссен.
Нигә сиңа бу ясалма аксым, Үз кануны белән сулар аксын!
Болытлар таралгач
Башлары әйләнеп алкыштан, Юлбашчы агайлар ялгышкан.
Ышанып ялагай куштанга. Тәкәббер мин-минлек кушканда.
Болытлар таралгач тан белән, Без моны аңладык аң белән һавалы, мәкерле дан белән. Тарихлар язылган кан белән
Җавап
Миндә егетлек юк инде. Сабыйлык та картлык Сәяси жулик булганчы. Сабыйлыгым артык.
Җырласаң да. еласаң да. Барыбер үтә еллар. Барыбыздан да акыллы Хужа Насретдин бар.
Сәяси төш
Мин төшемдә шәп сарайда торам. Кесәләрем тулы алтын-көмеш. Патшабикә миңа гашыйк булган. Зар-интизар булып тора, имеш
Шат елмаеп әйтә чибәр ханым Революция ясый күрмә, җаным.
Герой булып йөрү ямьледер дә. Тик азагы матур бетми аның