Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

Адаштым таныш урында, нык аек булсаң кыен;
Упкыннарга алып керде кемнәрдер таккан уем. «
Тауга тезләнгән авыллар, тауга ни ялваралар?
Кысыр болытлар «Бетмибез!» дип микән кабаралар?
Тирбәлә телдә якты сүз, тик нигә өзеп булмый?
Ник җиргә шатланып баксаң, кайгырмый түзеп булмый?
Сине уйласам, и тормыш, җаным җырлар ыргыта;
Тик халкыма сузган чакта кемнәрдер кулдан тота.
Маңгаемнан нур чәчелә—томанда нурлар фидан;
Җиһанның тук базарында сатылып бетте иман.
Мин алла белән бәхәстә, аллалар мине сөйми.
Бу хакта пртакул белә, кеше дә шулай сөйли.
Томан сукырайткан кояш, күрми батышка күчә.
Ул да иртән яктырам, дип, кичен упкынга төшә.
1986. 

Ике елга тамагында
В. га.
Синең белән авырлык күрмәдек — Тик сөю газабын кичердек Сусаган атларны кичүләрдә Шәфәкъ дәрьясыннан эчердек.
Әле икс елга тамагында. Агачлыкта, шаулы агымнын Куркыныч төшендә, кочаклыйсым Килде сине
Ярты җанымны.
Яшьнәде күк! Изде безне шәүлә: Агач дисәм котсыз колгалар' Яфрак итеп акылын җуйган колга Бу кайсыгыз эше. елгалар9!
Нәрсә янап гыжный бу зәкъкүм'нар! Тарата шом, чыш-пыш. шыр ялган? Агуыннан череп, авар тиздән Сандугач моныннан болганган
Кырлы курай сыман утырып корып, Бөрҗәннән җил чакырып котырган Дога кыйлам: елга аеры акмас Черек кәүсә салган коткыдан
Дулкынланам, гүя беренче каг
Сине күрергә дип килүем Мине мәңге дулкынлансын өчен Син вакыйга итзең сөюне.
Сине үбәм. Зәкъкум артларыннан Күзәтәләр беләм. килешми.
Шартлатыр да идем — бу дөньяга Минем дулкынлану җитешми...
.Төн бик якын. Җәллад өйгә кайтып.
Минем кулъязмамны актара. Ә без ике елга тамагында Шәфәкъ эчерәбез атларга...
3.09.89.
Бакчам кышка казылмыйча керде Чүп камады тәмам интектем Үткәрелмәдем ярлы катламнарга Ләззәтле һавасын ирекнең.
■ Зәкъкум (гарәп) ai улы агач, г Автор
5 «К 12
Шыбыр-шыбыр гына яңгыр ява. Чүп-чар янмый—күктән юралган. Тамчыларның якты илләренә Кара сачле толым уралган...
Чыш-пыш яткан учакның тәтене. Кагылып китеп, кайчак укшыта. Чүпләр тартам. Чиксез хокук тойган Шәхси чүптән вәхши моң шыта.
Әнә, микроб тамчыдай көзгеле Күзлек киеп, мине бораулый. Күзгә сыймыйм: димәк, гөлдән түгел. Чүптән таптатам ди. хыялый...
Зиһенемдә кояш сүнгән сыман Салкын тамчы төшсә җилкәдән. Микроб изә. диеп, әллә мин дә Чыгып олагыйммы илкәйдән?
Микроб энем, даһи явызлыгың Бердәнбер нан булса тормышка. Карашымнан очкан зәңгәр уттан Чайкалмаслар иде офыклар..
...Ярда — шау-шу. Баш төзәтәләрме. Корылтаймы — күңел сиземли.
Йөз исерек йөрәк кылым тарта, Кыл бит аркан түгел өзелми...
, 9.1.1990.
Ут
Без өшедек Көне дә кичләде.
Туңып үләбезме далада?
Буран чыкты. Ай ул күптән шадра — Аны гүя «пәри ялаган»..
Җылыталмыйм сине... Соң үземне Учак итим мәллә, сөйгәнем?
Синең өчен, ят балдактан үтеп.
Утка ике гомер түләдем...
— Йокым килә... Йоклат, әкият сөйләп! — Дидең дә, син чәнчеп карадың.
Бу дәһшәттән килер бәла тоеп Чигә чәчем кардай агарды.
Ә давыл котырды... Ашык-пошык Кораштырган киндер куышның Бердәнбер казыгын какшатып, җил Үкчәдән үпкәгә шуышты...
Кайдан бу гамь? Көтмәгәндә җиргә. Гүя утка сузып кулымны:
—Бу — ут! — дидем.— Кер учакка тизрәк! — Безнең ут бу... Димәк, борынгы!
Кар сарылган якты сының белән Бер бөтен боз булып ул чакта Тагын да сискәнеп, иелдең син Мин бар иткән сихри учакка...
Кем күз буды? Күздән нәрсә туды? Ышаныгыз, канлы кызарып, Арабызда учак яна иде — Җирдә исән калган кислород.
Белгән догам укып, ут өстендә Бармакларын удым кулыңның. Эреде керфегең... Күзең... Үзең... һәм елмайдың:
Менә, җылындым!
Без шат идек. Хыялый учакка Яккач соңгы өмет чималын. Ниһаять, уянды җанда ач рух — Ходай Тәгаләсе иманның.
..Дөнья тынды. Ай актаргалады Пәриләр өерен давылның.
Моңсу төнге күктән карап йөреде Биләмәсен йөз мең авылның..
13.1 90
Нишләргә сон? Алар тын алдырмый.
Үлем килми. Ахры, иртәрәк Моңдай якты урын эзләп киләм, Миңа ике аршын җир кирәк
Нишләргә сон? Инкыйлаб яктысын Ашап шашкан яңа үрмәкүч Азатлыкның мәшһүр энҗеләрен Аулап, оясына күммәкче.
Алар үзен кеше саный Супер Суперталант. Димәк, мөгезле. Бишектән үк чит имляны танып. Кешене танымый бер күзле.
Бер күзлеләр белә кызыл сүздән Кара аулар кору гыйлемен Кара ауның кайнар кочагында Кан төкереп киләм әле мин
Менә бит ул урын Ялгыз Имән! Җылы куйныңнан бир урынны!
Өмет сүнде. Ефәк ауда, шартлап, Хәнҗәр сынды. Йөрәк суынды.
Их, булмады кешене матурлап!
Бары үзем беттем тапланып. Җиргә сеңәм тере иҗат өчен Бер күзледән мең кат тукмалып.
Баш очымда мендәр түгел — меңнәр.
Меңнәр көчле арткы аң белән. Өязе'нең яшь дулкыны, әнә, Үксеп, шигырь укый таң белән.
Монда ялан якты. Чишмә керсез.
Офык чиксез. Биек һавалар.
Бөртектә ал үзәк азатлыкның Шартлаткыч матдәсе ярала.
Монда тыныч. Әнә. һич уфтанмый, Алтын йөкләп башак угына. Зәңгәр күзле Ырымбур даласы Тау-тупсама килеп егыла...
Вөҗданым пакь. Ирегемә тугъры — Күреп туйдым. Сөеп туймадым.
Гакылым. Имән, күкләреңә сеңсен, Үлән булып шытсын иманым.
13.6.86.
Дусларга
Хәл сорашып, хат язып тормагыз. Хәлне күзгә карап белешербез. Диктатура кайта. Озакламый «Кирәк урыннар»да күрешербез.
Түздек. Түзәчәкбез. Кемнәр, кайчан Сөйли алыр безнең түзгәннәрне? Әмма түзә-түзә булмадыкмы Бу яктыдан якты карбаздагы Бәрәңгенең сукыр күзәнәге?
26.01.91.
Укучыга үзем турында
Сиңа дигән йөкне киң җиһанга
Алып чыгам, дисәм — ни баса? —
Мин, ракета, таш баганаларга
Арканланган хәлдә ләбаса!
1 Өязе елга (автор).
Двигатель эшли, ягулык бар. Юк йөгемдә хәтәр кораллар. Омтылам күз чәчрәп чыгар! — аркан Өзелмидер. Мең кат уралган.
Сакчылар күп: үзәктән көч алып. Әле бай. бик байларны күтәргән Колбиләүче әдип Россиян ул
Мине җырдан читкә этәрә
Алар миңа махсус тәмуг ясап.
Утын ташыганда учакка.
Мин кузгаткан намазлыкларыннан Иблисләре тулды кочакка
Үкенмимен, әгәр кәлам тәмләп. Йолдызларга иркен үрелсәм, Шигъри кроликлар утравында Бер гыйфрит булып күренсәм..
Укучы дус. әйдә, кыйлансыннар Килер заман аерып алардан. Иске йортның ишегең ачкан кебек. Ачар әле мине яңадан.
Рухның дәһри колбиләүчеләре Чыбыркыдай череп сүгелер Шигърият Иркәмнән Ил. Тел. Нәсел. Җир алдында гафу үтенер
Укучы дус. сиңа еллар аша Килми калмас моңсу бер хәбәр Үзем үлсәм Җабраил'. диярсең. Үтерсәләр, әйт: ул пәйгамбәр
19.04.90.
Әйбәт кеше
Сөялгән дә кояшлы баганага
Укый китап
Җитмәсә, шигырь китабы Җитмәсә, туган телебездә! Җит мәсә. көпә-көндез!
Бар икән әле безнең милләт тә дә Мондый әйбәт кеше
19Я6.
Пәйгамбәрләргә китап китерүче фәрештә 4emo/>
Заман яңа — курку иске
Яңа заман әйтә: батыр бул!
Эмма
Яза гына башлыйм — куркам. Сыза гына башлыйм — куркам. Бу шигырьне дә язып тормыйм — Куркам.
Куркып салдым йортлар — Яшәрлек түгел.
Куркып салдым төрмәләр — Ишәрлек түгел.
Курыкмый үстердем корсак — Тишәрлек түгел.
Юк, Гафури абзыкаем:
Элек рәхәт иде — хәзер кыен ул!
1986.
Татар ахмаклыгы
(Алты күренештән торган фаҗига)
Чабата аяклы марҗалар, Исерек Иван бажалар Татарстанны басты.
Галиәхмәт, гыйффәтсез Наташаны култыклап. Дуслык талы артына качты — Акылдан шашты.
Гөлгәүһәр Әләксәйне җитәкләп,
Гыйффәтен ачты,
Яңа Иваннар үстереп, Интерсызыкка басты...
22.09.94.
Арыдык без мондый дуслыктан.
Ул бит тигезлек юклыктан.
Булаламы дус — кол һәм колбиләүче?
Тире иләүче һәм кораллы ил би ләүче?
Кирәкми дуслык, кирәктер тигезлек. Безнең дуслык өчен юк һичбер нигезлек.
22.09.94