Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ МИҢЛЕКӘЙ

Бүгенге татар укучысына аз билгеле, әдәбиятыбыз тарихы китапларына кермәгән шагыйрьләребез арасында Сәхаутдин МИҢЛЕКӘЙ исеме дә бар. Шушы елның 7 декабрендә аның тууына йөз ел тула.
—әхаутдин Кашшафетдин улы # Миңлекәй Татарстанның Баулы төбәгенә карый торган Акбаш авылында игенче гаиләсендә туган.
Башлангыч белемне үз авылларында алгач. Сәхаутдинне 1906 елны атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсенә бирәләр 1913 елны ул Добрино авылындагы ике класслы урыс мәктәбенә кереп укый башлый. Шул ук елда туган авылында кызлар мәктәбе ачып, укыту эшенә керешә. 1915 елны Сәхаутдинне патша армиясенә солдат итеп алалар Укый- яза белгән бу егет солдатлар арасында абруй казана, 1917 елны февраль революциясе булгач, аны солдат комитетларына сайлыйлар
Сәхаутдин 1913 елдан яза башлый Солдатта вакытта аның шигырьләре фронтта татарлар өчен чыгарыла торган «Безнен тавыш» (Псков) һәм «Сугыш хатирәләре» исемле газеталарда, шулай ук Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарылган атаклы «Ил» дә басыла.
1918 елны аны армиядән демобили-зовать итәләр. Ул ватанына кайтып, укытучылык эшенә керешә. 1919 елда Самара шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү курсларында укый; Зәй Каратай, Әлмәт. Чәшеле (Югары һәм Түбән Чыршылы авыллары), Әпсәләм авылларында тарихта беренче мәртәбә татар балалар бакчалары оештырып җибәрә 1920 елда ул Бөгелмә шәһәрендә дә беренче балалар бакчасы оештыра. 1921 елны ачлык вакытында бу балалар йортлары күп
ятимнәрне ач үлемнән алып кала.
1926—1929 елларда Ленинградта өч еллык югары кооператив курсларында укый. 1929—1932 елларда Казанда кооператив техникумында статистика фәне укыта. 1932 елны яңадан Бөгелмәгә кайтып, андагы сәүдә һәм кооператив мәктәбендә эшли. 1942—1946 елларда хәрби хезмәттә була. 1950 елда Уфа шәһәренә күчеп килә һәм шунда, 1954 елның 14 гыйнваренда. авырып үлеп китә
Сәхаутдин Миңлекәй шигырьләрендә авыл тормышы, табигать һәм хезмәт кешесе, империалистик сугышта авыр солдат хәле тасвирлана. Шагыйрь Октябрь революциясен шатлык белән каршылый, ләкин үзенен алданганлыгын гражданнар сугышы һәм аннан соңгы сәясәттә ачык күрә башлый.. Педагог буларак, шигырьләренә мәктәп, тәрбия, балалар темасы да ят түгел. Яшьтән үк татар фольклоры белән кызыксыну аның шигырьләренә дә халыкчанлык төсмере бирә С. Миңлекәй дистәләрчә әкият, мәзәк, текстлары тупланып, аларны шагыйрь үзе исән чагында Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырган булган: татар халкының күп томлы фольклор җыелмасы хәзерләгәндә галимнәребез С. Миңлекәй хезмәтләрен дә искә алганнар һәм томнарга керткәннәр.
Шагыйрь һәм фольклорчы Сәхаутдин Миңлекәй — берничә китап авторы. 1925 елны аның фольклор материаллары нигезендә язылган «Жырлы уеннар», 1927 елны Казанда «Кояшка таба», 1931 елда үз ижатын эченә алган, балалар өчен «Тезмә сүзләр» җыентыгы һәм урысчадан тәрҗемә шигырь, проза китаплары дөнья күрә.
1951 елда ул Уфада «Авыл кооператив кибетләрендә исәп-хисап йөртү» һәм
1952 елда «Сельпо хуҗалыгында акча, товар һәм башка бәялекләрне барлау» исемле уку әсбаплары язып бастыра Анын архивын Уфада яшәүче кызы, пенсиядә! е врач Чәчкә ханым Тукаева Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият Һәм тарих институты мирасханәсснә китереп тапшырды Архивта әдипнең басылмаг ан хикәяләре. «Акбаш авылы
үткәне» язмасы. «Гөлбикә» поэмасы. «Качкыннар» драмасы, басылмаган шигырьләре һ. б. бар.
Шунсы игътибарга лаек ки. Сәхаут- дин Миңлекәй үзенең бер шигырь җы-ентыгын нәшриятка төзеп биргәч, ре-цензент Кави Нәжми: «Бу китапта бер генә урында да социализм. Сталин кебек сүзләр юк. аларны басарга ярамый». дип каршы төшкән булган. Әнә шуна анын иҗаты 1930 еллардан сон күренми, басыла алмый кала С. Миңлекәйнең әдәби мирасы һичшиксез өйрәнелүгә һәм кабат басылуга лаек. Түбәндә без анын шигъриятеннән берничә үрнәк китерәбез.

Миңлекәй
Кирәк түгел мица...
Кирәк түгел миңа алтын сарай, Зур исемнәр, таҗлар, тәхетләр Кирәк түгел миңа байлык, дан. шөһрәтләр, Кирәк түгел андый бәхетләр!
Кирәк түгел миңа матур кызлар.
Тәмле эчемлекләр, шәраплар. Кирәк түгел бричка, тарантаслар. КареIалар, юлга шәп атлар!
Кирәк булса сезгә булсын барсы.
Миңа кирәк ирек, киң ялан.
Кайда хуш ис гөлләр, күбәләкләр. Кошлар сайрый, шуңа шатланам!
1917
Сабанда
Мин яшь идем әле ул чагында. Әткәй, абзый киттек яланга Аг атланып. 1ырма. сабан салып. Җир сөрер!ә язгы сабанда Яз кояшы җылы нурлар коя, Илне сөя, күктән тургайлар — Канатларын кагып, киң яланны, Тырыш илне мактап җырлыйлар. Киң сәхрәдә халык кырмыскадай, Әрле-бирле кайный, шау килә, «һай, малкайлар!» диләр, ат каулыйлар. Ат кешәнни, җырлар ишетелә. «Эшләр уңсын»,— диләр үтүчеләр, «Яхшы сүзгә рәхмәт!» «һайт!», диләр. Шау-гөр килгән тавыш арасында Сабаннар да сызып җырлыйлар... Барып җиткәч җиргә эш башладык, Әткәй тубал асты муйнына. Чәчү чәчә, абзый сабан сөрә. Тырма тырмалыймын мин менә!.. Егет-җилән, малай-салай, карт-коры, Барысы да шат. нинди ямьле кыр! Тукта, тукта, әнә берәү җырлый, Ялан тына, халык тыңлый җыр: «Атларымны атлатып, сабан сөрәм басуда, Сабан сөрәмен, җырлыймын. Яшь күңелем ярсуга... Бодай чәчәм уңсын дип. Буразнасы тулсын дип. Зур башаклы эре бодай. Көзгә насыйп булсын дип. Иген уңса көз көне, Куанырбыз ил белән. Яшь егетләр туй итәрбез. Кавышып нечкә бил белән».
Егет-җилән шунда сулыгып алды, Малай-салай бары да көлделәр. Карт-корылар шунда, башын селкеп. «Әйттерә бит егет!»—диделәр.
1923