Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБЫР ТӨБЕ —САРЫ АЛТЫН


Кышкы эңгер бигрәк иргә иңүчән бит: гүя ул тора-сала синен өстенә ишелә дә
төшә. Көннең әнә шул халәтен олуг рәссамыбыз Морат ага Рахманкулов үзенең өр-
яңа картинасында гаҗәеп зур осталык белән гәүдәләндерә
Кояшның ахыргы елмаюы нурлары чыршы-наратлар куелыгына юньләп
яшеренер! ә өлгермәгән әле. сүрән генә яклылык болытларга да. каен ботакларына да
эленеп калган, арткы тарафларда күкнең тигезле-тигезсез гөмбәзе алсуланып тора —
анда гүя әкият дөньясы, олы-олы сәмруг кошлар саллы вә киң канатларын җилпи,
урман аланы өстенә серле караңгылык чаршавын ябарга ашкына.
Ал1ы тарафта өч-дүрт бөртек каен үсеп утыра Ун кулда! ысынын язмышы бик үк
сөенечле булмаган, ахрысы, шуңа ул кәкре-бөкре булып үскән, кыз туганнарындагы
зифалыкны җуйган, тик ул һич тә бирешергә уйламаган ботак- кулларын як-якка җәеп
җибәр! ән, бертөрле горурлык-чаялык белән күккә, югарыга томырылган. Ялгыз башы
үсеп утырган ул каен, әлбәттә, сина мәһабәт булып күренә, син аңардан күзеңне һич
ала алмыйсың, уйланырга мәҗбүр буласың: чаялыгы-мәгьрурлыгы белән ул кеше
язмышын хәтерләтә, синең үз язмышыңны, син кичергән хәсрәт-михнәтләрне янә бер
мәртәбә исеңә төшерә түгелме соң9
Ботакларына сарган кар ул каенның аклыгын тагын да арттыра. Кичке эңгердә ак
төс зәңгәрсуланып күренә Әмма һәр тарафта азмы-күпме үзгәрәк төсмерне шәйләп
була.
Мәшһүр рәссам Репиннан бервакытны.
Илья Ефимович, карның төсе нинди була сон9 дип сораганнар
Нәкыш остасы уйлап-нитеп тормаган, шундук җавабын да биргән
- Мәгәр ак булмый! дигән, ди
Та lap рәссамы аландагы карны тасвирлау өчен зәңгәрсу төсне сайлап бик дөрес
эшли: урман аланының кичке бер халәтенә әлеге төс бигрәк тәңгәл килә, автор
сурәтләп биргән күренешне сәнгать әсәре итүдә хәйран тур роль уйный
Картинада сәмруг кошларны хәтерләтүче болытлар да. каеннар да зур осталык
белән язылган, аларның һәркайсы үзенең вазифасын җиренә җиткереп башкара Әмма
картинада автор игътибар үзәгенә алан түрендәге тәбәнәк кенә, курчак шикелле матур
гына, җыйнак кына ялгыз өйне алган булырга охшый ботакларына кар сарган карт
каен да, анын зифа буйлы туганнары да. киртә димәсәңхәтере калырлык итеп кенә
курадан корылган киртәдә, уентыграк җиргә әмәлләгән бәп-бәләкәй күперчек тә әнә
шул өйгә илтүче сукмакны билгеләү, ялгыз йортның урманга сыенып, аланның
түрендә үк утырганын тәгаенләү өчен хезмәт игүче детальләргә күбрәк гартым
Менә хәзер инде Морат ага Рахманкуловнын фотограф булмыйча, ягъни үзе
күргән һ.эр нәрсәне гүкми-чәчми киндеренә күчереп утырту белән канәгатьләнмичә.
картина ягуга чын-чыннан иҗат эше дип караучы кыл-каләм остасы икәненә ишарә
ясарга вакыт җиткәндер, һәм рәссамның бу сыйфатын нәкь менә ялгыз он мисалында
исбатлау гадел булыр
Хикмәт шунда ки. табигатьнең бер почмагында җәйрәп яткан иркен алан күпне
күргән һәм матурлыкны таный белгән рәссамның күңеленә хуш килә, тик менә бер
кырыйда җггргә сеңгән землянка гына бу аланның ямен җибәрәдер, бәген бер
гармониягә зыян-каза китерәдер сыман тоела. Башта рәссам землянканы кертмичә
генә этюд язмакчы була Этюдны язып бетергәч, үз хезмәтенә ЖИТ хирәк күз белән
карый да нидер җитмәгәнен, бөтен бер күренеш килеп чыкмаганын абайлап ала
Канәгатьсезлек хисе тудырган картонны вак-вак кисәкләргә ергкалап г ашлый да.
кулын селтәп, үз юлы белән китеп бара
Әмма урман аланы сәнгатькяргә һич кенә дә тынгы бирми. Аланга янадан килгәч
исә, һәммә нәрсәне иҗатчы буларак күздән кичерә: нәрсәләрне шул хәлендә
тасвирларга, кайсыларына ниндирәк үзгәреш кертергә, ниләр өстәргә икәнен чамалап
ала. Бер кат кискәнче җиде кат үлчи-уйлый торгач, рәссам гаҗәеп кулай бер чара
уйлап таба: жаны сөймәгән землянканы игътибар үзәгенә куеп, аны этюдның—юк,
алай гына түгел, картинаның! — аеруча гүзәл бер өлешенә әйләндерергә, якты нур
сирпеп торган күркәм генә өй итеп сурәтләргә ниятли.
Әгәр шунда автор алтын сарай «салып куйса», реаль чынбарлык югалып, әкияткә
тартым бер күренеш пәйда булыр иде, заманчалыкны дәгъвалап, кот- тедж-мазар
«корыштырса», тамашачы бик үк ышанып житмәс, бераз ясалмарак килеп чыгар иде.
Хәер, чынбарлыкны лаклы итеп, бизәп күрсәтү авторның максатына да, гомерлек
иҗат ысулына да тәңгәл килми. Менә ни сәбәпле кыл-каләм остасы үзенең хыялында
туган әлеге детальне гап-гади бер өй итеп сурәтли һәм композициясендә
табигыйлеккә ирешә Картинада әнә шул табигый- лекне күреп, өстәвенә әле беркадәр
серлелек тә шәйләп, тамашачы әсәрне ышанып кабул кыла.
Автор үзенең әсәрендә чын мәгънәсендә сәнгатьчә дөреслеккә ирешкән ләбаса!
Гүяки әлеге өч тәрәзәле, жыйнак кына өй, һич бәхәссез, урман аланының нәкъ
түрендә, берән-сәрән үскән карт каеннардан бераз арырак, куе агачлыкка сыенып
утырадыр. Аның урыны табигать кочагында, нәкъ шунда! Яз җитү белән, өй
түрендәге киң аланда, әлбәттә, ямь-яшел булып үләннәр, чәчәкләр баш калкытадыр,
озакламый алар бөтен аланны чуар бизәкле келәм белән каплап аладыр, аннары инде
каен җиләге мул булып өлгерәдер, берөзлексез кошлар симфониясе яңгырап
торадыр...
Ә хәзергә алан түрендәге әлеге өй, бөтен әйләнә-тирәгә хас булганча, калын кар
катламы астында калган, кар колакчыннары өйнең түбәсеннән салынып тора, өй үзе,
кышкы йокыга талган урман киегедәй, тәбәнәкләнеп калган сыман. Тик ул йокламый,
ул уяу, аның морҗасыннан сыек кына булып төтен күтәрелә, өч тәрәзәсеннән дә
күренгән якты ут аны тагын да җанландырып җибәрә — гүя ул өй тирә-юньгә жан
җылысы бөркеп, үзенә дәшеп-чакырып тора.
Тәҗрибәгә бай кыл-каләм остасының хыялында туган җылы өйне әлеге урман
күренешенә ипле генә, һәркем ышанырлык итеп кертеп утыртуы сокландыра, хәйран
калдыра, һәм әнә шул егетлек-тәвәккәллек, мәсьәләне ижади хәл итү пейзажны
җанландырып җибәрә, әсәргә серле матурлык бирә, ямь өсти.
Рәссамнан бервакытта да күргәнен кәгазыә-картонга-киндергә төп-төгәл итеп
күчереп утыртуны дәгъва кылмыйлар, таләп итмиләр. Фәкать автор үзе сурәтләгән
күренештән, әлбәттә, хыялдагы образлар белән баетып, сәнгатьчә дөреслек китереп
чыгарсын, фәкать ул үзенең таланты-кодрәте белән тамашачыны ышандыра алсын,
фәкать ул милли сәнгатебезне яңа гүзәл әсәр исәбенә баетсын. Морат ага
Рахманкуловның табигатьне тасвирлауда бу чаклы сәнгатьчә дөреслеккә вә
табигыйлеккә ирешүе, әлбәттә, сокландыра һәм сөендерә Әлеге әсәрне авторның олуг
иҗади уңышы дип саңау урьгнлы булыр.
Морат ага Троицкида яшәүче зур төптән чыккан татар зыялысы Шәрип
Рахманкулов гаиләсендә 1909 елның 20 маенда дөньяга килә. Бу нәсел-нәсәбәнең
милләтебезгә янә нинди шәхесләр биргәнен раслау нияте белән, мәшһүр драматург
Әхмәттаҗетдин. шулай ук җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм сәнгатькяр Шәриф
Рахманкуловлар да Морат аганың якын кардәшләре икәнен искә алып үтү дә җитәдер.
Туган шәһәрендә җидене бетергәч тә, малайның төрле сурәтләр ясарга һәвәслеген
күреп, Казан каласына укырга җибәрәләр. Хәзерге Сәнгать училищесы бервакытны
Архумас (архитектурно-художественные мастерские, ягъни архитектура һәм сынлы
сәнгать остаханәләре) дип атала, 1926 елны Морат исемле егет шунда укырга керә. Ул
шунда нәкыш һәм графикага өйрәнеп кенә калмый, таштан уеп. балчыктан әвәләп
сурәт ясау һөнәрен, ягъни скульптураны да ныклап үзләштерә. Әнә шул заманнан ул
Бакый ага Урманчены үзенең остазы итеп таный.
Сәнгать училищесын 1930 елда тәмамлаганнан соң, Морат ага кайларда гына
эшләми: Уфаның Сәнгать техникумында да укытып ала, Мәскәүнен киностудиясендә,
Казанның киностудиясендә, телестудиясендә, газета-журнал редакциясендә,
«Татхудожник»та, Чистайның рус драма театрында, Ульяновскиның худфонд
бүлекчәсендә үзенең һөнәрен күрсәтә.
Аның ижади колачы киңлеккә соклануын белдереп, сәнгать фәннәре докторы С.
Червонная «Художники Советской Татарии» дигән китабында: «... ул инде сугышка
чаклы ук кино-сценография өлкәсендә эшләүче беренче татар остасы булып
җитлегә»,—дип бәяли (421 бит).
1938 елда Рахманкуловны Рәссамнар берлегенә (союзына) кабул итәләр. Илленче
еллар башында ул «Татхудожник»та производство эшләрен оештыручы, ягъни мөдир
була. Шунда кемнәргәдер ярый алмый гына бит' Бернинди жы- слышка-мазар куеп
тормыйча, берлскнен җитәкчеләре моны әләкләп Мәскәүгә хәбәр игәләр һәм 1952
елда Рахманкуловны союздан чьпарып ташлыйлар Олаудан төшереп калдыру гына,
яшәү чыганагы булган заказлардан мәхрүм итү генә бик аз тоелгандыр, ахры, аны
өстәвенә бер картинадан копия алган чагында юлбашчының портретын бозып
күрсәтүдә гаеплиләр. Абзан алтын куллы рәссам. Себер китүдән көч-хәл белән
котылып кала шул...
20 25 елдан бирле күрсп-күзәтеп киләмен Морат аганы. Шулчаклы да әдәпле вә
инсафлы, шундый да гыйнак вә сабыр холыклы булса да булыр икән кеше дигәнең!
Хәер, аның борчылган чаклары да булмый түгел, әмма ул анда да сер бирми,
яңгыравык 1авышы белән акыллы 1ына берәр сүз әйтеп куя —нәтиҗәдә син аны
тынычландырасы урынга ул синен үзеңне һәйбәтләп кенә тынычландырып куя да
ташлый Кыенга килгәндә дә акылын җуймыйча, аһ-ваһ куймыйча, гыйбрәтле сүз.
төпле фикер әйтергә сәләтле шәхес алдында башынны имичә хәлең юк.
Гадәттә сәнгать һәм әдәбият әһелләренең көен көйләп, җаена барып кына яшәве
аларнын җәмәгатьләренә шактый зур кыенлык тудыра бугай. Мәгәр үзе дә шундый ук
инсафлы, кече күңелле Суфия ханымга Морат абзый белән тату гомер кичерүләре
алай ук кыен булмаганга охшый һәрхәлдә, аларнын шулай чүкер- дәшеп яшәүләре әле
бү1ен дә күпләрне сокландыра
Морат ага. Урманченың арада бер уңган һәм галантлы шәкерте буларак,
остазының күркәм холкын-гадәтен кабатлый: тугызынчы дистәнең уртасына җиткәч
гә әле иҗатын дәвам иттерә. Нәкыш өлкәсендә милли сәнгатебезнең аксакалы аеруча
зур уңышларга ирешә Бүгенге көндә дә кыл-каләм остасы әдәбияг-сәнгать
әһелләренең портретларын яза. Сөсмбнкәнен сурәтен кабат- кабат язып камиллеккә
ирешергә хыяллана
Табигать күренешләрен мәңгеләштерү юлында Морат ага азмы-күпме им-
прессионистлар! а якынлаша (1992 елда иҗат иткән «Обсерватория янында»
картинасы моның үрнәге). Шунысы кызык, рәссамның әле реалистик рухта язылган
«Эңгер-меңгер» (1994) картинасында да импрессионистик чалымнар сизелә Әйтик,
әсәрен сабыр гына язып бетергәч, әллә әйбәт күренеш килеп чыкканга рухланып
китеп, әллә инде сиксән бишкә җитеп тә үзендә иҗади дәрт сүнмәвенә сөенеп-
канатланып. ак кар өстеннән каенның тамырларын җәеп җибәргәндәй. егетләрчә
җитезлек белән саллы гына бер кәкре сызык ташлый да алгы тарафны куерак гөс
салып ныгыта. Әнә шул бәләкәй генә деталь картинаны тагын да баетып җибәрә,
эмоциональ тәэссорат көчен арттыра. Яшьлек дәрте, җан җылысы бөркеп торган
картинаны тамашачы яратып кабул итә. хыялга-уйта чума.
Әле күптән түгел генә Татарстан фәннәр Академиясенең «Татар энциклопедиясе»
бүлегендә мондыйрак әңгәмә булып алды.
Ул Рахмаккуловныц званиесе бармы сон? Заслуженныймы ул. народный- мы?
дип гСызыксындылар
Ана исем бирергә тиешле заманда Морат аганы Р.ххамнар союзыннан
чьпарып ташлаганнар. 40 елдан соң гына яңадан алдылар. Мактаулы исем бирү
мәсьәләсе әле бүген дә бик нык аксый. Иң милли рухтагы рәссамыбыз X. Нә-
фыйковнын да. әйтик, исем-дәрәжәсе юк Мәчет манараларын язган өчен, татарның
чын тарихын сурәтләгән өчен кем бирсен икән аңа исем’1 дияргә мәҗбүр булдым.
Ихтимал, моңа өстәп бераз тупасрак сүзләр дә әйтелгәндер. Әнә шул фикеремне
ү гебезнен ана телебездә укый белүчеләргә генә кабатлап әйтәмен: олуг талант ияләре
Морат Рахманкулов белән Хәнәфи Нәфыйковлар мина караганда ныграк гагар җанлы
әгәр дә мәгәр бөтен гомерләре буе милләтебезгә фидакяр хезмәт күрсәткән шушы
талантлы рәссамнарыбыз кертелми икән, әлеге энциклопедиядә үз исемемне күрү
мина оят булыр иде. мин үземне мона алардан да лаеграк санамыйм.